Latin

Яшисе Килә - 2

Общее количество слов 4370
Общее количество уникальных слов составляет 2102
37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
— Дәрестән соң алып калып самосуд оештырганчы, кызларга башта эшнең нидә икәнен, Сашаның нигә начар укый башлаганын ачыкларга кирәк иде. Ә алар тотканнар да тәрбия эшенә тотынганнар. — Рифкать ачудан гитара кылларына берьюлы биш бармагы белән сугып куйды. Гитара ыңгырашты да тынды, Рифкатьнең дә ачуы басылды.
— Фу, кызларның шул инде аларның, — дип саргылт кашларын җыерып куйды Әнфисә. — Алга-артка карап тормыйлар, турыга яралар. Ә Сашаның начар укый башлавының үз сәбәбе булган. Әйбәт кенә укып килгән егет тик торганда "ике"ле ала башламый бит инде. Димәк, ул йә берәр начар компаниягә ияргән, йә аның өендә бер-бер хәл булган. Өйләрендә гауга купкан аларның, әтисе белән әнисе аерылышуга кадәр барып җиткән. Билгеле инде, шундый чакта кемнең кәефе булсын да, кемнең дәрес әзерләп утырасы килсен. Малаебыз көннәр буе, кичләр буе урамда каңгырап йөри икән. Шул чакта кызларга аның күңелен юатырга, үзләре арасына алырга кирәк иде дә бит, ә алар тотканнар да самосуд оештырганнар.
— Ул әйткән бит, кисәткән бит, — дип Әнфисәне бүлдерде Рифкать. — Хәтта ялынган да бугай әле. Кызлар, чыгарыгыз, чыгармасагыз, тәрәзәдән сикерәм, дигән. "Хөрәсән судьялар" көлгән генә. Сикерә, имеш, каян килгән Котов-ский. Ә ул тоткан да ачык тәрәзәдән урамга сикергән...
— Тсс... — Әнфисә бармагын авызына куйды. — Ачык тәрәзә шуларныкы бугай, ишетмәсен.
Тәрәзә төбенә килеп җитүгә, Рифкать, сигнал биргәндәй, гитараның иң нечкә кылына чиертеп алды. Шунда ук тәрәзәдән берничә баш күренде.
— Килде, безнең гитарист килде! — дип шаулашты алар. — О-о, бүген тулы бер ансамбль болар! Саша, дустың килде.
— Безнең парашютистның хәле ничек? — дип кычкырды Рифкать.
Палата эченнән Сашаның тонык кына тавышы ишетелде:
— Исем китте, сез килде дип сикереп тордым ди менә. Рәхәтләнеп ятам әле.
— Сикерүен сикергәнсең, ә парашют алырга оныткансың, — дип шаяртты Әнфисә.
— Соң син морфлотка китәм дигән идең бит, нишләп де-сантныйга язылырга булдың әле? — Рифкать шулай диде дә, ник әйткәненә үкенеп, башын аска иде. "Кая инде хәзер аңа морфлот? Сынган умыртка сөяге белән, адәм рәтенә кереп, тигез җирдән атлап йөри алса да әйбәт булыр әле. Юкка әйттем, морфлот дип авыз суларын корыта иде бит ул. Иң авырткан җиренә кагылдым", — дип уйлады Рифкать.
— Мин бит үземне океан лайнерында йөзәм дип уйладым. Корабка "дошман" басып кергәч, тоттым да суга сикердем. Ләкин мин йөзәсе диңгез өстен асфальтлап өлгергәннәр икән.
— Әй, Рифкатьме әле исемең? Ташлагыз әле юк сүз сөйләвегезне. Сашагыз нык егет, бирешә торганнардан түгел, терелер, капитан гына түгел, контр-адмирал булыр әле.
— Контр булдым инде, адмирал буласы гына калды.
— Әй, җырлап күрсәт әле, — дип өзелгән сүзен ялгап китте тәрәзәдәге агай. — Мать якасына ул авыру-сырхауларның. Шул гитараңда бер-бер җыру сузып җибәр! Дару түгел, җыру терелтә адәм баласын. И-их, гармунда уйнасаң икән син. Бу шалтыравыгың күңелне кытыклап кына уза бит ул. Ә гармун бар хәсрәт-кайгыңны актарып чыгара. — Агай, "и-их", дип, озын итеп сузып куйды да буй-буй больница күлмәгенең якасын ачып җибәрде. — И-их, без яшь чакта... Әйдә, Рифкать энем, чиртеп җибәр әле шул нечкә муенлы нәрсәңне!
Рифкать гитара кылларын барлап чыкты, аннары авызын тутырып елмайды, тыңлагыз, дигәндәй, тәрәзәгә күтәрелеп карады. Тәрәзә төбенә сөялгән агайның ачык якасыннан бинт белән уралган күкрәге агарып күренә, уң кулы, гипслап, муенына асып куелган: күкрәгенә ак бил ә үле сабый кысып тоткан диярсең.
— Ә син үзең турында сөйлим дигән идең бит. Ничек больницага эләгүең турында. Сөйләмичә — уйнау юк.
Рифкать, чынлап әйтәм, дигәндәй, гитараны аркасына ук этәреп куйды.
— Нәрсәсен сөйлисең аның?
— Сөйлә инде!
— Сөйлә, абый!
— Ялындырма инде!
Егетләр, кызлар, берсен-берсе бүлеп, агайны кыстый-үгет-ли башладылар.
— Муеныгызны сузып тормагыз, әнә теге каралты өстенә менегез. Аннан палата эче дә уч төбендәге шикелле күренергә тиеш. "Парашютист"ны да күрерсез.
— Әй, шуңа да башыбыз җитмәгән. Киттек, егетләр!
Әнфисә артыннан тәрәзә каршында гына җиткерелә башлаган каралтының караңгы баскычы буйлап менеп киттеләр.
— Берни күренми бит монда.
— Аякны сындыра яздым.
— Әнфисә, яулыгыңны чиш әле, сары чәчеңнән яктылык төшмәсме?
Шулай көлешә-көлешә өскә менеп җиттеләр дә, тәрәзә каршына аякларын асылындырып, тезелеп утырдылар.
Чыннан да, палата эче моннан аермачык күренә икән. Әнә, аларга карап, Саша елмайды, кузгалырга иткәндәй, аз гына, акрын гына талпынды да кебек.
— Сез монда алтау икән бит, — дип гаҗәпләнүдән сызгырып куйды Рифкать. — Тора алмыйлармыни?
— Тора алган кешене бу палатага кертмиләр шул. Менә мине инде берничә көннән күчерәбез, диләр. Ремонтлап бетердек, слесарный мастерскойдан чыксаң да була, диләр. Дару исе иснәп тә туйдым, тизрәк кайтырга иде инде. Тракторым да көтәдер.
— Сөйлә инде...
— Нәрсәсен сөйлисең инде аның. Сөйлә дә сөйлә, диләр. Район газетасыннан да Рәхим атлы олы башлы корреспондент килеп, ярты көн төпченеп утырды. Сорамаган нәрсә калдырмады, җиде бабама җитте, кабер ташларындагы язуларга кадәр сорашты. Гәзиткә язып чыгарган. "Герой" дигән булган, һе-ем, агайне, кинода күргән бар, герой андый булмый ул. Трактор нәрсә ул? Тимер өеме. Тимер өчен яшәми бит кеше. Үзе өчен яши, гаиләсе, дус-ише өчен яши, кеше өчен яши. Тракторга ни аңа, коткардың ни дә, коткармадың ни, җаны юк бит аның, берни аңламый ул.
— Ә үзең, тракторым көтәдер, дисең.
Башка вакытта сүзгә кушылмый, ни әйтсәң дә "әйе", "әйе" дип баш кагып кына торган Илдуска бу юлы кыюлык каян килгән диген.
— Көтә, дип... ияләштем инде мин аңа, егетләр. Баштарак йоклый алмый идем, төшләремә керә иде.
— Ничек коткардың соң син аны?
— Былтыр җәй бик коры килде бит. Инешләр корып бетте, чишмә хәтле генә калды. Янгын-мазар чыкса, чиләк тутырып алырлык та су юк. Миңа бульдозер белән буа буарга куштылар. Көне буе эшләдем дә, тракторны буа каршында калдырып, өйгә кайттым. Ашап-эчеп йокларга гына яткан идем: "Ут чыккан, ут чыккан! Галимҗан абзыйның тракторы яна!" — дип, урам буйлап бер малай йөгереп узды. Аннан безнең капканы дөбердәтә башладылар. Чалбарны гына эләктердем дә чыгып чаптым. Килеп җитсәм, тракторымны арттан ялкын ураган. Җирдә яткан майлы бишмәтемне алдым да утны кыйнарга тотындым. Ә ул сүнәргә уйламый, суккан саен, күпереп-күпереп китә. Бишмәтне ыргыттым да пускачка барып тотындым. Пускач бавы уралып беткән. Димәк, бала-чага шаярган. Аны чишеп, рәтләп бетергәнче ут кабинага ук керде. Болай булса, ягулык багы кызып шартлаячак, аннары инде тракторың вәссәлам, диген. Бер тарттым пускачны, ике тарттым — кабынды бит, җаным, хуҗасын таныды. Калганын инде үзем дә юньләп хәтерләмим. Ут чорнаган кабинага атылып кердем дә арткы тизлеккә салдым. Тракторны көндез буган буага алып кереп киттем. Шуннан соң уянып китсәм, больницада ятам.
— Ә янып үлгән булсаң, — диде Тәлгать.
— Андый чакта алдын-артын уйлап торасыңмыни инде аның...
— Үзең, тракторның җаны бармыни, нәрсә аңлый ул, дисең, үзең шуның өчен утка керәсең. Аңлашылмый. — Рифкать, аптыраган кыяфәт белән, кулларын җәеп җибәрде.
— Җаны юк, дип... Аның җаны булмаса, минеке бар бит. Җаны булган кеше ничәмә-ничә ел эшләгән тракторын күрәләтә утка саламыни? Аннары, егетләр, нигә шул бер сүзгә бәйләндегез әле. Җаны юк та җаны юк. Хатын-кыз шикелле. — Галимҗан агайның тавышы калтыранып китте. — Менә шул җансыз трактор үстереп биргән икмәкне бөгәсез бит әле. Җансыз дип тормыйсыз.
"Кем тигән соң аңа?" "Нишләп яна башлаган?" — дип күпме генә сорашырга, аның телен ачарга теләсәләр дә, агай сүзгә кушылып китмәде. "Аптыратмагыз әле, белмим", — диде дә больница коймасы артындагы иген басуына карап тора бирде. Шулчак Рифкать эчтән генә көлемсерәде дә гитарасын алды.
Кара да гына урман, караңгы төн...
Яхшы трактор кирәк үтәргә...
Агай бөтен палатаны яңгыратып көлеп җибәрде.
— Их, шельмалар, их, рәхмәт төшкерләре. Хәзерге яшьләр уен-көлке өчен генә яралгандыр алар. "Яхшы трактор кирәк", — дисезме? Менә шул яхшы трактор янына сезнең кебек әзмәвер егетләр дә кирәк бит. Кая инде сезгә, фанер такта чиртеп, урамда трай тибеп йөрүдән башканы белмисез. Белмим инде, белмим, кая бара бу дөньялар, үскәч кем булырсыз...
— Иртәгә өчен ишәк кайгырган, — дип, илтифатсыз гына әйтте Сережа.
— Ишәк тә кайгырган, ди. Ә син, иртәгәңне уйламагач, ишәктән дә кайтыш буласың инде.
— Әй, син, анда, картлач, чамалабрак сөйлә! — дип кызып китте Сережа. — Юкса, монда...
— Туктале, әтәчләнмә әле! — Рифкать Сережаның терсәгеннән тотты. — Ә син, агай, кайгырма, кешедән ким булмабыз. — Шулай диде дә, гитарада җитез генә бер көй уйный башлады.
Утларга да бер керербез әле,
Без менәрбез әле күкләргә.
Солдат булу безгә кыен түгел,
Риза булса кызлар көтәргә.
— Шулай бит, Саша, — дип кычкырды Рифкать һәм җырын ялгап китте:
Без кайтырбыз ныгып, ирләр булып,
Ике елы бик тиз үтәр дә.
Уттан чыгар солдат мәхәббәте...
Риза булса кызлар көтәргә.
— Булдырасыз, егетләр, юкка тел тидердем бугай сезгә, — диде агай, җыр тәмамлануга. Колакка кергән җыр түгел, яңадыр инде. Безнең бабай мәрхүм әйтә торган иде: "Солдатка бармаган кеше гомер буе малай булып кала, ир була алмый", — ди торган иде. Хак булган шул сүзләре, әнә, безнең авылныкылар, киткәндә, песи кебек юаш кына малайлар иде, арыслан булып кайттылар. Ә армиягә бармаганнарның күбесе кибет төбе саклап утыра. Тегеләрнең дә үтте ике ел гомере, боларның да. И-их!
— Йөриләр шунда урам буйлап киләп сарып. Билләренә кадәр чәч үстергәннәр, җитмәсә. Кызмы, егетме икәннәрен дә белерлек түгел. Менә шулар арасыннан чыга инде бандитлар! Барыгыз, барыгыз, авыру кеше җанына тоз салып йөрмәгез! Болай да шау-шу җитәрлек монда...
Берсе-берсе икешәр потлы җәен балыгы хәтле кулларын тәрәзә тупсасына җәеп салган хатынның ачулы сүзләрен ишеткәч, барысы да тын калдылар. Тирә-юнь кинәт кенә салкынаеп, шыксызланып киткәндәй булды. Бу үле тынлыкка хатын үзе дә аптырап калды бугай: авыз эченнән нидер мыгырданды да тәрәзәне шапылдатып ябып куйды. Тавыштан сискәнеп уянган тополь яфраклары берсен-берсе уздыра-уздыра кул чаба башладылар.
— Әй, егетләр, кызлар! Тагын җырлагыз әле!
— Әйдә, егет, өздер әле!
— Әйдә, алайса, үзебезнең җырны җырлыйбызмы әллә? — диде Рифкать.
Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар.
— Үзебез Саша янына килдек, үзебез аны бөтенләй оныттык, — диде җыр тәмамлангач Рөстәм.
— Әйе шул.
— Юк, юк, мин сезне тыңлап ятам бит. Сезнең белән сөйләшәм.
Үзе янына шулкадәр кеше килүенә, дуслары килүенә эчтән генә сөенә иде ул. Ләкин үзенең шулай хәрәкәтсез, хәлсез ятуын аларга күрсәтәсе килми, бигрәк тә кызлар алдында уңайсыз аңа. Рифкать үзе генә килгәндә сәгатьләр буе сөйләшә иде бит. Ә бүген гел кирегә сөрә. Юк, аларга түгел, үзенә ачуы килгән аның.
— Ярый, алайса, без киттек, — диде Рифкать.
— Сау бул, Саша!
— Тизрәк терел.
— Сау бул, агай!
— Тракторыңа бездән сәлам әйт.
Егетләр, караңгы баскычтан капшана-капшана төшеп, больница капкасына таба атладылар. Алар артыннан: "Тагын килегез!" — дип кычкырып калдылар.
— Егет кеше гармун уйный белергә тиеш. Гармун белән килегез!
Арада тракторчы агайның тавышы аерылып тора иде. Тәрәзәләр берәм-берәм ябылды, палаталарда утлар сүнде. Көләч йөзле кеше шикелле балкып торган больница кинәт төсен югалтты, караңгыланып калды. Әйтерсең ул моңа кадәр уен-көлке, музыка-җыр белән күңел юатып, онытылып торган да менә хәзер аның эчендә бөтен әгъзалары сызлый башлаган. "Ә минем бер тапкыр да больницада ятканым юк, — дип уйлады Рифкать. — Саша ничек түзә икән? Аңа кузгалырга да ярамый бит. Хәзер үкенәдер дә бит. Аның урынында булсам, мин нишләр идем икән?"
Урамга чыккач, саубуллаштылар да, ике төркемгә бүленеп, ике якка китеп бардылар.

5
Рифкать әкрен генә гитарасын чиертә. Тик берсе дә җыр башламый. Әллә инде шаярып-көлеп туйганнар, әллә инде төнге шәһәр тынлыгын бозарга кыймыйлар — сүзсез генә атлыйлар да атлыйлар.
— Сашаның хәле шәптән түгел, — дип үзалдына әйтеп куйды Илдус.
Аңа җавап бирүче булмады. Бераз баргач, Әнфисә кинәт кенә гитара кылларына уч төбе белән басты.
— Тукта әле, Рифкать! — Больница янында гел басынкыланып калган иде, ә хәзер аның тавышында чаялык сизелеп куйды. — Безнең класста Саша турында һаман имеш-мимеш йөри бит. Берәүләр аны яклый, дөрес сикергән, ди, кызларны гаепли, ә кайберәүләр исә — киресенчә...
Галия Әнфисәгә кушылды:
— Тәнәфес саен бөтен класс шуның турында пыш-пыш килә. Кемгә ышанырга, кемне якларга да белгән юк.
— Класста җыелыш җыеп, шуны хәл итәргә иде, — диде Әнфисә.
— Саша да инде... — дип куйды Илдус.
— Нәрсә Саша, Сашага нәрсә булган? — Рифкать сабыр гына Илдуска күз ташлады.
— Нәрсә булган? Юләрлек эшләгән. Кызлар ачуланган саен тәрәзәдән сикерә башласалар, дөньяда исән кеше калмас иде.
— Аңламыйсың син, Илдус, — дип Әнфисә Рифкатьне яклады. — Аңламыйсың. Эш монда кызлар ачулануда гына түгел, эш — принципта.
— Принципта, имеш. Принцип дип тәрәзәдән сикерәләрме инде, йә?
— Синеңчә нәрсә эшләргә тиеш иде соң ул? — диде Рифкать.
— Анысын белмим. Ярый, сикерде ди. Шуның белән нәрсә исбат итте инде? Үзенең юләрлегенме?
Рифкать, арттырып җибәрәсең дигәндәй, ачу белән Илдуска карады.
— Менә син, Илдус, аның урынында булсаң, нишләр идең?
— Нигә миңа бәйләнәсез әле? Нишләр идем. Бер нәрсә дә эшләмәс идем. Партага утырыр идем дә кызлар акылга килгәнче кыймшанмас идем.
— Ә алар акылга килмәсә? Синнән көлсә, сәгать буе акыл өйрәтеп торса?
— Белмим лә!.. Мәгънәсезгә тәрәзәдән сикерергә кем дип белдең соң мине! Баш ике түгел бит. Әнә теге агай шикелле тракторың янып, шуны коткарырга дип утка керсәң — башка эш. Тракторы да исән, үзе дә исән, әле газетада да "герой" дип язып чыкканнар. Ә Саша янына синнән башка килеп караган кеше дә юк. Менә үзең кара инде: ул тәрәзәдән сикереп егетлек күрсәтмәк булган. Ә кызлар ике көн мыштым гына йөрделәр дә тагын элекке хәлләренә кайттылар. Дөнья үзгәрдеме — юк, тамчы да үзгәрмәде. Ә ул инвалид булып калса?..
— Синең өчен үзгәрмәсә, минем өчен үзгәрде, — диде Рифкать һәм гитарасын кулына алды.
— Нәрсә дидең?
Ләкин Рифкать онытылып җырлый иде инде:
Утларга да бер керербез әле,
Без менәрбез әле күкләргә.
Солдат булу безгә кыен түгел,
Риза булса кызлар көтәргә.
Аны Әнфисә белән Галия күтәреп алды. Илдус арткарак калды, җырга кушылмады.
Трамвай юлын аркылы чыгып, Рифкатьләр өенә таба борылгач, арттан аяк тавышлары ишетелде.
— Рифкать, йөгер! Кызлар, качыгыз!
Илдус үзе кычкыра, үзе бар көченә чаба иде. Аның артыннан олы-олы атлап озын буйлы, тузган сары чәчле егет куып килә. Арттан тагын дүртәү йөгерә. Озын егет Илдусны куып җитте дә кулын күтәреп кизәнде.
— Мә гитараны, Әнфисә!
Рифкать алар янына ыргылды, чабып килгән уңайга озын егетнең эченә китереп сукты, тегесе тротуарга барып төште, яткан килеш ыңгырашып кычкырды:
— Изегез егетләр, гитарасын алыгыз! Бүтән урамга чыкмаслык итегез! — һәм ул бер кулы белән эчен тоткан килеш, икенче кулы белән тротуарда яткан Илдусны дөмбәсләргә тотынды.
Рифкать аның кулын артка каерып китерде дә бар көченә этеп җибәрде, егет сузылып, кырыйдагы агачлар арасына барып төште. Ләкин шул арада дүрт егет аны уратып алган иде инде. Ул Илдусны җирдән күтәрде дә, сул кулы белән аны кочаклап, уң кулын селки башлады. Егетләрнең берсе Әнфисә кулыннан гитараны тартып алды. Ул чәчрәп кычкырды, аңа Галия кушылды. Шулчак Рифкатьнең йөзенә китереп суктылар. Аның күз аллары кинәт яктырып китте, һавада утлы күбәләкләр оча башлады. Ул чайкалып куйды, ләкин егылмады. Аңа тагын суктылар, тагын. "Егылмаска, егылмаска! — дип кабатлады ул эченнән. — Егылсаң, таптыйлар, изәләр". Менә кемдер фонарь белән күзләренә төбәгәндәй булды. "Хәзер тагын сугалар", дип уйлады ул. Ләкин күзләрен ачса, каршында фараларын яктырткан милиция машинасы тора, ә теге егетләр куак арасыннан чаба иде.
— Бандитлар! — диде ул һәм авызына тулган ачы канны җиргә төкерде.
Менә хәзер Рифкать урында ята. Шул егетләргә бирешеп торганга эчендә ачу кайный. Әнисе аның хәлен сизсә дә, сизмәгәнгә салыша: "Арыгансыңдыр, улым, ял ит. Бигрәкләр озак йөрисез шул", — дип сөйләнә-сөйләнә алдына чәй китереп куя. Рифкать әнисенә елмайгандай итә дә тешләрен шытырдатып кыса. Кинәт түзеп булмаслык булып башы авыртырга тотына. Әйтерсең кемдер баш миенә кадак кага, каккан саен кадагы эчкәрәк керә. "Тук-тук, тук-тук" килә чүкеч.
— Хәзер, хәзер, — ди әнисе. Ул нишләптер урысча сөйләшә.
6
Менә баш миенә кергән кадак әкрен-әкрен эри, менә ул бөтенләй сизелми дә. Рифкать күзләрен ача. Каршында елмаеп врач басып тора.
— Йоклыйсыңмы, әллә болай уйланып кына ятасыңмы? — диде врач.
Рифкать сүз әйтмәк булган иде, сүз чыкмады, иреннәре кыймылдамады. Врач апа, хәлен аңлагандай, ияген кагып куйды.
— Хәзер, хәзер, — диде дә сулы мамык белән иреннәрен чылатты, маңгаена сулы чүпрәк куйды.
— Уйладым гына...
Рифкать сүзләренең шундый көчсез, ишетелер-ишетелмәс кенә чыгуына гаҗәпләнде.
— Артык уйламаска тырыш. Башыңа ял кирәк синең. Түшәмгә кара да тик кенә ят.
— Ә мин уйламыйча булдыра алмыйм. Уйламаска тырышам, булдыра алмыйм, уйлар үзләре килә.
— Ярый, ярый, — дип врач апа аның иреннәрен тагын сулы мамык белән сыпырды. — Алайса, яхшы нәрсәләр турында гына уйларга тырыш.
— Мин шулай итәм дә. — Рифкать, врачның күңеле булсын дип, шактый вакыт түшәмгә карап ятты. Юк, болай күңелгә әллә нинди уйлар килә. "Округ госпиталеннән хирург чакырырлык булгач, димәк, хәлем шәптән түгел инде. Операция ясарга кирәк диләр".
Ул элек уколдан да курка иде, качып йөри иде. Ә менә хәзер — операция. Аннан исән-сау чыгармы? Баш бит. Уң кулы да исән түгел. Әтисенең дә кулында бармаклары юк. Шахтада өздергән. Ә Рифкатьнең бармак кына түгел бит. Гитарада сул кулы белән уйнарга өйрәнергә туры килер. Рифкать тешләрен шыгырдатты, йөзен чытты.
— Авыртамы, улым, әллә тагын укол кадыйкмы? — диде врач.
— Кирәк түгел... Болай гына ул... — Аның сүзләре өзек-өзек чыга иде. — ...Өйгә хәбәр итмәдегезме?.. Кирәк түгел... Әнкәй белмәсен... Миңа хат килмәдеме икән...
— Синең янга бер солдат килгән иде. Кертмәдек, борчымасын дидек. Якташың бугай.
— Илдусмы?
— Әйе, шулай диде кебек. Көтте-көтте дә, кертмәгәч, китте.
— Кертәсегез калган. Хат алып килгәндер.
— Синең янга килүчеләрнең исәбе-хисабы юк бит. Барысына да рөхсәт бирсәң. Рифкать Миргазизовка кан кирәк, дигәч тә бөтен полклары белән ябырылдылар. Арадан унберен сайлап алдык. Кан группалары туры килгәннәрен. Әй сөенделәр, бәгырькәйләрем! Әнә, ишетәсеңме, ишек төбендә шулар шаулаша инде. Керергә даулыйлар.
— Нигә кертмисез соң?
— Ярамый.
— Бер минутка гына. — Рифкать, күзләрен мөлдерәтеп врачка карады. — Бер генә минутка...
— Хәлең авыр бит... — диде доктор, ләкин каршындагы инәлүле күзләрне күргәч, йомшарды. — Ләкин озакка түгел. Үзең сөйләшмәскә тырыш. Тыңлап кына ят. Сөйләшкәндә башың селкенә, яраң кузгала.
Солдатлар, тавыш чыгармыйча гына басарга тырышып, палата түренә уздылар. Зәңгәр береткаларын салып кулларына тотканнар.
— Сәлам, Рифкать.
— Тереләбезме?
— Синең янга якын да китермиләр хәзер.
— Биш минутка гына керттеләр.
— Илдус киттеме? — диде Рифкать.
— Әле генә китте. Капканы да чыкмагандыр. Чакырыйммы? — дип ашыга-ашыга тезеп китте таныш булмаган солдат һәм, җавап та көтмичә, шап-шоп атлап чыгып йөгерде. Врач, йөзен чытып, аның артыннан карап калды.
Солдатлар сүз башларга кыймый тора. Мондый вакытта ни әйтергә икәнен белми аптырый алар: юатсаң, Рифкать балачага түгел, кызганырга килгәннәр дип аңлар, үпкәләр, уен-көлке сөйләсәң дә, урыны түгел.
— Бүген бөтен полкны җыйдылар. Генерал синең турыда сөйләде, — дип, ниһаять, сүз башлады кече сержант. Рифкать аны аз гына төсмерли, бер-ике тапкыр очрашканнары да бар.
Володя исемле бугай, әйе, Володя, Владимир, Владимир Чигарев.
Рифкать солдатларга карап ята. Күбесе аңа таныш та түгел. Аның уйларын белгәндәй, Владимир исемнәрен атый башлады.
— Син егетләрне белмисендер дә әле. Ефрейтор Роман Шильтут, рядовойлар Виктор Бурка, Виктор Желятин, Николай Меблев, Владимир Богданов, Константин Абашкин, Владимир Ярмошевич, Михаил Бахтеев...
Сержант исемнәрен атауга, солдатлар бер адым алга атлыйлар. Әйтерсең Рифкать аларның командирлары, әйтерсең, ул, строй алдына басып ("һи-и... басып..." — дип уйлады эчтән), солдатларын барлый. Ә алар уңайсызланып тагын тын калдылар.
— Стройда тормыйсыз бит, утырыгыз, — диде врач. Алар уңайсызланып кына каршыдагы караватка тезелешеп утырдылар. Утыргач, кинәт кенә барысының да теле ачылды.
— Тынычрак, тынычрак, кайда икәнегезне онытмагыз, — дип кисәткәч кенә, кинәт аңга килгәндәй, өнсез калдылар.
— Рифкать, — дип шактый вакыт узгач кына Володя аңа эндәште. — Син чыгарган газета һаман казармада эленеп тора әле. Рәсемнәрен бигрәк шәп ясагансың.
— Ротада бүген синең турыда чыккан хәрби листокны командир кычкырып укыды.
— Часть музееннан прапорщик фотоңны сорап килгән иде. Полковник кушкан.
Рифкатькә алар барысы да бик еракта, томан аша күренгән кебек, ә тавышлары күрше бүлмәдән ишетелгән шикелле.
— Рифкать! Якташ!
Палатадагы томан тора-бара сыегайды һәм каршында Илдус пәйда булды. Үзе мыш-мыш килә, маңгаена тир бөртекләре тезелгән. Әллә инде тир бөртекләреннән, әллә елаудан күзләре дә юешләнгән.
— Мин анда бөтенесе белән танышып беттем инде, — дип өзек-өзек сулыш ала-ала тезеп китте ул. Үзе иреннәрен җыя алмый елмая. Дустының нинди хәлдә ятуын да онытып, ниһаять, больницага Рифкать янына керә алуына сөенеп бетә алмый. Менә ул бераз тынычланды, сулышы да тигезләнде, карават кырыендагы урындыкка утырды.
— Солдатлар! Вакытыгыз бетә, саубуллашыгыз, — диде шулчак врач.
Илдус гаҗәпләнү һәм инәлү катыш күз карашлары белән ак халатлы ханымга текәлде.
— Сезгә чыгарга вакыт, ә якташы калсын.
Егетләр теләр-теләмәс кенә торып бастылар, тавыш чыгарырга курыккандай, пышылдап кына саубуллашып, ишеккә таба чигенделәр. Барысы да чыгып беткәч, ишек ачылды, аннан Коляның башы күренде.
— Без хәзер бертуган, Рифкать! Онытма! — дип кычкырды ул. Илдус Рифкатьнең башын, кулларын, бөтен гәүдәсен капшап чыкты.
— Исән, бөтен җирең дә исән!
Рифкать, менә кара, дигәндәй, уң кулын кыймшатып куйды.
— Кул гына — чепуха. Анысы төзәлер. Хәзер әллә нинди протезлар ясыйлар, чын кулдан аерырлык түгел.
Рифкатькә аның сүзләрен тыңлау рәхәт иде. Туган шәһәре, дуслары исенә төште.
— Миңа хатлар килмәгәнме?
— Юк. Килер әле! Язалардыр.
Рифкать кинәт кенә моңсуланып калды, беркавымга хәтта янында Илдус барлыгын да онытып, уйга чумды.
Бу арада нишләп бер хат та килми соң әле аңа? Әллә авырып киттеләрме? Әллә вакытлары юкмы? Аның өйгә язганына шактый вакыт булды бит инде. Ниләр язган иде соң әле ул? Гадәттәгечә: "Исәнмесез, минем өчен иң кадерле булган әнкәй, әткәй, Әнфисә, Азат! — дип башлаган иде. — Солдатлар сәламе белән сезгә гвардия рядовое Рифкать Миргазизов яза.
Мин яхшы гына яшим, дигәч тә, сез минем ничек яшәгәнне күз алдына да китерә алмыйсыз. Өйдәгечә иркенләп ятулар, нәрсә теләсәң, шуны ашаулар, кая теләсәң, шунда барулар турында хыяллана да алмыйсың хәзер, һәр нәрсә режим буенча, һәр нәрсә приказ белән эшләнә монда. Ләкин сез анда исән-имин яшәсен өчен, илебез тынычлыгы өчен хезмәт итүеңне уйлыйсың да, күңелең горурлык хисе белән тула. Җир җимертеп яшәр көннәр алда әле. Тормыш башлана гына безнең. Моңа кадәр күп нәрсәне аңламаганмын икән. Иң беренче тапкыр самолеттан сикергәндә генә дөньяның нинди матур икәнен күрдем, яшәү мәгънәсен аңлый башладым бугай. Шулчак бөтен кешеләргә ишетелерлек итеп: "Яшисе килә!" — дип кычкырырдай булдым.
Ярый, мин артык нечкә күңеллеләнеп киттем, ахрысы. Шулай да бераз солдат тормышы турында да язып үтәм. Кичә безнең монда бәйрәм булды. 800 метр биеклектән тагын парашюттан сикердек. Самолеттан сикерүгә күңел шатлык белән тулды, боҗраны тарткан идем, парашют ачылды да китте. Җиргә төшкәч, парашютны төрдек тә җыелу урынына киттек. Парашютлар бик шәп безнең, күрсәгез шаккатыр идегез.
Безнең ротада Татарстаннан биш кеше. Димәк, сагынган чакта күңел юатырга якташлар бар. Бөтенесе әйбәт, тик менә вакыт кына җитми. Күптән түгел өч километрга кросс белән йөгердек. Полкта дүртенче урынны алдым. Беренче өч урынны алганнар отпускка өйгә кайтып киттеләр. Ә мин биш секундка калыштым. Ярар, барысы да алда әле.
Тәмәкене ташладым. Бөтен көчне спортка бирәм. Десант гаскәрләре иң яхшы, үрнәк гаскәр бит ул. Десантник булу бик җиңел түгел икән. Җиде кат тирләр чыга. Хат язарга да вакыт тими. Менә бу хатны өченче көн язам инде. Тиздән бездә бик җитди хәрби өйрәнүләр була. Шуңа әзерләнәбез.
Хәзер әле мин "салага" гына, бер елдан "фазан" булам, ә аннары — "дембель". Шулай хыялланып ятам.
Ярый, сау булыгыз! Барысына, барысына миннән күп сәлам тапшырыгыз.
Рифкать".
Ул, хат азагында ясаган рәсемен күз алдына китереп, көлемсерәде. Үзен киң җилкәле, кабарып торган мускуллы итеп ясаган иде. Башта — кырын салынган берет, авыз ерык. Көлкеле рәсемнәр ясарга ярата ул. Мәктәптә дә стена газетасын ул бизәде, частьта да гел ул ясый иде. Аның рәсемнәрен карагач, шаркылдап көләләр иде. Хәзер көлкеле рәсемнәр ясый алмас инде.
Хәзер аның елмаясы да, көләсе дә килми. Узар микән бу? Аның да күңеле күтәрелер микән? Моңа кадәр гомере уен-көлке белән генә үткән икән... Гитара, магнитофон, дуслар, шаяру, көлешү. Бер урынга утырып, озаклап уйланган чаклары да сирәк иде. һаман вакыт җитмәде. Гомер буе сау-сәламәт булыр, шулай уйнап-көлеп кенә яшәр кебек иде. Карасаң... Хәзер аның кемгә кирәге булыр икән? Галиягәме? Әлфиягәме? Соңгы арада хатлары да юк. Больницадан чыккач, бик озын итеп, бөтенесен-бөтенесен әйтеп хат язарга кирәк, һе-е, диде ул, үз уйларыннан үзе көлеп. — Кулсыз язарсың инде хат. Нинди хат ди әле ул. Кулсыз солдат була димени? Терелү белән кайтарып җибәрәләр инде аны. И-их!
— Нәрсә, нәрсә?
Илдус Рифкатьнең хәрәкәтсез күз карашына, акрын гына кыймылдаган иреннәренә карап утыра, сүз дәшәргә дә кыймый. Ул бары тик: "И-их!" — дигән уфтану авазын гына ишетте.
— Их, монда гитара булсын иде, ә! — дип, тавышын күтәрә төшеп, күңеллерәк булырга тырышып башлап китте ул. — Хәтерлисеңме, Түбән Камада больница тәрәзәсе каршында уйнап торган идек.
Рифкать, "әйе" дигәнне аңлатып, керфек какты.
— Саша тәки гел кеше булды бит. Әйтергә онытып торам: өченче көн өйдән хат алдым. Саша диңгез училищесына кергән. Оренбургтан бер борылып кайткан булган. Тагын барып Одессага кергән. Кап-кара моряк киеме киеп, шәһәр урамын көнгә әллә ничә урый, ди. Адмирал булганмыни!
— Саша егет ул. Адмирал да булыр.
— Ул умыртка сөяген сындырып та кеше булды. Синең нәрсә, кул да баш кына.
— Баш кына, — дип мыскыллы елмайды Рифкать. Бер хәрәкәтсез ятса да, ул тәнендә көч кайнап торганын сизә. Ярасы кузгалган саен бөтен мускуллары җәягә тартылгандай була. Ә менә уң кулы белән башы берөзлексез сызлый да сызлый. Кул вакыт-вакыт онытылып та тора, ә менә баш авыртуы аз гына да туктамый, укол кадагач, суга тыккан утлы кисәү кебек сүрелеп ала да беркавымнан тагын ялкынланып яна башлый. Әйтерсең ниндидер утлы өермә баш капкачы эченә кереп оялаган да дулый да дулый, утлы кисәүне берөзлексез яндырып тора. Рифкатькә ул мәңге шулай янар, бу авыру мәңге бетмәс кебек тоела. Авыртуны басарга тырышып, ул авыз эченнән генә көйли башлады:
Солдат булу безгә кыен түгел,
Риза булса кызлар көтәргә.
Илдус аны саташа дип белде, ахрысы, врачка таба борылып карады. Ак халатлы ханым, игътибар итмә дигәндәй, кулын гына күтәрде, дәшмәде.
— Сиңа кан бирделәрме әле, Рифкать? - Юк.
— Хәзер бирә башлыйбыз, — диде врач.
— Ә миннән кан алмадылар. Группаң туры килми, диләр. Ничек инде, мин әйтәм, туры килмәсен, аның белән безнең бөтен нәрсә дә туры килә. Бергә укыдык, ничә ел дус булдык, бергә хезмәт итәбез. Димәк, кан да туры килергә тиеш.
Рифкать сүзгә кушылмады. Кинәт кенә аның бер нәрсәгә дә исе китмәс булды. Дуслар, якташлар, хатлар, юату сүзләре — барысы да ниндидер мәгънәсез нәрсә кебек тоела башлады. Врач ым какканны күргәч, Илдус тып-тын гына палатадан чыгып китте. Рифкать аны сизмәде. Ул уйлары белән моннан бик еракта, Кама аръягындагы иксез-чиксез болын уртасында йөри иде инде.

7
Мәктәптә укулар бетеп, каникул башлануга, һәр җәйне Илмәткә кайтам, дип атлыгып тора Рифкать. Кайткан көнне үк, болынга төшик, йә урманга барыйк, дип бабасын тыкырдатырга тотына.
— Сабыр ит, улым, сабыр иткән — морадына җиткән. Юлдан соң бераз хәл җый. — Харис бабай шулай сөйләнә-сөйләнә кечкенә сандалга куеп, чалгысын чүки башлый. — Авыл халкы эшсез кешене өнәми ул. Бераз печән дә чабып кайтырбыз.
Быел авыл бигрәк үз, якын тоелды Рифкатькә. Әллә инде тиздән армиягә китәсе булганга, туган як белән саубуллашыр чак җиткәнгә күңеле нечкәрә башладымы? Бабасы чалгылар көйләгән арада ул җәһәт кенә "Изгеләр чишмәсе"нә дә менеп төште, инеш буен да урады. Авылга кайттымы, әллә нинди, үзе дә аңлый алмый торган хис били аны, иңнәренә канат чыккандай була, моңа кадәр күңелне борчып торган вак-төяк кайгылар да онытыла. Авылда аңа белгәне дә, белмәгәне дә сәлам бирә. "Шәфкатьнең кече малае кайткан!" дип, зурлар ерактан ук сүз ката, шәһәр хәлләрен сораша, егетләре кичен капка төпләренә килеп утыра. Шәһәрдә өйләр бөтенесе бер-берсенә охшаш, ә монда һәр каралты, һәр йорт үзенчә. Аларның йорты Харис бабайның үзенә охшаган: какчарак йөзле, җиңел гәүдәле, ә-әнә, каршыдагы өй фуражкасын батырып кигән төксе йөзле кеше төсле, тәрәзәләре дә караңгы, ә менә монысында киң күңелле кешеләр яшидер: тәрәзәләре дә олы итеп куелган, капкалары да көне бу шар ачык тора.
Шулай һәр йортны кемгәдер, нәрсәгәдер охшатып бара торгач, авыл башына чыгып җиткәнен сизми дә калды. Басуга чыккач, дөнья яктырып киткәндәй булды. Бөтен җир сап-сары, бары басуның аргы ягындагы комбайн гына, кызыл чикерткәгә охшап, теркелдәп төшеп килә. Тулы башаклы игеннәр, чәчләренә чал кунган аксакаллар кебек, башларын акрын гына селки-селки нидер серләшәләр, кызыл чикерткәгә күтәрелеп карыйлар да, качарга теләгәндәй, тагын аска иеләләр.
— Игеннәр дә өлгерде... — дип куйды Харис бабай. Сөенә идеме, әллә уфтанамы — Рифкать аңлый алмады.
— Их-их, яшь чагым булса, каерып бер пакус алыр идем дә кереп китәр идем басу буйлап!
— Комбайн белән диген. Чалгы белән иген чапмыйлар инде.
— Чабалар иде, улым, заманында чабалар иде.
— Ул заманнар узган инде, хәзер техника эшли бит. Әле газетадан укыдым, бер комбайн әллә ничә йөз атны, меңләп кешене алыштыра дигән.
Харис бабай һич көтмәгәндә кеткелдәп көлеп җибәрде. Рифкать аптырап аңа карады.
— Дөнья күрмәгән кеше язган аны, улым. Каптырмалы кабартма ул, белдеңме? Дөнья күргән кеше авызыннан мондый сүз чыкмас. Мең кешене алыштыра дисеңме? Алыштыра, чуртым! Кешене алыштыра торган нәрсә җир йөзендә яралмаган әле. Юка башлар сүзе ул. — Харис бабай чалгы сырты белән җиргә сугып куйды. Кисәк хәрәкәт белән колак аппаратын тартып алды да кесәсенә салып куйды. Ачуы чыкканда, кеше белән сөйләшәсе килмәгәндә шулай итә ул: аппаратын тартып ала да бөтен дөньяда берьялгызы кала.
Аннары инде аңа сөйләдең ни дә, сөйләмәдең ни. Ләкин бу юлы ачуы нык кузгалган, ахрысы, тыела алмый, һаман кемнедер сүгә.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Яшисе Килә - 3
  • Части
  • Яшисе Килә - 1
    Общее количество слов 4526
    Общее количество уникальных слов составляет 2107
    38.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Яшисе Килә - 2
    Общее количество слов 4370
    Общее количество уникальных слов составляет 2102
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Яшисе Килә - 3
    Общее количество слов 4521
    Общее количество уникальных слов составляет 2141
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Яшисе Килә - 4
    Общее количество слов 4177
    Общее количество уникальных слов составляет 2102
    37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Яшисе Килә - 5
    Общее количество слов 2845
    Общее количество уникальных слов составляет 1564
    42.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов