Latin

Яшисе Килә - 5

Общее количество слов 2845
Общее количество уникальных слов составляет 1564
42.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
58.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
66.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Әйтте дә, мәгънәсез сүз ычкындыргандай, бер урында таптанырга тотынды, бармаклары белән гимнастерка төймәләрен барлап чыкты. Рифкать иреннәрен кыймылдатты, ләкин сүз чыкмады, аннары, минем хәлне үзең дә күреп торасың, дигәндәй, моңсу итеп карады да тагын үз эченә бикләнде. Аның хәле юк иде. Вакыт үткән саен, ул мускулларында кайнаган көчнең кими баруын, ком сәгате төсле каядыр агуын сизә. Менә ул агар-агар да бер заманны бөтенләй бетәр, бөтенләй юкка чыгар төсле. Баш миенең бер почмагына кереп оялаган шомлы уй бераз гына онытылып тора да тагын тырмаша башлый, өскә чыга, аннары бөтен күңелне актарып ташлый. Юк, үлем куркытмый аны. Ни өчен алай эшләгәненә дә үкенми, шулай иткән икән, димәк, дөрес эшләгән, димәк, аның башка юлы булмаган. Тумаган кеше генә үлми, диләр бит... Билгеле, әле яшәргә дә яшәргә иде. Армиядән кайтып әти-әнисен сөендерәсе, дуслары белән бергә урам тутырып йөрисе, эшкә урнашасы, укырга керәсе, ныгытып гашыйк буласы, гаилә корасы, ниндидер зур эшләр майтарасы иде. Ә ул әле яши дә башламаган иде, әле ул яшәргә әзерләнгән генә иде бит. Туды, үсте, дөресрәге, үстерделәр: киендерделәр, ашаттылар, эчерттеләр, мәктәпкә озатып җибәрделәр, теләге булса, үтәделәр. Пионерга керде, комсомол булды, спорт белән җенләнде, музыка-җыр белән шашып йөрде... Ләкин болар барысы да ниндидер зур эшкә әзерлек кебек кенә иде. Армиягә килгәч, аларны ай буе карантинда тоттылар, солдат мәктәбен үткәрделәр, аннары тагын айлар буена парашютны мең сүттереп, мең җыйдырдылар. Бары тик шуннан соң гына самолеттан сикерделәр. Кеше дә шулай ярты гомерен әзерлек хәстәре белән үткәрә, бары тик үзендә көч, ныклык, ышаныч сизгәч кенә күккә күтәрелә. Мин кеше гомерен үземчә аңлатам — десантникларча, ә бабай бүтәнчә сөйли иде. Кеше гомере — тау кебек, ди иде ул. Кеше тау итәгендә туа да ярты гомере буе өскә күтәрелә, менеп җиткәч, хозурланып як-ягына карана — бөтен дөнья уч төбендәге кебек, бар нәрсә кечерәеп, бәләкәйләнеп калган, ә ул — зур, ул хәзер теләсә нәрсә эшли алыр, аның кулыннан бар нәрсә дә килер төсле. Ләкин... туктап кала алмый. Вакыт — рәхимсез, вакыт аның аякларын сәгать маятнигы иткән дә алга-артка, артка-алга йөртә, ул ирексездән хәрәкәт итәргә мәҗбүр, ул ирексездән атлап бара. Кеше башта кая барганын да аңламый тора, аннары кинәт кенә аңлап ала да аякларын терәп түбән төшмәскә тырыша, ә маятник туктамый, алга-артка, артка-алга йөри дә йөри. Тау төшкән саен кешенең күңеле дә төшә, аңа шул ук агачлар да, шул ук үләннәр дә, шул ук чәчәкләр дә бүтәнчә күренә, дөнья да караңгылана барган сыман тоела. Аның күз аллары томалана, ул алдындагы әйберләргә игътибар итми, һаман-һаман теге як тау итәген, андагы кояшлы аланнарны, чыклы үләннәрне, сайрар кошларны, тауга менү ләззәтен искә төшерә, бары шуның белән генә яши...

18
Кинәт Рифкать сискәнеп китте... Ул да бүген көне буе бала чагын, үткән көннәрен уйлап ятты бит. Ул да тау төшә микәнни? Юк, ул әле тауга менеп тә җитмәгәндер... Менеп җитә алмыйча егылып төшкәндер. Аның күз алдына аермачык булып тау килеп басты. Менә алар, альпинистлар кебек бер бауга тезелешеп, кыяга үрмәлиләр. Бау очында: Вагыйзь, Тансык, Илдус, Володя, Юра, астарак: генерал, полк командиры, өлкән лейтенант, ә уртада — Рифкать. Менә аягы таеп китте дә ул упкын өстендә асылынып калды, иптәшләре дә, командирлар да, нишләргә белмичә, аптырашып карап тора. Берничә секундтан алар барысы да упкынга очачак. "Юк!" — дип кычкыра Рифкать. — "Юк!" һәм кесәсеннән пычак алып үзен бәйләгән бауны кисеп җибәрә, зур бау тартылудан зыңлап куя һәм Рифкать аска, упкын төбенә оча.
-Аһ!
Ул, тотынып калырга теләгәндәй, сул кулын һавада бутады һәм, кулы ниндидер җылы әйбер тапкач, күзләрен ачып җибәрде. Илдус аның өстенә иелгән дә кулын кыскан килеш ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдый иде:
— Рифкать, тынычлан, Рифкать, без монда.
Томан эченнән әкрен генә Вагыйзь килеп чыкты, аннары Тансык күренде, аннары — Юра...
— Әйе... — диде Рифкать.
Ул әле яртылаш кына монда, яртылаш әле ул үзенең уйлары дөньясында иде. Шуңа күрә бу "әйе"нең нәрсәгә әйтелгәнен дә аңлап бетермәде: менә килеп тә җиттек, таудан түбән тәгәри башладык, дияргә теләдеме ул, әллә, янында дусларын күреп, әйе, мин сезне күрәм, әйе, мин исән, мин сезнең белән бергә яшәячәкмен әле, дип расларга уйладымы? Аның уйлары хәзер соң чиккә җитеп буталган, әйтерсең баш сөяге эченә умарта күче оялаган иде. Күчнең гөжләве көчәйгәннән-көчәя бара, кортлар, иреккә чыга алмаган ачудан, яндырып-яндырып тешлиләр, чыгарга юл эзлиләр сыман.
Врач килеп укол кадагач, умарта күченең гөжләве басыла төште, һәм Рифкать үзе янында кешеләр бар икәнен исенә төшерде.
— Ә син артык үзгәрмәгәнсең. — Тансык болай да зур авызын җәеп җибәрде, күзләре урынында кара сызык кына калды.
Рифкатьнең инде иртәдән бирле үз-үзен күрәсе килә иде. Йөзен генә ачык калдырып, башын бәйләгәннәр — анысын сизә, ә менә күзләре, борыннары, кашлары, авызы, бите нинди икән? Берничә тапкыр врачтан көзге сорарга да җыенды, ләкин никтер җөрьәт итмәде. Менә... хәзер җае чыкты.
— Көзге... — дип пышылдады ул. — Үземне күрәсем килә.
Илдус, кабаланып, гимнастеркасының түш кесәсенә тыгылды, тик шул чак, Вагыйзьнең күз карашын күреп, акрын гына кесәсен яңадан төймәләде, кулын кая куярга белми аптырап торды да береткасын әвәли башлады. Рифкать аның бу хәрәкәтен күрде, һәм, мөлдерәп тулган чиләк өстенә бер тамчы тамганнан соң ташып түгелгән су төсле, күңелендәге ачыну хисе бөтен күзәнәкләренә таралды. Илдус та, Вагыйзь дә — барысы да ул белмәгән ниндидер яшерен һәм коточкыч бер серне беләләрдер, бары тик аннан гына яшерәләрдер, аңа гына әйтмиләрдер төсле тоелды аңа.
— Без чиратлап синең янда утырырга теләгән идек. Врач рөхсәт итми, — диде моңа кадәр бер читтә сүзсез генә торган Юра. Ул, гомумән, күп сөйләшергә яратмый, авыз эченнән генә һәрчак нидер көйләп йөри, кеше сүзенә кушылып китми, бары тик кирәкле урында, инде сүз әйтмәскә мөмкин булмаган җирдә генә бер-ике сүз ыргыта да тагын көйли башлый. — Операциягә кадәр ярамый, диделәр.
— Тыш-та... җы-лы-мы? — дип, әйтергә җиңел булсын өчен, һәр сүзне иҗекләргә бүлә-бүлә сорады Рифкать. Егетләр, сүзнең палатадан тышка чыгуына куанып, бер мизгелдә балкып киттеләр, аларның йөзләренә нур кунды.
— Җылы!
— Шундый шәп!
— Әй, һавасы да һавасы, сулап туярлык түгел.
— Аяк асты да корыды.
— Бөтен җирдә — җиләк тә җимеш, шартлаганчы ашадык. Егетләр, берсен-берсе бүлдереп, көнне мактый, алар сөйләгән саен Рифкать тә үзен суырып торган куркыныч уйлар баткаклыгыннан чыга бара, ул да алар белән бергә сөенә, аның да җаны талпына башлый. Вагыйзь бөтенләй кызып китте, ул пышылдавын онытты, шау-гөр килергә тотынды, аннары кинәт кулын җәеп җибәрде.
— Ә-әй, егетләр, оныттык түгелме соң? Рифкатькә күчтәнәч алып килдек бит без. Кая әле, Илдус.
Илдус урындыктагы төргәкне сүтеп җибәрде.
— Бу шапталларны ашасаң, терелмәс җиреңнән терелерсең, — дип тезеп китте Вагыйзь. — И-һи, безнең якта инде ул шапталлар — телеңне йотарлык. Менә, өйгә генә кайтыйм...
— Кайтырсың да безне онытырсың әле, — дип, юри генә үпкәләгәнгә салынып, Тансык аның сүзен бүлде.
— Минме онытам, минме!
Шулчак Юра да сүзгә кушылырга булды:
— Әйдәгез, егетләр, хәзер үк килешеп куябыз, — диде ул. — Армиядән кайтып, бер ел узгач, отпускны бергә туры китереп алабыз һәм кайда да булса очрашабыз. Мәсәлән, беренче ялны бөтенегез дә миңа кунакка килегез, Ярославльгә. Мин сезгә шәһәрне күрсәтермен, безнең шәһәр бик борынгы ул, һәр йорты музей кебек, хәзерге шырпы каплары түгел. Ә безнең кызларны күрсәң, кызларны...
— Кызлар кайда да бар ул, — дип исе китмичәрәк кенә сүзне ялгап алып китте Илдус. "Шырпы кабы" дигәнгә бераз күркәсе кабарды бугай аның. — Безнең Түбән Каманы Яшьләр шәһәре дип йөртәләр. Менә безгә килеп карагыз әле! Урамнары болын шикелле — үзе киң, үзе ямь-яшел, кырыенда гына — Кама, Кама буенда исәпсез-сансыз күлләр, нарат урманнары, химкомбинат белән ике арада — оҗмах бакчалары төсле алма бакчалары...
— һи! Рәхәтләнеп атта чабарлык даласы да булмагач, нинди җир ди ул? — Тансык, атта чапкан сыман итеп, ике кулын җәйде. — Чабасың-чабасың, ә даланың очы да, кырые да күренми. Аннары озын итеп сузып җырлап җибәрәсең. — Ул, онытылып, җырлый да башлаган иде, ләкин барысының да уңайсызланып, аңа карап торуын күреп, кисәк туктап калды.
— Җыр-ла... җыр-ла... — диде аңа, өзеп-өзеп, Рифкать.
— Юк... гафу итегез, мин... онытылып киткәнмен. Сагындырган... шуңадыр.
— Җырла, Тансык, әкрен генә җырла, беркем дә ишетмәс.
— Ялындырма инде!
Ләкин Тансыкның күңеле утырган иде инде.
— Алайса, әйдә, үзебезнең җырны җырлыйбыз! — дип, Илдус Рифкатьнең баш очына ук килеп басты. Рифкать, "әйдә" дигәнне аңлатып, күз кабакларын селкетте.
Утларга да бер керербез әле,
Без менәрбез әле күкләргә.
Солдат булу безгә кыен түгел,
Риза булса кызлар көтәргә.
Илдус, Рифкатьнең җырга кушылмавын, дөресрәге, кушыла алмавын күреп, ничек башласа, шулай капыл туктады да: "И-и-их!" — дип сузып куйды.
— И-их, кайткач...
Барысы да, әллә инде туган якларына кайткач нәрсә эш-лиселәрен уйлап, әллә җыр моңыннан тәэсирләнеп, тын калдылар. Кичке кояш нурлары идән буйлап шуышып килделәр-килделәр дә кыяр-кыймас кына Рифкать янына, караватка үрмәләделәр. Алсу яктылыктан күзләр чагылды, палата сихри төскә керде, егетләрнең йөзенә ут капкандай булды. Алар, күзләренә кояш нуры төшмәсен дип, кулларын каш өстенә кыйгачлап куйдылар. Вакыт үткән саен тынлык көчәя барды, Рифкатьнең якты, ләкин салкын кояш нурларына да исе китмәс булды. Ул егетләрнең болай сүзсез торуына борчыла, моңа үзен гаепле саный, әгәр дә шулай ятмаса, сүзләрнең дә, уен-көлкенең дә башкача буласын, башка төсмер аласын сизенә һәм, иң кыены, алар аннан нәрсәдер яшерә, әнисе үлгән баланы юаткан кебек: "Кунакка гына китте, тиздән кайтыр әниең", — дип юаталар төсле тоела. Бу хис торган саен көчәя барды, ә инде куллары белән кояштан күзләрен каплагач, моның анык шулай икәненә ышанды, әйтерсең алар дөресен әйтмәгәннәренә, алдаганлыкларына оялып күзләрен яшерәләр иде.
— Минем тәкъдимне оныттыгыз бугай. Кайткач, миңа кунакка киләсез! Чакыру шушы булыр. — Юра сүздән туктады, каш өстендәге кулын төшерде.
— Кайткач, кайткач... — дип кабатлады Вагыйзь. — Самолетта очкан саен, тәрәзәгә карыйм, туган як күренмәсме, дим. Зуррак су күзгә чалынса, Каспий диңгезе дип уйлап, йөрәк дөп-дөп тибә башлый... Миңа килгәндә самолет белән килегез. Азәрбайҗан илен башта һавадан, өстән карарга кирәк. Югыйсә синең дала шикелле, — ул Тансыкка таба борылды, — такыр басу түгел ул. Таулары ни тора, таулары! Йөзем, карбыз, кавын, анар...
— Нәрсә ул анар? — дип сорады Илдус.
— Анармы? Сезнеңчә ничек соң әле?.. Эче тулы кызыл төш инде, кыссаң, әчкелтем ширбәт сиптерә, тешләрне камаштыра, әй тәмле дә үзе! Сездә ничек диләр соң әле аны? Һи, истән чыккан, — Вагыйзь кашларын җыерып куйды, аннары кинәт кенә кычкырып җибәрде: — Гранат! Гранат диләр! Гранат ашатам мин сезгә!
Шулчак егетләр барысы да сискәнеп киттеләр, аптырау катыш сораулы караш белән Рифкатькә төбәлделәр. Аның йөзенә газаплы елмаю чыккан иде. Вагыйзь дә авызы ачык килеш туктап калды.
— Рәх-мәт... — дип пышылдады Рифкать. — ...Мин... а-ша-дым... ин-де...
Бу сүзләрне ул шаяртып әйтергә, шуның белән егетләрнең әңгәмәсенә кушылып китәргә уйлаган иде, ләкин аның сүзләре аһылдауга охшап чыкты, аларда усал киная дә, үзенең хәлен искәртергә теләү дә бар иде сыман. Юра Вагыйзьнең ялгышын төзәтергә уйлады, ахрысы, сүзне бөтенләй бүтән якка борып җибәрде.
Моңарчы алар, арыслан читлеген урап йөргән балалар кебек, иң төп нәрсә — Рифкатьне бөтен солдатлардан аерып, берничә секунд эчендә әллә кая өскә, югарыга күтәреп куйган вакыйга турында сөйләшүдән күрәләтә качарга тырышалар, гүя, шулай итеп, бу турыда бөтенләй онытырга уйлыйлар иде. Ләкин Юраның бүтән түземе калмады.
— Граната шартлар алдыннан мин синең янәшәңдә үк идем. Барысын да күреп тордым, — диде ул үзенең гадәти, җырлап чыга торган сузынкы тавышы белән.
Салкын суда бер чирканчык алган шикелле, егетләрнең дә куркулары бетте. Вагыйзь карават башына таянды.
— Ә мин күрмәдем, мин алда идем, — диде ул.
— Мин артта калганмын. — Монысын Илдус әйтте.
— Граната шартлавын ишеткәч, борылып карасам...
— Мин граната шартлавына да игътибар итмәдем, быргы авазы яңгырагач кына туктадым.
— Быргыны ничек кулга алуымны да, ничек "отбой" уйнавымны да юньләп хәтерләмим.
— Юраның "отбой" уйнавы булды, бөтен солдатлар туктап калды. Бөтенебез дә синең янга йөгердек. Син инде... аңсыз ята идең. Командир белән врач башыңны бәйли. Аннары сине алып киттеләр. Ә без тагын "атакага" күтәрелдек.
Әле генә граната вакыйгасын искә төшерергә дә куркып торган егетләр, урмандагы күккә ашкан зифа агачны екканда кызганып та, өйгә алып кайткач, аңа инде табигать бизәге дип түгел, ә утын итеп караган, хәзер инде аның җылысыннан ләззәт тапкан агай кебек, хәрби өйрәнүләр вакытында ниләр булганын, кичә-бүген частьта Рифкатьнең исеме телдән төшмәвен бер дә тартынмыйча, хәтта иркенләп үк диярлек сөйләргә тотындылар. Шулай итеп алар, үзләре дә сизмәстән, палатага җан керттеләр, матур ялганга охшаган юату сүзләре, томан сыман таралды, тирә-юнь яктырып киткәндәй булды.
19
Тәрәзә артындагы сәрви куаклары караңгылык кочагына кереп чумгач, Рифкать үзенең ак палатасын кара төн диңгезе буйлап йөзүче корабльгә охшатты. Диңгездә давыл купкан. Ул, корабын дулкыннарга каршы куеп, зилзилә белән көрәшкән, рубкасыннан чыкмаган, һәм, ниһаять, диңгез тынычлангач, каютасына кереп егылган. "Каюта..." — дип көлемсерәде Рифкать. Бераз тын торгач: "Саша", — дип көрсенеп куйды. Ул, беренче тапкыр күргәндәй, палатага күз йөртеп чыкты. Өстә — кайгыдан арына алмаган кеше маңгае төсле җыерчыкланган саргылт түшәм. Каршы як стенада — дүрт кнопка белән беркетелгән олы гына плакат. Анда ике кеше сурәте ясалган. Берсе авызына пычрак алма капкан, үзе дә бик шапшак. Яшькә яшь булса да, бөкресе чыккан, гәүдәгә бетәшкән. Ә икенчесе кран астында җиләк-җимеш юып тора. Анысы — Алып батыр сыман таза, йөзләре алсуланып тора. Плакат астына шигырь белән болай дип язылган:
Яшим дисәң йөз яшьне,
Юып аша җимешне!
Рифкать плакатка озак карап тора алмады, качарга теләгәндәй, күз карашы белән стена буйлап йөгереп китте. Ләкин палатада күз нуры төшәр урын, күз карашы туктап ял итәрлек урын юк иде. Аптырагач ул, чыгар урын эзләгәндәй, тәрәзәгә таба текәлде һәм анда караңгы төннең чекерәеп торган олы күзләре белән очрашкач, йөзен читкә борды.
Йомшак чүәкләре белән акрын гына атлап врач апа палатага керде. Аның ак халатыннан Рифкатьнең күзләре чагылып киткән төсле булды. Әйтерсең күктәге якты ай аның ялгыз ятуын күргән дә тәгәрәп төшеп палатага килеп кергән.
Врач, төн тынлыгын бүлдерүдән курыккандай, сүзсез генә Рифкатьнең сул кулын сызгандырды, мамык белән ышкыды да шприцка дару суыртты. Бары тик шунда гына, телгә килеп, сүз катты:
— Дусларың киттеме? Рифкать керфекләрен какты.
— Әниеңә... бергәләп хат язасыгыз калган...
— Хат язасы калган... Калган... Калган... — дип кабатлады ул эчтән. — Калган нәрсәләр күп әле ул. Әтисе белән, әнисе белән һич югы бер тапкыр иркенләп сөйләшеп утырасы, күңелендәге бар уйларын ачып саласы калган... Әнфисәгә вәгъдә иткән күлмәген бүләк итәсе, Әлфияне... Галияне кочакка алып бер суырып үбәсе калган... Бабасына печән чабып өясе, авыл малайлары белән туйганчы уйныйсы, танышлар белән ныграк танышасы, дуслар белән ныграк дуслашасы калган... Түбән Кама урамнарын, Зәй, Кама болыннарын, нарат урманнарын, түгәрәк күлләрен күзләре талганчы карыйсы, аларга җылы сүз әйтәсе калган... Калган... Калган!..
Рифкатьнең ирен читләреннән әрнүле елмаю дулкыннары йөгереп узды.
— Хәзер сиңа операция ясаячаклар.
Рифкатьнең чырае үзгәрмәде. Врач, шприцын өскә караткан килеш, бермәл уйланып торды да, кинәт кенә хәрәкәтләнеп, инәне кулга кадады. Ничектер, гадәттәгедән авырттырыбрак, хәтта бераз дорфарак та итеп ясады ул бу юлы уколны. "Арыгандыр, мине каравыллап хәлдән калгандыр", — дип уйлады Рифкать. Шушы авыруы белән күпме кешегә борчу китерде. Әле күпме кешегә китерәчәк... Шунда, граната шартлауга ук өзелгән булса...
Ул торган саен гәүдәсенең җиңеләя барганын сизде, башында утлы сөңгеләр әкренләп сүрәнләнде, аннары бөтенләй юкка чыкты: кулларын күтәрергә теләде, ләкин мускуллары аны тыңламады, нәрсәдер кычкырмакчы итте, әмма тавышы чыкмады. Рифкать, соңгы көчен җыеп, тешләрен кысты, ачу белән кулларын йомарлады, һәм шул чак уң кулы беләзектән түбән көйдереп алгандай булды. "Аһ! Граната!" — дигән ыңгырашу авазы күкрәктән өзелеп чыкты да һавада асылынып калды. Ләкин ул аваз таралып бетмәде, киресенчә, һаман үсә, зурая барды, менә ул болытка әйләнде дә бәреп-бәреп биткә салкын яңгыр яварга тотынды, менә ул өермә булып бөтерелде, һәм Рифкать, шул өермәгә ияреп, күккә күтәрелеп китте.
Гәүдәсе мамык кебек җиңел, бары тик башы гына авыраеп аска таба сөйри. Җиргә егылып төшмәс өчен, ул сул кулы белән ашыга-ашыга ишә. Ә уң кулын кыймшатмый. Уң кулда — граната. Ул дүрт секундтан шартлаячак. Күз кабакларын күтәреп торыр хәл дә юк, үлеп йокы килә. Яшел түшәк төсле дала өстенә төшәсе дә изрәп йокыга китәсе килә!
Ярамый!
Дүрт секунд!
Юк, өч, ике секунд кына калгандыр. Аста, тузгытылган кырмыска күчедәй, солдатлар йөгерешә. Әгәр хәзер граната шартласа, алар барысы да һәлак булачак. Рифкать сул кулы белән һаман-һаман ярсып иште. Полигон да күздән югалды. Югары күтәрелгән саен, җир дә шар кыяфәтенә керә барды һәм берзаман бөтенләй олы карбызга охшап калды. Әнә тегендә, аксыл зәңгәр җеп сыман гына булып күренгән елга буенда, аның туган шәһәре Түбән Кама булырга тиеш, ә монысы — Кара диңгез, Саша диңгезе, монысы — төтен бөркеп торганы — Казан, ә теге тракторчы абыйның авыллары бармак башы хәтле генә... Ә... граната?! Граната шартлаячак! Әгәр ул аны кулларыннан ычкындырса, әтисе дә, әнисе дә, Әнфисә белән Азат та, дуслары, бөтен туганнары да шартлаячак, юкка чыгачак. Аста — җирдә чакта ул әле боларны күреп, аңлап бетермәгән. Аның гранатасы шартласа, бөтен җир шары челпәрәмә киләчәк бит! Ул күз иярмәс тизлек белән өскә үрелде, менгән саен сулыш алу да җиңеләйде, гәүдәсе дә, башы да сизелмәс булды. Хәзер инде кулны селкетәсе дә юк, ул, граната тоткан уң кулын алга сузган килеш, талпына-талпына күккә оча, җирдән һаман саен ныграк ераклаша бара иде.
20
— Операция бүлмәсенә кертегез! — дип дәште кемдер. Аны ипләп кенә тәгәрмәчле өстәл өстенә салдылар да палатадан алып чыгып киттеләр.
21
Тау артыннан иң элек кояшның кызыл түбәтәе күренде, аннары ул әкрен генә, сакланып кына күтәрелә башлады. Кояш әле йокысыннан айнып җитмәгән, аның йөзе әле караңгы кызыл төстә иде.
Ул, түшәгеннән аерылып китә алмыйча, беркавым әсәренеп карап торды да авырлык белән генә кузгалды, күзләрен ачты һәм, иң беренче эш итеп, үзенең биләмәләрен барларга, бер төн эчендә анда нинди үзгәрешләр булганын тикшерергә тотынды. Кояш нурлары дала кылганнарын сыйпап узды, өй кыеклары буйлап йөгерде, полигон читендә тезелешеп торган самолетларны санап чыкты, казармалар түбәсеннән атлап үтте һәм палата тәрәзәсе төбендә туктап калды. Сәрви куакларының шомлы кыштырдавына бераз колак салып торгач, ул тәрәзәдән эчкә таба үрмәләде, идәнгә шуышып төште, әкрен генә караватка якынлашты. Кояшның йөзе агарганнан-агара бара иде. Менә ул, караватка менәргә куркып, кырыйдагы тумбочка өстенә күтәрелде, кайнарланган нурларын суытырга теләгәндәй, стакан эчендәге суга төште һәм, анда да үзенә урын таба алмыйча, кинәт түшәмгә сикерде дә тавышсыз гына ярсып-ярсып биергә тотынды. Ләкин бу хәл озакка бармады, кояш, аңына килеп, ашыга-ашыга карават буйлап шуышты, анда Рифкатьне күргәч, бер мизгелгә тынычланды да, тагын сикереп, кулларын сыйпады, ачык яткан йөзен сыйпады, җылытырга теләгәндәй, кабалана-каба-лана сыйпады. Ләкин Рифкатьнең күзләре ачылмады, кулларына, йөзенә җылы кунмады.
Кояш аптыраудан, сәерсенүдән һушсыз калып торды-тор-ды да, үлгән баласын күреп акылдан шашкан ана төсле, шаркылдап көлеп җибәрде. Аның көлү авазы, баш өстендәге тургайлар сайравына әйләнеп, көчәйгәннән-көчәя барды. Җир өстендә якты көн тууын күреп, бар дөнья сөенде, ләкин кояшның күзләренә текәлеп караучы булмады. Кояш бүген сөенми, ә тилмереп, газапланып көлә иде.
Хәрби часть — Малеевка — Казан, 1978-1979 еллар
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
  • Части
  • Яшисе Килә - 1
    Общее количество слов 4526
    Общее количество уникальных слов составляет 2107
    38.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Яшисе Килә - 2
    Общее количество слов 4370
    Общее количество уникальных слов составляет 2102
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Яшисе Килә - 3
    Общее количество слов 4521
    Общее количество уникальных слов составляет 2141
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Яшисе Килә - 4
    Общее количество слов 4177
    Общее количество уникальных слов составляет 2102
    37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Яшисе Килә - 5
    Общее количество слов 2845
    Общее количество уникальных слов составляет 1564
    42.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов