Latin

Күңелем Сурәте - 5

Total number of words is 3745
Total number of unique words is 1826
33.8 of words are in the 2000 most common words
50.1 of words are in the 5000 most common words
59.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Әйдә, тынып торыйк, сөйләшмик...
Шатланырга, кайгырырга белмим,
Туй төненә кергән кәләш күк...
Әйе, Заман агай, эшләр хөрти,
Җандә егәр, тәндә буын юк.
Ах!.. Мин бүген — балык куеныннан
Сытып чыгарылган уылдык!
Йөрәгемне учка кысып торам,
Ачтым исә — сагыш тулачак.
Тимә миңа бүген, Заман агай,
Бүген минем иләс-миләс чак...

Моңсулык
Бүген моңсу, моңсу, моңсу...
Бүген миндә ялкын юк.
Күңелемдә — төпсез упкын,
Карашымда — салкынлык!
Иманымны, гүя, кемдер
Изеп-таптап ташлаган.
Дөнья бүген дөнья түгел,
Дөнья — ярык таш ләгән!
Ыжгырып тора ярыктан
Җан өшеткеч салкыны.
Түбәдән төртеп торалар,
Ә мин чыгам калкынып...
Чыгуын чыгам, тик җанда
Берни юк инде, берни...
Керфекләрем ачы яшьтә,
Ә җаным әрни, әрни...

Авыл. Туй
Күңелдә бер тойгы яши,
Сугыла-бәргәләнә!
Оча-оча да әверелә
Гамь-сагыш төргәгенә.
Җибәрдем аны иркенә, —
Очып китте моң булып...
Офыкка барып кызарды,
Җиргә иңде таң булып...
Нур булып тамды аннары
Авылда барган туйга.
Бик тиз әйләнеп кайтты, тик...
Күңелемдә бүтән тойгы...

Якты көн
Бер җыр язасы бар әле
Бүгенге көн хакында.
... Уздырдылар!
Өзеп-өзеп
Бер кош сайрый якында!..


Көзге алдында
Маңгайдагы җыерчыклар
Күңелгә күчте микән?
Әллә... күз нурлары белән
Юылып төште микән?

***
Ак кояшның керфекләрен
Бәллүр чык япкан бүген.
Җаным “сагыш” дигән йөген
Бер читкә аткан бүген.
Ниндидер якын хис җанга
Тынгылык бирми йөри.
Ымсындыра...
Әмма язмыш
Бәхетен бирми юри...
Ымсындыра... Саф сөюгә,
Бәхеткә ымсындыра.
Шушы мизгел түземлекне,
Шушы көз җан сындыра...
Мин — кешелекнең хатасы,
Табигатьнең ялгышы.
Урмансыз калган киек мин,
Ярсыз калган яр кошы.
Кояш җылысы җаныма
Көз аша үтә алмый.
И туңам! Җаным чуалган,
Моңнарын сүтә алмый...
И туңам!
Күңел бәхетен
Башкача көтә алмый!..
***
Ничек исән калганмындыр
Күңелдәге давылдан? —
Инде дулкын алды дигәч,
Ялгыз көймә табылган...
Шартлап сына ишкәкләре,
Ярга орына көймәм.
Соңгы сулышымны җыеп,
Гомер ярына менәм...
Менәм, менәм...
Менә инде
Кояшка кулым пешә.
Өскә үрмәләгән саен
Упкынга юлым төшә...
...Исән калдым бүген, исән,
Күңелдәге давылдан.
Белалмадым — табигатькә
Нинди серләр ябылган?..

Эшкә барганда
Кышкы иртә моңсу каршы алды, —
Әллә сагышымны сизгәнме?
Каен кызы йөзгә бәсен сипте,
Ул да сагышыма сискәнде.
Миңа карап бар да борчыла күк,
Миңа карап дөнья көенә.
...Зарлы башны киң якага төреп,
Кире кереп киттем өемә...

Кышкы этюд
Яз көтеп йөрим урамда,
Үзгәреш көтеп йөрим;
Моны мин ниндидер мөһим,
Үзгә эш итеп йөрим...
Яз да юк, умырзая да,
Күңелдән җылы качкан.
Тышта сыерчык бураны,—
Котып авызын ачкан!..
Өрә салкынын, әй, өрә!
Юк бит бер кочак җылы!
...Якында гына җил улы
Кар кызын кочып җылый...

***
Җаным бүген гел томанлап тора,
Гел болытлап тора күңелем.
Әллә каян гына җил чыгар да
Китәрмендер кинәт түгелеп...
Язгы сулар белән агармындыр
Дәрьяларга төшеп агармын.
Упкыннарга кереп сыенырмын
Һәм... җан тынычлыгы табармын.

Көзләр иртә килә
Быел тагын чал көз иртә килде,
Яңгыр булып килде, кар булып.
Сизгер күңелемнең бер иң садә,
Нечкә кылы китте тартылып...
Чәчелгән дә... барлык сагышларым
Ак каенга барып сарылган.
Көзгә әле кереп кенә киләм,
Ә тормыштан инде арылган!..
Сентябрьнең юеш, ачы җиле
Йөрәкләргә үтеп өшетә!
Уйлап кына табам бер матур көй,
Ә көз аны шундук ишетә...
Ишетә дә юеш яфракларын
Йөзгә бәреп китә, түз генә!..
Ә шулай да өмет яши җанда —
Ега алмас мине көз генә.
Якты яздан калган ялкын яши,
Җылы җәйдән калган җылы бар.
... Көзләр генә менә иртә килә,
Ак каеннар шуңа җылыйлар...

Көз — 1993
Без китәбез инде, хушыгыз, дип,
Кыр казлары канат кагына.
Сары шәлләрендә яшел тасма, —
Өянкеләр язны сагына.
Язга кадәр ай-һай ерак әле,
Өянкеләр тагын алданган.
Каеннарда һаман җәйге аклык,
Усакларга кояш ал манган...
Күңелләрем бүген көзге урман,
Күңелләрем язны сагына!
Яфрак кадәр генә йөрәгемдә
Кыр казлары канат кагына...

Дөнья
(25 октябрь, 1993 ел. Беренче кар)
Шатлыкка сусап йөргәндә
Шундук ак карын бирә.
Якты сөю тели җаным, —
Иң гүзәл ярын бирә...
Моң-сагыш тулса күңелгә,
Яңгырын биреп куя.
Хыялга тарсаң, бәгырьгә
Моңлы җыр төреп куя.

Тукталма
“Хыялый” дигән тизлектә
Яңа офыклар күзлим.
Туктарга кирәк, туктарга!
Ә мин һаман да эзлим...
Тыным кысылды...
Тукталдым...
Казык кактым бер ярга...
Казан астым, куыш кордым,
Утын эзлим ягарга...
... Китәргә кирәк, китәргә!
Кузгалып булмый һаман...
Тукталма, бар да бар икән
Алга — Хыялга табан!

Диңгез ярында
Диңгез ярында үксеп бер еладым!..
Бар кайгымны яшь итеп түктем...
Чакырдым, кемнедер сүктем...
Дулкыннар мине туктаусыз кыйнады! –
Юатуларымы, орышуларымы?
Аккан яшьләремнән ташуларымы?
Иренемә бер тамчы су тиеп китте! —
Нинди тозлы!.. Тагын тиде — тозлы!
Ачысыннан иреннәрем, күзләрем, җаным сызлый!
... Диңгезләр язмышы хакында уйладым,
Миндәй сагышлы башкалар турында.
Ә күпме алар диңгез ярында!

Кышкы фантазия
Урамда зәмһәрир салкын,
Каенда бәс челтәре.
Күңелне оетып тора
Кышның ап-ак мендәре...
Дәрт-ярсу басылып калган,
Хыяллар – төссезләнеп...
Кешелек иман яңарта,
Ап-ак кышка тезләнеп...
Кар-буранның иң уртасын
Шунда сайлап алдым да
Тезләндем...
һәм...
пәйда булды
Хозыр-Ильяс алдымда...
Икәүләп күккә китәбез,
Ак томанга әверелеп...
... Мин бүген иман яңартам,
Бер үлеп, бер терелеп...

Язгы фантазия
Комсызланып җил кар ашый
Казан урамнарында;
Чыпчык халкы чыр-чу килә
Юеш урам карында.
Сагышлы адәм баласын
Алар бөтенләй күрми.
Ә! Әһә! Әнә — бер читтә
Ялгыз күгәрчен гөрли...
Аның да кайгысы бардыр,
Күңелен моң саргандыр.
Кемдер, бәлки, җанын ярып,
Сагыш уты салгандыр?..
...Чыпчыкларны куып, моңсу
Күгәрчен белән калам.
Иңемдә канат ярала,
Күккә очып югалам...
***
Туып кына өлгергәнмен,
Җанны ак сагыш япкан.
Елап ачылган күзләрем,
Яшь булып сагыш каткан.
Телем ачылган, сүз белән
Җаныма иңгән ак моң...
Гел гамьле итә микәнни
Кышлары туган якның?
Әнә тагын җан артында
Бер хәсрәтле уй яный.
Гомерем буе түгәм аны,
Һич кимергә уйламый...

Челлә
Көн чалт аяз, никтер, никтер бүген
Зонтигымны алдым кулыма.
Көн чалт аяз, әмма әллә каян
Яшен ташы ява юлыма.
Әллә каян болытлары чыгып,
Күңелләрне йөри чылатып.
Көн чалт аяз! Кояш бәйрәм итә!
Сагыш китте мине җылатып...
Дөнья көлә тиле бәндәсеннән, —
Тышта челлә, ә мин зонтиклы...
Җан түрендә калган бар шатлыгым,
Каерып ачып карыйм,
ҖАН — бикле!..

Көз. Сирень
Бабай халкы инде бүрек киде,
Бераздан төшәр кырау.
Сиреньнәргә бу кагылмый, ахры, —
Сары көз, яшел утрау...
Күңелләрдә сагыш кына түгел,
Яңгыр йә җил котыра.
Йөрәгемә бу кагылмый, ахры, —
Сары көз, яшел утрау...
***
Нидер булган бу күңелгә,
Гел еламсырап тора.
Бәйләпләр куйыйммы кулны, —
Гел каләм сорап тора...
Минем сагышлы җырыма
Кушылып үкси тын көз.
Күңелемдә давыл уйный,
Керфек астында — диңгез...

Мин
Кайчагында мин үземне
Гайрәтле зат итеп тоям.
Кайчагында зур Галәмгә
Бөртек тузан итеп куям.
Минсез Җирне күз алдына
Китерү дә мөмкин түгел...
Ә кайчакта бар Галәмдә
Ил табалмый яши күңел...
... Кайчакта мин Җирдә — Алла,
Кайчакта беркем дә түгел...

Утрау
Зур диңгездә кыя-утрау таптым,
Дәрья кичтем бер уч җир өчен.
Тик барыбер Зур Җир аллам иде,
Утрау нәрсә алып ир өчен!
Зур Җиремә кайтып, ярга мендем,
Утравымнан киттем мәңгегә.
Дулкын шавы тынды йөрәгемдә,
Дөньям тыныч, тирәм ямь генә...
... Их, кайчакта диңгезләрне сагынам,
Чишмә суын эчәм — ул ачы!
Утрауларда яшәп, сиңа, Җирем,
Шул табынган чагым булсачы!
***
Тук-тук...
Дуслар килгән, ахры, ишегемә,
Чыгып ачыйм, дисәм, — алданам.
Песнәк кунган, дисәм, тәрәзәмә, —
Җилгә оча учтан бар балан...
Тук-тук...
Кыеп-кыеп яуган яңгырларга
Ничек түзә икән бу түбә?
Юк...
Бер көй туа моңлы күңелемдә.
Бу — җыр булып йөрәгем тибә!

Күңелемдә...
Язмыш карты сагыш камчыларын
Баш очында хәтәр уйната.
Күңелемдә —
Соңгы сөюемнән төшеп калган
Ярты гына бәйләм моң ята...

Ана, бала...
Имеш, кеше тууына мизгел үткән,
Ана көлә, бала елый...
Унбиш яше тулуына инде күптән, —
Бала көлә, ана елый...
***
Гыйнварда да язлар килер икән, —
“Ак бөре”гә узган чаганнар...
Минем дә бит сары сагышларда
Бәхетләргә тарган чагым бар.

Чишмә
Кипкән чишмә төсле яшим бүген, —
Ком утыра җанга, таш баса.
Чишмә кипсә, кабат тибеп чыга,
Күңел белән генә башкача...
Бер тамчысы бер гомергә тора,
Кеше аткан һәр таш саклана.
Борчу-сагышымның яше булып,
Үлән керфегендә чык яна...
Буылып ята җаным таш астында.
Карый алмыйм, —күзгә ком тулган.
... Ялгыз чишмә төсле яшим бүген, —
Җимерелгән, кипкән, онтылган...

Җир — иң матуры!
(Хыял)
Урамга йөгереп чыгам,
Кояшка оча күңел.
Кошлар булып очам, гүя,
Мин гади кеше түгел!
Мин — сихер иясе, гүя,
Мин — әкият батыры!..
Ә күзне Җирдән алалмыйм,
Чөнки Җир — иң матуры!
***
Каберлек торган
Мәһабәт тауда,
Керфеген ачып,
Яшьләрен койды
Ялгыз бер чишмә —
Суы әй ачы!

***
Бөркәү капладылар гөлгә,
чөнки:
“Давыл килә!” — дигән хәбәр булды.
Давыл узды.
Сылу гөл чәчәге
Көн яктысы, Кояш күрми сулды...
***
Чын дивана кебек яшим менә, —
Бер шашынып үксим, бер көләм.
Каерылып чаптым тышауларын
Һәм җибәрдем җанны иркенә...
Очты җаным, очты болыннарга,
Канатлы ат булып җилкенде.
Тик канаты көйде кыр утында,
Коткарырга ярый җил килде...
Җил килде дә алып китте аны
Куенына салкын котыпның.
Ярый әле офык тупсасыннан
Күтәрелде, кояш тотып, таң...
Канатлары туңган акбүз атка
Кояш бирде барлык җылысын.
Җаным нигә якты көн нурына
Түзалмыйча үксеп елый соң?
Чын дивана кебек яшим менә, —
Бер шашынып үксим, бер көләм.
Әле утка барып төшә җаным,
Әле салкын бозга төртелә...
... Янып-туңып әрәм булганчы дип,
Куып кертим үзен тәртәгә!
— Яле!

Әллә?
Сагышларны барлап йөри идем,
Сирень куагына тап булдым.
Бер мәл карап тордым гаҗәпләнеп,
Аннан кочагына атылдым...
Яшел шәле белән чорнап алды,
Саклап калды сирень сагыштан...
Көзен биреп дөнья ялгышканмы,
Әллә җаным сагынып ялгышкан?..
***
Сагындырып кына килә бу көз,
Сагындырып ява яңгыры.
Хисләр генә мөлдерәмә таша,
Җан күзенә тама яндырып!..
Моңсу уйлар һич тынгылык бирми,
Алар инде күптән ак кышта.
Куркыта да: охшамасам иде
Кыш куйнында калган аккошка...
Көз кояшы әсир иткән, ахры,
Карашларым бүген яп-якты.
Ә шулай да буран сорый күңел,
Җылы тормыш инде ялкытты...

Ап-ак сагыш
Сары була, диләр, сагыш төсен,
Бүген күктән
Ап-ак сагыш яуды кар булып.
Керфегемдә ак тәңкәләр эри,
Ап-ак булып,
Сагыш килде бераз тартынып...
Чәчләремә кунды ап-ак сагыш,
Ап-ак сагыш
Учларыма тулды су булып.
Ак пәрдәгә кунып юкка чыкты,
Ап-ак сагыш
Хат өстенә төште егылып.
...Сары була, диләр, сагыш төсен,
Бүген күктән
Ап-ак сагыш яуды кар булып.
Өстәлемдә, ап-ак сагыш төсле,
Ап-ак конверт
Ирләр кебек елый тартынып...

И бәхетем!
Син килгәнсең,
Өйдә булмаганмын,
Күпме гомер мине көткәнсең.
Кайтмаганмын, һаман кайтмаганмын,
Елый-елый ташлап киткәнсең...
Сине көтеп өйдә генә торам,
Бөтен ишекләрем шар ачык.
Тик син генә, үксез бала кебек,
Йөрисең, ди, хәер сорашып...

Табигать хәйләсе
1
Бүген җилләп тора урам,
Күңел дә җилләп тора.
Табигать кешегә каршы
Ниндидер хәйлә кора.
Кояшын күрсәтеп алгач,
Буран туздырып йөри.
Урамга сыймаган карын
Минем күңелгә көри...
Буран белән бергә йөри
Бераз үпкә, бераз зар...
Бер почмакта посып яткан
Гайбәт кисәге дә бар...
Хыяллар, өметләр анда
Язгы кар кебек эри.
Күңелне төймәләп карыйм, —
Март
җилен куа юри...
...Бүген җилләп тора Дөнья,
Үзем дә җилләп торам.
Кыш белән яз уртасында
Кузгалды йөрәк ярам...
2
Алмагач бөрегә узган,
Яз иләс-миләс мәлдә.
Менә өченче көн инде
Исемең минем телдә...
Йөрәк таушына алданып,
Ишеккә йөгереп барам.
Сынык ишек тоткасыдай,
Сыкырый йөрәк ярам...
Тәрәзәм елый, бакчамда
Алмагач елап тора.
Аңа каршы да март ае
Ниндидер хәйлә кора.
Шакыйлар...
Буранмы, кармы?
Өзелгән бөре мәллә?
Мәхәббәтем искә төшә
Шушы каһәрле мәлдә.
...Менә өченче көн инде
Күз алдыннан китмисең...
Шакыйсың...
Ачам...
Ник мине
Аз гына да көтмисең?!.
Буран гынадыр ла, диеп,
Үз-үземне юатам.
Салкын кар тулган күңелгә
Соңгы җылы уй ята:
“Алмагач бөресен өзгән —
Тамырын өзә ала...
Өч көн күрми түзә алган
Бер гомер түзә ала...
Түз!”

Буранлы көн
Дөньяның чите ертылган,
Ямау салырга кирәк!
Буранга чыгып йөгердем,
Кулга алдым да көрәк.
Буыннан егәр киткәнче,
Егылганчы көрәдем.
Дөнья түбәсенең читен
Көрәк белән терәдем!
...Җиһан тынычланып калды,
Тик... буран миңа күчте.
Алдымдагы сагыш тавы
Айга кадәрле үсте...
Тормыш, тормыш...
Тормыш, Тормыш...
Һәрбер яңа көнем
Синнән якты алып кабына.
Кабына да гомеремә шатлык
Яки сагыш булып ягыла.
Табышлардан башым әйләнгәндер,
Югалтулар булды, ялганы...
Хыял дәрьясына төшеп йөздем,
Тик төбенә җитә алмадым.
Их син, Тормыш!
Мәхәббәтең белән
Өзгәләдең җанны, талкыдың.
Бер бәхетле, бер бәхетсез итте
Миңа биргән сөю ялкының.
Аңлап кына җиттем инде, дисәм,
Тагын калам упкын каршында.
Шунда туктыйм.
Хәтта моңлы җыр да
Әйтеп бирә алмый барсын да...

III. Нигә уйлап таптым икән сине?


Сөю догасы
Мин хәтәр яуларга китсәм,
Кайту вәгъдә итә алмыйм сиңа,
Җиңү вәгъдә итәм!
Мин ерак сәфәргә китсәм,
Байлык вәгъдә итә алмыйм сиңа, —
Җырлар вәгъдә итәм!
Әйдә минем белән зур тормышка,
Назлар вәгъдә итә алмыйм сиңа, —
Сөю вәгъдә итәм!
Бәхетнең өске каты
Янгынмы ул, төнге балкышмы ул?—
Яшен уйный кыйбла ягында...
Аҗаганны ак бәхеткә, диләр,
Мин — бәхетнең өске катында.
Ике яшь йөрәкне кавыштырып,
Язмыш йөри хыял атында.
Хыял — ак бәхетнең үзе булса,
Мин — бәхетнең өске катында.
Белгән догаларны куша-куша,
Җырлар язам иркәм хакында.
Шашып сөю — үзе бәхеттер ул,
Мин — бәхетнең өске катында...

Олыгайдым
Бала чакта, сине күргән саен,
Кар йомарлап аттым артыңнан.
Аннан,
усал карашыңнан куркып,
Чаба идем өйгә бар тыннан.
Язлар җитте.
Йомарланган карлар
Эзләреңә төшеп эреде.
Сине кочкан карны, кызганмыйча,
Әллә кемнәр таптап йөреде...
Хәзер күрсәм, кар да йомарламыйм,
Балалыктан чыктык, нишлисең?!
Син һаман да миңа карамыйсың,
Син һаман да миңа дәшмисең...
Тик...
Бүген дә,
Сине күргән саен,
Коендырып үтәм,
кызганмыйм!
Ак кар түгел, утлы караш атам, —
Балалыктан инде узган мин.

Бакчадагы уйлар
Горур башын кырын салып,
Чал аксакал үлем көтә.
...Яшьле күзен юлга төбәп,
Ялгыз ана улын көтә.
...Ата-ана сабыеның
Үсеп җитү вакытын көтә.
...Ике гашыйк
бер-берсенә
Вәгъдә биреп, ак туй көтә.
...Чибәр егет ярын көтә
Алмагачлар арасында.
...Ә мин һаман сөю көтәм,
Димәк, бары-барысын да!

Кайда күрдем?
Мин сине кайда күрдем соң?
Һаман шул хакта уйлыйм.
Өндәме, төштә күрдемме, —
Очын югалттым уйның.
Син миңа шундый таныш бит,
Йөзләрең, карашларың.
Бәгыремә үтеп кереп,
Елмаеп торышларың.
Минем өчен бик тә газиз
Хисләр бар синең җанда.
Шул хисләрең кинәт кенә
Әйләнсен иде чынга!
Синең кем икәнлегеңне
Белер идем шул чакта.
Без яралганбыз, күрәсең,
Бер уттан, бер балчыктан...
Мин сине кайда күрдем соң? —
Син шуны уйлап табыш.
...Белдем-белдем! Син бит миңа
Хыялымнан ук таныш!
***
Күзләремә дөнья сыйган
Күңелемдә — иман.
Тик шулай да синең күзгә
Карарга кыймам.
Көндез якты Кояшым син,
Төннәрен — Аем.
Сиңа багып, таңда торам,
Кичләрен байыйм.
Кояшка карап булмавын
Беләм, бик беләм.
Иман тәкъдирне чакыра —
Тын гына үләм...
Мең үлеп һәм мең терелеп
Яши йөрәгем.
Иманым белән сөюем —
Күңел терәгем!

Сынаган бар
Сынаган бар: сине сагынганда
Әнкәй искә төшә нигәдер.
Хыялымда гына сине алып,
Их, кайтырга иде өйгә бер!
Сөртенердәй булып, каршыбызга
Әнкәй чыгар иде, туганнар...
Күрми калмыйк, диеп,
тәрзәләрне
Чиста итеп юып куйганнар.
Их, утырыр идек гәпләшеп бер,
Сөйләр сүзләр күпме җыелган!
Атлас чаршау күптән тартылган да,
Йомшак түшәк күптән җәелгән...
Әнкәй керер шулчак төшебезгә, —
Бала күлмәкләре тегәдер...
...Һаман сыныйм: сине сагынганда
Әнкәй искә төшә нигәдер.

***
Һәр гомернең бер мизгеле була, —
Борылып карап үткән эзенә:
“Ары барыргамы, юкмы?” — диеп,
Сорау бирә кеше үзенә.
Менә шунда бер җан килеп чыга
Һәм җитәкләп китә гомерне.
Шушы чиктән уза алган кеше
Кояш кебек озын гомерле.

Сабырлык
Бу адәмгә нәрсә кирәклеген
Аңладым мин хәзер, аңладым.
Сабырлыклар миндә җитәрлек дип,
Үз-үземне күпме алдадым...
Ә ул миндә бик аз булган икән,
Бәлки бөтенләй дә булмаган...
Гомер буе тутырганмын аны —
Сабыр савытларым тулмаган...
Мин — ярыннан чыккан елга сыман,
Мин — елгасыз калган яр сыман...
Тик бер тамчы сабырлыкка сусап,
Сөюемнән шашып ярсынам...

Рәхмәт укыйм
Рәхмәт укыйм бу дөньяга,
Кышны тудырган өчен.
Урамнарны, күңелләрне
Акка тутырган өчен.
Рәхмәт укыйм бу дөньяга,
Менә син булган өчен.
Керфегеңә ап-ак, йомшак
Энҗе кар кунган өчен...
Коена-коена ак карга,
Имәнеп рәхмәт әйтәм.
Теләсәң, теләмәсәң дә,
Кочып алам да китәм...
Китәм томаннар артына,
Китәм, билләһи китәм!
Әй Дөнья!
Кыш белән сөйгән яр булса,
Берни кирәкми бүтән!

Эзләр
Көрт тауларын үтеп, кышын
Кар диңгезе кичтек.
Тирән эзләр калды артта,
Җилләр шашып исте.
Кар сулары ерып, язын
Юеш кичләр гиздек.
Юеш эзләр калды артта,
Юешләндек, түздек.
Җәй көннәрен, чәчәк җыеп,
Болыннарда йөрдек.
Чык күлендә ике пар эз...
Күпме калфак үрдек!
Ә көз безне бакчаларда
Моңсу каршы алды.
Таптап үткән яфракларны
Күккә чөеп калды...

Күңелемне уят
Нинди җилләр сине иркәләгән?
Нинди күлләр тәнең юган соң?
Йә, ач инде сихер-тылсымыңны, —
Моңлы күңелләрем уянсын!
Кояш нурын алсу йөзләреңә
Алсу кершән итеп яктыңмы?
Иңнәреңә япкан ап-ак шәлең —
Сафлык бөркеп торган ак таңмы?
Иреннәрең пешкән гөлҗимешме?
Иң тылсымлы җирең шулдыр ла...
Өзеп бирсәң бир син, бик үтенәм:
Күңелеңдә сагыш калдырма!
Сиңа булган сөю хисләреннән
Бөтен дөнья, әйдә, куансын!
Йә, ач инде сихер-тылсымыңны, —
Моңлы күңелләрем уянсын!

Өметләнмә
Табын, дисең, миңа табын! — дисең...
Табынсам да,
Тәүге үпкән төнгә табынырмын.
Сагынмыйсың, дисең, сагынмыйсың...
Сагынсам да,
Синнән киткән көнне сагынырмын...
Бу бирешер, диеп уйлама син,
Егылсам да,
Җанны җанга төреп егылырмын.
Онытырмын, диеп өметләнмә,
Югалсам да,
Хәтереңә кереп югалырмын...

Сагыш һәм бәхет хакында
Мин сагындым, ахры, сине, —
Күңел моңланып тора.
Алып ташлыйм дисәм,
дөнья
Тагын моң ягып тора.
Мин сагындым, ахры, сине, —
Урманга чыгып китәм.
Урманнарга кереп булмый, —
Урман читендә читән!..
Мин сагындым, ахры, сине, —
Төшмәгән күлләр калмый.
Сагышым шундый зур икән, —
Сулар да аны алмый...
...Сагынса да, моңайса да,
Кеше барыбер түзем.
Моңайган булам, югыйсә
Бәхетле кеше үзем!

Ант итмим
Син мине рәнҗеттең.
“Кит”, — дидең.
Әй шушы горурлык! —
Дәшмәдем.
Аннары эзләдең, ялвардың,
Дәшмәдем, дәшмәдем, —
нишләвем?
Агыйдел дулкыны булып та,
Йолдызга әверелеп күзләдем.
Хисләрең саф синең, изге бит,
Ахыры дәшмичә түзмәмен...
Әй шушы горурлык!
Йолдыздай
Балкый ул, диңгездәй давыллы.
Күк салкын, ярларда кыя нык, —
Мин горур, сүзем сүз — дәвамлы!
Мин горур!
Горур, тик ант итмим,
Дәшмәм дип, кайтмам дип яныңа.
Йолдыз да атыла, дулкын да
Ташлана бервакыт ярына...

***
Җандагы ярсуга түзмичә,
Атылып чыгам да урамга:
“Яратмый, яратмый, — дип, — мине”, —
Серемне сөйлим мин буранга.
Җандагы ярсуга түзмичә,
Тотам да болытка кар атам...
Артыннан кычкырам: “Барыбер
Яратам, яратам, яратам!”
Күк кире ыргыта карымны,
Ак йомгак җилкәмә кунаклый.
Бу — юеш кар булып,
язмышым
Битемне, җанымны яңаклый.

Кичермим
Җан-рухымны аптыраткан
Бәхетсез күңел мәле —
Яратам, сөям. Тик сөю —
Кичерү түгел әле...


Рәхмәт!
Җилдәй йомшак чәчләреңне
Иркәләп, назлап дәшәм:
— Шушы чәчең өчен рәхмәт,
Минем кадерле кешем!
Шушы карашларың өчен,
Шушы күз нурың өчен,
Яшьле керфекләрең өчен
Рәхмәт, кадерле кешем!
Назлап иркәләгән чакта
Тоям кулларың көчен.
Ныклык, өмет бирдең миңа,
Рәхмәт, кадерле кешем!
Рәхмәт!
Миңа җан иңдергән
Күңел моңнарың өчен...
Дөньяда булганың өчен
Рәхмәт, кадерле кешем!
Рәхмәт, син — киләчәк көнем,
Син — бер хыялый төшем.
Уятма татлы йокымнан,
Минем! Кадерле! Кешем!

Кара әле тәрәзәңә
Яланнарда үлән борын төртә,
Чаганнарда бөре уяна;
Керфек кадәр генә яфрак чыккан,—
Эх! Шуңа да күңел куана.
Тәрәзәләр инде шар ачылган,
Язгы һава кирәк һәркемгә!
Яз сулышы булып, тәрәзәңнән
Керер идем сиңа бер төнгә...
Чәчләреңнән сыйпап китәр идем,
Керфегеңнән үбәр идем дә...
Күз карашың булып, эзең булып
Төшеп ятар идем идәнгә...
Их, уятыр идем таңда назлап,
Шат елмаер идең дөньяга.
Кара инде, кара тәрәзәңә,—
Минем сөю булып көн бага...

Телсез
“Яратмыйсың, минем хакта
Җыр язмыйсың, дисең.
Каләмеңнең очында гел
Таныш түгел исем...”
Беләм!
Шул дәшмәвем белән
Сине ялыктырам.
...Мин бит шашып сөюемнән
Телсез калып торам.

Кагылмый тор...
Кагылма бүген җаныма,
Аның садә чагы.
Уй-хисләрем — саба җиле,
Яшем — үлән чыгы...
Туйганчы бер елыйм әле,
Туйганчы бер көлим.
Мин әле сине яратмыйм,
Яратырга телим...

***
Читкә китсәң — күңелемдә,
Янымда чакта — җанда.
Күренсәң-күренмәсәң дә,
Һәрвакыт минем янда.
Читтә чакта — йолдыз кебек,
Янымда — кояшым син.
Ә дигәнче күк катына
Меңгереп куясың син.
Бәхет катына да шулай
Алып мен әле таңда.
Барыбер минем янда син,
Барыбер минем җанда!

Бер сүз уйлап таптым
Бер сүз уйлап таптым сиңа,
Шундый сүз ул — тылсымлы!
Уйлап кына тапкан идем,
Җаным сиңа ымсынды!
Күңелемә салып куйдым,
Матур хисләргә төреп.
Әйтәсе килде ул сүзне,
Тизрәк сине күреп.
Тик... нишләрмен, —
әйтү белән,
Күңелем бушап калса.
Таҗлары коелып беткән
Чәчәккә охшап калса...
... Кайчан гына әйтер, диеп,
Озак көттең дә инде.
“Язмышым! Язмышым минем!” —
Менә әйттем дә инде...

Югалдың...
Яңгырларга кереп югалдың да
Болыт булып кайттың.
Урманнарга кереп адашкач та,
Аланнарда таптым.
Алсу шәфәкъләргә күчеп яндың, —
Таңнар булып аттың.
Ак таңнарга китте, диделәр,
Кояш булып кайттың...
Кар-бураннар сине алып качты, —
Язлар булып килдең.
Диңгезләргә барып кушылдың да
Шавы булдың җилнең...
. . . . . . . . . . . . . . . .
Ах!
Язмышыма кереп югалгансың,
Тик кайда син — белмим...

Ике кыш, бер яз...
Мин сине инде сагынмыйм,
Бераз гына юксынам.
Һәрбер уй җанга кадала,
Авырттырып, ук сыман...
Күңелемдә баш калкыта
Җанның гамьле хисләре;
Минем сагыш өчен генә
Казанның бу кичләре.
Минем сагыш өчен генә
Мәхәббәт дигән хис тә.
Сөю нинди төстә булса,
Күзләрем дә шул төстә.
Сагынмыйм...
Инде сагынмыйм!
Юксынам бераз гына.
Бәхет өчен җитми икән
Ике кыш, бер яз гына...

Фал ачам
Нинди генә теләк телим икән?
Ни әйтсәм дә, һаман аз булыр...
Иң яхшысы, матур бер фал ачыйм:
— Алда гомерең тоташ яз булыр!
Көннәрең дә гел кояшлы булыр,
Күңелеңә нурлар ягылыр.
Ә беркөнне, бер изге җан чыгып,
Йөрәгеңә килеп кагылыр...
Кагылыр да әйтер:
“Моңа кадәр
Ничек сине күрми йөрелгән?!.”
...Менә шундый матур бер фал ачам:
— Синең җанга бәхет төрелгән!

***
Тәрәзәмне җилләр килеп кага
Сагышланып сине көткәндә.
Көтүләре авыр икән, бәгырь,
Ник борылып карадың киткәндә?
Тәрәзәмне каккан бу җилләрнең
Синнән икәнлеген беләм мин.
Яшел керфекләре калтырана
Тәрәз төбендәге үләннең.
Шундук тойды синең сулышыңны,
Карашыңны тойды гөлем дә.
Ул да белә — җаным күптән инде
Аунап ята сагыш көлендә.
Ник борылып карадың киткән чакта,
Шул карашың тора тәрзәмдә.
Бар үпкәңне онытып кер әле, кер,
Авыр гына итеп көрсен дә...
Бөтен битәр-борчуларың калсын,
Бөтен аһ-зар калсын үткәндә.
Килгәләп кит шулай тәрәзәмә,
Сагышланып сине көткәндә.
* * *
Инде оныттым дигәндә
Төшемә килеп кердең.
Хәл-әхвәлләрең әйбәттер, —
Елмаеп-көлеп кердең...
Йөз нурыңның бер бөртеген
Җаныма төреп калдым.
Әмма күзеңдәге моңны
Барыбер күреп калдым.
Минем һаман яратканны
Син төгәл белеп кердең...
Шуңа да минем төшемә
Елмаеп-көлеп кердең.
* * *
Елмаюың күз алдында калган,
Көлүеңне ничек онытыйм?!
Син бит минем күңел күкрәүләрем,
Син бит минем яшәү канатым!
Күктә кояш булса, җирдә син бар,
Миңа башка беркем кирәкми.
Карама син көзге салкын кышка, —
Чуер таш ни аңа, йөрәк ни...
Минем йөрәк сине уйлап тибә,
Минем күңел сине юксына.
Син булмасаң, кояш нурын тоймыйм,
Син булмасаң, яшәү юк сыман.
Син елмаеп калдың күз алдында,
Мин елмаеп китәм яныңнан...
Барысы да яхшы, әйбәт, күркәм...
Җаным гына сине сагынган...
* * *
Бүген таңда әллә нинди халәт:
Их, үбәсе килеп уяндым!..
Юк, үбәсе килеп кенә түгел,
Бер үләсе килеп уяндым!..
Бер үләргә иде назларыңнан,
Бер үләргә иде наз биреп...
Бүген күңел иләс-миләс тора,
Бүген күңел минем нәзберек...
Яшәү белән Үлем аралары
Якыная икән таңнарда.
Колагыма һаман бер моң керә,
Мин уянам шуны тыңларга!
“Өмет көе булса ярар иде”, —
Иртә таңнан дога пышылдыйм...
Шундый халәт:
Гүя җаным белән
Синең җанга барып кушылдым!
* * *
Күңлем минем — бер ярсулы елга,
Дулкын булып җанны моң кага.
Офыклардан менгән кояш кебек,
Сөюемне ачам дөньяга!
Сөюемне ачам, гамьле җирем
Хет беразга җылынып китәр, дим.
Белегез сез: бүген мин сөюне
Байрак итеп күккә күтәрдем!
Җилферди ул ак болытлар булып,
Рәшә япкан көзге кыр кебек.
Җан түреннән өскә калкына да
Җәелә ул изге җыр кебек...
Сөюемне ачам дөньялыкка,
Мин яратам-сөям, күрегез!
Бөтен өшегәннәр, гамьле җаннар,
Минем җанга тизрәк керегез!
Күңлем бүген — бер ярсулы елга,
Ярларында минем җан яна.
Аңласагыз, аңламасагыз да,
Сөюемне ачам дөньяга!
* * *
Язмышымнан узып яшәп ятам,
Язмышымнан качып яратам.
Дөнья миннән салкын акыл сорый.
Һаман хисләремне таратам.
Дөнья миннән нидер таләп итә,
Дөнья миннән һаман гамь сорый.
Соңгы бөртек җыр-моңымны алгач,
Бәгыремә төшеп җан сорый.
Язмышымны узып яшәсәм дә,
Дөньялыктан узып булмый шул.
Гомер буе түгелә барган күңел
Бер сөюдә генә тулмый шул.
Дөнья миннән акыл таләп итә,
Ә мин язмышымны юратам.
Мин барыбер бәхетледер, ахры, —
Язмышымнан узып яратам!
* * *
Мин бит сине, иркәм, бәгърем, җаным,
Тормыштан да ныграк сөйгәнмен.
Тик... бәхетне яшерергә кирәк,
Ә мин аны күккә чөйгәнмен.
Чуалыплар беткән хис-тойгылар,
Бик буталчык бүген чоры да.
Дәртле тавыш белән җыр башлыймын,
Бик сагышлы чыга җыры да...
Безнең юллар күптән кушылган да,
Безнең җаннар күптән табышкан.
Бәхет булып кына килми сөю,
Сөю туа икән сагыштан.

Бәхет, газап, сагыш...
Кояш назлавына уянам да
Һәркөн ачыш ясыйм таңнарда:
Газап белән бәхет бергә яши
Яр яратып йөргән җаннарда...
Кайсы күбрәк, дип сорамагыз,
Алар арасында сагыш бар.
Күңелләрдә бер кыл чыңлап ала,
Шундук ташып чыга сагышлар!..
Бәхете дә сагыш булып яна,
Сагыш булып әрни газабы...
Башланганда газап булса булсын,
Бәхет булсын иде азагы!
Бәхет булсын иде азагы!
* * *
Кош түгел мин, әмма бүген
Канат кагынып йөрим.
Чөнки җанымда сагыш бар, —
Сине сагынып йөрим...
Синнән башка беркем күрми
Тылсымлы канат барын...
Син минем якты сагышым,
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Күңелем Сурәте - 6
  • Parts
  • Күңелем Сурәте - 1
    Total number of words is 3838
    Total number of unique words is 2036
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 2
    Total number of words is 3734
    Total number of unique words is 1917
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    49.2 of words are in the 5000 most common words
    58.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 3
    Total number of words is 3657
    Total number of unique words is 1983
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 4
    Total number of words is 3695
    Total number of unique words is 1844
    35.4 of words are in the 2000 most common words
    50.0 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 5
    Total number of words is 3745
    Total number of unique words is 1826
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    59.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 6
    Total number of words is 3642
    Total number of unique words is 1790
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 7
    Total number of words is 3627
    Total number of unique words is 1899
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    54.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.