Latin

Күңелем Сурәте - 2

Total number of words is 3734
Total number of unique words is 1917
34.9 of words are in the 2000 most common words
49.2 of words are in the 5000 most common words
58.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Әнкәй төшкән күрше авылдан!
Дүрт малайга гомер биргән алар,
Нәрсә әйтим инде, ни тагы?
Әткәй-әнкәй генә исән булсын,
Алар минем нәсел китабым!

Меңнән берәү
Картатигә багышлыйм
Унсигездә булыр —
Япь-яшь егет
Сурәт аша көлеп карап тора.
Малайларча кигән
Пилоткасы
Корым кунган йөзгә
Ярап тора!
Алып батыр түгел,
Сурәткә дә
Төшкән, диләр, туктаганда ялга...
Ул Җәлил дә түгел, Газинур да,
Бары“батырчыларча һәлак булган...”

Авылга хат
Исәнмесез, Әткәй!
Исәнмесез, Әнкәй!
Сезгә хәбәр яза улыгыз.
Хәбәрләрем әйбәт булсын өчен
Миңа берәр дога кылыгыз.
Вакытыгыз күптер, бу хатымны
Ашыкмыйча гына укыгыз.
Белеп торам: безне сагына-сагына,
Качып беткән инде йокыгыз...
Казан кайный. Казан шулпасында
Без кайныйбыз, өре шикелле.
Бер карасаң — гайрәт чигәрлек ул,
Бер карасаң — матур, сөйкемле!
Көннәр шулай бер-бер артлы үтә,
Бер-бер артлы үтә еллар да.
Бер вакыт юк туктап елмаерга,
Бер минут юк туктап еларга...
Бер карасаң — дөнья гел почмаклы,
Бер карасаң — дөнья түгәрәк.
Җанга тия хөсет, гайбәт, нахак,
Ә шулай да дуслар күберәк!
Кайгы-борчуларны җиңеп яшим
Шул дусларым биргән көч белән.
Җан юана кайчак сөю белән,
Җан юана кайчак эш белән...
Эш дисезме? Һи, поэма язу,
Шигырь язу — нинди эш инде?!
Сагыш булса — иҗат гөрләп бара,
Ә сагыш бар — шуңа төшендем.
Бик күптәннән... Мине озатканда,
Фатыйхагыз белән беррәттән,
Әткәй-әнкәй, сиздермичә генә
Бер моң күчкән сезнең йөрәктән...
Юл очында минем ак шәүләмне
Күз яшьләре аша күргәнсез,
Күчтәнәчләр төрәм дигән булып,
Сез бит миңа сагыш төргәнсез...
Шул сагышым белән яшәдем мин,
Шул сагышым белән яшим мин.
Шул сагышым мине гел яшь тота,
Сан-исәбен белмим яшемнең...
Һаман әле поезд көтәм кебек
Янаулның Карман ягында.
Һаман әле басып торам кебек
Агыйделнең урман ярында...
Әткәй-әнкәй бирге якта калган,
Ә мин аргы якка ябышкан.
Агыйдел дә и тараеп калган
Ике ярда торган сагыштан!..
...Күз яшьләре белән языйм әле
Сезгә дигән шушы хатымны.
Нәрсә соң ул минем өчен — Казан, —
Ватанмы ул, әллә хатаммы?
Әткәй җаным, Әнкәй җаным,
Казан —
Минем өчен хәзер барсы да.
Тик белегез: җаным сезнең белән,
Тәнем, җисмем монда торса да...
Урамнарда танып сөйләшәләр,
Хәзер халкым өчен яшим мин.
Сезнең белән сирәк күрешсәм дә,
Милләт өчен кирәк кеше мин.
Милләт язмышына дучар булдым, —
Читтә йөреп гомер ителгән.
Күңелемнең иң нәзберек җире,
Туган авыл туры кителгән...
Күргәнем бар: оста тимерчеләр
Утка куеп бөгә тимерне.
Тик белегез, ничек яшәсәм дә,
Сезнең өчен яшим гомерне.
Болай итсәм, ни әйтерләр, диеп,
Һаман-һаман сезне юксынам...
Бераз гына шелтәләрсез кебек,
Артык ялгышым да юк сыман.
Ә шулай да күбрәк мактарсыз күк,
Мин бит мактаганны яратам.
Гомер буе гел мактанып яшим,
Әрнесә дә йөрәк ярадан...
Зарланмаска өйрәттегез мине,
Эшкә өйрәттегез кулымны.
Дусларыма йортлар салып бирәм,
Кеше белә, әткәй, улыңны.
Гомерем кайный дөнья учагында —
Шактый әле янар утыны.
Җанга бер ут төшкән, әллә сагыш,
Әллә инде өмет утымы?
Өмет кенә булса ярар иде,
Борчулары шактый туйдырган!..
Ярар, әткәй-әнкәй, туктыйм шунда, —
Күктә, әнә, моңсу ай торган...
...Кайтам әле, авыл көлкәйләре
Каршы алыр, колак тырпайтып.
Җаным һаман сезнең янда яши,
Җанны алып киләм бер кайтып...
Кайтам әле, юлым уң булсынга
Иң изге бер дога кылыгыз...
Күңел тынычлыгы телим сезгә,
Сәлам белән,
сезнең улыгыз!

Менә минем нигез!
Дусларыма гел әйтәсем килә:
— Бу минем җир, минем авылым.
Мин иң элек шушы җирдә таптым
Язмыш каккан тормыш давылын.
Бу давылның дулкыннары мине
Еракларга чөеп җибәргән.
Утка, суга салып чыныктырган,
Җил йөзенә куеп җилгәргән.
Дусларыма гел әйтәсем килә:
Мин шушыннан, шушы нигездән!
Әткәй миңа бишек әмәлләгән,
Әнкәй миңа сөтен имезгән!
Күңелемә аклык булып төшкән
Саф сөт тамчылары әнкәйдән.
Дәрт-ярсулык җанга йогып калган
Әткәй бүләк иткән көлкәйдән.
Дусларыма гел әйтәсем килә:
Менә минем йортым — күрегез.
Менә минем рухым туган нигез, —
Изге дога әйтеп керегез!

Син ышанма,
Гөлнурга
Син ышанма,
дошманнарым килеп:
“Ул безнеке”, — дисә бер көнне.
Син ышанма, олы юлга чыгып,
Каршы алырга өйрән иркәңне.
Син ышанма, әгәр дуслар килеп:
“Ул хыянәт итте”, — дигәндә.
Сатлык түгел әле,
әрнеп яткан,
Канап яткан һәр җан идәндә...
Син ышанма, бер көн үзем килеп:
“Мин бирештем, сындым”, — дисәм дә.
Җан-кошымны Ватаныма кайтар,
Ул терелер шунда — Әсәндә.
Син ышанма,
кинәт җаныңдагы
Сурәтемне сөрем капласа.
Мин кайтырмын, көтеп ала белсәң,
Якты сөюеңне сакласаң.
Мин кайтырмын!

Кызым, былбылым
Сөекле кызларыма багышлыйм
(Җыр)
Чәчләреңә, кашларыңа
Саба җиле кагыла.
Дөньяның бар матурлыгы
Күзләреңдә чагыла.
Кушымта:
И кызым, былбылым,
Йөрәгем-бәгьрем минем.
Дөньяга олы бүләгем,
Хөрмәтем, кадрем минем.
Сиңа карап, гомеремә
Матур киләчәк юрыйм.
Бәхет илен күңелемнән
Әллә ничә кат урыйм.
Кушымта.
Җан түреннән өзелеп төшкән
Йөрәгемнең парәсе,
Шатлыгын да, борчуын да
Синең белән күрәсе...
Кушымта.

Әсән хатирәсе
Күңелдәге хисләр төсле,
Күәштә су чайкала.
Без җырлаган җырны отып,
Дулкынында ай кала...
Ярында кала гөлҗимеш,
Мәтрүшкә — болынында.
Күзләрдәге сагыш кала
Шомыртлар толымында.
Йөрәген ярып бирердәй
Авылдашларым кала.
Һәрбер җан монда пәйгамбәр,
Һәрбер җан монда — бала!
Кала, барысы кала бит,
Күңелгә төшеп кала.
Хушлашканда, җырдагы күк:
“Беләкләр тала, тала...”
Яшьлекнең үзе шикелле,
Сихерле төннәр кала.
Иң мөһиме — кабат кайтып,
Очрашыр көннәр кала!

Әниемә бүләк
И әнкәй!
Ал кояш — бүләгем —
Күктәге кояштай якты бул!
Юк, янсын! Тимим лә!
Дөньяга
Мәңгегә сүнмәскә чыкты ул...
Ак болыт — бүләгем. Күзләрең:
“Болытка кадәрле үс!” — диләр.
Юк, тимим, йөзсеннәр, алар бит
Дөньяга саф аклык өстиләр...
Ал чәчәк, ак чәчәк — бүләгем,
“Зур рәхмәт, улым”, — дип дәшәсең.
Юк, әнкәй, өзмим лә чәчәкне, —
Чәчәк тә сулмыйча яшәсен.
Җырларым — менә ул чын бүләк!
(Көттердем, әнкәем, син түзем.)
Җырымда ал кояш, гөлләр бар,
Җырымда яңгырыйм мин үзем!
И Әнкәй!
... Җырларым — менә ул чын бүләк!

Бурыч
Теләкләргә фатыйхасын кушып,
Әнием күчтәнәч тутыра.
“Кал инде!” — дими ул,
моңсулап,
Бер мәлгә тупсага утыра.
Күзләре сагышлы, күзләрдә
Бары тик бер сорау, үтенеч:
“Әллә соң каласың гынамы?
Йөрмәсен җаныңда үкенеч...”
Иреннәр башкача сөйлиләр:
— Хәерле юл сиңа, егетем!..
Иреннәр, иреннәр ялганлый,
Күзләрдә бар булган өмете.
Шушы өметеннән оялып,
Әнием күзләрен төшерде.
Ялганы өченме иреннең —
Кайнар яшь иренен пешерде!
Пешерде...
Яндырды, күрәсең, —
Иреннәр бүтән сүз дәшмәде,
...Мәңгегә бурычлы итте дә
Әнкәйнең шул кайнар яшьләре...

***
Гомерем буе сагышланып яшим,
Минем җанга зур гамь түгелгән.
Туган нигеземә кайткан саен
Бер дога-моң китми күңелдән:
“Хак яшәүдән туеп булмагандай,
Туган җирдән туеп булмый ул.
Карын каны тамган урын газиз,
Икенче кат туып булмый ул...
Туган җир ул — челтер чишмә, әрем,
Яландагы уйнак көлкәй ул...
Әгәр туган җирнең җаны булса,
Туган җирнең җаны — әнкәй ул!”
***
Бала чакта, карда аунап туйгач,
Өйгә чабып керә идем дә
Әнкәемнән кар кактыра идем,—
Күл җәелә иде идәндә...
Хәзер дә бер, эх, кайтасы килә!
Әнә — мамык түши юлларны...
Кактырасы иде әнкәемнән
Чәчләремә кунган ак карны...

Кайтып киләм
Тузан ярып җәяү кайтып киләм
Басу юлы буйлап авылга.
Тиеп китәм, юл читенә чыгып,
Каршы алган һәрбер камылга.
Иң беренче тапкыр күргән кебек,
Карап барам тирә-ягыма...
Танымады бугай кушкаен да,
Кошлары да сәер кагына.
Җилләре дә, сабый чакта сөеп,
Чәчләремнән үпкән җил түгел.
Юкка ятсыналар...
Миндә һаман
Талу белмәс йөрәк, киң күңел.
Үзгәргәннәр...
Бәлки үзгәргәндер
Әнкәемнең сөйгән улы да.
...Авылыма һаман җитеп булмый,—
Озынайган, ахры, юлы да.
* * *
Еламале, әнкәй, еламале,
Синең өчен, әйдә, үзем елыйм.
Күз яшеңне бәгыремә алыйм,
Тик бер көнгә генә күзең булыйм.
Барыбер дә җанны җилкендерә,
Сөенечтән генә еласаң да.
Күзләреңдә моңсу нурлар яна,
Гел яхшы уй гына уйласаң да.
Ник болытлап тора күңел күгең? —
Тормышларың тоташ кояш кына.
Балаларың бар да ипле ләса,
Күңелләрең тагын кая ашкына?
Еламале, әнкәй, болай да бит
Күзьяш белән тулган дөньялары.
Күз төбеңдә тозлы яңгырмы ул?
Әллә инде бозлы дөнья кары?
Сагыш булса, шушы сагышыңның
Тамчысына кадәр алыр идем.
Сулышымны өреп, җан түренә
Энҗе итеп төреп салыр идем...
Еламале, әнкәй, еламале,
Синең өчен, әйдә, үзем елыйм.
Күз яшеңне бәгыремә алыйм,
Тик бер көнгә генә күзең булыйм.
Балачактан чыгу...
— Әнием! Әйтче, ник төннәрен
Саташып гел сиңа эндәшәм?
Мин сине чакырам һаман да?
— Улым, син балачак кулында...
— Әнием! Әйтче, ник уйларым
Хәзер бер сылу кыз янында?
Мин сине онытам нигәдер...
— Улым, бу өлгерү киләдер...

Кайтам
Шатлыкларым кайнап ташкан чакта,
Хыялларым күккә ашкан чакта
Аяз күкнең аклыгына кайтам.
Кайгы килеп, җаным сызлаганда,
Хәсрәтләрдән күңелем узынганда
Керсез бала чакларыма кайтам.
Гаебем булса анам каршысында,
Читкә ташлап барча-барчасын да,
Газиз туган якларыма кайтам...

Әнкәйдән хат
Әнкәйдән хат килеп төште,
Дөнья куып йөргәндә.
Моңарчы ничек яшәлгән,—
Гүя илсез бер бәндә!..
Гади генә бер хат юкса...
Нигәдер сагыш сарды.
Күңелемнән санап чыктым
Бар хата-ялгышларны.
Вакытында кайтып булмый,
Хатлар да сирәк язам.
Югыйсә сәламәт үзем,
Бөтен җирем дә таза!
Сирәгрәк төштә күрәм,
Сирәгрәк юксынам;
Баш бетәрлек кайгылар да,
Шатлыклар да юк сыман...
Нишләп мин буген шундый соң?
Үксеп елыйсы килә!
Чөнки... әнкәйнең хатыннан
Бөтнек исе килә!

Ак чишмә
(Җыр)
Чишмә сулары салкын,
Һәрбер тамчысы алтын.
Алтыннан да кадерле
Ак Чишмәдәге халкым.
Кушымта:
Ак чишмә, Ак чишмә — минем газиз җирем,
Ак чишмә, Ак чишмә — бала чагым иле.
Яшел урамнары язмыш юлы кебек,
Әнкәй кулы кебек туган ягым җиле.
Наратлары канатлы,
Очыплар китәр кебек.
Тауларында аунасам,
Сагышым бетәр кебек.
Кушымта.
Кайда гына йөрсәм дә,
Сиңа таба юлларым.
Чишмәләрең җылысын
Тоеп яши кулларым.
Кушымта.

Ямашым
(Җыр)
Шия суы, чия бакчалары,
Күккә иңгән айлы манара.
Туган аулым искә төшкән саен
Сагышларым кабат яңара.
Кушымта:
Чикләвек тәмен сагындым,
Шия суын Ямашның.
Ямашыма илтә торган
Сукмакларда адаштым.
Чиләк-чиләк җиләк җыйган чаклар,
Бәпкә көткән инеш буйлары...
Туган нигез искә төшкән саен
Искә төшә яшьлек туйлары.
Кушымта.
Әнкәм килеп чыгар капкабыздан,
Яңа күлмәк бирер алмашка.
Газиз әнкәм искә төшкән саен
Кайткан кебек булам Ямашка.
Кушымта.

Күрше апалар
(Җыр)
Урамнарның җаны да сез,
Иманы да, йоласы да.
Сезнең күзгә карап тора
Олысы да, баласы да.
Кушымта:
Күрше апа тора уңда,
Күрше апа тора сулда.
Урамнарның матурлыгы,
Иминлеге сезнең кулда.
Туйлар керсә, бәби туса,
Армый-талмый йөгерәсез.
Барысын да көйләп-чөйләп,
Ничек кенә өлгерәсез?
Кушымта.
Тәүге яулык-сөенчене
Һәрвакытта сез аласыз.
Күршедәге кайгы-зарны
Каян гына сизласыз?
Кушымта.
Кыен чакта сез керәсез,
Дуслар читтә, туган — ерак...
Туганнан да газиз бит сез,
Дуслардан да якынрак.
Кушымта.

Юлда
Ике сәгать инде яңгыр ява,
Чыланмаган җирем калмады.
Калган икән! Шунда капшап куям
Әнкәй биргән яшел алманы...
Юлга диеп биргән иде әнкәй,
Салып куйдым күкрәк кесәмә.
И алмакай! Ярый син бар әле,
Ничек кенә төштең исемә!
Синең белән үтим авылым һәм
Барыр киләчәгем арасын.
Син бит шушы юеш салкынлыктан
Йөрәгемне каплап барасың...

Идел буенда яшәүче бер дустыма
Тормыш дигән бер дәрья бар җирдә,
Ярларына җитәм димә син.
Таудай дулкыннарны җиңә-җиңә,
Алга әйдә тормыш көймәсен!
Җилкәнеңне күтәр болыткача,
Җилкәләрең талсын давылда.
Тик онытма: ерак китеп булмый
Туган йорттан, туган авылдан...
Давыл канатында очарсың да
Бер төшәрсең Идел өстенә.
Давылларны җиңгән кеше җаны
Сагыш өчен, ах, бик кечкенә.
Теләп алма, дустым, сагышларны,
Давылларны теләп алсаң да.
Син бөек җан, әгәр әниеңнең
Сөйгән улы булып калсаң да...

Аналар
Күктән нур чәчте Кояш:
— Бәхет-шатлык ташып торса,
Дөньялар булса көләч,
Күңелең нечкәргән чакта
Аналар белән сөйләш!
Моңайды ялгыз бер Кош:
— Сагыш кунса күңелеңә,
Хыянәт итсә сердәш,
Караңгы уйларны оныт, —
Аналар белән сөйләш!
Шаулый меңьяшәр Имән:
— Каһарман егәрлекләре
Теләсәң, миннән киңәш:
Яуларга китәр алдыннан
Аналар белән сөйләш!
Ал Таң ни сөйли микән?
— Хыялларыңның изгесен
Илең-халкыңа өләш.
Киләчәк көнең хакында
Аналар белән сөйләш!
Чал башын кага Дала:
— Мәҗнүн булырга теләсәң,
Сөюдә тугъры һәм яшь,
Ләйләңне эзләрдән элек
Аналар белән сөйләш!
Җавап кайтарды Ана:
— Сагыш керсә тормышыңа,
Кәккүктән сора киңәш.
Яуларга китәр алдыннан
Нык Имән булсын сердәш.
Сөйгәнеңне юксынганда
Чал Дала белән сөйләш,
Шатлыктан күңелең тулса,
Нурлы Кояшка эндәш.
Хыялланган чакларыңда
Алсу Таң белән киңәш,
Бар Җиһан белән сөйләш!

Сынаган бар
Кар бөртеге хәтле генә бәхет
Кунмасмы, дим, керфек очына.
Йөзләремне күк йөзенә куям,
Ак кыш ала йомшак учына...
Буранына күмеп ташлый да ул,
Көртләрендә назлый, ак тиле!
Күпме сынаган бар: әнкәйләрнең
Кулы кебек туган як җиле...

Тулпар атлар
Бала чакта елгыр тулпарларның
Ялларына үстек уралып.
Дәртле яшьлек җилләр булып исте,
Яллар кебек киттек таралып.
Юллар дигән тулпар атлар безне
Еллар буйлап алып киттеләр.
Яллар кисте кулны, ә егылсак,
Ә егылсак атлар типтеләр...
Юллар арды, еллар арды бездән,
Йөгән салдык тулпар атларга.
Дәрьяларга төшеп исән калдык,
Дөрли-дөрли яндык утларда.
Хыялларның очы офыкларда,
Атлар янып калды, йөрәкләр...
Һаман бер төш: и үскәннәр, имеш,
Әнкәй буе калган тирәкләр!..
Егәрлек тә инде чамалырак,
Әткәй дә юк янда якларык...
Дәртле яшьлегемнән килгән юлдан
Кабат кайтыр идем, — атлар юк...

Ана — Бала
— Әнкәй!
Мин далада яшим, юллар төзим,
Үз яныма сине чакырам.
— Бара алмам быел, кичер, улым, —
Кеше кулын сөйми “Матур”ым.
— Әнкәй!
Мин тауларда хәзер , таулар гизәм,
Килеп китсәң иде беразга...
— Бара алмам, ахры, кичер улым, —
Язгы чәчү көтә, буразна...
— Әнкәй!
Мин диңгездә инде. Килеп чык бер, —
Диңгез күрү иде хыялың...
— Юк, булмастыр, үпкәләмә, улым,
Печән җыеп үтте бу ялым.
— Әнкәй!
Мин шәһәрдә торам, монда тыныч,
Сине көтәм бу җәй яныма.
— Җәй дә узды, улым, көз дә үтте, —
Һаман менә соңга калына...
— Әнкәй!
Кайтам!
Мине каршылагыз!
Буран гына күмгән, ди, юлын...
— Һич борчылма, үзем каршы барам,
— Сине алырга барам, көт, улым!

Бала чагым кайда?
(Җыр)
Күк йөзендә яна шул ук Кояш,
Күк йөзендә балкый шул ук Ай.
Алар бүген никтер бик ямансу, —
Бала чакны сагындым бугай.
Кушымта: Яр буенда таныш өянкеләр,
Таныш кошлар сайрый талларда.
Әрәмәгә кереп адашканмы, —
Бала чагым минем кайларда?
Үткән иде газиз бала чагым
Әткәй белән Әнкәй янында.
Бакча буйлап кына шул чагыма
Бер кайтасы иде тагын да...
Кушымта.
Су сибешеп йөргән күрше кызы
Чишмәгә дип чыгып киткәнме?
Нинди дога, тылсым табыйм икән?
Ничек кайтарыйм соң үткәнне?
Кушымта.

Авылым бар!
Урамнарга чыгам бураннарда,
Рухиятем минем — давыллар!
Җирнең үзәгендә басып торам —
Җирдә бары мин һәм... авыл бар.
Туган якның буранына кадәр
Сагындыра икән кешене.
Ай утында урам көрәп йөрим,
Ә кар ява, ява ишелеп!..
Суык исә, ачуына төелеп,
Пар бөркегән өйгә куалый.
Ә мин менә таудан шуып төшәм,
Карда ауныйм — тиле, хыялый!
Бияләйне читкә тотып атам,—
Тәмле икән илдә ак кар да...
...Җир күчәре минем кулда кебек
Туган илем, авылым барда!


***
Менә хәзер тотар идем дә мин
Очар идем туган якларга.
Шаулап сәлам биреп үтәр идем
Өркеп качкан ялгыз атларга...
Йөзәр идем тәмам арыганчы
Үз җиремнең арыш кырында!..
Рәхәтләнеп елар идем дә бер...
Һәм... җан бирер идем җырымда.

Әнкәй соравына...
Бала чакта олыраклар мине
Киткәлиләр иде бәргәләп.
Яңа күлмәк кисәм, көнләшүдән,
Тәпәлиләр иде бергәләп.
Әнкәй соравына:
— Ялгыш үзем
Егылдым, — дип көттем әрләвен.
Җылы кочагында юатты ул,
Басылгандай булды әрнүем...
Олы юлга чыктым, үр чатында
Дуслар төртеп еге, көнләшеп.
Юк, еламым һәр күгәргән җиргә,
Узды инде, шөкер, ун яшем...
Әнкәй булмаса да:
— Ялгыш кына
Үзем сөртендем, — дип кабатлыйм.
Шушы якты хатирәгә тотынып,
Бала чакка кайтам кабат мин...

***
Кадерен белмичә генә,
Балачак үтеп бара...
Анаң кадерен белмәсәң,
Чит җиргә китеп кара.
Вакланып үтә гомерләр,
Яшьлек тә үтеп бара...
Сөю кадерен белмәсәң,
Чит җиргә китеп кара.
Кайтыр сукмаклар югала,
Сагышлар бетеп бара.
Илең каден белмәсәң,
Чит җиргә китеп кара!

Гомер юлы
(Җыр)
Җиде юл чатына чыгып,
Тузанына кагылам.
Әнкәй кулын болгап калган
Авылымны сагынам.
Кушымта:
Язмыш җилләре исмәсен,
Канатны каермасын.
Туган җирдән аерса да,
Юллардан аермасын.
Яшьлегемнән килгән юлга
Кабат чыгасы иде.
Очына барып җиталсам,
Йөрәк чыдасын иде.
Кушымта:
Язмыш җилләре исмәсен,
Канатны каермасын.
Яшьлегемнән аерса да,
Юллардан аермасын!
Гомер юлында чәчләр дә,
Хисләр дә туза икән.
Күңелгә мәхәббәт керсә,
Гомер тиз уза икән...
Кушымта:
Язмыш җилләре исмәсен,
Канатны каермасын.
Сөйгән ярдан аерса да,
Юллардан аермасын.
Сөйгәннәрдән аерса да,
Юллардан аермасын...

Тубым
Бала чакта уйнап үскән тупны
Табып алдым бакча артыннан.
Күәшемдә һаман су чәчери, —
Бала-чага белән яр тулган.
Кычытканга поскан таныш тупка
Серле бер көч тартып китерде.
Хатирәләр күген шомландырып,
Читән аша ярсып эт өрде...
...Истә әле: ялан тәпи малай,
Туры кисеп бакча артыннан
(Читән ваткан өчен күпме тиргәш,
Каргыш төште күрше картыннан...),
Чыгып бара идем Күәшемә,
Тиргәп калды күрше карчыгы,
Ата-бабам белән сүккәннән соң,
Этен ычкындырды каршыга...
Ә соңыннан...
Күпме елый-елый,
Эзләп йөрдем таныш тупылны.
Кычытканда янды тәпиләрем,
Керсез яшем юды тубымны...
Еллар аша килеп таптым аны,
Һәм... теләдем кулга алырга.
Мин таныдым, эт таныды,
тубым
Теләмәде безне танырга...
...Күәшемдә һаман су чәчери,
Бала-чага белән яр тулган.
Яшерендем — сабый бала чагым
Килер сыман тубы артыннан...

Әсән-Елга алмалары
(Җыр)
Кеше җиргә бер мәртәбә туа,
Гүзәл җирне сайлап туа ул.
Нарат-тавы, урманнары белән,
Халкы белән матур бу авыл.
Кушымта:
Әсән-Елга алмалары
Әче түгел, татлы икән.
Туган җирдәй гүзәл җирне
Кеше бүтән тапмый икән...
Фатыйхасын биреп озата да,
Кочак җәеп каршы ала ул.
Күңелләрдә инешләре белән,
Чишмәләре белән кала ул.
Кушымта.
Алма бакчалары уртасында
Сабантуйлар уза гөр килеп.
Якты хисләр булып, күңелләргә
Алма исе керә бөркелеп...
Кушымта.

Урамда
Урамнарда уйный март җилләре,
Агачларда инде май ае.
“Саумысез?” — дип сәлам биреп узды
Гади генә авыл малае...
Эндәште дә, шәйләп өлгергәнче,
Халык арасында югалды.
Урам уртасында басып торам,
Күңелемдә моңсу уй калды.
Әйтерсең лә, әле яңа гына
Сәлам биреп миңа, янымнан
Бала чагым узды, — танып калдым
Күзендәге якты моңыннан!
Саф, эчкерсез күзләр, сипкелендә
Авыл гадилеге нурлана...
(Кайтып булса икән бала чакка, —
Бакчалардан шалкан урламам!)
Их, авылча сәлам бирде дә ул,
Айныганчы моңсу уйлардан,
Юк та булды, шәһәрчәрәк шул мин,
Шәһәрчәрәк китте буйлар да...
Киң балаклы чалбар, эшләпә дә
Шәһәрнеке иде — күрмәсен!
Кием нәрсә? — Күзләрем дә хәзер
Шәһәрчәрәк яна, күрәсең...
Карда калган пима эзен күптән
Шәп түфлиләр таптап үттеләр.
Төшеп калган авыл балчыгын да
Себерәләр, әнә, “чүп” диләр...
...Урамнарда уйный март җилләре,
Агачларда инде май ае.
“Саумысез?” — дип сәлам биреп узды
Балачагым — авыл малае...

Дуска
Тәрәзәмнән кергән таң нурыдай,
Тормышыма шатлык керсә,— барсын
Иң беренче әниемә сөйлә,—
Сөенеченнән елап-көлеп арсын.
Кайгы җиле иссә тормышыма,—
Буып атса яшәү дәртен, ярсуымны,
Сөйгәнемә сөйлә,— ашыгып килсен
Һәм яртысын алсын борчуымның.
...Ник кайгымда әни иң беренче?
Сөйгәннәрдә һаман бар сөенче...

Әткәйгә
Кайчак, әткәй, маңгай сырларыңны
Капшыйсың да уйга каласың.
Дүрт ягыңда дүрт терәгең — улың,
Уртанчысы, кече, олысы...
Күп тә түгел, аз да түгел кебек,
Маңгай сыры саен бер малай.
Әйтә идең: бәхет-шатлыкка да,
Кайгыга да юмарт ир бала...
Кырыс идең, әткәй, бу кырыслык
Назың булып күчте күңелгә.
Күпне күргән оста кулларыңнан
Җитмеш һөнәр безгә түгелгән...
Дүрт ягыңда дүрт терәгең-улың,
Чал чәчеңне ярып урталай,
Күпме уйлансаң да, әткәй-бәгърем,
Маңгай сыры саен бер малай...
Һәр малайга берәр маңгай сыры.

Мәңгелек хакында
Кеше мәңгелек түгел лә...
Бер китә ул, бер китә.
Шушы уй мине ныгырак
Үз җиремә беркетә...
Авылым очында үскән
Ак каенга беркетә.
Ялларыннан урап тотып,
Турайгырны өркетә!
Чирәмле ярга капланып,
Мәңге каласы иде!
Яңгыр тамчылары булып,
Җиргә тамасы иде!
Минем гомер соңыннан да
Гөл булып үссен иде!
Җаным бер кошка,
күз нурым
Кояшка күчсен иде!
Китәсе килми.
Җан белән
Туфрагыма ябышам.
Кеше мәңгелек түгел шул...
Мәңгелек ул!
Ялгышам!

Авылым
Авылыма кайткан саен
Сер-сихергә эләгәм.
Түбәм күккә тиеп тора,
Кояшкача — күләгәм!
Чишмәләргә бал салганнар,
Үләннәре келәм бит...
Әллә нинди зат шикелле,
Шуңа басып киләм бит...
Баш иеп тора каеннар,
Гөлҗимешләр — тезләнгән...
Бу хөрмәтне үлчәп булмый,
Салып кына бизмәнгә...
Үзем барам, үзем уйлыйм:
Йөрәгем чыдар микән?
... Чаттан минем бала чагым
Йөгереп чыгар микән?

Үлән
Беркөн болын юлы буйлап
Чыккан идем биләмгә,
Күзем төште чирәмлектән
Йөгереп чыккан үләнгә.
Төсе балачак төсе бит,
Исе... балачак исе.
Исеме ничек соң әле?—
Ниндидер матур исем!
Юләр кебек карап торам,
Әллә ул юләр микән?
Алдына барып тезләнсәм,
Кычкырып көләр микән?
Нинди хикмәтле үлән бу,
Нинди тылсымлы үлән?
Тагын бер генә исним дә,
Исним дә... шундук үләм!
...Бу үлән үскән чагында
Юк әле, яшим! Үлмим!
Тик оят, оят...
Мин аның
Исемен генә белмим...

Шакир бабай
Ат карый ул, аның кечкенәдән
Атлар белән үткән гомере.
Кайткан чакта бергә төн чыгабыз,
Мич алдына тартып күмерен...
Сөйли башлый картым,
тагын менә
Атлар тирәсендә сүзебез:
— Атлар бетә, атлар онытыла,
Гаеп үзебездә, үзебез!
...Соңгы яуда, ике хуҗа җирләп,
Кашка килеп керде кулыма.
Өч ел буе икәү бергә йөрдек,
Разведкага — дошман тылына...
Кеше сүзен аңлый иде хайван,
Дошманнарын сизә ерактан.
Яшен кебек елгыр иде үзе,
Карахтеры безнең ир-аттан!
Өч ел буе кашкам күзләрендә
Бер тамчы яшь, сагыш күрмәдем.
Соңгы дустын малкай чын ирләрчә,
Тып-тын калып, тыныч җирләде...
...Ышанмадым — атлар елыймыни?!
Атлар кеше түгел ләбаса!
Атлар елый икән, кешеләр күк
Елый икән алар еласа!
Берлин өчен сугыш тәмамлангач,
Рейхстагта салют биргәндә,
Хуҗалары белән кочаклашып,
Атлар елый иде тирәмдә...
Кеше күргәннәрне күреп чыкты,
Җәһәннәмнән чыкты ил аты.
Җинү көнен тоеп, рейхстагта
Кешни-кешни атлар елады!..
...Учак сүнгән, тынлык,
менә тагын
Атлар тирәсендә сүзебез...
— Атлар бетә, атлар онытыла,
Гаеп үзебездә...
—Үзебез!..

Тормыш елгасы
Язгы елга-ташудагы
Агач булып агып барам.
Куенымда туган җирнең
Бер уч кәсен алып барам...
Агып-агып барырмын да
Бер кочармын яр балчыгын.
Туган җирнең туфрагыннан
Үсеп китәр бер тал чугым...

Кичерегез, тургайлар
Безнең якта кошлар бигерәк тә
Матур сайрый, диләр, таң тугач.
Ышанмадым: тургай тургай инде,
Һәркайда да шул ук сандугач...
Менә бүген вакыт табып чыктым,
Кырларыма...
Нинди тугайлар!...
Моңсыз кеше — җырлап җибәрмимме?
Мин аңладым сезне, тургайлар!...

Укытучы
Сәнәһия апама
Ап-ак чәчләр, ах, ак чәчләр, —
Ак алъяпкыч төсе төшкәнме?
Карашыгыз бүген бигрәк моңсу —
Безнең сагыш сезгә күчкәнме?
Ап-ак чәчләр, ах, ак чәчләр, —
Якты көнгә шулай уңганмы?
Мандолинагызда моңлы көйләр, —
Кылларына былбыл кунганмы?
Ап-ак чәчләр, ах, ак чәчләр, —
Чагылышы айлы кичләрнең,
Еракларга дәшкән хыялларның,
Кабат алып кайткан хисләрнең...
Ап-ак чәчләр...
Ах! Ак чәчләр!
Ул чәчләргә ак кар кунмаса,
Без бәхетле була алмас идек,
Без бу чаклы сагынмас та идек,
Шул ак чәчләрегез булмаса.
Гармунчы Фәния туташка
Күбәләк булып тудыңмы
Авылың гөлләрендә?
Былбыл биеп йөри мәллә
Гармуның телләрендә?
Бәгырьләргә басып үтә
Йөгерек бармакларың.
Тәңре үзе гашыйк булыр,
Онытып барлык ярын...
Әйт, бу моң каян җыелган
Зифа, ак кулларыңа?
Күңелемне җәяр идем
Барасы юлларыңа...
Ак сөлге булса күңелем,
Кулларым канат булса,
Җаным, елгыр тургай булып,
Кулыңа барып кунса...
Миңа да күчәр иде моң,
Мин дә моңланыр идем.
Мең мәртәбә өшеп-туңып,
Мең тапкыр янар идем...
Авылыма кайтыр идем,
Моң канатына кунып;
Тамчы булып уйнар идем,
Чишмәләренә тулып...
Их, әнкәй сулар эчкәндә,
Йөзләрен юар иде...
Дулкыннар булып,
сызлаган
Беләген уар идем...
Их, күбәләк булыр идем
Авылым гөлләрендә...
... Җан-сагышым үксеп ята
Гармуның телләрендә.

Берәү ...
Ак каен астында ярым ай,
Ак каен астында кабере.
Көмешкә төрделәр,
тормышта
Юк иде бернинди кадере...

Кемнәр?
Кемнәр болар?
Ә! Абыйлар икән!
Йончыганнар...
Тик бер адым калды, бер омтылыш, —
Менә алар белән янәшә!
Кемнәр болар?
Энекәшләр икән...
Ах, чаялар!
Үкчәбезгә басып килгән җайга:
“Юл бирегез! Юл!” — дип эндәшә...

Рәсем дәресе
Ганс абый Хәкимовка
1
Соңгы дәрес.
Парта арасында
Соңгы дәрес —
Рәсем дәресе.
Соңгы дәрес...
Бүген барыбыз да
Хыялларны
Ачып бирәсе.
Тема таныш.
Дәррәү барыбыз да
Альбом битләренә
Капландык.
Сыздык, боздык,
Аннан буяп куйдык.
Читкә китеп,
Көлдек, сокландык...
Чәчәк төште
Кызлар альбомына,
Егет күңеле
Күптән диңгездә.
Альбомнарда шатлык,
Йөздә — шатлык,
Бүген шатлык кына
Тиң безгә!
Аланнарга чыга
Безнең күңел,
Давыл ярсулары
Бар бездә...
— Абый, абый!
Зуррак битләр юкмы?
Альбом җитми,
Альбом тар безгә!..
2
Еллар узды
Илләр арасында.
Юллар кичеп,
Тагын җыелдык.
Башыбыздан
Үткән-кичкәннәрне
Акка төшерергә
Җыендык...
Укытучы абый
Карап йөри.
Тема шул ук,
Тема ирекле...
Бар да җитди, уйчан,
Һәрбер нокта,
Һәрбер сызык — мөһим,
Кирәкле!
Һәрбер чәчәк —
Гомер исәбенә,
Һәрбер дулкын —
Елга торырлык.
Нәрсә генә,
Нәрсә эшләнгән соң,
Буяу булып,
Акка тамарлык?
Укытучы абый
Һаман шаян.
(Шул ук әле,
Шул ук авылым.)
Аһ, чәчәкләр генә
Сирәгәйгән.
Аһ, диңгезләр генә
Давыллы!..

Иген уңмаган елны
Нәзек билле сабакларын арыш
Салмак кына җиргә түшәгән.
Ни дип әйтә икән хәлсез басу
Каршысында торган кешегә?
Кыенсынган кебек минем алда...
Әллә җирне шулай юата?
Яңгыр көтеп басуларда йөрим, —
Алда арыш сырган юл ята...

Җир көче
Кочагымны ачып алга атлыйм,
Төн зәңгәр пәрдә элгән.
Бер кулым очында — йолдыз,
Икенчесендә — елгам.
Күз карашымның чиге юк,
Серле һәм хыялый чак.
...Туң җиргә егып ташлады
Каршыга чыккан усак.

Көзге халәт
Сары төстән күзләр әрнеп сызлый,
Моңсу көннән арып-алҗаган.
Берьялгызым Сарурманда йөрим,
Офыкларда — көзге аҗаган...
Килеп чыктым аулым басуына,
Буразнага кердем ашыгып...
Сагыш тулып ташкан күңел кебек,
Кыр каршымда ята ачылып.
Күзләрем дә карап туймас кебек,—
Бер чәчәксез җирдә гөл күрәм!
Икмәк исе борыннарны талкый,—
Авылыма табан йөгерәм...

Зиннәт һәм яңгыр
Бүген гауга,
бүген больницадан
Комбайнчы Зиннәт югалган.
Өстәлендә укылмаган “Чаян”,
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Күңелем Сурәте - 3
  • Parts
  • Күңелем Сурәте - 1
    Total number of words is 3838
    Total number of unique words is 2036
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 2
    Total number of words is 3734
    Total number of unique words is 1917
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    49.2 of words are in the 5000 most common words
    58.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 3
    Total number of words is 3657
    Total number of unique words is 1983
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 4
    Total number of words is 3695
    Total number of unique words is 1844
    35.4 of words are in the 2000 most common words
    50.0 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 5
    Total number of words is 3745
    Total number of unique words is 1826
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    59.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 6
    Total number of words is 3642
    Total number of unique words is 1790
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 7
    Total number of words is 3627
    Total number of unique words is 1899
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    54.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.