Latin

Күңелем Сурәте - 4

Total number of words is 3695
Total number of unique words is 1844
35.4 of words are in the 2000 most common words
50.0 of words are in the 5000 most common words
58.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
“Нәрсә соң ул — ирек? — дисең, —
Һәм нәрсә ул — буйсыну?”
— Ирек ул — хөр калган хәлдә
Аллаһыга буйсыну...

Тагын берәүгә
Җилең белән ега язып,
Үтеп барасың яннан.
Көчле мин, дип шапырынма, —
Көч — тәннән түгел, җаннан!

Балачак
Бервакытта да онытма
Иңеңдә канат барын, —
Гомерең очар кош булса,
Балачак — канатларың.

Җан сөйгәннәр...
Таш чөйгәннәр күп, —
Аһ, сәйләннәр аз...
Яр сөйгәннәр күп,
Җан сөйгәннәр аз...

Юатумы?
Әллә бераз борчылумы?
Юк, күңелне юатудыр? —
Туган яктан китү —
җанның
Бер кисәген югалтудыр...

Бәхетле җан
Күпме җанны харап иткән
Тарихның ялган көче.
Бәхетле җан — дусларының
Хәтерендә калган кеше!

Бухгалтер
Барысын да чутлап тора,
Вакыт — яхшы бухгалтер.
Балалыгын югалтканнар
Кешелеген тиз югалтыр...

Рух базары
Гасыр ахырында сәүдә бара, —
Кемнәр нәрсә алган, алмаган...
Базар рухын, имеш, рух базары
Начар товар биреп алдаган.

Сөюгә авыр күнегә
Кеше сөюдән туктамый,
Моңланып көн итсә дә
Сөюгә авыр күнегә,
Сагышка күнексә дә...

Гөнаһ
Рәхәтләнеп яшим әле, дисәң,
Дөньяның мең аһы бар.
Халкың яратмый башласа, —
Каршыңда гөнаһың бар...

Гыйбрәт
“Яратканым — кыр казлары”, — диеп,
Улы көне буе шигырь язды.
Ата кеше пар каз атып кайтты,
Айкап-байкап йөреп язгы сазны.

Һәйкәл
Ике сабый бик озаклап
Карап тора һәйкәл сынга.
Таш һәйкәлләр калка тора
Таш бәгырьләр булмасынга.

Елама!
Елап торган оныгын юата карт,
Җанга төшәр сүзләр сайлана!
“Яшьләр белән гомер агып чыга,
Юкка-барга, балам, елама!”

II . Сиңа ничә яшь, йөрәк?


Үземә
Ни бар Күктә?
Киләчәкме?
Бәлки инде үткәндер?
Бәлки инде ул йолдызлар
Күптән сүнеп беткәндер?
Мең ел элек сүнгән утның
Яктысы кала, диләр.
Сүнгән йолдызга багучы —
Бәхетсез бала, диләр...
Минем гомергә тигәне
Ниндирәк йолдыз икән?
Сүнмәсә дә, минем кебек,
Илендә ялгыз микән?
Ни бар Күктә?
Киләчәкме?
Әллә бары үткәнме?
...Күкләре дә бик борынгы,
Соравы да күптәнге.

Мәңгелек юллары
Изгелек, гөнаһларым бар,
Күңелемдә — ак, карам...
Китап актарган шикелле,
Мәңгелекне актарам.
Мәңгелектә бөтенесе —
Үткәнем, киләчәгем.
Туган көнем — күз алдында,
Томанда — үләчәгем...
Ике якка да юл ачык,
Һәр очы — ымсындыра.
Бер ягы канатлар куя,
Бер ягы җан сындыра....
Барыр юл сайлаган кебек,
Бастым да торам юри,
Бер башында кояш чыга,
Берсендә буран йөри.
Мәңгелектәге юлларны
Белү ул әйбәт, кирәк!
Гомер соңына илтсә дә,
Киләчәк — әйбәтрәк!

Мин каен нәселеннән
Мин бит каен нәселеннән,
Тик әйтергә кыенсынам.
Ап-ак сагыш булып яшим
Җир йөзендә, каен сыман...
Кемнәр генә кагылмаган, —
Кайры-тузым җәрәхәттә.
Кемнәр генә сыгынмаган, —
Бер кайгыда, бер рәхәттә...
Чулпы төсле шәл чукларым
Җиргә тияр-тимәс тора.
Тисә дөрләп китәр иде,
Шуңа көяр-көймәс тора...
Бар шөгылем: ил-хәятне
Йөзем белән аклап торам.
Барыннан да алга чыгып,
Җил-давылдан каплап торам.
Зинһар өчен, кагылмагыз
Йөрәгемнең ярасына.
Рәнҗермен дә китәрмен күк
Ак каеннар арасына.

Гомерем
Бар гомерем янып ята
Тимерче учагында.
Кызган сандал — ил-түшәгем,
Ал күмер — кочагымда.
Эссе чүкеч — яңагымда,
Йөзләремдә — ут теле!
Тормыш миннән
станында
Айбалта йә ук телә...
Йә хәнҗәр әвәли дә ул
Мылтык көпшәсе итә.
Тагын учакка ата да
Бөгелеп килгәнне көтә...
Миннән кылыч түгел, урак,
Көрәк яхшырак чыга.
Һаман әнә корал сорый,
Сорый заман карчыгы!
Ул чүки, чүки,
яньчелгән
Чүкечен алыштыра.
Бар җиһанны шомландырып,
Иңерәү-тавыш тора!..
... Бар гомерем ята шулай
Тимерче учагында.
Әрнүле төш — мин бер сабан
Кара җир кочагында...

Мин бәхетле
Гамьгә төелсәм ун тапкыр,
Бер тапкыр гына көләм.
Шулай да мин бу дөньяда
Бәхетле — шуны беләм!
Комда уйнаган сабыйның
Ал тубы суга төшкән.
Күрше әби улын көтә, —
Ярылыр иде бишкә!..
Сабый тубын алып бирәм,
Юатам ак әбисен.
Качып кереп утын ярам,
Рәтләп куям гөбесен...
Кемдер яшь каен малаен
Сындырып киткән әнә.
Һаман борчу килеп тора,
Якты хис көткәнемә...
Менә тагын яңгыр яумый,
Инде җәй үтеп бара.
Нишлиләр икән авылда, —
Күңелем тулы яра!..

Терелерме бу яшь каен?
Яраңны бәйлим, яле...
Битемне битеңә куеп,
Иркәлим, назлыйм әле.
Адашып калган көчекне
Куенга алып төрим,
Ятим җанашымның өен
Төн буе эзләп йөрим...
Гамьгә төелсәм ун тапкыр,
Бер тапкыр гына көләм.
Барыбер мин бу дөньяда
Бәхетле! —
Шуны беләм.

Сиңа ничә яшь, йөрәк?
— Сиңа ничә яшь, йөрәк? — дип
Йөрәктән сораганнар.
Үсмер йөрәге булган ул,
Шулай да юраганнар.
Йөрәк әйткән: “Бүген миңа
Унсигез тулды...” Таңнар,
Йолдызлар, гөлләр хуплаган, —
Егеткә ышанганнар.
— Сиңа ничә яшь хәзер? — дип
Йөрәктән сораганнар.
Батыр йөрәге булган ул, —
Бар дөнья аңа багар...
Батыр өчен әйткән халкы:
“Унсигез тулды аңар...”
Ил саклап яуга кергән ул, —
Тагын да ышанганнар.
— Сиңа ничә яшь инде? — дип
Йөрәктән сораганнар.
Аксакал йөрәге булган, —
Карт дип уйламаганнар.
Йөрәк әйткән: “Миңа бүген
Унсигез тулды микән?
Кар кундымы чәчләремә?
Кояшка гашыйк идем мин, —
Кояшта уңды микән?..”
...Бу кешеләр картайса да,
Йөрәк картаймый икән.

Мин шундый инде
Мин шундый инде —
дөньяны
Куеныма кочып яшим.
Көн кебек ачык яшим мин,
Кош кебек очып яшим.
Күңел хисләренә төреп,
Җиргә яхшылык илтәм.
Минем өчен сабый — сабый,
Өлкәннәр миңа — өлкән!
Астыртын түгел күңелем,
Юашлык бардыр инде.
Сатлык җан түгел бу җаным,
Серләр булса да миндә...
Мин шундый сәер,
дусларым
Әнкәйгә охшаталар.
...Чү, күңелем, чү, сайрама,
Аланда кош аталар...

2000 ел. Февраль
Бүген минем карашларым ачык,
Бүген минем бөтен уй якты.
Керфегемә кунган кар бөртеге
Күңел хисләремне уятты!
Тәүге тапкыр ачык тоеп торам:
Мин —
Бу җирнең газиз баласы.
Килми минем, килми! —
Рухы сынган
Мескен бер зат булып каласым.
Күтәр мине, җирем, болыткача,
Кар пәрдәсен ертып очыйм бер!
Дөнья ваклыкларын оныттыр да
Күңелемне кабат очындыр!
Йөрәк тамырлары шартлап сынсын
Кинәт килеп кергән бәхеттән!
Кыш туганнар моңлы була, диләр.
Шуны уйлап тагын ах итәм...
...Моң ягыла якты җанга гына,
Бүген минем бөтен уй якты.
Йөрәгемә кунган кар бөртеге
Кайнар хисләремне уятты...

Өмет
Бер канатсыз яшәү, ай, бик авыр,
Давылларда йөрәк кайрыла.
Кояш җылысына җиткәч кенә
Салкын якка юллар аерыла.
Бер канатсыз яшәү, ай, бик авыр,
Кошлар булып нигә тумадым?
И син, Язмыш, нигә алларымда
Кар бөртеге булып уйнадың?
Йөрәгемә килеп кунасың да
Бер мизгелдә эреп бетәсең.
Кайчак килә бер канатсыз-нисез
Еракларга очып китәсем!
Канат нәрсә?!
Өмет кирәк җанга!
Кемнең җаны туңган? Кем үксез?
Канатсыз да яшәп була әле,
Яшәп булмый икән өметсез!
***
Язмышыммы, әллә үзәк өзгеч,
Әллә үзәк өзгеч ялгышым? —
Төн уртасын сайлап, йөрәгемнән
Очып чыгып китте җан кошым.
Кайда гына йөри икән инде,
Кайсы куак оя биргәндер?
Кайсы чишмә суын эчергәндер,
Кайсы җилләр сулыш өргәндер?
Кайсы коштан моңлы җыр откандыр,
Аны ишетеп, ал таң аткандыр...
Ал таң түгелдер ул, офыкларга
Җаным үзе барып яткандыр...


Җаным
Җаның бармы синең,
чыгар идең
Хет бер ярсып, чәчрәп, димәгез.
Авылымның соңгы аты дулый, —
Ул минем җан, —аңа тимәгез!

Йөрәгем
Йөрәгем — дуслык бакчасы,
Анда дуслар назланыр.
Көрәшләргә ныклык алыр,
Зур эшкә җиң сызганыр.
Йөрәгем — нәфрәт ташкыны!
Явызлыкка яу кирәк!
... Аңламыйм, ничек яшидер
Тик бер тамырлы йөрәк?

Мин бәхетле!
(Кыска поэма)
1
Мин бәхетле!
Бүген әнкәй миңа
Яңа күлмәк алып кидерде.
2
Мин бәхетле!
Күрше партадагы
Кызга дәштем. Көлде. Йөгерде...
3
Мин бәхетле!
Алсу таң беленгәч,
Ерак сәфәр китәм, хуш, Ыгым...
4
Мин бәхетле!
Әйләнәмдә — дуслар,
Сөйгән эшем дә бар, ышыгым...
5
Мин бәхетле!
Ак халатлы апа
Кулга бәби салды: “Сөй инде!”
6
Мин бәхетле!
Кызга күлмәк алдым, —
И шатланды инде, сөенде!

Сагыналар
Көз.
Торналар ерак юлга
Әнә инде — тагылалар.
Язын кире кайтырбыз, дип,
Вәгъдә бирә тагын алар.
Ак болытлар...
(Аларга да
җитә калды!)
Агылалар.
Ак кар булып кайтырбыз, дип,
Бар дөньяның агын алар
Алып китте, —
Ышаныч бар —
Кайтачаклар тагын алар...
Күңелләр дә ак кичләрне,
Ак төннәрне сагыналар.
Кышка табан бара-бара,
Күзли язлар ягын алар.
Килми калмас,
Язлар килер...
Үткәннәрен сагыналар.

Төш
Канатымны кагып алам,
Төпсез күккә очам.
Кыяларны сайлап үтәм,
Ак болытлар кочам.
Төшемдә мин бер бөркетмен,
Күк — күңелдән киңрәк!..
Кеше — кошлар нәселеннән,
Аңа канат кирәк!
Биеккәрәк очкан саен,
Яшәү дә серлерәк.
Җирем газиз була бара,
Җирем кадерлерәк!

Сусау
Гомер юлы буйлап бара идем,
Бер чишмәгә җаным тап булды.
Кибеп-сулып бетәм дигән чакта
Ярый әле шифа табылды!
Кипкән бәгърем, кайнар иреннәрем
Кара әле — ничек сусаган!
И чишмәкәй, изге чишмәкәем,
Оҗмах басмасыдыр — бусагаң!
Их!
Мөлдерәмә тутырып куяр идем,—
Суын җанга салып булмый шул.
Юлда очраган чишмәләрне
Үзең белән алып булмый шул...

Көчек
(Булган хәл)
Ай да, Кояш та юк бүген,
Буран, бары тик буран!
Юлсыз калган Язмышымны
Буранга каршы борам.
Әллә яшь, әллә кар оны —
Күзләрне әчеттерә!
Карыйм — шул буран эчендә
Бер нәни көчек тора.
Куенга алып,
Язмышым
Артыннан җилдем тизрәк.
Мин хәзер иң көчле кеше —
Куенымда ике йөрәк!
***
Күңелем бүген шулкадәр дә нечкә,
Хәзер өзелепләр китәр кебек.
Шундый тойгы: ул өзелеп китсә,
Илдә изгелекләр бетәр кебек.

***
Күңелем бүген әллә нишләп тора,
Яңгыр астындагы яшен күк...
Бер яшьнәр дә и түгелеп китәр, —
Күзләремдә бүген яшем күп...

Тормыш — диңгез
Тормыш — диңгез.
Кеше гомере — дулкын.
Ә язмыш — гүя кыя!
Кеше җанын диңгез бик еш
Кылга меңгереп куя!
И Кеше!
Салкын битеңне
Ярга бәргәнче түз син!
Кыя-ярларны дер селкет, —
Давыллар синнән бизсен!
*
...Яшә, Кеше!
Дулкын булып түгел,
Язмышына барып бәрелгән.
Язмыш — дулкын,
кыя гомерең булсын, —
Диңгез шуның өчен бирелгән...

Хыялым
Хыялымны суга салдым,
Күл диңгезгә әйләнде.
Мин йөзгән кораб каршында
Дулкын айга бәйләнде.
Хыялымны утка салдым,
Чиядәй пеште дөнья,
Кулымны суздым, — учыма
Өзелеп төште дөнья.
Хыялымны җиргә күмдем, —
Ямьгә күмелде җирем.
Гөлгә чумган кырларымны,
Бакчамны иңләп йөрим.
Хыялымны илгә әйттем,
Уйчан ил тыңлап торды.
Тирле маңгаен сөртте дә
Сабан сабы тоттырды...

Юлга чыгам
Дөньялыктан иңгән һәр гамь-моңны
Күңелемә барам сеңдереп.
Кемдер сөеп, назлап, мактап кала,
Кемдер кала борын сеңгереп.
Кемдер сыный,
Кемдер җанга куя
Җирәндергеч дымлы учларын.
Кемдер ләгънәт укый, кемдер әле
Сиздермичә яши үч барын...
Күңелемә сыймый дәртле җаным,
“Дөньялыкка мине чыгар”, — ди.
Шуны күреп, әнә, бер кара җан
Иске арба кебек шыгырдый...
Ачык күңел белән җирдә яшәү
Әллә бүген мөмкин түгелме?
Төрмәләргә, зинданнарга ябып,
Эштән куып булмый күңелне!
Бер сынар ул, чалкан килеп төшәр
Акча исе сеңгән кулларга.
Шуны белә торып чыга күңел
Дөньялыкка илткән юлларга.

Сәер тойгы
Мин — кечкенә җан иясе,
Күп булса — бер атомдыр.
Шулай да, миңа булсайде
Бөтен палач, бөтен дар!
Берьюлы ябырылсыннар
Дәртле җаным артыннан.
Бер газапсыз, тын яшәүдән
Гарык булып арытылган!
Дошманым күзенә мәгърур
Көлеп карыйсы иде!
Инанып!
Янып!
Бер тапкыр
Үлеп карыйсы иде!..

Умырзая, кая барасың?
(Җыр)
Язгы урам буйлап бара идем,
Умырзая чыкты алдыма.
Җылы көткән җаным һәр яз саен
Шул чәчәккә карап алдана.
Умырзая көнгә ачылгандай,
Яңа язга ачам күңелне.
Һәр караштан сөю эзләп йөрим, —
Мәхәббәтем шушы түгелме?
Керфекләрем бозлы бәскә туңа,
Моңлы җаным өши салкында.
Умырзая мине аңлый алмый,
Умырзая зәңгәр ялкында...
Кабат-кабат сорыйм яз гөленнән:
— Умырзая, кая барасың?
Нигә чыктың минем алларыма.
Ник яңарттың йөрәк ярасын?

Кәккүк
Моңлы кәккүктән сорадым:
— Алда гомерем озынмы?
Йөзгә кадәр санады ул
Киләчәк бар язымны.
Тагын кәккүктән сорадым:
— Киләсе язлар күпме?
Моңлы аваз көннәр буе
Иркәләп торды күкне...
Шул ук кәккүктән сорадым:
— Язгы ояң ишлеме?
Кинәт урман тынып калды,
Кәккүк башка дәшмәде...
Үҗәтләнеп сорыйм:
— Кәккүк!
Алда гомерем озынмы?
Унга чак-чак тутырды ул
Алдагы бар язымны...




Быелгы яз
Быелгы яз, аһ, кайгылы килде,
Таныш сирень чәчәк атмады ла...
Кошлар канатында киткән иде, —
Кошлар кайтты, җаным кайтмады ла...
Нинди чит-ят илләр агачында
Эләгепләр генә калды икән?
Пальмадамы, әллә ялгыш кына
Бездән барып чыккан талда микән?
Әллә инде диңгез дулкыннарын
Буразналар диеп алдандымы?
Әллә якты нурлар эзе буйлап
Ак кояшка барып ялгандымы?
Мин дип белеп, башка берәү бәгърен
Иркәләп һәм сөеп үз иттеме?
Әллә берәр таш бәгырьгә кунып,
Янды, көйде, туңды, өзлектеме?
... Кайткан җаннар язга җитә...
Апрель
Дөнья буйлап көлә-көлә атлый.
Җан юкка да, ярар, түзәр идем,
Таныш сирень менә чәчәк атмый...

Упкын холкы
Упкыннарның күзенә кереп
Яшәү иде хыялым.
Башны бәрәм дә канатам
Маңгаена кыяның...
Упкын авызына төшеп,
Бер кайнап чыгыйм, дисәм...
Давыл ала кочагына, —
Кыяда ятам — исән!
Упкын күзенә кадалам,
Балык кылчыгы кебек.
Кыяга томыра ташкын,
Төкереп салкын күбек...
Чак тере ятам кыяда,
Хәтәр көрәштән арып.
Шуны гына көткән кебек,
Упкын ала суырып!..

Мәңгелек
Шундый тойгы күңелемдә һаман-һаман:
Дөнья миңа мәңгелеккә бирелгән күк.
Күңелемә җырланмаган башка җырлар,
Йөрәгемә башка җаннар төрелгән күк...
Виктор Харра, Бабич гомере, Җәлил, Алиш,
Фидаилар гомере белән минем гомер...
Һәр югалту — мәңгелеккә авыр яра,
Һәр сүнгән җан — йөрәгемдә канлы төер...
Юк!
Сүнмиләр!
Алар җаны миңа күчә!
Миңа күчә алар гомере, алар эше.
Йөрәгемдә алар каны тибеп ята,
Күзләремдә бер тамчы яшь — алар яше!
Бабич каны төсле офык —
минем гомер,
Харра җыры — минем җыр ул, минем гомер,
Күзләремнән Алиш карый мәңгелеккә,
Сүзләремдә Фучик биргән ант һәм әмер!
Алар яши!
Һәрберсенең яшәмәгән
Гомере күчә минем белән мәңгелеккә.
Көндез кояш булып яна алар җаны,
Йолдыз булып калка алар төнгелеккә...
Вәхши кулы капшаганда Бабич тәнен,
Харра кулын таптаганда фашист эте...
Миңа күчте алар җаны, алар кулы,
Алар җыры, алар моңы һәм өмете...
...Шундый тойгы күңелемдә һаман-һаман:
Дөнья миңа мәңгелеккә бирелгән күк.
Минем җаным миллионлаган Газинурлар
Һәм Җәлилләр йөрәгенә төрелгән күк...
Мин — Җәлилләр һәм Мөҗәйләр дәвамчысы,
Каләмдәше, көрәштәше һәм яшьтәше!
Алар белән рәттән басып,
мәңгелеккә
Тик бер мизгел!
Тик бер мизгел!
Их, өстәсе!

***
Диңгездә бер утрау бар, имеш —
Бар борчуны алып кала, ди.
Гашыйкларның бөтен сагышларын
Суның иң төбенә сала, ди.
Юк, кирәкми безгә андый утрау,
Җанлы тормыш кына тиң безгә!
...Суда борчулы бер утрау калса,
Шул минутта китәм диңгезгә!

Илаһи шигырь
Төнге күк бүген и ярлы —
Бар яктылык — бер йолдыз.
Караңгы төн кочагында
Никтер ул япа-ялгыз...
Мин дә ялгыз —
кайтып барам,
Күңелдә моңсу бер хис.
Әллә шул хистән туганмы
Бу якты йолдызлы кич?
Шуңа да ул сизенәме
Миндәге хәсрәт-моңны?
Үзенә алмакчы микән
Җандагы хәсрәтемне?
Нидер әйтмәкчеме миңа —
Шелтәме, үпкә-зармы?
Белмим, нәрсә бу —
Алламы,
Иблисме, сөйгән ярмы?
...Шулай дим дә, шомлы күктән
Илаһи сер эзләнәм.
Кулларымны күккә сузып,
Салкын карга тезләнәм...
***
Нидер үлә миндә, нидер туа,
Көн саен мин үлеп тереләм.
Үлгән саен дөнья дертләп китә,
Ә бит җирдә мин тик бер үлән...

***
Акыл белән генә яшим дисәм,
Сагышка тара күңел.
Әнкәй сөте белән кермәгәнне
Кайлардан алыйм бүген?
Оят бит — бүген беркемгә
Дошман да, дус та түгел...
***
Йөрәгемне учларыма кысып,
Күпме генә яшәрмен икән?
Ничә тапкыр, бозга әверелеп,
Утларына төшәрмен икән?
Йөрәгемне учларыма кысып,
Җиде юл чатына чыгыйм да...
Эзләп китим тыныч, садә бер ил, —
Ул ил яши бала чагымда...
Йөрәгемне учларыма кысып,
Чыгып китим, дисәм, дөньяга,
Бармак арасыннан, тибеп-тибеп,
Сагышлы һәм гамьле моң ага...
Йөрәгемне учларыма кысып,
Кычкырасы килә бар тынга!
Күпме генә яшәлгән соң әле,
Инде яшәп, сөеп арытылган...
Йөрәгемне учларыма кысып,
Калырмындыр, ахры, көзләрдә.
Учларымда өмет тибеп ята,
Сагыш карап тора күзләрдән...

Сагышым
Сагышымны күккә чөям, —
Яшен булып кабат кайта.
Бәгыремә төшә дә ул
Йөрәгемне, аһ, каната...
Сагышымны суга салам, —
Ярсып-кайнап чыга күлләр.
Гөлбакчага алып керәм,
Шиңеп-сулып кала гөлләр...
Тауга атам, упкыннарга,
Йә урманда адаштырам...
Үземә дә бик газиз ул,
Шуңа... бераз... алдаштырам.

Күңел күзләренә карыйм...
Һәр йолдызның була үз яктысы,
Һәр каенның үзгә аклыгы.
Күңелнең дә була мең төрлесе:
Тугры-каһарманы, сатлыгы...
Күңелемнең күзләренә карап,
Төбәп карап сыныйм: ниндирәк?
Йөрәк дигән нәрсә бармы анда?
Йә сыйганмы анда ун йөрәк?
Күңел күзләренә карап сыныйм:
Көрәш рухы бармы? Үч бармы?
Башкаларга авыр булган чакта
Чәчрәп чыга алыр көч бармы?
... Ах бу аклык!
Йолдыз яктысымы? —
Ак каенга кунган адашып...
Күңел күзләрендә ак мәхәббәт,
Йөрәк йөри шунда саташып...

Мин коштыр...
Гомерне бер кош кебек яшим,
Кошлар кебек күккә ярсынам.
Күзләремдә йолдыз балкышлары,
Иңнәремдә канат бар сыман...
Атлап түгел, очып йөрим, ахры,
Төннәр буе сызлый иңнәрем.
Мин чыннан да коштыр, юри генә
Кеше булып йөргән көннәрем...
***
Бар догалар онытылып беткән,
Кыйбла таба алмый интегәм.
Шундый тойгы: кисеп алынган да
Төйнәлмичә калган кендегем...
Язмыш миңа усал бармак яный,
Заман агай тора җир тибеп...
Бүген җаным — көен таба алмый,
Ыңгырашып яткан җыр кебек...

***
Ни булгандыр шушы күңелемә? —
Үзе исән, үзе үле күк.
Кибеп ята, юлга ыргытылган
Өзгәләнгән бакча гөле күк...
Ни булгандыр шушы күңелемә?
Көлеп булмый, елап булмый бит.
Сагышы да йә җибәрми инде,
Йә бөтенләй йолып алмый бит...
Ни булгандыр шушы күңелемә? —
Шатлык-борчуларым югалган.
Соңгы сөю хисе онытылган,
Соңгы хатым утка ягылган...
Һәрбер көнем — соңгы көнем кебек,
Һәр язганым — соңгы җыр сыман.
Җирем белән Күгем арасында
Яралы кош кебек ярсынам...
***
Ни генә күрсәң дә, җаным,
Син бер нәрсәгә инан,—
Сөю китә... Китә. Китә!
Китмәсен икән иман!

Йөрәк
Үзе бары йомгак чаклы гына,
Озын гомер буе сүтелә.
Җирнең үзәгеннән чыгып китә,
Барып ава Дөнья читенә...
***
“Мин бу дөньяга Кояшны күрер өчен килдем”.
(Анаксагор)
Бу галәмдә һәрбер нәрсә изге,
Кояшы да, ташы, күз яше.
Минем җанда
йолдыз атылганнан
Төшеп калган гүзәл эз яши.

***
Офыкларны күзли-күзли,
Күзләр суырылып чыга.
Сөюенә төелә-төелә,
Хәтер суырылып чыга...

Кышкы югалту
Гомеремнең авыр мәле керә,
Кыш кергәндәй яшел урманга.
Күңелемнең нуры төшеп калган,
Йөрәгемнән җылы урланган...
Гомеремнең авыр мәле керә,
Өзгәләнеп очкан аккоштай.
Инде язга җиттем дигән чакта
Ник яңадан кайттым ак кышка?
Гомеремнең авыр мәле керә,
Түзсен генә җаным бу мәлгә!
Кайсы көртне барып актарсам да,
Шунда юеш сагыш күмелгән...
Ник көрисез урамнарның карын?
Йөрәгемә тигән кебек лә...
Гомеремнең авыр мәле керә,
Җан өшетеп керә, егетләр!
Ядрә тигән аккош төсле,
Җирдә
Чәбәләнеп ята Кар кызы.
Гомеремнең авыр мәле керә,
Ничек үтим калган яртысын?

Төшенкелектә
Таныш бакча.
Давыл!..
Их, быел да
Алмагачта бер ак чәчәк калмый.
Сөюне дә сагыш харап итә,
Вакыт кына аны җылыта алмый.
Табу белән шундук югалтам да,
Күңелемдә янә таныш бушлык.
Яңа сөю мизгел кебек үтте,
Йөрәгемдә суык — ике кышлык!
Әрни-әрни йөрәк сөю сорый,
Йөзен яшерә миннән май ае.
Дуслар да бар, яз да, әнкәй дә бар,
Мин — дөньяның ятим малае...

Бүген
Бүген миндә шатлык та юк,
Тоймыйм йөрәк ярасын да.
Яшәп ятам тыныч кына
Җир белән күк арасында.
Сөймәдем дә, сөелмәдем,
Ант-вәгъдәләр бирешмәдем.
Бик күптәннән аерылган
Дустым белән күрешмәдем.
Урамдагы нарасыйга
Ник елмаеп карамадым?
Иртәнге кояшка багып,
Юк, берни дә юрамадым...
Тезләнеп, туган җиремә:
“Бәхиллә!” — дип үтенмәдем.
Һичбер гөнаһ эшләмәдем,
Ә соңыннан үкенмәдем.
Хыялларым юкка чыккан,
Юкка чыккан үткәнем дә...
Чалкан төшеп рухым йоклый
Ерак күңел төпкелендә...

Рухыма
Кеше сукканда елама,
Белгертмә, үлеп чыда!
Елмаеп башлыйм җырымны,
Сагышлы килеп чыга...
Белгертмә, беркем белмәсен
Синең борчуларыңны.
Яңа сөю каплап китәр
Күңел ярсуларыңны...

***
Бәхетле дә, бәхетсез дә чагым, —
Очынам да үзем, ымсынам да.
Тәрәзәмне ачып күккә багам —
Төн кебек тә бүген, таң сыман да...
Йолдыз да юк, кояш та юк бүген,
Әллә нинди төссез дөньялары.
Җәрәхәткә тоз сибәләрмени —
Әчеттереп ява дөнья кары.
Язмышыма ышанасы килми,
Ышанасы килми ялгышыма.
Рухым инде күптән олы юлда, —
Бүтән галәм эзли җан кошыма...
***
Күңелем үтмәсләнгән бүген,
Төссезләнгән хисләрем.
Җанга үтми кояш нуры,
Тоймыйм чәчәк исләрен...
Нәрсә булган күзләремә?
Кара шәл япкан аны...
Шом булып керә күңелгә
Көннең һәр аткан таңы.
Кулымдагы ак каләмнән
Кара түгел, җан тама...
Йә, ничек кайтыйм кыйблама,
Ничек кайтыйм антыма?

Сагыш!..
Агачларга чәчәк кунар чакта
Күңелемне сарды ап-ак моң.
Язгы шәүлә авам-авам ди күк
Язгы суларына Болакның.
Казан урамында ялгыз шәүлә
Үз-үзенә урын табалмый.
Күңеленә кунган ап-ак моңы
Мөлдерәмә тора — тамалмый...
Гел ялгышып килеп кергән төсле, —
Йөри бу моң язны чылатып.
Йә тамакка төер булып керә,
Йә күзләрне китә җылатып...
...Алмагачка кунган чәчәк төсле,
Казан өсләрендә ап-ак моң.
Түзәр әмәл юк ла,
суларына
Төшәргәме әллә Болакның?

Ашыгып китеп барганда күктәге йолдызга карап уйлану
Сикереп төшмәкче булып,
Талпынып алалармы?
Юл күрсәтәләрме шулай,
Яктыртып ап-ак карны?
Күңелне яктыртса икән!—
Сагыштан китә алмый.
Дөм караңгы!
Йолдызлар да
Җаныма үтә алмый!

Илаһи чак
Урамда яз туе бара,
Җирнең бәхетле мәле.
Ярмалы кар бөтерелә,—
Язның ак фата-шәле.
Ниндидер серле вакыт бу,
Илаһи изге вакыт.
Җаннан моңлы дога чыга,
Атом тышчасын ватып!

Мин бүген
Мин бүгенге халәтемне
Яуган ак карга тиңлим.
Шуңа мин бүген үземне
Бер сөйгән ярга димлим.
Бер караганда мин бүген —
Мәгърур бер ир-ат кебек.
Икенче бер караганда —
Мыек төрткән ак егет!
Мин бүген шундый бәхетле! —
Сөйгәнем янда гына.
Мин бүген шундый бәхетсез —
Ул бары җанда гына...
Дөньялыктагы гомерем
Кар булып явып ята.
Җан-рухымның нигезләре
Ватылып, авып ята...

Көзге этюд
Көзге урман,
шаулый-шаулый,
күктән
Соңгы болытларны себерә.
Карашларым
кызгылт урман буйлап
Таныш төсләр эзләп йөгерә.
Усак урманында йөрим.
Алда —
Җаныма кадерле аланлык!..
Ник табигать ут белән шаяра? —
Ул мине гел шулай ялганлый...
Ут булып, кояшка манчылып,
Ялганлый бу урман
көзләрен.
Иң купшы кыз кебек, ясанып,
Кызылга буйый да йөзләрен...
Исерек болытлар сәлгелди,
Ал шәраб усаклар төбендә.
Бирешмим, сүзем-сүз:
Мин — аек!
Бар урман шәрабка күбенгән...
Мин аек. Иренемдә җәй тәме,
Тәнемдә җәй тәне. Күңелдә...
Чү!
Әнә бер зәгыйфь чәчәкнең
Күзеннән җәй чыгы түгелде...

Бүгенге көн
Бүгенге көн —
Дөнья көзе,
юк, Дөнья күзе...
юк-юк, Дөнья үзе!
Агачтагы
яфрак кадәр яшьтә,
үзе матур,
үзе ачы яшьтә!

Ирекле тәҗрибәләрдән
(Цикл)
1
Төн минеке,
Бүген төн минеке.
Төн — мич алды.
Көндез балан пешкән
Чуен кебек кара
Чуен өйләр тора.
Кичтән шалтыраган
Табак-савыт моңы,
Чуеннарга каткан
Юшкын катламнары
Аша үтеп,
Ут күземә
Җыелган да...
Бөтен тәнем аша,
Беләкләрем аша,
Бармакларым аша
Каләмемә күчкән...
Каләмемдә — Дөнья!
Төн — мич алды.
Өйләр — кара чуен.
Итәгендә —
Төшеп калган күмер...
Минем кебек,
Бар Галәмдә
Ул бердәнбер...
Бер заманны
Киң офыктан
Ал шар чыгар,
Каләм очындагы
Бар дөньяның нурын
Үзенә җыяр,
Мичләр ягылыр,
Чуеннарда балан пешәр...
Ә әлегә
Дөнья минем кулда;
Кулда каләм, —
Таңга кадәр
Миндә яшәр...
2
Юллар — канун!
Тайпылышлар — хата!
Юл ныгыган саен
Тайпылулар кими.
Ә шулай да
Тайпылабыз.
Тайпылышлар — хата!
Тайпылышлар — эзләр,
Эзләр — сукмак башы!
Берәү үтә,
Икәү,
Өчәү...
Тайпылалар юлдан.
Тайпылышлар — хата!
Күнегелә...
Тайпылышлар — сукмак!
Сукмак — юл башы!
Юл канун бит...
Димәк,
Тайпылышлар — канун,
Юллар — хата?
3
Чәчәк язын туа. “Канун” диләр.
Чәчәк көзен сула. “Канун” диләр.
Ялгышып та,
Алдашып та,
Адашып та —
Яз да сула чәчәк,
Көз дә туа чәчәк,
үсә,
димәк,
Язын чәчәк туса,
Көзен чәчәк сулса, —
Канун түгел әле,
Ләкин
Бар бит күңел әле:
Язгы чәчәк язгы инде!
Көзге чәчәк көзге инде...
Менә бу — канун!

Рәхмәт, Мизгел!
Кич җиттеме —
Кояш Җиргә сыена,
Алсу офык, тынлык монда изге.
Рәхмәт сиңа,
мине җырчы иттең,
Ике йолдыз кавышкан Мизгел!


Танышны кисәтү
— Гомер кебек, күк йөзе дә
Кояшлы, йолдызлы ул.
Табынганым — Кояш, дисең,
Ә йолдыз... Йолдыз ни ул?
— Сак бул: син табынган Кояш
Кемгәдер йолдыз гына.
“Кояшым” дип карый берәү
Сөймәгән йолдызыңа...

Карурман
Карурманда алан эзлим,
Ромашка исе килә!
Кояш җылысын сагындым!..
Әй хәлсез саба җиле!
Ник карурман мәрхәмәтсез,
Ник салкын ул?
Уйласаң,
Бер чәчәк җитә кешегә,
Бер кояш җитә ләса!

Төшемдә
Канатымны кагып алам,
Төпсез күккә очам.
Кыяларны сыйпап үтәм,
Ак болытлар кочам.
Төшемдә мин бер бөркетмен,
Күк — күңелдән киңрәк!..
Кеше — кошлар нәселеннән,
Аңа канат кирәк!
Биеккәрәк очкан саен,
Яшәү дә серлерәк.
Җирем газиз була бара,
Җирем — кадерлерәк!

Зөяне сагыну
Тау ягына кояш кунган саен,
Хыял канатымны кагынам.
Зөя буйларының ландыш чорын,
Сабантуйлар чорын сагынам...
Канат очларымны кемдер кискән,
Мәхәббәттән оеп йөргәндә.
Бәхет нурын онытып калдырганнар,
Йөрәгемә җанны төргәндә...
Кайтам әле Зөя буйларына,
Кайтып саф суларын эчәрмен...
...Юктыр инде, бөтен гомрем буе
Яшьлегемне сагынып яшәрмен.

Чарасызлык
Йөзен чытып тора күңел,—
Әллә ни булган аңа.
Бөреләр күзләрен йома
Кешеләр ялганына...
Сизеп яшим:
бу апрельдә
Хисләр яңарыр кебек.
Бәхетле буласы килә!
Тик... Яз соңарыр кебек...

Юлга чыктым
Биштәр тотып олы юлга чыктым,
Онытылып калган сабырлык.
Хет бер тотым ныклык булса икән,
Күңел өсләренә ягарлык!
Ярты юлдан кире кайтыргамы?
Тешне кысып ары китимме?
... Иренемне канатканчы тешләп,
Каршы җилгә куям битемне...

Апрель
Мең кат төренсәм дә,
йөрәк
Әллә каян күренә.
“Инде җыр язмыйм!” — дисәм дә,
Кул каләмгә үрелә...
Ниндидер сер бар тирәмдә,
Ниндидер тылсым бар күк.
Кибеп-яргаланып ятам,
Сусыз-елгасыз яр күк...
Җыр урынына иңрәү таушы
Нечкә күңел кылында.
...Язгы кар төсле язмышым
Апрель-сеңел кулында...

Экспромт
Бияләйне кияргә дә онытып,
Кыш куйнына кереп барышым.
Күңелемдә сызылып яткан моңга
Тоныкланып калган карашым.
Авыртуга тән сискәнеп китте, —
Кулым туңган, йөзем өшегән...
Җан-бәгырьне җылытып буламыни,
Күмер алып торып кешедән?!
***
Йөрәгемне ярып, җан-кошымны
Мин очырдым бүген иреккә.
Башта барып гөлҗимешкә кунды,
Аннан кунды моңсу зиреккә.
Гөлҗимешнең энәләрен алды,
Ә зиректән күчте матурлык.
Таң чыклары эчеп көч җыйды ул,
Кабат йөрәгемә кайтырлык...

Заман агай колагына
Менә шундый хәлләр, Заман агай,
Күңелләрдә иләс-миләс чак.
Ап-ак томан япкан үткәнемне,
Ак томанга чумган киләчәк.
Күңелемдә сәер халәт бүген.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Күңелем Сурәте - 5
  • Parts
  • Күңелем Сурәте - 1
    Total number of words is 3838
    Total number of unique words is 2036
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 2
    Total number of words is 3734
    Total number of unique words is 1917
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    49.2 of words are in the 5000 most common words
    58.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 3
    Total number of words is 3657
    Total number of unique words is 1983
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 4
    Total number of words is 3695
    Total number of unique words is 1844
    35.4 of words are in the 2000 most common words
    50.0 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 5
    Total number of words is 3745
    Total number of unique words is 1826
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    59.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 6
    Total number of words is 3642
    Total number of unique words is 1790
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 7
    Total number of words is 3627
    Total number of unique words is 1899
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    54.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.