Latin

Күңелем Сурәте - 3

Total number of words is 3657
Total number of unique words is 1983
33.6 of words are in the 2000 most common words
49.6 of words are in the 5000 most common words
57.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Бер кабымлык алмасы калган...
Шырпы кабы кадәр транзисторы
Шартлар хәлгә җитеп яңгырый:
— Уңыш җыючылар, ишетегез! —
Тиздән яңгыр, яңгыр, яңгыр! — ди...

Борчулы авылдашыма
Төн караңгылыгы йотсын
Синең бар кайгыларны.
Яктырсын җаның, сибим дә
Әсәнемдәге карны...
Агыйделнең ак дулкыны
Зифа тәнеңне кочсын,
Җаның кошка әверелсен,
Акчарлак булып очсын!
Оч-оч!.. Синең җаныңны
Танырлар авылдашлар.
...Зинһар өчен, гамь пәрдәсен
Бүген үк ертып ташла!

Якташыма
Җаның туңган. Димәк,
нигезеңә
Син әле ябышмаган.
Кайда дәрья, кайда кыя, утрау,—
Син әле аңышмаган.
Туган якта болытлы көн булмый,
Анда һәрчак көн аяз.
Кыш та булмый туган-үскән җирдә,
Туган җирдә — көн дә яз!

Казанга якташ килде
Таңнар һаман моңсулана бара,
Көзләре дә якты югыйсә...
Туган яктан мәтрүшкәләр килде,
Өем тулы туган як исе!
Әйдә, якташ!
Бер кочаклыйм әле,
Күңел булмый,
кысып кочмасам,
Туган якның көзләре дә,
хәтта,
Сагышы да якты, ичмасам!

Диңгез ярында
Диңгез суы —
кеше түккән күз яшеме? —
Уйга батып ята идем мин —нарасый...
Дертләп киттем:
яр буенда чуер ташлар —
Бабамнарның төшеп калган күз карасы...

Диңгез
1.
О, Диңгез!
Олы Диңгез, син —
Иң гүзәл дөнья икән!
Горурсың, карашларың нык,—
Нык синең кыя-җилкән!
2.
Әй, Диңгез.
Син очсыз-кырыйсыз,
Гүя туган як далам.
Икегездә дә — ак дулкын,
Икегездә дә калам.
3.
И Диңгез...
Кичер, даламның
Моңы китми күңелдән...
Нишлим, нишлим,
йөрәгемә
Кылган чыгы түгелгән...
Киленчәк
Бар дөньяларын онытып,
Кызлар уйный “кар атыш”.
Дәртле күңел шунда өнди:
“Син дә уйна, бар, катыш!”
Яшь киленчәк моңсу гына
Карап тора — “кар көри...”
Уттай кызу уч төбендә
Бер йомарлам кар эри...

Кер элүче хатын
Иң уртасын сайлап зур шәһәрнең,
Ак кер элеп йөри бер апа.
Бөрештереп итәк-алъяпкычын,
Буй җитмәслек бауга кер ата...
Бар борчуын онытып, шәһәр иле
Карап тора бу манзараны.
Ир-атларга күз кыскалап алам:
— Күз тидерә күрмә, кара аны!
Буй җитмәслек бауга кер ыргыта,
Кулларында дөрли ап-ак ут...
Бу дөньяда, гүя, кер элүдән
Рәхәтрәк башка һөнәр юк.
Керләр элә апа, керләр белән
Ап-ак уйларымны җыя ул.
Кулларына алып, күңелемне
Сак-сак кына бауга җәя ул...
Хак боерса,
МинБакчамда табылган;емне
Быел үз яныма алдырам...
— Апа җаным, мәле, кулларыңа
Иң ак хисләремне калдырам!

Чигүче кыз
Ак җеп белән акка чигү чигә,
Карашлары — энә очында.
Җәймәдәге чәчәк таҗы кебек,
Керфекләре киереп ачылган...
Күңелендә — чәчәк аланнары,
Сандугачлы чишмә буйлары.
Алсу күбәләкләр канатында
Хыялына илтә уйлары.
Ак җәймәдәй саф күңеле аның
Байый бара һаман төсләргә.
Күңелендә туган тылсымлы моң
Йөрәгенә өмет, көч биргән...
Ак җеп белән бер кыз чигү чигә,
Ак җеп акка төшеп югала...
Күрмәсә дә, күзләр тала икән,
Капшый-капшый канлы кул тала...
Чыкле керфегендәй үткен энә
Ак җәймәне айкый, бармагын!..
Кызыл, алны бер як читкә куеп,
Ул бетерә инде бар агын!.
Тала икән күзләр, күрмәсә дә
Ак җәймәне, канлы учларын.
Ак җеп белән бер кыз гөлләр чигә,
Канга буяп чигә таҗларын...

Ялланып елаучы Маһи апа
Берәр йортка кайгы-мазар төшсә,
Аңа Маһи апа кертелә.
Ышандырып елаулары аның
Бер әрнетә җанны, бер телә...
Ялланып та елап була икән,
Елый алгач, әйдә, еласын!
Тик... кем белгән, кемнәр үлчәгән соң
Төпсез, салкын язмыш елгасын?!
Елап йөргән Маһи апаны да
Алган бу су, алган, диделәр.
Үле улын күргәч, елый алмый,
Акылыннан язган, диделәр...

