Latin

Газзәбану - 07

Süzlärneñ gomumi sanı 3982
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2014
37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
—Юк, белдем. Хәтта хатынын өзелеп яратканын, яңа туган малае барын да белдем. Иләс-миләс чагым да түгел бит югыйсә. Ул вакытта инде миңа егерме бер яшь иде. Чибәр-чибәр генә шактый гыйлемле егетләргә димләп тә, очраштырып та карамадылар түгел. Нишләтәсең, берсенә дә күңелем төшмәде. Әлла соңгарак калып та җитлектем инде... Ә. Нургалиегезне бер күрү белән әллә нишләдем... аны аңлатып та, сүз белән дә сөйләп булмый. Күргән өстенә күрәсем килә, күрсәм, янәшәмдә генә йөртәсем килә. Күрше бүлмәдә әти белән сөйләшкәнен генә ишетсәм дә, йөрәгем дөп-дөп итеп ярсып тибә башлый. Атылып шул бүлмәгә кереп китәрдәй булам... Ярый Ходай саклады. Шундый халәттә айга якын азапландым. Йокым качты, хәтта ризыгымның тәме китте. Көндезләрен тавышы колагымда, үзе—бөтен төсе, кыяфәте белән күз алдымда булды. Гашыйк булу дигән хикмәт шушыдыр инде ул име, Бибиҗамал әби? Минем тәмам чарасыз калган хәлемне әтиләрем дә сизде булса кирәк. Сылтау—сәбәп табып, әйтик, зур сәүдәгәр фәлән әфәнде, төгән әфәнде белән очрашуга дип Нургалине өйгә чакыра башлады әти. Анда без әнием белән катнашырга тиеш тә тиеш инде... Ходайның рәхмәте—Нургали дә миңа карап-карап ала башлады. Ул күз ташлаган саен мин комач кебек кызарам икән (монысын әнием әйтә). Шулай бер көнне, әтием аны гармуныңны алып безгә кичке ашка кил дип чакырган, әнием белән килешеп инде. Миңа әйткән кеше юк. Эштән кайтып керсәм, бөтен өйгә таралган тәмле аш исләреннән башларым әйләнеп китте. Пешекче Суфия апа зур залда табын көйли.
—Суфия ханым, бездә тагын бер «атаклы сәүдәгәр» белән очрашу буламы әллә?—дим. (Ә үзем булса гына ярарые дип уйлыйм).
—Мин тучнысын гына әйтә алмыйм, әтиең үзе әйтер әле,—ди. Үзе бик тә серле елмая. Мин кулымдагы сумкамны ыргыттым да, әйдә, йөгер аш бүлмәсенә. Ишекне ачар-ачмас кына колак салам. Әти белән әни нәрсәдер мәш киләләр, үзара пыш-пыш сөйләшәләр дә. Берни аңларлык түгел... Ә күңелем нидер сизенә... Алар миңа берәр көтелмәгән сөенче килсә, шулайрак кыланалар иде. Ә-ә-ә, шулаймы, кызык итим әле мин сезне дидем дә, «эһе-е, эләктегезме» дип, ишекне ачтым. Килеп тә кердем, икесен бергә кочаклап та алдым. Шаккатты болар:
—Менә, ичмасам, син бүген кеше төсле, кызым,—диде әти.—Шулай йөр, без синең уйнап, көлеп, шаярып йөрүеңә ияләнгән. Инде кайчаннан бирле сөмсерең коелып, ни ашавың, ни йокың дигәндәй, безне борчуга салып йөрисең. Безнең бар куанычыбыз син генә, кызым, шуны онытма. Әгәр син нидәндер канәгать түгел икән, борчуларың бар икән, үзебезгә әйт. Ялгыз яну, ялгыз көюдән дә авыр тагын ни бар икән? Аллам сакласын!—Шулай дип әти бераз сабак та биреп алды.
—Әти, ярар, барын да аңладым. Мин тырышырмын. Әгәр бүген кирәгем булмаса, планлаштырган бер эшем бар иде, миңа бераз тәмле әйберләрегезне бирегез дә, мин үз бүлмәмә әллүк,—дидем.
—Кирәгем булмаса, кирәгем булмаса дип инде... Юк, кызым, син уйлаган зур кешеләр түгел киләсе кунакларыбыз. Берсен син беләсең,—Нургали, икенчесе аның дусты Нурислам. Каршы булмасаң, (дигән була бит әле!) кичке ашны бергә ашарбыз. Аннан үз җаеңны үзең карарсың тагы. Хәзер килеп тә җитәрләр инде. Әйдә, әнисе, табынны карыйк, Суфия ханымга эшлисе эшләреңне кушарсың да, ул китәр,—диде әти. Әнием аңа каршы:
—Ай, Аллам, миңа булышырга Суфия кирәк булачак бит, нигә җибәрәсең?—диде.
—Маһирә өйдә бит, Маһирә булышыр,—дип, әти кырт кисте дә куйды. Мин исә эчемнән генә «рәхмәт яусын, әти» дип, өсләремне алышырга элдердем. Иң кызыгы шул—Нургалием үзе генә килде. «Нурисламга кибеттә өстәмә эш бирделәр. Ул бүген фатирына да бик соң кайтачак»,—диде. Ул кичне мин гомерем буена оныталмам инде. Ризыкларны бик тәмләп, мактый-мактый ашады Нургали. Мин нәрсә ашаганымны, табында ни булганын бөтенләй хәтерләмим. Бер-беребезгә карап та алгалыйбыз, күзгә-күз очрашкан мизгелләр дә булды. Мин «кызармасам гына ярарые» дип телим. Үч иткәндәй битләрем уттай яна, ничек кызармасын инде ул. Нургали исә тыныч, үзгәрми дә, минем төсле каушамый да. Әнием китергән һәр ризыкны мактап ашавын белә. Әни куана: «ашаган малда өмет бар, аша җаным аша»,—дип кыстый да кыстый. «Менә монысын гына, менә бу калҗасын гына, менә бу кисәген генә»,—дия-дия ашата торгач, кунак: «Рәхмәт, Зәйнәп апа, башка булмый. Минем әни дә, нәкъ сезнең күк кыстап ашатырга ярата иде,—диде.—Алар хәзер мондый ризыкларны төшләрендә дә күралмый торганнардыр. Бүген мин гүя үз әнием кулыннан ризыкланган күк ашадым да ашадым, гаеп итмәгез инде... Сагынам мин аларны, бик сагынам, хатынымны да, туып кына калган улымны да бик сагынам...». Миңа читен, бик тә читен булып китте. Кызгандым мин аны, ә үзем шушы кешегә башымны җуеп гашыйк... Шулчак үзенә күтәрелеп карасам, күзләре мөлдерәмә, түгелеп китмәсен дип, ахры, кул аркасы белән сыпырып куйды. Шулчак әти:—«Әйдә, якташ, ал әле гармуныңны, бер көн эштә уйнаган кебек уйнап җибәр,—димәсенме.—Минем дә үз авылымны, әти-әниләремне сагынуларымны әйтеп сыздыр әле... Үзебезчә, татарча бер моңланып алыйк. Бирешмә, якташ, синең туган җиреңнән аерылуың вакытлыча гына. Ә минеке менә гомерлек булды... Җәсадем дә чит-ят җирләрдә калачак. Әти-әниемне дә үз кулым белән җирли алмадым. Алар мине, мин аларны, өзелеп сагынып, бер күрергә зар-интизар булып яшәдек.
Күпме татарларыбыз чукындырудан качып туган җирләрен мәңгегә ташлап китәргә мәҗбүр булды. Быелгы коточкыч ачлык, янә безнең Идел буйларында башланды. Аңа корылык кына сәбәп түгел икәнен дә беләбез, тик аны әйтергә генә ярамый. Тагын күпме кеше кырылачак...
Сиңа килсәк, кыйгырма, мин сине сынап өлгердем инде. Син ышанычлы, гадел, зирәк акыллы, булган егет. Синең өчен кулымнан килгәннең барын да эшләячәкмен. Сиңа сәүдәдә гыйлем алырга һәм урыс телен өйрәнергә кирәк. Укытучысы каршыңда утыра, үзең тырышсаң миннән дә, Маһирәдән дә эш калмас.
—Ну, әти-и, минем белән сөйләшмичә дә шулай эшләп буламыни? Мин риза булмасам әгәр?
—Ә син кем кызы соң? Әллә онытып җибәрдеңме?—дип тыныч кына җаваплады әтием.
«Менә шулай, Нургали әфәндем. Бу йортта миңа «әти-әни» дигән мөһер сугылып, берәр эш йөкләнә икән, ул үтәлергә тиеш. Понятно? Әмма мин ялкауларны яратмыйм, сүз тыңламаучы, өй эшен үтәмәүче укучыларны җенем сөйми» дип, шаяртуымнан өчесе дә көлеп җибәрде. Әниемә минем бу сүзләрем әллә ошамады инде, ул мине «әйдәле» дип аш бүлмәсенә алып китте. Сөйләшергә дә өлгермәдек, гармун тавышы... Шулкадәр моңлы, мин ишетмәгән көй. Залга атылдым. Үзләренә күренмичә генә көйнең ахырын уйнап бетергәнен көттем. Йөрәк бәгырьләреңне сызлатырлык моңлы көенә, Нургалинең шушы көйнең үзе таләп иткәнчә уйный алу осталыгына таң калдым. Түзмәдем: нинди көй бу? Композиторы кем? Шулай оста уйнарга сезне кем өйрәтте?—дип сорадым.
—Безнең авыл көе ул. Көйне чыгарган кешесен әйтә алмыйм. Минемчә, аны беркем дә белмидер...—диде ул.
—Бу көйгә, кызым, әле генә без искә алган үз татарларыбызның ачыдан-ачы язмышы, хәсрәте салынган. Шуңа күрә дә шулай моңлы, үтә моңлы ул.
Көн арты көннәр үтте. Рус теленнән Нургалигә бик теләп дәресләр бирәм. Аннан соң җыр, музыка дәресләре китә. Менә шулай без бер-беребезгә һаман якыная бардык. Күбрәк мин яраттым бугай, миңа шулай тоела. Ниһаять, без никахлашып, бергә яши дә башладык.
—Әле авылга, көндәшең янына да кайтырга батырчылык иткәнсең. Ничегрәк кабул иттеләр соң үзеңне? Зарифлар нәселләре белән Көекнең иң дәрәҗәле кешеләренең берсе. Алар киң күңелле, мохтаҗларга ярдәмле, тырыш, булган кешеләр. Газзәбану да авылыбыз күрке. Әйтәләр бит әле: «килен каенеш туфрагыннан» дип, ул да бик уңган, булган, ачык чырайлы, үзләре төсле үк мәрхәмәтле бала булып килде. Минем үземне дә ач үлемнән алар коткарып калды. Шешенә башлаганыем инде. Газзәбану белән Зөлкамал көн саен чиратлашып килеп ризыкландырып тордылар. Алар мине генә түгел, байтак кешеләрне саклап калган затлар. Әле күптән түгел генә вафат булган мәрхүм Газимҗаныбызны да... урыны җәннәттә булсын. Нургалинең Ташкиннан җибәреп торган ярдәме аркасында... И-и, җаным, барыгызга да Аллаһының рәхмәтләре яусын! Әйтсәм әйтим инде, Нургалиеңнең кендек әбисе булам мин. Аны кулыма алган минутларда, бер Раббемнан, монысын үзең сакла инде, гомерле итә күр» дип сорап ялварганнарымны һич онытасым юк. Күзем сукырайганчы авылыбызда кендек әбисе булдым. Аннан миңа ярдәмгә Гыйззелбәнат килде. Аллага шөкер, безнең авылның туфрагы бик уңдырышлы булып чыкты. Тупырдаталар гына хатыннар, җанашларым. Төн йокылары күрмәгән чаклар күп булды инде... Күбесенчә төнлә туалар бит алар, үч иткәндәй. Кай төннәрне, чиратка баскандай, өчәр, дүртәр бала кабул иткән чаклар да булае. Авылның бер башыннан икенче башына чабаек инде, Гыйззелбәнат белән. Шөкер, бик тату эшләдек без.
—Карале, Бибиҗамал әби, ул Гыйззелбәнат апаны «килде» дидегез. Бу авылныкы түгелмени ул?
—Юк, Казан кызы. Ул безнең ише генә түгел. Зур духтыр, әллә прафисырмы шунда, шундый кешенең кызы диләр аны. Ул кендек әбисе генә түгел, белмәгән эше дә юк бугай аның. Ерактан урыс авылларыннан имгәнгән ирләр дә килә аңа. Алар аны бик зурлап «хастаправ» бит ул диләр. Ә эче төшкән һәм балага уза алмаган хатыннарның карап торганнары ул. Безнең авыл, тирә-күршеләр генәме, Казанның үзеннән дә киләләр аңа.
—Ә эче төшкәннәргә ничек ярдәм итә икән соң ул?
—Чүлмәк сала. Аның кечкенә генә бик матур чүлмәге бар. Минем үземдә дә булды ул эч төшү дигәннәре. Без хатын-кызлар җүләррәк бит. Кайчакта ирләр күтәрмәгәнне дә күтәрәбез. Авыл җирендә хатын-кызга яшәүләре бер дә җиңел түгел шул. Ярый ла ул ирең таза, сине җәлли торган булса, аларның да төрлесе бар бит. Чирлеләре дә, ялкаулары да... Минем Мифтахетдинем, җан кисәгем, урыны җәннәтнең түрендә булсын, иллә дә булган кеше ие, коеп куйган балта остасы булды. Аның үз кулы белән салган йортта яшим, мең шөкер. Ачуланган чакларым да булгалады. Акча яратты, чит авылларда да йортларны күп салды, куна-төнә йөргән чаклары да булды, шаяргалаган чаклары да булгалады бугай. Үзем күрмәдем. «Кеше сүзе кеше үтерер» дигәндәй, кеше сүзе белән борчымадым, артыннан да йөрмәдем. Бәлкем шуңа да рәхмәтле булгандыр. «Бар да тигез җәннәттә» дигәндәй, төрлесе булгандыр инде. Ул югында капчык-капчык ашлыгын да, бәрәңгесен дә кем күтәрсен... Менә шул вакытта эчем төшкән дә инде. Ярый Гыйззелбәнат үзенең шул сихри чүлмәге белән үз урынына утыртып куйды, рәхмәт төшкере. Ә картым, әйтер хәлем юк, үземә йомшак булды, үз гомерендә бер каты сүз әйткәне дә булмады. Сагынып кайтырые, «рәхәтем минем» дип, мине дә рәхәтләндерә ие, җанашым. Менә аннан башка, инде җиде ел, безнең яндагы ялгыз картайган өянкебез күк (мин аны үзем Байтирәк дим), Мифтахетдинемне юксынып яшим. Сине үзенә тарткан, шул өянкенең үзен яраткан Гөлҗәүһәр белән Мөхәммәтнурын сагынмыйдыр, юксынмыйдыр дип, беребез дә әйтәлмыйбыз. Ул әлегә картаеп, муртаеп бетсә дә тере, җаны бар, яши. Кешеләр өчен, ике гашыйк җанның фаҗигале тарихын онытмасыннар, гыйбрәт алсыннар дип, шулай азапланып булса да... Ә син, Маһирә, теге кыз әйткәннәрне күңелеңә якын алма, шикләнмә. Бервакыт, ул тарихны сөйләргә дә ярамый дигән сүз таратучылар да булды. Ни хәл итәсең, ышанучылар да табылды. Ә мин сөйләвемне дәвам итәм. Барыбызның да язмышларыбыз Аллаһы Тәгалә кулында. Аңа бары да мәгълүм... Гөлҗәүһәрне урлаган үтә явыз егетнең һәм аның ата-анасының язмышы да кеше ышанмаслык... Гөлҗәүһәрне җирләгәннән соң, шул ук җәйнең бер давыллы төнендә аларның өйләрен, бөтенесе изрәп йоклаганда, яшен суга. Яшене дә гадәти булмаган, имеш. Өй эчендә бөтен җирне айкап, тәгәрәп йөри торганы булган диделәр. Зур ике катлы йорт урынында бары кара кисәүләр генә калган, диделәр.
—Абау, дөрес микән ул, әбекәй?
—Аны мин, кызым, дөрес дип тә, дөрес түгел дип тә әйтә алмыйм. Ярар, кунагым, әйтергә яраса, минем дә сиңа гадәти булмаган бер үтенечем бар бит әле. Җыеннан соң, кичке уенда синең скрипкәдә уйнап җырлаганыңа шаккатмаган кеше калмаган, сөйләп бетерә алмыйлар. Бик тә ишетәсем килә. Ишетеп кала алырмынмы, юкмы, белмим.
—Нургали белән сөйләшермен әле мин.
—Әгәр башка күрешә алмасак, еллар үтеп, минем вафатым турында ишетсәң, Гатиатулла кызы Бибиҗамал әби рухына дип дога кылырсың, яме. Ташкинга кайткач әти-әниеңә сәламнәремне тапшырырга да онытма, яме. Газзәбану белән тату яшәргә тырыш,—дип, әйтеп кенә бетерде Бибиҗамал, ишекне шакылдатып Нургали килеп кермәсенме... Маһирәсен күреп күзе дүрт булды егетнең: «Син монда ничек килеп эләктең әле?»
—Кендек әбисе кулында яңа гына җылый-җылый дөньяга килгән Нургалиемне күрергә дип кергәнием,—диде Маһирә.
—Күзем тимәсен, бик тапкыр да икәнсең әле,—дип, соклануын белдерде карчык.
Әбинең күрмәвеннән файдаланып, гашыйклар битләрен биткә куеп, бер-беренә сеңеп бетеп, кочаклашып алдылар.
—Әбекәй, менә монысы безнекеләрнең яңа гына мичтән алган вак бәлешләре, сиңа күчтәнәчкә. Иртәгә Коръән ашына чакырып кайт дип җибәрделәр мине. Сәгать 12 тулыр алдыннан үзем килеп алырмын. Намазын бездә генә укыр диделәр.
—Һай, рәхмәт төшкерләре, мине куандырган өчен, Раббем сезне дә куандырсын. Кайтып җиткәч тә, әти-әниеңә, яраткан Газзәбануыма рәхмәтләрем белән сәламнәремне тапшыра күр, улым, дип озатып калды ул.
Бибиҗамал карчык Маһирә белән очрашудан, соңыннан гына булса да Нургали белән дә күрешүдән соң нык дулкынланып калды. Гәззәбану белән икесе бергә килеп кергән булсалар, бу кадәр үк талкынмас иде, җаным. Маһирәнең кем икәнен ачыклауга, үзе өчен иң кадерле кешегә әйләнгән Газзәбану күз алдыннан китмәде. Кызганды ул аны, бик кызганды. Маһирәнең авылга кайтырга җөрьәт итүен үзенчә аңларга тырышты. Аңа нәрсә, «үлеп ярата», «гыйшкыннан аерылып, ике атна буе ялгыз яшәүгә ничек түзсен ул»... Ә Газзәбануның йөрәгенә төзәлмәслек тирән җәрәхәт алып кайтуын каян белсен? Бала чагыннан ук, зур байлык белән яшәгән әти-әнисенә бердәнбер, бик кадерле кыз булып, ни генә кылса да үз ихтыярында, үзе теләгәнчә генә яшәгән кыздан ни көтәсең... Ә менә авылыбызның иң акыллы егете дип йөргән Нургалинең Газзәбануга карата гафу ителмәслек бу рәхимсезлеген ничек аңларга? Төрлечә уйлап, хәтта үзенең Мифтахетдинен дә Нургали урынына куеп карады. Юк, ул беркайчан да мондый юлга басмасые. Шушы уйларыннан арына алмаган Бибиҗамал ястү намазында буталгалап бетте, гомер булмаганны. Аптырагач, ишегалдына чыкты. Һай, борынны ярып кергән җәйге саф һава, бөтен кара җирне каплап үскән бәбкә үләннәреннән таралган алма исләре, тын гына искән җилгә агач яфракларының лепердәгән, чыпчыкларның чыркылдаган тавышлары җаныма мең шифадыр. Күзләрем күрмәсә дә, барын да ишетеп, тоеп, сизеп тора алуларым Аллаһы Тәгаләмнең миңа биргән зур бүләгедер. Әлхәмдүлилләһ.
Коръән ашы
Икенче көнне Зарифлар өендә бик күркәм Коръән ашы уздырылды. Өй тулы чакырылган кунак. Нургалинең кендек әбисе Бибиҗамал карчык белән Хафизның кендек әбисе Гыйззелбәнатны бик зурлап, икесен рәттән Хаҗәрбикә абыстай каршына утырттылар. Коръәнне абыстай укыды. Мәҗлеснең барышын, аның бөтен тәртипләрен үзләрендә уза торган мәҗлес тәртипләре белән чагыштырып, зур игътибар белән өйрәнеп утырды Маһирә. Абыстайның Коръәнне яттан, мәкам белән укуына һәм сүрәләрнең мәгънәләрен аңлатып бирүенә таң калды ул. Аның үз-үзен тотышы, сөйләм теленең бай булуы тәмам әсир итте Маһирәне. Абыстайның үзенә битарафлык күрсәтеп, йә Зариф вә Зөлкамалның икенче килене, йә Нургалинең яшь кәләше дип тә әйтмәве, фәкать ерактан килгән кунагыбыз Маһирә дип кенә атавына күңеле кителеп куйса да, сиздермәде, йөзенә дә чыгармады. Никахларын яңартмыйча торып, мәчетнең үзен танымавын аңлады, ниһаять.
Хаҗәрбикә абыстай, үзенә тапшырылган вазифаны җиренә җиткереп тәмамлаганнан соң, «миңа китәргә рөхсәт булса, кузгалыр идем, хәзрәт көтәдер», диде.
Абыстайны озаткач, Бибиҗамал карчык хуҗалардан сүз сорап алды:
—Җәмәгать, сез барыгыз да җыеннан соң, кичке уенда Маһирәнең скрипкә, Нургалинең гармун уйнап җырлаганнарын ишеткән кешеләр. Минем күршеләрем шаккатканнар, сөйләп бетерә алмыйлар. Ә минем ишеткәнем юк, бик тә ишетәсем килә.
Коръән ашы бик күркәм үтте, Хак Тәгалә кабул итсен. Аш ашка, урыны башка, дигәндәй, ишек алдына, йә бакчага чыгыпмы җыр, музыка тыңлап алсак шәпнең дә шәбе булырые... Газзәбануым да җырларые дип өметләнәм. Нургали киткәннән бирле ни моңлы җырлаган кеше Зарифны да ишеткән булмады.
Шул вакыт өйалдыннан Хафизның тавышы яңгырады:
—Бабай, бабай дим, тизләк, шомолт янындагы колт аела.
—Рәхмәт, улым. Егетләр, әйдәгез минем белән. Болай булгач, бу тирәдә концерт ясап булмас. Бибиҗамал әбиегез ятып торсын, урын салып бирегез,—дип Зариф егетләрне алып чыгып китте. Саҗидә тиз генә өстәл арасыннан чыкты да:
—Менә, җәмәгать, күрше-күләнне җыеп Коръән укытуга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте шушыдыр,—диде.—Шушы йортка үрчем бит бу. Хаҗәрбикә абыстай әле өенә дә кайтып җитмәгәндер. Читкә җибәрмичә җыеп кына ала күрсеннәр инде. Быел үрчем ишлерәк булса, бер үрчемне сезгә бүләк итәрмен дигән иде әле Зариф абый. Бирсен Ходай. Коръән артыннан монда җырлап утыру килешеп бетмәс. Мин барыгызны да үзебезгә чакырам, җәмәгать,—диде.—Мин чәй әзерли торам, ә сез битләрегезне яулыкларыгыз белән урагыз да, шыпырт кына безгә элдерегез. Мондый вакытта кортлар кешеләрнең бимазалап йөрүен яратмыйлар. Әйдә, Маһирә, син скрипкәңне ал, Газзә гармунны алсын. Зөлкамал апайның монда кирәк булуы бар. Гыйззелбәнат апа, син Бибиҗамал әбине култыкла,—дип өстәде ул.
—Сөйләвең дә бик дөрес, Саҗидәкәем, рәхмәт яусын! Миңа, бер сукыр карчыкка, үтенечемне аяк астына салмыйча, бәйрәм ясарга алынганыңа мең рәхмәт. Раббем сиңа үрчемне юмарт бирсәе, Зариф абыеңнан бер умарта бал корты. Үзеңә дә корт анасы бәхетен биреп, Нурисламыңны да бәхеткә күмсәңие,—дип Саҗидәне сөендерүдән үзе дә сөенде әбекәй.
—Бибиҗамал әби, сезгә нинди җырны җырлыйк соң?—дип сорады Маһирә.
—Мин аның исемен әйталмыйм. Күршемдә Җәмилә исемле ундүрт яшьлек, иллә дә моңлы тавышлы кыз үсә. Ул аны язып та куйган, инде җырлап та маташа. Тагын бер тыңласам, өйрәнеп бетәрием ди. Мин аңа сездә буласымны әйттем, бәлки әле үзе дә күренер. Бар икән моң ул балада, аны тыңлап сукыр күзләремнән яшь чыкты. Бер җырыңның исемен «Әллүки» диде бугай. Анысын да язып алган инде, үзең киткәнче шул кызга тагын бер-ике җырыңны өйрәтсәң, бу авылда синең исемең, Маһирә, югалмас дип уйлыйм. Читенсенмә, бик зиһенле кыз ул. Мин белгән мөнәҗәтләрне ике тыңлауда өйрәнеп бетте. Мине җылаткан җыры күңеленнән очып киткән кош турында...
—Ә-ә, «Тәфтиләү» дигән җыр ул!—дип, җырның исеме табылуына Нургали белән Маһирә сөенеп куйдылар.
—Сез мине шулкадәр кызыксындырдыгыз ул кыз белән. Бик теләп өйрәтер идем мин аны. Әйдә, Нургали, Бибиҗамал әбине илтә барганда, мин дә барыйм әле синең белән. Бүген үк танышыр идем,—диде Маһирә.
—Ай, рәхмәт, балакаем. Газзәбануны да калдырмагыз, аның да тавышы моңлы бит. Җәмиләне белә дә торгандыр әле ул. Бергә йөрегез, балалар, китәр көннәрегез дә якыная бит. Һай, ул ялгызлыкның ачыдан да ачы газаплары... Башына төшмәгән кеше генә белми аны. Үземнән беләм...
Маһирә скрипкәсен алып бераз көйләде дә, Нургали белән килешеп, башта көйне генә яңгыраттылар. Аннан Маһирә җырын да сузды.

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы.
Шат яратса да җиһанга, ят яраткан Раббысы.

И, мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз ахрысы.

Тыңлаучылар барысы да моң эчендә, күзләр мөлдерәмә. Бу йөрәкләрне сулкылдатырлык җырны кабат тыңлау бәхете Бибиҗамал карчыкның үтенүе буенча оештырылгач, аны да күзәтәләр. Ул бит Җәмиләне тыңлаганда да, (скрипкәсез бит әле) сукыр күзләремнән яшь чыкты дип сөйләде. Әйе, бары да күрде, әбекәйнең күзләреннән яшь таммый, ул—ага. Хәзер Маһирә үзе дә бу җырны тыныч кына җырлый алмый. Элек ул аны бик җиңел җырлый иде. Авылга кайткач, монда төрле каршылыклар—төртмә сүзләр, никахны яңарту кирәклеге үзе генә дә күпме айкады аның күңелен, күз яшьләрен түгеп, ялгыз үткән төннәре, Нургалиенә карата да шик-шөбһәләр, саный китсәң күп инде алар. Менә болар барысы да үтә хисле, нечкә күңелле бу кызның үзен дә «Тәфтиләү» җырын күз яшьләрсез җырлый алмау халәтенә китерде.
Беравык тынлык. Ник бер тавыш, ник бер сүз чыксын. Тыңлаучыларның барысы да Бибиҗамал әбинең сүзен көтә. Менә шунда кемнеңдер әкрен генә үксеп алгалаганы ишетелеп китте. Ниһаять, әбекәй телгә килде:
—Маһирә, ерактан кайткан кунагыбыз, абыстай әйтмешли, ул белми әйтмәс, үзәк өзгеч җырыңны тыңлаганда сине йөзең, төсең, бөтен кыяфәтең белән күрәсем килде. Күрдем дә шикелле... колакларым белән. Янымарак кил әле...
Маһирә скрипкәсен калдырып, кыяр-кыймас кына әбекәй каршына килеп басты. Әбекәй аның кулларын назлап кына сыйпап, җыерчыклы яңакларына куйды. Аннан соң иреннәренә китереп, үбеп тә алды. Сүзсез генә йөзенә кагылды, башыннан, чәченнән сыйпап, үзенчә (дөресрәге, хатын-кызларча) назлап, сыпыргалап, буй-сынын да «күрәсе» килгәнен яшереп тормады. Иң кызыгы—Тәскирә белән Хафиз балакайларның әле сузылып, әле чүгәләп, әбекәйнең куллары йөреше артыннан калышмаска тырышып күзәтүләре булды. Барысын зур кызыксыну белән күзәтеп торган кунаклар, ни дияргә дә белмичә, әбекәйнең соңгы сүзен көтте.
Ниһаять, Бибиҗамал тынычланды булса кирәк.
—Мин бүген, яшемә күрә, колакларымның ишетү сәләтен югалтмавыннан, сукрайган күзләремә тугры ярдәмче булып калганын аңладым. Моны бер Аллаһымның кодрәте дими ни дисең... Әлхәмдүлилләһ! Фәкать чәчләрендә генә хаталанганмын икән. Мин Маһирәне Газзәбануымныкы төсле озын толымнар белән күргәнием.
—И-и, әбекәем, бер дә хаталанмагансыз бит. Минем дә толымнарым озын вә калыннар иде. Яңа модага ияреп кистереп ташладым бит, җүләр баш. Миндә алар бик тиз үсә. Икенче кайтуымда, Аллаһы боерса, әниемнеке төсле озын толымнарым белән күрерсез. Кистерәсемне белгәч, әтием дә каты тормады шул, ризалашкандай итте. Ә кистереп кайткач: «Девушка легкого поведения» дигән булды булуын, йомшак кына итеп. Үземә ошагач, аңа да исем китмәде,—дип, Бибиҗамалны бүлдереп, үзенең чәч тарихын кыстырды Маһирә.
—Бу җырыгыз өчен нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр. И, үкенгәнием соң шул кичке уенны күрми калганыма. Син анда җырны язган шагыйрь Тукайның үзе турында, аның авыруы, үлеме турында да сөйләгәнсең икән. Бер көтү балаларга аның «Бала белән күбәләк», «Туган тел», «Гали белән кәҗә» җырларын да җырлап күрсәткәнсең әле...
Түзмәде, Гыйззелбәнат та сүзгә кушылып китте:
—Беләсезме, ул балалар: «Нургали абый авылга бөтенләйгә кайтсыные да, Маһирә апай безнең мөгаллимәбез булсыные, рәхәтләнеп, сүзен тыңлап укырыек. Безгә Тукайның бик күп әкиятләрен сөйләрмен әле дигәние, үзе күренми,—диләр икән.
—Әйтәсе сүземне әйтеп бетерим әле,—дип, әбекәй янә сөйли башлады.—Нургали белән Нурислам—яшьтиләр. Икесе дә сүз куешкандай, бер төнне бер-бер артлы туып яталар бит. Шактый йөгерттеләр алар мине. Буйга җитеп, өйләнүләрен дә бер көнгә туры китергәннәр, әллә белеп, әллә белми... Туйларын, тагы икесе килешеп, беренче көнне Нургалинеке, икенче көнне Нурисламныкы булды. И, ул туйлар, онытылырлык кынамы... Анда да нинди генә җырлар җырланмады.... Газзәбану белән Нургали Галиябану җырын җырладылар.. Әйдә, бүген туйларын искә алып, җырласыннар әле,—диде.
Шуны гына көткәндәй гармунын алып уйнап та, җырлап та җибәрде Нургали:
Читән аша төшкән чакта
Бүрәнәгә абындым.
Минуты ай, сәгате ел,
Газзәбану, сылуым иркәм,
Шулкадәрле сагындым.

Газзәбану аңа кушылып:

Таң әтәчләре кычкыра,
Аерылуның билгесе.
Бу бүләгем сине сөеп,
Хәлил бәгърем, җан кисәгем,
Чын күңелемнән кайнап чыккан
Вәгъдәләрем билгесе.

Маһирәгә шулкадәр үзенчәлекле булып яңгырады бу җыр, ачыклыйсы килеп, соравын да бирми калалмады.
—Нургали, чыннан да Газзәбану дип җырладыңмы? Әллә бүген генәме?
—Нәкъ шулай, Маһирә. Менә шуңа күрәдер дә, туй кунаклары (ярты авыл халкы) бу җырны алардан, белмим, тикмәгә генә әллә ничә кабат җырлатмаганнардыр...—дип, сөенеп җавап бирде Бибиҗамал.
—Ә хәзер чират Нурислам белән Саҗидәгә,—дип тә өстәде.
Янә Маһирә тыңгы бирми:
—Саҗидәләрнең җырласы җырларын никтер әйтмисең әле, әбекәй.
—Алар үзләре белә, кызым. Нургали, уйнап җибәр әле,—диде Бибиҗамал.
Нурислам Саҗидәсенә тутырып бер карап алды:

Каш карасы күзеңдә лә,
Буй зифасы үзеңдә,
Ай-ли, Саҗидә,
Агым суда, басма өстендә
Керләр чайкый сай җирдә,

—дип җыр сузса,
Саҗидәсе исә:

—Ай туганда тудың мәллә,
Ай нуры бар йөзеңдә,

—дип дәвам итте.
Аннары икесе бергә:

Ай-ли, Саҗидә,
Агым суда, басма өстендә
Керләр чайкый сай җирдә,

—дип җырладылар.
Нургали, Газзәбану, Нурислам, Саҗидә—дүртесе бергә җырның кушымтасын җырлап, җырны тәмамладылар. Бибиҗамал:
—Һай, рәхмәт төшкерләре, күптәннән моның хәтле җан рәхәтлеге кичергәнем югые, әйтерсең лә, мин сезнең туегызда ләззәтләнеп утырам. Зариф, Зөлкамал, сезнең өчен бу җырлар бигрәк тә кадерледер. Ул вакытта нәкъ шулай җырладылар бит алар,—дип, сагынып искә алды. Маһирә үзенең көндәш икәнен дә онытып җибәрдеме:
—Газзәбану, карале, әгәр Бибиҗамал әби теге кичке уенда булган булса, нинди генә хикмәтләр чыгармаган булырые. Сез белгәнсез бит инде аны. Ни Нургали, ни син искә алмагансыз,—диде.
—И-и, Маһирә, җыен көнне мин шуларны гына уйлый алырлык идемме? Нургали туксан җиде яшендәге карчыкны ничек борчымак кирәк, дип уйлагандыр. Торып-торып шаккатам мин сиңа, Маһирә.
—Гафу ит, Газзәбану,—дип, Газзәбануга җылы гына карап, башын иеп куйды Маһирә.
—Рәхмәт, гафу үтенергә кирәкми, Маһирә. Бәлки синең гаебең дә юктыр. Ирләр ир булып калалардыр инде. Хатын-кызның түземлелеген Раббем аларга, бәлки, белеп бирмәгәндер.
Көндәшләр арасындагы менә шушы кыска гына сүз алышу—аларның беренче чирканчык алып караулары булмады микән...

Ташлыярга бару
Ул көнне барысы да Чаптар тирәсендә мәш килде. Дугадагы җиз кыңгырауны, шөлдерләрне кабат ялтыратып алдылар. Зур кара лаклы тарантаска чәчәкләре янып торган түшәген салды Газзәбану. Зариф күчәрләрне, тәгәрмәчләрне һәм башка дирбияларны да тикшереп чыкты. Бу төр эшләрдә бабайның иң зур «ярдәмчесе» һәм дә «киңәшчесе» билгеле инде—Хафиз. «Ир орлыгым бит ул минем, эшкә кулы ятып тора балакаемның»,—дип сөя ул аны.
—Улым, кузлага кайсы сырманы салыйк икән?—дип сораган булды бабасы.
—Теге калын, матул сылманы салыйк. Тышын әни чиккәнен. Миңа әти, син кучел булылсың, ди. Яла-а-л, дидем. Бабай, ул сылма кайда икән?
—Әниең беләдер, улым. Әнисе, ишетәсеңме?—дип, үзе белсә дә белмәмешкә салышып, килененә дәште Зариф.
—Кунак апай йоклый торган чоланда ул, балам,—дигән тавышка, бу матур ыгы-зыгылы манзараны кызыгып та, көнләшеп тә күзәтеп торган Маһирә, уянып киткәндәй:
—Хәзер, хәзер үзем алып чыгып бирәм,—дип, ашыгып өйгә йөгерде.
Бу вакытта атны чистартып, ялларын тарап торган Нургали әтисенең бу акыллы хәйләсенә рәхмәтле калды. Ник дисәң, иртәдән бирле Маһирә өчен күңеле борчулы иде аның. Баядан бирле келәт янында, кимсетелгән ятим баладай, сүзсез генә басып торган Маһирәсе бик кызганыч булып тоелды. Инде барасы килмәгән икән (барасы килмәвендә дә Нургали үзе гаепле түгелме соң? Хатынының теләген үтәп чакырмады бит ул аны), шомырт төбендә китабын гына укып утырса соң... дип уйлап та куйды әле. Шул вакыт Маһирәнең:
—Хафиз, менә ул син сораган сырма, әйдә, бергәләп куйыйк әле,—дигән үтә ягымлы тавышы Нургалинең күңелен күтәреп җибәрде.
—Ай, рәхмәт, кунак апасы, син булмасаң каян табарыек без аны. Улым, сырманы куйгач, икегез бергә Чаптар янына килегез әле. Аның сезгә нидер әйтәсе килә бугай,—дип, үзе янына чакырды ул аларны. Менә алар җитәкләшеп килеп тә җиттеләр.
—Йә, Чаптарны карагыз әле, матурайганмы? Ерак бабайларга кунакка барырлык булганмы? Шуны ишетәсе килә аның...—дип, Маһирәнең иңбашларына назлап кына кулларын салып, ат янына якынрак китерде ул аны.
—И-и әти, матул булмыйчы... зелә матул. Мин бел нәлсә эшләсәм бабай миңа «маладис», улым, булдылгансың ди гел. Син дә маладис, әти, җылык-җылык итеп тола, чичти булган. Сыйпап кына толасы килә,—дип Хафиз атны сыйпаштыргалап та алды.—Кая, шикәл каптылыйм әле үзенә,—дип кесәсеннән бер кисәк шикәр алып учына салды да Чаптарга сузды. Маһирәнең коты алынып:
—Һай, җаным, кулыңны тешләмәсен,—дип, Хафизны үзенә таба тартты.
—Нишләп тешләсен... син бигләк инде...—дип көлеп җибәрде Хафиз.
—Мә, үзең билеп кала...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Газзәбану - 08
  • Büleklär
  • Газзәбану - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4156
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2079
    37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4006
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2182
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3980
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2027
    37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4014
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2034
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3856
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2052
    37.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3939
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2018
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3982
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2014
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3976
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1998
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4143
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2101
    34.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3967
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1984
    37.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4056
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    37.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3977
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1942
    36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4019
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2029
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 4117
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2065
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3867
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1979
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.