Latin

Яшисе Килә - 4

Общее количество слов 4177
Общее количество уникальных слов составляет 2102
37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Ә имтиханнарны биреп бетергәч, күңелендә бушлык сизде ул. Нишләргә, кая барырга? Әнфисә ГПТУга керәм, ди. Аның йөрәге каядыр атлыга, ярсый, ләкин кая икәне билгесез. Әнисе укырга керергә кыстый, укымаган кешегә сан юк хәзер, дип тә карый. Әтисе теге якка да, бу якка да кистереп сүз әйтми. Ә Рифкать көче ташып торган әзмәвердәй гәүдәсе белән тагын кысан парта арасына кереп утыруны күз алдына да китерә алмый, ул, көтүдән аерылып, үз иркенә чыккан тай кебек бертуктаусыз чаба да чаба, тәртә арасына керер алдыннан соңгы тапкыр уйнап калырга ашыга кебек. Аның инде күңел түрендә ныгытып куйган уе да бар, ләкин хәзергә бу турыда берсенә дә әйтми. Чөнки өйдә: "Малаебыз кем булыр икән, кайда урнашыр икән?" — дип, әти-әнисенең ләззәтле борчылу белән табын янында сөйләшкәнен тыңлау аңа әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә иде. Август ахырына хәтле шулай яшьлек иләслегенә бирелеп йөрде дә көннәрдән беркөнне серне ачарга булды.
— Әнкәй, мин монтажлау идарәсенә язылып кайттым. Өйрәнчек слесарь итеп алалар.
— Һе-е, — дип аптырап карап торды әнисе.
Рифкать бу "һе"нең хуплаумы, әллә өнәп бетермәүме икәнен төшенмәде, шуңа күрә, акланган шикелле, тиз-тиз аңлатырга тотынды:
— Киләсе елга барыбер армиягә китәсе. Азрак эшкә өйрәнермен. Беренче эш хакыннан сиңа менә мондый зур бүләк алып кайтырмын.
— Анысы өчен рәхмәт. Слесарь дисеңме әле?..
— Әйе.
— Нигә, бик яхшы һөнәр, — дип сүзгә кушылды әтисе. — Малайның тимер-томырга кулы ятып тора.
— Шулай да бит...
— Кайгырма әле юкка, әнкәй, менә күрерсең, армиядән кайткач та укырга керермен. Ә хәзергә эшче класс булып карыйк. Менә син үзең ярты гомереңне шахтада эшләгәнсең, хәзер — маляр. Исемеңне гел мактап телгә алалар.
— Безнең заманасы бүтән иде, укырга җай чыкмады, ә хәзер бөтен нәрсә җитеш бит.
— Генетика дигән фән белән таныш түгел бугай син, әнкәй. Менә шул фән әйтә, бер нәсел кешеләренең холык-гадәтләре, төс-кыяфәтләре — бөтен нәрсәсе буыннан-буынга күчеп йөри, ди. Димәк, телисеңме-теләмисеңме, син әллә кайчангы бер бабаңа охшаган булып чыгасың. Ә безнең нәсел, белгәнеңчә, эшчеләрнең бер чылбыры, табигать законының табигый бер чагылышы булып чыга.
— И-и, әллә нинди сүзләр белән баш болгатып утырасың инде. Алма агачыннан ерак төшми, охшасаң, охшарсың икән...
— Миргазиз картка, — дип йомгаклады әтисе.
13
Рифкать, уйларыннан арынып, тагын күзләрен ачты. Кич җитә бугай, кояш нурлары сүрәнләнгән, палата да тоныкланып, бәләкәйләнеп калган сыман. Ята торгач, бик кызык уен уйлап тапты бит әле ул: тели икән, күзләрен генә йома да шунда ук әллә кайдагы кешеләр янына барып чыга, алар белән сөйләшә, күңел юата, тели икән, күз кабакларын гына күтәрә дә мең чакрым ераклыктагы палатага кайтып төшә. Тора-бара бу уен белән шундый мавыгып китте ки, ул хәтта янына килгән кешеләр кереп чыгуын да сизмәде, укол кадаганда гына бераз айнып, нәрсәдер тойгандай булды да тизрәк күзләрен йомып, иксез-чиксез әкияткә охшаган татлы уйлар, истәлекләр, хатирәләр дөньясына ашыкты. Ни гаҗәп бу, элек алай булмый иде, ә хәзер күз алдында бар нәрсә шулкадәр ачык, кул сузымы җитәрлек якын булып күренә. Әнә — алар-ның казармасы. Уртада ара калдырып, ике стена буена тип-тигез тезелгән икешәр катлы караватлар. Һәр ике карават арасында — тумбочка. Тумбочка өстендә — китаплар. Әнә, иң өстә Рифкатьнең кызыл тышлы блокноты ята. Анда дусларының адреслары, шигырьләр язылган. Йокларга ятар алдыннан көн саен диярлек шуны бер актарып чыга ул. Армиягә килгәч тә, әле "ямь-яшел чакта" ук башлаган иде аны. Беренче битенә яшел кара белән солдатның нинди булырга тиешлеге язылган. Политинформациягә әзерләнгәндә бер китаптан тапты бу сүзләрне. "Солдат теләсә нинди хәлдә калганда да үз алдына куелган бурычны үтәп чыгарга, моның өчен берни белән дә исәпләшмәскә, кирәк чакта тормышын да куркыныч астына куярга, Ватан намусы өчен, иптәшләре өчен гомерен дә кызганмаска тиеш. Бөек Ватан сугышы елларында мондый канатлы сүз телгә керде: "Үләргә мөмкин, ләкин Ватан приказын үтәмәү мөмкин түгел". Совет солдаты шундый булырга тиеш". Блокнот битенең астына ул десант-никлар эмблемасы ясап куйган иде.
Казарма тып-тын. Ишек төбендәге дневальныйның гына вакыт-вакыт таптанып куйганы ишетелә. Казарма түрендә, агачны көйдереп бизәлгән стена буенда, телевизор, күзе ачык килеш аягүрә йокыга киткән солдат төсле, тын гына басып тора.
"Илдус килгәч әйтергә кирәк, кызыл тышлы блокнотны алып килсен иде". — Анда ниләр язылганын сүзгә-сүз хәтерләсә дә, никтер блокнотын актарып карыйсы килде аның. "Мин — Советлар Союзы гражданины Миргазизов Рифкать..." Ант бирергә әзерләнгән чакта шул сүзләрне язгач, озак уйланып утырган иде. Бигрәк тантаналы яңгырый: Советлар Союзы гражданины. Мәктәптә аны тугызынчы класс укучысы, унынчы класс укучысы дип йөрттеләр, ярыш вакытында спортсмен дип әйткәлиләр иде, ә авылда Миңни-са малае, Шәфкать малае булды. Ә хәзер — Советлар Союзы гражданины. Ничектер күңелгә сыйдырып, мәгънәсен аңлап бетереп булмый бу олы сүзнең.
Ватан алдында тугрылыклы булырга ант биргәч, аларны часть музеена алып килгәннәр иде. Музей каршындагы аллеяда унике батырның, унике Советлар Союзы Героеның ба-рельефлары уелган стена тора. Командир алар хезмәт иткән частьның хәрби традицияләре, часть узган данлы сугыш юлы турында сөйләде. "Бу традицияләр бүгенге көндә дә дәвам итә, — диде прапорщик һәм, музей түренә узып, утны кабызды. — Менә монда — тыныч вакытта батырлык кылган десантниклар турында сөйләүче экспонатлар".
Стендтан нәкъ Рифкатьнеке төсле форма кигән, аның яшьләрендәге ике егет елмаеп карап тора. Сурәтләре астында эре хәрефләр белән болай дип язылган:
"Гвардия старшинасы Савченко Анатолий Иванович, 1953 елда туган, ВЛКСМ члены, беренче класслы специалист, Совет Армиясе отличнигы.
Гвардия өлкән сержанты Котко Виктор Владимирович, 1954 елда туган, ВЛКСМ члены, беренче класслы специалист, Совет Армиясе отличнигы.
Хәрби һәм политик эштәге зур уңышлары, югары хәрби осталыклары һәм авыр һава десанты техникасын "дошман" тылына төшергәндә күрсәткән батырлыклары өчен комсомо-лецлар А.Савченко һәм В.Котко Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде".
Рифкать үз күзләренә үзе ышанмады. Күктә тургайлар сайрап торган тып-тыныч заманда ничек итеп шундый зур батырлык эшләде икән соң алар? Армиядә төрлесе булырга мөмкин: автоматтан да аталар, граната да ыргыталар, туплар да гөрселди, самолетлар да сызгырып оча, танклар да җир селкетеп йөри — чын сугыш бара диярсең. Ләкин шул чакта игътибар белән тирә-якны карасаң, полигон читендә чайкалып утырган игеннәрне, зәп-зәңгәр тыныч күк йөзен күрәсең дә бу хәрби өйрәнүләрнең, ни әйтсәң дә, киноларда күргән, китапларда укыган, бабасы сөйләвеннән ишетеп белгән чын сугыш түгеллеген, ә бәлки, бик зур һәм кирәкле, бик җитди уен гына икәнен аңлыйсың. Нәрсәсе беләкдер ул бала чакта уйнаган сугыш-сугыш уенын да хәтерләтә кебек. Бәләкәй чакта, уйный торгач, чынлап сугышып киткән чаклары да була иде. Чөнки уенга бирелеп, кызып җиткәч, уйный торган иптәшең чын-чыннан дошман булып күренә башлый. Монда алайга ук барып җитми җитүен, ни әйтсәң дә, бала-чага түгел бит, солдатлар. Ә шулай да өйрәнүләр вакытында кайчак үзең дә сизмәстән, онытылып китәсең, әгәр инде шундый чакта каршында чын дошман да торса, үз-үзеңне аямыйча, өстенә ташланасыңа бер шигең дә булмый.
Наполеон заманыннан калган мылтыкларны караганда да, төрле револьверлар, пистолет-наганнар, автоматлар, туплар, сугыш трофейлары белән танышканда да Рифкать һаман шул турыда уйлады. Музейдан чыгып казармага кайткач та елмаеп карап торган ике егет сурәте күз алдыннан китмәде. "Димәк, солдат хезмәте — сугыш-сугыш уены гына түгел. Орденны юкка бирмәсләр иде. Сугыш вакытында да теләсә кемгә бирмәгәннәр аны", диде ул эчтән генә үз-үзенә.
14
Нәрсәдер шапылдаган тавыш ишетелде. Гөр килеп палатага берничә кеше килеп керде.
— Шушымыни инде безнең герой? Берәр җире тырналган мәллә? Хәзер без аны... — Түгәрәк йөзле, итләч борынлы, ак башлыклы врач, Рифкатьнең чынлап ятуына ышанмаган кебек, шаяра-көлә урындыкка килеп утырды. Баш бармаклары белән аскы күз кабакларын тартып карады: бер дә врач димәссең, нәкъ шәһәр ашханәсендәге пешекче абый инде. — Шактый бәргәнсең икән шул. Сакларга кирәк иде, нәрсәне-нәрсәне, ә башны сакларга кирәк иде.
— Куркак кеше генә арты белән суга сикерә бит, иптәш доктор, — дип кыяр-кыймас кына сүз катты шушындый ук ак халат, ак башлык кигән аксыл-сары йөзле егет.
— Батыр кеше башы белән утка керә дисеңме?
— Әйе.
— Анысы дөрес. Егет кеше утка да керсен, суга да төшсен — шуңа күрә " җегет" дип атаганнар аны. Ләкин исән чыксын! — Шулай дип кистереп кенә әйтте дә, тавышын йомшарта төшеп, Рифкатькә эндәште: — Ә син борчылма, күпкә түзгәнне, азга гына түзәрсең. Эчендәге юк-бар уйларыңны чыгарып ташла. Кара аны, берсен дә калдырасы булма, башыңны ачкач, барыбер күрәм мин аны, миннән яшерә алмассың. Без аны — момент, ачып тимер-томырын алабыз да шалт итеп ябып куябыз. Сизми дә калырсың. Ярый, син әзерлән. Без киттек.
Рифкать идән шыгырдаганны гына ишетте, күзләрен күтәреп карыйсы килмәдеме, әллә хәле киттеме — тавыш-тынсыз, бер хәрәкәтсез ятуында булды.
"Исән чыксын!" — диде врач. Әйтүе генә җиңел. Андый чакта ничек чыгасыңны уйлап торып буламыни? "Ачабыз да ябабыз", — ди. Алай җиңел генә булыр микән? Алар шаяр-гач-көлгәч тә, Рифкать үз хәлен үзе генә белә. Авыртуны басам дип көчәнә торгач, тешләре сызлый башлады инде. Күңел дә болгана. Әллә дару исеннән инде? Тәрәзәләрне ачсалар иде, ичмасам. Врач апа да чыгып киткән. Ул да арыгандыр инде. Тәүлек буе яныннан китми утыра бит, бичара. Артык сөйләшми дә, борчырмын дип уйлый, ахрысы, моңсу күзләре белән аңа карый да шулай сәгатьләр буе тик утыра. Тәрәзә артында сәрви куаклары арасыннан алсу күк йөзе күренә. Кояш инде йортлар артына кереп югалган. Димәк, монда төгәл бер тәүлек ята. Авыру кешеләргә гомер бик озын тоеладыр ул. Әллә киресенчә микән? Шулайдыр. Аларга әле яши дә башламаган кебектер, бөтен гомерләре — киләчәк ма-тур-матур гомерләре алдадыр, ә монысы яман бер төш, саташу, табигать ялгышы кебек кенә тоеладыр. Ә минем хәл баш-качарак бит. География дәресендә узган субүлгеч кебек кенә. Субүлгечнең бер ягында — кояшлы тау итәгеннән челтерәп агып төшүче саф сулы чишмә төсле унтугыз ел гомер, ә икенче гомер нинди булыр, нинди сулар агар анда? Әллә караңгы упкын булырмы? Хәзер ул кояшлы тау итәгенә таба йөз белән басып кыяташ өстендә тора. Ә артка, дөресрәге, алга, киләчәккә, киләчәк гомере ягына борылып карарга курка. Борылып карауга, төпсез упкынны күреп, башы әйләнер дә шунда очар төсле. Ничек кенә булса да, шушы таш кыядан ычкынмаска кирәк, тырнаклар белән ябышып булса да торырга, ләкин егылмаска, түзәргә, бирешмәскә кирәк!
Ничек кенә булды соң әле бу? Өйрәнүләр дә үткән, барысы да исән-сау, ә мин монда ятам. Врач дөрес әйтте, болай юк-бар нәрсә уйлап, үземне газапламаска кирәк. Онытырга, барысын да онытырга!
Йә булмаса, врач әйтмешли, яхшырак нәрсәләр хакында уйларга кирәк...

15
Самолеттан сикерүгә ул, җил тыгызлыгыннан, җил ачылыгыннан саклану өчен, ирексездән күзләрен йомды. Нәрсәгәдер таянырга теләп, тырыша-тырыша аякларын аска сузды, куллары белән тотыныр җир эзләде. Берни дә таба алмагач, нәрсә булса, шул булыр дигәндәй, бөтенләй битараф калды. Ләкин бу битарафлык озакка бармады, күңелгә бербер артлы шомлы уйлар килә башлады. Гүя ул шаулап агучы тау елгасына егылып төшкән дә ярга чыга алмыйча ага да ага.
Рифкать, колач җәеп йөзәргә теләгәндәй, кулларын бутап алды да гәүдәсе, ныклыгын югалтып, бөтерелә башлавын сизгәч, күзләрен ачты. Аста бик зур тәлинкәгә охшаган түгәрәк күренде. Кинәт аңа ул үзе аска таба төшми, ә күлләр-елгалар, басу-кырлар тезелгән шушы гаҗәп зур тәлинкә, Җир атлы тәлинкә күзгә күренеп якыная, өскә таба очып килә кебек тоелды.
Менә кызыл көчеккә охшаган кояш, астан гына үрелеп, алсу теле белән тәлинкәнең бер читен ялый башлады. Көчек-кояш башын күтәргән саен, аның кызыллыгы сыегая. Ул әкренләп үзенең алтын-сары төсенә керә бара — әйтерсең кемдер аны ялгыш кызыл буяулы чиләккә төшергән дә хәзер, кеше-кара күргәнче дип, ашыга-ашыга сөртә иде.
Җылы кояш нурлары, тыгыз һава белән өртелгән, шартларга җитеп киерелгән гөмбәз аша узып, салкын шәмәхә төскә керде. Күк йөзе тулы шәмәхә гөмбәзләр. Күзне кысыбрак карасаң, ниндидер җан ияләре болыт-мендәрләргә эленеп торган кебек күренә. Рифкатьнең шул чак җырлыйсы килеп китте.
Фәрештәдәй, күктән төшә дә ул,
Җен шикелле керә сугышка...
Бүген аларга, чыннан да, җен кебек чабарга туры киләчәк. Рифкать сул кулы белән автоматын капшады. Җир, тәлинкә формасын югалтып, гадәти җиргә әйләнеп калды. Аста — куе яшел төстәге дала. Анда-санда, төрле зурлыктагы көзге ватыкларына охшап, күлдәвекләр ялтырый. Ике көн тоташ яуган яңгырдан соң җир әле кипшерә дә башламаган. Кояш нурлары, яңа гына йокысыннан торып юынырга җыенган малай кебек, иренеп кенә, теләр-теләмәс кенә күлдәвекләрдә коена. Рифкать башын күтәреп карады: зәңгәр күк йөзен исәпсез-сансыз гөмбәзләр чуарлаган, хәтта кояш та болыт арасыннан башын тыгып караган сыман күренеп-күренеп кенә китә. Бу гөмбәзләр барысы да төшеп җиткәч, җирдә басар урын да калмас шикелле. Көнбатыш яктан салкынча җил исеп куйды. Әйтерсең бу хозурлыктан аерылып җиргә аяк баскач, аларны ни көтәсен искәртә иде ул. Әллә инде өстә генә шулай тын булган, төшкән саен җил көчәйгәннән-көчәя бара, парашют гөмбәзенә кереп сызгыра, аны үзенә ияртеп алып китмәкче була. Төшеп җитәргә берничә йөз метр калгач, ул бөтенләй чыгырдан чыкты, офык читеннән шактый күтәрелеп өлгергән кояш та, бу минем эш түгел дигәндәй, уңайсызланып кына елмая. Ә җил һаман саен котыра, парашютны йолкып-йолкып ала, өреп сүндерергә теләгәндәй, кояшка ташлана, ә кояш, җил искән саен гаҗәеп зур утлы күмердәй кызара да, яңадан күксел элпә белән капланып, тоныкланып кала. Җир өстенә шомлы караңгылык иңә, колак төбендә улаган җилдән күңелләр чымырдый. Әле генә шундый тыныч, шундый матур дөнья, кемдер авырткан сөяленә баскандай, өзгәләнә, ачуын кемнән алырга да белмичә, ачы җиле белән юлында очраган һәр кешенең битенә китереп бәрә, дала буйлап чәчелеп яткан күлдәвек йөзләрен шадралатып уза, үләннәрнең башын җиргә бәрә-бәрә кыйный. Әйтерсең аста, иге-чиге күренмәгән дала эчендә, чыннан да мәхшәр купкан, әйтерсең анда хәрби өйрәнүләр түгел, ә чын сугыш бара. Командир: "Өйрәнүләр сугыш шартларына якын китерелеп үткәреләчәк", — дигән иде. Анысы шулайдыр, ләкин бу давыл да командир приказы белән килмәгәндер бит.
Менә кояш бөтенләй күздән югалды. Парашют гөмбәзе хәтле генә болыт астыннан кояш озакламый яңадан килеп чыкты, ләкин аны болытның икенчесе — зуррагы каплады. Офык ягыннан, көннең тәмам бозылганлыгына шик калдырмыйча, өем-өем болытлар агыла иде. Бер караганда алар "дошман" десантникларына охшап күренә, әйтерсең уңай вакытны гына көтеп торганнар да менә хәзер хәйлә белән артка төшмәк булалар.
Рифкать үз уйларыннан үзе көлеп куйды һәм, җиргә якынлашуын күреп, автоматын кулга алды. "Та-та-та, та-та-та". Кемдер алданрак өлгерде, күктә бер-бер артлы "урра!" кычкырган авазлар ишетелде. Җирдә атканда алай булмый иде: автомат иңбашына китереп бәргән саен, гәүдә артка таба этәрелеп, шуышып китә. Менә аяклар җиргә тиде, Рифкать, тез буыннарын йомшатып чүгәләде, бер аягы чокырга туры килеп, гәүдәсе чайкалып китте, ләкин егылмады, күн итек астыннан чәчрәп чыккан су өскә сибелде. Ул, сул кулына автомат тоткан килеш, уң кулы белән битендәге мәтеле суны сыпырып төшерде дә җир өстендә тыпырчынып яткан парашют гөмбәзен үзенә таба тартты. Гөмбәз эченә кереп тулган җил, бирешергә теләмичә, парашютны алга өстери, тәгәрәтеп йөртә, ак ефәкне пычрак суга манып-манып ала. Рифкать тиз генә бауларын ычкындыруга, парашют, үпкәләгәндәй, бөте-релә-бөтерелә җиргә төшә калды, ә ул җилгә йөз куеп алга йөгерде. Берничә минуттан батальон җыелу урынында сафка тезелгән иде инде.
— Булдырдыгыз, егетләр! һавада вакытта ук ут ачып, сез "дошман"ның алгы позициясендә торган шартлы көчләрен чигенергә мәҗбүр иттегез. Ләкин "дошман" мәкерле, бик көчле. "Дошман" көньяк-көнбатыш яктан һөҗүм итеп килә, ул бик нык коралланган. Без хәйлә белән аның тылына үтеп керергә һәм җитәкчелек итү пунктын кулга төшерергә тиеш. Башка батальоннар, маневр ясап, "дошман"га һич көтмәгәндә китереп бәрәчәкләр, ә без, бөтен ударны үзебезнең өскә алып, турыдан һөҗүм итәбез! Десантниклар, алга!
Солдатлар береткаларын батырып киделәр дә, алга таба иелә төшеп, йөгереп киттеләр. Җил бар көче белән гәүдәне артка этә, автомат көпшәсенә кереп ачы тавыш белән сызгыра, күзләрдән яшь чыгара. Аяк асты тайгак, үзле балчык ябышып, күн итекләр күтәрә алмас хәлгә килде, җитмәсә, бер булгач, булсын, дигәндәй, йөзгә бәреп яңгыр сибәли башлады.
Иртәнге хозурлыктан соң кинәт купкан бу мәхшәр шундый да урынсыз һәм гаҗәеп тоела, әйтерсең табигать бүген күкне аяз итим, дөньяны ямьләндерим, урман-болыннарны, басу-кырларны сөендерим дип, изге ният белән офык капкасыннан кояшны тәгәрәтеп җибәргән дә, күз алдында төтен бөркеп, тирә-юньне дер китереп очучы самолетларны, исәпсез-хисапсыз болыт ертыгына охшаган парашют гөмбәзләрен күргән, һәм, мин сезгә яхшылык теләгән идем, ә сез аңламадыгыз, мәгез инде, алайса, күрмәгәнегезне күрегез, дигәндәй, котырынырга, бөтен патшалыгын пыран-заран китерергә тотынган.
Солдатлар чылбыр булып як-якка сибелеп йөгерәләр. Командир арткарак калган солдатларны дәртләндереп кычкыра, шаян сүз әйтеп ала да кинәт кенә усал һәм таләпчән тавыш белән сөрән сала: "Чылбыр! Чылбырны өзмәгез!"
Рифкать чылбырның уртасында, юл буйлап бара. Танклар, машиналар йөреп, юл инде саз боткасына әйләнгән, урыны белән хәтта күн итекнең кунычы да күренми. Командир аның хәлен аңлый бугай, бер сүз дә эндәшми, бары тик ара-тирә янәшә үк килеп, бергә йөгереп бара да, аны үз урынына калдыргандай, тагын чылбыр читенә китә. Өйрәнүләргә әзерләнгәндә үк берничә солдатны җыеп: "Сез полкта физик яктан да, мораль яктан да — кыскасы, бөтен яктан да иң әзерлекле солдатлар. Шуңа күрә өйрәнүләр вакытында бүтәннәрне үз артыгыздан ияртергә, иң кыен җиргә башлап керергә тырышыгыз. Десантниклар өчен иң кирәк нәрсә: физик көч, теләсә нинди шартларда да югалып калмау, тиз ориентлаша белү һәм рухи яктан нык булу. Мин сезгә ышанам!" — дигән иде командир. "Сезгә ышанам, — дип эчтән генә кабатлады Рифкать. — Менә ни өчен миңа сүз катмый икән ул".
Инде маневрга киткән батальоннар да күптән күренмәс булды, аяклар кайнар суга тыккан шикелле кызышты, бөтен тәннән пар күтәрелә башлады. Ә "дошман" юк та юк. Ниһаять, командирның кырыс тавышы яңгырады: "Туктарга! Унбиш минутлык ял".
Ләкин тирә-юньдә ышыкланырга, җилдән качып сыенырга, баш төртергә ник бер агач, ник бер куак булсын! Әллә нинди җанвар авазлары чыгарып үкерүче җил дә шәрә яланны ярсый-ярсый чәбәкләүче рәхимсез яңгыр гына.
— Кил монда, палатка корабыз! — дип кычкырды аңа Во-лодя Ищенко. Володя — музыкант егет, торбада уйный. Гитара уйнаганга, җыр яраткангадыр инде, Рифкатьне гел якын итә ул, бәхәс чыкса да, гел аны яклый, һәрчак булышырга гына тора. Әллә торбада уйный-уйный мускуллары тартылган, әллә тумыштан ук шулай булган — ике як яңагы, авызына йомырка капкан шикелле, кабарып тора.
Рифкать, поты-поты белән саз пычрагы ияргән аякларын өстерәп, палатка белән кайнашучы Володя янына килде.
— Нинди палатка кору ди ул? Унбиш минуттан кузгалабыз бит. Корып та булмый аны бу җилдә.
Володя каршы сүз әйтмәде, палатканы җиргә җәйде дә кайтарып өстенә япты.
— Бөркәнеп кенә утырабыз, кил!
Ләкин җил аларга иркенләп утырырга ирек бирмәде: әле палатканы баш өстеннән каерып ыргытты, әле, бөтерелеп килеп, яңгыр тамчысы белән йөзгә сыпырды. Йөгереп манма тир булганнар иде, хәзер менә тән буйлап салкын тәпиле бөҗәкләр чабыша башлады, аннары, тешләр тешкә тиеп, калтыратырга ук тотынды. Ярый әле шулчак күтәрелергә команда булды, юкса, Рифкатьнең аяклары да оеп, кузгала алмас хәлгә җитеп килә иде.
Сикереп тордылар да тагын "атакага" ташландылар. Рифкать үз урынына, соры тасма булып сузылган баткак юлга чыкты. Дерелдәп торган салкын үзле балчык аякларны суы-рып-суырып ала. Кырыйдан йөгерүчеләргә бераз җиңелрәк, анда әле җир алай ук актарылмаган, болгатылмаган — суы су-лай, җире җирләй аеры тора, шуңа аякка да алай ук иярми. Ләкин җиле барыбер шул ук җил инде...
Рифкать, аяк тавышлары ишетеп, борылып карады. Егерме метрлар чамасы гына артта юлның ике як чите буйлап генерал белән полк командиры килә. Алардан аз гына алдарак — өлкән лейтенант Киреев.
Рифкатьнең ару-талуы кинәт юкка чыккандай булды, ул, барган уңайга аягындагы ләмне төшерә-төшерә, иптәшләрен куып җитәргә ашыкты.
Генерал киләсе дип сөйләгәннәр иде инде аларга. Ләкин менә шулай, һич көтмәгәндә, янәшәдә күрермен дип уена да китермәгән иде Рифкать. Җил-давылга, яңгырга карап тормаган, полигонга чыккан. Хәер, нәрсәгә шаккатырга, заманында генерал да солдат булган бит, сугышта мондыйларны гына күрергә туры килмәгәндер аңа.
Әллә инде йөгерә торгач, арылды, әллә арттан командирлар килүен сизеп торганга шулай булды — Рифкатьнең җилкәсе буйлап җылы май агып төшкән сыман тоелды. Алда "дошман" күренгәндә ул инде җил-яңгырны да сизмәс дәрәҗәгә җиткән, аның бөтен тәне утлы йомгак төсле кызышкан иде. Шулчак һавада ракета кабынды, алдан киткән батальоннар "дошман"ның тылына төшкәннәр иде, ә Рифкатьләр батальоны "маңгайдан" китереп бәрде.
Ләкин, "идарә итү пункты" алынгач та, "дошман" бирешергә теләмәде, үзенең резервын кертеп, соңгы көче белән һөҗүмгә күчте. Монысы инде — иң соңгы, иң хәлиткеч бәрелеш иде.
16
— Гранаталарны әзерләргә! — Командирның җан ачысы белән ертылып кычкырган авазы, яңгыр пәрдәсен үтеп, солдатларга ишетелде.
Рифкать, саз чапырдатып йөгергән уңайга, гранатасын алды. Каршы искән җил керфекне күтәреп карарга да ирек бирми, тир белән кушылган яңгыр суы, маңгайдан агып төшеп, ачыттыра-ачыттыра күзгә керә. Бөтен тән: баш та, аяклар да, куллар да, гәүдә дә ут яна, хәзер менә атылып барган шәпкә танк астына ташланса, аның кызуыннан танк яна башлар иде сыман. Бары тик кулдагы граната гына, салкын бака кебек, уч төбен кытыклап тора. Бу кытыршы салкын тимерне тизрәк "дошман" өстенә ыртытасы, тизрәк аннан котыласы, бу иге-чиге булмас төсле тоела башлаган мәхшәрле көнгә чик куясы килә. Мәрхәмәтсез җил дә, бөтен тәнгә генә түгел, хәтта үзәкләргә үтеп яуган яңгыр да шушы күз алдына анык китереп булмый торган "шартлы" дошман эшедер, ул дошманны җиңүгә җил дә басылыр, яңгыр да туктар һәм, болытларны куа-куа, түгәрәк йөзле, ерык авызлы, көләч кояш килеп чыгар төсле.
Рифкать граната боҗрасын тартты да, уң кулы белән кизәнеп, артка каерылды. Бөтен көченә киерелүдән мускуллар зыңлагандай булды. Хәзер... хәзер... граната "дошман" өстенә очачак. Ул, аякларын саздан суырып чыгара-чыгара, алга атлады. Каршыда бәләкәй генә таучык калкып чыкты. Хәзер... менә шул калкулыкны гына үтә дә... Кинәт аның сул аягы һавада асылынып калды. Нәрсә булды, әллә башы әйләнәме, әллә аягы оеды да берни сизмиме? Ул, җир катысын тоярга теләгәндәй, гәүдәсенең бар авырлыгын сул аягына күчерде һәм, тигезлек саклый алмыйча, янтаеп китте. "Чокыр! Аяк чокырга туры килгән!" Яшен тизлеге белән ялтырап куйган уйдан баш мие бер мизгелгә яктырып киткәндәй булды, күздән утлы инәләр чыгып очты. Ниһаять, сул аяк җирне эзләп тапты, ләкин тотынып кала алмады, таеп китте, һәм Рифкать таучык итәгенә барып төште. Уң кулының терсәге ирексездән язылып китте... һәм граната җиргә тәгәрәде. Рифкать, ни булганын үзе дә аңламыйча, граната өстенә ташланды, эләктереп алды да аны учына кысты. Шулчак баш миен өтеп, көйдереп утлы өермә узды. Ул сытып юкка чыгарырга теләгәндәй, гранатаны һаман саен ныграк кысты. "Дүрт секунд!.." — дип пышылдады ул. Рифкать граната тотып тезләнгән җиреннән сикереп торды: тәндәге бөтен ару-талулар сыпырып алгандай юкка чыккан иде. "Тизрәк! Тизрәк!" — дип типте йөрәге. "Тизрәк! Тизрәк!" — дип исте җил. "Тизрәк! Тизрәк!" — дип колагында кайтаваз яңгырады, колагы чыңлады. Кинәт алда, калкулык артында, җир астыннан калкып чыккан кебек солдатлар пәйда булды. Әле генә мишень белән ике арада буш ялан иде бит... Әллә миңа гына шулай күренәме дип, ул күзләрен бер йомып, бер ачып карады. Әйе, алда, аннан ерак та түгел, солдатлар, десантниклар йөгерә иде. "Туктагыз!" — дип кычкырырга һәм, бар көченә йөгереп барып, гранатаны алар алдына томырыргамы? Юк! Юк! Дөньяларын онытып алга омтылучы десантниклар аның тавышын ишетмәсләр, ишетсәләр дә, аңламаслар.
Дүрт секунд...
Дүрт секундтан граната шартлаячак! Кая куярга, кая яшерергә, кая томырырга аны? Әгәр тигез, коры җир булса, йөгереп килеп кизәнер иде дә, әллә кая еракка очырыр иде. Юк, йөгереп булмый, йөгерү түгел, батман-батман үзле балчык өстерәгән итекләрне урыныннан кузгатулары да кыен. Нишләргә? Алга ыргытырга ярамый, алда — солдатлар, алда — аның иптәшләре. "И-их, — дип, тешләрен шыгырдатты Рифкать. — И-их!" Граната ыргыту буенча частьта беренче урынны алгач, командир аны бөтен солдатлар каршында мактаган иде. "Миргазизовка гранатомет та кирәк түгел, ул бо-лай да гранатометтан ераграк ата", — дип шаярткан иде. Хәзер күрсә...
Рифкать, граната тоткан кулын баш очына күтәргән килеш, уң якка борылып карады. Анда да, берни булмагандай, "урра!" кычкыра-кычкыра солдатлар бара. Күз алмалары атылып чыгар дәрәҗәгә җитеп киерелде, йөрәк ярсып-ярсып типте. Нишләргә?
Дүрт секунд!
Рифкать аптырау һәм сорау катыш күзләрен сул якка төбәде. Чылбыр булып сузылган десантниклар алдагы "дошман "нан башка бернәрсә дә күрми чаба да чаба. Йөрәк тибеше аермачык булып чигәгә бәрә, бармак очларын чәнчеп-чәнчеп ала.
Дүрт секунд! "Секунд! Секунд!" дип тибә йөрәк.
Рифкать, башын борып, артка карады һәм кул сузымы гына җирдә, үзеннән егерме метр чамасы гына ераклыкта, олы-олы атлап килүче генералны, аңа нәрсәдер аңлатып, колагына иелгән полковникны, майор белән өлкән лейтенантны күрде. Атылып чыгарга җитешеп типкән йөрәк тагын бер тапкыр: "Секунд", дип куйды да тын калды, әйтерсең бөтенләй эреп юкка чыкты. Әллә кайдан астан, күңел түреннән ачыттырып, бөтен тәнне куырып ниндидер дулкын күтәрелә. Менә ул күкрәк турын яндырып узды, менә ул бугазга килеп тыгылды. Рифкать бер мизгелгә генә күзләрен чытырдатып йомды. Ул нидер уйларга, нәрсәдер исенә төшерергә тырышып көчәнде. Ләкин бер әйбер дә хәтергә килмәде: бар дөнья, бөтен истәлекләр, барча дуслар һәм якын кешеләр урыннарыннан купканнар да бергә җыелып өстән, күктән, тын гына, сүзсез генә карап торалар төсле.
Рифкать соңгы мәртәбә як-ягына күз йөртеп чыкты. Аның тирәсендәге боҗра кысылганнан-кысыла бара иде. Алда һәм ике якта — десантниклар, артта — командирлар. Ул, граната ыргытырга урын эзләгәндәй, аптыраудан күккә күтәрелеп карады. Анда кайнап, ярсып, әллә нинди коточкыч кыяфәтләргә кереп болытлар актарыла. Кинәт кенә аның күккә күтәрелеп китәсе, шул болытлар арасына кереп адашасы, югаласы килде. Шулчак тамак төбендә буылып торган утлы дулкын әкрен генә юл ярып баш миенә тула башлады һәм тиздән аның башы утлы тубалга охшап калды. Рифкать инде берни күрми дә, берни сизми дә иде. Бары тик кайдадыр, күңел түрендә генә әйтеп-аңлатып булмый торган үпкәләү һәм аптырау, ачу һәм үҗәтлек катыш бер хис туып килә. Ул бөтен тирә-юньне, иксез-чиксез даланы, бар дөньяны яңгыратып нидер кычкырырга теләде, ләкин кирәкле сүз табылмады, тамак төбеннән ыңгырашуга охшаган "аһ" авазы гына чыкты. Онытылып торган йөрәк тагын уянды, тагын атылып-атылып тибәргә тотынды, салкын граната, кызганнан-кыза барып, уч төбен, бармакларны көйдерде. Рифкать җан ачуы белән кулын суырып китерде дә күкрәгенә кысты һәм, кемнәндер гафу үтенгәндәй, җиргә тезләнде. "Хәзер! Хәзер!"
— дип пышылдады ул. Йөрәге бөтен гәүдәсен селкетеп тибә, бөтен дөньяда шул йөрәк тибешеннән башка бер нәрсә дә юктыр кебек. Яңгыр суы бит буйлап ага. Әллә күз яшьләре инде? Юк, ул елый алмый, аның күңеле каткан, бары тик баш миенең бер почмагында гына сөенечкә дә, горурлыкка да охшаш бер юләр уй кисәге генә шарчык төсле тәгәрәп йөри. Ниндидер куркыныч нәрсә буласын сизенгән, шуны туктатып калырга, булдырмаска тырышып та көченнән килмәгәнен аңлаган табигать елый, болытлар елый, өстәгеләр елый.
Кинәт, караңгы күкне чәрдәкләп, яшен яшьнәгәндәй булды, җир гөрселдәде, аяк астындагы дала бер якка таба шуышып китте дә томан арасына кереп юкка чыкты. Рифкать, бермәл, һичнәрсә аңламыйча, һавада асылынып торды, аннары салмак кына каядыр аска, төпсез упкынга төшә башлады. Төшкән саен дөнья караңгылана барды, күз алдында бөтерелеп торган утлы шар сүнде, колаклардагы гөрселдәү шавы тоныкланды...
17
— Дусларың килгән.
Рифкать врачның упкын төбеннән килгән тавышын ишетә, ләкин җавап бирергә кирәкме-юкмы икәнен аңламый, күзләрен күтәреп карамый, аңа хәзер тирә-юньдәге бар нәрсә буталган, үзенең элекке әһәмиятен, мәгънәсен югалткан кебек тоела, әйтерсең ул моңа кадәр аңына килә алмыйча, үлем исереклеге белән саташып яткан да менә кинәт кенә үзенең ни эшләгәненә, нинди хәлдә калганына төшенгән иде.
— Дусларың килгән, Рифкать...
"Ә мин монда әллә ниләр искә төшереп, хыялланып ятам,
— дип уйлады Рифкать. — Бөтенесе беткән, бөтенесе артта, граната шартлавы артында калган инде. Хәзер... бары тик саубуллашып кына була... Хыяллар... Кирәк түгел. Дуслар да... саубуллашырга килгәннәрдер. Округ госпиталеннән хирург чакыртмаслар иде. Димәк..."
Рифкать, һәр нәрсәнең шулай кинәт кенә яңа төсмер алуына гаҗәпләнеп, мыскыллы елмаерга уйлады, ләкин елмаю барып чыкмады, бит мускуллары, иреннәре аны тыңламады.
Ишек ачылып ябылды. Солдатлар, кемнедер йокыдан уятудан курыккан сыман, аяк очларына гына басып, Рифкать янына якынлашалар. Аларга үч иткәндәй, аяк атлаган саен, тешләрне камаштырып, идән шыгырдый. Менә алар карават янына тезелешеп бастьшар да, ни әйтергә белми, тик торалар. Сүзне, ниһаять, Вагыйзь башлады. Ул көчәнүдән кызарынып, бүртенеп чыкты, дугаланып торган кара кашлары уртадан сынды, күзләре кечерәеп, сүрәнләнеп калды.
— Нихәл, Рифкать!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Яшисе Килә - 5
  • Части
  • Яшисе Килә - 1
    Общее количество слов 4526
    Общее количество уникальных слов составляет 2107
    38.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Яшисе Килә - 2
    Общее количество слов 4370
    Общее количество уникальных слов составляет 2102
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Яшисе Килә - 3
    Общее количество слов 4521
    Общее количество уникальных слов составляет 2141
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Яшисе Килә - 4
    Общее количество слов 4177
    Общее количество уникальных слов составляет 2102
    37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Яшисе Килә - 5
    Общее количество слов 2845
    Общее количество уникальных слов составляет 1564
    42.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов