Latin

Үз Урамым - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 2194
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1075
42.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Әйе, эчемдә йөрткәнче дип, базарда булган хәлне Сабирга сөйләгән идем мин. Ә ул шуны күңеленә салган, Шамилнең базарда ни өчен йө­рүен аңлап алган.
- Димәк, Шамил алардан акча ала...- дип кабатладым мин һәм үзем аңлаганнан үзем куркып куйдым. Мин уйлаган нәрсә дөрескә чыкса, бу коточкыч хәл булачак иде.
һәм ул, чыннан да, дөрескә чыкты.
Ул көнне минем Шамилгә болай да ачуым кабарган иде. Беренче дәрестән соң Альбинага:
- Бүген безгә киләсеңме? Айгөлнең туган көне бит,- дигән идем, икеләнеп калды.
- Мине кинога чакырдылар шул, Таһир.
- Кем чакырды? - дидем мин, үземнең бу артык соравымнан кыенсынып. Ләкин ниндидер бер эчке сизенү әлеге кыенсынуны җиңде.
- Шамил чакырды.
- Син аны шулай артык якын күрәсеңмени соң?! - дидем мин, тәмам ачуым чыгып. Альбинаның керфекләре тетрәнеп китте.
- Берни дә аңламыйсың син, Таһир!
Монысы инде көлү булып яңгырады.
- Ярар, бар киноңа! - дидем мин.- Аңламасак, бер аңларбыз әле!
Шамил мине, дәресләрдән соң, спорт залына чакырып алды. Аның янында торган Захар, мин кергәч, чыгып китте. Шамил минем ачулы йөзгә игътибар иткәндерме, юктырмы - үзенең йөзе шат иде.
- Шәһәр чемпионына сәлам! - диде ул, елмаеп.- Сөйләшәсе сүз бар, Таһир.
- Сөйләшик соң...
Шамил кулын җилкәмә салды:
- Базарны тагын бер әйләнәсе иде бит. Малайлар белән.
Аның нәкъ шул сүзен көткән кебек, бер дә гаҗәпләнмәдем.
- Нәрсә, тагын рәнҗеттеләрме әллә?
Шамил минем усал елмаюымны сизде. Тик анын йөзе үзгәр­мәде.
- Мине түгел, дустымны рәнҗеткәннәр.
- Акчаны әз түләгәннәрме? - шул соравым белән Шамилнең бар тынычлыгын юкка чыгардым.
- Син нәрсә?! — дип кычкырып җибәрде ул, һәм анык йөзендәге гаҗәпләнү дә, усаллык та бергә кушылган иде.- Нинди ахмак сүз уйлап таптың?!
- Юкка кыланма, Шамил! Сезнең теге юан белән базарда акча алганыгызны Сабир үзе күреп, ишетеп торган!
Их, әйтмәгән булсам шул чакта Сабирнең исемен! Тик авыздан бер чыккан сүзне кире тотып булмый икән шул. Шамилнең кашлары җыерылып куйды.
- Ә, менә ничек!..- дип сузды ул.- Сез әле минем арттан шымчы булып та йөрисезмени? Ә мин тагын сез мәхлуклардан боксчы ясамакчы идем!
- Дамирдан дамы? — дип үҗәтләндем мин.
- Әйе, Дамирдан да! Тик ул ялгышты! Нык ялгышты. Әмма, ял­гышса да, дусларын сатмады. Ә бит аның белән бергә җинаять уры­нында син дә булгансың түгелме? - Шамил, күзләрен кысып, миңа төбәлде.- Әйе, син дә булгансың анда! Тик нигәдер син бүген иректә йөрисең. Дамир синең дә гаепне үз өстенә алды. Нигә соң әле ул үзе генә колониядә газап чигә? Нигә син дә аның белән бергә түгел?! Бәл­ки, судның яңадан кабатлауын таләп итәргәдер? Дөреслек өскә чыгып калсын!
Шамил, минем иң авырткан җиремә кагылуын сизеп, мәсхәрәле көлемсерәде. Бу аның, чыннан да, мина иң көчле удары - нокдауны иде.
- Менә шулай, дускай,- диде ул, кулын яңадан җилкәмә са­лып.- Без синең белән бер җепкә бәйләнгән, Таһир. Синең койрыкта да чүп-чар бар. Әгәр минем чүпләр өскә калыкса, син дә читтә кала алмыйсың, аңладыңмы?
Аңламыйммы соң?! Аңлатты, бик яхшы аңлатты Шамил, һәм мин аның йөзендәге, күзләрендәге усаллыкны бөтен барлыгы белән күреп алдым. Юкка гына Шаман димәгәннәр икән шул моны... Менә нәрсә турында кисәтергә теләгән икән мине Дамир. Ул инде бу Ша­ман тозагына капкан булган. Котылырга, качарга тырышкан. Ләкин аңа да әнә шул «койрыклар» ирек бирмәгән.
- Ә базарны әйләнергә кирәк булыр! - дип кистереп әйтте Ша­мил.- Малайларны үзең алып барырсың. Безнең түгәрәкнең төп законын онытма. Онытасың икән... исеңә төшерербез. Теге шымчыңа да әйт, телен тыя белсен!
Мин дәшмәдем. Бу ризалык билгесе иде. Дөресрәге, нишләргә белмәү, тоташ бушлыкта, упкында калу иде бу. Шушы минутта мин үземдә моңарчы булмаган бер курку хисе тойдым. Юк, Шамилдән курку түгел, күңелемдә, уемда йөргән хыялларның берьюлы чәлпәрәмә килүе өчен курыктым мин.

14
Мина «базар әйләнергә» туры килмәде. Язгы каникул алдыннан мине ярышларга чакыруларын әйттеләр. Мин яшүсмерләрнең шәһәр җыелма командасына кертелгәнмен һәм Ульяновск шәһәрендә узачак зона ярышларында катнашачакмын икән.
Суд тарафыннан минем турыда чыгарылган аерым билгеләмәне алган Фирая Маликовнадан соңгы вакытта якты чырый күргәнем юк иде. Тик бу юлы ул минем белән йомшаграк сөйләште.
- Барырсың ярышка, Салаватов - диде ул.- Син безнең мәктәп данын бер «күтәрдең» инде. Бәлки, бу юлы чынлап якларсың мәктәп данын...
Директорның әлеге сүзләренә үпкәләмәдем. Киресенчә, ярышка барырга рөхсәт бирүенә шатланып, дәртләнә-дәртләнә әзерләнә баш­ладым.
Үз үлчәвемдә мин тагын җиңүгә ирештем. Җыелма командабыз да икенче урынны алды.
Мактау кәгазьләре, разрядлы спортчы булуым турында таныклык белән кайттым мин өйгә. Ләкин, кайтып керүемә бер шатлыгым кое­лып төште.
- Сабир больницада ята,- диде Айгөл.- Кыйнаганнар аны, нык кыйнаганнар...
Аңладым: бу - Шаман эше иде. Их, ник кенә әйттем мин аңа Сабир исемен?!
Туп-туры больницага йөгердем. Ничек кирәк, шулай үгетләп, са­нитар апалардан үтенеп, ул яткан палатага кердем. Сабир мине сүзсез генә сәламләде.
- Кем?! — дидем мин шунда ук. Һәм ул мине аңлады.
- Белмим. Арттан суктылар.
- Бу - Шаман эше!
- Белмим. Танымадым.
Сабир белми... Кем белә? Әһә! Захар! Ул белергә тиеш! Сабирга:
- Мин килермен! - дидем дә, чыгып йөгердем. Үземнең ни өчен, кая ашыкканымны төгәл белмәсәм дә, Сабир өчен үч алачагымны белә идем.
Захарларның өенә атылып килеп кердем. Кыяфәтем чыннан да артык куркыныч булгандырмы, мине күргәч, Захар агарынып куйды.
- Сабир...- дидем мин, сулышымны җыя алмыйча.- Кем эше?
- Юк-юк! - Захар, кулларын бутап, артка чигенде.- Мин түгел, ышан!
- Кем?! - дип кабатладым мин һәм Захарның якасыннан ук ал­дым.- Кем, әйт?!
- Белмим, Таһир! Тик теге чакта... Шаман бер сүз әйткән иде...
- Нинди сүз?
- «Мин китәм, тик бер шымчының күзен томалап китәм»,— диде.
- Ничек китә? Кая китә?
- Син юкта без базар әйләндек. Эш барып чыкмады. Малайлар чак кына эләкми калды...
- Шуннан?
- Шаман китеп бара, бүтән шәһәргә. Лимон белән бергә.
- Ансы кем тагын?
- Лимон. Алар бергә...
- Алар чәчәк сатучылардан акча алалар идеме?
- Әйе.
- Нәрсә өчен?
- Бездән яклаган өчен... Налог түләтәләр иде...
- Бездән тукматып, бездән яклыйлар идеме?
- Әйе.
- Ә син? Син бит моны белгәнсең?!
- Белә идем. Тик... Шамилдән курка идем. Ул бит Альбинаны да шулай куркытып йөртте. Үзе белән йөрергә мәҗбүр итеп...
Бу сүзне ишеткәч, түземлегем калмады.
- Кайда ул?! Шаман кайда?! - дип кычкырдым.
- Лимоннарда булырга тиеш. Тик мин әйткәнне җиткерә күрмә.
- Адресы? Адресы, дим мин сиңа! Кайда тора Лимон?!
Лимон дигәннәренең адресын ишетүгә, урамга атылдым. Анда берүземнең берни дә эшли алмаячагымны сизенсәм дә, тукталып кала алмадым. Каядыр милициягә хәбәр итү, йә булмаса мәктәптәге яшь дзержинскийчылар отрядына барып, аларны ярдәмгә алу турындагы уй башымда гына югалып калды. Минем Шаманның йөзенә карыйсым, шундый итеп карыйсым һәм аңа иң зур нәфрәтемне белдерәсем килә иде. Мин үч алырга, Сабир өчен дә, Дамир өчен дә, Альбина өчен дә, үзем өчен дә үч алырга тиеш идем.
Ни гаҗәп, ишек бикле булып чыкмады. Минем килеп керүем бүлмәдәгеләр өчен көтелмәгән бер хәл булды. Табын артында Шаман, Альбина һәм әлеге дә баягы юан — Лимон утыра иде.
Иң беренче булып Лимон сикереп торды:
- Сине монда кем чакырды?!
Ул тагын нидер әйтмәкче булды, ләкин әйтеп бетерә алмады: аны аяктан еккан беренче удар ук мине монда кем чакыруын яхшы аңла­тырга тиеш иде.
Шамил урыныннан кузгалды.
- Син нәрсә, сугышырга дип килдеңме әллә?
- Юк, Шаман... Мин сугышырга дип килмәдем. Мин сине тук­марга килдем!
Шамил агарынып куйды. Әмма йөзендәге тынычлыкны җуймады.
- Самосудны закон бик өнәп бетерми бит,- дип көлемсерәде ул. Һәм бу аның ышанычлы коралы - минем «койрыклар» турында тагын бер кат исемә төшерүе иде.- Закон каршында бергәләп җавап бирербезме?
- Бирербез. Ә хәзер Сабир өчен җавап бир әле! - дидем мин һәм туп-туры аның каршына атладым. Каян килгән миңа мондый сал­кын канлылык? Ул урындыкка үрелүгә, мин нәкъ шул хакта уйлап алдым: «Урындыкка ябыша икән - курка, димәк. Әһә! Куркасың, Шаман, куркасың! Үз-үзеңә ышанып бетмисең!»
- Таһир!- Альбина кулыма килеп асылынды.- Кирәкми, Та­һир! Китик моннан тизрәк!
Кызларның һәрчак шулай: кемне яклыйлар - шуның кулына килеп ябышалар да, ике кулсыз итәләр. Дошманың ирекле булып кала, ә синең йөзең әзер мишеньгә әверелә. Гафу ит, Альбина, мин сине читкә болай ук очырырга теләмәгән идем! Тик каршымда Шаман булганда ике кулсыз кала алмыйм мин!
- Өстәл күтәр, Шаман! - дип ачы елмайдым мин һәм ул күтәр­гән урындык баш очыннан гына сызгырып узды. Хәзер инде бу бүлмә безнең өчен ринг иде. Әйе, ринг, минем өчен ин җитди көрәш.
Шаман саклана. Ул миңа үз ударын ясамакчы. Ә мин аңа - үземнекен. Дамир белән икәү өйрәнгән алымны Шаман белми. Кинәт борылып, сул кул белән...
Әйе, Шаман бу ударны белми иде. Мин гәүдәмне боруга, нидер сизенеп, читкә ташландым. Тик соң иде инде. Аның ияге чыкылдап куйганын кулларым белән, җаным-тәнем белән тойдым. Бу удар Ша­манны куркытты, ул инде каршылык күрсәтми, һаман артка, стенага таба чигенә. Артка, артка, Шаман! Бүген мин сиңа чын бокс күрсәтәм!
Шулчак артымда нидер гөрселдәп куйды, һәм мин, борылып кара­мыйча да, Лимонның торып килгәнен аңладым.
- Җитәр, Шаман! - дип җикерде ул.- Ашаган табагына төкер­гән бу нәрсә белән озак маташмыйк!
Читкәрәк тайпылдым да, артыма борылдым. Лимонның кулында хәнҗәр иде. Шаман, авыз-борынын җиңе белән сөртеп, кесәсенә ты­гылды:
- Миңа үпкәләмә, Таһир. Үзең гаепле...
Пычак тоткан ике кеше алдында мин берүзем идем. Сакланырга теләп, артка - почмакка таба сыендым. Лимонның йөзеннән үк аның бер дә шаярырга уйламаганы күренеп тора иде.
Почмакта шкаф. Аны аударырга мөмкин... Соңгы очракта. Моны­сы беренче уй булды. Шунда ук аягыма нидер бәрелүен тойдым. Ни генә булса да, бу әйбер мине коткарырга мөмкин иде. Әйе, сынган өстәл аягы, имән таяк иде бу!
Кинәт кенә үрелеп алдым да, баш очыма күтәрдем:
- Йә, кайсыгызның башы чүлмәк?! Әйдә, беренче булып!.. Шаман да, Лимон да кинәт туктап калды. Шаман аеруча кау­шаган.
- Яхшылап аңлашыйк, Таһир?!- диде ул, калтырана-калтырана. - Без китеп барабыз... Бүтән шәһәргә. Бөтенләйгә. Без синең белән бүтән очрашмаячакбыз. Тик безгә килешергә генә кирәк. Син... Син күп сөйләшмәскә тиеш. Юкса син безне җинаятькә этәрәсең. Авыр җинаятькә...
Бу - соңгы кисәтү иде. Әйе, әгәр мин дәшмәскә ризалашмасам, алар мине исән калдырмаячак.
- Сүз бир! - дип кистереп әйтте Шаман.- Син миңа сүз бирергә тиеш. Һәм шул сүзендә торырга!
Шаман яхшы белә: мин сүз бирәм икән, димәк, сүздә торачакмын.
- Мин сина бер тапкыр сүз биреп ялгыштым инде! Икенче шә­һәрдә тагын «бокс түгәрәге» оештырырга уйлыйсыңмы?!
Бу сүзләрнең үзем өчен соңгы котылу юлын бикләү икәнен аңлый идем мин.
- Ул чакта, үзеңә үпкәлә... Шулчак ишек шакый башладылар:
- Ачыгыз! Милиция!
Альбинаның сиздермәстән чыгып югалуы һәм милицияне ул ча­кырган булырга тиешлеге турында уйлап өлгердем, һәм, Лимон, кинәт чинап җибәрде, миңа ташланды. Аның пычагы таш стенага килеп бә­релде. Тик Шаманның пычагыннан тайпылып өлгерә алмадым: уң яктан эчемне нидер көйдереп алгандай булды. Карашым Шаманның өнсез карашы белән очрашты.
- Менә, беттек тә...— дип пышылдады ул һәм аның тавышында үкенү катыш кисәтү бар иде.
Мин бары тик Альбина турында гына уйладым һәм аңымны җуйдым...

СОҢГЫ СҮЗ
Ул вакыйгалардан соң инде ике ел вакыт узды. Менә мин бүген чыгарылыш кичәсеннән кайтып киләм. Янымда - Альбина. Ул да дәшми, нидер уйланып, тын гына атлый.
Бүген безнең бик дулкынланган, шатланган көн. Безгә бүген урта белем турында таныклык тапшырдылар, котладылар, уңышлар теләделәр. Бәлки, шуңадыр, нәкъ менә бүген үзебезнең урамга кайтып җитү белән, барысы да күз алдымнан яңабаштан узды.
Теге вакытта больницада шактый озак яттым. Шаманның пычагы шактый тирән кергән иде...
Алар үз җинаятьләре өчен тиешлесен алдылар. Судка Дамирны да чакыртып алып, аны шаһит буларак катнаштырдылар. Бер ел дәвамында сынау шарты белән, Дамир иреккә чыкты. Барлык җи­наятьләрдә дә Лимонның һәм Шаманның гаепле булуы ачыкланды. Нинди зур җинаятьчеләр кармагына эләгүемне мин шунда гына аңладым. Алар, кешеләрне безнең белән куркытып, һәм бездән үк яклау сылтавы белән, акча эшләргә, үзләре әйтмешли, «налог» түләтеп яшәр­гә уйлаганнар. Бокс түгәрәген махсус шуның өчен оештырганнар.
Сабир судта катнаша алмады. Аны җирләп кайткан көнне мин аларның өйләренә кердем. Әтисе, башын иеп, кара кайгыда утыра иде.
- Мин гаепле. Мин аны яклап кала алмадым,- дидем мин. Әти­се баш кына какты.
- Әйе-әйе...
Сабирның әнисе елаудан шешенгән күзләрен сөртеп, әрнеп әйтте:
- Әтисе якламаган баланы кем якласын?!
Ә абый кеше һаман шул килеш утыра бирде:
- Әйе-әйе...
Шул көннән башлап, аның эчеп йөргәнен күргәнем булмады минем.
Ул көннәрдәй соң шактый вакыт үтте. Әлеге вакыйгалар мине дә, иптәшләремне дә нык үзгәртте. Хәзер мәктәптә яшь дзержинскийчылар отряды эшли. Озак бәхәсләшкәннән соң, отрядка мине дә алдылар.
- Салаватовны отрядка алыйк без,- диде мәктәп директоры Фи­рая Маликовна.- Аның зур ялгышлар ясаганын беләбез. Тик ул үзе генә гаепле түгел. Монда безнең дә гаебебез зур. Безнең мәктәптә шундый җинаятьче бокс түгәрәге оештырган булып йөри алган икән, димәк, без әле кешеләрне танырга, үзебез ныклап эшләргә өйрәнеп җитмәгәнбез. Салаватов шул җинаятьчеләрне тотуда да батырлык күрсәтте бит. Моны да исәпкә алырга кирәк...
Чыгарылыш кичәсендә безнең отряд тәртип саклады. Ә без, мәк­тәпне тәмамлаучы яшь дзержинскийчылар, эстафетаны тугызынчы классларга тапшырдык.
Кичә вакытында безне котлап:
- Сез инде олы тормыш юлына аяк басасыз. Уңышлар сезгә! - диделәр. Минем үземә дусларым да, укытучыларым да зур спортта уңыш казанырмын, дип юрыйлар. Тик хәзер монысы минем өчен үз­максат түгел. Алга таба мин кем булырмын, кайларда эшләрмен - билгесез. Тик шуны яхшы беләм: кем генә булсам да, минем үз ура­мым, якты матур, тыныч урамым булыр. Мин гомер юлымда әнә шул урам буйлап атлаячакмын.
Әгәр ул урамга килеп чыксагыз, сезгә беркем дә:
- Син кайсы урамныкы, нишләп йөрисең монда? - дип бәйлән­мәс. Монда сезгә һәркем елмаеп кул сузар. Бу урамда бары тик саф күңелле, мәрхәмәтле кешеләр генә яшәр. Килегез, кешеләр, минем бу урамыма. Бу минем иң якты урамым, үз урамым!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Үз Урамым - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4842
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1984
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Үз Урамым - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4868
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2057
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Үз Урамым - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 2194
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1075
    42.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.