Latin

Көзгө Моң - 4

Total number of words is 4455
Total number of unique words is 2141
34.9 of words are in the 2000 most common words
48.9 of words are in the 5000 most common words
56.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Бу бала тиктәстән эт чыкмас суыкта килмәгән, нидер булган. Белеш әле. Кыз бала, әтисе булсам да, миңа ачылырга тартыныр.
- Үзем дә шулай уйлыйм. Тик вакытсыз төпченми торыйк. Күңеле тулышкач, үзе дә ачылыр, - диде Нәфисә.
Бер көнне Нәфисә Маһиранаң төш аралаш ыңгырашканан ишетеп уянды. Шым гына янына барып утырды. Кыз төшендә елый иде, мендәрен юешләтеп беткән. Нәфисә аркасыннан йомшак кына сыпырып:
- Маһира кызым, тор әле, уян. Баслыгып ятасың, - дип уятты. Маһира Нәфисәнең күкрәгенә капланып озак тыела алмый елады. . Исламгол быларны ишетсә дә, дәшмәде, йоклаганга салышып ятты. Маһира елап арыгач та озак тынычлана алмый утырды. Нәфисә аны аш бүлмәсенә алып чыкты, чәй эчерде.
- Син, кызым, күңелеңдәген яшереп ут йотып йөремә. Әтиеңнән тартынсаң, миңа сөйлә, бәлки бер дә юкка ут йотып йөрисеңдер, - диде.
- Юк шул, Нәфисә апакаем, - дип Маһира яңадан еларга тотынды. Соңыннан кайгысын сөйләп бирде. Әнисе йортына бер бәндәне керткән булган икән, әнисе эштә чакта шул Маһираны мәсхәрә иткән. . .
Маһираны бүтән анда кайтармадылар. Миңлекамал үзе дә, килеп алу түгел, хәлен сорашып хат та язмады. Исламгол белән Нәфисә Маһираны тынычландырырга тырыштылар. Әкренләп ул кеше арасына чыкты, кайгысын бераз оныта да төште, шикелле. Клубка уеннарга чыгыып, яшьләр белән бергә консертлар куеп йөреде. Колхоз фермасына бозау караучы булып эшкә керде. Авылның бер һәйбәт кенә егете, тракторчы Әхәт, кичләрен Маһира чыкмыйрак торса, аларның өй тирәсен ике - өч урый торган булып китте.
Шулай ару гына йөрегәндә бер көн кич Маһира клубтан кайтты да еларга тотынды. Нәфисә, тагы берәй бәлә булдымы әллә дип, куркуга төште.
Баксаң, теге Әхәт Маһирага өйләнергә тәкъдим ясаган икән. .
- Мин аның күзенә ничек карармын! -дип үрсәләнә Маһира.
Әхәт белән Исламгол үзе сөйләште. Бу сөйләшүдән соң Әхәт алар тирәсендә бер атналап күренмәде. Аннары килеп:
- Барып дөмектерәм мин ул хайванны! - дип азарынды.
- Кирәкми, улым, бөтен юньсезне кырып бетереп булмый. Үзең кеше бул. Яратсаң, Маһираны аңларга тырыш. Аңлардай булмасаң, былай да бәләгә тарыган баламның башына яңаларын өстәмә, - диде.
Әхәт сүзендә торды, Маһираны битәрләп йөреми. Ике бала үстерәләр, донъялары гөрләп тора. Маһираның йөзендә кайгы сөреме күргәне юк Исламголның.
Үзе дә бер заман Маһирасы кебек кайтып егелган иде бит . Баласын милиция белән килеп алып киткәч, башын кая куярга, ни кылырга белми йөреде. Әммә башланган дәһшәтле сугыш барысын да үзенчә үзгәртте. Сугышның беренче көнендә үк чакырылды ул. Смоленск янындагы каты сугышларда яраланып, бер ел буена госпитальдән - госпитальгә күчерелеп дәваланып йөреде. Ул яралардан муены бераз кыйшаеп, бер колагы ишетмәс булып калды. Аны, сугышка яраксыз дип табып, авылга кайтардылар. Кайтуына әнисе үлгән иде. Исламгол инвалитмын дип тормады, авлдагы бөтен агач, таш, тимер эшләрен башкарды. Ир уртасына җитеп килсә дә, тол хатыннар тирәсендә уралмады, өйләнү турында уйлап та карамады. Ул турыда берәйсе сүз кузгатса, әңгәмәне кырт кисте дә куйды. Шулай да көтмәгәндә өйләнергә туры килде аңа. Язмыштыр инде. . .
Бер көнне күршесе Гыйльман килеп керде. Ул да сугыштан бер аягын өздереп кайтты. Аны - моны сөйлштеләр. . Әммә Гыйльманның тел төбендә икенче сүз иде, күрәсең. Исламгол түзмәде:
- Гыйльман, әйтер сүең бу түгел бит, әйткәч, әйт тә куй, - диде.
- Бик яхшы, үзең дә сизеп торасың икән. . . Мин, Исламгол, сиңа бер киңәш белән кердем. Торф чыгарырга җибәрелгән сеңелем Нәфисә кайтты. Бахыркаем, бигрәк бетеренгән инде. Ристауный кебек бикләп тотып, мылтык астында торф чыгарырга йөретәләр, ди. Качып кына кайткандыр, могаен.
- Шулайдыр, - дип йөпләде Исламгол.
- Туктап тор, сүземне бүлдермә, Исламгол, әйтәсемне әйтеп бетерим. Синең дә хәлең һәйбәттән түгел бер ялгызыңа..... Нәфисәне хатынлыкка ал да куй.
- Китче, кордаш, ни сөйлисең син? Мин ажардан бик олы бит.
- Мин санап карадым. Син барысы ундүрт яшкә өлкәнсең. аңардан. Булсын! Ирләр хатыннардан олы булса. бигрәк тә ару., сүзеңне тыңлап кына торыр. Алып кал, Исламгол, югыйсә. артыннан эзләп килеп, төрмәгә ябып куюлары бар, - диде Гыйльман, ялбара биреп.
Исламгол Нәфисәнең яшен дә, ир белән хатын булып яшим дигән кешегә ундүрт яшь аермасы киртә булмаганын да белә. Тик Миңлекамалдан күргән хурлыклары Исламголда бөтен хатын - кыз җенесенә шик, хәтта чиркану калдырды.
- Ул теләмәсә?-диде Исламгол.
- Теләр. Син менә дигән ир. Кулыңнан килмәгән эш юк. Колакка гына катыраксың Анысы инде хатын - кызның юк - бар сүзен ишетмирәк йөрергә ару булыр.
Менә шулай, бер карауга. әлләничек кенә килеп чыккан кебек булды Исламгол белән Нәфисәнең өйләнешүе. Аны соңрак качып кайткан җиреннән эзләп тә килгән иделәр, тик ул вакыт Нәфисә законлы ир хатыны, өстәвенә бала көтә иде. Ирле хатыннарны читкә вербовклауны ул чак закон тыя иде.
Нәфисә изгелекле хатын булды. Берсеннән - берсе матур, таза балалар тапты, аларның өс - баглары караулы булды. Алты балага, җиденчесе Исламгол, оекбашлар бияләйләр ничек бәйләп өлгергәндер. . . Исламгол үзе дә дәртләнеп донъя көтте. Нәфисә аның тырышлыгына куанып бетә алмады. Бер көн эчендә мунчасын бер урыннан икенче уңайлырак урынга күчереп утырткан чаклары булды аның. Авлда иң нык караулы йорт - кура аларныкы булды.
Менә шулай тыныч кына яшәп ятканда килеп чыкты бу Миңлекамал.
- Я, Исламгол, әйт бер сүзеңне, - диде Миңлекамал, тынычлыкны бозып.
- Алай икән, - диде дә Исламгол бераз тынып торды. -Син бит минем генә түгел. күпләрнең яшен түктердең. Синең сүзең белән чыгып китеп, мин газиз әниемне яшь түктердем. Маһрам, сабыем, синнән качып котылмый торып, күзеннән яшь китмәде. Азып йөрегән ирләреңнең хатыннарының, балаларының күз яшьләре дә синең өстеңдә.
- Соң бит, Исламгол, вакытында җәзасын бирдең. Син кыйнап киткәч, Андрей да. мин дә кан косып яттык., - дип Исламголны бүлдерде Миңлекамал. .
- Син аңа барып торган булсаң, кыйнау түгел, тырнак та чиртмәгән булыр идем. Тик сез бит донъя пычыратучылар гына. Синдә бер Андрей генә булдымы?Юк, Миңлекамал, юкка килгәнсең. Былар җуела да, Хак тәгалә ярлыкай да торган гөнаһлар түгел. Сиңа минем генә түгел, шушы тәбигатьнең дә каһәреннән башка берни дә юк, - диде Исламгол. Миңлекамал Шашынып:
- Алладан курк, Исламгол. Минем күңелем адашкан икән, Аллаһы тәгалә маңгаем суккан мөһерем, язмышымдыр!
- Монда Алаһның бер катнашы да юк. Аллаһка тел тидереп, былай да тау - тау гонаһларың өстенә яңаларын өстәмә. . -Шулай диде дә Исламгол торып өйдән чыгып китте.
Әле яңа гына өстәл артында кукыраеп утырган Миңлекамал бөрешеп калды, йөзе агарды. Ул елардай да, . нидер әйтердәй дә хәлдә түгел. Акрын гына торып ишеккә таба атлады. Нәфисә дә таш сын кебек утыра. Миңлекамал чыгып киткәндә ишетелер - ишетелмәс кенә:
- Сау булыгыз, - диде.
- Хушыгыз, - диде Нәфисә пышылдап диярлек.


5. Кем уйлаган
Юктан гына башланган бәхәс шул чаклыга барып җитәр дип кем уйлаган.
Экзамен бара, чыгыарылыш эксамены, »җәмгыят белеме» буенча. Экзамен кимиссиясенең рәисе мәктәп завучы Римма Исхаковна. Һәйбәт кенә укыган бер укучы кыз бала билетындагы сорауларга җавап бирә - материалистик фәлсәфәнең төп нигезләрен аңлата. Материя өзлексез физик, химик, биологик һәм башка хәрәкәттә булып тора икән. Мәсәлән, мәддәләр химик реакциягә кереп өзлөкһөз әле бер, әле икенче химик мәддәләргә әйләнеп тора икән, ягни өзлөкһөз химик хәрәкәт әйләнеше. . . Бу - материянең торош хәле. . . Шуларны
укучы матур итеп мисалар белән дәлилләп аңлатып яуап бирде. Укытучы:»Маладис Сагманова! » - дип бик канәгат булып мактап куйды һәм комиссия агзаларына:
- Сорауларыгыз юкмы?-диде.
Игътибер итегез әле. »сорауларыгыз бармы?» - дими бит, ягъни сорау биреп торуның кирәге юк диюгә киная.
Ә менә Римма Исхаковнаның сорауы булган икән шул! Ни дип әле ул Римма Исхаковна ни уйлаганын чамаламай торып, шундый сорау бирә?
Тукта, нишләп әле мин сүземне әллә кайдан, уртадан башладым? Баштан ук башларга кирәк ләбаса. Сүзем бит шул фәнне укытып йөрүче, авылдан быел гына килгән укытучы Сабитов турысында. Моңарчы авыл мәктәпләрендә укытып йөрегән. Бик үк яшь булмаса да, яшьләргә хас үзгә холыклырак - үз фикерен әз генә дә яшерә белмәгән бәндә. Авыл җирендә бәлки шулай ярыйдыр да. Бу бит шәһәр. Монда итәк - җиңеңне җыя белмичә эчеңдәген тышыңа чыгарып юләрләнеп йөресәң, эшең бик тиз мөшкелләнүе ихтимал. Син юньле кеше булыйм дисәң, үз фикереңне әйтергә атлыгып торма, иң элек хуҗа кеше ни уйлаганын бел. Ул ни уйлаганынын белми торып, нәрсәгә тыпырчынып алга килеп чыгырга! Бер сүз белән-бер генә дә рәт белмәгән бәндә. Әйтерсең бөтөнләй бүтән донъядан килгән.
Ни турырысында иде әле сүзем? Ә, әйе, экзамен бирәләр.
Римма Исхакона:
- Сагманова, әйтегез әле, Октябрь Револциясенә чаклы Россиядә химик хәрәкәт булганмы? - диде .
Укучы аптырап укытыуыга карады. Укытучы:
- Римма Исхакона, бәлки сез соравыгызны бераз ачыкларсыз?-диде.
- Аның нәрсәсен ачыклыйсың? Җавап бирсен.
- Римма Исхакона, сез материалистик фәлсәфәдәге мәңгелек хәрәкәт төшенчәсен химия сәнәгате белән бутыйсыз, - диде Сабитов.
« Мынысы инде бигрәк тә, - дип уйладылар калган комиссия агзалары, - бу бит завучның йөзенә бәреп «Сез надан», - дип әйтү».
Ә Римма Исхакона шундай турсайды, йөзендәге карасы экзамен азагына хәтлем коелмый торды.
Экзамен бирүчеләр кереп беткәч, комиссия агзалары һәр укучының белеменә карата үзләре куйган бәяләрне барладылар, уртак фикергә килеп, тиешле отметкалар куйдылар. Тик Сагмановага җиткәч, бәхәс купты.
- Сагмановага «биш» инде, - диде Сабитов.
Карагыз инде сез аны, Римма Исхаковнадан алда тотты да кычкырды.
Ә Римма Исхаковна дәшми утыра. Ул дәшмәгәч, калган комиссия агзалары, ни диергә белми, аның авызына карап калдылар Ул исә уйланып утырды да бәхәскә урын калдырмаганны аңлатып: »Өчле» - диде. Сабитовтан башкалар шунда ук «әйе шул» диешеп Сагмановага «өчле» куярга булдылар. Сабитов, Римма Исхаковна завуч дип тормады, тотынды үзенекен тукырга!
- Римма Исхаковна, билетта сорау фәлсәфи төшенчә турысында. Сез исә Россиядә химия промышленносте бар идеме дип сорарга теләдегез.
- Эйе, нигә соң ул шул сорауга җаап бирмәде? - диде Римма Исхаковна җиңгән кыяфәттә.
- Алар бит икесе ике нәрсә. Берсе җәмгыятm белеме курсында, сез сораганы? тарих белеме курсында. Ә без бүгөн тарихтан экзамен алмыйбыз. Сезгә мин боларны аңлатып тормыйм. Болай итик: сезнең аерым фикерегезне протоколга языйк, - диде укытучы.
- Монда кем рәис? Сезме, Минме?
- Эйе, мында кем рәйес? - дип калган комиссия агзалары шаңлау кебек кабатланылар.
- Сез әлбәттә, кызганычка каршы. Тик шуны белегез, әгәр бу бәхәсне ГОРОНО комиссиясенә җибәрсәк, сез бик кыен хәлдә калачаксыз.
- Ничек инде мин кыен хәлдә калачяакмын?
- Наданлыгыгыззы беләчәктәр.
- Нәрсә! Сез ни сөйләгәнегезгә отчет бирәсегезме?! - диде Римма Исхаковна шартлардай булып кызарынып.
Шушы хәлдән соң Римма Исхаковна педсовет булдымы, Сабитовны әрләүдән бушамай. Ә тегесе, исәр кеше кебек, елмаеп тыңлап утыра да, Римма Исхаковнага шундай җавап бирә, Римма Исхаковна
элгәргедән дә ныграк турсая. Бер рәт хатта авызын ачып, ни сүз әйтә алмый, ни тын ала алмый катты да калды.
Директор Сергей Романович быу икәүнең бәхәсенә бик озак кысылмый йөреде. Кысылыр иде дә, сәбәбе бар.
Анысын да баштан ук сөйлим әле. Сергей Романович иртүк мәктәпкә килә дә көне буе кабинетыннан чыкмый утыра. Ул анда әлбәттә тик кенә утырмый. Гәзит –җурналлар караштыра. Ә укытучылар әле берсе, әле икенчесе кереп пышылдап кына мәктәптәге хәлләрне сөйли:кем соңлабырак килгән, кем директор турысында алама сүз әйткән. . . Шулай бер дә кузгалмый еллар буе утыргач, директор бик нык тулышты. Бите табактай җәелде, борыны, симерә барган саен, гел күтәреп йөрөгәнгәдер инде, өскә таба тырпйады. Бу инде укучыларга җитә калды, аны «кабан» дип атап йөретә башланылар. Атап кына калсалар бер хәл иде, кайда туры килә, шунда» Сергей кабан» дип язалар. Директор моны күргән саен котырына, җуйдырта. Укучылар стеналарга, тәрәз төпләренә язалар. Дежур укытучылар ул язуны җуеп өлгермәсәләр, алрны директор кабинетына алып кереп тиирги.
Ни турыда сөйләргә идем әле? Ә, эйе. Шул хәбәр ташучы укытучыларның берсе директорның колагына гына Сабитов турысында« Аның Уфада министрлыкта кемедер бар икән, шуңа таянып үзен иркен тота, - »дигән, шуңа күрә директор завуч бенән тарих укытучысының ызгышында кай якка булырга да белми йөреде.
Шулай да директор хезмәт дәресләре укытучысы Николай Ивановичка Сабитовның министрлыкта кеме барлыгын белергә кушты. Николай Иановичның соравына Сабитов:
- Кемем булсын минем анда! - дигән.
. Менә шуннан соң гына директор Римма Исхаковна ягына ауды. Ул авыл укытучысы Сергей Романовичка баштан ук ошамаган иде. . Ошарлык та түгел. Директор алдында бүтән барлык укытучылар бармак очларында гына йөрегәндә, үзен, директор белән завучка тиң кешедәй күреп, чин алдында баш ия белми йөри. Директорның Сабитовка шулай кырын карый башлавы белән, хәбәр ташучы укытучылар Сабитовка чүп өергә тотындылар. Бактың исә, ул бик алама кеше икән: юньле - рәтле киенә дә белми, спорт залга керә дә бала - чага белән бала - чага сымак уйнап ала да китә. Ә бер көн хатта классы дежур булган көнне уку беткәч укчылар идән юуган чакта үзе булмаган да! Ә тәрәзә төбөндә «Сергей кабан» дигән язуны җуймаганнар. Моны шул көн үк директорга җиткерделәр. Сергей Романович Сабитовны кабинетына чакырып түгел, барлык укытучыларга да сабак булырлык итеп бөтен уктучылар алдында укытучылар бүлмәсендә арт сабагын укытырга булды.
- Гали Сахиевич, сез кичә дижур иттегеезме? - диде.
- Әйе, минем класс, сигезенче « В» дижур булды. Сигезенче «Г» җыештыруга «бишле «куеп дижурлыкны кабул итте.
- Ә сез алар идән юганны карап тордыгыгыызмы?
- Алар мин карап тормасам да идән генә юа белә. Без бит аларны үзаллыкка өйрәтергә тиеш.
- Сез кемне өйрәтергә булдыгыз әле?Мин, Атказанган укытчы! Ә сез кем, ә?
- Мин - Гәли Сәхиевич. Сергей Романович, аңа калса, сез әле тагы бер званиегезне белмисез.
- Ниндәй звание?-дип аптырап калды директор.
- Сезгә укучылар биргән звание. Алар сезне «кабан» тип йөрөтә, ә мин алар өчен Гәли Сәхиевич. Мине укучылар кабан дип йөретсә, мәктәпкә килергә оялыр идем, - диде дә чыкты да китте. Укытучылар Сергей Романовичны уратып алдылар, ай да вай килешеп аны тынычландырырга тырышалар иде Сергей Романович барысын да куды да чыгардңы:
- Ни дип әле барыгыз да сарый - сорый килә! Барыгыз, эшегездә булыгыз! - диде.
«Я инде ничәмә ел буе шушы авызыма гына карап торган коллективны туплпдым, әле килеп бер авыл хәчтерүше миңа каршы сөйләргә базнат итә. Изәм, сытам мин аны! »-дип азарынды директор. Укытучылар, берәйсен йокыдан уятудан курккандай, аяк очларына гына басып чыгып киттеләр.
Икенче көн бары да шул Сабитовның эштән куылыуын көтеп йөрегәндә, карышкан кебек, министрлыктан инспектор килә икән дигән хәбәр таралды. Директорда Сабитов кайгысы калмады. Инспектор килүгә укытучылар бизәнешеп - төзәнешеп, инспекторны каршы алырга ишек төбөндәрәк йөрөштөрөп тордылар.
Ниһайять теге инспекор килеп тә керде. Укытучылар күз явын алып торган бәһлүән егет килерен көтөп торалар иде, Гәли Сәхиевич кебек кенә какча гәүдәле бер бәндә килде дә керде. Берсеннән берсе матуррак елмаеп каршыларга торган укытучыларны күрмәде дә. Шул чак үзенең тарих кабинетына таба үтеп барган
Гәли Сәхиевичне күреп калды да:
- Гәли! - диде. Тегесе:
- Фәнис! - дип йөгереп килеп кочаклап алды. И тотындылар сөйләшергә, син ничек тә мин ничек диешеп.
Кулбашларына да сугып алалар. Бер сүз бенән-болар күптәнге дуслар икән.
Укытучыларның берсе йөгереп кереп директорга;
- Сергей Романович, теге инспектор Гәли Сәхиевичнең дутсы икән. Кочаклашып күрештеләр, - диүе булды,
Сергей Романович ап - ак булып агарынды. Ул көч –хәл белән, үзен тыныч тотырга тырышыып, инспекторны каршыларга чыкты. Чыгыуын чыкты, ә инспектор юк.
- Алар Гәли Сәхиевичнең кабинетына таба киттеләр, - диде пышылдап Римма Исхаковна. Директор аңа күзен акайтып бер карады да:
- Бүген үк гаризаң минем өстәлдә булсын! - диде. - Бары да сезнең аркада!
Менә шулай. Юктан гына башланган бәхәс олы гауга булды да куйды. Римма Исхаковна шул бер соравы өчен
завучлыктан очты. Иллә дә мәгәр, завуч булып, укытучыларның канына тоз салып йөрергә ярата иде дә соң, хәзер нишләр инде.

6. Көтелмәгән хәл
Фәрит белән Камил кичтән үк барысын да сөйләшеп, киңәшеп, кирәк - яракларын әзерләп куйды;икесенең дә «Марҗа салгысы»бар-олылар чалгысының яртысы чаклы гына. Аларны арбаларына бәйләп куйдылар. Фәрит үзләренең кул арбасы белән бара. Әтисе Әхмәт бабай сугыштан кайту белән иң элек очырмаларында яткан сабан тәгәрмәчләрен алып тҗөште дә. тимерлеккә алып барып күчәр куйдырды, юкагачтан җиңел генә тәртә беркетте һәм менә дигән җиңел генә кул арбасы килеп чыкты. Камил күршеләренең арбасын алып торды. Фәритнеке кебек җиңел. ыксым түгел - түгелен, җитмәсә арбаның бер тәгәрмәче икенчес енекеннән бәләкәй, арбага йөк төясәң. йөк авып барган сыман була.
Фәрит Камилдан ике яшкә олы, аңа инде унөч тулды - җиденчегә күчте, Камил - бишенчегә. Шулай да алар гел бергә6уйнаулары да. утынга - печәнгә кул арбасы сөйрәп барулары да. Хәзер инде Фәритнең әтисе өйдә. Сугыштан ике медальтагып кайтты. Әммә бик бетеренгән. Озак хаты килмәгән иде. Үлгәндер инде дип тә йөрегәннәр иде. ике5 елдан соң хаты килде дә төште. Яралы көе әсир булган икән, ике ел әсирлектә җафа чиккән. Үзебезнекеләр килеп азат иткәч, яңадан сугышка катнашып, Германиядан әйләнеп кайткан. Әхмәт бабайның озын кашлары астында төпкә баткан күзләре беркайчан да елмаймый. Күргәннәрен, тыны кысылуга чыдый алмый, туктап ял итә - итә генә сөйли. Эчкә баткан күкрәге тын алганды тын алганда тимерче күрүге кебек бер батып, бер калкып тора, бугазында нәрсәдер чиный, сызгыра. Шуңа күрә ул өй тирәсендә әвеш - түеш итүдән уза алмый. Колхозга эшкә дип чыгып караган иде дә. хәле бетеп кайтып егылды да. ике=өч атна урын өстендә ятты.
Шулай булса да. сугыштан кайткан ирләр, Әхмәт бабай капка төбенә чыгып утырса, аның янынңа гәпләшеп утырып китәләр. Камилларның капка төбендә беркем дә ткутамый. . .
Камил төптән калын булып үсеп килә. Урамда кайчак әби - сәби, хатын - кыз туктата да:»Торганы белән Габдулланыкы бит әле атлаулары, И. балакаем, исән - сау булып. әтиең кайтып килсен инде, Ходайдан булып», - дип аркасыннан сөеп китәләр. Ками л белә: кайтмады инде әтисе. Сугыш беткәнгә елдан артты, кара пичәт килгәнгә аннан да артык-кырык дүртнең декебрендә килгән иде. Кырык бишнең язында әтисеннән посылка килде килүен.
И шатланганнар иде әнисе белән! Әнисе посылка алырга район үзәгенә киткәч, Камил,
өй түбәсенә менеп, көн буе көтте. Нәрсәләр салды икән әтисе?Могаен авыз гармуныдыр. Әтисе бит Камилны гармунчы итәм ди торган иде. Эштән ккайткач, адына утырта да:
- Я әле, улым, бер җырла, - ди торган иде. Камилга кушылып үзе дә җырлый торган иде.
Агыйделкәөләрне ай кичкәндә,
Бер җырладым ишкәк ишкәндә. . .
Картәниләре аларның бу кыйланышларны өнәми:
- Я инде, юләрләнеп фирештә качырып җырлашып утырмагыз, узган - барганнан оят, - ди.
- Әнкәй, җырдан оят булмый ул. . . Син мин тыйма, баланы да. Гармунчы була минем улым. Менә әзрәк кенә үссен, бер танамны җәлләмәм мин аңа баян дигән иң яхшы гармунны алып бирәм, - дигән иде бит. Могаен авыз гаормуны булса да салгандыр, Хөснетдин бабай Фәнисенә алып кайткан кебекне. Фәнис ни үзе уйный белми. ни тоттырып та каратмый, йөрегзән була шунда бакылдатып, ачуны китереп.
Әнисе соң сына кайтты. Камил аны урман авызыннан килеп чыгуы белән күреп алды да авыл читендәге Юкәлекол чокырына чаклы каршы барып, посылкасын күтәреп кайтты.
- И, балакаем. болай булгач әтиең кайтыр инде. Әнә Гыйлаҗетдин бабаң да. хат - хәбәре дә юк иде, кайттычда килде бит, - дигән иде әнисе.
Посылканы ачтылар. Әнисенә дүрт күлмәк, бер ирләр көстюмы, бер пар биек үкчәле туфли. Гармун булмады. . . Камил төшенде:әтисе үлгән. Үлмәсә, Камилгга авыз гармуны гына булса да салган булыр иде, яисә бүтән берәр нәрсә. . . Бу посылканы иптәшләре генә салган, Алар Камил барын белә мени?Әйе, кайтмады әтисе.
Малайлар, арбаларын сөйрәп, авылдан чыгып китте. Алар әрәмәлекләрдә вак - вак акланнар табалар да шуларның печәнен чабып. чабып булмаса, урып арбаларына төйиләр, алып кайтып киптереп кышка сыерга азык әзерлиләр. Олылар иртә таңнан кичке эңгергә чаклы колхоз эшендә. Көндезен авылда әби - сәби. бала - чага гына кала.
Тыкырыкны чыгу белән малайлар күл буйлап китте. Күлен күл түгел инде, авыл халкы Мокырыш дип йөреткән үле идел. Агыйдел кайчандыр шушыннан аккан, хәзер үзенә бүтән үзән ярган. Язгы ташкын вакытында су тулып калган Мокырыш, бәрәңге бакчалары артлап авылны Агыйдел буендагы болвн - тугайлардан аерып киртәләп ята. Аның ярларын тал куаклары каплап үскән, анда - монда мәабәт тирәкләр колачларын җәеп баскан, моңга талган өянкеләр ялбыр чә0чләрен суга сәлендергән. Көн чалт аяз. Күл өсте көзгедәй ялтырап ята. Тик ара - тирә балыкларның читрүе, каз - үрдәкләрнең вакыт - вакыт куышып уйнауларыннан гына су чуптырдап китә, түгәрәк дулкыннардан су өсте чирый.
Камил белән Фәрит «Кара өзек» күперен чыгып бөдрә куаклыклар, болынлыклар арасыннан борыла - сырыла кереп югалган юл буйлап китте. Юл буендә әледән - әле, куаклар астында посып кына яткандай, йомыры күлләр яныннан үтә. Шулапның берсе янында туктап карап тордылар. Төбе юк икән диләр бу күлнең. Күл читен төмбоеклар. бака тәңкәләре басып алган, ә уртасы - ап - ачык.
- Аждаһа оясы диләр бу күлне, - диде Фәрит, Камилны куркытырга теләп шаярды. Әммә Камил тиз генә яр башына үрмәләгәч, үз алдагынаннан үзе шүрләп, Камил артыннан йөгерде.
Озакламый зур - зур урман акланнарында иген басулары башланды. Басуны тирәләгән урман эчендә кечкенә акланнар була. Малалйлар шуларның берсендә туктады.
- Менә булды. Мондагы печән икебезгә дә җитә, - диде Фәрит.
Чалгыларын кичә кич үк Әхмәт бабай чүкешенә төкерә - төкерә тапап биргән иде. Аларны урман яңгыратып кайрадылар да, акланның уртасыннан төшеп, уңге - сулга селтәнеп. чабып киттеләр. Камил печән чабырга былтыр ук өйрәнде. Тәү ишек алдындагы бәбкә үләнен, читән буендагы кесерткәнне чапты. Аннары, Фәриткә ияреп, курпы чабырга барды. Биш - алты көн чапкан печәнен әнисе сыерларын җигеп килеп алды. Камилны мактап бетерә алмады. Фәрит Камины өйрәткәләп йөри:чалгыңны болай тот. тегеләй селтә, ди. Уртадагы пакуска каршы чабып чыкты да, бик тәҗрибәле кеше кебек кыйланып:
- Менә монысы каршы кагып чыгу була, - дип төшендерде.
Малалйлар бик кызу тотынган иделәр дә, бер –ике пакус чыгу белән буыннары калтырады. Ни дисәң дә, ашаганнары күбрәк үлән шул. Яңа уңыш урагына төшсәләр, әниләре тиреп алып кайтып арыш боламыгы булса да бутап ашатыр иде. Аңа әз генә май да тамызсалар, телеңне йотарлык була да бит, хәзергә юк шул.
Әлегә иртәсен, кичен балтырган. кесерткән ашын сөткә пешереп ашыйлар. Ике - өч савыт ашасаң. ачыккан басылып тора - торуын, тик озакка түгел шул. Бигрәк тә арба сөйрәп утынга, я печәнгә барсаң, кайтканда аяклар чалшая башлый. Бер түгел, әлләничә ятып ял итеп аласың. Малалйлар ятып ял итеп алгач, тагы эшкә тотынды. Бер - ике тапкыр шулай ял итеп алгач акландагы үләнне чабып та бетерделәр. Хәзер җыеп арбага төйисе дә кайтып китәсе. Шул вакыт җирән биягә атланып бригадир Хәлим килеп чыкты. Ул сугышның икенче елында ук кайтты. Уң кулы терсәктән түбән яраланган. Бармаклары йодрыкка оешкан да шулай катып калган - пуля кулының сеңерләрен өзгәләп бетергән. . Врачлар әкренләп төзәләчәк дигәннәр. Шулай булды да, сугыш бетеп ярты ел да узмады. Хәлимнең кул бармаклары йөри башлаган. »Менә хәзер! -дип йодрыгын ачып бармакларын тырпайтып күрсәтә ул. -Күзләремә утлар күренгәнче авыртса да, физкультура ясадым».
Лотфулла бабай да сугыштан таяк булып каткан бер аягын сөйрәп кайтты. Ул да шулай физкультура ясаса аягы төзәлер иде. дип уйлый Камил. Бригадир кигәнгә Камил куанды. Ул фәриткә:
- Әйдә. хәзер бетерәбез, - диде. үзен эшлекле итеп күрсәтәсе килеп. Киң айкап печән чабуын күрсә, бригадир аңа:»Вәт маладис! » –дип әйтер төсле тоелды. Ирләр мактавы сиңа хатын - кызның упыкай - чупыкае түгел ул. Хәлимнең эре түңгәләкләнеп торган чәчләре матур булып кипкесе астыннан чыгып тора. Ак күлмәгенең җиңен терсәгенә тиклем кайтарып куйган. Таза беләкле кулында елан кебек каеш камчы салынып тора.
Кичләрен колхоз идарәсендә сугыштан кайткан ирләр күргәннәрен, башларыннан кичергәннәрен сөйләгәндә, Хәлим һәрвакыт немецләрне ничек атканын, әсир алганын сөйли. Әхмәт бабай инде исә бер дә сөйли белми:я ул бик курккан, я көчкә качып котылган. Бер чак Камил аңардан:»За отвагу» медален нигә бирделәр?» - дип сораган иде.
- Гранат ташлаган өчен, - дип кенә куйды. »Могаен ялгыш биргәннәрдер, дип уйлады Камил. Ә Хәлим гел җиңгән. Булыр да! Аның бит беләкләре генә дә Камилның ботыннан юан. Хәер, сугышта беләк - йодрык белән сыгышмыйөлар да. . .
Әммә Камил көтмәгән хәл килеп чыкты. Акланга килеп кергәч Хәлим бераз дәшми торды. Аның бүтән вакыт бүлтәеп кабарып торган иреннәре кысылган, күзләрендә ачу. Нидер сизенеп Фәрит эшеннән туктады.
- Кем рөхсәт бирде сезгә бу акланны чабырга?! -дип акырды Хәлим. Соңыннан бик әшәке итеп сүгенде. Камил аптырап Фәриткә карады. Ул да каушап калган. Шулай да:
- Нигә?Печән әзерләү бетте бит инде. Болар калдык кына, - диде. Хәлим аны тыңлап торимады, атының корсагына типте дә, камчысын күтәреп, малайлар өстенә килә башлады. Нишләргә белми аптырап торган Камилның аркасына кара еландай камчысы белән һаваны сызгырта ярып кизәнеп сыдырды. Авыртудан, каушау, куркудан аның аркасы каерылды. Ул нәзек беләкле куллары белән башын капларга тырыша. Хәлим тагы бер кизәнде дә:
- Барыгыз, монда эзегез булмасын! -дип сүгенә - сүгенә китеп барды.
Фәриттән болай да җилләр искән иде инде. Хәлим Камилга суккан арада, чалгысын ташлап, куак сарасына кереп качкан иде.
Камил тормый бераз ятты. Ул ваквт - вакыт борынын тартып ала да шым гына елый. Бу көтелмәгән хәл аны тетрәндерде, барлык уйларын бутады, гарьләндерде. Нигә шул чаклы аяусыз бу тормыш? Әтисе үлгәне җитмәгән мени?Шушы уй башыннан китми Камилның.
Фәрит куак арасыннан чыкты.
- А-а, аркаң канаган, - диде. Камчы Камилның күлмәген кисеп. аркасын яралаган, аннан кан саркый. Камил дәшмәде. Фәрит:
- Мин хәзер, - дип үлән арасыннан бака яфрагф тапты да Камилның ярасына ябыштырды.
Малайлар буш арбаларын сөйрәп акланнан чыгып китте.
- Үзенә яшереп калдырган инде ул моны. Бу тирәдә шундый акланнар тагы бар, - диде Фәрит. Камил бернәрсә дә әйтмәгәч, - Басу кырында чүп үләннәр күп, шуларны чабып алып кайтырбыз, - диде. Ул ничек тә Камилны юатырга тырыша, Ә дусы арттан, арбасын сөйрәп, кычкырып елап җибәрүдән куркып, яшенә буылып килә.
Нигә Хәлим Бәләкәй булса да Камилга сукты?Нигә Фәриткә түгел?Дусына суктырасы килгәннән түгел, әтисе булмаганга ана сукканга гарьләнеүеннән шулай уйлый. Әтисе булгач, Фәриткә кулы күтәрелмәде бит. Аркасы авыртканын уйлап та бирми ул.
Камил әтисе турында уйлый башлады. Ничек итеп үлде икән?Пуля тиде микән?Ялгыш минага басты микән. Хәлимнең өстенә аҗгырып ташлануы күз алдына килде. Фашист та шулай килгәндер. »Юк, Хәлим бер фашистны да җиңмәгән. Кулына үзе аткан диләр иде, дөрестер әле. Физкультура ясадым, дип алдый ул». -Камилны шундый уйлар биләде. Ул капыл туктады да, арбасын кирегә борып, Фәриткә:
- Әйдә, киттек, - диде. Ул хәзер еламый, карашы да әлләнинди усал сыман.
- Кая? -
- Чапкан печәнне алып кайтабыз
- Ә Хәлим тагы килеп чыкса?
- Чыксын! Куркмыйм мин аңардан. Ул печән беркемнеке дә түгел, дип үзең әйттең бит, - диде дә Камил арбасын сөйрәп китеп барды. Фәрит, ирексездән, аның артыннан иярде.
Алар чапкан печәннәрен җыеп арбага төяде, аркан белән бәйләп куеп, чалгыларын, сәнәкләрен печәнгзә кададылар да кайтырга чыктылар.
Басу юлына чыгып күп тә бара алмадылар, Хәлим атын юрттырып тагы килеп чыкты. Ул килеп җитәр - җитмәстән:
- Мин сезгә нәрсә дидем! ? - дип акырды.
Шул чак Фәритне шак катырган хәл булды:Камил печәнгә кадаган чалгысын алды да Хәлимгә каршы чыгып басты.
- Якын килмә, чабам, - дип чәрелдәп кычкырды. -Син фашист кебек. Син бернинди фашист белән сугышмагансың, алдыйсың! -диде. Камил үзе кычкыра, үзе чалгысы белән ат борыны алдында гына уңг - сулга селтәнә. Артта торган Фәриткә аның ертык күлмәк җиңеннән әле бер. әле икенче терсәге күренеп кала.
- Кулыңа да үзең аткансың син. Якын килмә. чабам! - ди.
Ат, селтәнгән чалгыдан өркеп, башын артка каера - каера чигенә. Камил аның саен кереп бара. Моны көтмәгән Хәлимнең баһадир кыяфәте югалды.
- Син нәрсә сөйлисең, маңка малай? - диде ул. Баягы кебек ялан тутырып акырмады, үзе кемнәндер шикләнгәндәй, як - ягына каранды.
Ат чигенеп барды да, ниһаять, артына әйләнеп басты. Шул чак Хәлим бар көченә атның кабыргасына типте. Моны көтмәгән ат, баскагн урынында үрә сикерде дә. кушаяклап чабып китте. Камил Хәлим киткән якка чалгысын тоткан килеш усал итеп карап калды. Фәрит аның кылгын кылыгына аптырап та, сокланып та карап торды.


7. Бер сулыш һава
Тагы машинада үзем генә. Кайтып китсәң дә була. Бүгенге планны үтәдем, аннан тыш та ярыйсы булды, саран клиентлар туры килмәде. Гаражга иртә кайтып та ни бар?Юк, бераз утырам әле. Бүтән берәй авыр көн исәбенә бераз мая туплап куярмын. Эш сәгате бетәргә шактый вакыт бар. Иртән поезддан төшүчеләрне, эшенә соңлаудан куркып ашыгучыларны ташыдым. Хәзер төшкә таба йокысын туйдырып чыккан симез хуҗабикә очраса –очрар. Бал да май эчендә йөзүче хатыннар, бер утырып алсалар, базарындыр. магазиннарындыр бер итеп йөреп чыкмыйча туктый белмиләр. Бер дә андый клиентларга тарыйсым килми.
Әһә, әнә бер яшь ир кул изи. Эшлекле кешегә ошаган. Алар белән эш көйле. Эшләрен дә тиз - тиләмә башкаралар, акчаларын да алай бик мөкиббән карап санап бирмиләр.
- Тапкырына барып туктадым.
- Исәнмесез. рәхим итеп утырыгыз, - дим.
- Мин утырмыйм, әнә юлның теге ягында торган бабайны күрәсезме?
- Күрәм.
- Шуның янына барып туктагыз. Йөри алмый, - диде егет.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Көзгө Моң - 5
  • Parts
  • Көзгө Моң - 1
    Total number of words is 4604
    Total number of unique words is 1879
    41.5 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 2
    Total number of words is 4598
    Total number of unique words is 1982
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    52.8 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 3
    Total number of words is 4538
    Total number of unique words is 2149
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 4
    Total number of words is 4455
    Total number of unique words is 2141
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 5
    Total number of words is 4574
    Total number of unique words is 2119
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзгө Моң - 6
    Total number of words is 3316
    Total number of unique words is 1768
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    39.5 of words are in the 5000 most common words
    45.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.