Latin

Күңелем Сурәте - 6

Total number of words is 3642
Total number of unique words is 1790
31.3 of words are in the 2000 most common words
45.1 of words are in the 5000 most common words
54.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Син минем канатларым!..
* * *
Тәрәзәмне җилләр кагып үтте,
Синең җаның шулай килдеме?
“Бу юлы мин үзем килдем сиңа,
Син дә давыл булып кил”, — диме?..
Җилләр канатында очар идем,
Хисләремә богау салынган.
Ялганыңны кичералмый йөрим,
Ә күңелем шундый сагынган!
Дөньяларның төсе кача икән,
Йөрәкләргә сөю кагылса.
Хәзер китәр идем, сагышымны
Йолып алыр давыл табылса...
* * *
Син миңа шылтырат, яме,
Телефоннар арысын!
Мин сиңа сөйләргә тиеш
Уйларымның барысын.
Мин сиңа әйтергә тиеш,
Яратып йөргәнемне.
Өндәге сагынуымны,
Төшемдә күргәнемне.
Син мине тыңларга тиеш,
Гаҗәпләнеп, таң калып!
Ә мин шигырьләр укырмын,
Мәрткә китеп, онтылып.
Син миңа шылтырат, яме,
Эшләреңне ташла да...
Минем җанга кагылмыйча,
Көннәреңне башлама...
* * *
Мин төштәге кебек яшим бүген,
Бер югалтам сине, бер табам.
Сине эзли-эзли, һәр көн саен
Бәхет урынына сер табам...
Тормышларым һаман сагышлырак,
Бөтен дөнья моңга күмелгән.
Бәхетемнән ераклашкан саен
Серләр арта икән күңелдә.
* * *
Мәхәббәткә исем кушып булса,
Бирер идем синең исемне.
Әгәр аңа җан да өреп булса,
Өрер идем сөю хисемне.
Мәхәббәткә күзләр кирәк булса,
Карашларым менә — алыгыз!
Тик... алганчы, шушы күземдәге
Сагышымны карап калыгыз!
Мәхәббәткә сүзләр кирәк әле,
“Сөям” дияр өчен кирәк ул.
Мәхәббәтнең йөрәге дә була,
Эзләмәгез, минем йөрәк ул...
Мәхәббәткә барысы да кирәк,
Ярсу язы, моңсу көзе дә...
Кайгы-хәсрәт кенә кирәк түгел,
Ул сагыштан тора үзе дә.
* * *
Әйтмәдемме әле, шундый, шундый
Мәхәббәтле бүген көлүең!
Сиңа кушылып мин дә көлгән булам,
Көлә-көлә шулай үлүем.
Әйтмәдемме әле, шундый, шундый
Мәхәббәтле бүген карашың.
Шул карашың тоташтырды кебек
Икебезнең йөрәк арасын...
Әйтмәдемме әле, шундый, шундый
Мәхәббәтле бүген яшәвең...
Күзләреңә багып, көлә-көлә,
Сөю утларына төшүем...
* * *
Бүген төштә күзләреңне күрдем,
Күз карашы белән аңлаштык.
Үз җанымны күрдем күзләреңдә, —
Без җаннарны, гүя, алмаштык.
Бүген төштә күзләреңне күрдем,
Икәү кочаклашып елаштык.
Сагышымны күрдем күзләреңдә,
Сагышларны, гүя, алмаштык...
Бүген төштә күзләреңне күрдем,
Шул күзләргә карап фал ачтым.
Бәхетемне генә күралмадым,
Бәхет белән менә ялгыштым...
Бүген төштә күзләреңне күрдем,
Күзләр белән генә аңлаштык.
Бер нәрсәне төгәл белеп калдым —
Без бит язмышларны алмаштык...

Мин – Бруно!
Мин — Бруно!
Бүген мине
Учакта яндырыгыз!
Яндырыгыз!
Әмма шуны
Хәтердә калдырыгыз:
Бөтен галәм хәрәкәте
Бер канунга бәйләнә —
Сөйгән ярым тирәсендә
Әйләнә Җир,
әйләнә!

Соңгы сөю
Чәчләрең матур дигәнгә
Күзләрең көнләшмәсен.
Яратам, сөям, дисәм дә,
Түз, җаный, эндәшмә син...
Кулыңа чәчәк тоттырсам,
“Кирәкми!” — дия күрмә.
Һәр көн килеп керүем бар,—
Еракка чыгып йөрмә!
Миннән дә ныграк яратып
Йөридер сине кемдер.
Нишли дә алмыйм, син минем
Иң соңгы сөюемдер...

Оныткан идем
Мин сине инде
Оныткан идем.
Бүген тагын да
Сагышка көйдем.
Нигәдер сине
Искә алдым да
Кинәт тезләндем
Язмыш алдында.
Синең истәлек —
Ап-ак каеннар.
Күктә син элгән
Алсу аем бар...
Март карларында
Эри эзләрең.
Сиреньдә бөре —
Синең күзләрең...
Гаҗизләр булып
Карап торышым.
Шул сиреньдәге
Утлы карашың
Бүген ник тагын
Җаныма тиде?
...Инде бит сине
Оныткан идем,
Оныткан идем...

Кинәт очрашу
Сөю-сагышымны бәгыремә
Хәнҗәр итеп төреп йөргәндә...
Яшәү ямен, тормыш матурлыгын
Төн пәрдәсе аша күргәндә...
Әллә каян гына килеп чыктың,
Җәйге җылы яңгыр шикелле.
Җаным тулган яшен-күкрәү белән,
Үзең кояш кебек сөйкемле!
Яшьле күзләреңне үбим әле,
Миңа күчсен барлык борчуың.
Күкрәгеңә өрим сулышымны, —
Кабат кайтсын йөрәк ярсуың...
Иренеңнән, битләреңнән үбим, —
Ятлар төсе берүк калмасын.
Өмет иңсен — шашып-шашып үбим
Күкрәгеңнең асыл алмасын!..
Кулларыңнан үбим, иңнәреңнән...
Тезләреңнән үбим берочтан!
Авыр чакта килеп егыл шулай, —
Җан-терәгем минем корычтан!
Күзләреңә тутырып карыйм әле, —
Ниләр калган үткән сөюдән?
Кулларыма алыйм — шундый җиңел! —
Чак-чак түзәм күккә чөюдән...
Кояш-йолдызларга чөяр идем...
Үземә дә ап-аз калгансың.
Нәкъ элекке кебек торасың син —
Мәхәббәтле, горур, ялгансыз...
Нәкъ элекке кебек: китеп бардың,
Әйталмадым мөһим сүземне.
Сәер халәт: күздән югалсаң да,
Ала алмыйм синнән күземне...
***
Йөрәгемә нигә кагылдың син,
Үзең белән алып китмәгәч?
“Сөям” диюеңнән нинди файда,
Күзләремдә яшем кипмәгәч?
Йөрәгемә нигә кагылдың син,
Күңелемне аңлый алмагач?
Җилләр булып очып китә, ди, җан,
Кешеләрдә җылы калмагач...
Йөрәгемә нигә кагылдың син,
Җилләр язмышына дучармын.
Тик бу юлы инде кешеләрсез
Һәм сагышсыз якка очармын...
***
Язмыш безне очраштырды
Кайтканда ерак юлдан.
Кулымны алдың кулыңа,
Бу — серле мизгел булган.
Яшәвебезнең мәгънәсе
Гүя шушы кулларда.
Гашыйк буласыгыз килсә,
Чыгыгыз сез юлларга!
Табыгыз сез ул кулларны,
Назлагыз, назланыгыз.
Кабат табып сөенегез,
Югалтып сызланыгыз...
Шушы куллар бер-берсенә
Сөю сүзе сөйләсен.
Беркем-беркем ишетмәгән
Сөю көе көйләсен.
Алма, яме, кулларыңны,
Алсаң, шундук сагынам.
Куллар бит ул җан канаты,
Ут өстендә кагынам...
***
Таң ата. Мамык кар ява,
Битемә төшеп эри.
Нәкъ синең кебек үбә ул,
Елмайган булам юри.
Таң ата. Томан артында
Шәфәкъ кызыллыгы бар.
Яңа көн әйбәт булыр, тик...
Бераз усаллыгы бар.
Нәкъ синеңчә, ымсындырып,
Чыңлатып көлә үзе.
Күзне камаштырып тора
Көмеш ай беләзеге.
Таң ата, аңа җан белән
Ялганырга да риза.
Бәхет булып килгән көнгә
Алданырга да риза!
***
Болыт килә, болыт килә
Биектау якларыннан.
Күзләр әрни, җаннар әрни.
Бу кышның ак карыннан!
Шушы салкын кар иленнән
Инде үрнәк алмыйммы?
Кышкы урманнарга кереп,
Агач булып калыйммы?
Бозлы түмгәккә әйләнеп,
Шушында гына яшим!
И Табигать! Бигрәк җебек,
Бигрәк елак бу кешең!
Тимә, яме, битәрләмә, —
Аңа сөю кагылган.
Үзе аннан качып йөри,
Үзе өзелеп сагынган!
Дөньядан оялып йөри
Шул мәхәббәте өчен.
Үзе дә белеп бетерми
Сөю хисенең көчен...
Ул шундый нечкә күңелле
Кечкенә чакларыннан.
Әле дә йөрәге әрни
Яланның ак карыннан...
Бераз гына булыш аңа,
Хәленә кереп кара.
Йөрәгендәге ярага
Тыныңны өреп кара.
...Барыбер төзәлеп бетмәс,
Сөю — мәңгелек яра...
***
Карлыгандай матур күзләреңнең
Караларын түгеп карама.
Икебез өчен дә сөя алмыйм,
Үземнең дә хисләр тарала...
Шушы күзләреңнең якты нурын
Бөтен күңел буйлап тараттым.
Үзем өчен генә җавап бирәм,
Үзем өчен генә яраттым.
Шул күзләрең өчен яраттым...
* * *
Көзге урамнарда йөргән чакта
Яфрак шыгырдавы ишетсәң...
Бу — мин йөрим моң-сагышка төелеп,
Кичер, яме, килеп өшетсәм.
Син күрмәссең мине, чөнки җан ул
Күренми, ди, кеше күзенә.
Мин бит бүген өметемне күмдем
Бу гасырның соңгы көзенә.
Кипкән яфрак каплап киткән инде
Өметемнең соңгы тамчысын.
Тәнем булмаса да, тоеп йөрим
Салкын көзнең юеш камчысын...
Әй авырта җаным, әй сызлана!..
Минем авыртуны җир тоя.
Җир тоймаса аны, ил тоймаса,
Әрни-әрни туган җыр тоя!
Көзге урамнарда йөргән чакта
Әрнеш тулы бер җыр ишетсәң...
Бу — мин йөрим күз яшемә төелеп,
Кичер, яме, килеп өшетсәм...

Ак алмагач
(Җыр)
Алмагачка киләм
сагышымнан
Түзәрлегем калмагач.
Сүнгән өмет уянгандай була, —
Ак сөю, ак алмагач...
Кушымта:
Ах, алмагач, ак алмагач миңа
Бәхет юрап ак шәл ябынган.
Бу дөньяда гүя сөю хисе
Ап-ак чәчәкләрдән кабынган...
Сөйгәнемне, ак алмагач кебек,
Көтәм бакча түрендә.
Сөю мизгелләре — күңелемдә.
Алма тәме — ирендә.
Кушымта.
Алмагачның ап-ак чәчәкләре
Коела бит, коела.
Минем сөю, чәчәк атып, язда
Калыр төсле тоела!
Кушымта.

Бакчада
Сукмакларда синең эзләр калган,
Алмаларда калган карашың.
Шушы бакча тоташтырып тора
Икебезнең йөрәк арасын.
Ал гөлләрдә калган йөз нурларың,
Ә җилләрдә калган тавышың...
Бакчам гүя берүзенә җыйган
Дөньядагы моңнар агышын...
Дөньядагы иң бәхетле мизгел
Монда булган, монда яшәлгән.
Көз сарысы кунган чия кызы
Язны тоеп кабат яшәргән...
Һәр куакта, үлән бөртегендә
Кабатланмый торган ямьнәр бар...
Тик нәрсә бу? Һәр яфрак ымында
Түзеп булмый торган гамьнәр бар?
...Үзгәртәсе иде язмышларны,
Төзәтәсе иде ялгышны!
Бакчам бүген синең күңел төсле —
Үзе көләч, үзе сагышлы...

Дисеңме?
— Төн йолдызы булыйк, — дисеңме? —
Беребез атылып, беребез күктә
ялгыз
Сагыш булып яныйк, — дисеңме? —
... Диңгез ярын кагыйк, — дисеңме? —
Беребез күккә ашып, ә беребез
Ярда ятып калыйк, — дисеңме? —
... Болыт булам, болыт, — дисеңме? —
Беребез күкне бизәп, ә беребез
Көзнең яше булыйк, — дисеңме? —
... Әйдә Җирдә яшик, — дисеңме? —
Диңгез кичкән, йолдызларны кочкан
Кеше генә,
Кеше! — дисеңме?
— Мин риза!

Ак каеннар елмая
(Җыр)
Ак каеннар елмая,
Яз килүен белдереп.
Күңелдәге хисләргә
Булмый гына өлгереп.
Кушымта:
Бар дөньяны үземә
Каратыр идем бүген.
Кемнедер гашыйк итеп,
Яратыр идем бүген.
Ак каеннар йөзендә
Яз кояшы нурлары.
Сандугачлар телендә
Саф мәхәббәт җырлары.
Кушымта.
Ак каеннар артында
Язмышым мине көтә.
Гомеремнең юллары
Нурлы яз аша үтә.
Кушымта.

Үләрмен күк
Үләрмен күк бүген, шашып-шашып,
Сөюемнән кинәт үләрмен.
Тик “Мәңгелек” дигән ул илдән мин
Кайтып йөрер юлны белермен.
Җилләр булып исеп кайтырмын да
Чәчләреңә тиеп китәрмен.
Көтүчесе булсын кайтыр җанның,
Кайтучысы булсын көтәрнең...
Җылы яңгыр тамчылары булып,
Колак очларыңнан үбәрмен.
Мин, күрәсең, тик бер тапкыр гына
Шулай үбәр өчен үләрмен...
Җәйнең якты кояш нуры булып,
Керфегеңдә биеп йөрермен.
Кайгы-рәнҗешләрдән өшегәндә
Җылы сулышымны өрермен...
Үлү бит ул — юкка чыгу түгел,
Җан-рух кала, сулыш кала, ди.
Имеш, Ходай
яры сөймәгәнне,
Үзе яратканны ала, ди...
Үләрмен күк бүген, карашларым
Күзләреңдә калыр мәңгегә!
“Үлеп яратам!” дип әйткәннәр бит,
Калмамындыр инде мин генә!
Үләрмен күк бүген, томан булып,
Оҗмах түрләрендә эрермен.
Тәнем калыр, әмма җаным белән
Синең янга кайтып йөрермен!

Яңа ел иле
(Җыр)
Яңа ел иле, Яңа ел иле —
Дөнья ябынган ак бәрхет шәлен.
Ак кар бөртеге яктылыгыннан
Кабынган ак ай — Яңа ел шәме.
Кушымта:
Яңа ел иле, Яңа ел иле —
Язларга әле ерак, бик ерак.
Ярсу күңелем мәхәббәт сорый,
Шуңа моңсурак. Шуңа моңсурак.
Яңа ел иле, Яңа ел иле,
Мәхәббәт ява күктән кар булып...
Күңелгә кунган ап-ак хисләрем
Язын бер чыгар ташып, ургылып.
Кушымта.
Яңа ел төне ялварып сорый:
“Тукта, син, язга ашыкма әле...”
Нишлим соң, һәр яз — сөю билгесе,
Нишлим, мәхәббәт — гашыйклар иле.
Кушымта.

Битәр
Синең карашларда — дөнья үзе!
Күзләреңдә — йолдыз балкышы!
Син — фәрештә! Ходай Тәгаленең
Җиргә иңдерелгән ялгышы.
Күктән иңгәннәрне өйрәтмиләр,
Ләкин күкләргә дә күтәрмим.
Сөю өчен бирелгәнсең җиргә,
Ник сөймисең, диеп битәрлим.

* * *
Нигә уйлап таптым икән сине,
Шундый тыныч иде син юкта.
Кайчагында бик бәхетсез җан мин,
Бик бәхетле кеше кайчакта...
Күңелемнең иң тынгысыз чагы,
Уй-хисләрем җилгә таралган.
Белеп-сизеп яшим, тоеп яшим, —
Киләчәгем күптән юралган.
Юлның башы һәрчак сикәлтәле,
Юлның ахыры да гел ташлы.
Һәрбер йолдыз күктә кояш түгел,
Һәр очраган кеше — юлдашмы?
Кинәт кенә онытасы иде, —
Мин сагынам синсез чакларны.
Тыя алмасымны беләм дә соң
Ярсып чапкан гомер-чаптарны.
Шул чаптарның тояк асларында
Әрнеп ятам бүген... Йа Раббым!
Якын килергә дә ярамаган,
Ә мин сине өзелеп яраттым!
Күпме була мине җафаларга?
Күпме була мине сынарга?
Нигә уйлап таптым икән сине,
Бик бәхетсез бит мин син барда?!
Очрашу
Менә тагын очраштык та,
Һушсыз булып торабыз.
Кул сузарлык кына ара —
Шундый ерак арабыз!
Син шул ук. Әллә түгелме?
Аера алмыйм әле.
Белмим, белмим... Күңелемне
Бик ачып салмыйм әле...
Шундый таныш күзләреңдә
Башка кеше рәсеме.
Дәшмә, дәшмә! Телләреңдә
Башка кеше исеме!
Бу йөзеңне, чәчләреңне
Башка кеше назлаган.
Их, безгә бергә булырга
Язмагандыр, язмаган...
Яратмыйм да инде сине.
Яратам! — Алдыйм, алдыйм...
Мин синсез яши алмыйм бит,
Тик... Кичерә дә алмыйм.

Таңда туган шигырь
Гомерем буе сине эзлим,
Югалтам, тагын табам.
Инде сүнеп беттем дигәч,
Күзеңә килеп кабам.
Күңелеңә килеп төшәм,
Ни барын белмәсәм дә.
Мин инде тере үк түгел,
Бөтенләй үлмәсәм дә.
Бердәнбер юаныч — ал таң,
Тылсым бар бу таңнарда.
Күрә генә бел син аны,
Өйрән генә тыңларга!
Фани, җаный дөньяларны
Тоташтырып тора таң.
Нәкъ синең кебек икән ул,
Шуңа да бик яратам!
Бәхет белән бәхетсезлек
Чиге кебек бу ал таң.
Гомерем буе табам сине,
Гомерем буе югалтам...
***
Йөз суымны сыпырып җыеп бирдем,
Күзләреңне юдым, җаныңны.
Белмим инде, шушы йөз суыдай,
Бөтен язмышыңа тамыйммы?
Йөз суымны сыпырып җыеп бирдем,
Кулларыңны юдым — талмасын!
Шул су белән назлап-назлап юдым
Күкрәгеңнең асыл алмасын!
Тик нәрсә бу? Һич аңламый торам —
Карашыңда моңсу очкын бар.
Ник ачмыйсың һаман күңелеңне,
Күңелеңдә нинди юшкын бар?
...Хыялымны юкка яңартканмын,
Һичбер кирәкмәгән эш булган.
Йөз суымны сыпырып җыеп бирдем,
Су дигәнем ачы яшь булган.
***
“Бәхетем минем!” — дисең син,
Күзләрең — мөлдерәмә!
“Безгә дәшмиме?“ дигәндәй,
Уяна гөлләр әнә.
“Бәхетем минем!” — дисең син,
Күзләреңне үпкәндә.
“Тере бәхет” булып торам,
Чәчләреңне сүткәндә...
“Бәхетем минем!” — дисең син,
Җаныма сыенасың.
Назларыма иркәләнеп,
Сабыйдай сөенәсең...
“Бәхетем минем!” — дисең син,
Кочагыңны ачасың...
Җаннар кушылды дигәндә
Язмышыңа качасың...
***
Канатларың югын белмәгәнмен,
Мин күкләргә сине күтәрдем.
Үземнең дә канатларым янда, —
Йөрәгемнән яшен үткәрдем!
Бер канатсыз яшәү кыендыр ул, —
Мин хәлеңне аңлыйм, кадерлем...
Тик мин синең бер канатсыз-нисез
Очып йөрүеңне хәтерлим.
Пар канатсыз кеше буламыни,
Канат бит ул — шул ук җан кошы.
Яшәр, очар өчен канат кирәк,
Канат бит ул — хыял балкышы!
Син шул хакта бераз уйлыйсыңмы,
Төн катында кинәт уянып?
Мин дә бу төн сине көтеп ятам,
Сынган канатыма таянып.
***
Мин сине уйлап чыгардым,
Һәм чын-чынлап яраттым.
Толым-толым чәчләр элдем,
Саба җиле җибәрдем дә
Чәчләреңне тараттым...
Мин сине уйлап чыгардым,
Бер пар зәңгәр күз куйдым.
Зәңгәр диңгез дулкын чөйде, —
Карашыңны җыяр өчен
Сиңа кыя-каш уйдым...
Мин ал таң уйлап чыгардым,
Пар кояш — ике битең...
Кояш йөзендә боҗралар —
Бәхет күлдәвекләре ул, —
Дидем: “Бәхетле итим!”
Мин язмыш уйлап чыгардым,
Көтәдер инде ниләр?
Ике кояш арасында
Гел яңгырап торыр кебек
Күңел җилкетер көйләр...
Мин сине уйлап чыгардым,
Дидем: “Бәхетле иттем”.
Ә син җырлый белмисең ич,
Бәхетле була белмисең...
Мин сине ташлап киттем.

Син көләсең...
Син көләсең —
Тавышың һавада
Җитлеккән чиядәй ярала!
Син көләсең —
Толымың,
Алданып,
Ялагай җилләргә сарыла...
Син көләсең —
Киләсең,
Шуңамы —
Җилкенә күңелем, җилкенә!
Син көләсең —
Йөрәгем!..
Хәлемне
Ул гына белә дә җил генә...
Син көләсең —
Учыңда биегән
Җилләрдә юасың йөзеңне.
Җилләрдән алдарак дәшимче:
“Яраттым, чибәр кыз, үзеңне!”

Көлүләрең
Яңгыратып көлүләрең
Әллә ниләр аңлата.
Сандугачлар сайрый башлый,
Тау артында таң ата...
Яңа чишмәләр уяна,
Ашыгып язлар килә.
Нишләр иде икән дөнья, —
Әле дә кызлар көлә!
Синең дәртле көлүеңнән
Көн шатлыкка күмелә.
Күңелләрем мөлдерәмә,
Көлмә бүтән — түгелә!
Миңа карама — көл әле,
Сиңа көлү килешә.
Яратышкан җаннар гына
Туктый алмый көлешә.
Керфегеңне бүтән бер дә
Ачы яшь чылатмасын.
Синең көлүеңнән башка
Алсу таңнар атмасын.
Синең көлүеңнән башка
Чишмәләр дә акмасын.
Көлүдән генә туктама,
Юкса... Ходай сакласын!

***
Туу белән, шушы якты Кояш
Ала безне җылы кочагына.
Ныклап назланырга өлгермисең,
Ыргыта ул сөю кочагына...
Без дөрләгән учак яктысыннан
Кабат якты алып яши Галәм.
Нәрсә булган, белмим, бу кешегә, —
Соңгы вакытларда өши Галәм.

***
(Сөюгә)
Иртәнге таң атуны,
Кичен кояш батуны
Алышмыйм сиңа.
Йокысыз төннәрнең
Газаплы илһамын
Багышлыйм сиңа!

Оныттым — онытмадым
Мин сине оныттым инде,
Күктәй серле күзеңне,
Маңгай кыйгач чәчләреңне,
“Сөям” дигән сүзеңне...
Мин сине оныттым инде,
Иркәләү-назларыңны,
Сине миңа бүләк иткән
Кояшлы язларымны...
Мин сине оныттым инде,
Көйләгән көйләреңне,
Мине дивана иттергән
Ягымлы юләремне...
Төшемә килеп керсәң дә,
Күрмәдем, танытмадым.
Мин сине инде оныттым...
Мин сине онытмадым!

Айлы кич сагышы
Аерылдың да киттең. Нәрсә ул
Барыр кешең булгач, шулаймы?
Айлы бер кич иде. Менә бүген
Тиргәп йөрим әле шул айны!
Аерылдың да киттең. Нәрсә була
Гамьгә төелеп бер җан калганнан...
Тоясыңдыр, хәтта, — әнә ул җан
Әрнеп-рәнҗеп йөри ялганнан...
Аерылдың да китең. Язмышыңны
Башка якка борып җибәрдең.
Ә мин һаман синең арттан барам,
Ут-сулышы булып җилләрнең...
Каурые булып ак болытның,
Яшь үләне булып яланның,
Гөрләвеге булып апрельнең,
Кызыллыгы булып баланның...
Аерылдың да киттең. Минем сагыш
Күк йөзендә йөзә ай булып...
Үзең белән җанны алгансың бит,
Кала алмадым шул тайпылып...
Дивана
Һәркемгә бәрелеп китәм,
Шатлыгым йоксын, диеп,
Тиргәп калалар: “Дивана!
Җәһәннәм йотсын!” — диеп...
Миңа тәмуг ни, оҗмах ни,
Иблис тә, Алла да бер.
Бүген җанымнан түбәндә
Бар тәхет һәм бар кабер!
Мин бүген бәхетле кеше,
Мин бүген үзем Алла!
Көлә-көлә башны куйдым
Сөю дигән сандалга.
Куйдым да әйттем иркәмә:
— Менә мин — хөкемдар бул!
Теләсәң — башымны өздерт,
Теләсәң — сөйгән яр бул!
Шуны белмиләр кешеләр:
Менә баш — исән, исән!
“Дивана”, — диләр, җитмәсә,
“Мин — иң бәхетле!” — дисәм...

***
Сөю миңа апрель булып килде,
Сирень булып күзгә карады.
Йөрәк төсле яфраклары белән
Чәчләремне сөеп тарады...
Һәм эндәште: “Ялгызлыкка түздең,
Сөю-бәхеткә түз әйдә!”
Тик нишли дә алмыйм, —
хәбәр килде:
Инде китәсең, ди, бу җәйдә.
Ташлап китсәң минем сөю илен,
Иренемне тешләп чыдармын.
Түзалмасам инде, эзләреңә
Сирень булып үсеп чыгармын!

Синең карашларың
Көннән якты алып,
Күктән йолдыз бакты.
Синең карашларың
Йолдызлардан якты.
Көннән дәрт-моң алып,
Былбыл сайрый иртән.
Син җырлаган җырлар
Моңлырактыр, иркәм...
Көннән сөю алып,
Язмышыма багам.
Барыр юлларыңа
Төзеп йолдыз ягам...
Көннән сине эзлим,
Былбыл, йолдыз булып...
Галәм карап тора,
Күзләреңә тулып...
***
Мин кич буе сиңа хатлар яздым,
Мин төн буе сине сагындым.
Әллә ничек кенә, ялгыш кына
Иң авырткан җиргә кагылдым.
Мәхәббәтнең бәхетсезе булмый,
Моңсу, сагышлысы булса да.
Шуңа күрә мин еламыйм, юк-юк,
Күзләремә яшьләр тулса да...
Кайчан гына, кайчан күрешербез?
Сагышыма беттем сабышып.
Язган хатларымны канат итеп,
Җаннар гына йөри кавышып...
***
Җан өшеткеч хатларыңны
Учакка салдым.
Шушы уттан азга гына
Җылынып калдым.
...Бер мизгелгә туып үлгән
Уттан оялдым.

Күренмичә йөрмә
Алларыма аллар ява...
Сине күргән мәлләрдә...
Син юк чакта:
“Кайда ул?” — дип,
Сорап йөрим гөлләрдән.
Сорап йөрим сиреньнәрдән,
Таныш былбылларымнан...
Җыр отмыйча яши алмыйм
Күңелең кылларыннан.
Алларыма ал яуса да,
Гөл яуса да,
барыбер
Күренмичә йөрмә, яме,
Юкса... җаным ярылыр.

Мин бүген
Һәр минутымда үзгәреш, —
Бер көләм, бер яшь түгәм.
Белеп торам, мондый гамәл —
Егет өчен эш түгел.
Йөрәгемнең җегәре юк,
Күңелнең моңы кипкән,
Сөюнең таңы үтмәгән,
Инде шәфәгы җиткән...
Һәр минутымда үзгәреш, —
Көлеп йә елап арам...
...Яшен астыннан чыккандай,
Яныңнан кайтып барам.
***
Юратма киләчәгеңне,
Бүгенгем булып калчы!
Кирәкми кара сихерче,
Кирәкми ялган фалчы!
Сине газаплап,
әрнетеп,
Бәгъреңә кереп барам...
Мин — йөрәгеңә уелган
Бүгенге тирән яраң.

Юксыну
Өченче көн инде синсез яшим,
Гомер бәһасында көннәрем.
Кышкы көрттәй баскан сагышымнан
Асылынып төшкән иңнәрем.
Минем кебек үксез, ялгыз җаннар
Дөньясында бүтән юк сыман.
Синең белән мең кат газаплырак,
Шуны белә торып юксынам...
***
Табигатьтә дүрт тараф бар,
Бишенчегә табынам.
Шул кыйблага баксам гына
Кояш булып кабынам...
Дүрт тарафның да төсе бар
Синең карашларыңда.
Җан тәслим кылырмын, ахры,
Сөю тарафларында...

Минем сөю
Минем сөю — бер тау куенында
Хәлсез эреп яткан кар кебек.
Ә шулай да, ул кар астында да
Гайрәтле бер ташкын бар кебек...
Минем сөю — шушы ташкын кебек,
Тау куены аңа тар кебек.
Яшим шулай: шашып яратып та,
Сер бирмичә йөргән яр кебек...

Яшьнәдең...
Аяз тормыш күгендә син
И яшьнәдең, күкрәдең!
Керфегем көйде утыңда,
Яргаланды күкрәгем!
Утлы камчыларың белән
Җанга суктың—аумадым.
...Ләйсән яңгыр көткән идем,
Яшьнәдең,
тик...
яумадың.

***
Син миңа сынап карыйсың,
Җаныма укталасың.
Айкап-айкап йөрисең дә
Йөрәктә тукталасың...
Нәни кош баласы кебек,
Җаныма сыенасың.
Ул хакта үзең дә белми,
Сөюдә коенасың...


Сихерче кыз
Күпме назны урладылар минем,
Күпме язны тартып алдылар.
Күпме йөрәк, миңа ут төртәм дип,
Төртәлмәде — ялгыз яндылар...
Ә шулай да янгын шәүләләре
Йөрәгемдә эленеп калдылар.
Күпме югалттым мин!
Сине таптым
Күпме югалтулар аркылы.
Шуңа күрә синең хакта да бер
Дастан булып моңсу җыр кала...
Үткәннәрдән мине айныттың да
Киләчәгем күген нурладың.
Сихерче кыз!
Күзләремә карап,
Соңгы хисләремне урладың.

Бер туташка
Урамда яз бәйрәм итә,
Җәй көлеп карап тора.
Кешене уяту өчен
Шушы да ярап тора...
Күңелләр сынын турайта,
Карашлар үткенәя.
Уйларда — зирәк-тапкырлык,
Сүзләрдә — ук-киная!
Бу чорда сөю-мәхәббәт
Якты төсмерләр ала.
Монда картлар — үсмер егет,
Монда үсмерләр — бала!
Урамда яз бәйрәм итә,
Читтән җәй карап тора.
Язның бу мизгеле җирдә
Тилертеп яраттыра!..

“Сөям” дигәч...
Таралган сал кебек,
күңел
Шаулап таралып китте...
Күккә ашкан моң дулкыны
Һай кисә генә битне!
Әйттем дә шул мөһим сүзне,
Күлгә әверелеп тындым.
Моң дулкыннары ярдагы
Камышка бәрелеп сынды...
“Сөям” генә дидем, җаным
Ялангачланып калды.
Дулкын тынды.
Кем җыяр соң
Таралып яткан салны?
***
Син әле кышта яшисең,
Мин инде язга чыккан.
Йөрәкләр аңлаша алмый,
Ашыккан яз, ашыккан...
Мин — сыерчык, имеш...
Суык
Җиргә бәреп төшерә.
Умырзая булсам... Буран
Кар астына яшерә!
Гөрләвек булып йөгерсәм,
Боз-элпә каплый өсне...
Бөредәй шытсам...
Кызарам,
Йөрәк канаган төсле...
Каный-каный егылып төшәм
Ярдагы туң балчыкка.
... Йөрәкләр аңлаша алмый,
Ашыккан яз, ашыккан...
***
Язмыштан узмыш юк. Анысын
Беләм дә, аңлыйм да бит...
Бер вакытсыз сөю килде,
Юк икән аннан табиб.
Гыйшкымны яшереп карыйм, —
Күземнән балкып чыга.
Хәтер диңгезенә салам,
Давылдай калкып чыга...
Акка җыр итеп түгәм, һәм...
Инде котылдым, дисәм...
Күңелдә яңа җыр туа, —
Сөю һаман да исән!
Язмыштан узмыш юк, диләр,
Гел ялган икән, ялган.
Сөю
шул язмыштан
күпме
Мәҗнүнне тартып алган?!
Алган да, учына салып,
Кояшка чаклы чөйгән.
Иң кара минутында да
Кеше яраткан, сөйгән...
... Бер вакытсыз сөю килде,
Юк икән аннан табиб.
Бүген ук барып тезләнәм,
Ярымны таңнан табып...
***
Күңелем бүген очына,
Җәйге күбәләк кебек.
Мин аны аланга чөям,
Канатларыннан үбеп.
Белеп торам
күбәләкнең
Бер көнлек гомере барын.
Ул кунган чәчәк төбендә
Учак күмере барын.
Төшәр дә янар күбәләк,
“Гөлт” итеп дөрләп янар.
Сүнгәндә
бер очкын булып,
Синең җаныңа тамар...
Моң-сагышлы йөрәгеңне
Сөю төсенә манар...

Ач сереңне!
Нинди җилләр сине иркәләгән?
Нинди күлләр тәнең юган соң?
Йә, ач инде йөрәк серләреңне, —
Моңсу күңелләрем уянсын!
Кояш нурын якты йөзләреңә
Алсу кершән итеп яктыңмы?
Иңнәреңдә ак шәл — шәл түгелме,
Сафлык бөркеп торган ак таңмы?
Иреннәрең...
пешкән җиләктер ул,
Иң-иң серле җирең шулдыр ла...
Өзеп бирсәң бир син,
бик үтенәм:
Күңелемдә сагыш калдырма!
Бер мин генә түгел, сиңа карап,
Бөтен дөнья, әйдә, куансын.
Йә, ач инде йөрәк серләреңне, —
Моңсу күңелләрем уянсын!

***
Киттең...
Ә мин күккә багып калдым.
Ак кар сорыйм Җиһан картыннан.
Күңел кылы соңгы чиккә җитеп,
Соңгы көрчегенә тартылган...
Җир өстендә мин бер яра кебек,
Аклык җитми үксез җаныма.
Иңрәп ак кар сорыйм,
карлар яуса,
Син кайтырсың төсле яныма.
***
Һәр көнгә шатланып яшим,
Сине биргән көнгә...
Һәр мизгелен алып керәм
Сине биргән төнгә...
Алып керәм дә...
югалтам,
Эзләп арып бетәм.
Тапмыйм.
Сине эзләп, тагын
Якты көнгә китәм...
***
Гомер буе ике яра
Әрнетә йөрәк итен —
Әнкәй — Галәмнең үзәге,
Ә син — Дөньяның чите...

Көлдең...
Күңелемнең төймәләре
Челтерәп коелып төште.
Шат көлеп җибәрүеңнән
Күңелемдә җәй пеште...
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Синең җаннан минем җанга
Бер алма тәгәрәп төште.
***
Йөгереп-йөгереп барырмын да
Күккә китәрмен кебек.
Учларыңа кунармын, йә
Очып үтәрмен үбеп...
Күз нурларыңның ятьмәсе
Үзенә тартып алыр...
Һәм тау кадәрле җанымнан
Бөртек моң ятып калыр.
Очармын-очармын да
бер
Төшәрмен утка, беләм...
Барыбер йөрәк парәсен
Каурый-канатка теләм!
***
Сиреньгә көмеш кунар чак,
Яшеннәр яшьнәр вакыт.
Мәхәббәт керде йөрәккә,
Сагыш капкасын ватып.
Исәнләшеп тә тормыйча,
Иң түргә узды да ул
Җыр башлады...
Шул җырыннан
Йөрәктә купты давыл!..
Әллә нинди серле булды,
Илаһи булды бу көн.
Сизәм лә: сирень уяныр,
Яшеннәр яшьнәр бүген!


***
Сөюебез — диңгез.
Без — ярлары.
Дулкыннарга үрлибез.
Диңгезебез иксез-чиксез,
шуңа
Бер-беребезне күрмибез...

Ялынмам!
Горур елга булып китәрмен күк
Ярларымнан — синең яныңнан.
Елга китә ала ярларыннан,
Яши алмый ярсыз...
Ялынмам!


***
Әллә нәрсә булган сиңа,
Бер елмаймыйсың бүген.
Шомлы болыт каплап тора
Моңлы күңелең күген.
Җил-давыл булып килим дә
Таратыйм кара шомны.
Һәм Кояш итеп күтәрим
Сөюле карашымны!..
***
Нигә сөям икән? Башкалардан
Бернәрсәң дә артык түгел лә...
Күзләремне йомсам — күз алдымда
Күңелемне йомсам — күңелдә!
Син бит минем бәгырь кылларына
Язмыш җебе белән бәйләнгән.
Синең янда минем бөтен гомер
Тормыш бәйрәменә әйләнгән.
Күзләреңдә нидер балкып ала, —
Ялганмы ул, язмыш нурымы?
Ул күзләрең — җанның
кыен чакта
Җылы эзләп сыеныр урыны.
Карашларың җил сулышы кебек, —
Үзләренә йотып алалар.
Назлап-назлап йөргән булалар да
Җанны кинәт өтеп алалар.
Нигә генә сөям икән сине,
Синең белән генә йөрим мин...
Әллә инде бәхетсез бер мәҗнүн,
Әллә бәхетле бер ирең мин...
Бүгеннән үк әйбәт табиб табып,
Йөрәктәге җанны каратам.
Минут саен синнән ваз кичәм мин,
Минут саен ныграк яратам!
*** Өши-өши кайтып киләм
Гомерем урамыннан.
Керфекләрем бәстән әрни,
Күңелем — кара моңнан.
Мин елак түгел, түгел! Тик
Һәр күзәнәгем яшьле...
Керфекләрем генә түгел,
Җан-рухым бүген бәсле.
Ак каеннар сулышына
Җанымны куеп карыйм.
Җылыналмый...
Йөрәгемә
Ай-Кояш уеп карыйм.
Ачы җилгә ачам җанны,
Кипкән яфракка төрәм.
Көздә калдырып сөюне,
Мин шулай кышка керәм.

Килдем әле...
Менә тагын ишегеңә килдем,
Тәрәзәңә карап торамын.
Бәгыремә алып төрер идем
Казанымның шушы урамын!
Һәм җылытыр идем тыным белән
Чыпчыкларын, чаган кызларын.
Кемдер туйга бара, кем тугайга,
Мин шушында киләм язларын.
Күз яшьләрем тамган җир бар монда,
Мәхәббәтем үлгән урыннар...
Әле да бар
җирдә
исемнәрен
Дога итеп ятлар урамнар!

Утыр әле
Утыр әле, утыр әле
Тәрәзә яннарына.
Бер дәртле көй көйләп җибәр,
Үткәзеп җаннарыма!..
Чәчләреңне тарат әле, —
Җил-давыллар көнләшсен.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Күңелем Сурәте - 7
  • Parts
  • Күңелем Сурәте - 1
    Total number of words is 3838
    Total number of unique words is 2036
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 2
    Total number of words is 3734
    Total number of unique words is 1917
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    49.2 of words are in the 5000 most common words
    58.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 3
    Total number of words is 3657
    Total number of unique words is 1983
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 4
    Total number of words is 3695
    Total number of unique words is 1844
    35.4 of words are in the 2000 most common words
    50.0 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 5
    Total number of words is 3745
    Total number of unique words is 1826
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    59.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 6
    Total number of words is 3642
    Total number of unique words is 1790
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 7
    Total number of words is 3627
    Total number of unique words is 1899
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    54.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.