Гагаринны уйлап
Кайтыр да ул:
— Айдан сәлам! — дияр,
Сәлам төяп кайтыр Марстан.
Уенмыни! Кояш тирәсендә
Планеталар белән ярышкан.
Кайтып төшәр дә ул:
— Таңчулпанда
Инде күптән, күптән җәй, — дияр.
Сокланмыйча түзә алмас, беләм:
— Җитәме соң язга, әй! — дияр...
Киткәндәге кебек, көләч йөзле
Алып батыр төшәр корабтан...
Моңсу кичтә якты йолдыз булып
Сагышлары яна еракта...
Һәр атылган йолдыз җирдәшемнең
Безгә табан адым атлавы?
Юк, Кояшка таба очкан, диләр,
Кайтмавыдыр инде, кайтмавы...

Өченче көн яңгыр
Диңгезләргә гашыйк мәлне
Бүген каргап йөрим.
Күккә ашкан дулкын тавын
Астан карап йөрим.
...Күк кыяга басып, күккә
Йолдыз тезгән идек.
Хыяллардан арып-алҗап,
Уйнап йөзгән идек.
Юлга алган ап-ак икмәк
Нинди тәмле иде!..
Иркәм, шушы икмәк төсле,
Ап-ак тәнле иде.
... Диңгезләргә барган көнне
Бүген каргап йөрим.
Яңгыр төбендә аунаган
Кырны карап йөрим...
“Онытмыйм”, — дип әйткән идем,
Суда уйный-уйный;
Юеш ирнем ул чактагы
Икмәк тәмен тоймый...

Юллар сорыйм
Чыбыклары кинәт
Шартлап өзелер кебек,—
Баганалар кая, кая чаба?
Бар дөньяны гизмәк,
Маҗаралар эзләп,
Тәүге тапкыр кеше юлга чыга.
...Альпинистлар кебек,
Чыбыкларга тотынып,
Баганалар кайта минем арттан.
Кичерерме җирем,
Яландагы әрем,—
Ниләр көтә мине туган йортта?
...Баганалар ава,
Чыбыклары сына;
Ә мин... ике дөнья арасында.
Яңа сәфәр сорыйм,
Кабат юлга карыйм,—
Баганалар чаба карашымда...

Тылсымлы кар
Туган көнемә
Аңлы гомеремдә
Беренче мизгел —
Тирәмдә аклык,
Тәүге кар — изге...
Ак җәймәдә — мин,
Юл ак җәймәдә.
Ерак, бик ерак
Язга, җәйгә дә...
“Кулына кунсын,—
Кулларын аклар.
Керфеген юсын,—
Карашын пакьләр”,—
Дигән әнкәем
Ак кар яуганда.
Табигать мине
Акта юганда...
Әнкәй сизмәгән...
Ялгышып кына
Бер бөртек ак кар
Чәчемә куна.
Шуннан калган да
Аклык чәчемдә.
...Тылсымлы, диләр,
Карны Әсәндә...

Кыска шигырьләр
1
Биш тараф бар табигатьтә
Канун булып канга сеңгән,
Көньяк,
Төньяк,
Көнчыгыш,
Көнбатыш
һәм
Туган җир.
2
Төннәр буе сыенышып,
Минем йокысызлык йөри
Синең матурлык белән.
3
Курыкма,
үлем миннән көчле дип,
Ул синең киләчәгеңне үтерә ала,
Үткәнеңне — юк!
4
Баш — күккә,
Аяк — җиргә якынрак,
Куллар — икесеннән дә
Тигез ераклыкта...
5
Гашыйк булу —
бу дөньяны
тап өч өлешкә бүлү:
Бер өлеше — беребезгә,
Бер өлеше — беребезгә,
Бер өлеше — икебезгә дә...

Имән җыры
(Лирик поэма)
Әсәнемә кайткан юл буенда
Карт имәнне беләм бик яшьтән.
Җыен-сабантуйда безнең тирә
Гомер бакый шунда көрәшкән.
Көрәшкәннәр...
Яуга хәбәр килгәч,
Яуда көрәшкәннәр аннары.
Күпләр кайталмаган,
әле һаман
Моңсу монда, моңсу таңнарын...
Һәрбер таңда,
Балкып-алсуланып,
Шаулый имән бетмәс моңнарын.
Серле көй бу, серле моң бу,
шуңа
Һәр көн киләм аңа таңнарын...
***
Шаулый имән, җырлый үткәннәрдән
Отып калган барлык җырларын.
Сабый җырын җырлый,
ана җырын,
Өзелеп калган ятим яр җырын...
Кырык бернең июнь таңы монда,
Июнь гарасаты, зилзилә.
Тәүге кичләр, шул ук соңгы кичләр,
Тәүге антлар туган иленә.
“Сугыш!” дигән хәбәр алып кайткан
Күке Хөсни тавышы бу җырда.
Фронтка дип әзерләнгән атлар,
Берсен-берсен тешләп,
утарда
Кешни әнә...
Ат караучы картның:
— Атларымны саклагыз, энем, —
Дигән сүзе монда,
һәм, шулай ук,
Ядрә тиеп ауган ат өне...
Майланмаган арба тавышына
Вокзал шавы килеп кушыла.
Фашистларның каргышлары монда
Кырык бернең салкын кышына.
Идел, Днепр, Висла шаулый монда,
Сталинград гүли ялкында.
Җәлилләрнең соңгы җыры монда,
Туган җире, иле хакында...
“Дуга”ларның шартлап сынуы да,
Улый-улый корыч януы...
Барсын-барсын имән шаулавында,
Имән җырларында таныдым...

Берлин салютлары бар бу җырда,
Тагын вокзал...
Ул да картайган.
Тальян моңын бүлеп гудок дәшә:
— Әйдә юлга!
Юлда карт имән.
Протезлар ыңгыраша монда,
Протезлар сызлый, яралар!..
Ял итәсе иде...
Юк, юк, өйгә!
Күп калмады инде аралар.
— Кулны өзде, энем, бер кул нәрсә? —
Ыңгыраша гына тальяны...
Барсы калган имән шаулавында,
Ил тавышы монда, ил моңы...
***
Үткәннәрдән калган авырлыктан
(Күпме кайгы яткан иңенә!)
Бер сыгылыр төсле юл өстенә,
Бер иелер кебек иленә...
Ядрә тигән батыр ауган төсле,
Авар сыман илгә,
тамырын
Тирә-якка чөеп авар сыман,
Җырлый-җырлый шушы таң җырын...

Ил күтәрде әле!
Солдаткалар!
Ятимнәрне басты шушы йөк.
Сугыш суккан илем сугылмады,
Яшеннәрнең аңа ише юк!
Кеше булып кеше җиңелмәде,
Юк, сыгылмас әле имән дә.
Җил тузгыта корыч имән чәчен,
Имән өзгәләнә түбәмдә...
***
Җырлаганда җырлар беткәнмени!
Шаулаганга җиле бер дигән!
Бу тормышта кайгы гына түгел,
Җыр да һәр кешегә бер тигән.
Җырлый имән, шаулый шатлык җырын.
Дөньясында шатлык азмыни?!
Яшьлек сорый күңел, сөю тели,
Күңелләрдә дәртле яз моңы...
“Их, ботаклар сызлый!..” —
имән тагын
Шатлык җырын җырлап бетерде.
Җилләр тагын аның шаулавына
Июнь таңын исеп китерде...
Үткәннәрне онытып буламыни?! —
Үткәннәрдә безнең киләчәк.
Кайчандыр ил тәнен телгән кебек,
Йөрәкләрне безнең теләчәк...

Карт имәннәр янына алып килеп,
Кәүсәсенә куйдырып башларын,
Тыңлатачак әле июнь җырын;
Агайларның сугыш биштәрен
Кабат-кабат актартачак әле,
Тыңлатачак тальян уйнавын...
Дошманнарны ачы сүгә-сүгә,
Тол хатынның атын кыйнавын...
***
Гармунчының бармакларымыни! —
Тамырларын чөйгән як-якка.
Юл читендә һәйкәл булып тора
Бер карт имән моңлы солдатка.
Уйный солдат, гүя, заман көен,
Ә мин каршысында утырам...
Ул оныткан мине.
Бар көченә
Бармакларын җиргә батырган.
Күргәннәрен җырлый,
каршысында
Күпме батыр аяк терәшкән.
Дошман кергәч,
сөлгеләрен ташлап,
Ир-егетләр яуда көрәшкән...
...Әсәнемә кайткан юл буенда
Карт имәнне беләм бик яшьтән.
Ветеран
Мирсалих Миграновка
Яланнарда җыерчыклар,
Җыерылып ята ярлар.
Ак халатлы солдат кебек,
Окопларга поскан карлар...
Дошман кебек, һәр түмгәккә
Яшеренгән күк томаннар.
Окопларда — кар сулары —
Яралардан аккан каннар...
...Чәчләрендә көмеш чыклар,
Йөрәгендә бер ярчык бар.
Шуңадырмы, әрнеп куя
Маңгайдагы җыерчыклар,
Күңелдәге җыерчыклар,
Яландагы җыерчыклар...

Сөйләш тыела
Авыл уртасында һәйкәл тора.
Саф-саф булып баскан исемнәр.
Якташларым! Рәтне югалтмагыз! —
Алар һаман сафта, дисеннәр.
Һәр исемнең кешеләргә сүзе,
Әманәте бар күк тоела...
Эндәшмиләр...
Солдат һәрчак солдат! —
Сафта сөйләш катгый тыела!

Дуслык турында баллада
Орденнарын зыңгылдатып йөрми,
Яра җөен йөри яшереп.
Хәтәр сугыш кичкән ветеран дип,
Гәҗитләрдән киткәч төшереп...
— Юкка, — диде, —
нинди батырлык ул,
Менә минем дустым бар иде, —
Егерме дә тулар-тулмас кына,
Ә чәчләре ап-ак кар иде!..
Мәктәпләргә чакыралар үзен,
Кичәләргә алып киләләр.
“Бу орденны ник бирделәр?” — диеп
Сорамыйлар инде, беләләр:
— Хәтер начар, онытылган, — дияр, —
Менә минем бер дус бар иде,
Егерме дә тулар-тулмас кына,
Ә чәчләре ап-ак кар иде!..
Һәркөн кереп чыга почтага ул,
Һәр гәҗиттә — аның исеме.
Юк, мемуар язмый, иҗат кына
Данлыймыни безнең кешене?!
Язганнары бары — игълан, хәбәр:
“Дәшсен икән — дустым бар иде,
Егерме дә тулар-тулмас кына,
Ә чәчләре ап-ак кар иде,
Ап-ак кар иде!..”

Ярчык
Бакчамда табылган ярчыкка карап
язылган шигырь
Кәс-кәс балчык,
Кәс-кәс ядрә,
Уч-уч ярчык
Бакчам эче.
Һәр карыш җир,
Ут белән тир,
Балчык катыш
Металл исе!..
Кочак-кочак
Сынык пычак
Һәм күгәргән
Свастика...
Монда гөлләр,
Монда илләр,
Чынбарлык һәм
Фантастика!
Монда чорлар,
Монда чыңлап
Корыч очкан,
Үлем эзләп...
Кабер ташы,
Яшәү башы,
Монда үлем,
Үлемсезле!

Паровозга
— Миллионнарны алып киттең яуга,
Ятим иттең миллион бәгырьне.
Вагоннарың күпме кеше йотты,
Күпме куәт йотты, җегәрлек!..
Бик азлары гына кайтты илгә,
Күпме кешең җиргә төшмәде.
Күпме җаннар газизләрен көтте,
Иренен тешләп көтте — дәшмәдең...
Иске гудок моңсу җавап бирде:
— Бер дә иренмәгез көтәргә-ә-ә...
Сезнекеләр миндә-ә-ә... Дошман керсә-ә--ә...
Алар әзер яуга китәргә-ә-ә...

Һәйкәлләр
Иңнәрендә күкне тотып һәйкәл тора,
Бар галәмне ах иттереп түземенә.
Батыр егет чын булып та, сын булып та,
Ирек-хөрлек алып биргән үз иленә.
Иңнәрендә күкне тота каһарманнар;
Кайда икән сөйгәннәре, аналары?
Җир терәге нык булсын дип, һаман әле
Күтәрелә яңалары, яңалары...

Ана
Төне буе ялгыз ана
Өй тутырып капчык текте.
Иртән Рәхим, Хәким, Раян,
Илһам, Хәлим яуга китте...
Ялгыз ана икмәк сала,
Иреннәре: “Медер-медер...
Рәхим, Хәким, Раян, Илһам,
Хәкимкәем исәнмедер?”
Түр почмакта рәсемнәре.
Ялгыз хатын көйли нидер...
“Рәхим, Хәким, Раян, Илһам,
Хәким кая күмелгәндер?..”
Ялгыз карчык дисбе тарта,
Иреннәре: “Медер-медер...
Явыз сугыш чукмарларын
Раббым, бетер, бетер, бетер...”
Мусалар кайтырлар шикелле
Мусалар юкка да бер гомер...
Еллар шул гомерләп узалар.
Гомерләр, дәверләр аша да
Кайтырлар шикелле Мусалар.
Кайсында мандолин, гармун бар...
Чандырлар...
Кайтырлар тезелеп...
Аларны күрүгә, меңнәрнең
Йөрәге төшәрдер өзелеп...
Күңелләр яналар ялкынлап,
Мусалар кайтасы юлларда.
— Кемнәрдә сагышлы күңел бар?
— Ятимә анада, толларда...
— Кемнәрдә нәфрәт һәм ныклык?
— Атасын күрмәгән улларда...
— Кемнәрдә тугры һәм саф күңел?
— Сөйгәнен югалткан кызларда...
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
— Мусалар юлында тап булмас
Сугышчан дуслары — без барда!
Күңелләр тезелгән юл буйлап...
Һәм менә —
Муса да күренер...
Аннары Алиш та, Бурнаш та
Шунда шат төркемгә төренер.
Биредә мандолин, гармун да...
Һәркемнең ниндидер эше бар.
Мусалар кайтасы юлларда
Түмгәкләр булмасын, кешеләр!
Җырларын өзмәсен Мусалар,
Таймаслык, аумаслык булсыннар.
Кемнәрдә мәкер бар — югалсын!
Кемнәрдә пакь күңел — калсыннар!
...Мусалар юкка да бер гомер.
Еллар шул гомерләп узалар.
Күңелләр саф безнең, ак, ачык, —
Кайтыгыз!
Кайтыгыз, Мусалар!

Шагыйрьләр
Шагыйрьләр соң ник һавага ата,
Дантесларның тия йөрәккә?
Нур Әхмәдиев
Бар горурлык һәм хаклык та шунда —
Үтерүче түгел шагыйрьләр.
Бөркет кунган кыяларга басып,
Һаваларга ата егерьләр...
Каләменә Дөнья сыйган чакта
Прицелга сыймый Дантеслар.
Гомер нәрсә?!
Куллар чиста калсын,
Сезне кочар өчен, җан дуслар!
Татьянаны иркәләгән алар,
Мцырига күсәк биргәннәр.
Шушы куллар үлмәс җыр язганнар,
Шушы куллар өчен сөргәннәр...
Хәзер килеп канга буялсынмы?
Үтерүче түгел шагыйрьләр!
...Горур басып Мәшук кыясына,
Һаваларга ата егерьләр.

Язылганнар мәңгелек!
Ал шәм яна,
тонык уты
Ак кәгазьгә авышкан.
Ак бит гүя көмеш келәм,
Ә каләмем — камыштан!
Каләм бии,
дәфтәремдә
Зур тантана, туй килә.
Шәм нурларын сукмак итеп,
Күңелемә уй килә.
Сүнәр дә шәм онытылыр, —
Бар гомере — төнгелек.
Ул биргән ут яктысында
Язылганнар мәңгелек!

Тылсым
“Китап” дигән бер тылсым бар җирдә,
Бар тылсымнан өстен бу тылсым.
Җирдә тудырылган һәрбер китап
Бер могҗиза кебек укылсын!
Бу тылсымда галәм акылы бар,
Халык гаме, халык хәтере.
Җаһил, надан, явыз затлар гына
Китә алмас аны күтәреп...
Мәңгелеккә күчә серле тылсым,
Китап битләрендә — киләчәк.
Шул битләрнең хәнҗәр кебек чите
Бәгырьләрне әле теләчәк...
Шушы тылсым кеше итеп тота
Бу гөнаһлы җирнең кешесен.
Һәрбер өйдә түрдә китап булсын,
Һәр күңелдә тылсым яшәсен!

Әҗәл үлеме
(Баллада)
Әҗәлнең дә соңгы көне икән,
Әҗәл китә икән дөньядан.
Имеш, аның бер корбаны калган
Үлеменә кадәр яңадан.
Каршысында, имеш, Җирдән өчәү —
Палач, җир казучы һәм шагыйрь.
Кулларында — айбалта һәм көрәк,
Кулларында — каләм, җыр, шигырь!
Өч җан яна Үлем каршысында,
Өч тән яна...
Берсе — кан гына...
Икенчесе — бөрчек-бөрчек тирдә,
Өченчесе — алсу таң гына...
Әҗәл әйтә: “Җир казучы калсын,
Үлемгә дә кабер кирәк бит...”
Шулай ди дә кабат алып бирә
Җирдә аунап яткан көрәкне...
“Нинди файда шагыйрь үлеменнән,
Ә, гомумән, шагыйрь үләме?
Тәне үлер, шигыре, җыры калыр,
Үлемсез бит аның үләңе!..”

Соңгы корбан...
Палач кулларында
Канга каткан балта йолкына,
Палач сизә соңгы мизгелләрен,
Йөзен чытып, шунда ул тына...
Карт Әҗәлнең сүнгән күмер кебек
Салкын күзе туктый аңарда.
... Эшче калды җирне ямьләр өчен,
Шагыйрь калды мәңге янарга!

Шагыйрьләр яз үлә
Шагыйрьләр яз үлә, шуңадыр
Сыкырап-сыкырап кыш китә.
Аларны салкын кыш үтерми,
Салкын кыш аларны өшетә!
Өшетә, туңдыра!
Барыбер
Яз үлә шагыйрьләр, яз үлә.
Иң садә, иң моңлы җырлары
Кыш үткәч, яз җиткәч языла!
Языла... Аннары Тукайдан
Клячкин бушаныр, тынычлар...
Сәгыйтьләр булмас бу дөньяда,
Кара кан эчендә Бабичлар...
Бабичлар канында кызарып,
Сыкырый-сыкырый кыш китә.
Салкын җил яз көне үләчәк
Авыру Тукайны өшетә.
Өшетә!
Аннары сулкылдап,
Яшенә тыгылып яз килә.
Ул белә чын шагыйрь бәясен,
Ул белә —
шагыйрьләр яз үлә.

Туфанга бару
Х. Туфанның “Могикан” әсәренә ияреп
Урамнарда көзге Казан киче,
Шундый җылы, аяз кич иде!
Йөрәк шашып тибә —
Казан чаклы
Казан тынды, аны ишетеп...
Алып китте шулай
мине урам
Туфан тикле Туфан янына.
Кабаланам!
Соңга калам, ахры,
Бүген тагын соңга калына!
... Чал Кремль.
Сөембикә ханым,
Идел ярларына иелеп,
Моңсу гына тарих картны тыңлый,
Моңсу йөзе, моңсу киеме...
— Аңа барыш, Сөембикә апа,
Фатыйхасын алып калырга...
Күпне күргән көрәк учларына
Күңлем җимешләрен салырга.
Аңа барыш.
Ут яндырып, мине
Бүлмәсендә Туфан көтәдер;
Көтә-көтә, үткән тормышының
Хәтер йомгакларын сүтәдер...
“Такташ белән йөргән Идел яры,
Гадел Кутуй, тере Әмирхан...
Без яшибез әле,
ә мәрхүмнең
Канатларын җилләр каерган.
Ах!
Канатлар сызлый!
Сагынып сызлый
Үткәндәге егәр-көчләрен.
Хәтәр салкыннарны кичереп тә,
Саф күңелем, җаным бәсләнмәде,
Бәсләнсә дә кара чәчләрем...”
Аңа барыш,
гәпләшергә барыш,
Бәхәс сорап барыш,
һәм киңәш.
Бер сүз өчен.
Саубуллашкан чакта
Әйтсен иде:
— Ә шигырьләр өчен
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, энекәш!

Миңеште
Якташым Наҗар Нәҗмигә
Нинди җир бу? Нинди дөнья? —
Шунда ук тылсым йога.
Сулыш булып җанга иңә
Серле-илаһи дога.
Кайчакта җил белән оча
Бу җирдә тарих көле.
Бер җан булып бәргәләнә
Башкорт һәм татар теле.
Тауларында усак үсә,
Һәр йорт каршында — миләш;
Малайлар Урал исемле,
Һәр кунак кызы — кәләш!
Агачлар сөйләшә монда,
Куаклар: “шыбыр-шыбыр!..”
Һәр үлән — мандолин кылы,
Һәр яфрак асты — шигырь!
Баланның ачы суы да
Татлы булып тоела.
Шундый җир бу: моңсыз яшәү,
Җырсыз яшәү — тыела!
Сизәм: кайсыдыр гомердә
Монда туган булган мин...
Шулкадәр дә җанга якын
Моңлы көе кылганның...
Сизәм: мин — шушы туфракның
Иң гади, нәни кәсе.
Тоям: мин — Наҗар Нәҗминең
Иң төпчек энекәше...

Сине укыйм
Мөдәррис әкәгә
Шундый вакыт була:
халык күңлең
Бер иңлисе килсә, иңлисеме, —
Тарихымны бер иңлисе килсә,
Мин Тукайны укыйм, аннан сине.
Бер дулыйсы килсә, бер шашасы,
Алласына баш бирмичә, Иблисенә,
Бер минутта мең янасы килсә,
Мин Бабичны укыйм, аннан сине.
Моңлы җырың җан-бәгырьгә тия
Һәм уята битарафны, тынычларны.
Тик кайчакта, сине аңлар өчен,
Тукайларны укыйм әле, Бабичларны...

Батуллага
Тузга язмаган хәлләрне
Тузга язып бара, ди.
Батулла — бераз Исәнбәт,
Бераз гына — Баруди.
Бераз гына Сәлимҗанов,
Бераз гына Т. Мин дә,
Татып карады ул хәтта
Нури Ханлык тәмен дә...
Алишлык та бар аңарда,
Максуди, Исхакыйлык...
Бар җиреннән күренеп тора,
Бәреп тора Тукайлык!
Егетләр өчен аксакал,
Картларга егеттер ул.
Татарның сурәте булса,
Батулла кебектер ул!

Шәүкәткә
Элек Себергә сөргәннәр,
Ул — Себердән сөрелгән.
Казанны яулый алмаган,
Ул Казанга бирелгән.
Шигърият дөньясында
Ул олы бер хан хәзер.
Аның янында без, Рафис,
Малай-шалай, маңка бер!
Ул бик җитди, аны инде
Кызыктырмый юк-бары...
Элек “Ильич уты” булса,
Хәзер Шәүкәт утлары...
Кайчак ауга чыккан була,
Киек-мазар ата ул...
Тидералмый... Һичьюгында
Шигырь алып кайта ул...
Үзе Казанда торса да,
Җанында Себер йөри.
Ул суза торган чыбыкта
Ток түгел, шигырь йөри...
Ул — тормышның һәр гаменә
Түзәр һәм чыдар егет!
Рафис белән мине кушсаң,
Бер Шәүкәт чыгар кебек...

Остазым!
Аксакалым!
Җырларыңда — тормыш;
Ә мин анда бик аз дөрләдем.
Сиңа баш иям,
тик бу әле
Җиңелүем түгел, хөрмәтем!

Миңа 24 яшь
Яшәп куям да соң!
Вакыт — очкын!
Ул кыскарак кебек көн саен...
Минем яшьтә
Тукай мәшһур булган!
Бабич, Шамун инде фидаи...

Сискәнү
Туп чөеп уйныйлар
Малайлар урамда.
Сискәнеп уйланам,
Бер карап торам да...
Яшәгән җиребез —
Чөелгән туп кебек.
Кулыңнан төшермә,
Төшермә, әй егет!
Бер малай зур тубын
Биеккә чөя дә
Ышыкка йөгерә,
Бакчага — чиягә!
Кем китә арырак
Туп төшкән урыннан? —
Малайлар чәчелә
Як-якка урамнан...
Җир шары туп түгел,
Бер төшкәч, яңадан
Сикереп, күкләргә
Очарга...
Шуңа да
Сүзем бар, малайлар,
Туктап бер уеннан,
Тыңлагыз:
Җир шары туп түгел,
Тын кертеп куелган...
Җир шары туп түгел,
Ут кебек — Җир шары.
Бер генә чөясең
Син аны югары!...
Бер генә, ялгышып,
Тотмыйча калдыңмы?! —
Ут көлтәсе булып,
Дәһшәтле ялкынлы,
Шартларга тора ул, —
Кулыңны алга суз!
Югыйсә афәттән
Котыла алмассыз...
Әй егет, кил әле,
Сиңа бер сүзем бар.
Синең бит акылың,
Көчең бар, күзең бар.
Кулың бар... Кулыңнан
Төшермә Җир шарын.
Өркетмә чияле
Бакчаның кошларын.
Җир шары —
чөелгән
Туп түгел урамда.
Сискәнеп уйланам,
Тукталып торам да...
Тормыш — диңгез
Тормыш — диңгез.
Кеше гомере — дулкын.
Язмыш — какшамас кыя!
Кеше җанын диңгез бик еш
Кылга менгереп куя!
Ә Кеше салкын яңагын
Ярга бәргәнче түзсен!
Кыяларны дер селкетик,
Давыллар бездән бизсен!
*
Яшә, дускай!
Дулкын булып түгел,
Язмышына барып бәрелгән...
Язмыш — дулкын,
Кыя гомерең булсын, —
Диңгез шуның өчен бирелгән!

