Latin

Кем Син, Рабит Ора Бит? - 33

Total number of words is 3852
Total number of unique words is 2019
33.8 of words are in the 2000 most common words
47.8 of words are in the 5000 most common words
55.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

Динә Дөмегер Димә йөгереп килеп ирне кочып алды.

 

-Рәхмәт сиңа, әти! Бүләгең искиткеч! Хәзер миннән барысы да көнләшә! Син иң яхшы, иң изге, иң кадерле ата!

 

-Менә ничек!-дип куйды Рабит Ора Бит елмаеп.-Син дә төшеп калганнардан түгелсең! Без икебез дә пар килгәнбез! Беребезне алып икенчебезне куя торган түгел!

 

-Күрәм, бүген синең кәефең шәптән бугай. Ни булды?

 

-Юк, берни дә булмады...

 

Мәктәптә киеп йөри торган киемнәрен өйдәгесенә алмаштыргач һәм юыну бүлмәсенә кереп үзен тәртипкә китергәч Динә Дөмегер Димә "кашык-чәнечке патшалыгы"на үтте, өр-яңа кызыл чәйнек плитә өстенә менеп кунаклады, әйләнә эченә кереп баскан тиен кебек бөтерелүче кызын майор читтән серле елмаеп күзәтеп утырды. Бераздан кыз атасының "авыру" карашларын абайлап алды...

 

-Нигә миңа карап торасың? Нигә авызың ерык? Ни булды? Син мине куркытасың...

 

-Атаңнан шүрләргә кирәкмәс,-диде ир,-тынычлан. Сиңа сокланып утырам менә. Бар җирең дә килгән, һич тел-теш тидерерлек түгел. Әллә инде матурлык конкурсында катнашып карыйсың?

 

Җавап бирәсе урынга Динә Дөмегер Димә елмаеп кына куйды, тиздән кызыл чәйнек үзенә йөкләнгән вазыйфаларны намус белән үтәде, көмештән коелган чокырга хуш исле чәй тулды. Симерүдән курыккан кыз аз калорияле ипи сыман нәрсә генә кимерде, Рабит Ора Бит үз бүлмәсеннән кәрәзле телефонын эзләп табып кухня өстәленә китереп куйды...

 

-Нәрсә бу?-дип гаҗәпләнде "озын толым".-Нигә миңа телефоныңны бирәсең?

 

Майор буш урындыкны эләктереп алып өстәл артына елышты.

 

-Мин авариягә эләккәч син больницага менә шушы аппаратны китергән идең. Хәтерлисеңме?

 

-Әйе, хәтерлим,-дип җавап бирде кыз.-Нигә сорыйсың?

 

-Бу телефонны миңа син бүләк иттең. Бик зур рәхмәт. Менә дигән аппарат. Бер әйберне исеңә төшерә аласыңмы? Телефонны син каян алдың?

 

-Соң каян булсын инде! Элемтә салоныннан!

 

-Юк, мин башка әйберне күздә тотып әйткән идем. Больницага телефонны каян китердең?

 

Динә Дөмегер Димә хәтер сандыгында казынырга кереште.

 

-Хәтерләмим дә инде. Мөгаен, син телефоныңны өйдә онытып калдырган булгансыңдыр. Нигә юк белән башымны катырасың?

 

-Миңа төгәл җавап кирәк,-диде ир бераз кырыслана төшеп.-Аппаратны син каян эзләп табып больницага китердең?

 

Кыз кабат баш миен эшкә җикте.

 

-Әйе, исемә төште! Машина астына эләккән көнне син аны өйдә онытып калдырган идең. Хәтерем ялгышмаса, телефон диван астында ята иде бугай. Песи баласын эзләгәндә таптым мин аны. Аннары сиңа китереп бирдем...

 

Рабит Ора Бит серле елмая-елмая үз бүлмәсенә таба китеп барды.

 

-Нигә син миңа әллә нинди тинтәк сораулар бирәсең?-дип калды Динә Дөмегер Димә.-Ни өчен тиктомалдан телефон белән кызыксынасың? Әй! Мин синең белән сөйләшәм!

 

Төн йокысыз үтте, майор сәгать саен диярлек аш бүлмәсенә чыгып әфлисун согы эчәргә ияләнеп китте, сигарет та шактый тартылды. Кәеф бер кырылып, бер күтәрелеп тинтерәтте, сабый бала кебек елаганнан соң тиле кебек шаркылдау гайре гадәти хәлгә әйләнде. Пәнҗешәмбегә туры килгән егерме икенче сентябрь иртәсендә ир тыныч кына эшенә җыена башлады. Бүлекчәдәге кабинетка кереп утыруга май кояшыдай балкып торган йөзне кабат кара болытлар сырап алды, эшкә ярты сәгатькә соңа калып килгән Батулла Басып Ула күн креслосында сулкылдый-сулкылдый елаучы шефына тап булды. Хуҗаны юатасы урынга егет ни өчендер елмаеп кына куйды...

 

-Нәрсә, хәтерегез әйләнеп кайттымы әллә?

 

"Эш" белән артык мавыгып китеп Рабит Ора Бит ярдәмчесенең кергәнен сизми дә калган иде, "күренмәс"нең сүзләре гәүдәне дертләп куярга мәҗбүр иттеләр, кулда болганып йөрүче бал кашыгы сызгыра-сызгыра ни өчендер кичтән юылмаган пычрак идәнгә очты. Майор яшьле күзләрен егеттән яшерү өчен өстәл астына төшеп китеп кашыкны эзләгән булды, кирәкле әйбер табылса да гәүдә күн креслога әйләнеп кайтырга ашыкмады, шешенгән күзләрне санаулы секундлар эчендә тәртипкә китерү бурычы чигүле кулъяулыкка йөкләнде. Шефын көтә-көтә көтек булган Батулла Басып Ула таралмаган башын өстәл астына тыкты, күзләр йөзен сөртеп маташучы кабинет хуҗасына тап булдылар. Карашлар очрашты, иргә әле суынырга да өлгермәгән креслосын кабат яулап алырга туры килде...

 

-Күрәм, хәтерегез әйләнеп кайткан бугай,-диде егет елмаеп.

 

-Юк, кайтмады. Нишләп андый фикергә килдең?

 

-Алайса нигә елап утырасыз?

 

-Вакытсыз арабыздан киткән хатынымны искә алдым...

 

-Соң шулай булгач хәтер әйләнеп кайткан була бит инде. Бер белмәгән кеше өчен елап утырмыйлар. Миңа калса, сез серияле үтерүченең кем икәненә төшендегез. Ә ярдәмчегез инде күптән хәбәрдар...

 

Батулла Басып Ула бөгәрләнеп беткән иске костюм кесәсендә казынырга кереште, зәңгәрсу кәгазь битенә сырланган документ эш өстәленә сузылып ятты.

 

-Нәрсә бу?-дип гаҗәпләнде Рабит Ора Бит.

 

-Кәрәзле телефон операторыннан алынган белешмә, игътибар белән ашыкмыйча укып чыгыгыз. Аеруча кызыл маркер белән уратып алынган номерга бәя бирегез. Саннар комбинациясе, сезгә, мөгаен, таныштыр. Агымдагы елның унөченче маенда Айгөл Алдый Гел Динә Дөмегер Димә белән элемтәгә кергән, алар балачактан ук дус булганнар. Кызлар кечкенә генә урманчык шикелле җирдә очрашып сыра чөмерәләр, тәмәке суыралар, төрле темаларга гәп куерталар. Кинәт Динә Дөмегер Димәнең башы әйләнә, косасы килә башлый, кыз гөрселдәп җиргә ава, Айгөл Алдый Гел шундук "Ашыгыч ярдәм" чакыра. Врачлар Динә Дөмегер Димәнең баласын коткарып кала алмыйлар, оныгыгыз тумас борын үлеп китә. Кызганыч. Сара Садыйкка Бара Рабит Ора Биткә шалтырату белән янарга керешә, тәкъдим ителгән биш меңлектән баш тарта. Менә ни өчен кызыгыз шәфкать туташын суеп ташлады...

 

Хикәянең урта бер җирендә майор кабат елап җибәрде, чигүле кулъяулык санаулы секундлар эчендә манма су булды...

 

-Үтерүче янымда гына бөтерелгән икән!-дип бәргәләнде ата.-Сара Садыйкка Бараны Динә Дөмегер Димә явызларча суеп ташлаган! Кичә кичә мин күршедә яшәп ятучы Ринат исемле малай янына кереп Айгөл Алдый Гелнең номерын тикшердем. Әйе, кызлар чыннан да элемтәдә торганнар, смслар язышканнар. Ни өчен син миңа башта ук моны әйтмәдем? Теге исемлектән кызымның номерын нигә сызып ташладың? Миннән курыктыңмы?

 

Егет башын кагып куйды.

 

-ФСБ хезмәткәрләре дә әлеге мәгълүматны миннән яшереп маташтылар,-дип дәвам итте Рабит Ора Бит.- "Айгөл Алдый Гелнең дус кызлары" дигән сүз чыгуга подполковник гүя сискәнеп куйды. Миннән шулай чекистлар да куркамы?

 

Батулла Басып Ула бу юлы җилкәләрен сикертеп куйды.

 

-Теге утыз җиденче номерлы больница эшләүче карчык Сара Садыйкка Барага үтерү белән янаган кызның Динә Дөмегер Димә булуын раслады,-дип өстәде майор.-Үтерүченең кызым икәнен баш врач та, башка персонал да белгән! Менә сиңа мә! Фотоны күрсәткәч Гиппократ дәвамчысы идән юучыга йодрыгы белән янарга керешмәсенме! Баксаң, миннән докторлар да курка икән! Менә нигә барысы да дөреслекне яшергән! Кичә мин квартирамның астын өскә китереп тентү ясадым, Динә Дөмегер Димәнең "данлыклы" кроссовкасы чолан шикелле җирдәге чүп-чар арасыннан тырыша торгач барыбер табылды, өслеккә ябышып каткан кан тамчылары шикләргә урын калдырмады. Җинаять кылынган урынга ниндидер ботаник төньяктан кәрлә каеннар алып кайтып утырта, махсус туфрак та юнәтә. Мөгаен, табанга ябышып калган балчык кисәкчекләрен экспертлар таба алырлар. Кроссовка миндә, машинаның багажнигында качып ята. Башта мин дәлилләрне чүп контейнерына тондырмакчы идем, аннары гаебемне танырга булдым. Аяк киемен данлыклы "Reebok" фирмасы теккән. Берзаман мин кызыма ияреп мәктәпкә баскетболга бардым, безнең мәктәп кызлары утыз икенче номерлы уку йортыннан килгән балалар белән көч сынашты. Шунда минем яныма спорт киеме элгән бер ир килеп утырды. Сөйләшеп киттек. Нуршат Шушыдыршәт атлы бәндә әлеге дә баягы "Reebok" фирмасының Татарстандагы вәкаләтле илчесе булып чыкты, укучыларга бүләк иткән формасы белән мактанды. Ул чакта мин эшнең асылына төшенмәгән идем әле. Беренче җинаять кылынган урыннан "Reebok" кроссовкасы калдырган эзләр табылды бит. Шулай ук аяк киеменең табаныннан ак һәм яшел буяулар төшеп калган. Спортзал идәне яшелгә буялган иде, ә ак буяу белән махсус сызыклар сызылган. Димәк, кызым спонсор бүләк иткән кроссовка белән башта баскетбол уйнаган, аннары Сара Садыйкка Бараны суеп ташлаган. Чыгып барганда мин бер экологны очраттым, ир тезләнә-тезләнә идәнгә төшеп киткән таныклыгын эзли иде. Экологларга гадәттә яшел тышлы документ бирелә, идән дә яшелгә буялган. Кыскасы, катыргы кисәген көч-хәл белән эзләп таптык. Безгә үтерүченең сулагай һәм кырыгынчы үлчәмле ботинка киюе мәгълүм. Динә Дөмегер Димә дә сулагай булып чыкты, мин моңа кичә генә игътибар иттем. Шулай ук кырыгынчы үлчәмле кроссовка кия икән. Унөченче май кичендә без хатын белән тора башлаганга унбиш ел тулу уңаеннан зур кичә оештырганбыз, язмаларны бүген иртән кабат карадым. Рабит Ора Бит хатынына "Чемпион" маркалы сервиз бүләк итә, Динә Дөмегер Димә шул сервизның иң олы пычагын култык астына яшереп Сара Садыйкка Бараны үтерергә олага. Салкын коралны мин квартирадан тапмадым, мөгаен, кызым аны чүп контейнерына тондыргандыр...

 

-Үтерүченең Динә Дөмегер Димә булуын капитан Муса Намуссыз Душа шундук исәпләп чыгара,-дип эстафета таякчыгын Батулла Басып Ула эләктереп алды.-Кызыгызны төрмәдән коткару өчен сез план кора башлыйсыз. Нишләргә? Сара Садыйкка Бараны Динә Дөмегер Димә үтермәгән булуын ничек исбатларга? Бәлки шәфкать туташын серияле үтерүче суеп ташлагандыр? Шулчак сез булмаган серияле үтерүчене тудырасыз, үзегез маньякка әйләнәсез! Бердәнбер балаң хакына аталар әллә ниләр эшләргә әзерләр. Сезнең урында булсам, мөгаен, мин дә кул кушырып утырмас идем. Андый көнгә калырга язмасын, әлбәттә! Тьфу! Тьфу! Сез Сара Садыйкка Бараны өйрәнә башлыйсыз. Апрель азагында безнең элеккеге танышыбыз Рим Бәрим эшен югалтты, автомәктәп укытучысының укучысын көчләве шәһәрдә зур дулкын күтәрде, халык педагог турында гына сөйләргә өйрәнеп китте. Хәзерге вакытта серияле үтерүче турында гайбәт саткан кебек. Сез Сара Садыйкка Бараның кайчандыр шушы автомәктәптә укыганын белеп аласыз. Менә сиңа серияле үтерүче! Эшеннән колак каккан укытучы ачудан элеккеге укучыларын үтерә башлый! Шәп бит! Иң мөһиме, кеше ышанырлык! Маньяклар гадәттә үтерү белән генә чикләнмиләр, тагын нәрсә дә булса уйлап табалар. Сез, мәсәлән, корбаннарның кесәләренә маддәләр салып китәсез. Сара Садыйкка Бара аркасында кызның апасы һәлак була, моны сезгә корбанның туганнары җиткерә. Автомәктәпне тәмамлаучылар арасыннан "юлда йөрү кагыйдәләрен" бозган башка кызларны табасы һәм чиратлап үтерәсе генә кала! Кемнең нинди "гөнаһ" кылганын каян белергә? Тырышкан табар, ташка кадак кагар дип борынгылар белми лыгырдамаган. Димәк, Рабит Ора Бит җиң сызганып тырышкан. Һәм тапкан. Сез башта ук Рим Бәримгә яла ягарга планлаштырып торгансыз. Ирнең өенә ничектер үтеп кереп пычаклар белән бирканы ташлап киткәнсез. Ни өчен без беренче пычакны тапмадык? Чөнки аны Динә Дөмегер Димә каядыр яшерә. Мөгаен, чүп контейнерына тондыргандыр. Бишенче пычак та табылмады. Нигә анысын да ташлап китмәдегез? Өлгермәдегез! Бишенче корбанны суеп ташлагач сез машина астына эләгеп хәтерегезне җуйдыгыз. Пычак кайда? Квартирадан тентү вакытында табылдымы?

 

Өстәл артында балавыз сыгып утыручы майор башын кагып куйды.

 

-Бик яхшы!-дип дәвам итте Батулла Басып Ула.-Капитан Муса Намуссыз Душа Динә Дөмегер Димәгә бәйләнепме-бәйләнә! Кызыгызны тынычлыкта калдырсыннар өчен сез кырыгынчы үлчәмле кроссовка белән "Чемпион" маркалы "данлыклы" сервиз юнәтәсез. Китап та аласыз...

 

-Кичә мин үзем яшәп яткан йорт янындагы супермаркетта булдым,-дип елады Рабит Ора Бит,-беренче корбан шәһит киткәч мин чыннан да Юлда Йөрү Кагыйдәләре китабын сатып алганмын. Камера язмалары шикләремне куып таратты. Акча түләп чыгарга барганда бүлеккә бер юләр атылып кереп кешеләргә пистолеты белән яный башлый. Мин аны зарарсызландырганмын икән. Шефың ул сәүдә йортында бер булган иде инде, кызымның Туган көненә бүләк алырга кердем. Шулчак китап бүлегендә эшләүче хатын минем "визит"ым турында сөйләде. Кызганыч, әмма ул чакта мин аның сүзләренә игътибар итмәдем. Һәр үтерү алдыннан шефың бүлекчә янында тырпаеп торучы сәүдә комплексыннан кырыгынчы үлчәмле аяк киеме белән "Чемпион" сервизын алган. Клиентларга гадәттә бушлай үтәкүренмәле сары каплар бирәләр, пакет эчендә ни ятканын җентекләп карасаң барыбер күрергә була. Өстәвенә, комплекста яхшы сыйфатлы камералар эленеп тора. Берзаман син күршеләрең белән үткәрелгән эксперимент турында сөйләгән идең. Хәтерлисеңме? Имеш, кырыгынчы үлчәмле ботинканы кырык икеле аякка ия кеше генә кия ала. Кырык өчлеләр һәм аннан зурраклар читтә нәүмизләнеп тора. Шефыңның ботинкасының үлчәмен беләсеңме? Майор кырык дүртле аяк киеме кия. Әмма мин кызымның кроссовкаларын тырыша торгач барыбер кия алдым...

 

-Әлбәттә!-дип элеп алды Батулла Басып Ула.-Бердәнбер кызың хакына ниләр эшләмәссең! Димәк, сез тәвәккәлләп икенче корбанны суеп ташлыйсыз, уңагай булсагыз да тикшерүче сизмәсен өчен пычакны сул кулыгызга тотасыз. Кызның кесәсенә әлеге дә баягы китаптан кисеп алынган ике маддә ташлап китәсез. Нигә икене? Статьяның берсе беренче корбанга адресланган була. Шәһәрдә серияле үтерүче барлыкка килә, халык аңа шундук "гаишник" дигән кушамат тагып куйды! Логика буенча капитан Муса Намуссыз Душа кызыгызны тынычлыкта калдырып "чын" үтерүчене эзли башларга тиеш иде. Әмма ирне арзанлы җим белән генә алдармын димә! Мәрхүм коллегабыз эшнең асылына шундук төшенә! Аталы-кызлы Ора Бит-Дөмегер Димәләр чын-чынлап капкынга килеп эләгә! Нишләргә? Төрмәгә олагасы килми бит! Сез, мөгаен, капитанга акча тәкъдим иткән булгансыздыр. Әмма Муса Намуссыз Душа ришвәт алмый торган "сәер" кеше иде. Минем кебек үк. Хәер, Батуллага кем акча төртергә маташсын соң инде. Ярый, монысы башка тема. Бәлаләрдән котылу өчен сез капитанны суеп ташларга буласыз. Башка чара калмагач. Теге "тугызлы"га утырып Шоңкар поселогына юл тотасыз, тиз генә Муса Намуссыз Душаның башына җитәсез. Капитанны угры үтергән дип уйласыннар өчен өйдән кыйммәтле күренгән әйберләрне җыеп чыгып китәсез. Барысы да план буенча бара! Поселоктан өегезгә кайтыр өчен такси чакыртасыз, әмма кәрәзле телефоныгыздан шалтыратмыйсыз. Сездән берәү дә шикләнмәсен өчен. Тиздән такси җилдереп килеп җитә, майор өенә кайтып егыла. "Тугызлы" хуҗасы да, таксист та сезне таныдылар. Хәтерлисезме, сезгә шикләнеп карап тордылар? Хәтерлисез, әлбәттә. Ә, мин, тинтәк, үтерүче сездер дип уйламадым да! Пассажирның полиция майоры икәнен белгәч ирләр, билгеле, авызларын яптылар. Икенче корбан барлыкка килгәч "папка" сезгә тапшырылды. Ни өченме? Чөнки серияле үтерүчеләр буенча белгеч калада берәү генә. Өстәвенә, сез АКШта, серияле үтерүчеләрнең Ватанында белем алып кайттыгыз. Җинаятьчене җинаятьче үзе эзли! Менә сиңа мә! Тора-бара Ринат Коминат та үтерүченең сез икәнен абайлап ала. Майорга ришвәт алмаучы бүлмәдәшеннән дә колак кагарга туры килә. Канлы җинаять якшәмбе иртәсендә кылына. Сез "Газель" машинасы яллыйсыз, берничә мәртәбә төрмәдә утырып чыккан рецедивистлар белән элемтәгә керәсез. Мин кәрәзле телефон операторының рәсми офисында булдым. Ринат Комбинат үтерелгән көнне һәм аннан берничә көн элек сез бер ир белән тыгыз элемтәдә торгансыз. Менә "Газель" Ринат Комбинат яшәп яткан подъезд турысына чиелдап туктый, сез тиз генә куеныгызга пистолет кыстырып шкаф эченә кереп качасыз, зэклар мебельне күтәреп алып кереп китәләр. Камералар күрми торган төшкә җиткәч сез шкафтан сикереп чыгып бүлмәдәшегезнең кыңгыравына басасыз, Ринат Комбинат, әлбәттә, ишекне ача. Бер бүлмәдә эшләгән кешене ничек өеңә кертмисең ди инде! Сез хуҗаны үтереп ташлыйсыз, тикшерүче эзегезгә төшмәсен өчен пуля белән гильзаны да эзләп табып кесәгезгә саласыз. Эш ялгыш юлдан китсен өчен комод өстенә кечкенә генә "кош теле" ташлап китәсез. Имеш, Ринат Комбинатны башына 2009 елның августында үтерелгән криминаль авторитетның әшнәләре җиткән. Ике ел элек бүлмәдәшегез чыннан да бер бандитны атып үтергән була, мин ул чакта биредә эшләми идем әле. Академиядә белем ала идем. Үтерүченең сез икәнен ярдәмчегез каян белде соң? Җавабы бик гади! Ринат Комбинат яшәп яткан йорт янында түбәсез стоянка шикелле нәрсә тырпаеп тора, ишек өстенә камера эленгән. Язмаларда "Газель" аермачык күренә, номерын да шәйләргә була. Баксаң, машина төрле транспорт чараларын арендага бирә торган фирманыкы икән! Йөк машиасына кем заказ биргән? Мин тиз генә ширкәтнең офисы белән элемтәгә кердем. Заказчының тулы исеме Рабит Ора Бит! Соңыннан сез кабат шкафка кереп качасыз, "адресны бутаган" зэклар сукрана-сукрана мебельне кире арбага салып китеп баралар! Браво, майор! Нинди шәп фокус! Эш беткәч сез рецедивистларны агу салынган аракы белән сыйлыйсыз, беркемгә кирәкмәгән зэклар белән полиция, әлбәттә, чиләнеп маташмый, "суррогат эчеп үлгәннәр" дигән "уңайлы" вердикт чыгарып эшне тиз генә архивка озаталар. Менә нигә капитан да, Ринат Комбинат та үтерүченең кем икәнлеген башкаларга әйтмәгәннәр! Сездән курыкканнар! Киттек алга таба. Озакламый өченче корбан барлыкка килә, дүртенчесе дә үзен озак көттерми. Берзаман сез ялгышып китеп пычакны уң кулыгызга тотасыз, ул чакта мин әлеге фактка ни өчендер игътибар бирмәдем. Ни әйтсәң дә, тәҗрибә булмау үзен сиздерә. Бишенче мәет табылган көннән иң кызыгы башлана! Корбан янында майорның бармак эзләре белән бизәлгән супермаркет чегы аунап ята торган була! Менә сиңа дәлил! Нишләргә? Картотекада полиция хезмәткәрләренең бармак эзләре бар, тотыласыгызны сизеп алгач сез чекны ничек тә булса юк итәргә буласыз. Хәзер...

 

Батулла Басып Ула ярдәм сорап өстәл өстендә яткан кәрәзле телефонына мөрәҗәгать итте, баш бармак исемлектән эксперт Тукай Тутыккан Айның номерын эзләп китте, биш минуттан бусагада "ак халат" күренде.

 

-Нигә чакырган идең?-диде кунак керә-керешкә.-Ни булды?

 

Күн креслосында елап утыручы хуҗаны күреп алгач эксперт аптырашта калды, егет кунагына урындык тәкъдим итте.

 

-Сез югында без серияле үтерүченең исем-фамилиясен ачыкладык,-диде Батулла Басып Ула елмаеп.-Җинаятьченең үзе икәнен белеп алгач майор елап җибәрде...

 

Таң каласы урынга эксперт берни булмагандай халат якасын төзәтеп куйды.

 

-Сезне әлеге яңалык тетрәндермиме?-дип гаҗәпләнде ярдәмче.-Әллә инде сез дә хәбәрдар идегез?

 

-Әлбәттә! Тукай абыең беренче үтерүдән соң ук туры юлга басты, әмма капитан Муса Намуссыз Душа белән Ринат Комбинат кебек кәртләрне ачып салмады. Үләсе килмәде чөнки. Син нигә мине кунакка чакырдың соң?

 

-Теге югалган чек турында сөйләгез әле...

 

-Сине супермаркет кассасында бирелә торган "документ" кызыксындырамы?-дип куйды Тукай Тутыккан Ай.-Ярый, тыңла. Мәет яныннан табылган чек турында ишеткәч майор сискәнеп куйды. "Кәгазь кисәге үтерүче кесәсеннән төшмәгән!"-дип тәкрарлады. Ул көнне көчле җил иде, имеш чек башка җирдән очып килгән. Шефың дәлилне урлар өчен тырышыпмы-тырышты! Машина белән бүлекчәгә барганда юл кырыена чыгып туктап мине киосктан су алырга мәҗбүр итмәкче булды. Иманым камил, әлеге алымны ул чекны портфелемнән сөйрәп чыгарып юк итәр өчен кулланды, мин, әлбәттә, салонны ташлап китмәдем, дүрткуллап сумкама ябыштым. Бара торгач бүлекчәгә кайтып егылдык шулай. Беренче катны чегәннәр басып алган булып чыкты, егетләр ирек сөючән халык вәкилләрен көчләп камерага тутырдылар, без читтән көлешеп карап тордык. Шуннан соң иң кызыгы башланды! Рабит абыең ниндидер сәбәп табып үз бүлмәсенә шылды, мин чекны тикшерергә әзерләндем. Шулчак бинада ут сүнмәсенме! Майор юри розеткага чәнечке тыга, челтәрдә кыска ялганыш була, моны мин икенче көнне иртән шефыңның кабинетын өйрәнгәндә ачыкладым. Розетка турысында үзенчәлекле эзләр ярылып ята иде. Ут сүнүгә кабинетыма майор атылып килеп керде, мин подвалга төшеп киттем, ә Рабит абыең челтәргә ялганган ватык чәйнекне аласы барын сылтау итеп үз кабинетына олакты. Подвалда мин ун минут маташтым, шул арада майорыбыз чекны эзләп табып яндырды, минем портфелем белән ноутбугымны үз кабинетына яшереп куйды. Үз әйберләрен дә ышанычлы урынга тондырды. Югалган предметларны мин икенче көнне шкафның иң аскы бүлеменнән табып алдым. Подвалдан менгәндә борынга кәгазь янган ис килеп керде, бердәнбер дәлилдән колак какканымны мин шунда ук абайлап алдым, әмма дәшмәдем...

 

-Туктале,-дип бүлдерде Батулла Басып Ула,-югалган әйберләрне кемгә дә булса сылтарга кирәк бит! Чегәннәрнең ишекне ачып чыгып качасын майор каян белгән соң?

 

-Чөнки чегәннәр кесәләрендә барлык төр йозакларны да ача торган махсус ачкыч йөртә, андый хәл күрше бүлекчәләрдә дә берничә мәртәбә булды. Ут сүнүгә тоткыннарның качасын шефың белеп торды! Югалган әйберләрне чегәннәргә сылтарга менә дигән җай чыкты! Мин теге чакта дөресен сөйләп бирергә курыктым, очы очка ялганмый торган хикәя сырлап ташладым. Курыктым, чөнки. Үләсем килмәде...

 

-Нигә миңа әйтмәдегез?-дип бәргәләнде егет.

 

Эксперт елмаеп куйды.

 

-Сиңа барысын да сөйләп бирергә? Дөньядан туйдыңмы әллә? Муса Намуссыз Душа атлы капитан белән Ринат абыең Комбинатның кайда икәнен беләсеңме? Телеңне тыя алмассың дип курыктым. Яшь бит әле син, яшисе дә яшисе. Өйләнәсе, балалар үстерәсе, үтерүчеләрне тотасы...

 

-Телефонны мин өйгә алып кайтканмын,-дип елады майор,-сүндереп диван астына яшергәнмен. Аны да чегәннәр "урлады" бит. Аппаратны кызым икенче көнне иртән эзләп табып больницага китерде. Кичә ярымачык тәрәзәдән супермаркет кассасында бушка бирелә торган кап очып кермәгән булса, мин үземнең үтерүче булуыма әле дә төшенмәгән булыр идем. Егерменче август көнне чиновниклар берничә урамның атамасын үзгәрткән булганнар, Габдулла Тукай урамы Кави Нәҗминекенә әйләнгән. Шул сәбәпле миңа ялгышып өч мәртәбә беркем дә ашамый торган арзанлы пицца китерделәр, берзаман хәтта кара битлекле егетләр бәйләп тә салдылар. Адрес алышынган булуын мин башта ук чамаларга тиеш идем югыйсә. Кичә квартираны тентегәндә бишенче пычак белән кайбер маддәләре кисеп алынган китап табылды, дәлилләр машинамның багажнигында ята. Төшеп алырсыз. Кызык, машина астына эләкмәгән булсам мин ничә кешене үтергән булыр идем икән? Әле ярый туктаганмын. Теге утыз җиденче номерлы больницаның идән юучысы берзаман: "Сара Садыйкка Барага үтерү белән янаган кыз бирегә көн саен диярлек килә иде",-дип лыгырдады. Әйе, Динә Дөмегер Димә кәттә палатада ятучы атасы янына еш килеп йөрде. Кызым шәфкать туташын чәнчеп ташлагач мин, мөгаен, теге сервизны чүп контейнерына тондырганмындыр. Дәлилләрне яшерү өчен. Аны Салих Сәйдәшне Сыра Эчәргә Дәш атлы урам себерүчебез казып чыгарып Резидә УЗИдәгә йөз сумга саткан. Тартманың тышына кара маркер белән бер сүз язылган булган, шундый ук хәрефләр комбинациясе хатынның өендә яшәп ятучы тартмадан да табылды, моны мин кичә камера язмаларын караганда шәйләп алдым. Җир астына уелып кергән стоянкада чакта Резидә УЗИдә "кибетче"не таныды, әмма ни өчендер миңа берни дә әйтмәде. Мөгаен, үтерүченең чынлыкта кем булуын ул да чамалагандыр...

 

-Әйе, шулайдыр,-дип мыгырданды егет.-Сезнең үтерүче булуыгызга мин кайчан төшендем соң? Айгөл Алдый Гелне очраткач. Кызга Динә Дөмегер Димә шалтыраткан булган...

 

Эксперт белән ярдәмче бер-берсенә карашып куйдылар.

 

-Я, нишләтергә инде сине?-дип куйды Тукай Тутыккан Ай.-Күрәм, син бирегә гаебеңне таныр өчен килгәнсең...

 

Рабит Ора Бит кулын гына селтәде.

 

-Теләсә нәрсә эшләтегез! Асыгыз, кисегез, суегыз! Минем тормышым шуның белән тәмамланды, мондый вакыйгалардан соң мин барыбер тынычлап яши алмаячакмын! Сезгә бер үтенечем бар иде. Беренче корбанны да минем сыртка языгыз, Динә Дөмегер Димәгә кагылмагыз. Яшь бит әле ул, ни кылганын, мөгаен, чамаламагандыр...

 

Полиция хезмәткәрләре кабинет хуҗасының гозерен тыңламадылар, тиздән тыныч кына мәктәпкә җыенып маташучы кыз артыннан махсус отряд кузгалды, ә майорны эчке органнарда эшләүчеләр өчен махсус төзелгән төрмәгә озаттылар. Камералар ике кеше сыярлык итеп эшләнгән иде, күрше койкада йоклап ятучы тәбәнәк ир сөйләшергә кеше барлыкка килү куанычыннан елмаеп куйды...

 

Көннәр үтә торды, полиция хезмәткәрләре җир җимертеп дәлилләрне өйрәнделәр, майорның квартирасын өч мәртәбә җентекләп тентеделәр. Табылдыклар бер логик рәткә тезелде, Рабит Ора Бит белән Динә Дөмегер Димәнең үтерүче булуына берәү дә шик белдереп маташмады. Егерме бишенче сентябрь айның егерме алтынчы көненә әверелеп маташкан мәлдә камерасында йоклап ятучы майор акыра-акыра сикереп торды, төп героебыздан күрше койкада ятучы ир дә үрнәк алды...

 

-Нигә акырасың?-дип гаҗәпләнде бюджет акчаларын урлауда гаепләнгән капитан.-Ни булды? Начар төш күрдеңме әллә?

 

Рабит Ора Бит көрәк кадәрле куллары белән тимер рәшәткәгә ябышты.

 

-Әй! Чыгарыгыз мине! Чыгарыгыз! Мин барысын да исемә төшердем! Чын үтерүче майор түгел! Мин аның кем икәнен беләм! Беләм!

 

"Угры" камерадашын тынычландырырга маташып карады, ике потлы гер зурлыгындагы йодрык капитанның ипи шүрлегенә менеп төште, майор кабат тимер рәшәткәне дөмбәсләргә кереште.

 

-Сакчы! Сакчы! Рамил! Кил монда! Чыгар мине! Үтерүче мин түгел!

 

Подвалдан килгән тавышлар постында йокымсырап утыручы егетне дер селкетеп уятып аска сөйрәде, җир җимертеп үкерүче "маяк" сакчыга адашырга ирек бирмәде.

 

-Рамил, чыгар мине!-дип ялварды ир.-Минем сыңар тамчы да гаебем юк. Чын менә. Ышан...

 

Егет елмаеп куйды.

 

-Димәк, хәтерегез әйләнеп кайтты? Минем исемемне исегезгә төшергәнсез икән...

 

-Әйе, кайтты,-дип мыгырданды Рабит Ора Бит.-Рамил, тыңлале. Мин чыннан да үтерүче түгел, бер хәшәрәт майорга матур итеп яла якты. Миңа ул мөртәтнең исеме дә билгеле хәтта. Менә нәрсә, дустым, чыгар син мине...

 

-Ничек инде чыгарырга? Андый сорауларны суд кына хәл итә ала. Минем андый вәкаләтләрем юк...

 

-Әйе, аңлыйм, син эшеңне югалтудан куркасың. Судны мин берничек тә җиңә алмаячакмын, чөнки дәлилләрнең барысы да миңа каршы. Майорга иреккә чыгарга һәм гаепсез икәнен үзенә исбатларга кирәк. Мин моны эшли алам, дәлилләр дә, шаһитлар да табармын. Монда утырудан файда юк. Менә болай эшлибез, Рамил дус, тыңла мине. Рабит Ора Битнең югалуын син менә болайрак аңлатырга тиеш буласың. Имеш, тоткын төнлә кисәк авырып китә, бүлмәдәшем сине бирегә чакырып китерә. Шунда мин койкадан сикереп торып икегезне дә бәйләп салам! Я, ничек? Буламы? Бәлаләрдән котылгач мин сиңа квартира бүләк итәчәкмен. Сүз бирәм. Арендага алынган бүлмәләрдә яшәп туйгансыңдыр инде. Кирәк дисәң, үземнең ярдәмчем итеп алачакмын. Киләсе елдан полиция хезмәткәрләренең хезмәт хаклары кискен арта, шуны онытма. Төрмә саклау эш түгел инде ул. Өч тиенгә чиләнеп йөрисең шунда...

 

-Әмма минем белемем юк бит,-дип киреләнде сакчы,-кем Рамилне полициягә, өстәвенә сезнең ярдәмчегез итеп алсын?

 

-Рабит Ора Битнең кем икәнен белмисең әле син! Катыргыны "ә" дигәнче ясап бирерләр! Минем белмәгән кешем юк! Майор мэрның кабинетының ишеген тибеп кенә ачып керә!

 

Егет икеләнеп калды, тиешле урында дөрес интонация белән әйтелгән сүзләр тора-бара үз эшләрен эшләделәр, дулкынланудан дер калтыранган куллар билдә эленеп торучы ачкычларга үрелде. Картина ышандырырлык булсын өчен Рабит Ора Бит сакчының ипи шүрлегенә менеп төште, "тоткыннар" Рамилнең каешы белән койкага ныклап "ябышып калдылар". Чыгып киткәндә майор авызларга келәп ролен үтәүче сөлге тыгып китте. "Серияле үтерүче"нең качкан булуын полиция хезмәткәрләре иртә белән генә абайлап алдылар, бар булган көчләр качкынны эзләргә күтәрелде. Төп героебызның күпсанлы квартиралары белән шәһәр читендәге коттеджлары сак астына алынды, туганнар яшәп яткан йортлар да игътибардан читтә калмады, тимер юл вокзаллары белән аэропорт тирәләренә коралланган кешеләр барып басты...

 

Рабит Ора Бит шәһәрдән качарга уйламады да, бер атна тирәсе тоттырмыйча йөргәч майор үзе прокуратурага килеп керде, дәлилләр белән шыплап тулы спорт сумкасы өстәл өстенә менеп кунаклады.

 

-Нәрсә бу?-дип гаҗәпләнде генераль прокурор.-Кайда йөрисең син? Нигә качтың? Үзеңне чоңгылга гына сөйрисең бит...

 

Кабинет хуҗасы телефонына ябышты, ярты сәгатьтән бина умарта күчедәй гөжли иде инде, барын да иң беренчеләрдән булып белүче хәбәрчеләр үләксә күреп алган саванна грифлары сыман ишегалдын сырып алдылар, ишек төбендә тырпаеп торучы сакчы эчкә погонлыларны гына үткәрде.

 

-Димәк, серияле үтерүченең кем икәнен ачыкладың?-диде прокурор чакырган кешеләрнең барысы да үз урыннарын яулагач.-Кем инде ул?

 

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Кем Син, Рабит Ора Бит? - 34
  • Parts
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 01
    Total number of words is 3849
    Total number of unique words is 2146
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 02
    Total number of words is 3759
    Total number of unique words is 1997
    35.4 of words are in the 2000 most common words
    50.0 of words are in the 5000 most common words
    57.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 03
    Total number of words is 3754
    Total number of unique words is 2067
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 04
    Total number of words is 3770
    Total number of unique words is 2032
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    56.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 05
    Total number of words is 3695
    Total number of unique words is 1942
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    57.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 06
    Total number of words is 3859
    Total number of unique words is 2065
    32.7 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    58.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 07
    Total number of words is 3817
    Total number of unique words is 1916
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 08
    Total number of words is 3823
    Total number of unique words is 2115
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    57.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 09
    Total number of words is 3738
    Total number of unique words is 1982
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 10
    Total number of words is 3851
    Total number of unique words is 2032
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.2 of words are in the 5000 most common words
    57.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 11
    Total number of words is 3727
    Total number of unique words is 1934
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    51.6 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 12
    Total number of words is 3856
    Total number of unique words is 2120
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 13
    Total number of words is 3724
    Total number of unique words is 1993
    35.1 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 14
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 2052
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.3 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 15
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2014
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 16
    Total number of words is 3834
    Total number of unique words is 2085
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    57.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 17
    Total number of words is 3861
    Total number of unique words is 2154
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    49.7 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 18
    Total number of words is 3819
    Total number of unique words is 2028
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    50.5 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 19
    Total number of words is 3873
    Total number of unique words is 2191
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.7 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 20
    Total number of words is 3739
    Total number of unique words is 1954
    33.7 of words are in the 2000 most common words
    48.7 of words are in the 5000 most common words
    57.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 21
    Total number of words is 3897
    Total number of unique words is 2141
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    57.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 22
    Total number of words is 3911
    Total number of unique words is 2193
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 23
    Total number of words is 3882
    Total number of unique words is 2064
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    58.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 24
    Total number of words is 3785
    Total number of unique words is 2139
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.1 of words are in the 5000 most common words
    57.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 25
    Total number of words is 3833
    Total number of unique words is 2138
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    46.6 of words are in the 5000 most common words
    56.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 26
    Total number of words is 3790
    Total number of unique words is 2112
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 27
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2072
    33.7 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    57.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 28
    Total number of words is 3785
    Total number of unique words is 2092
    31.9 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 29
    Total number of words is 3778
    Total number of unique words is 2111
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 30
    Total number of words is 3903
    Total number of unique words is 2169
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 31
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2117
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    57.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 32
    Total number of words is 3789
    Total number of unique words is 2032
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 33
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2019
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 34
    Total number of words is 2728
    Total number of unique words is 1543
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.