Latin

Көзгө Моң - 5

Total number of words is 4574
Total number of unique words is 2119
35.8 of words are in the 2000 most common words
50.4 of words are in the 5000 most common words
56.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Карт тапкырына барып туктадым. Картаеп баруына карамастан, бер дә чүкмәгән, кулбашлары киң, гәүдәсе таза. Өстендәге кыска польтосын биленнән бер чүпрәк сыман нәрсә белән буып куйган. Башындагы бүреге ямшәйгән . Өрәйләре калкып торган бите ап - ак, ияк - чикәләрен сакал - мыек басып үсеп килә - озак кына кырынмаганлыгы күренеп тора.
- Исәнмесез! Әйдәгез, абый, рәхим итегез машинага, - дим.
Карт ихлас исәнләште, әммә урыныннан кузгалмады. Ул арада теге ир килеп җитте.
- Хәзер мин утыртышырмын, - диде дә картны арттан кочаклап күтәреп, машина янына китереп бастырды. Мин арткы ишекне ачып тотып тордым, ул картны машинага, сөйрәп дигәндәй, кертеп утыртты.
- Сез, абый, аны әйткән адресе буенча алып барыгыз да бер сәгатьтән соң шушында китерерсез. Мин каршы алырмын., - диде.
- Әтиегез белән үзегез барсагыз булмыймы?Бер сәгать әлләни түгел инде.
- Мин –күршесе. Атнага шулай бер барып кайта ул, минең ярдәм белән, - дип аңлатты ул
Ярый, киттек. Ул бер сәгатьтән ди дә, эш вакыты да бетеп килә. Алмашчым Иванга гына әйтермен микән?Бүтән такси чакырсалар да була инде. Ярар, җан биргәнгә юн бирер әле.
Карт барасы адресын әйтта:
- Песи бистәсе, Пожарский урамы, кырыгынчы өй, - диде. Шул урамны эзләп юл алдым. Ул тирәне рәсми унынчы квартал диләр дә, халык теленә никтер»Песи бистәсе» булып кереп калган. Янында эт бистәсе дә бар иде, анысын бишәр, тугызар катлы йортлар басып китте. Биек йортлар төзелеше машиналар көн - төн мыжгып йөреп торган юлга барып җитте дә, туктады. Хәзер шул элекке эт бистәсен аерып торган юлдан соң песи бистәсе башлана. Бу бистәдә эреле - ваклы, әле кирпечтән, әле агачтан салынган өйләр бер - берсенә иңнәрен тери язып тыгылышып утыра.
Озак кына дәшми килгәч карт:» Мин дә шофер идем. »Сода» гаражында егерме биш ел эшләдем, - диде. Мин дәшмәгәч, тагы өстәде:»Белазларны йөреттем. гел каръерда». -диде.
Күргәнем бар ул Белазларны - өй биеклеге. Эшәләсә, эшләгәндер, карап торуга таза кеше. Таушалып баруына карамасан, әнә нинди, чүмәлә хәтле булып утыра. Барып җиткәч, моны ничек кенә күтәреп чыгарырмын, дип баш ватам.
Нигә соң берүзе?Бала - чагасы юк микәнни, күршесен борчыганчы. . .
Иң элек таягын карга кададым. Аннары, сөйрәп дигәндәй, чыгарып, юл кырына бастырдым.
- Син, энем, әнә теге бәләкәй капкага чаклы алып барыш инде, соңыннан тотына - тотына үзем керермен, - диде.
Аны шул капкага китереп җиткергәч, капканы төртеп карыйм-бикле. Кыңгырау төймәсенә бастым. Йорт алдында лауылдап эт өрә башлады. Ян тәрәзәнең челтәр чите күтәрелде. Өй эченнән кемдер безгә карый. Күп тә үтми шыгырдап ишек ачылды. Капка ачучы - мәктәп формасы кигән үсмер малай. Чәчләре төптән куңгыр булсалар да, ул аларны ни беләндер өтәләгән, күрәсең, агартып маташкан, Иреннәре өстендә, тузан кунган скебек, тырпаеп мыеге чыгып килә. Ул картны күрү белән:
- Опять! -диде, кашларын ризасызлык белән җыерып. Аннары яшелле - зәңгәрле көзге әтәч тавышы белән, - Мин бит сиңа бүтән монда килмәскә куштым, -диде.
Бу малайның кыйланышыннан миңа да уңайсыз булып китте. Малай юлга аркылы басып алган, кертергә һич кенә дә исәбе юк. »ДелатьВам тут нечего». -ди. Мин ни эшләргә белми торам. Картны шулай ташлап китсәң дә, кеше эшенә тыгылсаң да яхшы түгел. Олы кешегә алай тупас кыйланырга ярамый, дип малайга әйтергә чамалап торганда, картка бик тә охшаган, аңардан да тазарак гәүдәле егет дәшми - нитми генә килде дә малайны кулыннан тотып артка әйләндереп җибәрде. Егетең чак кына җитез булмаса, маңгае белән болдырны барып сөзә иде.
- Бар, дәресләреңне кара, - диде егет малайга. Млай, авызын турсайтып, нидер лыгырдап, кереп китте.
- Әйдә, әти, кер, - диде егет, капканы киңрәк ачып. Карт улы белән ике кулын биреп күреште. Мин китми торам, акча алмаганмын. Карт оныткандыр, дисәм, юк, онытмаган, миңа әйләнеп:
- Рәхмәт, энекәш, - дип түләде. - Мине бер сәгатьтән килеп ал инде, - диде. Улына таянып, болдырга таба шуышты.
И, бу донъя, бер карасаң Табышмак кына, һич аешына төшенермен димә. Әле дә баш ватып утырам. Улым ди. лабаса, нигә соң аны теге әтәч:»Делать Вам тут нечего! » - дип каршылый?Ул өтәләгән башка да әтидер бит? Нигә аны тагы бер сәгатьтән барып алырга. ?Әй, нәрсәгә кироәк болар миңа! Үз мешәкатем дә җитәрлек. Иванга әйтермен, килеп алыр, илтеп куяр. . . Шулаен шулай. . . Әгәр ул берәй ару гына клиент белән шәһәрдән үк чыгып китсә?Ни картны ышандырып өлгердем. Үзен карый алган бәндә булса, тагы бер хәл. Машинамны да илтмәдем, Иванны да җибәрмәдем, бер сәгать үтүгә капкалары төбендә булдым. Бераз көткәндәй булдым да сигнал биреп алдым. Ишек алдындагы соры эт, арт аякларына басып чылбырына буылы - буыла лавылдарга тотынды.
Керсәм, карт чишенеп ташлаган, өстәлгә куелган чынаяктан үрелеп, ярым ятып, чәй чөмерә. Сакал –мыегы кырылган. Түрдә олыгаеп, картаеп килгән тулы гына гәүдәле хатын шәл бәйли. . Мин кергәч, күзлеге өстеннән карап исәнләште. Каршы бүлмәдән йөз чалымнары картка тартым яп - яшь чибәр хатын килеп чыкты. Матур борыны югары чөелгән, ачулы.
- Булмый икән булмагач кешедә горурлык, - диде ул.
- Зимфира, дим. . Кеше бар. . . -Шәл бәйләп утырган хатын аңа ялбарып карады.
- Нәрсә? Күпме сузыла инде бу? Ярый, синең үз горурлыгың юк, ичмасам безне уйла. . . Тере әти барынды. . . Син, ярый, җәен - кышын торба башында җил йотып, изоляция эшендә йөредең. Илгизне бит, балалы хатын кебек, экзаменга да күтәреп бардым, җилкәмдә үстерңдем. Хәзер аны атна саен кунак ит, сыйла. Күршеләрдән оят.
- Горурлык, балам, ташка - таш, пычакка - пычак ату гына түгел. Егылганны түпәләмәү дә горурлыкның бер төре. Әтиегез егылган. Ул бүген бер йотым суга гына түгел, бер сулыш һавага да мохтаҗ. Мин аңа атнага бер килеп утырырга рөхсәт иттем. Бүтән болай тавыш чыгарасы булмагыыз, - диде тыныч кына. . -Тагы ясмыйммы чәй? - дип карттан сорады.
- Җитәр, рәхмәт. Әнә, арттан да килеп җиткән. . -диде карт урыныннан торып. Эргәдәге бүлмәдән теге таза егет килеп керде, әтисенә киенергә ярдәмләште.
- Ярый, рәхмәт, - диде карт. -Киләсе атнага чаклы сау булып торыгыз.
- Берәй атна ял итеп торсаң да зыян итмәс, - дип Земфира зәһәрен чәчте.
Картны машинеага утырткач аның өчен егет үзе акча түләп озатты.
Карт бик кәефле, аның хәзер өрәйләре очып тормый, йөзендә бик тә уңышлы эш аткарып кайтучының кыяфәте. Ирен читләренә хәзер килеп чыгарга торган елмаю яшеренгән.
- Әнә теге ачулы минем кызым ул, - диде мактанган сымак. . -Врач булып эшли. Кияү дә хирург. Икесе дә пар килгәннәр Кияү мине «Кайным» дип йөретә, »Кайнвм»га ул шул тиклем басым ясады, әйтерсең. аны «Герой» дигәннәр!
Мин дәшмим. Ни диергә белмим. Әнисе булмаса, кызы әтисенә очып кунарга тора, бәлки, чыгарып та очырыр иде. . .
Картны һаман күңелендәге җылы хисләре рәхәтләндерә . күрәсең. Шатлыгына түзә алмый сөйли
- Ә бәләкәем нинди?Торганы яшь әтәч! Кара син аны, маңканы, чәчләрен агарткан булган. Кулымда тотып үстерә алмадым шул бәбиемне. Тәпи дә басмаган иде шул. . . Аңа әти бар ни, дә юк ни!
- Белмим, нәрсәгә куанып барасыздыр. Үзеңне чак кына бәргәләп чыгармадылар.
- Бәргәләмәсләр. Олы улым рөхсәт итмәс. Хатыным да. . . Озак кына тын килдңек.
- Лутчы бәргәләсеннәр иде. Бер бәргәләрләр дә бетәр иде, - ди ул, миңа әйтүдән бигрәк, үз алдына сөйләнеп. Килә - килә дә өзек - ертык уйларын үз алдына әйтеп куя.
- Олылары алай ук түгел, теге яшь әтәч кенә. . . Урыны бар. Үзем булсам. алай гына да кыйланмаган булыр идем.
- Хатыным килеп, юлыма аркылы төшеп, кайтыйк балалар хакына, дип ничк кенә ялынды! Нигә шул чак Ходай миңа бер мыскал гына акыл бирмәде икән. !
Бер сүз дә дәшмим. Ни әйтә аласың?Балалары, килмә дип тора, ул әрсезләнеп, бара. Йөри саташып. Күтенә су үткәч.
- Кара әле, энекәш, әллә кешеләрдә ваквт - вакыт берәй төрле алмашыну кебе нәрсә була микән. ?Хәзер уйлыйм да, ничек итеп алма кебек балларымны, хатынымны ташлап чыгып китә алдым икән?Җен галәмәте түгел микән ул?
- Абый, хәзер керер тишегегез калмаган өчен генә шулай аңлатып маташасыз, авызыгыз пешкәнгә. Сез ир кеше бит, җиңел холыклы хатыннар кебек сөйләнмәгез, үзегезгә генә булса да турысын әйтегез, - дидем.
Карт тынды. Өне тыгылды. Ә нигә алдашып килә?Нәфсенә хуҗа булмый, балаларын ташлап чыгып киткән дә типтерергә, хәзер җен галәмәте, имеш.
Картның өенә килеп җиттек. Теге, каршы алам, дигән ир күренми. Картны өченче катка сөйрәп мендерергә туры килде. Ачуым килә башлады. Ярты көнем, саташып, балларын күрәм дип, таксига акча т үләп йөрегән карт белән болашып үтте.
- Я, атла соң, әз генә аягыңны сөйрә! - дип кычкыргылай башладым . Ул минең сүзне ишетми дә:
- Аллаһ боерса, бер атнадан тагы бер барып кайтырмын әле бәбкәйләрем янына, - дип ачуымны китереп лыгырдый.
Көчкә менеп җиттек. Фатиры ике хуҗага берәр бүлмә икән.
Безне сандугачтай сайрап бизәнгән - төзәнгән юан гына бер хатын каршы алды.
- И көтәм, и көтәм, әллә кайда йөроисең мөстәнләнеп. Әнә улым белән сине алырга килдек, - диде. Улы безнең белән баш кагып кына исәнләште.
- Нишләп капыл гына кирәк булдым әле мин сиңа?Авариядан соң больницада аяксыз - кулсыз ятканда сиңа ничәмә - ничә рәт»Иреңне килеп ал» -, дигәндә ярты ел килеп алмадың да, хәзер нәрсәгә кирәк булып чыктым?-диде карт. Ул ярсудан калтырана башлады.
- Ярый, үткәнгә бәйләнеп, киреләнеп утырма. Яныңа барганда юләр димәс идең, кешене үпкәләтеп. Хатын - кыз бик нәфис җан ул. Кайтыйк, икәү генә рәхәтләнеп торырбыз.
Илһам берәр яры чыгып китә мени?
- Алар хатыны белән монда күчәр.
- Шулайдыр дип уйлаган идем дә! - карт кулларын ботына чапты. -Бу юньсез тиккә йөремәс, берәй этлек уйлагандыр, дигән идем. Дөрес булып чыкты. Шуннан мине я психушкага, я чүплеккәме?Бу фатирны иптәшләреп акча җыеп алып бирде, өметеңне сузма. Җитәрлек саудың.
- Син никахлы ирем, шулай булгач, фатир да безнеке, - ди хатын. Карт тәмам ярсыды.
- Барыгыз, күземә күренмәгез! Бер әйттем-килеп йөремә!
- Бик кирәгең бар иде! -диде хатын. Улы белән чыгып киттеләр.
Картның төсе агарды. чикә тамырлары бүртеп тибә башлады, калтырана. Киемен чишендереп яткыздым.
- Су бир әле, энекәш, - диде ул.
Су бирдем. Ул әз - әзләп кенә озак эчте.
- Керер тишегең калмагач, дисең дә син. . . Үлсәм еларлар әле. Күз яшьләрен түгеп. Әти димәсәләр, саташып йөрегән, яңгылышып бәләгә тарыган бер бәндәне җәлләп еларлар. Чөнки күңелләрендә әти урыны барыбер буш кала. Кире кайтырга рөхсәт итмәсләрме дип өметләнеп йөри дисеңме? Юк, энекәш, Үләм озакламый, күп калмаган, Бар теләгем-үлгәндә күз алдымда газиз балаларым белән Шәмсиямнең нурлы йөзе генә булсын. Рәнҗеттем мин аларны. Нык рәнҗеттем. . .
Ул өзек - өзек итеп тын алды. Күпме генә тырышмасын, тыны тарыкты. Теге өйнең, хатыны, балары яшәгән өйнең бер генә сулыш һавасы җитми аңа, бер генә сулыш һавасы. . .

8. Сәхиулланың күз яше
Миңелгали бәләкәй капканы ачты да, йорт алдына керми, туктап калды. Аның кыска аяклы калын гәүдәсенә муенсыз гына менеп кунаклаган сары кабактай башы әле тавыкларга җим сибеп йөрегән Сәхиуллага, әле гөберодәтеп сыер савып утырган Зөхиҗәгә борылды. Шулай бераз торганнан соң, куе ак керфекләр баскан зур зәңгәр күзләрен йомды, ияген бераз күтәрә биреп, аят укыгандай:
- Теләсәгез ничек бүген үк минем акчамны табып китерегез! Мин сезнең Миңлегөлегез өчен акча әзерләмәгән. Миндә дә Әндерәй казнасы юк, - диде дә, күзләрен ачып, тагы бер Сәхиуллага, бер Зөлхиҗәгә карап торды.
- Исәнме, Миңлегали, - диде Сәхиулла. -кер әле монда. Алай капка төбенә басып кычкырынып торырга син бала - чага түгел бит.
Миңлегали кермәде. күзләрен тагы йомды да:
- Ишшу:» Көтсен әле мине сары пышлак», - дип Зифа кызы аша, мыскыл итеп, сүз җибәреп ята. Мин аның шундый алдакчы икәнен белсәм, Күгешкә барырга ике аягымның берсен дә атламаган булыр идем.
Бу тавышка сыер савып утырган җиреннән Зөлхиҗә дә якын килде.
- Миңлегали кей. ., - дип сүз башлаган иде дә, Миңлегали аның сүзен өзеп:
- Ниткән кияү булыйм мин сезгә! -дип кычкырды.
Сәхиулла моңарчы бер кайчан да Миңлегалинең былай ярсыганын күргәне булмады. Буйга бәләкәй булса да юк - бар чәчеп юләрләнеп йөри торган егет түгел. Димәк, аны нәрсәдер бик ярсыткан. Шуңа күрә, үзенә карата тупаслык күрсә дә, тыныч кына:
- Без, Миңлегали, синең сүзләреңнән бернәрсә дә аңламадык. Иң элек аңлат, ни булды?Ул нинди акча?
Егет:
- Мужыт әле сез Миңлегөлегез:»Увальнәйтсе итәргә кирәк», - дип миннән, мине райунга алып барып, акча алып киткәнен дә белмисездер?-диде, җиңгән кыяфәт белән аларга текәлде
- Белмибез шул, - диде Сәхиулла, тыныч булырга тырышып.
- Ай аллам, кирәк булгач, ул акчаны нигә үзебездән генә сорап алмады икән ?-дип сүзгә кушылды Зөлхиҗә.
- Син, Миңлегали, акчам югала дип бер дә куркма. Бүген үк Зөлхиҗә апаң банктан алып бирер, - диде Сәхиулла, аны тынычландырырга тырышып. Әммә бу Миңлегалине бер дә тынычландырмады, бәләкәй капканы бөтен көченә шапылдатып ябып чыгып китте. Әйтерсең, аның башына төшкән бәләгә шушы капка гына гаепле.
Ул чыгып киткәч, Сәхиулла белән Зөлхиҗә бер - берсенә карап сүзсез басып калдылар. Икесендә дә рәнҗү, әрнү иде.
Әммә сүз катмадылар. Чөнки бу балалары турында ни генә сөйләнмәде инде. . . Бүтәннәре үсә торды, кул арасына керде, үсеп җиткүч, үз юлларын эзлзп чыгып китә торды. Әнә ике уллары Стәрлетамакта шофер булып эшлиләр. Олы кызлары да шунда барды да сеңде. Барысы да менә дигән итеп донья көтә:эшлиләр, балалар үстерәләр. Фатирлары да бар. Әти - әниләрен бу кирәк, теге җитми, дип яфаламыйлар. Җае чыккан саен. үзләре ярдәм итәргә тырышып торалар. Шушы Миңлегөлләре генә әле бер, әле икенче төрле мөгез чыгара да йөри. Тугызынчыны бетерү белән, артабан мәктәптә укырга теләми Стәрлегә һөнәр мәктәбенә барып бер - ике ай укып кайтуы булды, әти - әнисен «папа» - «мама»дип йөри башлады. Сәхиулла:»Алай кыйланма, кызым, килешми, син татарча белмисең мени!, - дип әйтеп караган иде, тагы да узынып, ярым урысча, ярым татарча сөйләшә башлады. Аптыраган саен»блин», »закалибала», ди. Ул гынамы! Кайчак әлләниндиләрен дә ычкындыра. Укуын тәмамлап, буяучы булып эшли башлагач, тагы да узынды:әтисенә базнат итмәсә дә, әнисенә акыра - бакыра башлады. Бер вакыт аның шундый итеп әнисенә кычкырынганын ишетеп, олы улы шундый кызды, »Әни - әтигә тагы да бер шундый кыйланышыңны күрсәм, тешеңне сугып сындырырмын, кара аны! -диде. Аның белән генә Миңлегөлнең тәртибе үзгәрмәде. »Ни булды бу балага?»-дип Сәхиулла белән Зөлхиҗә башларын әз ватмадылар. Аларның өендә беркайчан да бер - берсенә тупас кылану булмады. Бүтәннәре әти - әни дип өзелеп тора. Моңардан юк. Укыганда укыйм дип йөгендерде. Инде эшли башлаганына ни гүмер, һаман әти - әни кесәсенә генә карап тик тора. Сәхиулла моны ярдәмен кызганнан түгел, бер дә акча эшли алмаса, яисә эшләгәнен тота белми юкка исраф итеп йөресә, ничек көн күрер. дип хафалана.
Әле ул гына да түгел. Бер көнне Валерий итсемле егет белән парланышып кайтты да керде. Тегесе әллә урыс булды, безнеңчә бер авыз сүз дә белми. Сәхиулла бу эшне ничек аңлатырга да белмәде. Әле булмаса, бераз торгач, бүген булмаса, иртәгә бу егеттән алыш - биреш турында, ягъни:»Кызыгызның кулын сорыйм», - дип сүз кузгатуын көтте. Юк. Ике көн ашап –эчеп яттылар да, ләм - мим, бер сүз әйтми, юньләп рәхмәт дип тә әйтми киттеләр дә бардылар.
Иң кыены-күршеләргә ни диергә дә белмәделәр.
Шул китүеннән Миңлегөл бер ай чамасы катмады. Кайткач:»Бу ни кыйланышың булды? - дип сораганнар иде:
- Ул әле минем егетем генә. Сез, кулыгыздан килсә, борынгыча кызыл ыштан балагын чыгаорып яучы кигәнне көттереп яткырыр идегез, - диде. Ярый әле Сәхиуллага шушылай»аңлатты», әнисенә ямсез итеп акырды.
Бу хәлләр, ничек булса да, үтте инде. »Хәзер алай башымнан көлдермәм. Кемне алып кайтса да, иң элек кызның кулын сорасын, шуннан соң гына тупсамны аша атлыр», - дип үзенә сүз беркетеп куйды Сәхиулла.
Бер кайтканында Миңлегөл шактый озак торды. »Эшең калмый мени?»-дип сораганга, »Артык эшләгән көннәрем бар»-диде. Кичләрен клубка чыга. Бер көн кич ул авылда электрик булып эшләгән Миңлегали белән кайтып керде. Миңлегали керә - керү белән, кызарып - бүртенеп булса да, сүз баәшлады. Ә Миңлегөл мут елмаеп бит алмалароын алсуландарап басып тора.
- Сәхиулла абзый, ни. . . Сез миңа. . ни, ачуланмагыз. Мин ни. . . Миңлегөл турында сөйләшергә кеордем. Бүгенгә үзем генә. Иртәгә әтине җибәрермен, - диде дә, дөрес сөйлимме дигәндәй, янында үзеннән калку булып басып торган Милегөлгә карады. Тегесе һаман шулай серле генә елмаюында.
Зөлхиҗә бу төпеш егетнең шундый сылу кызын сорап торуын өнәмәде. күрәсең.
- Куегыз әле. мәрәкә ясап. шаярып йөремәгез, - диде ул, ачуланмый гына.
- Юк - юк, без шаярмыйбыз, чын мәгәр, Зөлхиҗә апа, - дип әйтә салды Миңлегали.
Кызың сайлагач, нишли аласың, диештеләр ир белән хатын. . Буй иң әһәмиятлесе мени?Эшен йөгереп эшләп йөри, әтисенең кулыннан эшне төшәергәненә ни заман, бары да хәзер аның җилкәсендә. Кызыбыз да күз алдында булыр, диделәр Сәхиулла белән Зөлхиҗә. Икенче көнне Миңлегалинең әтисе Хатип та килеп яучылап китте. Ягъни, Миңлегөлне ярәштеләр. Миңлегөл, эшемнән чыгып кайтам, дип Стәрлегә китте. Ике - өч көндә әйләнәсе кеше, хәзер бер ай үтте, һаман юк.
Миңлегали, көн саен кереп. кайтмадымы әле, дип белешеп тора иде, капыл гына килеп йөрүеннән туктады, бер атналап күренмәде. Бүген килгән дә, килүе бер дә хәерлегә ошамаган.
Ни булганын белергә дип, Сәхиулла үзе Ст әрлетамакка чыгып китте. Башта кызы торгоан ятакка барды. Анда:»Ул эшеннән чыкмады, эштән китәм дип сөйләнгәне дә юк», - диделәр. Улларына барып сораштырган иде, алар да сеңелләре турында берни дә әйтә алмады. Ятакка ничә барса да, Миңлегөл өйдә юк. Ике көн ары барып - бире сугылып йөреде дә, инде булмады, дип кайтырга җыенды. Кайтыр юлында, ни булмаска дип, кызы торган ятакка тагы бер сугылган иде, Миңлегөл кайткан. Тик үзе генә түгел, бер төркем иптәшләре-кызлар, егетләр белән. Сәхиулла килеп керүгә берәү дә игътибар бирмәде. Кызлар сарый - сорый кычкырып җырлый, егетләрнең исерүе җиткән:кайсысы карлыккан тавыш белән җырга кушыла. кайсысы сүгенә. Сәхиулла шулай да исәнләште:
- Исәнмесез! -диде. Аңа җавап бирүче булмады. Тик читтәге бер койкада бер кызны әвәләп маташкан егет кенә иркәләнеп чыркылдап яткан кыз өстеннән торды да Сәхиулла янына килеп:
- А ну, старый, валяй отсюда! -дип төрткәли башлады. Сәхиулла, олы яштә булса да. ул егеткә генә бирешердәй түгел, егетнең үзен җилтерәтеп кенә очырды һәм кызына кычкырды:
- Миңлегөл, нишләп утырасың монда?Хәзер үк киен, кайтабыз, - дип барып кулыннан тотты һәм камыр кебек изрәгән гәүдәне тарткалый башлады. Миңлегөлне кулбашы аша кочаклап, түшенә кулын салып утырган акай күзле егет:
- Ну-ну, старина, мотай отсюда, пока цел, - дип Сәхиулланы этеп җибәрде.
- Не трогай, это моя дочь, у нее есть муж, я ее увезу, - = - диде. Теге егет:»А - а, если так». . -дип Миңлегөлне ычкындырды. Сәхиулла Миңлегөлне өстәл артыннан тартып чыгарды»Кайда киемнәрең? Үзем киендерәм», - диде.
- Сигн мине нигә сөйрисең?Мин песи баласы мени! Бар, үзең кайт, ана бара юлың, тап - такыр, - диде Миңлегөл сүзләрен көчкә әвәләп. Моны ишетеп теге акай күзле килеп:
- Ты, старый, если она не хочет ехать, не трогай, - дип Сәхиулланы этеп җибәрде. Миңлегөлне үзенә тартты. . »Кайтмыйм мин», - дип Миңлегөл егетне барып кочаклады. Сәхиулла Миңлегөлне яңадан үзенә таба тартты. »Нигә син минем башымнан көлеп шушылар арасында йөрисең?»-дип аның чикәсенә китереп сукты. Аның бер баласына да кул күтәргәне булмады. Нинди генә хәлләр килеп чыкса да тел белән аңлата, түзә иде. Бу юлы түзмәде. . . Миңлегөл дә, Сәхиулла да аптырап бер –берсенә карап калдылар. Тик теге акай күзле генә аптыроап тормады, Сәхиулланы сугып екты да типкәли - типкәли кыйнарга тотынды. Сәхиулла торып аның якасыннан алган сиде, арттан башына китереп суктылар. . .
Артабангысын Сәхиулла белми. Хастаханәдә генә аңына килде. Әз генә арулана төшү белән, табипнең:»Әле савыгып бемәгәнсең, ята бир»-диүенә дә карамый, ялынып сорап, кайтырга булды. Тизрәк Зөлхиҗәгә кайтып сыенмасам, бу коточкыч уйлардан акылдан язып куюым ихтимал, дип уйлады. Берәр ярты аракы алып эчсәм, йөргем басылмасмы дип тә уйлаган иде, ул уеннан кире кайтты. Моны аракы гына җиңәрлек түгел икәнен белә. Аннары, исерек баштан. . . Ходай сакласын! Юк, Эчмәде. Автовокзалга барды да, кайтырга чыкты. Автобуста аның башын:»Артабан ничек яшәргә?Бу чаклы да хурлыкка ничек түзәргә! » дигән уй өзлексез бораулады. Бу хәлдән соң моңарчы нык басып йөрегән җире, әйтерсең, әллә кая китеп югалды, күңелендә нидер сынгандай булды. Автобустан төшкәч җәяү атлады. Сөт ташучы машинанаң шоферы, танып утыртып алып кайтырга уйлаган иде, аңа да, утырмыйм, дигәнне аңлатып, кул гына селтәде. Аның күңелендә шундый битарафлык, кая таба атлаганын да белми сыман. Бара да бара. Атлап барамы, очыпмы-үзе дә белми.
Юл читендә бер тирәк авып ята. Сәхиулла шуңа барып утырды. Яшел чүпрәк сумкасын бер ботакка элеп куйды.
Миңлегөл бәләкәй чакта, Зөлхиҗә белән, Мңлегөлне дә алып, шушы акланга җиләккә килгәннәр иде. Миңлегөл беренче мәртәбә яфрак астында кызарып утырган җиләкне күреп, »Таптым», »Таптым»-дип кулларын чәбәкләп, сикергәләп шатланган иде. Сәхиулла тәлгәшләп җыеп биргән җиләкне өйгә кайтканчы ашамый кулында тотып йөреде. »Кызым, нигә җиләгеңне ашамыйсың?»-дигәч,, »Әй лә, ашагач бетә, - диде. Сәхиулла белән Зөлхиҗә рәхәтләнеп көлгәннәр иде. Шул чак Миңлегөл канатлары аклы - зәңгәрле бизәкле күбәләкне күреп:
- Әти, миңа күбүләк бил, - дип бармаклары тырпайган кулын күккә күтәреп чәрелдәгән тде. Сәхиулла күбәләкне тотам дип, аклан буйлап йөгереп йөрегән иде. Зәөлхиҗә аларның кыйланышын бәхетле елмаеп карап торган иде. . .
Үзен типкәләп кыйнаганнарын исе дә китми карап торган Миңлегөл күз алдына килде, күз аллары караңгыланды. Ул шул утырган килеш таш сындый каткан. Күзеннән яше сытылып чыгыа тора, бите буйлап тып та тып тирәккә тама тора. Ул иреннәрен генә кыймылдатып пышылдый. »Бу ни эш соң?Бу ни эш?», - ди. Шулай озак утырды. Аннары җиңе белән күзен сөртте дә теләр-теләмәс кенә авылга таба атлады. Сумкасы ботакка эленгән килеш торып калды. . .


9. Сюрприз
Алик, Малик һәм Халик-ут күршеләр. Өйләнүләре дә бер итрәдәрәк булды, йорт тергезүлзәре дә. Өчесе дә бер фермерда эшлиләр. Алик Алла бирмеш көн атын иярли дә атланып ферма малларын көтәргә болынга чыгып китә. Малик көн саен тракторында тыр да пыр йөреп ята:сөрмәгән җире, ташымаган йөге калмый. Халикның кулыннан балта төшми, балта аның кулының дәвамына әйләнеп беткән. Шул балтасы белән юнмаган агачы, кыймаган тактасы калмый. Бу ут күршеләр ни генә эшләсәлдәр дә гел бергә булдылар. Берсе кыегына печән тутырса, калган икесе аның чакырганын көтеп тормый, шунда ук ярдәмгә киләләр дә тиз генә эшләрен бетереп тә куялар . Утынны да аерым - аерым турамыйлар. Кәккән чакларын әйтәсе дә түгел, бер генә рюмканы да аерым эчмәделәр. Берәй төрле юлга - мазарга чыксалар да кая һәм нигә барганнарын әйтми китми торганнар иде.
«Торганнар иде» дим. Чөнки шулай матур гына яшәп ятканда, Малик тотты да мөгез чыгарды. Башта югалып торды. Бер көн юк бу, ике. . . Алик белән Халик бер ни белми. Хатыныннан сорарлар иде, анысы да күренми.
Өченче көнне кичкә таба гына кайтып керде Малик. Кайтуы да ничек диген әле, ап - ак матур машинада!
Бер сүз юк. Кайтсын ул. Кайтсын да капкасын ачып машинасын ихатасына кертсен дә куйсын иде. Юк шул. Урамда капкасы төбенә килеп туктаган, алгы ишеген ачып куйган, үзе бер кулы белән машинасына, икенчесе белән бөеренә таянган да авызын ерып басып тора. Ике малае йөгерешеп килеп чыктылар да машина эченә кереп шатлыкларыннан сарый - сорый килеп сикерешә башладылар. Авызын ерып хатыны да килеп чыкты. Билгеле ингде, Алик белән Халик, алар артыннан хатыннары, килеп чыктылар. Башта алар Маликка шундый матур машинада берәй туганы килгәндер дип уйладылар, чыгулары шул кунак белән исәнләшү иде. Малик аларга:
- Күрдегезме, мин сезгә нинди сюрприз ясадым?-диде. - Ягез, күршеләр, безне котлагыз да, машинаны юарга безгә керәбез.
Кунак белән күрешергә дип емаешып чыгып килгән күршеләрнең кинәт йөзө бозылды. Оялчан балар кебек, килгән җирләреннән туктап калдылар.
- Ха - ха-ха, ни булды сезгә күршеләр? - диде Малик.
Күршеләр җавап биреп тормады, борылдылар да өйләренә кереп киттеләр.
- Ни булган боларга? - дип Малик хатынына карады. . Хатыны, «кайдан белим»дигәнне аңлатып, кулбашын гына җыерды.
Артабан күршеләр очрашканда ихлас елмаеп исәнләшми башладылар. Күберәге, Маликны күрмәмешкә салыналар. Аликның хатыны, исәнләшәм дигән булып, теш арасыннан гына ысылдап үтә. ӘХаликның Нәфисәсе ысылдамый да. Һәр ике өйдә Маликның ничек шулай машина алырлык акча җыйганын тикшерәләр.
- Алар тоткан малны без дә тотабыз, алар чәчкән бәрәңгене без дә чәчәбез. Бездә юк, алар кайдан алган шул тиклем акчаны, әйт, кайдан?-дип төкерекләрен чәчә Нәсимә. Аңа кушылып Алик та:
- Әйе, кайдан алганнар?-ди.
Халик белән Нәфисә турыдын - туры:
- Урламасаң, алырсың шундый машинаны. Төн йокыларын йокламый элек колхоз малын урлыйлар иде, хәзер фермерныкындыр инде., - ди Нәфисә.
- Урламагач, әнә, безнең мотай алырлык та рәт юк, - дип Халик аның сүзен нигезли.
Менә шулай, Малик алып кайткан ап - ак машина күршеләр арасына кара песи булып килеп керде. Шул көннән башлап Алик белән Халик Маликтан аерылды. Иксе генә бергә эшли, бергә эчә, Маликка эндәшү юк. Хәер, Маликның хәзер алар белән булырга вакыты да юк. Әз генә буш вакыты булса, хатынын, балаларын машинасына утырта да әлләкайларга чыга да чаба.
Бу хәл бераз дәвам итәр дә бетәр иде, бәлки әле бары да элеккеге хәлгә кайтып яши дә башларлар иде, күршеләрнең арасын балалары кабартып җибәрде. Мәктәптән кайтып килгәндә Аликның малае Маликныкына:
- Мин синең белән бүтән уйнамыйм, хәрәмләшәсең, - диде.
- Син кулыңнан килмәсә, уйнама, җиңеләсең дә хәрәмгә сылтыйсың. Иң элек уйнарга өйрән, сибек бәбкә. Турникта ике мәртәбә дә үзеңне күтәрә алмыйсың, - диде. Маликның малае. Аликныкы бераз ни әйтергә белми торды да:
- Әсез бур. Әтиең дә, әниең дә. Урлап мал җыеп машина алдыгыз, - диде
- Урлап мал җыймасагыз машина алыр идегез мени? - дип Халикның кызы да кушылды. Маликның малае болардан тазарак, »юк, без бур түгел», - дип акланып тормады, тотты да икесен дә бераз тәпәләде. Тегеләр урам яңгыратып елап өйләренә кереп китте. Балаларының кереп китүе булды, алардан да яман кычкырып Нәфисә белән Нәсимә, хатыннары артыннан Алик белән Халик атылып килеп чыктылар. Мондый тавышны ишетеп Малик белән хатыны да көттермәде.
- Син бит көн саен тракторыңның арбасы төбенә силос салып алып кайтасың, - дип кычкырды Нәсимә.
Маликның хатыны да аптырап тормады:
- Ә синең иреңнең фураж урламаган көне юк, - диде.
- Техника дворыннан бөтен тимер - томырны урлап ташып бетердегез, - дип Нәфисә дә кушылды.
- Ә синең ирең такта урлап сата, - дип аның да авызын томалады Маликның хатыны. Ирләр исә йодрыкларын төйнәп, хатыннарының әйтешкәненә кинәнешеп тыңлап торды. Бу гаугага түбән очтан да, үрге очтан да халык җыела башлады.
Иң зәһәрен Алик әйтмәкче булды. Ул Маликка:
- Син бит басуда ватылып калган комбайнның бункерындагы игенне барып урлап алып кайттың, - дип халыкны шак катырырга булды.
- Аны өчебез бергә барып алдык бит, - дип төзәтте Малик.
- Шалиш, мин сиңа ияреп кенә бардым, - дип акланды Халик.
- Урлашмагач, ничек итеп машина алырлык акча җыйдың?-диде Алик.
- Без бит аны кредиткә алдык. Сез дә алыгыз. Кредитне кем сораса да бирәләр, - диде Малик.
Шул сүздән соң Алик та, Халик та, хатыннары да телсез калдылар. Әллә инде нахак сүзләреннән намуслары кирләде.
Бу кычкырышка шунда нокта да куелган булыр иде, бәлки әле Алик белән Халик гафү дә үтенгән булырлар иде, тик кчкырышканда артыгын ычкындырганнар икән. Комбайн бункерыннан югалган ашлык турындага хәбәр полициягә барып та җиткән, тикшерүче килеп тә төште. Йортларында тентү ясадылар. Халиктан бер өем документсыз такта, Маликтан итке тимер труба таптылар. Аликның арбасыннган чәчкечләрнең югалган тәгәрмәчләрен салдырып алдылар.
Былары инде чынлап та сюрприз булып чыкты.
Полция юлында йөри торгач, күршеләр яңадан дуслашты диярлек. Полициягә барырга юлга чыксалар, сөйләшеп сүзләре бетми, чөкердәшеп бер булалар. Сүз куешалар:кем ни дип әйтергә тиеш, нәрсәне әйтми калырырга. . .

10. Культурный Әхмәтвәли
Туй, ни дисәң дә, туй инде. Унап - көлеп - җырлап - бию генә кебек күренсә дә, таякның авыр башы ата - анага. Бигрәк тә Әхмәтвәлинеке кебек бер көтү кыз арасында үскән бердән - бер улыңны өйләндергәндә.
Ярый. туй кунакларын ашатып - эчереп сыйларсың да. Ә менә шул туйны ничек итеп мәңге истә калырлык итеп нәрсә майтарырга? Әхмәтвәли шуларны уйлап баш ватып ята. Үзе генә бернәрсә дә уйлап чыгара алмагач, хатыны белән киңәшмәкче итте.
- Кара әле, хатын, бу бит тегенди - мондый гына туй түгел, безнең малай өйләнә бит. Бөтен кешенең исен китәрерлек нәрсә эшлик икән, ә?-диде.
Кашаяк тирәсендә үз мәшәкатьләре белән мәш килеп йөрегән хатыны:
- Нәрсә дип әле син әле кешенең исен китәрергә уйладың?Андый дәртең булса, иртәдән бире түр башында ботыңны чәнчеп ятканчы. капка урынына куйган ике кәртәңне алып ташла да. кешенеке кебек, капка ясап куй. Менш шул чак, Әхмәтвәли дә капка ясаган бит әй, дип кешеләрнең исе китсә китәр, - диде.
- Хатын. телеңне тый!
- Нәрсә дип минем авызымны томалыйсың?Ярый ла сез улың белән, ике гыйфрит, шул ике кәртәне атлап кына чыгасыз да китәсез. Мин кызларым белән кәртә арасыннана туңкаеп кереп - чыгып йөрим.
- Хатын! Син миңә акыл сатма, үәзергә мин синнән киңәш сорыйм, - диде Әхмәтвәли.
Хатыны Әхмәтвәли «Хатын! »дип кычкырганнан соң тыелып калмаса. ни булырын белә, шуңа күрә йомшарып:
- Әй лә, әйттем исә, кайттым. Син матур җырлыйсың бит, җырларсың.
- Анысы шулай, үзем дә шулай уйлаган идем. Тик нинди җыр сайлыйбыз?
- Безнең ни. яраткан җырыбыз «Җирән кашка» бит инде.
- Ярый. Әйдә шуны җырлап карыйбыз, - диде Әхмәтвәли. - Әйдә, башла.
- Нишләвең бу! Кырык эшем кырылып ята, монда синең белән авыз күтәреп олып утырырга. . .
- Хатын! -дип җикерде Әхмәтвәли.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Көзгө Моң - 6
  • Parts
  • Көзгө Моң - 1
    Total number of words is 4604
    Total number of unique words is 1879
    41.5 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 2
    Total number of words is 4598
    Total number of unique words is 1982
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    52.8 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 3
    Total number of words is 4538
    Total number of unique words is 2149
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 4
    Total number of words is 4455
    Total number of unique words is 2141
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 5
    Total number of words is 4574
    Total number of unique words is 2119
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 6
    Total number of words is 3316
    Total number of unique words is 1768
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    39.5 of words are in the 5000 most common words
    45.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.