Latin

Татарның Чын Тарихы - 01

Total number of words is 4030
Total number of unique words is 1942
29.0 of words are in the 2000 most common words
43.5 of words are in the 5000 most common words
51.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Тарихыбызның асылы

Автордан
Н.М.Карамзин XIX гасырның башында үзенең «Россия империясе тарихы»на кереш сүзендә яшермичә әйткән: «Тарих ялган белән тулы, дип әйтәләр. Аңарда, кешенең һәрнинди гамәлендәге кебек, ялган кушылдыгы бар, ләкин хакыйкать азмы-күпме саклана, һәм кешеләр хакында, аларның гамәлләре турында хәбәрдар булу өчен безгә шул кадәресе дә җитә».
Бу язманың авторына 6 сыйныфта укучы татар балаларына шундый сорау бирергә туры килгән иде: «Сез татарлар турында ниләр беләсез?». Шушы ук мәктәп укытучысының ана телен ярыйсы гына белгән улы кулын күтәрде дә җавап бирде: «Татары наши враги». Бу фаҗига түгелмени? Бу баланы бит урыс укытучылары укытмаган. Менә шулай итеп без үзебез балаларыбызны урыска әйләндерәбез. Ә яшь буынны ана теленнән яздыру балалар бакчасыннан башлана, чөнки анда ук инде балалар белән урыс телендә генә сөйләшү гамәлгә кертелгән. Чөнки, беренчедән, тәрбия-укыту програмнары шулай төзелгән. Икенчедән, тәрбиячеләр, бәлки, кайсыбер эшләрен татар телендә алып та барырлар иде, ләкин ана телен белүләре чамалы, ә балалар өчен татарча җыр-биюләрне, уеннарны бөтенләй дә белмиләр.
Ул гына да түгел, хәзер инде саф милли гаиләләрдә дә, бигрәк тә Татарстаннан читтәге регионнарда, яңа туган бала белән урысча сөйләшә башлыйлар. Һәм ни кызганыч, баланың теле ана телендә «әннә» дип ачылса да, аны «мама» дип әйтергә өйрәтәләр. Шул рус тел белән ул үсә дә. Күп кенә ата- аналар балага ана теле өйрәтү файдасыз, ул аңа тормышта кирәк түгел, дип исәплиләр. Ләкин бу зур хата. Урыс телен бала ата - анадан башка дә өйрәнә, чөнки тормыш шулай төзелгән. Ә ике тел белгән кеше ул инде галимрәк, күбрәк белгән кеше. Ә өч тел белгән кешене инде зыялы дип әйтә алабыз. Аның дөньяга күз карашы киң, ул урыс дөньясында да, татар дөньясында да үзен иркен тота.
Шунсы да бар, теленнән читләштерелгән бала, ата- анадан да, әби-бабайдан да, туган- тумачасыннан да читләшә. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр өстә-өстән генә, тирәнгә кермичә генә алып барыла. Ә алардан туган яртылай урыс балалары инде ят кешегә әйләнә башлый. Кызганычка каршы, без шуны аңламыйбыз. Ләкин гаеп монда тулысынча ата-анада гына да түгел. Бит мәктәпне бетереп, шәһәргә барып укырга кергәндә, татар баласында милләтебезгә хас булган мескенлек, тулы кыйммәтле булмаганлык комплексы инде ныклы урын алган була. Һәм ул татар кешесен кабергә кадәр озата. Нигә соң бу болай? Чөнки без шундый шартларга куелганбыз. Кызганычка каршы, безнең моңа каршы торырлык көчебез дә, мөмкинлегебез дә һәм, дөресен әйткәндә, теләгебез дә чикле. Ә моның тамырлары тарихта. Шунда ул, безне хурлыкка төшергән, исемнәребездән оялып йөри торган мәхълукларга әйләндергән ялган тарихи вакыйгалар турындагы язмалар.
Татар кешесенең милли үзаңын бары тик бер юл белән генә күтәрергә буладыр. Ул да булса, аның чын тарихын булдыру, ул тарихтагы уңай вакыйгаларны, дәверләрне ачыклау, халкыңның мескенлеген түгел, батырлыгын, кыюлыгын күрсәтү. Һәм ул тарихны һәр татар кешесенә җиткерү. Әгәр дә татарның милли үзаңы милләтенең тарихы биеклегенә күтәрелә алса, татар нинди шартларда да телен, мәдәниятен һәм гореф – гадәтләрен югалтмас иде.
Милләтебезне саклау гади сүз генә түгел, һәм ул дөньялык өчен генә кирәк, дип һич әйтә алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә милләтләрне үзе яраткан һәм аларны саклау фарыз дигән, бу турыда Корьән әйтеп тора. Безнең борынгыдан яшәгән ата-бабаларыбыз меңнәрчә еллар эчендә халкыбыз, динебез саклансын өчен зур сугышларга чыкканнар, каннарын, гомерләрен биргәннәр. Ә хәзер без, аларның ваемсыз һәм рәхмәтсез балалары, җиңел генә башка милләт кешеләренә әйләнәбез. Моны күреп, ата-бабаларыбызның рухлары, җаннары бик әрни булыр.
Тарихыбыз турында
(Кереш)
Татар тарихы. Мондый бәхәсле, фаҗигалы тарих бармы соң бу дөньяда? Кемнәр генә язмаган татар тарихын. Ләкин барысы да татарны монгол белән бәйләп, халкыбызга тузга язмаган нахак гаепләр таккан, һәм бу җәбер хәзергә кадәр дәвам итә. Хәтта үзебезнең татар галимнәребез-тарихчыларыбыз да, нигездә, шушы ялган тарихны яклый. Алар бары тик шуны бераз йомшарту, шомарту һәм бизәү белән генә шөгыльләнәләр.
Икенче, капма – каршы чиккә таба омтылу да бар. Ягъни халкыңның үткәнендәге, башкалар өчен күңелгә ятышсыз булып күренгән ялган фактларны яшерергә тырышу. Һәм дә шул максат белән халкыңның исемен алмаштыру, башка кавемнәр исеме (мәсәлән, болгар) астына качарга омтылу. Монсы гамәл дә, әлбәттә, беренчесе белән бәйләнгән.
Ләкин тарихны болай тасвирлау белән һич килешеп булмый, чөнки күп санлы тарихи чыганакларда татар кавеме меңнәрчә еллык тарихы булган бөек халык итеп тасвирлана. Аларны укыганда йөрәк еш тибә башлый, халкыбыз өчен горурлык хисе кабына һәм ул инде бервакытта да сүнми. Җитмәсә, XVIII гасырга кадәр булган рус һәм чит ил елъязмаларында, тарихи чыганакларда татар-монголлар дигән халык турында бер сүз дә юк, дип әйтергә була, анда бары тик татарлар турында гына язылган (Татар-монгол дигән сүзне 1817 елда Христофор Крузе «Европа атласы» дигән язмада башлап куллана). Кыскасы, традицион тарих күп сораулар тудыра һәм аларга бу рәсми тарих кысаларында җавап табып булмый. Гомумән, татар тарихын татар-монголлар, булгарлар тарихы белән бутауның максаты бер генә: татарның тарихын юкка чыгару, халкыбызга җир йөзендә үз дәүләтен корып яшәргә юл куймау.
Дөрес, соңгы елларда кайсыбер галимнәр, тарихны популярлаштыручы язучылар булып үткән вакыйгаларны башкачарак фаразлыйлар, үзләренчәрәк тасвирлыйлар. Монда А.Фоменко, А.Бушков, В.Томсинов, К.Пензев, А.Баяр, А.Мурад, Д.Калюжный, М.Гайнетдин, Г.Еникеев, Р.Безертдинов һ.б. кебекләр күздә тотыла. Әлбәттә, аларның кайсыберләре профессиональ тарихчы түгел, ләкин, шуңа карамастан, аларның тәгълиматлары кеше ышанырлык түгел, дип әйтеп булмый, чөнки алар тарихны кайсыбер академик тарихчылар кебек власть башында торучыларга ничек кирәк шулай үзгәртмиләр һәм үзләре уйлап чыгармыйлар, инде танылган, бөтен дөньяга билгеле булган тарихчылар язмаларына гына таянып эш итәләр, бары тик тарихта булган фактларның мәгънәсен генә үзләренчә аңлаталар. Иң мөһиме – алар тарихны халык аңлый торган телдә язалар. Кайвакытта академик тарихчылар тарафыннан «яшерелгән» тарихи материалларны да әйләнешкә кертәләр.
Әле әйтеп кителгән «халык тарихчылары»ның (бу яңа термин) язмаларын укыгач, төрле хисләр туа. Эш шунда ки, аларның кайсылары төрки - татар тарихын тамырдан үзгәртә (А.Бушков, А.Бояр, К.Пензев һ.б.), ә кайсыберләре татарны бөтенләй тарихсыз калдыра (А.Фоменко һ.б.). Без бу гамәлләрдән хәбәрдар булырга тиешбез. Соңгы берничә дистә еллар күрсәткәнчә, дөньяда, тормышта һич көтелмәгән үзгәрешләр, җәмгыяви зилзиләләр куба тора. Булмас дип кем әйтә ала, әлеге «халык тарихчылары» тәкъдим иткән, безгә көлке тоелган фаразлаулар берзаман Русия дәүләтенең (дөресрәге, рус милләтенең) инде күптән эзләгән милли идеясе булып китмәсме? Һәм без тарихсыз калмабызмы? Димәк, татарга уяу булырга, тарих актарылып яңадан языла башласа, үз тарихын булдыруны үз кулына алырга кирәктер.
Укучылар игътибарына шуны да җиткерәсе килә: автор монда хәзерге вакытта билгеле булган татар тарихын сөйләп чыгуны бурыч итеп куймый. Чөнки, беренчедән ул Русия тарихы белән үрелеп бара. Икенчедән, татар тарихы, ялган булса да, ул бик катлаулы һәм бай эчтәлекле, һәм аны тасвирлар өчен берничә том китап язарга кирәк булыр иде. Һәм ул томнар тарихчылар тарафыннан язылганнар да инде.
Шунсын да искәртеп китү кирәк: авторның бурычы - ниндидер гадәттән тыш зур гыйльми эш башкару түгел һәм, әлбәттә, бу әсәр, чын мәгънәсендә фәнни хезмәт түгел, һәм бу мөмкин дә түгел, чөнки автор – гади язучы. Эш шунда ки, ул тарихи вакыйгаларны үз күзлегеннән чыгып ачыклаячак, үзенең фикерләрен җиткерәчәк, һәм үз әсәрен халкыбызга аңлаешлы телдә язачак. Төп теләк – милләттәшләребезнең үз тарихына игътибарын булдыру, аны белергә тырыштыру. Халкыбызның үзенә лаек булган тарихын ачу һәм шуның аркылы татарның абруен тиешле баскычка күтәрү. Әгәр дә һәр татар кешесе үз милләте белән горурланса, аны яратса, телен, моңнарын онытмаса – йә Хода, тагын нәрсә теләргә кирәк булыр иде! Ул бит беркемнән дә үзен кыерсыттырмас иде. Ләкин моның өчен йөзебезне кызартмаслык, телебезне йоттырмаслык, исемнәребезне яшермәслек милли тарих кирәк. Булганмы соң ул? Әлбәттә, булган. Татар тарихы – бөтенләй башка тарих. Ләкин, күңел сизә, ул яшерелгән. Автор шуны эзләү юлына басты. Нәрсә килеп чыгар – ансын Аллаһ белә!
Ошбу язмага кертелгән мәгълүматларны җыйганда төрле чыганаклар файдаланылды: кайчандыр укып, күңелгә сеңеп калган тарихи истәлекләр, кулда һәм китапханәләрдә табылган тарихи әсәрләр, электрон ресурслардагы материаллар. Шулай итеп, алга, хөрмәтле укучы!
Татарларның ата-бабалары
Татарлар үз ата - бабаларын җиденче буында Нух улы Яфәстән (Иафет) туган Татар хан белән бәйлиләр (Рәшидетдин. «Еъязмалар мәҗмугасы»). Ә Татар ханны якутлар (саха) үзләренең бер хөрмәтле аллалары итеп тә исәплиләр икән. Бу исә татарлар белән якутларның нәселдәш икәнен генә күрсәтеп калмый, ә бәлки татар тарихының тамырлары бик тирәндә булуын белдерә (Г.Миллер буенча.) Әлеге тарихи фактлар «татар» сүзенең килеп чыгышы турында төрле уйдырмалар йөртүне дә әдәпсезлек һәм татар тарихын юкка чыгару юлын эзләү икәнлеген аңлата. Мәсәлән, башка йөзләрчә-меңнәрчә сандагы милләтләр исеменең мәгънәсен беркем дә эзләми бит.
Галимнәр төрки - татар кабиләләренең барлыкка килү һәм үсеш урыннарын киң Евразия регионнары дип күрсәтәләр. Мәсәлән, яңа эрага кадәр X – VII меңъеллыкларда мезолитик мәдәни – иктисадый сөрешләр нигезендә IV – III меңъеллыкларда Евразия далаларында һәм бигрәк тә Идел – Уралда курган археологик культурасы барлыкка килә. Аның «тумыш» урыны Идел - Җаек аралыгында була. Ул вакытта яшәгән кешеләр европеоидлар булып, араларында монголоид (лапоноид) билгеләре чагылганнары да була. М.Н. Герасимовның объектив тикшеренүләренә нигезләнгән бу ачышлар, шул вакытлардан бүгенге көннәргә кадәр шушы регионнарда яшәгән халыкның (төркиләрнең) антропологик яктан үзгәрмәгәнлеген күрсәткән (Лайпанов К.Т., Мизиев И.М., 1993, 20, 25). Димәк, Идел – Уралда яшәгән халыклар – автохтоннар, беркем – беркаян күченеп килмәгән, һәм бу 5-6 мең ел дәвамында шулай бара. Дөресрәге, күчеп килгән кабиләләр булган, мәсәлән булгарлар һәм башкалар, ләкин алар шунда электән яшәгән кавемнәр тарафыннан ассимиляцияләнә килгәннәр (автор).
Идел - Урал зонасы өчен Ананьино археологик культурасын өйрәнү нәтиҗәләре дә бик мөһим. Әлеге тимер гасырына нисбәтле археологик культура Кама, Урта Идел, Вятка һәм Агыйдел бассейннарында таралган була. Бу культура кабиләләре җир эшкәртү, терлекчелек, сунарчылык һәм балыкчылык, металл эшкәртү (бронза, тимер) белән шөгыльләнгәннәр (БСЭ, III изд., т. 1, 572). Ананьино культурасы кабиләләрен, гадәттә, финно – угорларга нисбәтлиләр. Ләкин аларның киң таралган зоналары үз эчләренә төркиләрне һәм финно – угорларны керткән скифларның яшәү зонасы һәм вакыты белән туры килә. Урал һәм Идел буе бу вакытта суар һәм аслар, көньяктан күчкән саклар белән тулган була. Ә саклар – шул ук скифларның икенче төрле әйтелеше генә бит.
Яңа эраның IV – VII гасырларында Кама һәм Идел буйларын Имән кискә археологик культура кабиләләре биләгән. Әлбәттә, традицион тарих даирәләре, төркиләр бу урыннарга IV-VII гасырларда гына килгән, алар күчмәләр булган дип, боларны төркиләргә «бирми» һәм үз сүзләрен исбат итү өчен тагын тарихны үзгәртергә маташа.
Әлбәттә, күчмәлек борынгы төркиләрнең тормыш рәвеше, ләкин булгарлар һәм татарларның бер өлеше кебек җир эшкәртүчеләребез дә булган бит әле. Һәм болары белән тегеләренең контактыннан хәзерге заман татарлары килеп чыкмаган, дип кем әйтә ала? Җитмәсә, күчмәлек далада яшәгән халыкларга хас, ул шундагы яшәү технологиясы. Ә Урта Иделдә һәм Уралда күчмәлек була алганмы соң?
Татар тарихын Ауропа һәм Русия тарихчылары һуннар (гуннар) һәм монголлар белән генә бәйлиләр. Янәсе, татарларның ата-бабалары һуннар кайдадыр ерак көнчыгышта монголлар һәм кытай халыклары белән бергә яшәгән һәм берничә дистә төрле кавемнәрдән торганнар. Һуннар соңрак дистәләгән ханлыкларга бүлгәләнгән һәм шуларның берсе татарлар кавеме булган. Һәм рәсми тарихны яклаучы барлык авторлар да диярлек бу борынгы кавемнәрне бары тик тискәре яктан чыгып кына тасвирлыйлар. Ләкин шул ук тарихтагы һун-төркиләрне мактап язган авторлар да юк түгел. Бу җәһәттән күренекле язучы, тарихчы Мурад Аджины китерергә була. Ул борынгы заман тарихында һуннарның һәм төркиләрнең ролен бик югары күтәрә (М.Аджи «Полынь половецкого поля», «Тюрки и мир»). Аның сүзләренчә, Европа һәм Русия тарихчылары тасвирлаган ярымкыргый күчмә һуннар тарихы дөреслеккә якын да килмәгән. Алтай тауларында яшәгән бу кавем (һәм аларның дәвамчылары – төрки кабиләләр), тимер ятмаларына тап булгач, чуен һәм корыч кою, алардан көнкүреш кирәк-ярагы, җир эшкәртү һәм сугыш кораллары әзерли башлый. Бу хәл төркиләр тормышын тамырдан үзгәртә, төркиләрне икътисадый, мәдәни уңышларга ирештерә. Халык саны тиз арада нык кына арта, һәм Алтай тауларына сыймый башлаган төркиләр далаларны үзләштерә башлыйлар. Бу инде «Бөек күченү» чоры башлану дип атала. Шул вакытларда һун - төркиләрнең бер зур өлеше ярым - күчмә тормышны үзләштергән, чөнки яшәү шартлары шуны таләп иткән.
Һуннар, М.Аджи буенча, далаларны үзләштерүне һәм яңа җирләргә күченүне гаять киң фронтта алып баралар – Индостаннан Кече Азиягә һәм Европага кадәр, икенче яктан, Себер, Урал, Кыпчак далалары, Карпат таулары аша тагын Европага кадәр. Ул гына да түгел, һуннар һәм алар составындагы төркиләр Аппенин, Пиреней, Британия, Скандинавия ярыматауларына үтеп керәләр. Төп урнашкан, дәүләт төзегән җирләре булган Азиядән алып Паннониягә кадәрге тарихи мәйданнарда алар телләрен, мәдәниятләрен озак кына саклап калалар, ә менә бөтен Европага таралганнары әкрен - әкрен шунда йотылалар. Шулай булса да күп җирләрдә аларның бераз гына үзгәртелгән исемнәре, топонимнар кала. Европадагы ат менгән рыцарьлар да һуннар токымы, джентльменнар да төркиләрдән калган югары катлам вәкилләре булган һ.б. Һуннарның куәте һәм шанлылыгы турында Атиллага килгән Византия илчелеге әгъзаларыннан берсе Приск Панияле һәм, аңа таянып, Иордан язып калдырган. Алар, һәрвакыт күчмә халык, дип тәкърарланган һуннарның шәһәрләренә баралар (Приск Панияле), һәм аларның утрак тормышлы халык та булганлыгына укучыны инандыралар. Әлбәттә, һуннарның утраклыгын алар үзләре күптән белгәннәр.
Әнә шул һәм башка чыганаклар нигезендә булса кирәк, танылган татар тарихчысы Г.Гобәйдуллин да (1887—1938) үз фикерләрен бәян кыла. «Тарихи сәхифәләр ачылганда» (Казан, 1989) дип аталган китабында урын алган мәкаләләрнең берсендә ул Атилла турында болай яза: «Һуннар Атилла исемле ханнары заманасында бик куәтләнеп китеп, ул заманның иң куәтле булган Европадагы империяләрне дер селкеткәннәр. Хәзерге Франция, Германия, Италиянең җирләрендә һун атларының тоякларыннан күтәрелгән тузан бик еш күренәдер иде. Истанбул, Рум кебек зур шәһәрләрдә торган императорлар Атилладан мәрхәмәт сорап ялварганнар, әллә никадәр акча, бүләк биреп кенә үзләренең җирләрен һуннардан котылдырып торганнар».
Һуннарның тагын бер казанышы – бөтен дөньяга бер алла дине идеясен тарату. Һуннарда һәм төркиләрдә бер алла - Тәңре дине булганлыгы күпләргә мәгълүм (бу диннең бер аллалык идеясе һәм кайсыбер йолалары соңрак азрак үзгәреп, христиан, ислам диненә һәм башка диннәргә дә күчкән).
Тәңречелекне (белеп тә, белми дә) ниндидер ярымкыргый кабиләләргә хас булган шаманлык белән бутау гадәте бар. Бу - әлеге дә баягы безнең ерак ата-бабаларыбызның тарихта тоткан урынын түбәнәйтү, кимсетү максаты белән эшләнәдер.
Тәңречелек – яңа эрага кадәр үк Азияда таралган бер аллага ышану дине ул. Һәм бу хәл татар халкы яңа дингә - исламга күчкәч тә дәвам иткән. Моны XV гасырларда халык тарафыннан иҗат ителгән «Идегәй» эпосында күрергә була. Беренчедән, ул вакыттагы ата-бабаларыбыз Аллаһы Тәгаләгә инанганнар, намазлар кылганнар һәм башка фарыз гамәлләрне үтәгәннәр. Шул ук вакытта Тәңрене дә онытмаганнар: «Болытлар күкне каплады, Кара болыттан караңгылык таралды, җир селкенде һәм яшен уты кабынды, күкләр күкрәде – Тәңре – бер Алла!...» , дип фаразлаганнар.
Ул гына да түгел, автор бу диннең XX гасырга кадәр татар кешесенең күңелләрен биләп торганлыгын исбатлый ала. Тәңре аңлатмасы безгә кечкенәдән таныш, чөнки әле 40 - 50 еллап элек кенә безнең бабайларыбыз һәм әбиләребез Аллаһы тәгаләгә еш кына Тәңре дип дәшәләр иде һәм ислам кушканча аңа багышлап намаз укыйлар иде. Һәм алар моны чын күңелдән, ике алланы бер затка берләштереп карыйлар һәм ышаналар иде. Ә башкалар тарафыннан бу гамәл табигый хәл итеп кабул ителә иде. Бу очракта алар хаклы булган дип уйларга кирәк, чөнки тәңречелек дөньядагы иң тәүге бер алла дине ул. Алып карыйк бабайлардан калган, XIX гасырда нәшер ителгән Рабгузиның «Пәйгамбәрләр кйссасы»н. Битләре саргаеп, гарәп хәрефләре коелырга тора бу китапның, ләкин әле укырлыгы бар. Ачабыз 44 биттәге «Нух (Ной) кыйссасын». «Нух пәйгамбәр мәшрикъдән мәгърибкә тикле: Тәңре бер дип, Мине аның пәйгамбәре, дип әйтең, ди». Чыннан да, әле бу китап язылган XIV гасырда ук Тәңре Аллаһы дигән сүзне аңлаткан. Димәк, тәңречелек – шаманчылык дигән сүз ялган. Безнең бабаларыбыз борынгы заманнарда ук Аллага ышанган, дип әйтеп булмыймыни соң? Бу хәбәр бит ислам гарәпләргә татарлардан килгән дигәнне аңлата. Мурад Аджиның кайсыдыр китабын укыганда исемдә калган, ләкин артык игтибарны җәлеп итмәгән, ислам гарәпләргә төркиләрдән килгән, дигән мәгълүматы дөрескә чыга бит.
Тәңречелек әле борынгы Римда, Египетта, Византиядә, Иудеяда мәҗүсилек хаким иткән чакларда ук булган һәм аның барлыкка килгән вакытын беркем дә белми. Кайбер галимнәр тәңречелекнең Будда диненнән килеп чыгышын исбатларга тырышсалар да, моны дөрес түгел дип уйларга була. Чөнки «буддалык»та бөтен нәрсәне барлыкка китергән һәм бар нәрсәдән өстен булган бер аллага ышану юк. Шулай ук рух һәм материя дигән төшенчә дә кертелмәгән (БСЭ). Шулай булгач, тәңречелек буддалыктан аерылып чыкмаган, киресенчә, Тибет, Алтай төрки халыклары дөньясында туган һәм камилләшкән. Ул гына да түгел, тәңречелек - яңа эраның башларында гына барлыкка килгән Ибраһим пәйгамбәр диннәренең - Иудалык (элегрәк), Христианлык һәм Ислам нигезе булып тора дип әйтү дөреслеккә хилаф кылу булмас.
Виль Мирзаяновның Э. Паркер («Татарлар. Бөек халыкның килеп чыгышы») әсәрендәге сүзләренә таянып әйткән бер фикере дә бик кызыклы. Әле ике мең еллар элек яшәгән һуннар дуңгыз итен бөтенләй ашамаганнар. Бу нәрсә турында сөйли? Уйлап караганда, тәңречелек дуңгыз итен ашауны тыйган һәм бу гамәл соңрак ислам диненә күчкән, дип әйтергә була. Икенче яктан, мондый гамәл татарның милли гадәтләренең берсе булган, дигән фикерне нигезли. Бу җәһәттән шунсын да әйтик, археологик истәлекләр күрсәтүенчә, Идел-Урал тирәләрендә яшәгән борынгы кабиләләрнең дә дуңгыз ите ашамаганлыклары беленә. Ә бу бит әле ислам дине килгәнче үк шулай булган. Ләкин кайсыбер авторлар (бигрәк тә археологлар) Уралдагы археологик катламнарда дуңгыз сөякләре табылмый, димәк, алар монда исламны кабул иткәч кенә күчеп килгәннәр , дип тәкрарлыйлар. Аңлашыла ки, ата-бабаларыбызның борынгы заманнарда тәңречелек динен тотулары исәпкә алынмый.
Борынгы төркиләр Тәңредән бәйле рәвештә тагын табигать күренешләренә дә табынганнар. Алар табигатьне җанлы күренеш дип кабул иткәннәр. Тәңре дине төркиләргә мәрхүм бабаларының рухын хөрмәт итәргә кушкан, тереклекне тоярга, аның белән гармониядә яшәргә өйрәткән. Тәңречелек сихер, шаманлык, тотемизм күренешләре белән бәйләнгән, дип әйтсәләр дә (Р.Мөхәммәтшин. Тәңречелек безнең юлмы?), моның белән килешеп булмый, чөнки һәр диннең йолалар белән бәйләнгән ягы бар. Без инде онытылган тәңречелек диненең йолаларын шаманлык дип кимсетергә хакыбыз юк. Билгеле автор күрсәтүенчә, безнең бабалар Тәңредән имин көн сорап йокыдан уянганнар, аңа рәхмәт әйтеп йокларга ятканнар. Бу дин аларны яздан – көзгә, көздән – язга керткән. Алар Тәңрегә дога кылып иген иккәннәр, мал көткәннәр, корбан чалганнар. Тәңре әләме астында Кытайдан алып Римга кадәр халыкларны буйсындырганнар, дөньяда тиңе булмаган Сөннәр иле, Төрки каганат, Кубрат дәүләте, Идел Болгарстаны, Кимәк каһанаты, Алтын Урда, Татар ханлыклары кебек империяләр төзегәннәр.
Безнең бабаларыбызның (өстәрәк әйтелгәнчә) Аллаһы тәгаләне Тәңре белән берләштерүе тикмәгә түгел, чөнки бу ике диннең философиясе охшаш. Икесендә дә бер алла гына бар. Христианлыктагы кебек алланы өчкә бүлеп карау (святая троица) юк. Шулай ук ясап куелган сыннарга, образларга (иконаларга) табыну рөхсәт ителмәгән. Һәм гомумән, төптән уйлаганда, Аллаһы белән Тәңре шул ук бер алла дип әйтергә була. Аларның мәгънәсе, асылы бер, ә йолалары башка. Ләкин бит күп диннәрнең йолалары меңнәрчә еллар эчендә байтак үзгәрү кичергән.
Өстә әйтелгәнчә, безнең әби-бабаларыбызның күптән түгел генә Тәңрене искә алулары аларның тамырлары Азия ягында да булгандыр, дип әйтергә мөмкинлек бирә, чөнки, ни әйтсәң дә, Тәңречелек шул якта таралган дин булган.
Өстә әйтелгәнчә, христианлыкның кайсыбер атрибутлары һәм йолалары тәңречелекнекен хәтерләтә. Мәсәлән, тәңречеләрнең баш киемнәренең түбәсендә тигез яклы хач ясала торган булган. Руханиларның киемнәре христиан монахлар киемен хәтерләткән. Тәңрегә, кулларны алга сонып, уч төпләрен күккә каратып ялвара торган булганнар (М.Аджи. Тюрки и мир). Шуннан мөселманнардагы бит сыйпап дога кылу калгандыр (автор).
Тәңречелек, әкренләп үзгәрешләр кичерә - кичерә, диңгез юлы белән Төньяк – көнбатыш Африкага, Египетка күчә. Урта Азиядән Кече Азияга, Византияга үтеп керә. Менә шунда инде диннәр казаны кайный. Ике яклап килгән Тәңречелек идеяләре Египет – Фәләстин – Византия тирәләрендә христиан динен барлыкка китерә. Соңрак ислам да Тәңречелек нигезендә барлыкка килә, һәм ата-бабаларыбыз аның әле онытылып өлгермәгән үзенчәлекләре белән исламны баета.
Христианлыкның төп тармагы католиклар һәм носарилар (православие) диненә әверелә. Ә Европага күчкән һуннар өлешчә тәңречелектә кала, зур гына өлеше арианлык динен сайлаган була. Азиядә несторианлык (христианлыкның бер мәзһәбе) тарала.
Һуннарның, һәм аларның токымыннан булган төркиләрнең Европа халыкларына булган тәэсире дә көчле була. Мәсәлән, бу турыда Скандинавия сагаларындагы күп санлы фикерләрдән берничәсен китерәбез (Р.Нәбиев буенча).
«Скальд Стурлусон, шведлар үзләренең тарихи яшәү урыннары дип Доннан көнчыгыштарак булган «Асгард» һәм «Бөек Светьорд» (Скифия, автор) җирләрен атаганлыклары турында язып калдырган. «Кече Эдда» дигән әсәрендә Одинның (скандинавларның алласы) үзенең халкын түркләр җиреннән алып килгәнлеге, аның Сигтуна дигән шәһәр салганлыгы һәм үз илендә төркиләр кануннары урнаштыруы турында язган.
С.Стурлусон үз язмасында шундый фраза китергән: «Азиядән килгән бу кешеләрнең теле Европа илләренең теле булды». Борынгы сагаларда шулай ук Азияне мактау сүзләре китерелгән: Азия «бөтен яктан да матуррак һәм яхшырак, ә анда яшәгән кешеләр гакыллылык, көч һәм төрле белемнәр белән аерылып торалар». Бу Азия җирләре дип Меот сазлары (Азов диңгезенең төньяк – көнчыгышында) дип аерып әйтелә. Ә бу бит нәкъ көнбатыш татарлары җирләре.
В.Н.Татищев та мондый хәбәр калдырган: швед тарихчылары Иоган Магнус һәм Рутберг язмалары буенча, швед корольләре татар ханнарының нәселеннән һәм аларның исемен йөртәләр икән. (Һуннар, булгарлар һәм татарлар турында Скадинавия чыганаклары. 2002 ел, Рөстәм Нәбиев, «Гасырлар авазы» журналы – №2 2002).
Бу турыда Мурад.А. да байтак язган («Тюрки и мир»).
Тарихта Үзәк Азия татарларын бары тик монголлар белән бәйләп кенә карыйлар. Янәсе, хәзерге татарлар ул вакыттагы татарлар түгел. Тегеләре монголдан чыккан булганнар. Ләкин күп кенә чыганаклар элекке татарларның монголоид булмаганын күрсәтә. Мәсәлән, бу проблема буенча иң танылган белгеч исәпләнүче Лев Николаевич Гумилев буенча да, урта гасырлар татарлары монголоид түгел, ә хәзерге татарларга һәм татардан чыккан русларга охшаган булганнар. Башка авторлар да бу фикерне җөпли. «Татарлар кытайлылар кебек сакалсыз түгел, ә сарациннар, руслар кебек сакаллы булганнар», - дип язган татарлар һәм Чыңгыз ханның нәселләре арасында 17 ел гомер кичергән итальян Марко Поло. Димәк, татарларның Азиянең көнчыгышында озак кына гомер кичерүләрен искә алып, аларның борынгы заманнарда Европа халкы булганлыгын, һәм тарихи вакыйгаларда катнаша – катнаша, көнчыгыш тарафына таралуларын фараз итәргә була. Бу хәл яңа эрага кадәр дип уйларга кирәктер. Искә төшерик, европалылар һәм урыслар да, имештер, үзләренең борынгы ата-бабалары арийларның кайчандыр күчмә тормыш алып барганлыкларын һәм шул ук якта – Азиядә булганлыгын сөйлиләр. Бу славянофиллар һәм бөекдержавачылар тарафыннан уйлар чыгарылган теория аларга Евразиядә очраган һәрбер тарихи истәлекне урыс халкына яки, һич булмаса, ирани (шулай ук арийлар дип белдерелгән халык) кавемнәргә нисбәтләргә мөмкинлек биргән. Ләкин алар турында тарихчылар язмалары калмаган. Бары тик хыяллар һәм фаразлаулар гына.
Татарларның төп чыгышы Азиядән булмаганлыкны урыс классик язучысы, философ Н.Чернышевский да җөпләгән. Ул, урыс галимнәренең иң тәүгеләреннән буларак, Идел буе һәм Кырым татарларының монголлардан булмаганлыгын исбатлаган («Антропологический принцип в философии»).
Төркиләр һәм алар токымыннан булган татарлар турында объектив күзлектән, ягъни уңай позициядән чыгып язган авторлар байтак. Шулардан урта гасырлардагы Андрей Лызлов, XX гасырда яшәгән Лев Гумилев, Михаил Худяков, хәзергеләр - Александр Бушков, Константин Пензев, Александр Баяр, Марсель Әхмәтҗанов һ.б. китерергә була.
Татарларның тарихының ялган булуын, аларның әле борынгы заманнардан бирле шул ук исем астында билгеле булганлыкларын күп авторлар сөйли. Ә безнең эраның беренче меңъеллыгында татарларның көнбатыш тарафындагы төркемнәре скифлар дип аталганнар. Мәсәлән, үзенең бер әсәренә карата («Песни IV. В похвалу наук».1734) язылган кереш сүзендә Антиох Кантемир «дикие скифы – татаре, сиречь», дип язып куйган.
Итальян тарихчысы Фоскарини («Донесение о Московии».1553 – 1557 г.) Кырым татарлары турында болай ди: «Перекоп татарлары элек Идел буеннан килгәннәр. Аларның анда күп кенә скиф падишаһлары булган. Алар, бөтен җирләрне үзара бүлеп алып, зур – зур илләрне кулларында тоталар. Скифлар хәзер татарлар дип аталалар». Ә бу турыда төп сүзне урыс тарихчысы А.Лызлов әйткән.
Рус тарихчысы Андрей Лызлов 1692 елда үзенең гомерлек хезмәте булган «Скиф тарихын» тәмамлый. Бу хезмәт XVI-XVII гасырларда яшәгән поляк һәм итальян тарихчылары Стрыйковский, Вельский, Гвагнин (Гваньини), Барония һ.б. язмаларына һәм бу вакытларга кадәр килеп җитмәгән урыс елъязмаларына нигезләнгән булган. Өстә күрсәтелгән тарихчылар үзләре дә хәзерге заманнарда билгеле булмаган, һәм әле «төзәтелергә» өлгермәгән урыс, поляк һәм литвалылар архивларыннан файдаланганнар (А.Дикий). Ә А.Лызловның элекке китапханәләрдә, монастырьларда сакланган китаплар, Казан һәм Хаҗитархан архивларындагы документлар белән таныш булганлыгы билгеле.
А.И.Лызлов болай дип язып калдырган: «...татарлар славяннарга охшаш халык булып килеп басалар, Европа славяннарына. Скифия ике өлештән торган: берсе Европаныкы, ансында яшибез без, ягъни Мәскәү, россияннар, литва, волохлар һәм Европа татарлары... Икенчесе - Азия Скифиясе, анда бөтен төньяк һәм көнчыгыш скифлар яшәгән...
Биш йөз ел элек, бәлки күбрәктер, монгаил дип аталган скифлар (бу монгаиллар хәзерге монголлар түгелләр, А. Лызлов), исемнәрен тартар дип үзгәрттеләр...бу исемнәрен алар бик хуп күрәләр... Алардан безгә, савроматлар ягына килгән татарлар: Кырым, Перекоп, Белгород, Очаков, Палюсмеотис (Азов диңгезе, автор) татарлары килеп чыккан».
Күрәбез ки, Азов һәм Кара диңгез буйлары татарлар тарафыннан биләнә торган булган. Юкка гына урыс елъязмасы татарлар - бәҗәнәкләр дип тә, таурменнар дип тә аталалар, дип язмаган. Кыпчаклар дип тә өстәргә була (автор). Шунсын да әйтик, А.Лызлов 1236 елда Булгарга һәм урыс кнәзлекләренә монголларның түгел, татарларның басып кергәнлекләре турында хәбәр әйтә (В.Белинский.»Страна Моксель).
Лызловның бу «Скиф тарихы» 1692 елда язылган. Шуңардан 500 елны алсаң, 1192 ел яки элегрәк – татарларның Идел артыннан көнчыгыш Европага килеп чыккан вакыты. Ә бит әле Европа татарлары дигәннәре булганлыгы да билгеле. Мәсәлән, бу турыда шул ук чорларда Иделнең уң як тарафында мишәрләр дип аталган милләттәшләребез дөнья күргән. Бу турыда галимебез Ф.Бәйрәмова әсәреннән өзек китерү мәгкульдер: «В лето 6706 (1198) князь Ширинский Бахмет Усейнов сын, пришел из Большие Орды в Мещеру и Мещеру воевал, и заселил ее, и в Мещере родился у него сын Беклемиш.» (Мәгълүмат интернет буенча Саров шәһәре сайтыннан алынды.) Әмма моны күчереп язучы монахлар, 1198 елда әле Урда булмаган, диләр һәм бу датаны 1298 дип үзгәртәләр, соңыннан тарихчылар да моның белән килешә, шулай итеп, Сарыкылычка нигез салыну датасы ике төрле килеп чыга». Күрәбез ки, мондагы мәгълүматлар Лызловныкы белән аваздашлар, ягъни, монда 1198 елда ук инде Олы Урда дип аталган татарлар берләшмәсенең Түбән Иделдә яшәгәнлекләре күренә. Гомумән, Идел белән Дон-Ока аралыгын биләгән күп санлы бу милләттәшләребез тарихына зур игътибар бирү тиешле, чөнки алар турындагы тулы мәгълүматлар халкыбыз тарихына гаять саллы өстәмә булырлар иде.
«...Шушы Азия Скифиясе Бөек Татария дип атала да инде. Бер яктан Азов диңгезе, Икенче яктан – Каспий, көньяктан латынча – Монс Таурус дип аталган биек тау, ул тауга туфан суыннан соң Нух пәйгамбәрнең корабы тукталган».
Ары таба А.Лызлов татарларның күчмә генә түгел, ә утрак тормыш алып барганлыкларын да язган: « Һәм татарлар Болгария һәм Алтын Урда дип аталган ике илдә, Иделнең ике ягы буйлап соңрак Казан шәһәре салынган җирдән башлап, Хвалис диңгезенә кадәр урнаштылар. Алар анда бик күп шәһәрләр төзеделәр: Булгар, Былымат, Кумань, Корсунь, Тура, Казан, Арск, Гормир, Арнач, Бөек Сарай, Чалдай, Астарахань».
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Татарның Чын Тарихы - 02
  • Parts
  • Татарның Чын Тарихы - 01
    Total number of words is 4030
    Total number of unique words is 1942
    29.0 of words are in the 2000 most common words
    43.5 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 02
    Total number of words is 4041
    Total number of unique words is 1804
    27.3 of words are in the 2000 most common words
    39.4 of words are in the 5000 most common words
    46.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 03
    Total number of words is 4012
    Total number of unique words is 1743
    28.5 of words are in the 2000 most common words
    42.5 of words are in the 5000 most common words
    49.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 04
    Total number of words is 4044
    Total number of unique words is 1817
    28.2 of words are in the 2000 most common words
    41.4 of words are in the 5000 most common words
    47.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 05
    Total number of words is 3957
    Total number of unique words is 1698
    30.2 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    51.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 06
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 1845
    30.6 of words are in the 2000 most common words
    44.7 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 07
    Total number of words is 4047
    Total number of unique words is 1849
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    42.6 of words are in the 5000 most common words
    50.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 08
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 1901
    29.0 of words are in the 2000 most common words
    40.5 of words are in the 5000 most common words
    47.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 09
    Total number of words is 4022
    Total number of unique words is 1850
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    40.9 of words are in the 5000 most common words
    48.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 10
    Total number of words is 4017
    Total number of unique words is 1805
    27.4 of words are in the 2000 most common words
    40.9 of words are in the 5000 most common words
    48.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 11
    Total number of words is 3915
    Total number of unique words is 1764
    27.9 of words are in the 2000 most common words
    40.6 of words are in the 5000 most common words
    48.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 12
    Total number of words is 4035
    Total number of unique words is 1874
    30.5 of words are in the 2000 most common words
    42.8 of words are in the 5000 most common words
    50.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 13
    Total number of words is 3937
    Total number of unique words is 1748
    30.8 of words are in the 2000 most common words
    44.2 of words are in the 5000 most common words
    52.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 14
    Total number of words is 3992
    Total number of unique words is 1721
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 15
    Total number of words is 4009
    Total number of unique words is 1727
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.8 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 16
    Total number of words is 4026
    Total number of unique words is 1887
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 17
    Total number of words is 3991
    Total number of unique words is 1818
    28.0 of words are in the 2000 most common words
    41.4 of words are in the 5000 most common words
    49.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татарның Чын Тарихы - 18
    Total number of words is 223
    Total number of unique words is 185
    44.2 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    68.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.