Latin

Көзгө Моң - 6

Total number of words is 3316
Total number of unique words is 1768
29.5 of words are in the 2000 most common words
39.5 of words are in the 5000 most common words
45.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Ярый - ярый, әтисе, җырлап карыйк булмаса, - дия салды хатын җырларга әзерләнеп. тамагын кыргалап.
Әхмәтвәли көр матур тавыш белән җыр башлады, хатыны сарый - сорый килеп аңа кушылды. Беро куплетны башкаргач, Әхмәтвәли уйга калып торды.
- Я. булдымы инде?-диде хатыны үз мәшәкате белән булырга җыенып.
- Юк болай булмый. »Алларында солысы бетсә, сызыла йөрәк майкае» дип җырлау дөрес түгел, - диде Әхмәтвәли.
- Нишләп дөрес булмасын инде, җыры шундый булгач. Җырның ертыгы юк. Әнә «Галиябану» спектакелендә «Урам аша чыккан чакта, бүрәнгә абындым» дип тә җырлыйлар әле, - диде хатын. кыза биреп.
Әхмәтвәли хатынынң сүзләреннән тәмам ярсыды.
- Син беләсеңме солы кайда була. чүпрәк баш?!
- Солы ни кайда булсын-келәттә. басуда.
- Ат бугында була ул! Туй түрендә, шундый кулmтурный урында, атбугындагы солыны ьырлый мени юнmле кеше?Без анны «Алларында азыгы бетсщ»дип алмаштырыйк, - диде Әхмәтвәли.
- Әйе - әйе, кльтурный да булыр, - диде хатыны. Ул инде иренең холыксызлануыннан тәмам аптыраган, ире кушса. туй түрендә сарык булып бакырырга да ризалашыр хәленә килгән иде.
Менә көткән туй да килеп җитте. Яшьләрне котлыйлар. ак бәхетләр телиләр. Болары инде гадәттәгечә. Ул котлаулар туй халкының бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга да югала, дип уйлап утыра Әхмәтвәли. Ә менә аның җыры онытылмаячак. Шул татлы уй аның күңелен җилкендереп тора.
Ниһаять аларга да чират җитте.
- Хөрмәтле җәмәгать, без баларыбызны җыр белән котлыйбыз, - диде. -Хатын, башла.
Алар матур итеп җыр башлады. Әхмәтвәли үзе җырлый. үзе хатынының ни дип җырлавын итыңлый. Теге чатаклы урында ялгышып куймагае, дип борчыла. Шулай бул ды да! Хатыны тотты да «азыгы»диясегә»солысы» диде. Әхмәтвәли җырыннан туктады .
Их син, марҗаның ишек төбендәге чүлмәге! Мин сиңа ни дидем?Туй түрендә, шундый культурный урында рәт белгән кеше ат бугындагы солыны җырлый мени, чүпрәк баш, - диде.
Туй менә шул җыр аркасында чыннан да авылдашларының исендә калды. Алай гына да түгел, Әхмәтвәлигә «Культурны Әхмәтвәли» дигән исем дә такты.

11. Алмашыну
Ишгали белән Хамматның дус булып йөрүенә аптырыйлар. Янәсе алар кыяфәтләре белән дә туры килмәгән. Ишгали таза гәүдәле. Ә Хамматны какча гәүдәле булганы өчен, беркайчан да Хаммат кына дип түгел, »Тартай Хммат»дип йөретәләр. Кыяфәтләре генә түгел, сөйләшүләре дә бөтенләй бүтән:Ишгали һәр
сүзен кесәсеннән сөйрәп чыгаргандай, туктый язып сөйләшсә, Хамматның теле телгә йокмый, кесерткән чыпчыгы кебек, бер тын белән чатыр - чотыр сайрый да бетерә. Иртән очрашкан чакларында Ишгали кырын баскан килеш кенә кул сузса, Хаммат шул илтифатсыз гына сузган кулга йөгерә - атлый килеп, чүгәли биреп, сәмруг кошның тәпиен эләктергәндәй кыйланып, ике куллап барып тотына. Шул икәүнең уртага салып дусларча сөйләшер сүзләре булыр дип уйлыйсызмы, диючеләр бар. И - и, саный китсәң, күп инде. . . Ягъни, алар бер - берсенә ошамау гына түгел, бөтенләй капма - каршы кешеләр.
Тик кем әле сезгә дус булу өчен адәм балаларына инкубатор чебиләре кебек бер - берсенә окшаш булырга тиеш диде?Әгәр аларның дуслыгының нигезендә менә мондыйрак нәрсә ятса:әйтик, берсе савыт, икенчесе - капкакч. Әйе! Аларның дуслыгы менә шуңа нигезләнгән дә шул. Ишгали хуҗа, Хаммат аның хуҗалык буенча ярдәмчесе. Җыелыш яки киңәшмләрдә берәйсе Ишгалигә тел тидерсә, ул акланып маташмый, аның урнына чәчрәп чыгып Хаммат теге бәндәгә шундый итеп ташлана, авызын шундый итеп томалый, теге хәсрәт тел тидерүче шунда ук шым була. Ягъни, Хаммат капкач буларак, үз вазифасын үти-ачылган һәр тишекне каплап бара.
Ишгали тирә - якта тиңе булмаган итеп йорт салды. Димәк, котларга кирәк, Мондый чакта таякның авыр башы Хамматка инде. Бүләге булыр да ул. Эш анда түгел, Хамматныкы котларга килүчеләрнекеннән күркәмрәк булырга тиеш. Әгәр Әнвәрнең яки Сабирның бүләге Хамматныкыннан кыйммәт тә, матур да булса, икенче көнне хуҗаның күзенә ничек күренер?Юк, Тартай Хаммат андыйга күнмәгән! Авыл кибетенең хуҗасы Хамматның оешмага дип, хәтер дәфтәренә генә яздырып алгалагынына өйрәнеп беткән. Бүген дә шулай булды - кибетче акча сорап тормады, шул хәтер дәфтренә язып кына бик кыйммәтле йомшак мебель бирде. Кичен, өй котлау кичәсе башлангач бүтәннәр люстрдыр, көзгедер яисә бүтән шындыр - мындыр бүләк иткәндә, Тартай ике - өч ир белән дөбер –шатыр китереп йомшак мебель кертеп тутырды. Бары да шак каттылар. Хамматның кыяфәте дошманын җиңеп кайткан батырныкыдай иде. Хәтта гомерендә кешегә бер елы сүз әйтә белмәгән Ишгалинең дә авызы ерылды.
И - и, донъя бит ул шундый: син аны авызлыкладым, дип уйлыйсың, ул сине әйләндерә дә сала. Ишгали белән дә шулайрак килеп чыкты. Кешегә борын буеннан гына карап йөрегәндә, ни булгандыр, югарыдагыларның беоәйсенә ярап җитмәдеме, берәйсенең нәпсесен канәгатьләндерә алмадымы-Хаммат йомшак мебельгә акча түләп тә өлгермәде-урыныннан тәгәрәде дә төште. Шул көннән башлап Ишгали кешеләр белән исәнләшеп йөри башлады.
Хаммат та күзгә күренеп үзгәрде. Ул хәзер Ишгалигне күрү белән йөгереп барып ике куллап исәнләшми, теләр-теләмәс кенә сыңар кулын суза.
Ишгали белән Хамматны донъя шулай капыл үзгәртсә дә. аның кибет хуҗасына бер генә дәз йогынтысы булмады-ул Хмматтан акча таләп итә. Хаммат:
- Мебель кемдә, акчаны шуңардан сора, - ди.
Ишгалинең җавабы Хамматныкыннан да ансат:
- Мин синнән мебель алмадым. Кем алган, шул түләсен!
Бу «чиләк» белән «капкач» кибет хуҗасына бер - берсен бик озак этәрешергә исәпләре бар иде дә, анысы полиция, прокурор. суд сүзләрен куллана башлаганч, ниһаять. бу икәү очраштылар. Сөйләшүләре бик кызык иде. Әйтерсең, Ишгалигә Тартай Хаммат саңгырауланган дигәннәр:янында торган кешегә урманда адашкандай акыра. Хаммат исә алай кыйланмый, ара - тирә генә:»Ксәңне нык тот, бүселеп китмәсен», »шулай булмый тагы. . . »-кебек сүзләрне кыстыргалый. Ишгалинең теле - телгә йокмый, Хаммат ара - тирә бер –ике сүз генә кыстыргалап куя, әйтерсең шушы арада гына үзләрен пәри алмаштырган.


12. Балакайларым
Минем балаларым кебек һәйбәт, тырыш балалар тагы берәүдә бар микән бу донъяда?Ходай бирмеш, җидәүләр. Җидесе дә үзенз күрә шук, үзенә күрә мут. Кемузардан гөрләтеп донъя көтүләренә исең - акылың китәр. Үзем хәзер донъя кеуарлык түгел - картайдымКарчыгым да үлеп китте.
Аны күмгәннең икенче көненә үк олы кызым Гөлгенәм килде дә. әнисе сандыкка төреп салып куйган акчаларны алып кесәсенә салып та куйды. Миңа:
- Әти җаным, бу акча гына машина алырга җитми бит, банктагы акчаларыңны да барып алыйк. Әни булмагача ул акчалар сиңа нигә кирәк инде?Барыбер уллларың алып туздырып бетерәчәк. Без ичмасам машина сатып алырбыз да үзеңне теләгән җиреңә алып барып. алып кайтып йөретербез, - ди
Шулай машиналы булам дип атлыгып торган баланы ничек мәхрүм итәсең инде! Банкка бардым да барлык акчамны алдым да бирдем. Шулай да, »Үлсәм - нитсәм, кул очында бераз акча калдырыйк», - дигән идем, Гөлгенәм:
- И, әти җаным, үлүен генә үл, күмүен генә булдырырбыз, борчылма, - диде.
Шулай Гөлгенәмне куандырып чыгарып җибәреп өлгермәдем, Рәзил улым килен белән кайтып керде.
- Әти, киленегезнең осте - башы таушалды бит әле. Үзебезнең акчаны тотып бетердек. безгә ак5ча кирәк, - ди.
- Бөтен акчаны да Гөлгенә апаң алып китте. машина алалар. Бүтән акчам юк, - дигән идем, и тиргәде инде үземне!
- Алай булгач мин сыерыңны сатам, - диде һәм сыерны гына түгел. аңа кушып тананы да сатты. Кунып та тормыйча, шәһәрләренә кайтып киттеләр
И, ул атна! Элек, әниләре исән чакта, көз генә, итен - маен машиналарына тояп алып китәргә кайөта торганнар иде. Бу атнада аллы - артлы тыпылдашып кайтып кына тордылар. Сарык - кәҗәне, умарталарны, келәттәге игенне, хәтта келәтнең үзен дә саттылар да бетерделәр. Курорттагы кызым Фәһимә дә курортын ташлап кайткан иде дә, ул кайтуга сатырлык та. алып китерлек тәз бернәрсә дә калмаган иде инде.
-Мин өйне сатам! -диде анысы. -Минем дә алар кебекяшисем килә.
- Мин кайда торырмын соң?-дим.
- Алмашлап карарбыз. Бер ай беребездә, икенче ай икенчебездә. . . Бер әйләнеп чыкканчы ел үтә яза....\
Шулай иттек. Өйне саттык та акчасын Фәһимә кызыма бирдем. Бер ай аңарда рәхәтләнеп тордым. Ай үткәч кызым
- Әти җаным, хәзер чират икенче балаңда, - ди.
- Кемгә барыйм?
- Белмим инде. анысын үзең кара, - ди.
Үземә сакйларга булгач Гөлгенәмә барырга булдым. »Машинагыз белән мине килеп алыгыз» - дип телеграм суктырдым. Көтәм бер көн, көтәм ике көн, манина килми дә килми. Әллә болар белән бер - бер хәл булдымы дип, шөбһәләнә башладым. И, болай көяләнеп ятканчы, дидем дә, җәяүләп кенә үзем киттем дә бардым. Барсам, Аллага шөкер, барысы да исән - иминнәр, гөрләшеп яшәп яталар. Шулай балаларымны бер кат йөреп чыктым. Икенче әйләнешкә төшкән идем, Гөлгенәм:
- Мин хәзер үзем пенсиядә, үземне карарга кеше кирәк. Әнә яшрәк балалрың карасын, - ди.
- Рәзил улыма барган идем, килен:
- Сине кертү түгел улыңны бүгеннән урамга куып чыгарырга торам әле, - ди.
Шулай, һәрберсе үзенчә яши, миндә кайгылары юк. Инде Фәһимә кызыма гына калды өметем. Аңа бит мин өй тиңенте өемне сатып бирдем. Ул ичмасам кыенсынмас, дип барган идем, анысы да:
- Минем килеп - китеп йөрегән кешем бар, ул син сбулгач килергә тартыныр, - ди.
Шулай да кызым аптырауда калдырмады.
- Әти җаным, безнең икмәк заводының капка төбендә капканы ачып - ябып торучы кеше кирәк. Мин сине шунда урнаштырам. Анда үзе җылы, үзе якты, - ди. Һәм шунда урнаштырды да. Шулай булгач ул балаларны башлы дими ни дисең инде. Шул вакыттан бирле әлеге капка төбендә яшим. Монда үзе җылы, үзе якты. Балларып килгәләп йөри. елына бер булса да. . .
Тик күзләрем ненә хөртзәйде. Бер көн капканы ябамам дип чыгып капканы тапмый чыгып китеп адашканмын. Ярый әле үзебезнең бер шофер танып алган. Үзләренә алып кайтып чәй эчерде, хәтта ванна дигән мунчасында юындырды.

13. Бозылды заманалар
Кара син аны, әлләкем булган. Чынында элекке җинаятче-бер ел буе егерме процент алимент түләгән кеше. Кара, нинди дә һаваланган!
Юк, күршең булса үзең кебек һәйбәт булсын, Хәмзә кебегенең булганнан булмаганы. . . Күрше дигәннән, без гараж буенча гына күршеләр идек. Минем үземнең машинам юк, моһрәбе өчен генә тотам. Элек, совет заманында, агач - таш аяк астында таралып яткан чакта, бер тин акча чыгармыйча әтмәләп куйган идем.
И яфалады инде заманында шул Хәмзә!
Мин дусларым белән эштән соң киләм, күркәм генә итеп берәй тартмага ярты утыртып куям, салосын, ипиен - суганын турап куям. Инде, эчеп алып, әтәк - чәтәк чәйнәп, кәефләнеп утырабызмы дисәм, тотына»гаң» да «гоң» тимер чукергә. Я булмаса «гаж»да «гож» китереп, дреле белән бетмәс - төкәнмәс тишекләрен тишәргә.
- Канса да канис, бетәме синең бу ремотларың, туламы акча белән шул туймас горнаең? –дип ачуланып та карыйм. Колагына да элми. Инде беттеме ремонты дисәм, тагы әллә кайдан я арты, я алды бәрелгән, булмаса, башы ук ишелеп төшкән машиналар алып килә дә, »Даң», »Доң» ын башәлый.
- Нишлим соң, өчесе дә институтка керделәр, җитмәсә икесе кыз. Укытучы зарплатасына аларга кием җиткереп булмый, - дип аклана бу.
Башсыз! Аңа бала - чаганың чыр - чуын тыңлап, тузан йотып хәерчелектә йөрергә кем кушкан?Үзе юләрләнеп шул укытучылар институтына барып кергән.
Әнә үземнекеләр! Тугызны бетерә дә, берәй һөнәргә укый, рабочий була да китә.
Шул чаклы акча каерып та, үзе саран. Бер сорадым яртылык акча, бирде бу. Икенче сораган идем, бирми, карун. »Теге алганыңны да кайтарганың юк әле», - ди. Ну үзен дә чактым! Яз да бир тегене ОБЕП ка. Килделәр, » Эшләргә ни хакың бар! »дип кирәген бирделәр тегенең. Машина китереп барлык инструментларын төяп алып киттеләрСуд аның хезмәт хакыннан ел буе егерме процент түләргә карар итте. Түләде!
Менә ичмасам тәртип иде! Эшләп кайткансың икән, ял итә бел. Күршеләрең белән»кәҗә» сук, сыра эч.
Менә дигән донъя капыл гына бозылды да куйды. Хөкүмәт әз генә тезгеннәрне бушаткан иде, шул юләр генә укытучы, тотты да кирпеч заводе сатып алды. Эшләргә дә үзе кебек мокытларны җыйды. Бер эшчесеннән, купмерәк төшә эш хакы, дип сораган идем, дивана кебек, авызын ерып:» Хак ярым хак, пот ярым борчак «, - ди. Мин эш сорап үзенә кергән идем, »Бездә сиңа ярарлык эш юк шул, Син, күрше, гел утырып кына эшләдем, дисең бит. Бездә эш гел аяк өсте», - ди, аласы килми итнде. Әллә теге чактагы язуны кемнеке икәнен чамаладымы икән?Үз фамилимне түгел, Иванов, дип куйган идем дә.
Утырып эшләү дип әйтүе генә ансат ул. Киләсең эшкә, компрессорлар гүләп эшли, үтереп йокы килә, син түзәргә тиеш. Мин шунда егерме ел түздем. Тик бер көнне килделәр дә, эш урыннарын барлыйбыз, дип Минем эш урынын кыскарттылар да киттеләр. Слесарь - ремонтчы итеп күчерделәр. Мине, ике мәртәбә почет тактасында торган кешене, бер кочак ачкыч күтәртеп цехлар буенча йөретергә исәпләре. Гарьләндем. Күрсәтим әле мин сезгә, дип, тоттым ла»үвәлнәйт итегоез» дип гариза яздым да бирдем. Үгетләрләр, ялынырлар, дип уйлаган идем, барсам:»Үтенечегезне канәгатьләндердек» дип приказ бирделәр дә куйдылар. Юк, мин кире уйладым, үвәлнәйтсе итмим дип тә карадым, яшегез барыбер пегнсиягә җиткән, дип калдырмадылар.
Хәзер эш эзлим. Эш юк түгел, бар ул. Тик кая гына барма сиңа ат эше тәкъдим итәләр. Элекке күрше, хәлемә керер, буш борып җибәрмәс, капка төбендә караул итеп булса да алыр, дип өметләнгән идем, ул да әнә нәрсә ди?.
И - их, үзгәрде донъя. Үзгәрде генә түгел. бозылды. Хәтта менә дигәзн улларым да. . . Пенсиядән арттырып, бер ярты булса да эчим әле дип җыенасың, качп карап торалар мени, тып итеп киләләр дә керәләр. Миңа рүмкәне яларга гына кала.

Аяуһыз һугыш беззән йыракта барһа ла уның уты беззең быуын балаларын ялманы, әйтеп бөтөргөһөз газап - йафа килтерзе. Бөйөк еңеүзең 65 йыллыгы тураһында һөйләгәндә һугыш ветерандары, тыл хезмәткәрзәре менән бергә ул йылдарзагы балалар язмышын хәтирәләмәй килешмәс тип, ул йылдарзагы балалар тураһында бер шәлкем истәлек - уймак хикәйәләр яззым. Шуларзың бер нисәһен укыусыга тәкдим итмәксемен.

14. Ишбулды
Хисмәулла агайзар безздән ике өй аша гына торалар ине. Минең тистер улы Ишбулды менән уйнай торган инек. Көрмәкләшкән сакта мин уны еңәм, ә югерешеүгә калһа, уның арыннан етермен тимә. Тегендә – бында үрмәләгәндә лә, минең. ситән башыга гына менһәм дә. быуындарым калтырай. Ишбулды беззең тәзрә алдында үсеп ултырган тирәктең башына ук ыһ та тимәй үрмәләй. Һугыш башланыр алдыннан гына Ишбулдының әсәһе үлде. Атаһы Хисмәтулла агай бүтән бисә алып кайткас, әсәйемдең:
- Хисмәт бигрәк тә һылыу катын алып кайткан, - тигәйне. Ул еңгәнең нәмәһе һылыу икәнен белгем килеп, кат - кат уларга кереп караным . Ишбулдының әсәһе, мин барып керһәм, йылмайып каршылай торгайны. . . Аляпкысы суклы - сәсәкле, шулдыр һылыулыгы тигән фикергә килдем.
Һугыш башлангас, арбаларга төялеп «. . . Карурман аша. . . »тип йырлап китеүсе ауылдаштар араһында минең атайым менән Хисмәтулла агай за бар ине.
Хисмәт агай китеп ярты йыл да үтмәне, хаты килеүзән туктаны. Маһира еңгә безгә кергән ине:» Хисмәт үлде инде ул, үлмәһә бер булмаһа бер хәбәре килер ине, » тине. Әсәйем:
- Кит, юкка юрап ултырма, йә берә ерзә ранный булып яталыр, - тине.
Атаһы киткәс, болай за бик ябыгып көскә атлап йөрөгән Ишбулдыны Маһира еңгә урамга сыгарып ебәрзе. Ул вакыт ауылда хәйерселәр күбәйгән ине, Ишбулды ла шулар рәтендә өйзән - өйгә кереп хәйер һорашып йөрөй башланы. Бер көн әсәйем аңа кабыгы менән бешергән бәрәңге бирзе(әпәй юк инде). Ишбулды шатланып:
- Бөгөн икенсе бәрәңге ашайым! - тип эссе бәрәңгене, өтәләнеп, әле бәрәңгегә, әле эссе бәрәңгенән пешкән бармактарына өф тә өф тип өреп кабыгын әрсергә тотондо һәм, әрсеп бөтөр - бөтмәстән, каптыла йотто.
Ишбулды нәзек кенә тауыш менән матур итеп йырлай за торгайны әле. Бер кергәнендә әсәйем:
- Ишбулды бер матур итеп йырла әле, - тине. Ишбулды ялындырманы, йырланы. Йырының
«Калак тотоп постта торам,
Умастарым касмаска»
тигәне хәтеремдә калган. Беззең әсәй әллә ниндәй инде. Ишбулды шаян йыр йырлай, ә ул, көләһе урында, күз йәштәрен агызып илап ултырзы ла, Ишбулдыны аркаһынан һөйөп:
- И, балакай, ни хәлзәр итәйем һуң, үземзекеләр зә бер ойа бит, - тине.
...Ишбулды шулай бер - ике йыл үлмәй йөрөнө. Юкһа ул йылдарза урамда йыгылып үлеүселәр зә була торгайны. Бына берзән - бер көндө Хисмәтулла агайзан хат килеп төштө. Ул исән икән. »Ленинград блокадаһында булдым, шуңа күрә хат ебәрә алманым, » - тигән. Блокаданы йыргас, Хисмәтулла агай хат ебәрә алган. Әле ул гына ла түгел, шул блокаданы йырган. Һугышта яраландым, кайтып та төшүем ихтимал, тигән хатында.
Был хатты алыу менән Маһра еңгә Ишбулдыны эзләп тапкан да, алып кайтып, туйгансы бутка ашаткан. Ас йөрөгән Ишбулды, капыл тамагы туйгансыашап, атаһы кайта тигәндә генә, өйзәренән йырак та китмәйенсә, бер тыкырыкта күбенеп ятып үлде.


15. Шакирйән
Хәйерселәрзең береһе сыгып китеп өлнөрмәй, икенсеһе килеп керә. Улар керә лә бер нимә һорамай, әсәй берәй төрлө тәгам биргәнсе ишек төбөндә шым гына басып торалар. Кайһы берзәре көн һайын керә, кайһы берзәре бер - ике көн кереп күренәләр зә югалалар, күрәһең, бүтән ауылга китәләрзер.
- Берәй йерзә ятып һләләрзер зә инде, бахырзар, - ти әсәй.
Бер көн минең йәштәрзәге хәйерсе малай килеп керзе лә:
- Апай, йырлап - бейеп күрһәтәйемме? - тине
- Күһәт һуң, - тине әсәй йылмайып.
Хәйерсе малай һайт та тайт тип кыскыра - кыскыра ниндәйзер кара юрганы камсылагандай кулзарын болгай - болгай
Йырлап - бейеп күрһәтте. Ул хәйер һорашып йөрөһә лә беззең менән уйнай за ине, беззең ауылдан китмәне.
Бер вакыт аңарзан:
- Һин кайһы яктан килдең беззең ауылга? - тип һорагайным:
- Әсәйем менән Ташбүкәндән. Урман эсендә ул. Беззә һеззәге кеүек иген дә, картуф та сәсмәйзәр. ашарга бер нәмәбез зә юк, - тине.
- Ә нәмә ашап йәшәйзәр һуң ул Ташбүкәндә?
- Мал тоталар, һунарга йөрөйзәр. Беззең дә һыйырыбыз бар ине, урманда айыу йыккан тинеләр. Һарыктарзы урлап
Һуйып бөтөрзөләр. Минең атайым кор, айыу тота торгайны. Кайһы берзә корт балы таба ине. Уны бит һугышка алып киттеләр. Ашарга бер ни зә булмагас, ауылдан - ауылга хәйер һорашып сыгып киттек инде. Агайым менән кустым да бар минең. Әсәйемдең һөтө әз, кустым илай за илай.
- Улар кайза һуң? - тип һораным.
- Агайым әллә кайза китеп югалды. Кустым Котлогуҗаза. Әсәйем шул ауылда утауга китеп барыусы бисәләрзе һагалап торзо ла, улар килеп етер алдыннан гына, кыскырып илаһын тип, кустымдык күтен семетеп әрем араһына куйзы. Үзебез бер кыуак артына посоп карап торзок. Акырып илап яткан кустымды бисәләр алды, береһе уны күтәреп киренән кайтып китте. Шуннан һуң әсәйем менән һеззең ауылыгызга килгәйнек, әсәйем әллә кайза булды ла куйзы, - тип һөйләгән ине.
Күп тә үтмәне, был теремек малайзы ауылдың һарык көтөүсеһе, һаңгырау Габизулла агай, тамак ялына, үзенә йәрзәмсе итеп алды. Кыштарын ул әби - һәбигә утын ярып, һыу ташып, бәләкәй сана һөйрәп урмандан сыбык - сабык килтереп көн күрә торгайны. Ул үзен хатта сөннәткә дә утыртты. Без, малайзар, Һыу ингән сакта, бөтәбез зә сөннәтле булгас, Шакирйәнде «урыс фөстери « тип ирештерә торгайнык. Ул шуңа бик гәрләнгән. Ауылга сөннәтсе карт килгәс Шакирә инәйзәргә кереп яткан да үзен сөннәткә утырткан. Шакрйән ауылыбызга хәйерсе булып килеп керһә лә хәйерсе булып калманы.
Һугыш бөтөп, бер аз донйалар арыулангас, Шакирйәндең әсәһе, оло улын да иәртеп, килеп сыкты. Оло улы детдомга барып эләккән булган. Кологуҗалагы улы менән Шакирйәнде лә алып кайтырга килгән. Котлогуҗаза:
- Без ул баланы әрем араһынан табып алып үстерзек. Нишләп әле күрмәгән - белмәгән бер катынга бала биреп йебәрәйек! тип, бирмәгәнзәр. Шакирйән дә әсәһе менән китмәне. Ул һыйыр көтөүсеһе Гөбәй агайза улы кеүек йәшәп ята ине инде.

16. Гармунсы
Мин алты йәштән гармун уйнарга өйрәндем. Ауылда гармунсылар бар ине, тик уларзы һугышка алып китеп бөттөләр. Бала - сага араһында гармун уйнаусы мин генә булганмын, күрәһең. Шуңа күрә ауылда гармунсы итеп мине йөрөтә торгайнылар.
Һугыш башлангас икенсе, өсөнсө йылдарында бик каты аслык башланды. Бөтә ауыл бесәй тарыһы, алабута онон картуф менән изеп бешергән күмәс ашай. Ул да самалы. Колхозда етәксе булып сатан - сулак тороп калды. Ысын әпәйзе улар гына ашаштыра. Улар әле, әмәлен табып, бик яшереп кенә булһа ла, кунакка сакырышалар. Мин быны беләм, сөнки мине гармун уйнарга сакыралар. Алар рәтендә мин дә ысын әпәйзән ауыз итәм. Алай гына ла түгел әле, берәй телем әпәй эләкһә, яртыһын йәшереп кенә кесәмә, кустыма алып кайтырга. һалып куям. Ул йокламай мин кайткандыкөтөп ята, мин кайтып яткас, тороп, минең ксәнән әпәй кисәген алып ашай.
Бер көн силсовет председателе Гәләү агай үземзе етәкләп. гармунымды күтәреп(гармунды үзем сак - сак күтәрәм)алып китте. шунда, эсеп исереп алгас, бригадир Брый агай бәйләнде бит. Кулына круҗка менән бал тотоп алган да мине эс тә эс тип кыстай. Эсмәгәйнем. елкәмдән тотто ла ауызыма койзо. Эстем инде. Эскән инем исерзем. Артабан гармунымды ла уйнай алманым. Бес итәргә сыгам тип алдап сыгып киттем дә кайтып һикегә көс - хал менән үрмәләп менеп яттым.
Бераззан кустым мине илай - илай төрктөләп уятты.
- Кайза күстиең, үзең ашап бөтөң мени? - ти.
- Алырга ононтканмын, - тигәйнеп, ул атаказ биегән кеүек тыпырлай - тыпырлай акырып иларга тотондо. Һис тыйар әмәл юк.
Әсәй бесәй тарыһы күмәсе биреп карай, юк, туктамай тамам ярһыны. Аптырагас тороп кейендем дә Гәләү агайзарга киттем. Әл дә һылтау бар-гармуным калган ине.
- Гармунымды алырга килдем, - тигән булдым. Гәләү анайзың бисәһе гармунды сыгарып биргәндә:
- Апай, кустыма күстәнәс алырга онотканмын, ярты телем булһа ла әпәй сыгарып бирегез әле, - тинем.
- Бында тыгынганың етмәгән. . . тип миңә телемдең яртыһын сыгарып битемә бәрза. Үземә булһа астан үлер булһам да алмаган булыр инем, кустым бик өзгәләнеп иланы шул, алдым инде.
Һуңынан Гәләү агай нисәмә - нисә килеп ялынып караны, барманым мин аларга гармун уйнарга. Ул гына ла түгел, клубта гармун уйнап ултарган сагымда Гәләү агай. йә бисәһе бейергә төшһә, гармунымды шып туктата торгайнм. Үземсә үс алыуым. . .
You have read 1 text from Tatar literature.
  • Parts
  • Көзгө Моң - 1
    Total number of words is 4604
    Total number of unique words is 1879
    41.5 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 2
    Total number of words is 4598
    Total number of unique words is 1982
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    52.8 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 3
    Total number of words is 4538
    Total number of unique words is 2149
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 4
    Total number of words is 4455
    Total number of unique words is 2141
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 5
    Total number of words is 4574
    Total number of unique words is 2119
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 6
    Total number of words is 3316
    Total number of unique words is 1768
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    39.5 of words are in the 5000 most common words
    45.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.