Яз. Карт. Гомер
(Бик кыска поэма)
1
Яз кояшы сөякләргә үтә,
Җанга иңә иләс-миләслек.
Карчыгыннан качып табут ясый, —
Бу дөньяны хәзер белмәссең...
2
Баш очында гына бөтерелә,
Чыр-чу килә таныш сыерчык.
Көзге оялары җилдә тузган,
Яз җиткән бит — оя куяр чак...
3
...Үзе буе ап-ак такталарны
Әрәм итә инде, ай, әрәм!
Бөтен көче — бер чүкеч кизәнү,
Бар җегәре — ике күтәрәм.
4
...Яз кояшы сөякләрне өтә,
Җанны талкый кошлар тавышы.
Яңа оялары тирәсендә
Сыерчыклар йөри кавышып...

Кеше чик сыза
Ышкып юа-юа чик сызыгын,
Ярсып кыйный-кыйный сакчыны;
Чикне бозды яңгыр
һәм сугарды
Дошман ягындагы бакчаны.
Елга ярын үз оясы иткән
Кеп-кечкенә ана карлыгач
Каршы ярга бөҗәккә дип китте, —
Сөйгән сабыеның карны ач.
Елгаларны тап урталай бүлеп,
Чикләр сызу нигә ул тикле?
Төймә кадәр маймыч малае да
Көнгә кырык боза бу чикне!
Кеше көчле,
Иң көчле зат җирдә, —
Тау күчерә бүген җегетең!
Җирен сөрә, икмәккә дип сөрә,
Басу итеп сөрә, чик итеп...
Кеше көчле — иңләп Галәм гизә,
Йолдызларга карап юл сала.
Әмма җиргә кайтып чикләр сыза,
Сызып куя карта булса да...
Көчле... Ләкин чиккә кадәр генә —
Куәте һәм барыр юллары.
Чиксезлеге, биксезлеге белән
Табигатем миннән югары!

Урманда
Көн буе урманда йөрим.
Мин — бер адәм баласы.
Горурлыкта һәм ныклыкта,
Их, бер имән буласы!
Матурлыкта һәм сафлыкта
Каен буласы иде!
Аклык булып, бар дөньяга,
Их, бер туласы иде!
Чыршы кебек, яшьлегемдә
Ничек кенә каласы?!
Булмый-булмый, мин бары тик
Гади адәм баласы...
Онытканбыз, онытканбыз...
Урман — безнең Аллабыз.
Соң шул, соң шул...
Агач булып
Инде яши алмабыз...

Аланда — туй!
Аланда җил бәйрәм итә,
Күңелдә хис яңгыры.
Алдымда көлеп утыра
Япа-ялгыз кыңгырау...
Башын чайкый-чайкый сөйли
Кемгәдер шатлыкларын.
Күз карашыннан ук беләм
Аланда шатлык барын.
Җиргә тезләнеп, эндәшәм,
Күңелдә — хис яңгыры!
Әмма күпме сөйләсәм дә,
Җавап бирми кыңгырау...
Карашы күккә төбәлгән,
Әллә күрмәде микән?
...Җил улы белән чәчәкнең
Кавышу мәле икән!

Умырзая
Салкын карны эретеп яз тудыра
Умырзая җирем өстенә.
Бар гомере — якты мизгел кебек,
Киләчәге — хыял, төш кенә...
Кеше дә бит, умырзая кебек,
Яз тудыра илгә,
артабан
Үзе китә,
Истәлеге булып,
Тормыш кала җирдә, җыр кала...

Чәчәк язмышы
Кешеләр күк, чәчәк хыялында
Бәйрәм генәдер ул, туй гына.
Кеше туа, чәчәк каршы ала,
Чәчәк керә бәбәй туена.
Ялгызларны чәчәк табыштыра,
Кавыштыра сөйгән ярларны.
Йөрәк сайлый, янар чәчәк кебек,
Гомер буе балкып янарны.
Яшәү соңы.
Чәчәк түтәлләре
Актарыла — кабер казыйлар.
Кабер өсләренә куяр өчен
Чәчәк җыеп йөри кызыйлар.
Кабер өсләрендә чәчәк сула,
Яшьле таҗын түшәп астына.
Кеше белән бергә гомер тына,
Чәчәк белән бергә яз тына...
Кешеләр күк, чәчәк хыялында
Бәйрәм генәдер ул, туй гына.
Кеше генә җитми каберләргә,
Ул чәчәкләр белән туена...

Чәчәк
— Исәнме? — дидем чәчәккә.
— Исәнме? — диде чәчәк.
Гөлләр көләч!
Мин ышанам —
Матур безнең киләчәк.
— Дөньялар иминме? — дидем.
— Дөньялар имин, — диде.
Кешеләр күк, күпме чәчәк
Моң-хәсрәт күреп көйде...
— Йә, сау бул, — дидем чәчәккә,
— Йә, сау бул, — диде чәчәк.
Аңладым —
Чәчәкләр сулса,
Кешеләр дә үләчәк.

Көз. Урман. Обелиск
Алсу таңда урманнарга
Ник сагыш, ник моң тулган?
Ник каеннар уйга баткан,
Миләүшәләр ник сулган?
Башын салып урман тынган,
Кая шаян шөгыле?
Киң аланда усак “яна”,
Мәңгелек ут шикелле...

Хикмәтле такмаклар
(Цикл)
Хыянәт — иң авыры
Гомеренең юлында
Кеше барыбер сабыр.
Хыянәтне кичерү —
Гомер кичүдән авыр!

Кешенең тамыры бармы?
Ава, сына, кубарыла, —
Тамырсыз агач — яман!
Кешегә дә тамыр кирәк, —
Кеше тамыры — иман!
Алланың көче
Хезмәттән тайчанма, дустым,
Мәгънә бар аккан тирдә:
Үзе Күктә яшәсә дә,
Алланың көче — Җирдә!


Кеше туа!
Шундый йола: ишек төбен
Ямь-яшел мүктән түшә!
Яңа кеше туган чакта
Аллалар Күктән төшә!
Кичермим
“Кичер инде”, — дисең. Ничәнче кат
Җан-күңелең иман китерә?..
Җиңел килгән сөю генә, бәгърем,
Хыянәтне җиңел кичерә.

Өмет
Бәхет өмет булып яши, диләр.
Ваклыклардан өмет аралар.
Тик ышаныч кына югалмасын,
Ышануда өмет нуры бар!
Кеше гомере...
Кеше гомере бер бәхеткә,
Бер моңга тулып куя...
Ә бит һәр язмыш
дөньяга
Бәхетле булып туа.

Мәҗүси фикер
Анаңа — күзләр,
Атаңа — кул бул!
Илеңә — хаким,
Халкыңа кол бул!
Хәтәр
Дөнья булгач, ялганын да,
Хагын да күтәр, йөрәк!
Хак дөресен әйтми калу —
Ялганнан хәтәррәк!

Гомер уртасында
Гомереңнең уртасында
Зур югалту көтмәсен, —
Сөю ташлап китсә китсен,
Вакыт ташлап китмәсен!

“Еламыйм” дигән кеше хакында
Елау егет эше түгел,
Шуңа күрә көлә ул.
Барыбер бер елаячак,
Еламаса — үлә ул!

Йөрәк шундый кызык...
Йөрәк шундый кызык нәрсә, —
“Яратмыйм” дия белми.
“Яратмыйм” дип акыл әйтә,
Ул яна-көя белми...

Җилгә йөз белән!
Җилгә каршы йөзең белән йөрче, —
Йолкынсаң да, түз син — өзгәлән!
Хәтәр җилгә арка куя күрмә, —
Җиргә егылырсың йөз белән...

Бәхет
Бәхет әле хакыйкать йә
Күңел сафлыгы түгел;
Бәхет — күңел тынычлыгы,
Битарафлыгы түгел!

Галәмнәр сагышы
Дуслар сорый: “Ярсыз калдың мәллә —
Җан-күңелең моңга сабышкан?”
Сөю сагышы — ни?! Ничек түзим
Галәмнәрдән иңгән сагышка?!.

Кыйбла як
Кыен чакта кыйбла якка оч син,
Күңел канатыңны кагын да...
“Кыйбла кайсы якта?” — дип сорама,
Кыйбла — изге эшләр ягында!

Ана
Бөтен кеше өчен Кояш бер үк,
Һәрбер җанга Ана — бердәнбер.
Иман нуры чәчеп Җирдә яши
Коръәннән дә өстен пәйгамбәр!


Татар даны
Татар теле теткәләнеп беткән,
Татар җаны янган утларда.
Татар даны киләчәккә бара
Болгар баба аткан укларда...

Җан бүленми
Һәр җанның гамь-сагышы бар,
Сагыш шундук беленми.
Җан ул — Җир шары шикелле, —
Кисәкләргә бүленми!

Хакыйкать
Кеше икмәктән башлана
Һәм хикмәттә бетә.
Бөтен нәрсә хакыйкатьтән туа,
Хакыйкатькә китә!

Берәүгә
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Күңелем Сурәте - 4
  • Parts
  • Күңелем Сурәте - 1
    Total number of words is 3838
    Total number of unique words is 2036
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 2
    Total number of words is 3734
    Total number of unique words is 1917
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    49.2 of words are in the 5000 most common words
    58.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 3
    Total number of words is 3657
    Total number of unique words is 1983
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 4
    Total number of words is 3695
    Total number of unique words is 1844
    35.4 of words are in the 2000 most common words
    50.0 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 5
    Total number of words is 3745
    Total number of unique words is 1826
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    59.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 6
    Total number of words is 3642
    Total number of unique words is 1790
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 7
    Total number of words is 3627
    Total number of unique words is 1899
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    54.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.