LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Солтаньяр - 19
Süzlärneñ gomumi sanı 4212
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2114
36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Адәм баласы аптырау хәлендә калганда Ходай ярдәм итә, юл күрсәтә. Бу очракта да шулай булды. Әлеге ыгы-зыгы фотографиядән башланган иде бит, димәк, шул ук ысул белән “җавап” кайтарырга кирәк. Мондый уй Сәрвәргә ифрат ошады, бу бит инде коры сүз йөртү түгел, шулай ит, болай ит, дип кешенең теңкәсенә тию түгел, ә чүлмәккә каймак салып мәче алдына куюга тиң, егет шундый “җимгә” һичшиксез кабарга тиеш ласа. Һәм ханым бу юлы кызы Бибкәйне хәйләгә өйрәтә башлады.
Сигезенче март бәйрәмен мәктәптә бик күңелле үткәрделәр. Концерт, танцы, чәй мәҗлесе булды. Ахырда күмәкләп тә, аерым-аерым да фотога төштеләр.
- Яле, Дилбәр, икәү генә төшик әле, истәлеккә булыр! - диде Бибкәй, кызны иңнәреннән кочаклап. Анысы ник каршы булсын, яраткан апасы белән рәхәтләнеп риза. Һәм Дилбәр шатлыктан ай сыман балкып фотограф алдына басты.
Сәрвәр бу фоторәсемне бик озак карады. Их, менә шунда рамга гына куясы иде дә бит... Кирәк шул. Һәм ул кадерле сүрәтне хат янына конвертка салып, догаларын укый-укый адрес язып куйды.
Менә шундый хәлләр булып алды хатын-кызлар арасында. Хәер, бер кечкенә нәрсә онытылып калган икән. Акча урлауда шик Дилбәргә төшкәч, кыз бик гарьләнде, гөнаһсыз күңеле шушындый да зур оятны күтәрәлмәде, йөрәге әрнеде. Кеше күрмәгәндә күзләре дә яшьле була иде. Бермәлне хәтта урман эшен ник ташладым икән, дип үкенеп йөрде, анда, ичмаса, кешеләре әйбәт, бер телем икмәкне урталай бүлеп ашыйлар, бер-берсенә булмаган гаепләр тагып маташмыйлар. Шундый көннәрнең берсендә ул төш күрде: имеш, кулында киң калай көрәк. Ул никтер көмешсыман ялтырап тора. Шуның белән Дилбәр чокыр төбендәге пычракны тазарта. Элеп алган саен йолпыч кадәрле туң баткак эләгә, ә авырлыгы сизелми дә. Шулай биш-алты мәртәбә генә ыргыткан иде чокыр төбендә чип-чиста су пайдә булды. Ул көзге шикелле нурланып ята. Кыз шушы суга иелде, анда үзенең йөзен күрде. Чү, үзе янында тагын бер кешенең шәүләсе төсмерләнә түгелме соң?! Шулай шул, егет кеше йөзе, әнә бит ап-ачык күренә.
Дилбәр – яшь кыз, шуңа да ул төш юрый белми иде әле. Белсә, пычрак алып ыргытуын – нахак сүздән котылуга+ чиста, тонык су күрүен – яхшылыкка, күңеле изалардан арынуга+ үзе янында башка кешенең барлыкка килүен – гомерлек яр табуга, кавышуга юраган булыр иде.
Һәм юравы юш килер иде.
41. Сабантуй
Эшләр алга бара, хәлләр җайга салынды. Дөрес, һәрнәрсә Солтаньяр теләгәнчә үк тиз эшләнми, ләкин монысы инде табигый хәл, ни генә кыланма, үз башың аша атлап чыгалмыйсың. Ходай үзе бәндәсенә сабыр булырга боерган. Кыскасы, эшләр әйбәт кенә бара дияргә мөмкин: төзелеш участогы һәм сәүдә предприятиесе – ОРС барлыкка килүен исәпкә алганда, хәтта канәгатьләнергә дә була. Районда башкарылган төзелеш эшләренең шактый өлеше леспромхоз исәбенә туры килүенә игътибар итсәк, күкрәк киерергә дә хакы бар Мирхәйдәровның. Тик ул канәгать түгел, һаман да нәрсәдер эчен кыра, нәрсәдер кирәк кебек. Ни-нәрсә соң? Солтаньяр уйда. ү9ғү елда, илгә куркыныч янаганда, безнекеләр Кызыл мәйданда парад үткәрде. Ленинградта халык ачтан кырылганда театрлар эшләде, чыршы бәйрәме үткәрелде. Болар нигә кирәк иде соң? Без әле үлмәдек, без әле яшибез дию өчен. Юк, алай гына да түгел, безнең әле көчебез бар, безнең әле киләчәгебез бар, дию өчен кирәк иде. Янәсе, бу авырлык вакытлыча һәм ул артта калачак. Ә менә леспромхоз эшчеләре кыш буена бил тиңентен кар ерып, бер лычма су, берчә шакырдап туңган киемнәрдә урман кисә, ә агач агызганда бозлы суга төшүләр, имгәнүләр, ачлы-туклы ундүртәр сәгать эшләү күпме дәвам итәр. Халыкның бу михнәтләрен нинди бизмәнгә салып үлчисең дә, киләчәк буыннарга ничек аңлатырсың? Кыскасы, ү9ғү елдагы парад шикелле, үзебезнең җиңелмәсебезне белгертү өчен, юк, алай түгел, бөтенләй киресенчә, ү9ғҗ елдагы җиңү парады кебек җиңүебезне белдерү өчен, иң авыр мәл артта калды, иптәшләр, без җиңдек! дип бар илгә оран салу өчен ниндидер бәйрәм - “җиңү парады” кирәк иде. Бәйрәм кирәк! Халыкка – бәйрәм! Ул моңа лаек.
Бәйрәм. Әйе, ул шундый булырга тиеш, инде без сугыш, бөлгенлек чорында яшәмибез, болар барысы да артта калды дип аңлашылсын. Хәзер без адәмчә яшәргә тиешбез, безнең моңа мөмкинлегебез бар, бу безнең кулдан килә, халык, һәр кеше моны үз йөрәге белән тойсын, үз күзе белән күреп ышансын иде. Ә нинди бәйрәм соң? Артистларның килеп концерт куеп китүе, яисә доклад укып, алдынгыларга ике метр ситса тапшырып, азак бушлай кино күрсәтү генә булмасын. Зур бәйрәм булсын. Сабантуй! әйе, халык бәйрәме – сабантуй булсын. Нинди генә хакка төшсә дә, бүләкләре, уеннары, ат чабышы, көрәшләре белән чын сабантуй булсын.
Ул елның язында ярдәмче хуҗалыкта чәчү эшләре дә бетмәгән иде әле, сабантуйга әзерлек мәшәкате башланды. Бер төркем ир-ат Кураиш суы буенда матур бер ялан табып шунда сабантуйның бар кирәк-ярагын кордылар: биек озын колга бастырылды, авыш бүрәнә, капчык сугышы өчен кузла урнаштырылды, сикерү, йөгерү, көрәш урыннары – һәммәсе дә билгеләнде, әзер булды. Сап-сары нарат такталардан иркен итеп сәхнәсен дә эшләргә онытмадылар. Көне сайланды, башка авыллардан кешеләрне китерү өчен машиналар тәгаенләнде.
Әмма фәрештә хуплап дога бирә, шайтан туктатып богау сала. Көтмәгәндә Солтаньярның райком секретаре янына килүен таләп итеп телефоннан шылтыраттылар. Леспромхоз директоры яңа секретарь Мортазин кабинетына барып кергәндә анда башкарма комитет рәисе Насыров белән прокурор Надиров утыра иде.
- Нәрсә, Мирхәйдәров, урман арасында яшим дигәч тә, бөтенләй кыргыйландыңмы әллә?! Бу нинди башбаштаклык? Райкомны санга сукмый башладыңмы? - дип сорау артлы сорау кычкырды исерек бәбәген агарткан Мортазин. Мирхәйдәров исә әле сүзнең ни хакында баруын да белми иде.
- Ни булган соң, Заур Садриевич? - диде ул аптырап. – Леспромхозда алай кобара очарлык ул-бу булганы юк, шикелле.
- Юк, дисеңме, ә сабантуй? Кем сиңа рөхсәт итте?! Кем сиңа кешеләрне эштән туктат, дип әйтте, минме? Кем рөхсәте белән эшлисең?
- Заур Садриевич, борчылмагыз, эш өчен мин җавап бирәм, зыян булмас, барлык планнар да үтәлер.
- Борчылма, дисеңме? Син кемне өйрәтәсең? Мин борчылмасам бу район әллә кайчан трым-тырагай булып бетәр иде. Сез булдыксыз, сез барыгыз да юньсез, сез...- бүртенгән секретарь шушы сүзләрендә буылып туктап калды да графинга үрелде. Солтаньяр мондый сөйләшүгә өйрәнмәгән, бик шәп итеп кенә бер-ике сүз әйтеп чыгып китәсе иде дә, прокурор телгә килеп өлгерде.
- Заур Садриевич, шулай да сез Солтаньяр Заһитовичка алай кычкырырга хаклы түгелсез. Ул утлар-сулар кичкән кеше, фронтта, ил язмышы кыл өстендә булганда партиягә кергән – карьера өчен түгел, орденнар белән наградланган, инде берничә ел рәттән райком бюросы әгъзасы, үзегез яхшы беләсез, шуның өстенә тәҗрибәле җитәкче. Районда шундый кадр булуына шатланырга кирәк.
- Син дә кысылып утырма әле, Надиров. Менә районда синең шикелле прокурор булмаса, вәт ул чагында шатланыр идем мин. Юньсез син, әбкадыйр, юньле булсаң, Мирхәйдәров белән син шөгыльләнер идең. Бу синең эшең.
- Солтаньяр Заһитович бер генә законны да бозмый.
- Төкерәм мин синең законыңа. Ул эшне туктата! Нәрсә, әллә партия күрсәткән юл, аның карарлары сезгә закон түгелме?
- Закон. Соң, эшне эшләрбез, ди бит ул.
- Чыннан да, куркырлык берни дә юк, - дип сүзгә кушылды башкарма комитет рәисе Айрат Насыров. - Үзебезнең иптәшләребезнең сүзенә ышанырга кирәк. Сабантуйдан соң халык дәртләнеп эшләр.
- Нәрсә?! Бу заговормы?! Миңа каршы заговор. Ах! Мин бүген үк Хәби Локмановичка шылтырытам. Ул белер сезне нишләтергә. Кыйгач капчык астырып Себер җибәрәчәк ул сезне, булдыксызлар!
Хәби Локманович дигәне партия өлкә комитетының җаваплы работнигы, Мортазинга туган тиешле кеше иде. Болай булса, чыннан да, эшнең зурга китүе бар. Аңламаган кешегә сүз көрәштереп кенә нәрсә аңлатасың. Солтаньяр бу күңелсез сөйләшүгә ник килгәненә үкенеп утыра иде, прокурорның бер мизгел эчендә тәртәне кирегә борып дипломатия башлап җибәрүен ишетеп, янә тоткарланып калды.
- Алай эшне зурга җибәреп районны хурга калдырырга кирәкмәс, Заур Садриевич, - дип салпы якка салам кыстыра башлады прокурор. – Уйлап караганда, сез бик дөрес әйтәсез бит. Әйе-әйе, ифрат дөрес әйттегез. Чыннан да, моңа кадәр сабантуйсыз гына яшәп килдек – үлмәдек, моннан соң да үлмәбез. Туйлап, уен уйнап йөрер чакмыни. Туган ил алдындагы бурычны үтәргә кирәк. Гаеп прокуратурада да бар, Заур Садриевич, мин моны аңладым. Җитешмәгән җиребезне күрсәтеп, күзебезне ачуыгыз өчен рәхмәт. Минем тәкъдим шундый, шелтә биргән булып демагогия куертып торудан файда юк. Мирхәйдәровның үзенә, леспромхозның партком секретаренә, профком рәисенә, гомумән, барысына да зур итеп штраф чәпәргә кирәк. Менә монысы дөрес, минемчә. Аларга җәза, ә дәүләткә файда булыр. Әгәр рөхсәт итсәгез, Заур Садриевич, хәзер үк оформить итә башлыйм.
- Башла, Надиров, башла, чүбек чәйнәп йөрмә, эш күрсәт.
Сөйләшү әнә шулай тәмам булды. Урамга чыккач, прокурор Солтаньярга күз кысты.
- Син минем белән прокуратурага бар инде. Заурның шымчылары күреп торсыннар. Син дә калышма, Айрат дус.
Болар көлешә-көлешә өчәүләп урам буйлап атлады. Надиров кичә генә башкаладан кайткан икән, кабинетка керү белән күчтәнәч конъягын өстәлгә чыгарды.
- әйдә, Солтаньяр, сиңа штраф чәпибез.
- Чәпә әйдә, әбкадыйр Каюмович, Заур синең күзеңне ачты бит! - дип елмайды Мирхәйдәров. – Заур Садриевич, Заур Садриевич дип такмаклап телең талмадымы?
- Нишлисең инде, яхшы сугыштан яман солых яхшы, дигән бер фәйләсуф. Тынычлык саклау өчен дипломат булырга туры килә.
- Дипломат кына түгел, бераз ялагайрак та булырга туры килә түгелме соң?
- Туктагыз әле, егетләр. Кибәк иләп маташмагызчы, бу хәлнең бер кыены килеп чыкмагае, - дип шөбһәсен белдерде башкарма комитет рәисе Насыров.
- Нәрсә тагын? - дип ике ир бер үк сорау биреп куйдылар.
- Белмим, вакытыннан алда әйтергә ярамый бит инде, - дип икеләнде Айрат Галим улы.
- Син әйт, тотлыкма.
- Солтаньяр туган, быел сиңа илле яшь тула бит инде. Орден юллап югарыга хат җибәргән идек. Әгәр Заур Садриевич бетләшә башласа, орден очты китте дигән сүз.
- Андый ук аламалыкка бармас, димен, кыза да сүнә торган кеше бит ул.
- Ләкин риск бар.
- Ягез әле, тотып куйыйк, аннан сөйләшербез, - дип кыстады прокурор.
- Нәрсә өчен эчәбез соң?
- Бүген муенда баш, кесәдә партбилет исән калганы өчен.
- Солтаньярның булачак ордены өчен.
Ирләр хәмер артыннан капкалаган булдылар. Шундый гадәт: хәмер йоту белән сүз башлау килешми, гүя бу ниндидер бер җитди йола, уйланып торгандай булалар. Шуннан кабинет хуҗасы янә сүз ката.
- Киләсе очрашу өчен дә берне түңкәреп куйыйк инде, кайчан болай өч фикердәш күрешербез дисең...
- Ничек инде кайчан? - дип җанланып китте Солтаньяр. – Иртәгә бездә сабантуй бит, килегез, кунак булырсыз, әллә сез Заур сүзенә карап бәйрәм булмас дисезме. Ә мин халыкка ни әйтермен? Төрле яклардан җыелган кунакларны нишләтергә? Бармак тыгып кына әйләнгән тегермән ташын туктатып булмый ул.
- Туктале, Солтаньяр, син алай кирәкмәгәнгә дуамалланма әле. Батырмын дигәч тә, баштүбән коега сикерү батырлык түгел бит инде, - дип каршы төште башкарма комитет рәисе. – Без болай итик: сабантуй булсын ул, ә без өчәү генә берәр җирдә утырыйк. Янәсе, сабантуйны бездән башка үткәргәннәр, без не причем.
- ә без кайда булдык соң? Бу сорауга ни диярбез?
- Соң, берәр җиргә йомыш белән киткән булыйк.
- Мәсәлән, леспромхозда тәртипсезлекләр эзләргә.
- Дөрес. Заур бер сүз дә әйтмәс.
Бу көнне Солтаньяр өенә соңлап кайтты. Юлга карап күзләрем талды, дип каршы алды аны Сәрвәр. Ире ашап туйгач, чоланнан гаҗәеп бер балык алып керде.
- Карале, Солтаньяр, сиңа нәрсә алып килгәннәр. Икәү.
- Кемнәр, ни өчен алып килгәннәр соң?
- Бозъямы авылыннан ике ир.
- Соң ул авыл бездән ерак бит, леспромхоз авылы да түгел.
- Шуңа аптырадым да инде. Лесхоз начальнигына әллә күпме аракы ташыдык, әллә күпме бал иттек, барыбер файдасы тимәде. Сездән өй бурарлык агач алып булмас микән, диләр.
- Эшләргә мөмкин, әлбәттә. Тик нигә балыкларын алдың, беләсеңме бу нәрсә дип атала?
- Беләм. Прокурор булса ришвәт дияр иде, ә халык күчтәнәч, ди.
- Сәрвәрбануым акыллым, беркатлы булма, күчтәнәч өчен хак сорамыйлар, ә болар агач юллый.
- Агачы өчен түләрләр ул, ә монысы күчтәнәч. Кешегә мохтаҗлык килгәндә ярдәм итми калу гөнаһ.
- Сүз көрәштерергә яратасың инде, Сәрвәр. Йә, ярар, карыйк әле балыгыңны, нәрсә бу?
- Форель, диделәр.
- Форель? Менә нинди була икән ул патшалар ашы. Күргән юк иде.
Балык чыннан да гаҗәп: озынлыгы метрдан артык, нәфис һәм сылу гәүдә, ә һәр тәңкәсенең уртасында кызыл төртке бар.
- Беләсеңме, Сәрвәр, бу балыкның берсен өйдә ашарбыз, ә берсен, җаныем, мин алам инде. Иртәгә кунаклар килә, шулар белән кырда сыйланырбыз.
- Пешеримме, кыздырып биримме?
- Кирәкми, анда үзебез карарбыз.
Надиров белән Насыров иртән иртүк килеп тә җиткәннәр. Шулай кирәк тә, урамда кеше йөри башлагач уңайлы түгел, боларның монда икәнлеген кирәкмәгән күзләрнең күрмәве хәерле. Атны кучер тышаулап үлән утларга җибәрде, үзе сабантуй карарга уйлый иде ул, ә прокурор, башкарма комитет рәисе һәм аларга кушылган Солтаньяр белән Апанас вакытның минутын әрәм итми елга яры буйлап түбәнгә юнәлделәр. Урын шәп туры килде, чирәмгә гәзит-фәлән җәелде, ризыклар тезелде, тиз арада таган асылды. Һәм сүз янә Солтаньярга тиешле орденга барып ялганды.
- Син ул орденга күптән лаек инде, - диде Айрат Галимович. – Мин инде күпме агач әзерләп озатуың турында әйтмим, чөнки күз алдына китерәлмим, ә менә Кураишка карап исем китә: менә дигән поселок үсеп чыккан бит. Уйлап кына карагыз: үзенең электр станциясе бар, ә производство биналары, ремонт мастерское, тара цехы ни тора. Тагы да мәктәп, клуб, дәваханә, пекарня, почта, ашханә, янгын депосы, балалар бакчасы, аптека, кибетләр... Барысы да, Солтаньяр, синең катнашлыгыңда, синең җитәкчелегеңдә эшләнгән эшләр бит.
- Алай ук түгел инде, Айрат Галимович. Халык эшләде. Менә Апанас Николаевич белән, күп нәрсә аның кешеләре, ягъни колониядә яшәүчеләр көче белән дә торгызылды. Без утыз бишенчедә монда килгәндә Апанас абый ул кешеләр белән ду килеп беренче бараклар төзеп ята иде. Ул чакта Кураиш дигән исем юк, Спецпоселок Һң дип атыйлар иде безне.
- Син, Солтаньяр, килгән кешемени? - дип гаҗәпләнде прокурор.
- әйе, мин Бурайда туып үскән кеше. Миңа иптәш булып уннан артык кеше килгән иде, әлеге шул Апанас агай үгетләве белән инде.
- Алайса, без барыбыз да килмешәкләр икәнбез. Әйтәм аны, үги балалар шикелле халыктан аерылып куак төбендә посып утырабыз, - дип көлде кәефе килгән Надиров. – Туып үскән яклар сагындырмыймы соң?
- Кайчан уйландыра инде. Анда да бит күпме таныш кеше, дус-иш торып калды. Икенче яктан, Кураиш та хәзер миңа туган җир кебек. Моннан аерсалар, белмим, ничек яшәр идем икән. Күнектем. Әнә, артыбызда Илморза тавы тора, башка хәсрәт төшкәндә шуның түбәсенә менәм дә уйланып утырам. Зиһенем ачылып, йөрәгемә яңа дәрт өстәлгәндәй була.
- Шулай инде, вакыт уза, - дип көрсенде Апанас Степанов. – Сезнең Кураишка килеп урнашуыгыз, “ә” дигәнче бер баракны төзеп куюыгыз бүгенгедәй хәтеремдә. Сиңа да илле яшь тула икән инде. Хәер, мин “илле генә яшь” дип тә әйтә алам, чөнки үзем быел пенсиягә чыгармындыр инде.
- Кит әле, Апанас Николаевич, ни сөйлисең! Чынлапмы?
- Чынлап шул. Мин бит синнән олы, яшем тула.
- Яшь тулгач эшләп булмыймыни?
- Булмый. Заманалар үзгәрә. Хәзер белемле кешеләр кирәк. Без нәрсә? Без – революциядән соң халык арасыннан күтәрелеп чыккан кадрлар. Ул чакта зур белемле кешеләрне каян аласың, иң мөһиме, большевизм идеяләренә җаны-тәне белән бирелгән кеше булсын. Хәзер ул гына аз. Аннары, замана үзгәрә дим бит. Моңача колониядә гел диярлек кулакка чыгарылганнар яшәде. Арабызда прокурор утырса да дөресен әйтик, аларның күбесенең гаебе дә юк иде инде. Шуңа да тәртип бозмадылар, качарга уйламадылар, бар көчләрен биреп эшләделәр, чөнки срогыннан алда иреккә чыгу өмете белән яшәделәр. Хәзер инде чын җинаятьчеләр килә башлады, арытаба колониядә шундыйлар гына булыр, ахры. Димәк, каравыл, режим, башка таләпләр катыланачак. Шулай булгач, мин инде бу эшкә яраклы түгел, яшь, югары белемле, чын чекист китереп куярлар.
- Апанас абый, юкка көенмә әле, өстеңнән дөнья кадәр җаваплылык төшә, үз җаеңа яшәргә мөмкинлек туа, бәлки, шатланырга кирәктер. Инде килеп эшлим дисәң, леспромхозда эш табарбыз. ОРСта склад мөдире, товар белгече кебек вазыйфа бетмәгән.
- Туктале, Солтаньяр, - дип бүлдерде Надиров. – Шундый кадр нишләп склад мөдире булып мүкләнеп ятсын. Кызганычка каршы, прокуратурада вакансия юк, ә менә берәр җиргә участковый итеп куярга булыр. Мин милиция начальнигы белән сөйләшермен.
- Рәхмәт яхшы сүзегезгә, рәхмәт барыгызга да. Күңелләрем эреп китте.
- әйткәндәй, Апанас Николаевич, ни өчен сез үзегез чуаш, ә атагызның исеме Николай? - дип кызыксынды Насыров.
- Юк ла, әтием Николай түгел. Үзенә күрә бер мәзәк бу. Урысның Николай дигәннәрен чуашлар үзләренчә үзгәртеп Микулайга әйләндергәннәр, шулай итеп әтиемә дә Микулай дип исем кушканнар. Мин тугач инде отчествомны Микулаевич диясе урынга урыс кешесе аны-моны уйламый торып Николаевич дип язган да куйган. Менә шулай гомер буе урыс малае булып йөрим инде. Авылга кайтсам, рәхәтләнеп чуашча сөйләшер идем. Их, күңел тулып китте бит әле, әллә бер җырлап алабызмы.
Исердем, кая барыйм,
Искердем, кемгә ярыйм.
Исерсәм дә, искерсәм дә,
Иске дусларга ярыйм.
- Һай, афарин! Вәт дөрес әйттең, Микулаевич. Яшәсен дуслык. Бөтен бәрәкәт – дуслыкта. Без дуслык белән көчлебез, - диештеләр инде бу вакытка кызмача булып алган табындашлар.
Учак, хәмер һәм яхшы, туганнарча сүз җылысында дүрт ир узаманы җан җылытканда сабантуй мәйданында инде халык гөрли иде. Нуриҗан бәйрәмне ачык дип игълан итеп, леспромхоз ирешкән уңышлар, киләчәккә планнар турында кыска гына телмәр сөйләде. Үзенең сабантуйда була алмасын белгәч, Солтаньяр кушкан иде монысын. Калганы профком, комскомитет, клуб работниклары эше. Һәркайсы теге яки бу уенны оештыру өчен җаваплы, һәркем үз эшен белә. Шунлыктан, оештыру мәшәкатьләреннән азат булган Нуриҗан белән Вера, Сәлимгәрәй белән Суфия, һәм безгә әле аз таныш баш технолог Мөсәлләм Гомәров белән аның хатыны, бөтенләй таныш булмаган ОРС начальнигы Диләрә ханым берәр каен төбендә ял итеп утырырга сүз куешканнар иде. Ләкин әле вакыт күп, бераз уен карап йөрергә дә була. Болар колга янына җыелды. Озын, шома багана башында бүләкләр эленеп тора, ләкин беркем дә менәлми, җәфаланып кына төшәләр.
- Их, әйттем, багана артык озын, дип. Менәлми мах бирәбезме инде, - дип борчылды Мөсәлләм.
- Шундук менгәч кызыгы да булмый. Бераз чиләнсеннәр инде әйдә.
- Менүчесе табылыр әле, бераз сабыр ит, - диештеләр дуслар.
Юк, берсе дә менәлми. Инде монысы булдырдымы дисәң, чак кына калгач хәле бетеп төшә. Шома шул баганасы, күпме кыссаң да шуыта. Әллә чыннан да җиңүче табылмый, уенның мәгънәсе калмыймы. Хәер, ниһаять, берәү күренде. Чандыр гына үсмер егет кыяр-кыймас алга чыкты.
- Мин менәм.
- Мен алайса. Тик, сөякләреңне җыярга капчык алып килдеңме соң?
Малай тозсыз сүзгә җавап биреп тормады. Куш учына төкереп алды да баганага ябышты. Ашыкмый гына үрмәли башлады.
- Юк, монардан да булмады, әле үк акрын менә, - диде кемдер.
- Яртысына да җитәлмәс бу, күренеп тора, - диде икенчесе.
- Аның кебекләр күп инде монда, - дип бөтенләй үк өметсез нәтиҗә ясап куйды өченчесе.
Малай һаман үрмәли. Шәбәйми дә, акрынаймый да, җай гына метр артыннан метр үтелә, ябык гәүдә һаман да күтәрелә бара. Кайберәүләр инде муеннарын сындырмас өчен арткарак чигенеп куйды. Менә әлеге егеткәебез колганың иң очына менеп җитте. Күренеп тора, югарыда җил исә, җитмәсә, багана да чайкалып тора, ничек малайның башы әйләнмидер, ләкин ул һич каушамый, кабаланмый гына бер пар итекне чишеп алды да, аны иңбашына элеп төшә башлады. Астан мактау тавышлары ишетелде. Хай маладис та вай маладис. Янәсе, кем угылы, кайдан килгән мондый чос егет.
- Чыннан да, кем соң бу? Барысының да борынына чиртте бит, - дип куйды Мөсәлләм.
- Шуны да танымыйсыңмыни, бу бит безнең урам Нурым абзыйның төпчек малае Сибгать, - дип Вера шаян горурлык белән каш сикертте. – Безнекеләр булдыра ул.
Чү, егеткә әлләни булды. Инде төшеп җиттем дигәндә, көтмәгәндә кире менә башлады. Карале, бу юлы ничек җитез үрмәли, гүя өйрәнгән юл, нәрсә эшли соң бу? Менә Сибгать колга башына яңадан менеп җитте, шундый биектә үзе, түбәннән караганда кешеләргә бигрәк тә бәләкәй, чәплә булып күренә, ә итекләрне ул кире элде һәм мандолинаны чишә башлады. Шуннан сабантуй аланына биеклектән бер күз ташлады да аска шуды.
- әй, энекәш, нигә итекне кире элдең? Бүгенге заманда яхшы итек дөнья бәясе бит! - диде аңа Нуриҗан.
- Итек туза, ә мандолина гомерлек истәлек, - диде егет һәм халык арасында гаип булып куйды.
Нурым малаеннан соң егетләргә дәрт керде, ахры, колга башындагы бүләкләрне алып бетми туктамадылар.
Ә болар алтаулап манзара-тамаша эзләп сабантуй буйлап ары киттеләр. Ләкин, карап йөрү ярты бәхет, ә менә үзең катнашу бөтенләй икенче эш. Шулай уйлап микән, Мөсәлләм Вераның сүзен искә төшерде.
- Безнекеләр булдыра, дидегез дә соң, ә сез, дуслар, үзегез ни булдырасыз? Башкалар исәбенә мактанасыз түгелме соң?
- Уйлап карасаң, һәркемнең бер сәләте бар инде ул.
- ә шулай да?
- Менә мин үзем егет чакларда гармунны интектерә идем, юньләп уйный белмәсәм дә, миңа гашыйк булган кызлар алдымда менә шулай түшәлеп ята иде, - дип шаяртты Нуриҗан. – ә менә минем дус Сәлимгәрәй көрәшче. Син аның гәүдәсен күр – пәһлеван. Вераны әйтсәң, үз карчыгымны мактамый булдыралмыйм, аның кебек биюче юк, ярый әле биегәне юк, югыйсә гашыйк булып куюың бар. Менә Суфияны белмим, ул кадәр үк әйтәлмим, бәлки, каз бәлеше пешерергә остадыр, йә әче бал кояргамы шунда, шундый матурлыгы белән талантсыз булмас. Ә менә син үзең, Мөсәлләм дускай, нинди өнәрең белән безне таң калдыра аласың?
Гомәров уйга калды.
- Чыннан да, минем кешеләрдән аерылып торырлык сәләтем юк, шикелле. Дөрес, малай чакта йөгерергә, сикерергә ярата идем. Ләкин...
- Вәт, сикер алайса. Әнә, күрәсеңме, яшьләр ярышып ята, әйдә шунда.
- Китегез әле, кеше көлдермәгез. Сакалы биленә җиткән ир сабантуйга сикерергә дип киләмени? - дип якламакчы булды ирен Диләрә. Ләкин Нуриҗан белән Сәлимгәрәй чәмләнә башлаган иде инде.
- Нишләп сикермәсен, ди, үзе безне сезнең нинди сәләтегез бар, дип рисвай итте, бөтен сабантуй алдында хур калдырды, үзе хәзер куак астына посамы? - дип бәхәсне дәвам итте Сәлимгәрәй.
- Куак астына түгел, итәк астына кача. Күрмисеңмени, Диләрәсе яклаша бит.
- әй, телеңне тый, Нуриҗан, юкса чыннан да сикерермен.
- “Юкса” түгел, бәхәсләшкәч, сикерәсең.
- Мин бәхәсләшмәдем бит әле.
- Нәрсә эшләдең, куркам дидеңме?
- Җитте, егетләр, ягез, алайса, карагыз кемнең куркак икәнен! Сез йөрегез кеше ярышканны карап, ә без үзебез яшьләргә ал бирмибез әле. Тик, көнләшеп үлмәгез.
- Кара бу кешене, ә! - дип Нуриҗан Сәлимгәрәйнең кабыргасына төртте, - сикерер бу, валлаһи сикерер, теленә утырса, очып ук китәр, теле бик шәп әйләнә бит моның.
Ул арада болар килеп тә җиттеләр һәм ярыш судьясыннан Мөсәлләмне чираттан тыш сикертүне таләп итә башладылар. Кем каршы килсен, сикереп карасын, әйдә, диделәр. Мөсәлләм тиз генә аяк киемен, пинҗәген салып ташлады да флагчык янына барып басты.
- Марш!
Гомәров артына чыбыркы алган ат сыман алга ыргылды һәм кызулап йөгереп килеп бар көченә сикереп җибәрде. Һәм, ни күрик, әле генә сикергән егеттән бер терсәккә арырак барып төште. Иптәшләре чын күңелдән котлап, кызарып чыккан Мөсәлләмнең кулын кыстылар. Алар биредә тагын бераз торды да, икенче бер егет тагы да ераграк сикергәч, китә башладылар.
- Китми торыгыз әле, бәлки, бүләк тияр.
- Кирәкми, - дип кул селтәде Мөсәлләм. – Мин үз сүземдә тордым, хәзер башкалар кыланып карасын. Йә, мактанчыклар, хәзер кем чираты?! - дип, җиз комгандай ялтырап, ул иптәшләренә карады. Үзенә калса, Сәлимгәрәй белән Нуриҗан бакчасына таш аткан иде, ләкин, барысын да гаҗәпләндереп, Суфия җилпенеп чыкты.
- Мин йөгереп карыйм. Хатын-кызлар арасында да йөгереш була дигәннәр иде, куш каен астына җыелалар түгелме соң?
- Дөрес, киттек алайса!
Болар чак килеп җитте. Унлап кыз бер чакрымга йөгерергә риза булган икән, күбесе мәктәп яшендәге кыз-кыркын, ләкин чигенергә соң иде инде, Суфия сафка басты.
- Марш!
Сәлимгәрәйнең чибәр хатыны, кем уйлаган! финишка беренче булып килде.
- Түтәгез Пермь урманнарыннан качып йөгереп кайткан кеше әле ул, - дип күкрәк киерде Суфия. Ирләрнең бик еш уенлы-чынлы сөйләшү гадәте аңа да күчкән иде булса кирәк. – Их, башта бер-ике тапкыр йөгереп карыйсы булган, кинәт йөгергәч эчкә кату чыкты шул, үлә яздым.
- Үлә язсаң да бик матур яулык эләктердең әле, - дип Вера Суфия алган бүләкне мактады. Ләкин хәләл җефетенең шундый маһирлыгы барлыгына барсыннан да бигрәк Сәлимгәрәй нык гаҗәпләнде.
- Вәт сиңа хәлләр. Бу чибәр кыз бик нәзәкатьле, артык иркә булыр микән дип куркып өйләнгән идем, кыр кәҗәсе кебек чаба икән ләса, - дип әллә мактады, әллә мактанды ул.
- Йә, кем тагы бәхетен сынап карый? Кураишның беренче сабантуенда искиткеч сәләтләрен күрсәтеп үзен мәңге сүнмәс данга күмә?! - дип откытуын дәвам итте Мөсәлләм. Билгеле ки, аның бу коткысы үз хатынына түгел, ә Нуриҗан белән Мөсәлләмгә кагыла иде. Хәзер алар калды бит.
Нуриҗан дәшми иде. Нәрсә дип кычкырып чыксын. Ә Сәлимгәрәй – арада иң сабыр кеше – һаман да Суфиясына сокланып туялмый. Ярыш шуның белән бетәме? Юк икән.
- Нуриҗан!..
- Тыңлыйм.
- Бурай клубын хәтерлисеңме?
Ир кеше хатынының ни әйтергә теләгәнен сүзсез дә аңлады.
- Бала булмыйк инде, Вера, җаныем.
Бу сөйләшү шактый вакыт сүзсез килгән Сәлимгәрәйнең дә колагын ачты.
- Ничек инде “бала булмыйк”? ә минем Суфия баламыни, ә Мөсәлләм дус сезгә баламыни. Ягез, чыгарып салыгыз серегезне, Мөсәлләм әйтмешли, Кураишны нинди хикмәтләрегез белән таң калдырмакчы буласыз?
- Вера биим дигән була инде...
- Соң, биим дигәч, биесен. Син әллә каршы төшмәкче буласыңмы? Үз карчыгымны мин биш чакрымга йөгерттем, кызганмадым, ә син борынгы дин карты шикелле хатын-кызларның теләген кысасыңмы?
Суфия кечкенә йодрыклары белән иренең яуырына суккалап алды.
- Беренчедән, биш чакрым түгел – бер генә. Икенчедән, “карчыгым” түгел, кәләшем, дип әйт, агач тел. Ә Вера апаны биетми туктамыйбыз инде, шулай бит!
- Соң, Вераның күптән биегәне юк, ә минем кулда гармун түгел, гел трактор тимере. Оятка калырбыз, - дип икеләнде Нуриҗан.
- Ха! Вәт, менә монысы дөрес, әйткән идем бит, оятка каласыз, булдыралмыйсыз, дип. Менә, үзегез танып торасыз. Сездән безгә бер ярты!
- Чәпченмәле, Мөсәлләм, - диде сабыр гына Сәлимгәрәй. – Ишетәсең бит, берсе биюче, икенчесе музыкант – әртисләр. Ә әртис халкы ялындыра, кул чапканны көтә инде ул.
Кечкенә компания кул чаба, шаулаша башлады. “әйдәгез, әйдәгез,”диешә-диешә хатыннар Вераны, ирләр Нуриҗанны җитәкләп сәхнә ягына юнәлделәр. Менә сиңа, кирәк булса, почет эскорты һәм бер үк вакытта конвой да, әгәр инде боларның башларында качу уе туса диюем. Ләкин, Аллага шөкер, беркем дә качмады. Тик Вера гына Нуриҗанга карап: “Барыня!”- дип куйды.
Вераның ничек биегәнен бер күргән идек инде. Яңадан тасвирлап торуның кирәге юк. Ул нәкъ элеккечә икән. Шулай да чак кына тазара төшкән, ә күзләрендә чатыр-чотыр теләсә кая чаткы очыра торган дуамал кызлар дәрте түгел, ә ханымнар назы, дөньяда яшәүнең рәхәтлеген, мәхәббәтле гомернең һәр мизгеленең кадерен белгән, җитлеккән хатынның сабыр һәм нәзәкатьле хисләре чагыла иде. Дулкынлануданмы, эсселектәнме икән алсуланып киткән йөзе гаҗәеп сафлык бөркә. Ә тамашачы аның шушы серле күзләренәме, искиткеч камил гәүдәсенәме, әллә инде сәхнә идәнендә музыка иҗат итүче аякларынамы карарга белми алкынсынды.
- Кем соң бу? - дип гаҗәпләнде кунакка килүчеләр.
- Үзебезнең табибә! - дип горур җавап бирде кураишлылар.
Гармун телләре соңгы тапкыр чыңлап алуга Вера итәгать белән баш иде. Ләкин, йөрәге дөпедәп тибүгә карамастан, төшеп китмәде, халык ду килеп кул чапты, кычкырды, сызгырды да тынды – сылу табибыбыз тагын бии, дип уйлады, ахрысы. Ләкин Вера хәйләкәр икән.
- Кадерле иптәшләр! - диде ул. – Хәзер минем ахирәтем Диләрә сезнең өчен үзенең иң яраткан җырын башкара. Кул чабып каршы алыйк.
Диләрә моны һич көтмәгән иде, каушап калды, ләкин, нишләсен, йөзләгән күз аңа карый, өмет итә, дустанә куәтләп тора, ә сәхнәдән Вера апасы кул изи. Кыюлыгын җыеп Диләрә дә күтәрелде, кешеләргә карасам каушармын, дип, яшел ябалдашларын җилфердәтеп утырган каеннарга карап җыр башлап җибәрде.
Арчаларга барсам, бәгърем,
Ал гөлләрне өзәрсең
Үзәгемне бик өзәсең,
Үзең ничек түзәсең?

You have read 1 text from Tatar literature.
Çirattagı - Солтаньяр - 20
- Büleklär
- Солтаньяр - 01Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4079Unikal süzlärneñ gomumi sanı 215836.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 02Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4186Unikal süzlärneñ gomumi sanı 219636.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 03Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4229Unikal süzlärneñ gomumi sanı 213238.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 04Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4193Unikal süzlärneñ gomumi sanı 220737.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 05Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4116Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211538.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 06Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4196Unikal süzlärneñ gomumi sanı 219437.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 07Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4281Unikal süzlärneñ gomumi sanı 212238.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 08Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4276Unikal süzlärneñ gomumi sanı 208437.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 09Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4236Unikal süzlärneñ gomumi sanı 219137.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 10Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4298Unikal süzlärneñ gomumi sanı 219538.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 11Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4133Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217436.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 12Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4276Unikal süzlärneñ gomumi sanı 212737.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 13Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4208Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211938.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 14Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4150Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217237.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 15Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3909Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211137.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 16Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4129Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217037.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 17Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4204Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211540.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.56.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 18Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4277Unikal süzlärneñ gomumi sanı 205238.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 19Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4212Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211436.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 20Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4260Unikal süzlärneñ gomumi sanı 210438.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 21Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4214Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211639.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 22Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4122Unikal süzlärneñ gomumi sanı 218836.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 23Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4213Unikal süzlärneñ gomumi sanı 208839.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 24Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4246Unikal süzlärneñ gomumi sanı 210738.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 25Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4168Unikal süzlärneñ gomumi sanı 215437.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 26Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4294Unikal süzlärneñ gomumi sanı 209639.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 27Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4221Unikal süzlärneñ gomumi sanı 210837.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 28Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4242Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217139.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 29Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4175Unikal süzlärneñ gomumi sanı 214538.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 30Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4267Unikal süzlärneñ gomumi sanı 203339.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 31Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4221Unikal süzlärneñ gomumi sanı 200239.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 32Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4234Unikal süzlärneñ gomumi sanı 208140.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 33Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3961Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217236.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 34Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4207Unikal süzlärneñ gomumi sanı 214238.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 35Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4283Unikal süzlärneñ gomumi sanı 214539.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 36Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4241Unikal süzlärneñ gomumi sanı 212037.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 37Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4298Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217339.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 38Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4219Unikal süzlärneñ gomumi sanı 210638.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 39Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4316Unikal süzlärneñ gomumi sanı 210738.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 40Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4335Unikal süzlärneñ gomumi sanı 215739.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 41Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4335Unikal süzlärneñ gomumi sanı 213838.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 42Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4302Unikal süzlärneñ gomumi sanı 210739.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 43Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4272Unikal süzlärneñ gomumi sanı 218139.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 44Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4207Unikal süzlärneñ gomumi sanı 209236.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 45Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4328Unikal süzlärneñ gomumi sanı 212539.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 46Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4374Unikal süzlärneñ gomumi sanı 212038.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Солтаньяр - 47Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3878Unikal süzlärneñ gomumi sanı 206338.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.