Latin

Матур Туганда - 2

Общее количество слов 4426
Общее количество уникальных слов составляет 2112
36.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Коммуна кыштан ук үзенә Үрге әрәмәлек инешнең төньягындагы ялпак тауның көньяк итәген һәм өске ачык өлешендәге тигез җирне билгеләгән иде.
Монда апрель башыннан ук эш кайнап китте. Коммунаның бөтен ир членнары гына түгел, хатын-кызларның да һәммәсе диярлек бик зур дәрт белән эшкә катнаштылар. Егерме бишләп кеше, язгы матур һавада җырлап, көйләп, уен- көлке белән эшнең авырлыгын сизмиләр, бәлки, мондый күңелле күмәк эш яларга шактый зур шатлык һәм какшамаслык көч бирә иде.
Каюмның шатлыгы эченә сыймый. Иртәдән төш вакытларына хәтле ул шлея-камыт төзәтү, арба, күчәр юнәтү шикелле эшләр белән шөгыльләнә. Төштән соң әрәмәгә бара. Кичкә хәтле көрәк яисә китмән белән тал әрчи, җир йомшарта. Кешеләрнең күңелләрен күтәрерлек сүзләр сөйли. Аларның ашау-эчү хәлләре бик үк шәптән түгел. Иртәдән авылдан сөтләп чәй эчеп киләләр. Төш вакытында бәрәңге яисә тары ярмасы белән бәрәңге салып пешерелгән өйрә ашыйлар. Шулай да аштан зарланучы юк.
XII
Коммунарлар җыелышы. Крестьяннар язның коры килүенә зарланалар. Чәчүгә чыгарга әзерлек турында сөйләшәләр. Эш бүлешәләр. Бөтен нәрсәне бергәләп хәл итәләр. Игътибар итик: коммунаның председателе дә, аның ярдәмчесе дә, секретарь да, партия оешмасы җитәкчесе дә — бар да башкалар белән беррәттән эшләргә тиеш булалар. Шуңа күрә автор Нидият турында: «председатель сыйфаты белән», ди. Монда түрәләр дә, аларга буйсынган кешеләр дә юк. Җыелыштан кайткач, Мәдинә Фәтхигә хат яза. Менә ул хат:
«Фәтхи, сиңа чын күңелдән бик күп сәламнәр җибәрәм. Бик матур бүләк җибәргәнсең. Аның өчен сиңа бик зур рәхмәт. Хатыңны бик яратып һәм шатланып укыдым. Киткән вакытта күрешмичә китүеңә күңелем бик ярсыган иде. Ләкин синең хатыңдагы ягымлы җылылык йөрәгемне эретте, күңелемне йомшартып җибәрде. Әйтергә уңайсыз булса да әйтим: күзләремнән мөлдерәп яшьләр агып китте. Кәм син җибәргән кадерле бүләк — ефәк яулык белән күз яшьләремне сөртү миңа чиксез ләззәт, очсыз-кырыйсыз бәхетлелек тойгысы бирде. Инде коммуна турында берничә сүз: соңгы атнада огород өчен җир хәзерләү эшендә булдык. Ир белән хатыннар күмәк булып бергә эшләдек. Бигрәк тә күңелле бергә эшләве. Огородыбыз Үрге әрәмә дигән урында. Искиткеч матур җир. Каюм абзый әйтә: җәен шунда алачыклар, чатырлар корып торырбыз, ә бераз байый төшкәч, шунда ук һәйбәт йортлар салырбыз, ди. Чөнки зрә дә матур җир. Шәһәрдән килгән әлеге Әхмәт иптәш Каюм абзый белән икесе хатыннар белән бергә огородта эшләргә билгеләнделәр. Коммунага керүемә бик шатланам һәм читтә, шәһәрдә, аның белән кызыксыну-чан кешенең минем йөрәгемә якын булуы мине тагын да шатландыра. Бик кайнар хөрмәт белән: Мәдинә».




дәвам.
Хатны конвертлап, адресын язды һәм чынаяклар шкафының түбән тартмасына салып куйды. Чишенеп урынга ятканнан соң да ул көндезен огородта эшләү, кич җыелышта булуына карамастан, шактый озак йоклый алмады. «Отпуск вакытында кил, килми калма»,—дип язганда ничек булыр икән? Фәтхи моңар ничек карар иде? «Бу бик бәйләнчек хатын, нәкъ сагыз икән бу»,—- дип, начар уйлар идеме? Әллә югыйсә: «Болай кыска итеп чакыргач, чынлап ярата булырга кирәк, шулай булгач, бармыйча ярамый»,-— дип уйлар идеме икән? Теге вакытта ул һичшиксез мине яраткан иде, ләкин шуңар карамастан алып китәргә батырлык күрсәтә алмады. Бүлмә кечкенә булуны, әткәләре ягыннан җәнҗал күтәрел эчәкне уйлап чигенде. Ни әйтсәң дә, Фәтхи кыюсыз...
XIII
Бу бүлектә сыйнфый дошманнарның коммунарларга каршы һөҗүмгә әзерлекләре турында сөйләнә. Садыйк байның улы Әмирҗан кайта.
XIV—XV
Яңгыр һаман юк. Коммунарлар утырткан яшелчәгә суны чиләк белән ташып сибәләр. Водокачканы һаман эшләп бетерә алмыйлар әле. Бер якта җир сөрәләр, икенче якта карабодай чәчәләр... Эшнең шундый кызу вакытында Кидият белән Мостафаны шәһәргә — партия комитеты секретарена чакыралар. Коммуна җитәкчеләре эштән аерылганга зарлана-зарлана баралар. Алар анда ашыгыч рәвештә барып җитәргә тиешләр. Юл озын. Бүген чыгып, иртәгә генә барып җитәрлек.
Ьидият белән Мостафа иртән сәгать тугыз ярымда губком-га бардылар. Сәмигуллин эшли торган бүлмәдә техник секретарь гына бар иде.
— Сәмигуллин килмәдемени әле?— дип сорады Мостафа.
— Килде. Губком секретаре янында.
Утырдылар. Бер ярты сәгать вакыт үткәч, кызу-кызу адымнар белән Сәмигуллин керде. Болар исәнләштеләр. Сәмигуллин, китеп барышлый, кәгазьгә карамыйча гына:
— Беләм, беләм, чак кына көтегез, бюро утырышы,— диде дә чыгып китте. Болар тагын утырдылар. Бер ярты сәгать утырганнан соң, коридорга чыгып махорка төрделәр, һидият эч пошулы тавыш белән:
— Әйттем ич: шулай булыр,— диде.
— Ничек дип әйттең?
Тәмәке очларын почмакка ташлап, аяк оелаы соң, алар тагын кереп утырдылар.
Бүлмә тын. Секретарь яза да яза. «Протоколлар күчерә, ахрысы»,— дип, Нидиятнең күңеленә килеп китте. Бераз утыргач, ул:
— Минем тагын тәмәке тартасы килә,— дип, коридорга чыгып китте.
Ул тагын Мостафа янына кереп утырды. Теге егет һаман эндәшми-тынмый каләм белән кыштырдатып утыра.
Нидият, Мостафаның колагына иелә төшеп, акрын тавыш белән:
— Мин бу бәндәдән сорап карыйм әле, нәрсә дияр икән...— диде һәм, урыннан торып, үкчәләрен идәнгә тидермичә, аяк башлары белән генә баскан килеш, теге егетнең өстәле янына барды:
— Сез белмисезме, туганкай, безне нәрсәгә чакырып китерделәр икән?— диде.
Теге егет, яза торган җиреннән тукталып, башын чак кына күтәрде. Бер Нидияткә, бер Мостафага күз төшереп алганнан соң, үгетләгән төслерәк тавыш белән:
— Нәрсә соң син, койрыгы пешкән мәче төсле бер урында утыра алмыйча, әрле-бирле йөрисең? Чак кына көтеп утырырга мөмкиндер бит! Кешеләр көне буе бер урында эшләп утыралар, анда да эчләре пошмый. Нәрсәгә чакырганнар, имеш! Кирәк булганга чакырганнардыр. Кирәкмәсә чакырып тормаслар иде,— диде һәм, бернәрсә дә булмаган төсле, язуын дәвам иттерергә кереште. Һидият, бер сүз дәшмичә, кәефсезләнгән хәлдә Мостафа янына килеп утырды. Байтак вакыт тавышсыз-тынсыз утырганнан соң, Һидият Мостафаның колагына иелде. Бу юлы элеккеләренә караганда да акрынрак тавыш белән:
— Тәмәке тартырга чыгабызмы?— диде һәм, баягыча, аяк башларына басып, чыгып китте.
Ул чыккач, секретарь Мостафага карап сорау бирде:
— Теге кеше сезнең авылда кем булып эшли?
— Ул безнең коммунаның председателе.
— Шушы тупас кешедән башка председательлеккә рәтлерәк кеше таба аямадыгызмыни?
шасълн,...
Бик озак көттергәннән соң гына Сәмигуллин Һидият белән Мостафаны кабул итә һәм сыйнфый дошманнар белән көрәшү өчен мылтыклар биреп җибәрә.
XVI
Бу бүлектә дә авыл байларының, кулакларның һәм куштаннарның коммунага каршы мәкерле планнар коруы турында сөйләнә. Алар гает бәйрәмен үзләренчә үткәрергә әзерләнәләр.
XVII—XVIII—XI
Авылга җәйге каникулга укучы-студентлар кайтып төшә. Бу бәйрәмне алар да үзләренчә үткәрмәкче булалар. Җырчылар, биючеләр табалар, Каюм доклад әзерли. Кичәгә бик күп халык җыела. Ләкин байлар ягы да тик ятмый. Нәгыйм котыртуы буенча, Нокта Вәли исемле бандит концерттан кайтканда Мәдинәгә һөҗүм итә, аны яралый, ләкин җиңә алмый.
XX
Язның бик матур вакытлары килеп җитте. Фәтхи ял көнен өйдә үткәрергә булды. Аның хат язасы һәм укый башлаган бер китабын укып бетерәсе бар.
Беренче җөмләне яза башлаган гына иде, ишекне кагып тормый-нитми бүлмәгә Сәмигуллин үзенең техник секретаре белән икәүләп ялт итеп керделәр.
— Ташла, әйдә балыкка киттек,— диде Сәмигуллин.
Фәтхине күндерделәр.
Алар юк-барны сөйләшеп бара торгач, тимер юл күпере янына барып җиттеләр. Уралның түбән ягына таба бер ярты километр чамасы бардылар. Бу бик матур җир иде. Монда суның култыкланып эчкә кергән өлеше бик акрын ага, кырыйлары ямь-яшел чирәм.
Гыйльманов үзенең кармаклар бәйләменнән Сәмигуллин белән Фәтхигә икешәр кармак аерып бирде, үзенә өчне алды.

— Так себе, кирәксезгә чакырганнардыр дип. Кирәкле эш булганда неужели бер биш кенә минут сөйләшергә вакыт тапмас иде.
— Бюро утырышы диде ич.
— Биш кенә минут дим?
— Сиңа шулай да бит... Монда икенче төрле, һәр эшкә җитди карала.
— Ярар, икенче төрле булгач, көне буе көтеп утыр инде менә! Тәмәке очларын почмакка ташлап, аяк белән басканнан
соң, алар тагын кереп утырдылар.
Бүлмә тын. Секретарь яза да яза. «Протоколлар күчерә, ахрысы»,— дип, Кидиятнең күңеленә килеп китте. Бераз утыргач, ул:
— Минем тагын тәмәке тартасы килә,— дип, коридорга чыгып китте.

— Безгә бик ул хәтле тупас түгел төсле...
— Танымаган, кемлеген белмәгән кешене «бәндә» дип мыскыллы сүз белән атау сезнеңчә тупаслык түгелдер шул. Хәлбуки капиталистик системаның зәһәрле җимешләреннән берсе ул. Хәзер без капитализм агачын аудару белән бергә аның зәһәрле тамырларын да әрчергә тиешебез. Син ячейка секретаре булгач, моны аңларга тиеш идең. Хәлбу-
ячейка секретаре булгач, моны аңларга тиеш идең. ләлоу-ки син теге кешене «тупас түгел төсле» дип акларга мата- Сәмигуллин белән Фәтхи кармакларына, Гыйльманов әйткәнчә, селәүчәннәр утыртып, аларны суга җибәрделәр.
—- Күперне кара, күперне! — диде Сәмигуллин.— Ерактан ниндидер көяз күренә. Нечкә бармаклар белән чигелгән матур чәкән төсле һавада асылынып тора!
— Әйбәт күпер, сөйкемле күпер! — диде Фәтхи.— Нечкә бармаклар дигәннән күңелгә килде әле. Мин өйләнергә чамалап торам бит, Сәмигуллин. Синнән киңәш сорарга исәпләп йөридер идем. Менә хәзер уңай туры килде.
— Бик мәслихәт. Нигә өйләнмәскә? Әллә кайчан өйләнергә кирәк иде инде сиңа. Теге хатының бит ул хатын түгел, әллә нәрсә иде. Кайдан шул торгаш-спекулянт кызына килеп капкансың! Әнә, әнә, әнә чиртә! Тарт тизрәк!.. Куп! Ярый бу! Китер миңа. Алабуга бу. Йә, өйләнү мәсьәләсен сөйли идең. Ничек, кайдан, кемгә өйләнмәкче буласың? Фу, шайтан алгы-рысы! Тукта әле, сөйләми тор, минеке чиртә башлады,,. Ии, селәүчәнне сыпырткан. Йә, сөйлә инде хәзер.
— Мәсьәлә болай: мин бервакыт, моннан ун ел элек...
— Әй, әй, әй! Әнә чиртә ич! Тизрәк тарт.
— Менә шул вакытта...
— Кайсы вакытта?
— Моннан ун ел элек...
— Хәзер инде минеке тамырга эләкте!
Фәтхи Сәмигуллинга үзенең өйләнү планын сөйли алмады да сөйли алмады. Чөнки сөйләргә дип авызын гына ачтымы, йә берсенең калкавычы күз кыса башлый, йә икен-чесенеке.
Төш вакыты җитәр алдыннан:
— Әйдә, кайтабыз,— диде Сәмигуллин.— Мин нихәтле дәрт белән синең әлеге өйләнү мәсьәләсен тыңларга телим, юк, булмый бит, булмый да булмый! Нишләтәсең? Ярар инде, миңа керерсең, шунда иркенләп сөйләшербез.
Кич белән ул Сәмигуллинга барып кергәч тә:
— Иртәнчәк син миннән: өйләнергә уйлаган кешең кем? Хатынмы, кызмы, эшчеме, крестьянмы яисә прочиймы? — дип сораган идең бит. Менә минем өйләнергә уйлап йөргән кешем, әлеге вакыйгада яраланган хатын турында сөйләдем бит — шушы үзе инде.
Фәтхи унсигез яшендә чагында Мәдинәне үлеп яратканлыгын һәм үзенең яшьлек тәҗрибәсезлеге аркасында бик көенечле хәлдә Мәдинәдән ераклашуын сөйләде. Шуннан соң ун ел үткәч кенә, бу ел язның башында аның белән яңадан очрашуларын, хат алышуларын вак-төяк тәфсиленә кадәр сөйләде.
— Әгәр кызыксынсагыз, хатны да күрсәтергә мөмкин,— диде ул.
Сәмигуллин хатны ул бик җитди чырай белән һәм шактый озак укыды. Укып бетергәч, чыраенда шундый ук җитдилек сакланган хәлдә әйтте:
— Бу хат миңа бик ошады, дускай, акыллы язылган, җылылыгы да җитәрлек. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы бар. Ул якны исәпкә алганда, синең аңар өйләнүең мәслихәт күренми.
Фәтхи Сәмигуллинның нәрсә әйтергә уйлаганын сизенде:
— Әйт, нәрсә ул? — диде.
— Бик әһәмиятле момент ул. Мәсәлән, сез үзара тормыш гармониясе төзү белән бер үк вакытта хезмәт гармониясен бозмыйсызмы соң? Әнә ул үзенең хатында: коммунага керүемә шатланам, ди. Кәм коммунаның эшләре турында бик дәртләнеп яза. Син аны монда шәһәргә алып килсәң, ул сиңа, дөресрәге икегезгә, аш пешереп, кер юып торырга мәҗбүр булачак. Авылда үскән, авылда яшәгән бер хатын, ул эшләрне дә бик шәп итеп эшли торгандыр, дип уйлап булмый. Эшкә, хезмәткә керү мәсьәләсе дә, квалификация булмаганда җайлы ук булмас. Ике арадагы тигезлеккә уңайсызлык китерер. Ә син үзең, авылга барып, иген эшен эшләп тора алмыйсың, син аңар хәзерләнмәгән.
— Аны мин җәй көне эшеннән аермыйча, үземнең отпускы вакытында анда барып торам. Ә кыш көне аны монда алып киләм, аш пешерүне ул кирәгенчә рәтли алмас дип мин уйламыйм. Сәләтле кеше ул. Булдырыр ул аны. Шәһәрдә калсам, хатынны укытырга, аннан эшкә тартырга мөмкин
булачак.
— Бу акыл бу, Фәтхи. Уйлап та торма, туганкай, тәвәккәлли генә бир, мин сиңа чын дусларча әйтәм.
XXI
Кичкырын Мәдинәнең өенә фельдшер белән врач килеп керделәр. Врач башлап Мәдинәнең яңагын карады. Зарарлы әйбер тапмады. Аннан соң фельдшер бармактагы марляны сүтеп ташлады. Тезне карадылар.
Фельдшер белән врач чыгып киткәннәр генә иде, авыл исполнителе Фәррах Мәдинәгә хат кертеп бирде. Ул беркадәр дулкынланган хәлдә хатны укырга кереште:
«Мәдинә дус, бүген ял көне булудан файдаланып, иртәнчәк сиңа бик сагынулы хат язарга утырган идем. Ике иптәш килеп, үземне көчләп алып киткән төсле, Урал буена балык тотарга дип алып киттеләр. Аның берсе үзебезнең губком янындагы татбашбюроның җаваплы секретаре Сәмигуллин, икенчесе аның ярдәмчесе — техник секретаре. Урал буенда булган хәлләрне хәзергә мин сиңа язмыйм. Мин Урал буеннан кайтуга, Хәйбул абзый Шихрай мине көтеп тора иде. Мин аңардан сездә булып үткән зур вакыйга турындагы хәбәрне ишеттем. Бу вакыйгада мине нык дулкынландырган нәрсә — синең бик зур батырлык күрсәтүең, тимер белән коралланган бандитка каршы, әлеге Сәмигуллин иптәшнең сүзләре белән әйткәндә, яшь ана арыслан төсле, бирешмичә көрәшүең. Хәйбул абзыйның фельдшердан ишетеп әйтүенә караганда, синең яраларың куркынычлы түгел икән, мин моңар чиксез шатланам. Көндез (сезнең вакыйганы ишет-мәстән элек) Сәмигуллин белән вәгъдәләшүебез буенча кич белән мин аның квартирасына бардым. Әлеге сезнең вакыйганы сөйләдем һәм, шул уңайдан, моннан ун ел элек синең белән икебезнең арада булган кыска мәхәббәт вакыйгасын һәм бу соңгы командировкам вакытында синең белән яңадан очрашуыбызны аңлаттым. Чөнки ул миңа бик якын дус, иптәш. Бу соңгыларны мин аңар көндез Урал буенда балык тоткан вакытта ук сөйләмәкче булган идем, ләкин балыкларның бик еш чиртүләре һәм шул арада әле-дән-әле кармакларның тамырга эләгүләре моңар комачаулады. Сүз арасында монысын да әйтергә кирәк: кармак белән балык тоту бик бәрәкәтсез эш дигән карарга килдек. Аның белән күбесенчә өйләнмәгән яисә минем шикелле тол кешеләр генә шөгыльләнәләр икән. Шушы бәрәкәтсез кәсепкә бирелеп китү куркынычыннан котылу өчен Сәмигуллин миңа да өйләнергә киңәш бирә. Беренче баруда бик биздем бизүен. Ләкин Сәмигуллин әйтә: ул беренче баруда гына шулай кызыксыз тоела икән. Икенче, өченчеләрендә кеше башы-аягы белән шуңар чумып китәргә мөмкин. Бигрәк тә хатынсыз кешеләр өчен ул куркыныч зур, ди. Ул моны, әлбәттә, үзенә якын булган тәҗрибәдән чыгып сөйли. Синең өчен моның әһәмияте дә, кызыгы да юктыр, әлбәттә. Тик әле сүз уңае белән әйтеп китәргә туры килде. Шулай Сәми-гуллиннан мин бернәрсә дә яшермәдем. Сине яратуымны әйтү генә түгел, хәтта синең рөхсәтеңнән башка ук, миңа язган хатыңны да күрсәттем. Чөнки югарыда әйткәнчә, ул миңа якын дус һәм шуның өстенә партиянең ышанычлы кешесе, монысы минем өчен бигрәк тә кыйммәтле. Ул миңа һичбер вакытта начар киңәш бирәчәк түгел. Мин аны белеп торам. Ул синең хатың турында болай диде: «Акыллы язылган, җылылыгы да җитәрлек, җәмәгатьчелек тамырлары да бик нык сизелеп тора».
Ул бу соңгыларны синең коммуна эшенә бирелүеңә карап әйткән булыр. Һәм болай дип өстәде: «Яхшы хатын өчен кирәк булган төп сыйфатларны бу хатта беркадәр күреп була»,— диде. Якын иптәшнең синең турыда мондый фикер әйтүе мине бик шатландырды, Мәдинә. Мин аның белән саубуллашып чыгып киткән чакта, миңа болай диде: «Хат язганда Мәдинә иптәшкә миннән дә хөрмәт белдерүемне һәм батырлык күрсәтүе белән котлавымны яз». Менә мин аңардан кайткач та үземнең бүлмәмдә сиңа хат язарга утырдым һәм шушы югарыдагыларны яздым. Тагы ни языйм икән? Чын күңелдән тизрәк сәламәтләнеп җитүеңне телим. Оныта язганмын икән: бер айдан отпускы алам. Шулвакыт күрешәбез, димәк. Читтә чын күңелдән сине якын дус күрүче, кайнар йөрәк белән сөюче кешең барлыкны исеңнән чыгарма, яме! Маңгаеңнан һәм күзләреңнән үбеп: Фәтхи».
Фәтхинең беренче хатында мәхәббәт турында бер сүз дә булмау Мәдинәгә нихәтле ошаган булса, монысында сөю дигән сүзнең булуы аннан да артыграк ошады. Хатны бер кат укыгач та ул, йөзен куллары белән каплаган килеш, байтак вакыт уйланып торды. Анда ачыктан-ачык сөю турында әйтелү белән бергә, әйләнмәлерәк рәвештә булса да, хәтта өйләнү турында да әйтелгән. Ә андый мәсьәлә турында Фәтхи ашыгып язса, аның нинди коммунист, нинди организатор һәм нинди пропагандист булуы мөмкин иде! Мәдинә шулар-ны уйлап-уйлап торгач: «Озак җавап язмау һәм аның өчен акланып маташмау белән бик яхшы иткәнсең, җаным Фәтхи...» — диде дә хатны күзләренә каплады.
XXII
Бу бүлектә авылның алдынгы кешеләре җинаять эшенең төбенә төшәргә тырышалар. Җинаятьне оештыруда Нәгыйм гаепле булырга тиеш дип шикләнәләр. Аны җыелышта партиядән чыгаралар, ләкин коммунада калдыралар.
XXIII
Үрге Кигәвенле ягыннан, чыбык тарантаска утырып, вол-ком секретаре Жуков килеп чыкты.
— Менә нәрсә, иптәшләр, — диде Жуков.— Верхнеуральск ягында оешкан Охранюк бандаларының кайбер отрядлары бу якларга таба хәрәкәт итү турында хәбәр бар. һәр ихтималга каршы винтовкаларыгызны ышанычлы җирдә чистартылган, майланган көе әзер тотарга кирәк. Алар, унбиш-егерме кешелек аерым отрядларга бүленеп, кинәт һөҗүмнәр ясау тактикасын тоталар икән. Һәр сәгать, һәр минут әзер булып торырга кирәк. Бигрәк тә төннәрен берәр кеше каравылда тору кирәк булыр.
Жуков саубуллашып китте. Мостафалар күл буена, учак корылган җиргә төшке аш ангарга төштеләр. Якын басудагы пар сөрүчеләр да килгән иделәр. Кәбестә кыючы, чөгендер утаучы хатын-кызлар да җыйналдылар,
— Иптәшләр, — диде Мостафа,— ашап беткәч бер биш кенә минутка алачыклар янына барыйк әле. Кыска гына киңәш бар.
Партия членнары алачык янына җыйналып, чирәм өстенә утырышкач, Мостафа Жуковның әйткән сүзләрен аларга аермачык сөйләде.
— Аннан соң менә нәрсә минем күңелгә килә,— диде Мостафа,— хәзер һавалар эсселәнә башлады инде. Безгә җәй көне, гомумән, монда күчеп тору уңайлы. Безнең һәммә басуларыбыз, авылга караганда, бирегә якынрак. Моның бер яктан эш өчен уңайлыгы булса, икенче яктан дошманнан саклану өчен дә һичшиксез бу урынның уңайлыгы бар. Әгәр без бу мәсьәләне күчәргә кирәк дигән формада чишсәк, алачыклар эшләү өчен иртәгәдән үк тагын берничә кеше билгеләргә кирәк.
Алачыкны эшләү өчен Мостафага өстәмә итеп Халикъ белән Ишмай һәм яшьләрдән Габделхәйне билгеләделәр.
ХХ1Ү—ХХҮ
Мәдинә Фәтхигә җавап хаты яза. Монысын Сәмигуллинга күрсәтмә, ди. Нәгыйм җыелыштан борчылып кайта. Нокта Вәлине үтергәндә Мәдинәне исән калдыруына үкенә.
XXVI
Коммуна членнарының, көтүче Сафи белән Нәгыймнән башка, һәммәсе Үрге әрәмәгә, «алачыклар авылына» күчтеләр. Сафи күчмәде, чөнки мал-туарын ябарга урын әзерләнмәгән иде. Нәгыйм дә күчмәде. Алар Миңсылу белән йөреп эшләргә булдылар.
Күченү, урнашу дигән әйбердә, гомумән, үзалдына азмы-күпме бер яңалык, күңеллелек булды. Табигатьнең матур булып балкыган урыннарында бу бигрәк тә ачык һәм үткер хис ителә. Монда аерым-аерым семьяларның матур гына, җыйнак кына итеп читәннән эшләнгән һәм түбәләре камыш белән ябылган алачыкларга урнашулары чыннан да бик күңелле булды.
Коммуна членнарының күңелләре күтәренке иде. Азыклары яңага хәтле җитәрлек. Эш хайваннары да, губземотделдан бурыч итеп алган үгезләр белән бергә, яхшы гына канәгатьләндерәләр. Азыклык хайваннар күп булмаса да бар. Печән һәм урак өсләрендә бер тана, ике-өч сарык суярга чамалап торалар. Нәгыйм белән Миңсылуның беркадәр буташтырьш маташуларын искә алмаганда, эш турында үзара: мин күп эшлим дә, син аз эшлисең, дигән шикелле бер-береннән ризасызлык күрсәтүләр булганы юк. Ир, хатын, һәммәсе рухланып, шат күңел белән көчләрен аямыйча эшлиләр. Унике семьяга — унбер сыерлары (бары Сафиның гына сыеры юк); катык-сөт җитә. Чәй янына еш-еш кына каймак, май да куела. Кыскасы, хәзергә кадәр эштән дә, тәртиптән дә зарланган кеше юк.
Ләкин соңгы бер-ике атна эчендә һәммәсенең күңелләрен бер әйбер борчый: яңгырсызлык. Сабан ашлыгы чәчелгәнчегә хәтле дә рәтле яңгыр булмады. Чәчелгәннән соң да булганы юк. Кич белән эштән кайтуга инде ике зур казан астында — берсе чәйгә, икенчесе уха пешерергә — гөрләп утлар яна.
Кешеләрдә кайгы, өметсезлек әсәре күренми. Уйнап-көлеп, чыр-чу килеп, ду күчерәләр...
XXVIII
Сәгать уникенче ярты. Фәтхи Сәмигуллин бүлмәсенә керде. Сәмигуллин юк. Анда биш-алты кеше, аны көтеп булырга кирәк, тик кенә утыралар. Гыйльманов үз эшенә чумган, аларга илтифат итмичә язып утыра.
Теге көтеп утыручы кешеләр (авылдан килгәнлекләре кыяфәтләреннән күренеп тора иде), Гыйльмановның бик бирелеп эшкә чумганлыгын исәпкә алып булырга кирәк, тыннарын да мөмкин кадәр кысып, акрынрак чыгарырга тырыша иделәр, күрәсең, чөнки үпкәләргә җыйнала барган сулышлар, вакыт-вакыт берьюлы күпләп чыгу аркасында, нык кына мышнап җибәрүләре рәвешендә килеп чыга иделәр. Тик стенадагы сәгать маятнигы гына, салкын канлылык саклап, үзенең ритмын бозмыйча, тип-тигез текелдәп тора иде. Фәтхигә Сәмигуллинны көтәргә кирәк, көтмичә ярамый. Ул тәмәке төреп кабызды.
— Төрмисеңме, Гыйльманов? Чак кына ял итеп ал,— диде. Гыйльманов тагын аңар карамыйча гына:
— Юк, төрмим,— диде.
Фәтхи, тәмәкесен тартып бетергәч, тәрәзәгә карап:
— Их, һаваның матурлыгын белсә идең, Гыйльманов! һичбер тузан әсәре юк, салам да селкенми хәтта,— диде.
Гыйльманов моны бөтенләй ишетмәмешкә салынды. Бер-ике сүз белән генә булса да җавап бирәсе урында, юри иткән төсле, каләмен тагын да йөгерекләндерә төшеп, кәгазьне тагын да шәфкатьсезрәк кыштырдатырга кереште.
Ә Сәмигуллин һаман юк та юк. Ул эче пошканнан, сүз югыннан сүз булсын өчен, һәм дә Гыйльманов нәрсә әйтер икән дип, үз-үзенә сөйләгән рәвештә:
— Ничек тә тагын да бер балыкка барасы иде,— диде. Фәтхи шулай гына дигән иде, Гыйльманов эреде дә төште
һәм күпереп тә китте:
— Әйдә, киттекме хәзер? — дип, ул кычкырып җибәрүгә якын бер тавыш белән Фәтхидән сорады һәм, җавап та көтмичә, каләмен сөртергә үк кереште.— Барабыз, бетте-китте. Мин хәзер чәй китертәм, бер-икешәр стакан күмәчләп чәй эчәбез. Аныңча Сәмигуллин да килер. Аның белән сөйләшеп алырсыз. Шуннан безгә китәргә дә вакыт була яза. Чөнки аның сине ни өчендер балык тотарга бик өйрәтәсе килә. Билгеле инде, үз файдасын күзәтә булыр. Янәсе, үзе белән йөрергә солидный иптәш әзерли. Белмәгән кеше белән йөрергә, үзең беләсең, бик күңелле түгел бит. Сиңа, әлбәттә, өйрәнмичә ярамый. Их, беркөн сез Сәмигуллин белән китеп кенә барган идегез. Башланды хикмәтләр! Өзлексез чиртә дә тора инде менә, билләһи әгәр.
— Күп тоттыгызмы соң?
— Юк, ул хәтле тотмадым тотуын. Өчне менә бу бармактан да зурракларны эләктердем. Ләкин бит хикмәт аның күп тотуында түгел. Бөтен хикмәт аның чиртүендә, иптәшкәй, тик әле күп кешеләр аны аңлап җиткермиләр.
Фәтхи губком ишегалдындагы бакчага чыгып утырды. Теге кешенең кыланышы аңа көлке дә, кызганыч та тоела иде. Бакчаның икенче ягындагы эскәмиядә өч кеше кызу-кызу сөйләшеп утыралар. Ара-тирә көлешеп куялар. Тыш кыяфәтләре белән районнардагы җаваплы хезмәтчеләрне хәтерләтәләр. Бакчаның кайсы ягы беләндер кызыксынган -лыклары күренә. Хәлбуки Фәтхи үземдә ул бакча һәм йорт турында вакыт-вакыт уйлаштыра. Йорт бер генә катлы. Ләкин үзенең архитектура стиленең матурлыгы, нечкәлеге белән шәһәрдәге иң матур йортлар арасында беренче урынны тота дип әйтергә мөмкин. Өйнең эчке бүлмәләрендәге бөтен ишекләр орнаментлаштырылып көрән төстәге имәннән эшләнгән; түшәмнәрдә уңмый торган кыйммәтле путал каймалар белән уратылып, художестволы табигать күренешләре сурәтләнгән. Зур ишегалдының бер ягы зәңгәрсу кара бронза рәшәткәләр белән киртәләнеп, матур бакча эшләнгән. Бакчаның уртасында, зур түгәрәк фонтан күлендә, мәрмәр бала-фәрештә скульптурасы курай аркылы югары су пошкыртып тора (хәзер ял итә иде).
Фәтхи бүлмәгә керде. Теге кешеләр Сәмигуллин өстәлен камап алганнар. Фәтхи аның янына барып утырды һәм әйтте:
— Менә нәрсә, Сәмигуллин: син беркөнне миңа отпуск алып бирәм дигән идең. Менә хәзер мин синнән сорыйм. Шул эшне эшлә син. Чөнки мин хәзер авылга китәргә уйлыйм.
— Хәзергә җибәрә алмыйбыз. Мин иртәгә Шарлицкий районга китәм. Иртәгәдән соң монда занятиегә киләсең. Ике атналар чамасы мин анда булырмын. Менә сиңа өстәл тартмасы ачкычлары.
XXIX
Бу бүлектә Хөснулла Нәгыйм өенә килә. Алар, Садыйк бай алтыннарын табып, үзара бүлешү турында план коралар. Ләкин Нәгыймнең табачак байлыкны иясенә генә түгел, Хөснуллага да бирәсе килми.
XXX
Водокачканың насосы һич канәгатьләнерлек эшләми. Ь.и-дияткә слесарь китертүне йөкләделәр. Слесарь бер дә уйламаган нәрсә ачты.
— Юри ватканнар,— диде карт слесарь.
Кешеләр, елмайган килеш, аптырап бер-беренә карадылар.
— Менә әйттем ич,— диде Әхмәт,— тегендәге сторож бер ат белән әйләндереп шанны тутыру бер сәгатькә дә бармый дигән иде. Ә без, ике ат йөртеп, көне буе көчкә-көчкә ике шан тутырабыз.
Икенче көн иртәнчәк Һидият насосны шәһәргә алып китте.
Төшке аштан соң Мостафа берничә кешегә бер сәгать чамасы вакыт винтовка куллану рәтләрен өйрәтеп шөгыльләнде. Монда Каюм белән Мәдинә дә бар иде.
Нәсимә өйрәтү эшенә катнашмый чыдый алмады:
— Син, Мостафа, Мәдинәне әйбәт кенә өйрәт, ул бәгырькәем, буш кул белән Нокта Вәлигә бирешмәгәнне, кулында винтовка булгач, теләсә нинди бандитыңны тәгәрәтә алыр,— диде.
— Дөрес, дөрес, Нәсимә түти,— диде Мостафа. Каюм өстәп куйды:
— Нәсимә җиңги кайчагында бик дөрес сүзләр дә әйтеп куя.
Ул Халикътан ун яшьләр кече. Төскә-башка хәзер дә әле зарарсыз. Хатын-кыз өчен булган урта буйдан бераз озынчарак һәм буена күрә гәүдә тазалыгы да җитәрлек. Эре ак йөзле, кара зур күзле, борын очы чак кына югары күтәрелгән. Нечкә иреннәре бәлешләнебрәк тора, ләкин ямьсез түгел. Күз төбендәге җыерчыкларга якыннанрак караганда, аңар утыз биш яшьләрдән артык бирерлек түгел. Аның сүз һәм кыланышларында хисапсыз каршылыклар булу белән бергә табигатендә үзалдына шактый уңай яклар да юк түгел. Мәсәлән, Халикъны үзе тел белән чиксез каты үртәгән хәлдә, башка
294
кешеләрнең Халикъка тел тидерүләренә аз гына да түземлелек күрсәтә алмый, үлгәнче тиргәшергә әзер тора. Аның соңгы көннәрдәге кыланышы да Каюм көткәндәгенең бөтенләй киресе булып чыкты. Ак бандитларның башка җирләрдә дә һөҗүмнәр ясаячаклары турында хәбәрләр ачыктан-ачык сөйләнә башлагач: «Нәсимә котырыныр инде. Үзенең дә коты алыныр, башкаларны да паникага төшерер»,— дип, Каюм эченнән уйлаган иде. Ләкин Каюмның гаҗәпләнүенә каршы, Нәсимә котырынмады да, паникага да төшмәде. Шушы эшләрне электән үк белгән төсле, бу хәбәрләрне Нәсимә бер дә исе китмичә салкын кан белән каршылады. Мостафаны үтеп барган җиреннән туктатып:
— Кара әле, Мостафа, Мәдинә белән Гөлбануны да винтовкага өйрәтәсең дип ишеттем. Гөлбану ул бала-чага, нишләр икән? Булмаса, Мәдинә белән үземне генә өйрәт. Чуртаннар, Ишмайлар хәтле генә ата алырмын, Алла боерса.
XXXI
Шәриф Камал сыйнфый дошманнар турында сөйләвен дәвам итә. Хөснулла Садыйк байны күрергә дип шәһәргә килә. Сүз Садыйк өендә дә әлеге алтын-көмеш турында бара. Хөснулла белән Садыйк бай бу байлыкны коммунарлар яшергән дип уйлыйлар. Шымчылары Нәгыйм ярдәмендә аны кулга төшермәкче булалар. Ләкин байлык табылгач, Нәгыймне өлешкә кертмичә, икесе генә бүләргә ниятлиләр. Шул ук вакытта бер-берсеннән шикләнәләр дә.
XXXII
Әхмәткә шәһәрдә ике көн торырга туры килде. Башта ул мастерскойга Фәтхине дә алып барды. Фәтхи, насосны караштырганнан соң, мастерскойның заведующие белән җайлап кына сөйләште, әлеге насосның төзәтелеп эшкә ашырылу мәсьәләсе белән губкомның да кызыксынганлыгын аңлатып куйды.
Әхмәт ике көн мастерскойдан ашарга, эчәргә генә чыгып керде. Бөтен вакытын диярлек шунда үткәрде. Шулай итеп, ул китүенә өч тәүлек тулмас борын насосны Үрге әрәмәгә алып кайтты. Насосны илтеп үз урынына төшергәннән соң, Әхмәт тиз арада балык өйрәсе ашады. Ашаган арада янына җыйналган иптәшләренә кыскача шәһәр хәлләрен сөйләш-тергәләде.
Алар, өчәү (Каюм белән Мостафа Әхмәткә булышып тордылар) бер сәгать чамасы вакыт эчендә насосны урнаштырып, бер яктан күлгә барып төшкән трубаны, икенче яктан шангасу коя торган трубаны насоска беркеттеләр. Атлар привод тирәсен ике тапкыр әйләнгән иделәр, югарыдан гөрләгән тавыш^килә башлады.
— Йә әле, Габделхәй, бер атны ычкындырып ал,— диде Әхмәт.
Бер генә ат та шулай ук диярлек җиңел йөреп китте. Моңар тагын да шатландылар. Бер сәгать вакыт үтмәгәндер, биш йөз чиләкле шан тулып ташып та китте.
— Юләрлек эшләгәнбез,— диде Нәгыйм,— башта ук Иван Иванычка күрсәтәсебез калган.
— Техниканың рәтен белмәвебез һәм шуның өстәвенә сиңа ышануыбыз аркасында харап булганбыз шул. Син бит гел: «Аның көче шулай гына, мин аларның рәтләрен беләм»,— дип, безнең башны әйләндереп тордың,— диде Мостафа.
«Үзем бозганны төзәтергә киңәш биреп торырга әллә юләр дип белдеңме?»— дип, эченнән уйлады Нәгыйм.
Кичке аштан соң коммуна членнары Нидият тора торган зур алачыкка киңәшкә җыелдылар.
Аш пешерү эшендә булган Нәсимә белән Хәмидәдән һәм кичке каравылда тору эшенә катнашучы Мәдинә белән Гөлбанудан башка (огородны утау эше дә аларга йөкләнде) хатын-кызларның һәммәсе тары утауга билгеләнделәр. Пар күтәрү эше бетеп бара иде инде. Анда ике генә кеше калдырылып, башка ирләрнең һәммәсе печән чабу эшенә билгеләнделәр. Киңәшмә бетеп бара иде инде, алачыкның тышында:
— Әй! Кемнәр бар анда?— дип кычкырган тавыш ишетелде.
Шихрай, ат өстеннән төшеп, эчкә керде.
— Егетләр, болай ярамый бит! Дошман килеп чыкса, сезне ялан кул белән тотып ала бит! Сакта тору дигән нәрсә бармы, юкмы сездә?— диде Шихрай
Мостафа Нидияттән сорады:
— Чират кемдә соң бүген?
— Бүген Шихрайда иде,— диде Һидият.
— Соң инде, ул булмагач, аның артыннан кем, шуңар әйтәсең калган.
Ьидият читәнгә кыстырган җирдән бер кәгазь кисәге алды да лампага якын китереп карагач:
— Шихрай артыннан Мәдинәнең чираты,— диде. Мәдинә тиз генә торып чыгарга омтылган иде, Шихрай
аны туктатты:
— Чак кына тукта әле. Эш болай... Григорьевкага әле яңарак кына унбишләп атлы килеп кергән. Григорьевкадан алар безнең авылга, аннан, мөгаен, монда киләчәкләр.
Димәк, куркыныч борын төбендә. Кешеләр тиз арада үз алачыкларына таралдылар һәм винтовкаларын алып чыктылар, тавышсыз-тынсыз гына барып, таучык буена сузылдылар. Юлларда адәм заты күренмәгәч, кешеләр бер урынгарак җыелдылар.
— Бер командир кирәк, егетләр,— диде Халикъ. Шихрай җавап бирде:
— Менә ячейка секретаре инде безнең командир! Башка тагын нинди командир сиңа?..
— Менә нәрсә, иптәшләр,— диде Мостафа,— йокысы кил-мәгәнрәк берәр иптәшне монда калдырып, башкаларыбыз тегендә кайтып йокларга мөмкин. Бүген монда килмәүләре дә ихтимал. Киләләр икән, юллар ерактан ук күренә ич, монда калган иптәш барып уятыр. Кирәгенчә каршыларбыз.
Бу фикерне мәслихәт таптылар. Комсомолецлар постта үзләре калырга тәкъдим ясадылар.
— Юк инде, иптәшкәйләр, мин үз чиратымны берегезгә дә бирмим,— диде Мәдинә.
— Командир нәрсә әйтер,— диде Халикъ,— аның сүзе закон булырга тиеш.
Мостафа кыска гына итеп мәсьәләне чиште:
— Мәдинә чиратын бирергә теләми икән, без аңар каршы килмик. Юкса аңар ышанмау төсле бернәрсә аңлашырга мөмкин. Хәлбуки без аңар ышанабыз.
Кешеләр китеп бардылар.
Төн уртасы. Төнге тынлыкны бары өзлексез зерелдәгән чикерткә тавышлары арасында күл бакаларының бакылдашулары һәм ерак-ераклардан ара-тирә авыл этләре өргән тавышлар ишетелгәләп тора. Ай һаман да бер күренеп, бер яшеренеп, качышлы уйнаган балалар төсле кылана. Яңгырсыз сыек болытлар агалар да агалар. Яңгырларын да китерсеннәр иде. Шулай да күңелле. Ячейка секретаре: «Мәдинәгә ышанабыз»,— ди. Авыл советы председателе Шихрай да моңар каршы килми. Коллектив берсүзсез моңа кушыла. Менә-менә дошман һөҗүм итә дигән куркыныч астында торган чагында аңар коллективның язмышы ышанып тапшырыла. Чиксез зур бәхет ич бу! Бу бәхетне якыннан уртаклашырга шәһәрдәге дус та монда булса икән.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Матур Туганда - 3
  • Части
  • Матур Туганда - 1
    Общее количество слов 4442
    Общее количество уникальных слов составляет 2143
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Матур Туганда - 2
    Общее количество слов 4426
    Общее количество уникальных слов составляет 2112
    36.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Матур Туганда - 3
    Общее количество слов 1110
    Общее количество уникальных слов составляет 713
    47.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    60.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов