Latin

Кара Каз - 09

Общее количество слов 4210
Общее количество уникальных слов составляет 2041
38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Ләйлә белән Хәбир арасындагы дуслыкны авылда башка яшьләргә үрнәк итеп куялар иде. Бер урамда яшиләр, бергә уйнап үскәннәр, бер сыйныфта укыйлар, икесе дә диңгезче булырга хыялланалар. Каян килгәндер аларга бу хыял? Югыйсә, авылларында диңгез күргән кеше дә юк бит. Әллә сабый чакта һәр кеше бер тапкыр диңгезче булырга хыялланып ала микән?..
Бу көннәрдә алар телендә Ак бабай гына булды. Картның кинәт кенә үзгәреп китүен аңларга, аңлатырга тырыштылар алар. Бәхәсләштеләр, килештеләр, тагын бәхәсләштеләр. Яшьләргә бер нәрсә ахырына кадәр аңлашылып бетми иде: Ак бабайның «прогнозы» — һәрбер картта да була торган күрәзәчелек галәмәте генәме? Карт әллә чыннан да алмашына башлаганмы? Сиксән яшь бит инде... Алай дисәң, Ак бабайның сүзе дә ышандыра кебек — һава дымлы, бөркү, чык та мул төшә. Ак бабай прогнозына атларның, этләрнең, мәчеләрнең битараф калуы гына бераз эчләрен пошыра пошыруын... Елга буена төштеләр, көтүгә барып килделәр, җир өстендә суалчан эзләп йөрделәр — әмма «яңгыр явачак!» дип кычкырып торган дәлил күренмәде... Ярый, картрак кешеләрнең тәннәре, сөякләре сызлавын исәпләмик тә ди. Аның каравы, быел җиденче сыйныфка күчкән Ләйлә белән Хәбир һавада дым артуның нәрсә икәнен ачык чамалыйлар инде. Шулай да, нигә соң радио башкача сөйли? Бу аның чираттагы ялгышуы гынамы? Ул да бит: «Шул авылда яңгыр явачак, теге авылда яумаячак», — дип әйтми...
Алар башта Ләйләләргә су китерделәр, бакчага кереп алма алып чыктылар. Аннары, сүзсез генә, алдан сөйләшеп куелган сыман, ат абзарларына табан киттеләр. Ничек кенә булса да Ак бабайны күрәселәре килә иде аларның. Картның үзеннән барысы турында да кабат сорашырга исәпләре. Бәлки инде яңгыр яумыйдыр да...
Ат абзары каршында җыелып торган авыл картлары Ак бабайның басуларга табан киткәнен әйттеләр. Бер-берсен сүзсез дә аңларга өйрәнгән Ләйлә белән Хәбир дә картлар күрсәткән якка юнәлделәр.
Башта бер авыз сүз сөйләшмичә бардылар. Басуга җитәрәк Ләйлә күбәләк куып китте, Хәбир исә күзнең явын алып утырган шайтан таягы чәчәкләре белән үчекләште...
Менә алар басу чите буенча өелгән дамбага килеп менделәр. Тирә-якта җан иясе күренмәде. Алтынга манчылган арыш басуы гына дулкынланып утыра. Әйтерсең, алар алдында зур диңгез шаулап җәелеп ята. Ә аяк астындагы биеклек — аның ярлары... Басу уртасыннан ук килгән башаклар дулкыны гүя Ләйләнең аяк астына кадәр килеп җитеп иркәләнәләр иде.
Хәбир түзмәде, йөгереп барып, диңгезгә кереп чумды, «йөзеп» китте. Күзне камаштырырлык, сап-сары диңгез дулкыннары арасында аның җитү чәчләре генә каралып җилфердәп тора. Ләйлә, ниндидер бию тактына баса-баса, дамба буйлап атлады. Менә ул кинәт туктап калды, нидер тапкандай, алга омтылды, аннары, Хәбиргә табан карамыйча гына, кычкырып җибәрде:
— Хәбир, Хәби-и-ир! Кил әле монда, арба эзе бар... Ак бабай эзе!..
Ләйлә, кызу-кызу атлап, эз буйлап китте, йөгерә үк башлады, бераз баргач, җир йоткандай, юкка да чыкты...
Хәбир, кинәт артыннан килеп чыгып, Ләйләне куркытмакчы булган иде, әмма озын-озын арыш камыллары арасыннан башын калкытканда, дамба өстендә беркем дә юк иде инде. Күпме генә тирә-ягына каранса да, ул Ләйләне тапмады.
— Ләйлә! Ләй-лә-ә-ә-ә!
Егетнең тәне буйлап салкын йөгерде. Ләйлә кайда? Ни булган аның белән? Ни?!
— Ләйлә! Ләй-лә-ә-ә!.. Ә-ә-ә!..
Хәбир, Ләйләне качкан дип уйлап, арыш басуына кабат йөгереп керде, ары чапты, бире чапты, тулып җитлеккән, кылчыклы арыш башаклары аның яңакларын, кулларын кыйнады. Тырналып, пычранып бетте, ләкин һәр җирдә шомлы тынлык каршы алды... Шулай сулышы алынып, арып-алҗып йөгергәндә, аяк астында аунап яткан камылга абынып, челлә кояшында кутырланып каткан җиргә барып кадалды ул. Елыйсы килде. Ләйлә... Кайда син? Ник шулай шаяртасың?.. Ләйлә!..
Хәбир тагын сикереп торды, бар көченә йөгереп, дамбага барып менде, авыл ягына карады-ялан буш иде. Ул басу буйлап китте. Көтү үткәндә мал туплый торган иңкүлеккә дә күп калмады инде. Кинәт аста ат кешнәгән тавыш ишетелде... Хәбир бер курыкты, бер куанды... Бөтен игътибарын җыйнап, аска — туплауга карады. Анда, бер читтәрәк, туарылып ташланган Елгыр утлап йөри иде. Янәшәсендә алсу күлмәген җилфердәтеп Ләйләсе басып тора... Ул, кул бармакларын тарак итеп, сак кына кагылып, атның ялларын тарый... Бу күренеш Хәбирне әсир итте: атлардан җеннән курыккандай курка торган Ләйлә нишләп әле Елгырның ялларын тарап тора? Бер-бер хәл булганмы әллә үзенә?..
Хәбир, буыннары йомшап, тау битенә утырды, йөзен учлары белән каплап, бер мәлгә тын калды. Ләйлә... Нишләтәсең син, ә?.. Ләйлә, ә? Менә малайның иреннәренә елмаю кунды, ул, чалкан төшеп, көр тавыш белән кычкырып көлеп җибәрде. Ауный-ауный, онытылып, рәхәтләнеп көлде ул...
Тиле кешедәй шулай күпме көлгәндер, күпме аунагандыр Хәбир, каршысында гаҗәпләнүдән күзләре зур булып ачылган Ләйләне күргәч кенә айнып китте...
— Хәбир, Ак бабай юкка чыккан...
* * *
Рифкать бүген көне буе исерек кеше кебек йөрде. «Син бер сәгать элек кайда идең?» — дип сорасалар, әйтә алмас иде ул, мөгаен. Күз алмаларын ардырырдай, керфекләрне талдырырдай киң басулар, ындыр табагы, МТС, колхоз идарәсе, мәктәп, ферма аның башында шулкадәр буталып беткән, кайчан кайда булганын төгәл генә хәтерләми дә. Рәис өчен урак башланган иде инде...
Кайтып кергән уңайга ул өй нигезенә куелган сулы чиләктә юынып алды, чоланга керде. Сөлге табып сөртенде дә җәй көннәрендә бик сирәк җыела торган ятакка ауды.
Ашау турында уйламады да Рифкать. Дөресрәге, ул тук иде. Басуларда күкрәп утырган игеннәре белән тук иде...
Рифкать ничек яткан булса, шулай йокыга китте. Хатыны Зиләнең аның өстенә одеал чыгарып япканын да, озак кына карап торганын да сизмәде. Иреннәрендә кунып калган ачык елмаю гына тере Рифкатьнеке иде... Төн уртасы якынлашып килгән бер мәлдә, капка шыгырдаган тавышка сискәнеп уянып китте ул. Ләкин, тавыш башкача кабатланмагач, күзләрен кабат йомды, тагын йокы ләззәтенә бирелде. Бераз вакыттан соң тавыш яңадан кабатланды. Бу юлы инде Рифкать сикереп үк торды. Аның иң беренче уе яңгыр турында булды. Яңгыр... Әллә яңгыр тавышы бармы тышта? Түбәгә яңгыр тамчылары шыбырдаган шикелле булды, ахры... Ул, одеалларын үз артыннан өстерәп, тәрәзәгә ашыкты. Тышта күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгылык иде... Тузан куна башлаган тәрәзә өлгеләре коп-коры һәм җылы. Рифкать җиңел сулап куйды. Шунда гына ул үзенең дә Хәтмулла карт күрәзәлегенә битараф түгеллегенә төшенде. Барысына да кул селтәп, тиргәнә-тиргәнә, инде борылып китим генә дигәндә, Рифкать капкалары төбендә басып торучы ак шәүләне күреп алды. Башта, саташам ахры, дип уйлады, кабакларын авырттырырлык итеп күзләрен уды. Ләкин теге шәүлә һаман шунда тора бирде. Ул гына да түгел, бу шәүлә Рифкать басып торган тәрәзәгә табан килә башлады. Рәиснең тәненнән суык йөгерде. Ул, үзен-үзе белештермичә, артка тайпылды... Бераздан хәл керде. Очлаеп төшкән ап-ак сакалны шунда ук танып алды Рифкать — Хәтми бабай. Ак бабай! Әйе, нәкъ үзе! Тик, һич аңлашылмый, нишләп йөри соң әле ул төн уртасында, ник килгән? Рифкать күңелендәге шомлы хисләрне кызыксыну хисе һаман җиңә барды. Кеше уятып юкка йөрмәс бу карт, юкка йөрмәс... Ни дә булса булган, димәк... «Яңгыр» дип килгәндер инде... Әллә бөтенләй акылдан язганмы? Рифкать, киенүеннән туктап, караватына утырды.
Өйдән Зилә чыгып ут кабызды. Аның да бөтен төсе-бите качкан...
— Рифкать димен, сыңар аягыңны да атлама, юньлегә йөрмидер бу карт төнлә белән. Сихерли торган гадәте дә бар, диләр...
Ире иңенә курткасын салып чыгып киткәч тә Зилә аның артыннан бераз үгетләп торды әле.
Рифкать, ишегалдына чыккач, туктап калды, үрелеп тыңлап карады Аның күңелен кабат шомлы уйлар биләп алды. Әллә ул Хәтми карт та түгелдер?.. Әллә ул җендер, шайтандыр... Алар, имеш, теләсә кем кыяфәтенә кереп, кеше алдыйлар икән; әби мәрхүмә шулай сөйли иде...
Бу урында да Рифкать үз уйларының дөньявилык принциплары белән каршылыкка керүен тойды. Халык гадәтләрен, риваятьләрен, ырымнарын искелек калдыкларының бер күренеше дип исәпләп йөрүче коммунист Рифкать Сәлимович Госманов төн уртасында, үз капкасы янына барырга куркып, әллә нинди җен-пәриләр хакында уйлап тора ласа! Оят әлбәттә! Шулай да ул алга атларга ашыкмады. Ичмасам, Зиләсенең дә тавышы ишетелми башлады, әллә бөтенләй дә кереп китте инде?
Урамда бернинди үзгәреш, хәрәкәт сизелмәде. «Киткән», дип уйлады Рифкать. Ул, үз уйларына ышанырга теләп, ишегалдына узды. Тукта!.. Тәбәнәк кенә рәшәткә белән урап алынган ак каен куш булып күренә түгелме соң?.. Мөгаен, әле һаман да йокысы ачылып бетмидер... «Бу Хәтми карт аркасында акылдан язам бугай инде...» — дип мыгырдана-мыгырдана, Рифкать капканы ачты. «Ә ул ак каеннарның берсе Ак бабай булса?.. Ак эшләпәле, ак сакаллы, кояшта уңган, агарып беткән халаттан...»
— Хәтми бабай! Синме бу? — дип дәште ул.
Күп тә үтмәде, караңгылык эчендә агарыбрак торган каеннарның берсе, җанланып, Рифкатькә төбәп килә башлады. Әйе, бу Хәтмулла карт иде.
Алдында әкияти затларга охшап басып торган ат караучыны күреп, инде аптырамады Рифкать. Аны иң гаҗәпләндергәне шул булды: мондый коп-коры, эссе җәй көнендә Ак бабайның өс киемнәре нигәдер юеш иде.
— Рифкать балакай, мин сине чыкмассың дип уйлаган идем инде. Төнлә килеп борчыганга ачуланма, иртәгә соңарырмын кебек булды да, менә килдем әле... Сүзем шул иде — иртәгә-берсекөнгә безнең якларда моңарчы күрелмәгән көчле яңгыр явачак. Таңнан уракка кузгаласыз икән... Яңгырны ашлык камылда җиңелрәк үткәрә ул, җирдә череп, шытып әрәм булачак... Сак була күрегез, уйлап эш итегез, дип әйтүем. Хәтәр яңгыр булачак... Әле менә болыннан кайтып килешем, бөтен яшеллек, бөтен табигать су эчендә утыра. Менә... үзең дә күреп торасың. Бөтен дөньяны чебен-черки сарган. Кайнашыпмы-кайнашалар. Яңгыр алдыннан черки: «Үтерәм!» — дип тешли ди... Бу — минем сиңа соңгы сүзем, балакай. Хәзер инде мин тынычлап кайта алам. Карчык та югалткандыр... Шуны онытма, табигать белән шаярырга ярамый. Табигать һәрвакыт кешедән өстен. Шулай булган, шулай булып калачак... Кешене рәнҗетү — бер гөнаһ, табигатьне рәнҗетү — мең гөнаһ. Ул бит каршы тора алмый... Әмма усал да була белә. Рәнҗи дә белә... Ә без — кешеләр — табигатьнең бер өлеше. Менә - каен кебек... Аның да, кешеләрнең дә тамырлары бар. Тик кешеләрнең тамыры тирәнрәк кенә... Күрәм, сиңа минем сүз кызык түгел. Карарың нык икән, балакай, синең сүз — соңгы сүз... Уракка төшәбез дисез инде болай булгач. Ярый, хәерлегә булсын...
Рифкать, кереп яткач та, тиз генә йоклап китә алмады әле. Яңгыр, яңгыр... Ә яуса?.. Әллә көтәргәме? Берни дә югалтмыйлар ич. Ну, райкомнан кисәтү ясарлар, ахыр чиктә. Шул ук вакытта, Ак бабайның «прогноз»ын кире кагып, яңгыр яумый калса?.. Көләчәкләр генә. Рәис башы белән кемгә ышанган, янәсе. Юк, нишләп әле ул район, республика, Бөтенсоюз радиосына ышанмаска тиеш?! Әй, иртәгә тек иртәгә! Менә шулай, парень!..
Кинәт Рифкатьнең уенда урамда басып торганда ук күңеленә килгән сурәт яңарды: Ак бабай ак каенга шулкадәр охшаса да охшар икән... Әллә ул чыннан да агачларга, табигатькә әверелә ала микән?..
* * *
Икенче көнне «Ак юл» колхозы уракка төште. Юылган, буялган комбайннар, тигез рәткә тезелеп, авыл урамы буйлап сузылдылар, һәр елдагыча, быел да комбайннарны озатырга бөтен авыл чыккан.
Шулай да быел бу көн башка еллардагыдан нык кына аерылып тора иде. Ялантәпи бала-чагалардан кала, комбайннар колоннасы артыннан иярүче кеше булмады. Ә бит башка елларны аягында басып тора алган һәр кеше колоннаны басу капкасына кадәр озата бара иде. Китә иде җыр, бию, уен... Хәтмулла карт иң алда барган комбайнга менеп утырган булыр, кәҗә сакалын селки-селки, урам читендә тезелеп басып торучы авылдашларына шат елмаер иде.
Әллә араларында Ак бабайның булмавыннан сәерсенеп, әллә менә ничәнче көн инде авылны «гөж»ләтеп тоткан «яңгыр булу-булмау» хакындагы бәхәсләрне оныта алмыйча, кешеләр, капкадан ярты гәүдәләрен генә күрсәтеп, тынып калганнар иде.
Аларның уйчан йөзләрендә дә, билгесезлек тулы карашларында да бер генә сорау яна: кем сүзе өстен чыгар — рәиснекеме, Ак бабайныкымы?.. Гомер бакый дөресен генә сөйләргә күнеккән Хәтми карт бу юлы ялгышыр микәнни? Әй, картлык, картлык, нишлисең син бу кешеләр белән?..
Шундыйрак уйлар белән, әле эссе бөркегән күк йөзенә, әле комбайннар артыннан күтәрелеп калган тузан болытына карап, кешеләр таралыша башладылар.
Әтисе комбайнына менеп кунаклаган Хәбир Ак бабайның юклыгын шунда ук күреп алды. «Һаман кайтмады микәнни?» дигән уй яшен тизлеге белән малайның күңелен өтеп алды. Кичә Ләйлә белән басуларда, әрәмәлектә, көтүлекләрдә көне буе эзләп йөреп тә таба алмаганнар иде бит. Бер-бер хәлгә юлыкмасын гына иде инде.
Иң алда барган комбайн авылны чыгып барганда, Хәбирләрнеке әле урам уртасында утырган Хәтмулла картның тәбәнәк йорты яныннан гына узып бара иде. Хәбирнең йөгереп кереп чыгасы килде. Ул җиргә сикерергә җыенып беткән иде. Тик... Ни дип кенә әйтер ул Ак бабасына? Уракка төшәбез, дипме? Синең сүзләреңнең ялганлыгын күрсәтү өчен юри төшәбез, дипме?
Шул минутта Ак бабай малайның күз алдына бик куркыныч кыяфәттә килеп басты... «Мин ялгышканмын, балакайлар», — ди кебек ул, кешеләргә карап...
Әнә бит — ничек кояш кыздыра. Ак бабайның сүзе шулай ук ялгыш булып чыгар микәни? Ничек борчылып йөрде ул. Эх, ичмасам, Ак бабайның күңеле булсын өчен генә булса да, бераз яңгыр сибәләп китсен иде!.. Хәбир иснәнеп алды. Йокысы туймаганмы шунда. Кичә соңрак кайтылды шул. Караңгы төшкәнче әрәмәлектә йөрделәр. Сазлыктагы бакалар үр тавына менмәгәнме, янәсе. Юк шул. Бер бака да күренмәде. Иртәрәк тә торылды бүген. Сәгать өчләр тирәсендә үк күрше әтәчләренең әче тавышы колакны ярып керде. Бер дә болай вакытлы-вакытсыз кычкырмыйлар иде, югыйсә. Тукта-тукта, димәк, әтәчләр бүген вакытсыз кычкырган булып чыга. Ак бабайның «яңгыр гәҗите» буенча, яңгыр яварга тиеш бит! Кемгә, нәрсәгә генә ышанырга инде.
Хәбир, уйларыннан айнып, алдындагы юлга караганда, колонна басу капкасына якынлашып килә иде. Малайның күзенә капка баганасы янында тузан болытына күмелеп басып торучы чандыр гәүдә чалынды. Әллә Ак бабай инде?!.
* * *
Хәтмулла карт менә инде ничәнче көн йокысызлык белән җәфалана. Бүген дә ни үзе юньләп йоклый алмады, ни карчыгына йокы мазасы күрсәтмәде.
Хәмдия әби дә картының соңгы көннәрдәге тәртибен аңламыйча иза чикте. Ул Хәтмиенең, бер борчуга юлыкса, тыныч кына яши алмаганын белә белүен, әмма моны ук көтмәгән иде. Ә карты исә бер төнне ат абзарына барып куна яисә эссе җәй уртасында манма су булып кайта... Яшь чакта ук «хыялый» дигән кушаматы бар иде барын, әллә чыннан да җиңеләя башлады инде?.. Иген-иген дип, бөтен тазалыгыннан, акылыннан яза бит картлач...
Менә бүген дә Хәтмулла карт бик иртә кузгалды, тышка чыгып керде, салкын су белән битен, сакалларын сыпырыштырды, гадәт буенча, белгән догаларын пышылдады да урамга чыкты. Әле көтү куарга иртә. Урам тын.
Көн тагын эссе булачак. Әнә бит, кояш әле үзе күренми дә, ә нурлары тәрәзәләрдә чагылып ничек кыздыра!..
Бүген уракка төшәчәкләр инде. Хәерлегә булсын. Төн уртасында олы башын кече итеп колхоз рәисенә баруы гына ялгыш булды. Белеп барды бит үзе дә — Рифкать барыбер үз сүзен сүз итәчәк. Шулай да, күңел почмагына поскан ниндидер өмет чаткысы бар иде әле кичә. Ә бүген исә күңелендә төпсез бушлык, салкынлык кына... Белә торып берни эшләп булмау — иң каты җәза икән бу дөньяда. Белә торып бит...
Алла боерса, барысы да әйбәт булыр әле. Яңгыры да бу якларны урабрак узсын иде, ичмасам. Халык алдында мәсхәрәгә калсын иде, «шыр тиле» дип көлсеннәр иде үзеннән — түзәр иде... Игеннәр генә исән булсын, игеннәр генә... Йә бөтенләй яумасын, йә тизрәк яусын инде. Әйе, әйе, яусын! Барлык басуларны да егып өлгермәсеннәр иде...
Хәтмулла карт кинәт туктап калды: ул, үзе дә сизмәстән, басу капкасына табан китеп бара икән. Кул-аяклары аның өчен уйларга өйрәнгәннәр шул. Карт көлемсерәп куйды: менә хәзер дә ул басу капкасы ягына табан бара иде...
Хәтмулла карт хәтта сөенеп китте. Ата-бабалардан калган гадәт буенча, уракка төшүчеләрне авылның бөтен яше-карты, бала-чагасы басу капкасына кадәр озата килгәннәр, мул уңыш теләп, төрле җыр-такмазалар әйткәннәр, артларыннан кул болгап калганнар... Әй, ул заманалар. Менә бит ак чехлар белән сугыш заманнарыннан калган окоплар һаман әле турсаеп яталар.
Карт боргаланып-боргаланып киткән чокырларның берсе янына килде, аякларын сузып утырды, тәмәкесен көйрәтеп җибәрде...
Шул арада авыл ягыннан тузан болыты күтәрелде. «Көтү чыга»,—дип уйлады Хәтмулла карт. Ул шулай тәмәкесен көйрәтә-көйрәтә тагын уйлар дөньясына китте...
Бу яланнарда унтугызынчы елларда зерә дә каты сугышлар булган. Ак чехлар белән кызыллар арасында барган тарткалашта авыл биш тапкыр кулдан кулга күчкән. Ул сугышларда Хәтмулланың әнисе ягыннан бабасы да катнашкан. Гыйрфан кордашлары хакында яратып, аның белән дус булуларына горурланып сөйли торган картлар күптән дөнья куйдылар инде. Алар сөйләп калдырган хикәятләр генә һаман күңелне әрнетә...
Кызыл гаскәрләр белән ак чехлар арасында сугыш кызган вакытта, бер төркем авыл яшьләрен ияртеп, Гыйрфан да кызылларга барып кушыла, һәлак булган сугышчылардан калган коралларны алып, алар окопларга таралалар, ике арада атыш башлана. Егетләр авыл тирәсендәге һәр чокырны, һәр куакны биш бармаклары кебек беләләр. Командир аларга боерык бирә: авылны урап үтеп, дошманга сиздермичә генә, тылдан һөҗүм итәргә. Егетләр шунда ук бакча артларына кереп югалалар. Азмы-күпме вакыттан соң авылның аргы башында шартлау тавышлары ишетелә. Озак та үтми, Сырганак-тау төбенә урнашкан акчар штабы күккә оча... Дошман гаскәрләре, кызыллар безне чолгап алган, дип уйлап, яралыларны, олауларын, коралларын ташлап кача башлыйлар. Авылдан чыгуга, ак офицер солдатларына күпереп утырган иген басуларына ут төртергә куша. Шул минутта авыл читендәге иң уңдырышлы басу дөрләп яна башлый. Бу хәлне күреп алган Гыйрфан, биш-алты егетне ияртеп, шунда шуыша. Ике егетне авылга чалгылар җыярга җибәрә. Берничә минуттан инде җиде егет, бер-бер артлы, тигез рәткә басып, утның юлын кисә башлыйлар. Гыйрфан егетләргә камыл калдырмаска, чалгының йөзен җиргә сылап ук алырга куша. Ут һаман якынлаша бара. Төтен күзләргә кереп әчеттерә, сулышларны буа, җитмәсә, якындагы тау артында сугыш дәвам итә. Адашып килеп чыккан бер пуля шунда Гыйрфан артыннан барган егетне ега. Аңа ярдәм күрсәтергә вакыт булмый. Өченче булып килгән егет иптәшен басу читенә чыгарып куя да үзе аның урынына баса. Бераздан алда барган Гыйрфан да яралана. Ул, аксый-аксый, киерелеп кизәнүен белә. Кара җиргә агып барган кан эзен гәрәбәдәй арыш пакусы яшереп бара. Тагын кемдер яралана. Ләкин егетләрнең берсе дә кулларыннан чалгыларын ташламый. Утның юлын бүләргә кирәк, һәр кизәнү — мөһим, һәр адым саен бер гомер бирерлек чак... Авылның кышкы икмәге монда, киләчәге... Ут, егетләр артыннан калган тап-такыр җиргә җитеп, туктап кала...
Басу читенә җитәргә бик аз гына калгач, Гыйрфанга икенче пуля килеп тия... Мәңгегә тормаска егыла ул... Ә-әнә ул басу... Бүген уракны шул басудан башламакчылар. Анысы шулай, хәзер андый каһарманлык соралмый да Хода бәндәсеннән. Күп кеше уракның башланганын-беткәнен белми дә кала. Машина заманы хәзер, әйтәсе дә юк... Вакыты белән машинага артык табынмыйбызмы икән? Акыллы кеше кулында гына машина акыллы була ла ул... Заманалар үзгәрде. Ак бабайларына ышануга караганда, машиналарга, радиоларга ныграк ышаналар. Шуны оныталар: Гыйрфаннар эшләгән батырлыкны бары тик кешеләр генә эшли ала. Хәзер исә андый батырлыкның беркемгә дә хаҗәте юк. Һы, юкмы икән? Иртәгә авачак игеннәрне саклап кала алмый идемени Хәтмулла карт? Күңел эченә бикләнеп, балавыз сыгып йөргәнче, бәлки, күбрәк кәнсәләргә, райкумнарга бару кирәк булгандыр? Бәлки, министрның үзенә керергә кирәк булгандыр? Соң инде... Аннары, ялгызы ни эшли ала соң ул? Көләрләр генә... Борынгы заман карты, диярләр… Әнә бит, чак кына эне тиешле авыл абзыйлары да аның сүзләрен көлкегә алдылар. Рифкать, Мәхмүтләр нишләп аңласын ди?!.
Авыл өстендә менә икенче тапкыр инде тузан болыты күтәрелде. «Чыктылар», дип уйлады карт. Озын күлмәк итәкләрен рәтләп куйды, сакалларын сыпыра башлады. Ни генә димә, бүген бәйрәм көн...
Комбайннар колоннасы якынайды. Менә алдан килгән машина, картны тузанга күмеп, узып та китте. Аның артыннан икенчесе, өченчесе...
Хәбирне Хәтмулла карт әллә кайдан танып алды. Малай да бабайны күрде, ахры. Җиргә сикермәкче булды. Ләкин кинәт туктап калды, башын читкә борып, картны күрмәмешкә салышты. Тиздән ул тузан болытына күмелеп юкка чыкты. Комбайн тәгәрмәчләреннән бөркелгән тузан өермәсе Хәтмулла картның сулышына капланды. Ул буылып-буылып йөткерә башлады. Сулышы китеп егылудан куркып, басу капкасының тимер баганасына тотынды...
* * *
Чык кибеп бетмәгәнгә күрә, комбайннар басуга төшкә җитәрәк кенә керсәләр дә, кичкә кадәр олы-олы ике басудагы игенне егып бетерделәр. Аннан соң да озак ял итеп ятмадылар, тиз-тиз генә тамак ялгап алдылар да шул кызулык белән елга аръягындагы басуларга чыгып киттеләр. Рәиснең ак «Волга»сы әле тегендә, әле монда күзгә чалынды. Райкомнан килгән вәкилгә ул кызып-кызып нидер сөйли, аңлата иде, ахры. Рифкатьнең бүген кәефе әйбәт, кирәккә-кирәкмәгәнгә дә шаярткан була, йә булмаса, берәр комбайнга сикереп менә дә үзе урырга кереп китә. Аннары, машинасына утырып, тагын каядыр чаба. Әллә басуларның муллыгыннан, көннең яктылыгыннан, әллә эшнең гөрләп баруыннан ул әле кичә генә күңеленә төер булып утырган яңгыр хакында бөтенләй оныткан. Хәтмулла карт исә үзенең әкияттәге кыяфәте, серле сүзләре белән аның хәтер төпкелендә югалып калган... Рәис иң бәхетле кеше иде бүген...
* * *
Хәтмулла картка килсәк, ул да үз «ставка»сында басуларда барган кызу эшне җентекләп күзәтеп торды. Ат абзары авыл тирәсендәге иң биек тауларның берсенә урнашканга күрә, тау итәкләренә җәелгән басу-кырлар сәхнәдәге кебек күренә иде. Карт кырда барган һәр хәрәкәтне, эченнән генә бәя биреп, йә кире кагып, йә хуплап, мактап ятты.
Менә Рәмиснең комбайны туктап калды. Әһә, урагы тыгылган икән! Алай гына булса ярый... Әнә Хәбирләр комбайны. Артык кызу бара малай актыгы, руль артына үзе утырган, күрәсең, бар игенне таптатып бетерә инде, шайтан! Урак пакусларны йотып бетерә алмый, иген җиргә сыланып, егылып кала. Ашлыкны күрәләтә әрәм итү бит бу! Их, Хәбир!.. Ник куадыр, тыгылдырып, бөтен уракны җимереп ташламагае...
Ашарга кайтмагач, карты артыннан Хәмдия әби үзе килде. Койма буенда торган өстәлгә төенчеген куеп, сукрана-сукрана аш хәстәрлеге күрә башлады...
— Әй, картлач, үзең «яңгыр-яңгыр» дип бөтен авылны куркыттың да хәзер авылга да кайтмый качып ятасың. Нинди яңгыр ди ул, әнә ничек кояш пешерә, түзәрлек түгел...
— Тукта әле, карчык, шаулама. Эх, кая бара инде, кая бара?! Ава язды бит, чукынчык малай, таулы җирдә шулай йөриләр димени?..
* * *
Ләйлә мотоциклы белән төшке ашка кайткан әтисен тегеләй дә, болай да юмалап карады. Басуга, Хәбирләр янына илт әле, янәсе. Ниһаять, мотоциклдан бер адым да читкә китмәскә вәгъдә биреп, кыз әтисен күндерде. Бакчага йөгереп кереп, Хәбир өчен алмалар өзеп алырга да өлгерде әле ул.
Басуга килеп җиткәндә комбайнда Хәбир йөри иде. Егылган йомшак пакус-түшәккә кырын төшкән «аталар», улларына төртеп күрсәтә-күрсәтә, ни турындадыр гәп саталар.
Ләйлә мотоциклдан сикереп төште дә Хәбир янына йөгерде. Әллә каян күреп калган малай аны туктап көтеп алды. Янына Ләйлә утыргач, Хәбир батырая төште — тизлекне арттырды. Ул бу минутта үзен диңгездәге кораб капитаны итеп тоя иде булса кирәк. Ләкин аның бу «егетлеге» озакка бармады — комбайн текә таулыкка килеп керде. Бер тәгәрмәч ерганак чокырына эләгеп, комбайн янга авышты. Ул хәттә бермәл җирдән аерылып, очып китәр кебек иде. Хәбир каушап калды, штурвалны әле бер якка, әле икенче якка боргалады, үкереп таудан төшеп барган комбайн аны тыңламый интектерде. Ниһаять, ул комбайнны тауга каршы борып җибәрде. Мәһабәт машина соңгы тапкыр ыңгырашып куйды да туктап калды. Йөзләре киткән малай күзләрен зур ачып Ләйләгә карады. Ә Ләйлә рәхәтләнеп... көлә генә. Берничә минут элек кенә үлем белән йөзгә-йөз очрашуларын аңламый иде шул ул. Бу хакта бары ике генә кеше белеп калды — Хәбир үзе дә, тагын... үз «ставка»сында «уңыш фронтын» күзәтеп торучы Хәтмулла карт кына.
* * *
Аргы як басуда җемелдәгән утлар төн уртасына кадәр сүнмәде... Беренче көн булгангамы, башлаган эшне бетерергә теләпме — комбайннар эшләделәр дә эшләделәр...
Хәтмулла карт та менә инде ничәнче тапкыр тәмәкесен кабызды, ләкин, бер-ике суыруга, җиргә ташлый торды. Тәмәке дә ачы иде бүген...
Каршы як басудагы утлар акрынлап ешая башладылар. Ут боҗрасы күзгә күренеп кечерәйде, кысылды. Ә бит Гыйрфан басуы быел аеруча мул уңыш бирәчәк, дип сөйлиләр иде... Әй, бабай, бабай...
Карасана, бүген күк йөзе аеруча караңгы күренә. Бу нәрсәгә булыр икән? Йолдызлар да юк. Әллә нинди шомлы кара болыт сарган күк йөзен. Алайса, яңгыр була да була инде...
Каршы яктагы ут йомгагы бер урында әйләнеп торды-торды да туктап калды. Хәтмулла картка ул кинәт очкыннар чәчеп шартлар кебек тоелды...
* * *
Хәбир, комбайныннан сикереп төшү белән, камыл арасында үсеп утырган вак үләннәрнең салкын чыгын тойды. Ул, үзе дә сизмәстән, ялт итеп, каршы яктагы ат абзарына карады. Анда тонык ут җемелдәвен күргәч, аптырап ук китте. Димәк, Ак бабай бүген дә атлары янында куначак. Хәбир белә — карт анда бик борчылганда, үзен кая куярга белмәгән чакларда гына кунарга кала. Нинди кайгы төште икән Ак бабай башына? Яңгыр яумады, инде яумас та. Әнә ничек матур булды көн... Әллә?.. Ә яуса? Чык та күп төшкән...
Малай, үләннәрдәге чыкны коеп бетерергә теләгәндәй, камылларга селтәнде. Ә чык бөртекләре, чәчелеп китәләр дә кабат үлән яфракларына, камылларга килеп куналар, йә булмаса, Хәбирнең сандалиена тулып, аны үзләренчә үчеклиләр иде.
* * *
Йокымсырап яткан Хәтмулла карт, тәрәзәгә беренче яңгыр тамчылары тыпырдый башлау белән, сикереп торды. «Башланды», — дип уйлады ул. Әйе, башланды. Башта карт үзендә ниндидер җиңеллек тойды — барлык игенне дә җиргә егарга өлгерә алмый калдылар бит. Тора-бара аның күңелен егылган басулар өчен әрнү басты.
Хәтмулла карт белә — бу яңгыр бер сәгатьлек, хәтта бер көнлек кенә түгел. Ул авыл өстендә озак эленеп торачак әле...
Яңгыр көчәйгәннән-көчәя барды. Көчле давыл чыкты. Җил яңгырны ат абзарының саман стеналарына чиләге-чиләге белән, зыңгылдап торган тәрәзәләренә исә учлап-учлап китереп сибә иде...
Карт җилкәсенә авыр кәжәнен салып тышка чыкты. Куе яңгыр пәрдәсе аша каршы як басуларны да, авылны да күрү мөмкин түгел. Шунда картның тәмәкесенә бер эре яңгыр бөртеге килеп кунды. «Каз сыйрагы» пыскып сүнде. Хәтмулла карт шулай күпме вакыт сакалын сыйпап, уйга батып торгандыр, ул җиң очыннан салкын яңгыр тамчылары йөгереп керә башлагач кына, аңына килеп, ышыкка сыенды.
Атлар да, ашарга сорапмы, хуҗаларының хәленә керергә теләпме, арлы-бирле йөренәләр, тыйнак кына кешниләр-пошкыралар, тояклары белән җирне дөп-дөп кыйныйлар. Хәтмулла карт башта атларын тынычландырып, муеннарыннан сөеп чыкты. Аннары ашыга-ашыга печән салды да йөгерә-атлый үз бүлмәсенә кереп китте. Бауда эленеп торучы аркан кисәген алып билен буды, башына уңып беткән эшләпәсен киде, чыгарга хәзерләнде...
Карт шунда үзенең кайда барырга карар кылганын анык кына белмәвен төшенде. Чынлап та, кая ашыга соң әле ул болай? Авылга — өенәме? Карчыгы өшкеренә-өшкеренэ һаман да түшәгендә әйләнә булыр... Председатель янынамы, — ул да үзен кая куярга белми йөридер... Аннары — соң инде...
Карт кинәт басулар ягына борылды. Бик мөһим әйбер күргән кебек, хәтсез генә шул якка төбәлеп карап торды, аннары якаларын утыртып куйды да чыгып китте...
* * *
Көне буе яңгыр астында басулар карап йөргән Хәтмулла карт кичкырын гына өенә кайтып егылды. Аның киемендә бер саплам коры җеп тә калмаган иде бугай. Капкадан кергәндә үк Хәмдия әби, картының буыла-буыла ютәлләвен күреп, начарга юрап куйган иде. Дөрес булган икән, карт шул ятудан тора алмады.
Төнлә Хәтмулла картның хәле тагын да начарланды, йөзләренә эре тир бәреп чыкты, ул саташа ук башлады!
— Су, су... Батам... Коткарыгыз... Су, су! Һава җитми... Су!..
Хәмдия карчык, белгән догаларын укып, картын өшкерергә тотынды... Чынлап та, чишмәдән алып кергән салкын суны битенә өргәч, карт тынычланып калгандай булды...
Күпкә түгел икән. Иртәнгә табан Хәтмулла карт тагын алмашына башлады, аның тигезләнә башлаган сулышы тагын бозылды...
* * *
Яңгыр тавышына уянып киткән Хәбир баштарак, һаман да төш күрәм, дип уйлады, ахры. Аның иреннәренә елмаю кунды. Күзләре кабат йомылды... Ләкин малайга ятак өстендә күп рәхәтләнергә туры килмәде. Кече яктан әтисенең кемнедер ачы итеп сүккән тавышын ишетеп, ул сикереп торды.
Әйе, чынлап та, урамда коеп яңгыр ява иде. Кичәге күңелле, бәхетле чагын уйлап, Хәбирнең тәненә суык йөгерде. Ләкин шунда ук елмаеп җибәрде — урра, Ак бабайның сүзләре дөрескә чыккан ич!
Хәбир, ике дә уйлап тормыйча, майка-трикодан гына ишегалдына йөгереп чыкты, әтисенең олы резин итекләрен эләктереп, Ләйләләргә йөгерде. Юлда Мәхмүт абыйсына очрады. Алар мышнап килеп кергәндә, Ләйлә белән Фатыйма апасы чәй эчеп утыралар иде.
— Урра, Ләйлә! Яңгыр ява!.. Чиләк белән коялармыни?! Урра!! Яңгыр-яңгыр! Кой-кой! Тәти кашык бирермен!..
Өйдәгеләр, кинәт манма су булып ишектән килеп кергән Мәхмүтне күрепме, яңгыр яуганга сөенеп такмаклап торучы Хәбирне аңлый алмыйчамы — йөзләренә гаҗәпләнү билгесе чыгарып, тын калганнар.
— Ләйлә! Фатыйма апа!.. Күрәсезме, яңгыр ява бит... Ак бабаның сүзләре дөрескә чыкты... Эх... Сөенер инде ул!.. Ак бабай!..
* * *
Яңгыр ике көн койды... Ике тәүлек буе Ак бабай үлем белән якалашты. Районнан килгән врач та картның чирен төгәл билгели алмады, «салкын тигән» дип кенә куйды. Гомер буе бергә яшәгән Хәмдия әби дә карты белән мондый хәлнең, мондый чирнең булганын хәтерләми.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Кара Каз - 10
  • Части
  • Кара Каз - 01
    Общее количество слов 4281
    Общее количество уникальных слов составляет 2037
    40.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 02
    Общее количество слов 4340
    Общее количество уникальных слов составляет 1957
    41.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    67.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 03
    Общее количество слов 4266
    Общее количество уникальных слов составляет 2006
    39.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 04
    Общее количество слов 4306
    Общее количество уникальных слов составляет 1950
    40.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 05
    Общее количество слов 4288
    Общее количество уникальных слов составляет 2054
    40.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 06
    Общее количество слов 4270
    Общее количество уникальных слов составляет 2079
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 07
    Общее количество слов 4279
    Общее количество уникальных слов составляет 1910
    40.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 08
    Общее количество слов 4253
    Общее количество уникальных слов составляет 1966
    39.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 09
    Общее количество слов 4210
    Общее количество уникальных слов составляет 2041
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 10
    Общее количество слов 4203
    Общее количество уникальных слов составляет 1983
    41.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    59.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 11
    Общее количество слов 4243
    Общее количество уникальных слов составляет 1986
    41.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 12
    Общее количество слов 4226
    Общее количество уникальных слов составляет 1942
    42.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 13
    Общее количество слов 4186
    Общее количество уникальных слов составляет 1928
    41.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 14
    Общее количество слов 4291
    Общее количество уникальных слов составляет 1991
    40.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 15
    Общее количество слов 4353
    Общее количество уникальных слов составляет 1976
    42.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    59.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    68.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 16
    Общее количество слов 4270
    Общее количество уникальных слов составляет 2110
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 17
    Общее количество слов 4281
    Общее количество уникальных слов составляет 2132
    39.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 18
    Общее количество слов 4304
    Общее количество уникальных слов составляет 1796
    41.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 19
    Общее количество слов 4289
    Общее количество уникальных слов составляет 2159
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 20
    Общее количество слов 4302
    Общее количество уникальных слов составляет 2012
    40.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 21
    Общее количество слов 4259
    Общее количество уникальных слов составляет 1848
    42.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    67.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 22
    Общее количество слов 4191
    Общее количество уникальных слов составляет 1972
    40.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 23
    Общее количество слов 206
    Общее количество уникальных слов составляет 154
    68.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    74.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    81.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов