Latin

Кара Каз - 08

Общее количество слов 4253
Общее количество уникальных слов составляет 1966
39.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Күрше малаена йөзе тыныч күренсә дә, Хәтмулла картның күңелендә борчулы, шомлы уйлар гарасаты уйный иде. Баштарак ул үзенең бу халәтен төгәл генә аңлый алмады, әмма тора-бара карт аңындагы томанлы хисләр пәрдәсе юыла төште. Аның хәтерендә көндез Сырганак-тау итәгендә атларына печән чабып йөргәндә туган уйлар кабат яңарды. Әйе, кырга чыгу белән, шунда ук сизеп алды ул, — үләннәр, бөтен болын гадәттәгедән яшелләнеп киткән. Бу хәл үсемлек дөньясының, һаваның чамадан тыш дымсу булуыннан килә. Елгырның юрттырып барганда да шыбыр тиргә батуы шиккә салган иде, җитмәсә. Яңгыр алдыннан гына була торган бөркүлек печән чапканда картның үзенең дә тынын буып, йөрәген кысып интектерде.
Сиксән яшьне түгәрәкләп килүче Хәтмулла карт аңында күп дигәндә ике көннән килеп явачак яңгыр белән колхоз рәисенең уракка төшү хакындагы карары яраша алмый иде.
Якынлашып килүче яңгырны уздырып җибәрмичә торып игенне җиргә егу — ярты ашлыкны су астына салып черетү дигән сүз. Бу ачыштан соң картның аяк буыннары хәлсезләнеп калган кебек булды; ул, стенага аркасын терәп, җиргә чүгәләде, ах-ух килеп, тәмәке янчыгын чыгарды... Аты Елгырның, иртәнгә дип эзәрләп куелган бер чиләк солыны аударып, мыш-мыш килеп ашый башлавын да сизмәде хәтта.
Шулай күпме вакыт утыргандыр, абзар янына ук килеп туктаган машина тавышына сискәнеп, айнып китте ул. Торып басты, сакалын сыпыра-сыпыра кунакны каршы алырга кузгалды.
Күп тә үтмәде, ниндидер күңелле җыр көйли-көйли ишектән колхоз рәисе Рифкать Сәлимович килеп керде. Кәефе күтәренке.
Аның өчен зур сынау елы быел.
Былтыр көз колхоз башлыгы итеп сайлап куйганда, аны яшь, диделәр, белемле, диделәр, ниһаять, кешеләрне, җирне белә, диделәр. Аңа ышандылар. Дөресен генә әйткәндә, Рифкать үзенең бу җаваплы урында беренче елы ук шулай яхшы башланып китәр дип күз алдына да китермәгән иде... Ә менә ничек шәп килеп чыкты...
— Ни эш бетереп ятасың, Хәтми бабай? — дип Рифкать яңгыратып сәлам бирде, атлар ябылган утарга атлады. Шаулап килеп кергән чит кешедән өркегән Елгыр, түгелеп яткан солыдан аерылып, читкә тайпылды.
Хәтмулла карт рәиснең йомышын шунда ук аңлап алды. Һәр елны басудагы комбайнчыларга аш-су, кирәк-ярак ташый ул. «Ак бабай китергән аш аеруча тәмле була, бетмәс-төкәнмәс җегәр бирә», — ди торганнар иде.
Рифкатьнең үтенеченә Хәтмулла карт шунда ук җавап бирергә ашыкмады, тәмәкесен кабызып, бер-ике йотым эчкә суырганнан соң гына сүз башлады:
— Быел иген уңды. Мондый бәрәкәтле елны ата-бабалар да хәтерли алмастыр... Бабай, мәрхүм, сөйли иде — элек безнең менә бу Сырганак-тау итәкләрендә очсыз-кырыйсыз кылганлы дала җәйрәп яткан. Кешеләр йә адашып, йә зинданнан качып кына килеп чыга торган булганнар. Заманалар үтү белән, дала ягына уңдырышлы җир эзләп кешеләр килә башлаган. Сырганак-тауларын урап аккан Күәш елгасы буена да бәхет эзләп йөрүче ике дус килеп оя корган. Ул вакытта шундый гадәт булган: кем дә кем үзе сайлап килеп утырган яланда иң бай, иң мул уңыш җыеп алган — шул кеше тирә-юнь җирләргә баш булып калган, авыл корып, аңа үз исемен кушкан.
Әсән белән Дүчән дә, килеп урнашкан беренче елларында ук, шушы җирне эшкәртеп, арыш чәчәләр. Бәхетләренә, иген күкрәп уңа. Аеруча Дүчән басуында арыш башаклары авырлыктан җиргә кадәр сыгылып төшкән була. Ул тантана итә. Егет, хәтта, үзенең булачак биләмәләрен карап, билгеләп йөри башлый.
Бердән-бер көнне, егетләр басуда кайнашканда, менә шушы Сырганак-таулары арасыннан акка төренгән бер карт килеп чыга да болар янына якынлаша башлый. Әнә теге калкулыкка җиткәч, әлеге карт күкрәп торган тавыш белән егетләргә дәшә: «Су исен тоям, су акканын ишетәм, яңгыр килә, яңгыр...» — ди; үзе, томанга әверелеп, Сырганак-тау арасында юкка да чыга.
Дүчән кычкырып көлеп җибәрә: «Нинди яңгыр яусын ди, әнә ничек кояш кыздыра-а-а, һа-һай-һай...» Ул шул ук көнне игенне пакусларга егып сала. Әсән әлеге сәер картның сүзләрен тотарга була.
Күп тә үтми, моңа кадәр бу якларда күрелмәгән зәһәр яңгыр башлана. Ул бер көн, бер төн коя. Дүчәннең егылган пакуслары су астында кала, Әсән басуындагы арышның буыннары тагын да ныгый гына...
Яңгыр туктап, җылы кояш чыкканда Дүчән басулары кара җиргә әйләнгән, Әсән басулары күкрәп, дулкынланып утыраӘлар икән.
Гарьлегеннән Дүчән бу җирләрне ташлап китә, Әсән яңа авыл сала, аңа үз исемен бирә.
Сырганак-тау буйларында ул изге картны соңыннан да бик еш күргәннәр әле; шул заманнардан алып безнең яклар уңдырышлы булуы белән дан казанып килгән. Бу җирләрне изге диюләре дөрес ул, балакай, бик дөрес...
Хәтмулла карт, ниндидер зур эш башкарып канәгатьләнгән кеше төсле, чал сакалын бер-ике сыпырып алды да сәнәгенә үрелде. Ләкин, Рифкатьнең кычкырып көлеп җибәрүеннән сискәнеп, туктап калды.
— Хәтми бабай, тик торганда гына нишләп әле син авыл тарихына кереп киттең, ат көткәндә әллә теге изге картны очраттыңмы? Тагын нинди әкиятләр сөйләде ул сиңа, ә? Тыңларга булыр иде дә, вакыт юграк шул...
Күңелле елмаеп, каршысында басып торган Рифкатьне күреп, Хәтмулла картның йөрәгенә салкын йөгерде: «Ул бит мин сөйләгәннәрне аңламады, юк, аңламады!..»
— Юк, балакай, болай гына, болай гына... Нигәдер бабай искә төшеп китте... Картлык галәмәтедер, әй бу картлык!..
Ул тәмәке төтененнән саргая башлаган ак сакалына тагын бер кагылып алды, аннары, ах-ух килеп, Елгыр түккән солыны чиләккә тутыра башлады.
Рифкать исә баскан урынында бераз таптанып торды, аннары картның мондый сәер кыланышыннан җилкәсен сикертеп алды да, нәрсәдер исенә төшкән кебек, кызу-кызу атлап чыгып китте. Урамнан ат абзары эченә машина шыңшыган тавыш хәтсез ишетелеп торды әле...
* * *
Хәтмулла картның күзенә йокы кермәде. Карчыгы Хәмдияне сукрандыра-сукрандыра, ахылдап, ятагында әйләнгәләп ятты да төн уртасында урамга чыгып китте. Янчыгын алып тәмәке төрде. Анысы да бүген әллә нигә тамак төбен әчеттереп интектерде... Карт ютәлгә буылды. Ул, ачу белән, «каз сыйрагын» җиргә салып таптады да авыл читендәге ат абзарына юнәлде.
Авыл башына чыккач күзләренә ялан уртасында үр караңгылыгын ялап ятучы ут чалынды. Карт сискәнеп китте — әллә?.. Адымын тизләтте, йөгерә үк башлады... Бераздан хәл керде — ут ат абзарыннан читтәрәк булып чыкты.
Хәтмулла карт, бертын туктап хәл алгач, тагын кузгалды. Менә инде кеше шәүләләре селкенә башлады, кемдер учакка чыбык аттымы — бер көлтә ут очып-чәчелеп күккә күтәрелде...
Картның иң беренче таныган кешесе Хәбир булды. Учак тирәсендә җәелеп утырган малайлар-кызлар яннарында Ак бабайның басып торуын баштарак шәйләмәделәр дә. Бераздан гына бригадир кызы Ләйләнең ачы кычкыруына берьюлы сикереп тордылар. Каршыларында учак утында алланып басып торучы Хәтми бабайлары аларга әллә нинди әкият геройларын хәтерләтә иде булса кирәк...
Карт ут белән шаяручы яшьләрне нык кына орышырга уйлап килсә дә, учакның инде сүнә баруын күреп, бу хакта сүз кузгатмады. Малайлар-кызлар, кинәт кенә килеп чыккан картны күрепме, аның орышуыннан куркыпмы, тынып калдылар.
Сүзне араларында иң кыюы — Ләйлә башлады:
— Ак бабай, быел да басуга ашны сез ташыйсызмы? Ике көннән уракка төшәчәкләр. Әти безгә дә эш бирмәкче була...
Ләйлә әллә ни мактанып өлгерә алмады, аны Хәбир бүлде:
— Әл-ләл-лә, Хәтми бабай ашны безнең янга китерәчәк, Үр басуга. Рифкать абый үзе әйтте, беләсең килсә...
— Рифкать дисеңме? Килгән иде шул... Әй, оланнар, сез аш дисез, менә игеннең генә Ходай биргән кадәрен җыеп алырга иде... Күңел тыныч түгел, оланнар, күңел нәрсәдер сизенеп сызлый... Яңгыр булыр кебек... Игенне ашыгып җиргә егарга ярамый, ярты ашлык җирдә калып әрәм булачак, чын әгәр...
Хәбир әйтеп куйды:
— Нинди яңгыр ди ул, Хәтми бабай, радиодан кичә генә әйттеләр, бер атна тамчы яңгыр да көтелми, диделәр, әнә, газетага да язганнар иде...
— Белмим, гәҗиткә нәрсә язганнардыр, олан, минем үз гәҗитем бар, җиребез зур яңгыр көтә. Җиребезгә язылган менә...
Сүнеп бетә язган учактан җылы килми иде инде. Яшьләр, төнге салкынгамы, Хәтмулла картның көтелмәгән хәбәреннәнме — өши башладылар, ахры — бер-берсенә тагын да ныграк елыштылар.
Тагын Ләйлә сүз алды:
— Ә җирнең кай турына язылган соң яңгыр буласы, Ак бабай?
— Кайдамы? Менә сез утырган җиргә үк язып куелган ул, оланнар...
— Ничек? Кая?
— Әйе-әйе... Күрәсезме, үләннәргә чык төшә дә башлаган. Иртән чирәм манма су булачак инде. Башка вакытта иртәнге чык көтү чыкканчы ук кибеп бетә торган иде, бу көннәрдә төшкә кадәр дымлап ята. Менә шулай берничә көн алдан яңгыр үзен сиздерә башлый ул, оланнар...
Карт тәмәкесен соңгы кабат озак итеп суырды да янып беткән учак көленә ташлады, аннары, бер сүз дә дәшмичә, авыр гына атлап, якындагы басуга табан китеп барды. Яшьләр, ни әйтергә дә белмичә, аның артыннан карап калдылар.
Карт, арыш басуы эченәрәк кереп, башакларны учына салып, уып-уып карый иде ахрысы. Хәтта аның уфтангалап куйганы да ишетелеп калгандай була...
Менә ул, басудан аерылып, ат абзарларына табан китте. Озакламый картның арык шәүләсе төн караңгылыгына кереп юк та булды Бераздан тыйнак кына ат кешнәгән тавыш ишетелде, утар капкасының келәсе яңгырап төште. Тирә-якны үле тынлык басты.
Хәтмулла карт бу төнен атлары янында уздырды...
* * *
Колхозның баш бригадиры Мәхмүт бүген гомерендә беренче мәртәбә «нәрәд»кә соңга калды. Ул мотоциклын пошкытып килеп туктаганда, барлык эш, кеше, техника бүленеп беткән иде инде. Соңгы вакытта бик кәефләнеп йөрүче Рифкать бригадирның соңга калып килүен карашы белән генә кичерде дә сүзен дәвам итте...
Мәхмүтнең үз уе уй, үз кайгысы кайгы иде. Ул, йокламаганлыктан шешенгән күзләрен идәнгә текәп, уйга батты...
Әллә нинди шайтан каргаган көн булды кичә. Башта, мотоциклының сибе өзелеп, ярты көн басу буенда ятты, кайтып керсә, хатыны Рәмзия пыр тузып йөри: ипи салырга оннары беткән, бүген дә күршедән алып чыккан икән... «Бригадир башың белән тегермәнгә дә барып кайта алмыйсың. Иртәгә Рифкать янына үзем барам», янәсе. «Классташ итеп кенә булса да бер машина бирер әле...»
Инде ашап-эчеп йокларга гына ятканнар иде, кызлары Ләйләнең юклыгы билгеле булды. Менә сәгать унбер дә тулды, унике дә булып, вакыт иртәнге якка авышты. Кыз юк та юк...
Билгеле инде, Мәхмүт белән Рәмзиянең күзләренә йокы кермәде, төне буе әйләнгәләп, ыңгырашып чыктылар. Капка шыгырдаган тавышка да, урамнан берәү үтеп китсә дә сикереп торган чаклары күп булды. Мәхмүт урамга да берничә мәртәбә чыгып керде. Буй җиткезеп килә торган яшь кыз бит, әллә нәрсәләр булуы бар... Тәүбә-тәүбә… Беренче әтәчләр дә кычкырды, офыктан таң да сызылып атып килә...
Чолан ишеге шыгырдаган тавышка Мәхмүт инде менә ничәнче тапкыр сикереп торды. Ишек төбендә гаепле чырай белән Ләйлә басып тора иде.
Баштарак ул, кызын ничек тотып тирги башларга белмичә, ярсып, арлы-бирле йөренде.
— Кайтты! Ул кайтты! Син, кызый, ачы таң белән нишләп йөрисен, ата-анаңны уятып, ә? Бөтенләй кайтмаска да була, ник кайттың, ник?.. Кайда булдың? Нәрсә булды? Кем? Хәзер муенын борам мин аның, әйт, кем тиде сиңа? Кем?
Ләйләнең иреннәрендә елмаю күренде. Мәхмүт, тагын да ныграк гаҗәпләнеп, кызына якын ук килде, аның кулларыннан, яңакларыннан тотып карады. Бу кыз җиңеләйгән инде әллә, дигән сыман, күзләрен шар ачып карап торган Ләйләгә төбәлде...
— Кем турында сөйлисең син, әти, Хәбирме? Ул мине озата гына килде лә... Әти, шундый күңелле, матур булды, без аланда учак ягып төн уздырдык; Хәтмулла бабайдан сора, ышанмасаң...
— Хәтмулла? Нинди Хәтмулла тагын? Ә... Ак бабаймы? Нишләп йөри ул төнлә белән, карт шайтан, яшьләрне бозып...
— Юк... нишләп бозсын ди ул?.. Беләсеңме, әти, ни сөйләде ул безгә? Юк, белмисең. Уракка хәзер төшү нык ялгыш, ди. Көчле яңгыр булачак, ди. Җиргә, үләннәргә чык белән шулай язылган, ди... Ярты иген су астында калып чериячәк, ди... Үзе бик сәер ул... Төнлә басу буенда йөри. Ат абзарында кунып калды. Белсәң иде, ничек куркытты ул безне?! Йөрәгем ярыла дип торам!..
— Яңгыр?! Нинди яңгыр ул тагын? Кичә генә радио берни булмаячак дигән иде бит...
— Без дә шулай дидек, минем үз радиам, үз гәҗитем бар, ди... Бөтенләй икенче кеше ул хәзер. Танып та булмый, әллә нишләгән...
— Карт шул инде, алмашына да башлагандыр. Да-а… Картлык — шатлык түгел... Ну, икенче әйтми-нитми куркытып йөрсәң, кызый, кайтып йөрмә, ишетсен колагың! Хәбиреңә дә әйт... Малай актыгы!..
...Яңгыр дигәнме? Ә чыннан да яуса? Авылда Хәтмулла картлар нәселен юкка гына «күрәзәчеләр нәселе» дип атамыйлар. Яңгыр яуса, уракка төшүнең мәгънәсе калмый инде... Бәлки, чыннан да, берәр атна көтәргәдер? Әй, юк ла! Алмашына башлаган карт сүзенә ышанып утырам ласа, шайтан алгыры! Радио сүзе дөрес тә дөрес инде, әнә бит, космостан да хәбәр итеп торалар, ди...
— Мәхмүт Закирович! Мәхмүт Закирович!..
— Мәхмүт!
Мәхмүт кемнеңдер аңа каты итеп төртүеннән егыла язып калды. Шунда гына ул үзенә төбәп карап торган кешеләрне, рәисне күрде, уңайсызланып китте...
— Әллә оеп утырасыз инде, Мәхмүт Закирович, югыйсә күбрәк тә йоклап ташладыгыз бүген. — Көлешеп алдылар. — Беләсезме, Мәхмүт Закирович, сезнең киңәш кирәк. Комбайннарның барысын да борчакка кертергәме, әллә беразын арыш басуына җибәрә торыргамы? Ашыгудан файда юк, барыбер якын арада яңгыр булмас, диләр...
«Яңгыр... Тагын яңгыр турында... Хәтми карт хакында әйтергәме әллә? Әй, көләрләр...»
— Рифкать Сәлимович, җибәрә торырга да була...
— Булды, алайса. Берсекөнгә берьюлы ике басуга уракка төшәбез... Сез азат, иптәшләр...
* * *
Хәтмулла карт кайтып кергәндә карчыгының килен булып төшкәндә үк алып килгән самавыры пошкыра башлаган иде иңде... Хәмдия абыстайның кетәклек ягыннан ишетелгән тавышын тыңлый-тыңлый, ул чишенә башлады. Ишек төбендә торган комганнан бер уч су коеп, битен чылатып алды. Мал-туар янына чыгасы килмәде аның, атларын да аннан-моннан гына карады; һәр көндәгечә, Елгырның аркасыннан да сөеп узмады ул бүген... Рәнҗемәс әле. Кеше гел генә ат хәлен аңлый алмаса да, ат кеше хәлен аңлый ул... Атлар Хәтмулла карт өчен җир йөзендә иң акыллы зат ияләре булып йөри шул... Хәзер аның үз атларына карата күрсәткән кырыслыгыннан күңеле сызлый иде...
Ичмасам Хәмдия дә керми... Нәрсә булган соң ана? Беркем аңламаганда да ул аңлар иде картын...
Шул вакыт ишек ачылып китте һәм олы җим табагы күтәргән Хәмдия абыстай күренде.
— Әй, карчык, озын гомерле булырсың әле. Сине уйлап тора идем менә. Моңсу булып китте, күңелем өши, карчык... Заманалар, заманалар үзгәрә... Безнең кебек хыялый бәндәләрне аңламыйлар да... Хәзер радио, гәҗит, тиливизыр белән яши әнә халык... Барсын да алдан белеп, күреп торалар...
— Карале, Хәтмулла, бер дә болай сөйләшми идең ләса. Нәрсә булды сиңа, әллә ат абзарында җен-пәриләр алмаштырып кайтардымы, төсләрең качкан димме?.. Нинди замана турында сөйлисең син, нинди тиле вәзир? Мин сиңа әллә кайчан алып куйыйк дип әйткән идем шул вәзирне...
— Туктале, карчык, тыңла әле мине. Тиливизырны яшьләр карасын, андамыни эш... Менә бит дөнья ничек катлаулы, бүген-иртәгә яңгыр яварга тора, ә безнекеләр уракка төшәргә пыр тузыналар. Радио яңгыр булмый дигән, имеш... Җиребез башкача сөйли. Мин аның, беләсең килсә, сулышын тоям, тавышын ишетәм; ул яңгыр көтә... Аңламыйлар мине, карчык, аңламыйлар... Яңгыр бит... Иген әрәм булачак... Эх, карчык... Сабан туеннан калган теге нәмәстәкәеңне чыгар әле. Йөрәк яна, күңел сызлый... Тәмәке генә ала алмый...
— Синең ни катнашың бар соң колхоз эшендә, үзләре беләләрдер әле. Юк өчен борчылып йөрисең карт башың белән...— дип сөйләнә-сөйләнә, Хәмдия карчык базга төшеп китте...
Иркенләп, ләкин җәелеп китеп сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Бер стакан «кызыл»дан соң Хәтмулла картның теле ачылып китә торган иде, бүген ул икенче стаканнан соң да озак вакыт сөйләшми утырды әле.
Сүзне Хәмдия абыстай башлады:
— Яңгыр дигәннән, карт, кәнсәләргә барып кайтырга кирәк, син әйткән дөрес була торганые, мужыт, тыңларлар... Рифкать кечкенәдән бик акыллы, тыңлаучан малай иде бит...
— Әй, карчык, шунда аяк әрәм итеп йөримме соң! Инде моңа кадәр дә кеше көлдереп йөрдем...
— Кайчан басуга менәләр ди соң, әй, карт?
— Берсекөннән дә калмаска, дигән Рифкать... Иртәгә үк кузгалмасалар... Сиңа бүген Мәхмүт токмач-фәлән китерер, ала күрмә, быел басуларга аш ташый алмам инде, сөякләр сызлавына түзәр әмәл юк. Иң яхшы атларны бирәм, ну да ләкин үзем ташымыйм. Аяк кына түгел, күңел тартмый, карчык, күңел!..
— Ел саен сине җигәләр, әнә, Гарифулла җәй буе өйдә ята, азрак селкенеп алу зыян итмәс, кунакка кайтасы кешесе юк, ние юк, кичә барысын озатып бетерде...
Сүз һаман шул басу, урак, яңгыр хакында барды. Хәмдия карчык, картының кәефсез чагын шәйләбрәк, гел аның сүзең җөпләп утырды, «карт-карт» дип, һаман аның тирәсендә бөтерелде, күмәчен кисте, чәен ясады, шикәрен салды...
Ләкин чәй дә, мәй дә, Хәмдиясенең татлы сүзе дә Хәтмулла картның күңелен ача алмады, ул, торып, иңенә халатын салды да чыгып китте... Картының акрын гына итек киюен, тәмәке кабызуын, капкасын да ябарга онытып урамга чыгуын Хәмдия карчык тәрәзәдән озак кына карап торды әле. Аңа бүген Хәтмулланың бөкресе тагын да калкыбрак киткән кебек күренде. Соңгы ике көндә нык картайды. Әллә нишләде... Ник кәнсәләргә барудан ваз кичкән соң ул? Кемгә ачуы чыккан соң аның? Рәнҗеткәннәрме? Җыелыш саен иң түргә—президиумга чакыралар үзен, мир җыеннарында рәис итеп сайлыйлар. Рифкать белән ачуланышканмы әллә, картлач?.. Яңгыр өчендер — шул-шул. Бер-бер хәл генә була күрмәсен инде үзе белән... Кая китте инде хәзер, кызмача башы белән? Әйттем мин аңа, әйттем...
Хәмдия карчыкның уйлары шунда өзелде. Капкадан, йөгереп, Ләйлә килеп керде...
Бу минутта Хәтмулла карт, ат абзарларын узып, авыл басуларына китеп бара иде... Аның күңелендә килеп туган халәтне, карчыгы Хәмдия түгел, Хәтмулла карт үзе дә аңлап бетерми иде шул. Басуларга таба алып киткән гамьле күңеле белән алга атлавын сизенсә дә, ни өчен китеп баруын аңларлык дәрәҗәдә түгел иде ул. Бәлки, кичәге ачышының ялгыш булуына өметләнеп, яңгыр яумасына ышанырга теләп, шуңа дәлил эзләп барадыр, ә бәлки, күкрәп, шаулап утырган арыш басулары белән хушлашырга уйлагандыр?.. Картның зиһенен каплабрак торган аракы томаны уй очын бер төенгә генә җыйнап алырга ирек бирми иде...
* * *
Ул көне буе басуларда, яланнарда югалып йөрде. Гадәттәгечә Хәбир ат абзарына килгәндә, Ак бабай урынында юк иде. Эш белән өенә кайтып киткәндер, дип, малай атларны чистарта башлады, аннары, солы салырга вакыт җитүен чамалап, келәтне ачып керде, кирәк кадәр солы алып чыкты. Хәтмулла карт һаман күренмәде. Атларны ашатып-эчертеп, кабат ябып куйганнан соң да малай аны хәтсез генә көтеп утырды...
...Ләйләнең көмеш тавышын шунда ук танып алды ул.
— Хәбир! Хәби-и-р!..
Хәбир урыныннан кузгалмады. Аңа кызык иде — атларны ярты чакрымнан читләп уза торган Ләйлә бүген нишләр икән? Керерме?
— Хәбир дим, чык инде-е...
Малай кымшанмады да.
— Беләм инде — эчтә качып торасың ла...
Елар дәрәҗәгә җиткән Ләйлә Хәбиргә кызганыч тоелды. Ул акрын гына атлап тышка чыкты да яны белән торган Ләйләнең кулбашыннан барып тотты:
— Һоп!
— Ай!..
— Йә, ни бар авылда, кем җибәрде, әниме?
— Әйтмим.
— Әй, әйтмәсәң әйтмә. Әнигә: «Беркем дә әйтмәде», — диярмен. Син Хәтми бабайны күрмәдеңме?
— Юк, нигә?
— Болай гына... Йә, нәрсә кирәк, әйт инде! Минем әле эшләр бар...
— Беләсең килсә, бел: Ак бабайның «яңгыр гәҗите»н укыдым мин, вәт!
— Ничек инде «яңгыр гәҗите»?
— Кичә төнлә: минем үз гәҗитем бар, дигән иде бит, исеңдәме? Бүген Ак бабайның чыгып киткәнен генә карап тордым да, Ак әби янына кереп, теге «яңгыр гәҗите»н укыдым.
— Нинди ул?
— Нинди дип... Саргаеп беткән бер китап инде. Анда ниләр генә язылмаган?!. Кайчан кыш салкын була, кайчан җәй җылы була, кайчан кар ява, яңгыр... Иң кызыгы яңгырлар турында. Беләсең килсә, яңгыр буласын атларга карап та белеп була икән...
— Булмас ла, арттырасың. Ант ит!
— Менә шунда күзем шартлап чыксын!
— Ничек инде ул атларга карап яңгыр явасын белеп булсын ди? Һич аңламыйм...
— Ничекме? Хәзер... хәзер-хәзер... Менә болай диелгән иде анда. Ак әби шулай укыды. «Ат аягын тибенсә, борынын тарткаласа, пошкырынса», тагын әллә нәрсәләр... Менә шулардай соң яңгыр ява, ди.
— Тагын-тагын?..
— Тагын... черкиләр күбәйсә, борчалар котырып очса, балыклар су өстендә уйнаса, бака корыга чыгып бакылдаса, вакытсыз әтәч кычкырса... тагын... тагын... карлыгачлар түбән очса, эт үлән капса, мәче үз койрыгын яласа, тагын... суалчан җир өстенә чыкса, үрмәкүч пәрәвезне күп итеп үрсә... Аннан авырулар китә: колак шауласа, бил сызласа, теш авыртса, уч төбе кипсә, яисә кычытса, тагын... яшь бала еласа... Уһу, әллә нәрсәләр бар анда! Барысын да ничек хәтердә калдырып бетерәсең ди!.. Беләсең килсә, ул китапны Ак бабайның бабасы ук яза башлаган.
— Ләйлә, әйдә болай итәбез: яңгыр явачакмы, юкмы икәнен үзебез сынап карыйбыз. Тик ант: бу хакта беркем дә белергә тиеш түгел.
— Мин риза! Бүген үк башлыйбызмы?
— Бүген-иртәгә үк явар дисеңме?
— Әллә инде...
— Ярый, килештек. Көтеп тор — бүген кич сезгә киләм.
— Килеп кара, әти җаныңны алыр.
— Алмый, Мәхмүт абый әйбәт кеше ул...
...Хәбир тагын ялгызы калды. Ак бабайның «яңгыр гәҗит»е тынгылык бирми интектерде. Кара әле—бик кызык икән ич. Эт үлән капса, яңгыр була, имеш, суалчан җир өстенә чыкса да... Боларның барысын да бабайлар каян белеп бетерәләр икән, ә? Тукта-тукта! Суалчан яңгыр алдыннан өскә чыга диме? Бәй, чыкмый кая барсын ул! Яңгыр суы тулып, ояларын җимерәчәк, үзе су эчендә калып харап булачак бит ул. Менә сиңа мә! Этләр нигә үлән ашый икән? Тәк-тәк-тәк... Әһә! Ак бабай нәрсә ди әле? Яңгыр алдыннан үләннәр, бар табигать дымлана, сусыллана, ди бит... Этнең үлән кабуы сусавын басарга кирәктер әле... Үрмәкүч тә пәрәвезләрен нык итеп үрә, ди... Бу да аңлашыла. Яңгыр тамчылары аның ауларын ертып-өзеп бетермәсен өчен шулай эшли ул. Иң кызыгы мәче... Ул ни дип койрыгын ялый икән? Моның да берәр әкәмәте бардыр әле. Койрыгын ялый икән, димәк, мәче юына. Ник юына? Койрыгы пычракка буялганга юына. Койрык кайчан пычракка буялырга мөмкин? Җир пычрак булганда. Ә җир кайчан пычрак була? Яңгыр яуганда... Әһә! Мәче, шулай итеп, яңгыр явасын тоеп, алдан ук үзенең әле пычранмаган да койрыгын юа башлый. Кызык бу «яңгыр гаҗите»!
Тукта әле, ә атлар? Алар да яңгыр буласын белеп тора, имеш...
Хәбир, ялт итеп, атларга табан борылды. Әмма абзар эчендә яңгыр явасын белдерердәй бер үзгәреш тә сизелмәде. Атлар, малайның уйларын белгәндәй, колакларын тырпайтып, күзләрен елтыратып, тынып калганнар. Тибенмиләр дә, пошкырмыйлар да, ичмасам...
Бераз кәефе китсә дә, Хәбир моны атларга сиздермәскә тырышты, йөгерә-атлый ихатага чыгып, янәшәдә генә торган ат арбасы өстенә менеп утырды...
Көн кичкә авышты. Елгыр кешнәп җибәргән тавышка Хәбир сискәнеп китте. Аның каршында тузанга батып беткән, йөзендәге җыерчык сырларына бөрчек-бөрчек тир кунган Ак бабай басып тора иде...
— Нихәл, олан?.. Күп көттеңме? Атлар рәнҗеп беткәндер инде. Көне буе ач яттылар бит...
— Ак бабай, мин аларны ашаттым инде.
— Ай рәхмәт яусын, олан, мәрхәмәтле бала икәнсең. Кулларың, аякларың сызлаусыз булсын. Әле менә күрше авылга барып, аяктан язып кайттым. Басуларда йөри-йөри, Юкәле буасы янына барып чыкканмын. Аннары… ерак түгел бит — Гыйльман ахири янына сугылдым... Ә беләсеңме, ул да әйтә. Яңгыр булачак та булачак, ди. Алмагачның алмаларыннан чык тамып тора, ди. Гомердә булмаган хәл бит бу. Әй, ни сөйләп утырам соң әле мин? Сез бит радиога ышанасыз, радиога табынасыз. Без, картлар, картларчарак яшәргә өйрәнгәнбез инде... Юк нәрсә белән баш катырып... Аптырама, олан... Уф, тыным кысылды. Шул арада да хәл бетсә бетәр икән. Башның, колакларның сызлавына түзәр әмәл юк. Һавасы бөркүләнеп китте, ахрысы...
* * *
Рифкать колхозчыларның өйгә килүләрен өнәп бетерми иде. Менә әле дә кемдер мотоциклын сызгыртып капка төбенә килеп туктагач, ашыннан бүленеп, «шайтан»ны искә алмыйча булдыра алмады.
Капкадан бригадир Мәхмүт килеп кергәч, бар ачуы юкка чыкты. Ул авыз тутырып елмая-елмая Мәхмүтне каршы алды да ишек башына кыстырып куйган «Беломор»ына үрелде.
— Нәрсә, ут чыкканмы әллә? Тының беткән, йөзең качкан, Мәхмүт, ә? Кайгырырга түгел, шатланырга кирәк, парень, — дип, Мәхмүтнең кулбашына сугып алмакчы булган иде дә, тегесе, җитди ишарә белән, аны туктап калырга мәҗбүр итте.
— Шаярыр чак та, шатланыр чак та түгел, минемчә, Рифкать Сәлимович. Әнә, Хәтмулла карт механизаторларга аш ташудан баш тарткан. Хәмдия әбине күргән идем. «Ак бабагыз басуларда яңгыр көтеп, хыялланып йөри», — ди. Кичә өендә кунмаган. Бүген кайтып бер яртыны төпләгән дә тагын көне буена әллә кая китеп югалган... Төнлә белән яшьләргә, малайларга яңгыр булуы хакында хәбәр таратып йөргән. Ләйлә сөйләде... Вопшем, Рифкать Сәлимович, мин нәрсә уйларга да белмим иңде. Ышанырга да, ышанмаска да...
— Некогда ул карт белән булашырга, парень! Теләми икән — кирәкми! Икенче кеше табарбыз. Аңа башкача ялынып барма! Көзен ашлык бүлгәндә исенә төшәр әле. Үзе килер...
— Рифкать Сәлимович, яңгыр булмас дип уйлыйсызмы?
— Бүген дә югарыдан: «Уракны башлагыз»,—дип кисәттеләр. Ну, мин кемгә ышанырга тиеш соң? — райкомгамы, академикларгамы, космоскамы, әллә алмашына башлаган ниндидер бер карткамы, ә? Әйт әле шуны, башың булса? Җитте! «Яңгыр-яңгыр» дип минем янга башка елап килмәгез!.. Иртән генә Хәниф кереп чыккан иде, ул да яшь түкте, яңгыр, имеш, улы Хәбир ишеткән, имеш... Җитте! Ярыйсы ук ялкыта башлады мине бу сүз, парень! Һаман шул әкият-легендалардан аерыла алганыбыз юк, ә нинди заманда яшибез бит үзебез! Адәм көлкесе...
Рифкать, ишекне каты ябып, өенә кереп китте.
Бригадир Мәхмүтнең яңа рәис белән беренче эләгешүе иде бу.
* * *
Өченче көнне яңгыр булу-булмау хакында бөтен авыл бәхәсләшә иде инде. Имеш, бу хәбәр, тирә-як авылларга да ишетелеп, күрше колхозларда да дау кубарып өлгергән икән... Хәтмулла карт үзе дә: «Яңгыр килә, яңгыр килә!» — дип, тирә-як авылларда сөрән салып йөргән, имеш. Берәүләр бу хәбәрдән кызык табып көлде, икенчеләре, күңелләренә якын кабул итеп, Рифкать Сәлимович һәм Хәтмулла картларның өйләренә үк сорашырга киттеләр.
Иртә белән бер-ике «кунак»ны коры гына «сыйлап» озатып җибәргәннән соң, Хәтмулла карт, андыйларның күп буласын сизенеп, ат абзарына юл алды. Анда да бер төркем карт-коры җыелып тора икән. Хәтмулла карт башын күтәреп карамыйча гына исәнләште дә, Елгырны алып чыгып, җигә башлады.
Җыелган картлар арасыннан Ак бабайга атап әйтелгән сүзләр ишетелде:
— Хәтмулла ахири, кара әле, яңгыр булачагы чын дөрес аның, көнне сындырыр, ахры, бар тәнем сызлый. Аякларымны көчкә генә өстерәп килеп җиттем...
— Соңгы көннәрдә мин дә саташып җәфаланам. Менә бүген дә… Имеш, болында йөрим икән... Җилә-ә-әк — җиргә кызыл палас җәйгән кебек!.. Шул вакыт, ниндидер күлме, елгамы, сулык янына килеп чыктым. Карасам — аның аргы ягында җиләк тагын да күбрәк икән. Мин уйлап тормадым — суга кереп киттем. Бервакыт мине су аска суыра башлады. Үзем йөзәм, үзем һаман төпкә батам, имеш... Кинәт, хәлем бетеп, тыным буыла башлады. Аңымны югалттым... Икенче бер караганда, имеш, мин инде су астында түгел, ә җир өстеннән үрмәләп барам икән... Тирә-ягымда кипкән комлык, ник бер сулык, ник бер яшеллек, тереклек булсын!..
— Яңгырга бу, яңгырга, Хөрмәт абзый. Яңгыр булуы хак та хак инде, болай булгач...
Җыелып торган картлар, Ак бабайның сүз башлавын теләп, төрле яклап аның кылларын чиртеп карасалар да, Хәтмулла карт эндәшмәде. Аңа картларның киләсе яңгыр хакында шулай пошмас кыяфәттә сөйләшеп торулары ошап бетмәде.
Менә ул атын җигеп бетерде, чалгысын, сәнәген алып чыгып, арбасына салды, аннары, беркемне дә күрмәгән, искәрмәгән кебек, атын юртып китеп тә барды.
* * *
Рәис итеп сайлап куйганнан соң Рифкатьнең бүгенгедән дә авыррак эш көне булмагандыр. Нарядка барганда ук, юлда берничә кеше туктатып: «Иртәгә уракка төшәбезме, юкмы?» — дип сорагач, аның бераз кәефе кырылган иде инде. Ул шул вакытта ук идарәдәге сөйләшүләрнең җиңел булмаячагын уйлап куйды. Ялгышмаган икән.
Күбесе баш кагып кына исәнләште.
Мәхмүтнең чыгышы бик коры иде, аны юньләп тыңлаучы кеше дә булмады, ахры. Агроном егет бик дәртләнеп сөйли башлаган иде дә, авыз эченнән генә «минем бетте...» дип, кире утырды. Идарәне үлем тынлыгы басты...
Нарядка килгән бар кеше дә бер үк нәрсә турында баш ватты: «Әгәр Хәтмулла картның прогнозы дөрес булып чыкса? Әгәр...» Ләкин беркем дә авыз ачып, бу хакта сүз башлый алмады. Әллә Рифкать Сәлимовичтан уңайсызланалар, әллә көлкегә каласылары килмәде...
Яшь рәис килеп туган ситуациягә әзер иде. Аның уйлары да һаман шул Хәтмулла карт тирәсендә бөтерелде: «Әгәр? Әгәр! Әгәр...» Шулай да Ак бабай прогнозы аркасында халыкның . икеләнеп калуына Рифкатьнең җен ачуы чыккан иде. Ул бу минутта кемне тотып тиргәргә дә белмәде... Ә кемнедер ачы итеп, җиде катлап бер сүгәсе килә! Эх, парень!.. Нинди күңелле яшәгән җирдән халык кинәт кенә әллә нишләде дә куйды. Басуларда иген күкрәп утыра, ә безнең кайгырудан баш чыкмый... Эх, Ак бабай, Ак бабай... Синең хыялыйлыгың аркасында бөтен халык кыйналып ташланган кебек йөри ләса!..
...Рифкать киңәшмәне дәвам итүдән файда юклыгын аңлап алды. Шуңа күрә, озакка сузып тормады — бригадирларга, агрономнарга тиз-тиз генә күрсәтмәләр бирде дә кызу атлап чыгып китте. Ләкин, капка төбендә торган машинасына җиткәч, ниндидер бик мөһим карарга килгәндәй, кырт кына кире борылды, кабат йөгереп керде. Аннары, һаман да мыштым гына утыручы колхоз белгечләренә карап:
— Киләсе таң белән уракка төшәбез. Комбайннарны тагын бер тапкыр карап чыгыгыз, юлларны бүген үк рәтләп бетерергә кирәк. Әйе, әйе, бүген үк... Иртәгә наряд борчак басуында булачак — туры шунда барыгыз...
Шулвакыт телефон шалтырады. Күрше «Алга» колхозының баш агрономы икән. «Сездәге хәлләр дөресме-чынмы?» — янәсе. Аңа кызык. Колхозында Ак бабай кебек әкияттән чыккан картлар яшәвенә Рифкать гаепле диярсең…
* * *
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Кара Каз - 09
  • Части
  • Кара Каз - 01
    Общее количество слов 4281
    Общее количество уникальных слов составляет 2037
    40.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 02
    Общее количество слов 4340
    Общее количество уникальных слов составляет 1957
    41.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    67.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 03
    Общее количество слов 4266
    Общее количество уникальных слов составляет 2006
    39.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 04
    Общее количество слов 4306
    Общее количество уникальных слов составляет 1950
    40.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 05
    Общее количество слов 4288
    Общее количество уникальных слов составляет 2054
    40.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 06
    Общее количество слов 4270
    Общее количество уникальных слов составляет 2079
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 07
    Общее количество слов 4279
    Общее количество уникальных слов составляет 1910
    40.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 08
    Общее количество слов 4253
    Общее количество уникальных слов составляет 1966
    39.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 09
    Общее количество слов 4210
    Общее количество уникальных слов составляет 2041
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 10
    Общее количество слов 4203
    Общее количество уникальных слов составляет 1983
    41.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    59.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 11
    Общее количество слов 4243
    Общее количество уникальных слов составляет 1986
    41.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 12
    Общее количество слов 4226
    Общее количество уникальных слов составляет 1942
    42.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 13
    Общее количество слов 4186
    Общее количество уникальных слов составляет 1928
    41.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 14
    Общее количество слов 4291
    Общее количество уникальных слов составляет 1991
    40.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 15
    Общее количество слов 4353
    Общее количество уникальных слов составляет 1976
    42.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    59.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    68.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 16
    Общее количество слов 4270
    Общее количество уникальных слов составляет 2110
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 17
    Общее количество слов 4281
    Общее количество уникальных слов составляет 2132
    39.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 18
    Общее количество слов 4304
    Общее количество уникальных слов составляет 1796
    41.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 19
    Общее количество слов 4289
    Общее количество уникальных слов составляет 2159
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 20
    Общее количество слов 4302
    Общее количество уникальных слов составляет 2012
    40.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 21
    Общее количество слов 4259
    Общее количество уникальных слов составляет 1848
    42.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    67.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 22
    Общее количество слов 4191
    Общее количество уникальных слов составляет 1972
    40.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кара Каз - 23
    Общее количество слов 206
    Общее количество уникальных слов составляет 154
    68.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    74.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    81.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов