Latin

Күңелем Сурәте - 1

Total number of words is 3838
Total number of unique words is 2036
34.0 of words are in the 2000 most common words
49.6 of words are in the 5000 most common words
57.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(Шигырьләр, җырлар)
Әдәбиятчы, язучы, балалар әдибе Галимҗан Гыйльмановның шигъри лирикасы тулысынча кешенең күңел дөньясы белән бәйләнгән. Ул үзенең йөрәгендә туып, күңелендә чыныккан ихлас хисләрен үзе кебек үк сагышлы һәм ихлас укучылар белән уртаклашырга тели. Авылча самимилек, туган нигезгә тугрылык, яшәү мәгънәсе, хәтер, тәкъдир, мәхәббәт кебек төшенчәләрне күңелендәге якты сагышы аша үткәреп яшәгән бу каләм иясенең татар шигъриятендә үз урыны бар.

Мин шагыйрь түгел
Мин шагыйрь түгел. Күңелем генә шагыйрь. Бу хакта мин күптәннән беләм. Дөресрәге, үземне белә башлаганнан бирле беләм. Әнкәй бүген дә көлеп сөйли. Миңа ике яшьләр чамасы булгандыр, ул мине, тезләренә бастырып, үчтеки-үчтеки сикертә икән. Үзе такмаклап шигырь әйтә:
— Улыкаем, синмени,
Атлар җигәсеңмени?..
Улыкаем, синмени,
Атлар куасыңмыни?..
Шул вакыт, бөтен тирә-юньдәгеләрне гаҗәпкә калдырып, әнкәйгә каршы такмаклый башлаганмын:

— Әнекәем, тиңмени,
Тыер таватыңмыни?..
Менә шулай “шагыйрь” булып киткәнмен. Шигырь белән “сөйләшә” башлаганмын. Ләкин минем шигырьгә һәвәслегемне әткәй белән әнкәйдән, кайбер туганнардан башка кеше белмәде. Күрше авылда яшәүче карти (әнкәйнең әнисе), ул да бәетләр-җырлар чыгара, мине: “Бабичым минем!” — дип сөя иде. Кайчандыр, Дүртөйлегә барганда, аларга кереп-чыгып йөргән Бабич. Бер балаларына Шәехзадә дип тә исем кушканнар. Озак тормаган сабый. Күрәсең, бу исемне йөрткән җаннар озын гомерле булмыйдыр...
Бабич, дигәннән, бу авылдаш шагыйрь мине колагымнан тартып үстерде. Үзе түгел, әлбәттә, ә аның рухы. Үзен 1919 елда ук, 24 яшендә, Башкортстанның Зилаир авылында кызылларның Смоленск полкы урыслары, тереләй күзләрен чокып, колакларын кисеп, соңыннан ат койрыгына тагып йөртеп, бөтен кеше алдында мәсхәрәләп, җәзалап үтерәләр. Идеалыннан, иманыннан һәм шигыреннән ваз кичмәгән өчен шулай эшлиләр. Без — Әсән авылы балалары — бу фаҗигане бик авыр кичереп яшәдек. Шушы хәтәр тарих безне шагыйрь итте дә бугай. Шагыйрь булмасак та, күбебезнең язмышын әдәбият белән бәйләде ул.
Чынлап та, Әсән урта мәктәбендә шигырь язмаган бала сирәк булгандыр. Ш.Бабич исемендәге әдәби премия дә бар иде. Шулай туры килде инде — бу бүләкнең беренче лауреаты мин булдым.
Әсән төбәге элек-электән Бабич гипнозы шаукымында яшәде. Бабич музее, “Бабич классы”, “Бабич” әдәби түгәрәге, Бабич исемендәге спортклуб, Бабич исемендәге кинотеатр, Бабич урамы, Бабичлар бакчасы... “Романтика” исемле иҗат берләшмәсенең төп девизы да Бабич шигыреннән алынган иде:

Ярсынмаса күкрәк яшьнәп, күкрәп,
Телләреңдә ялкын яналмый.
Аһ ормасаң сыкрап, тетрәп-тетрәп,
Кулларыңнан алтын тамалмый.
Бу юллар әсәнлеләрнең яшәү девизына әверелде. “Халык дошманы”, “милләтче-контрреволюционер”, “буржуаз шагыйрь” кебек мөһерләр ягып, бөтен дөнья шагыйрьгә каршы күтәрелгәндә дә авыл кешеләре аның бөеклегенә һәм чисталыгына шикләнмәделәр. Шуңа күрә, мин кечкенәдән шигъриятнең сәясәттән, инкыйлаб давылларыннан өстен булуын аңлап үстем. Сәясәтне образ аша гәүдәләндереп була, әмма образны сәясәт белән алыштырып булмый. Бабич мине шуңа өйрәтте.
Шагыйрьнең туган нигезе мин торган урамда — бездән берничә йорт аша, каршы якта иде. Соңрак ул нигезне Күәш елгасы алып китте. Сәер булды бу — ничә гасырлар туры, тыныч кына агып яткан елга кинәт кенә борылды да Бабичлар урынын “ялап алды”. “Бу изге җанның рухы рәнҗегәндер, бу рәнҗешне Ходай тәгалә ишеткәндер”, — дип сөйләнделәр картлар. Бабичларга каршы гына Шакир карт — безнең Ак бабай тора. Ул Шәехзадә белән бергә укыган. Шигырьләр, такмаклар чыгарып, җырлап җибәрә, өздереп Саратов гармунында уйный. Тагын да арырак Зиннәт — шагыйрь йорты. Ул көннәр буе шигырь теле белән сөйләшеп йөри. Авыл бәйрәмнәрендәге бөтен котлау-теләкләрне аңардан яздыралар. Газ таратып йөрүче Гаяз агайны эзләп йөргәндә әйткән такмагы әле дә истә:

Җирдән очкан спутниклар
Хәзер Айларда микән?
Газлар бетте, Гаяз кирәк,
Гаяз кайларда икән?
Икенче як күршедә яшәүче Фидан абый да шигырьләр яза. Аларны миңа гына күрсәтә. Мине ул чын шагыйрь дип саный.
Иң беренче шигыремне хәтерләмим. Шигырь белән сөйләшү, хәтта уйлау гадәте кечкенәдән бар иде. Беренче җитди язманы 1971 елда, ягъни 14 яшемдә теркәп куйганмын. Әнкәйгә багышланган дуртюллык ул:

“Әнкәемнең җылы кулы
Көн дә иркәли мине,
Гөлләрне сөйгән шикелле
Бакчаның назлы җиле.
1971 ел, 5 май.”
Бер-ике ел шундыйрак, әнкәйгә, авылга, Ватан сугышына, авылдашларга, “икеле”гә укучы малайларга багышланган шигырьләр, хәтта “поэма”лар язылган. 1973 елдан минем “иҗат”ка ургылып мәхәббәт темасы килеп керә. Бер көн эчендә 16 битлек дәфтәрләрне язып тутырган вакытлар иде ул. Яшь күңелемне беренче мәртәбә мәхәббәт тойгысы әрнеткән чор...
Беренче укучым һәм тәнкыйтьчем әнкәй булды. Һәр язганымны аңа укып бара идем. Әнкәй үзе дә чып-чын шагыйрә. Сүзләрен дә, көен дә үзе иҗат итеп, моңлы җырлар чыгара иде ул. Авылның беренче җырчысы иде. Балалары, оныклары авылга җыелган чакларда әле дә җырлый. Әйбәт иде минем “тәнкыйтьче”. Гел мактый иде. Әткәй бик катышмый. Читтән генә күзәтеп яши. Ул — стратег, зуррак мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша. Сигезенче класста укыганда ул мине район газетасына алып китте. “Гәҗит чыга торган җирдә шигырьне аңлаучы табылыр әле”, — дип, иң беренче ишеккә алып керде. “Авыл хуҗалыгы бүлеге” икән. Өлкән яшьтәге бер абзый итәгатьле генә кабул итте безне. Чынлап та шигырьне аңлый иде ул. Аның киңәшләрен мин хәзер дә олы хөрмәт һәм рәхмәт белән искә алам.
Озакламый минем беренче шигырем басылып чыкты. Аның артыннан тагын, тагын... Казандагы “Яшь ленинчы” белән языша башладым. Мәктәптә бик тиз белделәр, класс кызларына беренче дәфтәрләрем эләкте, әдәбият укытучыларым Роза апа, Оля апа, Ганс абыйлар сорап алып укый башладылар, иҗади кичәләр оештырдылар. Даным таралды. Миңа бу хәл бик ошый иде. Шул вакытта ук язмышымны әдәбият белән бәйләргә карар кылдым.
Казан дәүләт университетында укыганда да, шактый еллар фән ташы кимереп, архив-фондларда утырганда да, соңрак Татарстан китап нәшриятында эшләгәндә дә шигырь язудан тукталмадым. Күбрәк үзем өчен генә яздым. Шулай да, “Әллүки” әдәби түгәрәгенә йөргәндә, бер талпынып алдым бугай. Ул вакытта бу түгәрәкнең гөрләп эшләгән вакыты. Старостасы — себер татары Шәүкәт Сибгатуллин. Шәриктәшләрем Фәиз Зөлкарнәйне, Флюра Низамованы, Әнәс Ризвановны, Камил Ногмановны, Фәния Сәетгәрәеваны, Нияз Акмалны, Рәфис Корбанны, өлкәрәкләрдән Мөдәррис Вәлиев белән Хәйдәрне , Фәйрүзә Мөслимова белән Асия Минһаҗеваларны, Илдар Хөснетдиновны яхшы хәтерлим... Нишләптер , бу буынга бик юл бирергә теләмәделәр. Равил Фәйзуллиннардан соң, соңрак Зөлфәт-Әгъләм һәм Роберт Миңнуллин белән Фәннур Сафиннан соң тагын бер хөр һәм думал шигъри буынны күпсенделәр партия функционерлары. Ләкин 70 елларның икенче яртысында формалаша башлаган бу саллы шигъри буынны берничек тә юкка чыгарып, сызып ташлап булмый иде.
Шәүкәт, беренче кулъязмаларына кара мөһер салынгач, Себергә китеп барды, ун елдан соң кабат кайтып, бер-бер артлы өч китабын бастырып чыгарды. Нияз белән Рафис, өчәр-дүртәр мәртәбә кире кагылганнан соң гына Язучылар берлегенә керә алдылар, Фәния Уфага китеп шагыйрь булды, Илдар Хөсни Әлмәттә милициядә хезмәт итте, рухи кризистан чыга алмыйча, вакытсыз арабыздан китеп барды. Шулай да, беренче китабын күреп калды. Фәиз белән Мөдәррис тәнкыйтькә китәргә мәҗбүр булдылар, алар да кабат шигърияткә кайттылар. Кызлар да сынатмады — Асия дә, Фәйрүзә дә бүген язучылар арасында. Ун-унбиш елдан соң барыбыз да шул ук урында җыела алдык. Флюрабыз гына читтәрәк йөри. Әмма без беләбез: ул — чын шагыйрә, зур шагыйрә!
Бу югалган буынның “табылуы” татар әдәбияты тарихында иң серле һәм феномен күренешләрнең берсе, һәм ул җитди өйрәнелергә лаек.
Ул вакыттагы басым миңа да тиде. Беренче җыентыкны бордылар, матбугатка кертми башладылар. Мин фәнгә киттем. Ләкин анда да бөтен шөгыльләнгәнем шигърият, бигрәк тә аның поэтикасы иде. Шигырьдә мин тәмам күңелемә бикләндем, күбрәк үзем өчен генә яздым. Үземнән шагыйрь чыкмаса да, күңелемдәге шагыйрьлекне гомерем буе хөрмәт итеп яшәдем. Төрле дәфтәрләргә, көндәлекләргә төшеп калган шигъри язмаларымны юри генә санап карадым — биш меңнән арта икән. Төрлесе бар. Ләкин бу язмаларның барысы да кадерле, газиз миңа. Чөнки алар ихласлыктан, самимилектән һәм мәхәббәттән туганнар. Шигырь язганда мин бервакытта да күңелемә фальшь һәм ялган кертмәдем. Чөнки гонорар да, тәнкыйть тә, хәтта әсәрләремнең язмышы да мине артык кызыксындырмады. Бу әсәрләр — авыр сагыштан тулган күңелемне бушату, җиңеләйтү, өметләндерү ысулы булгандыр, мөгаен. Ләкин, күпчелек очракта, бу тезмәләр — күңел халәтен акка төшереп калдырырга тырышу чарасы иде. Кулга каләм алып, шул минуттагы күңел кичерешләремне язып куймаган көнем-сәгатем сирәктер. Шигырьдә мин бервакытта да акыллы булырга, кеше өйрәтергә тырышмадым. Бу жанрда минем өчен аеруча ике әйбер мөһим иде — образлылык (сурәтлелек) һәм ихласлылык (күңелчәнлек). Шигырьнең моңы, аһәңе дә турыдан-туры шушы ике сыйфат белән бәйләнгән бит...
Минемчә, шигырь дога кебек кабул ителергә тиеш. Һәр образ, метафора, сурәт, эпитет, илаһи код, символ кебек, укучы күңеленең иң ерак, иң тирән почмакларына барып җитәргә тиеш, аның иң авыр һәм иң нечкә хисләрен дә кузгатырга, аңа җиңеллек яисә дулкынлану, хәтта өмет, ышаныч бирергә тиеш. Әлбәттә, аны өйрәтергә дә, фикри яктан баетырга да тиештер ул. Әмма шигырьнең уңышы иң элек образның һәм аһәңнең дөрес сайлануыннан тора. Шулар тәртиптә булганда гына фикер белән ассоциатив һәм гармоник бөтенлеккә ирешергә мөмкин. Болары инде поэтика фәненә карый. Бу фәнне миңа мәшһүр галимебез Хатыйп Госман укытты. Бу “шигырь профессоры” җитәкчелегендә сигез ел буе гыйльми эш белән шөгыльләндем, “Татар балладасы” дигән темага диссертация якладым. Аның гаҗәеп дәрәҗәдә серле һәм уникаль лекцияләре минем тыйнак кына шигъриятемә тәэсир итми калмагандыр, дип уйлыйм.
Утыз ел буе җыелып килгән лирик шигырьләремне бу көнгә кадәр дөньяга чыгармавымның сәбәпләре өчен, бар. Әйтүемчә, мин аларны иң элек үзем өчен, күңелем өчен генә яздым.
Аннан соң, минем болай да укучым белән сөйләшердәй, аралашырдай эшләрем күп иде — соңгы ун-унбиш елда Ш.Бабич томы, “Татар балладасы”, “Татар мифлары” буенча монографияләр, тәнкыйть, проза китаплары, балалар өчен шигырь җыентыклары, пьесалар китабы бастырып чыгардым, сәхнә әсәрләрем куелып тора, җырларым җырлана...
Шулай да, кайбер шигырьләрем укучыга барып ирешкән икән. “Тозлы яңгыр” китабындагы “Өзелгән чәчәк” повестен генә исегезгә төшерегез. Әсәрнең үзәк герое Самат — шагыйрь бит! Ул шигырь белән уйлый! Үзем дә гаҗәпләнәм — иллеләп шигырь бирелгән икән бу повестьта! “Оча торган кешеләр” романындагы Сәүбән дә шигырьләр яза, хәтта “Албастылар”дагы Хәлим дә — шагыйранә җанлы егет. Ә хикәяләремдә, парча-нәсерләрдә күпме алар — шигырьләр, шагыйрьләр!
Олы әдәбиятта иҗат ителгән образларым кебек, шигырьләремнең күбесе — гамьле, сагышлы, хәтта аһ-зарлы. Мин шигырьне сагышлы, борчулы чакта һәм шундый ук сагышлы, борчулы кешеләр өчен язам. Татар кешесенең төп халәте сагыш түгелмени? Аның бөтен җанын, халәтен, тормышын шул хис, шул моң билгеләмимени?! Укучым дөрес аңласын иде: мин аңа үземнең күңел зарларымны тагарга җыенмыйм. Чөнки беләм: сагышлы әсәр укып кына сагышлы булып булмый, ә менә күңелдәге авыр тойгылардан, ягъни шул ук сагыштан бушанырга мөмкин. Шигъриятемнең төп эше дә, төп көче дә шунда. Ул кешене яшәргә өйрәтми, кешене ул тоемчанрак, сафрак һәм изгерәк булырга өйрәтә. Ә изгелек күңел борчуы һәм җан сагышы аша гына килә ала.
Бу җыентыкта тормышымның шәхси якларына кагылган әсәрләр күп. Шәхси булмаган шагыйрьләрне атап карагыз сез. Тукаймы? Җәлилме? Юк, алар да үз күңелләре, үз язмышлары хакында язганнар. Шулай диләрме әле: “Талантлы шагыйрьләр үз күңелләре белән сөйләшәләр, ә аларны бөтен дөнья егылып тыңлый”. Мин Тукай, Җәлил белән дә, хәтта замандаш шагыйрь дусларым белән дә тиңләшергә җыенмыйм, чөнки мин гомумән шагыйрь түгел, күңелем генә шагыйрь. Шуңа күрә, беренче шигырь җыентыгыма күз салыр алдыннан үз күңелегездәге уй-фикерләрне, тойгы-хисләрне, сагыш-зарларны тәртипкә китерергә онытмагыз, минем иҗатыма күңелемне рәнҗетердәй хис, шаукым алып кермәгез, зинһар... Очраклы гына алып керәсез икән инде, мин бу хис-шаукымны бөтен булган асыл сыйфатларым, күңел байлыгым, ихласлыгым һәм мәхәббәтем белән үзгәртергә, яхшыртырга тырышачакмын.
Шигырьләремдә кабат очрашканга кадәр! Хөрмәт белән —
автор.
Җырларым
Җырларымда барсы бардыр:
Шатлыгы да, сагыш та...
Әмма алар мең сыналган,
Сынатмаган ялгыш та...
Күңел тимерчелегендә
Чыныгу алган алар.
Йөрәгем тамырларыннан
Өзелеп калган алар!..

I . Моң кайда?
Таулар күчә...
Туфрак күчә, комнар, таулар күчә,
Илләр булып илләр күчәләр...
Чор-дәверләр күчә дастаннарга,
Чикләр күчә, телләр, кешеләр...
Кеше генә түгел, уйлар күчә
Бер үлчәүдән икенчесенә.
Ант-вәгъдәләр күчә, кыйбла күчә,
Күктән иңгән диннәр күченә.
Саннар күчә, процентлар күчә
Билгесезлек орбитасына.
...Киләчәккә күчәм, йөзне куеп,
Бабамнарның кабер ташына...

Икмәк
Тормышыбыз бүген җиңел түгел,
Йә хәвефле, йә ул хикмәтле.
Кан-яшь йотып йөргән чакларда да
Гел кадерләп тотыйк икмәкне!
Илләр имин булса, һәрбер йортта
Бала-чага шаулап гөр килер.
Әниләрнең җылы учларыннан
Кара икмәк исе бөркелер...
Сабыйларның керсез күзләрендә
Гәрәбәдәй икмәк төсе бар.
Икмәк уңган җирнең халкы уңган,
Икмәге бар илнең көче бар!
Дөньябыз гел ак-сафлыктан тормый,
Заманыбыз бүген хикмәтле.
Кадерен белеп яшик туган илнең,
Әнкәйләрнең, кара икмәкнең!

Бармы?
Тамакларда төер булып калган
Көйләре бар татар халкының.
“Рамай”лары, “Карурман”ы яши,
Бар гамьнәрен җыеп, ялкынын,
Күпне күргән татар халкының.
Бәгырьләрдә газап булып калган
Тукае бар татар халкының
Тормышына барлык зарын җыйган,
Үпкәсенә барлык салкынын,
Тукае бар татар халкының.
Бу газапны иман итеп саклар
Күңле бармы татар халкының?
“Туган тел”не, “Әллүки”не җырлар,
Җырлап кабат өскә калкыныр
Моңы бармы татар халкының?
Көче бармы татар халкының?

Моңнар китә...
Җырга-моңа сусап яши татар,
Бу сусауга түзеп кара син!
“Караурман”нар
тоташтырып тора
Татар белән татар арасын.
Тукайларга сусап яши татар,
“Туган тел”не теле сагына.
“Тәфтиләү”ләр тынгы бирми аңа, —
Ымсындыра горур чагына.
Сәйдәшләргә суап яши татар,
“Сәйдәш маршы” җанын алкышлый.
“Хуш авылым” белән юлга чыга,
Татар белә — моңнар алдашмый...
Туфаннарга сусап яши татар,
Әле ярый шундый терәк бар!
Әмма белеп яши — һәрбер җирдә
Бәйләнмичә калган йөрәк бар...
Хәйдәрләргә сусап яши татар,
Сандугачын көтә тал кызы.
Татар күңеленнән моңнар китә,
Ничек яшәр татар ялгызы?
Ничек яшәр
татар
ялгызы?

Моңлы җыры бар
Ирек өчен яуда җиңелсә дә,
Тарихында Урда чоры бар.
Татарларның иле, Ватаны юк,
Татарларның моңлы җири бар...
Күңелендә өмет аз булса да,
Бетмәс сагышы бар, зары бар.
Үз зарына батар иде татар,
Моңлы илһамы бар, җыры бар!
Татарларның оҗмах бакчасы юк,
Икмәк үскән басу-кыры бар.
Киләчәге бармы? Әле ярый
Хәтер булып каткан җыры бар!
Күп кардәше ташлап киткән аны,
Әле ярый сөйгән яры бар.
Җан-йөрәге бер ярылыр иде,
Әле моңлы җыры бар!

Татар гармуны
(1986)
Кая булган көйләр?
Кая киткән бар моң?
Ыңгыраша күңелем...
Ыңгыраша гармун...
Кайдадыр яткан ул
Ярты гомер буе.
Җырсыз, көйсез үткән
Бөтен гомер туе...
Әле сулга тартып,
Әле уңга тыртып,
Уйлыйм... Нидер җитми,
Нидер анда артык...
Өр-яңа гармун бит,
Үзе шундый иске!
Үксез, мескен, зәгыйфь,
Үзе шундый изге!
Татар гармунында
Көйләр әрнеп ята.
Һәр телендә аның
Бер моң төренеп ята.
Уйнап карыйм аны
Халык көйләренә.
Керсен бу көй, диеп,
Кеше өйләренә...
Бар дөньяны күмә
Гармун тавышлары.
Күңелләргә керә
Бар моң-сагышлары...
Нинди хәят-ил бу —
Бөтен дөнья көлде.
Гармун телләрендә
Бармакларым үлде...
Ничек кузгатырга
Кеше бәгырьләрен?
Белә иде бит ул
Көйнең кадерләрен...
Нишләгән бу татар,
Нишләгән бу гармун?
Кая киткән көйләр?
Кая киткән бар моң?

Моң кайда?
Моң ул —
Кошлар тавышында,
Атлар күзендә.
Ана сагышында,
Гомер көзендә.
Моң ул —
Солдат хатларында,
Туган илләрдә.
Бала чакларымнан
Искән җилләрдә...

Татар җыры
Зөһрә Сәхәбиевага
Татар җыры үзенең пар канатын
И киереп җәйде ул көнне.
Бер пәйгамбәр итеп, бер дивана,
Күңел офыгында җилкенде.
Керәм, керәм җырның эченәрәк,
Җанда яңа моңнар яралсын!
“Нинди үлем теләр идең?” — дисәң,
Чәчрәп чыгып әйтәм:
— Җыр алсын!

Халык
Йөзьяшәр имәннәр шаулый,
Очын күзләп күз тала.
Балта йөзе тию белән
Имән ава...
Халык кала.
Мең еллык төпсез чишмәгә
Бер мәнсезе ташлар сала.
Үксеп-үксеп чишмә елый,
Чишмә сула...
Халык кала.
Миллион еллык мәһаббәт тау.
Бу җир өчен ул да бала.
Түбәсеннән бер таш куба,
Тау ишелә...
Халык кала.
Илгә дошман бәреп керә,
Ата, аса, богау сала.
Соңгы ирне арканлый да
Алып китә...
Халык кала!

Татарлар
(Җыр)
Һәр тарафта — моңлы аһәң,
Татар көе, татар җыры.
Бер килерме, бер килерме
Идел-Йортка татар чоры?
Кушымта:
Тау ягында, Минзәләдә
Татарларның утарлары.
Чистай, Буа мишәрләре
Һәм керәшен татарлары...
Беркайчан да баш имәсме,
Сүрелмәсме татар җаны?
Байрак итеп күтәрерме
Һәрбер татар татарчаны?
Кушымта:
Әстерханда, Себердә бар
Татарларның утарлары.
Нижгар, Сергач мишәрләре,
Башкортостан татарлары...
Офыкларда татар таңы
Бер атармы, бер атармы?
Каян җыеп бетерергә,
Бер итәргә бу татарны?
Кушымта:
Кытайда һәм Төркиядә
Татарларның утарлары.
Фин татарын туган итә
Америка татарлары...
Барысына туган тиеш
Казан арты татарлары...

Татар көрәше
(Җыр)
Мәйдан уртасында көрәш —
Каһарманлык билгесе.
Дөньяларны урап кайта
Татарның ак сөлгесе.
Кушымта:
Тормышың көрәштән тора,
Ничек тә чыда, татар!
Җанына ялкын кабынса,
Көрәшкә чыга татар.
Көрәш барган мәйданнарга
Татар рухы агыла.
Көрәш барган мәйданнарда
Сөйгән ярлар табыла!..
Кушымта.
Көрәш — татарның яхмышы, —
Барысы да бар анда.
Җиңелү дә, җиңү дә бар
Көрәш барган урында.
Кушымта.
Көрәш майданы шундый ул, —
Гайрәтле җаннар яна.
Җиңүче булып таныла
Тик горур җаннар гына!
Кушымта.

Татар зираты. 26 апрель
Гөрләп тора бүген, шаулап тора
Иске Бистә татар зираты.
Бергә җыелган күк халкыбызның
Дөньяларны тотар ир-аты...
Тукай тагын үз дусларын җыйган,
Һәрбер исем — газиз, сөйкемле.
Иң уртада — авыру Тукай үзе,
Татарларның җаны шикелле...
Сибгат Хәким — татарларның акылы,
Хәсән Туфан — аның ярасы.
Җиде адым гына
Тукай белән
Рәшит Әхмәтҗанов арасы...
Тукай күршесендә тагын берәү...
Алар арасына җил керми.
“Кемнәр бар?” — дип, үрелеп карап тора,
Сынап тора Фәиз Зөлкарнәй...
Нәкый Исәнбәт тә шунда гына,
Хатыйп Госман, Гомәр Бәширов...
Япь-яшь килеш калган Фәннурне дә
Карт усаклар тора яшереп...

Дөньялыкта язгы җилләр уйный,
Мәңгелектә моңсу тантана.
Мәрхүмнәрне үз янына җыеп,
Исәннәрдән Тукай ант ала...

Татарстан яшьләре
(Җыр)
Казан өсләрендә канат җәйгән
Милләтемнең алсу таң кошы.
Һәр якты көн сорау булып туа:
“Кем кулында татар язмышы?”
Кушымта:
Татарстан яшьләре,
Татарстан яшьләре.
Еласа да, күзләрендә
Булыр өмет яшьләре...
Татарстан яшьләре...
Горур җанлы татар балалары
Искә төшерерләр үткәнне.
Ялгышы да, ачы язмышы да,
Өмет-хыялы да күптәнге.
Кушымта.
Татар яшьләрендә моң бар әле,
Татар яшьләрендә егәр бар.
Килер вакыт: татар балалары
Вакыт тулпарларын җигәрләр.
Кушымта.
Күпне күргән, горур татар иле
Яшьләрендә табар терәген.
Моңлы җырлар саклап калыр аны,
Җыр коткарыр татар йөрәген.
Кушымта.

Яшь аралаш...
(Цикл)
1.
И татарым!..
(Ирония)
Очраклы гына туганбыз,
Дөньяда... үтешли без.
Башны чөеп моңланабыз,
Баш иеп эш эшлибез!

2.
Вакыт ташлап киткән
Барысы да үз урынында аның,
Каян килә аңа бу тарлык?
Заман белән дуслык чамалырак,
Вакыт ташлап киткән татарны...
3.
Татар акылы
Инанып, ышанып яши
Инде байтактан күңел:
Белем китаптан булса да,
Акыл — китаптан түгел.
“Акыл — йөрәктән” дигән сүз
Булган, ди, төркиләрдә.
Татарның бөтен акылы —
Язмышы җыр-көйләрдә.
4.
***
Татарның язмышы шулдыр —
Йә китә ул, йә кала...
Татар тыныч бара алмый, —
Йә чаба, йә егыла.
Тыныч кына эшли алмый,
Эш эшли дә... үкенә.
Тыныч кына сөя алмый,
Йә елый ул, йә көлә...
Татар тыныч җырлый алмый,
Йә яна ул, йә сүнә...
Тыныч кына сөйли алмый,
Йә мактый ул, йә сүгә...
Татар тыныч тора алмый,
Йә куша ул, йә бүлә...
Татар тыныч яши алмый,
Йә туа ул, йә... үлә!

***
Ходай татарга ут биргән,
Тот кирәгеңә, дигән.
Татар ут атып уйнаган, —
Җан-йөрәгенә тигән...
Ходай татарга ат биргән,
Рәхәтләнеп чап, дигән.
Чаба-чаба, таң кабынган
Җанындагы чаткыдан...
Ходай татарга моң биргән,
Син — бәхетсез җан, дигән.
Утың да бар, атың да бар, ң
Сагышыңда ян! — дигән...
Без — Казан егетләре
(Җыр)
Күктәге кояштан сора,
Офыктан, таңнан сора.
Казан ул җырдан яралган,
Казан — гел моңнан тора.
Кушымта:
Без — Казан егетләре,
Без — татар егетләре.
Безнең җырда — халкыбызның
Ышаныч-өметләре.
Җырлап уяна урамнар,
Җырлап уяна кошлар.
Җырлап моңлана күңелләр,
Җырлап моңлана дуслар.
Кушымта:
Без — Казан егетләре,
Без — татар егетләре.
Безнең җырда — киләчәкнең
Ышаныч-өметләре.
Җырыбыз сөю хакында,
Сагышы да җитәрлек.
Җырлаган һәрбер татарны
Моңга салып китәрлек.
Кушымта:
Без — Казан егетләре,
Без — татар егетләре.
Безнең җырда — күңелләрнең
Ышаныч-өметләре.

Чәк-чәк
(Җыр)
Өстәлләрнең иң түрендә
Тәмле-татлы өй ашы.
Чәк-чәк — табын матурлыгы,
Чәк-чәк — табын кояшы.
Кушымта:
Баллы чәк-чәк, тәмле чәк-чәк,
Кабып карагыз чак-чак.
Татарның матур күңелен
Аңлап алырсыз шул чак.
Кунак килсә, иң беренче
Чәк-чәк бирелә аңа.
Озатканда күчтәнәчкә
Чәк-чәк төрелә аңа.
Кушымта.
Моңга каткан күңелләрне
Чәк-чәк балы эретсен.
Сибелгән татар баласын
Милли чәк-чәк бер итсен.
Кушымта.


