Latin

Матур Туганда - 3

Общее количество слов 1110
Общее количество уникальных слов составляет 713
47.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
60.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
65.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Берәр сәгать чамасы вакыт үткәннән соң, Кигәвенле юлында шактый еракта ниндидер карачкылар күренә башлады. Бу вакытта ай чыккан иде. Мәдинә, бик дикъкатьләп бераз вакыт карап торгач, аларны бире таба хәрәкәт итүләрен һәм алардан Сакмар ягына таба тузаннар авышып торганлыкны аермачык күрде. Һәм тиз генә өйләргә йөгерде. Бер-ике минут эчендә һәммәсе торып таучыкка йөгерделәр.
Атлылар инешкә җитәргә егерме-утыз метр гына калгач, Мостафа кинәт каты тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Остановитесь!..
Шуның артыннан ук инешнең аръягыннан:
— Мостафа!— дигән тавыш яңгырады. Бу Жуков тавышы иде.
— Ярый әле, малай, атмадым! — диде Һидият. Мостафа аңар кул биреп:
— Сез нәрсә кешеләр куркытып эскадроныгыз белән йөрисез монда?— диде.
— Без анда митинг үткәрдек. Атларны ашатып, чәйләр эчтек.
XXXIII
Коммуна әгъзалары арасында да әледэн-әле аңлашылмаучылык чыгып тора. Мостафаның хатыны Фәрхиҗамал иреннән көнләшә икән. Ләкин Мостафа партия ячейкасы җитәкчесе һәм хатынына ул шул партия түрәсе буларак җавап та бирә:
— Бөтен кешеләрне бәхетле итәргә омтылган коммунистлар партиясенә мин чын ихлас белән кердем, һәм аның намуслы членнарыннан берсе булып, чын ихлас белән эшлим. Шулай булгач, үзем белән бергә берничә еллар орышмый-талашмыйча яшәгән иптәшемне дә бәхетле итәргә тырышу миңа кирәк буламы? Әлбәттә, кирәк була. Мин моны чын коммунист сүзе итеп әйтәм. Минем өчен шуннан да югары сүз юк. Син моңа ышана торган булсаң, моннан болай урын-лы-урынсыз көнләшәсе булма. Юкса минем белән яшәү сиңа бәхет бирми, бары бәхетсезлек китерә икән дип караячакмын һәм, сине бәхетле итү өчен, синнән аерылачакмын. Көнләшмәскә сүз бирәсеңме, юкмы?
XXXIV
Коммунаны дошман күргән Хөснулланың үчле ямьсез уйларын бүлдереп, төн уртасында Садыйк бай улы Әмирҗан килеп керә. Әмирҗаннар бандасы коммунага һөҗүм итәргә әзерләнә. Әмирҗан монда шул уңайдан килгән икән. Шымчы Нәгыймне чакыртып китерәләр. Ул коммуна әгъзаларының күпме мылтыгы барлыгын, ничек каравыл торулары турында әйтә.
XXXV
Фәтхи отпуск алып монда кайткан чагында коммунаның уракка чыгуына өч көн булган иде инде. Ул кичкырынрак килеп төште. Инештән чыгып үргә күтәрелде. Ул шулай уйлана-уйлана, кызу адымнар белән бара торгач, уракчыларга якынлашканын сизми дә калды. Дүрт ат җигелгән урак машинасы («лобогрейка»), өч-дүрт гектар чамасы бер күләм җирне уратып, өзлексез зырылдаган тавыш чыгарган хәлдә, кыркып бара. Аның арт кырыена утырган Мостафа, лобогрейка канатлары астына җыйнала барган солы кисентеләрен кулындагы агач сәнәге белән бертуктауксыз почмакка тартып, өемнәр ясый һәм бер чама үлчәү белән җиргә салып бара.
— Эшләр кызу бара, күрәм! — диде Фәтхи.
Мостафа маңгай тирләрен киндер бияләенең аркасы белән сыпырып җибәрде:
— Вакыты шундый, туганкай! Ә син соң нишләп монда килдең? Тегендә, безнең алачыклар шәһәрендә ял итеп торырга кирәк сиңа. Кич кайткач, әйбәтләп сөйләшербез,— диде.
— Анысы, әлбәттә, шулай, —диде Фәтхи,— мин сезне эшегездән бүлдереп әңгәмә куертырга килмәдем, бәлки, булдыра алсам, ярдәмләшергә дип килдем.
Бераз тарткалашкач, Мостафа риза булды һәм лобогрейканың почмагына җыйнала торган кисенте өемнәрен җиргә төшереп җибәрүнең техникасы турында беркадәр аңлатма бирде.
Мостафа күлемне буйдан-буйга бер кабат, лобогрейка янында әйләнеп чыкты. Фәтхинең эшне җайлы алып барганлыгы күренә иде.
Мостафа чак кына уйланып торды да чүмәлә салучылар янына китте. Кояш шактый түбәнәйгән, һәм, аның эсселеге сүрелә башлаган булуга карамастан, кешеләр җилсез бөркү һавада кызу эшләгәнгә күрә, шабыр тиргә баткан иделәр. Мостафа Халикъ янына барып:
— Халикъ абзый, бир әле миңа сәнәгеңне, үзең утырып ял ит азрак,— диде.
Халикъның борын очында һәм маңгаенда борчак-борчак тир тамчылары ялтырый иде.
— Теге кем соң ул? — диде Халикъ.
— Фәтхи, отпускыга кайткан.
— Эшкә дә тотындымыни? Машинаны ваттырмасмы соң?
— Слесарь ла ул! — диде Мостафа һәм, Халикъның сәнәген алып, кешеләр белән ярышып, чүмәлә салу эшенә кереште.
Халикъ, солы чүмәләсе күләгәсенә утырып, махорка төрде. Мостафа йөгерүгә якын кызулык белән чүмәләгә солы өемнәре ташый иде. Халикъ, тәмәкесен тартып бетергәч тә Мостафа янына бармыйча, өем асларын тырмалап йөрүче Фәрихә янына барды:
— Йә әле, Фәрихә килен, тырмаңны карап карыйм,— диде ул. Фәрихә эшне аңлап җитмәде. Эшләгән җиреннән туктап, тырманы әйләндерә-тулгандыра караштырган килеш:
— Үземнең көн саен эшли торган тырмам ич!— диде.
— Бир әле, карыйм... Фәрихә карышмады,бирде.
— Син әнә чирәмгә утырып ял ит,— диде Халикъ,— мин үзем бераз тырмалап карыйм...
— Мин арымадым, Халикъ абзый. Сез үзегез өлкән кеше, ял итәргә кирәк.
Юлда кайткан чагында Мостафа Фәтхине коммунаның эшләре һәм иген җыйнауның барышы белән таныштырды. Мостафаның әйтүенә караганда, тубылгы аланында коммунаның бодайлары урта дәрәҗәдән югарырак булып, менә мондагы арпа һәм солылар белән бергә исәпләгәндә, барлыгы да урта дәрәҗәдә туры килә.
Кояш иңгән як офыкта бөдрәләнеп торган сыек болытлар, алтынлы парчалар төсле, күз камаштырырлык ачык алсу нурга манчылганнар, агач башларына, водокачка чанына һәм шулай ук кешеләрнең йөзләренә дә беленер-беленмәс кенә алсу шәүләләр төшерәләр, матур һәм дәртле моңлылык биреп торалар.
Тубылгы аланыннан да кешеләр кайттылар. Алар һәммәсе Фәтхи белән бик җылы исәнләштеләр. Фәтхи Мәдинәнең кулын бераз вакыт уч эченә кысып тотты. Мәдинәнең уч эчендә бераз кытыршылар барлык сизелә һәм шушы кытыршылар аркылы Фәтхинең йөрәгенә ягымлы һәм матур мәгънәле җылылык агып торган төсле тоела иде.
Аш әзер иде. Ирләр бер табында, хатын-кызлар икенче табында аш ашадылар.
— Каюм абзый күренми, кайда соң ул? — дип сорады Фәтхи.
— Ул бүген постта тора,— диде Мостафа.
Мостафа белән Фәтхи Каюм янына бардылар. Бер чите китек зур кисмәк төбе күләмендә һәм тонык кына утлы күмер төсендә кызарып торган ай яңарак кына җирдән күтәрелеп килә иде.
— Нихәл, Каюм абзый, йокы килмиме? — диде Фәтхи. Каюм күңелле генә тавыш белән җавап кайтарды:
— Җаваплы постта торган чагында йокы дигән нәрсәгә дошман күзе белән карарга кирәк, Фәтхи иптәш, якынлаша башладымы исә, хлоп күкрәгенә!
— Дөрес, — диде Фәтхи һәм Мостафага төбәп сорады: — Төнен бер генә кеше постта торамыни?
— Урак башлангач, берәр генә кеше тору мәслихәт табылды. Чөнки постта тора торган кешегә көндезен бераз йокламыйча булмый.
— Бүгеннән үк әйтеп куям: иртәгә минем чират булыр,— диде Фәтхи.
Мостафа бераз эндәшми торгач әйтте:
— Иртәгә Мәдинәнең чираты бугай. Ул үз чиратын кешегә бирми торган иде.
Фәтхи Ишмай карт алачыгына кереп яткач, Мостафаның Мәдинә турында әйткән баягы сүзләре аның исенә төште һәм «үз чиратын кешегә бирми торган» Мәдинә винтовка тотыд постта торган килеш аның күз алдына килде...
...Беррәттән ике тапкыр мылтык аткан тавышка Фәтхи уянып китте. Шул ук вакытта Каюмның бераз ерактан ачы тавыш белән: «Иптәшләр!» — дип кычкырган авазы һәм тагын берничә кабат мылтык шартлаган тавышлар ишетелде. Алачыкның читән чыбыклары арасыннан таң яктысы саркы лып тора иде. Фәтхи һәм аның артыннан Ишмай үзләренең винтовкаларын алып ишеккә ыргылдылар. Башка алачыклардан да кешеләр винтовкалар тотып ыргылып чыктылар.
Канлы көрәш нәтиҗәсендә бандитлар тар-мар ителделәр. Алардан дүрт кеше үтерелде. Әмирҗан һәм тагын да биш кеше, каты яраланган көе, кулга алындылар. Көрәш әле шактый кызу барган чакта, Үрге Кигәвенле ягыннан ЧОН отряды килеп чыкты. Шуннан соң бандитлар таркала һәм кайсы кайда кача башладылар. Ал арның өчәве инеш буйлап качып барган чакта ЧОН отряды тарафыннан тотылып кулга алындылар. Григорий Чуркин һәм тагын биш кеше Сакмар буендагы әрәмәлеккә качтылар. ЧОН отрядының бер төркеме аларны куып китте. Коммунарлардан Каюм һәм Ишмай картның улы комсомолец Мәхмүт үтерелделәр. Һидият шактый каты яраланды. Фәтхи терсәктән югары як беләгеннән җиңелчә яраланды. Хатын-кызлардан Гөлбану белән Нәсимә дә азрак яраланган иделәр.
Әмирҗанның кесәсеннән табылган кәгазьләр арасында коммуна членнарының һәм комсомолецларның списогы да бар иде. Мостафа Нәгыймнең кул язуын таныды. Милиция башлыгы Юрьев, бер милиционер алып, Нәгыймне кулга алырга авылга китте.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
  • Части
  • Матур Туганда - 1
    Общее количество слов 4442
    Общее количество уникальных слов составляет 2143
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Матур Туганда - 2
    Общее количество слов 4426
    Общее количество уникальных слов составляет 2112
    36.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Матур Туганда - 3
    Общее количество слов 1110
    Общее количество уникальных слов составляет 713
    47.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    60.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов