Latin

Көзгө Моң - 3

Total number of words is 4538
Total number of unique words is 2149
36.6 of words are in the 2000 most common words
53.1 of words are in the 5000 most common words
59.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Юк. Мин бит Сезгә борчылмаска куштым. Кем яллаган, шуның башы авыртсын. Андый хәлләр бездә булгалый тора. Һәрберсен истә тота башласаң, йөрәк чиренә сабышырсың. Китәр алдыннан үзе килеп табыр мине, - диде.
- Китте инде ул.
- Сез соң?
- Мин бармадым, - диде Хәдичә. -Мин сезгә шул бурычны китергән идем.
- Юк - юк, Хәдичә, ул турыда сүз бетте.
- Вакытыгыз булса, Гали абый, Карлыга барып килергә иде. Бармы вакытыгыз?, - диде Хәдичә.
- Хәдичә, минем Сезнең өчен вакытым һәр чак бар һәм булачак, - диде Гали. Гадәттә мондый вәгъдә сүзләрне ир - ат хатын - кызга комплимент сыманрак әйтүчән. Хәдичә дә шуңа өметләнеп, Галигә елмаеп караган иде, аның йөзендәге җитдилекне күреп, уңайсызланып калды.
- Рәшит улым, кил, - дип чакырды. Зәңгәр күзле маклай йөгереп килде, Гали белән тартынып кына исәнләште.
- Кайя утырасың, улым?Алгамы?Арткамсы?-дип Хәдичә сорагач,
- Алга, - диде малай шат елмаеп. »ЕлмаюыХәдичәнеке» - дип уйлады Гали.
Шофер кеше юлда алдагы, янәшәдәге машиналарны гына түгел, әледән - әле арткы көзгедән арттан килгән машиналарга да күз салгалап килә. Галигә шул чак артта утырып килгән Хәдичә дә күренеп кала. Бер караганда аларның карашлары очрашты, икесе дә ирексездән, йылмайдылар. Барган саен юлга чыккандагы киеренкелек югала барды. Хәдичә бигрәк нык үзгәрде - йөзеннән елмаю китми. Улына берәй сүз сөйләсә дә иң элек Галигә елмаеп карап ала. Аның бу елмаюы шул тиклем җылы, мөлаем, гел диярлек сүрән йөрегән Галинең дә йөзендә елмаю еш кына күренә башлады.
Карлыда озак булмадылар. Хәдичә апасын күреп китәргә генә килгәнгә ошый. Хәл - әхвәл сораштырып бераз утырдылар да, чәй эчеп кайтырга чыктылар. Гали бер нәрсәгә игътибар итте:Хәдичә барып кергәч тә апасына:
- Менә бу безнең Гали абыебыз була, - дип таныштырды, әйтерсең Галине апасына күрсәтергә килгән. Галигә хәтта бераз уңайсыз булды. Хәдичә шундый куанып әйтте, апасы, ихтиярсыз, Галигә сынап карап куйды.
Кайтканда Рәшит йоклап китте. Туктап аны артка күчереп салдылар. Хәдичә алга Гали янына күчеп утырды. Озак кына сөйләшми бардылар. Икесе дә нидер уйлый. Галинең Хәдичә белән сөйләшәсе килә. Ул - бу турында түгел, тормыш турында, якын итеп. . . Тик ни дип башларга белми. Хәдичәне исә Галинең тын килүе шомландырды. Әллә апасы белән таныштырганда артыгын кыйландыммы дип аптырауга калды. Шулай икесе ике төрле уйга батып ктилгәндә, Гали бер сикәлтәне күрми калды, машина нык кына сикерде. Гали эш узгач булса да, ихтиярсыздан, Хәдичәне беләгеннән тотып алды. Хатын да аның кулына ябышты. Бер генә мизгел булңды бу, әммә гаҗәеп берегү булды . Хәдичә, әйтерсең, бөтен әйтәсе сүзләрен, бөтен күңел елысын шушы учына җыйган да шуларны Галигә бер юлы тапшырды. Гали моны ачык тойды. Чокырны үтеп бераз баргач Хәдичәнең кулын йомшак кына итеп сыйпады. . Хатын кулын тартып алмады. Үзе дә эссе бармаклары белән Галинең кулын кысып - кысып алды.
Беренче булып Хәдичә телгә килдңе.
- Мин бик хафалангшан идем. . . Теге чактан соң. . .
- Нигә, Хәдичә?
- Әлләни булды. . . Олыгаеп барганда. . . Өметсез хисләрем белән яфаланырмын, дип.
- Хәдичә син мине шул көнне үк аңладыңмы?
- Син миңа, күрүең белән, шундый итеп карадың. . . Мин нигәдер сине гомер буе көткән кешем итеп тойдым. Шуңа яныңнан китә алмый тордым.
- Мин минең яныңнан. . . -диде Гали. -Ничек Сабит кулына килеп эләктең соң син?
- Тәүге ирем, Рәшитнең әтисе, авариягә тарып үлде. Иптәшлшр берүзең яшәмә дип бик димләгәч, яратмасам да күнегермен әле дип чыккан идем. Киресе генә булды. Син аны аңларга тырыш. Андый ук түгел иде ул. Хатыннар белән дә миңа ачу итеп, мине көнләштерергә теләп кенә кыйлана. Мин үземне генә гаеплим. Яратмыйча чыгып өметләндердем мин аны. Бу мәсьләдә үзеңне дә башканы да алдарга ярамый. Кешедән көлү килеп чыга. Гөнаһы да синең башыңа.
Гали машинасын юлдан читкә алып туктады.
- Без ел саен хаитыныгызның каберенә шул зәңгәр кыңгырау чәчкәләрне илтеп салырбыз, - диде Хәдичә. Гали дәшми утыра. Аның тынып калуы Хәдичәне тагы хафаландырды. Гали Хәдичәнең кулын нык итеп кысты, Хәдичә аның кулын йомшак кына итеп ышкып утырды. Караган иде, аптырап китте, Галинең күзләре тушланган. . Шулай да ул тамагын кырып алды да, үзен бераз кулга алып:
- Гафу ит, нервлар. Бигрәк тә баларның ятимлеге бетерә, - диде.
Хәдичә дәшмәде. Хәзер иң яхшысы-тын утыру. Шул чакта гына Гали тынычлана алачак. Ир озак дәшмәде. Нидер укйлый. Хәдичә аның уйлары якты икәнен тоеп утыра.
- Мин сиңа көткәнеңне бирә алыр дисеңме, Хәдичә? - диде ул ниһаять.
- Синең мәрхүм хатының, минем мәрхүм ирем алар икебезгз дә изге истәлек, әммә киртә түгел. Шулай булса, бары да үз урынын алыр.
- Рәхмәт сиңа, - диде Гали Хәдичәне аркасыннан сөеп. - Мин сиңа ышанам.
- Ә мин - сиңа, - диде Хәдичә. - Сине миңа Ходай үзе юллаган.


3. Соңгы очрашу
Кәли күз күреме җиргә җәелгән Агыйдел кырчынлыгында утыра. Үзе суда, алга сузган аяклары корыда калган. Үтә күренмәле суда йөзеп йөрегән вак ташбашлар аның күлмәген морыннары белән төртеп - төртеп карыйлар. Яз кояшы чәчләре тырпаеп үсеп килгән ялан башын аяусыз кыздыралар. Йөзе кара янган, шешенгән күзләре йомык. Ә тирә - юнь ямьгә тулган. Салмак кына су ага. Текә ярлы аргы якта язгы ташкында ауган мөһәбат тирәк ботак –тармаклары белән Агыйделне кочаклап ята. Саргылт балчык ярдагы тишекләргә кереп - чыгып яр карыгачлары сыр - су килә. Нәфис ак канатларын әкрен генә җилпеп, акчарлаклар оча. Шулай очып йөри - йөриләр дә кинәт ук булып суга томырылалар, балык тотып алып китәләр. Күк чалт аяз. Әле табигатьнең чәчкәгә төренеп утырган чагы:яз үтеп бетмәгән, җәй килеп җитмәгән.
Кәли бу гүзәллекләрне күрми. Ул күкрәгенә салынган башын әледән - әле күтәреп тирә - юньгә күз сала, нидер мыгырдап куя, аннары башы яңадан күкрәгенә салынып төшә дә . хырлап йоклап китә.
Менә яр башындагы сукмактан берәүнең килгәне күренде. Уянып киткән Кәли аның кем икәнлеген түгел ирме, хатынмы икәнлеген дә шәйләми. Шулай да карлыккан тавыш белән:
- Эй, кил әле монда, монау яртыны эчеп куйыйк, - диде ул ике чуер ташка сояп куелган, бераз кимегән аракыга күрсәтеп.
Инде узып китте дигәндә, узгынчы капыл борылды да, ярдан кырчынлыкка төшеп, Кәлигә таба юнәлде. Яр башыннан килгәндә Кәлигә шәүлә сыман гына күренгән юлчы, якынайган саен, томан эченнән чыгып килгән сыман, ачыклана барды. Юлчы хатын кеше булып чыкты. Кара җирлеккә аллы - гөлле чәчкәләр төшерелгән яулыгын артка каерып бәйләгән, өстендә кайчандыр затлы булып, әле бәсе киткән күлмәк. Йөзендә кара кучкыл кызыллык, күз төпләре караеп капчыкланып тора. Өске күз кабаклары да шешенке булгач, күзләре ике тар гына сызат булып күренә. Алар әллә кара, әллә зәңгәр-белмәссең.
- Әйдә, кил, - диде Кәли. -стаканың бармы?
- Исәнме, Кәли абый! Нишләп болай иртүк исереп алдың?-диде хатын.
Кәли күз кабакларын көчкә күтәреп мәгънәсез карашы белән хатынга текәлде.
- Син мине беләсең мени?-диде ул.
- Беләм шул, - диде хатын коры гына.
- Син кем? Әйт әле, Син кем?
Хатын исемен әйтеп тормады:
- Син дә мине беләсең, - диү белән генә чикләнде.
Кәли хатынга бик җентекләп карарга тотынды, тик озак түгел, башы күкрәгенә салынып төште.
- Юк, белмим, үзең әйт. Син безнең авылныкымы?
- Я, салсаң сал да аракыңны. . . Тел дә яңак белән сыйлап утырма.
- Үзең сал. Шешә әнә бит.
Хатын сумкасыннан стакан чыгарды, аны яулыгының бер оче белән сөрткәләде, нигәдер өреп тә алды һәм стаканга яртылаш тутырып аракы салды.
- Мә, - диде ул стаканны Кәлигә сузып.
- Юк, үзең, - диде Кәли, йөзен җимереп. Аны очкылык тота башлады иде. Хатын кыстатып тормады, эчеп куйды. Йөзен дә сытмады, тамагын гына кырып куйды. Стаканга тагы аракы салып Кәлигә сонды, әммә Кәли хырлап йоклап китте.
- Мә, эч дим! -дип кинәт ярсып кычкырды хатын. Тавышы Агыйдел үзәнен шаңкытты. -Белми имеш, Беләсең син мине, бик яхшы беләсең! - Ул кычкыра - кычкыра Кәлинең якасыннан эләктереп алып, аның капчыктай җансыз гәүдәсен бар көченә дыр селкетә башлады.
Әйе, Кәли белергә тиеш. Алар моннан бик күп еллар элек очрашкан иде. Алсу Сәйдә апаларына утырмага килгән иде. Тирәкле авылы ул чакта ис китәрлек ямьле була торган иде. Җилфердәп торган зәңгәр күлмәкле, башына кызыл яулык ябынган Алсуны күреп сокланмаган кеше юк. Ул көянтә - чиләген кулбашына салаып көяз генә атлап «Баш суы» дигән тау чишмәсенә барганда, авыл егетләре аңа сокланып туймый, очраган берсе сүз катырга тырыша. Кичләрен авыл уртасындагы «Мәчет тавы» дигән калкулыкка уйнарга чыккач та егетләр Алсуга тынгылык бирми:әле кара - каршы биергә, әле әйләнергә чакыралар. Бу хәл башта авыл кызларын сагайтты. Әммә Алсу үзен тиешенчә тотты:егетләрнең чакыруына риза булып парлашып та кайтмады, гел кызлар белән булды, егетләргә тупаслык та кылмады. Бу инде кызарның көнчел күңелен йомшартты. Алсу уртага чыкса, төртмә җыр түгел:
«Кояш чыккан диеп торам,
Дустым икән уртада», - дип җырладылар.
Сәйдә апасының ире сугышта һәләк булган, кара пичәтле кагыз килгән. Былтыр килгәндә апасы колакка катырак кәйнәсе белән тора иде. Аңа сүзне колагына үрелеп кенә сөйләргә кирәк - ишетми. Җәй буе урман - болыннар буйлап җиләк - җимеш, шифалы үләннәр җыеп йөри.
- - Йөри шунда, җилгә җилләп, бозга бозаулап, - дип тирги аны Сәйдә апасы. Килененең турсайган йөзеннән күреп үзен әрләгәнен белсә дә, Сәгурә әби бер сүз дә әйтми. Дәшсә Сәйдә апасы ызгыша башлый.
Быел килгәндә Сәгурә әби юк иде.
- Донъяны бүлештек, - диде апасы.
Апасына өй, әбигә ике сарык тигән. Шул ике сарыгын җитәкләп, Ялгыз нарат авылындагы кызына торырга киткән. Киткәндә:» Нигә мине үземнең нигеземнән аерасыз! Нишләп мине балам ялан тәпи йөрегән чирәмнәрдән мәхрүм итәсез? - дип әрнеп елады, ди
Сәйдә апасы җиңгән кыяфәт белән:
- Кави ярдәм итте, Алланың изге бәндәсе. Югыйсә чәчләрем агарганчы шул саңгырау белән яфаланыр идем. -ди. Кави авылда салым җыючы. Аңардан куркмаган кеше юк. Теләсә - кәҗәңне, теләсә хәтта сыерыңны алып чыгып китә ала. Кып - кызыл йөзле, сары кашлы адәм. Ак керфекләре таҗыраеп торган күзләрен ачып - ябып торалар, нәкъ дуңгызныкылар инде.
Бер көнне Алсу уеннан кайтса, шул Кави белән Кәли һәм Сәйдә апасы, табын корып, сыйланып утыралар. Апасы бизәнгән-битен алсуландырып нидер сөрткән, иренен дә кызарткан, бер дә харап хихылдап утыра, күрәсең, ул да эчкән-бер дә чама белми кычкырып көлә. Алсуны да килеп керү белән табынга кыстый башладылар. Кәли сөйрәкли үк башлады. Апасының:
- Куй, Кәли, бәйләнмә балага, - диүенә дә туктамады. :
- Ул хәзер нинди бала булсын, - дип мыгырданды. Алсуны тарткалаганда түшен кысып тотып алды. Кыз бик нык гарьләнде, бөтен көченә тарткалашып ычкынды да түр бүмәгә кереп ятты. Апасы алар белән озак утырды. Алсу апасын мондый хәлдә күргоәне юк иде.
- Иртәгә үк кайтып китәм, - диде ул үз - үзенә.
Күпмедер утыргач, ирләр чыгып китте. Аларнрың киткәнен ишетеп, апасын әрләргә чыккан иде, беркем дә юк икән. Апасы, күрәсең, озатырга чыкан. Кыз аны бераз көтеп утырды да, тиз генә кермәгәч, утны сүндереп йокларга ятты.
...Йокы аралаш ул ишек шыгырдаганны ишетеп, апасы кереп килә дип, караңгы бүмәгә, апасын ачуланырга дип чыкты. Аны кемдер көчле куллары белән эләктереп алды да сәкегә таба сөйрәде. Алсу куркышыгннан сарылдап кычкырырга тотынды
- Ай, әнекәем! Җибәр мине! -диде, үзен сөйрәкләгән кешенең кулын тешләде.
- Ах, әле син. . - дип бик әшәке итеп сүгенгән тавыш Кәлинеке иде. Ул Алсуны көлтә кебек кенә итеп сәкегә алып ыргытты, аяусыз итеп тарткалап Алсуның киемнәрен ерткыларга тотынды. Кыз җан көченә аның белән алышты, битен тырнады, бер бармагы белән күзенә төрткән иде, Кәли ерткыч тавышы чыгарып ырылдап, Алсуның яңагына бөтен көченә китереп сукты. Кыз һушын югалтты. Кәли үлек кебек яткан Алсу өстендә сүгенә - сүгенә әллә күпме кыйланды.
Алсу аңына килү белән үксеп елап җибәрде. Апасы кайткан икән. Ул:
- Нәрсә дип мышкылдап ятасың?Әллә миңа ирләр килергә тиеш түгелме?-дип җикеренде. -Мин ирем белән ун көн генә яшәп калдым. Бик тә иргә чыгар идем, каян аласың аларны? Сугышта кырылып беттеләр.
- Апам, мине мыскыл иттеләр.
- Нәрсә - нәрсә?, - диде коты алынган Сәйдә.
- Теге Кара Кәли. . .
- Судка бирәм, башын төрмәдә черетәм мин аның, - дип зәһәрен чәчте апасы. Икенче көн иртүк авыл Советына китте.
Кәли Тирәкле мәктәбенең директоры. Авылда аны, йөзе коңгырт та түгел инде, шулай да «Кара Кәли» дип йөретәләр. Аның турында сүз чыкса, нигәдер пышылдабрак сөйлиләр. Ул мәктәпкә, тау якларында комиссар булып колхозлар оештырып йөрегәннән соң физкультура укытучысы булып ки леп урнашты. Кәли янып килгән икән, дигән хәбәр таралган иде дә, күп тә үтми авыл халкы яңгылышканлыгын аңлады. Бер чак клубка әйләнедрелгән мәчет янында Кәли белән Габделхәй бәхәсләшкәннәр иде, күп тә үтмәде, төнлә генә килеп Гәбделхәйне ике милиционер алып китте һәм ул шул китүдән эзсез югалды. Мектәп директоры Шакир аганы да шулай төнлә генә килеп алып киттеләр.
Икенче көнне Кәли район үзәгенә китте, Шакир аганың хәлен беләм, диде. Ул кайткач бер укытучы:
- Шакир абыйны күмәдегезме?Хәзер кем директор булыр икән?-дип сораган иде, Кәли никтер күзенең агын әйләндереп карады да:
- Менә! -дип пичәт учлаган кулын аның борыны эргәсендә болгады.
Болар сугыштан элек булган хәлләр иде. Сугыш тәмамланып ике - өч ай да үтмәде, Кәли кайтып төште. Кайту белән мәктәпкә кереп, мәктәп директоры Хәлим абыйга:
- Бер - ике көн ял итәм дә үзем эшкә чыгам, син иртәгә үк РОНОга гаризаңы бир дә моннан мотай! -диде.
Хәлим абый бик тәрбиялле кеше иде:
- Сугыштан кайткач элекке эш урыныгызны яңадан биләргә хакыгыз бар, әлбәттә, тик аны әдәплерәк әйтергә дә булыр иде, - дип рәнҗеп калды. Карулашып тормады, РОНОга барып бүтән мәктәпкә тәгаенләнде. Ә Кәли приказ алса да эшкә тиз генә чыгарга ашыкмады, аның бәйрәм итеп йөрүләре бер - ике айга сузылды. Ул кунаклап йөрегән арада берничә һәйбәт укытучы, төрле сылтау табып, башка мәктәпрләргә күчә салды. Кәли эшкә чыкканда мәктәптә махсус белемле бер генә укытучы да калмаган иде. Кәли моңа шатланды гына. Чөнки үзенең бар белеме-Стәрлетамактагы өч айлык партия курслары. ВКПБ тарихын, Ленин белән Сталинның тормыш юлын анда бик җентекләп өйрәттеләр. Курсташларын:» 1904 - елда Сталин кайда булган?» кебек сораулар белән кыен хәлдә калдырырга ярата торган иде. Бу сорауга җавапны ул үзе дә белми, әммә бәйләнгән кешесенең үзәгенә үтеп, бер ярты куйдырмыйча туктамый торган иде.
Курсны тәмамлаганда аларга:
- Сез алган белемнәр патша институтларында еллар буе алган талмуд түгел. Бу танытмагыз патша унивеситетларында бирелгән дипломнардан өстен, - диделәр. Шуңа күрә ул:
- Мин партия мәктәбен үткән кеше. Сезнең кебек институт - минститутларда мием черемәгән, - дип шапырына. Фән турысында сүз кузгатучыларны «черек милеләр» дип кенә йөри.
Сәйдә судка бара алмады. Авыл яшләрен сал агызырга, шахтага, тимер юл салу эшенә җибәрергә наряд килгән икән. Җибәрелергә тиешлеләр арасында Алсу да бар. Бу хәлне ишетеп, авылларына кайткан иде дә, бер үк авыл Советына карагач, барып таптылар, ай - ваена карамый. елатып алып чыгып киттеләр. Алсу үз хәлен хәтта әнисенә сөйләргә дә өлгермәде. Бармый ярамый. Былтыр Корбанбикә әбинең үксез калган оыкларының олысы Агыйдел буенда ун көнләп качып йөреп тә карады, барыбер тотып алып киттеләр дә төрмәгә үк ябып куйганнар.
Алсу салчылар төркеменә эләкте. Ир - атлар әз булганлыктан, аларга хатын - кызларны да кушып, өчәр - дүртәр кешедән торган төркемнәргә бүлделәр. Алсу ике урыс белән туры килде. Сал әзерләгәндә урыслар ипле генә йөрегәннәр иде, әммә кугынга чыкач беренче төнне үк черек тешле озыны Алсуның куышына килеп керде дә таларга тотынды. Алсу нык каршылашты, ычкына алса суга сикерергә дә уйлаган иде, теге Алсуны куыштан сөйрәп алып чыкты да башын суга тыгып торды, тончыгып хәлдән тайгач кына тартып алып салга ташлады. »Кара аны, бер минутта су төбендә булырсың, »-диде. Икенчесе моңа хихылдап карап торды. Аннары алар Алсу янына алмашлап кереп йөределәр.
Авылга кайтып күпмедер вакыт үтүгә, Алсу авырлы икәнен белде. Киткән кызларның бәләгә таручылар ул гына түгел иде. Былтыр тимер юл эшенә җибәрелгән Нурия бала күтәреп кайтты. »Иремне пуез тапады», - дигән булды. Ярый әле үзе исән кайткан. Әнә Бибинур сырхаулап кайтты да, өч ай да үтмәде, гүр иясе булды.
Алсу имче Фәрхиямал әбигә барып аһ - зарын сөйләде.
- Әбекәем җаным, мине бик тә хәшәрәт урыслар мыскыл итте. Шулардан минем авырым, коткар мине, зинһар, - дип ялынды. Имче ике көн буе үзе белгән им - томнарын кыйландырды. Алсуны былай җафалады, алай газаплады, шулай да авырын төшерде. Бу хәлдән соң Алсу өч ай ястык иясе булды, саргаеп бетте, ул үлүдән, бу үлүдән калды.
Савыгып аягына баскач та бик моңсу йөреде.
Әнисе бер көн:
- Балам, әртисләр килгән. Бар, әзрәк күңелең күтәрелер. Гел болай уйланып утырма. Нишлисең бит, бәлә агач башыннан түгел. әдәм башыннан йөри, - дип караса да, Алсу клуб тирәсенә аяк басмады.
Ә бер көнне иртүк торып киенде дә:
- Әни, мин шәһәргә эшкә чыгып китәм.
- Соң бит авылдан чыгып китәргә прсидәтелнең рөхсәте кирәк. Милитсияләр тотып төрмәгә ябып куюлары бар, - диде.
- Мине бер җибәрделәр бит инде, шул кагызым бар, - диде Алсу. Шул китүдән соң ул авылга сирәк - саяк кына кайтып күренгеләде.
Алсу бер төзелешкә барып эшкә керде. Төзүчеләр озын - озын шөккатьсез баракларда торалар. Бары да яшьләр. Берәүләр ФЗО бетереп килгән. Арада төрмәдән чыкканнгар да байтак:кайсылары, ачлыкка түзми, ФЗО - дан качкан өчен, кайберләре вербовкадагы яфаларга түзми качканга тотылып утыртыганнар. Янәшәдә генә тоткыннар зонасы. Алар да шул төзелештә, аермасы-алар конвой каравы астында. Кич булса, каравылдагы солдатлар килеп тула. Хәер, кызларның күбесе аларның килүенә куаналар гына.
Яшьләр ял көннәрендә әле туган көн, әле теге - бу бәйрәм сылтавы белән эчке кичәләре оештыралар. Бараклар арасында кечкенә кибетләрдә аракыны шешәләп тә, стаканлап салып биреп тә саталар - эч кенә. Ял көннәре урамга чыгарлык түгел:кая карама исерек, әле тегенд, әле монда акырышып сугышалар.
Алсу андый эчке кичәләренә йөремәде. Шуңа күрә аның белән бик аралашучы да булмады. Шулай да бу чибәр кызның шушы чүплектә дә үзен кешеләрчә тотканын күреп, бер егет өйләнергә тәкъдим ясады. Ул егет әлләни күзгә - башка ташланып тормаса да, бик һәйбәт кеше булды. Эчкәләсә дә артыгын кыйланмады. Алсуның сөйләгәннәренә ышанды, аны битәрләп йөремәде. »Кайчан соң балабызны кулыбызга алып сөябез?»-дип түземсезләнде. Алсуны алып бармаган имче, күрсәтмәгән табип калмады. Әммә аларга:»Балагыз булмаячак»-диделәр. Ир бу хәбәрдән соң ике - өч көн эчеп йөреде. Сөреме коелып, Алсуга туры карамый йөри башлады. Көннәрдән бер көнне:
- Гафу ит, минем үз баламны үстерәсем килә, - дип Алсуны ташлап чыгып китте. Икенче хатын алып, бер ел да тормадылар, балары туды.
Бу хәлдән соң Алсуның кояшы мәңгегә баегандай булды. Моңарчы, ни генә күрсә дә, күңелендә өмет яши иде. Үзенә, үзенең сафлыгына, аны аңлардай яхшы кешеләр булуына ышанычы бар иде. Хәзер күңелендә нидер мәңгегә сынды. Ул да башкалар кебек эчке кичәләренә катнаша башлады. Эчеп алса, яшәү җиңелрәк кебек була башлады. Шулай йөри торгач, бер ир белән яшәп киттеләр китүен, ул бәндәнең бөтен кайгыртканы эчү иде. Бер көн Алсуның эштән кайтуына ул да тончыгып үлеп ятты. Бу ире үлгәч, Алсу бигрәк эчүгә салышты. Аны эш урынында да тирги башладылар. Башта бик эндәшми торган иде . Тора - бара каршы әйтеп тиргәшергә өйрәнде. Аны эштән кудылар. Шулай итеп эштән - эшкә күчте. Шулай гомер сөрә. . .
Авылга бик сирәк кайта. Әммә анда бервакытта да исерек килеш күренми. Эчеп кайтса, бала чагы. яшьлек истәлеге пычраныр төсле. Әле дә ул авылга кайтып бара иде.
- Тор, аягыңа бас! Менә кара, күр мине! Син бит мине яхшы беләсең!
Алсу Кәлинең күлмәген түш тапкырыннан учмарлап тотып алган да бар көченә җи лтерәтә. Кәлинең башы әле былай, әле тегеләй кәлпелди
- У - у Газраил! Син минем башымны ашаган кеше. Хәзер күзеңне чокып чыгарам мин синең. Тьфу! - дип Кәлинең битенә төкерде дә бар көченә этеп җибәрде. Алсуның соңгы сүзе Агыйдел үзәне буйлап «Тьфу. тьфу»-дип шаңкыды. Алсу сумкасын алды да тарс - торс басып яр башына таба атлады.
Алсу этеп җибәргәч, Кәли башы белән кырчын ташка барып төште һәм озак кына һушсыз ятты. Шуннан соң ыңгырашгып торырга азапланды. Яртылаш торып баскач, тагы егылды. Тагы калкты. Терсәген турайтып торып килә иде, куллары капыл йомшарып, бөтен гәүдәсе белән суга ятты да быгыр - быгыр су эчә башлады. Бераздан гәүдәсе соңгы тапкыр тартышып алды һәм мәңгегә тынды.
Алсу кире шәһәр ягына юнәлде. Ул аягы астындагы юлны да тоймый, әйтерсең, атламый, тылсым көче белән бара. Бәгырен мәгънәсез үткән гүмере телгәли. Яшьлегендә басып иңгән караңгылыкның котылгысызлыгыннан аның тыны буыла. . .


4. Каһәр
Алтмышларны узган хатын көч - хәл белән машина кабинасыннан чыкты да, алга иелә биреп. шоферга рәхмәт әйтап авыл читендә торып калды. Кулындагы сумкасын җиргә куеп, әлләкайдан көзге китереп чыгарды, битен - башын рәтләштерде, картлык җыерчыклары сырып алган иреннәрен кызартты, шуннан соң гына:»Бисмиллаһир - рахманир - рахим», - дип кулына сумкасын алып авылга таба атлады.
Авыл зур түгел. Бер байкауда башы - азагы күренеп тора. Эреле - ваклы өйләр урам - урам булып бер бәләкәй генә күлгә килеп терәлгән, әйтерсең сузылып су эчәргә ятканнар. Йортлар алдында юкә, карагай, каен агачлары үсә, ә кайсылары купереп үскән акация, сирень куакларына күмелгән. Юлаучының йөзен картлык сырлары басса да, ул бик бетеренгәнгә ошамаган, аякларына нык басып атлый. Урамга керер алдыннан ул тагы бер мәртәбә көзгесенә карап, чәчләрен төзәткәләде. Аңа очраган һәркем сәләм бирә, таныганнан түгел - авылда гадәт шундый. Шулай да бер карчык таныгандай, кулын күз өсенә куеп, карап торды - торуын, күрәсең, ул да танымады, борылды да үз юлында булды. . Мосафир аларның сәләменә илтифатсыз гына җавап бирә дә алга таба баруында. Аның карашы күл буенда күркәм генә утрган өйгә текәлгән. Өйнең түбәсе кызылга, тәрәзә капкачлары, аклы - зәңгәрле бизәкләр төшереп, буялган. Йорт алдында җимеш агачлары күренә. Хатын капка төбенә җиткәч тә капыл гына кереп китмәде, бераз туктап торды, авыз эченнән генә нидер укынып, амн тотты һәм тагы бер кат:»Бисмилаһир - рахманир - рахим»-дип бәләкәй капканы ачып, муенын сузып, йорт алдын карады, шуннан соң гына керде. Йорт алды тулы каралты:ак балчык белән агартылган алачык, төпкелдәрәк шундый ук агартылган мунча, озын итеп салынган мал абзары. Алачык алдында ике кызчык кулларындагы бауны башлары аша әйләндереп тып та тып сикерешә. Абзар ягыннан кулына коштабак тоткан урта яшьләрдәге зифа буйлы хатын күренде.
- Әссәлә мәгаләй күм! - диде мосафир.
- Исәнмесез! -диде хуҗа хатын, елмаеп. -Үйдук, әйдәгез, рәхим итегез.
Теге сикерешеп йөрегән кыәыкайлар да, сикерүләрен ташлап, йөгерешеп килделәр.
- Сез безгә кунакка килдегезме, ак әби?-диештеләр.
Мосафир кызыкайларга кәнфит тоттырып:
- Белмим әле, балакайлар, кунак булырмынмы, муйнакмы?-диде, үзе хуҗа хатынга сораулы караш ташлады. Кызыкайлар «муйнак» дигәннән чыркылдашып көлделәр дә, әбигә рәхмәт әйтеп, тагы да сикерешергә йөгереп алачык алдына таба киттеләр. Хуҗа хатын сагаеп мосафирга текәлде. Аның бер күзе бала вакыттан ук күрми, шуңа күрә текәлгәндә кырынрак карый. Йөзендә елмаюы да югалды.
- Аптырама, Нәфисә, мин бу - Миңлекамал. Инде, туганым, күгәрченкәем, куып кына чыгарма. Чыгарып җибәрсәң дә иркеңдә. Тик алла хакына алай итмә. Көндәшеңне өйгә кертү колак ишетмәгән, күз күрмәгән хәл дә бит. . . Мин синең олы күңелле булганыңны беләм. Әнә бит, баламны да рәнҗетмәдең, туганнары белән беректердең. Сине аллаһ тәгалә үзе рәхмәтләндерсен, күгәченкәем, - дип тезеп китте Миңлекамал Нәфисә берничә мәртәбә сүзгә кушылырга омтылып карады, тик Миңлекеамал, сүзләрен бер - берсенә ялгап тын да алмый сайрый, һич кенә дә сүз кыстырыр әмәл юк. Ул бераз тын алгандай итеп туктаган арада, Нәфисә:
- Көндәш бер өйдә бер ирнең хатыннары була ул. Мин нишләп көндәш булыйм ди?Минем бер генә көндәшем дә юк. Әйдәгез, монда тормыйк, өйгә керик, - диде дә тыйнак кына елмайды.
- Кереп үк торырга түгел иде исәбем. Барыр урыным да бар минм, - диде Миңлекамал, ничек булырга белми аптырап. . Аны бигрәк тә Нәфисәнең тынычлыгы аптырауга калдырды, Җитмәсә елмаеп тора бит әле. Миңлекамал аны кызып китәр дә Исламгол белән сөйләшү түгел, күрешергә дә ирек бирмичә дулап куып җибәрер, дип уйлаган иде. Ә ул:» Әйдәгез, өйгә рәхим тиегез», - дип тора.
- Мин озакламам. Исламголда гына йомышым., ул йомыш сиңа бер зыян да китерә торган түгел, күгәрченем.
- Әйдәгез, өйгә керик. Юлда килеп сусагансыздыр, Без бер - ике чынаяк чәй эчкәләгәнче, үзе дә кайтып җитәр. Торна урамында Гыймайларда тәрәзә яңагы суга, - диде һәм кызларга карап:
- Бәбкәләрне карагыз, төйлегән типмәсен. - диде.
Озакламый . Исламгол да кайтты. Аның башында таушалып беткән эшләпә, аягында ялтыры җуелган резинкә кәвеш. Гәүдәгә бәһлүән булмаса да, куәтле кеше икәнлеге атлавыннан күренеп тора. Кызыкайлар әтиләреннән:»Әти, безгә ак әби килде», - дип сөенче алдылар. Исламгол аларның сүзенә әлләни илтифат итми генә:»Ярый, һәйбәт булган», - диде. Берәй күрше –күлән, таныш - белеш чәй эчәргә кергәндер әле, дип уйлады. Башта утын алачыгына кереп, сыер ышкынып ишкән утыннарны әрдәнәләп өеп куйды. Аңа кызыкайлар да ярдәмләште. Шуннан соң гына өйгә кереп китте. Тыштан килеп кергәч түрдә утырган хатын белән баш кагып кына исәнләште. Ул хатынны, күз алмашынганлыктан, кем икәнлеген дә шәйли алмады. Аралыкка кереп, кул юып чыкты. Өстәл янына килгәч:
- Аш кирәкми, чәй генә эчәм, - диде
- Юк, ашыйсың. Иртән дә ипи - сөт белән генә киттең. Көне буе балта селтәүгә. . -диде Нәфисә.
- Ашатканнар иде мине, - дисә дә Исламгол артабан кыстатмады - . Әз генә сал әлисә.
Миңлекамал күз дә йоммый карап утырды. Калагын тотып аш кабыйм дигәндә генә Исламгол да Миңлекамалны шәйләде, кабар ашын капмый, аңа текәлде.
- Исәнме Исламгол, - диде Миңлекамал. -Менә, бик озак күрешмәгәч, бер - беребезне танымый да торабы. Үзең юкта шушылай түреңә менеп утырганга гаепләмә. Нәфисә, күгәрченем, ай - ваема карамый чакырып кертте, рәхмәтләр генә төшкере.
Исламголның күңелендә күптән уңалган яралары кузгалды. Күп еллар элек Миңлекамал, баламны алам да берүзем булсам да шәһәргә чыгам да китәм, дигәч, авылда ялгыз әнисен елатып калдырып, ихтиярсыздан шәһәргә чыгып киткән иде. Өч ел үткәч Миңлегол сабый кызы Маһирасын күтәреп авылга кайтты. Беркемгә бер ни дә аңлатмады. Авыл имеш - мимеш белән тулды. Әнисеннән яшермәде, барысын да сөйләп бирде.
- Ярар, балам, икәү үстерербез, - диде әнисе. Шулай да Маһира әнисен сагынып елаган чакларда:»Әллә, улым, кире китәсеңме?Түзәр идең әле. Син аның кыланышын күрмә дә, ишетмә дә, балаңны гына бел», - дия торган иде.
Исламгол китмәде. Баласын үзе тәрбияләп үстерергә булды. Әммә Миңлекамал бер елдан соң кайтып, милиция китереп, баланы үзе белән алып китте.
- Нәфисәгә дә, сиңа дә рәхмәт, Исламгол. Маһирама караңгы чырай күрсәтмәгәнсез, бертуган иркәләренә ияләштергәнсез, - дип сүзен дәвам итте Миңлекамал.
...Бер елны көтмәгәндә Маһира килде дә керде. Авылдашларына ияреп кайткан. Исламгол кызын кайчан да бер күрермен дип өметен өзеп бара иде инде. Кайчак балтасын кулына тоткан килеш күзләрен йомып, балакаем кем күзенә тилмереп карый икән, дип йөрәге сыкрап туктап тора торган иде. Аның бу халәтен карап торган иптәшләре үзләренчә шаяртып:»Исламгол, ат кебек, баскан көе генә йоклап ала», - диләр иде. . Менә шул кызы кайтты да килде. Әти кешенең куанычының чиге булмады. Сораулы карашын Нәфисәгә текәде. Нишләр, баланы кабул итәрме?Күңелен сындырмасмы?. Юк, Нәфисә сынатмады. Балага матур итеп елмайды, үз баларын сөйгән кебек аны да сөеп:
- И, кызым, шул тикле җирдән ничек килеп җиттең? - дип башыннан сыйпады. Өйдәге балаларына карап: - Менә, балар, сезнең бертуган апагыз килде. -диде.
Шул кайтуыннан башлап Маһира җәйләрен гел әтисендә булды, туганнарына тәмам эсенде. .
- Без инде гомернең чигенә җитеп барабыз, - дип сүзен дәвам итте Миңлекамал. - Бу донъяга беребез дә мәңгегә килмәгәнбез, әхирәтлекне дә уйларга кирәк. Донъя безне төрлечә таушалдырды, күңелләребезне керләндерде. Хәтта иманыбызга да хиянәт итмәдек түгел. . . Исламгол, рәнҗеттем мин сине. Гаепле мин синең алдыңда, . бик тә гаепле. Шулай да донъяныкы донъяда калсын. Бу фани донъяда әллә бүтән күрешәбез, әллә юк: мине гафү ит тә. . . -дип бераз тынып Исламголга карап торды. Исламгол белән Нәфисә, ашауларыннан туктап, аңа текәлделәр. Миңлекамал пышылдап диярлек сүзен тәмамлап куйды, - бәхиллегеңне бир.
Исламгол да, Нәфисә дә аптырап калдылар. Бераз сүзсез утырганнан соң Исламгол:
- Нәрсәгә кирәк булды әле сиңа минем бәхиллегем, үләргә җыенмагансыңдыр бит?-диде. Миңлекамал аның сүзләрен әллә ишетмәде, һаман үзенекен такылдады.
- Япа - ялгызым мин. Төннәр буе саташып чыгам. Әлләнинди төшләр керәм дә куркып уянам. Өшкертмәгән имчем, бармаган духтырым калмады. Синең генә каргышың төшкәндер миңа. Рафиганы белә идеңме?
- Белми ни, беләм. Без Уфалейгә бару белән син бер урыс белән, ул бер мордвин белән азып йөредегез. . .
- Алар хәзер нәрсәгә кирәк инде, Исламгол! Үпкән - кочкан-җилгә очкан дип борынгылар да әйткән бит.
- Яңгылышасың. Бу ләкап борынгыдан булса да сезнең кебек зөбанилар ләкабе.
Миңлекамал һаман үзенекен тугыды. .
- Әнә шул Рафигага да яман төшләр кереп азаплады да, бердән - бер көнне башына кан китеп, хәзер аяксыз - кулсыз ята. Ярый әле, эчкәләсә дә, аның янындда кызы бар кызы . Минем кемем бар?Маһирамны да үзеңә арбап алдың, - диде тавышы калтырап, еламсырап.
- Ничек телең әйләнә шул сүзне әйтергә?. - дип Исламгол ярсып урыныннан торып китте.

. . Бер елны Маһира кыш уртасында чатлама суык көнне килеп керде. Беркайчан да кыш көне килгәне юк иде. Чөнки аларның авылына кыш түгел, җәйләрен дә килеп җитү җиңелдән түгел. Маһирадан, килгәч, хәл - әхвәл сораштылар да шуның белән бетте кебек иде. Тик Исламголның күңеле нидер булганын сизенде - Маһира сагышлы йөри сман. Исламгол Нәфисәгә:
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Көзгө Моң - 4
  • Parts
  • Көзгө Моң - 1
    Total number of words is 4604
    Total number of unique words is 1879
    41.5 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 2
    Total number of words is 4598
    Total number of unique words is 1982
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    52.8 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 3
    Total number of words is 4538
    Total number of unique words is 2149
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 4
    Total number of words is 4455
    Total number of unique words is 2141
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 5
    Total number of words is 4574
    Total number of unique words is 2119
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 6
    Total number of words is 3316
    Total number of unique words is 1768
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    39.5 of words are in the 5000 most common words
    45.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.