Хан йөрәге (Җыр)
Ханнар йөри ап-ак тулпар атларда,
Ханнар чыга үз дәүләтен якларга.
Ханнарның да йөрәге бар, йөрәге.
Ханнар — илнең ышанычлы терәге.
Кушымта:
Хан йөрәге ат кебек лә, ат кебек,
Хан атында болыт кебек ак күбек.
Хан йөрәге ярата да белә ул.
Җан-йөрәге ярылып та үлә ул...
Ханнар йөри ап-ак тулпар атларда,
Ханнар чаба хан исемен акларга.
Ханнар һаман бәйгеләрдә, яуларда,
Ханнар чыга кыз күңелен яуларга!
Кушымта.
Ханнар йөри ап-ак тулпар атларда,
Ханнар бирми сөйгән ярын ятларга.
Ханнарның да күңеле бар, җаны бар,
Хан җанына һәрбер гүзәл җаны пар!
Кушымта.
Ханнар йөри ап-ак тулпар атларда,
Хан йөрәге дөрләп яна утларда.
Ханнар аты ярсып кешни кайдадыр,
Ханнар моңы бүген шулай кайтадыр...
Кушымта.

Яшәү мәгънәсе
Илдус Гыйләҗевка
Кеше җирсез яши алмый;
Таза булса беләге,
Туендыра, киендерә, —
Җир ул — Ходай бүләге!
Кеше җырсыз яши алмый;
Хыялы булса таза,
Күңеле булса тынгысыз, —
Ул моңлы җырлар яза!
Кеше илсез яши алмый;
Һәр җанга терәк кирәк.
Чәчрәп чыгып якларлык
Каһарман йөрәк кирәк!
Яратсын дисәң ыруың,
Үз итсен дисәң Ватан.
Телеңдә булсын җырларың,
Кулыңда булсын сукаң!

Ташландык авыл
— Әллә Чечняме бу, бабай? — диеп
Сорап куйды кинәт оныгым.
Юл читендә шәүлә булып калган
Бу авылны шундук таныдым.
Көтү кайта иде бу авылга,
Бик күп чакрымнарга сузылып;
Күк бияләр тәртә тибә иде,
Нәсел дәвамына узынып...
Бала-чага тавышына күмелеп,
Гөрләп яши иде бу авыл.
Нинди давыл туздыргандыр аны,
Ай-һай хәтәр булган бу давыл!..
Мәчетенең манарасы китек,
Кайсы замана бу, кайсы чор?
Минем өчен гадәти бер борчу,
Бу җир өчен — ачы кайгыдыр!..
Урамыннан сугыш үткән кебек,
Оныгымны аңлыйм, бик аңлыйм.
Күзләреннән карашымны яшереп,
Кара язмыш җырын ник тыңлыйм?
Бу авылны вакыт ташлап киткән,
Бу авылны дөнья оныткан.
Шушы заман өчен, чорым өчен
Кыенсынып барам оныктан.

Чечен циклы
1
(Ветеран)
“Чечен илендә дә тыныч хәзер,
Сугыш бетте” диеп язалар.
... Сулыш алган саен, үткен ярчык
Күкрәгенә барып кадала...
2
(Кулсыз)
Күзләр исән. Тома сукыр кебек,
Салкын чиксезлеккә төбәлгән.
Куллары юк. Әмма йодрыклары
Каткан бәгырь кебек төйнәлгән!
3
(Таулар булса!..)
Дала улы бит мин, киң кырларда
Уйнап үскән күңел айгырым.
Дала улы бит мин... Тик кайчакта
Таулар юклыгына кайгырам!..
4
(Җансыз гәүдә)
Аның өчен сугыш күптән тәмам,
Гүя бөтенләй дә булмаган.
Ул бит инде өч мәртәбә үлгән,
Әле бер мәртәбә тумаган...
5
(Эшелоннар)
Эшелоннар тулып солдат китә,
Чәйни-чәйни чит ил сагызын.
Җаннар белән томаламакчылар
Туя белмәс тәмугъ авызын...
6
(Кайтты...)
Әйбәт хезмәт өчен, әле генә
Кайтып киткән иде. Кыз карап...
Тагын кайтты... Чәчәк, чәчәк, чәчәк...
Тик табуты гына кыскарак...
7
(Уртада — тау...)
Кыйбла якка карап икәү тора,
Күк аларга капусын ачкан.
Берсе — “герой”, икенчесе — “бандит”, —
Мөселманнар намазга баскан...
8
(Чистка)
Кулга алмадылар бер малайны,
Кечкенәрәк әле буе, дип.
Аңламыйлар шуны: һәрбер ир-ат,
Һәрбер сабый монда — боевик!
9
(Пост. Спецназ)
Һәр кешене тентеп чыгара ул,
Боевиклар юкмы — дөнья бит...
Белми:
Һәр йодырык монда — граната,
Һәрбер йөрәк — мина, динамит!
10
(Кавказ!)
Кайчан туктар икән
бәгыренә
Шакшы таяк тыгып бутаулар?
Хәзер белдем инде, — гыйсъян булып,
Каберләрдән үскән бу таулар.

И Кеше!..
Кара җирнең куенын капшап,
Күсәк таба да кеше.
Чүлмәк ватыгы таба да
Хәбәр сала: “Яу эше!”
Иске чәчкап күрә дә ул
Мөһер суга: “Тол хатын!”
Сынган дага — хәрби җайдак
Калдырып киткән атын...
Яу сөреме томалаган
Күңелең тәрәзәсен, —
И Кеше, кальбең тузанлы,
Ялганчы күрәзә син!
Тыңла, тыңла, нәрсә ди соң
Сине тудырган җирең?
— Тамган миңа көрәшчеләр,
Баһадир ирләр тире...
Шаулы бәйге булды монда,
Егет сөйгәнен үпте...
Чүлмәк ватып уйнадылар,
Монда Сабантуй үтте...
Монда Сабантуй үтте!

Күперләр
Берәүләр күпер сала да
Башкаларга калдыра.
Берәүләр шул ук күперне
Үзеннән соң яндыра!
Берәүләр бу утны
таңның
Балкышы дип куана.
Ал хыялын эзләп китә,
Барса... анда ут яна!
Ул тагын күпер сала да
Башкаларга калдыра.
Ә икенче берәү тагын
Шул күперне яндыра.
Бел: әле бер елганың да
Күперсез торганы юк.
Берәүнең үче, мәкере,
Берәүнең хыялы — ут!
Хакыйкать баса күпер күк,
Баса хыялый йөрәк.
Аллага шөкер, бу Җирдә
Олы җаннар күберәк!

Сүз — язмыш!
Сүзнең йөзе бик күп төрле,
Күбрәк — ызгыш...
Сүз — агу да, ук та түгел,
Сүз ул — Язмыш...

Туган җир яшәтә!
Һәр хат өмет алып килә,
Һәрбер хәбәр өшетә!
Туган ил җаннарны кыя,
Ә туган җир — яшәтә!


***
Бабамнардан калган шөгыль миндә,
Бабам рухы нигез-җиремдә.
Әткәйләрдән күчкән һөнәр миндә,
Әнкәйләрдән откан җыр миндә.
Кемдер эшләр миннән калган эшне,
Минем кулны тоймас кырларым.
Минем җырны кемдер җырга кушар,
Миндәй җырлый алмас җырларын...

Нәсел китабым
Ташка язылмаган бер канун бар,
Татар өчен мөһим бу канун.
Шул канунга карап белә татар
Кемнең каян, нинди булганын.
Мин дә укыйм нәсел китабымны,
Мин дә беләм җиде бабамны.
Шул китапка карап өйрәнәм мин
Аерырга яхшы-яманны.
...Яратканын гына сыный Ходай,
Безнең нәсел шактый сыналган.
Җир дә сөргән, мәчетләр дә тоткан, —
Таза нәселләрдән саналган.
Нурый бабам минем морза булган,
Габделнасыр бабам — рухани.
Мәшһүр җаннар! Ике дөнья чигеп,
Күптән кичсәләр дә, рух таный!
Габделислам бабам — иң мәшһүре,
Сигез малай биргән бер тамыр.
Патша сөргән Нурый морза нәселен
Шушы малайлардан ил таныр.

Иң өлкәне Ногман хаҗи булыр,
Миңа буын биргән Ногман ул.
Шигырь язган, бәет чыгарган, ди,
Минем кебек җырда янган ул...
Аннан килә Гыйльман атлы бабам,
Хәлле генә, хәтта бай кеше.
Бик иманлы булган: тамгасы да
Басу урагының ай теше!
Бер ялчы да тотмаган бу бабам,
Көтү-көтү сарык тотса да.
Сер бирмәгән, “сәвитче”ләр килеп,
Бар мөлкәтен утка атса да.
Гомәр, Рәхимҗанын калдырган да,
Дога укый-укый сүнгән ул.
Исенә килеп, булган көмешләрен
Бер коега илтеп күмгән ул.
Рәхимҗанга иң хәтәре төшкән:
Сугыш йоткан аны тереләй.
Сабый малаена карап калган
Ач-ялангач тормыш, бүредәй...
Ә бу сабый — минем әткәй булган.
Хәмитҗанны дөнья сынаган.
Авыру хатын белән нарасыйның
Михнәтләрен кемнәр санаган?!

Исән калган нәсел шул чакта да, —
Изге җаннар барыбер табылган.
Иң бәхетле мизгел — килен булып
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Күңелем Сурәте - 2
  • Parts
  • Күңелем Сурәте - 1
    Total number of words is 3838
    Total number of unique words is 2036
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 2
    Total number of words is 3734
    Total number of unique words is 1917
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    49.2 of words are in the 5000 most common words
    58.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 3
    Total number of words is 3657
    Total number of unique words is 1983
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 4
    Total number of words is 3695
    Total number of unique words is 1844
    35.4 of words are in the 2000 most common words
    50.0 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 5
    Total number of words is 3745
    Total number of unique words is 1826
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    59.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 6
    Total number of words is 3642
    Total number of unique words is 1790
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 7
    Total number of words is 3627
    Total number of unique words is 1899
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    54.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.