Latin

Баскервильләр Эте - 4

Süzlärneñ gomumi sanı 4202
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1997
37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Берничә минуттан без киң юл буйлап чаптырып бара идек. Юлның як-ягында яшел көтүлекләр, агачка күмелеп утырган текә түбәле йортлар чагылып калды. Ләкин еракта, шушы тын һәм кояшлы киңлек артында, калкулыкларның очлы түбәләре һәм кара-кучкыл сазлык шәүләсе күренә иде.
Коляска янъяк юлга борылды, һәм без, моннан йөз еллар элек салынып, тирәнәеп беткән тәгәрмәч эзләре буйлап өскә менеп киттек. Юлны наратбаш үләне, юеш мүк каплаган. Әрекмән һәм бөрлегән яфраклары, кичке кояш нурында бронза төсенә кереп, ялтырыйлар. Үргә менә барып, тар гына таш күпер чыктык. Күпер астындагы кечкенә елга, соры ташларны күбеккә күмеп, ярсып ага. Елга да, юл да туйра һәм нарат агачлары каплаган үзән буйлап, боргалана-боргалана, офыкка кереп югала.
Баскервиль һәр борылыш саен, як-ягына карап, сокланып бара, сорау артыннан сорау яудырып кына тора. Аның өчен монда бар нәрсә дә гүзәл, бар нәрсә дә матур иде, ә көз төсмере кунган көтүлекләр, тау битләре миңа сагыш кына өсти. Сары яфраклар җиргә очып төшә дә келәм булып сукмакка ята. Келәм калынайган саен, тәгәрмәч тавышлары әкренәя барды һәм берзаман бөтенләй ишетелмәс булды. "Баскервиль-холлның яңа хуҗасын сагышлы бүләк белән каршылый табигать!" — дип уйладым мин.
— Карагыз! — дип кинәт кычкырып җибәрде доктор Мортимер. — Нәрсә бу?
Каршыда арчан үләне белән капланган текә үр күренде. Димәк, сазлыкка ерак калмады. Калкулык өстендә, пьедесталга баскан һәйкәлгә охшап, кулына винтовка тоткан җайдаклы тора иде. Күзләре безнең юлга төбәлгән.
— Перкинс, монысы нәрсә тагын? — дип сорады доктор Мортимер.
Йөкче артка таба борылды.
— Пристуан төрмәсеннән бер тоткын качкан, сэр. Өченче көн инде шуны эзлиләр. Бөтен юлларга, станцияләргә каравыл куеп чыктылар, тик файдасы юк әле. Халык та бик борчыла, сэр.
— Нишләп борчыла? Тотарга булышкан кешегә биш фунт тиеш бит.
— Шулаен шулай да, сэр, тик ул биш фунтны аласыңмы-юкмы әле, ә башсыз калуың бик ихтимал. Андый кеше уйлап-нитеп тормый ул, кесә карагы түгел...
— Кем соң ул?
— Ноттин-Хиллда кеше үтергән... Селден.
Селден турында яхшы беләм мин. Заманында аның ерткычлыгы белән Шерлок Холмс та кызыксынган иде. Ул кылган җинаять шулкадәр коточкыч иде ки, хәтта судьялар аның үз акылында булуына ышанмадылар һәм, шуңа күрә, үлем җәзасын төрмә белән алыштырдылар.
Коляска үргә менеп җитте, һәм безнең алда, анда-санда, таш баганалар сөрәеп күренгән иксез-чиксез сазлык башланды. Шул яктан искән салкын җил җелекләргә үтеп керде. Кайдадыр шунда, шомлы сазлык эчендә, кеше кыяфәтле албасты гомер сөрә. Үз араларыннан куып җибәргән өчен, кешеләргә олы үч саклый ул. Кара төн һәм буш сазлыктан искән ачы җил янына шул албасты гына җитми, диярсең. Хәтта Баскервиль дә тынып калды һәм пәлтәсенә ныклабрак төренде.
Уңдырышлы җирләрне дә уздык. Баеп баручы кояш нурларыннан инешләр алтын тасмага охшап калды, сузылып яткан буразналар, куе куаклыклар алсу төскә керде. Барган саен, юл буендагы кызгылт зәйтүн агачлары сирәгәйде, табигать әкренләп кырысланды. Вакыт-вакыт таш койма артыннан бернинди бизәксез, агачсыз коттеджлар күренеп кала. Аннары без тирән савытка охшаган үзәнлеккә килеп чыктык. Үзәнлектә үсүче агачларны ел әйләнә исеп торган җилләр кәкрәйтеп, җиргә бөгеп бөтергән. Агачлар өстендә ике тар һәм биек манара калкып тора. Йөкче камчысы белән шул якка төртеп күрсәтте.
— Баскервиль-холл, — диде ул.
Поместье хуҗасы коляскада торып басты, аның бит алмаларына алсулык йөгерде, күзләрендә очкыннар кабынды. Берничә минуттан без мүк үсеп беткән баганалар башына Баскервильләр гербы — кабан башлары — ясалган, челтәрле чуен капка янына килеп туктадык. Каравылчының кечкенә генә таш йорты шактый искергән, хәтта түбә кайчылары күренеп тора. Ләкин аның янәшәсендә төзелеп бетмәгән өр-яңа йорт — сэр Чарльз Африкада юнәткән алтынның беренче җимеше— күренә иде.
Капка артында ябалдашлары бер-берсенә тоташкан ике рәт агачлар тезелеп китә. Яфраклы юлга кергәч, тәгәрмәч тавышы тагын тынып калды. Озын һәм караңгы аллеяның аргы башындагы йорт шәүләсен күргәч, Баскервиль сискәнеп куйды.
— Әлеге хәл шушы төштә булдымы? — дип акрын гына сорады ул.
— Юк, юк, нарат аллеясында, ул, әнә, теге якта. Яшь варис як-ягына күңелсез караш ташлады.
— Абыемның һәрчак бәла-каза көтеп яшәве бер дә гаҗәпләндерми мине, — диде ул. — Кемнең коты алынмас монда! Күрерсез, ярты ел да үтмәс, электр кертермен, аннары бу тирәне таный да алмассыз! Керү юлында Эдисон белән Свенның меңәр шәмле фонарьлары янып торыр.
Аллея артындагы киң чирәмлекне читләтеп, йорт янына килеп җиттек. Эңгер-меңгер аша мин зур фасад белән террасаны гына күрә адым. Йорт стенасы үрмә агачлар белән капланган: бары тик тәрәзә урыннары һәм кабан башлы герблар гына ачык калган. Тишекләр калдырып эшләнгән борынгы ике манара йорт өстеннән калкып тора. Манараларның сул һәм уң ягына кара граниттан соңрак салынган ике канат килеп тоташа. Тәрәзәләрдән тышка тонык ут яктысы төшкән, ә текә түбә өстендәге биек торбалардан куе төтен күтәрелгән иде.
— Рәхим итегез, сэр Генри! Баскервиль-холлга рәхим итегез!
Терраса күләгәсеннән озын буйлы кеше чыгып, коляска ишеген ачты. Ут яктысы төшкән ишектән хатын-кыз шәүләсе пәйда булды. Ул да, безнең янга килеп, ир кешегә чемоданны алырга булышты.
— Сэр Генри, мин туп-туры өйгә кайтып китсәм, ачуланмассызмы? — диде доктор Мортимер. — Хатыным көтәдер.
— Ашыкмагыз, бергәләп тамак ялгарбыз.
— Юк, юк, кала алмыйм. Эш өелгәндер инде анда. Сезне бик теләп йорт белән таныштырыр идем, таныштыруын, ләкин Бэрримор бу эшне миннән дә яхшырак башкарыр дип уйлыйм — бик шәп гид ул безнең. Ярый, сау булыгыз! Кирәгем чыга калса, көн дип, төн дип тормагыз, теләсә-кайсы вакытта чакыртыгыз.
Коляска аллеяга кереп югалды, безнең артта авыр ишек шапылдап ябылды.
Холл бик матур булып чыкты: үзе киң, үзе биек, түшәмендә — вакыт узудан карала башлаган алагаем зур имән кайчылар. Чуен рәшәткәле борынгы каминда утын пүләннәре чытырдап яна. Озын юл үтеп, эчкә салкын төшкән иде, без сэр Генри белән кулларны утка суздык. Аннары люстрадан тонык яктылык төшкән имән борысларны, төсле пыялалы тар һәм биек тәрәзәне, стенадагы болан башларын, гербларны күзәтергә тотындык.
— Шулай күз алдына китергән идем дә, — диде сэр Генри. — Чын-чынлап ата нигезе бу, әйеме? Уйласаң, уйларлыгы да бар, бабаларым биш гасырдан артык гомер сөргән бит монда! Шул нәрсә искә төшүгә үк, ирексездән тантаналы кыяфәт аласың.
Аның кара-кучкыл йөзенә балаларча соклану кыяфәте керде.
Ул люстрадан төшкән ут яктысы астында басып тора. Баронет гәүдәсеннән төшкән озын күләгәләр стенага таба сузылган һәм, баш очында кара пәрдә ясап, бергә кушылган иде.
Бэрримор чемоданнарны бүлмәләргә илтеп куйды һәм, безнең янга килеп, нәзакәтле генә баш иде. Кыяфәте сокланырлык иде аның: мәһабәт озын гәүдә, куе кара сакал, сөйкемле йөз, дисеңме...
— Өстәл әзерләргә мөмкинме, сэр?
— Мөмкин, мөмкин.
— Хәзер, берничә минуттан әзер булыр, сэр. Кайнар су — бүлмәдә... Без, хәләл җефетем белән, бик рәхәтләнеп бераз вакытка монда калып торыр идек, яңа тәртип урнашкач, сезгә шактый күп кеше кирәк булачак бит...
— Нинди яңа тәртип ул?
— Сэр Чарльз ялгызлык ярата иде һәм, шуңа күрә, аның эшләренә икебез генә дә өлгереп бардык. Ә сез, сэр, башкачарак яшәрсез бит инде, шулай булгач, тәртипләр дә үзгәрердер.
— Нәрсә, китмәкче буласызмыни?
— Әгәр дә бу нәрсә сезгә кыенлык тудырмаса, сэр...
— Ләкин сезнең ата-бабаларыгыз гомер-гомергә Баскервиль-холлда яшәгән бит. Эш башламас борын ук, элекке гадәтләрдән баш тартырга исәбем юк минем.
Хезмәтченең аскыл йөзенә кызыллык йөгерде.
— Безгә дә китү җиңел түгел, сэр. Дөресен әйтим, сэр Чарльзны бик ярата идек, аның үлеменнән соң әле һаман тернәкләнеп җитә алмыйбыз. Монда кыенга туры килер безгә. Баскервиль-холлда элеккечә яши алмабыз инде.
— Нишләргә уйлыйсыз соң?
— Берәр җаен табарбыз, дип уйлыйм. Сэр Чарльз безне дә мәрхәмәтеннән калдырмады бит... Ә хәзер бүлмәләрне күрсәтергә рөхсәт итегез.
Баскыч буйлап холлның өске өлешендәге култыксалы галереяга күтәрелдек. Галереядан бинаның буеннан-буена ике коридор сузылып китә, коридорның як-ягында — йокы бүлмәләре. Минем бүлмә Баскервильнеке белән бер канатта, капма-каршы гына иде. Бу бүлмәләр йортның үзәк өлешенә караганда заманчарак җиһазландырылган булып чыкты, ачык төстәге обойлар һәм тезелеп киткән якты шәмнәр күңелдәге авыр хисләрне таратып җибәрде.
Ләкин аскы каттагы ашханә үзенең котсызлыгы белән мине гаҗәпкә калдырды. Озын бүлмә уртасында хуҗа өстәле һәм аның янында түбән дәрәҗәле кешеләр өчен бер баскычка тәбәнәгрәк эшләнгән тагын бер өстәл тора. Аргы башта — менестрель* балконы. Баш очында, бик биектә, матча, ә матча өстендә корымланган түшәм күренә. Заманында, бәлки, якты факеллар, шау-шулы күңел ачулар бу бүлмәнең котсызлыгын киметкәндер, ләкин хәзер бердәнбер абажур астында утыручы кара киемле ике джентльменның тавышы да бик тонык яңгырый, кәефе дә бигүк шәптән түгел иде. Стенадан, тынлыкны тагын да көчәйтә төшеп, портретлар карап тора. Королева Елизавета заманындагы вельможадан башлап, Регентлык чоры көязенә кадәр — сэр Генриның бөтен туган-тумачасы бар иде анда. Өстәл артында, нишләптер, сүз берекмәде. Шуңа күрә, тамак ялгап, бильярд бүлмәсенә чыккач, җиңел сулап куйдым.
— Әйтерең юк, бигүк күңелле дип әйтеп булмый монда, — диде сэр Генри. — Боларына ияләшер дә идең әле, тик минем күңел тыныч түгел. Абыемның хәлен аңлыйм хәзер. Ярый, бүгенгә саубуллашып торыйк. Иртәнгә бераз кәеф ачылыр, бәлки.
Менестрель — сәяхәтче-шагыйрь яисә җырчы (борынгы заманда).
Урынга ятканчы, тәрәзә пәрдәсен ачып, тышка күз салдым. Тәрәзәм парад ишеге өстендә генә икән. Арырак, чирәмлек түрендә, биек агачлар җилдә ыңгырашып утыра. Ашыгып агучы болытлар арасыннан ай ялтырап күренде. Аның салкын нурлары агачлар артында тезелеп киткән кыяларны, еракка сузылган караңгы сазлыкны яктыртты. Мин пәрдәне ябып куйдым. Әйе, Баскервиль-холл элеккечә котсыз иде.
Арыган булсам да йокыга китеп булмый, әле бер якка, әле икенче якка борылып ятам. Кайдадыр һәр унбиш минут саен сәгать суга, аннары — тагын үле тынлык, һәм, кинәт, төн уртасында колагыма ниндидер аермачык тавыш ишетелде. Кайгыдан өзгәләнгән хатын-кыз үксүе иде бу. Мин, урынымнан торып, тавышка колак салдым. Үксү авазы кайдадыр якыннан, өй эченнән килә. Тын да алмыйча, тагын ярты сәгатьләп тыңлап тордым, ләкин сәгать сугуы һәм агач шавыннан башка тавыш ишетмәдем.

Җиденче бүлек. Стэплтоннар гаиләсе
Иртәнге сафлык безнең күңелдәге авыр хисләрне юып төшерде. Сэр Генри белән ашарга утырганда, якты кояш нурлары, герб рәсеме ясалган төсле тәрәзә пыялалары аша үтеп, идәнгә төшкән иде. Имән стеналар кояш яктысында алтынсу төскә кергән — кичәге күңелсез, шыксыз бүлмәне танымассың да!
— Өй түгел, үзебез гаепледер, ахрысы, — диде баронет. — Юлдан арып, туңып килдек бит, шуңа кәеф булмагандыр. Менә йоклап, хәл җыеп алгач, дөньяга ямь кергән кебек булды.
— Эш безнең кәефтә генә түгелдер монда, — дидем мин. — Сез төнлә елаган тавыш ишетмәдегез мәллә? Хатын-кыз тавышы иде бугай ул.
— Йокы аралаш кына нәрсәдер ишетелгәндәй булган иде. Тыңлап-тыңлап тордым да, аннары төш кенәдер дип уйладым.
— Юк, мин аермачык ишеттем. Чыннан да хатын-кыз елавы иде ул.
— Хәзер үк Бэрримордан сорарга кирәк.
Хуҗа сүзләрен ишеткәч, Бэрриморның аксыл йөзе тагын да ныграк агарып киткән кебек тоелды.
— Өйдә хатын-кыз затыннан ике генә кеше, сэр Генри, — дип җавап бирде Бэрримор. — Берсе — савыт-саба юучы, ул теге канатта йоклый, икенчесе — минем хатын, ләкин аның елаганын күрмәдем мин.
Тик шулай да безгә дөресен сөйләмәде ул. Өстәл яныннан кузгалгач, коридорда мин миссис Бэрриморны очраттым. Озын гәүдәле, тыныч кыяфәтле, кысык иренле бу хатынның күз кабаклары шешенгән, күзләре кызарган иде. Димәк, төнлә ул елаган. Белә торып ялганларга нәрсә мәҗбүр итте икән аның ирен? Ә монысы тагын нигә дип шулкадәр үкседе икән?
Бик серле тоела бу аксыл йөзле, кара сакаллы, күркәм кыяфәтле кеше. Сэр Чарльз гәүдәсен беренче булып ул күргән, картлачның үлеме турында да аның сүзләре буенча гына беләбез. Риджент-стритта аны очраттык микәнни соң без? Ни әйтсә дә, сакалы охшаган. Кэб хуҗасы, уртача буйлы кеше, дигән иде, ләкин аның ялгышуы да мөмкин бит. Ничек белергә соң боларны? Иң башта Гримпендагы почта башлыгын күреп, без җибәргән телеграмманың чыннан да Бэрримор кулына тапшырылганмы-юкмы икәнен белешергә кирәк. Аннары Шерлок Холмска хәбәр җибәрсәң дә була.
Сэр Генри эш кәгазьләрен караштыра башлады, һәм минем вакыт буш иде. Сазлык буендагы яхшы юл буйлап дүрт миль чамасы баргач, бер бәләкәй генә авыл янына килеп чыктым. Ерактан ук күзгә ике зур бина — кунакханә белән доктор Мортимер йорты ташланды. Почта башлыгын бик тиз таптым. Почтада эшләү өстенә, вак-төяк белән сату да итә икән ул.
— Әйе, әйе, сэр, — диде почтмейстер, — телеграмманы мистер Бэрриморның үз кулына тапшырдык.
— Ә телеграмманы кем илтте?
— Улым! Джеймс, Баскервиль-холлга, мистер Бэрриморга, телеграмма илттең бит син, әйеме?
— Әйе, әти.
— Үз кулына тапшырдыңмы? — дип сорадым мин.
— Юк, сэр, ул түбәдә иде, дим бит.
— Үз күзләрең белән күрмәгәч, аның түбәдә икәнен каян беләсең син?
— Соң, хатыны белергә тиеш бит инде, — дип, ачуланып әйтеп куйды почтмейстер. — Телеграмма иясенә тапшырылганмы — тапшырылган. Әгәр берәр хата киткән икән, мистер Бэрримор үзе килеп әйтсен.
Бүтән сорау биреп торуның мәгънәсе юк иде, ләкин мин Холмс хәйләсенең барып чыкмаганын аңладым. Бэрримор-ның Лондонга барганмы-юкмы икәнен барыбер белеп булмады. Барсын да, ди. Сэр Чарльзны соңгы булып күрсен, хәтта, Англиядә яңа килеп төшкән варисны да эзәрлекләсен, ди. Шуннан нәрсә? Бэрримор берәр кеше йомышын гына үтәп йөриме, әллә аның үзенең мәкерле уйлары бармы? Нигә дип Баскервильләргә каныксын әле ул? Мин гәзитәдән кисеп язылган кисәтү хатын искә төшердем. Бэрримор эше микәнни бу? Бәлки, хатны, аңа комачауларга теләп, бүтән берәү салгандыр? Баскервильләрне поместьедан ваз кичәргә мәҗбүр итә алсалар, Бэрриморлар гаиләсенең эше җайга салыначак, дип әйткән иде бит сэр Генри. Дөреслек бар кебек бу сүзләрдә. Ләкин баронет тирәсендә шулкадәр зур осталык белән оештырылган "маҗаралар "ның асылы шунда гына микән? Холмс үзе, иң буталчык һәм катлаулы эш, диде бит моны.
Юл буена тизрәк дустымның эше бетеп монда килүен һәм мине бу четерекле хәлләрдән коткаруын теләп кайттым.
Арттан тиз-тиз атлап килүче кешенең аяк тавышлары уйларымны бүлде. Кемдер миңа исемем белән эндәште. Мортимер дип уйлап, борылсам, утыз биш-кырык яшьләрдәге, ялтыратып кырылган озын иякле, төксе кыяфәтле, саргылт чәчле ябык кына кеше күрдем. Өстендә — соры костюм, башында — салам эшләпә. Иң өстенә калай савыт аскан, кулына күбәләк куа торган сөкә тоткан.
— Ачуланмагыз, доктор Уотсон, — дип мышный-мышный сүз башлады әлеге кеше. — Без монда — гади халык, чакырып таныштырганны көтеп тормыйбыз. Бәлки, дустыгыз Мортимер минем турыда сөйләгәндер инде сезгә. Стэплтон булам мин, Меррипит-хаустан.
— Сөкә белән ботанизиркагызны күрүгә үк кем икәнегезне белдем, — дидем мин. — Натуралист бит сез. Тик менә мине ничек таныдыгыз.
— Мортимерларда утыра идем мин, ул тәрәзәдән сезне күрсәтте. Мин дә шул якка кайтам бит, шуңа күрә, куып җитеп, танышырга булдым. Сэр Генри, озын юл үтеп, бик борчылмагандыр бит.
— Юк, юк, кәефе бик яхшы аның, рәхмәт сезгә.
— Сэр Чарльз вафат булганнан соң, баронет монда яшәргә теләмәс дип, бик борчылган идек. Шундый могтәбәр кешенең сазлыкта череп ятасы килмәве дә мөмкин бит, ләкин үзегез беләсез, бөтен округның язмышы аның монда яшәү-яшәмәвенә бәйле. Әлеге хәлләр сэр Генрины пошаманга төшермәгәндер, дип уйлыйм мин.
— Юк, төшермәгәндер.
— Баскервильләр нәселенә каныккан коточкыч эт турындагы риваятьне беләсездер инде?
— Әйе, беләм.
— Мондагы фермерлар теләсә нинди юк-барга ышанырга гына тора инде! Шаккатырсың! Албастыны үз күзләребез белән күрдек, дип, ант итәргә әзер бит алар. — Стэплтон бу сүзләрне елмаеп әйтсә дә, күзләре бик җитди карый иде. — Шул әкиятне уйлап йөри торгач, шундый хәлгә дучар булды инде ул.
— Ничек дисез?
— Гел-гел шомланып йөрсәң, гап-гади эт күреп тә котың очар. Йөрәк авырулы кешегә бигрәк тә җитә калган инде бу. Теге кичне сэр Чарльзга шундыйрак бер нәрсә очрагандыр дип уйлыйм мин. Картлачны бик ярата идем, бер-бер хәл булмасын дип, гел борчылып йөрдем. Ни әйтсәң дә, авыру кеше бит.
— Аның йөрәге авыртканын каян белдегез?
— Мортимер дустым әйтте.
— Шулай итеп, сез сэр Чарльзга ниндидер эт ташланган, һәм ул куркудан җан биргән, дип уйлыйсызмы?
— Бәлки, сез күбрәк беләсездер?..
— Юк, юк, минем анык бер фикергә дә килгәнем юк әле.
— Ә мистер Шерлок Холмс ни уйлый?
Бу сүзләрне ишеткәч, тыным кысыла башлады, ләкин юлдашымның тыныч йөзен күреп, тынычландым.
— Доктор Уотсон, белмәгән булып, нигә кыланып торырга соң безгә? — диде ул. — Атаклы шымчының даны безнең якка күптән таралып өлгерде инде. Әллә сез, аны күккә чөеп тә, үзегез күләгәдә калырга уйлыйсызмы? Мортимер сезнең доктор Уотсон икәнегезне яшереп тормады. Әгәр монда килеп чыккансыз икән, димәк, бу эш белән мистер Шерлок Холмс кызыксынган, һәм миңа аның фикерен белү бик кызык булыр иде.
— Кызганычка каршы, соравыгызга җавап бирә алмыйм.
— Алайса, сорарга рөхсәт итегез: безнең якларга рәхим итмәс микән ул?
— Хәзергә Холмс Лондоннан китә алмый. Башка эшләре бар аның.
— Кызганыч! Ул килсә, бик күп буталчык нәрсәләр ачыкланыр иде. Ләкин сез тикшеренүләр алып барасыздыр бит инде, доктор Уотсон? Ярдәм кирәк булса, дәшегез, көчтән килгәнчә булышырбыз. Аз гына шик тоткан кешегез булса да миңа җиткерегез. Эшне ничегрәк башларга уйлыйсыз, бәлки, безнең киңәшнең дә файдасы тияр.
— Ышаныгыз, дустым, сэр Генри янына кунакка гына килдем мин. һәм бернинди ярдәмгә дә мохтаҗлыгым юк.
— Бик шәп! — дип сокланды Стэплтон. — Дөрес эшлисез: саклыкка ни җитә! Миндәй бәйләнчек кешегә кем ачылып китә инде? Вәгъдә: башка бу турыда ләм-мим.
Сөйләшеп бара торгач, сазлык эченә юлдан сукмак аерылып киткән җиргә җиткәнбез. Сул якта текә тау күтәрелә. Кайчандыр монда гранит чыгарганнар, ләкин тау итәге хәзер гөлҗимеш куаклары, әрекмән яфраклары белән капланган. Еракта, офык читендә, соры төтен бөтерелә иде.
— Бу сукмак буйлап барсаң, Мериппит-хауска да ерак түгел, — диде Стэплтон. — Бер сәгать вакытыгызны кызганмасагыз, сезне сеңлем белән таныштырыр идем.
Башта мин сэр Генри янына кайтырга кирәклеген уйладым, аннары аның эш кәгазьләре белән мәшгуль икәне искә төште. Холмс та тирә-юньдәге кешеләр белән танышырга кушкан иде бит. Без Стэплтон белән уңга борылдык.
— Бигрәк тә матур җирләр инде, — диде ул, урыны-урыны белән гранит кыялар калкып торган яшел сазлыкка карап. — һаман күз ияләшеп бетми әле шуларга. Ә күпме сер, табышмак бар бу сазлыкларда!
— Бу тирәне яхшы беләсезме?
— Монда — икенче елым. Сэр Чарльздан соң күчеп килгән идек, ләкин йөрмәгән-күрмәгән почмакны калдырмадым инде. һөнәрем шул бит. Торфлы сазлыкларны миннән яхшырак белүче юк, дип, аяк терәп әйтә алам хәзер.
— Шулай бик авыр эшмени соң бу?
— Бигүк җиңел түгел. Әнә, теге калкулыклар янындагы үзәнлеккә карагыз. Ничек, ошыймы ул төш сезгә?
— Җайдак йөрергә уңайдыр анда.
— Сезнең урында бүтән кеше булса, ул да шулай дип әйтер иде, әмма бу ялгышу бик күпләрнең башына җитте инде. Ачык яшел төстәге күлләвекләрне күрәсезме?
— Нәрсә, ул тирәдә җир яхшыракмы әллә? Стэплтон көлеп җибәрде.
— Алдыгызда — биниһая зур Гримпен дерелдәвеге, — диде ул. — Бу дерелдәвеккә кеше яисә мал-туар эләгеп, ялгыш бер генә адым ясаса да, шундук дөнья белән саубуллаша. Әле кичә генә бер атның чумганын күрдем. Әллә никадәр вакыт, башын сузып, чыгарга маташты, тик барыбер сазлык суырды бичаракайны. Коры чакта да йөрү куркыныч ул тирәдә, көзге яңгырлар вакытында чып-чын җәһәннәм тишеге инде. Шуңа да карамастан, Гримпен дерелдәвегенең уртасына кереп, исән-сау чыктым мин. Карагыз, тагын бер ат! Мескенкәй...
Яшел күрән арасында ниндидер карамчык бәргәләнә иде. Аннары үлән өстенә газапланган ат башы сузылып чыкты, һәм үзәк өзгеч тавыш яңгырады. Куркудан тәнгә суык йөгерде, ләкин дустым ныграк кеше булып чыкты.
— Бетте, — диде ул. — Суырып алды. Минем күз алдымда гына — ике көнгә икәү. Аңа кадәр күпме булгандыр әле! Җәен коры чакта кереп калалар да көзге яңгырлар башланып, сазлыкка чумганчы йөриләр. Коточкыч җир ул Гримпен дерелдәвеге.
— Шуны белә торып, кереп йөрисезме?
— Елгыр кеше йөри алырдай ике-өч сукмак таптым мин анда.
— Шундый куркыныч урында ни калган соң сезгә?
— Әнә теге аргы баштагы калкулыкларны күрәсезме? Үтеп чыкмас сазлык уртасында бердәнбер утрау ул. Кереп карагыз сез анда — гомер очратмаган үсемлекләр, күбәләкләр күреп, шаккатырсыз!
— Алайса, бер тәвәккәлләргә туры килер. Стэплтон миңа гаҗәпләнгән караш ташлады.
— Бу нәрсә башыгызга да кереп карамасын! — диде ул. — Үлемегезгә мин сәбәпче булырмын ул чак. Кире чыга алмыйсыз сез аннан. Миңа карамагыз, мин табигатьне яхшы беләм.
— Туктагыз! — дип кычкырдым мин. — Нәрсә бу? Сазлык эчендә гаҗәеп сагышлы һәм кызганыч аваз
ишетелде. Бөтен тирә-юньгә таралган бу тавышның каян килгәнен белерлек түгел иде. Ыңгырашуга охшаган аваз, көчәя барып, үкерү тавышына әверелде һәм, кинәт, үксү авазына әйләнеп калды. Стэплтон сәер генә итеп миңа карап куйды.
— Бигрәк серле бу сазлык, — диде ул.
— Монысы нәрсә тагын?
— Фермерлар аны, корбан эзләгәндә Баскервильләр эте шулай улый, дип сөйлиләр. Элек тә ишеткәнем бар иде, ләкин бүген каты улый бу.
Мин, курка-курка гына, куаклар үсеп утырган үзәнлеккә карадым. Безнең арттагы таш багана өстендә утыручы ике карга тавышыннан башка бер аваз да ишетелми иде.
— Сез укымышлы кеше бит, моны гына белергә тиеш, — дидем мин. — Кем улый шулай?
— Кайчакта сазлык бик сәер авазлар чыгара. Әллә инде ләм утыра, әллә су өскә күтәрелә — нәрсә икәнен белмәссең дә.
— Юк, юк! Ниндидер бер җан иясе тавышы иде бу.
— Мөмкин, бик мөмкин. Күлбога кычкырганны ишеткәнегез юкмы?
- Юк.
— Бу кош Англиядә бик сирәк очрый, әмма мондый сазлыкта ни булмас?! Әгәр дә әле генә шул кошларның берәрсе аваз бирде, дисәләр, бер дә шаккатмас идем мин.
— Гомеремдә дә мондый куркыныч аваз ишеткәнем юк иде!
— Әйтәсе дә юк, серле урыннар бу. Әнә, теге калкулыкка карагыз әле. Нәрсә күрәсез анда?
Текә тау итәге боҗрасыман соры ташлар белән бизәкләнгән иде. Егермеләп санадым мин ул ташларны.
— Нәрсә бу? Эт ояларымы?
— Юк, безнең борынгы бабаларыбыз яшәгән йортлар ул. Сазлыкта борынгы кешеләр бик күп яшәгән, ә аннары монда аяк басучы булмаган, һәм аларның "өйләре" шулай исән-сау калган. Бары түбәләрен генә җил-давыл алган. Теләгегез булса, бабайларның яккан учаклары белән йоклаган урын-җирләрен күреп кайтырга да мөмкин.
— Чып-чын шәһәр бит бу! Кайчан яшәгәннәр анда?
— Неолит кешесе гомер сөргән бу җирләрдә. Тик кайчан яшәгәннәре билгеле түгел.
— Нишләгән соң алар монда?
— Башта тау итәкләрендә көтү көткәннәр, аннары, таш балтаны бронза чукмарга алыштыргач, кургаш табарга өйрәнгәннәр. Әнә теге калкулыктагы чокырны күрәсезме? Шуның эзләре ул. Әллә нинди кызык нәрсәләр очратырсыз әле безнең сазлыкта, доктор Уотсон. Гафу итегез! Бу Сус1орШе8, ахрысы!
Баш очында кечкенә күбәләк ялтырап китте, һәм Стэплтон яшен тизлеге белән аның артыннан ташланды. Мин, күбәләкнең туп-туры сазлыкка таба баруын күреп, котым очып карап тордым, ә ул, исе дә китмичә, яшел сөкәсен селки-селки түмгәктән-түмгәккә сикерүендә булды. Сикерә-сикерә чабучы соры костюмлы бу кеше үзе дә галәмәт зур күбәләккә охшаган иде. Мин аны, менә-менә ычкынып китәр дә сазлыкка чумар дип, куркып та, җитезлегенә сокланып та күзәтеп тордым. Кинәт артта кемнеңдер аяк тавышлары ишетелде. Борылып карасам, янәшәмдә генә хатын-кыз басып тора. Ул төтен күренгән яктан килгән иде. Меррипит-хаус монда, янәшәдә, калкулык артында гына икән.
Бу ханымның мисс Стэплтон икәненә шигем юк иде, чөнки тагын нинди хатын-кыз йөрсен инде монда. Шуның өстенә, аны бик тә чибәр, дип сөйләгәннәр иде, монысы да дөреслеккә туры килә. Тик аларны һич тә бертуганнар, димәссең. Абыйсы — соры күзле блондин, ә үзе — озын, төз гәүдәле янып торган брюнетка. Андыйларны бөтен Англиядән эзләп табалмассың! Аның бөтен килеш-килбәте шулкадәр камил иде ки, әгәр дә иреннәре мөлаем һәм күзләре очкынлы булмаса, таш курчак дип уйларсың. Затлы күлмәк кигән күркәм кыяфәтле җан иясен сазлык эчендәге кешесез сукмакта очратырмын дип күз алдына да китермәссең! Мин борылып караганда, ул Стэплтонга текәлеп карап тора иде, ләкин шунда ук адымнарын тизләтеп, болай таба якынайды. Ни өчен бу тирәгә килеп чыгуымны аңлатырга теләп, эшләпәмне салуга, ул минем уйларымны чуалтып ташлады.
— Китегез моннан! — диде ул. — Хәзер үк Лондонга китегез!
Җавап бирү урынына, гаҗәпләнгән күзләремне аңа төбәдем. Карашы белән очкыннар чәчеп, ул бер урында сабырсыз таптанып куйды.
— Нигә китим әле мин? — дип сорадым аннан.
— Төпченеп тормагыз. — Ул бераз гына сакау тавышы белән ашыга-ашыга пышылдый иде. — Алла хакы өчен, тыңлагыз мине! Китегез һәм бүтән бу сазлыкка аяк басасы булмагыз!
— Мин әле генә килдем бит!
— И алла, — дип уфтанды ул, — сезгә яхшылык теләгәнемне аңламыйсызмыни сон? Лондонга китегез! Бүген үк китегез! Монда калырга ярамый сезгә! Тсс! Абыем килә! Бу турыда аңа ләм-мим... Миңа әнә теге күке яшен өзеп бирсәгезче! Күке яше бик күп үсә монда, тик сез бераз соңладыгыз: көзгә таба алар чәчәк коя башлый инде, һәм табигать төссезләнеп кала.
Стэплтон, күбәләк кууын ташлап, мышный-мышный безнең янга йөгереп килде.
— Ә-ә, синмени бу, Бэрил! — диде ул. Аның сүзләрендә, нишләптер, җылылык тоймадым мин.
— Кызарып беткәнсең син, Джек!
— Күбәләк куып йөрдем. Бер дигән Сус1орШе8 иде. Көзен монда бик еш очрамый алар. Шунысы кызганыч — тотып булмады!
Ул тыныч кыяфәт белән сөйли һәм әле сеңлесенә, әле миңа күз төшергәләп ала иде.
— Танышып та өлгергәнсез бугай инде?
— Әйе. Сэр Генрига, сазлыкның матурлыгы бетте инде, күке яше чәчәк коя башлады, дип сөйләп тора идем.
— Нәрсә? Алдында кем басып торганын беләсеңме соң син?
— Сэр Генри Баскервиль.
— Юк, юк, — дидем мин, — андый мәртәбәгә ирешкәнем юк әле. Нибарысы сэр Генриның дусты доктор Уотсон мин.
Аның матур йөзенә алсулык йөгерде.
— Димәк, без бер-беребезне аңламый сөйләшкәнбез.
— Әллә ниләр сөйләшер вакытыгыз булмады бит әле, — дип, сүзгә катышты Стэплтон һәм сеңлесенә сынаулы караш ташлады.
— Доктор Уотсонны күршебез белән бутаганмын, — диде ул. — Күке яшенең чәчәк ату-атмавы кызыксындырмыйдыр аны. Ләкин сез барыбер Меррипит-хауска керерсез бит?
Берничә минуттан без кыяфәтсез генә бер фермага якынлаштык. Кайчандыр ул мал-туар асраучы шактый бай кешенеке булган булса кирәк, тик хәзер заманга яраклаштырып үзгәртелгән. Ферманы җимеш бакчасы урап алган, андагы агачлар, сазлыктагы кебек, тәбәнәк һәм зәгыйфь. Ниндидер ярлылык, сагыш бөркелеп тора иде бу җирдән. Безгә ишек ачкан саргылт костюмлы, җыерчыклы йөзле карт хезмәтче дә йортның үзенә охшаш иде. Ләкин бүлмәләрнең пөхтәлеге, чисталыгы гаҗәпкә калдырды мине: монысы хуҗа хатын эше булса кирәк. Офыкка кадәр сузылып киткән иксез-чиксез сазлыкка тәрәзә аша күз салгач, ирексездән: "Бу укымышлы кеше белән чибәр ханымны шушы җен оясына килергә нәрсә мәҗбүр итте икән?" — дип уйлап куйдым.
— Бик сәер урында яшибез, әйеме? — диде Стэплтон, гүя минем уйларга җавап биргәндәй итеп. — Шулай да бу тирәләр ошый безгә. Әйе бит, Бэрил?
— Әйе, әйе, ошый, — дип җавап бирде ул. Тик аның сүзләрендә ныклык сизелмәде.
— Төньяк графлыкларының берсендә мәктәбем бар иде, — дип сүзен ялгап китте Стэплтон. — Миндәй тиктормас кеше өчен бигүк кулай эш түгел ул, ләкин яшьләр белән аралашу кызык нәрсә бит. Үзеңнең идеяләреңнең, җаныңның бер кисәген аларга биреп, яшь кешенең күз алдында чын кешегә әверелүен күреп тору — үзе зур бәхет! Ләкин язмыш җиле безгә каршы борылды. Мәктәптә яман авыру таралып, өч малай үлде. Шул хәлләрдән соң, һич тә эшне җайга сала алмадык, минем байлыкның күп өлеше җилгә очкан иде инде. Тик шулай да, әгәр яшь дусларым белән аерылышуны санамасак, язмышка үпкә белдермәс идем. Чөнки моннан да шәбрәк урын юк. Сеңлем дә үземә охшаган. Бу сүзләрне сөйләвемә үзегез гаепле, доктор Уотсон: безнең сазлыкка шул кадәр моңсуланып карап тормаска иде!
— Әйе, яшереп тормыйм, сезгә түгел, монда бигрәк тә сеңлегезге күңелсездер дип уйлыйм мин.
— Юк, миңа күңелсез түгел, — дип ашыгып җавап бирде Бэрил.
— Без фәнни эш белән шөгыльләнәбез, зур китапханәбез, менә дигән күршеләребез бар. Доктор Мортимер — үз өлкәсендә шактый мәгълүматлы кеше. Мәрхүм сэр Чарльз да күңелле күрше иде. Аның белән бөтенләй дуслашып беткән идек, үлеме бик авыр тәэсир итте... Бүген сэр Генри янына барып чыксам, ничегрәк булыр икән? Эшеннән бүлмәмме?
— Минемчә, сезнең белән танышуга шат булачак ул.
— Алайса, әйтеп куегыз әле. Бәлки, бу тирәләргә ияләшеп җиткәнче, бераз файдабыз тияр... Ә хәзер, доктор Уотсон, өске катка меник, мин сезгә тәңкәканатлылар коллекциясен күрсәтермен. Англиянең бу тирәсендә мондый бай коллекция юктыр, дип уйлыйм. Без карап бетерүгә, өстәл дә әзер булыр.
Ләкин мин сэр Генри янына ашыга идем. Шомлы сазлык, әлеге бичара ат, серле улау авазы — болар барысы да Баскервильләр риваятен искә төшереп, күңелемне борчулы уйлар сарган иде. Аннары бу томанлы уйларга мисс Стэплтонның җаны-тәне белән ачыргаланып әйткән сүзләре өстәлде. Күпме үгетләсәләр дә, ашарга калмыйча, әлеге сукмак буйлап кайтып киттем.
Ләкин анда башка, турырак сукмак та булса кирәк, чөнки юлга чыгып җитүгә, каршымда мисс Стэплтонны күрдем. Уттай кызышкан яңаклары аны тагын да чибәрләтә төшкән. Юл буендагы ташта кулларын кушырып, еш-еш сулап утыра иде ул.
— Куып җитәргә дип, юл буе йөгердем, доктор Уотсон, — диде ул. — Хәтта эшләпәмне кияргә дә өлгермәдем. Озак тора алмам, юкса, абыем күрүе бар. Бары тик ялгышым өчен гафу үтенергә генә килдем: сэр Генри дип уйладым бит мин сезне. Зинһар өчен, онытыгыз теге сүзләрне. Сезгә бернинди дә катнашы юк аларның.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Баскервильләр Эте - 5
  • Büleklär
  • Баскервильләр Эте - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4141
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2009
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4172
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1812
    40.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4122
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1866
    40.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4202
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1997
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4284
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1925
    40.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4296
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1874
    40.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 4256
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1960
    39.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 8
    Süzlärneñ gomumi sanı 4214
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1905
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 9
    Süzlärneñ gomumi sanı 4137
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2024
    36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 1578
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 884
    44.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.