Latin

Татарның Чын Тарихы - 09

Total number of words is 4022
Total number of unique words is 1850
29.2 of words are in the 2000 most common words
40.9 of words are in the 5000 most common words
48.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
1893 елда, Белозерски тирәсендәге Шексна елгасы буеннан таш балбалның табылуы биредә борын-борыннан төрки халыклар яшәгәнлеген күрсәтә. Кырыс ир-ат кыяфәтендәге бу таш балбаллар Алтайдан, Тыва тирәләреннән, кыпчак далаларыннан һаман табылып тора, ә менә төньякта да мондый хәзинә табылганлыгы – бик кызык хәбәр. Бу тирәдә Болван авылы да булган, әмма Череповец су саклагычын төзегәч, ул су астында калган. (Бу хакта тулырак мәгълүматны Александр Кузнецовның «Болваны на Лысой горе» дип аталган китабыннан табарга була. – Вологда, 1999.)» Ф.Бәйрәмова. «Төньякта татар эзләре».
Татар – мишәрләр Иделнең уң як яры буенда, Идел һәм Ока араларында һәм мишәр түбәнлегендә халык буларак формалашканнар. Аларның эзе бу җирләрдә әле яңа эрага кадәр үк күзәтелгән. Мишәрләрнең борынгы ата – бабалары «акацирлар», соңрак «моҗарлар» һәм «кыпчак татарлар» исеме астында да билгеле (өстәрәк әлеге кыпчак татарларының әле IX гасырда ук гарәпләргә һәм Египет хакимнәренә билгеле булуларын искәрткән идек). Әлбәттә, бу сөрештә төркиләшкән финно – угорлар һәм булгарлашкан бортаслар да катнашкан. Мәсәлән, мишәрләрнең Сергач (хәзерге Нижгар татарлары) төркеменең нәсел башы нәкъ шул бортас һәм моҗарлар булган.
Шулай итеп, төп халкы фин - угорлар һәм татарлар булган Суздаль, соңрак Владимир кнәзлеге Русиянең башлангычы була. Славян халкы күп буламы соң анда? Әлбәттә, башта анда славяннар бөтенләй булмый. Донның, Оканың сул ягы, Марко – Поло сүзләре буенча, славяннар – урыслар җирләре түгел. Рәсми тарих буенча, Киев, Чернигов кнәзлегендәге славяннар һәм урыслар, Суздаль кнәзлеге барлыкка килгәч, анда берничә дулкын булып күпләп – күпләп күченгәннәр дип санала. Ә менә В.Белинский Киев һәм Чернигов халкының чудь урман – сазлыкларына барып батарга нигезе дә, теләге дә булмаган, дип исбатлый. Ул вакытларда халык әле кнәзләрнең крепостнойлары итеп ныгытылмаган һәм үзе теләмәгән җиргә кнәз артыннан йөремәгән. Автор бу турыда бик аңлаешлы, ышанычлы дәлилләр китерә (В.Белинский. «Страна Моксель»). Әлеге автор әйтүенчә, Владимир кнәзлеге барлыкка килә башлагач, Киев Русеннан төньякка халык бөтенләй күчмәгән дип әйтерлек. Дөрес, авторның бу турыда үз фикере дә бар. Славяннар (кнәзләр түгел, чөнки алар славяннардан түгел, урыслардан булганнар, автор) Киевтан төньякка православ христианлыкка, яки арианлыкка, яки мөселманлыкка, яки католиклыкка көчләп кертүдән качып киткәннәрдер. Ни өчен дүрт дин турында сүз бара? Русия тарихы шул кадәр буталчык һәм рәсми тарих дөреслекне шул кадәр нык яшергән ки, хакыйкатьне инде ачуы авыр. Ә тарихи чыганаклар буенча, Киев тирәсендәге халыкны чыннан да ниндидер дингә (диннәргә) көчләп керткәннәр һәм иң яшерелгәне мөселман дине булган, ахры. Ахырда, ике-өч йөз елдан соң православ христианлык өстенлек алган.
Шунсы аңлашыла, славян халкы төньякка начар тормыштан качып китмәгән.
Шунсын да искәртеп китү зарурдыр, В.Белинский язуынча, Ю.Долгорукий заманында да, аңардан соң утырган кнәзләр вакытында да Мәскәү төзелә башлаган, дигән хәбәр язылган беренчел документлар табылмаган. Мәскәү Мәңгү – ханның боерыгы буенча шәһәр буларак 1277 елда төзелгән һәм анда беренче кнәз утыртылган.
Ул арада, шундагы җирле бер хатыннан ( юлбасарлар ватагасы яшьләр булгангадырмы, әллә башка сәбәптәнме, барысы да буйдак булганнар, дөресрәге, С.Соловьев әйткәнчә, юлбасарлыкка чыкканда үзләре белән хатыннарын йөртмәгәннәр, автор) Ю.Долгорукийның улы туа. Аңа Андрей дип исем кушыла. Соңрак ул шундый ук (йомшаграк итеп әйткәндә) начар холыклы, җисеме исеменә туры килмәгән кеше - Андрей Боголюбский була, һәм яше җитеп, бәлигъ булгач, атасы аңа Клязьма елгасы буенда Суздальнең бер чите булган Владимирны удел итеп бирә. (В.О. Ключевский. «О русской истории». Стр.108).
Андрей шундый кеше булып үскән ки, атасы белән килгән боярларны, дружинаны санга сукмый башлаган. Аларны Суздаль җиреннән бөтенләйгә куган һәм үз кнәзлегендә чикләнмәгән хакимият урнаштырган. (Ә дөресен әйткәндә, талап җыйган байлыкны боярлар белән бүлешәсе килмәгәндер. Автор).
(В.О.Ключевской. «О русской истории».стр.112)
Бу кнәз үзенә урындагы халык яшьләре арасыннан «кече дружина» оештырган. Һәм олы эш башлаган. Нинди эш икәне аңлашыла инде. Ул бу юлда шундый «уңышларга ирешкән» ки, дружинасын арттырып, көньяк кнәзлекләрдә барган үзара сугышларга да барып кысылырга уйлаган. Шундый ук күңелендә бер мәрхәмәтлелеге, кешелеклелеге булмаган башка яшь кнәзләр белән бергә 1169 елда ата – бабаларының бишеге, ягъни, рус шәһәрләренең анасы Киевны бик нык талап, яндырып һәм җимереп киткән. Храмнар, чиркәүләр җимерелгән, таланган. Шулай итеп ул Киевны алып, талап җимереп киткән бөтен илбасарларны да уздырган.
Ләкин А.Боголюбскийның иң кыңгыр эше – күрше Булгариягә талау һәм сугышып алу походлары оештыру. Бу турыда И.А.Гагин да болай яза:
«А.Боголюбский заманында Владимир кнәзлегенең көнчыгыш сәясәте, ягъни, Идел буе җирләрен колонизацияләү һәм Бөек Идел сәүдә юлын кулга төшерү, максат итеп куелган».
Менә шундый «бөек» максат һәм шундый ук гамәл великороссларның беренче мәртәбә тарихи сәхнәгә чыгуы булган (В.О.Ключевский. «О русской истории». стр.109).
Дөресен әйткәндә, великорослар үзләренең бөек эшләрен ничек башлаганнар, шулай ук дәвам иткәннәр дә.
Шулай итеп кнәзлек тиз үскән, чөнки Ю.Долгорукийның уллары һәм оныклары туа, үсә торган, аларның һәрберсе чудь, весь, мурома, мокша, мишәр - татар кызларына өйләнә барган. Авыл саен бер кнәз утыртылган һәм ул кнәзлекләр тиз генә күтәрелә дә торганнар. Берничә йөз елдан соң бу җирләр Русь дип атала башлаячак. Ә бит Русь элегрәк икенче җирдә булган. Бу турыда шул ук В.О.Ключевский болай дип язган: «Бары бер генә чын славян теле булган – Дунай славяннары, чехлар, ляхлар, морава һәм поляннар – Русь». (В.О.Ключевский, 23-24 б.)
Әлеге булачак Русь җире турысында тарихта тирән эз калдырган сәяхәтче Вильгельм де Рубрук 1253 елда үз сүзләрен язып калдырган:
«Танаид (Дон) артындагы бу ил бик матур, урман – елгалары күп. Төньяктарак (Сартакның ставкасыннан) – олы урманнар һәм алар арасында ике төрле халык яши: кечкенә куышларда яшәүче – моксель һәм мердис (мордва. – В.Белинский). Моксель – мәҗүси халык, мердас – сарациннар (мөселманнар). Алар артында – Этилия (Идел, автор). (Вильгельм де Рубрук. «Путешествие...,стр.88)
Моксель дип әлеге дә баягы Суздаль кнәзлегендәге «булачак русь» аталган. Икенчедән, әлеге таныш булмаган сүзнең каян килеп чыкканын ачыклап карау кирәктер. Гарәп сәяхәтчеләренең язмаларында мордва халкы җирләре белән янәшәрәк һәм төньяктарак гарәпчә м-к-с дип исемләнгән халыклар күрсәтелгән. Бу урыннарда мокша, мещера, весь кабиләләре яшәгәнгә күрә, кайбер авторлар әлеге м-к-с (гарәп алфавитында сузык авазлар кулланылмаган) дигән сүзне шуларга нисбәтлиләр һәм моксель дип әйтәләрдер.
Монда кайбер нәрсәләрне ачыклап китәргә кирәктер. Беренчедән, Сартакның ставкасы дигән сүз хата түгел. Татар ханнары гадәтенчә, хан углы бәлигъ булгач (16 яшьләрдә), ул атасыннан аерып чыгарылган. Бу очракта Бату улы Сартак атасы исән чакта ук инде олыс бие булып тора башлаган, ахры. Аңа Идел белән Дон арасындагы җирләр бирелгән булган. Шулай итеп Суздаль кнәзлеге башта Бату, соңрак булачак Сартак җирләрендә төзелгән. Әлбәттә, Сартак үлгәч, ханлык берләштерелеп, Бәркәгә буйсынгандыр. Кызганычка каршы, соңрак, Үзбәк хан вакытында Сартакның олысы, ягъни Идел белән Дон, Ока арасы Мәскәү олысына бирелгән һәм рәсми рәвештә бөтен кыпчак, татар, мишәр халкы белән татарныкы түгел, урыс җире булып киткән. Әгәр шулай булмаган булса, хәзерге Татарстан җире бик иркен буласы икән. Бәлки ул чакта тарих та башкача барган булыр иде. Хәер, без төп темадан бер якка тайпылдык бугай.
Икенчедән, ставканың урыны турында. Әлеге урын В.Белинскийның «Страна Моксель» дигән китабында Воронеж шәһәреннән төньяк – көнчыгышта диелгән. Картаны карасаң, шуннан ерак түгел таныш атама - Наровчат (тарихтагы Наручат) шәһәрен табасың. Ләкин ул Гиясетдин Мөхәммәт Үзбәк хан заманында 1361 елда барлыкка килгән һәм ханның кышкы резиденциясе булган дип язалар (ләкин кышлык дип әйтү дөрес булмыйдыр, күчмәләр, киресенчә, җылы якларда кышлаганнар, төньякта җәйләгәннәр, автор). Тарихта Үзбәк хан аны Җучи олысының төньяк башкаласы булган Нуриҗан урынында төзегән булган, дип әйтелә. Димәк, Наручат элегрәк барлыкка килгән булгандыр, һәм икенче төрле исем астында Сартакның да җәйләү урыны булуы мөмкин. Искә төшереп китик, Батуның җәйлеге башта Булгар булган, ләкин ул да соңрак аны икенче шәһәргә - Укәк тирәсенә күчергән.
Русьта дин һәм тел
Көнчыгыш Европаның көньяк өлешен һәрвакыт төрки халыклар биләгән. Дунайдан алып Донга кадәр булган араны IX гасырларда һәм элегрәк һуннар, бәҗәнәкләр, карабүреклеләр, татарлар (Кырым, Перекоп) һәм кыпчаклар биләгән. Көнчыгыштарак, Дон һәм Ока белән Идел арасында кыпчаклар, хәзәрләр, болгарлар, көнбатыш татарлары, маҗарлар, бортаслар, мишәрләр (татарлар) дөнья көткәннәр. Шуңа күрә Киевтан гына түгел, хәтта Курсктан төньяктарак яшәгән славян кабиләләре халыклары да антропологик һәм лингвистик яктан төркиләргә хас үзенчәлекләрне үзләштергәннәр. Шул сәбәптән көнчыгыш Европа славяннары арасында зур аерымлыклар бар: төньяк славяннар – урыслар борынгы чудь, весь һәм башка шул яктагы угро-фин телле кавемнәргә тартым. Көньяк славяннар – украиннар төрки халыкларга охшаганнар.
Әлеге далалар һәм урман – далалар (Мәскәүгә һәм хәтта аннан да төньяктарак регионнарга чаклы) борын заманда иңеннән - иңенә төркиләрдән калган балбаллар белән тулган булган. Бу таш истәлекләр, корсак турысына куеп, ике куллап савыт яки трөбкәгә чорналган кәгазь кебек нәрсәләр тоткан кеше фигуралары булган. Кызганычка каршы алар инде юкка тигез, тик кайсыберләре генә музейларда урын алып калган. Кайбер галимнәр, әлеге балбаллар – мәҗүси төркиләрнең потлары, дип уйлыйлар. Башка авторлар сүзе буенча, кулга савыт тотып аллага ялвару - несториан мәзһәбендәге христиан кавемнәргә карый, имеш. Ләкин моның белән килешәсе килми, чөнки христиан диненең бер мәзһәбе булган несторианлыкта потка табыну, балбаллар кую булмаган. Әлбәттә, бу очракта әлеге балбалларның «яшен» белми торып, аларның динен дә билгеләп булмый. Мәсәлән, кыпчакларның, һуннар шикелле үк Тәңрегә табынганлыклары билгеле, дип санала. Ләкин тәңречеләрнең дә потларга, балбалларга табынулары билгеле түгел. Димәк, бу балбаллар алардан да борынгырак яшәгән кавемнәрнеке булуы бар. Шулай итеп, ул регионнардагы төрки халыклар меңнәрчә еллар элек шаманлыкта булганнар, аннары тәңречелек дине тотканнар (һуннар, төркиләр), соңрак (IV – VII) гасырларда көнчыгыштан килгән күпмедер өлеше – несториан динендә булганнардыр, хәзәрләр – иудаизмда, күпмедер төркиләр – арианлыкка һәм соңрак мөселманлыкка күчкәннәрдер.
Ләкин аларның урыс халкына нинди катнашы бар соң? Эш шунда ки, ул вакыттагы славян - урыслар – бүгенге украиннарның ата – бабалары. Ә теге балбаллар куйган халык та шулай ук аларның тагын да борынгырак ата-бабалары булып чыга.
Ә шулай да, безгә якынрак дәвердә, мәсәлән X гасырларда Киев славяннары (урыслары) нинди дин тотканнар соң? Бу турыда өч версия бар. Беренчесе, рәсми тарих версиясе. Аның буенча, элек мәҗүси (язычник) булган халыкны 988 елда кнәз Владимир чукындырган һәм православ халык иткән. Русия халкы берничә йөз ел каршылык күрсәткән. Бик күп кан коелган. Ләкин бу турыда язмалар ташка үлчим генә калган һәм алар бөтенләй ышандырырлык түгел икән. Ул гына да түгел, Киев халкының Константинополь аша грек христианлыгы мәзһәбенә кертелүе турында Византия дини анналларында бер сүз дә юк икән. Бу бик гаҗәп хәл. Югыйсә, ул вакытларда ук ярты Европаны тетрәтеп торган урыс – славяннарны үз диннәре астына ала алулары турындагы хәбәр Византия империясе өчен бик зур уңыш казану булырга тиеш иде бит. Ләкин греклар бу турыда ничектер сизми дә калган. Бу турыда бары тик XIV гасырда гына Ватикан хроникасында бер язма табылган. Ә бу язманың... XI гасырда язылган «Замана еллары хикәяте»ннән (Повесть временных лет) күчереп алынганлыгы аңлашылган. (М. В. Бибиков, «Когда была крещена Русь? взгляд из Византии...») Ә әлеге ПВЛ ның XIV гасырдан да элегрәк түгел кем тарафыннандыр язылган булганы инде ачыкланган дидек.
Монда тагын бер төгәлсезлек бар: соңрак грек дине дип аталган хәзерге носари дине X гасырда әле булмаган. Чөнки Рим христиан дине, 1150 елларда гына икегә бүленеп, католик һәм православ диннәре барлыкка килгән. Уйлап карыйк: ничек итеп инде 988 елда Киев халкы православ дине кануннары буенча чукындырылган булсын?
Ләкин, шуңа карамастан, бу вариант рәсми Русия тарихына кертелгән һәм ныклап мөһерләнгән, һәм аңа тияргә ярамый.
Икенче вариант кызыграк. Байтак кына чит ил тарихчыларының хәбәрләре буенча, Киев урыслары ариан мәзһәбендәге христиан дине кабул иткән булганнар. Һәм, имеш, 988 елда кнәз Владимирның үзенә буйсынган кабиләләрне көчләп-көчләп православиегә кертүе соңрак уйлап чыгарылган уйдырма гына булган. (А.Г.Кузьмин. «Начало. Тайны рождения русского народа»). Һәм, әлбәттә инде арианлык Византиядән килмәгән, чөнки элеге дин Кара диңгез артында ересь (гөнаһлы гамәл, алладан китү) дип саналган.
X гасырда арианлык варяглар белән бергә славяннар җиренә - булачак Русиянең көнбатышына күченеп килгән (М.Аджи. «Тюрки и мир»). Ә калган җирләрендә тәңречелек хөкем сөргән (А.Бушков. Чингисхан). Икенче чыганаклар буенча, арианлык славяннарга Лаба буе славяннарыннан килгән, дигән фикер дә бар.
Кыскасы, дин мәсәләсенә килгәндә, вазгыять гади генә булмаган. Киев кнәзлегенә көнбатыштан католиклар, арианнар йогынты ясаганнар. Көньяктан - ислам һәм православие, хәзәрләр ягыннан – яһуди дине, көнчыгышта көчле ислам илләре – Хорезм, Булгария, татарлар чолгап алганнар.
Рәсми тарих урыслар һәм славяннар 988 елда кнәз Владимир тарафыннан православиегә кертелгәннәр дип әйтсә дә, күп кенә тарихи чыганаклар моны инкяр итәләр. Мәсәлән, поляк тарихчылары Владимирның бөтенләй христиан булмаганлыгын, бөтен гомерен мәҗүсилектә үткәргәнен язалар.
Ләкин урыс кнәзлекләрендә христианлыкның булганлыгын инкяр итеп булмый. Ләкин ниди христианлык турында сүз бара һәм ул кайчаннан башлап килә? Өстәрәк әйтелгәнчә, кайсыбер тарихчылар аларның арианлык мәзһәбендәге христианлык кабул иткәнлекләрен әйтәләр, дип язылды инде. Янәсе, аларга аны Лаба буе славяннары, яисә Рюрик белән килгән урыслар китергән дип аңлаталар. (А.Г.Кузьмин. «Начало.Тайны рождения русского народа»).
Арианлыкның христианлыктан төп аермасы шунда ки, арианнар Гайсә пәйгамбәрне (Иисус Христосны) алла дип танымыйлар, чөнки Иисусны алла үзе яралткан һәм ул алла белән тиң була алмый, гәрчә аңа илаһи рух кертелгән булса да. Икенчедән, арианлыкта да, тәңречелектәге кебек, алланың бер үк вакытта ике яки өч затта (ипостась) гәүдәләнүе (бог-троица) булмаган.
Арианлык Египетта барлыкка килгән (Александрия). Башта христианлыкның бер тармагы булган бу дин, диңгез юлы белән Алтайдан Индостан аша Төньяк-көнбатыш Африкага үтеп кергән тәңречелек тәэсире астында шәкелләшкән, дип әйтелә (М.Аджи. Тюрки и мир).
Арианлыкны Александрия рухание Арий (Areios) гамәлгә кертә һәм бик нык яклап чыга. Ләкин христианнарның яңа эраның 325 елындагы Никея соборында аны динсезлек (диннән аерылу, ересь) дип игълан итәләр. Әмма Византия императоры Константин басымы астында бу дин рәсми рәвештә таныла. Ләкин Константинның үлеме һәм императорлар алмашыну арианлыкның язмышын дә тискәре якка хәл итә: ул яңадан рәсми дин булудан туктый. Алай да төрле илләрдә арианлык инде көчләнеп өлгергән була. Соңрак арианлык варварлар дине буларак тарихка керә.
Европада барган инквизиция арианнарны төньякка – Германия, Дания, Швеция һәм башка җирләргә күчәргә мәҗбүр иткән. Кайсыбер тарихчылар инквизициянең нәкъ менә шушы арианнарга һәм шулай ук тәңречеләргә каршы католиклар алып барган көрәш дип тә исәплиләр. Ә соңрак Европада шаулап үткән Реформация да шул ук арианнар тарафыннан башкарылган дигән фикер дә бар. Кыскасы, Киев кнәзлегенә килгәндә, монда дин турындагы мәгълүматлар бик буталчыклы. Өстәрәк Киев кнәзлегендә рәсми тарих әйткән православие дине түгел, ә арианлык мәзһәбендәге христианлык кертелгән булган дип әйтелгән иде инде. Икенче яктан караганда, Скандинавия сагалары да Польша хроникалары кебек үк Владимирның бернинди православие дә кабул итмәгәнлеген, үлгәнче мәҗүсилектә булганлыгын исбатлыйлар.
Шунсы да бар, байтак кына авторлар Киев кнәзлегенең көньяк тарафы католик чиркәве басымы астында булып, шушы динне кертергә тырышу һәм аңа каршы булган көрәшне кичергән.
Ә гарәп тарихчылары, яһүдиләр бөтенләй башка, өченче вариантны күрсәтәләр.
Мәсәлән, кайсыбер тарихи язмаларда славяннарның христианлыкны түгел, исламны күптәннән кабул иткәнлекләрен күрсәтәләр. Аларның әйтүенчә, шул ук Киев кнәзе Владимир Святославичның Киев халкын чукындырган гына түгел, озак та үтмичә, үзе ислам кабул иткәнлеге билгеле, дип санала икән. Ләкин күп санлы урыс елъязмалары бу турыда ләм – мим. Әмма X гасыр гарәп чыганаклары Әүфи, Ибн Русте, Димашки язмаларыннан өзекләрне В.В.Бартольдның 1896 елда урыс телендә бастырган язмаларында бу турыда хәбәр байтак. Мәсәлән, Мөхәммәт Әл - Әүфи тарафыннан түбәндәгеләр хәбәр ителә: «Русларның үзләренә азык табу юлы бер генә иде - кылыч. Әгәр балаларының атасы үлсә, бөтен милеге кызга, ә улына кылычы гына бирелә һәм атасының яшәү кирәк-ярагын юлбасарлык белән тапканлыгы аңлатыла (монда без борынгы урысларның бары тик юлбасарлык белән генә көн иткәнлекләрен тагын бер мәртәбә күрәбез, автор). Ләкин 300 (һиҗри буенча, автор) ел элек алар христианнар булгач, кылычларын кыннарына тыгарга туры килде. Бүтән төрле ысул белән ризык табарга өйрәтелмәгәнлектән, аларның эшләре көйсезләнде, талаудан башканы белмәгән урыслар ач утыра башладылар. Шуннан соң, ислам дин өчен сугышлар рөхсәт итә икән, дип уйлаганга күрә, алар ислам диненә таба борылдылар. Аларның максаты – дин өчен көрәш сылтавы белән тагын талауга тотыну була. Кнәзнең якыннарыннан дүрт илче Хорезм шаһына киттеләр. Болар Буладмир (Владимир, автор) атлы падишаһ туганнарыннан иделәр. Хорезм шаһына килгәч, ул боларның ислам кабул итәргә теләүләренә бик сөенде, зур бүләкләр һәм дингә өйрәтү өчен бер имам биреп, илләренә озатты. Шуннан соң руслар мөселман булдылар. (Бартольд В.В., «Новое мусульманское известие о русских Ауфи», Записки Восточного отделения Императорск. Археологического общества, т.9. СПб., 1896 г. стр.262-267).
Шуннан соң тагын кораблар белән дә, җәяү дә төрле якларга йөреп талаулар башлана. Бу турыда Бартольдның башка тәрҗемәләре дә сөйли.
Шулай итеп атаклы, Киев Русен чукындырган кнәз – Изге Владимир - христиан түгел, мөселман булган. Ләкин, уйлап карасаң, ни өчен ул бу юлга баскан? Чыннан да ул дин өчен сугышлар ачу өчен исламны кабул иткәнме? Ахрысы, аны тормыш үзе шул юлга этәргәндер. Актарыйк чыганакларны. Әһә, Владимир «иске дусты» Византиягә яулар чабар өчен эшләгән икән бит моны. Тирә якта талар илләр дә калмый башлаган: ерак та түгел көч алучы гарәпләр, көнчыгышта шанлы мөселман дәүләте – Хорезм, Булгар, мөселман һәм яһүди хәзәрләр, Кавказ халыклары. Кыскасы, зур көч. Аларның барысы белән дә мөселман булсаң гына сөйләшеп – аңлашып булыр ахры.
Киевтагы борынгы каберләрнең дә ислам таләпләре буенча күмелгәнлекләре мәгълүм булган. Күп каберләр мәҗүсиләрчә. Христиан каберләре 1498 елдан башлап кына күренә башлаганнар. Бу факт күп нәрсә турында сөйли, христиан дине шул вакытта гына кертелә башламаганмы соң?
Владимир 988 елда Киев халкын чукындыргач, Десятинная церковь дигән храмны төзегәннәр, ди рәсми тарих. Ләкин «Тарих һәм матди культура институты»ның хисап язмалары буенча, Десятинная церковь унөченче гасырда гына күмелгән зур чокыр өстенә төзелгән булган. Ахрысы, ул башта мәчет булгандыр. Кыскасы, кая карасаң да ялган.
Билгеле «Задонщина» язмалары буенча, урыслар, «София Киевская» храмын һәм татарларны талап, үз хатыннарына затлы намазлыклар алып кайтып бирәләр икән.
Кайсыбер чыганаклар буенча, Киев князе Аскольдның (Аскел) Болгар ханы кияве булганлыгы һәм аның үзенең дә ханның вассалы булганлыгы билгеле. Ә аны Хәзәр дәүләте кешесе кнәз Олег (Вольга) үтергән. Бу факт скандинавларның ул вакытта Хәзәрләргә буйсынганлыгын күрсәтә. Ә хәзәрләр ул вакытларда мөселманнар булганнар (X гасыр). Шунсы да билгеле: Радзивил елъязмасы буенча, Святослав Балканда сугышлар алып барганда күтәргән байрагында гарәп хәрефләре белән «Дин» дип язылган булган. Ул вакытта аның каһан дип зурлануы да билгеле.
Һәм, гомумән, ул вакытларда славян җирләрендә һәм, хәтта Белоруссия һәм Литвада да гарәп алфавиты кулланганнар. Бу турыда византияле Феофан, Никифор һәм Леон төрле очракларны мисал итеп хәбәр итәләр.
Н.Д.Знойко, Азия як белән сату – алу эшен алып бару өчен мөселман булу кирәк, дип язган «О походах Святослава на Восток» дигән язмасында (Журнал Министерства народного просвещения. 1901, декабрь. С. 273—274.).
Өстәрәк, урыслар исламны талау сугышлары алып бару өчен кабул иткәннәрдер, дип әйткән идек инде. Башлыча алар Балкан тирәсендәге христиан илләрен талыйлар. Бу турыда башка авторлар да яза. Мәсәлән, С. П. Толстов (По следам древнехорезмийской цивилизации. М., 1948. С. 261.): «Исламда Владимир (Киевны христианлыкка күндергән Владимир) Иске дошманы Византиягә каршы дин сугышы ачу мөмкинлеген эзли».
Төрек тарихчысы М.Кятиб хәбәр итүенчә, руслар исламны һиҗри буенча 333 нче елда кабул иттеләр, дип яза.
Поляк авторлары да калышмый һәм урысларның грек динен дә (православие), латин динен (католиклык) дә тотмаганлыкларын язалар (Щавелева Н.И. Польские латиноязычные средневековые источники. М, 1990.). Аларның тарихи документларыннан һәм борынгы язмаларыннан күренгәнчә, Алтын Урдада Бәркә (өстә китерелгән бер чыганакта исламны Урдада Бату кертә башлавы турында әйтелгән иде) тарафыннан ислам тарала башлагач, Урта гасырларда урыслар арасында да исламның көч алганлыгы күренә. Бу сөреш, әлбәттә, Үзбәк хан заманында тагын да киңәя. Моны түбәнрәк китерелгән фактлар ярдәмендә исбатларга мөмкинлек бар.
Кайсыбер урыс архитектурасы истәлекләре дип аталган храмнар классик мөселман архитектурасына нисбәтлеләр. Алар ак таштан төзелгән, орнаментлары һәм мәк башына охшаш гөмбәзләре болгар мәчетләренә хас. Шул уңайдан, Казан кремлендә дә нәкъ шундый храмнарның булганлыгы билгеле. Шунсын да әйтеп үтик, Мәскәүнең уртасындагы «Бөтен изгеләр храмы (Храм всех святых)» Ирандагы, Урта Азиядәге һәм бигрәк тә Төньяк Һиндостандагы мөселман мәчетләреннән аерылмый дип әйтерлек. Кызыл мәйдандагы Василий Блаженный чиркәве дә Казандагы мәчетнең күчермәсе дигән фикер бар.
Суздаль һәм Киев кнәзлегендәге каберлекләрдә мәетләрнең ислам кануннары буенча җирләнгән булуы да моңа дәлил булып тора дидек. Христиан кануннарына туры килгән каберләр XV гасырның ахырында гына пәйда булган.
Мөселманлыкның финно-угор халыклары арасында да таралганлыгын күренекле тарихчы һәм мәгърифәтчебез Шиһап Мәрҗәни дә күрсәтеп үткән (Ш.Мәрҗәни., 1993). Ә бит Владимир – Суздаль кнәзлекләрендәге халыклар XIV – XV гасырларга кадәр нәкъ электән шунда яшәгән, ләкин шул гасырларда урыска әйләндерелгән финно – угор кабиләләре: мурома, весь, меря, мордва һәм мещера кавемнәре булган. Мишәр милләттәшләребез урыс кнәзлекләрендә сизелерлек абруй казанганнар һәм халык арасында ислам таратуда зур урын тотканнар. Гомумән, татарның урыс кнәзлекләрендә урын ала башлавы мишәрләрдән башлана, һәм соңрак ханнар тарафыннан үз вәкилләре, чиновниклары, баскаклары, хәрби хезмәттәге Урда кешеләре буларак җибәрелгән татарлар белән дәвам итә. Шулай итеп, тарихчыларның Урда татарлары үзләре теләп урыс кнәзләренә хезмәткә күчкәннәр, дигән сүз дөреслеккә килмидер. Алар беренчедән, басып алынган мишәр – татарлардан торганнар, икенчедән, Алтын Урда заманында үз хезмәтләрен ханлыкның башка урынында, ягъни, Мәскәү олысында ханнар боерыгы буенча дәвам иткән татарлар - чиновниклар булганнар, дип кенә карарга кирәктер. Соңрак, вазгыять үзгәреп, Урдада низаглар башлангач, кнәзлекләр җирләрендә калган татарларның токымнары 7-10 нче буыннарда урыслаша башлап, урыс дворяннарына әверелгәннәрдер. Күпчелеге, ягъни дворян дәрәҗәсен алмаганнары, безнең өчен бөтенләй үк югалтылганнар.
Өстәге бүлекләрдә Кыпчак даласының көнбатыш өлешендә төрле төрки кавемнәр һәм татарлар яшәгәнлекне язган идек. Ә бу җирләр бит соңрак шулай ук Алтын Урда һәм Русь биләмәләренә кереп киткән һәм ул җирләрдәге урыслашкан милләттәшләребез санына үз өлешләрен керткән.
Әлбәттә, XIV – XV гасырларда Урдада барган тәхет өчен көрәшүләр, низаглар заманында Мәскәү кнәзлегенә үзләре теләп күчүче татарлар да булгандыр.
А.Бушков язуынча, урыс шәһәрләрендә мөселманнарның күпләп яшәгәнлекне В.Н.Татищев та әйтеп үткән (Татищев В.Н. «История Российская»).
Алтын Урда ханы Үзбәкнең һ.б. урыс кнәзләре белән кодалашулары да күп нәрсәләр турында сөйли. Бу очракта Үзбәк хан киявенең исламга күчүе тәгаенләнә. Бу хәл Мәскәү кнәзләренең чәчләре, өс һәм баш киемнәре буенча да беленә. Кнәзләр үзләренең нәселләренең татар ханнарыннан чыгуын күрсәтергә омтылганнар (Измайлов И. Родина. 1997 №2). Башка чыганаклар да бу дәвердә исламның урыс кнәзлекләрендә киңрәк тарала барганын белдерәләр.
Бөек кнәз Василий Темный нәкъ менә татар теленә һәм гадәтләренә мөкиббән киткән өчен боярлар тарафыннан сукырайтылган.
С.Герберштейн миниатюралары һәм М.Литвин язмалары буенча, боярлар да күп вакыт азиятларга охшатып киенгәннәр.
Бу хәлләр Мәскәү кнәзлегендә XVI гасырның урталарына кадәр дәвам иткән. Явыз Иванның Казанга шулкадәр каты бәрелүе Мәскәү кнәзлегендәге өстә әйтелгән традицияләргә каршы көрәшенең бер тармагы булгандыр, дип әйтергә дә буладыр? Бәлки Казанны алучыларның идеологлары бөтенләй дә урыс булмагандыр, ә ул вакытларда Мәскәү кнәзлегендә югары урын тотучы татарлар булгандыр. Мәсәлән, Шаһгали, яки Явыз Иван өчен тәхеттә утырган Саин Булат һәм аның боярлары. Кызганычка каршы, тарихи чыганаклар булмау сәбәпле, моны исбат итеп булмый. Бу шуның өчен фараз ителә, кызганычка каршы, татарлар арасында үзара низаглар тудыручылык гадәтләре шулай ук таралган булган.
Икенче яктан, Мәскәү ягына чыккан күп кенә татарларның да христианлыкка күчүе билгеле. Бу турыда борынгы монастырьларның татарлар тарафыннан салынган булуы да шул турыда сөйли. Соңгы елларда төрле авторлар тарафыннан башкарылган хезмәтләрдә берничә йөз урыс дворяннарының башта мөселман булганлыклары, аларның хәзергә хәтле сакланган гербларында мөселманлыкны белдергән билгеләре булуы, ә соңрак бу дворяннарның христианлыкка күчүләре әйтелә. Әйтеп үтәргә кирәк ки, әлеге татардан чыккан урыслар исәбенә берничә гасыр эчендә Рәсәйдә хезмәт иткән, Рәсәй дәүләтенең хәрби, гыйльми һәм мәдәни элитасын тәшкил иткән затлар керә (А.Х.Халиков. 500 русских фамилий...).
Тарихчылар күрсәтүенчә, исламның иң күп таралган урыны – Суздаль (соңрак Мәскәү) кнәзлегендә булгандыр, дип әйтергә була. Бигрәк тә исламга кнәзлекнең аксөякләре бирелгән булган. Моны XVI гасырларда Мәскәү кнәзлеге чиновниклары (дьяклар) арасында күбесенең татар фамилияле булуы күрсәтә (Г. Носовский һәм А.Фоменко тикшеренүләре). Бу турыда С.Герберштейн да язып калдырган (Герберштейн С. Записки о московских делах. Спб.: 1908. С.85). Христианлык кара халыкның, ярлыларның дине булып калган. Шуңа күрә дә аларны мыскыллап христианнар (соңрак крестьяннар), дип атаганнар да ( Вернадский Г.В. «Монголы и Русь». Тверь. 2000. С.137.385).).
Мәскәү (һәм Киев) кнәзлегендә исламның нык урын алганлыгы турында өстәрәк китерелгән Афанасий Никитин юлъязмаларында да ачык күренә: Үзенең берничә ел буе алып барган юлъязмаларында ул: «...а имя ми Офонасей, а бесерменьское имя хозя Исуфъ Хоросани». Ягъни А.Никитинның ике исеме булган: христиан исеме һәм мөселман исеме. Җитмәсә, «хозя» дигән сүз аның хаҗда булганлыгын да күрсәтә. Икенче урында шул ук автор Индостандагы бер кавем турында болай ди: «А намаз же их на восток, по-русьскыи». Без монда исламның урыс дине булганлыгын күрәбез. Никитинның ошбу язмасы, гомумән, мөселман догалары һәм корьән сүрәләрендәге аятьлар белән тутырылган (Никитин А. «Хождение за три моря». М.: Советская Россия, 1980. С.57). Димәк әле XV гасырга кадәр дә Русьта ислам югары урын алып торган.
Константинополь патриархының илчесе Максимилиан Мәскәүдәге диннең грек (православие, автор) һәм латин (католик, автор) догматларына туры килми, ә падишаһ - схизматик (еретик, диннән китүче, автор) булуын искәртә (Герберштейн. с.65). Димәк бу да Мәскәү халкының исламда булганлыгына ишарәли.
М..Худяков та ул вакыттагы мәскәүлеләрнең исламга бик каты бирелгәнлекләре, спиртлы эчемлекләр тараткан һәм кулланган өчен гаепле кешеләргә каты җәза бирүләре турында язган.
Шул вакыттагы язмалар буенча, Мәскәүдә татарлар бик күп булган. Бу хәзерге топонимнар буенча да күренә.
А.Бушков буенча, Казанда да урыс мөселманнарының күплеге турында язмалар бар. Тарих әйләнешенә кертелмәгән «Җәгъфәр тарихы» язмаларында Казанда 30000 ләп «кара мөслим»нәр (көнбатыш мөселманнары) яшәве күрсәтелгән. «Казанская история» авторы язуынча да, Казанда яшәүче урыс мөселманнар урыслар Казанны алыр алдыннан да, шәһәр алынгач та үзләренең «чын» исемнәрен әйтмәгәннәр һәм Казаннан да китмәгәннәр. Исламны да ташламаганнар (Худяков М.Г. 1992). Ә безгә рәсми тарих буенча Казанны урыс әсирләрне коткару өчен алганнар, дип тукыдылар. Ә бәлки киресенчәдер, Казанга качкан мөселман урысларны кире кайтару максат итеп куелган булгандыр.
Шунсын да әйтеп үтү кирәк ки, славяннар һәм урыслар исламны үзләре теләп кабул иткәннәр. Көчләп дин алыштыру булмаган. Бу турыда К.Фукс язмаларында да әйтелә. (Фукс К. 1996).
Кнәзләрнең исламга кергәнлекләре аларның сугыш киемендә дә күренә торган булган. Мәсәлән, кнәз Ф.Мстиславскийның шешәгендә гарәп язулары барлыгы билгеле. А.Невскийның шлемында Корьәннең 16 нчы сүрәсенең 13 аяте язылган булган һ.б.
Мәскәү кнәзләре тәңкәләрендә гарәп һәм урыс язулары булган (азрак алгарак китеп, әйтик: бу хәл Алтын Урда вакытында берләштерелгән татар-урыс дәүләте төзелгәнлеген аңлата). Василий III нең чалмадан йөрүе билгеле (С.Герберштейн). Степан Разин шулай ук чалмадан йөргән. Әйтеп китү кирәктер, соңрак Русия падишаһы булып калган Романовлар нәселе дә татардан чыккан, дигән хәбәр бар, шуңа күрә аларның да башта мөселман булганлыкларын фарыз итәргә була.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Татарның Чын Тарихы - 10
  • Parts
  • Татарның Чын Тарихы - 01
    Total number of words is 4030
    Total number of unique words is 1942
    29.0 of words are in the 2000 most common words
    43.5 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 02
    Total number of words is 4041
    Total number of unique words is 1804
    27.3 of words are in the 2000 most common words
    39.4 of words are in the 5000 most common words
    46.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 03
    Total number of words is 4012
    Total number of unique words is 1743
    28.5 of words are in the 2000 most common words
    42.5 of words are in the 5000 most common words
    49.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 04
    Total number of words is 4044
    Total number of unique words is 1817
    28.2 of words are in the 2000 most common words
    41.4 of words are in the 5000 most common words
    47.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 05
    Total number of words is 3957
    Total number of unique words is 1698
    30.2 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    51.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 06
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 1845
    30.6 of words are in the 2000 most common words
    44.7 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 07
    Total number of words is 4047
    Total number of unique words is 1849
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    42.6 of words are in the 5000 most common words
    50.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 08
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 1901
    29.0 of words are in the 2000 most common words
    40.5 of words are in the 5000 most common words
    47.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 09
    Total number of words is 4022
    Total number of unique words is 1850
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    40.9 of words are in the 5000 most common words
    48.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 10
    Total number of words is 4017
    Total number of unique words is 1805
    27.4 of words are in the 2000 most common words
    40.9 of words are in the 5000 most common words
    48.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 11
    Total number of words is 3915
    Total number of unique words is 1764
    27.9 of words are in the 2000 most common words
    40.6 of words are in the 5000 most common words
    48.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 12
    Total number of words is 4035
    Total number of unique words is 1874
    30.5 of words are in the 2000 most common words
    42.8 of words are in the 5000 most common words
    50.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 13
    Total number of words is 3937
    Total number of unique words is 1748
    30.8 of words are in the 2000 most common words
    44.2 of words are in the 5000 most common words
    52.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 14
    Total number of words is 3992
    Total number of unique words is 1721
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 15
    Total number of words is 4009
    Total number of unique words is 1727
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.8 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 16
    Total number of words is 4026
    Total number of unique words is 1887
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 17
    Total number of words is 3991
    Total number of unique words is 1818
    28.0 of words are in the 2000 most common words
    41.4 of words are in the 5000 most common words
    49.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 18
    Total number of words is 223
    Total number of unique words is 185
    44.2 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    68.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.