Latin

Солтаньяр - 47

Süzlärneñ gomumi sanı 3878
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2063
38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Шул арада Закир да үсеп җитеп өйләнергә өлгергән иде. Язмышы булгандыр инде, яманаты чыккан өйгә килен булып төшүен Зәкия абайламый да кала. Алай дисәң, һәр кеше яхшыга өметләнә бит инде, мин матур яшәрмен, мин бәхетле булырмын, дип уйлый, ирем мине тукмар, исерек ирдән куркып-өркеп яшәрмен, аңа кол булырмын, дип кем уйлаган.
Илүзә белән сөйләшкәннән соң Зәкия яңадан өметләнеп китте. Бу бәладән котылып булырга тиеш, мин бирешергә тиеш түгелмен, мин барыбер җиңәчәкмен! дип кабатлады ул эченнән. Чөнки өлкән килендәше аңа юл күрсәткән кебек булды. Дөрес, башта Зәкия моңа бик үк ышанып та бетмәде, егерме беренче гасырда яшибез, нинди сихер, нинди зәхмәт, хорафатлар ди инде ул. Ярыйсы гына укымышлы, акылы камил хатын сихер-михер дип тилереп йөрсен мени. Ләкин кирәк тирәкне ега, әгәр бәладән котыласың килә икән, саламга ябышасың.
Китте бит Зәкия сихерчегә. Хәер, хәзер андыйларны халык табибы дип йөртәләр. Рәсми рәвештә имләү белән шөгыльләнсәләр, яшертен генә сихер яки кара магия белән кәсеп итүчеләр дә бар. Сәрбитап шундыйлардан булып чыкты. Барса да барды, бармаса да барды аңа Зәкия. Илүзә сөйләгәннәр дөрес булмаса борылырмын да кайтырмын, зыян юк, ятып калганчы атып калуы хәерле, диде. Бәлки, бер файдасы да тияр, дөнья хәлен белеп була мыни. Кыйналу-кимсетелүдән котылу, бәхетле яшәү өчен Каф таулары артына да җәяү барыр иде Зәкия, тик әнә шул файдасы тисен.
Сәрбитап алай ук карт кортка түгел икән. Зәкияне тыңлаганнан соң ул үз диагнозын әйтеп слды.
- Аерыл. Иреңнән барыбер игелек күрмәссең. Аңа им юк, кәкрене үлем төзәтә.
Мондый җавап Зәкияне канәгатьләндерми иде. Күчтәнәчләре, алып килгән акчасы кадалып китсен, җәл түгел, ләкин ул бит ирен эчүеннән ташлату чарасы эзләп килгән иде. Эчмәсә, холкын чак кына үзгәртсә, яшәп китәрләр кебек. Ул, кайберәүләр кебек, барып кайтырга дип иргә чыкмады, гаиләле һәм бәхетле булырга, матур һәм акыллы балалар үстерергә, шулар шатлыгына шатланып яшәргә тели иде. Һәм Зәкия янә сүз башлады, ә күзләреннән яше акты.
Юк, Сәрбитап каты торды. Ул бары тик бу хатын тизрәк кайтып китсен дип берничә сүз өстәп куйды.
- Иреңнең атасын кемдер бозган булган. Җиде буын нәселең бәхетсез булсын, гаилә рәхәте күрмәсен, дип каргаган. Шунлыктан, мин берни дә эшли алмыйм. Синең ирең беренче буын гына әле, димәк, тагы да алты буын ир-атлары бу зәхмәттән интегәчәк. Үзләрен кызганырлык та түгел анысы, тик аларның бәлаләре хатыннарына төшәчәк шул. Мин әйттем, аерыл, башка юл юк.
Зәкиянең чынлап елар, пошаманга төшәр вакыты менә кайда булган икән. Ләкин тора-бара ул үзгәрде, урыслар за одного битого двух небитых дают, дип юкка әйтми икән. Соңгы өмете киселгәннән соң Зәкиядә ниндидер үҗәтлек, кирелек үсә башлады. Моңа кадәр ул ничектер бәхетле очракка, үзенең булдыклылыгына, сихер көченә, Закирның акылга килүенә, тагын әллә нәрсәләргә ышанса, хәзер инде бары тик үзенә генә таянасы калды. Ә бит нәрсәдер өметләндергән кебек, күңелдә кечкенә очкын яши кебек. Яхшылыкка ышанырга өйрәнгән Зәкиянең холкыннан килгән гыйллә генәме бу, әллә чыннан да мөмкинлек бармы? Бардыр. Моны сихерче беләдер. Тик әйтәсе килмидер. Җиде тапкыр барды ул сихерчегә, җиде тапкыр! Ләкин буш кайтты.
Сихерченең башы компьютер кебек. Кайсы елны кем нинди йомыш белән килгән – барысы да хәтердә. Сәрбитап та яхшы белә Зәкия хәлен. Аңа кадәр бер елны Илүзә исемлесе килгән иде, анысын да хәтерли. Ләкин... Менә шул “ләкин”е бар шул, шуңа ярдәм итә алмый. Сәбәбен ул Илүзәгә дә, Зәкиягә дә әйтмәде, әлбәттә, ә менә үзенең йөрәге көя. Кешеләргә яхшылык эшләү аның бу дөньядагы бурычы, тик, җаны зар елап яшь хатын килә, ярдәм сорый, ә булышып булмый. Ярамый! Ана шунда инде аның кыенлыгы. Бу инде бик күптәнге эш. Дөресрәге, Сәрбитапның әнисе белән булган хәл. Ходаның бер бирмеш көнендә сихерче янына яшь чибәр кыз килә. Чибәр дидек тә соң, чибәрме инде ул хәзер: йөзеннән нур качкан, күзләрендә әрнүле җан газабы... Боларның авылларында Гыйльмаз исемле бик дуамал, тотанаксыз ир яши икән. Хатынлы булуына да карамастан, хәрәм алмасына да кул суза, ди. Менә шулай итеп бу кыз да мәсхәрәгә калган. Ләкин ул башкалар кебек үз язмышына буйсынып елап-сыкрап кына уздырып җибәрергә теләми, ә үч алу нияте белән яна. Самими кыз ихласлыгы, эчкерсезлеге, хаклы нәфрәте сихерчене күндерде бит, ул Гыйльмаз атлы адәм шәрәмәтен мәңге гаилә бәхете күрмәскә, мәхәббәт хисләреннән мәхрүм булырга сихерли, хәтта җиде буын нәселенә шуны тели. Озак еллар үткәч, бик үкенә ул, кызына үз кәсебен өйрәткәндә бу вакыйга турында да сөйли һәм кат-кат кисәтеп куя.
- Кеше кызганып артыгын кыланма, ялгыш юлга басма. Фани дөнья ыгы-зыгысы чүп кенә, бүген болай, иртәгә тегеләй, шуңа карап тормыш тәртибенә тыгылма, үз өстеңә зур җаваплылык алма. Таяк ике башлы, бер башында яхшылык булса, икенче башында яманлык булуы бар. Әнә шул яманлык үз башыңа төшмәсен, - дияр иде ул.
Сәрбитап яхшы белә: бозымны кайтару бик яман эш. Гадәттә андый имләүче үлеп куя. Кем белә, турыга җәһәннәмгә эләгә торгандыр әле. Шулай булгач, әнисе куйган бозымга каршы Сәрбитап берни дә эшли алмый. Кемнедер сугышудан туктатам дип үзен харап итсенме. Андый гаиләләр авыл саен бер өер. Билгеле ки, Зәкиягә ул чын дөресен әйтмәде, әйтсә, бу кыз Сәрбитапның үзен дә, әнисен дә каһәрләр иде.
- Туганым, бу минем кулдан килә торган эш түгел. Башка им-томчыларга да йөремә, Ходайдан ярдәм сорап үзең әмәлен эзләсәң генә инде. Наркологлар, психиатр-экстрасенслар күп хәзер, - диде ул кунагына.
Әйтүе җиңел, психиатрга бар, дип Закирга әйтеп кара, башыңны сугып ярыр.
Юраган юш килә, диләр, Зәкия шулай дип уйлаган иде, чыннан да, ире башын будильник белән бәреп тиште. Бу йортның өченче бәхетсез килене соңгы елларда “ә” дигәнгә “мә” дип ире җаена гына торырга өйрәнгән иде, иң мөһиме, тавыш чыкмасын, калганына ничек тә түзәргә була. Ләкин бу юлы үзе гаепле булып чыкты. Тыңлашмаган малаена=
- Их, синнән дә юньле кеше чыкмастыр инде ул, - дип әйтте дә куйды шул.
Бер дә юкка йодрыкларын төйнәргә яраткан Закирга бу сүз артыгы белән җиткән иде. Әйтерең бармы, хатыны аны бөтенләй кешегә дә санамый икән ләса. Өстәлдәге сәгать Зәкиянең башына очты. Аннары ир кеше хатынын тотып алып уңлы-суллы яңаклады да, ачуы бераз басылгач, үз йомышы белән чыгып китте. Шешәдәшләре белән эчәргә тапмый туктамыйлар инде, ә эчәргә тапсалар ир дигән иблис тиз генә кайтмас. Улы кебек үк Миңнебиҗан карчык та браматта йөрергә ярата, иртүк үк гайбәт таратырга чыгып киткән, башыңнан миең агып чыкса да хәлеңне белер кеше юк.
Сәрбитап ярдәм итәргә теләмәгәч, Зәкия үзе сихер серләре белән кызыксына башлаган иде, кайда нәрсә табып була шуны укыды. Шунлыктан ул белә, бозымны әйбер аша эшлиләр, ә әйбер күп очракта матча астына кыстырыла, бусага төбенә күмелә. Менә шуннан эзләргә кирәк. Канга баткан чәчләрен дә юып җыймыйча, Зәкия көрәккә тотынды. Баш авырта, күңелдә таш авырлыгы, кул-аяклар калтырый, ханымның кыл өзәрлек тә хәле юк, әмма рух көче аны коелып төшмәскә, тернәкләнергә чакыра иде. Бозым Гыйльмазга ясалган булган, ә ул чакта болар иске өйдә яшәгәннәр. Хәзер ул өй нигезендә гараж тора. Гараж капкасы урамга карый, әлбәттә, ә өй ишеге йорт якта була бит. Зәкия чамалый, исәпли һәм ишек менә шул якта булган дигән карарга килә. Күп тукмалудан имгәнеп беткән хатын көч-хәл белән каты җир казый. Һәм юкка түгел, шактый азапланганнан соң ул бер әйбер табып ала. Гәҗәп нәрсә: чүпрәктән төрелгән кечкенә ике сын, берсе ир-ат заты рәвешендә, ә икенчесе хатын-кыз. Тик, бу фигуралар җиде энә белән үзенчәлекле итеп бер-берсенә чәнчеп беркетелгән икән. Зәкия сихерче түгел, ул бу эшне юрый алмады, бары үзенчә бер фикергә килгән булды: янәсе Гыйльмаз биатага гаилә бәхете күрмә, үзеңә генә түгел, улларың да хатын-кыз белән яши алмасын, дип бозым салган булганнар. Хәер, кем белә...
Зәкия бу әйберне ялан кул тотарга курыкты, бияләй киеп алып чүпрәккә төрде дә зиратка юнәлде. Шунда киртә читенә күмеп куйды. Эшен тәмамлап өлгермәде, күктән гаҗәеп яңгыр сибәли башлады. Кечкенә, ләйсәндәй ялтыравыклы тамчылар яңгыр түгел, ә шифалы дым, бәрәкәт булып җиргә коела иде. Ә аннары салават күпере кабынды. Ул шундый биек, киң, шундый якты, матур... Мондыйны Зәкия гомерендә дә күргәне юк иде. Хатын үзе күктәге аллы-гөлле көянтәгә карап утыра, ә күңелендә инану туганын тоя иде.
Тик Сәрбитап кына әлеге гаҗәп салават күперен күрмәде. Ара ерак булып, башка авылда яшәгәнгә түгел. Аның күзләре йомылган иде. Мәңгелеккә. Соңгы вакытта ул үзенең һәм әнисенең гөнаһын җую өчен күп көч салды шул.
6 август 2012 ел.

Куелган язмыш
(Бу әкият 600 еллап тарихы булган борынгы легендага нигезләнеп язылды)
Аучы, күтерле сазлыктан исән-имин үткәч, үргә күтәрелүче сукмактан туералыкка килеп җитте. Иңбашындагы болан баласы зур булмаса да, Аучының билен ярыйсы ук баскан булган икән, шунлыктан ул, коры җиргә чыгуына шөкер әйтеп, аркасын имәнгә терәп җиргә хәл җыярга утырды. Кесәсендәге соңгы табикмәген чыгарып, җай гына шушы ризыкны чәйнәргә тотынды. Бер карыш чыра янар вакыт үтте микән, кинәт аның сизгер колаклары мыдыр-мыдыр сөйләшкән кеше тавышлары ишетте. Аучы сагаеп тавыш килгән якка текәлде. Чыннан да, имән араларында ап-ак киемле ике кеше шәүләсе күренде. Алар ашыгып атлый-атлый ни хактадыр борчылып сөйләшәләр иде. Аучы, аларга ун-егерме адым якынлашып, бар сизгерлеге белән тыңларга кереште.
- Шулай итеп бу балага да язмыш куйдык, - дип сөйләнде алдан атлаучы. Әйе, Ходайның әмере белән ул унтугыз яшендә өйләнәчәк, ә егерме яшендә аны бүре алачак. Нәкъ шулай булачак, егерме җәй яшәячәк бу адәми зат...
Аучы, бу кешеләрнең куркыныч түгеллеген чамалап, ашыгып каршыларыны килеп чыкты. Олылап аларга сәлам күндергәч, үзен кызыксындырган сөялен ишеттерде.
- Сез ни хакта әңгәмәләшә идегез әле? Ничек инде ул алай, бала әле туган гына, ә сез аның күпме яшәячәген алдан беләсезме? Сез кемнәр?
- Без язмыш куючылар. Яңа гына бер малайның маңгаена язмыш куйдык. Шуннан кайтып баруыбыз.
- Булмас! - дип шик белдерде Аучы. – Язмышны куеп була мыни, аны күрәзәчеләр юрарга тырышып та бик булдыра алмый әле. Ышануы кыен бу эшкә.
Тик сәер юлаучыларның сүз көрәштерергә ниятләре юк иде.
- Ышанмасаң, бар әнә Якын авылга. Анда Тиреченең бүген генә улы дөньяга килде. Аңа мулла исем кушты, ә без язмыш куйдык, - дип, юлларын дәвам иттеләр.
Аучы уйга калды. Аяныч хәл. Язмыш куйдык, имеш. Әгәр ниндидер тылсымлы кодрәт ияләре адәм баласына язмыш куя ала икән, бәлки, ул язмышны үзгәртеп тә була торгандыр. Ни әйтсәң дә, сабый кызганыч бит әле. Әгәр да аны бүредән коткару була торган эш булса, моны Аучы булмый кем эшләргә тиеш соң?
Шулай уйланып торды Аучы. Якын авылга барып ишеткәннәренең чынлыгына ышанып кайтасы иде дә бит, тик бераз йончыткан, җитмәсә, җилкәдә болан баласы. Ләкин бармыйча да ярамый, югыйсә, күңел тынычлык тапмаячак.
Авылга Аучы кичкә каршы барып җитте. Тиреченең өендә ыгы-зыгы, шатлыклы җанлылык хөкем сөрә. Хатыны, бала-чагасы бәбине берсеннән берсе сорап алып, кулдан төшерми уйнаталар иде.
Аучы Тиречегә үзенең гозерен сөйләп бирде. Янәсе, аның хатынына Тәңре бала бирми, ә бит берзаман картлык көне дә килеп җитәчәк, таяныч кирәк булачак. Кыскасы, асрамага ул алмакчы.
Тирече бу үтенечкә кырка каршы төште. Кем үз баласын җиде ятка биреп җибәрсен инде. Үзе сау, хатыны тып итеп тора, тагы бер бала үстерергә хәлләреннән килмәслекмени. Юк, булмый.
Аучы, ымлап Тиречене тышка алып чыкты. Шунда гына ул үзенең урманда серле адәмнәрдән ни ишетүен, баланы нинди язмыш көтүен сөйләп бирде.
- Ярый алайса, синекенчә булсын, ал баланы, - диде Тирече, ниһаять. Ә һушы киткән хатынын: “Бүредән ашаттырганчы, кешегә бирү хәерлерәк. Бәлки, озын гомерле булыр,”- дип юатты.
Шул көннән соң Аучының тормышы үзгәрде дә куйды. Җәнлек тиреләре төяп, ханлыкның бөек үзәге шәһри Казанга барып, олау тутырып тимер әйберләр алып кайтты. Шулар арасында бүре капкыннары, рәшәткәләр, ишек келәләре һәм башка шундый нәрсәләр күп иде.
Аучы өй тирәли күп итеп тозаклар куеп чыкты, тәрәзләргә тимер рәшәткәләр корды. Дию пәрие дә каерып ачалмаслык итеп ишекне ныгытты. Ул хәзер ауга киткәндә хатынын өйдән ерак чыгып йөрмәскә, баланы бер генә мизгелгә дә күз уңыннан югалтмаска ныклап кисәтеп куя иде.
Ә бала үсте. Аның матур итеп “әттә” дип әйтүе аучының җанын эретә иде. Шулай, бала боларны әти-әни дип белеп, үзенең асрамага гына алынганлыгын сизми үсте. Ә аучының саклануын ул табигый хәл дип кабул итте, ни әйтсәң дә, киек-җанвар тулы урман арасында яшиләр бит.
Унтугыз яшендә Егет әтисеннән кыз ярәшеп бирүен үтенде, Аучы Ерак авылга Тимерчегә кызын сорамакка китте. Юл авыр, сукмак байтак ара Итил яры буеннан бара. Аучы дарья өстендәге бик күп олы каекларның агымга каршы йөзүләрен күрде. Бер төркеме яр буена килеп туктаган. Ишкәкчеләр казан асып ашарга пешерә, ял итә иде.
- Исәннәрмесез, олуг юл сәфәрчеләре! Тормышларыгыз имин-аманмы? - дип сәламләде аларны Аучы, яннарына килеп.
- Без исән әле, Аллага шөкер, Аучы. Син үзең ни хәл, урманда киек-җанвар бармы соң? - дип җаваплады ялгыз һөнәрчене учак тирәсендәгеләр.
Сөйләшә торгач, Аучы шуны белде: Итил буйлап үргә юлаучылар бөек Казаннан хан кешеләре: сәүдәгәрләр, ялланган ишкәкчеләр, сакчылар икән. Урыс дәүләтендә быел ачлык, имеш, шунлыктан Казан ханы Мәскәү кенәзенә ярдәм йөзеннән бик күп ашлык җибәргән икән. Бу гавәм шушы игенне илтеп бара булып чыкты.
Аучы әнә шулай дөнья күреп, ил яңалыклары белән танышып бара тогач, Тимерче авылына барып җитеп, улына кыз ярәшеп кайтты. Тиздән, булдыралган кадәр шартына китереп, туен да уздырып куйдылар.
Бераздан яшь гаилә башка чыгарга теләк белдерде. Аучының эченә шом төшсә дә, хафалануын тыштан белдермәде. Егет үзе дә шәп сунарчы, таза, бүрегә генә бирешеп тормас, бернинди коралсыз кулы белән дә буып үтерер. Гомумән, тыя алмады Аучы балаларының ирекле теләкләрен. Тик өй урынын үзе сайламакчы булды. Тирләгәнче ат чаптырыр ераклыкта гына елга борылмасы бар. Шунда өч яктан текә яр белән уратылган калкулык тора, бик һәйбәт, ул яктан беркем куркыныч салырлык түгел. Ә бу тарафтан чокырлар, капкыннар, үзаткычлар корып куярга була. Егеткә менә дигән ике эт тә бирәчәк Аучы, бүре килгәнен әллә кайдан сизеп алачаклар.
Аучы белән Егет шулай эшләделәр дә. Җиң сызганып, юан бүрәнәләрдән ызба салдылар. Өй тирәсен һәммә төр ныгытмалар белән уратып алдылар. Бу әзерлекләрнең асылына төшенергә тырышкан Егеткә ата кеше: “Урман эчендә беръялгызыгыз яшисез бит. Аю-фәлән килеп чыгуы мөмкин, явыз бәндәләрнең дә килеп юлыгуы ихтимал. Сакланганның сагы ятар, сакланмаганның башы ятар,”- диеп үзенчә эш итте.
Егет яшь кәләше белән яңа өйгә күчте. Килен дә бик уңган, булдыклы булып чыкты, эшләмәгән эше юк. Аучы җәнлек тиресенә алыштырып кайткан киндердән үзенә дә, иренә дә менә дигән итеп кием-салым тегеп куйган. Афәрин! Дөньялары түгәрәк, тормышлары котлы булырга охшый.
Аучы, улы белән килененең хәлен белергә баштарак еш килеп йөресә дә, кышын сирәкли башлады. Ник дигәндә, кыш – ау мизгеле, җәнлек тиресенең купшы, зиннәтле чагы. Булдыралган кадәр аулап калырга кирәк. Җимле капкыннарына да эләкте җәнлекләр, атып та алгалады, эзәрлекләп барып, берничә бүрене чукмары белән бәреп тә алды Аучы. Сөбханалла, кыш буена гаять матур мал-мөлкәт тупланган лабаса.
Җәй җитүгә Аучы, кыш җыйган байлыгын Казанга алып барып, алыш-биреш итеп кайтты. Күңеле тыныч түгел иде аның. Казан гүя нәрсәдер көтә – шомлы һәм тынгысыз иде. Әйтерсең, күк йөзендә, болытлар артында афәт эленеп тора. Үзе күренми әле, әмма менә-менә халык башына ишелеп төшәр дә һәркемне олы казага калдырыр кебек.
Данлы каладан алып кайткан бүләкләрне җефетенә күрсәтеп маташканда, тегесе әйтә салды:
- Беләсеңме, әтисе, иртәгә улыңның туган көне бит.
- Ничә җәе тула әле? - дип чайпанлап китте гадәттә тыныч холыклы ир. Үзе бик яхшы белсә дә, егерме икәнен ишетәсе килми иде аның, курка иде ул бу саннан.
- Ничә дип, төп-төгәл егерме инде, ике кул бармакларын ике тапкыр санаган кадәр, - дип аңлатма бирде чут җаен бик үк яхшы белмәгән хатыны.
Аучы иртә белән юлга чыкты. Иңбашында улы белән килененә дип бүләкләр салган биштәр. Биленә кылыч таккан. Аучыга кылычның моңача кирәге булмаса да, дөнья хәлен белеп булмый, дип гаскәриләр коралын да сатып алган иде ул. Менә сукмак куе урманны ерып чыгып, шау чәчкәгә күмелгән гүзәл аланга аяк бастырды Аучыны. Ул сагайды, аланда ниндидер сәер тынлык сыман, эте дә нидәндер куркынып һаман да аякка сырыла.
Кулына хәнҗәрен кысып, Аучы өйгә якынлашты һәм бикләнмәгән ишекне сак кына каерып эчкә үтте. Ни күрсен: өй эче тулы кан, таш бәгырьле кешеләрнең дә котын алырлык мәхшәр. Алсу кан хәтта өйнең биек диварларына чәчрәгән, тәрәзә пәрдәләренә буялган...
Сәкедә аякларын сәлендереп мәет шикелле агарган килене утыра. Ул өрәктәй өнсез. Аучыны күрүгә танымагандай беравык кымшанмый торды, шуннан гына тәненә җан кергәндәй кыбырдап телгә килде:
- И-и әтекәй!.. Бүген төнлә әллә нәрсә булды миңа. Кара төн уртасында бүрегә әйләнеп уянып киттем дә, берни белми йоклап яткан улыңны ашап та куйдым. Төш түгел, чын булды шикелле бу афәт.
Килен үксеп елап җибәрде.
Язмыш, язмыш... Кемнәр иде теге вакытта урманда очраган, адәм кыяфәтенә кергән затлар: фәрештәләрме, иблис токымнарымы, Тәңренең җирдәге илче-йомышчыларымы? Шушы язмыш дигән нәрсәне берничек тә үзгәртеп булмый идеме соң?! Авыр бу сер вә дәһшәт тулы дөньяны аңлавы.
Аучы күтәрәлмәс кайгыдан бөгелеп төште. Яңаклары эчкә батып, битен яртылаш агарган сакал-мыек басты. Берничә көн эчендә ул картайды да куйды. Инде Тимерче кодага хәбәр итәргә кирәк. Гомумән, киңәш итәргә. Югыйсә, бу хәлне бер кеше башы гына күтәрерлек түгел. Аннары, Аучыны әйтеп аңлата алмаслык ачу да уттай өтә, нәфрәтләндерә иде. Их, әгәр улын дошманнар үтергән булса... Менә шул кылычы белән ул аларның туйганчы, кансыраганы басылганчы башларын чабар иде. Куллары кылыч тота алганчы, үз башы яурыныннан очып төшкәнче үч алыр иде.
Урманнар, үзәннәр аша үткәндә шулай уйлады Аучы. Аның ябык йөзендәге зур кара күзләре бүлчәеп чыгып, котырган дәһшәт белән карана, үзенә корбан эзли иде. Үч аласы иде. Үч. Үч. Үч.
Былтыр ханның ашлык илтүче кәраваны тукталып үткән алан быел да буш түгел икән. Тик болары ниндидер башка кешеләр иде: киемнәре ят, сөйләшүләре аңлашылмый. Аучы аларны читтән бик озак карап торды. Болар, һичшиксез, Казанга яу чыккан дошман гаскәре.
Чү, араларында Тимерче дә бар түгелме! Хәер, үз ирке белән түгел икән. Әнә, берничә сакчы, аны агачка бәйләп куеп, күлмәген ертып төшерделәр. Җәллад, каеш камчысын чыжлатып, Тимерчене суктырырга тотынды.
Аучы атының кабыргасына типте. Урманнан атылып чыгып өсләренә ташланган бу кешегә каршы шундук бер төркем илбасар каршы төште. Кыен иде аучыга, ни әйтсәң дә, ул аучы, ә сугышчы түгел, кылыч селтәп җан кыеп өйрәнмәгән. Шулай да ул Тимерче ягына таба шактый ара үтте, аркасына килеп кадалган сөңге аның соңгы сәгате сугуын хәбәр иткәнче, унлап дошманның башын кыеп өлгерде. Аңы томалана башлаган Аучының күзләренә галәмәт зур бүре башы чалынды. Аның озын тешләреннән кан тама, кеше каны. Аучы, бар көченә кылычын кысып тотып, бүрегә кизәнде...

Фарисей
Гаффан иртәнге автобуска чак өлгерде. Билетларны тикшереп йөргән кондуктор аның юллыгына да күз салып алгач, автобустан чыгып китте һәм авыр машина җай гына кузгала да башлады. Шунда Гаффан белән янәшә утырган адәм авыз эченнән генә нәрсәдер укып, битен сыпырып алды. Юл догасы укый бу абзый, - дип уйлады Гаффан, - бик мәслихәт. Сәфәребез имин булыр. Шушы күңелгә хуш фикердән соң ул, өч сәгать ярымга сузылган юлны тизрәк үткәрү өчен, күзләрен йомып, йокымсырап алырга булды.
Тик, автобус йокысы йокы мыни, селкенү, кешеләрнең ыңгыр-мыңгыр сөйләшүе, яңа көн тууы барысы да: “Тор, шәкерт, уян, җиттек Казанга!”- ди кебек. Туймаган йокы каядыр юкка чыга, зиһен ачыла, оеган буыннарны язып ничек булса да кыбырдашкалап аласы килә, сөйләшми дә торып булмый. Гаффан черем итү теләгеннән арынып күзләрен ачканда автобус эче якты гына иде инде. Шунда ул күршесенә игътибар итте, бу абзый бик тә яхшы таныш төсле бит! Һәм “келт” итеп барысы да исенә төште. Хикмәт биредә танышны тануда гына түгел иде, ә шушы кешенең искиткеч үзгәрүендә, бүренең сарык тиресенә төренеп йөрүендә.
Гаффанның хәтереннән күптән булган вакыйгалар тезелеп узды. Бер заманда эчкесез генә, комсомол туйлары үткәрүне “любой ценой” киң масштаблы күренеш итү хәстәрен күрә башладылар. Шундый туйларның берсенә райком инспекторы Гаффан да китте, максаты: бәйрәмгә партия-идея юнәлеше бирү, ә ахырда инде шушы туйны үрнәк итеп район гәзитендә агитация мәкаләсе бастыру. Туй күңелле генә бара, кияү матур, барысы да шат кебек, кода-кодагыйлар бүләкләр бирешә, теләкләр әйтелә... Тик, барыбер нидер җитми, әллә нәрсәнедер кешеләр дөрес эшләми, әллә көне тискәре – аңламассың. Ләкин моның сәбәбен картлар тиз аңлатты. Һава сулап, җилләнеп керү сылтавы белән өйдән чыккач, ярылмаган утын өстенә утырышып алдылар да, Гаффанны чакырттылар.
- Яшьләргә никах укырга кирәк, кем, Гаффан туган.
Райком вәкиле хәтта курка калды. “Шулай шул, дөрес әйтәсез, укыгыз әйдә,”- дип баш кагып торалмый бит инде ул. Аның каршында мондый сүз башлануы үзе куркыныч, райкомга җиткерсәләр...
- Юк, - диде ул, ярамый.
Ләкин авыл агалары да чигенергә теләми иде. Аеруча Мисмахетдин атлысы каты торды.
- Никахлары булмагач, яшьләрнең бергә яшәве хәрәм була, бергә йоклаулары зина санала. Аллаһ аларны ир белән хатын, бер гаилә дип кабул итмәячәк.
Уйлап караганда, Мисмахетдин дә дөрес әйтә, аракы урынына газировка эчү генә гаиләне расламый бит әле. Аның авыл советында теркәлүе формаль нәрсә генә, закон һәм статистика өчен генә кирәк нәрсә. Ә менә рухый нигезләре, шул исәптән Алла, халык һәм ата-ана алдында ант-вәгъдәләре булмый торып ике кешене гаилә дип атавы да дөрес түгел кебек, болай урысныкы – сожительләр, ягъни бергә яшәүчеләр булып кына чыга. Изге һәм олы максат, шул ук вакытта бурыч та булган тантаналы, гомердә йөрәкләрдә истә калырлык бер рухи халәт булырга тиештер бит инде. Гаффал уйлады-уйлады да әйтеп салды:
- Мин кибеткә барып килим әле, тәмәкем беткән икән.
Олыларга ике әйтү кирәкми, алар Гаффанны дөрес аңлады һәм ул әйләнеп килгәнче матур итеп никах укып, кыз белән кияүне мөселманлык нигезендә ярәштәреп тә куйганнар. Ләкин моны райкомда ничек белгәннәр диген? Партия органы работниклары арасында Даниф Данисович атлы бер адәм шәрәмәте бар иде, ул төрле тармаклар буенча мәгълүмат җыеп, шуларны түкми-чәчми папкаларына туплап бара иде. Шул исәптән, тышына “Дин” дип язылган папкасы да бар. Шунда кайсы авылда кем Коръән укыткан, кем мулла чакыртып баласына исем куштырган, кем ураза тота, намаз укый, дини китаплар сатып алган – барысы да бәйнә-бәйнә теркәп куелган. Бу папка заманында хуҗасына күп файда китерде. Утын, печән, ит, бал кебек нәрсәләр акмаса да мул гына тама иде. Чөнки Даниф кеше белән“сөйләшә” белә: синең хакта менә шундый сигнал бар, партбилетың белән хушлашасың киләме әллә, дип кенә куя, теләгән әйбере шундук йортына килеп керә иде. Беренче секретарьгә шул гына җиткергән. Анысы бюрода күтәрелеп бәрелмәде, ул гадәттә барысын да тыңлап беткәч кенә йомгак ясап куя. Ә менә икенче секретарь авызыннан төкерек чәчте ичмасам. “Син хәзер нинди намусың белән коммунист исеме күтәреп йөрисең, син бит дошман! Халык арасында дошман идеологиясе таратучы!”- диде.
Кем әйтмешли, сукыр да күрә – эш Гаффанны партиядән чыгару ягына табан тәгәри иде. Моның нәрсә икәнлеген өлкәннәр хәтерлидер: партбилетыннан язган кеше мотлак рәвештә эштән бушатыла, башкача ул гомердә дә җаваплы вазифага урнаша алмый.
Ярый өченче секретарь юньле адәм икән. Тегенең иң кызу пары чыгып беткәнен сабыр гына көтеп алгач, ул җайлап кына сүзләрен тезде.
- Туктагыз әле, без ялгыш фикер йөртәбез, шикелле. Райком вәкилен дошман дип әйтүне ишетмәдек дип саныйк, обкомга җитсә... Гаффан бит Коръән укырга рөхсәт бирмәгән. Ул бит үзе дә белми калган, - диде Нәкый Зиннәтшин һәм үз сүзен куәтләп гәеплегә эндәште:
- Магазинга киткән идем, дисеңме? Мин килгәнче укып өлгергәннәр, дидеңме әле?
- Әйе, мин кибеткә киткән идем шул, шәйләми дә калдым, - дип коткаручы фикергә ябышты Гаффан. – Комсомол туе дигәч, никах укытырлар дип кем уйласын инде.
Бюро Гаффанга каты шелтә бирү белән чикләнде. Шулай итеп Даниф Данисовичның уе барып чыкмады. Ләкин ул үзенең отылуын авыр кичерде, Гаффтны күрәлми, нәфрәт чәчеп йөри иде. Тик, башкача бәйләнер сәбәп таба алмады, ә берничә елдан вакыйгалар тамырдан үзгәреп китте, үзгәртеп кору, реформалар җиле исте. Әнә шул җилләр Данис Данифовичны да “реформалатып” идеология работнигыннан теология “работнигы” ясап куган иде.
Менә шундый хәлләрне искә төшергәч, түзеп торуы авыр икән. “Син ничек болай?”- дигән сорау эчне тырный гына бит. Һәм Гаффан күршесенә эндәште:
- Исәнмесез, Даниф Данисович! Хәлләрегез ничек?
Сакаллы абзый җәхәт кенә Гаффанга карады. Аның күзләрендә куаныч, үзен тануларыннан горурлану хисе чагылды.
- Бәй, бу син мени, Гаффан туган!? Танымый киләм бит. Мин Ходайның рәхмәте белән йөреп ятам, иншаллаһ. Үзеңнең хәлләрең ничек?
- Яхшы, - диде Гаффан коры гына, бу бәндә ояла да белми. Минем күрүенә шатланган кебек хәтта, дип уйлап куйды ул һәм сорау бирде: “Сезне диндар булып китәрсез дип уйламаган идем. Теге вакытта иң боевой коммунист сез идегез бит”.
- Заманы шулай иде, туган, миңа үпкәләмә. Күңелдә кер йөртү – гөнаһ. Ә хәзер икенче заман, дингә ирек бирелде, заманга карап кеше дә үзгәрә инде ул, барысы да Аллаһ кулында.
Гаффан башкача эндәшмәде. Дәшкәне өчен дә үкенеп куйды әле ул, чөнки күңелендә әшәке юшкын тойды. Әнә бит ничек, нинди генә кабәхәтлек эшләсәң дә, барысын да Ходайга сылтап судан коры чыгарга була икән. Җитмәсә, мине гаепли сыман, ничек әле: икейөзлелек динсезлектән яман, диләр шикелле. Моның белән сөйләшкәнче...
Ниһаять, озын юл тәмам булды. Район үзәгендә автобустан төшкәч, Гаффанның тагы теле кычытты, сорамый кала алмады:
- Мулла абзый, ягъни Даниф Данисович, теге папкаң исәнме?
- Юк, 1991 елны яндырдык. Хәзер аның кирәге дә юк бит, хәзер менә нәрсә почетта, - дип анысы кесәдә йөртерлек итеп эшләнгән Коръән китабын алып Гаффанның күзләренә терәде.
12 гыйнвар, 2010 ел.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Солтаньяр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4079
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2158
    36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4186
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2196
    36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4229
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2132
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4193
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2207
    37.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4116
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2115
    38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4196
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2194
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4281
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2122
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4276
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2084
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4236
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2191
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4298
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2195
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4133
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2174
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4276
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2127
    37.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4208
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2119
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 4150
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2172
    37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3909
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2111
    37.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 4129
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2170
    37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 4204
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2115
    40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 4277
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2052
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4212
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2114
    36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 4260
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 4214
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2116
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 4122
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2188
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 4213
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2088
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 4246
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2107
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 4168
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2154
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 4294
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2096
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 4221
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2108
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 28
    Süzlärneñ gomumi sanı 4242
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2171
    39.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 29
    Süzlärneñ gomumi sanı 4175
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2145
    38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 30
    Süzlärneñ gomumi sanı 4267
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 31
    Süzlärneñ gomumi sanı 4221
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2002
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 32
    Süzlärneñ gomumi sanı 4234
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2081
    40.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 33
    Süzlärneñ gomumi sanı 3961
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2172
    36.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 34
    Süzlärneñ gomumi sanı 4207
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2142
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 35
    Süzlärneñ gomumi sanı 4283
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2145
    39.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 36
    Süzlärneñ gomumi sanı 4241
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2120
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 37
    Süzlärneñ gomumi sanı 4298
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2173
    39.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 38
    Süzlärneñ gomumi sanı 4219
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2106
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 39
    Süzlärneñ gomumi sanı 4316
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2107
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 40
    Süzlärneñ gomumi sanı 4335
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2157
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 41
    Süzlärneñ gomumi sanı 4335
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2138
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 42
    Süzlärneñ gomumi sanı 4302
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2107
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 43
    Süzlärneñ gomumi sanı 4272
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2181
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 44
    Süzlärneñ gomumi sanı 4207
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2092
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 45
    Süzlärneñ gomumi sanı 4328
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2125
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 46
    Süzlärneñ gomumi sanı 4374
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2120
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Солтаньяр - 47
    Süzlärneñ gomumi sanı 3878
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2063
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.