Latin

Кем Син, Рабит Ора Бит? - 22

Total number of words is 3911
Total number of unique words is 2193
32.8 of words are in the 2000 most common words
48.4 of words are in the 5000 most common words
56.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

Кызыйның, күрәсең, руль артына беренче мәртәбә утыруы булгандыр, тизлекне көйли торган "тартма" турысыннан тырпаеп чыгып торган "таяк" белән уртак тел табу да чишә алмаслык зур проблемага әйләнде, майор артына барып баскан "Мерседес" йөртүчесе тагын бер мәртәбә кыңгыравына басып алды. Вакыт үтә торды, "Феррари" урыныннан кузгалырга ашыкмады, Германиядә эшләнгән машина хуҗасы кәрәзле телефонын сөйрәп чыгарып тиз генә кызыйның иренә шалтыратырга кереште. Рабит Ора Битнең үткен колаклары "мисез тавыгыңа башка ачкыч тапшырма", "башта йөрергә өйрәт", "арт юлыңны тегеләй итим" кебек тозлы-борычлы фразаларны тырыша торгач барыбер эләктереп ала һәм бер җепкә тезә алды. Майор әлеге йортта яшәүче "иң хәерче" кешеләрнең берсе иде, шуңа күрә төп героебыз чыгу юлын томалап торган машинаның йөртүчесен эт итеп сүгәргә дә, кыңгырауга басып ризасызлык белдерергә дә җөрьәт итмәде...

 

Киләсе секундта тырыша-тырмаша стенаны штукатурлап маташучы Урта Азия кунаклары металлга металл бәрелгән кызганыч тавыш ишеттеләр, "Феррари" чигенеп бар көченә Рабит Ора Битнең машинасына килеп бәрелде, майорның "тимер ат"ы үз чиратында артта таптанып торучы "немец"ны "имгәтте". Рульгә һәм ишекләргә дыңгычлап тутырылган куркынычсызлык мендәрләре шапылдап ачылды, төп героебызның ирененә менеп кунаклаган кыйммәтле сигарет биткә сыланды. "Мерседес" йөртүчесе йөгереп килеп мескенкәйне "ятьмә"дән араламаган булса Рабит Ора Биткә Кабанга сөйгәне янына барасы урынга пластик операция ясаучы клиникага сузылып ятарга туры киләчәк иде, вакытында килеп җиткән ярдәм биткә әллә ни пешәргә мөмкинлек бирмәде. Урыны-урыны белән көйгән сакалдан һәм саргаеп торган төшләрдән кала йөзгә артык зур зыян килмәде...

 

"Мерседес" хуҗасы уң кулының имән бармагын селки-селки кызыйны әрләргә кереште, чибәркәй дә төшеп калганнар сафыннан түгел иде, иргә адресланган сүзләр сафлылыгы һәм йомшаклылыгы белән әллә ни аерылып тормадылар. Майор ГАИ хезмәткәрләрен көтеп вакытын уздырмады, машинасын бераз читкәрәк алып куйгач авылга Хәмдүнә Тиздән Түнәнең "тимер ат"ы белән барырга булды. Кабанга юл тотар алдыннан кыз ачкычларны Рабит Ора Битнең квартирасында калдырып китте, иргә тагын бер мәртәбә торагына сугылырга туры килде. Атасын күреп алуга аш бүлмәсендә мәш килүче Динә Дөмегер Димә йөзен чытып үз куышына чыгып качарга маташып карады, көрәк кадәрле йонлач куллар кызны ваннага үтә торган ишек турысында гына эләктереп алуга ирештеләр. Стеналарга башлыча "кичер", "гафу ит", "башка алай эшләмәм" кебек сүзләрдән торган җөмләләрне кабат ишетергә туры килде. "Озын толым", әлбәттә, йөзен кап-кара иткән явыз атасын тиз генә кичерергә ашыкмады, авылга җиңел сулап кайтып китәргә исәпләп торган майорның изге хыяллары нибары хыял гына булып калдылар...

 

2011 елның 11 сентябре чираттагы казасын әзерләп куйды. Хәмдүнә Тиздән Түнә "ташлап калдырган" машинаның ишекләре берничә минут буе киреләнгәч кенә ачылдылар, этнең пультның ярыйсы гына таушалырга өлгергән батареясы турында күмелгәне соңыннан гына билгеле булды. Компьютер двигательнең махсус ун урынлы кодны җыйгач кына кабынасын белдереп чәрелдек тавыш белән аваз салды, аты-юлы белән сүгенеп һәм кызның анасы белән җенси мөнәсәбәткә кереп алгач Рабит Ора Бит сөйгәненә шалтыратып код турында мәгълүмат юнәтергә маташып карады, Хәмдүнә Тиздән Түнә трубканы бу юлы да алмады. Тугыз катлы йорт биеклегендәге тозлы-борычлы сүзләр стоянкада юкны бушка аударып йөрүче Салих Сәйдәшне Сыра Эчәргә Дәшнең каты колагына кадәр барып җиттеләр...

 

-Нишләргә?-дип баш ватты майор.-Машинаны ничек кабызырга? Кабанга таксилар барамы икән? Юктыр, андый ерак арага берәү дә чыгып китмәс. Нишләргә?

 

Коткару әйләнәсе көтелмәгән яктан йөзеп килде, Интернетта яшәп ятучы вирусларны көн дә су сибеп үстерүче һәм үзе үк шул хәшәрәтләргә каршы программалар тәкъдим итүче фирманың башлыгы чын хакер икәнлеген тагын бер мәртәбә раслады, ун урынлы махсус код сүсәргән резинкалы иске трусик сыман бик тиз шартлап өзелде.

 

-Сәлам, Хәмдүнә!-дип чәрелдәде компьютер.-Хәерле көннәр!

 

-Хәмдүнә түгел әле бу,-дип мыгырданды Рабит Ора Бит,-лыгырдап утырма. Башка эшең юкмы әллә?

 

-Двигательне берүк сүндерә күрмәгез,-дип кисәтте "врач",-югыйсә юлда туктап калачаксыз...

 

-Сүзләрегезне онытмаска тырышырмын...

 

"Хакер"ны рәхмәт тавы астында күмеп калдыргач майор читкә чыгарып куелган кызыл "Феррари"ны сулдан урап узып туры киң шоссега атылып килеп чыкты, Кабанга илтүче юл шул арада онытылган да иде инде. Маяк ролен үтәү бурычы алгы тәрәзәгә ябышкак тәпиләре белән очып кунган GPS-навигаторга йөкләнде, компьютер һәм катлаулы смартфон ише нәрсәләрне бигүк аңлап бетермәүче Рабит Ора Бит "Иван Сусанин" белән ун минут чамасы изалангач ярдәмчесе Батулла Басып Улага шалтыратты. Егет тә үч иткәндәй телефонын алмый тинтерәтте, беренче дүрт "кыңгырау" комга сеңгән су кебек эреп юкка чыкты...

 

-Нигә җавап бирмисең?-дип ырылдады майор бишенче мәртәбәсендә морадына ирешкәч.-Йоклап ятасыңмы әллә?

 

-Теге вакыттагы кебек ялгышып килеп эләккәнсездер дип уйладым,-дип мыгырданды ярдәмче,-ни булды? Нигә дорфа кыланасыз?

 

Батулла Басып Ула сукыр кеше янәшәсеннән баручы "күзле" кебек шефына һәр адымны өйрәтеп торды, майор сүзсез генә бер-бер артлы тиешле төймәләрнең пеләш башларыннан сыйпады. Бераздан сыек кристаллардан эшләнгән дисплейда "аңлашылды" дигән кебегрәк зур язу һәм авызын ерып торучы түгәрәк баш пәйда булды. Гел артын гына күрсәтүче каһәр суккан көн үз-үзенә хыянәт итәргә ашыкмады, мантыйк буенча ял көннәрендә гомумән ясалырга тиеш булмаган "бөке"ләр ни өчендер чат саен масаешып тора иделәр, Рабит Ора Бит Казаннан чыгып киткәнче аты-юлы белән сүгенеп барды. Бензин салу станциясен узып киткәч GPS-навигатор чәрелдәвек тавыш белән чокырлы-чакырлы юлга борылырга кушты...

 

-Кичә иртән без Кабанга башка юл белән бардык түгелме?-дип мыгырданды майор.-Нигә бу мөртәт уңга борылырга куша? Туктале, бардачокта карта сыман нәрсә бар иде түгелме? Карап карамыйча булмас...

 

Машина чокырлы-чакырлы юлга ун адым чамасы кала шып туктады, көрәк кадәрле куллар бардачокта актарына башладылар. Чәчәкле-чуклы күкрәкчә белән трусик ирдә зур кызыксыну уятты, бәя каучуктан эшләнгән галәмәт зур ир-ат әгъзасына да бирелде...

 

-Монысы нигә кирәк икән инде?-дип гаҗәпләнде Рабит Ора Бит.-Хәер, Хәмдүнә Тиздән Түнә туя торган зат түгел...

 

Кабан бик тиз эзләнелеп табылды, ир GPS-навигатордан юкка шикләнгән булып чыкты.

 

-Мөгаен, бу юл кыскарактыр,-дигән нәтиҗәгә киленде,-компьютер алдамас...

 

Юл тигезсезлеге һәм тулы бер "КамАЗ" төшеп китәрлек олы тишекләре белән таң калдырды, машинаның төбе асфальт димәсәң хәтере калырлык шикле массага тиеп киткән саен йөрәк ешрак тибә башлады, арка буйлап салкын тир елгалары акты. Автомобильнең үзенеке түгел, ә Хәмдүнә Тиздән Түнәнеке икәнлеген исенә төшергәч майор җиңел сулап газга ныграк басты, такыр юл буйлап тәгәрәүче буш консерв банкасыныкына охшаган авазлар тыныч кына телевизор карап утыручы авыл халкын тәрәзәләренә ябырылырга мәҗбүр иттеләр. Озакламый шоссе сизелерлек яхшырды, спидометрның угы "140" саны тирәсенә менеп җиткәч кенә ял итәргә туктады...

 

-Бер дә куркасы юк,-дип ир үз-үзен юатырга кереште,-машина минем исемгә теркәлмәгән. Тизлекне арттырсам да, икеле тоташ сызыкларны кисеп чыксам да була хәтта!

 

Километрлар артта калды, таныш юллар очрамагач төп героебыз сизелерлек борчыла башлады.

 

-Компьютер саташамы әллә? Соң дөрес барам бит инде. Нигә таныш урыннар очрамый? Ярымҗимерек җил тегермәне дә, тоташ корыган каен урманы да, теге сасы күл дә күренми...

 

Алда олы-олы зәңгәр хәрефләр белән "Кабан" дип язылган белдерү тактасы шәйләнде, эчкә шундук җылы йөгерде...

 

-Күрсәткеч башка иде бугай,-дип мыгырданды майор,-йортлар да мондый түгел иде. Әһә, белдем! Авылга икенче яктан кереп маташам!

 

Торак пункт артык бәләкәй булып чыкты, Хәмдүнә Тиздән Түнә туып-үскән футбол кыры чаклы өй дә, калай түбәле клуб та табылмады. Авылның очына барып җитеп кире борылгач Рабит Ора Бит юл кырые буйлап салмак кына каядыр тәпиләүче сәрхүш ирне эләктереп алып "сорау алу"ны башлады. Майорыбыз ялгышлык белән күрше районның Кабанына килеп эләккән иде, хуш исле сигарет менеп кунаклаган авыздан очып чыккан тозлы-борычлы сүзләр авыл урамы буйлап инешкә таба ыргылдылар...

 

-Бер дә бетеренмәгез,-дип кабанлы "турист"ны юатырга кереште,-сез эзләгән сала бездән ерак түгел ул. Чама белән утыз чакрым бугай. Унбиш минутлык юл инде. Элек ул авыл башка исем йөртә иде, август азагында нигәдер атаманы "Кабан" итеп үзгәрттеләр. Әле кичә генә сезнең кебек бер кеше ялгышып килеп керде, мин аңа юлны өйрәтеп җибәрдем. Ручка белән кәгазь бите бирсәгез, сезгә дә ярдәм кулы сузармын. Бушка түгел, әлбәттә...

 

Балык сөзә торган ятьмәгә охшаган эре-эре тишекле колготки ялтыравыклы этикеткасын югалтты, эзләнә торгач бардачоктан кәлам сыман нәрсә дә табылды. Катыргы кисәгенә инглизчә "Z" хәрефенә охшаган "серле" маршрут сырланды, иҗат эшен төгәлләгәч сәрхүш Рабит Ора Биттән бер шешә аракылык акча теләнеп алды. GPS-навигатор кабат чәрелдәвек тавыш белән "тегендә борыл, монда борыл" дип лыгырдарга кереште...

 

-Яп авызыңны!-дип ырылдады майор.-Беләсеңме, кем син? Иван Сусанин! Мине ялгыш юлдан җибәрдең бит, үләксә тәре! Август азагында исемен үзгәрткән авылны әле дә теркәп куймадыңмы? Үзләре көн дә техника казанышлары турында лыгырдыйлар!

 

-Ун адымнан сулга каер!-дип кисәтте компьютер.

 

Сулга кереп китә торган юл бөтенләй юк иде, ир ачудан навигаторны алгы тәрәзәдән йолкып алып юл кырые буйлап тезелеп киткән салам эскертләренә таба тондырды.

 

-Шул кирәк сиңа! Теләсә нәрсә лыгырдап утырма! Башың әйләнде түгелме? Мин монда гомумән сулга кереп китә торган юл күрмим! Кайда ул?

Офыкта таныш белдерү тактасы шәйләнде, кәефләр сизелерлек күтәрелде, шулчак компьютер бензинның тиздән бетәчәге турында кисәтте.

 

-Кабанга күп калмады, ягулык җитәргә тиеш,-дип "Сусанин корбаны" үз-үзен юатырга кереште.-Ун чакрым гына булса да түзә алмыйсыңмы?

 

Киләсе минутта "бәләкәч" юл кырыенда нәүмизләнеп тора иде инде, приборлар панелен һәм рульне йодрыклары белән кыйнагач ир метро ишеге төбендә акча сорап утыручы мескеннәр кебек үткән-сүткән машиналардан бензин теләнергә кереште. Башлыча хатын-кызлар гына йөри торган автомобиль хуҗасына бәхет шактый озак елмаймады, авыл ирләре чит кешегә ярдәм кулы сузарга әллә ни атлыгып тормадылар. Майорга ташбакадан да акрынрак кыймылдаучы ак "алтылы"га төялгән егетләр генә ачык йөз күрсәттеләр, йөртүче багаж бүлегеннән шланг сөйрәп чыгарып "кара елан"ны бензин багына батырды. Ягулык килсен өчен "ак кепка" авыр физик эштә йөреп чыныккан көчле үпкәләрен эшкә җикте, егет читтән караганда биш йөз сум бәрабәренә ирләрнең җенес органнарын иркәләүче урам фахишәсен хәтерләтте, мондый "кино"ны үз гомерендә беренче мәртәбә күрүче Рабит Ора Бит чак кына пырхылдап көлеп җибәрмәде...

 

Яхшы рестораннарда гына йөреп ияләнгән двигатель "җитмеш алтылы" хәчтерүштән катгый рәвештә баш тартты, компьютер яхшырак ягулык тәлап итеп чинарга кереште.

 

-Чукынып кит шунда!-дип сукранды майор.-Нигә мин юкка чиләнәм соң? Мөртәтнең күңеленә хуш килердәй яхшы бензин салган очракта да моторны кабыза алмаячакмын бит! Их!

 

Күңел түрендә тыныч кына йоклап ятучы арыслан сикереп торып дуларга кереште, кыйммәтле ботинка элеп алган аяклар көпчәкләрне кыйнарга тотындылар. Артны күрсәтүче көзге умырылып алып салам эскертләренә таба очты, бәхет түбәгә магнитлы аяклары белән чытырдап ябышкан антеннага да елмаймады. Кан баскан ачулы күзләр бераз алда ыржаеп утыручы тирән чоңгыл сыман нәрсәне абайлап алдылар, авыз ни өчендер шундук колакка кадәр ерылды. Бардачоктан табылган сексуаль күкрәкчә йомарланып бензин багына кереп качты, "чүпрәк кисәге"нең бер очын ир капкач белән бастырып куйды. Юл түбәнгә үрли иде, кул тормозын ычкындыруга машина салмак кына упкынга таба бара башлады, серле елмая-елмая сигарет кабызып җибәргәч майор бактан тырпаеп торган бензинлы күкрәкчәгә ике дә уйламый ут төртте...

 

Упкын шактый тирән иде, ялкын "бәләкәч"не бик тиз яулап алды, "очыш" вакытында көчле шартлау тавышы ишетелде, төпкә машинаның аерым өлешләре генә төшеп җитә алды. Рабит Ора Бит дөрләп янучы машинага ун минут чамасы өстән хозурланып карап торды, ерактан ишетелгән сирена авазлары "җинаять" кылынган урыннан тизрәк таярга өндәде. Урманнан чыгып баручы куе яшел "җиделе" илле сум хакына майорны Кабанга чаклы илтеп куярга ризалашты, авылда төр героебызны тагын бер сюрприз көтә иде...

 

Машина хуҗасы Сарытау дигән атама йөртүче күрше авылныкы булып чыкты, "турист" ат башы кадәрле зур-зур хәрефләр белән "Кабан" дип язылган юл күрсәткече янында төшеп калды, кыштырдап торган кызыл йөзлек тә егетне рульне сулга борып Хәмдүнә Тиздән Түнә яшәп яткан йортка чаклы барырга мәҗбүр итә алмады.

 

-Авыл сарыгы!-дип сукранды Рабит Ора Бит машина күз уңыннан югалгач.-Шунда Кабанга чаклы илтеп куйсаң ни була иде? Артык йөзлек кесәңне төртеп тишәме әллә? Юньлерәк машина алыр идең ичмасам! Тольятти чулаклары укмаштырган хәчтерүштә йөргәнче!

 

Юлны кыскарту һәм барын да белергә теләүче авыл халкының очлы күзенә эләкмәү нияте белән майор "руль"не кисәк сулга борды, аяклар хуҗасын су буена илтүче тар сукмак буйлап югары очка таба сөйрәделәр, бераздан колаклар Хәмдүнә Тиздән Түнәнекенә охшаган тавышлар ишетеп алдылар, кыз кош тоткан сабый бала кебек чыркылдый-чыркылдый көлә иде. Ирнең, әлбәттә, шундук ачуы чыкты, сөйгәне янында бөтерелүче егет тә телгә килгәч "диңгез" моңарчы күренгәне булмаган биек дулкыннар белән шаккаттырды. "Разведчик" яшь таллар тарафыннан яулап алынган кечкенә генә инеш яры буйлап тавыш килгән якка шуышты, чишмә буена корылган эскәмия турысына җиткәч авазлар аерымачык ишетелә башладылар, май кояшыдай балкучы йөзләр дә үзләрен озак көттермәделәр...

 

Кыз белән егет эскәмиядә кочакланышып утыра иделәр, әрекмән "куаклары" арасына кереп поскан Рабит Ора Битне бәхетле яшьләр, әлбәттә, сизмәделәр, "кавалер"ның Хәмдүнә Тиздән Түнәне "дусларча" гына үбәргә маташканын күреп алгач майор чыгарыннан чыга язды, уң кул пистолет качып ятарга тиешле кобурага үрелде...

 

-Хәзер мин сиңа күрмәгәнеңне күрсәтәм, салага,-дип мыгырданды ир тешләрен шыгырдата-шыгырдата,-белгән догаларыңны укый тор. Әле ярый Кабанга китәр алдыннан утлы коралымны алганмын. Ну, мөртәт! Син үләргә әзерме? Ишетмим!

 

Пистолет корган тавышлар әрекмән арасында үзенә җим эзләп йөрүче кошлар өерен һавага күтәрелергә мәҗбүр итте, көпшә эскәмиядә авызын ерып утыручы егетнең ике каш арасына төбәлде...

 

-Селкенмә, сөеклем,-дип пышылдады майор серле елмаеп,-хәзер мин сине Кабан авылы тарихына кертәм. Кем белә, бәлки телевизордан да күрсәтерләр үзеңне...

 

Бәйрәм хөрмәтенә җибәрелгән салютныкына охшаган аваз су буе буйлап авылга таба ыргылды, пуля егетнең сул колак яфрагын кисеп үтте. Тагын бер ату тавышы яңгырады, бу юлы кургаш кисәге баш миен чәчеп атасы урынга чишмәне уратып алган "йорт"ның караңгылатылган тәрәзәсен коеп төшерде. Ни булганын яшьләр шактый озак аңлый алмый утырдылар, колхоз сыерыныкы кебек тишек колактан аккан кан җайлап кына яка буйлап күлмәккә таба шуышты. "Корбан" белән "аучы" арасын якынайту максатыннан Рабит Ора Бит пистолетын күтәреп әрекмән арасыннан ачыклыкка сикереп чыкты, үзенең "үрдәк"кә әйләнгәнен аңлап алгач егет койрык чәнчеп куе чытырманлык арасына ыргылды...

 

-Нишлисең син?!-дип чәрелдәде Хәмдүнә Тиздән Түнә.-Куй пистолетыңны! Нигә атасың?

 

-Лыгырдама!-дип майор "уйнашчы"ның авызына тиз генә келәп тыкты.-Синең белән соңыннан сөйләшермен! Хәзер теге хәшәрәтне куып тотасым бар!

 

-Акылдан яздыңмы әллә?! Һади Артык Гади минем туганым ла ул! Нәрсә, миннән хыянәтче ясаумы хыялың? Куй пистолетыңны! Тиз бул!

 

-Акыл өйрәтеп маташма! Яп авызыңны! Һади Артык Гади! Кайда син?! Тиз бул, чык! Кем белә, бәлки кичерермен дә үзеңне...

 

Ир егет кереп качкан чытырманлыкка төбәп атып җибәрде, Хәмдүнә Тиздән Түнә колакларын учы белән каплап җиргә капланды, күзләрдән эре-эре яшь бөртекләре бәреп чыкты. Майор "көндәш"ен куып җитеп үтерү максатыннан серле елмая-елмая чытырманлыкка кереп китте, тапталган үлән һәм юеш туфракка сырланган өр-яңа эзләр Һади Артык Гадигә ерак китәргә һәм ирне ялгыш юлдан җибәрергә мөмкинлек бирмәделәр, бераздан төп героебыз абына-сөртенә авылга таба сыпыртучы ак күлмәкле егетнең аркасына төбәп ике мәртәбә атып җибәрде, пулялар бу юлы да "мишень"не урап уздылар. Бетмәс-төкәнмәс агач тамырлары үз эшләрен эшләделәр, ярты чакрым тирәсе йөгергәч "үрдәк" сөртенеп егылып сул аягын имгәтте, күзләрен кан баскан Рабит Ора Биткә шул гына кирәк иде...

 

-Үтермә!-дип ялварды егет аркасы белән сазлыкка сузылып яткан килеш.-Атма! Мин Хәмдүнәнең туганы, ә сөйгән яры түгел! Ышан! Ышан сүземә!

 

Майор пистолетының көпшәсен ике каш арасына төбәде.

 

-Туганы, димәк? Әкиятләреңне теге дөньяга эләккәч әбиеңә сөйләрсең! Я, син үләргә әзерме? Ишетмим!

 

Һади Артык Гади кырык градуслы салкынга чыгып баскан "киемсез" кебек дер калтырана башлады, күз яшьләре дә озак ялындырмадылар...

 

-Их, син!-дип куйды ир.-Егет башың белән елап утырасың! Хәмдүнә Тиздән Түнәне кочканда үзеңне бик горур тота идең бит! Кайда ул элеккеге Һади Артык Гади? Күрмим!

 

-Мине үтереп үзеңә проблемалар гына ясаячаксың. Үтерүченең син икәнен тикшерүчеләр шундук ачыклаячаклар...

 

Рабит Ора Бит елмаеп куйды.

 

-Карга карганың күзен чукымый, егет! Шуны онытма! Син минем кем икәнлегемне беләсеңме соң? Ник шунда йөз егерме кеше майорның җинаять кылганын күрмәгән! Пистолет та, аяк эзләре дә минеке! Хәмдүнә Тиздән Түнә шаһит! Синең логикаң буенча мин ике дә уйламый төрмәгә олагырга тиешмен! Әмма дөнья син дигәнчә генә бармый шул, Һади туган! Мине берәү дә зинданга озата алмый! Күн кәнәфиләрдә утыручы симез абзыйлар Рабит абыеңны төрмәдән йолып калачаклар! Син үз-үзеңне үтергән булып чыгачаксың! Ә Хәмдүнә Тиздән Түнә беркайчан да миңа каршы бармаячак! Кемнең бай ирдән колак кагасы килсен ди! Ярый, озак лыгырдап булмас. Син үләргә әзерме?

 

Егет яшьле күзләрен чытырдатып йомды, хуш исле сигаретын кабызып җибәргәч майор ике дә уйламый тәтегә үрелде, әмма ирне арттан агач пүләне күтәреп килеп җиткән Хәмдүнә Тиздән Түнә уздырды. Туксан килограммлы гәүдә гөрселдәп сазлыкка ауды, яшьләр акылдан язган Рабит Ора Битне аңына килгәнче тиз генә бәйләп тә салдылар. Су буеннан ишетелгән ату тавышлары телевизордан кичке яңалыклар карап утыручы авыл халкының тынычлыгын җуйды, ун минуттан "сугыш кыры" Сабантуй мәйданчыгы кебек гөжли иде инде, ак кепкалы ир ике атна элек кенә "сольный карьера"сын башлап җибәргән участок инспекторына шалтыратты, егетебез түбәсенә зәңгәрле-кызыллы утлар беркетелгән машинасы атланып килеп тә җитте.

 

Эшнең асылын аңлап алгач Һади Артык Гадинең чал чәчле атасы үзеннән беркайчан да калмый торган өч япьле сәнәге белән яшен сугып аударган агач төбендә шешкән башын уып утыручы майорны чәнчергә маташып карады, ирне авылдашлары тотып калмаган булса тамашаның зур фаҗига белән тәмамланасын көт тә тор иде. Хәмдүнә Тиздән Түнәнең берочтан колхоз рәисе булып торган атасы җинаять эше кузгату турында акт сырлап маташучы яшь лейтенантны күлмәк җиңеннән эләктереп алып читкә сөйрәде, соңыннан тәҗрибәле майор "аучы"ны кулга ала күрсә егеткә эшендә һичшиксез килеп туачак проблемалар турында искәртте, "каената" "әйе, әйе, шулай" дип "кияү-балакай"ның сүзләрен раслап утырды. Рабит Ора Бит биргән "татлы" вәгъдәләр "салага"ны бик тиз сындырдылар, яртылаш язылырга өлгергән акт йомарланып чытырманлыкка тондырылды...

 

Үз гомерендә күпне күргән колхоз рәисе Һади Артык Гади туганнарының үч алуларыннан куркып майор белән олы кызын тизрәк Казанга озату турында кайгыртты, "яшьләр" күмәк хуҗалык акчасына алынган ак "Нива"га утырып олы юлга таба сыпырттылар. Әлеге дә баягы Сарытау авылы ягыннан килүче яшел иномарка хуҗасының нәкъ менә башкалага барышы иде, кунаклар күз уңыннан югалуга Хәмдүнә Тиздән Түнәнең чал чәчле атасы җиңел сулап өенә кайтып китте.

 

"Нәрсә булды соң әле бу?-дип баш ватты төп героебыз Кабаннан берничә чакрым киткәч.-Мин бүген кеше үтерергә маташтым түгелме? Әмма нигә? Нинди җеннәр кереп оялады башыма? Акылыңны җуйдыңмы әллә? Каян килде миңа мондый явызлык, кыргыйлык? Ни өчен машинаны ут төртеп упкынга озаттым? Нишләдем мин? Нишләдем?"

 

Яшел иномарка йөртүчесе кызыксынучан кеше иде, ир хуш исле нарат сагызы бөркелеп торган авызын колагына кадәр ера-ера пассажирларына бетмәс-төкәнмәс сорауларын яудырып барды. Хәмдүнә Тиздән Түнә теләр-теләмәс кенә җавап тотты, арткы "диван"да куе кара кашларын җыера-җыера үзенең кыланмышлары турында уйланып утыручы Рабит Ора Биткә адресланган сораулар исә кире кагылган яр кебек нәүмизләнеп калдылар, парның кәефе юклыгын абайлап алгач йөртүче дә тынып калды. Майор юл буе күзләрен караңгылатылган тәрәзәдән алмады, кыз да бу кичтә артыгын кыланып ташлаган сөйгәненә карамаска тырышып гел тирә-юньне күзәткән булды, машина хуҗасы вакыт-вакыт артны күрсәтүче көзгегә карап алырга гадәтләнде. Изге өметләр акланмады, пассажирларның кискен үзгәреш ясаган һава торышын да, илдәге сәяси хәлне дә уртага салып сөйләшәсе килми иде...

 

Йөртүченең төп геройларыбыз яшәп яткан яклардан икәнлеге ачыкланды, иномаркадан төшеп калгач җәяүләп нибары өч йөз адым үтәсе булды.

 

-Бүген мин синең чын йөзеңне күрдем,-дип Хәмдүнә Тиздән Түнә болай да яралы йөрәккә учы белән югары сортлы вак тоз тондырды,-чак кына кеше үтермәдең бит! Нинди җеннәр башыңа кереп оялады?

 

Кыз шундый рухта элиталы йортка кайтып җиткәнче мыгырданды, майор тәрәзә ваткан бала сыман башын иеп кыштыр-кыштыр атлый бирде. Әтисенә Казанга исән-сау килеп җитү турында телефоннан шалтыратып отчет биргәч чибәркәй подвалга урнашкан стоянкада хуҗабикәсен көтеп торырга тиешле машинасының бардачогында онытылып калган кирәк-яракларын алу максатыннан аска илтүче лифтка таба китеп барды, Рабит Ора Битнең битләре учак янында утыручы һәвәскәр туристныкы сыман кызыша башладылар. Иномарка, әлбәттә, табылмады, үткен тырнаклары белән ишек төбендә качырып кына сигарет пыскытучы сакчыга очып кунарга маташкан сөйгәнен ир күлмәк җиңеннән эләктереп кире лифтка таба сөйрәде...

 

-Егеткә бәйләнмә, машинаңны берәү дә урламады. Бүген көндез мин аның белән троллейбуска бәрелдем. "Тимер ат"ың автосервиста, слесарьлар эшне санаулы сәгатьләр эчендә тәмамларга сүз бирделәр...

 

Рабит Ора Бит җиткергән начар яңалык аскы казналыкны эленеп калырга мәҗбүр итте, бераз аңына килгәч Хәмдүнә Тиздән Түнә ремонт мастерскоеның адресын сорап тинтерәтергә кереште. Баксаң, кызга бардачокка кереп оялаган документлар белән ноутбукның кирәге чыккан икән. Майорга тешен кысып булса да турысын ярып салырга туры килде:

 

-Ачуланма, әмма машинаң юк инде. Кабанга кайтканда каршыма йөк автомобиле очрады, бәрелешүне булдырмый калу максатыннан рульне кисәк уңга борырга мәҗбүр булдым. Алда упкын ыржаеп торганын соңгы мизгелдә генә абайлап алдым, ишекне ачып кувейтка сикермәгән булсам, мин монда басып тормас идем инде. Кызганыч, иномаркаң аска очты, җиргә бәрелүгә коточкыч шартлау тавышы яңгырады...

 

Чәчбикә кәттә "Мерседес"тан атылып килеп чыккан дус кызыннан тынычландыра торган төймә сорап алып эчте, препарат башлыча "минус" тамгасы белән сугарылган вакыйгаларга бай көнгә тырыша торгач бераз булса да якты буяу өсти алды...

 

-Курыкма, иртәгә үк яңа "тимер ат" бүләк итәрмен,-дип ир яхшы кәеф казаны астына учак тергезергә маташып карады,-юк өчен борчылма. Машина, имеш. Баш исән булсын...

 

Кара офыкка таба ыргылучы атларны кучер чыбыркысы белән кыйный-кыйный йөз сиксән градуска борды, көпчәк астына эләккән чиләкне хәтерләтүче йөз санаулы секундлар эчендә май кояшыдай балкый да башлады, кыз шундук сөйгәненең кайнар иреннәренә очып кунды...

 

-Нишлисең син?-дип мыгырданды майор як-ягына карана-карана.-Күршеләр күреп алсын тагын. Җитте, тынычлан, кирәкми. Дөресен генә әйткәндә, мин сине ялганладым. Машинаңны упкынга Рабит Ора Бит этеп төртеп төшерде. Ут төртергә дә онытмады...

 

Соңгы яңалык бәхет кошы тоткан сабый кебек сикергәләүче чибәркәйнең сыңар чәч бөртеген дә селкетмәде.

 

-Дөрес эшләгәнсең!-дип хуплады Хәмдүнә Тиздән Түнә.-Андый уйлар минем дә башыма килмәде түгел. Йөрәгем генә җитмәде. Ярыйсы гына таушалырга өлгергән иде инде ул, бичаракай. Авыр туфрагы җиңел булсын. Әйдә, квартирага күтәрелик. Үтереп ашыйсы килә...

 

Динә Дөмегер Димә үз бүлмәсендә әллә нинди хәшәрәтләр турында мавыктыргыч кино карап ята иде, ата кыяр-кыймас кына күн диванның почмагына барып утырды. Кыз юри телевизорның тавышын арттырды, майор гадәттәгечә "гафу ит" дип исемләнгән җырын сузып җибәрүгә колакка наушниклар менеп кунаклады, иргә биш сәгать буе чиратта торып та казылык тәтемәгән СССР гражданины сыман борынын салындырып бүлмәдән чыгып таярга гына калды. Хәмдүнә Тиздән Түнә ду күчереп суыткычта казынырга кереште, өске бүлемнән курьер китергән пицца килеп чыкты.

 

-Синнән бер әйбер сорамакчы идем,-дип куйды Рабит Ора Бит күзләрен плитә өстендә кукраеп утыручы чәйнектән алмыйча гына.-Пиццага син заказ бирдеңме?

 

-Юк,-дип җавап бирде кыз ризык тулы авызын көч-хәл белән селкетеп,-мин гомумән пицца яратмыйм. Сушига мөкиббән китәм. Башка әйбер булмагач ашыйм инде шунда...

 

-Сәер. Әлеге сорауны мин Динә Дөмегер Димәгә дә биргән идем, италиялеләр азыгына ул да заказ бирмәгән. Кызым бу сортны бигүк өнәп бетерми икән. Алайса кем азык китерткән?

 

Хәмдүнә Тиздән Түнә җилкәләрен сикертеп куйды.

 

-Белмим. Әйдә, юк белән башыңны катырма, аша. Хәзер чәй дә кайнап чыга. Көн озын һәм авыр булды, авыз да ачыла башлады бугай инде. Ятарга кирәк. Иртәгә дүшәмбе түгелме соң?

 

Майор башын кагып куйды.

 

-Эш атнасы башлана икән, каһәр суккыры,-дип өстәде кыз,-ял көннәре бик тиз үтеп китте...

 

Хуш исле чәй тулы көмеш чокырның яртысы гына эчелде, ашалып бетелмәгән пиццаны суыткычка озату һәм өстәлне сөртү бурычы иргә йөкләнде. Төп героебыз эшен төгәлләп бүлмәсенә чыкканда чибәркәй иркен караватта мышный-мышный йоклый иде инде. Керфек иртәнгә чаклы кагылмады, якшәмбе кичендә бер-бер артлы кылынган ахмаклыклар баш миен тынычлыкта калдырып "архив"ка озатылырга һич ашыкмадылар. Иртәнге дүртләр тирәсендә аш бүлмәсенең уты янды, көрәк кадәрле йонлач кул суыткычта тезелешеп утыручы сыра шешәләренең "иң лаеклы"сын эләктереп алды, ашказанында улап ятучы бүреләргә исә әлеге дә баягы пицца тәкъдим ителде...

 

Якшәмбе кичендә җир астындагы стоянкада кызыл "Феррари" белән "үбешкән" иномарканы иминият ширкәте әһелләре санаулы сәгатьләр эчендә "тәпәчләп бирергә" вәгъдә иткән булсалар да дүшәмбе иртәсенә машина әзер түгел иде әле, эшкә череп таркалу стадиясенә кергән иске троллейбус белән барырга туры килде. Ишек төбендә таптанып торучы бабакайны майор ерактан ук танып алды, Украина кунагы Фидан Чемодан эшләгән фирманың офисын сакларга тиешле карт ни өчендер эшен ташлап бүлекчәгә килеп җиткән иде.

 

-Сез мине, мөгаен, онытырга өлгермәгәнсездер әле,-диде кунак арзанлы сигарет исе аңкып торган тешсез авызын каты колагына кадәр ерып,-мин теге Фидан...

 

-Әйе, хәтерлим,-дип бүлдерде Рабит Ора Бит.-Ни булды? Нигә бирегә килдегез?

 

Бабакай май урлаган мәченеке кебек мут күзләре белән тиз генә як-ягына каранып алды.

 

-Биргән вәгъдәгезне дә, шәт, онытырга өлгермәгәнсездер...

 

-Нинди вәгъдә тагын?-дип гаҗәпләнде майор.-Ни сөйлисез сез?

 

-Кичә иртән офиска кеше керткән һәм кадрлар бүлегенең компьютерында казынган өчен шеф эштән куды, теге әкияттәге саран карчык кебек ярык тагарак алдында калдым. Сез миңа ни дигән идегез әле? Исегезгә төшерегез. Зуррак хезмәт хакы ала торган эш табып бирергә вәгъдә иттегез түгелме? Чын ирләр сүзләрендә торырга тиешләр...

 

-Кичекмәстән фирма директорына шалтыратып килеп туган четерекле ситуацияне хәл итәрбез. Курыкмагыз, кабат постыгызга әйләнеп кайтырсыз...

 

-Кирәкми,-дип мыгырданды карт,-минем ул хәшәрәтләр янына башка барасым килми. Теге зуррак хезмәт хакы ала торган эш турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле...

 

Нарат сагызы кебек чытырдап ябышкан бабакайдан тизрәк арыну нияте белән Рабит Ора Бит мәкерле план эшләп чыгарды, кунакның яргаланып беткән иләмсез кулына майорның исем-фамилиясе һәм кәрәзле телефон номеры сугылган визитка сыман нәрсә килеп керде.

 

-Соңрак элемтәгә керербез,-дип сүз бирде төп героебыз,-хәзер миңа китәргә кирәк. Бүлекчә башлыгы һәр дүшәмбе иртәсендә җыелыш сыман нәрсә уздыра, бер дә соңа каласым һәм картлачның мыгырданганын ишетәсем килми. Тугызларда Чаллыга командировкага олагам, эш турында бу атнада, шәт, сөйләшеп булмас...

 

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Кем Син, Рабит Ора Бит? - 23
  • Parts
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 01
    Total number of words is 3849
    Total number of unique words is 2146
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 02
    Total number of words is 3759
    Total number of unique words is 1997
    35.4 of words are in the 2000 most common words
    50.0 of words are in the 5000 most common words
    57.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 03
    Total number of words is 3754
    Total number of unique words is 2067
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 04
    Total number of words is 3770
    Total number of unique words is 2032
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    56.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 05
    Total number of words is 3695
    Total number of unique words is 1942
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    57.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 06
    Total number of words is 3859
    Total number of unique words is 2065
    32.7 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    58.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 07
    Total number of words is 3817
    Total number of unique words is 1916
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 08
    Total number of words is 3823
    Total number of unique words is 2115
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    57.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 09
    Total number of words is 3738
    Total number of unique words is 1982
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 10
    Total number of words is 3851
    Total number of unique words is 2032
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.2 of words are in the 5000 most common words
    57.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 11
    Total number of words is 3727
    Total number of unique words is 1934
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    51.6 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 12
    Total number of words is 3856
    Total number of unique words is 2120
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 13
    Total number of words is 3724
    Total number of unique words is 1993
    35.1 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 14
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 2052
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.3 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 15
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2014
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 16
    Total number of words is 3834
    Total number of unique words is 2085
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    57.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 17
    Total number of words is 3861
    Total number of unique words is 2154
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    49.7 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 18
    Total number of words is 3819
    Total number of unique words is 2028
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    50.5 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 19
    Total number of words is 3873
    Total number of unique words is 2191
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.7 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 20
    Total number of words is 3739
    Total number of unique words is 1954
    33.7 of words are in the 2000 most common words
    48.7 of words are in the 5000 most common words
    57.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 21
    Total number of words is 3897
    Total number of unique words is 2141
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    57.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 22
    Total number of words is 3911
    Total number of unique words is 2193
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 23
    Total number of words is 3882
    Total number of unique words is 2064
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    58.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 24
    Total number of words is 3785
    Total number of unique words is 2139
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.1 of words are in the 5000 most common words
    57.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 25
    Total number of words is 3833
    Total number of unique words is 2138
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    46.6 of words are in the 5000 most common words
    56.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 26
    Total number of words is 3790
    Total number of unique words is 2112
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 27
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2072
    33.7 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    57.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 28
    Total number of words is 3785
    Total number of unique words is 2092
    31.9 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 29
    Total number of words is 3778
    Total number of unique words is 2111
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 30
    Total number of words is 3903
    Total number of unique words is 2169
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 31
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2117
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    57.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 32
    Total number of words is 3789
    Total number of unique words is 2032
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 33
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2019
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кем Син, Рабит Ора Бит? - 34
    Total number of words is 2728
    Total number of unique words is 1543
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.