LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Үз Урамым - 2
Süzlärneñ gomumi sanı 4868
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2057
36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Түгәрәккә йөрүдән тыш, өйдә дә күнегүләр ясыйм, иртән йөгерүемне дәвам итәм. Хәзер инде, мине тукмап кайтаручы да, рәнҗетүче дә булмагач, укуым да әйбәт кенә баргач, әни дә бер сүз әйтми. Киресенчә, шатланып кына тора. Әни әйтә:
- Күзгә күренеп олыгаясың, улым, ныгыйсың,- ди. Әти дә мактап куя:
- Сигездә укыганда минем бу кадәр буй үстергәнем юк иде,- ди.- Безнең вакытта еллары башкарак иде шул,- ди.
Мактанып әйтмим, кул көрәштерсәң, әтинең кулын борып кына салам мин. Әни көлә:
- Улың үзеңнән көчлерәк икән бит, Рәшит! - ди. Әтинең бер дә кәефе кырылмый.
- Һәр әти кеше үзеннән көчлерәк тә, акыллырак та уллар үстерергә тиеш. Шулай булмаса, дөнья алга бармас иде,- ди. Минем әтине көчсез кеше дип уйлый күрмәгез сез тагын. Яшьрәк вакытларында авыл сабантуйларында мәйдан тоткан кеше ул. Хәзер дә әле алай бик сыеклардан түгел. Әгәр мин аны кул көрәштерүдә җиңәм икән, монысы минем көн саен шөгыльләнүемнән генә килә.
Кайчакта үзем дә алар алдында мактанып куярга яратам:
- Күрерсез менә, киләсе олимпиаданың алтын медале - минеке! - дигән булам. Андый чакта әти җитдиләнеп китә:
- Син, малай, артык шапырынма. Чын спортчы булу өчен бик күп нәрсә кирәк,- ди.
Дамир белән дә бик нык дуслашып киттек. Безнең түгәрәк ул кадәр даими эшләми. Йә Шамил каядыр китеп югала. Ул барында да айга ике-өч тапкыр гына җыелабыз. Шамил түгәрәкне үз теләге белән генә оештырган бит. Шуңа күрә түгәрәк эшләми торганда да аңа сүз әйтүче юк. Киресенчә, аның мәктәп малайларын җыеп, өйрәтеп йөрүенә шатланалар гына әле.
Дамир белән икебез еш очрашабыз, йә аларга барып, йә безгә килеп, күнегүләрне дәвам итәбез. Бездән тәмам туеп, өйдән куа башласалар, мәктәпкә йөгерәбез. Анда спорт залы бик еш буш тора.
Соңгы вакытта Дамир әйткәли башлады:
- Карале, малай, син миннән көчлерәк бугай бит,- ди.
Мин моны үзем дә күптәннән сизеп йөрим. Үтте инде ул, үтте эчкә бер сугудан егылыр чаклар. Киресенчә, хәзер инде үзем Дамирны бер сугу белән җиңә алыр идем мин. Тик мин моны аның үзенә сиздермим. Бокслаша башласак, сак кына кыланам, көчләрнең тигез булуын күрсәтергә тырышам. Шулай итмәсәм, Дамирны рәнҗетермен сыман.
Безнең түгәрәктә тагын бер кызыклы малай бар. Татарча исеме Заһир. Тик аны татарлар да, руслар да Захар дип йөртәләр. Башка малайларның кушаматы аерым була. Ә моның исеме дә, кушаматы да шул - Захар. Шамил, ни өчендер, Захарны аеруча дус итә. Кайчак көнләшеп тә куям шул Захардан. Ни өчен шулай якын итәдер аны Шамил? Югыйсә алай артык көчле малай да түгел. Бокслашырга, көч сынашырга да бик яратмый. Нәрсәгә дип кенә алганнардыр аны түгәрәккә? Алай-болай ярышларга барсак, бөтен команданы хурлыкка калдыруы бар ул Захарның.
Ярыш дигәннән, ул турыда Шамил үзе сүз кузгатмый әле. Беркөнне без Дамир белән киная ясап караган идек тә:
- Өлгерерсез әле, сөякләрегез ныгысын. Бер баргач, берәгәйле итеп барырга кирәк. Шунда ук беренчелекне алып кайтырлык булсын,- диде.
Шулай шул, дөрес әйтә Шамил. Әлбәттә, ул барысын да бездән яхшырак белә. Аны физкультура институтында укыган, диделәр. Икенче курстан ни өчендер чыгарганнар үзен. Нинди профессорлар утыра икән ул институтларда? Шундый кешене, Шамил кебек кешене чыгарсыннар инде институттан! Ярар, үзен күрсәтер әле Шамил. Менә, безнең ныклап әзерләнеп җитүне көтәр дә, ярышларга алып китәр. Без сынатмабыз. Шуннан соң безнең команданың даны ул укыган институтка да барып җитәр. Шаккатырлар профессорлар: «Карале, теге Шамилнең малайлары беренче урынны алганнар икән! Нинди шәп тренерны югалтканбыз бит»,- диярләр. Үзләре үк кире чакырып алырлар Шамилне.
Шулай, ярышларда, чынлап та, катнашасы килә. Югыйсә, сизәм: түгәрәктә дә, бөтен мәктәптән эзләсәң дә, минем белән чын-чынлап көч сынашыр кеше юк.
Көч дигәннән, шунысын да әйтим әле. Кайбер малайлар, беләкләренә әз-мәз генә көч кердеме, шунда ук масая башлыйлар. Шул көчләрен кая куярга белмичә, үзләреннән көчсезрәкләрне кимсетергә тотыналар. Җае чыккан саен, көч күрсәтәселәре килә. Ә минем ул нәрсә уемда да булмады. Бер генә кешегә дә, ялгышып кына да, кизәнгәнем юк минем.
Хәер, алдашам икән. Булды андый хәл. Яңа ел алдыннан булды.
Әйе, Яна ел бәйрәме якынлашып килә иде. Бәйрәм алдыннан бөтен шәһәр гөр килеп тора. Барча кеше ашыга, бәйрәм күчтәнәчләре, бүләкләр сатып алырга тырыша. Ә без - каникулда. Сабир мине аптыратып бетерде: «Базарга барыйк, чәчәк сатып алыйк»,-ди. Әнисе көндезге ашка дип биргән акчаларны җыеп барган икән, юләр! «Айгөлгә, Яна ел белән котлап, чәчәк бүләк итәсем килә»,- ди. Менә сиңа, мә! Сизгән идем, сизенгән идем мин аның сеңелемне якын күрүен. Тик инде монысы - чәчәк бүләк итүе... Нәрсә аңлый соң әле ул Айгөл?! Алтынчыда укыса да, һаман шул курчак уйнавыннан туктамый бит әле ул! Аңа, имеш, тагын чәчәк!
Хәер, бүләк итсәң нәрсә була? Дуслык хисе үзе дә әнә шул чәчәк кебек бит инде ул. Тукта! Ә мин үзем нәрсә карап йөрим?! Нигә мин дә Альбинага чәчәкләр бүләк итмим?! Кара инде, кара мин юньсезне! Альбина мине Октябрь бәйрәмендә дә, туган көнемдә дә котлады. Ә үзем? Ник бер открытка бүләк иткәнем булсым, ичмасам!
Шуны уйладым да, Сабир белән чәчәк сатып алырга сүз куештык. Ул гына да түгел, Альбинаның рәсемен ясап бирергә дә вәгъдә итте Сабир. Менә хәзер, рәсеме белән бергә чәчәкләр дә бүләк итсәм, котламый калган чакларым өчен дә шатландырачакмын әле Альбинаны!
Базарга барырга дип, Сабирларга кергән идем. Ишекне ачсам - күзләре яшьләнгән.
- Нәрсә булды?
- Әти... Акчаны табып алган,- диде ул һәм кухня ягына таба ымлады. Карасам, әтисе бер ботинкасын киеп, икенчесен кия алмыйча азапланып утыра. Сабирның чәчәккә дип җыйган акчасын кесәсеннән кармап алган да, тагын кибеткә ашыга инде бу. Әйе-әйе, кулында кәгазь акчалар да күренеп тора. Их, нинди генә әтиләр юк бу дөньяда! Түзмәдем, кухня ягына атылып килдем.
- Абый! Бирегез аның акчасын! Без бит чәчәк сатып алырга тиеш!
Ә ул миңа сөзеп кенә карады да:
- Син үзең чәчәк, молокосос! - диде һәм, тураеп басып, йодрыкларын күтәреп, туп-туры миңа таба атлады. Әллә үз-үземне саклау инстинктыннанмы, әллә артык ачу килүдәнме, уң кулым, җәя кебек киерелде дә, алга таба үрелде. Шул ук вакытта башымнан төрле уйлар йөгереп үтте. Кемгә сугам мин?! Ни генә булса да, Сабирнын, әтисе, синең дустыңның әтисе бит ул!
Шул уйлар минем кулның юнәлешен үзгәртте. Юнәлешен үзгәртте, әмма тыеп кала алмады, һәм мин кухняның такта стенасына китереп суктым. Тактаның чатнап ярылганы ишетелде. Каяндыр штукатур комы коелды. Белмим, бу сугу әгәр Сабирның әтисенә эләксә, ахыры ни белән бетәр иде икән...
Ә аны нәкъ менә шушы стенага сугу айнытып җибәрде. Тукталып, күзләрен зур ачып, гаҗәпләнеп карап торды да, әкрен генә:
- Алай... Сез дә үсеп җиттегезмени инде, балалар?- диде. Аннан соң, урындыкка барып утырды да, ни өчендер бик авыр көрсенеп, акчаларны өстәлгә ташлады.
Менә шулай итеп, беренче тапкыр үзем кизәндем мин кешегә. Өйдән чыккач, Сабирның терсәгеннән тоттым:
- Син миңа ачуланма, яме?
- Нәрсә өчен?
- Әтиеңә... кизәнгән өчен.
Сабир яшьле күзләре белән миңа исе китеп карап торды. Аннан соң, җиңел сулап:
- Әйбәт дус син, Таһир,- диде.
Базарда чәчәк сайлап йөргәндә Сабир миңа кинәт кенә төртеп куйды. Ул күрсәткән якка карасам, анда безнең түгәрәк җитәкчесе Шамил кем беләндер бик тәэсирләнеп сөйләшеп тора иде. Ул сөйләшкән кеше миңа таныш түгел.
- Шамил дә чәчәк алырга йөри бугай,- дидем мин, һәм без икенче якка, матуррак чәчәкләр сайларга киттек.
9
Каникул үтеп киткәнен сизми дә калдык. Ә менә укулар башлангач, бокс түгәрәге көнен түземсезлек белән көтеп алдык. Шамилне инде барыбыз да сагынып беткән иде. Аның һәр хәрәкәте, һәр кыланышы ошый иде безгә. Кайбер малайлар Шамилнең гадәтләрен үк кабатлый башлады. Шамил кебек итеп кул селтәп кую, аның кебек бераз һавалы итеп сөйләшү, оста әйтелгән сүздән сон, теш арасыннан черт итеп төкереп кую - болар барыры да Шамил кебек булырга, аңа охшарга тырышудан иде.
Бәхәсләшкән чакта Шамил бер дә ашыкмый, тынычлыгын җуймый. Сүзен һәрчак үлчәп, дәлилләр китереп бәхәсләшә. Аның дәлилләре саллы була, каршы әйтер урын калдырмый. Хәер, без аның белән бәхәскә болай да сирәк керәбез. Аның сүзе - безнең өчен закон. Бары тик яраткан кешең белән генә, әгәр ул хаклы булмаса да, шулай бәхәскә керми каласың. Ә без Шамилне, чынлап та, бик ярата идек.
Түгәрәк көнен көтеп алдык, әмма ул көнне күнегүләр булмады.
- Кәефем юк әле, егетләр,- диде Шамил, безне үз янына җыеп алгач.- Бик нык рәнҗеттеләр әле мине...
Кем?! Ничек?! Безнең Шамилне рәнҗеткәннәрме?! Кайсы юньсезе батырчылык иткән моңа?! Без бертавыштан шаулашып алдык. Йөзебездәге ризасызлык, Шамилне рәнҗетүченең кем булуын тизрәк белү теләге чиктән ашкан иде.
- Юк, сезгә белергә кирәкми. Әшәке кеше ул, бик әшәке...- дип кул селтәде Шамил. Без аның саен ярсый, кыза бардык:
- Кем икәнен әйт, Шамил!
- Йөзенә карыйк бер шул әшәкенең!
- Бар шунда берәү,- дип авыр сулады Шамил.- Колхоз базарында чәчәк сата...
Ах, менә ничек! Яңа ел алдыннан базарда күргән идек шул Шамилне. Димәк, шунда рәнҗеткәннәр аны? Акчасын алганнармы? Кыйнаганнармы? Нишләткәннәр? Хәер, нишләтүләре безнең өчен барыбер. Шамил рәнҗегән икән, димәк, юкка түгел!
- Күрсәт безгә ул кешене, Шамил! Тетмәсен тетәбез без аның! - дип кычкырып җибәрде Захар, һәм шунда ук безгә карап куйды: - Шулай бит, малайлар?!
- Шулай, кәнишне!
- Күрсәт безгә шул юньсезне!
Шамилнең, әле генә күңелсезләнеп торган йөзе яктырып китте. Аның күзләрендә без яраткан очкыннар яңадан кабынды. Ул урыныннан ук сикереп торды:
- Чынлапмы, егетләр?! Рәхмәт сезгә, дусларым! Ул адәмне бер акылга утырту ярар иде яравын...
Шамил безне бер тирәгәрәк җыйды да, пышылдап сөйләшүгә күчте:
- Ул чакта болай итәбез. Бүген, дәресләрдән соң, базар янында җыелабыз. Төп-төгәл сәгать өчтә. Ул чакта кеше сирәгәйгән була инде анда. Караңгы да төшә башлый. Берегез дә калмыйча килегез. Юкса аның яклаучылары да булырга мөмкин. Минем үземә күренергә ярамый: танып калса, милициягә җиткерүе бар. Ә сезгә милиция дә куркыныч түгел. Алай-болай килеп чыкса, бераз куркытып торырлар да, малай-шалай дип, кайтарып җибәрерләр. Тик үзегезнең бокс белән шөгыльләнүегез турында беркемгә дә әйтмәгез. Гомумән, минем исемне дә, бер-берегезнең исемнәрен дә әйтү юк! Монысын мин андый-мондый хәл килеп чыкса дип әйтәм. Ә болай барысы да уңышлы чыгарга тиеш.
Шамил безгә карап уйланып торды да тантаналы тавыш белән өстәп куйды:
- Димәк, бүген сәгать өчтә. Безнең түгәрәкнең төп законы ничек әле?
- Тәмәке тартмаска! Бер-береңне сатмаска! - дип кычкырдык без.
- Хәерле сәгатьтә! - диде Шамил. Бу вакытта ул гаскәрен яу кырына озаткан генералга охшаган иде.
Шул сөйләшүдән соң, безнең башта дәрес кайгысы юк иде инде. Укытучылар әллә керде дәрескә, әллә кермәде. Сөйләгәннәрен тыңламадык, әйткәннәрен ишетмәдек. Без, төрле класста укучы малайлар, тәнәфес вакытында очрашканда да бер-беребезгә мәгънәле карашлар ташлаштык. Әзерме, янәсе. Бүген булачак эш турында беркем дә авыз ачып сөйләшмәде. Безнең һәммәбезне сүзсез дә аңлашыла торган уртак бер сер берләштергән иде.
Базар янына нәкъ вакытында җыелдык. Шамил безнең һәммәбезне барлап чыкты да:
- Курыкканнарга кире борылырга рөхсәт итәм,- диде. Көләме соң әллә бу Шамил?! Мондый чакта кем иптәшләре алдында «куркам» дип торсын инде?! Курыкса да, сиздерми инде ул аны! һәрхәлдә мин үземдә курку тоймадым. Шамилне шулай рәнҗетергә батырчылык иткән кеше үз җәзасын алырга тиеш иде.
- Захар кем икәнен белә, ул күрсәтер,- диде Шамил. Үзе бездән аерылып калды...
Без, унике боксчы малай, базар эченә кереп киттек. Базарда, чыннан да, кеше сирәгәйгән. Чәчәк сатучылар янында бөтенләй халык күренми. Шунда якынлашкач, Захар безгә «торып торыгыз» дигән мәгънә белдерде дә, үзе алгарак үтте. Бер кырыйда чәчәк сатып торучы грузин егете янына килде дә әкрен генә нидер сорады.
Мин игътибар иттем: теге вакытта Яна ел алдыннан Шамил белән сөйләшеп торучы бу түгел иде.
- Күпме тора бу чәчәк? - диде Захар безгә дә ишетелерлек итеп һәм букетларның берсен кулына алды.
- О, кадерлем! Бер дә кыйбат түгел! Ал, рәхим итеп ал, кайсын сайлап бирим? - дип елмайды грузин һәм чәчәкнең бәясен атады.
- Артык очсыз булмасмы сон? - диде Захар зәһәрләнеп. Чәчәк сатучының йөзендә гаҗәпләнү билгеләре күренде:
- Ни сөйлисең, егетем? - диде ул, кулларын җәеп.- Кыш көнеңдә чәчәк...
Ләкин ул сүзләрен әйтеп бетерә алмады, Захар кулындагы чәчәк букетын аның йөзенә бәрде:
- Кыйбат сатасың дим мин сиңа, спекулянт!
Аптырап калган грузин янәшәсендәге иптәшләренә дәште:
- Карагыз әле сез моны, карагыз!
- Әй, яхшы егет! Ни кыланасың син? Нәрсә кирәк? Нигә шулай ямьсезләнәсең?! - дип шаулашты чәчәк сатучылар.
- Яле, телегезне тыегыз!- дип җикерде аларга Захар һәм такта өстәлгә тезелгән букетларның барысын да себереп төшерде. Чәчәк сатучылар шаулап куйды. Берсе түзмәде, атылып чыгып, Захарның якасына ябышты.
- Егетләр! Мине кыйныйлар! - дип кычкырды Захар. Бу - безнең өчен сигнал иде. һәм без чәчәк сатучылар өстенә ташландык. Дамир, бер селтәнудә, Захарга ябышкан грузинны җиргә аударды. Мин такта өстәл артыннан кулларын болгап чыгып килгән ике кешене ике якка очырдым. Малайлар ярсып-ярсып, үз-үзләрен онытып сугыштылар. Юк, моны һич кенә дә сугышу дип әйтеп булмас иде. Бу - тукмау, рәхимсез рәвештә тукмау иде. Шушы уй мине айнытып җибәрде, һәм мин, тукталып калып, иптәшләремә карадым. Аларны хәзер берни белән дә туктатып булмас, бу рәхимсезлектән арындырып булмас кебек иде. Ләкин бер читтәрәк торган Захар акылын җуймаган икән. Бармагын авызына кабып, әче итеп сызгырып җибәрде дә:
- Милиция! Таралыштык! - дип кычкырды.
Барыбыз да урамга таба атылдык, йөгергән чакта Захарның борылып кычкырганын ишеттем:
- Карагыз аны, без әле тагын киләчәкбез!
Ирексездән, тукталып, артыма борылып карадым. Чәчәк сатучылар почмагы давылдан актарылган урманны хәтерләтә иде...
Артта, кайдадыр, милиция сыбызгысы тавышы ишетелде. Ләкин сыбызгы сызгырган җирдә без юк идек инде.
Базарда булган хәлдән сон өйләргә таралыштык. Шамилнең әмере шундый иде. Ә мин, өйгә керергә, әнинең күзенә күренергә куркып, берьялгызым урамда йөрдем. Әле генә булган вакыйга башыма сыеп бетә алмый, күз алдымда тора, калтырата иде мине.
Инде сәгать уннар тулып китте. Ниһаять, өйгә керергә булдым. Ишекне ачкан гына идем, Айгөл кычкырып җибәрде:
- Кайда йөрисең син, бандит?
Йөрәгем дерт итеп сискәнеп китте. Юк, сискәнеп кенә калмады, бөтенләй урыныннан ук төште.
- Нәрсә сөйлисең син?! - дидем мин агарынып.- Нәрсә сөйлисен?!
- Әле генә телевизордан кино карадык. Бандитлар турында,- дип көлде әни.- Шуңа котырына... Ә син кайда йөрисен болай бик соң?
- Сабирларда,- дип алдаштым мин. Айгөл, бармагын «пистолет» ясап, «пух-пух» итеп атты да, үз бүлмәсенә кереп китте.
- Шярта белми шаяртасың!- дип кычкырдым мин аның артыннан һәм ник кычкыруымны үзем дә аңламадым.
«Бандит!.. Бандит!..» Төне буена колагымда шул сүз яңгырады. Төне буена саташып чыктым. Нигәдер үксеп елыйсым килә башлады. Йөрәгем дә, кан тамырларым да шартлап ярылыр сыман иде. Нишләргә? Ничек котылырга бу хәлдән? Барысын да әнигә сөйләп бирергәме? Әйе, ул аңлар, ул мине кичерер, юатыр, тынычландырыр...
Әкрен генә тордым да, әти белән әни йоклаган бүлмәгә таба киттем. Әнинең караваты янына барып тезләндем.
- Әни!..
Ул өстәл лампасын кабызды да гаҗәпләнгән карашын миңа төбәде:
- Ни булды, Таһир?
Юк, бу күзләр мине гафу итмәячәк. Алар мине көйдереп алачак, үтәли тишеп чыгачак.
- Ни булды сиңа, әйт,- диде әни, тагын да гаҗәпләнеп.- Бөтенләй төсен качкан синең...
- Юк, берни дә юк. Болай гына...- Мин әнинең маңгаеннан үптем.- Мин сине яратам, әни...
Әни көлеп үк җибәрде:
- Шуны әйтер өчен бүтән вакыт тапмадыңмы?
- Төн уртасында уятып йөрмәсәң.- дип кушылды әти дә.- Бу балалар үскән саен җүләрләнә баралар, ахры...
Төнне йокламый үткәрдем. Ә иртән мәктәпкә барасы, иптәшләремнең карашы белән очрашасы бар иде әле...
10
Беренче дәрестән соң яныма Дамир килеп басты.
- Шамил чакыра,- дип пышылдады ул. һәм мин аның тыныч йөзенә, берни булмагандай сөйләшүенә игътибар иттем. Юк, юри генә кыланадыр, төне буе газапланып чыкканын сиздермәскә тырышадыр дип уйладым мин.
Спорт залында бүтән кеше юк иде. Шамил безне кулларын җәеп каршылады:
- Кәефләр ничек, геройлар! - дип елмайды ул һәм ике кулын икебезнең җилкәгә салды.- Ну, егетләр, әзерләнегез, тиздән ярышлар булачак.
Шамил сумкасыннан бокс бияләйләре чыгарды.
- Болары сезгә. Ярышларда катнашыр өчен.
Бокс бияләйләре! Юк, әнидән ялвара-ялвара акча сорап, сатып алган, күнегүләр өчен генә эшләнгән бияләйләр түгел бу. Чып-чын, сугышчан, ярыш бияләйләре!
- Безгә? Кыйбаттыр болар...
- Мин бүләк итәм,- диде Шамил.- Сезнең өчен бернәрсә дә жәл түгел. Сынатмагыз гына...
- Безгә дәрескә,- дип ашыкты кулына бияләйләрен кыскан Дамир.
- Әйе-әйе, барыгыз.
Мин ишек янында тукталып калдым. Кире борылуыма, карашым Шамилнең сораулы карашы белән очрашты.
- Нәрсә, Таһир?
Мин, әйтергәме-әйтмәскәме дип, икеләнеп тордым.
- Син нәрсәдер сорарга телисең бугай? - диде Шамил түземсезләнеп.
- Шамил... Әйт әле, теге чәчәк сатучылар сине чынлап та рәнҗеткәннәр идеме?
- Әйе! - диде Шамил шунда ук. һәм мин аның тавышында ризасызлык билгесе, соравымны өнәмәүне тойдым. Шулай да сүземне дәвам иттем:
- Ә аларны шулай тукмау мәҗбүри идеме соң?
- Аңладым...— дип сузды Шамил. Аның тавышында бу юлы ризасызлык югалган иде инде. - Әйдә, без бу сөйләшүне соңгарак калдырыйк, Таһир. Минем үземнең дә синең белән бер ныклап сөйләшәсем килә иде. Бүген вакытың бармы синең? Дәрестән соң?
Шамил без очрашырга тиешле кафеның исемен атады, һәм, ашыктыра-ашыктыра, дәрескә озатты.
- Салаватов! - дәрестә укытучының эндәшүеннән сискәнеп киттем.- Рус-төрек сугышы һәм Россиянең Кара диңгезгә чыгу юлын яулап алуы турында син нәрсәләр беләсең?
Тыңламый утырам икән. Бер сүз дә әйтмичә, башымны түбән идем. Минем башта рус-төрек сугышы түгел, ә бәлки бүген Шамил белән очрашу, аның белән булачак сөйләшү иде...
Ул мине күптәннән көтеп тора иде, ахры. Урамда ук каршы алды. Җилкәмнән кагып, өстәл янына алып килде. Анда табын әзер иде инде.
- Эчемлек? - яныбызга килеп баскан официант миңа карап алды. Мин, ашыгып, баш чайкадым.
- Әйе, аңа ярамый,- диде Шамил.- Ул - спортчы. Аннан соң, яшь әле ул...
Шамил миңа күз кысып алды:
- Менә, ярышта җиңсәк, карарбыз аннан соң.
Мин дәшмәдем. Монда мине Шамил үзе чакырды, сүзне ул башларга тиеш иде. Тик ул ашыкмады. Мин сиздем, аның үтәли караган күзләре мине сыный, өйрәнә иде. Ул үзенә эчемлек сорап алды.
- Кайчак үземә шулай рөхсәт иткәлим мин,- диде ул, минем гаҗәпләнгән карашымны тоеп.- Кеше кайчак ял итәргә дә тиеш...
Аннан соң ул миңа тагын төбәп карады:
- Беләсенме, мин сине түгәрәккә ни өчен алдым? Әйе, көчең барлыкны башта ук күргән идем. Җирән чәчне дә чөеп кенә ташлавыңны әйттеләр. Тик аның өчен генә алмадым мин сине. Үзсүзле булуың ошады...
Шамил әкрен генә, тыныч кына сөйли. Аның үзем турында шундый сүзләр әйтүеннән читенсенеп, оялып утырам. Шул ук вакытта күңелдә үзем дә аңлап бетермәгән бер шатлык бар: менә бит, Шамилнең Захарны шулай аерым чакырып алып сөйләшкәне юк, барыбер мине якынрак күрә Шамил!
Шул уйларымны сизгәндәй, Шамил Захар турында әйтеп алды:
- Захарны менә болай үзсүзле дип әйтмәс идем. Ялагайрак ул. Ә ялагай кешегә һәрвакытта да ышанып бетеп булмый. Үзсүзле кешеләр күбрәк кирәк дөньяга. Теләсә кайда баш имәскә. Син мине аңлап барасынмы?
Юк, мин әле бернәрсә дә аңламыйм. Тик, «әйе» дигәнне белдереп, баш кагам. Шулай итмәсәм, Шамил алдында тагын да оятрак булыр сыман.
- Син ярышларда катнашырга, җиңәргә уйлыйсың, дөресме? Дөрес. Ә бит дөнья шулай яралган: син җиңәсең икән - кемдер җиңелергә тиеш. Син жиңеп, кемнеңдер җиңү турындагы хыялларын чәлпәрәмә китерәсең. Син үзсүзле, син барыбер үз дигәнеңә ирешәсен. Монысы - спортта. Ә тормышта ничек? Тормышта да шулай. Шул ук көрәш. Тик монысы, рингтагы кебек, ачык мәйданда бармый. Аерма бары тик шунда гына...
Шамилнең күзләре очкынланып китте. Ул инде элеккечә тыныч кына сөйли алмый иде. Аның зур, көчле куллары - һәрхәлдә бу минутта миңа шулай тоелды - җәя кебек киерелеп, өстәл өстенә ятты. һәм ул, бары тик кычкырып җибәрмәс өчен генә, шулай пышылдап сөйләшә кебек иде.
- Син әйләнә-тирәңә игътибар ит: анда - кешеләр. Аларнын саны санап бетергесез. Алар бүген синең турыда уйламый. Аларның һәркайсы үзе турында уйлый һәм һәркайсының үз юлы бар. Аларны да ниндидер максат әйдәп йөртә. Аларның бу максаты шулкадәр көчле, әгәр юлларында очрасаң, алар сине таптап үтә. Ә син тапталмаска тиеш. Моның өчен, үзең таптап үтәргә тиеш. Икенең берсе: йә - таптыйсын, йә - тапталасың!
Минем сине көчле спортчы, көчле шәхес итәсем килә. һәм без моңа ирешәчәкбез дә. Тик без, моның өчен, синең белән бер җепкә бәйләнгән булырга, бер-беребезне сынатмаска һәм сатмаска тиеш.
Шамил бераз тынычланып, уйланып торды да, кинәт кенә әйтеп куйды:
- Ә теге чәчәк сатучы минем юлыма аркылы төшкән кеше иде. Әгәр мин аны җиңмәсәм, ул мине таптаячак иде. Аңладыңмы?
- Әйе...
- Аңласаң, рәхмәт. Димәк, син мине бүтән андый сорау белән борчымаячаксың.
Мин үземнең мәктәптә биргән соравым өчен оялып куйдым. Чыннан да, нинди юләр сорау. Әгәр мине рәнҗеткән булсалар, Шамил «Ни өчен?» - дип сорап торыр идеме? Юк. Ул мине яклар, берсүзсез яклар иде.
Саубуллашканда ул бу турыда тагын бер кат әйтте:
- Безгә бер-беребез өчен үлеп торырга кирәк. Шулай булмаганда яшәү авыр,- диде.
Мин ялгызым, җәяү кайттым. Шамилнең сүзләре турында уйладым. Әйе, һәркемнең үз эше, үз максаты, үз юлы. Әнә кичке урам тулып кешеләр атлый. Алар сине белми, алар синең кем булуыңны белергә теләми. Каядыр ашыгалар, кабаланалар. Әнә шул ашыккан кешеләрнең кайсы да булса синең юлыңа аркылы килеп төшә...
Уйларыма күмелеп, шактый озак атладым. Кинәт, исемә килеп, артыма борылдым: үз урамыма илтер чатны шактый узып киткән идем инде...
11
Соңгы вакытта мәктәптә шактый үзгәрешләр булып алды. Укытучыларның педсоветыннан соң классларда да җыелышлар узды. Анда милиция хезмәткәрләре дә катнашты. Сәбәбе - мәктәп укучылары арасында тәртип бозу очраклары күбәюе иде. Бигрәк тә, әлеге дә баягы Чебеш кушаматлы малай турында сүз күп булды. Аны милициядә исәпкә алачаклар икән.
Чебешнең урлашырга яратуын элек тә белгәннәр. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кибетеннән әйберләр урлап тотылганы булган икән. Тик моңа әллә ни игътибар итмәгәннәр: класста җыелыш җыеп оялтканнар да, онытканнар. Бу юлы тагын да хәйләкәррәк эш эшләп ташлаган Чебеш. Кибет янында бер олы гына яшьтәге апаны көтеп алган да:
- Апа, мин - тимурчы. Күршедәге мәктәптән. Әйберләрегезне күтәреп итешимме? - дигән.
- Рәхмәт, улым, кулларым да бик сызлап тора иде, булыш алайса,- дигән әлеге апа. Әйтүен әйткән дә, тик өйгә кайткач, сумкасындагы акча янчыгының юклыгын күргән.
Участок милиционеры Чебешне бик тиз табып алган. Акчаларын да тотып бетермәгән булган әле.
Мәктәп директоры Фирая Маликовна чакырып алганда мин бу турыда ишетмәгән идем әле.
- Сине бик җитди бер мәсьәлә турында сөйләшергә чакырдым, Салаватов,- диде Фирая Маликовна. һәм әлеге вакыйганы сөйләде. Аннан сон, кулына тоткан карандашы белән өстәлгә шыкылдатып, уйланып торды да:
- Кич без педсоветта үзебезнең мәктәптә яшь дзержинскийчылар отрядын оештыру кирәклеге турында сөйләштек. Мондый отряд бездә кайчандыр эшләгән булган. Тик, үзең күреп торасың, тәрбиягә авыр бирелүчеләр белән юньләп эш алып барылмый әле бездә,- диде.- Син шундый отрядның командиры була алыр идеңме?
Мин нәрсә дип әйтергә дә белмәдем. Кинәт колхоз базарында булган хәл күз алдыма килеп басты. Шул хәлдән соң мин... Мин тәртип саклаучылар отрядының командиры? Хакым бармы минем?
Минем дәшми торуымны Фирая Маликовна үзенчә аңлады.
- Синең көчле боксчы булуыңны, иптәшләрең алдында авторитетың барлыкны белгәнгә күрә әйтәм мин моны. Тик ашыктырмыйм, ныклап уйла да, аннан соң тагын бер киңәшербез.
Әйе, киңәшергә кирәк иде. һәм мин, иң элек Дамир янына ашыктым.
- Миңа кыен, намусым кушмый. Әйдә, сине тәкъдим итик командирлыкка,- дидем мин аңа. Ә ул, читкә карап, көрсенеп кенә куйды:
- Сиңа намусың кушмый, ә миңа бөтенләй ярамый.
- Ни өчен?
- Үзем милициядә исәптә ич мин.
- Ничек?! Кайчаннан бирле?
Дамир тагын көрсенеп куйды:
- Шаман белән танышканнан бирле.
Мин Дамирның тавышында ниндидер киная тойдым. Дамир миңа нәрсәдер әйтергә тели, ләкин әйтеп бетерергә аңа нәрсәдер комачаулый сыман иде.
- Син миннән нидер яшерәсең, Дамир?!
- Яшермим,- диде ул, кырт кисеп, һәм мин аның бүтән бернәрсә дә әйтмәячәген аңладым. Шуна күрә үзем дә бүтән сорау бирмәдем, сөйләшмәдем. Нигә генә сөйләшмәдем, сорамадым икән? Әгәр без шул чакта аның белән аңлаша алган булсак, бәлки, минем дә, Дамирның да язмышы бүтәнчәрәк булыр иде. Әйе. Дамирга төзәтү колониясенә китәргә туры килмәс иде, мин дә үзем өчен коточкыч хәлләрнең үзәгендә калмас идем...
12
Тик әле аңынчы, әлеге хәлләр булганчы, без Дамир белән шәһәр беренчелеге ярышларында катнашырга өлгердек. Үз үлчәвемдә мин бик җиңел оттым. Әмма безнең мәктәп командасы начар чыгыш ясады. Хәтта призлы урынга да эләкмәдек. Шуңа күрә, үз үлчәвемдә шәһәр чемпионы исемен алсам да, бу мине әллә ни шатландырмады. Бигрәк тә Дамирга гаҗәпләндем. Аның көченә дә, осталыгына да ышанган идем югыйсә. Җитмәсә, без аның белән икәү, беркемгә дә сиздермичә генә, үзебез өчен яңа бер алым өйрәнгән идек. Кинәт кенә гәүдә торышын үзгәртеп, сул кул белән сулагайларча удар ясау иде ул. Тик Дамир әлеге алымны кулланмады, артык сүлпән көрәште.
Шамил безнең күңелне күтәрергә тырышты.
- Кыйналган гаскәр әйбәтрәк сугыша ул. Икенче ярышта беренчелекне алырбыз! - диде.
Без Дамир белән бергә кайттык.
- Нәрсә булды сиңа? Сине бөтенләй танырлык түгел иде? - дидем мин аңа. Ә ул, соравымны җавапсыз калдырып, үзе сорап куйды:
- Син миңа бер эштә ярдәм итә алмассыңмы?
- Мин сиңа ярдәм итәргә һәрчак әзер. Нинди эш ул?
- Миңа бер адәмне тукмарга кирәк.
Мин, гаҗәпләнеп, Дамирга карадым Нәрсә, шаяртамы әллә?!
- Юләрләнмә! Боксчыга кеше тукмау килешми.
- Бу – соңгы мәртәбә, - диде Дамир. Аның йөзе җитди иде. – Шаман кушты. Аннан соң, түгәрәктән китәм мин. Бүген юри оттырдым.
Ах, менә ничек?! Димәк, Дамир үзе оттырган?! Шамил аңа кеше тукмарга куша.?!
- Аңламадым мин сине, Дамир...
Дамир кул гына селтәде:
- Аңларсың әле бер.
Шактый вакыт сүзсез атладык.
- Йә, ярдәм итәсеңме миңа, юкмы? Курыкма, син бер читтә генә торырсың. Мин үзем... Син янәшәдә булсаң, җиңелрәк булыр. Берүзем... Күңел тартмый.
- Күңел тартмагач, нәрсәгә дип барасың андый эшкә?
- Кирәк. Мин Шаманга сүз бирдем.Ул үзе дә сүз бирде: монысы соңгы мәртәбә...
Мин шуны тойдым: Дамир белән Шамилне ниндидер мин белмәгән күзгә күренмәс җепләр бәйли иде. Дамирны кызганып куйдым. Минем нәрсә дип әйтүемә карамастан, ул Шамил кушкан эшне үтәячәк иде. Ялгызын гына җибәрәсем килмәде.
- Ярар, барырмын синең белән, - дидем мин аңа һәм без, икәүләп, караңгы чатка борылдык.
Дамирның соңгысы дип аталган әнә шул «эше» безне суд залына алып килде.
Шамил кушуы буенча тукмалачак кеше азык-төлек кибете директоры булып чыкты. Без аны кичкырын кибет янында сагалап тордык. Ишектән юан гына гәүдәле ир уртасы бер кеше күренүгә, Дамир минем иңемнән тотты:
- Шушы.
Һәм ул әлеге кешенең каршысына китте. Белмим, Дамир ул кешегә нәрсә дип әйткәндер, тегесе шунда ук кулларын бутап кычкырырга кереште:
- Талыйлар! Коткарыгыз! Ярдәм итегез!
Кибет директоры чалкан авып төшкәндә, алар ягына кешеләр йөгерешә иде инде. Мин, Дамирны урап алганнарын күреп, аңа ярдәмгә ташландым. Шуннан соң нәрсә булганын төгәл генә хәтерли дә алмыйм. Дамирны аралап, каршы чатка чапканыбыз һәм алдыбызга патруль милиция машинасының килеп туктавы гына күз алдымда тора.
Судта Дамир бөтен гаепне үз өстенә алды. Залда мин шаһит рәвешендә генә утырдым. Хөкем җәзасын Дамир берүзе күтәрәчәк иде.
Суд миңа аерым билгеләмә чыгарды. Анда мине милициядә исәпкә алу кирәклеге турында әйтелгән иде.
Мәктәп директоры Фирая Маликовнаның тәкъдиме - яшь джерзинскийчылар отряды командиры булу-булмавым турындагы мәсьәлә, әнә шулай итеп, үзеннән-үзе хәл ителде.
Суд утырышыннан соң Шамил безне үз янына җыеп алды да, кафега алып китте.
- Бүген барыбыз өчен дә кайгылы көн, егетләр, - диде ул. - Дамирны искә алыйк...
Кафеда чакта, үзем дә сизмәстән, Шамилнең һәр хәрәкәтен, аның йөзендәге һәр үзгәрешне күзәтә башладым. Аның адымнарындагы өлгерлек тә, үз-үзенә ышанган кыяфәте дә ясалма булып тоела башлады миңа. Дамирны ул бу бәхетсезлеккә үзе җибәрде. Ә хәзер ничек кайгырган булып кылана!
Мине гаҗәпләндергән нәрсәләр күп булды бу кичтә. Аның берсе - яныбызга Альбинаның килеп керүе булды. Альбина безнең белән исәнләште дә, Шамил янына урнашты. Башын иеп, күзләрен аска төбәде. Монысына гаҗәпләнеп бетә алмадым, кафега тагын бер кеше килеп керде. Мин аны таныдым: Яңа ел алдыннан базарда Шамил белән сөйләшеп торган кеше иде бу. Тик ул безнең янга килмәде. Коктейль сата торган өстәл янына юан гәүдәсе белән сөялде дә, тирә-якка күз йөртеп чыкты. Мин, Шамилне гел күзәтеп торганлыктан, яхшы күрдем: алар бер-берсе белән ым кагышып алдылар. Аннан соң Шамил дә шул өстәл янына китте. Һәм алар, бер-берсенә карашмыйча гына, берничә сүз әйтешеп алдылар.
Бераздан Шамил музыкантлар янына китте. Кулын сузып, музыкантларга нидер төртте. Бу, мөгаен, акча иде.
- Хәзер барыбыз да игътибар белән тыңлыйбыз, - диде Шамил, кабат безнең янга килгәч. - Дамирга багышлап җыр башкарачаклар.
Шуны гына көткән кебек, оркестр тавыш биреп алды. Алып баручы, чыннан да, безгә таныш исемне атады:
- Хөрмәтле кунакларыбыз үтенече буенча, батыр егет Дамир Кәрамуллин хөрмәтенә җыр башкарыла!
Мине кинәт бер уй көйдереп алды: юк, юкка гына чакырмаган бит Шамил безне монда. Әйе-әйе, хәзер аның өчен барысын да шушы җыр сөйли. Мин Дамирны кирәкле эш белән җибәрдем, ди ул. Дамир бәхетсезлеккә юлыкты. Әмма мине сатмады, судта минем исемне әйтмәде, ди. Шуңа күрә мин аны олылыйм, ди. Әгәр сезнең белән дә шундый хәл булса, сез дә Дамир кебек булырга тиеш, ди.
Әкрен генә урынымнан кузгалдым. Альбина янына килеп колагына пышылдадым:
- Әйдә кайтабыз.
Альбина баш кына чайкады:
- Шамил миңа калырга кушты.
«Кушты?!» Бүтән сүз дәшмәдем. Китәргә генә борылган идем, Шамилнең утлы карашын тойдым:
- Дустыңа багышланган җырны тыңлап бетерер идең, Таһир!
Тыңлап бетердем. Җыр тәмамланганын көтеп тордым да, саубуллашмый-нитми чыгып киттем.
Урамда халык шактый иде әле. Каядыр ашыккан шушы кешеләрнең минем күңелдә туган шик-шөбһәләрдә дә, Дамирның бәхетсезлеккә юлыгуында да, Шамилнең аңа багышлап җыр җырлатуында да, миңа бик тә якын булган Альбинаның Шамил кушуы буенча кафеда калуында да бернинди эше, бернинди катышы, бернинди кайгысы юк кебек иде.
13
Түгәрәккә йөрисе, ярышларда катнашасы, күңелдә йөргән шик-шөбһәләрдән арынасы килә иде минем. Соңгы вакытта булган хәлләр барысы да төш кенә булып, очраклы бер хәл генә булып калыр сыман иде. Ләкин алай булырга язмаган икән шул.
Беренче хәбәрне миңа Сабир алып килде. Бу юлы ул, мина әйтмичә генә, Айгөлнең туган көненә чәчәк алырга уйлаган. Базарга үзе генә барган. Шуннан кайтып керде дә, нигәдер пышылдап кына:
- Ә мин анда Шамил белән теге юанны тагын күрдем,- диде.
- Алар да чәчәк сайлыйлармы? - дидем мин, һәм тавышым үтә мыскыллы яңгырады.
- Юк, чәчәк алмыйлар алар, Таһир! Алар чәчәк сатучылардан акча алалар!.. Санап торганнарын, сатулашканнарын үзем күреп тордым. Ә аннан соң минем яннан гына үтеп киттеләр. Теге юаны: «Аз түли башладылар, малайларыңны тагын бер җибәреп кайтарырга кирәк булыр»,- диде. Шуны ишеткәч, сезнең турыда уйлап куйдым. Син үзең сөйләгән идең бит...

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Үз Урамым - 3
- Büleklär
- Үз Урамым - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4842Unikal süzlärneñ gomumi sanı 198436.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Үз Урамым - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4868Unikal süzlärneñ gomumi sanı 205736.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Үз Урамым - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 2194Unikal süzlärneñ gomumi sanı 107542.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.