LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Солтаньяр - 12
Süzlärneñ gomumi sanı 4276
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2127
37.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Беренче булып башкарма комитет рәисе сүз алды. Ул герман фашистларының мәкерле рәвештә илебезгә басып керүен, бик күп шәһәрләрнең бомбага тотылуын әйтте. Халыкны тыныч булырга, паникага бирелмәскә, дошманны җиңү өчен бар көчебезгә эшләргә өндәде. Аннары райком секретаре Зәйнак Төхвәтуллин сөйләде. Дошман никадәр генә көчле һәм хәйләкәр булмасын, ул барыбер җиңеләчәк, диде. Күңелгә аз гына булса да бер өмет салгандай булды. Шуннан соң военком Сапожников, МТС директоры, кайсыдыр колхоз рәисе чыгыш ясадылар. Без ул чакта шаңкып калган идек, кемнең ни әйткәнен дә хәтерләрлек түгел. Тик, күрәм, райком секретаре миңа карый, таныды, ахры. Ул бит Кураишка килгәндә безгә кереп ашап-эчеп чыкканы бар. Шуннан бу артында торган бер яшь кешегә нидер әйтте, ә үзе минем якка ымлый. Теге кеше трибунадан төшеп яныма килеп басты. Сабира иптәш, ди, сез дә трибунага менеп үз сүзегезне әйтегез әле, ди. Мин коелып төштем. Бу якта без бит килгән кеше, кем әйтмешли, башыбыз керсә аягыбыз кермәгән. Аннары, мин гап-гади эшче хатынмын. Ил һәм халык алдында бернинди заслугам юк. Шундый хәтәр вакытта халык алдына чыгып олы сүзләр әйтеп ташларга хакым бармы? Теге адәмгә шулай дидем. Ә ул безгә нәкъ шундый кеше кирәк тә инде, ди. Гади эшче, хатын-кыз, димәк, сез хезмәт кешесе, барлык аналар исеменнән сүз әйтергә аеруча хаклы, ди. Мин баш тарта алмадым, үзегез аңлыйсыздыр, алай килешмәс тә иде. Эш бит оста сөйләүдә түгел, ә йөрәктәге нәфрәтне халыкка аңлатуда, җиңү өчен бар кешене олы һәм ифрат авыр көрәшкә чакыруда. Һәм начальниклар янына менеп басканымны үзем дә сизми калдым. Мин патша заманында яшәгән кешемен, дип башладым сүземне. Без кем идек? Без кол идек. Көне-төне эшләдек, байга эшләдек, үзебез туйганчы ашарлык икмәк күрмәдек. Һәм, ниһаять, ярлы-ябаганың өмет кояшы булып Октябрь революциясе кабынды, ул безгә азатлык бүләк итте, без үзебезгә, үз илебезгә эшли башладык. Империалистларга бу ошамады, безне буарга маташтылар, ләкин булдыра алмадылар, без аларны себереп түктек, барлык авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны кичеп мул һәм азат тормыш төзи башладык. Хәзер үзегез күреп торасыз, тормыш көннән-көн яхшыра, хезмәт көненә шактый акча, иген бирелә, кая карасаң да яңа төзелешләр күтәрелә. Куркыныч һәм томана көнкүрешебез менә нинди тормышка килеп тоташты. Бүгенге яхшы тормыш, хезмәт казанышларыбыз – бары да җиңү көче бит. Октябрь җиңүе. Кыска гына әйткәндә, сабыйлардан башлап өлкән әби-бабайларга кадәр патша заманы белән чагыштырганда кунак кебек яши, кунак ашы ашый.
Безнең яшьтәге кешеләр коммунизмга фундамент коючылар. Ә сез, хәзерге яшьләр, күккә күпер салучылар, диясе килә. Сез – коммунизм төзүчеләр. Безгә он, бәрәңге суы эчеп яшәргә туры килде, әле кайгысын сөйләсәң башларың әйләнеп чыгарлык. Боларны узган эштән төш яхшы дип кенә онытып калдырасы килми. Элек нинди михнәтләрдә яшәвебезне онытсак, совет властының шулкадәр дә хөрлек һәм муллык алып килүен аңламабыз шикелле. Авыр заманаларны белмәгән яшьләргә, балаларыбызга тормыш мәгънәсен, халкыбызның якты кыйбласын аңлатасы килә. Әйе, колхозларыбыз аякка басты, уңыш бәйрәмнәре, сабантуйлар уздырыла, ашлык мул бүленә, яшьләр матур киенә. Аяктан чабата, өстән киндер күлмәк төшкәч кенә бүген янә сугыш башланды, диләр. Нәрсә, безне дошман тагын да хәерчелектә яшәтергә, кол итәргә телиме?! Гитлерның бу кара уе барып чыкмас! Сез, ир-егетләр, нимес фашистларын фронтта тукмагыз, ә без монда көне-төне эшләрбез. Буразнада, урман диләнкеләрендә егылып үлсәк үләрбез, әмма дошманга баш бирмәбез!
Менә шулай дидем, дускайларым. Халык гөр килеп кул чапты, әйтерсең дә мин әллә кайдан килгән атаклы кеше. Зәйнак Мәгарович, бик дөрес сөйләдең, диде. Кулымнан кысып, рәхмәт әйтеп озатып калды.
Сәрвәр шулай “кич утырып” кайтуына ире өйдә иде инде.
- Бәрәңге кыздырган идем, ашап ал, - дип каршылады хатынын Солтаньяр.
- Ашарга әзерләп, бичәсен көтеп утыру синең кебек ир асылына тиешле эш түгел дә бит... Тик нишлим соң инде, Солтаньяр, бу каһәр төшкән сугышны кем генә уйлап чыгарды соң.
- Без түзәрбез лә ул, балалар гына исән булсын, диң.
- Балалар гына исән булсын, Ходаем.
Хатын, күңеле тулып, иренә сыенды. Сугыш дигәч тә, мәхәббәт, наз басылып тормыйдыр ул. Бәлки, авырлык килгәндә имән иңгә дә терәк кирәк, дигән сүз дөрестер.
Икенче көнне таң белән Солтаньяр эштә иде инде. Конторада бераз булашканнан соң урманга чыгып китте. Кешеләр ничек эшли, кайда нинди кимчелек бар, тоткарлык юкмы – барысын да белеп тору кирәк. Хәлләр һаман саен авырлаша бара. Тарту көче җитмәве бәкәлгә суга, юньлерәк тракторларны фронтка алдылар, ә атлар үлә. Башта ящур кырды аларны, ул бәла үткән кебек булган иде котыру чире таралды. Ярдәмче хуҗалыкның иң шәп нәсел айгыры котырып суга сикергән. Елгада батып үлде. Кешеләр дә бик җәфалана. Елы да, үч иткәндәй, көйсез килә. Яңгыр яумаган көн сирәк, пыскаклап сибәләп тик тора. Лычма су килеш урман кисүе җиңел түгел ул.
Бригадаларның ничек эшләвен карап йөри торгач, Солтаньяр Фаһман янына килеп чыкты. Инде ничә ел иптәш һәм дус булган Фаһман, башка күп ирләр кебек үк, ике кыз белән эшли иде. Тәҗрибәле бер эшчегә уналты-унҗиде яшьлек кыз балаларны беркетәләр дә, әйдә, үтә норманы. Урман эше карап торуга гына җиңелдер, әмма үсеп утырган агачны кисеп аударуы өйрәнмәгән куллар өчен ансат түгел. Шуннан соң юан-юан ботакларын чабасың. Көн буена балта кулдан төшми. Беләкләр сызлый. Баштагы көннәрдә кызларның җиргә утырып елаган чаклары була.
Эш бик “гади”. Ике кеше аркылы пычкы тарта. Өченчесе багор сыман нәрсә белән агачны бар көченә этә, чөнки ул пычкыны кысмаска һәм кирәкле якка аварга тиеш. “Дөрес” ауса сөйрәтеп чыгаруы җиңелрәк. Ләкин агач һәрвакыт син теләгән якка аумый, я тискәре җил исә башлый, я кәүсәсе үзе авыш була. Борылып үскәне дә очрый. Андыеның кайсы якка авасын тәҗрибәле кеше дә гел генә дөрес аңлый алмый. Менә шундый чакларда алдыңны-артыңны абайлап тор, сине дә бастырып үтермәсеннәр, үзең дә кеше өстенә аударма.
Фаһман олыгаеп, ябыгып киткән икән. Ябыгырсың да шул, аның яшендә җиңел дисеңме...
- Әйбәт кенәбез әле, - дип җаваплады ул, Солтаньярның сәламләвенә каршы. – Мин түзәрмен лә ул, тик менә бу балаларга ифрат авырга туры килә. Парта арасында китап тотып утырыр чаклары бит.
- Норманы тутырасызмы соң?
Болай гына бирелгән сораудан кызларның коты очты.
- Тутырабыз, тутырабыз, - диештеләр алар куркышып.
- Куркырлык сәбәбе дә бар иде шул. Норманы тутырган эшчеләр тулы паек ала, ә тутырмаганнарның икмәк паегы киселә. Ачлыкның ни икәнен татып өлгергән колхоз кызлары тулы паек алу өчен җаннарын фида кылырга әзер. Кызларның ни уйлаганын, нидән курыкканын аңлап, Солтаньяр сүзне икенчегә борды.
- Яшьләрне кызгануыңны аңлыйм, Фаһман, үзеңнең Суфияң да нәкъ алар хәлендә бит. Кайда ни эшләтәләр икән, хат-хәбәре юкмы?
- Хаты килгән иде. Бездәге кебек үк урман кисеп ятабыз, дигән. Бер урманнан икенчесенә күчерү ниемә кирәктер инде...
- Их, Фаһман абый, син әйтәсеңме бу сүзне, мин әйтимме. Үзебез кайдан кеше табарга белмибез бит.
- Китәр алдыннан, яшьләрнең күңелен күрергә теләп, Солтаньяр урманчыга болай диде:
- Син, Фаһман абый, борчылма. Колхоз кызлары түзем, уңган була, беләкләре көчле аларның. Азрак күнегеп, эш җаена аңышып китсәләр менә дигән ударницалар булыр әле бу кызлар. Менә күрерсең.
- Анысы шулай. Шикләнмә, Солтаньяр, үзебезгә тиешлесен эшләрбез инде ул.
Директор ары китте, ә бригада янә пычкысына тотынды. Фаһман белми иде шул әле, Суфиядән килгән хат ике атна элек язылган, инде “искергән” иде шул. Чынбарлыкта исә аның Суфиясы ничә көн ашамаган килеш кара урманнар аша атлый иде. Монысы үзе бер гыйбрәт хәл.
Бу болай башланды. Кураиштан Суфия белән Вәгыйзә, Абызтамактан Гаделбану һәм башка авыллардан тагын берничә кыз кулларындагы юллама кәгазе буенча Молотов өлкәсенең Соликамск шәһәренә килеп төшәләр.
- Безне берәр заводка җибәрерләр микән? Ичмасам, җил-яңгыры үзәккә үтмәс иде, - ди арада иң өлкәне егерме яшьлек Гаделбану.
- Кайда җибәрсәләр дә җибәрсеннәр, тик, туярлык икмәк бирсеннәр, - ди түземсезләнеп икенче бер кыз.
Ләкин, боларның юраганы юш килми. Ниндидер леспромхозга алып килеп, тайга урманы кисәргә кушалар. Монда да урман нәкъ шул ук ысул белән кыркыла: ике кеше иелеп, төптәнрәк алдырырга тырышып пычкы тарта, өченчесе колга башын күкрәгенә терәп агачны этеп тора. Ләкин, мондагы карагайлар бик юан булып чыга, иркенләп тартырга хәтта пычкы җитми. Уратып кисәргә туры килә. Бу бик күп вакытны ала. Җитмәсә, ашау ягы бөтенләй такыр: бәрәңге дә чәй. Һәм көн саен шулай. Шунлыктан, кызлар эшкә барганда дөньясына үч итеп дигәндәй җырлап җибәрәләр.
Әй бәрәңге, бәрәңге,
Алып бара ул эшкә.
Барырлык кына көч бирә –
Җаныбыз чыга кичкә.
Бу җырны Аксын кызы Сәйлидә уйлап чыгарды, шикелле.
Шулай азаплана торгач сигез ай үтә. Беркөнне егасы агачлары тиешле якка аумый, бер ягында ботаклары куерак булып чыга, шул тарта. Суфия белән Вәгыйзә читкә тайпылып кала, ә колач җитмәс юан карагай Сәйлидәнең өстенә килеп төшә. Ни эшләсеннәр, урман мастеры килеп карый да, шунда күмегез, дип, китеп бара. Болар яшьләренә буыла-буыла кабер казый. Бичара кыз кем булган, кайдан килгән, кызыксынып караучы юк. Ата-анасына берәрсе хәбәр итте микән? Юктыр. Уналты яшьлек чәчкәдәй гүзәл кыз әнә шулай карурманнар уртасында ятып кала. Аның каберен караучы, килеп дога укучы да булмаячак бит. Бар иде кеше, юк инде кеше. Шуның белән вәссәлам. Атылган йолдыз кебек юк булды да куйды.
Шушы фаҗига, шушындый уйлар кызларга нык тәэсир итә. Ә без үзебез бәлагә тарысак, белүче дә, күрүче дә булмаячак бит, диләр алар. Качарга! Бу җәһәннәмнән ничек тә котылырга!
Биш кыз сүз берләшәләр дә, шундук пычкы-балталарын ташлап калдырып кайтырга чыгалар. Беренче көнне урманнар арасыннан бара торгач кырык чакрымлап юл үтәләр. Икенче көнне кыр читендә утырган куыш күреп алалар, кызларның күңеле күтәрелеп китә, бүген куышта йоклыйбыз икән, дип уйлыйлар. Тик шунда яшь кенә егетләр килеп чыга. Болар бәрәңге басуын каравылларга куелган солдатлар икән. Алар сәер кылана, бер-берсенә карап ымлаша, нәрсәдер сөйләшеп алалар. Кызлар болардан шикләнеп, җаен табып, сиздерми генә китеп котылалар. Тик яшь бәрәңге ашау килешми, костыра башлый. Юлчыларны авылларда хәтта кунарга да кертмиләр, сугыш вакытында шикләнү көчле. Урманда кунып, кача-поса барып Куеда стансасына килеп җитәләр. Шуннан инде Гаделбану киңәше белән поездга эләгеп, Яңавылга киләләр. Калганы инде җәяү. Яңавылда кызлар аерыла башлый. Бакыйбашка җиткәндә Суфия белән Вәгыйзә генә калган була. Ул чакта район үзәге булган шушы авылны күргәч, кызларның эчләренә җылы керә, бу инде туган яклар бит.
Кайтуын кайтып киләләр дә соң, ә аннары нишләргә? Анысын да уйларга кирәк бит әле. Качып кайткан өчен баштан сыйпамаслар. Арыган, ачка йөдәшкән, беткә баткан кызлар эш эзләп Бакыйбаштагы заготзернога юнәлә. Эшкә алуын алмыйлар, тик боларның хәлләренә кереп дүртәр йөз грамм икмәк кисеп бирәләр. Юлчылар бу нигъмәтне бер утыруда ашап та куя. Шушында ашаган икмәкнең тәмен гомер буена да онытмадылар.
Шулай итеп, егерме бер көн дигәндә Суфия белән Вәгыйзә Кураишка кайтып җитә. Сентябрь ае башлануга кызлар унынчыга укырга килә. Тик, бер атна да укый алмыйлар, милиция икесен дә кулга ала.
24. Уполномоченный
Сугыш чоры адәм баласының искиткеч тә түзем вә чыдам булуын күрсәтте. Ару ул нәрсә, ару ул бер көн ныклап эшләгәннән соң да булуы мөмкин. Хәлдән таю нәрсә, хәлдән таю арыган килеш бер ай ялсыз, йокысыз, көчәнеп эшләгәннән соң да булуы мөмкин. Ә менә айлар-еллар буена көч җитмәстәй эш башкарган кеше, хәл җыю өчен ял итмәгән, туйганчы ашамаган кеше ничек түзә соң? Аның инде сеңерләре тартыла, кыл кыймылдатырлык хәле юк, ә фронт өчен, җиңү өчен кирәк дигәч, ул урман кисә, капчык ташый, сабан сөрә. Һәм шулай дәвам итә. Егылып үлгәнчегә кадәр.
Ярдәмче хуҗалыкта эшләгән Хәйрикол карт нәкъ шулай үлде, җир сөргән җиреннән буразнага егылып җан биргән. Солтаньяр Хәйриколны яхшылап белми иде, болай бер-ике тапкыр гына күргәне бар иде шикелле, шулай да нык кызганыч булды. Дөрес, ярдәмче хуҗалыкта ашау ягы колхоздагыдан яхшырак, монда бәрәңге уңа, хезмәт көненә азмы-күпме шунысы бүленә. Аннары, сугышка кадәре кортчылык бик уңышлы үсте, хәзер ул шактый бал бирә. Аны кырып-себереп дәүләткә тапшырсалар да, әнә шул“кырган” вакытта бик тырышмасаң, үз эшчеләреңә аз гына өлеш чыгарырга мөмкин. Ләкин шулай да төп ризык – икмәк. Ә менә монысы бик тә накыс. Икмәк булмаса, Хәйрикол кебек егылып үлүчеләр тагы булыр, моңа юл куярга ярамый. Солтаньяр шул турыда уйлана. Атларның байтагы үлде, аларга дигән солы торып калды. Әгәр шуны эшчеләргә бүлгәндә? әйтүе җиңел, ләкин биредә уполномоченный Сергеев бар бит әле.
Уполномоченный. Сугыш елларының бер билгесе бу. Ул партия тарафыннан җибәрелгән контролер да, җитәкче дә, шымчы да. Күп вакыт үзләре авыл хуҗалыгында берни аңламаса да, алар һәрҗиргә тыкшына, киңәш бирә. Юк, киңәш кенә бирми, ә мотлак аныкынча эшләүне таләп итә. Чөнки аның вәкаләте колхоз рәисе хокукларыннан зуррак. Аннары, әгәр ул кайсыдыр хуҗалыкка җибәрелгән икән, бу колхоз инде эш күрсәткечләрен мотлак яхшыртырга тиеш. Шулай булса, бар эш өчен дә дан, макталу уполномоченныйга төшә, аның райком каршында абруе бермә-бер арта. Алай булмаса инде... Юк, бу вариант трында уйлыйсы да түгел, бер генә уполномоченный да үз абруен югалтырга җыенмый.
Быелгы уполномоченныйны халык Ерунда дип атады. Сергеевның шундый гадәте бар, ни генә димәсеннәр: “Ерунда, үтәрбез,” “Ерунда, эшләрбез,”- дип тик тора. Ә ник вәгъдә бирмәскә, үзе эшләми бит – халык эшли. Ул бары тик катыкуллылык күрсәтергә тиеш, кемнедер бюрога чакырту белән куркыта, кемнедер сугыш чоры законнары белән, я булмаса партия линиясен аңламауда гаепләп ташлый. Шулай итсәң, кешеләр эшли ул, ерунда.
Яңарак кына Солтаньяр уполномоченный турында бер такмак та ишетеп калган иде. Ничек әле?
Сергеев гарип димәгез,
Көлмәгез мыскыл итеп
Сыңар итеген салдырсаң
Атлый ул тигез итеп.
Солтаньяр рәхәтләнеп бер елмайды. Ну бу авыл яшьләре, көлсәләр көләләр дә соң, гарьлегеңнән егылып үләрлек. Сергеевның бер аягы кыскарак иде шул, шунлыктан фронтка алмаганнар. Ләкин Мирхәйдәров икенче такмак та ишетте.
Бер аягы кыска, диләр,
Бу бит аңа ерунда.
Аксаклык ул үзе бәхет
Кулда бронь барында.
Кыек атып туры тидерделәр, Сергеевка атылган ук Солтаньяр йөрәгенә кадалды. Ул үзе броньдә утыра бит. Кураиштан инде йөзгә якын кеше харап булды, хәбәрсез югалды, ә ул исән-сау килеш монда йөреп ята. Янәсе җитәкче кадр, янәсе фронт заказын үти. Ә намус? ә халык алдындагы оят? Юк, болай булмый, эшләрне бераз рәткә салырга да, хәрби комиссариатка барып мәсьәләне кабыргасы белән куярга.
Конторада шулай уйлана-уйлана эш кәгазьләрен карап утырганда комендант Апанас Степанов килеп керде. Сабырлыклары, олпатлыклары белән бу ике ир бер-берсенә ничектер охшап та торган кебекләр, җитмәсә, авылның ике җитәкчесе бит алар. Баштарак, биредә тоткыннар, кулакка чыгарылганнар гына яшәгән чакта кара урман уртасында утырган, берничә барактан гына торган сигезенче поселок дип аталган кечкенә торак пунктта комендант тулы вәкаләтле бердәнбер җитәкче, дөресрәге, командир иде. Леспромхоз оештырылгач барлык хуҗалык эшләре, производство леспромхоз директоры карамагына күчте. Алай гына да түгел, Кураиш исеме алган авылда балалар бакчасы, телефон элемтәсе, юл һәм күперләр, клуб, пожарка, электростанция һәм тагы да күп нәрсә леспромхоз акчасына төзелгән һәм күбесе аның балансында тора, шуңа да бу предприятиенең реаль власте шактый зур иде. Ә рәсми власть авыл Советы рәисе Мәмәлим кулында. Аны әллә яшьлеге аркасында, әллә ярым сукыр булганга кимсетеп, әллә инде шәхси абруе шулчамарак булгангамы Мәмәлим дип кенә йөртәләр иде. Аеруча ачы теллеләр хәтта моның белән генә дә канәгатьләнмичә исемен кирегә әйләндереп әйтеп куялар. Ләкин, сүз Апанас турында иде бит әле.
- Шатлан, Солтаньяр, сөенчегә нәрсә бирәсең?! - дип сүз башлады анысы керә-керешли.
- Безнең халык ике колагың да үзеңә булыр, ди.
- Шулаймы, ярый алайса, шатланасың килми икән, киттем бардым, - дип шаяртып Апанас фырт итеп ишеккә борылды.
Солтаньяр белән комендант ничә ел таныш. Апанасның гаять акыллы, тәҗрибәле, укымышлы икәнен директор яхшы белә. Ләкин кыланышына да гаҗәпләнә. Кирәк вакытта җитди булса да, кайчак дус-ишләр арасында бала-чага кебек шаярып алырга да күп сорап тормый комендант кадәр комендант агаебыз. Аның бу кылыгы шундый җитди вазыйфа биләргә һич комачауламый. Үзен халык бик олылый, район җитәкчеләре дә хөрмәт итә.
Солтаньяр да Апанасның үзе кебек кыланмакчы булды.
- Тукта, тукта, Апанас абзыкаем, әйттем исә кайттым. Сөенчегә мең рәхмәт һәм менә сиңа кисет, бер кәҗә сыйрагы төреп рәхәтләнеп көйрәтик әле.
- Ә-ә, шулай диеп котыл! Ярый, алайса, әйтим инде. Әпипәгә биетермен дигән идем дә, синең кебек кенә биючеләрне күргән бар алай.
- Бу заманда мең хәбәрнең меңесе яман булганда бер куаныч ишетсәм әпипәгә түгел, мәпипәгә биер идем лә ул. Йә, әйт инде, тилмертмә.
- Син теге вакытта республика НКВД карамагына әсир немецлар килмәс микән, дип сораган идең, хәтерлисеңме?
- Хәтерлим. Ләкин син оныт дип әйткән идең, шикелле.
- Син үткәнгә үпкәләмә, шатлан, бер төркем фрицны Кураишка җибәргәннәр. Конвой астында юлга чыкканнар инде.
- Чынмы?
- Чын. Тик артык нык шатланма, нибары унике кеше, ягъни, фриц димәкчемен.
- Соң, бүгенге көндә аның шунысы да бик ярый инде.
Ирләр тәмәке тартырга тышка чыкты. Бераздан Апанас янә сүз башлады.
- Карале, мин сиңа шундый яхшы хәбәр алып килдем, ә син “мәпипәгә” биисе урында күзләрең һаман уйлы. Ни бар тагын? Нинди шикләр миеңне корыта?
- Әллә нәрсә түгел, вак-төяк шунда. Гадәти мәсьәлә.
- Анысы шулай, туган, хәзер һәр көн бер бимаза алып килә. Тик шулай да әйтеп кара, зыяны булмас.
- Ярдәмче хуҗалык эшчеләренә берәр пот солы таратырга иде исәп. Үлгән атлардан калган фураж инде ул. Тик, ничек бу эшне аткарырга? Безнең хөрмәтле уполномоченныебыз игенне фронтка бирми әләф-тәләф итеп яталар, дип шундук органнарга җиткерәчәк бит.
Апанас кәнфит капкан бала кебек тәмләп тәмәкесен суырды.
- Анысы дөрес, - дип хуплады ул дусты сүзен. – Сергеев та булсын, башырышмасын да, имеш. Алай булмый ул. Һичшиксез җиткерәчәк. Төймәдәйне дөядәй иттереп.
Кинәт ул борылып бармагы белән Солтаньярның күкрәгенә төртеп алды.
- Белдем. Уполномоченныйны бер көнгә авылдан яздырып торабыз. Бер көн җитәдер бит.
- Җитә, әлбәттә. Мин үзем дә шул хакта уйлый идем, тик хәйләсен табалмадым.
- Ә без хәйләләп тормыйбыз, җаваплы, җитди һәм көнүзәк чара үткәрәбез. Минем бюро әгъзасы икәнне беләсең бит. Бюрода кичекмәстән уполномоченныйлар киңәшмәсе уздыру мәсьәләсе күтәрәчәкмен.
- Тыңларлармы соң?
- Тыңларлар. Бюрода бердәнбер чуаш, үзе пеләш, үзе юаш. Ничек инде тыңламасыннар, - дип Апанас янә шаян тонга күчте.
Бер атна да үтмәде Сергеевны уполномоченныйлар киңәшмәсенә чакырдылар. Бу көн ферма һәм басу эшчәннәре өчен көтелмәгән куаныч булды.
25. Яшьләр
Ерактан эзләгәнне якыннан табарсың, дигән мәкаль бар. Ә халык гади генә итеп: “Астындагын алты ай эзләгән,”- ди. Солтаньяр белән дә шулай булды. Авылда кем шундый такмак чыгара дип уйлаган иде, ул адәм чыннан да күз алдында булган икән.
Беркөнне шулай Мирхәйдәров кабинетын бикләп кайтырга җыенды. Комсомол комитеты бүлмәсеннән мөгер-мыгыр сөйләшкән тавышлар ишетелә. Миннән дә озак кем утыра икән, дип, ул аны-моны уйламый ишекне ачып карады. Кабинетта комсомол комитеты секретаре, стенгазета редакторы, Полина һәм директорның үз улы Сәүбан имеш. Болар стена гәзите чыгара икән. Секретарь белән редакторы аңлашыла, Полина матур гына рәсем төшерә икән, шуңа алганнар. Ә Сәүбан нишли? Бактисәң, ул шигырь язучы икән. Ишетмәсәң ишет. Гәзиткә дип әзерләнгән бер бит шигырьне Солтаньяр укып карады. Укыды да йөзе агарып китте. Бер сүз әйтеп тормастан улының колагыннан кысып тотып алды, аны ишек янына алып килде һәм аркасыннын этәреп чыгарып җибәрде. Шуннан секретарьгә борылды:
- Минем малайга тагы да шундый эш кушсаң, тотып муеныңны борырмын.
Өйдә өчесе дә табын тирәли утырышкач, Солтаньяр әлеге язуны өстәлгә чыгарып салды.
- Карале, Сәрвәр, безнең малай стенгазетага нәрсә язып ята, тыңлап тор, - диде ул һәм укый башлады.
Менә быел да райком җибәргән
Палнамуч итеп сәер бер адәм.
Килгән, ди, безгә файда итәргә,
Күзе төшкәнне алып китәргә.
Ялтыр итектән, кулда пирчәткә,
Тәре урнына чукына мичәткә.
Ашат син аңа бал, май, бәрәңге,
Туйдырып булмый һич бу бирәнне.
Үзенә сорый иң яхшы айгыр,
Нәфсегә озын, акылга сайдыр.
Аңламаса да эшнең бер җаен,
Фәрман бирергә оста агаең.
Халык борчыла белергә теләп,
Мондый палнамуч безгә ник кирәк?!
- Әстагыфирулла, - дип бот чапты ана кеше. Ләкин сүз озайтмады. Мондый чакта үз сүзен башта Солтаньяр әйтергә тиеш, ул ата кеше. Ә гаилә башлыгы улына болай эндәште:
- Син үзең аңлыйсыңмы соң нәрсә язганыңны? “Тәре урнына чукына мичәткә,” дигәнсең. Мичәтнең ни икәнен беләсеңме? Ул – герб. Советлар Союзы гербы! Син шуны тәре белән тиңлисең. Моның өчен кимендә ун ел төрмә бит.
Солтаньяр улына текәлеп карап торгач, янә сорап куйды:
- Теге такмакны да син яздыңмы?
- Ыһы.
- “Ыһы” имеш. Син, аңгыра бала, беләсеңме, Хафизулланы әнә шундый такмак өчен кулга алганнар, диләр. Кеше бер хәбәрсез гаип булды да куйды. Ә син монда нәрсә язасың? Ярый, Сергеевны яратмыйсыз, ди, ярый, ул шундый юньсез адәм дә булсын, ди, ләкин син бит монда турыдан-туры партияне гаеплисең. “Менә быел да райком җибәргән,”- дисең, янәсе, синеңчә, райком һич файдасыз, юк эш белән шөгыльләнә.
Ата кеше тагын да тукталып торды. Ачуын басып хәзер инде ул үгет-нәсихәт бирергә кереште.
- Их, улым, белмисең шул нинди заманда яшәгәнне. Менә без үзебез үлемнән могҗиза белән генә котылып калган кешеләр. Ул чакта син бәләкәй идең шул, шуңа, бәлки, төшенеп тә бетмәгәнсеңдер. Хәер, ул вакытта сиңа кем нәрсә сөйләсен инде. Кыскасы, безне, ягъни унөч кешене сату иткән өчен үлем җәзасына хөкем иттеләр. Ярый безнең уш җитте, Мәскәүгә, Калининның үзенә хат язып салдык. Аңа мең рәхмәт. Ул безнең бер гаепсез икәнлегебезне аңлаган һәм азат итәргә боерык биргән. Ләкин милиционерлар моның белән килешмәде, безгә теш кайрадылар. Бәладән башаяк дип шунда без Бурайдан Кураишка, урман арасына күченеп килдек тә инде. Шулай гына котылдык. Ышанмасаң, әнә, әниеңнән сора. Күрше генә Фаһман, Нурлы бабаңнар яши, алардан сора. Без барыбыз да Бурайдан качып килгән кешеләр.
Менә шулай. Әгәр синме, минме, кайсыбыз булса да беребез гаеп эш эшләсәк, иренмәсләр, әллә кайчангысын чокып чыгарачаклар. Халык дошманы диярләр. Ә сугыш вакытында дошман белән күп сөйләшеп тормыйлар. Бик хәтәр юлга баскансың, улым. Я, берәр нәрсә аңладыңмы соң?
- Аңладым, - диде Сәүбан тын гына.
Ә Сәрвәр соңыннан улын кочаклап елады. Ике балам өчен җаным уч төбендә, янымдагысы өчен дә газаплама инде, Ходаем, диде. Әнисенең шулкадәр дә нык хафага төшүе Сәүбанга әтисе сүзләреннән дә ныграк тәэсир итте.
Соңгы вакытта Солтаньярга нишләптер яшьләр китереп чыгарган мазалар белән бимазаланырга туры килә башлады. Беркөнне иртән конторага кереп тә өлгермәде Мөганиф ишек шакый, эшкә киткәнче йомышын йомышламакчы икән. Монысы да Сәлимгәрәйгә охшап пәһлеван булмакчы, дип уйлап куйды Мирхәйдәров, җитмәсә, кыю да күренә.
- Солтаньяр абый, өй салырга агач кирәк иде, аны ничек, кемнән сорарга?
Директор гаҗәпләнә калды.
- Туктале, Мөганиф, сиңа ничә яшь.
- Уналты, әй лә, унҗиде!
- Уналтымы, әллә унҗидеме?
- Соң, уналтысы булгач, унҗидесе дә була инде аның. Монысы нигә кирәк соң?
- Уналты яшьлек кешенең йорт салганын күргәнем юк, шуңа сорыйм.
- Мин өйләнергә телим, күз төшкән кызым бар.
- Әһә, син өйле булырга да, өйләнергә дә телисең икән. Җитмәсә, уналты яшьтән. Бераз сабыр итсәң ярамыймы. Мин сине эштән җибәрә алмыйм, бу хакта сөйләшеп тә тормыйбыз. Аннары, сугыш беткәнен көтсәң, абыең Сәлимгәрәй дә булышыр иде.
Мөганиф кул селтәп куйды.
- Әй, ул абыйны көтсәң...
- Соң, сугышта йөри бит, ял йортында түгел. Аннары, яшең тулу белән үзеңне дә алачаклар, бурап та өлгерәлми каласың.
- Алсалар ни. Мин озак йөрмәм анда. Тиз генә берәр орден алам да кайтам. Минем монда эш күп. Өй саласым бар. Полина да көтә.
Директорның ачуы килеп китте. “Тиз генә бер орден алам да кайтам,”имеш. Инде уналты яшьлек егет шулай ахмак сөйләнер икән. Вәт дивана. Тик, ни гаҗәп, Мирхәйдәров аны тиргәмәде, ул ике як өчен дә кулай вариант тапты.
- Беләсеңме нәрсә, Мөганиф, өйлек агачны кыш егалар, җәйгесе дымлы була, тиз чери. Давай без бу эшне кыш башлыйк. Бәлки, хезмәт хакыгыз исәбенә әзер агач бирербез, син дә, Полина да леспромхозда эшлисез бит. Үзең сайлап алырсың.
Бу тәкъдимгә Мөганиф теләр-теләмәс риза булды. Дөрес, аныкынча ук барып чыкмады, ләкин, тузга язмаган сүз сөйләп йөрмә әле, хәзер нинди өй салу ул, дип, директорның борып кына чыгаруы да мөмкин иде бит. Болай булгач юл уңмады дип әйтеп булмый инде.
Ә Солтаньяр тагы да сорап куйды.
- Карале, Мөганиф, ата-баба йоласы буенча син бит әтиең йортында калырга тиешле төпчек малайсың. Ә өйне Сәлимгәрәй салсын. Ни әйтсәң дә, ул олырак һәм башка чыгасы кеше, дип уйлыйм мин.
Егет леспромхоз директорына маңгай астыннан карап алды, янәсе, бу нинди булмаган сүз.
- Фронтта йөргән кеше ничек өй салсын?! - диде ул гаҗәпләнеп. – ә мин монда, леспромхозда эшлим, урман кисәм, шулай булгач, өйне кем салырга тиеш?
Солтаньяр бу үзсүзле егет белән арытаба бәхәсләшеп торуны кирәк санамады, вакыт үзе күрсәтер.
- Шулай икән шул, уйламый әйткәнмен, син хаклы, - диде ул, елмая биреп. – Йә, алайса, килештек, февраль айларында ызбалык агач кисәсең. Мә бишне!
Мөганиф ризалашып чыгып китте. Аның йомышы бер карауга көлке тоелса да, күңелдә якты хис уятты. Әгәр илгә афәт килгәндә бер генә кеше булса да өй салырга хыяллана икән, димәк, тормыш дәвам итә. Ә менә Суфия белән Вәгыйзә язмышы бик авыр тәэсир калдырды. Аларның кулга алынуын белгәч, Солтаньяр судья янына да, прокурорга да барып карады, хәтта бит суы түгеп райком секретаре янына да керде. Кызлар дезертир түгел, алар илгә хыянәт иткән кеше түгел, матди зыян салмаган, фаҗигага юлыкканнан соң куркып калган балалар бит алар, диде. Ләкин берсе берни эшләргә теләмәде, ягъни бу мөмкин түгел, диделәр. Миллионнарның тормышы пыран-заран килгәндә ике кыз бала власть өчен бар ни дә юк ни. Авыр очракларда Солтаньяр Апанас белән киңәшә иде, бу юлы да шулай итте. Тик карт чекист үзе дә шул ук сүзләрне кабатлады: “Берни эшләп булмый, түзәргә кирәк.” Хәер, Апанас бер юньле сүз дә әйткән икән.
- Беләсеңме, Солтаньяр, - диде ул уйланып торгач, - сугыш тәмамлангач амнистия булыр дип уйлыйм мин. Шулай булгач, кызлар озак интекмәсләр.
Әйтүе җиңел лә ул. Ә менә уналты яшьлек кыз балаларның арестант булып йөрүен күз алдына да китереп булмый. Анда алар нинди генә авырлык күрмәс, нинди генә золым-җәбергә дучар булмас дисең. Явыз адәмнәр беткәнмени. Аннары, кызына ярдәм итә алмаганы өчен Солтаньяр үзен күршесе Фаһман алдында бик уңайсыз тойды.
26. Кабер авызы
Бөек Ватан сугышы беркем өчен дә җиңел булмады. Пехота, артиллерист, танкистлар булсынмы, элемтәче, сапер, разведчик, корректировшикмы ул, яисә гади олаучы – ат йөртүче яки шофермы, похоронный команда солдатымы - һәркайда үзенчә авыр, үзенчә хәтәре бар. Сугыш үткән аланнан үлеләрне җыйганда җан әрни. Бигрәк тә безнекеләр күбрәк күренгәндә шулай. Ә һөҗүм иткәндә нәкъ шулай була да инде ул. Дошман окоп-траншеяләрдән торып ата, ә безнекеләр кола ялан аша кургаш яңгыры астында алга бара. Билгеле инде, мондый чакта югалтулар зур була. Мыегы да чыкмаган яшь солдатлар мәетенә карап утырып елыйсы, я булмаса каядыр башны алып качып китәсе килә. Ләкин бу мөмкин түгел. Ничек булса да түзәргә, күнегергә кирәк. Күнегеп булмый инде ул, ләкин бәгыреңне катырып, җаныңны таш итәсең дә эшли бирәсең. Югыйсә акылдан язуың мөмкин. Кайчакта ул мәетләр инде исләнеп беткән була, алардан шыбырлап ак кортлар коела. Ә бит ул гәүдәләр дә гел генә бөтен булмый, аягы, кулы юк. Кайдан нәрсә табасың, барысын бергә җыеп җир куенына тапшырасың.
Ә бу көн похоронный команда солдаты Матвей Самохинның хәтерендә озакка калды. Була бит шундый кеше ышанмаслык хәлләр. Аксында яшәүче Матвей белән Новотроицк кызы Вера үз гомерләрендә бер генә тапкыр очрашып берничә мизгел генә сөйләшеп тордылар. Һәм шушы минутларның әһәмияте икесе өчен дә гыйбрәтле булды. Вераның игелеге, юмартлыгы Матвейның исендә калды, иң мөһиме, кызның чибәрлеге, самими күзләре аның хәтереннән җуелмады. Һәм шул факт хәлиткеч минутта ярдәмгә килде, Матвей кызны танып алды һәм үлемнән коткарып калды. Әйе, китапча әйткәндә, кабер авызыннан тартып чыгарды ул аны.
...Вера керфекләре аша көн яктылыгы сизә башлады. Менә ул күзләрен ачты һәм дөньяны яңа күргән адәмдәй бер кыяфәттә гаҗәпләнеп калды. Ап-ак түшәм, шундый ук диварлар, өстендәге япмасы да акбурдай ак. Вера башта аңламады: ул кайда һәм нишләп ята? Ләкин аңына килгәч авыртулары да уянды һәм алар яшь ханымга монда ни өчен ятуын аңларга “булышты.” “Димәк, яраланганмын, - дип уйлады Вера. – Монысы ачык, тик кай җирем, җәрәхәтләрем төзәлерлекме?” Яраланган һәр солдатны беренче мәлдә шушындый сораулар борчый.

You have read 1 text from Tatar literature.
Çirattagı - Солтаньяр - 13
- Büleklär
- Солтаньяр - 01Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4079Unikal süzlärneñ gomumi sanı 215836.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 02Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4186Unikal süzlärneñ gomumi sanı 219636.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 03Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4229Unikal süzlärneñ gomumi sanı 213238.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 04Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4193Unikal süzlärneñ gomumi sanı 220737.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 05Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4116Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211538.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 06Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4196Unikal süzlärneñ gomumi sanı 219437.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 07Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4281Unikal süzlärneñ gomumi sanı 212238.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 08Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4276Unikal süzlärneñ gomumi sanı 208437.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 09Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4236Unikal süzlärneñ gomumi sanı 219137.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 10Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4298Unikal süzlärneñ gomumi sanı 219538.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 11Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4133Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217436.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 12Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4276Unikal süzlärneñ gomumi sanı 212737.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 13Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4208Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211938.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 14Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4150Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217237.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 15Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3909Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211137.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 16Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4129Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217037.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 17Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4204Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211540.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.56.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 18Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4277Unikal süzlärneñ gomumi sanı 205238.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 19Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4212Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211436.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 20Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4260Unikal süzlärneñ gomumi sanı 210438.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 21Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4214Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211639.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 22Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4122Unikal süzlärneñ gomumi sanı 218836.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 23Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4213Unikal süzlärneñ gomumi sanı 208839.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 24Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4246Unikal süzlärneñ gomumi sanı 210738.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 25Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4168Unikal süzlärneñ gomumi sanı 215437.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 26Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4294Unikal süzlärneñ gomumi sanı 209639.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 27Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4221Unikal süzlärneñ gomumi sanı 210837.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 28Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4242Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217139.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 29Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4175Unikal süzlärneñ gomumi sanı 214538.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 30Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4267Unikal süzlärneñ gomumi sanı 203339.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 31Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4221Unikal süzlärneñ gomumi sanı 200239.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 32Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4234Unikal süzlärneñ gomumi sanı 208140.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 33Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3961Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217236.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 34Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4207Unikal süzlärneñ gomumi sanı 214238.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 35Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4283Unikal süzlärneñ gomumi sanı 214539.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 36Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4241Unikal süzlärneñ gomumi sanı 212037.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 37Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4298Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217339.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 38Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4219Unikal süzlärneñ gomumi sanı 210638.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 39Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4316Unikal süzlärneñ gomumi sanı 210738.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 40Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4335Unikal süzlärneñ gomumi sanı 215739.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 41Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4335Unikal süzlärneñ gomumi sanı 213838.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 42Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4302Unikal süzlärneñ gomumi sanı 210739.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 43Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4272Unikal süzlärneñ gomumi sanı 218139.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 44Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4207Unikal süzlärneñ gomumi sanı 209236.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 45Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4328Unikal süzlärneñ gomumi sanı 212539.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 46Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4374Unikal süzlärneñ gomumi sanı 212038.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 47Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3878Unikal süzlärneñ gomumi sanı 206338.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.