Latin

Көзгө Моң - 2

Total number of words is 4598
Total number of unique words is 1982
38.2 of words are in the 2000 most common words
52.8 of words are in the 5000 most common words
60.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Камил Самарага ничек кайтканын да, кайткач берничә көн ничек яшәгәнен дә ачык кына хәтерләми. Иптәшләре тегене - моны сораштырсалар, аларга да төш арасында сөйләшкәндәй генә өзек - төртек җавап бирә. Ул беркемне дә күрми дә кебек. Камил өчен яшәүнең мәгънәсе калмады. Лекцияләргә бара, тик ул анда ни сөйләгәннәрен ишетми, ишетергә дә теләми. Камилның бу хәлен беренче булы группаларындагы Вера исемле кыз сизенде.
- Ой, ребята, с Камилем что то не так. - дип коткы салды. Камилның хәлен бары да белә иде. Тик берсе дә ул шул чаклы тирән кичерер дип уйлламады. Яшь чакта кем белән ни булмый. Яшьлек гүзәл чор гына түгел, сайлану чоры да. Һәркем үз парын эзли. Бу - табигый. Күпләр өчен мондый сайланышу проблемага әйләнми. Адәм баласы бер төрле генә булмый шул. Бу доньяда Дон Һуаннар гына түгел, Ромеолар да бар бит әле. Әнә Николай өч көн саен диярлек бер кыз алмаштыра. Әле ул аларны ташлый, әле кызлар аның үзен төп башына утырталар. Ә аның уйлап та биргәне юк. Гриша исә кызын бүтән егет белән күргәч, суга ташланырдай булып йөреде. Шул егетне кыйныйм дип барып, әллә ничәрәт үзе тукмалып кайтты. Камил алай әтәчләнеп йөри торган кеше түгел, үз эченә бикләнеп кенә ут йота. Аның шундый холкын белеп, иптәшләре күңел серләрен сорашып чокчынмадылар. Шулай да бер көн Николай:
- Егетләр, безгә бу Ромео белән ирләрчә бер сөйләшергә кирәк дип саныйм. Болай барса, ул дипломын яклый алмаячак.
Нәрсә ул шул бер тотнаксыз кыз дип бетеренә! - диде.
- Ул шул тотнаксызны үлеп ярата, үзе белән берни эшли алмый, аңлыйсыңмы шуны Самара Дон Җуаны! Без ничек ярдәм итә алабыз? - диде Гриша.
- Нишлибез? Тотабыз да:» Җитте сиңа маңкаңны агызып йөрергә» -, дибез. Аңа ир була белергә кирәк. Кызын да тотнаксызлыкта гаепләргә хакыбыз юк. Кыз бүтәнне сайлаган икән, башыңны югары тотып китә белү дә ирлек сыйфаты. Менә шуны аңларга без ярдәм итәргә тиеш. - диде Лева.
Кемнең ярдәме тигәндер, әммә Камил, дипломын уңышлы яклап, Чиләбе заводларының берсенә эшкә тәгаенләнеп, ялга авылга кайтты. Хәзер инде авыл артындагы тау башында кичләрен бүтән, яңа үскән яшьләр уйный. Камилның тиңдәшләре кайсысы армияда, кайсылары өйләнешеп беткәннәр:доня көтәләр, бала үстерәләр. Әнисен бик сагынса да Камил шул ун көнлек ялын үткәрә алмый җафаланды. Монда һәр тыкырык, һәр урын Рәхиләне хәтерләтә, аны юксыну Камил өчен чын - чынлап газапка әйләнде.
Бер көнне әнисе:
- Рәхилә апаларына килгән икән бит, - диде. Камилның йөрәк ярасына шул гына җитмәгән иде. Ул бер көн дә тормый эшенә китәргә уйлады. Аның Рәхиләне бик тә күрәсе килә иде, әммә ярамый. Ул түзмәм, күрергә барырмын дип куркты. Алар шулай да очраклы рәвештә бер тыкырыкта көтмәгәндә кара - каршы туры килделәр. Рәхилә Камилны күрү белән елмаеп:
- Ой Камил, - дип елмаеп аны кочакларга кулларын җәеп килә иде, Камил ул килеп җитү белән үз - үзен белештермичә Рәхиләнең чиксенә китереп сукты һәм башка берни дә әйтмичә узып китте. Шул аларның мәңгегә аерылышулары булды. Шул соңгы «очрашу»дан соң алар бер –берсен кырык ел буе төшләрендә генә күрделәр. Ә төшләрендә бер - берсен еш күрә торганнар иде. . . Андый төш керсә, Камил атналар буе үз - үзенә килә алмый җафалана иде.
* *
Менә син бу доньяда язмыш юк дип кара. Бардыр ул, шулай булмаса Камил белән Надя әлләкайда, Чиләбе җирләрендә килеп очрашырлар идеме. Теге район үзәгенә барганда да Надяның юлга килеп чыгуы юктан булмаган ул. Шулай булмаса, Надя Камилны беренче күрү белән аңа шулай томырылып карап торыр идеме?Авылларына уенга килсәләр, кайткан чакта Камилның гел Рәхилә белән генә булуын елый - елый кичерер идеме?Аны бу кыйланышы өчен Люба тиргәп бер була торган иде. Әммә нишли ала, Камил Рәхиләдән башка беркемне дә күрми. Каникулларңда очрашсалар да Камил өчен бу дуслык кына иде. Надя берүзе яна. Институтларында егетләр белән дуслашып йөреп карады, ул егеткә ияләшеп ошатып киткән кебек тә була. Әмма каникулга кайткан арада Камилны күрүе була, күңелендәге хисләре яңадан дөрләп кабына. Каникулга кайткан чакларында ул Камилны күрергә атлыгып кайта, барыбер очраша иде. Аны өзелеп яратучылар да бар, тик Надя берсенең тәкъдименә дә риза булмады. Володя исемле егет бик ныкышкач, Надя аңа тырышып, аның кәефен җибәрмәскә тырышып:
- Син минем өчен дөньяда иң яхшы кешедер. Беләм, минем өчен утка - суга да керергә әзерсең. Мин дә, синең яхшылыгыңны белгәнгә, синең өчен бик күп яхшылыклар эшләргә әзер. Әммә кияүгә чыга алмыйм. Сине алдармын дип, сине генә түгел, үземне дә алдармын дип куркам. Син бит миннән чын сөю өмет итәсең. Ә минем күңелемнең ул урыны буш түгел. Мин ул егет өйләнми торып, аңардан өметемне өзә алмыйм. Аның бүтән кызны яратканын да беләм. Ләкин ул әле буйдак, шулай булгач, ул әлегә беркемнеке дә түгел. Үпкәләмә миңа. Күрәсең, мин бер кешене генә яратыр өчен туганмындыр. Белмим инде, бу бәхеткәме, бәхетсезлегемәдерме, ихлас менә, үзем белән берни дә эшли алмыйм - диде Надя.
- Кызганыч, күңелеңдәге ул кеше мин түгел, - диде Володя Надяга сагышлы карап.
...Чиләбегә килү белән Камил эшкә чумды. Башына сагышлы уйлар кертмәскә тырышты. Шахмат клубына йөреде, анда төрле турнирларга катнашты. Әнисе бер мәртәбә хатында Рәхилә турында берничә сүз язган иде, тыйнак кына итеп әнисен башка бервакытта да аның турында бер хәбәр дә язмавын үтенде. Аның Чиләбедә эшләгән өч елы шул Рәхилә дип ут йотып йөреп үтте.
Камил бер көнне драма театрына барырга булды. Ниндидер комедия булырга тиеш иде. Барып караган кешеләр бик мактагач, ул да җыенды. Театрга барып кереп чышенүе булды, аптырап китте, Надя килеп очрады. Ул тагы да сылуланган . Камил аны күрүгә чын күңеленнән шатланды. Әммә, аның янында бер егет басып торганга, янына бармыйча баш кагып кына исәнләште. Надя исә аны - моны уйлап тормады, килеп кочаклап ук алды.
- Коль, кара әле, бу бит Камил! - диде. - Камил, познакомься, мой брат Николай.
Камил белән Николай исәнлштеләр. Тик Николай кемнедер күреп алды да:
- Гафу итегез, - дип китеп барды.
- Нишләп берүзегез? Рая кайда? - булды Надяның иң беренче соравы. Камил капыл гына җавап бирмәде. Бераздан:
- Рәхилә юк, - диде Камил. Һәм ни гәҗәп, моңарчы беркемгә дә сөйләмәгән серләрен түкми - чәчми Надяга сөләргә тотынды.
Сүз озынга китте, керергә өченче звонок биргәннәр иде, Камил да, Надя да урыннарыннан кузгалмадылар. Камил сөйләде дә сөйләде. Ә Надя Камилның беләген кысып тотып алган килеш тын гына тыңлый. Аның шулай тын гына утырыуына, кешене арыттыммы әллә үз хәбәрем белән дип Надяга караса, аның күзләреннән яшьләре тәгәрәп төшеп кенә тора. Камил тынып калды.
- Сине арыттым бугай күп сөйләп, - диде Камил.
- Сөйлә, сөйлә Камил, - диде Надя. - Син миңа карама, мин шундый елак инде.
Белмәссең, ул нәрсәгә елыйдыр:Камилның бәхетсез мәхәббәтен кызганыпмы, әллә аның азат булуының шатлыгыннанмы. Аларда спектакль карау кайгысы китте.
- Менә шулай, Надюша, шушы көннәрдә генә айнып дөньяны күрә башладым кебек. Синнән яшермим, өч ел ут эчендә яшәдем. Беләсеңме, Надя, ни гаҗәп, берүк начар уйлый күрмә, иң авыр минутларымда син күңелемә киләсең, - диде. Камилның шулай диюе булды, Надя аны кысып кочаклап алды һәм:
- Ә син минем исемнән дә чыкканың юк. Әнә шул урман аша үткән юлда сихерләдең син мине. Шул көнне авылдан чыгу белән сине күргәч нигәдер күңелем ашкынып сине куып җитәргә тырышып атладым. Синең атлавың матур иде. Куып җитеп үзеңне күргәч минем белән әлләни булды, син мине үзеңә тарттың. Шул көннән бире мин үзем белән берни дә эшли алмыйм. Синең турыда уйламаска, онытырга дип үземә сүз бирәм-булмый, истән чыкмыйсың. Беләсеңме, Камил, мин бүген бәхетле. Шушыларны күз яшемне түгеп сиңа сөйли алуым белән бәхетле, - диде Надя яш ләренә чыланып беткән бәхетле йөзе белән Камилның күкрәгенә капланып. Камил бу хәлдән аптырап та калды, куанды да. Надяга ни дияргә дә белмәде, »Кадерлем минем» - дип пышылдап кына кабатлап Наряның ефәктәй чәчләрен сыйпады да сыйпады. . .
Алар театрга кереп тормадылар, киенделәр дә урамга чыгып киттеләр. Бик озак Чиләбе урамын таптап йөределәр. Икенче көнне Камил эш сәгате бетәрен көтеп ала алмый аптырады. Эш сәгате бетү белән Надяга таба йөгерде. Надя эштән кайткан, өстәл әзерләп тә өлгергән иде. Шул көннән башлап алар кырык ел аерылмадылар. Надя бик яхшы хатын булды. Матур - матур балалар тапты, ул юк, бу җитешми дип Камилның җанын кыймады.
Бервакыт Камил төшендә Рәхиләне күрде. Үсмер чаклары имеш. Камил Агыйдел буенда йөри. Шушында гына Рәхилә булырга тиеш иде, каядыр киткән. Камил тилмереп шуны көтә имеш. . . Ул йокыдан үз - үзен белештермичә дулкынланып килеп торды. Надяның сизгер күңеле аның бу халәтен күреп:
- Ни булды, берәр җирең авыртып торамы әллә? - дип борчылып сорады. Камил Надяга төшен сөйләп бирде. Надя тынып калды. Камил да дәшми.
- Син аны һаман оныта алмыйсыңмы? - дип сорады Надя, тавышы калтырап.
- Надям, акыллым, минем өчен син генә бар бу доньяда. Минем төшемә яшьлегем генә килеп керде. Ә яшьлегем аның белән үтте бит. Син генә минем бөтен барлыгым да, бөтен байлыгым да. - диде Камил Ндяны үрсәләнеп юатып.
- Аңлыйм, җаным, син мине алдар булсаң, бу төшеңне сөйләмәгән дә булыр идең. Ярый бетте, бик яхшы булган, яшьлегеңә бер сәяхәт кылгансың, - диде Надя елмаеп, сүзне уенгарак борып куйды.
Тик нигәдер Ходай Камилдан Надяны күпсенде, моннан биш ел элек аны бакыйга алды.
* *
Бер көн Камил отчет бирергә идәрага барган иде, секретарь кыз:
- Камил Афзалович, Сезне бер ханым көтә, - диде. Камил тегендә - монда каранды, бер дә таныш кеше күренми кебек. Арыдарак бер креслода утырган карчык:
- Мин ул, мин Сезне көтеп утырам, - диде карчык. Камил капыл гына карчыкны таный да алмады. Карчык ап - ак чәчләрен кыска итеп кистергән, шуңа күрәмедер, чәчләре тузгып тора. Үзе иләмсез юан, торып баскан иде, аркылысы - буе бер булды да куйды. Ул аякларын көчкә кузгатып атлап Камилга таба килә башлады. Шунда гына Камил Рәхиләне таныды.
- Исәнме Камил! Менә шулай безгә очрашырга да насип булды., - диде ул.
- Исәнме Рәхилә! Рәхмәт инде, алай мәшәкатьләнеп килеп йөрүңә. - диде Камил - Монда аяк өсте килешеп бетми, әйдә менә якында гына кафе бар, кереп, чәй эчә - эчә сөйләшеп утырырбыз. Кафега кергәч, Рәхилә сумкасыннан сирень төсле корама күрсәтеп:
- Менә шушы таныйсыңмы? - диде.
- Таныйм. Мин бит сиңа Самарадан күлмәк тектер дип бәрәңге бушатып эшләп алган акчама күлмәклек алып кайтып бүләк иткән идем, - диде Камил.
- Мин менә гомерем буе шуның корамасын сакладым.
- Нигә кирәк булды ул сиңа?
- Шуны баш астыма салып ятсам, сине төштә күрәм. Үзем ирем белән яттым, үзем гомерем буе сине уйлап яттым. . Төшемдә күрсәм, берничә көн үземне бәхетле сизеп йөрим. Мин рәхәт яшәдем. Бөтен кеше җәяү йөрегәндә, мин машинадан төшмәдем. Мине эшкә килеп алалар, китереп куялар иде. Һәр ялым курортларда узды. Бары да булды, бәхетем генә булмады. Ә бәхетем син генә идең. Мине бүтән беркем дә бәхетле итә алмады - диде Рәхилә.
- Аңламыйм, син үзең теләгән кешеңә баргансың, бернинди мохтаҗлык күрми томер кичергәнсең. Иптәшең дәрәҗәле урыннарда эшләде, дисең. Яраткандыр бит инде ул сине. Бәхет өчен сиңа тагы ни кирәк булды? - диде Камил.
- Бәхет ул катлаулы төшенчә. Кем күңеленә табигать ни салган, аның бәхете шуңардан тора. Кешеләргә гел явызлык эшли алуыннан да үзен бәхетле итеп күргән бәндәләр бар бу доньяда. . Синең белән булган минутларым балалык кебек саф, чиста иде. Мин күзем кызыгып килеп кергән бу тирәлек алдашу, бер - берсен сату, урын өчен бер - берсен батырышудан гына тора. Беркемнең дә бер сүзенә дә ышанырга ярамый. Үлсәләр дә дөресен сөйләми торган кешеләр булып чыкты алар. Шулар арасында чыныккан булсам, ул алдашулардан мин дә бәхетле булыр идем. Мин синнән бик күпне күңелемә сеңдергәнмен икән шул. Шуңа да, соңлап булса да, бу ялтыравыклы тормыш баткагына кереп батканымны һәм моннан беркайчан да ерып чыга алмаячагымны төшендем.
- Алдашу турында сиңа аптырарга түгел, - диде Камил.
- Болар арасына әнә шул алып керде дә инде мине. Мин үземнең изге хисләремә хыянәт иттем. Шуннан минем бәхетсезлегем. Балаларым да куандырмый. Алар исән - имин. Тик шул тирәлектә икейөзле. комсыз булып үстеләр. Минем тәрбияләргә тырышуым аларга көлке генә. Үзең ничек яшәдең соң? Мин берни дә белмим бит, - диде Рәхилә.
- Башта җиңел булмады. Ходай тәгалә минем бәхетемә Надяны бирде. Ул минем таянычым да, шатлыгым да булды. Ул очрамаса, белмим, язмышым ничек булып беткән булыр иде. Синең хыянәтеңне бик авыр кичердңем. Надя гына очрап бәхетле итте мине. Аяныч. иртәрәк калдырып китте мине. Яшермим, син дә минем төшләремә килеп керә идең. Яшьлек искә төшсә, күңел иләсләнеп ала иде. Мин ул төшләрне Надяма сөйли торган идем.
- Ул ачуланмый да идеме?
- Ник ачулансын, алар бит яшьлек хәтирәләре генә. Аның кебеккә ачуланырга, ул бик акыллы хатын булды.
- Минем чын тормышым шул төшләремдә синең белән булганда гына иде. Калганы. . . Рәхилә шулай диде дә, кулъяулыгы белән күзләрен сөртә - сөртә, елап чыгып китте. . .
Камил ничек утырган булса, шул килеш утырып калды. Ни хәл итәсең, бары да үткән. Көзге өметсез моң гына күңелдә калган.


2. Зәңгәр кыңгырау чәчкәләр
Кайчак кәеф кырылыргы берәүнең бер хилаф сүзе дә җитә. Бүген Гали белән дә шулайрак булды. Биим дип үкчәсе белән җиргә дөп тә дап тибеп, калку күкрәкле хатын янында йөрегән ир таксистларның әле берсе, әле икенчесе янына туктап сөйләшеп йөреде. Тик нигәдер таксистлар уорыннарыннан кузгалмадылар. Шулай йөреп, ул Гали янына да килеп җитте. Аракы исе килеп тора, йөзе шешенке, сөйләшүенең дә рәте күренми. Таксистлар шуңа өнәмәгәннәрдер.
- Брат, бүген тауга алып барасың, иртәгә килеп алып кайтасың, Идет?-диде ул.
Андый ерак рейс Гали өчен шәһәр буйлап чабып йөрегәнгә караганда отышлырак. Бер барып кайта да, ике - өч көн чабулап йөрегән эш хакын ала да куя. Иң һәйбәте - балалар белән озаграк була ала. Алар хәзер үз - үзләрен карап торырылык та, әти кешенең малайлар янында ешрак булуы бик тә кирәк. Аныкылар бигрәк тә. . . Шуңа күрә Гали бу кешенең салмыш булуына әллә ни әһәмият бирмәде - күнде. Юлга чыкканда Сабит сылулыгын югалтмаган урта яшьләрдәге хатынны алга, Гали янына утыртты да, үзе таза гәүдәле ике хатын арасына артка кереп утырды. Юан хатыннарнаң берсе кузгалып китү белән йокыга талды. Сабит икенчесе белән шаярып барды. Ялга тагы бер машинага төялгән төркем бара. Галигә шул машинадан калмаска кушылды.
Алдагы машина бер кечкенә тау елгасының күперен чыккач, юлдан читкә борылып кереп, шул елганың яры буенда туктады. Гали, билгеле. алардан калмады. Алдагы машинаның ишекләре ачылу белән, урман каплаган тауларны шаулатып музыка яңгырада. Машинадан чыгучылар сикереп - сикереп биергә тотындылар. Сабит, ул чакырмаса да чыгып биергә атлыгып торган хатынны:»Әйдә. Зөлфия! »-дип җитәкләп алып чыгып китте. Алар да биючеләргә барып кушылды. Теге йоклап килгән хатын да чыгып басып юан гәүдәсен, биегәндәй итеп, әле бер, әле икенче якка ишелдереп тора башлады. Гали янындагы хатын да машинадан чыкты, тик биючеләргә барып кушылмады, аларга тыныч кына карап торды. Гали машинаның ачык тәрәзәсеннән бөтенләй икенче якка, берсе артыннан икенчесе үрелеп карап яткан урманлы тауларга сокланды. Алар туктаган урын - табигатьнең гүзәл җире. Елга үзәнендәге болын чәчәкләр белән тулы. Ялга килгәннәрнең бу манзарага исләре китми, биюләре - бию. Килгәндә бер чишмә янында туктап бераз «авыз итеп» алганнар иде, шуның шаукымы да бардыр инде. Уртада кулбашларын сикертә - сикертә Зөлфия бии, калганнар аның тирәсендә бөтерелә. »Эах! » - дип шатлыклары эчләренә сыймый кычкырып җибәрәләр. Кайберләреннән тозлы - борычлы сүзләр дә ычкына. . . Андый чакларда машина янында басып торган хатын, гафү үтенгәндәй, Галигә күз сирпеп ала. Гали исә шул тауларга каорап мөкиббән киткән. Шулай да әдәпсез сүзләр ишетелгәндә йөзенә ризасызлык күләгәсе сирпелә. Бии торгшач, Сабит Зөлфияне кочагына алды, тегесе дә аңа сарылды һәм алар шулай бер - берсенә ябышып бер урында алпан - тилпән басып тора башладылар. Шулай да Сабит Гали янында басын торган хатынны күздән ычкындырмый. Күренеп тора, хатынның машина янында торуын өнәми. Ниһаять ул тъзмщде:
- Хәдичә, син ул шоферны каравыллар торганчы, шашлыка утын краштырыр идең. Ул абый качмас та, авып та китмәс, - диде.
Гали Сабитның хатыны Зөлфия дип уйлаган иде. . . Хәдичәсе дә. . . Сабитның дорфалыгына күнеп беткәнгә ошый. Арт санына эләккән маһмай сыман, бер сүз кайтармыйча елга буйлап коры - сары эзләп китеп барды. Мондагылар бер - берсен күптән белгәнгә ошый. Күрәсең, аш - су әзерләү шул Хәдичә өтенә төшәдер.
Сабитның сүзе Галинең күңелен кырды. Сикерешеп биюләрен дә яратмый тора иде. Бил тиңентен чәчәкле үләннәрне ерып елга буйлап китеп барды.
Елга суы шундый саф, төбе үтә күренеп тора. Чуер ташлар өстеннән сикерә - сикерә аккан елгада балыклар өйерләре белән борыннары белән төрткәләп елга төбеннән азык эзләп йөзеп йөриләр. Акырып торган музыка тавышыннан ераклашкач елга чылтыравы, кошлар сайравы ишетелә башлады. Шушы матурлык күңелен ялмап алса да күңеленең рәнҗүе басылмады. Нигәдер Хәдичәне дә җәлләде. Аның йөзендә ниндидер сагыш бар кебек иде. »Бу төркем кешесе түгел ул. Боларга ничек юлыкты икән?» - дип уйлады.
Хәдичә белән Гали машина янына җитәрәк килеп очраштылар. Хәдичә ике кулына да корыган агачлар тотып сөйрәп килә. Гали бер шәлкем чәчәк җыйган. Болын тулы ал, кызыл, сары чәчәкләр, ә ул зәңгәр кыңгырау чәчәкләр тапкан. Хатын - кыз бит, Хәдичә шәлкемгә сокланып карады. Гали аның карашын тоеп:
- Хатыным шушы зәңгәр кыңгырау чәчәкләрне ярата иде», - диде. Хәдичә Галинең үткән заманда сөйләвеннән аның йөзенә сеңгән сагышның сәбәбен чамалады.
«Ул яраткан хатынын югалткан», - дип уйлады. Бераз икесе дә ни дияргә белми тодылар. НиһаятьГали:
- Бирегез миңа утыннарыгызны. Болар –сезгә, - дип чәчәкләрне Хәдичәгә тоттырды. Хәдичә бөтенләй югалып калды. Сабит үзе ял иткән чакта гел бүтән хатыннар тирәсендә уралса да, Хәдичәгә берәрсе диккать белән генә караса да көнләшеп җафалый, өйгә кайткач, әйтмәгән сүзе калмый. Шулай да Галинең биргән чәчәкләрен алмауны әдәпсезлек санады - алды.
- Бигрәк матурлар инде, рәхмәт - диде сокланып.
Гали утыннарны алды. Алар машинага таба атлады. Музыка һаман уйный, тик биючеләр юк. Эшкә тотынганнар:кем палатка кора, кем әйберләрне урнаштыра. Сабит белән Зөлфия аллы - артлы елга буеннан менеп килә. Сабит алда барган Зөлфиянең арт сынын чәпәп алган иде, тегесе, бик кызык хәл булгандай, чыркылдап көлеп җибәрде, гаңгылдап Сабит та аңа кушылды.
Гали килә торгач:
- Һич аңламыйм, Сезне Сабитның хатыны дип уйлаган идем. Хәзер, кыйланышларына караганда, ялгышканмын кебек, - диде.
- Юк, ялгышмагансыз. Ул минем ирем. Мин аңа чуланмыйм. Кунакта, ялда эчеп алса, аның гадәте шул. . . -диде Хәдичә. Бераздан:
- Һәркем үзенчә ял итә, - дип өстәде. Без төнъякта яшибез. Җәй ел саен ялга кайтабыз. Ялы беткәнче менә шулай йөри ул. Миңа ошамый да соң, нишлисең, ул башкача ял итә белми. Былтыр хәттә юллык акча да калмады, бурычка акча алып киттек.
Сабит белән Зөлфия ярга килеп менүгә Гали белән Хәдичәгә тап булдылар. Сабит шаркылдап көлеп менеп килә иде, Гали белән Хәдичәне күреп, патырап калды. Ул бер Галигә, бер Хәдичәгә кадалды, кызыл йөзе күгәрде.
- Күрдеңме, Зөлфия, минем хатын егетнең нинди кәттәсен тапкан, - диде ясалма көлеп.
- Син инде бигрәк. Кеше белән кеше янәшә дә йөрергә түгел икән, - диде иреннәрен бүлтәйтеп аны дусларча шелтәләп.
- Нәрсә? Әзрәк шаярып сөйләшергә дә ярамый мени?-диде ул Зөлфиягә. Зөлфия кул селтәде дә китеп барды. Гали дә утыннарны сөйрәп машинага таба атлады. Алар киткәч, сөреме коелган Сабит, чәчәкләр тотып нишләргә белми торган Хәдичә янына килде дә:
- Кая, бир әле шул себеркеңне, бер җиргә барсам, хаҗәте чыгар, - дип чәчәкләр шәлкемен үзенә тартты. Хәдичә чәчәкләрне кулыннан ычкындырмады, шуның өчен аның кулында чәчәкләрнең сабагы гына торып калды. Шулай да нинди могҗиза беләндер ике чәчәк өзелми калды.
- Әнә шуларны тотып йөре, - диде Сабит. Хәдичә аңа нәфрәт белән күзен тутырып карады, әммә бер сүз дә әйтмичә китеп барды.
Монда туктагач ялга килүчеләр кайберсе шушында туктарга, кайберсе арырак китәргә кирәк диешәләр иде, хәзер, күрәсең, шушында ял итергә булганнар-палаткалар корганнар. Шуның өчен Гали кайтырга җыенды.
- Бераз ял итеп алыгыз. Әнә шашлык та куйдык, бераз көтегез, сыйланып кайтырсыз, - дисәләр дә, калмады. Сабит :
- Син, абзый, иртәгә кил инде. Исәп - хисапны да иртәгә ясарбыз, - диде
- Бүгенге өчен иртәгәне көтмәбез. Миңа бит эшләгән акчаны кассага тапшырырга кирәк., - диде.
- Миңа әле берәүнең дә ышанмаган юк иде, - дип Сабит тиешле акчаны түләде.
Хәдичә Галинең машинасын борылышта югалганчы карап калды. Килгәндә машинасын тыныч кына алып килгән кешенең, юлга чыгу белән ничектер ашкынып - ярсып китүе Хәдичәнең күңелен чеметеп алды, Хәдичә аңа күңеленнән хәерле юл теләде. Гали исә үзен тиргәп барды. »Кеше хатынына чәчәк бүләк итеп йөремәскә иде», - дип уйлады. Хәдичәгә дә эләкте, »Ул да. . . шул чәчәкләргә карады да катты. . . Ире ачуланырын белгәч, кеше тирәсендә чуалмаска иде».
* *
Гали икенче көнне төштән соң гына килде. Палаткалар тирәсендә Хәдичәдән башка кеше күренми. Ул чыҗлап торган кузлы мангал өстенә шампурларга ит тезеп кую белән мәшгуль. Ялкын кабынып китсә, су бөркеп аны сүндерә. Палатка эчендә ике хатын бик боргалап җырлап азапланалар, тик алардан җыр түгел, ямьсез итеп тамак ерту гына чыга.
Хәдичә иртәдән бире Галинең килерен көтте. Аның машинасы борылыштан күренгәч, күңеленңдә туган куаныч хисеннән үзе дә аптырады да, уңайсызланды да. Гали кычкырып сәләм бирде. Әммә аның сәләмен Хәдичәдән башка берәү дә ишетмәде, күрәсең, бүтән сәләм алучы булмады. Сабит палатка артында сәҗдәгә киткәндәй түңкәрелеп ята.
Палаткадан йөзе шешенгән Зөлфия килеп чыкты. Җырлаучыларның берсе шул икән.
- Ә - ә. безнең шофер абыебыз килеп тә җиткән. Кая әле үзеңә штраф бирим. Кичә безне санга сукмый кайтып киттең, - дип җыелма өстәлдәге шешәдән бер рюмкага аракы салып, бер кулына шул рюмканы, икенче кулына әле генә куз өстенә куйган чи итле шампурны тотып Галине эчәргә, ашарга кыстый башлады.
- Зөлфия ханым, мин рульдә, эчмәгәзч ите дә кирәкмәс. Ул иткә әле пешәсе дә пешәсе.
- Зөлфия апа. ул итләрне мин әле яңарак кына куз өстенә куйдым, - диде Хәдичә дә диде аның кулындагы шампурны алып кузга куеп.
- Ну, если санга сукмасагыз. . . - - дип Зөлфия үпкәләп пралаткага кереп китте дә тагы теге җырын башлады.
- Я, шашлыйкчылар, кайтабызмы?-диде Гали ике палатка арасына басып.
Плпткалардан ава - түнә ике ир килеп чыкты. Берсе монда килгәндәге икенче машинаның хуҗасы. Аның чәчләре чияләнеп беткән, өсте - башы тәпәрләнгән. »Аһ»та «Уһ» килеп калганнар да кузгалды, кайтырга җыена башладылар. Гали палаткаларны җыешты, Хәдичә дә әйберләрне җыешып йөгереп йөреде. Исерекләрне машинага утырта алмый аптырап беттеләр. Бигрәк тзә Сабитны утырту авыр булды. Зур гәүдәсен бөтенләй тота алмый. Көч - хәл белән арткы утыргычка кертеп утыртканнар иде, арткы утыргычка сузылды да ятты. Килгәндәге юан хатын кереп кысылган иде, аны аягы белән этеп җибәрде.
- Син нишлисең, кешегзә типтең бит, - дигән иде Хәдичә,
- Машинаны кем яллады? Мин! Ни телим, шуны эшлим, - диде дә хырлап йоклап та китте. Юан хатын ничек җитте шулай кереп кысылды инде. ӘЗөлфиягә урын калмады. Ул кысылып булса да теге машинага кереп утырды. Ул машинаның шоферы айнымаган иде әле. Хатыны:»Бераз ял ит, айный төшәрсең», - дип караган иде дә, ул тыңламады. Машинасына кереп утырды да җилдереп китеп тә барды. Гали кузгалгалаганчы, күздән дә югалды. Хәдичә алда Гали янында утырып бара. Кичә килгәндә Галигә күз салгалап ала иде, бүген читкә карап дәшми генә килә. »Ире белән үпкәләшкәндер. Минем аркада булдымы икән әллә. »дип уйланды Гали. Ирене дә күпкәнгә ошаган, хәтта әз генә кансырап та тора. Ирененә Галинең карашы төшкәнен күреп, Хәдичә:
- Сабитны яткырам дип азапланганда яңгылыш кул тиеп калды. Исерсә ятмый аптырата, - диде .
- Була инде. Кайчак урман җирендә ботак - чатак та тиюе ихтимал, - диде Гали.
Ышанганнан түгел, кешене уңайсызлап каранып килгәненә үзен тиргәгәннән. Югыйсә Гали бу яраның ару гына йодрыкныкы икәнен күреп тора. Хатын Галинең үзен җәлләп каравын сизде, үзенә - үзе бик тә кызганыч булып күренде. Әйтерсең ул үзенең шушы хәлдә яшәвен әле генә сизеп алды. Кичәге хәлләр күңелен үзгәләндерде дә куйды. Мондый тормышның чиге булыргы тиеш дип уйлады ул. Бигрәк тә Галинең аны юатырга тырышып алдашып килүе аның күңелен йомшартты, кычкырып елап җибәрермәс өчен, иреннәрен тешләп читкә карады. Әммә тыела алмады, тавышын чыгармаса да, бөтен тәне белән калтырап, эчтән генә үкси башлады. Гали бераз моны сизмәмешкә салышып барды, шулай да, бераз баргач, машинасын юлдан читкә алып туктатты. Бераз тын утырдылар. Юан хатын да юлга чыгу белән йокыга талды.
- Гафу итегез, - диде Хәдичә елак тавыш белән. Кулъяулыгы белән сөртенеп алды. Капыл Сабит төчкерде, аннары торып утырды.
- Хәдичә, кая берне салып бир әле, - диде. Хәдичә урынына Гали эндәште:
- Монда бернәрсә дә юк. Аракы теге машинада. Хәзер кайтып җитәбез, түз әзрәк.
- Мин синнән сорамыйм. Хәдичә! Мин сиңа нәрсә әйттем?! Давай салып бир!
Хәдичә һаман яшенә буылып эндәшә алмый утыра.
- Әйттем бит аракыны теге машинага куйдылар, - дип кабатлады Гали.
- Нигә анда куйдыгыз! Кем аракысы ул?Минеке! Алар монда кем исәбенә тыгынды? Минең исәпкә!
Гали бүтән эндәшмәде. Сабит үкерде, акырды, юан хатынны йокыдан уятты.
- Әле нишләп утырабыз монда?Давай ку машинаңны, - диде ул.
- Хәзер кузгалабыз. Хәдичәгә бераз начар булып китте, шуңа гына туктадык, - диде Гали.
- Китик, Гали абый, - диде Хәдичә. Яңадан юлга чыктылар.
- Давай жми, мин сиңа ни өчен акча түлим? За скорость! - дип ашыктырды Сабит. Ул боларны Галинең утыргычының аркасына тотынып Галигә үрелеп әйтә. Аның тыны бәрелү белән Гали, укшый язып:
- Син, агй - эне, тыныч кына утыр әле. Мин үз эшемне ап - ару беләм, - диде Гли тыныч кына.
Аларны алда зур күңелсезлек көтеп тора иде. Җигән елгасы күперен чыгып борылышка җиткән иделәр, алдан киткән машинаны күрделәр. Машина борылышта юлдан чыгып, кюветның каршы як ярын барып сөзгән. Капоты җыерылып өскә тырпайган. Шоферны чыгарып чирәмгә салганнар, ул көч - хәл белән тын алып ята. Зөлфия кансыраган маңгаен ниндидер чүпрәк белән басып тотып йөри. Кан тамчылары аның ак кофтасын «бизәгән. »Башкалар ңда «УФ»җта «АҺ» диешеп кайсысы юбашын, кайсысы кабыргшасын тотып йөриләр. Ни мөгҗиза беләндер машина һаман сүнмичә эшләп утыра. Аның җиргә тими калган бер арткы тәгәрмәче зырлап әйләнеп тора. Гали иң элек машинаны сүндереп ачкычын җирдә яткан шоферның кесәсенә салып куйды. Машина кайтырлык түгел:алгы күчәре кузовка ябыштырылган тимер - томыры белән актарылып кардан янына кереп киткән. Руль тәгәрмәче кәкерәйгән, димәк, шоферның кабыргалары сынган булуы ихтимл, аңа ашыгыч ярдәм кирәк. Гали башта яралыларны илтеп килергә булды. Сабитка:
- Сез, энекәш, көтебрәк торырсыз. Мин башта яралыларны илтеп килим. Аларны ашыгыч рәвештә травмпунктка илтергә кирәк бит, - диде. Сабит машинага кереп утырды да:
- Иң элек мине илтеп киләсең. Ничек авария ясаган, шулай кайтсын, - диде.
- Сабит, тыңла инде, кем белә аларның хәлен. Шофер абый тын да ала алмый бит, - дип ялварды Хәдичә дә.
- Абау, Сабит кеше дә түгел икәнсең. Минем мона әллә нинди мозготрясениедер әле, түзәм бит. Бер сәгать көтеп тора алмыйсың мени?-диде Зөлфия дә.
- Әй, чукыныгыз ла! -диде дә Сабит машинадан чыгып, аврияны күреп килеп туктаган йөк машинасына таба китте.
- Әйдә, энем, тизрәк мине шәһәргә илт, - диде. Теге шофер аның эше бик мөһим дип уйлады, күрәсең, машина кабинасыннан чыгып та тормады, кузгалды. Сабит машинаны туктатып торып, йөгереп килеп авариягә тарыган машинаның багажнигыннан ике шешә аракы алды да, алар китеп тә бардылар. Киткәндә Галигә:
- Син миңа акча сорап киләсе булма! -дип кисәтте.
Галигә шәһәргә ике рәт барып килергә туры килде. Икенче кат әйләнеп килгәндә Хәдичә элек утырып килгән урынында килде. Теге машинаны алып катйырга кран белән машина җибәрергә кирәк иде, аны да икесе бергә юллап йөределәр. Бу уртак мәшәкать аларны тагы да якынайтты:әйтерсең, бер - берсен күптән беләләр. Ул көннең кыйссасы караңгы төшеп килгәндә Хәдичәне илтеп кую белән тәмамланды. Пордъезд алдына килеп туктагач та Хәдичә машинадан капыл гына чыгып китмәде.
- Гали абый, мин Сабиттан бурычын түләтермен. Үзем бирергә, бездә акча аның кулында. Сезне шул таксистлар торган урында табып буладыр инде?-диде.
- Борчылмагыз, Хәдичә. Кирәк санасам мин аны үзем дә бик тиз таба алам. Шул бурыч дип, тагы ирегез белән үпкәләшә күрмәгез. Айныгач, мине ул үзе табыр, дип уйлыйм, - диде Гали.
- Гафү итегез инде безне, - диде Хәдичә һәм машинадан чыгып подъездга кереп китте. Гали ул кереп киткәч тә бераз кузгалмый утырды. Хәдичә машинадан чыккач, күңелен моңсу бушлык биләп алды, донъя мәгънәсез кебек тоелды. . .

* *
Гали шәһәрдән чыкмый эшләсә дә Сабит аны килеп тапмады, бурычын түләмәде. Мондый хәлгә таксист кеше еш кына тарый. Һәр юньсез белән җанҗаллашып йөреп тә булмый, кулдан килә торган да түгел. Гали кул гына селтәде. »күргәне - күрмәгәне шул булсын», - дип уйлады. Шулай көн артыннан көн уза торып, көз дә якынлашты. Төнъяктан, Себердән ялга кайтканнар тагы озын кыш буена «Озын акча» эшләргә китә башладылар. Шундый юлаучыларны аэропортка ташыргы туры килә. Алар киткәндә кайткандагы кебек йомарт түгел, акчаны мөкиббән китеп санап бирәләр.
Бер көнне шул таксистлар төягенә Хәдичә килде. Бик матур итеп киенгән, тагы да сылуланып киткән сыман күренә. Ул бик якын килми генә кемнедер эзли. Гали аны шунда ук күреп таныса да, машинасыннан чыкмый утырды. Хәдичә бер үсмер малай да иярткән. »Улыдыр»дип уйлады Гали, малай Хәдичәгә ошамаса да. НиһаятьХәдичә эзләгәнен тапты бугай, улына нидер әйтте дә, аны торган урынында калдырып, Галинең машинасына таба атлады. Гали аны машинасыннан чыгып елмаеп каршылады.
- Исәнмесез, Хәдичә ханым! Ни хәлләрегез бар?Саулык - исәнлекме?-диде.
- Саумысыз, Гали абый. Сезне эзләп килдем. Сабит бурычын түләмәдеме?
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Көзгө Моң - 3
  • Parts
  • Көзгө Моң - 1
    Total number of words is 4604
    Total number of unique words is 1879
    41.5 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 2
    Total number of words is 4598
    Total number of unique words is 1982
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    52.8 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 3
    Total number of words is 4538
    Total number of unique words is 2149
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 4
    Total number of words is 4455
    Total number of unique words is 2141
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 5
    Total number of words is 4574
    Total number of unique words is 2119
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 6
    Total number of words is 3316
    Total number of unique words is 1768
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    39.5 of words are in the 5000 most common words
    45.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.