Latin

Кара Каз - 04

Общее количество слов 4306
Общее количество уникальных слов составляет 1950
40.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
57.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
66.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Әнизәр тынычлангандай булды. “Язулы-сызулы “унлык” беткәнмени?!” — дип, ул үзенең күңелен тырнап торган үкенечне дә читкәрәк алып куйды. Бетеп үк бетмәсә дә, Сирин хакындагы татлы уе, хәлсезләнеп, инде менә ничәнче кат, сагышлы бәгыре төбенә төшеп ятты.
Әнизәрнең күптәннән буфет тирәсенә барганы юк иде инде. Баштарак барып-барып та язмышын таба алмады, аннары, йөрәк авыртуын яңартмыйм дип, мәхәббәтенә, бәхетенә юл күрсәтүче “унлык”ны йотып калган буфеттан үзе дә читтәрәк йөрергә тырышты.
Ә бер көнне йөрәгендәге иң нечкә кыл “келт” итеп тартылып куйды. Бу кылның исеме Сирин иде. Тагын шул серле очрашу хәтеренә төште. Әнизәр буфет янында ничек пәйда булганын сизми дә калды. Кесәсендә әллә ничә унлык ятса да, сатучыга илле сум акча сузды:
— Миңа — плиточный...
— Ваграк акчагыз юкмы?
— Юк шул...
— Алайса көтәргә туры киләчәк, сдачага вак акча юк...
— Көтәм, көтәм...
Әнизәр сатучы биргән шоколадны һәм өч “унлык”ны кыенсынган кебек кенә алды да бер читкә барып басты. Ул арада буфет алдына кешеләр җыелды. Кызны үтә дә таныш бер тавыш сискәндерде:
— Бер шоколад бирегез әле...
— Ниндиен?
— Әнә теге кыз алды бит — шундыйны...
Ничек кенә тырышса да, Әнизәр кешеләр төркеме аша ул егетне күрә алмады. Шулай да, төгәл аңлап алды: ниндидер таныш тавыш бу. Сирин? Әллә колагына ишетелә башладымы? “Сирин” ди-ди, акылыннан яза бугай инде.
Бераздан сатучы хатын Әнизәргә:
— Менә — бурычым булып тормасын, алыгыз, — дип, ягымлы, дустанә тавыш белән эндәште.
Шулвакыт сатучыга сузылган кулдагы “унлык”, ниндидер сихер ярдәмендә, иң элек сатучы кыз кулына, аннары Әнизәргә күчте. Ул “унлык”ны Әнизәр шундук танып алды — бу бит Сириннең телефон номеры язылган акча! Теге вакытта буфетта, аннары таксида калдырган унлык!
Сөенеченнән нишләргә дә белми торган Әнизәрне буфет алдындагы төркем бер кырыйга этеп чыгарды. Ләкин аның бу изге урыннан бик үк читкә китәсе килмәде. Ул белә: теге таныш тавыш та, теге зифа кул да шунда — кешеләр арасында калды бит. Сирин тавышы. Сирин кулы. Сирин үзе кайдадыр, әмма аның ягымлы тавышы, матур куллары монда, монда!
Ләкин кешеләр арасында Сиринне хәтерләткән кеше күренмәде. Теге серле “унлык”ны бирү өчен генә җыелган кебек, булганнары да бик тиз таралып бетте. Әнизәрнең күңеле сискәнеп куйды: буфет өстәленең бер читендә кем тарафыннандыр онытылып калдырылган таныш шоколад кисәге ята иде.
18 гыйнвар, 2004 ел.




БОРЫЛЫШ
(Хикәя)
Солтан бүген беренче миллионын эшләде. Мәскәүдәге алыш бирештән соң чираттагы илле мең долларны Казандагы банкка күчерде дә шундук кайтырга чыкты. Руль артында утырган юлдашы һәм тән сакчысы Рөстәм «Мерседес»ын җилдәй җилдертеп кенә алып кайтты. Солтан черем итеп алганчы алар Казанга якынлашып киләләр иде инде.
Кәефе шәп иде миллионерның. Егерме җиде яшьтә үз эшең, үз фирмаң, үз миллионың булу алай ук начар түгел икән. «Игенче» дигән гап-гади татар авылыннан чыгып киткәненә ун ел дигәндә иреште ул моңа. Уйлый башласаң... уйның очына җитәм димә. Әмма бер нәрсәне бервакытта да онытмаячак Солтан – аның өчен һәр тиен, һәр сум маңгай белән җир сөреп табылды. Бу яктан ул үз авылының исеменә дә, җисеменә дә тугры калды.
Авылы хакында уйлап куюы булды, Солтанның җаны туган якларына ашкына башлады. Ул, башы белән генә ымлап, Рөстәмгә Казанны әйләнеп уза торган Чаллы юлына төшәргә кушты. Бераздан үзе үк руль артына утырды, юлдашын арткы утыргычка йокларга җибәрде.
Күптән кайтканы юк икән аның Игенчегә. Төп-төгәл ун ел. Мәктәпне тәмамлап киткәннән бирле кайтканы юк. Аның артыннан ук әти-әнисе Казанга күчеп килмәсә, әлбәттә кайтып йөргән булыр иде...
Хәзер дә алар Солтан белән бергә яшиләр. Өч катлы коттедж-йортта бер-берсен югалтып йөриләр-йөриләр дә малайларына килеп бәйләнәләр. «Кайчан өйләнәсең инде, бу кадәр патша сараен балалар белән, рәхәт мәшәкатьләр белән кайчан тутырасың?» - диләр. Солтан шаяртуга алырга тырыша. «Менә миллион гына эшләп алам да, шул ук көнне өйләнәм», - ди.
Барыбер авыл сагындыра. Аның кырлары, басулары, урманнары, кешеләре... Рухы, җаны, шушы рухны, җанны тын-сулыш белән алып керә торган һавасы сагындыра... Солтан яхшы белә – кем генә, кайда булса да, ул иң элек авыл баласы; кеше буларак та авылда оешты, авылда тернәкләнде. Ул моны бервакытта да, беркайчан да онытмаячак...
Таң атты. Юл читендәге печән кибәннәре, иртәнге томаннан арынып, якты көнгә баш калкыттылар. Солтан ничек кенә ишетергә тырышса да, кошлар җырын ишетә алмады. Шунда исенә төшеп елмаеп куйды. Бу вакытта алар инде сайрамыйлар, бала карау, бала үстерү белән мәшгульләр. Ара-тирә ишетелеп калган чыркылдавык тавышлар гына бу канатлы дөньяда да борчулар, кайгылар булуын искәртеп торалар.
Ачык тәрәзәдән ургылып кергән иртәнге саф һава белән яңа печән исе, авыл исе, җәй исе кереп тулды. Солтан, машинасын юл читенә туктатып, ишеген киереп ачып җибәрде. Аякларын күпереп торган чирәм өстенә төшерде, сузылып, киерелеп куйды. Бу әкияткә генә риза булмыйча, тышка ук чыкты, якында җәйрәп яткан болынга таба китте. Әле шушы көннәрдә генә куелган кибәнгә аркасын терәп утырды да сихри бер халәткә чумды...
Игенче авылында печән чоры – сөю чоры иде. Нәкъ менә шул печән вакытында яшьләр аралашып, танышып, сөешеп калалар. Вәгъдәләр бирешәләр. Киләчәккә хыяллар коралар...
Солтан белән Суфия да беренче вәгъдәләрен менә шушындй хуш исле печәнгә чалкан төшеп, күктәге чиксез-чамасыз йолдызларга карап бирешкәннәр иде. Кызлар кулына, кызлар тәненә дә беренче мәртәбә шушы печән чорында кагылган иде Солтан, ә менә үбешүләре... Өченче җәйдә, Казанга китәр алдыннан гына үбештеләр алар. Әллә яңа печән исе, әллә яшьлек хисе аларның башларын әйләндереп җибәргән иде, озаклап, онытылып, уйларына да, кулларына, тәннәренә дә тәмам ирек куеп, таңга кадәр сөешкәннәр иде...
Аларны ул вакытта печән чүмәләсе астыннан чыелдап килеп чыккан куян баласы өркеткән иде. Менә, менә... Менә шулай, нәкъ теге вакыттагы кебек... Туктале, менә хәзер дә кемдер арттан төртә түгелме?
Солтан, акылдан язар хәлгә җитеп, дәррәү сикереп торды. Чынлап та, бу чүмәләнең җаны бар ласа. Әнә бит, хәрәкәт бар, тормыш бар! Ниндидер тылсым яисә сихер бу! Әллә... Әллә теге вакыттагы куян баласы тагын килеп җиткәнме?
Солтан үзенең балалыгына, беркатлылыгына аптырап, елмаеп куйды. Нинди куян, нинди җан? Иртәнге иләс-миләс халәттә күз алдына килә торган хәлләр генә бу, башка берни дә түгел...
Солтан, шулай да, печән кибәнен тагын бер тикшереп карарга булды, иелеп, үзе утырган турдагы кибәннең «чабуын» күтәреп карады. Һәм... кычкырып җибәрә язды. Аңа таба, куркуыннан чәчрәп чыгар дәрәҗәгә җитеп, бер пар күз карап тора иде. Солтанның үз хәле дә хәл иде, әмма ул бик тиз аңлап алды: хәзер үк авыз ачып сорамаса, исен-зиһенен җуеп, шушы күзләр алдына егылып, авып төшәчәк...
- Син кем?
Җавап үтә дә сәер иде:
- Син кем?
Ләкин бу җавап-сорау һич куркыныч түгел иде. Киресенчә, йомшак, ягымлы, назлы иде...
Кибән эчендәге сихри, хәтта кадерле, газиз тавыш тагын кабатланды:
- Син... кем?.. Син минем әтиемме?
Бу юлы Солтан чын-чынлап шаша язды. Кибән эченнән ишетелгән сорау кабатланмаса, шашар да иде, мөгаен.
- Син минем әтиемме?
- Әйе...
Нигә шулай җавап биргәнен Солтан аңлап бетерә алмады. Ә нигә аңларга? Бөтен нәрсәне дә аңлап бетереп буламы соң бу дөньяда?
Ул иң мөһимен аңлады: яңа печән кибәне эчендә ниндидер сабый бала, кемнеңдер газизе, бәгырь кисәге качып утыра иде. Менә шуны аңлаудан, төшенүдән яшәп китәргә кирәк иде хәзер Солтанга.
Чынлап та, кибәр эченнән дүрт-биш яшьләр тирәсендәге малай чыкты. Иртәнге суыктанмы, куркуданмы – ул бөтен тәне, җаны белән калтырана... Өс-башы тузанга баткан, кыркып алынган чәченә дә тузан оны кунган, күз төпләре дымланып, юешләнеп тора – монысы елау галәмәте...
Солтан аны ике куллап күтәреп алды да, кочагына кысып, машинага таба китте. Бу сәер хәлләрнең телсез шаһиты булып, гаҗәпләнеп, хәтта гаҗизләнеп юл өстендә аларны Рөстәм көтеп тора иде.
- Син кем? – Бу юлы Солтан җиренә җиткезеп сорады.
- Марат.
- Нишләп йөрисең монда берүзең?
- Мин... Мин әтине эзлим.
- Кайда соң ул?
- Белмим... - Малай күңелсез генә җавап бирә башлаган иде, кинәт үзгәреп, кычкырып ук җибәрде: - Син ул, син! Үзең әйттең!..
Солтанга:
- Әйе шул, мин шул, - дип җөпләп куюдан башка чара калмады.
- Кайсы авылдан соң син?
Малай Чаллы ягына төртеп күрсәтте, ләкин бер сүз дәшмәде...
Марат нык кына арган, өшегән иде, ач иде. Шулай да, «әтисе»нең җылы куенына эләккәч, бик тиз йоклап китте. Аны йомшак утыргычка яткырып, баш-аягыннан төреп куйгач кына Солтанның аңына барып җитте: «Нишли ул? Кем икәнен, каян икәнен белмәгән килеш кая алып бара бу сабыйны? Якын-тирәдә авыллар да юк бугай. Чаллыга ерак калмый, анда кайткач, тиешле органнар малайга ата-анасын, торган җирен табып бирергә булышырлар анысы...»
Юк, бу ташландык бала түгел. Ятим, үксез бала да түгел. Әнә бит – күркәм итеп киендерелгән, каралган, тәрбияләнгән... Һәрхәлдә, әнисе бардыр... Әтисе? Ә менә әтисе юктыр... «Әтине эзләп чыктым, - ди бит. – Син минем әтием», - ди...
Ничек кенә Чаллыга кадәр түзәргә тырышса да, машинаның арткы урындыгында саташып-ыңгырашып яткан малайны карап-күзәтеп барган Солтан иң беренче очраган авылга кереп чыгарга булды. Ни дә булса ашарга юнәтергә иде исәбе. Ләкин, киң борылышны узып, тау артыннан сузылып карап торган авыл ягына чыгу белән, Рөстәмнең затлы машинасы шып итеп туктап калды. Алай да, болай да итеп карадылар, машинаны кабыза алмадылар. Үзләре дә тәмам аптырадылар – һич кенә дә ватылырга тиеш түгел иде ләса бу тимер өеме...
Солтан авылга җәяү генә барып килергә булды. Күп булса, бер чакрымлап арадыр; авылда чакта ул бу араны көнгә ун мәртәбә үтеп йөри иде...
Рөстәм машина белән булашып калды. Солтан үргә менеп китте.
Авыл аны күңелсез каршы алды. Күктән төшкән кебек кенә, Солтан каршында бер мулча гәүдәле апа пәйда булды.
- Исәнмесез...
- Исән әлегә, исән...
Ярым-йорты гына исәнләшеп, капкасыннан кереп китәргә теләгән иде, Солтанның үҗәт тавышын ишетеп, ул кире борылды.
- Ашарга берәр нәрсә бирә алмассызмы? Бәясеннән тормыйм...
- Бәй, кем соң син? Үзең болай матур гына күренәсең, үзең ризык соранып йөрисең...
- Анысы мөһим түгел, апа җаным. Сөт-мазар яисә пешкән берәр нәрсә сатып бирсәгез, шул җитә...
- Белмим шул... Мин төне буе Суфияны саклап утырдым, өемдә авызга алыр берни дә юк шул...
Суфия исеме чыгу белән Солтанның йөрәге кысылып куйды. Бу таныш исемнең кемнеке икәнен тизрәк беләсе килде:
- Кем соң ул – Суфия? Аның белән нәрсә булган?
- Нәрсә дип... Кайгысы бар аның... Шуңа чыдаша алмый өзгәләнә... Малае суга батып үлде. Бердән-бере. Менә ике көн эзлиләр инде – таба алмыйлар, юкса бөтен күлне айкап чыктылар...
Солтан ары китте. Беркем дә юньләп сөйләшми, шундук Суфия һәм аның югалган баласы хакында сөйләргә керешәләр...
Ул карт аны көтеп алгандай алды. Яшел таягына таянып урам уртасында басып торучы бу Хода бәндәсе инде барысын да белә кебек:
- Әйдә, ашатып чыгарам. Болай соранып йөрү килешмәс, кем...
- Юк, миңа үзем белән алырга кирәк шул. Борылышта машинабыз ватылып калды. Җәяү килдем...
- Ватылмаган ул, кем... Борчылма...
- Каян беләсең моны, бабакай?
- Беләм. Кирмән җире ул. Аның астында борынгы бабайлар зираты, аларның изге рухлары... Шулай чит-ятларны авылга якын җибәрми тоталар. Рәнҗемә син аларга...Димәк, шулай кирәк. Шулай хәл иткәннәр. Йомышыңны йомышла да, тизрәк китү ягын кара...
- Бабакай, кем соң ул Суфия? – Солтан нигә сораганына үкенде үкенүен, тик соң иде инде...
- Безнең авыл кешесе түгел ул. Күкрәк баласын күтәреп килде. Мәктәптә укыта. Балалар бик ярата үзен. Кешеләргә дә итәгатьле. Бердән-бер баласы иде. Соңгы мәртәбә төпсез күл буенда күргәннәр... Суга төшкән нарасый... Әле һаман гәүдәсен таба алмыйлар... Мәетен табып җир куенына керткәч, тынычланыр иде дә соң... Бик бетеренгән, диделәр. Акылдан гына язмасын инде, җанын гына җуймасын. Бөтен халык шуны теләп дога кыла...
Карт пешкән бәрәңге белән бер шешә яңа сауган сөт биреп җибәрде. Берничә телем шомырт күмәче дә тыкты. Ничек каршы алган булса, шулай урам уртасында басып калды. Матур, чиста, саф йөзле, ачык, әмма үтә дә моңсу, арган карашлары, ап-ак сакал-мыегы гына Солтанның сизгер күңеленә төшеп-уелып калды...
Чаллыга җитәрәк малай, уянып, күзләрен ачты. Олы, тулы, матур күзләр... Алар инде куркынып карамыйлар, киресенчә, үз итеп, якын итеп, мөлдерәмә тулышып, ниндидер илаһи ишарәләр белән багып карыйлар...
Менә ул торып утырды, ашарга сорады. Як-ягына карана-карана, булган бәрәңгене ашап куйды, озак итеп, тәмләп сөт эчте. Тезләнеп, тәрәзәгә капланды... Аннары, шулай тышкы якка карап барган килеш, кинәт сорап куйды:
- Син минем әтиемме?
Солтан сорауга сорау белән җавап бирде:
- Сиңа минем кебек әти ошыймы соң?
- Ошый... - Малай, борылып, сөтле шешә тотып утырган Солтанның муенына сарылды...
Шулай озак кына алар бер-берсенә сыенышып бардылар. Солтанның уенда Суфия иде. Юк, бая кереп чыккан авылдагы Суфия түгел, үзенең Суфиясы, ун ел элек авыл борылышында кул болгап калган Суфиясы! Үпкәләгәндер ул аңа. Китте дә югалды, дип рәнҗегәндер... Беренче булып хат язарга тиеш иде Солтан. Язмады. Баш-аягы белән укуга чумды, аннары фәнгә бирелде... Онытты... Менә хәзер килеп барысы да исенә төште... Их, кайтарасы иде ул чакларны! Банкта яткан миллион долларына сатып ала алсын иде ул яшьлек елларын! Шул вәгъдәләрен, антларын кайтара алсын иде!..
Их! Алар күптән инде бергә булырлар иде. Менә шушы Марат кебек малайлары үсәр иде... Солтан барда ул бервакытта да әтисен эзләп, дөнья буенча чыгып китмәс иде...
Бәй, туктале! Бу Суфия да читтән килгән бит! Бүтән авылдан! Бәлки... ул... - Солтанның беренче мәхәббәтедер?
- Марат! Марат, әйт әле, синең әниең ни исемле?
Марат аңа: «Синең әти булуың әниемнең исеменнән тормыйдыр бит?» - дигән кебек, бераз шикләнеп, сагаеп карады.
- Суфия...
Менә Кайчан Солтанга акылдан шашарга язган икән! Теге таныш авылда, кара кайгыга баткан, яшәү гаменнән ваз кичкән хатынның газиз баласын алып китеп бара ласа ул!
- Рөстәм!
- Нәрсә, шеф? Борчылма, хәзер кайтып җитәбез...
- Борыл диләр сиңа!
Рөстәм, үзен-үзе белештермичә, шыпылдатып тормызга басты. Сызгырып килеп туктаган машина, тагын нишлисез инде сез, дигән кебек, ухылдап, ыңгырашып куйды.
- Кая?
- Бая туктаган җиргә борыл! Тизрәк, яме?!.
...Авылга керә торган борылыш бу юлы тоткарламады, туктатмады. Солтаннарның урап килүен көткән кебек, Хозер-Ильяс кыяфәтендәге баягы карт һаман әле урам уртасында яшел таягына таянып басып тора иде...
30 октябрь, 2005 ел.




ҖИР АСТЫННАН ЮЛЛАР БАР
(Хикәя)
Илбарис каядыр убылып төшеп барганда шул хакта уйлады: күккә очкан кебек, жир астына да очып китеп була икән. Шул гына: җир астындагы күк дөм-караңгы, ә кояш, йолдызлар кап-кара икән!
Тукта, кая оча соң ул? Нигә оча? Ни булды аңа? Дөньяга нәрсә булды?
Ул бит авылда яши иде. Әллә шәһәрдәме? Әйе шул, авылда яши иде, аннары шәһәргә эшкә китте. Машина йөртте, төзелештә эшләде. Авылга кайтып йөрде. Чөнки аның сөйгәне – Василәсе – авылда калган иде. Кайткан саен авыл читендәге әрәмәлек буенда очрашалар... Әрәмәлекнең бер очы Ябалак тавына килеп менгән җирдә... Моннан бөтен тирә-як күренеп тора. Тауның бер ягында Бибарс авылы җәйрәп ята, икенче ягында авылның борынгыдан ук килә торган зираты...
Ни өчен Бибарсмы? Борынгы риваять буенча, бу авылның халкы үз нәсел-нәсәбен Барыс дигән мәчедән башлап киткән. Бу кабилә кешеләренең тау эчендә яшәүләре хакында шомлы хәбәрләр әле дә ишетелеп тора...
Бу юлы да Илбарис сөйгән яры белән Ябалак тавы буенда очрашырга сүз куешкан иде. Монда аулак. Монда мәшәкатьле, түбән дөньядан читкәрәк китеп, хыялдагыча яшәп, сөешеп алырга була... Әнә - әрәмәлектән тауга күтәрелгән урында хәтфә чирәм түшәлгән. Тау катына килеп җиткәндәрәк ике мәһабәт имән агачы үсеп утыра. Аларга инде берничә йөз ел гына бардыр. Илбарис бу агачларга әле дә шомланып карый: бала чакта алар янына якын килергә дә куркыныч иде. Ул имәннәрнең юан кәүсәләре буйлап йөрүче мәчеләр турында сөйләүчеләр дә булды. Дөрестерме-юкмы, кем белгән, әмма бу агачларның кытыршы тәнендә тырналган эзләр күреп, йөзьяшәр картлар да шакката иде.
Картаеп, караеп беткән бу имәннәр төбендә ниндидер корылма да булган. Ул күптән җимерелгән, җир белән тигезләнгән. Аның урынында җәлпәк ташлардан түшәлгән сөзәк калкулык кына калган. Әле дә хәтерендә, Илбарисның әбисе бу урында кайчандыр тау тишеге, мәгарә булуы хакында сөйли иде. Бу хакта сорарга кыймаса да: “Бибарс халкы шушы тишектән чыккандыр әле,”- дип уйлый иде Илбарис.
Әбисе дигәннән, Маһия әбисе моннан өч ел элек дөнья куйды. Ябалак тавына килгән саен Илбарис аның кабере янына барып килә. Үзенчә сөйләшкән була, догалар укый...
Бу юлы да шулай эшләде. Шәһәрдән кайтып төшүгә, әнисенең бәрәңге төрмәсен кабып сөтле чәй эчте дә, аннан-моннан гына өстен алыштырып, Ябалак тавына чыгып йөгерде. Василә белән сөйләшеп, килешеп куйган вакыттан алдарак килде ул бу якка. Чөнки аның әбисе белән очрашасы, сөйләшәсе бар... Әтисе Әфган сугышыннан кайтмый калгач, шушы әбисе тәрбияләп үстергән бит аны...
Әйбәт кеше иде мәрхүмә. Кичләрен чыгып йөри торган сәер гадәте булса да, изгеләрнең дә изгесе иде. Караңгы төннәрдә ай яктысында авыл читендәге яланнарда, Ябалак тау буйларында ниндидер үләннәр җыеп йөргәнен белсәләр дә, авылда һич кенә дә шикләнмиләр иде үзеннән. Авыру, сырхау кешеләр өзелмәде аларның өеннән. Шуңа да якын, үз иткәннәрдер.
Әбисе аны моңсу каршылады. Хәтта битәрләп тә алган кебек булды. Бүген нигәдер борчылган аның рухы. Бу шом-шаукым хәтта табигатьтә дә сизелә. Әнә бит, кичке эңгер-меңгергә вакыт ерак булса да, авыл өстен куе томан япкан. Әһә, кояш бөтенләй үк юк түгел икән әле. Зират ягында, нәкъ менә Маһия карчык яткан кабер тирәсендә, кояш үзенең нур-канатларын җәйгән.Карале, бу нур-канатлар ара-тирә кагынып-кагынып куялар ласа, дулкынланып-дулкынланып алалар... Күзләрне чагылдырып уйнашалар... Көмеш-күк йоннарын елкылдатып йөргән мәчеләр кебек, әле күккә омтылалар, әле ялан кырга елышып йөри башлыйлар...
- Нихәлләр, әбекәй? Менә тагын кайттым әле, кайттым да синең янга килдем... – Илбарис кояштан төшкән нурланышның тап уртасында калды. Ниндидер әкияти, хәтта сихри халәт иде бу, гүя аның каршында күк капусы ачылган да аннан әбисенең илаһи җан сурәте иңгән...
Бу урында әбисе аңардан: “Миңа атап кайттыңмы, балам?” – дип сорар иде, мөгаен. Илбарис күңелен яшереп тора торганнардан түгел. Ул: “Василәне күрергә кайттым. Сине дә сагындым”, - дияр... Әнә, әйтеп тә өлгерде инде:
- Сине дә сагындым, әбекәй...
- Мин дә сине сагындым, олан... Сак бул, олан...
Илбарис каушап китте - әллә?.. Әллә әбисенең рухы чыннан да сөйләшә башладымы?
- Әбекәй, синме бу? Син кайда? Әбекәй!..
Күпме генә ялынса-ялварса да, әбисе бүтән дәшмәде. “Зират бит бу, нәрсә генә колакка ишетелмәс”, - дип Илбарис үзен-үзе тынычландырырга кереште.
Ул каберлектә озак юанмады. Әбисе каберенең читенә чүгәләде дә, кыйбла якка багып, берничә дога укыды, аннары кабер өстендәге үләннәрне кипкән кыяклардан арындырды. Шунда игътибар итте: ниндидер җәнлек йөргән кебек, кабер үләннәре берничә урында тапталып беткән... Әнә, чардуган коймасына мамык кебек ак, йомшак йон бөртекләре дә эләгеп, ябышып калган...
Ябалак тавы да, мәһабәт имән агачлары да артык ачылып китмичә генә каршы алдылар. Күктәге кояш бөтенләй дә тау артына төшеп киткән. Сул кулдагы авыл өстенә кичке эңгер төшә башлаган. Зират ягында, киресенчә, яшен яшьнәгәндәй яп-якты... Тау артындагы кояш үзенең нур-канатларын җыеп өлгермәгән әле ул яклардан...
Василә килергә бераз вакыт бар. Бу - аулакта соңгы очрашулары аларның. Көзгә өйләнешәләр, Ходай насыйп итсә... Кеше күзеннән качып, бу якларга килеп йөрмәсләр дә инде. Нигә килмәсенәр, килерләр... Ничек инде шушы таудан, имәннәрдән, шушы матурлыктан мәхрүм булып яшәмәк кирәк?!
Илбарис утырыр өчен таш сайлады. Үрелеп, җулпыч кадәрле бер җәлпәк ташны уңайлырак итеп урнаштырмакчы булды. Тик нәрсә бу? ташны кузгатуга, аның астында күп дәверләр буе тын гына яткан туфрак каядыр убылып, агып төшеп китә башлады. Илбариска бу бик кызык тоелды. Ул таш астындагы салкынча туфракны учлары белән шудырып, бер читкә өяргә кереште. Баягы таш астыннан тагын бер шундый ук җәлпәк таш килеп чыкты. Аннары тагын, тагын... Ә ком-туфрак каядыр акты да акты...
Бераздан ике имән арасындагы тау йөзлегендә кеше сыярлык кына куыш барлыкка килде, ташлардан арына барган саен ул һаман эчкәрәк керде.
Ни хикмәттер – Илбарис кинәт аяк астындагы җирнең селкенеп, хәтта калкынып куюын тойды. Шулчак тауның ерак үзәгеннән гөрелдәү тавышлары ишетелә башлады. Калтыранып тетрәнә башлаган тау Илбарисның өстенә менә-менә ишелер сыман тоелды. Һәм бу хәтәр җирдән тизрәк чыгарга, котылырга кирәк иде... Ләкин Илбарис чыгу ягына бер адым да атлый алмый калды, баягы тетрәнү мәгарәнең кул сузымында гына калган авызын таш-туфраклар белән томалап та куйды.
Юк, курыкмады ул. Дөресе, куркырга өлгерә алмый калды. Аягы астындагы ташлы сукмак убылып китеп, томырылып аска очты...
Илбарис боларның барысын да нәкъ менә шул аскы күккә таба очкан вакыт эчендә уйлап өлгерде, ахры...
Түшәк кебек йомшак ком өстенә җай гына килеп төште ул. Аң-зиһенен җыеп булашкан арада өстенә бертуктаусыз балчык, ком агылды. Илбарис хәтта ул туфракның тәмен дә аерым-ачык тойды, чөнки аның бөтен йөзе, җилкә-муеннары, тәне шул балчык тузаны белән капланган иде.
Ниһаять ул үзенең ниндидер караңгы базда, тоташ каплап алган җир-балчык эчендә калуын аңлап алды. “Кабер эче шушындый була икән”, - Илбарисның беренче уе шул булды. Икенче уеннан йөрәге тетрәнеп китте, зиһене зәгыйфьләнә язды: “Ул шушында мәңгелеккә калачак бит!”
Ни хикмәт бу? Чарасызлыктан иңке-миңке яткан Илбарисның йөзенә җиләс җил килеп бәрелде. Ә бит җил бар җирдә юл бар!.. Моны гына аңларлык әле Илбарис. Тик кайда соң ул юл? Аннары... юлы булса да, кулы-аягы юк бит әле аның...
Ләкин йөрәк түрендә баш калкыта башлаган өметне сүндерергә мөмкин түгел иде инде. Һәм муеннан балчык, ком астында яткан Илбариска җан керде. Ул, барлык көч-хәлен җыеп, өскә калкынып чыгарга тырыша-тырмаша башлады. Ләкин шом-курку дигәннәре аның бар егәрлеген алып өлгергән булып чыкты, кулларын тартып чыгарганчы да аңа шактый азапланырга туры килде.
Илбарис шуннан артыгын булдыра алмады, сулыш алган саен порхылдап торган көл тузаны йотып, ятты да ятты. Ләкин, бер “илле” кадәр кыймылдый алмаса да, зиһене һаман яшен тизлегендә эшли иде аның...
Иң элек ул шул хакта уйлады ул. Җил бар. Кайдадыр юл бар. Өстә Василә бар. Әлбәттә ул шунда! Ашкынып килеп, сөйгәнен көтеп торадыр... Илбарисның юклыгына тәмам аптырап беткәндер мескенкәй... Бер авылга, бер зират ягына карап, дер калтыранып утырадыр...
Авылга ерак шул. Зират – якында гына... Анда – Илбарисның әбисе... Ул сизә микән соң оныгының нинди хәтәр бәлагә юлыкканын? Сизсен иде лә ул, ничек тә ярдәм итсен иде!.. Рухлар көчле, егәрле була ди бит, үзенең көч-егәре белән җирне актарып, шушы кабер караңгылыгыннан умырып тартып алсын иде Илбарисны!..
Әллә?.. Әллә ул инде беләме оныгының кыен хәлдә калганын? Баягы җил – аның шаукымлы сулышымы?..
Илбарис туфрак астында яткан тәненең ойый башлавын тойды. Зиһене дә салмаграк эшли, өмете дә сүнгәннән-сүнә бара кебек...
Иң мөһиме, аның күңеле. Күңеле үксеп-үксеп елый иде Илбарисның. Хәтта сулкылдап, иңрәп елый иде. Юк ла, бу аның күңеле еламый, кайдадыр башка җан иясе елый... Бала елый... Каян килсен монда бала тавышы?! Өстә Василә елыймы, аның тавышы шулай калын җир катламы аша аерым-ачык ишетеләме? Кош елыймы? Җир елыймы? Әллә үзенә таба юлга чыккан адәми затның чиксез хәсрәтен күреп, Ходай Тәгалә үзе елыймы?
Ай-һай!.. Мәче тавышы ласа бу! Әнә ул үзе дә! Илбарисның йөрәге ничек түзгәндер, аның алдында – кул сузымы гына җирдә - бер пар утлы күмер җемелдәп яна иде!.. Шул инде, шул – мәче күзләре! Өметле дә, шомлы да, шаукымлы да... Менә хикмәт: шул күз-карашлардан караңгы баз эче бер мизгелгә генә балкып-яктырып киткәндәй булды... Ул арада ниндидер күк шәүлә күзгә чалынып калды... Ике бөртек утлы күмер булып Илбарис каршында утырган әлеге шәүлә тагын бер мәртәбә сабый бала тавышы белән кычкырып куйды...
Чын хикмәт моннан соң булган икән әле: Илбарис үзенең тәненә, тәненнән бигрәк җанына көч, егәрлек иңүен тойды. Аның йөрәге кызурак типте, буыннары, канга тулышып, тышка, иреккә чыгаруны сорый башлады... Зиһененә дә эш җитәрлек: Нинди мәче ул? Каян килгән? Теге җил юлыннанмы? Нигә алай бәгырьгә үтеп карап тора? Әллә ул мәче дә түгелме? Бәлки җир ияседер? Рухмы? Юктыр, мәчедер ул. Бу якларда мәчеләр нәселе яшәгән бит... Авыл да шулардан башланган... Бибарс авылына нигез салган кешеләр дә шушы күк мәчедән үрчеп киткәндер әле...
Барыбер түгелмени?! Кем каян, ничек кенә килмәсен, ул Илбариска өмет булып, яшәү һәм киләчәк булып килгәндер...
Бу юлы Илбариска озак азапланырга туры килмәде, ул ике-өч талпынуда өскә шуып чыкты, чалкан яткан килеш аякларын сузып, тәнен язып җибәрде, аннары гына баягы мәче ягына борылып карады.
Мәче урынында юк иде!.. Илбарис тагын бер мәртәбә йөрәгеннән яза язды. Язмый калды, чөнки аның тозлы тузан комыннан яшьләнә башлаган күз карашлары теге ике бөртек җемелдәвекне кабат эзләп таптылар. Әнә ул мәче – мәгарәнең эченәрәк кереп утырган. Аның таныш, шаукымлы күзләре әле дә күңелне җилкендереп, җемелдәп, үзенә чакырып, ымсындырып тора...
Илбарис, таянган саен батып китә торган йомшак ком-туфракны тырнап, теге серле-сихерле карашларга табан шуышты. Чынлап та, кеше шуышып кына бара алырлык җир тишеге иде бу. Әнә - дөм караңгы баз бара-бара да әле уң яктан, әле сул яктан башка җир асты юлларына аерыла. Илбариска ул юллар кирәкми. Аның үз юлы –шул арада кадерле, газиз булып киткән күк мәче алып бара торган туры юлы бар...
Илбарис, ниндидер язмыш ымы белән үзенә береккән мәченең күзләрен маяк итеп, шактый үрмәләде. Арыса, сулышына тузан капланып, буылып-буылып ютәлләргә керешсә, мәче аны сабыр гына көтте. Әмма артык юанырга ирек бирмәде, Илбарис, озаграк ятып, онытыла, ойый башласа, җанга үткәрерлек итеп кычкырып куя, шулай үз артыннан дәшә, каядыр ашыктыра...
Алдында “гөлт” итеп балкып киткән якты нурланышны Илбарис җир астында пәйда булган кояш кебек кабул итте. Яшәү Кояшы, Гомер Кояшы иде бу яктылык аның өчен! Чынлап та, шул арада Илбарисның сулышы иркенәйгән кебек булды, барыр юлы да киңәйде, җайланды...
Ул тау куышы буенча үрмәләп, тау итәгенең нәкъ урта бер җиренә урнашкан мәгарә авызыннан таш, балчык кисәкләрен терсәге белән этеп-төртеп килеп чыканда көн шактый кичкә авышып өлгергән иде. Җир асты юлы буйлап үрмәли торгач, ул мәһабәт имәннәрдән шактый читкә киткән булып чыкты. Зират коймаларына килеп терәлгән әрәмәлек башына да күп калмый моннан...
Якты дөньяга килеп чыккач, Илбарис иң элек хуш исле, сусыл үлән исен тойды, шул сихри искә исереп, шактый вакыт чалкан ятты... Аны бу юлы да таныш мәченең үзәкне өзәрлек нечкә тавышы сискәндерде. Юк, юк, бу юлы мәче түгел бу... Кеше елый...Ниндидер таныш кеше... Василә... Ә? Василә?
Илбарис ничек сикереп торуын сизми дә калды. Менә ул тузанга баткан өс киемнәрен порхылдата-порхылдата таныш имәннәр ягына ашыкты. Ирен читләренә юшкын булып каткан, теш араларында шыгырдап йөргән туфрак тузанына да карамыйча, ул кычкыра-кычкыра Василәне эзләргә кереште:
- Василә!.. Василә!.. Мин монда, Василә, син кайда-а-у?
Каршына йөгереп килүче Василәсен күргәч, Илбарис кинәт туктап калды, абынып сөртенгән кебек, кинәт чиргә чүкте, аннары, җиргә капланып, маңгаен чирәм өстенә терәде... Шунда гына ул никадәр арганын, тән буыннарының камыр шикелле йомшап калуын, йөрәгенең өтеп-өтеп ялкынсынуын тойды...
Чирәм җир өстенә җәелеп утырган Василәсенең тулы беләкләренә башын куеп шактый ятты Илбарис. Ул һаман әле җир асты шаукымыннан арынып җитә алмый иде, ахры. Кызның:
- Кайда булдың син, Илбарис? – дигән соравына да шундук җавап бирмәде ул.
Илбарисның йөзеннән, чәчләреннән тузан онын кага-кага, Василә кабат сорады:
- Нишләттеләр сине, кайларда булдың син, Илбарис?
- Мин, Василә, җир астында булдым...
- Кайда-кайда? Әстәгъфирулла... Тәүбә диген...
- Әйе, Василә, җир астында да юллар бар икән...
- Ничек кердең анда, ничек чыктың?
- Сорама, Василә, бер сөйләрмен әле... Әйдә кайтыйк инде. Арыдым мин бүген... – Һаман әле Василәнең алдында яткан Илбарис, башын калкытып, кызның елап-шешенеп беткән, әмма инде үз матурлыгына кайта башлаган йөзеннән, иреннәреннән суырып үпте дә сикереп торды... Тик... авыл ягына атлап китәр алдыннан, үзе дә сизмәстән, астарак – тауга менеп килүче әрәмәлек куенында яткан зиратка борылып карады. Түземсез карашлары белән тиз генә әбисенең кабер ташын эзләп тапты. Ни өчен шулай эшләгәнен аңлап та бетермичә, зиратка карап:
- Рәхмәт сиңа, әбекәй, - дип үзалдына әйтеп куйды...
Шулвакыт әбисенең кабере янында, җилдә җилфердәгән яулык кебек кенә, күк мәче шәүләсе чагылып үтте...
- Кем белән сөйләшәсең син, Илбарис? – Аның дәшкәнен Василә дә ишетеп калган икән.
Гомерлек яры итеп сайлаган ихлас кызны ничек кенә яратса да, Илбарис бу юлы күңелен ачмады. Бары тик:
- Юк-юк, болай гына, кил әле, бер сөйим үзеңне, җанкисәгем минем! – дип, аптырабрак калган Василәне кочаклап алды...
6 март, 2008 ел.



«НИМЕС»
(Хикәя)
1.Безнең авыл нимесе
Безнең авылда Ганс исемле кеше бар иде. Ганс Мөхаммәтгали улы Бәдретдинов. Башкорт ягы татарларында сәер исемнәр күп, әмма Ганс исеме бер Бәдретдиновларда гына. Аңлашыла: кем тик торганнан үз баласына немец исеме кушсын инде? “Ганс” — безнең илгә сугыш белән кергән немец фашистларның төп кушаматы бит. “Фриц” кебек үк... Моны һәркем белә.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Кара Каз - 05
  • Части
  • Кара Каз - 01
    Общее количество слов 4281
    Общее количество уникальных слов составляет 2037
    40.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 02
    Общее количество слов 4340
    Общее количество уникальных слов составляет 1957
    41.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    67.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 03
    Общее количество слов 4266
    Общее количество уникальных слов составляет 2006
    39.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 04
    Общее количество слов 4306
    Общее количество уникальных слов составляет 1950
    40.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 05
    Общее количество слов 4288
    Общее количество уникальных слов составляет 2054
    40.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 06
    Общее количество слов 4270
    Общее количество уникальных слов составляет 2079
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 07
    Общее количество слов 4279
    Общее количество уникальных слов составляет 1910
    40.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 08
    Общее количество слов 4253
    Общее количество уникальных слов составляет 1966
    39.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 09
    Общее количество слов 4210
    Общее количество уникальных слов составляет 2041
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 10
    Общее количество слов 4203
    Общее количество уникальных слов составляет 1983
    41.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    59.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 11
    Общее количество слов 4243
    Общее количество уникальных слов составляет 1986
    41.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 12
    Общее количество слов 4226
    Общее количество уникальных слов составляет 1942
    42.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 13
    Общее количество слов 4186
    Общее количество уникальных слов составляет 1928
    41.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 14
    Общее количество слов 4291
    Общее количество уникальных слов составляет 1991
    40.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 15
    Общее количество слов 4353
    Общее количество уникальных слов составляет 1976
    42.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    59.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    68.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 16
    Общее количество слов 4270
    Общее количество уникальных слов составляет 2110
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 17
    Общее количество слов 4281
    Общее количество уникальных слов составляет 2132
    39.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 18
    Общее количество слов 4304
    Общее количество уникальных слов составляет 1796
    41.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 19
    Общее количество слов 4289
    Общее количество уникальных слов составляет 2159
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 20
    Общее количество слов 4302
    Общее количество уникальных слов составляет 2012
    40.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 21
    Общее количество слов 4259
    Общее количество уникальных слов составляет 1848
    42.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    67.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 22
    Общее количество слов 4191
    Общее количество уникальных слов составляет 1972
    40.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 23
    Общее количество слов 206
    Общее количество уникальных слов составляет 154
    68.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    74.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    81.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов