Latin

Кем Син, Рабит Ора Бит? - 34

Total number of words is 2728
Total number of unique words is 1543
34.4 of words are in the 2000 most common words
49.6 of words are in the 5000 most common words
57.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

-"Тугрылыклы" ярдәмчем Батулла Басып Ула,-диде Рабит Ора Бит серле елмаеп,-хәзер мин сезгә барысын да аңлатып бирәм. Тыңлагыз гына. Егет Динә Дөмегер Димә белән очрашып йөрде, берзаман мин моны белеп алып мөнәсәбәтләргә "вето" салдым. Ни өченме? Минем кызым завод эшчесенең баласы белән чуалырга тиеш түгел. Бай кәләштән колак какканын аңлагач Батулла Басып Уланың җен ачулары чыкты, мине гомерлек төрмәгә олактырырга дигән фикер аның башына нәкъ менә шул чорда килгән булырга тиеш. Егет мин югында еш кына квартирама килеп йөргән, кызымны алдап-йолдап ятакка сөйрәп керткән, матур итеп корсак ясап ташлаган. Подъезд төбендә эленеп торучы камералар минем сүзләремне раслый, кирәк дисәгез, язмаларны карый аласыз, дәлилләр менә бу сумкада ята. Ярдәмчем Динә Дөмегер Димә белән Сара Садыйкка Бара арасындагы низаг турында белеп ала, чөнки кызым аңа барысын да сөйләп барган була. Баш миендә искиткеч шәп план туа! Егет Рабит Ора Битнең хатынына бүләк ителгән сервизның иң олы пычагы белән Динә Дөмегер Димәнең кроссовкасын урлый...

 

-Туктале,-дип бүлдерде мэр ярдәмчесе,-Сара Садыйкка Бараны Батулла Басып Ула үтерде дип әйтмәкче буласыңмы әллә?

 

-Әлбәттә!

 

-Очың очка ялганмый түгелме соң? Сара Садыйкка Бараны суеп ташлап егет Динә Дөмегер Димәгә тап төшерә түгелме? Шәфкать туташы белән кызың арасындагы низаг турында бөтен больница белгән бит! Сөйгәне төрмәгә эләгүдән ярдәмчеңә ни файда? Мин берни дә аңламыйм...

 

-Рифат дус, ашыктырма,-диде Рабит Ора Бит серле елмаюын дәвам итеп,-хәзер барысын да ачыклыйбыз. Егеткә ни кирәк? Дөрес, бай кәләш. Аяк астында буталанып йөрүче тинтәк атаны нишләтергә? Дөрес, гомерлек төрмәгә озатырга. Килешәм, миннән котылу өчен берничә кешене үтерү һәм җинаять кылынган урыннарга нинди дә булса дәлил ташлап китү дә җитә. Әмма нигә Рабит Ора Бит тиктомалдан пычакка ябышырга тиеш ди? Нәрсә, майор акылдан язганмы әллә? Трюк читтән караганда шикле булып күренмәсен өчен ярдәмчем башта кызыма тап төшерә. Эшкә алынган капитан Муса Намуссыз Душа, әлбәттә, Динә Дөмегер Димәдән шикләнә башлый. Кызымны төрмәдән йолып калу өчен ата пычакка ябыша! Я, ничек, кеше ышанырлыкмы?

 

Кабинетка җыелган погонлы ирләр бер-берсенә карашып куйдылар.

 

-Бераз сәеррәк яңгырый,-дип мыгырданды мэр ярдәмчесе.

 

-Ничек инде сәер яңгырый?!-дип Рабит Ора Бит чиновникка очып кунды.-Сез минем үтерүче булуыма ышандыгыз бит! Беркем дә минем адреска җылы сүзләр әйтмәде. Берәү дә шикләнмәде! Органнарда унбиш елын үткәргән, үз гомерендә бер мәртәбә дә ришвәт алмаган кешедән тиз генә серияле үтерүче әмәлләп ташладыгыз бит. Шушы вакыйгалардан соң минем сүзләрем сәер яңгырыймы?

 

Мэр ярдәмчесе дәресен өйрәнеп килмәгән бала сыман башын иде.

 

-Ярый, без бераз читкәрәк киттек бугай,-дип майор үзе тергезгән учакка чиләге белән су тондырды,-артык хискә бирелмик. Кайда калган идек әле? Исемә төште. Имеш, Динә Дөмегер Димәне төрмәдән йолып калу өчен Рабит Ора Бит пычакка ябыша. Тәҗрибәле капитан, билгеле, миннән шикләнә башлый. Батулла Басып Уланың планы буенча майор бүлекчәдәшен үтерергә мәҗбүр була...

 

-Капитанны да ярдәмчегез үтердеме?-дип сорады полковник погоннары элеп алган билгесез ир.

 

-Әлбәттә! Кем булсын инде!

 

-Менә монысы чынга охшамаган,-дип куйды генераль прокурор,-очың очка һич ялганмый. Үтерүчене капитан яшәп яткан поселокка илтеп куйган егет тә, теге таксист та сиңа сәер итеп карап торганнар...

 

-Миңа сәер итеп карап торганнар?-дип гаҗәпләнде Рабит Ора Бит.-Ни сөйлисез сез? Моны сезгә кем әйттте?

 

-Батулла Басып Ула, билгеле...

 

Майор кеткелдәп көлеп куйды.

 

-Ну, сезне! Ярдәмчемә ышанырга кирәкми! Таксистлар миңа түгел, ә егеткә шикләнеп карап тордылар!

 

-Ә китап?-дип төпченде мэр ярдәмчесе.-Син үзең яшәп яткан йорт тирәсендәге сәүдә үзәгеннән китап сатып алгансың. Нәкъ шундый ук басма тентү вакытында квартираңнан табылды түгелме? Монысына ни дип җавап бирерсең?

 

-Һәр соравыгызга җавабым бар!-диде Рабит Ора Бит серле елмаеп.-"Монтаж" дигән сүзнең нәрсәне аңлатканын беләсезме? Белмисез шул! Ярдәмчем махсус белгеч яллап язмаларга үзгәрешләр керткән. Күзләрегезне акайтып тормагыз, хәзер компьютер ярдәме белән атаң белән анаңны да ясап ташлыйлар! Мин ул бүлеккә сөяркәмнең хәлен белергә кердем, китап миңа пычагымамы? Аллага шөкер, унсигез яшемнән руль артында, бер мәртәбә дә үз гаебем белән авариягә эләкмәдем...

 

-Бүлекчә янында тырпаеп торган сәүдә комплексыннан алынган язмалар да ялганмы?-дип сорады прокурор.-Батулла Басып Ула аларга да үзгәрешләр керткәнме?

 

Майор үзе белән алып килгән спорт сумкасыннан бер кочак документ сөйрәп чыгарды.

 

-Биредә бәйсез экспертның өземтәсе бар, язмаларның ялган булуы көн кебек ачык. Ышанмасагыз, үзегез соңыннан тикшереп карарсыз. Әйе, мин ул комплекста еш булам, төрле әйберләр алам. Әмма кырыгынчы үлчәмле ботинка белән "Чемпион" сервизы алганым булмады. Ринат Комбинатның үлеменә килик. Имеш, мин шкаф эченә кереп качканмын, аннары зэклар мебельне күтәреп алып кереп киткәннәр. Сафсата! Теге "Газель" машинасын ярдәмчем яллаган...

 

-Юк, син яллагансың,-дип киреләнде мэр ярдәмчесе,-зэклар белән дә син элемтәгә кергәнсең...

 

Җавап бирәсе урынга Рабит Ора Бит спорт сумкасына кереп качты.

 

-Сез кала буйлап мине куып йөргәндә майор кәрәзле телефон операторы белән элемтәгә кереп кирәкле документлар юнәтте. Төрле транспорт чараларын арендага бирә торган фирма белән Батулла Басып Ула элемтәгә кергән, соңыннан үз номерын компьютерның хәтереннән сөртеп ташлап минекен сырлап куйган! Мөртәт! Зэкларга да ул шалтыраткан, Ринат Комбинатны да шул мөртәт үтергән. Хәзерге заман хакерлары әллә ниләр эшли беләләр. Ярый, эшебезне дәвам итик. Ярдәмчем өченче корбанны суеп ташлый, дүртенчесе дә үзен озак көттерми. Шуннан соң иң кызыгы башлана! Бишенче корбан янына егетебез минем бармак эзләре белән бизәлгән чек ташлап китә...

 

-Биредә тагын бер сорау туа,-дип бүлдерде прокурор.-Чек уникенче август кичендә, ягъни җомга көнне сырлана. Дүшәмбе иртән мәет яныннан табыла. Бу вакытта ярдәмчегез санаторийда була. Егеттә чек яткан "сандык" ачкычы юк...

 

-Әйе, дөрес әйтәсең,-дип килеште майор,-каршы килмим. Чекны Динә Дөмегер Димә юнәтә һәм Батулла Басып Улага тапшыра. Кызым эшнең нидә икәненә төшенми, шуңа күрә артык сораулар биреп мәшәкатьләнми. Мөртәт мескенкәйнең баш миен тәмам томалаган! Мәет яныннан чек табылгач мин җилнең кайсы яктан искәнен чамалап алдым! Ярдәмчем мине төп башына утыртырга маташа! Әйе! Чекны урларга маташтым, әмма экспертның портфеле машинада чакта җай чыкмады. Бүлекчәдә чегәннәрне күреп алгач эчкә җылы йөгерде! Эшнең ничек булганын сез бик яхшы беләсез, кабатлап тормыйм. Шул вакыйгадан соң мин Батулла Басып Уланы арт якка сөйрәп алып чыгып яхшылап тукмадым, хәшәрәт чак үлмәде! Мөртәт! Үзенең тотылганын абайлап алгач егет мине үтерергә маташты! Майор машина астына очраклы рәвештә килеп эләкте дип уйлыйсызмы әллә? Учлап тотыгыз! Менә моны күрдегезме?

 

Рабит Ора Бит бүлмәдәгеләргә кукиш күрсәтте.

 

-Әйе, күрдек,-диде прокурор тыныч кына.-Сине кем таптаткан булып чыкты соң инде?

 

-Раушан атлы бер бәндә шунда, Батулла Басып Уланың классташы. Авария булган төштән экспертлар спойлер таптылар, пластмасса кисәгендә бармак эзләре ярылып ята иде. Кемнеке инде алар?

 

-Мөгаен, Раушанныкыдыр...

 

Майор елмаеп куйды.

 

-Күрәм, сез дә дөрес юлга кереп киттегез! Сүзләремнең хаклыгын раслаучы документ сумкада, кирәк дисәгез, эзләп табармын. Мин ул егетне эзләп таптым, хәйләләп бармак эзләрен юнәттем. Бәйсез эксперт барысын да җентекләп өйрәнде, хата булырга мөмкин түгел. Унбишенче август иртәсендә кызым Батулла Басып Ула кушуы буенча машина ачкычларын яшереп куя, атасын эшенә автобус белән озатмакчы була. Кызым башсыз инде минем, берни дә аңламый, ни кушсаң шуны үти. Мөртәт мескенкәйнең тәмам миен корыткан! Майорның хәтерен югалтканын белеп алгач егет шефын хәтерне кайтармый торган махсус төймәләр белән "сыйлый" башлый. Көн дә чәемә "дару" сала! Шимбә һәм якшәмбе сөйгәненең эшен Динә Дөмегер Димә башкара. Рабит Ора Битнең хәтере әйләнеп кайтса баш бетә бит! Сумкамда тиешле документ бар, майорның канында зур күләмдә химик матдә табылды. Менә нигә мин озак вакыт хәтерсез йөргәнмен! Имәндә булган чикләвек! Төрмәгә олаккач "дару елгасы" корып кипте, хәтер, әлбәттә, шундук әйләнеп кайтты. Батулла Басып Ула кабат уйлана башлый. Нишләргә? Ничек атаны төрмәгә озатырга? Шулчак ул шефын үтерүче итеп күрсәтер өчен ялган камера язмалары сырлап ташлый, телефон номерларына "төзәтмә" кертә. Мин, тинтәк, серияле үтерүче булуыма чын күңелдән ышандым, хәтта елап җибәрдем! Ышанасызмы? "Состав" Батулла Басып Ула сырлаган маршрут буенча барды! Егет шефын ышандырды! Браво! Кызын төрмәдән коткару өчен ата нишли? Дөрес, беренче үтерүне дә үз өстенә ала! Мин дә нәкъ шулай эшләдем бит! Әмма бу юлы Батулла Басып Уланың көймәсе комга терәлде, полиция Динә Дөмегер Димәне дә кулга алды, Рабит Ора Битнең үтенечен аяк астына салып таптады. Шулай итеп егетебез фиаско кичерде, менә дигән бай кәләшсез калды. Хыяллар аздан гына тормышка ашмый калды...

 

Майор шул рухта тагын ярты сәгать чамасы лыгырдады, бүлмәдәгеләрнең борын төбендә кире кагып булмаслык саллы дәлилләр һәм бәйсез экспертларның өземтәләре белән болгады. "Боз" сыкрый-сыкрый гына булса да урыныннан кузгалды, күн креслоларны яулап алган погонлы ирләр "серияле үтерүче"нең сүзләренә тора-бара барыбер ышандылар. Генераль прокурор өстәл өстендә кукраеп утырган телефонга үрелде, өендә тыныч кына футбол карап ятучы егет йортына махсус отряд юнәлде...

 

Динә Дөмегер Димәне шул ук кичтә иреккә җибәрделәр, кыз камерадан йөгереп чыгуга атасын кочып алды, күзләрнең дүртесеннән дә эре-эре яшь бөртекләре атылып чыкты. Кире кагып булмаслык дәлилләр белән стенага кысрыкланган Батулла Басып Ула гаебен танырга мәҗбүр булды, ә майорны шундук кире бүлекчәгә эшкә алдылар. Төп героебыз сүзендә торды, тоткынга качарга булышкан сакчы Рамил Батулла Басып Ула төрмәгә озатылгач бушап калган ярдәмче креслосын яулады, элек Хәмдүнә Тиздән Түнә яшәп яткан бер бүлмәле квартира да егет карамагына тапшырылды. Сарылы-кызыллы кичләрнең берсендә ишек өстенә эленгән кыңгырауга җан керде, бусагада гадәттә прокуратурада эшләүчеләр кия торган костюм-чалбар элгән яшь кенә бер "салага" басып тора иде...

 

-Бәлки, квартирагызга дәшәрсез?-диде билгесез зат серле елмаеп.

 

Рабит Ора Бит аптырашта калды.

 

-Без танышлармы? Ни өчен мин сезне кунакка дәшәргә тиеш? Ни булды?

 

-Кергәч аңлатырмын...

 

Майор ишек тоткасын җибәреп бераз читкәрәк барып басты, торакка килеп керүгә егет дүрткуллап ботинка бавына ябышты. Күзләр тиз генә куышка бәя биреп алдылар, затлы материаллардан эшләнгән квартира "+" тамгасы белән "бишле" алды.

 

-Бәлки, эшнең асылына күчәрбез,-дип гаилә башлыгы ризасызлык белдереп маташты.-Күрәм, торагымны ошаттыгыз бугай. Сез нигә килдегез соң?

 

Кунак хуҗаларга гына хас ышанычлы адымнар белән аш бүлмәсенә таба китте, Рабит Ора Бит егетнең шома койрыгына иярде, түгәрәк өстәл астына кереп качкан табуретка бик тиз эзләнелеп табылып прокурорның йомшак арт шәрифе белән танышты.

 

-Мин ике атна элек кенә прокуратурага эшкә урнаштым,-дип башлады кунак сүзен.

 

-Котлыйм...

 

-Рәхмәт. Мине Шәвәлиев атлы майорның ярдәмчесе итеп алдылар. Бәлки, сез аны беләсездер...

 

Ир "әйе, беләм" дигән сыман башын кагып куйды.

 

-Белсәгез, бик яхшы,-дип дәвам итте егет.-Мин сезнең элеккеге ярдәмчегез Батулла Басып Уланың эше белән кызыксынып киттем бит әле. Калын-калын папкаларны прокуратурада төн куна-куна укып чыктым. Соңыннан сез китергән белешмәләрне һәм күпсанлы камера язмаларын экспертка илттем. Нәтиҗәләр шактый мавыктыргыч булды. Менә сез үзегезне корбан итеп күрсәтәсез. Имеш, дәлилләрне Батулла Басып Ула ташлап киткән, камера язмаларын монтажчыга биреп үзгәрткән, кәрәзле телефон операторының компьютерына үтеп кереп номерларны үзенә кирәкле итеп бутаган. Сафсата! Язмаларның барысы да чын, монтажчының кулы уйнамаган! Үтерүче сез! Һәм кызыгыз...

 

Рабит Ора Бит елмаеп куйды, ишеккә сырты белән утырган прокурор галстугын төзәткәләгәндәй итте.

 

-Я, нәрсә, гаебегезне танырга уйлыйсызмы? Төрмәдән котылып калу өчен башлыгыбызга ничә миллион бирдегез? Папкаларны укыганымны күргәч картлач шундук кара тавыш куптарды...

 

-Сезнең миңа килүегезне берәү дә белмиме?-дип сорады майор елмаюын дәвам итеп.

 

-Юк, ә нигә сорыйсыз?

 

-Димәк, сезне эзләп берәү дә бирегә килмәячәк...

 

Соңгы җөмлә аяк очларына гына басып аш бүлмәсенә килеп кергән Динә Дөмегер Димәнең авызыннан очып чыкты, егет сискәнеп куйды. Кичекмәстән йөз сиксән градуска борыласы муен тиешле дистанциянең яртысын да буйсындырырга җитешмәде, яхшылап кайралган алагаем зур пычак юка киемне җиңел генә ертып кереп арттан йөрәк турысына кадалды, табуреткага хуҗаларча киерелеп утырган гәүдә гөрселдәп идәнгә ауды. Кан күле тырыша торгач тәрәзә янында басып торучы ирнең аяк очларына чаклы барып җитте...

 

-Нишләвең бу?-дип гаҗәпләнде Рабит Ора Бит.-Бу келәмнең күпме торганын беләсеңме? Персидлылар эшләнәмәсен чыгарып ташларга гына кала!

 

-Акырма әле,-диде кыз тыныч кына,-тизрәк гәүдәне юк итәргә кирәк. Мин хәзер йөк ташу белән шөгыльләнүче фирмага шалтыратам. Мәетне шкафка салып алып чыгарбыз да, кала читендәге коттеджыбызның фундаментын ныгытырбыз...

 

-Синнән бер әйбер сорамакчы идем. Хәмдүнә Тиздән Түнәнең ялангач фотоларын минем машинама син ташлап китәргә куштыңмы? Иманым камил, биредә синең кулың уйнады. Марат Араратны да син үтердең. Пистолет, дымлы салфетка ташлап китүче дә син. "Эш"кә олагыр алдыннан атаңны йокы даруы тондырылган чәй белән сыйладың. Кешенең тиктомалдан унбиш сәгать йоклавы икеле. Теге шаһитларны да син сатып алдың. Мине Резидә УЗИдәдән дә син аердың. Ял паркына китәр алдыннан кесәмә презерватив, ә хатынныкына ялган чек ташладың. Кибет сатучысын бармагы белән Резидә УЗИдәнең фотосына төртеп күрсәтергә үгетләдең. Акча хакына. Ә полиция хезмәткәрләре? Алары кемнәр иде? Егетләр "иң кирәк" чакта куаклар арасыннан сикереп чыктылар да, кесәдән "дәлилләр" сөйрәп чыгардылар. Аннары комга сеңгән су кебек юкка да чыктылар...

 

-Санап кителгән гөнаһларның барысын да мин эшләдем, гаебемне таныйм. Кирәкми сиңа Хәмдүнә Тиздән Түнә, кызны акча гына кызыксындыра. Резидә УЗИдә дә фәрештә түгел, андыйлар янында эштеренеп йөрмәвең хәерле...

 

-Алай икән,-дип куйды майор.-Берзаман мин клиникада булган идем. Баксаң, кемдер мине бала тудыру сәләтен сүндерә торган дару белән көн дә сыйлый икән. Анысы да синең эшме? Менә нигә Хәмдүнә Тиздән Түнә балага уза алмый тинтерәде! Нәрсә, байлык үземә генә калсын, дидеңме? Башка "авызлар" кирәкмиме?

 

-Әлбәттә! Үлгәндә әни миңа шулай эшләргә кушты. Ул сине гомере буе төймәләр белән сыйлаган, шуңа күрә күпме йөреп тә читтә балаң булмады. Дөрес әйтәсең, Динә Дөмегер Димәгә конкурентлар һәм артык авызлар кирәкми...

 

... Икенче көнне иртән ир бүлекчә каршында Энҗе Беренчене очратты, кыз ни өчендер балавыз сыга иде...

 

-Гаебемне танырга дип килдем, төн йокламый сеңлем һәм әти-әнием турында уйланып яттым. Йөзләр гел каршымда басып торалар, кулларын сузалар, буып үтерергә маташалар...

 

-Сүзләрегезне дөрес аңлаган булсам, алтынчы корбанны сез үтердегез?-дип сорады Рабит Ора Бит.-Әти-әниегезне?

 

Кыз елый-елый башын кагып куйды, майор үтерүчене култыклап алып бүлекчә каршындагы эскәмиягә таба сөйрәде.

 

-Менә нәрсә, Энҗе,-дип куйды ир утыргычка кереп чумгач,-юк белән башыгызны катырмагыз. Сеңлегезнең үлемен элеккеге ярдәмчем Батулла Басып Ула күптән үз өстенә алды, ә әти-әниегезнең эше ябылды. Тынычланыгыз. Кайтып ятыгыз. Сезгә борчылырга ярамый, яман шеш уенчык түгел ул...

 

-Бернинди яман шеш тә юк, сезгә күрсәтелгән документлар ялган иде. Таза-сау мин, Аллага шөкер, бер җирем дә авыртмый...

 

-Алай икән. Авылда әбидә тәрбияләнүче бала турында уйладыгызмы? Сез төрмәгә олаксагыз, малай бер дә шат булмас. Квартирагызны да тартып алачаклар. Зинданнан чыккач кайда яшәрсез? Урамдамы?

 

Лычма су булган йөзне тәртипкә кертү бурычы чигүле кулъяулыкка йөкләнде, Энҗе Беренче чыраен сөртә-сөртә тукталышка юнәлде, ә Рабит Ора Бит берни булмагандай тыныч кына бүлекчәгә кереп юк булды...

 

ЭПИЛОГ

 

Күн диванны яулап алган озын толымлы кыз китапны шапылдатып ябып комод өстенә озатты, шулчак аш бүлмәсеннән алъяпкыч ябынган һәм кулына алагаем зур агач кашык тоткан ана килеп чыкты.

 

-Я, ничек, китап ошадымы?

 

Бала уң кулының баш бармагын өскә таба тырпайтып күрсәтте.

 

-Супер! Ниһаять, татарда да укырга яраклы китап язучы кеше табылды! Язучылар буа буарлык, әмма укырга яраклы бер әсәр дә юк! Шапырынудан башканы белмиләр! Ә мин укып чыккан китап чыннан да искиткеч булган! Браво! Хәер, үтерүченең Рабит Ора Бит икәненә мин бик тиз төшендем...

 

Ана кызының башыннан сыйпап куйды.

 

-Бигрәк акыллы бала бит син! Я, сөйлә, минем укып чыгарга вакытым да, түземлегем дә җитмәс...

 

-Ярый, тыңла,-диде кыз белдекле кыяфәт белән.-Майор өенә төн уртасында кайтып керә. Кайда йөргән соң ул? Нигә чырае җимерек? Ни өчен тиктомалдан үз-үзенә кул салырга маташа? Төп герой берәр ярамаган эш кылмадымы икән дигән уйлар шундук башымны биләп алдылар. Суыткычтан бөкесенә ак аю сурәте чәпәлгән сыра шешәсе башын калкыта. Туктале! Эксперт Тукай Тутыккан Ай теге чектан ниләр табып алды? Үтерүче "Төньяк хуҗасы" дигән сыра юнәткән түгелме? Кем ул төньяк хуҗасы? Ак аю, әлбәттә! Майор җомга көнне кич супермаркетка кереп сыра ала да, чекны плащ кесәсенә тондыра. Кәгазь кисәге дүшәмбе иртәсендә мәет янына төшеп китә. Сыра эчеп куйгач, әлбәттә, аппетит кузгала, күзләр суыткычны айкый башлыйлар. Өске бүлемнән атның муенына киертелә торган камытка охшаган казылык килеп чыга! Кабат чекка әйләнеп кайтыйк. Үтерүче "Краковская" маркалы казылык алган түгелме?

 

Бала диваннан сикереп торып аш бүлмәсенә томырылды, ана кызының койрыгына иярде. СССР заманында эшләнгән суыткычтан атның муенына киертелә торган "камыт" башын калкытты.

 

-Менә ул!-дип шатланды "озын толым".- "Краковская" казылыгы! Ит эшләнмәсе нәрсәгә охшаган? Атның муенына киертелә торган камытка түгелме? Димәк, мәет яныннан табылган чекны Рабит Ора Бит югалткан! Ярдәмчесе шалтыраткач майор китәргә җыена башлый, аягына ботинкасын элүгә койрыгы бәкегә катып калган бүре кебек улый-улый идәнгә ава. Нигә? Кызын төрмәдән йолып калу өчен ата кырыгынчы үлчәмле кроссовка киеп йөреп аягын имгәтә! Чекны юк итеп кайткач ир спорт сумкасын эзли башлый? Нигә? Дөрес! Чегәннәр тарафыннан "урланган" әйберләрне тизрәк бүлекчәдән алып чыгып юк итәр өчен! Мин әлеге фактны да күз уңыннан ычкындырмадым. Күн плащ җомга кичендә гипермаркеттан сатып алына, кесәгә супермаркет кассасында бирелә торган чек кереп кача. Төп герой ялларны өендә кызы белән бергәләп уздыра, якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә плащны киң җилкәсенә элеп бишенче корбан каршысына кузгала. Кесәдән пычакны суырып алганда чек ялгыш җиргә төшеп китә. Баскетбол карап утырганда Рабит Ора Бит янына бер ир килеп утыра һәм үзен спорт киемнәре тегүче атаклы фирманың Татарстандагы илчесе дип атый. "Кроссовкаларыгызны хоккей буенча Русия җыелма командасының тешсез члены рекламалый бугай",-дип куя майор. Кем соң ул? Овечкин, әлбәттә! Аның алдагы бер теше юк! Александр заманында "Reebok" маркалы аяк киемнәре рекламалап дан-шөһрәт казанды. Мин әлеге сүзләргә шундук игътибар иттем! Димәк, спонсор кызларга "Reebok" формасы бүләк итә, нәкъ шундый ук кроссовка эзләре беренче җинаять кылынган урыннан табылды түгелме? Әйе бит! Үтерүченең Динә Дөмегер Димә булуына сыңар тамчы шигем дә калмады! Китап чыннан да искиткеч булган, автор укучысына адым саен шыпырт кына: "үтерүчеләр - аталы-кызлы Ора Бит-Дөмегер Димәләр",-дип пышылдый. Дәлилләр шактый, аларны күрә һәм тиешле нәтиҗә генә ясый белергә кирәк. Менә шулай, әнием...

You have read 1 text from Tatar literature.
  • Parts
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 01
    Total number of words is 3849
    Total number of unique words is 2146
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 02
    Total number of words is 3759
    Total number of unique words is 1997
    35.4 of words are in the 2000 most common words
    50.0 of words are in the 5000 most common words
    57.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 03
    Total number of words is 3754
    Total number of unique words is 2067
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 04
    Total number of words is 3770
    Total number of unique words is 2032
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    56.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 05
    Total number of words is 3695
    Total number of unique words is 1942
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    57.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 06
    Total number of words is 3859
    Total number of unique words is 2065
    32.7 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    58.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 07
    Total number of words is 3817
    Total number of unique words is 1916
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 08
    Total number of words is 3823
    Total number of unique words is 2115
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    57.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 09
    Total number of words is 3738
    Total number of unique words is 1982
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 10
    Total number of words is 3851
    Total number of unique words is 2032
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.2 of words are in the 5000 most common words
    57.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 11
    Total number of words is 3727
    Total number of unique words is 1934
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    51.6 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 12
    Total number of words is 3856
    Total number of unique words is 2120
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 13
    Total number of words is 3724
    Total number of unique words is 1993
    35.1 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 14
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 2052
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.3 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 15
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2014
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 16
    Total number of words is 3834
    Total number of unique words is 2085
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    57.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 17
    Total number of words is 3861
    Total number of unique words is 2154
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    49.7 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 18
    Total number of words is 3819
    Total number of unique words is 2028
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    50.5 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 19
    Total number of words is 3873
    Total number of unique words is 2191
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.7 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 20
    Total number of words is 3739
    Total number of unique words is 1954
    33.7 of words are in the 2000 most common words
    48.7 of words are in the 5000 most common words
    57.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 21
    Total number of words is 3897
    Total number of unique words is 2141
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    57.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 22
    Total number of words is 3911
    Total number of unique words is 2193
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 23
    Total number of words is 3882
    Total number of unique words is 2064
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    58.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 24
    Total number of words is 3785
    Total number of unique words is 2139
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.1 of words are in the 5000 most common words
    57.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 25
    Total number of words is 3833
    Total number of unique words is 2138
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    46.6 of words are in the 5000 most common words
    56.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 26
    Total number of words is 3790
    Total number of unique words is 2112
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 27
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2072
    33.7 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    57.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 28
    Total number of words is 3785
    Total number of unique words is 2092
    31.9 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 29
    Total number of words is 3778
    Total number of unique words is 2111
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 30
    Total number of words is 3903
    Total number of unique words is 2169
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 31
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2117
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    57.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 32
    Total number of words is 3789
    Total number of unique words is 2032
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 33
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2019
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 34
    Total number of words is 2728
    Total number of unique words is 1543
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.