Latin

Матур Туганда - 1

Общее количество слов 4442
Общее количество уникальных слов составляет 2143
36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
58.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(Роман)
1920 елның декабрь ахыры иде.
Әхмәт, мәгариф эшчеләре союзы правлениесеннән кайтканда, култык астындагы сары кәгазьгә төрүле бер төенчек алып килде.
Фәрихә, бәрәңге котлетларын пычак очы белән әйләндереп маташкан килеш, Әхмәткә карап елмайды да, эчке бүлмәгә ымлап:
— Кунаклар бар бит,— диде.
Эчке бүлмәдә Әхмәткә таныш булмаган бер кеше һәм Каюм утыра иделәр.
— Менә бу безнең Мостафа иптәш,— диде Каюм,— авылыбызның аңлы кешеләреннән... Фронтларны айкаган егет.
Ул кеше, Әхмәт белән күрешкәндә, азрак елмаеп алды.
— Айкалып йөрдек шул, — диде.
Ул Әхмәтнең кулын кысмыйча, тегеләй тотып караган төсле генә кул эченә алып күреште. Аның кулы бияләй кигән төсле салкынча, кытыршы һәм киң иде. Ул озынча саргылт йөзле. Елмайган чагында ияк тирәләре җыерчыкланып, эре ак тешләре күренә: сирәк кенә кара мыеклары бөкрерәк һәм озынча борыны астында югала язып кала. Шуның белән бергә аның зур һәм ялтырап торган шомырт төсле кара күзләре бөтен чыраена аерым ягымлылык бирәләр.
Әхмәт самовар күтәреп кергәч, Каюмның чырае тагын да ачыла төште:
— Йә Әхмәт, үзең ни эшләр каерасың? Һаман союзда эшлисеңме әле?— диде.
— Һаман шунда эшләгән булабыз.
Каюм утырган килеш, бер аягын алгарак сузды да, кулы белән тезенә сугып:

— Менә күрәсеңме?— диде.— Брюка. Сезнеке ич... союз брюкасы.
Ул учы белән кара чалбар өстеннән тез башын ышкып торган килеш өстәде:
— Әйбәт булды әле бу. Юкса тәмам рәт беткән иде.
— Сиңа да эләктемени ул? Кара син аны!
— Эләкмәскә! Месткомда эшлибез ич. Әхмәт, Мостафага күз кысып:
— Шулай. Месткомнар үзләрен алдатмыйлар!— диде.
— Өязгә бик аз тамызгансыз, күбесенә эләкмәгән бугай,— диде Мостафа.
Каюм ярым шаяру тоны белән:
— Болар бит шәһәрдән артканны гына өязгә җибәрәләр,— Диде.
Әхмәт бераз уңайсызланды:
— Юк, алай дип уйламагыз... Шәһәргә дә, өязгә дә бертигез бүленде. Биш членга бер брюка. Месткомнарга таратканда, стаж, общественный эш, мохтаҗлык шикелле нәрсәләр искә алынырга кирәк, дип әйтелде.
— Әлбәттә, шулай булырга тиеш:,— диде Каюм.
Әхмәт комод өстендәге төенчекне өстәлгә алып куйды да:
— Менә тагын бераз әйберләр алдык,— диде.
Каюм төенчек өстендәге сары кәгазьне сүтеп алганнан сон:
Оеклары да бар...
Шул арада Фәрихә бәрәңге котлетлары алып керде. Френ-чик белән оекларны бер-бер өсле итеп комод ящигына куйгач, кунакларны сыйлый башлады.
Каюм, зур-зур гына ике котлетны бетереп, өченчесен читеннән томырып алгач:
— Бәрәңгене кайдан аласыз?— диде.
— Нигә? Тәмсезрәкме әллә? — диде Әхмәт.
— Юк, тегеләй, әллә ничек... тозсызрак төслеме шунда...
— Белеп ашарга кирәк, агай-эне,— диде Әхмәт, —ерак җирнең җимеше ул. Губпродком көз көне әллә кайдан, Рязань губернасыннан китерткән диме... Юлда килгәндә туңып беткән, союзлар аркылы членнарга тараттылар. Фәрихә рәхәтләнде генә. Базга төшеп йөрисе юк. Утын сараеннан шакылдатып төяп алып керә, мин сиңа әйтим. Шуннан соң нишләтәсең аны, Фәрихә?
— Кичтән кертеп, салкын суга салып куям... Каюм аз гына уйланып торгач:
Френч билләп тегелгән дүрт тышкы кесәле куртка.
-Уhу-диде.— Кофтамы әллә? >атэ...
— Беләсең нәрсә, Әхмәт? Без бит зур гына эш кузгатырга йөрибез,— диде.— Коммуна оештырабыз, иптәш... Авыл хуҗалыгы коммунасы,— диде.
(Әхмәтнең Каюм белән таныш булуына ел ярым чамасы
гына иде.
1919 елның җәендә Әхмәт шәһәрнең татар көтепханә-сенә барып, анда кыяр башы төсле итеп очланган бәләкәй сакаллы бер кешегә үзенең вакытлы рәвештә көтепханәдә эшләргә җибәрелгәнлеген кәгазьгә өстәмә итеп тел белән дә аңлаткач, алар көзгә хәтле көтепханәдә бергә эшләделәр. Көз көне Каюм авылга күчте. Әхмәткә болай дигән иде: «Авылда ныклап эшләргә кирәк, анда бик нык наданлык хөкем сөрә. Анда минем яхшы гына сөтле сыер бар, икмәк тә мондагыга караганда мулрак». «Дәлилләр» игътибарга алынырлык иде. Губерна мәгариф бүлеге аны Кигәвенле авыл көтепханәсенә мөдир итеп җибәрде. Ул анда, күрәмсең, сельсовет члены булып алган. Хәтта председательнең урынбасары икән.
Бу юлы да Әхмәт, Каюмны күрү белән: «Мөгаен, тагын берәр зур гына җәмәгать эше белән килгән булыр бу»,— дип уйлап куйган иде. Кәм ялгышмады.
— Коммуна диген, ә? Кайдан уйлап чыгардыгыз?— диде Әхмәт.— Интересный әйбер... Ну, әйбәт нәрсә уйлагансыз... Аерым участок кистерәсездер бит?
— Менә дигән урында билгеләдек. Авылдан ике генә чакрым. Су буенда, гаҗәп матур җирләр, шунда ук әрәмәлек, балыклы күлләр... Җәй көне бер тамаша инде менә.
— Ничә семья катнаша?— диде Әхмәт.
— Унбер семья... Теләсәң, сине дә катнаштырырга мөмкин. Монда туңган бәрәңге ашап ятканчы, Фәрихә иптәш, анда, ичмасам, менә дигәннәрен үзең үстерәсең, и туңдырмыйсың,— диде Каюм.
— Рәт юк шул, чёрт возьми! — диде Әхмәт.— Шәп булыр иде булуын. Минем карчык уракны да бик шәп ура. Буш кул белән бернәрсә дә эшләп булмас бит.
— Безнең үзебездә дә хозяйство яклары әллә нәрсә түгел... Унбер семьяда биш ат, җиде сыерыбыз бар,— диде Мостафа.
— Эшне адәм рәтле итеп куяр өчен ул гына җитми, әлбәттә,— диде Каюм,— безгә губземотдел ярдәм итә: ун ат, биш пар үгез бирергә ышандырдылар. Җитмәгән җиргә орлык та
бирәсе л әр.
— Менә нәрсә, иптәшләр,— диде Әхмәт,— мин анысын-монысын дигәндәй, өй әйберләрен сатып, бер атлык җыйнармын дип уйлыйм. Фәрихә минем сүзгә каршы кил-
ми ул.
кинәт үзенең ялгышын аңлады: «Телең коргыры! Нәрсәгә кирәк булды соң сиңа «установкасы белән», дигән булып лыгырдап эшне буташтырырга, телең авызыңа сыймады бугай»,— дип, чәнчердәй булып, үз-үзенә ачуы килде.
— Нишләп бирә алмыйсыз?
— Шулай бирә алмыйбыз... чөнки иптәш Дунаев водокач-ка бирергә кушкан, ә сез монда тагын әллә нәрсәләр сорыйсыз. Ярый, водокачканы, то есть насосын бирергә мөмкин.
— Ә соң насос белән генә без нишләтә алабыз?
— Теләсәгез нишләтегез... Качать итәрсез...
— Сез шаярасызмы әллә?
— һич шаярырга уйлаганым да юк һәм сезгә дә шаярырга киңәш бирмим.
Бу тупас борынлы, кысыграк күзле, йомры маңгайлы, урта яшьләрдән үткән кеше «элекке шәһәр управасыннан калган мирас тутый кош булырга кирәк» дип Әхмәтнең күңеленә килде. Ул ачулы тавыш белән:
— Юләрлек сатмагыз, зинһар өчен,— диде,— бирегез минем заявлениене, мин тагын Дунаевка барам.
Теге кешенең муенына тамырлары кабарып чыкты. Шулай да, салкын канлылык сакларга тырышып:
— Исемем... Галләметдин лә.
— Менә нәрсә, Галләметдин агай,— диде Әхмәт, — сез миңа мондагы водокачканы күрсәтегез, миңа карарга кирәк.
— Бик әйбәт. Әйдә, кара... Нигә карамаска. Әйбәтләп кара. Нәммә нәрсәсе исән-сау, Алла боерса.
Водокачка җыйнак кына җил тегермәне рәвешендә шактый биек һәм пөхтә итеп эшләнгән. 7—8 метр югарылыкта зур тимер шан урнаштырылган, түбән ягы дүрт кырыйлап такта белән кыршыган һәм баштанаяк аксыл соры буяу белән буялган.
Галләметдин, печән астыннан чыккан насосның цилиндрлары өстендәге тузаннарны бишмәт чабуы белән сөртә-сөртә:
— Менә шушы инде аның главный машинасы, — диде. Будкадан чыккач, Галләметдин, кулларын артына куеп,
Әхмәткә карады да:
— Водокачканы берәр җиргә күчерергә чамалыйсызмы әллә? — диде.
Әхмәт, аз гына уйлап торгач, кыска гына җавап кайтарды:
— Бәлки, күчерергә туры килер.
III
Бу бүлектә, Галләметдин, Әхмәт китү белән, дача хуҗасы Садыйк бай янына бара һәм аңа Әхмәтнең водокачка белән кызыксынуы турында сөйли. Садыйк бай курка кала. Водокачка баганасы төбенә аның алтыннары, бриллиантлары күмелгән. Бай сакчысына, ят кешегә серне ачмасын дип, нәселле сыер вәгъдә итә.

— Нәрсә әйткәнеңне аңлыйбыз,— диде Каюм.— Чынлап катнашырга исәбең булса, язга хәтле син монда коммунаның представителе булырсың... Бер-ике атнадан алтмышлап ат килә, диләр. Йоклап калырга ярамас.
Әхмәт Фәрихәгә карап:
— Тәвәккәллибезме, карчык? — диде.
II
Роща дигән дачалыклар шәһәргә тоташ диярлек.
Әхмәт берникадәр дачаларны караштырып барганнан соң, куе агачлыкларны үтеп, Урал елгасының шәһәрдән көнчыгышка таба борылган култыгындагы ачыклыкка чыкты.
Морадимов дачасында Әхмәтне ике эт бик ачуланып каршы алдылар. Бобикның хуҗасы, бишмәт төймәләвен эләк-
•икның хуҗасы, бишмәт төймәләрен эләк-
г!и кирәк? — диде.
эттан килдем. Исемегез ничек?..
алләметдин лә.
— Нәрсә бар? Ни к
— Мин горсоветтак
— Исемем... Галләз
— Менә нәрсә, Гашы алдылар.
IV—V
Әхмәт, төзеләчәк коммунаның вәкиле буларак, шәһәр Советында водокачканы алып кайту өчен рөхсәт юллап йөри. Ә анда бюрократ өстендә икенче бер бюрократ утыра. Әллә ничә көн йөреп, ниһаять, шәһәр башлыгы Дунаевтан гаризасына кул куйдырганнан соң, ордер яздырырга дип бүлек мөдире янына керә. Бу вакыйганы ул менә ничек сурәтли:
Ул отдел башлыгына кәгазьне биргәч, теге аны әйлән-дереп-тулгандырып карады да гаҗәпләнгән сымак иңбашларын тартып куйды.
— Ярар, — диде һәм каршындагы буш өстәлгә ымлап өстәде:— Менә хәзер делопроизводитель ордер язып бирер.
Әхмәт, делопроизводительне көтеп, бераз эндәшми торгач сүз югыннан сүз итеп дигәндәй:
— Ордерда «установкасы белән», дип күрсәтергә булыр,—
диде.
Отдел башлыгы, өстәлдәге заявлениене яңадан кулына алып, күзлек өстеннән Әхмәткә карады да:
— Ничек установкасы белән?— дип сорады.
— Менә, например, аның насосыннан башка әйберләре бар ич: шаны, будкасы, приводлары һәм башкалар, ягъни булган көенчә
. юк шул, аларны бирә алмыйбыз, башыннан салкын су койган төсле булды. Ул
—Эһемм... Әхмәтнең
— Сакланыбрак сөйләшүегезне сорыйм, гражданин, монда дурака валять иткән кеше юк. Андый урын түгел бу. Сез үзегез дурака валять итеп йөрисез чамасы,— диде.
Каюм шәһәрдән авылына кайта. Аның янына булачак коммунарлар җыела. Аңа коммуна өчен ике йөз кырык дисәтинә җир бүленеп бирелүе турында сөйлиләр. Каюм үзләре өчен Әхмәтнең водокачка юллавы турында әйтә. Шул уңай белән автор булачак коммунарларның берсе — Чуртан Халикъ турында белешмә бирә.
Ул озынча йөзле, кылыч борынлы, урта яшьләрдән үткән кеше. Кызгылт чәч һәм кызгылт сакалына чал кергән, борын тирәләре сипкелле, аскы ирене алга чыгыбрак тора. Матур гына зәңгәр көләч күзләре һәм балыкныкы төсле авызы белән ул шаян балаларга охшый төшә.
Халикъның иреннәре балыкныкы төсле кызу-кызу селкенә иде.
— Нәрсә, Каюм, водокачка дисеңме?
— Әйе, водокачка, Халикъ абзый.
— Бәй! Ни эшкә ул? Безнең вакзалыбыз юк лабаса. Тимер юл вакзалларында була ич ул! Без кая куярбыз ул ләгъ-ләтне?
— Яшелчә бакчасы өчен бик кирәк нәрсә ул. Безнең яшелчә бакчаларыбыз булачак,— диде Каюм.
— Һемм... төшендем хәзер. Ызначытсы, кәбестәләргә, кыярларга су сиптерергә? Вакзалы булмагач та су чыга микәнни?
— Бик чыга, Халикъ абзый! Аның машинасы бар!
— Ә... Алай булгач, бигрәк яхшы. Машинасы булгач, булды дигән сүз. Сызгырта дамы әллә?
Мостафа көлде.
— Булмаса, түбәсенә менеп, үзең сызгырып утырырсың! — диде.
Халикъ, эшнең рәтсез икәнен аңлата торган рәвештә, тел очын чылт иттереп куйды:
— Минем тиле-миле тагын котырып чыгар инде?— диде. Каюм төшенеп җитмәде:
— Кем, Нәсимә җиңгиме? Нәрсә өчен? — диде.
— Нәрсә өчен? Садыйк бай Хөснуллага җизнә тиешле.
— Булса ни?
— Әнә бүген җир кисү чутыннан приговор яздырдык, әйе диген... Ә минем тиле-миле пыр туза. Чукынып кына бет, хәҗәтемә кирәгең юк, ди. Минем, дигән була, кеше хакы ашап ризыкланыр хәлем юк.
— Ничек инде ул кеше хакы?
— Әлеге инде шушы Тубылгы аланында Хөснулланың тарыга сөргән җирләре безнең учаскыга кала, янәсе...

Мостафа, Һҗцияткә борылып:
— Сезнең Мәликә нишли? Дуламыймы? — диде.
— Нишләп дуласын? Хөснулланың туганы түгел лә. Каюм Чуртанга төбәп:
— Нәсимә түти дә Хөснуллага ике туган баласы түгел ич, ә шулай да Хөснулла өчен кайгыра дисең.
— Тиле-миле бит ул. Аның кайгыруы белән шатлануы янәшә тора.
VI—VII—VIII—IX—X
Романның күп өлеше байларның, кулакларның коммунага каршы астыртын эш алып баруына багышлана. Сыйнфый дошманнарның көннән-көн явызлана баруы турындагы уйдырманы язучы үзе язарга теләмәсә дә язарга мәҗбүр булган. Шуңа күрә дошманнарның корткычлыгы турындагы урыннарны төшереп калдырабыз, моннан соң да шулай итәчәкбез.
Бүлекләрнең кыскача эчтәлеге мондый: Садыйк бай Галләмгә биргән вәгъдәсеннән баш тарта. Сыер урынына кәҗә бирермен дип ышандыра. Галләмнең саран байга ачуы килә һәм ул водокачканы алырга килүче Әхмәтләргә, Халикъларга алтын-көмешнең кая күмелгәнлеген әйтә. Байлар — үз эшләре, ярлылар үз эшләре белән мәшгуль. Григорий исемле офицерның тегермәнен тартып алганнар, ул үч алырга йөри. Садыйк бай үзенең алтыннарын эзли. Чуртан Халикъ дусты Ишмайны коммунага керергә өнди. Ул да түгел, авыл кешеләре партия ячейкасы оештырып җибәрергә дигән карарга киләләр. Партиягә Садыйк бай белән Хөснулла кулакның уң кулы, хәбәр биреп торучысы Нәгыйм дигән кеше дә керә. Ячейка төзүдә ярдәм итәргә романның төп геройларыннан берсе Фәтхи кайтып төшә.
Менә хәзер Фәтхи Татбашбюро1 инструкторы сыйфаты белән ячейка оештырырга килгән иде. Эшнең бу кадәресен Нәгыйм белә. Ләкин ничек кенә булмасын, Фәтхине ул авторитет дип таныйсы килми. Моның сәбәпләре бар. Мәсәлән, Фәтхи шәһәрдән командировка белән килгән булса да, үзе, төбендә, шул ук авылның кешесе ич. Анысы гына бер хәл. Чөнки бер үк авылда әллә ничә төрле кеше була. Ә Фәтхиләр нәселендә ни байлык белән, ни куштанлык яисә сүзгә осталык белән генә дә мактанырлык кеше булганы юк бит. Авылның хуҗалык һәм җәмәгатьчелек эшләренә ул нәселнең нинди генә тәэсире булганы бар! Мәсәлән, Фәтхинең әткәсе белән бертуган Ишмөхәммәт абзыйны алыйк (авылда аны Ишмай карт дип йөртәләр).
1 Татбашбюро — губерна партия комитеты.
Хәзер авылда ир затыннан берүзе шул нәсел кешесе. Бер заманнар аның мөгезсез сыеры көтүдә башка сыерлардан өркә-өркә гел читләшеп йөргән кебек, ул үзе дә гомер буена диярлек кешеләрдән читкә кагылып яшәде. Ә инде революция елларында, яше шактый өлкәнәюгә карамастан, киресенчә, кирәкмәгән рәвештә усалланып, үзенә тиеш булмаган эшләргә тыгылучан булып китте. Мәсәлән, унҗиденче елда күзен дә йоммыйча күрше алпавыт имениеләрен йолкышырга катнашты. Ә унсигезенче елда комбедның иң актив членнарыннан булу гына түгел, хәтта председатель урынбасары булып та эшләде. Болар бит барысы да Нәгыймнең күз алдында булган эшләр. Күз алдында булу гына түгел, бәлки боларның кайберләреннән Нәгыйм беркадәр җәбер дә күрде: аның җитмеш пот бодаен комбед алды ич...
Шуңа күрә партиягә язылу мәсьәләсендә дә бик ул хәтле кабаланырга тиеш тапмый, бу эшне бераз назланыбрак һәм Фәтхине бераз ялындырыбрак эшләргә уйлый иде. Ләкин һич көтмәгәндә ул зур гына күңел сез леккә очрады. Фәтхинең тәкъдиме буенча, ячейка секретарьлыгына Мостафа сайланды.
Дүртенче гариза җыелышка кызык кына тәэсир ясады
һәм кайберәүләрдә елмаю тудырды.
Бу гаризаны бирүче Мәдинә Сабитова иде. Аның монда килеп керүенә кешеләр гаҗәпләнмәделәр. Моннан ике ел элек аның ире Нуретдин Сабитов Верхний Урал фронтында Хәйбул Шихраевлар белән берлектә Дутов бандаларына каршы сугышта каты яралана һәм ике атна лазаретта ятканнан соң үлә. Мәдинә сигез яшьлек бала белән тол көе дөнья көтәргә кала. Аның иреннән бер ат, бер сыер, дүрт сарык, бәләкәй шома гына нарат өй һәм шуңар ятыш җыйнак кына такта өйалды, читән абзар һәм ат сарае калган иде. Ире сугышта вакытта бу бер ел чамасы шушы зур булмаган хуҗалыкны тырышып-тырмашып саклап калды. Нуретдинның үлгән хәбәре ишетелгәч, бу йортның язмышы турында авыл кешеләре, бигрәк тә картлар, карчыклар арасында кызганулы рәвештә фикер йөртүләр китте: «Хатын кеше, әлбәттә, берүзе дөнья көтә алмаячак. Моңарчы менә бүген, менә иртәгә Нуретдин кайта дигән өмет белән ул һәртөрле авырлыкларга түзде, йорт-җирне, мал-туарны таратмыйча саклады. Ә аннан соң? Моннан соңы билгеле: йорт тузачак. Тегеләй дә, болай да тузачак. Тузмый икән, барыбер ул Нуретдин йорты да һәм шулай ук Мәдинә йорты да булмаячак. Хатын-кыз нәрсә ул? Ир белән бергә һәм ир кеше канаты астында булганга гына азмы-күпме тотрыклы кеше. Ирсез калдымы — бетте дигән сүз. Менә күрерсез: Нурет-
динның «кырык кичәсе» үтәр-үтмәс, Мәдинә йортка кияү кертәчәк. Ярый ла, юньлерәк кеше туры килеп йортны тар-катмаса. Ә хәзерге заманда бит кешеләрнең күбесе эчкече, » эчкече булмаганы булдыксыз. Хәлбуки бу сыйфатларның икәвесе дә йорт тарату өчен бик җитә. Һәм аек, һәм булдыклы кешеләр алар бит алтын. Ә алтын аяк астында тәгәрәп тормый. Кызганыч, мескен бу Мәдинә. Яп-яхшы гына торган җиреннән Нуретдинның үлүе аркасында, нинди бәхетсез леккә дучар булды. Үзенең матурлыгы, зирәклеге дә юк түгел. Бәхет матурлык белән зирәклектә генә дә түгел икән шул. Бөтен эш язмышта, күрәсең». Нуретдин үлү уңае белән Мәдинәнең язмышы һәм тормыш юлы турында Кигәвенле авылы картлары һәм карчыкларының ясап чыгарган хөкемнәре туры булып чыкмады. Нуретдинның «кырык кичәсе» дә үтте, «ел ашы» да үтеп китте, хәтта аның үлүенә ике ел да тулды, ә Мәдинәнең әле йортка кияү керткәне юк. Шулай да йорт таркалмый, шактый тотрыклы күренә. Хәтта чак-чак кына ныгу галәмәтләре дә күзгә бәрелә. Мәсәлән, элекке бер сыер, дүрт сарык урынына хәзер аның йортында бер сыер белән бер тана һәм алты сарык күшиләр. Үзенең һәм баласының өс-башлары да элеккедән начар түгел, хәтта бераз шомара төшкәнлек күренә. Ә болар бер дә гаҗәп әйберләр түгел. Чөнки ул чибәр яшь хатын (ул хәзер егерме сигез яшьтә иде) булу белән бергә, эш кешесе. Аны теләсә кайда очратып була. Кыр эшләрен дә үзе башкара, тегермәндә дә үзе йөри, калага да үзе бара, җәмәгать эшләренә дә, авыл советы җыелышларында да актив катнаша. Абзар читәннәрен сылау, өй агарту, морҗа корымнарын әрчү шикелле эшләрдән башлап, ат тугару, ат җигү, көлтә йөге төяү, аны бастырыклау һәм башка шуның кебек гадәттә ирләр эшли торган эшләрне дә менә дигән итеп башкара. Ишмай бервакыт аны үгетләп карады: «Сиңа, Мәдинә сеңелкәем, кияүгә чыгу кирәк иде. Ә сиңа өйләнергә теләүчеләр булмады түгел, булды һәм алар хәзер дә бар». Ләкин аның үгетләүләре Мәдинәгә тәэсир итмәде.
«Ишмөхәммәт абый,— диде ул,— ни җитте кешегә кияүгә чыгам дигән булып, башыма бәла аласым юк һәм кирәксенмим дә. Ә инде адәм рәтлесе балалы хатын белән нишләсен?» Шушы сөйләшүдән берникадәр вакыт элек Ишмай хатыны Гөлбикә Мәдинәгә Тырнаксыз Фәхринең энесе Галәү-не димләгән һәм каты кире кагуга очраган иде.
Хатын-кызлар, гомумән, Мәдинәне яратмыйлар. Ирләр, киресенчә, гел генә диярлек аны мактап телгә алалар. «Әмма булдыклы, каһәр, шуның өстенә чибәр тагын». Мәдинәнең алсу йөзендәге беленер-беленмәс вак һәм сирәк кенә шадралары, аның килешле борын һәм ярым елмаюлы кечкентәй матур иреннәренә, нечкә кара кашлар һәм хыялый зәңгәрсу күзләренә чынлап та аерым ягымлылык, курчак матурлыгына башка булган җылы сөйкемлелек биреп тора иделәр. Ул моны үзе дә яхшы белә.
Мәдинә тавышка куелган чагында, Халикъ, Ишмай һәм Кара Хәсән дә, бер-берләренә карашканнан соң, үзләрен партиянең яңа членнары дип хисаплап, кул күтәрделәр. Фәтхи моңар каршы ләм-мим сүз әйтмәде. Май ботканы бозмас, дигәндер.
Җыелышның рәсми өлеше шуннан соң ябылды. Актыктан Фәтхи сорау куйды:
— Нишләп коммуна оештырдыгыз? Ни өчен артель түгел? Коммуна членнарына бу сорау ятрак тоелды булырга
кирәк, алар бер-берләренә карап елмайдылар. Бераз вакыт нәрсә әйтергә аптырап торганнан соң, Нидият:
— Менә Каюм абзый коммуна төзергә димләде һәм губ-земотделдан уставларын да алып кайтты,— диде.
«Менә сиңа председатель,— дип, Фәтхи эчтән уйлап куйды.— Димәк, үзенең билгеле бер фикере дә юк».
һидият, чынлап та, киң фикерле кеше түгел. Ул таза гәүдәле, киң алсу йөзле, зәңгәр күзле, хәйләсез, намуслы, аз сүзле, шуның белән бергә бик эшчән егет. Өе коммуна членнарының башкаларныкына караганда иркен һәм яхшырак. Кыш көне председатель сайлаган чагында беренче чиратта кандидат итеп Каюм алга сөрелгән иде. Ләкин ул үзенең исәнлеге шәп булмавын, бигрәк тә җитәкчелек эшендә йомшаклыгын сәбәп итеп күрсәткәне хәлдә, председательлеккә сайланудан баш тартты һәм, моңа иң муафыйк кеше дип, һидиятне тәкъдим итте.
Аның эшчәнлек һәм намуслылыгы белән бергә, коммуна членнарының җыелышларын ясау өчен өенең иркен булуы да күз алда тотылып, ул — беравыздан председательлеккә, Каюм секретарьлыкка сайланган иделәр.

Имән Күл авылыннан, кустарь-тегүче семьясында туган. Авыл мәктәбен бетергәннән соң, авылда берничә ел тегүчелек иткән. Шуннан соң шәһәргә күчеп тора башлаган, тегүчелек кәсебеннән ваз кичеп, көтепханә хезмәтчесе булып эшләү юлына кергән.
Фәтхи, Шихрай белән Каюмның чәкәләшүләренә катнашмыйча бераз карап торгач:
— Беләсең нәрсә, Каюм абзый, — диде,— әгәр сез авыл хуҗалыгы коммунасы оештырырга керешкән чакта монда булган булсам, мин сезгә артель оештырырга киңәш биргән булыр идем. Ләкин хәзер инде соңрак дип беләм. Зур дәрт белән эшкә керешкәнсез. Иптәшләр һәммәсе аңлы һәм тырыш кешеләр. Чынлап тырышкан чакта кыенлыкларны җиңеп була. Хәйбулла абзый артель оештыра икән, әйдә, ул үз юлы белән эшләсен. Без аңар каршы килеп маташмабыз. Аның юлы да безнең идея киртәсеннән читкә чыкмый.
Ишмай белән Фәтхи җыелыштан бергә чыктылар. Мәдинә дә аларга кушылды. Ишманның өе турысына барып җиткән иделәр.
— Ишмөхәммәт абзый, мин Мәдинәне чак кына озатып барам, хәзер кайтып килермен,— диде Фәтхи.
Бара торгач, алар, үзләре дә сизмәстән, аяк адымнарын акрынайттылар. Бераз эндәшми барганнан соң, Мәдинә зарланган төслерәк тавыш белән:
— Син бит бик күптәннән бирле авылда булганың юк,— Диде.
— Әйе, мин авылга кайткан елны син кияүгә чыктың. Шул чагында сиңа үпкәләп, туеңа да бармадым. Хәтерлисеңме?
— Бик яшь идек без ул чагында.
Алар Мәдинәнең капкасы янына килеп җиттеләр.
— Кереп утыр дияр идем, хәзер инде соң диярсең,— диде Мәдинә.
Аның эшчәнлек пәм намуслылыгы оелән иергә, членнарының җыелышларын ясау өчен өенең иркен булуы да күз алда тотылып, ул — беравыздан председательлеккә, Каюм секретарьлыкка сайланган иделәр.
— Каюм абзый, сез артель төзүне тиеш тапмадыгызмы-ни? — дип сорады Фәтхи.
Каюм, бераз елмаеп, шаярган тон белән:
— Булгач-булгач, коммуна булсын инде, дидек, Фәтхерахман иптәш,— диде.
— Фәтхерахман, синең фикерең ничектер,— диде Шихрай,— менә мин үзем коммунага каршы түгел түгелен, әмма ләкин хәзерге көндә коммуна белән бару авыр дим. Элек башта артель белән эшләргә кирәк. Көздән бирле мин болар белән тарткалашып килдем. Аптырагач, болардан аерым, җиде йорт бергә оешып, артель төзергә булдык.
Каюмның авторитеты монда шактый зур инде. Ул үзе шушы Кигәвенле авылыннан кырык километр ераклыктагы
— Киткәнчегә хәтле бер килеп чык, Фәтхи.
— Әлбәттә, саубуллашырга кереп чыгармын. Кул кысыштылар.
— Онытма, кил, яме,— диде Мәдинә.
— Ярар, тынычлы кич, татлы йокы.
Фәтхи караңгы урам буйлап Ишмай өенә кайтып килгәндә, бик аз тәрәзәләрдә генә утлар күренә иде. Алар икесе дә бер яшьтәгеләр. Ул чагында унсигез яшь иде аларга. Кече яшьтән әткәсе Нәбиулла белән шәһәргә күчкән Фәтхи ул вакытта инде өйрәнчек слесарь булып эшли иде. Җәй көне кыска вакытлы отпускысында әткәсе белән әнкәсенең киңәшләре буенча авылга, Ишмай абыйсына кунакка кил-
— Әйе, вакыт соң инде, кайтырга кирәк.
Абыйсы аны бик хуплап каршылады: «Килүең әйбәт булды, энекәем, менә озакламый бездә туй була, туйны да күрерсең, күңелең ачылыр»,— дип, үзенең шатланганын белдерде һәм аңлатма бирде: «Үзебезнең ерак кардәшләрдән түбән очның Фәхриҗамал исемле тол хатын үлеп, җиде яшьлек кыз баласы калган иде. Шушы баланы үзебезгә кызлыкка алып үстердек. Инде шуны Нуретдин исемле бер егеткә кияүгә бирәбез. Туй дигәнем менә шушы инде. Кызны үзебездән аерырга да кызганабыз. Кыз бик әйбәт. Малай да начар түгел шикелле.
Фәтхи монда ун көннәр кунак булды. Ишмай абыйсының «кадерле әманәт» дигәне Мәдинә исемле яшь кыз үзенең матурлыгы, ягымлылыгы белән кыска гына вакыт эчендә Фәтхинең йөрәгенә ялкын булып кереп урнашты. Ул аның белән сөйләшә алмый, берәр сүз эндәште исә, кызарына, әйткән сүзе кирәксез, мәгънәсез төсле тоела иде. Беркөн алар өйдә бераз вакыт Мәдинә белән икәүдән-икәү калып тордылар. Фәтхи, үзенең йөрәк тойгысын аңлатырга һичбер сүз таба алмыйча аптырап торгач: «Туй буламыни, Мәдинә?» — диде. Мәдинә елаган тавыш белән: «Мыскыллама, зинһар өчен, Фәтхи. Абыең белән җиңгәң шулай итәләр ич!» — диде. Фәтхи, бөтен көчен җыеп, мондый җавап кайтарды: «Мин сине мыскылламыйм. Син аларны тыңлама, теләсәгез нишләгез, бармыйм, диген».— «Ул чагында бит алар мине куып чыгарырлар. Аннары мин кая барырмын?» Фәтхи уйга калды. Аның маңгаена бөртек-бөртек тирләр чыкты: «Мин сине әткәйләргә алып барыр идем дә... бүлмәбез бик бәләкәй, чәнчелгересе! Җәнҗал куптарырлар. Тагын сиңа уңайсыз булыр. Шуңардан куркам»,— диде. Иртәгә туй буласы көн ул тагын Мәдинәне ялгызын очратты. Бу юлы кыюрак тон белән: «Барырга булдыңмыни инде, Мәдинәкәй?» —диде. Теге дә шулай ук бер дә каушап тормыйча җавап бирде: «Бармыйча,— бирәләр ич!» — «Теләсәгез нишләгез, мин бармыйм дип әйттеңме соң?» — «Гөлбикә җиңгигә әйткән идем: теләсәгез нишләгез, мин әйтәм, мин Нуретдинга кияүгә чыкмыйм, дим. Шуннан... шуннан, илаһи, күзләрен акайтты, илаһи акайтты. Тыныңны чыгарасы булсаң, ботыңнан тотармын да стенага бәрермен, ди. Шуннан соң Ишмөхәммәт абыйга әйтә алмадым, курыктым».— «Син үзең Нуретдинга барырга телисең бугай. Юкса Ишмөхәммәт абыйга да әллә кайчан әйткән булыр идең».— «Валлаһи, җир йотсын әгәр, теләмим. Мин боларга әйтмичә үк тә синең әткәләреңә китәр идем. Бүлмәбез бик бәләкәй дисең ич...» Фәтхи, нәрсә әйтергә дә белмичә, бераз аптырап торгач, янаган тавыш белән: «Үзем слесарь булып алыйм әле. Бүлмәне ничек итеп зурайтып була икәнен күрсәтермен мин аларга»,— диде. «Шулай шул, күрсәтергә кирәк»,— диде Мәдинә, Фәтхи кискен итен өстәп куйды: «Син чынлап та Нуретдинга кияүгә чыгасы булсаң, мин барыбер сиңа рәнҗим». Шушының белән аларның сүзләре бетте. Туй көнне Ишмай белән Гөлбикә Фәтхине туйга барырга нихәтле кыстасалар да, Фәтхи барырга риза булмады. Шул ук көнне авылдан шәһәргә кайтып китте. Ул ничә еллар буенча шушы вакыйганы онытмады, исенә төшергән саен һәм кызганычлы, һәм көенечле тойгыларга бирелә иде. Еллар үтү белән аның Мәдинәгә булган яшь вакыттагы беренче саф мәхәббәт хисе, әлбәттә, сүрелде. Шулай да, Нуретдинның фронтта үтерелү хәбәрен ишеткәч, ул Мәдинәнең язмышы белән шактый кызыксынды, аны күрү теләге уянды. Ләкин моңарчыга хәтле авылга кайтуга һич тә уңайлы вакыт туры китерә алмаган иде.
Менә хәзер отпускысы бетәргә бары ике көн калды. Ә иртәгә коммуна членнарының кайберләре белән генә булса да, аерым-аерым сөйләшәсе бар. Каюм белән. Ул — шактый белемле һәм эшлекле. Ләкин аңарда вакыт-вакыт нәрсәдер җитми. Яисә нәрсәдер артыбрак китә шикелле. Аның белән икәүдән-икәү самими рәвештә фикер алышканда, әнә шушы җитешмәгән нәрсәнең беркадәр тутырылуы яисә артыбрак китә торган нәрсәнең беркадәр кителүе мөмкин. Реаль шартларга бәя биреп бетермәү һәм үз-үзенә артык ышаныч — менә нәрсә белән авырый булырга кирәк ул. Мәдинә белән дә иртәгә үк саубуллашып чыгарга кирәк. Шулай да ул начар якка үзгәрмәгән...
Фәтхи караңгы урам буйлап Ишмай өенә кайтып килгән чакта гел уйланып килде.
Нуретдинның үлгән хәбәрен ишеткән чакта, Фәтхи Мәдинәне шактый картайган, таушалып ямьсезләнгән кыяфәттә күз алдына китергән иде. Юкса нишләп ике ел буена кияүгә чыкмый торыр иде? Әмма Фәтхинең болай итеп уйлавы чынбарлыкта дөрес булып чыкмады. Мәдинә картаймаган да, таушалмаган да, матур күзле, кечкенә алсу авызлы, нык, зифа гәүдәле, гаять сөйкемле яшь хатынга әверелгән. Фәтхи үзенең бу турыдагы ялгышуына үзе дә сизмәстән чак кына шатланды һәм чак кына кайгырды. Сугыш һәм революция елларын кичергән, иреннән калып, ике ел тол көе яшәгән хәлдә аз гына бирешмәгән Мәдинәне моннан ун ел элек Фәтхи кеше булу ягыннан бөтенләй аңламаган, димәк. Ул чагында аларның трагедиясе «бүлмә кечкенә» булуда төенләнде. Хәзер Фәтхинең бүлмәсе кечкенә түгел һәм шулай ук Мәдинәне дә һичкем өйдән куып чыгарырга уйламый. Димәк, шартлар бөтенләй икенче. Ә тойгылар? Тойгылар да шулай ук. Моннан ун ел элек Фәтхинең йөрәгендә калган эзләрдән яктылык шәүләләре чагылып, йомшак кына дулкынлана иделәр.
Апрель урталарында Мостафаның каенагасы Мортаза һәм Кара Хәсән, ике ат белән шәһәргә барып, семьясы белән Әхмәтне һәм аның вак-төяк әйберләрен алып кайттылар.
Коммуна членнарының җыелышында Каюмның тәкъдиме буенча Әхмәтне Нәгыйм өенең бер як яртысына урнаштырырга карар бирелгән, һәм Нәгыйм дә моңар каршы килмәгән иде.
Шул арада Әхмәтнең кечкенә кызы кереп:
— Әткәй, су алып кайттык. Әйдә юын инде,— диде. Әхмәт чыгып китте. Каюм үгетләү тавышы белән:
— Коммуна зур сүз, иптәшләр. Сүз генә түгел, зур эш ул. Коммуна членнарының бер-беренә мөнәсәбәтләре үк башка булырга тиеш. Иң якын туганнарча мөнәсәбәт... Кешеләр йөкләр белән тузан ерып, кырык чакрым җир килгәннәр, ә без ал арга берничә чүмеч су да хәзерләп куя алмаганбыз. Шуңа да башыбыз яисә кешелегебез җитмәгән. Хурлык бит бу!.. Алар Каюм квартирасына бардылар. Анда Мәдинә дә утыра иде. Каюм Әхмәт белән Мәдинәне таныштырды.
— Иптәшнең исеме ничек?— диде Әхмәт.
— Мәдинә. Фамилиясе — Сабитова.
— Ә! Мәдинә иптәш сез буласыз икән... Фәтхи исемле егетне беләсез, әлбәттә. Слесарь, партия члены. Без китәр алдыннан квартирага килеп, сезгә бер бәләкәй төенчек бирде.
Мәдинә салкын гына тон белән:
— Рәхмәт инде алайса,— диде. Каюм:
— Яхшы, акыллы егет,— диде.— Чибәр генә сәяси белеме бар. Ләкин коммун төзүгә ул ни өчендер шикләнебрәк карый. Икенче көнне минем квартирага да килде. Бик озак бәхәсләштек. Ләкин китергән дәлилләре мине канәгатьләндермәде.
— Минем белән дә шул турыда ул байтак сөйләште,— диде Әхмәт.— Чыннан да, ул син әйткәнчә, коммуна эше барып чыгуга ышанып җитми. Материаль шартлар һәм кешеләрдәге психология әле коммунаны уңышлы итеп алып барырлык дәрәҗәгә килмәгән, фәлән-фәсмәтән дигән була.
— Кәрхәлдә революцион карый дип әйтеп булмый. Материаль шартлар тудыру һәм кешеләрнең психологиясен тәрбияләү коммуна рамкасында тизрәк һәм җиңелрәк эшләнәчәк.
Мәдинә китәргә кузгалды. Аны артык утырырга кыстамадылар.
Мәдинә төенчекне чишәргәме-чишмәскәме, дип бераз икеләнеп торгач, чишәргә булды. Кәгазьләр эченнән фиолет төсендә ефәк баш яулыгы һәм яулык эченнән хат чыкты.
Хатта мәхәббәт турында бер сүз дә булмау ни өчендер Мәдинәгә бик ошады. Ул аны тагын бер кабат ашыкмыйча,
бик дикъкать белән укыды. «Киткән вакытта сине күрә алмавыма бик борчылам»,— дигән сүзләрне укыганда, күзләренә яшь килде.
XI
Кигәвенле авылының чакрым ярым төньягында Сакмар елгасына якын Үрге әрәмәлек дигән урын җәй көннәрендә табигатьнең матурлыгы, балыклы күлләрнең күплеге белән генә түгел, бәлки монда җиләк-җимешнең муллыгы белән дә кешеләрне үзенә тарта. Бу урыннарда табигать төзү ягыннан төрлелек бирә алуда үзенең искиткеч осталыгын күрсәткән. Монда эчпошыргыч тигез бертөрлелек юк. Монда матур музыкага тартым кискен алмашлылык, төрлелек, матур гармония ярылып ята. Авылдан чыгып киткәч тә, тигез басуның сул ягы буйлап таба кырые төсле түбән төшеп киткән ялпак тау киртләч сузылып бара. Шушы төшенке киртләч Үрге әрәмәлеккә хәтле өзелми. Өске як басудан барган кешегә киртләчнең түбән ягы матур әкият даласы төсле булып күренә. Анда яшел хәтфә өстеннән, борылып-борылып, елышып барган көмеш елан төсле, Сакмар елгасы ага. Анда уннарча чакрымнарга сузылган хәтфә келәм күпертеп эшләнгән каралҗым яшел чәкәннәр төсле, күзләрне иркәли торган уй-дым-уйдым тубылгы болынлыклары күренә. Алар арасында ераклы-якынлы, зурлы-кечкенәле, әкиятләрдәге тылсымлы көзгеләр төсле, матур күлләр ялтырап ята. Шушы «әкият даласының» югары ягыннан тау киртләче буйлап тигез басудан чакрым ярым барганнан соң, киртләч кинәт уңга борыла, һәм синең алдыңда бөтенләй яңа күренеш ачыла. Монысы Үрге әрәмәлек дип атала. Аның алгы планындагы инеш буйлап уң якка таба куе үлән һәм биек камышлар белән кайма-ланган тезмә күлләр сузылып китә, ә инешнең аръягында дулкынланып торган төсле чиратланган, ялпак, шуның белән бергә биек булмаган күтәренке таучыкларны каплаган әрәмәлек — бәләкәй урманлык башлана. Кигәвенле авылына бара торган юл, шушы урында уңга борылып, әлеге инешне ике чакрым чамасы урап, Сакмарның югарыгы ягына китә, ә әрәмәгә бара торган юл, сукмак диярлек дәрәҗәдә кечерәеп, туп-туры инеш аркылы үтә.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Матур Туганда - 2
  • Части
  • Матур Туганда - 1
    Общее количество слов 4442
    Общее количество уникальных слов составляет 2143
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Матур Туганда - 2
    Общее количество слов 4426
    Общее количество уникальных слов составляет 2112
    36.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Матур Туганда - 3
    Общее количество слов 1110
    Общее количество уникальных слов составляет 713
    47.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    60.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов