Latin

Баскервильләр Эте - 5

Süzlärneñ gomumi sanı 4284
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1925
40.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
— Ничек итеп онытыйм ди, мисс Стэплтон! Дустым сэр Генриның язмышы бик тә борчый мине. Әйтегез әле, нигә дип Лондонга җибәрәсегез килде аны?
— Хатын-кыз фигылен аңламассыз, доктор Уотсон! Яхшырак танышкач, күрерсез әле: шулай, үзем нәрсә эшләгәнне үзем дә аңламыйм мин кайчак.
— Юк, юк! Борчулы тавышыгыз да, күз карашыгыз да хәтеремдә минем. Мисс Стэплтон, зинһар өчен, дөресен генә сөйләгез әле! Монда килеп төшү белән үк, үземне өрәкләр урап ала башлаганны сиздем инде мин. һәрчак Гримпен сазлыгы буйлап йөрисеңмени: менә-менә шул яшел күлләвекләрнең берсенә кереп чумарсың да эзсез-нисез югалырсың кебек. Нәрсә әйтергә теләгән идегез, яшермәгез, сезнең сүзне сэр Генрига җиткерермен мин.
Мисс Стэплтонның йөзе буйлап икеләнү чаткысы йөгереп үтте, ләкин бер мизгелдә ул тагын элеккечә кырыс кыяфәт алып, миңа җавап бирде:
— Минем сүзләргә артык зур игътибар бирәсез, доктор Уотсон. Сэр Чарльзның үлеме абыем белән безне кара кайгыга салды. Мәрхүм белән бик еш очраша идек. Чөнки шушы сукмактан йөрергә яратты ул. Каргыш турындагы риваять бик тә борчыды сэр Чарльзны, һәм әлеге авыр хәлдән соң мин аның чыннан да хаклы борчылганын сиздем. Хәзер сэр Чарльзның варисы борчый мине. Мондагы куркынычлар турында әйтеп, кисәтмәкче идем аны. Бары тик шул гына.
— Сезнеңчә, нинди куркыныч соң ул?
— Эт турындагы риваятьне беләсезме?
— Ул сафсатага ышанмыйм мин!
— Ә мин ышанам. Әгәр дә сүзегез үтә икән, сэр Генрины алып китегез моннан. Баскервильләр өчен хәвефле урын бу. Дөнья киң бит. Ни өчен сэр Генри, үлем көтеп, монда яшәргә тиеш әле?
— Холкы шундый инде аның. Әгәр дә сез яхшылабрак аңлатмасагыз, белмим, мине тыңлар микән ул?
— Шуннан артыгын сөйли алмыйм, чөнки бүтән бер нәрсә дә белмим мин.
— Алайса, мисс Стэплтон, тагын бер сорау бирергә рөхсәт итегез. Әйтер сүзегез шул гына булгач, нигә абыегыз ишетер дип курыктыгыз соң? Минемчә, кешедән яшерерлек бер нәрсә дә юк монда.
— Абыем Баскервиль-холлның иясез калуыннан курка: юкса, мондагы халыкка авырга туры киләчәк. Сэр Генрины китәргә үгетләвемне сизсә, бик ачуы килер иде аның. Ярый, миңа китәргә вакыт, юкса, сезнең белән сөйләшкәнне сизүе бар. Хушыгыз!..
Ул кыялар арасына кереп югалды, ә мин, әллә нинди шомлы хисләргә чумып, Баскервиль-холлга таба атладым.
Сигезенче бүлек. Доктор Уотсонның беренче хәбәре
Шушы көннән башлап, мин мистер Шерлок Холмска мондагы хәлләрне җиткереп торачакмын. Менә ул хатлар әле дә өстәл өстендә ята. Югалган бер битен санамаганда, хатларның бөтенесе дә исән. Алар миңа ул чактагы бөтен уйларымны, шик-шөбһәләремне төгәл сөйләп бирергә ярдәм итәр. Юкса, андагы фаҗигале хәлләр күңелгә тирән уелып калган булса да, бөтен вак-төяге хәтердә сакланмавы мөмкин бит.
Баскервиль-холл, 13 октябрь. "Кадерле Холмс!
Алдагы хатларым һәм телеграммаларым буенча, дөньяның бу караңгы почмагында соңгы араларда булып узган хәлләрне беләсез инде. Монда озаграк яшәгән саен, иксез-чиксез сазлыкның шомлылыгы җанга сеңә бара. Ныклабрак карасаң, шул шомлылыкның үзенә күрә бер матурлыгы да юк түгел сыман. Сазлыкка чыктыммы, хәзерге Англия әллә кая, еракка китеп югала, күз алдында борын заманнарда яшәгән кешеләрнең йорт урыннары гына торып кала. Кая барма, әллә кайчан юкка чыккан ыру эзләре очрый: менә — аларның мәгарәсе, менә — каберлекләр, менә монысы — гыйбадәт кылган урыннары. Бу күренешкә озак карап торгач, кайсы гасырда яшәгәнеңне дә онытасың, хәтта шулчак җәнлек тиреләре ябынган, кулына таш уклы җәя тоткан, бөтен тәнен йон каплаган җан иясе килеп чыкса да, гаҗәп булмас иде. Киресенчә, синең белән миңа караганда, бу мохиткә алар ятышлырак та әле. Ләкин ул кешеләр шушы котсыз, уңдырышсыз җирдә нигә өелеп ятты икән, дип аптырап куясың. Археолог түгел мин, тик шулай да аларны һич тә сугышчан халык дип түгел, ә, киресенчә, кыерсытылган, җәберләнгән җан ияләре дип күз алдына китерәм.
Әмма ләкин бу нәрсәләрнең минем монда яшәвемә һич кенә дә катнашы юк һәм, шуңа күрә, аларның сезгә кызыгы да булмас. Бөтен дөнья, җир кояш тирәсендә әйләнәме, әллә кояш җир тирәсендәме? — дип баш ватканда, сезнең хәтта бу нәрсәгә исегез дә китмәде бит. Ярый, Генри Баскервильгә турыдан-туры мөнәсәбәте булган хәлләргә килик.
Соңгы берничә көндә сезгә язарлык яңалык булмады. Ләкин әле генә бер сәер вакыйгага юлыктым. Ул турыда соңрак язармын, хәзергә башка хәлләрне сөйлим әле.
Бу хәлләрнең берсе, алдагы хатларда бөтенләй диярлек искә алмасам да, игътибарга лаек булырга тиеш. Сазлыкта качып ятучы башкисәрне әйтәм мин. Аны бу тирәләрдән киткән, халыкны бәла-казадан коткарган, дип уйларга нигез бар. Төрмәдән качуына ике атна узса да, бер хәбәр-хәтере ишетелгәне юк. Шул гомер сазлыкта җан асрау һич тә мөмкин эш түгел. Дөрес, качып ятар урын бар анда. Теләсә кайсы мәгарәгә кер дә ят. Ләкин ашамыйча торып булмый бит. Сарык тотып суйса гына инде. Юк, ул башкисәр бу яклардан киткән булса кирәк, мондагы халык та тынычлап йоклый хәзер.
Баскервиль-холлда без ир затыннан дүртәү бит. Шуңа күрә бер-бер хәл булса, куркып торырлык түгел. Тик, дөресен әйтергә кирәк, Стэплтоннар өчен борчылам мин. Янәшәдә күршеләре юк, ярдәм сорап кемгә барсын алар? Пешекче хатын, карт ялчы да сеңлесе белән үзе генә бит алар Меррипит-хауста. Үзе дә "типсә тимер өзәр"гә охшамаган. Ноттинг-хилл башкисәре килеп керсә, берни эшли алмый инде бу мескеннәр. Без, сэр Генри белән, борчыла торгач, хәтта ат караучы Перкинсны Меррипит-хауска куна җибәрмәкче булган идек. Стэплтон гына аяк терәп каршы төште.
Эш шунда ки, дустыбыз баронет күрше кызына күз салгалый башлады бугай. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки куәте ташып ашкан яшь кешегә бу җен оясында күңелсез, ә күршедә генә ут чәчеп торган гүзәл бар. Бер дә абыйсына охшамаган безнең ул күршебез, чын ялкын, диярсең. Минемчә, абыйсы сүзеннән бер дә чыкмый ул, сөйләшкәндә дә, бер сүз әйткән саен, дөрес сөйлимме, дигәндәй, аңа карап куя. Үзара тату гына яшиләр булса кирәк. Салкын очкыннар сибеп торган күзләренә, юка иреннәренә караганда, абыйсы шактый кырыс холыклы кешегә охшый. Ни әйтсәң дә, кызык кеше бу натуралист, күрсәгез, сез дә аңа игътибар итми калмас идегез.
Шул көнне үк ул сэр Генри янына килде, ә икенче көнне иртән безне теге башкисәр Хьюго вафат булган урынга алып барды. Сазлык эченә берничә миль кердек. Шундый шомлы урыннар ул, әлеге риваятьне чыгарулары һич тә гаҗәп түгел. Мүкләнеп беткән таш баганалар арасыннан баручы тар сукмак безне саз үләне каплаган күлләвек янына алып чыкты. Күлләвек уртасында коточкыч зур хайванның черегән тешләренә охшаган ике таш кыя тора. Бар нәрсә дә доктор Мортимер тасвирлаганча монда. Сэр Генри кызыксынып тирә-юньне күзәтте һәм Стэплтоннан "әлеге трагедиядә табигатьтән өстен көчләр катнашуына ышанасызмы?" дип сорашты. Исе китмәгәндәй сөйләшсә дә, бу нәрсәнең аны борчыганы сизелеп тора иде. Стэплтон, артык ачылып китмичә, икеле-микеле генә җавап бирде, яшь баронетны борчуга саласы килми иде, ахрысы, аның. Ләкин ул безгә берничә гаиләнең буыннан-буынга шундый бәла-каза күреп яшәве турында сөйләде. Бу сүзләрдән соң, без аның да Баскервильләр эте турындагы риваятькә ышануын аңладык.
Кайтыр юлда Меррипит-хауска тамак ялгарга кердек. Сэр Генри мисс Стэплтон белән менә шунда танышты да инде. Беренче күрүдә үк кызга күзе төште аның, кызның да күңелендә нидер бар кебек иде. Өйгә кайткач та гел шул турыда искә төшереп торды. Хәзер инде Стэплтоннарны күрми калган көнебез юк бугай. Бүген алар бездә булса, сэр Генри шунда ук киләсе атнада үзләренә барырга сөйләшеп тә куя.
Уйласаң, аннан да яхшырак ирне табып та булмас кебек, ә Стэплтонның йөзе, сэр Генри сеңлесенә ягымлы караш ташлаган саен, караңгылана гына бара. Сеңлесен бик ярата бугай ул, юкса, шундый егетне ычкындырмаска тырышыр иде инде. Ә ул, киресенчә, аларның икесен ялгыз калдырудан да курка. Эшләр болай барып, сэр Генри бөтенләй башын югалтса, мин аңа ничек күз-колак була алырмын икән? Әгәр дә, сезнең сүзне үтәп, алар артыннан йөрсәм, минем абруй бик тиз төшәчәк монда!
Күптән түгел, дөресрәге, пәнҗешәмбе көнне, доктор Мортимер килеп китте. Озын үзән калкулыгында казына торгач, борынгы кеше баш сөяген тапкан ул. Шатлануын күрсәгез иде! Дөньяда үз эшенә шулкадәр бирелгән тагын берәр кеше бар микән! Ашап-эчеп алган идек, Стэплтоннар килеп төште. Аннары, сэр Генри тәкъдиме буенча, доктор безне әлеге фаҗига булган урынга — нарат аллеясына — алып барды. Аллея бик озын, шыксыз: ике яклап башы кыркылган наратлар тезелеп киткән, буйдан-буйга тар гына кәс җәелгән. Аргы башта ярым җимерек беседка тора. Урта бер җирдә — сазлыкка чыга торган капка. Баскервиль картлач тәмәке көлен менә шул төштә каккан инде. Капка ак буяу белән буялган, эшергеч белән бикләп куелган. Койма артында — иксез-чиксез сазлык. Бу фаҗига турындагы сезнең теорияне искә төшереп, вакыйгаларны күз алдына китерергә тырышып карадым. Капка янында торганда, Баскервиль сазлык ягыннан килүче албастыны күрә һәм, куркудан акылын җуеп, бар көченә чаба башлый, аннары егылып, җан бирә. Ул озын һәм караңгы аллея буйлап йөгергән. Ләкин кем алай чабарга мәҗбүр иткән аны? Иләмсез зур, кара эт өрәгеме? Бәлки, берәр кеше эшедер бу? Бәлки, Бэрримор бар белгәнен дә сөйләп бетермидер? Куе томан һәм билгесезлек артында, кара шәүлә булып, җинаять яшеренгән...
Соңгы тапкыр сезгә хат язганнан соң, тагын бер күрше — моннан дүрт миль көньяктарак, Лефтер-холлда яшәүче мистер Френкленд белән таныштым. Чаларган чәчле, кызыл йөзле һәм шактый эчкерле карт ул. Мистер Френкленд британ законнары белән җенләнеп беткән, судлаша торгач, шактый мөлкәтен җилгә дә очырган инде. Судлашмыйча тора алмый икән ул. Бер сәбәпсезгә мистер Френкленд үз биләмәләре яныннан узучы юлны ябарга була. Шуннан китә ыгы-зыгы, китә мәтәвекләр, судлар. Яисә, һич көтмәгән җирдән, берәрсенең капкасын килеп җимерә дә, бу төштә борын-борыннан олы юл иде, дип, аны сүгә башлый. Тегесе, моны судка бирергә мәҗбүр була. Законнарны биш бармагы кебек белә ул һәм, теләгән чакта, күрше Фернворси авылы кешеләрен яклап чыга, ә кайвакыт, аларга каршы төшә. Шуңа күрә авыл халкының аны урам буйлап тантаналы төстә күтәреп йөрткәнен дә, җиде бабасына җитеп каргаганын да күрергә мөмкин. Әгәр дә, җиде судтан чакыру килеп, бөтен мөлкәте җилгә очса, мистер Френклен менә дигән картка әйләнеп калачак, дип сөйлиләр. Үзе болай яхшы күңелле кеше ул. Сез бөтен күрше-күлән турында хәбәр итеп торырга кушкан өчен генә язам боларны.
Хәзер мистер Френкленд үзенә бик сәер шөгыль тапкан. Өй түбәсенә менеп кунаклый да, качкын башкисәр күренмәсме дип, көннәр буе күзәткеч торбасыннан сазлыкка карап ята икән. Монысы бер эш, шуның өстенә доктор Мортимерны, мәрхүмнең туганнары рөхсәтеннән башка ниндидер кабер ачкан өчен, җавапка тартмакчы булып йөри, ди. Үзегез дә төшенгәнсездер, неолит кешесенең баш сөяге турында сүз бара монда. Озын үзән калкулыгын казыганда тапкан аны Мортимер. Әйе, мистер Френкленд боегып утырырга ирек бирми безгә.
Хәзер инде, качкын башкисәр, Стэплтоннар, доктор Мортимер һәм мистер Френкленд турында сөйләгәч, Бэрриморларга кагылып үтмәкчемен. Бүген төнлә бик сәер хәлләр булып узды әле.
Сүзне, Бэрриморның өйдәме-юкмы икәнен белү өчен, сез Лондоннан җибәргән телеграммадан башлыйм. Почтмейстер белән сөйләшкәннән соң, безнең тикшерүләрнең нәтиҗәсез булуы турында беләсез инде. Мин моны сэр Генрига сөйләдем, ә ул, шунда ук Бэрриморны чакыртып, телеграмма турында сорады. Бэрримор телеграмманы алуын әйтте.
— Почтальон малай аны үз кулыгызга тапшырдымы? — дип сорады сэр Генри.
Бэрримор гаҗәпләнгән караш ташлады һәм бераз уйланып торды.
— Юк, — диде ул. — Мин түбәдә идем, телеграмманы хатыным бирде.
— Җавапны үзегез яздыгызмы?
— Юк, хатыныма нәрсә язарга икәнен әйттем, ул аска төшеп язды.
Кичен Бэрримор бу турыда үзе башлап сүз кузгатты.
— Сэр Генри, телеграмма турында нигә соравыгызны аңламадым мин, — диде ул. — Әллә бер-бер гаебем бармы, әллә миңа ышанычны югалттыгызмы?
Сэр Генри Бэрриморны юатырга, тынычландырырга тотынды, аптырагач, үзенең әллә никадәр иске әйберләрен, Лондонда алган нәрсәләрен бүләк итеп бетерде.
Миссис Бэрримор кызыксындыра мине. Бик могтәбәр кыяфәтле, суфый холыклы хатын ул. Белгәнегезчә, беренче төнне аның үксүен ишеткән идем мин, шуннан соң да әллә ничә тапкыр күзләрендә яшь эзе күрдем. Ниндидер авыр кайгы суыра бу хатынны. Кайчакта әллә намусы чиста түгел микән, дип тә уйлап куям. Аннары, әллә ире кыерсыта микән, дип икеләнәм. Килгәннән бирле шулай шикләнеп йөрдем, ә үткән төнне шикләнүләрем бөтенләй чиктән ашты.
Болай шаккатырлык хәл түгел ул түгелен. Минем йокының бик сак икәнен беләсез инде сез, бу Баскервиль-холлга килгәч, йокым гел качты. Үткән төнне сәгать икеләрдә бүлмә ишеге яныннан кемнеңдер шыпырт кына үтеп барганын сиздем. Тордым да, ишекне ачып, коридорга күз ташладым. Анда ниндидер кара күләгә узып бара. Кулына шәм тоткан кеше күләгәсе иде бу. Өстенә төнге күлмәк, чалбар кигән, үзе яланаяк. Ачык күреп булмаса да, мин аның Бэрримор икәнен шәйләдем. Ул тын гына, әкрен генә атлый, һәр хәрәкәтендә саклык сизелә.
Минем хатларны укып, сез коридорларның башы галерея белән тоташкан булуын беләсез инде. Бэрримор шунда кереп югалганны гына көтеп тордым да артыннан киттем. Мин галереяга чыкканда, ул аргы коридорның теге башына барып җиткән иде инде. Аннары бер бүлмә ишегеннән яктылык күренеп китте, шунда керде булса кирәк. Әйтергә кирәк, бу бүлмәләрдә кеше яшәми, бернинди җиһаз да юк. Шуңа күрә мин бөтенләй гаҗәпкә калдым. Ул кыймшанмыйча тик тора иде, ахрысы, чөнки шәм ялкыны селкенеп тә карамады. Тавышсыз-тынсыз атларга тырышып, мин әлеге ишек янына килдем һәм бүлмә эченә күз ташладым.
Бэрримор, шәмне пыяла янына ук китереп, тын да алмый тәрәзә янында тора иде. Мин аның катып калган йөзен һәм сазлык ягына төбәлгән күз карашын гына шәйли алдым. Бераз вакыт тәрәзә аша карап торгач, ул әкрен генә ыңгырашып куйды һәм кабаланып шәмне сүндерде. Мин тиз генә үз бүлмәмә кайттым, бераздан аның аяк тавышлары ишетелде. Шактый вакыт узгач, мин, йокы аралаш кына, йозак ачылганны ишеттем, ләкин ул тавышның кайсы яктан килгәнен чамалый алмадым.
Бу нәрсәне үзем дә аңлый алмыйм әле, ләкин Баскервиль-холлда ниндидер серле эшләр кылынганын сизеп торам һәм кайчан да булса без аларның эзенә төшәрбез дип уйлыйм. Үземнең нәрсә фараз кылуларымны язып тормыйм, чөнки сез фактларны гына хәбәр итәргә куштыгыз бит. Бүген иртән сэр Генри белән озак кына сөйләшеп утыргач, минем төнге күзәтүләремә нигезләнеп, план кордык. Ләкин бу турыда әлегә язмый торсам, яхшырак булыр кебек".

Тугызынчы бүлек
Доктор Уотсонның икенче хәбәре
Баскервиль-холл, 15 октябрь. "Кадерле Холмс!
Баштарак илчегез сезне яңалыклар белән бигүк сөендермәсә дә, хәзер үз гаебен юачак ул. Вакыйгалар берсе артыннан берсе булып кына тора монда. Соңгы хәбәремне мин Бэрриморның буш бүлмә тәрәзәсе янында торуы белән тәмамлаган идем, аннан соң бер кочак яңалык килеп чыгар дип уйламаган идем. Соңгы ике тәүлек эчендә хәлләр шактый ачыкланды кебек, ә ныклабрак уйласаң, эшләр бөтенләй катлауланды монда. Ярый, барысын да баштан алып сөйлим, нәтиҗәсен үзегез чыгарырсыз.
Төнге маҗара булып узганнан соң, иртәнге ашны ашаганчы, Бэрримор кергән бүлмәне тикшереп чыктым. Ул караган тәрәзә сазлыкны күзәтү өчен иң уңайлысы икән. Ике агач арасындагы ачыклыктан сазлык уч төбендәгедәй күренеп тора, ә башка тәрәзәләрне агач каплый. Димәк, Бэрримор сазлыктагы берәр кешене, яисә берәр нәрсәне күзәтү өчен шушы тәрәзәне сайлаган. Хәер, төн бик караңгы иде бит, нәрсә майтаргандыр ул. Әллә берәр гыйшык маҗарасы гына микән бу, дип уйладым мин аннары. Алай булса, кача-поса йөрүе дә, хатынының күз яшьләре дә аңлашыла. Аның буй-сыны, кыяфәте белән берәр авыл кызының башын әйләндерү мөмкин булмаган эш түгел бит. Теге чакта бүлмәгә кайткач, кайдадыр ишек ачылган тавыш ишетелгән иде. Бэрриморның очрашу урыны булгандыр ул, бәлки? Икенче көнне шундый уйлар белән башым катып бетте. Шикләнүләремнең, бәлки, нигезе дә юктыр, ләкин аларны сездән яшермәскә булдым.
Бэрриморның серенә төшенми торып, бу маҗаралар турында сөйләмәскә исәп иткән идем, ләкин кире уйладым. Иртәнге аштан соң, без баронетның кабинетына кердек, һәм сэр Генрига мин анда барысын да сөйләдем. Гаҗәпкә каршы, аның моңа бер дә исе китмәде.
— Бэрриморның төннәрен селкенеп йөргәнен беләм инде мин, — диде ул. — Күптәннән үзенә дә әйтергә җыенып йөрим. Берничә тапкыр нәкъ сез әйткән вакытта коридорда аяк тавышлары ишеттем.
— Бәлки, ул һәр төнне шул тәрәзә янына барадыр?
— Бик мөмкин. Алай булса, сагалап торырга да анда нәрсә эшләгәнен күзәтергә кирәк. Безнең урында Холмс нишләр иде икән, ә?
— Без нишләсәк — шуны, — дидем мин.
— Әйдә, алайса, бу эшне бергә ерып чыгыйк без.
— Бергәләп йөрсәң, ишетер бит ул.
— Ишетмәс, колагы катырак аның. Әйдә, беткән баш беткән. Минем бүлмәдә көтеп торырбыз да...
Сэр Генри шатлыктан кулларын угалап куйды. Безнең күңелсез тормышка ниндидер кызыклы яңалык өстәлер дип сөенде булса кирәк ул.
Баронет сэр Чарльзга планнар төзегән архитектор белән элемтәгә керде инде. Лондоннан подрядчик та чакыртты. Озакламый үзгәрешләр булачак монда. Плимуттан осталар килде. Дустыбыз эшкә бик ныклап тотынды, нәселенең элекке данын кайтару өчен, акчасын да, көчен дә кызганмас ул. Өйне яңарткач, әйбәтләп җиһазлагач, бер килен генә җитмәячәк инде монда. Эш аңа гына терәлеп калмас, диләр. Чөнки мисс Стэплтон башын әйләндергән инде аның. Ләкин эшләр гел үк шома бармый бугай әле. Менә бүген дә баронетның күңел күлендә шадра дулкыннар күрдем.
Бэрримор белән сөйләшкәннән соң, сэр Генри, эшләпәсен киеп, каядыр җыена башлады. Билгеле, мин дә аның артыннан калмаска уйладым.
— Минем белән барасызмыни, Уотсон? — дип сорады ул һәм сәер караш ташлады.
— Кая җыендыгыз соң? Сазлыкка булса, бергә барабыз, — дип җавап бирдем мин.
— Сазлыкка.
— Миңа нишләргә кушылганны беләсез бит. Сезгә комачаулыйсым килмәсә дә, Холмс сүзеннән чыга алмыйм. Үзегез ишетеп тордыгыз...
Сэр Генри, ягымлы елмаеп, иң өстемә сугып куйды.
— Дустым, — диде ул, — күпме генә күрәзәләк итсә дә, Холмс минем язмышымның кайсы якка юл аласын төгәл белмәгән. Сүзнең нәрсә турында барганын аңлыйсызмы? Сез булып, сез минем юлга аркылы төшмәссез бит инде. Җибәрегез үземне генә.
Нинди хәлдә калуымны уйлап карагыз. Мин нәрсә әйтергә, нәрсә эшләргә белмичә, аптырап беттем, ә шул арада сэр Генри, таягын алып, чыгып та китте.
Ләкин, бераз уйлап утыруга, нигә ялгыз җибәрдем икән дип, борчыла башладым. Әгәр дә ул бәлагә тарыса? Шул уй килгәч, тәнемне ут алды. Әле соң түгел, куып җитәрмен, дип, Мэррипит-хауска киттем. Сэр Генри алда күренми иде. Ашыга-ашыга барып, юлдан сазлык эченә аерылып киткән сукмак янына килеп җиттем. Аннары, дөрес барам микән, дип, калкулык өстенә менеп, тирә-юньгә күз салдым. Баронетны тиз таптым мин. Ул чирек миль чамасы ары әлеге сукмак буйлап бер ханым белән янәшә бара иде. Мисс Стэплтонны шундук танып алдым. Аларның бу очрашу турында алдан сүз куешкан булулары көн кебек ачык иде. Сүзгә бирелеп, әкрен генә баралар, мисс Стэплтонның хәрәкәтләренә караганда, ул сэр Генрины нәрсәгәдер үгетли, ә тегесе вакыт-вакыт баш кына селкеп куя. Мин таш кыялар арасында, нишләргә белми, басып торам. Куып җитеп, сүзләрен бүлү — мәгънәсезлек. Ә нигә дип килдем соң мин бу якка? Сэр Генрига һәрчак күз-колак булып торырга түгелмени? Дустың артыннан шымчылык итү — бигүк күңелле эш түгел, түгелен. Тик шулай да, башка юл тапмагач, калкулык өстеннән күзәтеп торырга һәм аннары, намусым чиста булсын өчен, бу турыда баронетның үзенә сөйләргә булдым. Дөрес, берәр куркыныч янаса, аңа ярдәм кулы суза алмыйм, чөнки ара шактый ерак. Ләкин, нишлисең, бүтән юл юк.
Берничә адым атлагач, сүзгә мавыгып, алар туктап калдылар, һәм мин шулчак тагын кемнеңдер күзәтеп торганын сизендем. Ташлар арасыннан ниндидер яшел әйбер күренеп китте. Яхшылабрак карагач, аның таяк башына бәйләнгән яшел чүпрәк икәнен төсмерләдем. Таяк күтәргән кеше сукмак ягына таба бара иде. Стэплтонны тиз танып алдым. Ул алар янына якынлашып килә иде. Шул вакыт сэр Генри мисс Стэплтонны кочаклады, тегесе, ычкынырга тырышып, карыша башлады, кулы белән аның битен каплады... Аннары алар, бер-берсеннән аерылып, артка карадылар. Сөкәсен селки-селки бөтен көченә йөгереп килүче Стэплтон сәбәп булды моңа. Алар янына килеп җиткәч, ул кулларын бутый-бутый нәрсәдер сөйләргә тотынды. Нәрсә булганын аңлап булмаса да, Стэплтонның сэр Генрины ачуланганы күренеп тора иде. Кыз алар янында горур кыяфәт белән басып тора. Ниһаять, Стэплтон, кисәк кенә борылып, сеңлесенә кул селкеде, кыз, сэр Генрига кыяр-кыймас кына караш ташлады да абыйсы артыннан иярде. Натуралистның хәрәкәтләренә караганда, сеңлесенә дә ачуы чыккан иде аның. Баронет күз карашы белән аларны озатып калды һәм, башын түбән иеп, кайтыр якка таба атлады.
Күз алдымда булып узган хәлләрне һич тә аңлый алмадым мин, җитмәсә, дустыма әйтмичә, күзәтеп торуыма үземнән-үзем оялып куйдым. Калкулыктан йөгереп төшеп, баронетны каршылаудан башка чара калмады. Йөзе ачудан кызарынган, кашлары җыерылган — нишләргә белмичә, аптырап калган кыяфәт иде анда.
— Әй, Уотсон! Каян килеп чыктыгыз? Шулай да күзәтчелек итәргә булдыгызмыни?
Ялгыз китүе өчен борчылып, артыннан баруым турында да, монда күргән нәрсәләрем турында да яшермичә сөйләргә туры килде. Сэр Генриның күзендә усал очкыннар кабынды, ләкин минем дөресен сөйләвем йомшартты аны.
— Шушы буш сахрада да ялгыз калып булмый икән! Бөтенесе сүз берләшеп минем кыз белән очрашуымны күзәтеп тормак булганнар, диярсең! Ләкин очрашуның бер дә рәте чыкмады. Күзәтү урыныгыз кайда иде соң?
— Әнә, теге калкулык башында.
— Очсызлы урынга эләккәнсез. Абыйсы билетны алгы рәткә үк алган: безгә ничек ташланганын күрдегезме?
— Күрдем.
— Ул кешенең бераз ычкынган булуы турында уйлаганыгыз булмадымы?
- Юк.
— Бүгенгә кадәр мин дә шулай саный идем, ә хәзер йә аны, йә мине — икебезнең беребезне һичшиксез аркайларга кирәк, дип уйлыйм. Әллә шулкадәр начар кеше микән мин? Беренче көн генә бергә яшәмибез, дөресен әйтегез, Уотсон. Яраткан кызыма яхшы ир булыр өчен ни комачаулый соң миңа?
— Минемчә, берни дә комачауламый.
— Байлык, мөлкәт ягына килгәндә, бәйләнер урын юк, димәк, эш — минем үземдә. Нәрсәм ошамый икән аңа? Гомеремдә беркемгә начарлык кылганым юк. Ә ул бәндә мине сеңлесенә якын китерергә дә теләми.
— Нәрсә, әллә шулай дип әйттеме?
— Әйтте шул, аннан артыгын да әйтте әле. Беләсезме, Уотсон, берничә атна элек кенә танышкан булсам да, тәүге күрүдән үк, аның үзем өчен яралганын төшендем мин... Ул да... Ул да... мине ярата, ант итеп әйтәм, ярата! Хатын-кызның сүзләренә түгел, күзләренә ышанырга кирәк. Ләкин абыйсы гел каршы төшеп килде, бүгенге очрашуыбыз беренчесе иде. Мин чакыргач, шатланып риза булды ул. Ни өчен, дисезме? Мәхәббәт сүзләре сөйләргә, дип уйлыйсызмы? Юк, булдыра алса, бер сүз дә әйттермәс иде ул миңа. Телендә һаман бер сүз аның: монда яшәү куркыныч, ди, сез Баскервиль-холлдан китмичә, тынычлана алмыйм, ди. Мин аңа үзем генә Баскервиль-холлдан китә алмаячагымны әйттем, әгәр дә бик кыстый икән, үзе дә минем белән китсен. Бер сүз белән әйткәндә, аңа тәкъдим ясадым мин, ләкин, җавап биреп өлгергәнче, абыйсы, акылдан язган кешедәй, атылып өстебезгә килеп чыкты. Ярсудан агарынып каткан, күзләреннән очкыннар чәчрәп тора. Нишләдем мин! Нигә дип миңа бөтенләй исе китмәгән кызга бәйләнәм әле мин! Баронетка нишләсә дә килешә, дип уйлыймдыр, ахры? Әгәр дә ул бәндә аның абыйсы булмаса, нишләргә белер идем инде! Нишлисең, монда оят эш юк, мин кайчан да булса, мисс Стэплтонны үземнең хатыным дип атарга өметләнәм, дияргә туры килде. Ләкин моның файдасы тимәде, һәм ахырдан мин дә кызып киттем, сеңлесе янында ямьсезләнмәү яхшырак булыр иде дә булуын. Аннары алар китеп барды, мин аптырап басып калдым. Нәрсә бу, Уотсон, зинһар өчен, төшендерегез миңа. Бу яхшылыгыгызны гомердә онытмас идем!
Мин тегеләй дә, болай да уйлап карадым, ләкин, дөресен әйтергә кирәк, бер нәрсә дә аңлый алмадым. Дустымның дәрәҗәсе, байлыгы, яшьлеге, кыяфәте дә бар. Әлеге каргыштан башка, телгә алырлык кыек ягын белмим мин аның.
Кызның үз фикерен бөтенләй исәпкә алмыйча, сэр Генриның тәкъдимен шулай коры гына кире кагу бик сәер хәл, билгеле. Сеңлесенең дә, сүзгә катнашмыйча, тик торуы гаҗәп. Хәер, безнең икеләнүләрне шул кичне үк Стэплтон үзе хәл итте. Тупаслыгы өчен гафу үтенергә килде ул. Сэр Генри белән озак кына кабинетта сөйләшеп утырдылар. Теге җәнҗал шундук онытылды; ул, безне киләсе җомгада үзләренә кунакка чакырып, китеп барды.
— Шулай да бу кешенең үз акылында булуына шигем бетмәде, — диде сэр Генри. — Бүген иртән безгә ташлангандагы кыяфәте һаман күз алдымнан китми. Дөрес, бөгелә-сыгыла гафу үтенде инде, бәйләнер урын калдырмады.
— Нигә шулкадәр кызып киттем, ди соң?
— Сеңлесе өчен борчыла ул. Монысы — яхшы эш. Алар гомер буе бергә яшәгәннәр, әгәр дә сүзләре дөрес булса, бүтән якын кешесе юк икән аның. Шуңа күрә, сеңлесеннән аерылып, ялгыз калудан коты очкан. Элек безнең мөгамәләләрне белмәгән икән ул, ә үз күзләре белән күргәч, сеңлесен югалтам, дип, куркып, чыгырдан чыккан. Хәзер моңа үкенә, үкенүен. Мисс Стэплтон кебек чибәр кызны гомер буе үз янында тотарга тырышуның ахмаклык икәнен аңлаган, ахрысы. Әгәр дә алар барыбер аерылышырга тиеш икән, нигә дип моңа мин сәбәпче булмаска тиеш әле? Билгеле, аерылышу кайчан да җиңел булмый. Ләкин ул безгә бүтән бәйләнмәскә вәгъдә итте. Тик моның өчен мин өч ай буена аның сеңлесенә мәхәббәт сүзләре сөйләмәскә, гади дус булып кына йөрергә тиеш. Шулай килешеп, аерылыштык.
Күргәнегезчә, бер сернең очына чыктык. Ләкин без йөри торган дерелдәвекнең төбен капшап карау бик ансат эш түгел. Шулай да Стэплтонның сэр Генрига нигә шулкадәр тузынып ябышуын беләбез инде.
Хәзер бу чуалган йомгакның икенче җебен тартып карыйк. Төнге үксү тавышлары, миссис Бэрриморның елаудан шешенгән йөзе, хезмәтченең тәрәзәдән сазлыкны күзәтүе турында әйтәм мин. Ярдәмчегезне уңыш белән котлагыз, кадерле Холмс. Ышанып, мине монда җибәрүегез бушка булмады. Чираттагы мәсьәләне чишәр өчен бер төн җитте миңа.
"Бер төн", дип ялгышрак ычкындырдым бугай, "ике төн", дисәм, дөресрәк булыр, чөнки, алдагысында берни дә белә алмаган идек бит. Сэр Генри белән төнге өчләргә кадәр көтеп утырсак та, сәгать сугудан башка тавыш ишетмәдек. Шулай тилмереп утыра торгач, икебез дә йокыга киткәнбез. Үзебезне ачуландык-ачуландык та, тагын бер кат бәхет сынап карарга булдык. Бу юлы лампаның филтәсен басып куйдык та бербер артлы тәмәке көйрәтә башладык. Вакыт бик акрын уза, ләкин без, киек сагалап утырган аучылар кебек, һаман көтә бирдек.
Сәгать берне дә, икене дә сукты. Өмет өзәргә җыенганда гына, кинәт бөтен арыганлыклар эреп юкка чыкты, гәүдәләр ирексездән турайды. Коридорда идән шыгырдаган тавыш ишетелә иде. Аяк тавышлары безнең бүлмә янына килеп җитте дә тавышсыз-тынсыз гына ары китте. Баронет әкрен генә ишекне ачты. Сак кына басып, "җәнлек" артыннан киттек. Ул инде галереяны узган иде. Коридор дөм-караңгы. Кармалана-кармалана аргы башка җиттек, һәм анда, башын аска иеп, аяк очларына гына басып атлаучы кара сакаллы кеше күренде. Аннары ул баягы ишектән кереп югалды; бер мизгелгә генә шәм аның йөзен яктыртып алды, караңгы коридорга, тар гына тасма булып, сары яктылык сузылды. Аякларны шуыштыра-шуыштыра шул сары яктылыкка таба киттек. Яланаяк булсак та, иске идән такталары шыгырдап җанга тиде. Бу кадәр тавышны ишетмәскә мөмкин түгел, дип уйлаган идем. Ләкин, бәхеткә каршы, Бэрримор чыннан да колакка каты булып чыкты, шуның өстенә, ул үз эшенә бик тә бирелгән иде, ахрысы.
Ниһаять, ишек янына җитеп, бүлмәгә күз ташладык. Хезмәтче, нәкъ теге көндәге кебек, кулына шәм тоткан килеш, тәрәзә пыяласына терәлеп тора иде.
Алдан уйлаган планыбыз булмаса да, баронет югалып калмады. Кыю атлап бүлмәгә керде. Бэрримор тәрәзә яныннан атылып читкә китте, үзе мыш-мыш сулый, йөзе ап-ак, бөтен гәүдәсе дер калтырый. Янып торган кара күзләре курку белән тулган. Ул каушый-каушый гына әле миңа, әле сэр Генрига караш ташлый.
— Нишлисез монда, Бэрримор?
— Берни дә эшләмим, сэр. — Каушаудан аның теле көчкә әйләнә, кулындагы шәм, стенага һәм түшәмгә тигезсез күләгәләр төшереп, калтырый. — Тәрәзә, сэр... Төннәрен, барысы да ябылганмы, дип, тикшереп чыгам...
— Икенче катта дамы?
— Әйе, икенче катта да?
— Карагыз әле, Бэрримор, — дип кырыс кына әйтте сэр Генри, — алдап маташмагыз, барыбер дөресен әйттерербез. Никадәр тизрәк әйтсәгез, шулкадәр яхшырак. Боргаланып маташмагыз! Ни кирәк булды сезгә монда?
Хезмәтче безгә мескен караш ташлады һәм, аптырап, кулын уарга тотынды.
— Бернинди начар эш тә кылмадым мин, сэр! Бары тик шәм белән тәрәзәне генә яктыртып карадым.
— Ә нигә карадыгыз аны?
— Сорамагыз, сэр Генри... Сорамагыз! Ант итеп әйтәм, минем сер түгел бу, сезгә ача алмыйм аны. Әгәр дә үземнеке булса, яшереп тә тормас идем.
Кинәт, башыма бер фикер килеп, мин шәм белән тәрәзәне яктырттым.
— Берәр шартлы билгедер бу. Хәзер күрербез, җавап булырмы, юкмы?
Шәмне, Бэрримор кебек тәрәзә пыяласына бөтенләй терәп, дөм-караңгы сазлыкка карап тора башладым. Ай болытлар артына кереп яшеренде, һәм беренче мизгелдә мин бары тик сазлыкны каплап торучы агач ябалдашларын гына күрә алдым, һәм, кинәт, төн караңгылыгында сары ут ноктасы күреп, кычкырып җибәрдем.
— Әнә, карагыз!
— Юк, юк, сэр!.. — дип мыгырданды хезмәтче. — Ышаныгыз миңа, сэр...
— Шәмне уңгарак күчерегез, Уотсон! — дип кычкырды баронет. — Күрәсезме? Теге ут та күчте... Һаман карышасызмы, кабахәт? Шартлы билге бит бу! Әйтегез: кем белән хәбәрләшәсез сез? Нәрсә эшләргә җыенасыз?
Хезмәтче аңа усал итеп карап куйды.
— Монысы — минем эш, сезгә катнашы юк аның. Берни дә әйтмим мин сезгә.
— Алайса, үзегезне эштән куылган, дип санагыз.
— Ярый, сэр. Күрәсең, башка чара юктыр.
— Хурлык белән куып чыгарам мин сезне! Оят түгелме! Бабаларыбыз гасырлар буе шушы нигездә бергәләп яшәгәннәр, ә сез миңа әллә нинди ятьмәләр корып маташасыз.
— Юк, юк, сэр! Сезгә түгел!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Баскервильләр Эте - 6
  • Büleklär
  • Баскервильләр Эте - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4141
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2009
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4172
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1812
    40.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4122
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1866
    40.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4202
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1997
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4284
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1925
    40.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4296
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1874
    40.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 4256
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1960
    39.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 8
    Süzlärneñ gomumi sanı 4214
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1905
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 9
    Süzlärneñ gomumi sanı 4137
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2024
    36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 1578
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 884
    44.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.