Latin

Баскервильләр Эте - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 4122
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1866
40.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
— Димәк, сәгать икедә очрашабыз. Сау булып торыгыз. Кунакларыбыз баскыч буйлап төшеп киттеләр, аннары
астагы ишекнең ачып-ябылганы ишетелде. Холмсны алыштырып куйдылармыни — аның алҗыган кыяфәте шундук юкка чыкты.
— Уотсон, тизрәк киенегез, тизрәк! Бер секундны да югалтырга ярамый.
Керә-керешкә халатын сала-сала, ул үз бүлмәсенә узды һәм ике-өч минуттан, сюртугын киеп, кире әйләнеп тә чыкты.
Йөгерә-йөгерә баскыч буйлап төшеп киттек. Бездән ике йөз адым чамасы алдарак доктор Мортимер белән Баскервиль күренде. Оксфорд-стрит ягына таба юл тота иде алар.
— Куып җитәбезме?
— Юк, юк, дустым! Сезгә — ничектер, миңа сезнең белән баруы бик тә рәхәт. Дусларыбыз хаклы: мондый көнне җәяү йөрү — үзе мең ләззәт.
Ул адымын тизләтте, һәм озакламый әлеге кунакларыбыз белән безнең ара бермә-бер кыскарды. Шул араны саклап алар артыннан Оксфорд-стритка, аннары Риджент-стритка борылдык. Кибет янында туктап, сэр Генри белән доктор Мортимер витринаны күзәтә башладылар, Холмс та туктап калды. Бер мизгел үтүгә, ул канәгать тавыш белән кинәт кенә һм-һм, дип куйды. Аның игътибарлы карашы юнәлгән якка карап, мин каршыда торучы кэбны күрдем. Аның тәрәзәсеннән бер кеше шәүләсе чагылып китте. Аннары кэб акрын гына кузгалды.
— Менә шушы нәрсә кирәк тә инде безгә, Уотсон! Киттек. Күреп калып булмасмы үзен.
Нәкъ шул вакытта кэбның ян-як тәрәзәсендә куе кара сакал күренеп китте, һәм кемнеңдер утлы күзләре безгә сынаулы караш ташлады. Аннары өске тәрәзә ачылды, юлчы кэб йөртүчегә нидер кычкырды, һәм кэб Риджент-стрит буйлап томырылып чабып китте. Холмс, экипаж эзләп, як-ягына каранды, ләкин, кызганычка каршы, буш экипажлар юк иде. Ул артык уйлап тормады, халык төркемен ера-ера, күздән югалып баручы кэб артыннан йөгерде.
— Шайтан алгыры! — диде ул, сүзләрне теш арасыннан кысып чыгарып. Минем янга килгәндә аның йөзе ап-ак булган иде. — Барып чыкмады бит! Уотсон, Уотсон, барына да үзем гаепле! Әгәр сездә намус дигән нәрсә булса, минем уңышларым белән бергә бу хатамны да елъязмагызга теркәп куярсыз дип уйлыйм.
— Нинди кеше ул?
— Башыма да китерә алмыйм.
— Шымчымы?
— Әйе, күрәсең, Лондонга килү белән үк, Баскервильне кемдер күзәтүгә алган булса кирәк. Юкса, аның "Нортумберленд" отеленә туктаганын каян белерләр иде?.. Мин болай уйладым: әгәр дә аны беренче көнне күзәткәннәр икән, димәк, киләчәктә дә күздән ычкындырмаячаклар. Доктор Мортимер үзенең риваятен укыганда, ике тапкыр тәрәзә янына килеп китүемне сизгәнсездер бит?
— Әйе, күрдем.
— Өй тирәсендә берәрсе селкенеп йөрмиме икән дип кызыксынган идем, ләкин шикле кеше күренмәде. Хәйләкәр кеше булса кирәк ул, Уотсон. Әле бүгенге көнгә кадәр бу мәтәвекләрдән чыга алмасак та, мин монда кемнеңдер бик уйлап, план белән эш итүен сизеп торам. Дусларыбыз чыгып китү белән, артларыннан юкка йөгермәдем мин. Аларны саклап йөрүче күләгәне эләктерергә уйлаган идем. Ә ул хәйләкәрнең җәяү теркелдәргә кыюлыгы җитмәгән, кэбта барсаң, кеше дә күрми, шуның өстенә кирәк чакта артта калырга, яисә узып китәргә дә була бит. Аның методында тагын бер уңай як бар: әгәр безнең кунаклар кэбка утырган булса да ул аларны күздән югалтмас иде. Тик шулай да бу методның бер йомшак урынын күрәм мин.
— Кэб йөртүчеме?
— Нәкъ үзе.
— И-их, номерын карап калмаганбыз бит!
— Уотсон дускай! Билгеле, бу урында мактаныр нәрсәм юк, ләкин чыннан да шул номерга күзе төшмәгәндер дип уйлыйсызмы мине? Рәхим итеп истә калдырыгыз: ике мең җиде йөз дүрт. Хәер, моның безгә хәзер кирәге дә шулкадәр генә.
— Тагын ни эшли ала идек соң без?
— Аны күрүгә, мин, туктап-нитеп тормыйча, урамның каршы ягына чыгып, кэб ялларга һәм әкрен генә күзәтеп барырга тиеш идем. Туры отельгә барып, аларның килгәнен көтеп ятсам, тагын да яхшырак буласы бит. Бу серле кеше Баскервильне ишек төбенә кадәр озата килгәч, без аннары аның үз методы белән үк күзәтә барып, өнен табар идек. Ә ул урынсыз кабалануымны шулкадәр оста файдаланды ки, мин хәзер нәрсә эшләргә дә белмим инде.
Без сөйләшә-сөйләшә әкрен генә Риджент-стрит буйлап атладык. Доктор Мортимер белән сэр Генри күздән югалдылар.
— Алар артыннан күзәтүнең мәгънәсе юк инде хәзер, — диде Холмс. — Күләгәләре югалды һәм башка күренмәс тә инде. Кулдагы чыпчыкны яхшылабрак өйрәнергә туры килер... Ул кешенең йөзен юньләп күрә алдыгызмы сез?
— Йөзен — юк, ә сакалын күрдем.
— Мин дә... Алайса, аның сакалы ясалма булырга тиеш. Шундый хәтәр эшкә чыкканда акыллы кеше үз кыяфәтен үзгәртми калмый ул. Әйдә, монда керик әле, Уотсон.
Холмс йомышчылар конторасына таба борылды. Ишекне ачып керүгә, контора башлыгы кочагын җәеп аңа таба атлады.
— Әй-һәй, Уилсон, күргәнемчә, сез минем кечкенә генә ярдәмемне дә онытмаган булсагыз кирәк!
— Әй, сэр, онытырлыкмыни аны! Сезнең алда намусымның саф булуы, хәтта исән калуым өчен дә бурычлы мин.
— Арттырасыз, дустым, арттырасыз! Хәтерлисезме, сезнең эшне тикшергәндә Картрайт исемле малай шактый маһирлык күрсәткән иде.
— Әйе, сэр, хәзер дә миндә эшли ул.
— Чакыра алмассызмы аны? Рәхмәт, рәхмәт. Менә бу биш фунтны дә ваклап булмас микән?
Контора башлыгы чакыруга, ундүрт яшьлек акыллы йөзле, җитез хәрәкәтле малай чыкты. Сокланулы карашын атаклы шымчыга төбәп, ул безнең каршыга килеп басты.
— Миңа "Кунакханәләр белешмәсе" бирсәгезче, — диде Холмс. — Рәхмәт. Менә, Картрайт, карагыз, Чарринг-Кросс районындагы егерме өч кунакханә исемнәре бу. Күрәсезме?
— Әйе, сэр.
— Шуларның барысын да чираттан йөреп чыгарсыз.
— Була ул, сэр.
— Башта швейцарларга берәр шиллинг бирерсез. Менә сезгә егерме өч шиллинг.
— Була ул, сэр.
— Кичә кәрҗиннәрдән ташланган чүпне карарга кирәген әйтерсез. Бер бик мөһим телеграмманы ялгыш адреска җибәргәннәр һәм аны һичшиксез табарга кирәк, дип аңлатырсыз. Төшендегезме?
— Әйе, сэр.
— Билгеле, швейцарлар сезне җыештыручы янына җибәрерләр, аларга да берәр шиллинг төртерсез. Менә тагын егерме өч шиллинг. Егерме өч очракның егермесендә кәрҗиннәрдәге чүп-чар чыгарып ташланган, яисә яндырылган булыр. Ләкин калган өч кунакханәдә чүп өеме күрсәтерләр һәм сез шуннан менә бу битне эзләп карарсыз. Кирәк була калса дип, менә тагын ун шиллинг бирәм. Кичен, эшнең ничек баруы турында әйтеп, миңа Бейкер-стритка, телеграмма сугыгыз... Ә хәзер, Уотсон дустым, безгә ике мең җиде йөз дүртенче номерлы кэб хуҗасы турында сорашып, телеграмма бирәсе генә калды. Аннары, төшке ашка кадәр Бонд-стриттагы берәр картина галереясына кереп чыгарбыз.

Бишенче бүлек. Өзелгән өч җеп
Шерлок Холмсның эш турындагы уйлардан арына ала торган гаҗәеп бер сәләте бар иде. Бельгия рәссамнары әсәрләрен караганда, ул шулкадәр онытылды ки, ике сәгать буена баягы сәер хәлләрне бер генә тапкыр да исенә төшермәде. Сәнгать өлкәсендә бигүк зур белгеч булмаса да, ул картина галереясыннан "Нортумберленд" отеленә кадәр гел рәссамнар турында сөйләп барды.
— Сэр Генри Баскервиль сезне өстә көтә, — диде вестибюль дежурные. — Килү белән үзе янына озатып куярга кушты.
— Сез миңа кунакханәдә яшәүчеләр исемлеген күрсәтә алмассызмы? — дип сорады аннан Холмс.
— Рәхим итеп карагыз, сэр.
— "Баскервиль" фамилиясеннән соң кенәгәдә тагын ике кеше язылган иде: "Теофилиус Джонсон, гаиләсе белән, Ньюкаслдан" һәм "Миссис Олдмор, асравы белән, Элтоннан".
— Минем иске танышым түгел микән бу Джонсон? — диде Холмс дежурныйга. — Адвокатмы ул, аннары чал чәчле һәм бераз аксап йөрмиме?
— Юк, сэр. Мистер Джонсон — күмер шахталары хуҗасы, яше дә сезнеке чамасында гына булыр.
— Димәк, адвокат түгел?
— Түгел, сэр. Мистер Джонсон бездә бик еш кунак була.
— Шулаймы? Алайса, бәхәсләшмим. Миссис Олдмор... Бу фамилияне кайдадыр ишеткәнем бар. Төпченүем өчен гафу итегез, әмма кайчакта бер танышыңны эзләп, икенчесенә тап буласың бит.
— Миссис Олдморның сәламәтлеге начар, сэр. Аның ире кайчандыр Глостер мэры булган. Шәһәргә килгәндә, бары тик бездә генә туктала ул.
— Рәхмәт сезгә. Башка берәр ханым белән бутаганмындыр, ахрысы... Бу төпченеп тору безгә бер бик мөһим нәрсәне ачыкларга ярдәм итте, Уотсон, — дип пышылдады Холмс баскыч буйлап өскә менгәндә. — Дустыбыз артыннан шымчылык итүчеләрнең бу кунакханәдә яшәмәвен төгәл беләбез инде хәзер. Димәк, сэр Генриның һәр адымын күзәтеп йөрүче бу кешеләр шулай ук аның күзенә күренергә дә куркалар икән. Бу нәрсә бик күпне сөйли, дустым.
— Мәсәлән?..
— Мәсәлән, менә... Туктагыз! Нәрсә булды, дустым? Өске мәйданчыкка менеп җитүгә, каршыбызга сэр Генри
Баскервиль атылып чыкты. Ачудан кызарынган, бүртенгән, кулында — искереп, тузанланып беткән сыңар башмак. Ярсудан хәтта теле көрмәкләнә иде аның. Аннары ул Америка акценты белән җикеренергә тотынды. Иртән чып-чиста инглизчә сөйләшкән иде, югыйсә.
— Бу кунакханәдә әллә юләргә саныйлармы мине? — дип кычкырды сэр Генри. — Үземнән көләргә ирек бирмәм! Әгәр дә бу күсәк башмагымны табып бирмәсә, җәнҗал куптарам! Уен-көлкене үзем дә яратам мин, мистер Холмс, әмма мондагы кәмитчеләр бераз арттырып җибәрә башладылар.
— һаман тапмадыгызмыни әле?
— Тапмадым, ләкин тапмыйча барыбер тынычланмаячакмын.
— Сез кызгылт-көрән төстәге башмак дигән идегез түгелме соң?
— Әйе, сэр. Менә хәзер инде карасын...
— Нәрсә? Әле генә сиздегезме моны...
— Шулай шул! Нибарысы өч пар аяк киемем бар иде: кызгылт-көрән төстәге яңа башмак, кара төстәге иске башмак һәм менә бу — аягымдагы — лакланган туфли. Кичә кич кызгылт-көрән төстәгесе югалган иде, менә бүген карасын чәлдерделәр... Таптыгызмы? Сездән сорыйм! Нәрсә күзегезне мылтыктай итеп торасыз?
Мәйданчыкка курка-курка гына дежур немец чыкты:
— Юк, сэр. Бөтенесеннән сорашып чыктым, беркем бернәрсә белми.
— Алайса, тыңлагыз: йә кичкә хәтле башмакны табасыз, йә булмаса мин, башлыгыгызга барып, кунакханәгезне бүген үк ташлап китәсемне әйтәм.
— Башмагыгыз табылыр, сэр... Ышаныгыз миңа, табылыр... Аз гына сабыр итегез, сэр.
— Исегездә тотыгыз, монысы — соңгы тапкыр. Сезнең бу караклар оясында үз-үземне талатып торасым юк!.. Мистер Холмс, шундый вак-төяк белән борчуым өчен гафу итегез инде...
— Мондый вак-төяк өчен борчылырга да була.
— Алай ук түгелдер дә инде, түгелен...
— Бу нәрсә турында үзегез ни уйлыйсыз соң?
— Ни уйларга да белмим инде хәзер. Гомеремдә бу кадәр мәгънәсез һәм сәер хәлгә очраганым юк иде әле.
— Сәер хәл... Чыннан да... — дип уйчан гына әйтеп куйды Холмс.
— Ә сез моңа ни дияр идегез?
— Мин үзем берни дә аңламыйм әле. Бик буталчык нәрсә бу, сэр Генри. Әгәр дә моны абыегыз үлеме белән бәйли калсак, мин очына чыккан атаклы биш йөз "маҗара"ның биш йөзеннән дә катлаулырак булачак бу. Ләкин минем кулда берничә җеп очы бар инде, һәм аларның берсе безне һичшиксез кирәкле урынга алып барып чыгар дип уйлыйм. Ялгыш җепкә чуалып, бераз вакыт югалтуыбыз да бар, ләкин кирәкле җеп очын табарбыз.
Дүртебез бер өстәл артына утырып, бик күңелле генә тамак ялгап алдык. Әлеге вакыйгалар да беразга онытылып торды. Бары тик бүлмәгә кергәч кенә, Холмс Баскервильнең уй-ниятләрен сораштыра башлады.
— Баскервиль-холлга китәм.
— Кайчан?
— Атна азагында.
— Дөрес карар кылгансыз, — диде Холмс. — Хәзер инде Лондонда сезнең арттан шымчылык итүләренә һич тә шигем юк. Ләкин бу кадәр зур шәһәрдә аларның нинди кеше икәнен дә, сезне ни өчен күзәтүләрен белү дә бик кыен эш. Әгәр дә алар яман ният белән йөриләр икән, без сезне куркынычтан берничек тә аралап кала алмаячакбыз. Доктор Мортимер, бүген иртән, минем яннан чыгып киткәннән соң, артыгыздан күзәтеп барганнарын сиздегезме?
Доктор Мортимер дерт итеп куйды.
— Күзәтеп бардылар, дисезме? Кем күзәтте?
— Кызганычка каршы, монысын әйтә алмыйм.
Дартмурдагы күршеләрегез яисә танышларыгыз арасында мәһабәт кара сакаллы кеше юкмы?
— Юк... бугай... тукта... Әйе, әйе... Сэр Чарльз хезмәтчесе Бэрриморның сакалы...
— Һе! Ә кайда ул хәзер?
— Баскервиль-холлда. Өйне карап калды.
— Чыннан да анда микән ул хәзер? Бәлки, Лондондадыр? Белешергә кирәк.
— Ничек белешеп була соң?
— Телеграф бланкысы бирегез әле. "Сэр Генрины каршыларга бар нәрсә дә әзерме". Адресын болай язабыз: "Баскервиль-холл, мистер Бэрриморга". Сезнең иң якын телеграф кайсы тирәдә анда? Гримпендамы? Бик шәп! Икенче телеграмманы Гримпенга, контора башлыгы исеменә җибәрәбез: "Бэрриморга аталган телеграмманы үз кулына тапшыруыгызны сорыйбыз. Өйдә булмаса, Нортумберленд отеле сэр Генри Баскервильгә кире җибәрегез". Менә шулай. Кич җитүгә без Бэрриморның Девонширда бармы-юкмы икәнен беләчәкбез.
— Бик әйбәт, — диде Баскервиль. — Ә ул Бэрримор ниндирәк кеше, доктор Мортимер?
— Поместье управляющиеның улы. Әтисе вафат булды инде. Бэрриморның Баскервиль-холлда яшәүче дүртенче буыны инде ул. Белгәнемчә, үзе дә, хатыны да менә дигән кешеләр.
— Шуңа да карамастан, — диде сэр Генри, — Баскервиль-холл хуҗасыз торган чакта бу кешеләрнең бер кайгысыз, мәшәкатьсез көн күреп ятуларына иманым камил.
— Анысы шулай.
— Сэр Чарльздан Бэрриморга бераз мирас калдымы? — дип сорады Холмс.
— Хатыны белән икесенә бишәр йөз фунт...
— Һе! Бу турыда алар башта ук белә идеме?
— Әйе. Сэр Чарльз, үлә-нитә калсам дип, бер нәрсәне дә яшермичә сөйләргә ярата иде.
— Кызык нәрсә.
— Сэр Чарльздан мирас алган кешеләргә шик төшермәссездер бит. Миңа да бер мең фунт калдырды ул, — диде доктор Мортимер.
— Шулаймы? Тагын кемгә калдырды?
— Васыятьнамәдә изгелек максатларына шактый зур гына сумма һәм төрле кешеләргә бераз вак-төяк күрсәтелгән иде. Ә мирас тулысынча сэр Генрига калды.
— Күпме соң ул мирас?
— Җиде йөз кырык мең фунт.
Холмс гаҗәпләнүдән кашларын сикертеп куйды.
— Шундый зур мөлкәт турында сүз баруына шигем юк иде минем, — диде ул.
— Сэр Чарльзның бай кеше икәне билгеле иде, ләкин бу мөлкәтнең күләмен кайбер кыйммәтле кәгазьләр белән танышкач кына белдек. Мирасның гомуми бәясе миллионга җитә.
— И, аллам! Мондый зур калҗа өчен утка керергә дә була шул. Сезгә тагын бер соравым бар, доктор Мортимер. Мәсәлән, безнең яшь дустыбыз белән бер-бер хәл була калса?.. Бигүк күңелле сүзләр түгел, түгелен, ләкин сез мине гафу итегез... Андый очракта поместье кемгә калачак?
— Сэр Чарльзның энесе сэр Роджер буйдак килеш дөнья кую сәбәпле, Баскервиль-холл аларның чыбык очы туганнары Десмондларга күчәчәк. Джеймс Десмонд — шактый зур яшьләрдәге кеше инде. Үзе рухани булып хезмәт итә, Вестморлендта яши.
— Рәхмәт. Бик кызык нәрсәләр бу, бик кызык. Ә мистер Джеймс Десмонд белән очрашырга туры килгәне юкмы сезгә?
— Бар, кайчандыр сэр Чарльз янына килгән иде ул. Бик тә могтәбәр кыяфәтле, тел-теш тидермәслек кеше. Әле дә хәтеремдә, сэр Чарльз аңа бераз ярдәм кылмакчы булган иде, ә ул, күпме генә үгетләсә дә, кырт кисеп каршы төште.
— һәм сэр Чарльзның бар мөлкәте шундый тыйнак кеше кулына күчү мөмкинлеге бар идеме?
— Нәселдән-нәселгә күчеп килгән поместье гына аңа калыр иде. Ә калган бөтен байлык — сэр Генри мөлкәте. Акчаны кая кую аның эше инде.
— Ә сез васыять яздыгызмы инде, сэр Генри?
— Юк, мистер Холмс, вакыт чыкмады: бу нәрсәләр белән кичә генә таныштым бит әле мин. Әмма ләкин акчаны поместье белән титулдан аерырга ярамый дип саныйм. Мәрхүм абыем да шундый фикердә булган. Баскервиль-холлның хуҗасы мөлкәтсез-нисез генә аның элекке данын ничек кайтарсын инде?! Йорт һәм хуҗалык янында акча да булырга тиеш.
— Бик дөрес. Шулай итеп, сэр Генри мин дә сезне берсүзсез Девонширга юл тотарга тиеш дип саныйм. Ләкин һич тә үзегезне генә җибәрергә ярамый анда.
— Доктор Мортимер минем белән кайта бит.
— Ләкин доктор Мортимерның үз эше дә күп, җитмәсә, ул Баскервиль-холлдан берничә миль читтә яши. Юк, доктор берничек тә ярдәм итә алмый, һәрчак яныгызда була торган ышанычлы кеше кирәк сезгә.
— Мистер Холмс, үзегез бара алмыйсыздыр бит?
— Әгәр дә башка чара калмаса, ничек булса да килеп чыгармын мин. Күреп торасыз бит, эшем шулкадәр күп, озак вакытка Лондоннан китәргә һич тә мөмкинлек юк. Мәсәлән, менә хәзер Англиянең иң могтәбәр кешеләреннән берсе корткычлар кулына эләккән һәм аның яманаты чыгудан бары тик мин генә коткара алам. Юк, юк, Дартмурга китәргә ярамый миңа.
— Үзегезнең урынга кемне тәкъдим итәсез соң? Холмс кулын минем иң өстемә куйды:
— Әгәр дә үзе каршы килмәсә, иң авыр минутта да ярдәм итә алырдай кеше яныбызда тора. Аның яхшылыкларын күп мәртәбә сынап карарга туры килде инде миңа.
Бу тәкъдим минем өчен аяз көнне яшен суккандай булды, ләкин Баскервиль, җавабымны да көтмичә, кулымны кысып селкергә тотынды.
— Доктор Уотсон, рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт! — диде ул. — Хәлемне беләсез бит, әгәр дә Баскервиль-холлга барып, бераз яшәсәгез, яхшылыгыгызны гомеремдә онытмас идем!
Маҗаралар һәрвакыт үзенә тартып тора мине, ә инде Холмсның сүзләре һәм баронетның шулай инәлеп чакыруы күңелемне бөтенләй эретте.
— Бик рәхәтләнеп барырга ризамын, — дидем мин. — һәм анда вакытны бушка уздырмам дип уйлыйм.
— Сез миңа андагы хәлләрне энәсеннән-җебенә кадәр хәбәр итеп торырсыз, — диде Холмс. — Ә иң хәлиткеч вакытта— андый вакыт һичшиксез киләчәк — сезнең эшләр белән үзем җитәкчелек итәрмен. Шимбә көнне юлга чыксагыз да була дип уйлыйм.
— Сез ризамы, доктор Уотсон?
— Риза.
— Димәк, андый-мондый хәл булмаса, шимбә көн ун да утыздагы поезд белән Паддингтон вокзалыннан сәфәр чыгабыз.
Чыгып китәргә дип торып баскач, сэр Баскервиль кинәт кенә кычкырып җибәрде һәм почмактагы шкаф астыннан тантаналы кыяфәт белән кызгылт-көрән төстәге башмак тартып чыгарды.
— Менә ул югалган нәрсә!
— Калган табышмаклар да шулай җиңел генә чишелсен иде! — дип әйтеп куйды Шерлок Холмс.
— Шулай да бик сәер әле бу, — дип сүз катты доктор Мортимер. — Әле ашар алдыннан гына бөтен бүлмәне актарып чыккан идем бит.
— Мин дә... — диде Баскервиль. — Эзләмәгән җир калмады. Башмак юк иде.
— Димәк, без ашаган арада җыештыручы кертеп куйган аны.
Немецны чакырып китерделәр, ләкин ул юньле-башлы бер нәрсә дә әйтә алмады. Шулай итеп, әлеге мәгънәсез табышмаклар чылбырына тагын бер буын өстәлде. Әле сэр Чарльзның хәвефле үлемен искә алмаганда да, шушы ике көн эчендә әллә ничә буталчык вакыйга булып алды: гәзитә сүзләреннән кисеп язылган хат, кэбтагы сакаллы кеше, башта яңа, аннары иске башмак югалу һәм, ниһаять, яңасы табылу.
Бейкер-стритка кайтып җиткәнче Холмс бер сүз дә дәшмәде. Җыерылган кашларына һәм бер ноктага төбәлгән күзләренә караганда, ул да минем кебек әлеге сәер һәм бәйләнешсез вакыйгаларны бер тәртипкә салырга тырышып утыра иде кебек. Көннең калган өлешен Холмс кабинетында тәмәке тартып үткәрде. Нәрсә турындадыр бик бирелеп уйлый иде ул.
Ашар алдыннан безгә ике телеграмма китерделәр. Беренчесендә:
"Әле генә хәбәр иттеләр — Бэрримор өйдә. Баскервиль", икенчесендә: "Егерме өч кунакханәне йөреп чыктым, кызганычка каршы, "Таймс"ның кискәләнгән битен таба алмадым. Картрайт", — дип язылган иде.
— Менә ике җеп өзелде, Уотсон. Гел кирегә таба барган эштән яхшысы юк инде. Андый чакта уенның тәмен белә башлыйсың, җиң сызганып тотынасың. Әйдә, алайса башка эз белән барып карыйк.
— Теге сакалбайны йөрткән кэб хуҗасы бар бит.
— Әйе шул. Беркетмәләр конторасыннан аның фамилиясен һәм адресын сораткан идем, һәм менә хәзер шуңа җавап алсак, бер дә гаҗәп булмас иде.
Шулвакыт кыңгырау шалтырады һәм хәтта Холмсны да гаҗәпкә калдырып, бүлмәгә әзмәвер гәүдәле... кэб хуҗасы килеп керде.
— Конторада менә шушы адреста яшәүче кеше ике мең җиде йөз дүртенче номер турында сорашты, дип әйттеләр... Җиде ел эшләп, миннән зарланып килүче юк иде әле. Гаебем булса, йөзгә бәреп әйтсеннәр, дидем дә үзем килергә булдым.
— Бер гаебегез дә юк сезнең, — диде Холмс. — Әгәр дә соравыма җавап бирсәгез, үзем ярты соверен* бирергә уйлап торам.
— Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, — дип, көлемсерәп куйды кэб хуҗасы. — Ниндирәк сорау ул, сэр?
— Иң элек фамилиягез белән адресыгызны әйтсәгез иде. Киләчәктә кирәге чыга-нитә калса, дим.
— Джон Клейтон, адресым — Боро, Тарпи-стрит, өченче йорт. Кэбны Ватерлоо вокзалы янында, Шипли-Ярдта, тотам.
Шерлок Холмс боларның барысын да язып алды.
— Ә хәзер, Клейтон, бүген сәгать уннарда менә шушы йортны күзәткән һәм аннары Риджент-стритка кадәр ике джентльменны "озата барган" пассажирыгыз турында сөйләсәгез иде.
Кэб хуҗасы Холмска гаҗәпләнгән караш ташлады. Күрәсең, бераз каушап китте бугай ул.
— Нәрсә сөйләргә инде, үзегез дә миннән ким белмисез бит, — диде ул. — Пассажир миңа шымчы икәнен әйтте, һәм бу турыда сөйләнеп йөрмәскә кушты.
— Менә шулай, акыллым, эшләр бик җитди монда, һәм сез миннән берәр нәрсәне яшерергә теләсәгез, бик авыр хәлгә юлыгуыгыз бар. Димәк, ул үзен шымчы диде?
— Әйе, сэр.
— Ә кайчан әйтте ул моны?
— Исәп-хисапны өзгәндә.
: Соверен — акча берәмлеге.
— Тагын берәр нәрсә әйтмәдеме?
— Фамилиясен әйтте.
Холмс миңа тәкәббер караш ташлады.
— Фамилиясен дисезме? Бик саксыз кеше икән. Исеме ничек инде?
— Аның исеме, — диде кэб хуҗасы, — мистер Шерлок Холмс.
Кэб хуҗасының җавабы Холмсны бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Гомеремдә аның мондый чагын күргәнем юк иде. Ике минут чамасы ул бер сүз әйтә алмый торды, аннары шаркылдап көлеп җибәрде.
— Утыртты бу безне, Уотсон! Төпсез көймәгә утыртты! — диде ул. — Шерлок Холмс дисезме аны?
— Әйе, сэр, үзе шулай дип әйтте.
— Бик тә шәп! Хәзер сөйләп бирегез инде: кайда утырды ул сезгә һәм аннары ниләр булды.
— Сәгать унынчы яртыларда Трафальгар-скверда туктатты ул мине. Туктатты да: "Мин шымчы", — диде, әгәр дә бөтен сүзләрен тыңлап йөрсәм һәм сораштырып тилмертмәсәм, ике гинея* бирергә вәгъдә итте. Андый акчадан кем баш тарта инде? Мин аны "Нортумберленд" кунакханәсенә алып килдем. Кунакханәдән ике джентльмен чыкты һәм алар, биржадан кэб чакырып, каядыр шушы якка таба киттеләр.
— Менә шушы йортка, — диде Холмс.
— Анысын инде аннан сорарга кирәк, ул яхшырак белә. Квартал уртасында туктап, сәгать ярым чамасы көтеп тордык. Аннары теге джентльменнар янәшәдән генә узып китте һәм без Бейкер-стрит буйлап алар артыннан бардык, шуннан соң...
— Боларын беләм, — диде Холмс.
— Риджент-стритка чыккач, ул, өстәге тәрәзәне ачып: "Ватерлоо вокзалына чаптыр!" — дип кычкырды. Мин атка сыздырып җибәрдем, һәм ун минуттан без кирәкле урынга барып та җиткән идек инде. Аннары ул миңа ике гинея бирде, алдамады! — һәм вокзалга таба китте. Киткән чакта, борылып: "Кемне утыртып йөрткәнегезне беләсегез киләдер, бәлки? — диде. — Шерлок Холмс булам мин, хушыгыз!" Менә шундый-шундый хәлләр.
* Гинея — акча берәмлеге.
— Аңлашыла. Ә шуннан соң башка күрмәдегезме аны!
— Юк, күрмәдем.
— Ә хәзер әлеге мистер Шерлок Холмсның төсен-кыяфәтен тасвирлап бирегез.
Кэб хуҗасы башын кашып куйды.
— Бик җиңел эш түгел бу. Аңа кырык яшьләр тирәсе булыр, уртача буйлы, сездән ике дюйм чамасы тәбәнәгрәк, сэр. Пөхтә киенгән, көрәктәй кара сакаллы, ап-ак йөзле. Тагын нәрсә әйтим икән...
— Күзләре ни төстә?
— Анысын күрмәдем.
— Бүтән бер нәрсә дә өсти алмыйсызмы?
— Юк, сэр.
— Ярый. Менә сезгә ярты соверен. Әгәр дә бу кеше турында тагын берәр нәрсә белешсәгез, икенче яртысы да сезнеке булыр. Хушыгыз.
— Сау булыгыз, сэр. Рәхмәт сезгә.
Джон Клейтон көлә-көлә чыгып китте. Холмс иңбашларын җыерып куйды һәм, күңелсез генә елмаеп, миңа таба борылды.
— Өченче җеп тә чыдатмады, — диде ул. — Хәзер инде рәхим итеп яңабаштан башларга туры килә. Менә сиңа хәйләкәр җеп! Йортның номерын белгән, сэр Генри Баскервильнең киңәш сорап безгә киләсен белгән, минем Риджент-стрит буйлап баруымны күргән, кэб номерын хәтерләп калуымны һәм соңыннан кэб хуҗасын эзләп табасымны сизеп, бер рәхәтләнеп көләргә булган. Минем бу сүземне онытмагыз, Уотсон, бу юлы ни җитте кеше белән эш итмибез без. Лондонда мине җиңде ул, Девонширда сез моның үчен кайтарырсыз, дип уйлыйм. Ләкин һаман да мине бик борчый әле бу нәрсә.
— Нинди нәрсә?
— Сезнең юлга чыгуыгыз. Әйбәт эш түгел бу, Уотсон. Әйбәт тә түгел, куркыныч та. Уйлаган саен ныграк ошамый бара ул миңа. Көлегез, дустым, көлегез, ләкин Бейкер-стриттан исән-имин кайтсагыз, бик шат булыр идем мин.

Алтынчы бүлек. Баскервиль-холл
Сэр Генри Баскервиль белән доктор Мортимер билгеләнгән көнгә эшләрен тәмамладылар һәм без, килешенгәнчә, Девонширга юлга чыктык. Вокзалга кадәр мистер Шерлок Холмс миңа үгет-нәсыйхәт укып барды.
— Кемнән шикләнүемне дә, ниләр уйлавымны да әйтеп тормыйм, Уотсон, — диде ул. — Юкса, ялгыш юлга төшүегез бар. Миңа андагы хәлләрне энәсеннән-җебенә кадәр белеп тору кирәк, ә калганын үзем карармын.
— Нәрсә кызыксындыра соң сезне? — дип сорадым мин.
— Бу вакыйгаларга кагылышы булган бөтен нәрсә... Бигрәк тә яшь Баскервиль белән аның күршеләре арасындагы мөгамәлә. Әгәр сэр Чарльз үлеме турында берәр яңа нәрсә ишетсәгез, хәтер янчыгына салып куярга онытмагыз. Соңгы арада кайбер нәрсәләрне белештем инде, ләкин, кызганычка каршы, мактанырлык нәрсә юк. Шуны белдем: әлеге варис Джеймс Десмонд чыннан да шактый олы яшьтәге, менә дигән кеше икән. Минемчә, аның бу эшкә катнашы юк. Димәк, сэр Генри Баскервиль тирәсендә әвәрә килүчеләр генә кала...
— Әллә Бэрриморлар белән башта ук эшне бетереп куяргамы?
— Авызыгыздан җил алсын! Ни сөйләгәнегезне беләсезме сез? Әгәр дә гөнаһсыз икән, аларны рәнҗетүдән ни файда, ә инде гаепле булсалар, аннары эзләрен дә таба алмассың. Юк, юк! Шулай шикле килеш кала бирсеннәр. Аннары, ялгышмасам, анда ике ат караучы, ике фермер һәм дустыбыз Мортимер бар бит әле. Дустыбызның намуслы кеше булуына иманым камил, әмма аның хәләл җефете турында әлегә бернинди мәгълүматыбыз да юк. Натуралист Стэплтон белән аның сеңлесен дә онытмагыз. Бик чибәр туташ, дип сөйлиләр аны. Аннары Лефтер-холлдагы Френкленд һәм күрше-тирәдәге тагын берничә кеше бөтенләй таныш түгел әле безгә. Менә шуларга күз-колак булып торыгыз.
— Сынатмаска тырышырмын.
— Коралыгыз бармы?
— Алдым, бәлки, кирәге чыгар.
— Әлбәттә... Револьверны һәрчак үзегез белән йөртегез, берүк саграк булыгыз.
Дусларыбыз, беренче класска билет алып, безне платформада көтеп торалар иде.
— Бер яңалык та юк, — дип Холмс соравына җавап бирде доктор Мортимер. — Ләкин ант итә алам: соңгы ике көндә шымчылык итүче булмады. Алдыбызны-артыбызны һәрчак карап йөрдек, күзәтүче булса, күрми калмас идек.
— Гел бергә йөрдегезме?
— Кичә бераз аерылышып тордык. Шулай шәһәргә килгән саен бер көн күңел ачып йөри торган гадәтем бар инде минем. Кичә Хирургия колледжы музеенда булдым.
— Ә мин паркта ял итүчеләрне карап йөрдем, — диде Баскервиль. — Андый-мондый хәлгә юлыкмадым.
— Тик шулай да бик шәп итмәгәнсез, — диде Холмс һәм, күңелсезләнеп, башын чайкап куйды. — Зинһар өчен, ялгыз йөрмәгез, сэр Генри, юкса, бәладән — башаяк. Ә теге башмак табылмадымы?
— Юк. Әллә җир йотты инде үзен?
— Шулаймы? Кызык! Хәерле юл сезгә! — дип өстәде ул поезд кузгалып киткәч. — Сэр Генри! Доктор Мортимер укыган сәер риваятьне истә тотыгыз һәм төннәрен, явызлык көчләре хакимлек иткән чакта, торфлы сазлыктан читтәрәк йөрегез.
Вагон тәрәзәсеннән үрелеп карадым. Платформада, каккан казыктай басып, поезд озатып торучы Холмсның озын һәм ябык гәүдәсе ераклашканнан-ераклаша иде.
Поезд тиз бара, кәеф тә күтәренке. Әле юлдашларыма күз төшергәләп алам, әле доктор Мортимерның спаниеле белән уйныйм. Ике-өч сәгать вакыт үтүгә, юл буендагы көрән балчыкны кызылы алыштырды, кирпеч урынына күбрәк гранит күренә башлады. Чабып алынган болыннарда кызгылт сыерлар билгә җитеп үскән хуш исле печән чемченеп йөри. Һава бераз дымсурак булса да, табигать монда көнчыгыштагыга караганда күпкә яхшырак күренә иде.
Сэр Генри тәрәзә янына килеп баскан да Девоншир табигатенең матурлыгына сокланып бара.
— Моннан киткәч, кайларда гына булырга туры килмәде инде миңа, доктор Уотсон! — диде ул. — Шулай да туган яктан матур җир юк.
— Девонширны яратмаган кеше бармыни ул!
— Эш монда Девонширда гына түгел, аның кешеләрендә, — диде доктор Мортимер. — Кельт расасыннан икәнен белү өчен, дустыбызның түгәрәк башына бер күз салу да җитә. Күрегез, дөньяга ничек сокланып, хисләнеп карый ул. Мәрхүм сэр Чарльзның баш сөяге яртылаш талларныкына, яртылаш иберийларныкына охшаш иде. Мондый баш сөяге бик сирәк очрый. Сэр Генри, Баскервиль-холлны балачактан бирле күргәнегез юк бугай сезнең?
— Бөтенләй дә күргәнем юк минем аны, без көньяк диңгез ярындагы кечкенә генә коттеджда яшәдек бит. Әти дөнья куйганда, унөченче яшь белән бара идем, шунда тоттым да Америкадагы дусларыбыз янына киттем. Бу җирләрне доктор Уотсон гына түгел, мин дә беренче кат күрәм, тизрәк сазлыкка җитсәк иде инде.
— Шулай дисезме?! Алайса, теләгегез үтәлде — әнә, карагыз, — диде доктор Мортимер, тәрәзәгә күрсәтеп.
Еракта, яшел көтүлекләр һәм агачлар артында, хыялдагы сурәткә охшап, боегып утырган соры тауның киртләч түбәсе күренде. Баскервиль шул күренештән һаман күз ала алмый тора. Аның кан-кардәшләре гасырлар буе шушы кырыс җирдә яшәгән, шунда эз калдырган бит. Менә ул — өстенә спорт костюмы кигән, сөйләшкәндә америка акценты белән сөйләшүче яп-яшь егет — гап-гади вагонда минем белән янәшә утыра. Ләкин, игътибар беләнрәк карасаң, аның йөзендә әлеге дуамал һәм каты куллы нәсел чалымнарын күрә башлыйсың. Куе кашлар, кылыч борын һәм зур коңгырт күзләр аның горур, батыр һәм тәвәккәл кеше булуы турында сөйли иде. Җан өшеткеч сазлыклар куркыныч белән йөзгә-йөз очраштырса да, янында һәр авырлыкны урталай бүләрдәй кеше барда, теләсә нәрсә эшләргә була.
Поезд кечкенә генә станциягә килеп туктады, һәм без вагоннан чыктык. Тәбәнәк кенә ак койма артында базык гәүдәле ике ат җигелгән коляска тора. Безнең килү мондагылар өчен шактый зур вакыйга булды, ахрысы: станция башлыгы үзе дә, йөк ташучылар да, урап алып, булыша башладылар. Станция бик матур гына авыл сыман җиргә охшый, ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, платформага чыгу юлында карабиннарына таянган кара мундирлы ике солдат, текәлеп, безгә карап тора иде. Шактый килбәтсез кыяфәтле кучер, эшләпәсен салып, сэр Генри Баскервильгә сәлам бирде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Баскервильләр Эте - 4
  • Büleklär
  • Баскервильләр Эте - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4141
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2009
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4172
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1812
    40.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4122
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1866
    40.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4202
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1997
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4284
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1925
    40.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4296
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1874
    40.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 4256
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1960
    39.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 8
    Süzlärneñ gomumi sanı 4214
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1905
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 9
    Süzlärneñ gomumi sanı 4137
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2024
    36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Баскервильләр Эте - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 1578
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 884
    44.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.