Latin

Кем Син, Рабит Ора Бит? - 21

Total number of words is 3897
Total number of unique words is 2141
32.0 of words are in the 2000 most common words
48.0 of words are in the 5000 most common words
57.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

Майор белән Батулла Басып Ула ни өчендер беркайчан да формадан йөрми иделәр, подъезддан атылып килеп чыккан "гади" ирләргә игътибар итүне корреспондентлар өере кирәк дип тапмады, ә менә погоннарын элеп алган капитанга теләр-теләмәс кенә күпсанлы мәгънәсез сорауларга җавап бирергә туры килде. Җинаятьчеләрне тотып китергән коллегалары ишегалдында чакта чал чәчле ир артык масаймады, попугай сыман көн дә кулланылу аркасында таушалып беткән фразаларын кабатлап торды, күрше бүлекчә кунаклары тукталыш белән микрорайон арасындагы каен урманчыгына кереп чумуга тон сизелерлек үзгәрде. Кызык карарга җыелган ачыгавызлар бу иртәдә капитан Галиевның иң яхшы тикшерүче икәнен һәм налог түләүчеләрнең акчалары җилгә очмаганын белделәр...

 

-Үтерүчене бигрәк тиз таптым, ә!-дип мактанды Рабит Ора Бит урманчыкның кыл уртасына җиткәч.-Атаклы Шерлок Холмс бер читтә борынын салындырып торсын! Шефың элек тә шулай шәп эшли идеме?

 

-Әйе, булдыра иде,-дип мыгырданды Батулла "ярый, җитте, мактанма" дигәндәй.-Әмма шулай да сезгә Холмска кадәр ерак әле...

 

-Нигә алай дисең? Минем кай җирем ким?

 

-Бөекбританияле йомгакларны квартирасыннан чыкмый гына сүтә, ә сез гел тегендә-монда йөренәсез. Кабинетта утырган килеш эшләрне ача аласызмы? Булмый бит...

 

Майор килешкән сыман башын кагып куйды, үпкәләрне хуш исле тәмәке төтене белән чайкап алгач полиция хезмәткәрләре төп героебызның кәттә иномаркасына кереп чумдылар, шунда Батулланың исенә кылт итеп бардачокта качып яткан тәм-томнар килеп төште...

 

-Рабит Габитович, бәлки, берәр стакан чәй җибәреп куярбыз? Ни диярсез?

 

Капитан китергән сыра сусауны басасы урынга нигәдер эчәсен китереп тора иде, бу юлы Рабит Ора Бит ярдәмчесенең тәкъдимендә кара таплар күрмәде, Батулла койрык чәнчеп юл читенә корылган җәйге кафе сыман нәрсәгә таба элдерде. Егет касса төбендә басып торучы кыз белән елмая-елмая ләчтит саткан арада майор кабат авылда калган Хәмдүнә Тиздән Түнәсе турында уйлана башлады. Ике йөз илле шәхесне бер түбә астына алган исемлектән "фәрештә"нең номеры бик тиз эзләнелеп табылды, яшел трубка сурәте чәпәлгән төймәгә басасы урынга баш бармак кабат икеләнеп калды...

 

Батулла Басып Ула санаулы минутлар эчендә ике стакан күтәреп әйләнеп тә килде, күптән уянырга һәм сөйгәненә шалтыратырга тиешле Хәмдүнәсе өчен борчылган ирдә чәй кайгысы юк иде, шефының игътибарсызлыгыннан ярдәмче бик теләп файдаланды, булачак каенана биреп җибәргән үтәкүренмәле зәңгәр кап тишек чиләк сыман зур тизлек белән "суын" югалта башлады. Вакыт үтә торды, ике утыргыч арасындагы өстәлчеккә менеп кунаклаган чәйдән күтәрелүче пар кимегәннән-кими барды, "океан өслеге"нә кара полиэтиленга охшаган юка "брезент" җәелде. Ике йөз миллилитр сыеклыкны ашказанына озатыр өчен егетебезгә бер килограмм чамасы тәм-том кирәк булды, артык куе масса тар үңәч аша көч-хәл белән генә үтә алды. Бушап калган савыт юл кырыенда тырпаеп торучы чүп чиләгенә кереп утыруга мәңге туймас күзләр Рабит Ора Битнең стаканына төштеләр...

 

-Рабит Габитович, чәегезне бер дә эчәсегез килми бугай. Ярдәм итимме әллә?

 

Майор "чукынып кит шунда" дигәндәй кулын гына селтәде, Батулла куана-куана бер генә мәртәбә кулланыла торган чокырга үрелде. Ашказанына тагын бер килограмм тәм-том төшеп ятты, капта чирек таба гөбәдия белән эченә өрек җимеше салынган пирог сыман нәрсә генә утырып калды. Бер йөзен чытып утыручы шефына, бер капка карап утыргач егет "калдык"ны бардачокка озатты...

 

-Фидан Чемодан арендалаган квартирага бармыйбызмы әллә? Нигә моңаеп утырасыз?

 

Ярдәмчесенең сүзләре Рабит Ора Битне уятып җибәрде, уң кул оясында эленеп торучы ачкычка үрелде. Украина кунагы яшәп яткан торакка эләгү өчен нибары ике йөз метр юл үтәргә кирәк иде, Габдулла Тукай урамының унынчы йортында урнашкан "мәшһүр" супермаркетның сакчысы күптәнге танышларын елмаеп каршы алды. Зәңгәр жилетлар элеп алган сәрхүш егетләр лифтны тәртәгә куып кертергә маташа иделәр, алтынчы катка чаклы баскыч буйлап менәргә туры килде. Батулланың чалбар кесәсеннән килеп чыккан "универсаль" ачкычларның иң җитезе ачкыч тишегенә үрләде...

 

Квартираның бербүлмәле икәнлеге ачыкланды, беренче эш итеп полиция хезмәткәрләре аш бүлмәсенә юл тоттылар. Идәннәр чисталыгы белән шаккаттырдылар, әйтерсең, биредә ир-ат түгел, ә хатын-кыз яшәп яткан. Майор сизгер борынын СССР белән Брежнев идарә иткән чорда ук ясалган иске суыткычка тыкты, Батулла ул арада ванна белән туалетны бер түбә астына туплаган "юеш" бүлмәне аркылыга-буйга айкап чыкты. Фидан Чемоданнан серияле үтерүче ясардай дәлилләр, әлбәттә, табылмады...

 

Залның стеналарыннан Украинада туып үскән һәм хәзерге вакытта Германиядә көн күреп ятучы агалы-энеле Кличколар елмаеп карап торган зур плакатлар табылды, мәшһүр боксчыларның кечесе ниндидер кара тәнле ирне ут итеп тукмап, ә олысы балаларга үз профессиясенең серләрен өйрәтеп маташа иде. Кресло башына эленгән ГАИ хезмәткәре формасы Батуллада шик уятмый калмады...

 

-Рабит Габитович, менә бу әйбергә игътибар итегез әле,-диде егет балконда актарынучы шефына.-Без эзләгән серияле үтерүчене психологлар кайчандыр ГАИда эшләгән, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында куылган, диделәр. Ни өчен Чемодан әфәнде квартирасында форма саклый? Ана Фидан кечкенәдән органнар турында хыялланды, дип лыгырдаган иде. Миңа калса, үтерүче ул. Өстәвенә, Украина кунагын супермаркеттагы камералар эләктереп алды. Чек язылган вакыт та, алынган продуктлар да Фидан Чемоданның үтерүче булуын раслый...

 

Рабит Ора Бит пыяладан корылган балконны тынычлыкта калдырып тиз генә торакка әйләнеп кайтты.

 

-Юк, Фиданнан шикләнү урынсыз, егетне тынычлыкта калдыр, үтерүчебез башка кеше. Ни өченме? Чөнки экспертның сүзләренә ышанырга кирәкмәс, "ак халат"ыбыз ялган сөйли. Ул супермаркет йөзенче йортта урнашкан, диде, аннары чекны бөтенләй урлады. ГАИ хезмәткәре формасына килгәндә, Фидан Чемодан, мөгаен, Гөлниса белән рольле уен сыман нәрсә оештыргандыр...

 

"Рольле уен" дигән сүз яңгырауга майор башта оҗмахта яшәүче хур кызы, аннары үзләрен урыс телендә "старообрядцы" дип атаучы кабилә тарафыннан сыендырылган Фрося булып кыланучы Хәмдүнәсен исенә төшерде, аяклар хуҗасын аш бүлмәсенә сөйрәделәр. Ир бу юлы да сөйгәнен татлы йокыдан уятырга кыймады, яшел трубка сурәте чәпәлгән төймәгә басарга дип үрелгән баш бармак өер хуҗасын бәреп төшерергә дип килгән яшь ата арыслан кебек икеләнеп калды...

 

-Мин барыбер үз фикеремдә калам,-диде Батулла шефы залга әйләнеп чыккач,-серияле үтерүченең фамилиясе Чемодан. Дәлилләр кирәкме? Бар алар, нишләп булмасын. Бишенче корбан янында супермаркет чегы табылды, экспертыбыз караңгыда адресны бутап әйткән булырга тиеш. Сәүдә йортындагы камералар Фиданны эләктереп алдылар, алынган әйберләр дә туры килә. Бала чагында егет ГАИ хезмәткәре булу турында хыялланган, теләкләр чынга ашмагач кеше үтерә башлаган. Гөлнисаның Чемодан белән очрашып йөрүе ачыкланды. Ни өчен Фидан чит кеше аркылы ике сим-карта алган? Берсен сөйгәненә тапшырган? Мөгаен, теге мокыт чыннан да хатыныннан шикләнгәндер, телефонга "корт" урнаштыргандыр. Әмма сим-карталарны үз исеменә алса булмый идеме? Чит ил разведчигы сыман кыланып маташу нигә кирәк?

 

-Ни өчен син эшне ябарга маташасың? Фидан Чемоданга яла ягасың? Нидән куркасың? Эш ачык калса, чын үтерүче тотылыр дип борчыласыңмы? Шефың бик акыллы бәндә бит, әллә нинди катлаулы төеннәрне санаулы минутлар эчендә сүтә дә ташлый. Беренче корбанны суеп ташлаган кыз артыннан мине дә төрмәгә ябарлар дип уйлыйсыңмы әллә?

 

-Ни сөйлисез сез?!-дип бәргәләнде егет.-Нәрсә, миннән тиз генә серияле үтерүче ясаумы хыялыгыз? Барып чыкмаячак! Мин беркемне дә чәнчемәдем! Туктале... нигә "көпшә" тиктомалдан Батуллага төбәлде? Ни өчен тугрылыклы ярдәмчегездән шикләнәсез?

 

-Сәбәпләр юк түгел. Эксперт ни өчендер ялган сөйли. Сиңа килик. Бинада ут сүнгәч без Тукай Тутыккан Ай белән подвалга төшеп юк булганбыз, аста ун минут чамасы электр щиты белән маташканбыз. Өскә менеп барганда коридорда сине очратканбыз...

 

Батулла елмаеп куйды.

 

-Имәндә икән чикләвек! Димәк, чекны мин урлаганмын! Рабит Ора Бит белән Тукай Тутыккан Ай подвалда чакта шыпырт кына кабинетка үтеп кереп дәлилгә төлке мае сөрткәнмен! Шәп! Искиткеч! Браво!

 

Егет диванда кара көеп утыручы шефын алкышларга күмде.

 

-Маймылланырга кирәкмәс!-диде майор коры гына.-Бу сиңа театр түгел! Нигә кул чабасың? Тилердеңме әллә? Чекны урлар өчен синең бөтен мөмкинлекләрең дә булган...

 

-Әйе, кәгазь кисәген мин чыннан да урлый ала идем, сезнең белән тулысынчы килешәм. Әмма дәлилне юк итү миңа нигә кирәк булган соң? Мөмкин булса, аңлатып бирегез әле...

 

Сорау җавапсыз калды, квартираны тагын бер мәртәбә җентекләп тентегәч чакырылмаган кунаклар мыштым гына "мәгарә авызы"на таба юнәлделәр. Ачканда артык киреләнеп маташмаган "универсаль" ачкыч бу юлы үзен тискәре яктан күрсәтергә булды, тимер ишек ябылмый тинтерәтте. Салкын коридорда басып торучы "шикле кешеләр" күрше квартирада яшәп ятучы карчыкның игътибарыннан читтә калмады, сөяк белән тиредән генә торган бармаклар шундук чыбыклы телефонга үрелделәр. Полициягә шалтыратасы урынга әбекәй бишенче катта көн күреп ятучы торак хуҗасының номерын җыйды, олы яшьтәге пар санаулы секундлар эчендә монтировка күтәреп менеп тә җитте. Кыйммәтле костюм кесәсеннән башын калкыткан кызыл тышлы документ кызып шартлар дәрәҗәгә җиткән казанга чиләге белән боздай салкын су орды, Фидан Чемоданның үле икәнен белгәч хуҗалар бик нык кайгырыштылар...

 

-Бик яхшы егет иде,-дип уфтанды карт,-торакны гел җыештырып кына торды. Эчмәде, тартмады, фахишәләр белән чуалмады. Хәзер менә яңа квартирант эзлисе була инде. Бәлки, сезгә кунар почмак кирәктер? Күп сорамыйм, бимазалап йөрмим, районы да тыныч...

 

Полиция хезмәткәрләре синхрон рәвештә башларын чайкап куйдылар, бераз уйланып торгач Батулла бүлекчәдә эшләүче бер сержантның квартира эзләвен исенә төшерде, бабакай шундук куана-куана егеткә шалтыратырга кереште. Ябылмый тинтерәткән ишекне хуҗаның хәләл җефете тиз генә урынына утыртты, кич Батулла искә алган сержант күпсанлы төенчекләрен күтәреп килеп тә җитте...

 

Үзеннән тиз генә серияле үтерүче ясарга маташкан Рабит Ора Биткә ярдәмчесе чын күңеленнән үпкәләде, шефының: "Әйдә, бүлекчә ишегалдында калган машинаңа чаклы кайтарып куям",-дигән "заманча" тәкъдиме коры гына кире кагылды, алгы утыргычта "онытылып" калган ноутбугын култык астына кыстыргач егет горур кыяфәт белән тукталышка таба титаклады. Майор алай тиз генә бирешә торган кешеләр сафыннан түгел иде, йөртүче янындагы тәрәзәсе яртылаш төшерелгән кара иномарка тротуар буйлап зур тизлек белән олы юлга таба китеп баручы Батулла артыннан ашкынды. Тәүлек буе эшләүче кечкенә генә кибет янында машина "качкын"ны куып җитте, майор тәрәзәдән таралмаган башын чыгарып ярдәмчесен уңайлы күн утыргычка кереп чумарга өнди башлады. Тырышлык көтелгән нәтиҗәсен бирмәде, егет үзен пленга эләккән горур партизан кебек тотты...

 

-Экспертны үпкәләтү өстенә Батулламнан дә "колак кактым",-дип фәлсәфә сатты ир ярдәмчесе череп таркалып маташучы троллейбуска утырып үзәккә таба олаккач,-әллә нинди көн булды әле бу. Нигә Хәмдүнә шалтыратмый икән? Һаман да йоклыймы? Шалтыратып карарга кирәк, болай булмас...

 

Кыз трубканы алырга һәм назлы тавыш белән "алло" дип әйтергә ашыкмады, бик тиз истә кала торган номерны рәттән дүрт мәртәбә җыеп карагач телефон кире тарихи Ватанына, ягъни приборлар панеленә әйләнеп кайтты.

 

-Мөгаен, йоклыйдыр,-дигән фикергә киленде,-кичә көн озын һәм мавыктыргыч булды бит...

 

Зур итеп ачылган авыз аркасында җөмләнең соңгы сүзләре аңлаешсыз яңгырады, Рабит Ора Бит тизрәк өенә кайтып яту турында уйлана башлады. Якшәмбе булганга юлларда машиналар Җир йөзендә сигезенче дистәсен яшәүче әбинең тешләре кебек сирәк иде, ярты сәгатьтән майор элиталы йортның подвалына урнашкан стоянкага борынын төртте. Квартирага эләгү өчен ишегалдына чыгып торасы булмады, тавышсыз лифт ирне зур тизлек белән өскә сөйрәде. Кыңгырауга басарга дип үрелгән кул ярты юлда эленеп калды...

 

-Бәлки, Динә Дөмегер Димә дә йоклыйдыр,-дип мыгырданды төп героебыз,-уятып маташмыйм инде. Ачкычларым үзем белән булырга тиеш...

 

Көрәк кадәрле йонлач куллар костюм кесәләре буйлап сәяхәткә чыгып киттеләр, чалбардагы "капчыклар" да "тоткын"ны "суд" карамагына тапшырырга ашыкмадылар, Рабит Ора Биткә стоянкада нәүмизләнеп калган машинасына әйләнеп кайтырга туры килде. Күпсанлы ачкычларны бер йодрыкка туплаган тимер кыршау бардачокта качып ята иде, үзеннән бер кат өстә яшәүче күршесе белән дөнья хәлләре турында бераз ләчтит сатып алгач майор салмак кына лифтка таба китеп барды. Күзләр йомылып, ә авыз гел ачылып тинтерәтте, квартирасына атылып килеп керүгә туры бүлмәсенә таярга исәпләп торган ирне өйдә сюрприз көтә иде...

 

Ишек кергәч тә җәелгән йомшак келәм төрле сортлы ир-ат кроссовкалары һәм биек үкчәле күркәм туфлиләр белән шыплап тулы булып чыкты, каршылык очратырмын дип башына да китермәгән йонлач аяклар "тәпи савытлары"на сөртенеп әзмәвердәй гәүдәне идәнгә сузып салдылар. Астрономик тизлек белән горизонталь торыштан вертикаль торышка күчеп маташкан мәлдә куллар "катастрофа"ны булдырмый калыр өчен барын да эшләделәр: очлыкларның уңы юка куртка сыман нәрсә белән гаилә башлыгының күн плащы асылынып торган элгечкә, ә сулы чытырдап шкаф тоткасына ябышты. Нәтиҗәдә болан мөгезе рәвешендә сырланган элгеч гәүдәдән нибары чирек секундка гына калышып идәнгә сузылып ятты, ә шкаф кеше кулы сыман тырпаеп торучы тоткасын югалтты...

 

-Нәрсә булды соң әле бу?-дип баш ватты хуҗа.-Бу кадәр аяк киеме квартирага каян килгән? Динә Дөмегер Димә кунаклар чакырганмы әллә?

 

Кыйммәтле костюм өслегенә ягылган тузанны җәһәт кенә учы белән сыпырып төшергәч Рабит Ора Бит шкаф тоткасын кире урынына куярга маташып карады. "Бәләкәй майор", күрәсең, мәктәптә гыйлем эстәгән чакта хезмәт дәресләрен бигүк өнәп бетермәгән булган, тиз генә урынына менеп кунакларга тиешле тотка белән шактый изаланылды. Морадына ирешә алмагач ир "кул"ны көзгеле комод сыман нәрсә өстенә озатты. Элгеч горур боксчы сыман тиз генә урынына торып басты, юка куртка белән күн плащ өслегенә ягылган тузанга да яңа Ватанына күнегергә язмаган иде. Шулчак колакка ишеге ярымачык аш бүлмәсеннән ыңгырашкан тавышлар килеп керде...

 

Башта Рабит Ора Биткә кашык-чәнечке патшалыгында кемдер сулкылдап елый кебек тоелды, аяк очларына гына басып ишеккә якынлашкан саен кызның кайгыдан хәсрәтләнеп утырмавы, ә киресенчә рәхәткә чыдый алмый ләззәт океанында йөзүе билгеле булды. Майор ыңгырашучыны, әлбәттә, бердәнбер кызы Динә Дөмегер Димә дип уйлады, йодрыклар шундук төйнәлде, тешләр шыгырдап алды, болай да озак йокламау аркасында кызарып чыккан күзләр офыкка таба тәгәрәп төшеп баручы кояш сыман кан белән тулдылар. Тавышның Динәнеке түгеллеген ир тырыша торгач барыбер ачыклый алды, барын да күрергә теләүче күзләр ишек белән яңак арасындагы ярык турысына ашкындылар...

 

Кыска чәчен сары төскә буяткан шәрә егет үзе кебек үк анадан тума бер кызны автомат кер юу машинасына утыртып куеп бар көченә "эшерә" иде, яшьләр квартира хуҗасының ишек артында басып торуын бөтенләй сизмәделәр. Тар чалбарның ике балагы кушылган төштә акрынлап кына коймак пешерергә дип куелган "камыр" кабара башлады, окобыннан үрмәләп чыгып маташучы "солдат"ка комачаулап торучы киртәләрне кулы белән тиз генә җимереп ташлагач Рабит Ора Бит кабат "кино" карарга кереште. Бераздан чәчбикә ирне очлы күзләре белән абайлап алды, ә егет "тамашачы"гы аркасы белән басып тора иде. Әче тавыш белән кычкырып җибәрәсе һәм аш бүлмәсе буйлап сибелгән киемнәрен җыеп чыгып качасы урынга кыз серле елмаеп майорга карап тора башлады. Сул кулның ат башы кадәрле балдак тагылган имән бармагы "кил монда" дигән кебегрәк җитез хәрәкәтләр ясап алды, төп героебыз абына-сөртенә ишектән ераккарак китү һәм парны тынычлыкта калдыру ягын карады...

 

Динә Дөмегер Димәнең дә, гаилә хуҗасының да бүлмәләре буш булып чыкты, кунаклар кабул итү өчен уйланылган һәм үлчәмнәре буенча футбол кырыннан һич калышмаучы зал ягыннан музыка ишетелгәндәй булды, тавыш дулкыннарын үткәрми торган кыйммәтле материаллардан эшләнгән стеналар җырның сүзләрен эләктереп алырга мөмкинлек бирмәделәр, майор туры кунак бүлмәсенә таба китте. Бусагада Рабит Ора Бит пәйда булуга егетләрнең өстенә елкылдап торган матур күлмәк кигәне тиз генә музыканы туктатты, икенче берәү өстәл өслеге буйлап тезелеп киткән аракы шешәләрен яшерергә кереште. Динә Дөмегер Димә балконда хуш исле тәмәке көйрәтүче классташлары арасында бөтерелә иде, күзләр атаны эләктереп алуга тиз генә идәнгә төбәлделәр. Майор кунакларның баш санын алырга маташып карады, егерме турысына җиткәч арлы-бирле йөренүче "бәрәннәр" ирнең фикерләрен чуалттылар...

 

Банкетны "техник сәбәпләр" аркасында тиз генә тәмамларга туры килде, башлыча шушы йортта яшәп ятучы егет-кызлар суд эскәмиясенә эләккән кешенеке кебек "кичерегез, минем сыңар тамчы да гаебем юк" дигән мескен кыяфәт белән мыштым гына ишеккә юнәлделәр. Келәмне сырып алган аяк киемнәре бер-бер артлы югала, ә квартира бушый барды, соңгы кунак артыннан ишек шапылдап ябылгач Рабит Ора Бит янында басып торучы кызының чалтыратып яңагына менеп төште...

 

-Нәрсә бу?! Нигә торакны фәхешханәгә әйләндердең?! Оятсыз! Җирбит! Мин югалуга шундук дусларыңны чакырдыңмы?!

 

Динә Дөмегер Димә яңакның сызлавына чыдый алмыйча сулкылдап елап җибәрде, майор кызын озын толымыннан эләктереп алып кире кунак бүлмәсенә сөйрәде.

 

-Тиз бул, залны тәртипкә китер!-дип ырылдады ир.-Ун минут вакыт сиңа!

 

Чәчбикә елый-елый өстәл өслеге буйлап тезелеп киткән тәлинкә-кашыкларны араларга кереште, кызы бүлмәдә "генераль җыештыру" үткәргән арада Рабит Ора Бит балконны тикшереп керде. Лач итеп төкерелгән селәгәйләр белән "бизәлгән" идәннән берничә шикле төпчек сыман нәрсәләр табылды, матдәнең марихуана ише җиңел наркотик булуын тәҗрибәле майор шундук ачыклый алды. Кара көеп чыккан сул яңак тагын бер мәртәбә гаилә башлыгының каты йодрыгын кабул итте, аракы шешәләре һәм тәмәке өчен уң яңак җавап тотты, ирнең рөхсәтеннән башка квартирага кунаклар чакырган өчен дә ярыйсы гына эләкте...

 

Кызы бүлмә белән балконны юып чыгарганда ир үз бүлмәсендә гырлый-гырлый йоклый иде инде, күзләр көндезге өчләр тирәсендә теләр-теләмәс кенә ачылырга булдылар. Әзмәвердәй гәүдә астында кысылып калып оеган уң кул шундук телефонга үрелде, чиләге белән аракы эчкән кешенеке кебек "хәлсез" бармаклар кыршылып беткән аппаратны эләктереп кала алмадылар, фин егетләре тарафыннан укмаштырылган эшләнмә кыйммәтле келәмгә очты. Арт капкач шартлап ачылды, батарея идәндә аунап ятучы носки янына барып төпләнде, уң кулның капиллярлары салмак кына кислородка бай кан белән тула башладылар. "Процесс" берьюлы меңләгән ноктага энә белән чәнчүче "озынборын"ны хәтерләтте, оеган очлык тизрәк үз хәләтенә кайтсын өчен Рабит Ора Бит кан бирергә әзерләнгән почетлы донор кебек кызу-кызу йодрыкларын йомарлап алды...

 

Батареяны урынына урнаштыргач майор ашыга-кабалана яшел трубка сурәте чәпәлгән төймәгә басты, ә арт капкач келәмдә онытылып калды. Гырлый-гырлый йоклаган мәлдә Хәмдүнә Тиздән Түнә шалтыраткандыр дип исәпләп торган ирнең изге өметләре рифка бәрелгән агач кораб кебек чәлпәрәмә килде, сөйгәненең номерын кыз сыңар мәртәбә дә җыймаган булып чыкты, "кабул ителгән смслар" дип аталган папка да яңа хатлар белән куандыра алмады...

 

-Сәер,-дип мыгырданды гаилә башлыгы,-фәрештәм кая югалды соң? Нигә трубканы алмады? Тагын бер шалтыратып карыйм әле, көндезге өчтә берәү дә йоклап ятмый...

 

Динамиктан ишетелгән озын-озын гудоклардан соң "алло, матурым" дигән сүзләрне эләктереп алырга әзерләнеп торган колакка якынлашып килүче поездны хәтерләткән авазлардан башка әйбер тәтемәде, тынлык урнашкач бармак кабат унбер урынлы номерны җыйды. Җәмгысе биш мәртәбә шалтыратылды, кыз трубканы барыбер алмады...

 

-Мөгаен, үпкәләнгәндер,-дигән фикергә килде Рабит Ора Бит,-шуңа күрә җавап бирмидер. Иртән иртүк берни әйтми чыгып киттем шул, тинтәк. Нәрсә, мин аны дер селкетеп уятырга тиеш идемме әллә? Язу да язып калдырмадың ичмасам. Ярый, үпкә шампунь көбеге белән бер ул. Бик тиз эреп юкка чыга...

 

Динә Дөмегер Димә үз бүлмәсендә елый-елый кара көйгән йөзен тәртипкә китерү белән мәшгуль иде, ишекнең эчтән бикле булуын абайлап алгач майор көрәк кадәрле кулы белән салмак кына тукран ролен үтәп алды, җавап бирүче булмады. "Артыгын кыланып ташладым бугай,-дип уйланды майор,-алай ук кирәк түгел иде. Мескенкәйгә бик каты эләкте ахрысы..."

 

Йодрык тагын бер мәртәбә агач ишекнең каты башыннан сыйпады, бу юлы да "капка"ны ачучы булмады, ир ягымлы тавыш белән бердәнбер кызыннан гафу үтенергә кереште. Башлыча "кичер", "башка алай кыланмам", "монысы соңгысы булыр" кебек сүзләрдән торган монолог унбиш минут чамасы дәвам итте, тырышлыкның сыңар тамчы да файдасы булмасын абайлап алгач аяклар гәүдәне аш бүлмәсенә таба сөйрәделәр. Динә Дөмегер Димә квартираны ялт итеп җыештырып чыгарган иде, ашык-пошык юынып алгач Рабит Ора Бит сукрана-сукрана чәй куеп җибәрде. Табигый газ тырыша-тырмаша чишмә суын кайнаткан арада күзләр укырга яраклы газета, яисә журнал сыман нәрсә эзли башладылар, тәрәзә төбеннән почта тартмаларыннан көн дә табыла торган реклама брошюрасы башын калкытты. Македонский гаскәредәй тезелеп киткән матур ап-ак тешле ярымшәрә кыз майорны сентябрьнең беренче көнендә ачылган электроника кибетенә кунакка дәште һәм илле процентлы ташламалар белән кызыктырырга маташып карады. Шома кәгазьгә сырланган брошюраны башыннан азагына чаклы укып чыккач гаилә башлыгы стенага беркетелгән сыек кристаллы телевизорны кабызып җибәрде...

 

Чәйнек әче тавыш белән сызгыра башлауга йокы бүлмәсендә онытылып калган кәрәзле телефон да аваз биреп алгандай булды, Рабит Ора Бит шундук эт кебек колакларын торгызды. Имән бармак телевизорның авызына келәп тыга торган махсус төймәгә басты, "башлы" плитә тизрәк газ килә торган кранны япты, кашык-чәнечке патшалыгында кабер тынлыгы урнашкан мәлдә йокы бүлмәсеннән килүче авазлар да эреп юкка чыктылыр...

 

-Әллә ниләр ишетә башладым бугай инде,-дип мыгырданды майор.-Ярый, чәй эчеп алырга кирәк...

 

Кулларын бутый-бутый нидер сөйләүче журналист майор тарафыннан йолкып алынган телен тиз генә урынына тегеп куйды, сырлы-сырлы бәллүр стакан хуш исле кайнар чәй белән тулды. "Самавыр" сызгырган чакта йокы бүлмәсеннән ишетелгән тавышлар тынычлап чәй эчәргә ирек бирмәделәр, чокырның яртысын юк итеп аткач ир кәрәзле телефонының хәлен белеп керергә булды. Почмагы чатнаган экранда "бер яңа хат алынды" дигән язу масаеп тора иде, күпсанлы бармакларның иң җитезе "укырга" дигән төймәгә басты. Кабалану үз эшен эшләде, смс-хәбәрне ачасы урынга "гид" гаилә башлыгын бөтенләй башка "музейлар" белән таныштырырга кереште. Дисплейны яктыртучы утлар шартлап сүнде, телефон тиктомалдан Интернетка кереп китте. Исемлектә иң беренче торучы "билгесез" кешегә буш хат очты, Батулла Басып Уланың номеры да җыелмый калмады, Рабит Ора Бит ачудан аппаратын идәнгә атып бәрердәй булды...

 

"Шалтыратма миңа бүтән!-дип язган иде Хәмдүнә Тиздән Түнә.-Оныт мине! Мин сиңа үпкәләдем! Син мине бер тамчы да яратмыйсың икән!"

 

Смс-хәбәр күкрәк читлегендә салмак кына тибенеп ятучы йөрәкне үрле-кырлы сикерергә мәҗбүр итте, арка буйлап салкын тир елгалары акты. Шулчак үч иткәндәй Батулла Басып Ула шалтыратып мәгънәсез сорауларын бирергә кереште, буш хат җибәргән өчен исемлекне әйдәп баручы Абаев атлы "билгесез" ирдән дә гафу үтенергә туры килде...

 

-Нишләргә?-дип баш ватты майор.-Нишләргә?! Туктале, шалтыратып барысын да аңлатып бирим...

 

Кыз трубканы алмады, тоташ матур сүзләрдән генә торган смс-хәбәрләр дә җавапсыз калдылар. Иркен бүлмәсе буйлап ун минут чамасы ишекле-түрле йөренгәч ир ашыга-кабалана киенергә кереште. Арт капкачсыз кәрәзле телефон күлмәк, ә акча янчыгы белән машина ачкычлары чалбар кесәсенә кереп качтылар. Гаилә башлыгында аш бүлмәсендә эшләп калган телевизор һәм яртылаш эчелгән стакан кайгысы юк иде, сөйгәнен югалтудан уттан курыккан кебек шүрләгән майор квартира ишеген дә бикләргә онытып лифтка ыргылды. "Тимер әрҗә" кирәк вакытта озак кыймылдап тинтерәтте, түземлеге төкәнгәч Рабит Ора Бит баскыч буйлап абына-сөртенә аска ыргылды. Ике кат арасындагы мәйданчык турысына җиткәч колакка лифт ишеге ачылган тавыш килеп керде, "кораб капитаны" әче тавыш белән штурвалны йөз сиксән градуска борырга кушты. Күрше квартирадан чыгып килүче ак яулыклы мөселман карчыгы кисәк каршыга исә башлаган көчле җил ролен үтәде, "риф"ны "капитан" соңгы мизгелдә генә абайлап алды...

 

 

 

 

Бер аягы белән кабергә кереп маташучы әбекәйнең сөяк белән тиредән генә торган арык гәүдәсе бетон стенага килеп сыланган чебен кебек салмак кына идәнгә "агып" төште, үтәкүренмәле зәңгәр каптагы хуш исле әфлисуннар баскыч буйлап аска тәгәрәделәр. Майор гафу үтенә-үтенә карчыкны ипләп кенә торгызды, көрәк кадәрле йонлач куллар озын итәкле күлмәккә кунган тузанны сыпыргандай иттеләр, тырыша торгач җиденче катка чаклы төшеп җиткән әфлисуннарны җыеп алу бурычы да иргә йөкләнде. Лифт "капитан"ны ун минут чамасы "порт"та көтеп торды, Рабит Ора Бит мышный-мышный килеп җиткәндә тимер ишекләр ябылып маташа иделәр инде. Космик тизлек белән кысылучы ярыкка елкылдап торган ботинка сыймады, казылык калынлыгындагы бармаклар да "поезд"га соңа калдылар, янып торган кызыл күзне дөмбәсләүдән дә файда булмады. Ишек өстенә эленгән табло сыман нәрсәдә кукраеп торучы саннар зур тизлек белән үсәргә керештеләр, майорыбыз аты-юлы белән сүгенә-сүгенә баскыч буйлап аска ташланды...

 

Бәхетеңне сыер сөзсә, көтү көткән акчаңны да җыеп ала алмассың дип бөек язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев, күрәсең, белми әйтмәгәндер, тоташ күңелсезлекләр белән үрелеп барган көн иргә тагын бер "сюрприз" әзерләп куйды. Элиталы йортның подвалына урнашкан стоянкадан чыга торган тар юлны яңа гына табадан төшкән кызыл "Феррари" томалап тора иде, руль артына кереп чумган курчак кебек матур яшь кыз тирләп-пешеп машинаны кабыза торган төймәне эзләргә кереште. Беренче эш итеп бер-бер артлы кирәгеннән артык караңгылатылган тәрәзәләр ачылып-ябылып уйнады, Рабит Ора Биткә арткы капот астына кереп качкан куәтле двигательне дә күрергә насыйп булды. Берьюлы дүрт алтын балдак элеп алган озын нәзек бармак "мөгаен, шушы төймә моторны кабызадыр" дигән кебек кыяр-кыймас кына кара тумблерга үрелде, сикереп торырга тиешле "атлар" урынына алгы тәрәзәне юа торган "урам себерүче Салих Сәйдәшне Сыра Эчәргә Дәш"кә җан керде, майор авыр сулап эчтән генә экология министрының яңа хатынын әрләргә кереште...

 

Вакыт үтә торды, кыз кирәкле төймәне үч иткәндәй эзләп таба алмады, төп героебыз машинасын йөз сиксән градуска борып стоянкага керә торган "тылсымлы тишек"не эзләп китте. "Мәгара авызы"на җитәргә ун адым чамасы калгач эленгән "хәтәр" юл билгесе стоянкага кергән җирдән чыгарга ярамаганлык турында кисәтте, майорның бу минутта "киңәшче"ләрне тыңлап торырга вакыты юк иде. "Җир асты"ннан тиз генә чыгып таярга исәпләп торган машинаның юлына тимер торба ише нәрсәләрдән корылган "карурман" каршы төште, Урта Азиядән килгән кунаклар тозсыз җырларын суза-суза стенаны шкатурлап маташа иделәр...

 

Рабит Ора Бит шундук машинасыннан сикереп төшеп ирләрне куып таратырга маташып карады, кунаклар "гафу ит, берни дә аңламыйм" дигәндәй башларын чайкый-чайкый эшләрен дәвам иттеләр, майор бу мизгелдә кызып шартлар дәрәҗәгә җиткән зур казанны хәтерләтте. Цемент белән комны бутап ясалган измә тулы кул арбасы гөрселдәп асфальт җәелгән җиргә ауды, сулы чиләккә дә канатлар үсеп чыкты. Урта Азия кунакларының читтән караганда яшьрәк һәм кызурак күренгәне йодрыкларын төйни-төйни майорга таба бара башлады, егетне "коллегасы" эләктереп алып акылга утыртмаган булса вакыйганың ни белән тәмамланасын берәү дә әйтеп бирә алмас иде. "Ата" терсәктән измәгә баткан кулларын болгый-болгый "улы"на чит телдә кыска вакытлы вәгазь сөйләп ташлады...

 

Машинага кире стоянкадан чыга торган ишек төбенә барып басарга туры килде, кызыл "Феррари" руле артында утыручы кыз әле дә "тимер ат"ын кабыза алмый интегә иде. Рабит Ора Бит артында таптанып торган кәттә "Мерседес" йөртүчесе ризасызлык белдереп кыңгырауга басып алды, майор "гаеп миндә түгел, ә теге кызыйда" дигән кебек куллары белән иргә нидер аңлатырга маташып карады. Арткы капот белән тәрәзәләрне тагын бер мәртәбә күтәреп-төшереп уйнагач чибәркәй кәрәзле телефонын сөйрәп чыгарып кемгәдер шалтыратырга кереште. Диалог нибары ун секунд чамасы дәвам итте, "чыбык"ның теге ягында утыручы билгесез зат машинаны кабыза торган төймәнең качып яткан урынын бик тиз әйтеп бирде. Торбадан ургылып чыккан зәһәр төтен Рабит Ора Битнең ап-ак тешләренә корым булып утырды...

 

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Кем Син, Рабит Ора Бит? - 22
  • Parts
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 01
    Total number of words is 3849
    Total number of unique words is 2146
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 02
    Total number of words is 3759
    Total number of unique words is 1997
    35.4 of words are in the 2000 most common words
    50.0 of words are in the 5000 most common words
    57.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 03
    Total number of words is 3754
    Total number of unique words is 2067
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 04
    Total number of words is 3770
    Total number of unique words is 2032
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    56.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 05
    Total number of words is 3695
    Total number of unique words is 1942
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    57.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 06
    Total number of words is 3859
    Total number of unique words is 2065
    32.7 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    58.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 07
    Total number of words is 3817
    Total number of unique words is 1916
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 08
    Total number of words is 3823
    Total number of unique words is 2115
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    57.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 09
    Total number of words is 3738
    Total number of unique words is 1982
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 10
    Total number of words is 3851
    Total number of unique words is 2032
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.2 of words are in the 5000 most common words
    57.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 11
    Total number of words is 3727
    Total number of unique words is 1934
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    51.6 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 12
    Total number of words is 3856
    Total number of unique words is 2120
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 13
    Total number of words is 3724
    Total number of unique words is 1993
    35.1 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 14
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 2052
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.3 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 15
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2014
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 16
    Total number of words is 3834
    Total number of unique words is 2085
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    57.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 17
    Total number of words is 3861
    Total number of unique words is 2154
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    49.7 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 18
    Total number of words is 3819
    Total number of unique words is 2028
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    50.5 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 19
    Total number of words is 3873
    Total number of unique words is 2191
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.7 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 20
    Total number of words is 3739
    Total number of unique words is 1954
    33.7 of words are in the 2000 most common words
    48.7 of words are in the 5000 most common words
    57.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 21
    Total number of words is 3897
    Total number of unique words is 2141
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    57.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 22
    Total number of words is 3911
    Total number of unique words is 2193
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 23
    Total number of words is 3882
    Total number of unique words is 2064
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    58.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 24
    Total number of words is 3785
    Total number of unique words is 2139
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.1 of words are in the 5000 most common words
    57.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 25
    Total number of words is 3833
    Total number of unique words is 2138
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    46.6 of words are in the 5000 most common words
    56.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 26
    Total number of words is 3790
    Total number of unique words is 2112
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 27
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2072
    33.7 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    57.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 28
    Total number of words is 3785
    Total number of unique words is 2092
    31.9 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 29
    Total number of words is 3778
    Total number of unique words is 2111
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 30
    Total number of words is 3903
    Total number of unique words is 2169
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 31
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2117
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    57.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 32
    Total number of words is 3789
    Total number of unique words is 2032
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 33
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2019
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 34
    Total number of words is 2728
    Total number of unique words is 1543
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.