Latin

Татарның Чын Тарихы - 15

Total number of words is 4009
Total number of unique words is 1727
31.3 of words are in the 2000 most common words
44.8 of words are in the 5000 most common words
52.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Ярославның II улы – булачак Александр Невский. Ләкин ул беркайчан да «Невский» була алмаган булырга тиеш, чөнки ул озак еллар (1238 – 1250 ее.) Сарайда әманәт булып яши (В.Белинский. «Страна Моксель»). Димәк, Александр Невскийның легендар тарихы – соңрак уйлап чыгарылган уйдырма гына. Бу турыда шуннан да белә алабыз, 1246 – 47 елларда татар империясендә булган Рим Папасы илчесе Плано – Карпини болай дип язып куйган: «Батый янында без Ярославның улын очраттык». Ә менә кайсы улын? Илче исемен язмаган. Ә бит Ярославның улы – Александр гына түгел. 1238 елда иң олысы Андрейга инде 28 яшь була. Җитмәсә, Андрейның да, башка туганнарының да әманәт булып Бату Урдасында яшәмәгәнлекләре тарихта мәгълүм кебек. Ә менә Александр яшәгән. Чөнки аның Бату улы Сартакның туганлашкан дусты (андасы) булганлыгы, Батуның аны асрарга алганлыгы һәм Сартак белән Александрның бергә уйнап үскәнлеге билгеле. Бу турыда К.Бегалин болай яза: Бату вафат булгач Урдага аның асрамага алган улы Александр (Невский) да килә.
Татарларда булган мондый йола турында Л.Гумилев болай сөйли: «Малайлар яки үсмерләр арасында шундый тәэсирле бер гадәт булган: алар бер-беренә бүләкләр бирешкәннәр. Аннан соң үз кулларын кисеп, бер савыттагы сөткә каннарын агызганнар, һәм шуны нәүбәтләп эчкәннәр. Шуннан соң алар ахирәт дуслар дип аталганнар. Андый дуслар – андалар туганнан – туганнардан да якынрак булганнар, бер-берен бервакытта да ташламаганнар, үлем куркынычы астында бер - беренә ярдәм иткәннәр» (Л.Н. Гумилев «В поисках...», стр. 132-133.)
Бату ханның 1208 елда туганлыгы билгеле. Димәк аның улы Сартак 1228 – 1233 елларда туган булырга тиеш иде. Ягъни без Сартакның туган елын уртача 1230 ел дип ала алабыз, чөнки аларның яшьләре бер-беренекеннән күпкә аерылыра тиеш түгел иде.
Икенче яктан караганда, 1253 елларда Сартакка 20 – 23 яшьләп булгандыр, чөнки атасы аны 16 - 19 яшьләр тирәсендә генә аерып чыгарырга тиеш булган булыр иде. Сартакны Бату чыннан да 1249 - 50 елларда Олыс биреп аерып чыгарган булган, бу турыда 1253 елның августында Алтын Урдада булып киткән Вильгельм де Рубрук язып калдырган. Ул вакытта Рубрук Воронеж шәһәреннән төньяк – көнчыгыштарак мишәр – мордва кабиләләре җирендә урнашкан Сартакның ставкасында булган. Ул вакытларда Бату белән Сартак Алтын Урдага кергән җирләрен түбәндәгечә бүлеп алган булганнар (дөресрәге – Сартакка олыс бүлеп бирелгән): Сартак карамагында Иделдән Донга кадәр, Каспий һәм Азак диңгезеннән Владимир – Суздаль җирләренең 1238 елда татар – монгол атларының тояк эзләре калган җирләренә кадәр булган. «Сартах ил»ендә ул вакытларда татар кабиләләреннән башка ике генә халык яшәгән: дуңгыз ите ашый торган моксель), һәм сарацин (мөселман) мердинис (мордва, автор).( Рубрук. «О стране Сартаха и об ея народах»).
В.Белинский язуынча, сәяхәтчеләр төньяк – көнчыгыштагы урыс кнәзлекләрен моксель (гарәпчә - m k s) дип атаганнар.
Сартак белән бергә уйнап йөргән, андасы булган Александр да бу вакытта шул ук яшьтә булырга тиеш иде. Ләкин, тарих әйткәнчә, Александрга инде 33 яшь булган була. Ягъни, тарих буенча, Александр Сартактан унөч яшькә олырак булган булып чыга. Әгәр дә чыннан да шулай булган булса, Александр белән Сартак бергә уйнап йөри алырлар идеме? Һәм кан туганнар булган булырлар идеме? Димәк тарих ялганлый. Ахрысы, шул вакытта яшәгән кайсыдыр бер кнәз аша Русия тарихына ниндидер үзгәрешләр кертергә кирәк булгандыр. Мәсәлән, урыс халкының бөеклеген күрсәткән, ләкин тарихи сөреш өчен әлләни әһәмияте булмаган Нева елгасында шведлар белән булган кечкенә генә орышны (1240 ел) һәм Чудь күле бозы өстендә булган, дип фараз кылына торган, немецлар ягыннан 26 рыцарь гына югалтуга китергән «Боз өстендәге сугышны (1242 ел)» күпертеп күрсәтү. Ләкин моның өчен Александрның яшен кимнән дә ун елга арттырып күрсәтергә кирәк булган. Шуңа күрә дә Александрның туган елы «томан эчендә». Бу урында шунсын да искәртеп куыйк, Рим папасы Балтик буеннан урыс җирләренә каршы башланган тәре яуларын 1245 елда гына игълан итә, һәм бу 1240 – 42 елларда тәре йөртүчеләр белән урыслар арасында зур сугышлар булганлыкны шик астына калдыра.
Ә бәлки, дөресрәге болайдыр: тарихчыларга Александрның Батуда әманәт булып яшәгәнлеген яшерергә кирәк булгандыр. Шуңа күрә Александрның яше арттырылып күрсәтелгәндер. Ә моның өчен әлеге дә баягы атаклы сугышларны уйлап чыгарырга кирәк булгандыр.
Шулай итеп Бату Александрны амәнәт итеп ала, ә тарихта ул аны уллыкка ала, дип аңлатыла. Ләкин бу факт аптырашка китерер иде: нинди андый казанышлары өчен Бату Ярославның улын аталыкка алырга тиеш иде?
Кайбер авторларның аңлатуы буенча, Сартак белән Александр туганнарга тиң якын үсмерләр булып үсәләр һәм өстәрәк язылганча, «анда» лар булып китәләр. Башта кенәзлек иткәндә дә, аннан соң, бөек кенәз булгачтын да, Сәртәк Александрга һәрвакыт ярдәм итә, аңа үз иңсәсен куя. Татар законнары буенча, Александр чингизид булып исәпләнгән, ул гына да түгел, аннан соң да бар Московия белән идарә иткән аның балалары да. Шул чингизид булып исәпләнүләре аркасында гына алар Урдадан ярдәм, Московияне үз олыслары итеп Сарайдан ярлык алганнар.
Невский кыпчаклардан булуы белән генә түгел, ә үзенең алып барган политикасы, бар яшәеше белән дә татар булуын раслаган шәхес. Ул Россиянең иң хәлиткеч моменты вакытында бу илнең кыйбласы итеп шәрыкны, татарларны сайлаган политик. Ул Русьта, Владимир-Судаль, Киев һәм Новгород Русендә татар, Алтын урда тәртипләре урнаштырган князь, аның бар политик эшчәнлеге Алтын урда мәнфәгатьләрендә алып барылган. Ул татар телендә сөйләшкән, татар гореф-гадәтләрен тоткан. Невский Россия өчен көнчыгышның көнбатышка карата, татарның Европага карата приоритетын таныган беренче җитәкче дә. Гомумән, Киев Русеннән башка булган Россия дигән яңа илнең, рус халкының тарихы нәкъ менә Невскийдан, татарлардан башлана да инде (саллы язылган, автор). Без моны шуның өчен китердек, чөнки шуңа охшаш фикерләр тагын да очрый. Ләкин монда Александрны идеальләштерү ярылып ята сыман.
Ә рәсми тарихта башкачарак язылган. Тарихта, 1251 елда Александр Урдага барды һәм Сартак белән дуслашып, аның «анда»сы булып кайтты, диелгән. Ничек җиңел генә эшләнгән бит бу кульбит: барды - күрде - җиңде. Беренчедән, 30 яшьлек ир – ат белән 16-17 яшьлек егет «анда» була алалармы? Өстәрәк Л.Н.Гумилев мондый гадәт малайлар яки үсмерләр арасында була торган булган, дип яза бит. Икенчедән, кан белән беректергән туганлык барлыкка килер өчен, малайлар – үсмерләр озак еллар бергә уйнап, якын дуслар булып йөрергә тиешләрдер бит. Ә монда Александрның Урдага кыска гына вакытка барып кайтканлыгы турында әйтелә. Ә өстәрәк без Рубрукның Урдада Александрны күрүен 1253 елда булганлыгын белгән идек.
Александр Невский турындагы хикәятне өзеп куяр өчен, шунсын да әйтергә кирәк. 1248 елда Ярославның улы Андрей Урдадан ярлык ала: ул Бөек Владимир кнәзлегенә утыртыла. Тарихта хан тарафыннан Александрга Киев кнәзлеге бирелде, ләкин ул анда барырга теләмәде, дип язылган (Хәер, кайсыбер чыганакларда Александрның Киевта кнәз булып утырганлыгы китерелә, ләкин чыганаклар ышанычсыз, дип уйланыла). Берничә ел элек аның әтисе Ярослав та шулай ук Киев кнәзлегеннән «баш тарткан» булган. Бу, Киев кнәзлегеннән баш тарту - Батуның боерыгын үтәмәү булып саналырга тиеш һәм алар моның өчен бөтенләй башсыз ук калырга тиешләр иде. В. Белинский язуынча, Киев кнәзлегенең башта Ярославка, соңрак тагын Александрга бирелгәнлеге – XVII гасырдагы тарихи уйдырма гынадыр. Һәм моның максаты – Владимир (соңрак Мәскәү) кнәзлегенең Киев кнәзлеге белән тарихи һәм нәселдәшлек, варислык бәйләнешләре барлыгын исбат итү. Бу исә – XVII гасырда Русия тарафыннан Украинаны «йоту»ны легитимлаштыру өчен кирәк булгандыр. Янәсе, әнә, хәтта монголлар да Киевның Мәскәү кулы астында булырга тиешлеген белгәннәр һәм Киевка Владимир кнәзләре балаларын куйганнар. Ә монда Ярослав II белән Александрның Киевтан баш тартулары турында языла. Баксаң, элеккерәк елларда кайсы гына урыс кнәзен алма, Киев кнәзлеге турында хыялланган булган. Шул тәхет өчен йөз илле елга сузылган канкоешлар барган. Ләкин әлеге украин авторы шунсын исәпкә алмый: Владимир кнәзлеге тәхете Киевныкыннан өстенрәк булып китә. Ни өчен? Чөнки аны нәкъ менә татарлар шундый абруйлы итә. Киев кнәзлеге турында сүз алып барганда, шундый фикерне дә әйтеп куясы килә: Киев Русе дигән гыйбарә дә соңрак, XVII гасырда уйлап чыгарылган булырга мөмкин. Ә бу исә шул ук гасырда Украинаны башта киң автономия вәгъдә итеп, Русия составына тагу өчен һәм соңрак ул иркенлекләрне бетереп, Малороссия дип, йотып кую өчен булгандыр. Шуның өчен дә ул вакытлардагы Русия һәм Украина арасындагы кискен каршылыклар бүгенгә кадәр килеп җитте бит.
Вакыйгаларга кире кайтып, дәвам итәбез. Күпмедер вакыттан соң (1251 елда) Андрейның Урдага каршы нидер ниятләве (тарих буенча, Галич кнәзе белән берләшеп, татарларга каршы чыгарга җыенулары) энесе Александрга барып җитә һәм ул шундук Урдага чаба. Бату улы Сартак (Саин хан урыс җирләре өстеннән идарәне улына тапшырган була) аны Владимир кнәзлегенә абыйсы Андрейның урынына утырта. Ә тегесе качып китәргә мәҗбүр була һәм Швециягә юл тота. Монда сорау туа: ни өчен әле генә Андрейга биргән кнәзлекне хан, Андрейның үзен дә урыныннан алмыйча, Александрга биргән? Җавап мондый була ала: Александр Батуга Андрейның ниятен белдергән, яки аңа яла яккан. Башкача була алмый, чөнки калганы - вак мәсәлә. Шулай итеп Александр Урдага гомеренең ахырына кадәр (1262 ел) тугрылыклы хезмәт итә. Ханнарга күп кенә ярдәм күрсәтә. Кнәзлекләр халкын бик нык җәберли, һәм моны башкару өчен һәрвакыт татар кораллы көчләренә дә таяна. Әлбәттә инде, бу гамәлләр барысы да татарларга, аларның баскакларына ябыла. Ә Александрның төп максаты шул ук – татарлар көчен эшкә җигеп, үз властен ныгыту, байлыгын арттыру, дөньяның бар рәхәтен, ләззәтен татырга омтылу. Ә шул вакытлардан башлап тотрыклы урыс дәүләте нигезләнүе – ансы татарларның казанышы. Ә соңыннан, XX гасырда Невский дип исемләнгән Александрның гомере һәм гамәлләре Русия файдасына булган, Алтын Урда белән дөрес мөнәсәбәтләр төзегән дип табыла, һәм ул милли каһарманнар һәм изге җәфа чигүчеләр рәтенә кертелә.
Александр Невский турындагы хикәятне очлап куяр өчен, шуны да әйтү кирәктер, кайсыбер авторлар тарафыннан Русия тарихы турында язылган бер генә чит ил язмасында да, бер урыс елъязмасында да Александрның булганлыгы, яшәгәнлеге турында бер хәбәр дә юк икән. Бу турыда бары тик Л.Гумилев кына кайдандыр алып яза башлаган һәм шуннан соң А.Невский тарихи зат булып киткән. Әлбәттә, моңа ышануы кыенрак.
Тагын бер табышмак турында искә төшерик: шул тирәләрдән ерак түгел, 1147 елда Юрий Долгорукий тарафыннан нигезләнгән Мәскәү шәһәре булырга тиеш иде бит әле. Шунсы кызык һәм сәер, 1277 елга кадәр бу шәһәрнең исеме тарихта телгә алынмый һәм Мәскәүгә бер кнәз дә утыртылмаган булган. Гәрчә, Юрий Долгорукийның ир оныклары һәм оныкчыклары шулкадәр үрчегән ки, аларның саны кырыкны узган һәм байтагы ир уртасы кешеләр булганнар.(Н.М.Карамзин, С.М.Соловьев. «Урыс кнәзләренең шәҗәрә китаплары»). Һәр ир-егет (кнәз улы) 16 яшь тулуга 10 өйдән торган бер торак урыны булса, шундук аны кнәз итеп утырта торган булганнар. Ә менә Мәскәү кнәзсез булган. Ни өчен бу болай булган соң? Җавап бик гади: ул вакытларда Мәскәү әле булмаган. Дөресрәге – ул чирүләр узган-барганда ял итәргә туктый торган урын гына булган.
Мәскәү дигән торак урыны 1272 елда Алтын Урда җирләрендәге сан алу вакытыннан соң күренә башлый. Ә 1277 елда Мәңгү - Тимер хан Мәскәүне шәһәр итеп төзергә боерык бирә һәм шул ук елда анда кнәз итеп хан Александр Невскийның улы 16 яшьлек Даниилны утырта. Димәк Даниил өчен махсус шәһәр булдырыла һәм ул кнәз урыны ала (В.Белинский). Башка урында мондый хәбәр дә бар: Даниил 1261 елда туа. Аңа ике яшь тулганда, аңа Мәскәү дигән удел бирелә. 16 яшь тулгач, Александр хуҗасыз торган үз уделында урнаша. Кайсыбер авторлар Мәскәүнең ашыгыч рәвештә Алтын Урда ханлыгы акчасына, ул китерткән төзү осталары тарафыннан төзелүен дә язалар. В.Белинский, В.О Ключевскойга таянып: «Мәскәү һәм Московия, кнәзлек буларак, Суздаль җирләре өстеннән хакимлек иткән хан Мәңге – Тимер боерыгы буенча барлыкка килгән. Мәскәүнең беренче кнәзе Даниил 1277 елларда кнәзь булып калып, 1303 елда дөнья куйган. Ул вакытта кнәзлек бик кечкенә һәм өлкәләргә бүленмәгән булган...» ( В.И. Ключевской буенча) дип яза.
Инде тарихта гаять серле һәм мөһим вакыйгага - Ярославның II нең 1238 елда Бату ставкасына барган вакытына әйләнеп кайтабыз. Ләкин монда да аңлашылмаучылык бар, чөнки кайсыбер тарихчылар Ярославның Батудан 1243 елда гына кнәзлеккә ярлык алган, дип язалар. Ә аңа кадәр, янәсе, Ярослав 1238 елдан башлап 1243 елга кадәр Владимирда Бөек кнәз булып Батуның рөхсәтеннән башка утырганлыгын күрсәтәләр. Ләкин бу вариант үтми, чөнки сугышып алган җирләрен Бату 5 ел буе хуҗасыз калдыра алмаган булыр иде. Моны күп авторлар исбатлый (В.Белинский, В.Т.Шимчук «ГиР 1993 г.», «Энцикл. Истории России, Коминфо 2001 г.», БЭКМ һ.б. Ярославның кнәзлеккә Батуның рәсми рөхсәтен 1238 елда ал-ганлыгын язалар. )
Инде кыскача гына йомгак ясыйбыз. Бату, Булгарияга һөҗүм итәргә әзерләнгән Суздаль, Владимир һәм Рязань кнәзлекләрен, алдан җитешеп котларын алып басып ала, аларның һөҗүм итү ниятен һәм мөмкинлеген боза. Булгария тыныч яшәү мөмкинлеген ала. Башка урыс кнәзлекләре татарларга каршы чыгу турында уйламыйлар. Көньякта татарларның дошманы – Котян кул астындагы көчле кыпчаклар баш күтәрә (әгәр дә бу дөрес булса).
Һәм бу вакытта Бату алдында, ә хәзер нишләргә дигән сорау туа. Урыс җирләренең төньяк – көнчыгыш почмагында илбасарлар оясына әверелгән әлеге өч кнәзлекне нишләтергә? Урдага кушаргамы? Ләкин монсы – чит дәүләтне басып алу, һәм ул күп санлы халыкны кулда тотып торуы да икеле булыр иде (җитмәсә, мөселман татарларда төрле этносларны этник һәм генетик яктан кушу да гамәлдә булмаган, дигән фикер яши). Әллә ирекле кнәзлекләр шәкелендә калдырыргамы? Ул вакытта тарихның яңадан кабатлану куркынычы булуы, урысларның бөтен кнәзлекләре берләшеп, көчләнеп китеп, тагын көнчыгыштагы күршеләренә килеп керүләре мөмкин. Бату өченче юлны сайларга тиеш була: бу кнәзлекләрне кулда тотар өчен, кнәзләргә Батуның үз рөхсәте буенча гына ярлык биреп, вассалитет формасындагы хакимият урнаштыру. Вассаллардан халык өчен артык авыр булмаган символик ясак түләтү. Кнәзләрнең улларын әманәт итеп алу. Урыс җирләренең калган өлешен Көнбатыш илләренә вассаллыкка бирү.
Нәкъ шул вакытларда Урдага Батуга каршы корал күтәрергә өлгермәгән (яки теләмәгән) Ярослав Всеволод углы килә (тарихта үзе теләп дип әйтелә).
Ул Батуга киләчәк хезмәттәшлекнең үз вариантын тәкдим итә. Ләкин бу урында без рәсми тарихка күз салыйк. Ярослав, «...урыс халкын үтерүләрне туктату өчен, Бату янына барып билен бөкте һәм бөтен урыс җирләренең баш кнәзе итеп билгеләнде», диелгән. Ләкин Ярославның элекке гамәлләре, аның Киев каласын басып алулары һәм шул уңайдан үз халкына карата ерткычлык кылулары аның изге ниятләренә бер дә ышандырмый. Хәер, изге ниятләре булган очракта да, сәясәттә, аннан да бигрәк геосәясәттә кешенең шәхси сыйфатлары, ниятләре исәпкә алынмый. Ә менә туганы Юрий Всеволод улын коткарырга Сить елгасы буена бармаганлыгы хак, һәм ансы Ярославның Бату алдындагы рейтингын нык күтәргәндер. Ләкин бу гына аз, Ярославның Батуны ышындырырлык, урыс кнәзлекләрен буйсындырып тоту турындагы тәкдимнәре дә булгандыр. Әмма ничек булса булган, Бату Ярославның тәкъдимен кабул иткән (ә бәлки, киресенчә булгандыр). Шулай итеп, Ярослав бөтен урыс кнәзлекләрендәге вазгыять өчен җаваплылыкны үз өстенә алган һәм бөтен урысларның Олуг князе титулына ия булган. Ә Бату исә шушы килешүне ныгыту күзлегеннән Ярославның улы Александрны (яки башкасын) әманәт итеп алган. Тарихта мондый хәлләр еш очрый. Әлеге очрашуда Ярослав Батудан байтак кына күрсәтмәләр алганлыгы да, аңа ярдәмгә зур гына татар чирүе калдырылган булырга тиешлеге дә аңлашыла. Истә калдырыйк, хөрмәтле укучы, шушы елдан соң һәм 1505 елга кадәр Ростов - Суздаль һәм аның дәвамчысы булган Владимир, Мәскәү кнәзлекләренә Урда ханы ярлыгыннан башка бер кнәз дә утыра алмаган (В.Белинский. «Страна Моксель»).
Игътибар итегез, хөрмәтле укучы, бу әле чак 1238 ел. Бу вакытта әле католиклар орденнары да Балтик буе ягыннан урыска зур көчләр белән һөҗүм итмәгән булганнар, әле Батуның көнбатыш Руська һәм Европага һөҗүме дә булмаган. Ләкин инде шушы елда ук урыс белән татарның мөнәсәбәтләре концепциясе кабул ителгән булган, дип әйтергә җөрьәт итәбез. Ягъни, алдагы еллардагы вакыйгалар сөреше күрсәткәнчә, бөтен урыс кнәзлекләре Урданың зур бер олысы булып калган, олыс бие итеп Бөек кнәз Ярослав билгеләнгән (Кайсыбер Европа карталарында күрсәтелгән урта гасырлардагы Tatariyе Moskovite дигән ил шушы түгелме соң). Татарлар кнәзлекләрне тышкы дошманнан саклау вазыйфасын үз өсләренә алганнар. Ике дистә елдан соң урыслардан салым җыюны җайга салганнар һәм аны үз кулларында тотканнар, шәһәрләрдә ясак җыю үзәкләре оештырылгандыр һәм татарларның урыс администрациясе өстеннән күзәтүче пунктлар булдырылгандыр (баскаклар). Хәрби көчләрне берләштергәннәрдер. Чирүнең башында татар кешесе торган (зур сугышларда Бату хан үзе булган), аның киңәшчесе урыс кнәзе яки воеводасы булгандыр. Югарыда китерелгән килешү шартларын үтәмәгән кнәзләргә карата ниндидер чаралар күрелергә тиеш булган. Мәсәлән, 1252 елда хан Владимир кнәзе Андрейның сепаратлык гамәлләрен туктату өчен Неврюй кул астындагы чирүне җибәрә. Аның бер өлеше урыслардан торган була. Соңрак, Галич кнәзенә каршы КорымшаҺ җитәкчелегендәге чирү җибәрелә һ.б. Урыс тарихында болар әлбәттә, татар явы басып керүе дип аталалар. Баксаң, мондый вазгыять урыс – татар хакимиятләре (Бату – Ярослав) килешүе буенча урнаштырылган булган һәм анда ике яктан да черүләр катнашкан.
Өстәрәк китерелгән вакыйгалар хәтта урыс тарихчылары тарафыннан бозылган елъязмаларда да таныла. Мәсәлән, Никон елъязмасы болай ди:
«Көнчыгыш русъта инде даими хаким итүче монгол (татар, автор) хакимияте урнаштырыла, һәм ил мириадларга, меңнәргә, йөзләргә һәм уннарга бүлгәләнә». Шушы ук темага тагын бер мәгълүмат: «Бөтен шәһәрләргә Бату һәм аның улы Сартак түрәләр утыртып җыйдылар (К.Бегалин. «Бату улы Сартак»).
Бу турыда Г.А.Федоров-Давыдов тарихында да тәфсилләп сөйләнә. Шундый килешүдән соң татар һәм урыслар законлы рәвештә бер дәүләттә яши башлаганнар, дип әйтә алмыйбызмы? Ул дәүләтнең башкаласы башта Булгар, аннан соң Сарай, ә дөресрәге – икесе дә булган, чөнки Урда, ул вакытларда күчмә дәүләт буларак, җәен - төньякта, кышын – көньякта үткәргәннәр. Олысларда – олыс биләр (кнәзләр). Һәм татарлар менә шулай итеп, урысларны озак еллар дәвамында кулда тотып булыр, дип уйлаганнардыр. Шушы гамәлләрдән соң татар гаскәрләрендә урыс яугирләре булуы һәм руслар белән татарларның төрле низаглы кнәзлекләрдә бергәләп тәртип урнаштыруы - беркемне дә аптыратырга тиеш булмагандыр. Һәм татарларның шуннан соңгы булган кыпчакларга, Киевка, көнбатыш урыс кнәзлекләренә һәм Европага юнәлдерелгән походлары шушы күзлектән, шул вазгыятьтән чыгып каралырга тиеш була. Һәм, төзәтелмәгән елъязмаларга күз салсаң, бу вазгыять чыннан да берсен дә аптыратмаган.
Бу турыда Ф, Бәйрәмованың өстәрәк китерелгән «Төньякта татар тарихы» әсәреннән тагын бер факт китерергә була: «Татарлар икенче тапкыр Вологданы 1273 елда яулап алалар. Бу хакта узган гасырның урыс тарихчысы менә нәрсә яза: « ...1273 елда Тверь князе Святослав Ярославич, Бөек Князь Ярослав Ярославичның улы, бик күп сандагы татарлар белән берләшеп, Волок, Бежич һәм Вологдага каршы сугышты. Аларны җиңеп, күп санлы әсирләр һәм зур байлыклар алып, кире әйләнеп кайтты» (Г.К.Лукомский. Вологда в ее старине. – Вологда, 1914, стр. 325-326.).» Күрәбез ки, монда да кнәзләр татарлар белән бергә төрле вак кнәзлекләр белән орышалар.
Шуннан соң Бату, тыныч күңел белән Котян кыпчакларын акылга утырту эшен башлаган. Әлбәттә, бу вакытта инде ул берләшкән урыс – татар чирүе белән идарә итәргә тиеш иде. Польша елъязмачылары моның шулай булганлыгын раслыйлар да. Мәсәлән, соңрак, Бату гаскәрләре Венгрияне алгач һәм корольне үтергәч, король Беланың Рим папасына язган хаты табыла. Ул анда болай дип яза: «Венгрия дәүләте вабадан (чума) кырылган кебек, монгол яулары тарафыннан чүлгә әйләндерелгәч, һәм эт абзары кебек, урыслар, көнчыгыштан бродниклар, болгарлар һәм көньяктан башка еретиклар белән тулгач...» Күрәбез ки, монда хәтта татарлар турында бөтенләй сүз бармый. Ахры, монголлар дигәне соңрак кертелгән һәм татарларны аңлатадыр. Ләкин күбрәге урыслар турында сүз бара. Чөнки бродниклар шулай ук урыслардан, һич югында славяннардан булганнар. Ә менә болгарлар дигәненең кайсы болгарлар икәнен аңлавы авыр түгел, чөнки Идел булгарларының Бурандай кул астындагы атлы яулары Бату чирүенә кушылганлыклары һәм көнбатыш походларында да катнашканлыгы билгеле.
Венгрия ягына качкан кыпчакларны эзәрлекләп, Батуга Киев аша узарга туры килгән. Әйтергә кирәк, кыпчаклар татарлар белән сугышта каты орышлар алып бармаганнар ахры, чөнки Венгриягә алар көчле генә чирүләре булган хәлдә барып керәләр. Димәк, аларның югалтулары зур булмаган.
Әзрәк арткарак китеп, урыс шәһәрләренең анасы дип аталган Киевның нинди зилзиләләр кичергәнлеге турында укып китик. 1169 елда Андрей Боголюбов һәм тагын ун урыс кнәзлеге чирүләренең Киевны вәхшиләрчә талап киткәнлекләрен язган идек. 1203 елда кнәз Рюрик Константинович та, кыпчакларны да яллап, Киевны бик нык туздырып, талап китә. Шунсы кызык, әлеге Рюрикның Киевны талау турындагы хикәятен икенче елъязмачы бер сүзен дә үзгәртмичә, «Батуның Рязаньны алуы турысындагы хикәят» исеме астында елъязмага күчереп язган (А.Бушков). Ә 1235 елдан 1245 елга кадәр урыс кнәзләре Киевны 7 мәртәбә бер-береннән тартып алганнар. Һәм һәрвакыт бу сугышлар, янгыннар, җимерүләр һәм талаулар ярдәмендә башкарылган (урта гасырларда башкача була да алмаган). Хатын – кыз, бала – чага меңәрләп – меңәрләп коллыкка алып кителгән, һәм көнчыгыш, көньяк базарларында сатылган. Димәк, Киев оешкан татар – урыс дәүләтенә кермәгән була. Шулай итеп Киевның татарлар килгәндә нинди хәлдә булганлыгын чамаларга була.
Бату Киевка турыдан – туры килеп бәрелми. Бу аның ниятләренең каты булмаганлыгын күрсәтә. Ул Киевка аз гына чирү белән Мәңгү – хан дигән гаскәр башлыгын (Батуның кардәше) җибәрә. Шәһәр читендә тукталган Мәңгү Киевка илчеләр юллый. Илче җибәрү – үзе үк ниндидер йомшак мөгамәләләр билгесе. Һәм бөтен халыкларда да илчене үтерү зур халыкара һәм, шул ук вакытта, әхлакый җинаять буларак кабул ителә. Ләкин Русьта түгел. Монда инде татар илчеләре беренче мәртәбә генә юк ителми. Һәм һәрвакыт хәзерге тарихчылар үз ата-бабаларының бу гамәлен акларга тырышалар. Аңлашыла ки, кабәхәтлек – борынгы «рыцарьларның» милли үзенчәлеге булган. Алдан әйтеп куеыйк, татар илчеләре Венгрия короле Бела тарафыннан да үтереләләр.
Батуның Киев кнәзенә нинди тәкъдимнәр ясарга теләгәнлеге мәгълүм түгел. Әлбәттә, рәсми тарих Бату Киев халкының берсүзсез бирелүен таләп иткән, дип яза. Һәм, гадәтенчә, бу турыда бернинди документка да таянмый. Логика буенча, мөгаен, Бату Ярослав белән булган килешү турында белдереп һәм шуңа таянып, Киев кнәзенә Владимир кнәзенең һәм үзенең вассалы булырга кушкандыр. Бәлки кнәз Михаилны үз янына чакырырга да уйлагандыр. Әгәр дә халкын кырып, талап кына узарга теләгән булса, илчеләр җибәреп, Киев кнәзенә үзенең яшерен ниятен белдереп тә тормас иде. Киресенчә, көтмәгәндә бәреп кереп, үз эшен тиз һәм уңай бетерер иде. Ләкин икенче бер вариант тагын да ышандыра төшә. Бату Киев кнәзенә, безгә кыпчакларны куып тотар өчен сезнең җирләрегез аша үтәргә туры киләчәк, дигәндер. Янәсе, сез инде ачуланмагыз һәм безне үткәреп җибәрегез.
Гадәттәгечә, урыслар илчеләрне үтерәләр (Типограф елъязмасы). Мәңгү кире Бату янына кайтып китә. Ә Киев кнәзе Михаил (ул, Ярослав Бату янында булганда, Киевка басып кереп кнәз урынын алган була), хәзер инде ике якның да дошманына әйләнгәч, Венгриягә кача (Синопсис, лист 112. л. 18об).
Шулай итеп, Батуның бөтен дошманнары Венгриягә җыела.
Шунсын да искәртик, Ярослав белән килешү төзегәннән башлап, аның дошманы – Батуның дошманы булырга тиеш була. Чөнки бүтәнчә була да алмый: хәзер мәнфәгатьләр ике як өчен дә бер үк, дип әйтергә була бит. Димәк, Михаил Батуга да, Ярославка да дошман булып китә.
Ары таба Батуның елга якын сузылган көнбатыш походы башлана. Декабрьдә (1240 ел) Киевның җимерекләрен «штурм белән алып», көнбатышка юнәлә.
Киевны алган вакытта ук инде Батуның чирүендә бик күп башка кавемнәр кешеләре барлыгы беленә. Шулар арасында «урыслар» зур урын алып торалар. Ярослав – Бату килешүе буенча нәкъ шулай булырга тиеш иде дә. Җитмәсә, татарларга Дмитрий исемле, соңгы тапкыр Киевны алып, талап качкан кнәз Данил Романович утыртып куйган воевода кебегрәк кеше дә күчә. Ул татарлар ягына сугыштан элек, алар алдында зур гаепләр эшләмәс борын чыккандыр инде. Әлбәттә, үзе белән яугирларын да алгандыр. Шулай булмыйча, ул вакытта инде синеке – минеке юк, чирү татарларга да, урысларга да нисбәтле. Әлбәттә, урыс елъязмасы аның Батуга үзе теләп бирелгәнлеген танырга теләми, ул Батуның Дмитрийны татарларга каршы сугышканда зур батырлык күрсәткәне өчен тере калдырган, дип язган. Әйтергә кирәк, мондый әкиятне без беренче мәртәбә генә укымыйбыз. Эш шунда ки, татарларны ярым кыргый вәхшиләр дигәнрәк фикердә торучы урыс тарихчылары үзләре файдасына нисбәтле булган очракларда татар хакимнәренә намуслылык кебегрәк сыйфатларны да «кызганмыйлар».
Татарлар белән урысларның бергә сугышуларын башка авторлар да җөпли. Мәсәлән, Полубояринова М.Д. «Татарлар армиясендә урыс кнәзләре үзләренең гаскәрләре белән катнаштылар» дип яза (Полубояринова М.Д. «Русские люди в Золотой Орде» с.42).
А.Н.Насонов, татар-монгол игосының беренче елларында ук баскаклар кул астындагы булган урыс халкыннан отрядлар әзерләп алганнар, дип яза... Тарихчылар урысларның татар армиясендә катнашуларын ирексездән, дип язалар. Имеш, ирекле рәвештә катнашу соңрак күзәтелгән. (шунда ук, 42 бит). Соңгы тезиска бернинди дә дәлил китерелми. Ләкин язучылар А.Бушков һәм К.Пензев ирекле рәвештә татарларга хезмәт итүне урыслар үзләре өчен бик кулай санаганнар, һәм алар моны теләп башкарганнар, дип исәплиләр.
А.А Гордеев сүзләре буенча, Алтын Урданың кораллы хезмәт күрсәтү һәм эшче көчләренең төп өлеше урыслар булган (Гордеев А.А.История казаков...,т.1,с.39).
Уйлап карасаң, татарларның үзләре тарафыннан сугышып әсирлеккә алынган урысларга ышанып корал тоттырулары ахмаклык һәм башбаштаклык булыр иде. Мондый вазгыять бары тик хан белән бөек кнәзнең хөкүмәт югарылыгында сөйләшеп һәм бергәләшеп кылган гамәлләре генә булуы мөмкин. Ә иң дөресе, бу гамәл урыс халкының ул вакытта татарларга каршы баш күтәрү нияте булмаячагын күздә тотып башкарылган булырга тиешлеге аңлашыла.
Икенче яктан караганда, урта гасырларда ваграк феодалларның һәм бигрәк тә рыцарьларның башка эрерәк феодалларга, корольләргә ялланып сугышып йөрүе гадәти күренеш булган. Һәм урыслар белән татарлар арасында да шундый ук хәл булгандыр, дип әйтергә мөмкиндер. Башта «урыслар» татарларга ялланганнар, соңрак – киресенчә.
Өстәрәк «урыслар», дигән сүз куштырнаклар эченә шуның өчен алынган, чөнки Владимир, Ростов, Суздаль җирләрендәге кнәзлекләрдә кайчандыр Киевтан килгән урыслар бик аз булганнар. Алар бары тик кнәз балаларының дружиналарында гына булган (хәер, автор фикеренчә, Киевта борынгы заманда ук урыслар күп булганлыгы икеле, бу турыда өстә дәлилләр дә китерелде). Ә Бату явы вакытларында инде аларның оныклары гына калган булырга тиеш иде. Ә төп халык - шунда яшәгән һәм урыслар тарафыннан басып алынган угро – фин, мещера халыклары булган. Шуңа күрә тарихчы С.В.Соловьев болай яза: «Шулай итеп, Ростов – Суздаль җирләренең кнәзләре, ә искечә әйтсәк, мокша, весь, меря, мурома, мещера һ.б. падишаһлары (ягъни, Ростов – Владимир кнәзләре, автор) беренче мәртәбә, татар - монгол гаскәрләре составында, Европаны яуларга киттеләр». Ә кем калды соң кнәзлектәге тәртипне сакларга? Елъязмалар сүзе буенча, бу эшне Бату Алтын Урданың Владимир олысы биенә, ягъни, әлеге дә баягы кнәз Всеволод углы Ярославка ышанып тапшыра.
Әйтергә кирәк, татарларның Киевны штурм белән алулары турындагы мәгълүматлар кайсыбер елъязмачылар тарафыннан күпертеп язылган, ә менә Дүртенче Новгород һәм Беренче София елъязмалары болай язалар: «...татарлар Киевка татулык белән килделәр һәм Владимир, Мстислав һәм Даниил (кнәзләр, автор) белән тынычлык турында килештеләр». Монда хәтта өстәр сүз дә юк.
1241 елның кышында Бату Галич – Волынь кнәзлегенә бәреп керә. Әйтергә кирәк, елъязмада татарларга Галич – Волынь җирләренә басып керергә воевода Дмитрий киңәш итте, дип язылган. Бу өстә язылган кеше түгел микән? Ләкин моңа ышануы авыр. Чөнки ниндидер воевода булса да очраклы кеше киңәше белән генә сугыш башламыйлар. Ахрысы, бу очракта Бату белән Ярославның бергә корган стратегик планы тормышка ашырылгандыр. Һәм моның инициаторы Ярослав булган булуы мөмкин. Янәсе, Ярослав бөтен урыс җирләренең Баш кнәзе булгач, барысы да аңарга буйсынырга тиешләр. Чирү белән Бату үзе һәм урыс кнәзләреннән берсе идарә итәргә тиеш иделәр бит. Ахрысы, Дмитрий шул воевода яки кнәзләрнең берсе булгандыр.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Татарның Чын Тарихы - 16
  • Parts
  • Татарның Чын Тарихы - 01
    Total number of words is 4030
    Total number of unique words is 1942
    29.0 of words are in the 2000 most common words
    43.5 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 02
    Total number of words is 4041
    Total number of unique words is 1804
    27.3 of words are in the 2000 most common words
    39.4 of words are in the 5000 most common words
    46.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 03
    Total number of words is 4012
    Total number of unique words is 1743
    28.5 of words are in the 2000 most common words
    42.5 of words are in the 5000 most common words
    49.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 04
    Total number of words is 4044
    Total number of unique words is 1817
    28.2 of words are in the 2000 most common words
    41.4 of words are in the 5000 most common words
    47.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 05
    Total number of words is 3957
    Total number of unique words is 1698
    30.2 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    51.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 06
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 1845
    30.6 of words are in the 2000 most common words
    44.7 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 07
    Total number of words is 4047
    Total number of unique words is 1849
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    42.6 of words are in the 5000 most common words
    50.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 08
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 1901
    29.0 of words are in the 2000 most common words
    40.5 of words are in the 5000 most common words
    47.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 09
    Total number of words is 4022
    Total number of unique words is 1850
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    40.9 of words are in the 5000 most common words
    48.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 10
    Total number of words is 4017
    Total number of unique words is 1805
    27.4 of words are in the 2000 most common words
    40.9 of words are in the 5000 most common words
    48.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 11
    Total number of words is 3915
    Total number of unique words is 1764
    27.9 of words are in the 2000 most common words
    40.6 of words are in the 5000 most common words
    48.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 12
    Total number of words is 4035
    Total number of unique words is 1874
    30.5 of words are in the 2000 most common words
    42.8 of words are in the 5000 most common words
    50.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 13
    Total number of words is 3937
    Total number of unique words is 1748
    30.8 of words are in the 2000 most common words
    44.2 of words are in the 5000 most common words
    52.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 14
    Total number of words is 3992
    Total number of unique words is 1721
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 15
    Total number of words is 4009
    Total number of unique words is 1727
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.8 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 16
    Total number of words is 4026
    Total number of unique words is 1887
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 17
    Total number of words is 3991
    Total number of unique words is 1818
    28.0 of words are in the 2000 most common words
    41.4 of words are in the 5000 most common words
    49.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 18
    Total number of words is 223
    Total number of unique words is 185
    44.2 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    68.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.