Latin

Баскервильләр Эте - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4141
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2009
38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(тәрҗимә)
Беренче бүлек. Мистер Шерлок Холмс
Мистер Шерлок Холмс өстәл янында иртәнге ашны ашап утыра иде. Йокысыз үткәргән төннәрен санамаганда, гадәттә, иртә тора ул. Мин, камин каршындагы келәмгә баскан килеш, сырлап эшләнгән юан таякны әйләндергәләп уйныйм. Кичәге кеше онытып калдырган бу таяк чыннан да бик серле иде. Аның өске өлешенә бер дюйм чамасы киңлектәге көмеш калай кагылган. Калайга: "Джеймс Мортимерга, Ч.К.Х.О., Ч.К.Ш. дагы дусларыннан" дип язылган һәм "1884" дип, елы куелган. Элеккерәк заманда мондый затлы, саллы һәм ышанычлы таякны дәрәҗәле врачлар йөртә торган иде.
— Ничек, Уотсон, бу таяк турында ни уйлыйсыз? Холмс, аркасы белән утырганга, минем уйларымнан
хәбәрдар түгелдер дигән идем.
— Минем ни белән мәшгуль икәнемне каян белдегез әле? Артта да күзегез бармы әллә сезнең?!
— Анысы юк-югын, ләкин минем алда ялтыратып чистартылган кофейник тора, — дип җавап бирде ул. — Чынлап, Уотсон, бу кешенең таягы турында ниндирәк фикердә сез? Үзен күрә алмадык бит без аның, нигә килгәнен дә белмибез. Шуңа күрә менә бу очраклы бүләккә аерата игътибар юнәлтергә кирәк булыр. Таякны җентекләп карап чыгыгыз да, аның иясен тасвирларга тырышыгыз, ә мин сезне тыңлап карармын.
— Минемчә, — дип сүз башладым мин, булдыра алганча дустым методы белән фикер йөртергә тырышып, — бу доктор Мортимер — урта яшьләрдәге, яхшы исәптә йөрүче медик. Шуның өстенә аны хөрмәт итәләр булса кирәк, юкса мондый бүләк биреп маташмаслар иде.
— Яхшы! — диде Холмс. — Бик яхшы!
— Аннары килеп, мин аны авыл врачы дип уйлыйм һәм ул шактый күп җәяү йөри булса кирәк.
— Ә монысын каян алдың?
— Чөнки заманында шактый затлы булган бу таяк ярыйсы гына кыршылган һәм мин аны шәһәр врачы кулында күз алдына китерә алмыйм. Калын тимердән ясалган таяк башы бөтенләй ашалып беткән — күрәсең, доктор Мортимер аның белән күп мильләр юл узгандыр инде.
— Бик акыллы фикерләр бу, — диде Холмс.
— Менә тагын: "Ч.К.Ш. дагы дусларыннан" дигән язу. Минемчә, "К" хәрефе "клуб" дигәнне аңлата. Бу клуб аучылар клубы булса кирәк. Клуб әгъзаларына медицина ярдәме күрсәткән өчен аңа менә шушы таякны бүләк иткәннәр булырга тиеш.
— Ай-һай, Уотсон! — диде Холмс һәм урындык аркасына сөялеп сигара кабызды. — Минем кечкенә генә уңышларым турында шундый зурдан кубып язасыз, ә үз мөмкинлекләрегезне бөтенләй истән чыгарасыз. Балкып янучы йолдыз булмасагыз да, сез, һичшиксез, якты күңелле кеше. Ялтырап яткан талантлары булмый торып та, шул талантны башкаларда кабыза белүче кешеләр азмыни дөньяда! Сезнең алда бик тә бурычлы мин, дустым.
Мондый сүзләрне Холмстан беренче тапкыр ишеткәнгә күрәдер, миңа бик тә рәхәт булып китте. Чөнки моңа кадәр таланты белән соклануыма һәм аның методын башка кешеләргә дә җиткерергә тырышуыма кул селтәп кенә карый иде ул. Бу нәрсә бик тә җанымны борчыды. Шуның өстенә, Холмсның методын үзләштерү генә түгел, ә аны эштә кулланып, дустымның мактау сүзләрен ишетү бик тә күңелле иде миңа.
Холмс таякны минем кулдан алып, берничә минут аңа карап торды. Аннары, нәрсәдер тапкандай, шатланып, тәмәкесен бер читкә куйды да тәрәзә янына килеп, зурайткыч пыяла аша таякны тикшерә башлады.
— Шаккатырлык нәрсә юк, тик шулай да кызык, — диде ул, диванның үзе яраткан почмагына килеп утыргач. — Кайбер мәгълүматларыбыз бар инде һәм алар безне ниндидер бер нәтиҗәгә китерер дип уйлыйм.
— Әллә берәр нәрсәне күрми калганмынмы? — дип сорадым мин.
— Кызганыч, доктор Уотсон, сезнең нәтиҗәләрнең күбесе ялгыш. Сез миңа яхшы этәргеч булып хезмәт итәсез, дип әйткән идем бит. Аны болай аңларга кирәк: сезнең ялгышлар кайвакытта миңа дөрес юлга чыгарга ярдәм итә. Ләкин хәзер инде сез алай нык ялгышмыйсыз. Бу кеше, һичшиксез, шәһәрдә эшләми һәм аңа шактый күп җәяү йөрергә туры килә.
— Димәк, минем сүзләр дөрес булып чыга.
— Бу өлкәдә — әйе.
— Ләкин моны белү бик җиткән бит инде.
— Юк, юк, Уотсон дустым, җитми, һич тә җитми. Мәсәлән, мин мондый бүләкне табип аучылар клубыннан түгел, ә ниндидер шифаханәдән алган дип әйтер идем, ә шифаханә алдында "ЧК" хәрефләре торса, "Чарринг-Кросс" исеме үзеннән-үзе соралып тора.
— Бәлки, сез хаклыдыр.
— Бар булган мәгълүматлар шундый нәтиҗәгә китерә. Әгәр дә минем күрәзәлек кылуларны эшләнәсе эш өчен гипотеза итеп алсак, билгесез кешенең шәхесен ачыклау өчен безнең өстәмә мәгълүматларыбыз булачак.
— Ярый, "ЧКШ" хәрефләре "Чарринг-Кросс шифаханәсе" дигәнне аңлатсын ди. Моннан тагын нинди нәтиҗәләр чыгарып була соң?
— Башыгызга берни дә килмимени? Сез минем метод белән таныш бит. Шуны кулланып карагыз.
— Нәтиҗә билгеле: авылга киткәнгә кадәр бу кеше Лондонда эшләгән.
— Ә тагын бераз алгарак китеп карасак? Менә болайрак фикер йөртегез әле: бу бүләк ни өчен бирелгән аңа? Бөтен дуслары бергә җыелып, аңа кай вакытта бүләк бирергә мөмкин? Билгеле, доктор Мортимер авылга китәргә карар кылып, шифаханә белән саубуллашкан чагында. Аңа бүләк биргәннәре безгә билгеле инде. Шифаханәдәге хезмәтне авылдагы эшкә алмаштыруы да фараз ителә. Шулай булгач, бу таяк доктор шифаханәдән китү уңае белән бүләк ителгән дип нәтиҗә ясау һич тә гөнаһ булмас, минемчә.
— Бик мөмкин.
— Ә хәзер аның шифаханәдәге консультантлар штатында тормаганлыгын игътибарга алыгыз, чөнки бу бәхет Лондонда озак еллар эшләгән врачларга гына эләгә, ә андый врачның шәһәрдән китүе бик икеле. Алайса, кем булган ул? Консультант булмагач, аңа шифаханәнең үзендә яшәп эшләүче кураторлыктан башка эш калмый. Ә куратор практиканттан аз гына өстен тора. һәм ул аннан биш ел элек киткән — менә, таяктагы датага карагыз. Шулай итеп, Уотсон дускай, сезнең олы яшьләрдәге могтәбәр өй табибыгыз эреп юкка чыкты һәм аның урынына утыз яшьләрдәге шактый сөйкемле, эчкерсез, таркау хәтерле һәм терьер токымыннан бераз зуррак, ә мастифтан кечерәк этен үлеп яратучы кеше пәйда булды.
Мин, ышанмыйча гына, көлеп куйдым, ә Шерлок Холмс урындык аркасына сөялеп, түшәмгә төтен боҗралары җибәрә башлады.
— Соңгы пунктка килсәк, без аны берничек тә тикшереп карый алмыйбыз, — дидем мин, — ләкин бу кешенең яше һәм эше турындагы кайбер мәгълүматларны табып була.
Мин, үземнең кечкенә китап киштәсеннән медицина белешмәсе алып, кирәкле фамилияне эзли башладым. Анда Мортимерларның үземә кирәклесен бик тиз таптым һәм аңа караган сүзләрне кычкырып укый башладым:
— "Мортимер Джеймс, 1882 елдан бирле Король хирургия җәмгыяте әгъзасы. Гримпен, Дартмур, Девоншир графлыгы. 1882 елдан 1884 елга кадәр "Чарринг-Кросс шифаханәсе" кураторы. Чагыштырма патология өлкәсендә "Авыруларны атавизм юнәлешендәге күренешләр дип атарга ярамый микән?" дигән хезмәте өчен Джексон премиясенә лаек булган. Швед патология җәмгыятенең әгъза-корреспонденты. "Атавизмның аномаль күренешләре" ("Ланцет", 1882), "Без үсеш юлындамы?" ("Психология хәбәрләре", март, 1883) дип аталган мәкаләләр авторы. Гримпен, Торели һәм Хай-Бэрроу мәхәлләләренең табибы".
— Аучылар клубы турында ләм-мим, — дип, Холмс хәйләкәр елмаеп куйды. — Әмма, нәкъ сез әйткәнчә, авыл табибы. Минем фикерләүләр дөрес. Ә тасвирлау, эчкерсез һәм таркау. Ә боларын инде мин үз тәҗрибәм буенча беләм: бары тик сөйкемле кешеләр генә хушлашканда бүләккә лаек булалар, бары тик эчкерсез кешеләр генә Лондондагы эшне авылга алыштыра һәм бары тик таркау кешеләр генә, сезнең кунак бүлмәгездә бер сәгать утырганнан соң, визит карточкасы урынына таягын калдырып китә.
-Ә эт?
— Хуҗасы әйберен йөртергә өйрәтелгән ул. Бу таяк бик җиңелдән түгел, эт аны уртасыннан ныгытып тешләре белән эләктерә торган булган. Теш эзләре аермачык күренә. Эзләргә караганда, терьер токымлы этләр өчен мондый теш казнасы артык киң, ә мастифлар өчен — таррак. Бәлки ул... и аллам! Билгеле, кокер-спаниель!
Бу сүзләрне Холмс бүлмә буйлап арлы-бирле йөри-йөри сөйләде, аннары тәрәзә янына килеп туктады. Аның соңгы сүзләре шундый зур ышаныч белән яңгырады ки, мин ирексездән борылып карадым.
— Туктагыз әле, дустым, нишләп болай уйлыйсыз сез?
— Сәбәбе гап-гади: әнә, ишек янында гына эт тора, ә менә этнең хуҗасы безгә шалтырата да. Уотсон, берүк китә күрмәгез. Сез аның белән коллегалар бит, шуңа күрә миңа ярдәмегез дә тияр. Менә ул хәлиткеч минутлар, Уотсон! Сез баскычтан менеп килүченең аяк тавышларын ишетәсез, бу адымнар сезнең тормышыгызга ыргылып керә, ләкин алар нәрсә алып килә — яхшылыкмы, әллә яманлыкмы — билгесез. Доктор Джеймс Мортимерга, фән кешесенә, шымчы Шерлок Холмстан ни кирәк икән? Керегез.
Гадәти авыл врачы килеп керер дип көткәнгә, кунакның кыяфәте гаҗәпкә калдырды мине. Доктор Мортимер бик озын һәм ябык кеше булып чыкты. Бер-берсенә якын урнашкан соры күзләре алтын кысалы күзлеге артыннан ялтырап күренәләр, ә зур борыны томшыкка охшап тора иде аның. Киенүе дә докторларча, ләкин пинжәге бик искергән, чалбары да ярыйсы гына таушалган. Яшь булса да, гәүдәсе шактый басылган, безгә караганда, ничектер, муенын сузып-сузып куя. Бүлмәгә керү белән ул, Холмс кулындагы таякны күреп, шатлана-шатлана аңа үрелде.
— Нинди бәхет! Ә мин пароход компаниясендәме, әллә монда калдырдыммы дип, күпме баш ваттым. Шундый әйберне югалтып буламы соң!
— Бүләкме? — дип сорады Холмс.
— Әйе, сэр.
— "Чарринг-Кросс шифаханәсе "ннәнме?
— Әйе, андагы дусларым туйга бүләк иткәннәр иде.
— Ай-һай, начар! — диде Холмс, башын чайкый-чайкый. Доктор Мортимер гаҗәпләнүдән күзләрен йомгалап
куйды.
— Нәрсәсе начар аның?
— Сез менә әле генә минем фикер юнәлешен пыран-заран китереп ташладыгыз. Димәк, туй бүләге.
— Әйе, сэр. Өйләнгәч, мин шифаханәдән китеп бардым һәм, шулай итеп, консультант урынын алу турындагы хыялларым да юкка чыкты. Йорт-җир юнәтергә кирәк иде.
— Күрәсезме, без артык нык ялгышмаганбыз, — диде Холмс. — Ә хәзер, доктор Джеймс Мортимер...
— Сез нәрсә, сез нәрсә! Докторлык дәрәҗәм юк минем, мин нибарысы Король хирургия җәмгыятенең гап-гади бер әгъзасы гына.
— һәм, күрәсең, фәнни акыл йөртә торган кеше?
— Фәнгә кагылышым бик аз минем, мистер Холмс, иксез-чиксез гыйлем океанының яр буенда нибары кабырчыклар җыям. Ялгышмасам, мин мистер Шерлок Холмс белән сөйләшәм бугай, әллә Уотсон беләнме?..
— Юк, доктор Уотсон әнә, сезнең каршыда.
— Бик шатмын, сэр. Сезнең исемне бик еш кына дустыгыз исеме белән янәшә куеп сөйлиләр. Сезнең шәхес белән бик тә кызыксынам мин, мистер Холмс. Баш сөягегез шулай озынча, ә каш өстендәге дугалар бу кадәр озындыр дип һич тә көтмәгән идем. Баш түбәгездәге җөйне капшап карарга рөхсәт итегез. Сезнең баш сөягегез теләсә кайсы антропология музеенда бизәк булыр иде. Салам кыстыру дип уйламагыз, ләкин мондый баш сөягеннән көнләшәм мин.
Шерлок Холмс безнең сәер кунагыбызны кәнәфигә утыртты.
— Без, күрәсең, икебез дә үз эшебезгә бирелгән кешеләр, сэр, — диде ул. — Баш бармагыгызга караганда, тәмәкене үзегез төреп тартасыз булса кирәк. Тартынып утырмагыз, кабызыгыз.
Доктор Мортимер кесәсеннән тәмәке һәм кәгазь чыгарды да күз-ачып йомганчы аны төреп куйды. ... калтырап торган озын һәм җитез бармаклары җәнлек капшавычлары кебек өлгер һәм тынычсыз хәрәкәтләнде.
Холмс тыныч кына утырса да, аның ара-тирә генә кунакка күз төшергәләп алуы бу кеше белән бик нык кызыксынуын күрсәтә иде.
— Кичә һәм бүген үз йортымда сезне күрү бәхетенә бары тик минем баш сөягенең төзелеше генә сәбәп түгелдер, сэр? — дип сүз башлады Холмс.
— Юк, сэр, һичшиксез, юк! Билгеле, сезне күрүем белән бәхетле мин, ләкин монда мине бөтенләй башка нәрсә китерде. Мин, һич тә, җиде үлчәп бер кисә торган кеше түгел, әмма, шуңа карамастан, минем алга бик җитди һәм сәер мәсьәлә килеп басты. Сезне Европада дәрәҗә ягыннан икенче эксперт дип санап...
— Шулаймы, сэр! Кызыксынырга рөхсәт итегез, ә беренчесе кем? — дип, шактый кырыс тавыш белән сорады Холмс.
— Бертильон әфәнде фән кешеләре арасында зур шөһрәт казана.
— Алайса, нигә аңа гына мөрәҗәгать итмәскә?
— Мин сезгә, сэр, "фән кешеләре" турында әйттем, ә практик буларак сезгә җиткән кеше юк — бу барыбызга да билгеле. Сэр, мин артыгын сөйләп ташламадыммы...
— Бик аз гына, — дип җавап кайтарды аңа Холмс. — Әмма, доктор Мортимер, артык чигенүләр ясамыйча, менә хәзер үк безгә ни йомыш белән килүегезне энәсеннән-җебенә кадәр сөйләп бирсәгез икән.
Икенче бүлек. Каргыш
— Минем кесәдә бер кулъязма бар, — диде доктор Джеймс Мортимер.
— Сез ишектән кергәндә үк күрдем мин аны, — дип җавап кайтарды Холмс.
— Бик борынгы кулъязма бу.
— Унсигезенче гасыр башы...
— Ә сез каян беләсез, сэр?
— Сез сөйләгән вакытта кәгазнең бер почмагы кесәгездән ике дюйм чамасы күренеп-күренеп куя. Документның кайсы чорга караганын бер күрүдә әйтеп бирә алмаган эксперт — экспертмыни ул? Бәлки, минем шушы өлкәгә кагылган кечкенә генә хезмәтемне укырга туры килгәндер сезгә? Бу кулъязмагызга мең җиде йөз утызынчы ел датасы куяр идем мин.
— Төп-төгәл датасы — мең җиде йөз кырык икенче ел, — диде дә доктор Мортимер, пинжәк кесәсеннән кулъязма чыгарды. — Бу кадерле язманы сэр Чарльз Баскервиль сакларга биргән иде миңа. Менә өч ай гына элек, бөтен Девоншир халкын шомга салып, бик сәер үлем белән көтмәгәндә үлеп китте ул. Мин үземне аның врачы гына түгел, дусты да дип санадым. Каты куллы, акыллы, бик тә эшлекле кеше иде. Минем шикелле хыялый түгел инде... Ләкин, ни әйтсәң дә, бу кулъязма бик борчыды аны. Шуңа күрә, язмыш тәкъдиренә буйсынып, фаҗига буласын белгәндәй яшәде.
Холмс кулъязманы кулына алды да тез өстенә куеп сүтә башлады.
— Уотсон, "д" хәрефенең язылышына игътибар итегез. Кулъязманың язылу елын ачыкларга ярдәм иткән билгеләрнең берсе шул инде.
Мин, аның иң өсте аша, саргаеп, таушалып беткән кәгазьгә күз ташладым. Кәгазь битенең өске өлешенә: "Баскервиль-холл" дип язылган, ә аскарак эре-эре саннар белән "1742" дип, елы куелган иде.
— Бу бик серле язма булырга охшый.
— Әйе, бу — Баскервильләр нәселендә яши торган бер риваять язмасы.
— Ләкин, минем аңлавымча, сезне тарихи материаллардан битәр башка нәрсә ныграк борчый булса кирәк.
— Әйе, әле күптән түгел генә булган хәлләр турында киңәшләшергә килдем мин. Бу мәсьәләне бүген үк, хәзер үк хәл итәргә кирәк. Кулъязма артык зур түгел һәм аның бу эшкә турыдан-туры катнашы да бар. Каршы килмәсәгез, мин аны укып күрсәтер идем.
Холмс кәнәфи аркасына сөялде дә, бармак очларын бер чеметемгә җыеп, язмышка буйсынган кыяфәт белән күзләрен йомды. Доктор Мортимер, ут яктысына борылып, нечкә һәм шыгырдавык тавыш белән, үткән заманнар хикәятен укый башлады:
— "Баскервильләр эте" турында бик күп сүзләр йөри. Ләкин мин, турыдан-туры Хьюго Баскервиль нәселеннән булганга һәм әтиемнән үз колагым белән ишетеп белгәнгә күрә (ә аңа бабай сөйләгән), дөреслегенә һич икеләнмичә, менә шушы тарихны язарга карар кылдым. Балаларым минем, гөнаһларыбыз өчен җәзалаучы күктәге хөкемдар үзенә хас мәрхәмәтлелек белән безне кичерә дә ала, чөнки тәүбә итеп һәм дога укып юылмаслык авыр гөнаһ юк. Шуңа күрә, кылган гөнаһлардан чистарыныгыз, киләчәктә аларны кабатламаска тырышыгыз. Юкса, нәселебезне шундый зур кайгыларга салган гөнаһ эшләр киләчәктә барыбызны да һәлакәткә китерәчәк.
Бөек Фетнә елларында (бу турыда күп гыйлемнәргә ия лорд Кларендон язган тарихны укырга киңәш итәм) Баскервиль поместьесының хуҗасы Хьюго бик тотнаксыз, акылсыз һәм алласыз кеше буларак тирә-юньдә дан тоткан. Күрше-күләннәр аның гөнаһларын кичергән дә булырлар иде. Чөнки безнең якта беркем дә әүлия түгел. Ләкин Хьюго үзенең кансызлыгы һәм башбаштаклыгы белән Девон халкының теңкәсенә тиеп беткән. Берзаманны күрше фермерның кызына Хьюгоның күзе төшкән. Ләкин бу саф күңелле яшь кыз аның исемен ишетүгә үк куркып кача икән һәм бервакыт, Михаил бәйрәме көнне, Хьюго Баскервиль, үзенең иң кыю һәм иң юлдан язган алты иптәшен ияртеп, фермага юл тоткан. Әтисе белән абыйлары өйдә юклыктан файдаланып, алар кызны урлап киткәннәр. Баскервиль-холлга кайткач, Хьюго үзенең әсирен икенче каттагы бүлмәгә бикләп куйган да, гадәтенчә, дуслары белән күңел ача башлаган. Мескен кыз, аскы каттагы акырып җырлаган, кычкырган, сүгенгән тавышларны ишетеп, аз гына һуштан язмый калган. Күргән-белгән кешеләр сөйләвенчә, күңел ачкан чакларда Хьюго авызыннан ямьсез сүзләр агып кына тора торган булган. Мондый сүзләр башка кеше авызыннан чыкса, аның иреннәре көеп, күмергә әйләнер иде, диләр. Ниһаять, бу ямьсез сүзләр һәм курку хисе кызны шул дәрәҗәгә китереп җиткерә ки — ул иң кыю һәм батыр егетләр дә булдыра алмаслык эш эшли: тәрәзәдән кәрнизгә чыга да замокның көньяк стенасына үрмәләп үскән агач буйлап җиргә шуышып төшә. Аннары сазлык аша өйләренә таба йөгерә. Ә аларның өйләре моннан өч миль чамасы.
Бераз вакыт үткәч, Хьюго кызга ашарга илтергә дипме, әллә башка берәр ният беләнме — икенче катка менә. Ләкин, "читлеген" ачып караса, асыл кошның очып киткәнен күрә. Шулвакыт аның күңеленә җен кереп оялагандай була: мәҗлес бүлмәсенә йөгереп төшә дә өстәл өстенә басып, савыт-сабаларны кыра-кыра, качкынны барыбер тотарга һәм үч алырга ант итә. Дуслары, һушларына килә алмыйча, шаккатып карап торган чакта, арадан иң мәрхәмәтсеземе, әллә иң исерегеме этләрне эз буенча җибәрергә тәкъдим итеп кычкыра. Бу сүзләрне ишеткәч, Хьюго замоктан йөгереп чыга да кара атын иярләргә боера. Аннары кызның төшеп калган яулыгын бәйдән ычкындырган этләренә иснәтә һәм ай нурына күмелгән сазлык буйлап шул эт көтүе артыннан чабып китә.
Дуслары башта бу шау-шуның нидән килеп чыкканын аңламый торалар. Ләкин, акылларын каплаган шәраб томаны бераз таралгач, хәлнең никадәр җитди икәнен аңлап ала болар. Шулчак барысы беравыздан кычкырыша башлый: кайсы ат, кайсы пистолет, кайсы шәраб сорый. Аннары, бераз акылларына килгәч, унөче бергә атка атланып, тегеләрне куа китәләр. Ай яктысы астында алар, рәткә тезелеп, кыз өенә таба юл тоталар.
Берме-икеме миль ара үткәч бер көтүчедән, куа баручыларны күрмәдегезме, дип сорыйлар. Мескен көтүче куркуыннан башта сүзен дә әйтә алмый тора, ләкин соңыннан бер кызның йөгереп үтүен һәм аның артыннан эт көтүе чабуын күрүе турында әйтә. "Ләкин мин тагын бер нәрсә күрдем әле, — дип сүзен дәвам итә ул. — Хьюго Баскервиль үзенең кара атында минем яннан чабып узды. Ә аның артыннан бер эт куып бара иде. Андый иблис токымын ходаем бүтән күрсәтмәсен, берүк!"
Исерек сквайрлар* көтүчегә акыралар-бакыралар да ары чабып китәләр. Ләкин озакламый, тезгеннәрен җирдән сөйрәп, җайдаксыз-нисез каршыга чабып килүче күбеккә баткан кара атны күргәч, аларның тәннәре чымырдап куя. Сәрхуш дуслар, котлары очып, бер-берсенә сыенышалар, аннары тагын алга таба юл тоталар. Билгеле, аерым-аерым булсалар, һәркайсы табан ялтырату ягын карар иде дә бит... Алар, акрын гына бара торгач, ниһаять, этләрне күрәләр. Яхшы нәселле һәм усал булулары белән дан тоткан этләр тирән чокыр янында чинашып тора, ә кайберләре читкә таба китеп бара, ә өченче берләре йоннарын тырпайтып һәм күзләрен ялтыратып, караеп күренгән тарлавыкка керергә маташа.
Сквайр — алпавыт.
Шактый ук айнып өлгергән җайдаклар туктап кала. Аларның күбесе, алга барырга куркып, тик тора, ләкин арадан өч иң кыюымы, әллә иң сәрхушеме атларын чокырга таба атлаталар. Алар анда шактый зур күлләвек һәм күлләвек уртасында әллә кайчан утыртылган ике зур таш багана күрәләр. Мондый баганалар сазлыкта хәзер дә очрый әле. Ай яктырткан күлләвек эчендә куркуданмы, әллә хәле бетүдәнме вафат булган бәхетсез кыз ята. Ләкин бичара кызны һәм аның белән янәшә ятучы Хьюго Баскервиль гәүдәсен күреп чәчләре шулай үрә тормый аларның. Юк! Хьюгоның гәүдәсе өстендә эткә охшаган, ләкин дөньядагы теләсә кайсы эттән әллә никадәр зуррак, кара төстәге куркыныч җанвар басып тора. һәм бу албасты, барысының күз алдында, Хьюго Баскервильнең бугазын тешләп өзә дә күзләрен ялтыратып, боларга таба борыла. Шулчак бөтенесе бергә куркудан кычкыра-кычкыра сазлык буйлап чабышырга тотыналар. Аларның берсе шул төнне үк куркудан үлгән, ә тагын икесе гомер буена авыру булып калган, дип сөйлиләр.
Менә, балаларым минем, шул заманнан бирле нәселебезгә күпме бәлаләр китергән эт турындагы риваять шушы инде.
Имеш-мимешләр тыңлап яшәүгә караганда, никадәр куркыныч булса да, дөреслекнең үзен белеп тору күп яхшырак бит. Шуңа күрә сөйләдем дә мин аны сезгә.
Безнең нәселдән бик серле, коточкыч үлем белән һич көтмәгәндә үлеп китүчеләр күп булганын үзегез дә беләсез. Хак тәгалә безне үз миһербанлыгыннан калдырмасын, өченче һәм дүртенче буыннан соң туган гөнаһсыз колларын ярлыкасын иде. Юкса, Тәүратта, алар да җәза алачак, диелгән бит. Балаларым, сезне алла хөкеменә тапшырам һәм ялварып сорыйм: зинһар өчен, төннәрен, явызлык көчләре хакимлек иткән чакта, сазлыкка чыга күрмәгез.
(Уллары Роджер һәм Джон өчен Хьюго Баскервиль кулы белән язылды. Бу серне туганыгыз Элизабетка чишмәвегезне сорыйм.)"
Бу сәер хикәятне укып чыккач, доктор Мортимер күзлеген маңгаена күтәрде дә күзләрен мистер Шерлок Холмска төбәде. Ә Холмс иснәп куйды, аннары тәмәке төпчеген каминга ташлады.
— Шуннан нәрсә булган? — диде ул.
— Сезнеңчә, бу хәлләр бер дә кызык түгелме?
— Әкият яратучылар өчен кызык.
Доктор Мортимер кесәсеннән дүрткә бөкләнгән гәзит чыгарды.
— Ярый, мистер Холмс. Хәзер без сезне яңарак хәбәрләр белән таныштырырбыз. Менә — "Девоншир хроникасы"ның быелгы ундүртенче июнь саны. Сэр Чарльз Баскервиль үлеме турында кыскача мәгълүматлар басылган монда. Ә ул шушы гәзит чыгудан берничә көн элек кенә вафат булды.
Минем дустым бераз алга иелә төште, һәм аның карашы да җитдиләнде. Доктор Мортимер күзлеген рәтләп куйды да сүзен дәвам итте:
— "Киләсе сайлауларда либераллар партиясеннән кандидат булырга дәгъвалык белдергән сэр Чарльз Баскервильнең кинәт дөнья куюы бөтен Урта Девоншир халкында авыр тәэсир калдырды. Сэр Чарльз Баскервиль-холлда күптән түгел генә яши башласа да үзенең киң күңелле һәм юмарт булуы белән әйләнә-тирәдәге халык алдында дан казанып өлгерде. Борынгы нәселдән чыккан һәм яхшырак заманнарны хәтерендә саклаган кеше буларак, ул хәзерге нуворишлар хакимлек иткән бер чорда үз куллары белән шактый зур мөлкәт тупларга һәм үз ыруының әүвәлге яхшы данын кайтарырга өлгерде. Билгеле булганча, сэр Чарльз Көньяк Африкада ярыйсы ук табышлы эшләр алып барды. Бәхет җиле кире якка исә башлаганга кадәр үз-үзләрен туктарга мәҗбүр итә алмаган кайбер кешеләрдән аермалы буларак, ул һәрвакыт аек акыл саклады һәм, җыйган табышларын алып, Англиягә кайтып төште. Баскервиль-холлда яши башлавына нибары ике ел гына булса да, поместьеда ул башкарган төзелеш эшләре һәм төрле үзгәртеп корулар турында күпләр яхшы белә. Ләкин бу эшләр, аның үлеме сәбәпле, ярты юлда бүленеп калды. Үзенең баласы булмаганга күрә, ул исән вакытта якташларына төрле яхшылыклар эшләргә вәгъдә иткән һәм шуңа күрә бу тирәдә яшәүчеләрнең, көтелмәгән үлем хәбәрен ишетеп, борчылыр сәбәпләре бар. Якташлары арасында да, бөтен графлык җирендә дә аның хәер-сәдаканы бик юмарт өләшүе турында безнең гәзиттә кат-кат язылды инде.
Кайбер кешеләр тараткан имеш-мимешләргә чик куйса да, сорау алулар сэр Чарльз Баскервильнең үлеменә тулы ачыклык кертте, дип әйтеп булмый. Бу үлемнең әллә нинди маҗаралар эзләргә һич тә нигезе юк. Сэр Чарльз тол ир иде һәм, шулай әйтергә яраса, шактый сәер тормыш алып барды. Зур мөлкәткә ия булуына карамастан, ул урта хәлле кешеләр кебек яшәде һәм аның бар булган хезмәтчеләре ирле-хатынлы Бэрриморлардан тора иде. (Ире ялчы вазифаларын башкара, ә хатыны — хуҗалык белән идарә итә.) Сэр Чарльзның якын дуслары кебек үк, Бэрриморлар да соңгы вакытта хуҗаларының сәламәтлеге какшавы турында сөйлиләр. Аның йөрәге авырткан, тыны кысылып аптыраткан, йөзеннән кан төсе качкан, кәефе бик начарланган икән. Мәрхүмнең якын дусты һәм врачы доктор Джеймс Мортимер да бу сүзләрне раслаган.
Ә мәсьәләнең үзенә килгәндә, монда бар нәрсә дә бик гади кебек. Сэр Чарльз Баскервильнең йокы алдыннан Баскервиль-холлдагы атаклы нарат аллеясы буйлап йөреп керә торган гадәте булган. Бэрримор әйтүе буенча, ул гадәтенә беркайчан да хыянәт итмәгән. Дүртенче июнь көнне сэр Чарльз иртәгә Лондонга китәргә җыенуы турында әйткән һәм Бэрриморларга әйберләрен әзерләргә кушып, тәмәке тартып керергә чыгып киткән. Шуннан сэр Чарльз өенә әйләнеп кайтмаган. Төн уртасында, урам як ишегенең ачык икәнен күреп, Бэрримор пошаманга төшкән һәм, фонарь кабызып, хуҗасын эзләргә чыккан. Юеш җир өстендә сэр Чарльзның аяк эзләре аермачык булып батып калган. Аяк эзләре аллеяның урта бер җирендәге сазлыкка алып чыга торган кечкенә капка янына кадәр килгән. Кайбер мәгълүматларга караганда, сэр Чарльз капка төбендә берничә минут басып торган, аннары ары киткән... һәм аллеяның теге башында аның гәүдәсен тапканнар.
Монда бер нәрсәне ачыклыйсы кала. Бэрримор сөйләве буенча, капка яныннан бераз китүгә, сэр Чарльзның аяк эзләре үзгәрә, күрәсең, ул аяк очларына басып барган булса кирәк. Нәкъ шул вакытта аллеядан ерак түгел сазлык буйлап Мерфи атлы чегән үтеп бара икән. Ул тавыш ишетсә дә кайсы яктан ишетелгәнен чамалый алмаган, үзе сөйләве буенча, шактый "кәефле" чагы булган. Сэр Чарльзның гәүдәсендә бернинди эзләр дә табылмаган. Дөрес, медицина тикшерүләре әйтүе буенча, мәрхүмнең йөзе бик нык үзгәргән. Доктор Мортимер хәтта баштарак үзенең дустын таный алмыйча торган. Ләкин мондый хәлләр бик еш очракта йөрәкнең эшчәнлеге кимү һәм тын кысылу сәбәпле була. Мәетне ярып караганнан соң, мәрхүмнең чыннан да йөрәк авырулы булуы расланган. Медицина тикшерүләренә нигезләнеп, суд карар чыгарган. Бу карар сэр Чарльзның йөрәк авыруыннан үлгәнлеген исбатлый һәм аның варисына, тиз көндә Баскервиль-холлга урнашып, мәрхүм башлаган гүзәл эшләрне дәвам итәргә киңәш бирә. Суд карарының дәрәҗәле сүзләре әйләнә-тирәдәге графлыклар буйлап авыздан-авызга күчеп йөрүче имеш-мимешләргә чик куймаган очракта, Баскервиль-холлга хуҗа табу җиңел булмас иде. Сөйләүләренә караганда, сэр Чарльзның иң якын туганы булып уртанчы абыйсының улы Генри Баскервиль (әгәр дә ул исән булса) калган икән. Аны Америкада яшәргә тиеш, диләр. Бүгенге көндә варисны эзләү чаралары күрелә". Доктор Мортимер гәзитне бөкләп кесәсенә салып куйды.
— Менә сэр Чарльз Баскервильнең үлеме турында шушы нәрсәләр хәбәр ителде, мистер Холмс.
— Билгеле, бу тарихны бөтенләй үк кызыксыз дип әйтеп булмый. Рәхмәт сезгә, — диде Шерлок Холмс. — Заманында бу турыда гәзитләрдә укырга туры килгәне бар иде. Ләкин ул чакта, Рим лапасына яхшылык эшлим дип, ватикан камеяләре белән артык мавыгып киткәнмен һәм Англиядәге бик кызыклы берничә вакыйгага игътибар итмәгәнмен. Димәк, сэр Чарльзның үлеме турында шушылар гына язылды?
— Әйе.
— Алайса, мине матбугатта чыкмаган фактлар белән таныштырыгыз. — Ул кәнәфи аркасына сөялеп утырды һәм, бармак очларын бер чеметемгә җыеп, җитди кыяфәт алды.
— Минем бу турыда беркемгә дә сөйләгәнем юк әле, — дип башлады доктор Мортимер, дулкынланып. — Фән кешесенә төрле имеш-мимешләр тарату килешмәс дип, сорау алганда күп нәрсәләрне әйтми калдырдым. Гәзиттә дөрес язылган дип уйлыйм мин: Баскервиль-холлның болай да киң таралган яманатын куерта башласаң, аңа хуҗа табу мөмкин булмаячак. Шуларны уйладым да кайбер нәрсәләрне әйтеп бетермәскә булдым. Чөнки, дөресен сөйләп бетерүдән бер файда да булмас иде. Ә сезнең белән мин ачыктан-ачык сөйләшә алам.
Торфлы сазлыкларда халык күп яшәми һәм шуңа күрә монда азмы-күпме таныш кешеләр дә бер-берсе белән йөрешергә тырышалар. Мин үзем күп вакытымны сэр Чарльз Баскервиль белән үткәрә идем. Лефтер-холлда яшәүче мистер Френкленд белән натуралист мистер Стэплтонны санамасаң, әйләнә-тирәдә укымышлы кеше очратып булмый бездә. Сэр Чарльз ялгызлык ярата иде, ләкин аның авыруы безнең араларны ярыйсы ук якынайтты, ә кайбер уртак эшләребез аркасында, бу дуслык тагын да ныгый төште. Ул Көньяк Африкадан шактый кыйммәтле материаллар алып кайткан икән. Бушменнар белән готтентотларның чагыштырма анатомиясе турында гәп куертып, без бик күп кичләрне бергә үткәрә идек.
Вакыт узган саен, сэр Чарльзның гасабиланулары арта барды. Ул әлеге риваятькә ышана һәм сазлыкка төнлә чыгарга кыймый иде. Бәлки, бу нәрсә сәер тоелыр сезгә, мистер Холмс, ләкин сэр Чарльз үз нәселе намусында олы каргыш ятуына чын-чынлап ышана иде. Ул китергән мисаллар да бу шикне көчәйтә генә. Әлеге өрәк һич тә тынгылык бирми иде аңа. Ул еш кына миннән: "Авырулар янына йөргәндә берәр сәер җәнлек күрмәдегезме, эт өргән тавыш ишетелмәдеме?" — дип сорап куя. Соңгы сорауны аеруча еш кабатлый һәм бу сүзләрне әйткәндә аның тавышы калтырый башлый иде.
Әле бүгенгедәй хәтерлим, бу фаҗигале вакыйгадан өч атна элек бер кичне Баскервиль-холлга килгән идем. Килә-килешкә сэр Чарльзның ишек янында басып торганын күрдем. Аттан төшеп янына килсәм, гаҗәпләнеп калдым: ул миңа игътибар да итмичә, әллә кая еракка, сазлыкка төбәлгән. Күзләре куркынып, шомланып карыйлар. Кинәт кенә борылып, сазлык ягына карасам, зур кара бозауга охшаган ниндидер җәнлек күренеп китте. Сэр Чарльз шулкадәр дулкынланган иде ки, мин аптырап әлеге сәер җәнлек күренгән якка таба атладым. Ләкин анда бер нәрсә дә юк иде инде.
Бу хәл миңа да, минем дустыма да бик авыр тәэсир итте. Без кич буе бергә утырдык һәм шул кичне ул, борчылуларының серен чишәргә уйлап, менә шушы кулъязманы миңа сакларга тапшырды. Хәзер сез аның белән таныш инде. Мин бу вак-төяк вакыйгаларны сөйләп тә тормас идем. Ләкин ул чакта артык исем китмәгән булса да, соңрак аларның әлеге фаҗигага катнашы булып чыкты.
Мин сэр Чарльзны Лондонга китәргә димләдем. Йөрәге бик какшаган иде аның. һәм сәбәпсез-нисез гел борчылып яшәү аның авыруын тагын да көчәйтә төште. Берничә ай шәһәрдә яшәп, бөтенләй терелеп, сафланып кайтыр дип уйлаган идем мин. Стэплтон да шул фикердә булуын әйтте. Ул да шулай һәрвакыт дустыбызның сәламәтлеге турында борчылып тора иде. һәм менә иң соңгы мизгелдә шундый бәхетсезлек килеп чыкты.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Баскервильләр Эте - 2
  • Büleklär
  • Баскервильләр Эте - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4141
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2009
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4172
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1812
    40.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4122
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1866
    40.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4202
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1997
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4284
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1925
    40.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4296
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1874
    40.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 4256
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1960
    39.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 8
    Süzlärneñ gomumi sanı 4214
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1905
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 9
    Süzlärneñ gomumi sanı 4137
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2024
    36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 1578
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 884
    44.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.