Latin

Газзәбану - 02

Süzlärneñ gomumi sanı 4006
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2182
35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
—Әтием кайтты, әтием,—дип курчагына күрсәтә-күрсәтә такылдарга кереште.—Менә миңа нәлшә алып кайткан, матулмы? Хәзел безнең кәҗәне үлтәләп такмак әйтә алмашшың, без дә шыел алабыз, әти шулай диде.
—Шыел түгел, сыел диген, сакау!—дип Хафиз кырт кисте.
Әллә инде Тәскирәнең атасы алдында утыруыннан көнләшеп куйдымы, малай үзен үтә төксе тотты. Нурислам, кызын алдыннан төшереп:
—Сөбхәналла, мәшалла! Мин кайтканчы ничек матур булып үсеп куйган безнең «кияү», әле кайчан гына төпсез ыштаннан артын ялтыратып, мүкәләп йөргән малай чичти егет булган бит, әй. Маладис, «кияү»! Кил әле үземә, бер рәхәтләнеп сөйләшик»,—дип Хафизны кочаклап алмакчы булды.
—Мин «кияү» түгел, мин Хафиз Ялуллин!—дип, күрше абыйга горур гына караш ташлап, әнисе артына ук елышты. Өлкәннәр көлешеп куйдылар.
Газзәбану белән күрешкәндә Нурислам элеккечә аңа соклануын яшерә алмады.
—Күрше, ни гаҗәп, син һаман чибәрләнә генә барасың, күзем тимәсен! Нургалиең күрсәме, валлаһи дип әйтәм, сиңа өръяңадан үлеп гашыйк булачак.
Нургали исеме чыгуга, Газзәбануның күзләренә мөлдерәп яшь тулды. Моны күреп алган Нурислам, аны бу халәтеннән аралау өчен тиз генә сүз катты:
—Хафиз Ялуллин, мин дә сиңа бүләк алып кайттым бит. Йәле безнең кәҗә турындагы такмагыңны әйтеп җибәрче!
—Алдан бүләгеңне күлсәт, аннан әйтәм.
Хафизның бу сүзләреннән соң Тәскирә ашыга-ашыга яңадан әтисенең алдына менеп утырды. Ңурислам кесәсеннәң бик матур кош килбәтендәге таштан ясалган, матур итеп буялган сыбызгы алып, сызгыртып та җибәрүгә, Хафизның йөзенә кояш чыктымыни. Өлгереп җиткән шомырт төсле чем-кара күзләреннән нурлар чәчеп, сыбызгыга текәлде.

Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй,
Имиләле бәләкәй.
Бел чокыл да сөт билми,
Вәйт, уңмаган нәмәкәй,—

дип, кызу-кызу сөйләп тә китте.
—Әти, дөлеш әйтми ул. Безнең кәҗә шөтне, беләшең килшә, ике чокыл билә. Шыбыжгыңны билмә аңа, миңа бил, яме, әти.
Хафиз дәшмәде, коелып төште. Тәскирә: «Алайша үжем әйтәм»,—дип такмакларга тотынды.

Тәшкилә елый икән,
Битен дә юмый икән,
Юалые ул битен,
Кәҗәше билми шөтен.

Хафиз кызга усал караш ташлап:
—Минем дә әти кайтыл әле, мин дә сиңа бел нәлсә билмәм»,—дип елап ук җибәрде. Нурислам тиз генә сыбызгыны аңа сузып:
—Матурым, мин бит аны сиңа дип апкайттым. Сыбызгы сызгыртып йөрү кызлар эшемени?. Әнә уйнасын курчагы белән. Тиздән синең дә әтиең кайтыр. Кара сиңа нинди матур ат җибәргән. Тагын әллә ниләр апкайтыр әле»,—дип малайны юатмакчы булды. Әмма Хафиз сыбызгы кулына эләгүгә, йөгереп өйдән үк чыгып китте. Чиксез шатлыклар хөкем сөргән бу гаиләдә, малайның күңелендәге фаҗигане аңламадылар да кебек, үзара көлештеләр генә. Тик Газзәбану бу көлүгә кушыла алмады. Киресенчә, ачы күз яшьләре белән елап җибәрүдән чак кына тыелып торды. Саҗидә, ахирәтен юатыр өчен микән:
—Син бит мине, җаным, аякка бастырдың, кеше иттең! Менә күпме вакытлардан соң бүген, Аллага шөкер, яңадан Нурисламыма хатын булу бәхетен татыдым. Менә сиңа нинди матур атлас күлмәклек, әле тагын озын чуклы ефәк шәл апкайткан. Яле, бөркәнеп күрсәт әле,—дип бүләкләрне аның кулларына салды.
—Кара син боларны, нинди җитезләр. Шул арада инде өлгергәннәр дә! Шатлыгыңнан, үзеңә дигән бүләкләрне дә миңа бирәсең, ахры. Андый вакытта хатын-кызны артык юмарт була диләр иде, әллә дөрес инде...
Сүзгә Нурислам кушылды.
—Юк, Газзә, бу—хас сиңа дигәннәре. Ал син аларны, минем төсем итеп киярсең. Мәңге онытасыбыз юк изгелекләреңне. Аллаһының рәхмәте яусын үзеңә, барысы өчен дә...
Нурисламның үзенә якын ук килеп, бигрәк тә: «Барысы өчен дә...» дип, күзенә карап әйткән сүзләреннән Газзәбануның ике бит уртасы пешкән алма кебек кызарды.
—Рәхмәт инде, тик мин аларны алмасыем. Әгәр миңа яхшылык эшлисегез килсә, бәлки, башкача килешербез. Безнеке авылдагы язгы эшләрне дә бөтенләйгә онытты бугай. Бар авыр эш әткәй белән миндә. Кайтуны да җыен вакытына гына көйләгәннәр, ай-яй, хитрыйлар да инде... Анда да җыен кунагы булып, парлашып кына кайталар бит, җан көекләре... Гозерем шул, күрше, язгы эш вакытларында безгә әзрәк булыша алсаң, бик разый булырыем. Эшләрне бетергәч, Хафизымны алып китәрмен дип торам. Бөтенләйгә дип әйтүем түгел, безнең өйдә, Әсма килен янында, без түгел, анда әтиләр дә артык җанга әйләнеп бара. Нургалиләр киткәч, монда кайтырбыз. Әле ярый әткәй безнең өчен үлеп тора, исән генә булсын инде...
Газзәбану яшь тулы күзләрен Нурисламнан читкә алды.
—И-и, Газзәбану, тукта әле, ташласана бу тузга язмаган сүзләреңне! Мин анысы көчемнән килгәнчә ярдәмемнән ташламам. Ә Нургалинең моңарчы кайта алмавы һич сезне онытканнан түгел. Син дип үлә ул! Сагынуына чыдый алмыйча, инде ничә мәртәбә бөтенесен ташлап китәргә җыенды. Аның өстендә шул кадәр күп тауар хәзер. Локман абзый тауарны Кытай, Төркия, тагын әллә кайлардан ала башлады. Череп баеды ул. Бөтен кибетләре өстеннән синең Нургалиеңне хуҗа шикелле тота. Ну башлы да малай булып чыкты ул. Тәки менә дигән итеп алып бара бит шундый зур эшне. Дөрес, Локман абзый аны ярты елдан артык тәҗрибәле сәүдәгәрләр кул астында өйрәнчек итеп тә йөртте. Бәк шомарды ул хәзер. Әллә зрәгә генә кияве итте дип беләсеңме? Нургалинең акчасы да күп, сезне үз янына алып китмәкче була. Йорт та белешеп йөри бугай. Миңа сер итеп кенә: «Әгәренки әтиләр бик каршы булсалар, авылга кайтып ике катлы өй салам да, беренче катында кибет ачам»,—диде. Ә син, җүләр баш, китәргә җыенгансың. Хәзер нәрсәдер шунда, бөтен дөньясы буталып бетте. Сәүитне сүгеп, алтыннарын яшереп йөргән байлар өр-яңа кибетләр ачалар, туктап калган фабрикларны эшләтә башладылар. Линин да аларны яклый икән. Моны хөкүмәтнең Неп дигән өр-яңа политикасы диләр, һич аңламассың...
Иреңне Маһирәсе белән кайта дип елап-сыктап йөрмә, аның синнән бер дә артык җире юк. Зур укымышлы дисәләр дә, хатын-кыз—хатын-кыз инде ул. Кәнишне, калфакны кыңгыр салып, җир себерерлек озын күлмәкләр, укалы камзуллар киеп, биек үкчәле бәтинкәләрдә керт-керт басып йөргәч, әллә кем булып күренәдер инде. Кайтсын әле, кайтсын... Синең чибәрлегеңне, кулларыңда ут уйнатып эшләгәннәреңне, атасына охшаган менә дигән малай үстергәнеңне күрсәме, коелып иңәчәк әле ул. Бала табарга яраклы түгел икән дип тә ишеттем әле мин аны. Дөрестерме, юктырмы, бу кадәресен анык кына әйтә алмыйм.
Газзәбану Нурисламның бу сүзләренә бик үк ышанып бетмәсә дә, бераз тынычлана төште. Чәйгә утырырга никадәр кыстасалар да, каласы итмәде, өенә, үзенекеләр янына ашыкты.

***
Авыл халкы мәш килә—тиздән җыен. Хатын-кызлар өмә ясап өй юа, мунча яга. Яшьрәкләре яңа күлмәк тектерү хәстәрен күрә. Ир-атлар сабанда арган атларын тәрбияләү, тарантас, ат сбруйларын тәртипкә китерү белән мәшгульләр. Хәллерәкләре атларын чабышка әзерли. Карт-коры, бабайлар абзар-кура тирәсен җыештыра, ишегалды, капка төпләрен себерә.
Көрәшчеләр, инде атна буе, сарык шулпасы белән итен ашап, чи йомырка эчеп тәннәренә көч җыя. Малайларның да шөгыльләре күп: исәйгәнрәкләре йөгерешкә әзерләнә. Һәрберсенең хыялында—беренче булып килү, билгеле. Ә кечерәкләре исә җыен иртәсендә, иң алдан торып, йомырка, чикләвек, кәнфит-прәннекләрне күбрәк җыйнау хыялы белән яна. Шуңа күрә, чүпрәк капчыкны зуррак итеп тектереп кулларына алганчы, апа-җиңгинең берсенә дә тыңгылык юк. Әниләрен көненә ничә мәртәбә: «Әни җаным, үзең торганда мине уятырга онытма, яме»,—дип, ә кайбер шаянраклары: «Мине үзең уянганчы ук уят, белдеңме»,—дип йөдәтеп бетерәләр.
Инде җыенга бер-ике көн кала, хатын-кыз, нәкъ бәйрәменә хас, бөтен дирбиясын кертеп, татлы чәй ризыклары әзерләү һәм ипи салу мәшәкатьләренә чума. Ул көннәрне хатын-кыз кулында күәстер, җилпучтыр, иләктер, чәй камыры өчен генә тотыла торган агач чиләктер—чиратлашып бии башлыйлар. Ипи күәсләренә аерата эш күбәя. Алар күршеләр арасында чиратка басалар. Һәр йортның үз күәсе булмавында тирән мәгънә дә ятадыр әле. Гадәттә күәсне юып тормыйлар, өстәвенә ипи салу өчен баш ясарга дип бер тотам әче камырын да калдыралар.
Бу көннәрне мичләр, хәтта икешәр мәртәбә ягыла. Өй эчендәге кызулыктан миләр пешәрлек була. Чәй янына куела торган: балан, эремчек бәлешләре, баллы паштет, кортлы сумсалар, чәкчәк, бавырсак, кош теле шикелле татлы ризыклар өчен бодай онын җиз иләктән генә илиләр. Эченә сары май, сөт өсте, шикәр комы салып, йомырка сытып, сөткә генә басылган камыр, чүпрәсен дә мулрак җибәрсәң, күзгә күренеп кабара башлый. Шул камырдан ясаган татлы ризыклар бала-чаганы мич тирәсенә беркетә дә куя инде. Алардан аңкыган хуш искә өлкәннәрнең дә авыз сулары килгән чакта, балалар ничек түзә алсын. Маңгайларыннан борчак-борчак тирләр тамып торса—тора, әмма, өйдән чыгу юк инде. Әниләре: «йөзләре килә микән? Көеп китә күрмәсеннәр тагы»,—дип мич капкачын ачкалап караган саен, бала-чага да мич авызына ук кереп китәрдәй булып мәш киләләр.
—Әни, әни, әнә почмакта торган бәлеш кызара башлаган бит, анысын алырга да вакыттыр! Әни, дим, печтек кенә бирерсең иңде, яме.
—Кунаклар килгәч, кем үзен тәти тота, шуңа иң тәмлеләрен бирермен,—дип әниләре кисәтеп куя....
Әйе, мич ашларыннан аңкыган хуш исләр өйләрдән ишегалларына, хәтта урамнарга кадәр таралды. Әле күптән түгел генә ачлыкның ачы газапларын кичергән һәм күп кенә газизләрен югалткан авыл халкы күңелендә, ирексездән, авыр хатирәләрен дә кузгатты. «И, җаннарым, бу бәхетле көннәрне сез генә күрә алмыйсыз бит. Инде, газиз Аллам, башка беркайчан да бәндәләреңне ризыксыз калдыра күрмә! Гүр иясе булган газизләребезнең урыннарын җәннәттә кыл!»—дип елашып та алдылар.
Җыенга нәкъ әвәлгечә, бөтен шартын үтәргә тырышып әзерләнү, ни генә булса да, Көек халкының күңел яралары төзәлә башлавын күрсәтә иде. Узган елның мул уңышларыннан, ниһаять, халыкның тамагы туйды, өсте бөтенәйде. Шатлык өстенә шатлык булып быел да, чәчүне тәмамлауга, ике көн рәттән талгын гына, җиргә тәмам сеңдереп, җылы яңгыр явып үтте. Әйтерсең лә, табигать үткән елларда бөтен яшеллекне көйдереп бетергән корылыгы белән, ач үлем җибәргәне өчен гафу үтенә, хатасын төзәтә диярсең. Өстәвенә, кояшлы яңгыр вакытында күк йөзендә әкияти салават күпере сузылды. Урамнар бала-чага белән тулды. Аларның чыр-чуларыннан һәм:

Яңгыр яу, яу, яу,
Тәти кашык базарда,
Тәмле ботка казанда,—

дип сикерә-сикерә такмаклауларыннан авыл шау итеп торды. Бу матур манзарага карап сокланмаган кеше калмагандыр. Ә картлар, боларның барысын да, быелгы уңышның мул булачагына юрады.
Җыен көне якынайган саен, Газзәбануның күңелендәге кара шом да үскәннән-үсә барды.
Нургалиләрнең кайтып төшүләре нәкъ егетләрнең бүләк җыю көненә туры килүе дә аның эчен пошырды.

Яшь хатын
Нургалинең яшь хатыны белән кайту хәбәре бөтен авылга таралды. Яше-карты, бары да Газзәбануны кызганды.
Шәригать нигезендә ирләрнең ике-өч хатын белән торуы гадәти хәл саналса да, Көектә хәзерге Фарук мулланың бабасыннан башка, берәүнең дә ике хатынлы булуын хәтерләмиләр. Күрше-тирә авылларда да мондый гаиләләр булмаган. Ил өстендә алтынчы елын хакимлек итүче совет хөкүмәте шәригать кануннарын катгый тыйган бер чакта, Нургалинең бу кыланмышын аңлый алмый йөдәделәр. «Урыс баеса чиркәү сала, татар баеса хатын ала, дигәндәй, безнең егет тә артык баеп киткән, ахры»,—дип сөйләнделәр. Шулай да бу хәбәрне, фәкыйрьлеге аркасында вакытында өйләнә алмый калган, инде менә ике ел авыл советы рәисе урындыгын биләгән Фатыйх үзенчә кабул итте. Нургалинең Ташкентта өйләнүен ишетүгә, элек тә күзе төшеп йөргән Газзәбануга өметләнә башлаган иде. Инде авылга парлашып кайтасыларын да ишеткәч, Газзә түзмәс, аерылыр дип уйлады. «Әгәреңки шулай килеп чыга калса, балалы дип тә тормасыем»,—дип хыяллана ук башлады.
Газзәбану каенатасының Нургалиләрне каршы алу мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы килгәненә гел битараф калды.
—Килен, үзеңә мәгълүм, тегеләрне каршыларга мин Хафизны да алып бармакчыем. Нурислам: «Баланы да азаплама, үзең дә хафаланып йөрмә. Мин генә барыйм,—ди. Син нәрсә әйтерсең икән?—дигән соравына да илтифатсыз гына:
—Ярар, дөресен генә әйткәндә, Хафизны башта ук җибәрәсем килмәгәние,—диде. Ул арада, ялт итеп, Нурислам үзе дә кереп җитте.
—Йә, күрше, ничек? Килештегезме?
—Ярый, без риза, Аллага тапшырдык.
—Бик әйбәт, поезд иртәнге бишкә килеп җитә. Миңа сәгать дүртләрдән дә калмый кузгалырга туры киләчәк. Кичтән үк кирәк-яракларны хәстәрләп куясы булыр.
Ирләр өйдән чыгып китүгә, Зөлкамал сак кына:
—Газзәбану, балакаем, карале, кичә безнең күршеләр тарантаска салына торган ястыкларына яңа матур тыш киерткәннәр икән. Син дә үз ястыгыңа теге зур чәчәкле яңа теккән тышлыгыңны киертеп куймыйсыңмы соң? Җыенга барганда да шуны салырыегыз. Аннары, дуга кыңгыравын бераз ялтыратып, кызыл тасма белән бәйләп тә куйсагыз, матуррак булырые, дим. Бая Сәгыйдәләргә кергәнием, килене Мәрфуга, безнеке төсле үк җиз кыңгырауларын ялтыратып утыра. Шакларкаттым, самавырлары төсле ялык-йолык килеп тора. Иллә дә уңган булып чыкты бу киленнәре,—дип сүз куертып алды.
—И-и, әнкәй, малаең үзе генә кайтасы булса, ниләр генә эшләмәсием. Кушканны гына эшли торган кешемени мин? Ничек бер дә сизмисең соң с-и-н? Менә инде ничә көн йокым йокы, ашым аш, эшем эш түгел. Эчләрем тулы ут. Болай да бит, мунчаны ю дидең, юдым, аларга йокларга ак келәтне ю дидең, анысын да юдым. Инде аларны каршы алырга үземнең бирнә ястык-җәймәләремне әзерләп куярга кушасыңмы? Дәшмәгән саен, килен кеше—ким кеше, дип басымчак итүеңме? Каенана булдым дигәч тә... Бу баланы рәнҗетмәгәем дип тә уйлый алмыйсың бит, ичмаса...
Килененең бу сүзләреннән соң Зөлкамал бераз уңайсызланып куйса да, сиздермәскә тырышты.
—Газзәбану, кызым,—диде ул сак кына,—баянак Саҗидә сине үзләренә кереп чыксын әле, дигәние. Нәрсәгә икәнен әйтмәде әйтүен, көтәрмен диде. Бар әле, кереп чык булмаса. Калган эшләрне әткәң белән бергәләп эшләп бетерербез, Аллаһы боерса. Син борчыла күрмә, яме,—дип, аннары килененең аркасыннан назлап кына сыйпап та куйды.
Килене белән бу сөйләшүнең зурга китмичә тыныч кына тәмамлануыннан, аны картының да ишетми калуыннан Зөлкамал бик разый иде.

***
Саҗидәнең борчылган йөзен, яшь белән мөлдерәмә тулы күзләрен күргәч, Газзәбану сискәнеп китте.
—Ахирәткәем, ни булды? Әллә тагын авырып киттеңме?
—Ю-у-к, авырмыйм анысы, шөкер. Тик Нурисламга шигем бар, менә шул бөтен тынычлыгымны алды. Кичәдән бирле җанымны кая куярга белми изаланам. «Нургалиләрне үзем каршы алырга барам», —дип ашкынып йөрүләрен күрсәң... Зариф абзый үзе бармакчые бит, нигә дип безнекенә куштыгыз? Мөгаен, аның икесе генә сөйләшә торган яшерен сере бардыр.
—Китчәле, юкка үз башыңны да, кеше башын да катырмачы. Шикләнмә дә... Сер сөйләшер өчен әллә монда җаен тапмасларыемы?
—И-и, җаным, ул гынамы соң... Кичә көтү куганда түбәноч Майҗамал:
«Саҗидә, карәле, Ташкинда синең Нурисламыңның да хатыны бар икән дип сөйлиләр. Бел аны, йоклап ятма! Нәрсә генә булса да, бүтән анда җибәрә күрмә үзен. Тәки, Газзәбану шикелле, иреңнән колак кагырсың. Газзәне әйтәм, гүзәлләрнең гүзәле булып та утырып калды, ә синең саулыгың да ташка үлчим генә бит әле»,—ди, күзен дә йоммый.
—Ә син шул ыштырбитнең сүзенә ышандыңмы? Аны бит авылда гайбәт капчыгы дип кенә йөртәләр. Кеше котыртып йөргәнче, үзен генә белсәче! Инде без белгәне генә дә, ничә тапкыр иргә чыгып карады. Берсе белән дә тора алмады бит. Тапкан котыртыр кеше, әҗәтканә! Төкереп кенә бир шул гайбәтче сүзенә...
—Гайбәтче Майҗамал сүзенә төкереп тә тормасыем әле, Нурислам үзе, инде ике төн рәттән «Зөмәрә» дип саташа башлады. Үз тавышына үзе уянып китә дә, соңыннан йоклый алмыйча изалана. Сораша башласаң, дәшми, йоклаганга салыша.
—И ахирәткәем, тагы ниләр уйлап табарсың икән инде? Үлем көтеп яткан чакларыңны бик тиз оныттың әле син, җаным. Барына шөкрана кылып, иреңне назлап, үзең дә назланып кына яшисе урынга... Ярый, «Зөмәрә» дигәне дә булган ди. Үпкән-кочкан, җилгә очкан. Ирең бит әле әллә кайда түгел, үз яныңда лабаса. Тазарып киткәнеңә куанып, нишләргә белми йөри, Тәскирә кызым дип үлеп тора. Менә минем хәлгә тарысаң, нишләриең икән син?!
—Синең хәлеңне аңламый дип беләсеңме әллә мине? Аңлыйм, бик аңлыйм, җаным, ярдәм генә итә алмыйм. Әйе, үз хәсрәтең таулар кадәр булгач, минеке сиңа тары бөртеге күк кенәдер инде...
—Хәтта тары бөртеге кадәр дә түгел. Юкка мокчынып үз-үзеңне бетермә. Миңа да чыгарга кирәк. Үз борчуларым да баштин ашкан, бүген әнкәй белән дә чүт эләгешеп китмәдек. Ярый, Хак Тәгалә саклады тагы. Сүз бозау имезә дигәндәй, ахшамга соңга калабыз түгелме соң? Укы намазыңны, ихлас күңел белән телә теләкләреңне. Аллаһы Тәгаләбезгә сыен!—дип Гәззәбану чыгып китмәкче булды.
—Теләгеңә алай гына ирешеп булсае ла... Син менә намазыңны да калдырмыйсың, теләкләрнең дә ниндиен генә теләмисеңдер... Алайса нигә соң Аллаһы Тәгалә сиңа кайгы өстенә кайгы сала?
—Бар икән... Инде Аллаһы Тәгаләгә дә тел тидерә башладыңмы? Әстәгъфирулла, тәүбә, әйттем исә кайттым диген. Акылыңа кил, Саҗидә,—дип шактый ачуланып, ишекне каты ябып чыгып китсә дә, күңеленнән нидер сизенгәндәй, ахирәтен кызганып та куйды.
Ничек сизенмәсен ди... Ахирәте урын өстендә ятканда Нурисламның үзе тирәсендә йотардай булып йөргәннәре әле дә булса күз алдында бит. «Нургали дә Маһирә янында шулай кылана микән? Аларныкы алай гына да булмагандыр әле, югыйсә, никахлашуга кадәр үк барып җитмәсләрие. И, Раббым! Нигә шулкадәр түземсез итеп яраттың ул ир затларыңны? Ә хатын-кызны гел хәсрәт-кайгы өчен генә яраткансың, ахры»,—дип ихтыярсыз авыр сулап куйды. Соңыннан бу уйларын, иблис вәсвәсәседер дип, бер Алласыннан үзен ярлыкавын сорап, ахшам намазына ашыкты.
Бу төнне Зарифлар йортында кайсы гына тынычлап йоклый алды икән? Хәер, кочагына сеңеп йоклаган сабый әнисенең кайнар күз яшьләреннән мендәр тышының лычма булуын сизмәде дә...

***
Июньнең иң матур иртәсе... Тирә-якта иксез-чиксез басу-кырлар... Табигатьнең шушы матурлыгына, сафлыгына сокланып, талпына-талпына мәдхия җырлаган тургайлар тавышы күңелләрне сихри наз белән күмә. Һәр тарафтагы иртәнге саф һава сулышларны иркенәйтә, бөтен җанны иркәли.
Йомшак ястыкка терәлеп, сиртмәле тарантаста тирбәлә-тирбәлә, шушы илаһи матурлыкка таң калып, тыныч кына барасы да барасы гына бит инде Нурисламга. Аллага шөкер! Саҗидәсе дә терелде, кызы да матур гына үсеп килә, сыердан да уңдылар... Юк, юк шул, барыбер нидер җитми шикелле, нигәдер җаны тынгысыз... Бара-бара да: «Алда нинди хәбәр көтә мине? Әллә сөенеч, әллә... Аллам сакласын!»—дип уйлап куя.
Малкай да нидер сизенәме, югыйсә, һич куаламый да бит үзен, ә ул гел юыртып бара. Бәлки, яшь хуҗасын каршы алырга барганын ул да сизенәдер.
Поезд килергә ярты сәгать кала, ул инде станцада иде.
Дустының күз карашыннан икесе генә сөйләшер сүзе булганын шунда ук аңлады Нурислам.
—Маһирә, без теге куаклар артын карап килик әле, кайтасы юлыбыз шактый ерак, бәлки бездән соң үзең дә барып килерсең,—дип Нургалине ияртеп, кызу-кызу китеп бардылар. Бераз китүгә, тәмам түземлеге беткән Нурислам болай дип сорады:
—Зөмәрәне күрә алдыңмы? Ни хәле бар? Бу арада гел төшемә керә. Нишләптер, бик начар күрәм. Тәмам борчуга салды әле ул мине...—диде.
—Тыс-с-с, әкренрәк, Маһирә ишетмәсен, ул берни дә белми... Ә сиңа борчылыр урын юк. Ул Казаннан килгән бер татар кызын фатирына керткән. Шул кыздан яздырып, сиңа хат җибәрде. Хәзер Зөмәрәң безнеңчә әйбәт кенә сукалый да башлаган.
—Әллә сезгә үзе килдеме?
—Юк, мин үзем бардым. «Бик авырайдым инде, соңгы көннәремне йөрим. Игез булсалар, ни хәл итәрмен, куркып торам»,—ди. Чыннан да, корсагы артык зур күренде. Без юлда көннәрне бәбәйләмәгән булса инде... Төшләреңә дә шуңа керми микән?—дип, Нургали кесәсеннән хатны алып бирде.
—Монда гына укып бетерә алмассың, бик калын күренә. Озакласак, Маһирә дә шикләнә башлар. Кайткач, аулакта иркенләп укырсың. Кара аны, сак бул! Саҗидәңә эләксә, утлы табада биетер, Аллам сакласын...
Нурислам бераз тынычланып киткән кебек булса да, авылга тизрәк кайтып җитәргә ашкынып, Чаптарны гел куа башлады. Куенындагы калын хат аның үзен дә чыбыркылап куа кебек. Юк-юкта хат салынган кесәсен капшап куя. Андагы билгесезлектән туган уйлар Нурисламны әллә кайлардагы Үзбәкстанга, Зөмәрәсе янына алып китте. Саҗидәсенең терелүенә өмете киселгән чакларда, ул аны авылга алып кайтып никах укытырбыз да, шунда яшәп калырбыз дип уйлаган вакытлары да булмады түгел. Зөмәрәсе дә аннан калмас өчен Көеккә кенә түгел, дөнья читенә китәргә дә разый иде. Нурисламның еш кайтуларына да күбрәк Зөмәрәнең: «Алай-болай була калса, безгә рәнҗеп китә күрмәсен, ризалыгын алып калырга тырыш»,—дигән киңәшләре ярдәм итте. Авылга дигән күчтәнәч һәм бүләкләрне дә Зөмәрә үзе туплап җибәрә иде. Хәтта Нурислам исеменнән акча да җибәргәләде. Мондый вакытларда ул бер Алласыннан, кылган гөнаһларын ярлыкавын сорап, сәдәкам булсын дип, багышлап куя торган булды. Бу мәрхәмәтле җилнең каян искәнен Саҗидә белмәде, билгеле.
—Их, Нурислам, белсәң иде син Хафизымны ничек сагынганымны! Мин киткәндә орчык күк кенә малай иде, үскәндер инде. Синдә кыз, миндә егет—кодалар булып китмәгәек әле...
—Бирсен Ходай! Улыңа нинди бүләк апкайтасың соң?
—Кечкенә гармун алдык, дус кеше.
—Үзең шикелле гармунчы итәм дисең инде, име,—дип Нурислам ничектер, үзе дә сизмәстән, артка борылып карады. Маһирәнең Нургали куенына тәмам сеңеп бетеп утырганын күреп, кисәк кенә авылда боларны көтүдән җанын кая куярга белми, ут йотып йөргән Газзәбану күз алдына килде. Нурисламның ачуы чыгыпмы, әллә көнләшеп тә инде, ачы итеп сызгырып, каты гына дилбегәсен тартып җибәрүе булды, Чаптар кисәк ыргылып чабарга тотынды. Мондый кискен хәрәкәттән, артка сөрлегеп киткән Маһирә ризасызлык белгерде.
—Нигә шул кадәр куасың, Нурислам? Атың үз җаена гына атласын әле. Сезнең якларның шушы гүзәллеген тагын кайчан күрәм мин? Зинһар, ашыкмыйк! Тургайлар җырын озаклабрак тыңлыйсым килә,—диде.
—Ярар, алай озаклап тыңласың килгәч, тыңла инде, рәхәтлән! Ә мин, әнә теге, бездән артта калган артышлар арасына барып килим әле...—дип, Нурислам атны туктатып, дилбегәне дустына бирде дә, элдертте генә...
—Әллә бәвелен тота алмый инде?—дип Маһирә көлеп калды.
Нурислам артышлар арасында сузылып ятып, хатны йотлыга-йотлыга укыды. Аны үзендә саклый алмаячагын аңлап, юк иткәнче сүзен-сүзгә күңеленә салып калдырасы килеп, кат-кат укыды. Инде вак-вак кисәкләргә ертып бетергәч тә, хатның соңгы юллары күз алдыннан китмәде.
«Нурислам бәгърем!
Бу хатым сиңа килеп кергәндә, мин инде, Аллаһы кушса, котылган булырмын. Син Нургали биргән адрес белән Казанга барып, точнысын белерсең, шуннан миңа хат та язарсың. Нургали артыннан хат җибәрергә әмәлен таба күр яме. Аларның кайтканын инде хәзердән үк түземсезлек белән көтә башладым. Малай тапсам, Ислам дип, кыз булса, Исламия дип исем кушарга уйлыйм. Син ничек теләриең, язып җибәр. Игез генә булмасалар ярарые, бик куркам... Бала бераз исәя төшкәч, Казанга барырга хыялланам. Шунда күрешериек, Аллаһы боерса. «Сагынганда айга кара, мин дә айга карармын. Күз нурларың айга төшсә, шуннан эзләп табармын». Хуш, Нурисламым. Үлеп сагынып, бер күрергә зар-интизар Зөмәрәң».

***
Иртәнге намаздан соң ук мунча ягып җибәрделәр. Газзәбану җәһәт кенә су китерде. Аннары Нургалиләрнең кайтып җитү вакытларын чамалап, өстен-башын алыштырырга кереште. Ире җибәргән затлы күлмәген кулына алса да, никтер, киясе итмәде. Гәүдәсенә бик килешле итеп тегелгән бәби итәкле җете ал сатин күлмәген киде. Ал ефәк җепләр белән баш-башын үзе чиккән ак батист яулыгын артка чөеп бәйләп куйды. Калын чәч толымнарына көмеш чулпыларын такты. Аякларына тән төсле юка фильдеперс оекларын һәм баскан саен шыгырдап тора торган, куе кызыл күннән тегелгән каймалы башмакларын киде.
Зариф абзый килененә, каш астыннан гына, күз салып:
«Сөбханалла, мәшалла! Ходаем биреп тә караган инде гүзәллекне! Кара син, һәр атлаганы саен ымсындырып торырлык тулы төз балтырлары гына да кайсы ирне әсир итмәс... Яман күзләрдән Үзең сакла, бер үк! Инде бу балага көндәш сабырлыгын да бирсәңие, бер Аллам!»—дип уйлап куйды. Шунда ук, «Бөтен авылына бер дигән, сөеп туймаслык хатынын оныттырып улыбызны үзенә карата алган Маһирәсе нинди зат икән? Шул кадәр зур байның укымышлы бердәнбер кызы авылга, җитмәсә, көндәш өстенә кайтсын әле... Бар икән кыюлык, тәвәккәллек. Аллага тапшырдык»,—дип уйлап, үзенең һәрчак укый торган догасын кабатлады. —«Рабби йәсир вә лә тугассир сәһһил галәйнә, йә Рабби вә тәммим бил хәер».
Авыл башыннан ук ишетелгән үз кыңгырауларының чыңлавын беренче булып, капка төбендә басып торган Хафиз ишетте.
—Бабай, бабай, кайталал, тизләк чыгыгыз!—дип сикергәләргә дә тотынды. Зариф абзый «Бисмиллә»сен әйтеп, зур капканы киереп ачып җибәрде. Үзе урам якка чыгып бер кулы белән Хафизны җитәкләде. Икенче кулын каш өстенә куеп, күзләрен Нургалиләр кайтасы якка төбәде. Киленен дә үз янына чакырды. Тик Газзәбану урам ягына чыкмыйча гына каршы як капка баганасы янында тукталып калды...
Менә, ниһаять, атлар капкага якынлашты. Газзәбануның күзе иң элек Нургалигә төште. «Абау җаным, танымаслык булып үзгәргән түгелме соң?». Әллә аркасын бик төз тотып утыргангамы, өстәвенә баш киеме дә әллә нинди биек булгангамы, әллә янында рәттән утырган хатын-кыз кечкенәрәк гәүдәле идеме, ире аңа гаҗәеп озын буйлы булып күренде.
Газзәбануның бу көннәрдә рәтләп йоклый алмавыннан болай да төссез-ләнебрәк калган йөзе акбурдай агарып китте. Тез буыннары хәлсезләнеп, күз аллары караңгыланып әлҗе-мелҗе килде. Ярый әле, капкага терәлеп баскан икән. Нурисламның: «Тр-р-р, Чаптар!»—дигән тавышы да колагына тонык кына булып ишетелде.
Һәрвакыт ачык капкадан кереп китәргә ияләнгән ат урам якта ук туктатылуына разый булмады, ахры. Башын югары күтәреп кешнәп җибәрде. Алгы уң аягы белән берничә мәртәбә, җирне каезлагандай, кискен хәрәкәтләр ясады. Аннары, башын чайкый-чайкый тыпырдап, бөтен гәүдәсен биетеп торды. Күзен аттан алалмый карап торган Хафиз:
—Бабай, калале, кала инде безнең Чаптал миңа биеп күлсәтә иеме? Әллә теге мыеклы абый минем әтиме? Ә янындагы апай кем икән ул? Баш өстенә әллә нәлсә куйган?—дип Маһирәнең калфагына төртеп күрсәтте.
Ул арада Нургали тарантастан очып төштемени...
—Әссәләәмүгаләйкүм, әти, исән-имин торасызмы?—дип колачларын җәеп килә башлауга, Хафиз ятсындымы шунда, бабасыннан ычкынып әнисе янына йөгерде.
Өч ел буе күрешмәгән, сагынулары хәттин ашкан ата белән угыл кочаклашып күрештеләр. Күңелләр тулышты, күзләре дымланды... Газзәбану, ниһаять, үзен кулга алды. Күз карашы, ихтыярсыз, тарантаска төште. Маһирә әле һаман шунда утыра. Нурислам белән нидер сөйләшәләр. Газзәбануның нәфрәт тулы уклы күзләре көндәшенә текәлде. Аның буйга үзеннән күпкә кайтыш булырга тиешлеген һәм йөзе-төсе белән дә үзеннән артык түгеллеген чамалап алды. Шөкер, азга гына булса да тынычланып киткәндәй булды. Шулчак Нургалиенең елмаеп үзенә таба атлап килгәнен күрде:
—Улым, менә бу кеше синең әтиең була инде, күреш үзе белән,—дип Хафизны, аркасыннан йомшак кына этеп, әтисенә каршы атлатасы итте.
—Юк-ла, ул минем әтигә тамчы да охшамаган, аның киемнәле дә әтиләлнеке төсле түгел..—дип, Хафиз баскан җиреннән кузгалырга да уйламады. Әтисенең тәмам түземлеге төкәнеп:
—Улым, бәгърем! Менә син нинди матур, зур булып үскәнсең... Кил әле, балакаем, мин бит сине үлеп сагындым,—дип Хафизны күтәреп алып, күкрәгенә кысты һәм шашып-шашып үбә башлады. «Күрәсеңме син» дигәндәй, Газзәбану тагын көндәшенә төбәлде. Тарантас тирәсендәге бала-чаганың күплеген күреп исе китте. Кайчан шулай җыелып өлгергәннәр диген, әллә гел көтеп торганнар инде? Күрше-күлән дә капка төпләренә чыгып баскан. Тагы ни күрсен:
«Каенатасы Маһирәгә тарантастан төшәргә булышып маташа түгелме соң? Бар икән, нәрсә дип ялагайлана инде шуңа, җитмәсә күпме күзләр карап торганда... Монда кадәр кайткач, үзе дә төшәрие әле»,—дип каенатасына да үпкәләп куйды ул.
Улы белән мәш килгән иренә дә, күңелендәге иң авыр сорауларга җавап таба алмаммы дигәндәй, сөзеп-сөзеп карап алды. Өстендәге затлы постаудан, тезләренә кадәр озын итеп тегелгән, ябык якалы чем-кара казакие, тирән эчле биек баш киеме (фәс), аягындагы ялтырап торган читек-кәвешләре һәм нәкъ байларныкы сыман җибәргән купшы мыеклары—бары да Нургалине танымаслык итеп үзгәрткән. Үзен тотышы, хәтта аяк атлаулары да ят булып күренде. Нургали улын кулында кысып тоткан килеш икенче кулы белән хатынының иңнәреннән кочып алды. Әмма, аннан килгән нәзакәтле хушбуй исе дә, үзен тартыныбрак тотуы да ят иде. Маһирәсе карап торгангамы, Нургали, чыннан да, элеккечә бөтен күңеле белән ачылып китә алмады.
Газзәбану, иренең бу аңлаешсыз халәтеннән гасабиланып:
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Газзәбану - 03
  • Büleklär
  • Газзәбану - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4156
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2079
    37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4006
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2182
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3980
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2027
    37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4014
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2034
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3856
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2052
    37.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3939
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2018
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3982
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2014
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3976
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1998
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4143
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2101
    34.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3967
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1984
    37.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4056
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    37.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3977
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1942
    36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4019
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2029
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 4117
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2065
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Газзәбану - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3867
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1979
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.