Latin

Кара Каз - 01

Общее количество слов 4281
Общее количество уникальных слов составляет 2037
40.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
64.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
Зәбир үләргә әзерләнеп бетте. Ул үзенең үлем чире белән авырганын белә. Аның янына хастаханәгә килеп йөрүчеләр бу хакта белмиләр. Беләләр, әлбәттә. Белмәмешкә салышалар гына. Юаткан булалар, хәленә кереп, сабыр гына сөйләшеп, гапләшеп утыралар. Терелеп чыкканнан соң бергә эшлисе эшләрне бүлешәләр...
Хатыны Гөлсирә гел елый. Үзе һаман: “Тереләсең, тереләсең”, — ди. Үзе елый. Терелә торган булгач, нигә елый ул?! Елап утыргач, терелми дә терелми инде. Әлегә бу чирдән дару юк, нигә алданып булашырга?
Шуңа күрә Зәбир тыныч. Әлбәттә, иртәрәк китә. Илле яшь — яшьмени ул?! Ләкин... нишлисең, тәкъдире шулдыр.
Карале, нинди җайлы бу тәкъдир дигәннәре. Үләсең, җаныңны тәслим кыласың, ә борчылмыйсың. Чөнки борчылырга урын юк. Бөтенесе әнә шул тәкъдир тарафыннан алдан билгеләнеп куелган. Тууың да, яшәвең дә, үлемең дә аның карамагында. Йөрәгеңә авырлык алып, борчылып ятарга да кирәк түгел.
Үлү? Нинди үлү? Мөселманнарда үлү юк бит ул, “күчү” генә бар. Фани дөньядан бакый дөньяга күчү бар. Шул гына... Ә алдагысын, дөресрәге, андагысын Алла белә. Монысын инде тәкъдир үзе дә белми.
Кеше үләр алдыннан бала чагына кайтып килә, диләр. Дөрес икән. Зәбир дә кайтты бала чагына. Хатирәләр өермәсе булып, якты, самими, әмма үтә дә сәер балачак күренешләре буйлап кайтты.
Аның бөтен бала чагы, яшьлеге казлар белән, казлар карап үткән икән. Туганда ук кеше теленә шул казлар аша кергән ул. Әнкәсе: “Каз алып килде балакаемны, елкылдап торган кара каз... Шуңа да төнлә туды...” — дип сөйләнгән. Көлеп-елмаеп, әлбәттә. Әйе-әйе, судан да тартып чыгармаганнар, кәбестәдән дә тапмаганнар Зәбирне, аны торна-мазар да китермәгән. Каз китергән!
Ник дигәндә, казлары гел уңа иде аларның. Ел саен егермеләп яшел йомгак капка астыннан урамга тәгәрәп килеп чыга да бөтен урамның исен-акылын ала иде. Араларында берәр карасы була. Ана казга да шул каралар арасыннан калдыралар. “Каралары — көчлерәк, сихердән, яманнан да өстенрәк”, — ди иде күршедәге Мәйсәрә апа. Ул белә. Ул им-том белән шөгыльләнә. Шулайдыр. Әнә бит елма-ел казлары гөрләп үрчи, елма-ел каз өмәсенә бөтен авыл җыела. Ниндидер сер, тылсым, хәтта сихер тартып китерә авыл халкын шушы нигезгә. Зәбирләр нәселе кешеләрен кайчакта “казлар” яисә “кара казлар” дип кенә җибәрәләр. Зәбирләр үпкәләмиләр, чөнки дөресе шул. Нигә яшерергә — авылдашлары бераз гына шикләнәләр, хәтта шүрлиләр дә. Шулай да, хөсетлеккә бирелеп, дошманлашып йөрмиләр, каз өмәсе хакында хәбәр җибәрүгә, сабантуй кебек, җыелышып килеп тә җитәләр.
Чынлап та серле иде бу кара казлар. Аларны кем каян алып кайткандыр — беркем дә белми. Гомер бакый шушы нигездә яшәгәннәр бугай. Күрше картлары сөйләнгәләп алалар иде.Имеш, Зәбирнең кайсыдыр бабасы туганда, күктә очып барган кыр казлары төркеменнән аерылып, очып килеп төшкән бер каз.Зәбир төгәл генә әйтә алмый: кыр казлары арасында кара казлар да була микәнни? Тагын шунысы гаҗәп: бу кара казлар бүтән йорт- җирдә уңмыйлар, үрчемиләр. Күкәен дә, казын да әллә күпме биреп карадылар. Юк, тормыйлар. Ә Зәбирә тилгәннән саклап йөргән бәпкәләр арасында һәрчак бер-ике кара бәпкә була да тора. Алар бүтәннәренә караганда эрерәк, терерәк тә күренәләр әле, менә бит нидә хикмәт! Бервакыт хәтта, Зәбирне яклап, бозау кадәр эткә ябыштылар болар. Чак качып котылды теге мәлгунь. Гаҗәп: кара каз йөргән өергә этләр дә бик якын килмиләр, хәтта тилгәннәр дә бик төшәбез дип тормыйлар... Бардыр, берәр хикмәте бардыр шул бу кара казларның...
Зәбир белән Гөлсирәнең танышып, кавышып китүләре дә шушы кара казлар аркасында булды.
Ул кичне Зәбиргә бик ямансу иде.Капка төпләрендәге утыргычта күккә карап, йолдыз санап, җир кайгысы белән түгел, күк гаме белән утырган чагы иде. Бер тавыш-тын юк. Койма буендагы чирәмдә бер-берсенә сыенышып оеган казларның, нәрсәдәндер сискәнеп, каңгылдашып алуы гына җир тормышына бер ишарә кебек. Кинәт дөм караңгы урам уртасында шау-шу купты. “Ай! Ай-ай-ай!” — дигән хатын-кыз тавышына ничек сикереп торганын сизми дә калды Зәбир. Баксаң, якында гына бер кызый, чыелдап кычкыра-кычкыра, җиргә тибенеп тора... Кем бу? Нигә тик торганнан җирне түпәли соң бу Хода бәндәсе? Тилермәгәндер бит?
— Ай-ай-ай... Ай!
— Һайт! — Зәбир үзенең ничек кычкырып җибәрүен сизми дә калды.
Кыз исә һаман тибенде, һаман кычкырды.
Зәбир тагын бер тапкыр “һайт”лагач кына борылып карады ул, аннары бу якка чабып килә башлады.
— Коткарыгыз! Җен! Җен анда... — дип бертуктаусыз чәбәләнеп кычкыра үзе.
Зәбир аңа каршы китте. Шунда гына ул кайдадыр, җәһәннәм тишегеннән чыккан кебек кенә, казлар каңгылдашуын ишетеп калды. Чынлап та, әллә җеннәр шулай шаярамы? Алай дисәң, якында бер җен әсәре дә, ягъни мәсәлән, җан әсәре дә күренми...
Ул арада кызый йөгереп килеп җитте дә, шул килгән уңайга ыспай гына ыргып, мәһабәт гәүдәле Зәбирнең кочагына менеп тә кунаклады.
— Җен... Җен... Җеннәр анда...
Бу хәлдән тәмам аптырашта калган егет, ни дә булса ачыкларга теләп, Гөлсирәне күтәргән килеш, җеннәр булырга тиеш урынга төбәп китте. Барса, анда аларның кара казлары үрә катып басып торалар! Күзләре генә, ике пар куз бөртеге кебек, караңгы төн пәрдәсендә әле бер якка, әле икенче якка шуышып йөриләр... Клубтан кайтып килүче Гөлсирә шушы казларны җеннәр белән буташтырган икән...
Шул очрашудан алар аерылышмадылар, гел бергә, гел янәшә булдылар.
Менә хәзер дә, ире якты дөнья белән саубуллашып яткан минутларда да, Гөлсирә Зәбир яныннан бер адым да китми, җан-йөрәгендәге соңгы тамырларны өзгәли-өзгәли булса да, иренә тормыш, яшәү, озын гомер юрый...
— Хатын... Кил әле якынрак... Тыңла соңгы сүземне...
— И-и, Зәбир... Әйтмәле шулай дип, ничек соңгы булсын ди... Әле яшибез...
— Кил... Тыңла...
— Әйттең бит инде, Зәбир. Өй хакында да, балалар хакында да...
— Гөлсирә, соңгы сүзем шул — теге кара казны суймагыз, яме...
* * *
Кая ул сую! Зәбир үлгән көнне үзе юкка чыкты ана кара каз. Кеше-кара күзенә дә чалынмаган хәтта, кая киткәнен беркем дә белми. Зәбирнең “өчесен” үткәргәндә кайтып керде. Аннары тагын каядыр китеп югалды. “Җидесе”ндә кайтып, көне буе өй тирәсендә булды. Янәдән югалды. Нәкъ “кырыгы” дигәндә, ачык капкадан тагын тәпиләп кайтып керде. Тузанга, балчыкка батып беткән, канатлары як-якка асылынган, йоннары тузган.
“Болай китеп йөри башлагач... Югалып-нитеп куймагае...” — дип, Гөлсирә кара ана казын суярга булды.
Урамга көз кергән иде инде. Каз өмәләренә әле ерак. Шулай да, кара казга ияртеп, Гөлсирә тагын берничә казны суйдырды, тыйнак кына өмә ясап, халык җыйды, аш уздырды. Зәбирне искә алып, дога укырга да онытмадылар.
Шулвакыт өйдәге халыкның игътибарын тыштагы ата каз тавышы җәлеп итте. Дәррәү тәрәзәгә ябырылдылар. Ә анда... Гомердә булмаганча, ата каз лапас өстендәге киртәгә менеп баскан да үз телендә ниндидер җыр җырлый. Бик моңлы иде бу җыр, үзәкләргә үтәрлек моңлы иде. Каз тавышына да охшамаган, җан тавышына охшаган иде бу җыр.
Казның ачыргаланып кычкыруы мәҗлестәгеләрнең күңеленә дә авыр тәэсир итте, ахры, кунаклар, тиз-тиз генә сабуллашып, китәргә җыена башладылар.
Өйдә ялгызы калган Гөлсирә Зәбир хакында уйлады. “Нишләп кенә ятадыр инде, мәрхүмкәем? Үз урынына барып җитә алды микән? Безне уйлыймы? Әллә аның җан тавышы шушы каз кычкыруы булып ишетеләме? И Ходаем, хәерлегә генә булсын иде инде...”
Ә лапас кыегына кунаклаган ата каз кычкырды да кычкырды. Кемнедер сагынып чакырды, кем беләндер сатулашты, әрепләште... Күршедәге Мәйсәрә апа да, җан өшетеп:
— Теге дөньядан хәбәр бу, күңелсез хәбәр, — дип торган була бит әле...
Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды, өченче көнне дә...
Ата каз ашаудан калды, тамак гаменнән генә түгел, дөнья гаменнән ваз кичте. Аның үзәк өзгеч тавышы бөтен тирә-якны аякка бастырды, йөзләрен чытып, кашларын җимереп, берәм-берәм күршеләр керә башлады. Күрше йортлардагы суемга ябылган казлар да, кинәт ашаудан калып, тәмам ябыгып, бетәшеп беткәннәр имеш...
Җиденче көнгә чыккач, Гөлсирәнең ата казы шул лапас өстендә үк ятып җан бирде. Тирә-юнь җанга тия торган шомлы тынлыкка күмелде. Бер атна эчендә Гөлсирә ана казсыз да, ата казсыз да калды. Бу гына нәрсә, аның өенә “каз афәте” керде. Казлары уңмас, үрчемәс булды. Бәпкәдән калдырылган кара каз язын бер күкәй дә салмады. Аннары көзнең бер кояшлы көнендә авыл өстеннән очып баручы кыргый казлар төркеменә ияреп, бөтенләй очып китте. Кайчандыр казлар тавышыннан шаулап-гөрләп торган йортны үлем тынлыгы басты...
15 май, 2004 ел.



ХОДАЙ БҮЛӘГЕ
(Бәян)
х х х
“Сәетнең кызы югалган”, - дигән хәбәр бөтен авылны, авылны гына түгел, офыктан офыкка кадәр җир йөзен, хәтта мәңгелек күкләрне тетрәтте. Бу хәбәрдән яландагы үлән кыяклары калтыранып куйды, куаклар ышыгында оя корган кошлар порхылдап очып китте, елгадагы сулар агымын акрынайтты, чишмәләр тоныкланып калды...
Шундук икенче хәбәр дә килеп иреште. Анысы да Ишкилде авылы кешеләренең куңеленә боз кисәге булып ятты: “Кызын эзләп киткән Сәет үзе дә суга төшкән кебек юкка чыккан!”
Кичкә табан барысы да аңлашылды.
Ике ел элек кенә хатынын җирләгән Сәет әнисенең юклыгын аңлап та бетерә алмаган дүрт яшьлек кызына: “Хәзер кайта ул, урман артына гына китте,” – дип әйтә торган булган. Зөлләнең дәү әнкәсе Хәерниса карчык та, кызның күңеленә авырлык салырга теләмичә: “Ходай Тәгалә катында яши синең әни бәгърең, тагын кайтачак ул, сагынып кайтачак...” – дип, дүрт яшьлек бала гына түгел, дөнья гаме белән яшәүче адәми затлар да аңлап бетерә алмаслык сүзләр сөйләнгән...
Дөрес булса, кызга шул җитә калган. Ул бердән-бер көнне әнисен эзләп чыгып киткән. Авыл башанда кәҗә куып йөрүче Яркия әби күреп калган. Авылда беркем яратмый торган ахырзаман карчыгы шундук кайтып әйтмәгән, кәҗәләрен үр буендагы инеш суына алып төшкәндэ, сүз юкта сүз булсын дип кенә, юлында очраган Хәмзә бабайга ычкындырган. Тегесе, бөтен эшен ташлап, ухылдый-ухылдый Хәерниса абыстайларга барып кергән. Төшке ашка кайткан Сәет, тоткан икмәген дә куярга онытып, җаны кебек күрүче кызын эзләргә чыгып чапкан... Иң элек йорт-җиренең өстен аска әйләндергән, бакча артларын, су буйларын тикшереп чыккан, аннары, кабат өенә кереп,ике чүмеч тутырып су эчкән дә каядыр китеп югалган... Хәзер инде, әнә, анасы Хәерниса, дивана кебек: “Иң элек анасы китте, аннары кызыбыз югалды, хәзер инде Сәетем гаип булды”, - дип тәкърарлый-тәкърарлый өй борынча йөри, ди...
Авыл бермәлгә тынып калган кебек булды. Бу шомлы тынлык Зөлфәнең югалуы белән генә түгел, иң элек Сәет нәселенең серле-шаукымлы тарихы белән бәйле булса кирәк...
Алар хакында: “Пәйгамбәр каны бар”, - дип сөйлиләр иде. Вафаты алдыннан Сәетнең бабасы әйткән имеш: “Безнең нәсел Кол Шәрифнең атасы Мансур хәзрәткә барып тоташа. Мансур хәзрәт үзе Олугъ Пәйгамбәребез агачында бөреләнгән кеше,” – дигән. Советлар дөм каршы булса да, ул фамилиясен “Мансуров” дип яздырган. Оныгына да “Сәет” дип исем биргән. Бу сүз мөселман динендә борынгылыктан ук “пәйгамбәр нәселе кешесе” дигәнне белдергән. Күп кеше хәзрәткә серсенеп, хәтта шикләнеп караган. Чөнки ул кара чалма урап йөри торган булган. Ул вакытта кем генә белгәндер - сәетләр, башкалардан аерылып тору өчен, халык арасында кара чалмадан йөргәннәр. Ишкилде халкы бу хакта белә. Шуна күрә дә авылда Мансуровларга берәүләр олы хөрмәт, ихтирам күрсәтсә, икенчеләр, аларга карап, пошаманга төшә. Бу нәселдә ниндидер сер барлыгын һәркем сизенә. Шуна да Хәерниса абыстай белән аның улы Сәет гаиләсендәге һәр вакыйганы кызыксынып һәм бераз сагаеп кабул итәләр.
Иң элек Сәетнең хатыны Мөнҗия түшәк иясе булды. Мәктәптә укытып йөргән җиреннән кайтып егылды да бүтән тормады. Озак ятмады, табиблар авыруын анлап-төшенеп өлгергәнче, дүрт яшьлек Зөлләсен ире белән биянасы кулына калдырып, мәңгелек юлыннан китеп тә барды.
Бу үлемне төрлечә юрадылар. Берәүләр, шәһәрдән кайткан килен кешегә бу урынның җире, суы килешмәгән, диделәр. Бу авылның ияләре кабул итмәгән имеш... Шундук кайчандыр Мөнҗиянең урманда адашып йөрүен, суга төшә язып калуын искә алдылар, баласын авырлык белән табуын да искә төшерделәр. Җиде чишмә суын җыеп бөркегәч кенә, тәненә хәл кереп, баласын якты дөньяга китерә алды шул ул.
Икенче берәүләр Сәетнең яшьлектә сөеп-яратып йөргән кызын –Хәнияне искә төшерде. Бигрәкләр дә нык ярата иде Сәет ул пәри кызын! Шул яратуының әҗерен күрә хәзер. Пәйгамбәрдән үк килүче ихлас-илаһи нәсел канына мәҗүси хорафатны якын җибәрергә ярый димени?! Шаукымлы Хәниянең генә эше бу, диделәр...
1.
Сәет ары бәрелде, бире сугылды, буйламаган яланын, карамаган ярын калдырмады, әмма кызының эзенә төшә алмады. Зөлләнең урманга кереп китүенә берничек тә ышанасы килмәде аның. Шуңа да шактый вакыт авыл тирәсендә бөтерелде. Кызын табудан өметен өзеп, сихер иясе буларак даны чыккан Яркия карчыкка барып кергәндә аны танырлык та түгел иде: өс-башы тузанга каткан, чәчләре тузгыган, йөзеннән дөнья төсе качкан...
Яркия карчык, Сәетнең соравын тыңлап та тормады, ни сораячагын алдан белгән кебек, үзалдына сөйләнгән кебек кенә әйтеп куйды:
- Җәтрәк бул – урман йотканчы барып ал. Баланың үзенә караганда аның күңеленә юл ераграк...
Бу шаукымлы карчыкның ни-нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап җиткермәсә дә, Сәет кабат авызын ачып сүз әйтмәде, мыштым гына арткарак чигеп, кырт борылды да капканы да ябып тормыйча чыгып китте. Болай да аңлашылып тора иде: Зөлләнең язмышы урманда хәл ителәчәк!
Сәет урманга таба киткән басу юлына борылуга ук агачлык буйларын күзли башлады. Кызы Зөллә, сабый чагыныда өстәл астыннан чыккан кебек кенә, әллә каян: “Әтием, тайт!” – дип килеп чыгар төсле тоелды аңа.
Июнь аеның җете яшеллеге күзләрне камаштыра. Юл читендә күпереп утырган куаклыктан порхылдап очкан кошларга сискәнеп, күңел җилкенә... Бу җан үртәгеч яшеллек өслегендә ник бер бөртек кызыллык күзгә чалынсын?! Зөлләнең кызыл күлмәге беркайда да күренмәде. Аның бервакытта да матурлыгын югалтмый торган алсу йөзе дә күренмәде...
Бу яклап Зөллә бер кеше баласына да охшамаган шул. Ни генә булса да, гел олыларча уйчан елмаеп торган кызга күрше-күлән дә аптырап бетә. “Берәр вакыт елый микән бу бала?” - дип, коймаларына колак куеп тыңлаганнар да булган, ди, дөрес булса...
Сәет урманга барып кергәндә, агач ешлыгында ниндидер кызыл шәүлә чагылып киткән төсле булды. Әллә күрәсе килгән әйбер шулай күз алдына киләме? Әллә чынлап та Зөлләме? Бәлки ул инде кайтып киләдер?
Сәет адымнарын кызулатты. Ат юлы буйлап йөгереп диярлек урман куелыгына барып керде. Ары сугылды, бире сугылды, әмма кызын таба алмады. Хикмәт димә инде: урман эченәрәк кергән саен Зөллә кулмәгеннән чагылып калган баягы кызыллык һаман якынрак, ымсындыргычрак була барды. Ул әле каеннар арасында күренеп кала, әле ялгыз имән артына кереп поса, әле билгә җитә язган куе үлән арасына чүгә...
Ниһаять: “Сихер галәмәте, ахры...” – дип, бер фикергә килгәнче, Сәет шактый гына китеп өлгергән иде инде. Аяк буыннары да тотмас хәлгә килде. Менә ул бер шома гына усакны сайлап, аркасын куеп сөялде дә акрын гына җиргә шуып төште. Аннары, язмышына төшкән авыр сынауларны онытырга теләгәндәй, башын шома усак кәүсәсенә терәп, күзләрен йомды...
Шунда ул, гомерендә беренче мәртәбә, сабый килеш анасыннан ятим калган кызы, вакытсыз якты дөньядан китеп барган Мөнҗиясе, ахыр килеп, үзенең бәхетсез язмышы хакында уйланды...
2.
Зөллә мәхәббәттән тумады. Сәет белән Мөнҗия арасында олы хисләр булмады. Аларның өйләнешүләре дә очраклы гына килеп чыкты.
Институтны тәмамлагач, авылга кайтырга кирәк иде. Ялгызы гына кайтасы килмәде Сәетнең. Чыгарылыш кичәсендә күзе төшкән иң беренче кызга тәкъдим ясады ул. Менә хикмәт: Мөнҗия шундук риза булды. Соңыннан гына ачыкланды: бу вакытта кыз гомер буе яратып-сөеп йөргән егете белән ачуланышкан булган икән.
Тыйнак кына туй ясап, Сәет белән тора башлагач та оныта алмады ул үзенең беренче мәхәббәтен. Үлем түшәгендә ятканда да соңгы сүзе шул иде:
- Мин сине үземнең беренче кешем кебек ярата алмадым, Сәет, кичер мине... Ходай Тәгалә дә: “Яратмыйча яшәгәнче ботенләй яшәмә,” – дигәндер инде, мин аны аңлыйм... Зөлләбезне ятим итмә, бу юлы яратып өйлән, син яңа әнкәсен яратсаң, ул да кызыбызны читкә типмәс...
Мөнҗияне беренче күргәндә Сәет тә яшьтән мәхәббәт тотып йөргән Хәниясе белән аерылышкан иде. Бу аерылышуны бик авыр кичерде ул.
Аларның берничек тә бергә була алмаячаклары башта ук билгеле иде. Иң элек Сәетнең анасы каршы булды. Хәерниса абыстай баштарак: “Шул тиле-миле кыз белән тагын бер күрсәм, өйгә аяк бастырмыйм, малай актыгы!” – дип тирги иде. Инде бергә кеше күзенә керә башлагач, Хәерниса өй борынча Мөнҗиянең җеннәр белән сөешүе хакында башка сыймый торган сүзләр таратып йөрде.
Хәниядә чынлап та сәерлек бар иде шул. Ул табигать тавышларын ишетә иде. Кечкенәдән шулай булган: уйнап йөргән җиреннән кинәт тукталып кала икэн дэ, берәр агач яисә чәчәк, үлән янына килеп, сөйләшә башлый икән... Сәет белән йөри башлагач та шул гадәтеннән котыла алмады. Һаман үзе генә белгән дөньяда яшәде, үзе генә белгән телдә үзе генә белгән җан авазлары белән сөйләшеп йөрде.
Алар еш кына шушы урманга киләләр иде. Җәелеп китеп сөйләшмичә, тавыш-тынсыз гына озаклап йөриләр. Сәет алдагы тормышлары, киләчәк белән бәйле хыяллары хакында дәртләнеп сүз башлый гына, Хәния шундук зифа бармаклары белән аның иреннәрен ябып куя, аннары алдында очраган беренче куакка яисә үләнгә йөгереп бара да, янагын чәчәк таҗларына куеп, тыңлый башлый...
- Тс-с-!.. Дәшмә, Сәет... Ул бит безгә караганда күбрәк белә. Чөнки аның гомере мәңгелек, без аның каршында бүген туган сабый кебек кенә...
Сәетнең үз туксаны туксан; ул тагын үзенекен итә - Хәниягә ихлас мәхәббәтен белдермәкче була, үзенең якты хыял дөньясына чакыра... Кыз аны тагын бүлдерә, күбәләк кебек, талпынып оча-оча, алан буйлап йөгереп китә... Ул әле каеннар белән сөйләшә башлый, әле балан куакларына сарылып, моңлы көен көйли...
- Ярар инде, Хәния, бер мәртәбә генә кешечә сөйләш, ә?! Бер тапкыр гына тыңла!..
- Юк, Сәет, без инде күптән кешечә сөйләшмибез... Кешечә сөйләшә белмибез, кешечә яши белмибез... Менә бу каеннар, имәннәр, гөлҗимешләр безгә караганда мең тапкыр акыллырак! Мең тапкыр игелеклерәк, изгерәк! Мең тапкыр моңлырак! Яле, кил әле, тыңла... Ишетәсеңме, әнә алар нинди матур көй көйлиләр... Шулай көй көйли-көйли сөйләшә алар. Беләсеңме, Самат, бу көй җирдән күккә кадәр сузылган тылсымлы күпер кебек...
- Син хыялыйдыр, Хәния.
- Тиле дисең инде...
- Юк, тиле түгел. Син- хыялый бер гүзәл...
Хәниянең күңеле булсын дип, Самат та агачларны тыңлап карый. Әмма бернинди көй дә ишетми... Үзе кызның күңеле булсын дип:
- Ишетәм... – дигән була.
- Йә әйт, алайса, нәрсә көйли алар? – дип, түземсезләнеп төпченә башлый кыз.
- Сәет белән Хәния бәхетле булсыннар, дип көйли...
- Менә ялгыштың... Алар безне кызганалар... Сезнең алдагы гомерегез сагышлы булачак, диләр...
- Шул да булдымы табигатьнен мәрхәмәтлелеге, игелеге?
- Алай димә, Сәет, табигать барыбер безнең яклы... Әнә бит ул: “Сез ике гомер яшәячәксез. Беренче гомерегез сагышлы булса, икенчесе бәхетле булачак”, - дип тора...
- Мин берни дә аңламыйм, Хәния... Ә син аңлыйсыңмы?
- Аңлыйм. Без кайчан да булса бәхетле булачакбыз, Сәет...
Аларның аерылышуларына да Хәниянең шушы сәер тоемы, серле ишетү сәләте сәбәпче булды, ахры.
Сәет, мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга китеп баргач, сирәгрәк күрешә башладылар. Ләкин алар арасында яшьли кабынган мәхәббәт хисе моңа карап кына сүнмәде-сүрелмәде. Киресенчә, бу яшьлек хисләренә сагыш тойгысы да өстәлгәч, аларның хис-тойгылары тагын да хыялыйрак, шаукымлырак була барды...
Шәһәргә бер ел алданрак китеп укыды Сәет. Хәниясен бик сагына иде. Сагынган чакларында Сәет урамга, шәһәр читенә, урамга чыгып китә, телләрен аңламаса да, көйләрен ишетмәсә дә, очраган бер агач, куак белән серләшепййөри, алардан Хәниясенең хәлен белешә, аңа сәламнәр, вәгъдәләр юллый...
Мәктәпне Сәеттән бер ел соңрак тәмамларга тиеш булган Хәнияне исә хәтәррәк сынаулар көткән икән. Бердән-бер көнне, урман, су буйларында үләннәр, куаклар белән кешечә сөйләшеп йөргән кызны карарга дип, район үзәгеннән бер төркем табиб килеп төшкән. Җиңеләймәгәнме, янәсе. Хәния уйлап-нитеп тормаган, докторларның:
- Чынлап та агачлар сөйләшкәнен ишетәсеңме? – дигән сорауларына чатнатып:
- Ишетәм, - дип җавап биргән.
Шул җитә калган. Төягәннәр дә шәһәргә алып киткәннәр үзен. Аларга кызның ата-анасы ияргән... Шулай, Ходай кушып, шәһәрдә төпләнеп калганнар. Хәнияне ниндидер махсус хастаханәгә салып, үзләре шул тирәдә генә эшкә урнашканнар. Болар хакында Сәет, җәйге ялына кайткач, әнисеннән ишетеп белде.
Сәет Хәнияне эзләргә дә уйлаган иде. Ләкин андый хастаханәләрдә ятучы авыруларның исемлеген беркемгә дә бирмиләр икән. Ничек кенә ялынып-ялварып сорамасын да, кызның ата-анасы Сәеткә ачылмадылар, кызларының кайда икәнлеген әйтмәделәр.
Хәнияне югалту кайгысыннан котылу очен Сәет ботен кунел гамен, вакытын укуга бирде. Хәния аның төшенә кереп: “Ишетәсеңме дөнья тавышын?” – дип сорап интектерә башласа, урамдагы агачлар, куаклар, үләннәр янына чыгып китте, шулай күңелендә калган соңгы сагышны басарга тырышты... Ә инде Мөнҗия белән гаилә корып җибәргәч, Хәния бөтенләй күз алдыннан, күз алдыннан гына түгел, күнеленнән, хәтта төшләреннән үк югалды. “Тигез тормышлары белән яшәсеннәр, борчып җәфаламыйм”, - ди торгандыр инде...
Менә хәзер ул Хәниясез дә, Мөнҗиясез дә калды, хәтта сабый баласы – бәгырь кисәге Зөллә дә каядыр китеп юалды...
3.
Уйларыннан айнып, Сәет аягүрә торып басты. Нигә болай җебеп утыра соң әле ул? Аңа бит ашыгырга кирәк, бер-бер хәл булганчы, ничек тә Зөлләне табарга кирәк!
Сәет бәрелә-сугыла тагын урман буйлап йөгерергә тотынды. Ул арада аның каршына берничә укытучы килеп чыкты. Аларга югары сыйныф укучылары ияргән. Урман сукмагының икенче башыннан тагын бер төркем бала килеп чыкты. Аларның кайсысы чиләк төбе кага, кайберләре бертуктаусыз Зөлләне чакырып өрән сала...
Бу кадәр халыкны күргәч, Сәетнең йөрәгенә җылы йөгерде. Ләкин, ураман айкап, кычкыра-кычкыра Зөлләне эзләп йөрүче кешеләр аңа никадәр генә якын, газиз булып тоелмасын, ул алар янына барып тормады, үз сукмагы белән урманның иң куе җиренә кереп китте. Үзе бертуктаусыз тәкърарлап барды: “Кайда соң син, кызым, кайда соң син, кызым, бәгърем!.. Кайда соң син, кайда?.. Әниең артыннан китеп бардыңмы әллә, ә, кызым? Әниең чакырдымы? Бик яратыша идегез шул... Юктыр, чакырмагандыр... Әниең әйтте ләса: “Зөлләбезне кара, рәнҗетмә”, - диде... Кызым, бәгърем, ник дәшмисең? Ник күренмисең? Кайда соң син? Кайда?..”
Сәет очраган беренче агачка барып ябырылды. Кайрысының төсе югала башлаган, бөтен тәнен җыерчык баскан карт усак икән. Сәет аны бераз кочаклап торды да, саз исе аңкытып торган, мүкләнә башлаган йөзенә яңагын куйды. Сулышын буып тыңлый башлады... Эчке бер моң белән зеңләп торган агач кеше телен белми иде... Әллә адәм баласы аның телен аңламадымы?
Сәет дуамал хәрәкәтләр белән икенче агачка китте. Ялгызлыктанмы, җил-яңгырданмы, әллә вакыт шаукымыннанмы – аклыгын җуеп өлгергән каен агачы да аны сөендерә алмады Ул да Зөллә хакында берни белми иде. Шулай сораша-сораша, әле ялынып-ялварып, әле ярсып-ачуланып, шактый керде урман куелыгына. Керде дә адашты. Адашуның беренче билгесе – тынлык. Бервакыт кошлар сайраудан туктады, бөҗәкләр телсез калды, хәтта ниндидер тылсым белән урман эченә үтеп кергән җилдә шыбырдап утырган яфраклар да хәлсезләнеп, тынып калгандай булды. Сәет үзе өчен курыкмады, Зөлләне уйлап эче өзгәләнде аның. Ул да шулай кереп адашкан булса? Чыгар юл таба алмый изаланса? Елап-шешенеп бетсә? Ачлыктан хәлсезләнсә?.. Кешелектән чыкса?..
Шомлы уйларыннан арынырга теләп, Сәет күңелендә йөргән догаларны барларга кереште. Тик ничек кенә тырышса да, югалган кызын эзләп, урманга кереп адашкан кешегә ярдәм итәрдәй дога таба алмады ул күңел төбеннән. Таба алмагач, үзе уйлап чыгара башлады...
“И Раббым! Синең бит илаһи көчең бар, куәтең бар. Син бөтен нәрсәне дә күреп торасың... Син минем кызымны да күрәсеңдер... Миңа юл күрсәтмәсәң күрсәтмә, тик кызымны бу хәтәр дөнья эчендә калдырма... Ул бүген яклаучысыз, үксез, тоемчан... Әнисез калып, бишектән сагышлы булып үсә торган адәм балаларына мәрхәмәтең чиксез бит синең. Мин моны беләм. Бу юлы да үз мәрхәмәтеңне күрсәт – кызымны табарга булыш, йа Раббым! Пәйгамбәребез хакына, аның нәселе-нәсәбе хакына булса да булыш!”
Сәет уйлап та бетерде, үзен-үзе белештермичә, кулларын күккә чөйде. Шуны гына көткән кебек, якындагы куаклыкта посып утырган песнәк халкы порхылдап өскә чәчелде. Ә бит хикмәт шушы кошларда. Куркыныч чакта урман кошлары урман эченәрәк оча. Сәет бу хакта белә. Димәк, Ишкилде авылы кошлар очып киткән урманга каршы якта урнашкан.
Сәет шул якка ашыкты. Күп тә китмәде. Кояш нурларында балкып яткан таныш аланнарның берсенә барып чыкты...
Урман тозагыннан чыккач та Сәет бераз арлы-бирле йөргәләде әле, кычкырып та, җырлап та, җылап та карады. Ләкин ничек кенә эзләсә дә, ничек кенә ялынып-ялварып сораса да, урман аңа Зөлләсен кайтарып бирергә теләмәде. Сорау-ялваруларга зеңләп торган тынлык белән җавап бирде.
“Теге шайтан карчыгы дөрес күрмәгәнме әллә? Әллә ул юри халыкны буташтырамы? Үзен яратмаганнардан үчен аламы?” – Сәетнең ярсынган күңеленә тагын әллә күпме яңа шик-шөбһә кереп тулды.
Их, нигә аңламый икән ул табигатьнең сихри телен, аның җан-рухын аңламый, тоймый? Кайчандыр Хәния аңлаган, тойган кебек...
Шулвакыт Сәеткә әллә нәрсә булды. Ул ашыгып барган көйгә, бер кояшлы алан уртасында тукталып калды да, янәшәдәге ялгыз каенга охшап, үрә катты, аннары, кулларын алга – күк катына сузып, куе үлән эченә тезләнде.
- Йа Хода! Мин барысын да аңладым! Аңлатканың өчен мең рәхмәт сина, и Аллам-Тәңрем!
Читтән берәрсе күреп калса, Сәетнең бу кыланмышларын ничек кабул итәр иде икән, әйтүе кыен, әмма Җир белән Күк аны аның бу гамәлен авыр, әмма игелекле язмышка ирешү дип кабул итте, шуңа күрә дә алар бу минутта Сәеткә ачык зиһен, ныклы уй, тоемчан күңел бирде... Бөтен җир йөзен, барлык җиһанны кочаклап алырга теләгәндәй, кулларын як-якка җәеп торган Сәет, шул рәвешле, үз гомерендә беренче мәртәбә Ходай ихтыярын гына түгел, үз кулына килеп кергән язмыш бавын дә аерым-ачык тойды.
Ул аңлап-төшенеп өлгергән иде инде: аның газиз баласын бу кара урман авызыннан табигатьнең моңлы тавышларын ишетүче, үләннәр телен белүче Хәния генә йолып кала алачак!
Бу ачыш Сәетне кабат өметкә, тормышка кайтарды, һәм ул, бөтен көчен җыеп, авылга таба йөгерде...
4.
Сәет озын кич буе юлда булды. Аның хәлен иске генә машинасы да аңлады булса кирәк – озын юлда ялгыш та төчкереп карамады. Колхоз рәисе: “Теләгән машинаңны ал”, - дисә дә, Сәет ике дә уйламыйча шушы “яшьтәш”енә утырды; авыл хуҗалыгы техникасы буенча механик булып эшләү дәверендә ул аңа нык кына күнегеп өлгергән иде шул.
Юлда әллә нәрсәләр хакында уйлап баш катырмады, үз башына төшкән яңа борчулар хакында фикер йөртте. Баштарак ул урмандагы халәтеннән һич аерыла алмады – бертуктаусыз кызы белән сөйләште, аңа еламсырап ялварды, әтиләрчә ачуланды яки аналарча назалап-иркәләп юатты...
- И кызым, нишләдең син, ә, нишләдең? Ник калдырып киттең әтиеңне? Нигә һаман кайтмыйсың? Нигә табылмыйсың? Кайларда гына йөрисең соң, кызым, и кызым!.. “Әтием, әтием!” – дип кенә тора идең ләса, кызым, Зөлләм минем!.. Син гаепле түгел ләса әтиең белән әниеңнен уртак бәхеткә ирешә алмаган ачы язмышына...
Шунда ук Сәетнең хәтерендә кызы белән булган бер сөйләшү яңарды.
Ул көнне Зөллә җиләк-җимеш бакчаларында күбәләк куып йөри иде. Бервакыт, тыны бетеп, өйдә нидер чокчынып утыручы әтисе янына йөгереп керде дә:
- Әтием, әтием, әйт әле - нәрсә ул Барый? – дип сораша башлады.
- Каян керде соң синен кеп-кечкенә башыңа бу сүз, кызым?
- Әнием шулай җырлый иде...
Сәетнең йөрәге кысылып куйды. Каян белә бу сабый Мөнҗиянен яшьлек мәхәббәтен? Әнисе киткәндә ул сабый бала гына иде ләса...
Сәетнең хәтерендә: Мөнҗия бик еш җырлый иде ул җырны. Ләкин Сәеткә күрсәтмичә җырлый иде... Һич оныта алмады шул ул үзенен яратып йөргән кешесен.... “Кешене бу кадәр көчле мәхәббәткә юлыктырыр өчен ниләр генә эшләде икән ул Барый дигәннәре?” – дип бер генә мәртәбә уйланып утырмады Сәет.
Кызның соравын җавапсыз калдырырга ярамый иде. Ул шул минутта үзен тиз генә кулга алып, кызы өчен мавыктыргыч маҗара уйлап чыгарды.
- Алайса, белмисең инде Барыйның кем икәнен?
- Юк... Батырмы, героймы ул?
- Минемчә, ул батыр да, герой да түгел. Ул әкиятләрдә генә була торган бер егет. Менә синең кебек, минем кебек, ул да авылда яшәгән. Аның гыйшык тотып йөргән кызы булган. Барый белән бер авылда туып үскән, ди, ул кыз...
- Хәзер кайда бу кыз? Ә Барый кайда?
- Авыл кызын бик яратса да, Барый, байлыкка кызыгып, патша кызына өйләнгән. Ә теге кыз аптырап тормаган, үзе кебек үк сагышлы бер яр табып, гаилә корган, иренә бик матур кыз табып биргән...
- Ай ничек кызык бу әкият... Ә ул кызның исеме ничек булган?
- Ул кызның исемеме? Ул кызның исеме... Зөл-лә!
Ул арада Сәет кызын күтәреп ала да күккә чөя, аннары бөтен куңел җылысын биреп, күкрәгенә кыса...
Сәет Мөнҗиянең беренче мәхәббәтеннән бушап калган күңелен үзенең хисләре белән тутырырга тырышып карады. Әмма тутырып бетерә алмады... Үзенә дә җитмәгән җылылыкны каян алсын соң ул? Аннары... Сәет үзе дә ачы язмыш җилләрендә бозга әверелгән, кайчандыр Хәниядән өзелеп калган бәгырен тиз генә эретеп җибәрә алмады...
Олы мәхәббәт булмаса да, алар арасында олы ихтирам, хөрмәт һәрвакыт булды. Алар кыска гына гаилә гомерләрендә дә бер-берсенә ялгышып кына да каты сүз әйтмәделәр. Зөллә тугач, яшәү тагын да җиңеләйде, - алар бер-берсенә бирә алмаган йөрәк җылыларын шул уртак бәгырь җимешенә бирделәр.
Әйе, бала аларны бер-берсенә якынайтты, әмма ул да ике үксез язмышны бербөтен итеп ябыштырып куя алмады... Ә китек язмыш, җырдагыча, озын гомерле булмый шул...
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Барый ла...
Аерылсак та, җаннарыбыз
Бер-берсенә карый ла...
5.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Кара Каз - 02
  • Части
  • Кара Каз - 01
    Общее количество слов 4281
    Общее количество уникальных слов составляет 2037
    40.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 02
    Общее количество слов 4340
    Общее количество уникальных слов составляет 1957
    41.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    67.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 03
    Общее количество слов 4266
    Общее количество уникальных слов составляет 2006
    39.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 04
    Общее количество слов 4306
    Общее количество уникальных слов составляет 1950
    40.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 05
    Общее количество слов 4288
    Общее количество уникальных слов составляет 2054
    40.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 06
    Общее количество слов 4270
    Общее количество уникальных слов составляет 2079
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 07
    Общее количество слов 4279
    Общее количество уникальных слов составляет 1910
    40.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 08
    Общее количество слов 4253
    Общее количество уникальных слов составляет 1966
    39.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 09
    Общее количество слов 4210
    Общее количество уникальных слов составляет 2041
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 10
    Общее количество слов 4203
    Общее количество уникальных слов составляет 1983
    41.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    59.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 11
    Общее количество слов 4243
    Общее количество уникальных слов составляет 1986
    41.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 12
    Общее количество слов 4226
    Общее количество уникальных слов составляет 1942
    42.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 13
    Общее количество слов 4186
    Общее количество уникальных слов составляет 1928
    41.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 14
    Общее количество слов 4291
    Общее количество уникальных слов составляет 1991
    40.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 15
    Общее количество слов 4353
    Общее количество уникальных слов составляет 1976
    42.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    59.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    68.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 16
    Общее количество слов 4270
    Общее количество уникальных слов составляет 2110
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 17
    Общее количество слов 4281
    Общее количество уникальных слов составляет 2132
    39.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 18
    Общее количество слов 4304
    Общее количество уникальных слов составляет 1796
    41.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 19
    Общее количество слов 4289
    Общее количество уникальных слов составляет 2159
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 20
    Общее количество слов 4302
    Общее количество уникальных слов составляет 2012
    40.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 21
    Общее количество слов 4259
    Общее количество уникальных слов составляет 1848
    42.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    67.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 22
    Общее количество слов 4191
    Общее количество уникальных слов составляет 1972
    40.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 23
    Общее количество слов 206
    Общее количество уникальных слов составляет 154
    68.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    74.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    81.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов