Latin

Ташмәчет - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 4669
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2392
33.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Аучы шашынып атының кабыргасына типте. Урманнан атылып чыгып өсләренә ташланган бу булгарга шундук бер төркем илбасар каршы төште. Кыен иде Аучыга, ни әйтсәң дә, ул Аучы, ә яугир түгел, кылыч селтәп җан кыеп өйрәнмәгән. Шулай да ул Тимерче ягына шактый ара үтте, күкрәгенә килеп кадалган сөңгенең соңгы сәгате сугуын хәбәр иткәнче унбишләп явызны башсыз калдырып өлгерде.
Аңы томалана башлаган Аучының күзләренә зур булып бүре башы чалынды. Аның озын тешләреннән кан тама, адәм каны. Аучы, бар көченә кылычын кысып тотып, бүрегә кизәнде...
Бәхетсез Аучы менә шулай һәлак була. Риваять шулай сөйли. Ләкин аның кәләше авырлы булып кала. Бу бала үсеп ир була, аның да баласы туа. Анардан тагын да бер улан дөньяга килә. Боларның һәрчак фамилияләре Аучыголов булган, диләр, беркайчан да аны алыштырмаганнар. Аннан ары, ни гаҗәп, бу нәселдә һәр атадан бар тик бер генә ир бала туа, нишләптер ирләр яшьли харап булып торалар. Кыю, куркусыз узаманнар һәрчак төрле сугышларда катнаша, халыкны яклап беренче булып көрәшкә күтәрелә. Күрәсең, бу нәселдә ниндидер хайваный кодрәт булган, чөнки генерал Бибиков Кадирның күз карашыннан шулкадәр куркып калмас иде. Әйе, генералны куркыткан Кадир атлы ир асылы Аучы нәселенең соңгы вәкиле булган, шикелле. Аның хакында соңыннан төрле имеш-мимеш ишетелде. Берәүләр, батыр ир кечкенә отряд туплап урыс авылларын тузгытып йөрегән, диделәр. Икенчеләре, Кадир урыслар үтергән башкортларның балаларын сатып алган диделәр. Коллыкка түгел, карап үстерү өчен, ачтан үтермәс өчен. Өченче хәбәргә караганда, Кадир каратель отрядларына каршы көрәшкәндә һәлак булып калган, шикелле. Монысы дөрескә ошый, чөнки ул чакта халык аз кырылмады. Аннары, әгәр башы исән булса, эзе-хәбәре бер килеп чыгар иде. Хәер, кем белә, бәлки, баласы исәндер, чөнки бу нәселнең ирләре гел бер улан калдырып килә дигән идек бит.
Шулай итеп, Хәлим Якуповның теге чакта Бибиковның муенында канлы эз күрдем, диюе рас килде. Егет соңыннан, эш узганнан соң әйткән булса, ышанмас идек. Ләкин, ул шактый вакыт алдан, ишле иптәшләре алдында әйткән иде бит, күпләр ишетте һәм хәтерли. Күмәк шаһитлыкка ышанмавы да авыр, булмастый хәлгә ышануы да авыр.
Сүзебез катил Бибиков турында иде, ә без һаман читкә тайпылабыз да торабыз. Чыны шул, әби патшаның Бибиков кебек “геройлары” күп булды. Сәнәк, күсәк белән коралланган халык төркемен туплардан аттырып, регуляр армия командаларыннан кылыч белән тураттырганнан соң, авылларны утка ташлап, исән калган карт-корыны, балаларны үтереп йөределәр. Хәер, моны без сөйләү бер хәл, бәгзе берәү кыйсса ул әкият, арттырып язылган дияр, шунлыктан, патша чиновниклары үзләре язганны укып карыйк. Н.Добротворский дигәне (фамилиясе ни тора!) болай дип теркәп калдырган: “Гусарлар зур гына бер авылга килеп керде. Гөнаһка калгандай, авыл кешеләре барысы да урамга эркелеп чыккан иде. Бәлки, алар өчен кызык булгандыр, чөнки патша гаскәрен беренче күрүләре бит. Ләкин гусарларга бу шикле тоела, чөнки мөселманнар үзара сөйләшә һәм бер-берсенә карап ала. Озак уйлап тормый, хәрбиләр аларга ташлана һәм бик күпләрен кылычлар белән кисәкләргә турап бетерәләр. Азак билгеле булуынча, авылныкылардан беркем дә кораллы булмаган икән. Шулай да Петербургта моны олы җиңүгә санадылар һәм бу хакта тантаналы рәвештә гәзитәр аша хәбәр ителде”.
Бу ниндидер аерым очрак, “ялгышлык” түгел, ә хөкүмәт гаскәрләренең хәрби стратегиясе иде. Чөнки мондый “уңышлар” адым саен очрый. Мәсәлән, карательләр Барда авылына кергәндә анда беркем дә булмый. Дөресрәге, үлем хәлендәге ике карт калган була. Хәрбиләр шуларны үтереп күңелләрен юата. Берсенең башын кисәләр. Ни өченме? Чөнки карт чукрак була, шунлыктан карательләрнең сорауларына җавап бирә алмый.
Генерал-аншеф А.Бибиков турындагы сүзебезгә нокта куйыйк. Хәлимнең күрүе, Кадирның кисәтүе чын булып чыкты. Бермәлне тамук кисәве үзе халык кулына эләкте. Аның башын чабып өзделәр. Гәүдәсен утка ташладылар. Менә шундый аяусызлык. Тик, җилгә каршы төкермә, битеңә кайтыр, диләр, бәлки, Бибиков тиешлесен алгандыр.
Ярар, генерал турында сүзгә мавыгып бик алга киттек, шикелле, әле бит безнекеләр туган якка кайтып та җитә алмаган. Бибиков сайлап алган 933 кешелек отрядтан исән калган һәм сәламәтлеге буенча сафта булган 728 яугир ноябрь башларында Казанга җитеп тукталды. Шәһри Казан дәү һәм шанлы кала икән. Башкортлар биредә тик ятмады, һәр җирдә өлгерде. Бигрәк тә Сөембикә манарасы нык тәэсир итте аларга. Әгәр дә хатын кеше дошманының сөяркәсе булуны кабул итмәгән, үз иленә хыянәт итүдән үлемне өстен күргән икән, горур башкорт иелгән башны кылыч кисми, дип башын иеп торырмы?


Печән базары тәмам хайран калдырды: ул халык, ул ыгы-зыгы. Тауар дисәң, исең-акылың китәр, шулкадәр мал, байлык, авылда сөйләсәң беркем ышанмаячак. Байлык дигәннән, Польша кампаниясендә катнашкан өчен егетләргә хак түләделәр бит. Краковны алган өчен генә дә Суворовка, яугирләргә түләү өчен, ун мең сум акча бирелгән иде. Шуңа да болар базар буйлап таралды: кемдер яңа бишмәт, күн итек сайлады, кемгәдер ияр, йөгән кебек нәрсә кадерлерәк. Корал сатып алырга да рәхсәт иткәннәр иде. Хәлим иң тәүдә үзенә бик шәп мылтык сайлады, аның күпне күргән туркие карга куркытырга гына ярарлык бит.
- Эй, агай-эне, кием-салым гына алып йөремәгез, сез чүпрәккә куанырга әби-чәби түгел, дары, ядрә кебек нәрсәләр хәстәрләгез. Кирәге чыгар әле. Акча кызганмагыз! - диде Исәкәй.
- Дөрес әйтәсең, мин дары гына түгел, Краковтан бер-ике туп та алып кайтыр идем, ат койрыгына таксам, өзелеп калыр, дип курыктым, - дип шаяру катыш җөпләде командир сүзен шук Кылычбай.
- Поляк тубы сиңа нәрсәгә, безнең Урал мәгъдәненнән аны мынамын итеп коялар, тик ул безгә генә эләкми. Шуңа да дошман кәлгәләрен ук атып штурмларга туры килә, - диде кемдер.
- Җитте, якташлар, алай тел озайтмагыз. Арада төрле кеше булыр, - дип, Исәкәй хәерсез сөйләшүне тыеп калды.
Башкорт баласына ике тапкыр әйтү кирәкми, болар дарысын да, кургашын да мулдан алды. Командаларны озатып йөрегән, аннан да бигрәк, боларның һәр кыймылдавы турында хәрби коллегиягә хәбәр язып торган секунд-майор Ф.Кичунов башкортларның яу кирәк-яракларына акча кызганмаулары хакында да язарга онытмады, әлбәттә.
Дары, кургашның артык әйбер булмавын тормыш үзе шул мизгелдә үк исбатлады – Ырынбур губернясында яңадан зур бола купкан икән. Ниндидер Емельян Пугачев атлы кеше, үзен патша улымын һәм тәхеткә хокуклымын дип игълан итеп Җайык казакларын, башкортларны, ярлы-ябага урысны, башка халыкларны болгатып йөри, диләр. Ул инде зур гына зыян салып, генералларның йөрәгенә курку койган икән. Шунлыктан, Садиров командасын бола бастырырга юлланучы генерал-майор Фрейман корпусы составына керттеләр.
Аеруча киң һәм көчле булган бу бола инде шактый олыгаеп өлгергән Якуб Чынморзин өчен моңача күрелмәгән касафат та булды. Бер кешене ничек уртага ярасың да, бер күңелне ничек ике тарафка хезмәт иттерәсең. Старшина патша хезмәтендәге адәм, шунлыктан, болачыларга кушылу ул властька каршы бару гына түгел, ә антка хыянәт итү. Икенче яктан уйлаганда, ни намусың белән үз халкыңа, тамырларыңда уртак кан аккан кәрдәшләреңә каршы барасың. Бу нотык сөйләү, сәясәт алып бару гына түгел, ә милләттәшләреңә каршы корал күтәрү бит. Нәрсә, әллә бу юлы, Пугачев җитәкчелек иткәч тә, болачылар җиңәр дисеңме? Бу күтәрелеш баштан ук хәерсез килә бит, халыкның ярсуы ташып үлемечле алышка ташланса бер хәл, ә болай ниндидер шикле кеше коткысына бирелеп кенә болгана башлады түгелме? әзерлексез генә. Бу инде халык икегә, юк, өчкә аерылачак дигәнне аңлата. Берәүләр кулга корал алыр, икенчеләре алар турында карательләргә хәбәр итәр, туры килгәндә тотып ук бирер. Өченчеләре ни яры сугылырга белми бер боларга, бер тегеләргә барып кушылыр. Бүген кемнең көчле булуына карап мәсләген алыштырып торыр. Ә бүленгәнне бүре ашар, моңа шикләнмәскә дә мөмкин, беренче бола түгел. Их, юк бит халыкны берләштерүче максат, Карасалкалның алтын таягы сыман.
Хәер, Карасакал явы безнең файдага беттеме? Тагы Акай явы әле дә онытылмаган. Менә шул Акай явы юк сәбәптән генә башланылган боланың уңышсызлыкка дучар булуын да, халыкның беркатлы булуын да бик ачык күрсәтте. Мондый халык мәкерле урыс карательләрен җиңәлми дә җиңәлми инде. Якуб Чынморзинның күңелсез уйларын шундый ук авыр хатирәләр алыштыра. Күчем хан улы Акай явы ничек башланды соң әле? Ханзадәнең атларын урлыйлар. Угрыларны куып тоткач, алар каршылык күрсәтә, бу оятсызлыкка ачулары чыккан башкортлар күп уйлап тормый, бурларны юк итәләр. Анысы шулай инде, ат каракларын болай да үтереп ташлый торган гадәт бар иде. Тик, бу юлы берсе качып кала һәм Минзәләгә кайтып волость түрәләренә башырыша. Янәсе, Акай зур отряд белән килеп авыл халкын кырды, талап, әйберләрне алып китте, ди. Кеняз Румянцев командалар җыеп Акай явын камап ала һәм хан улын әсир итә.
Аннан соң ханзадәне нәрсә эшләткәннәр – беркем белми, ул хәбәрсез югала. Ә ачуы килгән халык тагы да низаг кубара, җыелышып алып урысларның бер командасын тар-мар итә. Ләкин шул чак саклык белән эш итәсе урынга, үле солдатларны таларга керешәләр. Шуннан файдаланып карательләр көч туплый һәм сугышчан отрядтан кырыктартмачы, чүпрәкчегә әйләнгән, шунлыктан чарасыз калган болачыларны мылтыклардан, туплардан аттырып кыра башлыйлар. Бик күп кеше әсир төшә, ләкин алар да исән калмый, Минзәләгә алып барганнан соң, барысын да атып үтерәләр. Шулай итеп, урыс хәйлә һәм мәкер белән алдырырга ярата. Безнең халыккны әйтсәң, киресенчә, шомбай шикелле ышанып тик тора. Емелья патша, имеш, кайдан килгән патша икән. Мели Емеля, твоя неделя инде...
Якуб икенче улы Бүләкнең болачыларга кушылып китүенә бер пошынса, Хәлимнең дә тәртәне шул якка боруына тагы бер үртәлде. Соң, алар бит старшина угыллары. “Син шулай хезмәт итәсеңмени әле?!”- дип муеныңнан каенга элеп куйсалар да сүз юк. Күпләр күтәрелде шул бу юлы. Хәлимнең командиры Исәкәй Садиров, җиденче команда башлыгы Юлай Азналин да ихтилалга кушылган. Иткустин авылы старшинасы Сөләйман да киткән икән. Анысы бер хәл, Талип авылы мулласы Абуталип: “Башкорт халкы безгә җир бирде, авыр чакта кан кардәшләребезгә ярдәм итү лазем”,- дип, берничә кешене үгетләп, баш күтәрүчеләрне табып кушылыгыз дип чыгарып җибәргән. Ул картлачка ни җитмәгән тагы? Авылында мәчет төзетеп куйгач, Якуб аны акыллы кешегә санаган иде, ә ул әнә нишли. Ярар, теге чакта Польшага җибәрергә дип властьлар кеше сорагач, үз авылымны гына тарамыйм әле, дип, Чынморзин белеше Абуталипка мөрәҗәгать иткән иде, рәхмәт, үтенечне кире какмады, улы Хәерҗан белән Каһарманны җибәрде. Ә бу юлы аннан кем сораган?! Кысылмаса кыскармас иде әле. Якуб Чынморзин андый-мондый эшкә тыкшынмагач, авылы ишәеп ята – мынамын дигән йөздән ашу йортлы авыл утыра. Югыйсә, биш мәртәбә яндырырлар иде. Тевкелев командасы бу тирәдә генә 52 башкорт авылын юк иткән, ләкин, якыннан гына үтсә дә, Ташмәчеткә тимәгәннәр. Чөнки кешеләре болада катнашмаган. Катнашканы аның читкә китеп, отрядларга кушылып йөргәнлектән, авылга зыяны тимәгән.
Их, нишләргә? дип утырып бер киңәшсәң иде. Тик, ярамый шул. Ил авызы – иләк. Шундый уйларыннан борчылып килгән Якуб таш хәрәбәләргә килеп чыкты. Бу Нурмөхәммәт салып бетә алмаган мәчет калдыклары иде. Әйе, әүлия Нурмөхәммәт Якубның борынгы бабасы, ул моны белә. Теге чакта аның күзләренә күренгән ике исемнең бересе Нурмөхәммәт иде бит. Алайса, Ырыскол дигәне кем булган? Бәлки, анысы да шундый бер ыру башыдыр.
Нурмөхәммәт дигәндә Якубның күңеле җиңеләеп киткәндәй булды. Менә кем тыныч яшәгән: елгадан таш ташыган, кечкенә таш мәчет күтәргән, шунда догасын укыган, ураза тоткан да эше дә беткән. Дөнья мазасы дип ах-бах килеп чабып йөремәгән. Кешеләр туган, үлгән, яу чапкан, чирләгән, ачыккан, шатланган, бәйрәм иткән, кайгырган, ә ул бернигә илтифат итми үз эшен эшләгән, үзенчә яшәгән. Якуб шулай уйлады, чөнки аның күзаллавы әүлия турындагы риваятькә нигезләнә иде. Чынморзинга ияреп без дә бу борынгы кыйссаны искә төшереп үтик. Аңа балачагында әнисе ничек сөйләсә, без дә түкми-чәчми шулай сөлик.
- Бабабыз бу авылныкы түгел, кайдандыр килеп чыккан, ахыры, - дигән иде Нурсәгадәт инәй. – Авыл аңа бик ошаган. Бормаланып-уралып елга агып ята, якында урманы, тавы, чишмәләре, иген кырлары – барысы да бар. Ташмәчет үзе, һәй, нинди Ташмәчет булсын инде, ул чакта авылның исеме икенче булган бит, ана шул ни өчен Ташмәчет дип аталганы турында сөйлим түгелме соң – кыскасы, авыл үзе сөзәк үр итәгендә, кашлыкка урнашкан. Төн яктан урманга ышыкланып, көн якка кояшка баккан көнбагыштай карап яткан сыман. Бер сүз белән әйткәндә, яраткан Нурмөхәммәт бу төбәкне.
Бик динле кеше булган ул үзе. Тик, авылның мәчете генә юк икән. Менә шунда Нурмөхәммәт гыйбадәт йорты төзергә ният кыла. Агачтан да түгел, нык итеп, таштан салмакчы була ул аны. Ләкин шунысы аңлашылмый, ни өчендер шундый олы эшкә берүзе тотына. Елга буеннан кашлыкка берәмтекләп әллә ничә ел таш ташый. Арып, талчыгып, картаеп бетә. Нурмөхәммәтне изгелеге, әүлиялеге өчен барысы да хөрмәт итә, шуңа да авыл халкы аңа бик теләп булышыр иде, тик бу сәер кеше үзе риза булмый. Башта бер ир арбасына төяп таш мендерә. Нурмөхәммәт бу адәмнең игелеген кире какмау өчен генә аннан бер таш ала, ә калганнарын урынына кире бушатуны таләп итә. Икенче тапкырында авыл киленнәре ярдәм итмәкче була. Тик, бабабыз болардан да хәер өчен генә берәр таш ала да, башкача булышмаска куша. Таш чыгару сезнең эш түгел, ди. ә инде мулла әйткән сүзгә каршы килү гадәте булмаган. Чөнки карт бик мәртәбәле икән, сихер көченә дә ия булган, им-том эшен дә яхшы белгән, күрәзә итү сәләте дә бар икән. Аны авылда әүлия дип кенә олылаганнар.
Шулай Нурмөхәммәт берүзе ап-ак таштан мәчет салып маташа икән. Берзаман күк йөзен кинәт куе болыт каплап ала, тузан кутарып, агачларны ега-бөгә туфан күтәрелә. Һәм менә: шомлы болыт эченнән чем-кара айгырлар җигелгән фаэтонда әллә нинди ят киемдә бер зат килгәне күренә. Моның атлары җирдән чабамы, һавадан очамы, белмәссең, һәр тараф тузан һәм болыт өермәсенә уранган бит. Тик, әүлия шундук таный моны, бу – Иблис!
- Ә Иблис сүзгә керешә, - дип авыр сулап дәвам итә Нурсәгадәт, Иблиснең сүзләрен яхшылак исенә төшерергә теләгәндәй. – Нурмөхәммәткә ул әллә ниләр вәгъдә итә башлый. Алтын-көмеш, акча, шәрап, хатын-кыз, рәхәт тормыш, патша сарайлары, затлы киемнәр, тулпардай очып торган атлар һәм башкалар һәм башкалар. Тик, алмашка иманыңны гына бир, ди.
Әүлия риза булмый. Иблис аның саен ныкыша, ул иман сиңа нәрсәгә кирәк, ди. Иманың сиңа таш ташырга булышамы, әллә тамагыңны туйдырамы, өстеңне бөтәйтәме, сырхау-талчыгуларыңны җиңеләйтәме, ди. Ә иманыңны миңа бирсәң озак яшәрсең һәм гомер буе рәхәт чигәрсең, дип кычкыра. Карт риза булмагач, аны юләр дип орыша башлый.
Бабабыз Иблискә җавап бирә. Кит биредән! Мин синең коткыңа алдана торган кеше түгелмен, ди. Һәм Илаһыбыздан ярдәм сорап дога укый башлый, бу кара йөздән, бозыклык патшасыннан үзен аралауны үтенә. Ниндидер доганы кычкырып укып бетүгә Иблиснең кинәт төсе кача, ул ачы кычкырып фаэтонга ава һәм тиз арада юк була.
Тырыша торгач, Нурмөхәммәт берзаман мәчетнең башын да ябып куя. Тик, үзе нык картайган була инде. Үлеме җиткәнне сизеп, корткасын кисәтә: “Мин кайда җан тәслим кылсам, җәсәдемне шунда җир куенына тапшырырсыз”,- ди. Һәм беркөнне үлеп китә. Карты озак өйгә кайтмагач, ни булды икән, дип карчыгы мәчеткә барса, әүлия сәҗдә кылган җиреннән катып калган икән.
Шуннан ни эшләсеннәр, бабайның мәетен юып, кәфенгә төреп, дин кушканны башкаралар да, күтәреп зияратка алып китәләр. Тик, анда барып җитә алмыйлар, каберстаннан бер төркем адәм каршыларына йөгереп чыга. “Без казыган кабер әле генә үзлегеннән ябылып куйды. Җитмәсә, кара җир яшел чирәмгә әйләнде, чәчкәләр үсеп утыра, ботакларда кошлар сайрый”,- диләр.
Аптыраган халык, мәет күтәргән килеш, кире борыла, мәчет янына килә. Килсәләр, тагы бер гаҗәп: әзер кабер тора. Бер генә кеше дә мин казыдым дими. Хода кодрәте белән хасил булган кабер. Бабабыз искәртеп куйган иде бит. Шуны исләренә төшереп Нәрмөхәммәтнең нинди бөек, илаһи җан булуына тагын бер кат инанып, мәрхүмне авыл агайлары Аллаһыга тапшырып җирләп кайталар. Менә шундый адәм булган ул безнең борынгы бабабыз Нурмөхәммәт.
Кечкенә Якуб хикәятне дөньясын онытып тыңлады. Билгеле инде, бу риваять буыннан буынга күчеп килә-килә “шыта” барган, ләкин нигезендә чынфани дөреслек тә ятуы мөмкин бит. Һәрхәлдә, мәчет җимерекләре бар бит, димәк, кемдер төзегән булган.
- Җәл, күпме хезмәт әрәм булган, күпме көч мәгънәсезгә сарыф ителгән, - дигән иде ул чакта Якуб.
Бу сүз Нурсәгадәт инәйгә ошамады, ул баш чайкап куйды.
- Мәгънәсез дисеңме, улым? Ялгышасың бит! Мәчет төзү Ходай каршында гаять саваплы, зур эш. Бу мин әйтмәсәм дә аңлашыла. Тик, бу мәчетнең бер хикмәте дә булган диләр.
- Нинди хикмәт соң ул?
- Менә Нурмәхәммәткә дә синең кебек бер мәнсезе сорау биргән икән: янәсе, мәчет төзеп нинди файда күрәсең инде, бу гамәлеңнән нинди файда табасың, дигән. Нурмөхәммәт әүлия аңа: “Мин түгел, халык файда күрер, безне юктан бар иткән Аллаһыбызга гыйбадәт кылып кальбен пакълар. Бәлки, бу мәчет әле авыл халкын үлемнән коткарыр”,- дигән.
Күрәзәче вафатыннан соң күпме вакыт үткәндер, хәзер аны кем белсен, ләкин әйткәне рас килгән. Түзеп торгысыз эссе бер көнне авыл күз ачып йомганчы янып беткән. Халык ризыксыз, киемсез калган. Ачлык башланган. Шунда кемдер Нурмөхәммәтнең сүзләрен искә төшергән, кешеләр мәчеткә килгәннәнр. Идән такталарын каерып карасалар, аста баз икән. Шул базда ел буена яшәрлек һәм орлыклык ашлык тапканнар. Ана шулай исән калган Ташмәчет авылы.
Анасының күптәнге сүзләре, колакта яңгыраган кебек, ачык итеп искә төшеп тора бит әле. Менә бит ул нинди булган Чынморзинның борынгы бабасы, бола, барымта дип саташмаган, тере фәрештә сыман гомер кичергән, уе изгелектә булган! Якуб үзенең болгавыклыгын аклау өчен әнә шулай әллә кайчан үлгән әүлия тормышыннан үрнәк алды. Ләкин белми иде шул ул. Нурмәхәммәт тә бит мулла булып тумаган, яшь чагында аның да каны уйнаган, дошманга артын куймаган. Чирмәсән буендагы данлы каланы онытырлыкмы соң? Аның мәрмәр капкасына ук алтын хәрефләр белән Коръән сүзләре язылган иде. Хәйран калырлык зур кала өч рәт тирән чокыр һәм җир өеме белән уратылган, калын, биек диварлары дошманга каршы ышанычлы киртә иде, ә тезелеп киткән манараларын әйт син. Һәр манарада сакчылар көн-төн уяу тора. Шәхристандагы таш пулатлар, озынлыгы утыз сигез колачка җиткән мәчет бинасы тагы кайда бар. Ләкин берзаман исәпсез-сансыз Аксак Тимер чирүе шәһәрне камап алды, ул озак вакытларга бүленеп калды һәм анда ачлык башланды. Шуннан инде урда явы һөҗүмгә күчте. Коточкыч мәхшәр булды бу, көн кара төтен белән капланды, ут телләре күккә үрләде, корал чыңлавы, ачынып кычкырышу, күбекләнеп-парланып аккан кан елгалары, бер-берсенә өелгән мәет таулары... Болар барысы да тик тәмугта гына буладыр кебек иде. Булгарлар һәм башкортлар җан-фәрман каршы торды, ләкин көчләр тигез түгел иде, каланы яклаучылар торган саен сирәгәя башлады, алар акрынлап артка чигенде. Илбасарлар беркемне дә аямады, исән калган һәркемне суеп чыкты. Хәтта сабый балалар да шундый ук рәхимсез үлемгә дучар булдылар.
Нурмөхәммәт могҗиза белән генә исән калды. Моннан соң да ул кулыннан корал ташламады. Кечкенә бер төркем булып урманнарда качып яттылар һәм баскынчыларның олауларына, вак отрядларына һөҗүм итеп тордылар. Бер сугышта алар бәхетсезлеккә тарыды – барысы да һәлак булды. Нурмөхәммәт яралы дустын күтәреп урманга карап йөгерде. Ул якын, ләкин сыбайлы дошманнар бик тиз бастырып килә иде, тагы берничә мизгелдән боларны кылыч белән турап ташлаячаклар. Шул чагында Нурмөхәммәтнең җаны хилафлык кылды, куркуыннан ул дустын ташлап качты. Куаклыкка кереп өлгерде. Ул иңбашындагы дустын ташлаганда анысы үлгән иде инде, ләкин Нурмөхәммәт моны белмәде. Белгән булса, ни үзгәрә? Егет барыбер курыкты, хыянәт итте, качып китте бит! Моңа ул бик гарьләнде, хурланды, җир йөзендә оялмыйча яшәрлек әмәле калмады. Берничә ел шаңкып йөргәннән соң, сарт юлына төшеп, көн чыгышына карап китеп барды. Башкорт илендә шушы юлдан каерылып керде дә, ямьле генә бер авылны күреп шуны төяк итте, гомерлеккә торып калды. Ләкин хурлануы бетмәде, үзенең куркаклык күрсәтүен онытмады, шуңа да җаны-тәне белән дингә чумды. Хаҗга барды, халыкны дәвалады, ничек булса да күңелендәге авыр кара ташны җиңеләйтергә тырышты. Таш дигәннән, гәрәп илләрендә мәчетләр гел таштан икән, ә нигә монда да таштан төземәскә? Шундый уйлар белән тотынган иде Нурмөхәммәт бу эшкә.
Әйе, бар нәрсә дә онытыла. Тарих төпкелендә батып эзсез югала бара, югала бара. Вакыт катламы каплап китә. Нәрсә соң ул вакыт? Нәрсә ул тарих? Тарихмы, ул вакыт үә заманалар агымында булган вакыйгаларның онытылмый калганнары, онытылмый торганнары, халык хәтере иләгендә алтын бөртегедәй сөзелеп, юкка-бушка чыкмый калганнары.
Нәрсәдер онытылмасын дисәң кәгазьгә язып куй. Акыллылар шулай итә. Нурмөхәммәтнең дә күз карашы кебек саклаган дәфтәре бар иде. Борынгы бабасы Ырыскол һәм аның иптәшләре турында. Үзе язгандырмы ул, әллә берәр улы, оныгы мәктүп иткәнме, анысы билгеле түгел, култамга-фәлән куелмаган. Тик, ифрат матур риваять рәвешендә язылган бу дәфтәр Нурмөхәммәт өчен бик кадерле иде. Ничә йөз еллар аша үтеп килеп керде бит ул мулла кулына. Ләкин, Нурмөхәммәт гүр иясе булды, авыл янды, ә аның белән бергә борынгы дәфтәр дә янды. Аның эчтәлеге якынча болай иде.
Йөз башы Яхьяны атына аркылы салып алып кайттылар. Тимер ук аның муенын тишеп үткән иде. Бәк үлемен иптәшләре бик авыр кичерде, ә кәләше Нәргизә өчен бу аяз көнне яшен суккандай тэәсир итте. Таудай авыр кайгы басты аны. Хатын-кыз өчен ир югалтудан да начары юк, ирең барда син тормыш зилзиләләреннән ышыкта, ирсез калсаң дөньяның бар авырлыгы синең өстә...
Хәер, Нәргизә бу хакта уйламый иде әле. Ул сөекле иренең юк булуына, үзенең шулай да капыл япа-ялгыз калуына, моның чынбарлык икәненә ышана алмый изаланды. Ана, иксез-чиксез дала киңлегендә тибрәлгән кылганнар да кичәге хәлдә, сәхрә уртасында корылган чатырлар да шул килеш, ә аның ире Яхья юк, имеш. Шулай буламы ни? Яхья башкача юкмы инде? Саташудыр бу... Юк шул. Күзе күргәннәре төш түгел, үзе дә акылдан язмаган, барысы да чынбарлык: кыпчаклар корган өя, башлыкларын хөрмәт белән соңгы юлга озата.
Шуның белән барысы да беттеме? Шуның белән Яхья юкка чыктымы? Дошман хәзер шатланамы инде? Нәрсә, хәзер ул кылычын уйнатып лачын кебек дошман өстенә ташланмасмы, ил-йортын сакламасмы, иптәшләре арасында аның килешле буй-сыны күренмәсме, кичләрен сагынуын һәм мәхәббәтен белгертеп кулын Нәргизәнең биленә салмасмы? Юк. Болай булмый! Яхьяның каеш ияре, ук-җәясе, үткен кылычы бар, сугыш киемнәре, алар гына түгел, җаныдай кадерле аты – Кылкөлтә бар. Тагы нәрсә кирәк? Тагы ни кирәк, Нәргизә?
Яшь бичә озак итеп күккә карап ята. Болытлар йөзә. Алар киләләр дә айны каплап торалар, шуннан, күрешү вакытлары үткән гашыйклар кебек, теләр-теләмәс кенә аерылышып китәләр. Нәргизә айдагы Зөһрә кызга озак карап ята. Һай, бу бәхәтсез хатын-кыз язмышы... Зөһрә кыз кебек Нәргизә дә бүген сөйгән ярсыз торып калды түгелме? Гашыйк йөрәкләр берексә, азак бер-береңне югалту авыр, ифрат авыр икән ул. Юкка гына Зөһрә кыз айга ашмаган. Нәргизә түм-түгәрәк булып тулган айга карап бик озак ята. Аның күзләре талчыга. Чү, ул ни күрә, айда чиләкләрен аскан Зөһрә кыз түгел, ә ат менгән сугышчы хатын күренә түгелме? Чәч толымнары сибелгән, озын койрык тулпаркае алга томырылган. Нәргизә, гаҗәпләнеп, чел-челт күзләрен йомып ала һәм күренеш юкка чыга. Шәүлә юкка чыга, әмма Нәргизәнең башында тәвәккәл, хәтәр уй туа. Үз уеннан ярсыган хатын күлмәген чишеп атты да иренең сугыш киемнәрен киеп алды. Калын үгез тиресен махсус эшкәртеп, ук, пычак тишмәслек булып катырылган кием авыр гына булса да, каешларын тегеннән бушатып, моннан кысып җайлаштыргач, Нәргизәнең буй-сынына ярыйсы ипле ятты. Икенче көнне ул Яхьяның дусты Ырысколга эндәште:
- Мине кылыч тотарга өйрәт! Кылыч селтәргә, ук атарга, сөңге кадарга – барысына да өйрәт. Мин илбасарларга каршы сугышырга телим!
Ырысколга бу бик гаҗәп тоелды.
- Байбичә, соң... Хатын-кыз кылыч тагып сугышып йөреми бит инде. Анысы ирләр эше. Син безгә ышан, Нәргизә, Яхья өчен без алардан каты үч алачакбыз әле, - диде ул. Ләкин кыю килен аны кырт кисте:
- Син мине башкача байбичә дип атама. Мин байбичә түгел! Мин – Яхья! әйе, аның җаны, каһарман рухы миңа күчте. Күрмисеңме ни, өстемдә – яугир киеме, билемдә – кылыч... Өйрәт мине сугышырга. Тиз өйрәт!
... Илбасарларның зур гына төркеме ялга тукталды. Көн буена табадай эссе дала буйлап атлау күпне күргән дружиначылар өчен дә авырырак шул, арыйлар. Ниятләре – юлларында очраган кыпчак отрядларын кыйратып, йорт-җирләрен талап, хатын-кызларын, балаларын коллыкка алып китү. Ләкин мактанырлык уңышка ирешкәннәре юк әле. Тирә-якка сакчылар куеп чыкканнан соң, гаскәриләр йокыга талды.
Иван шомлы тавышка коты очып уянды. Кыпчаклар! Көтмәгәндә һөҗүм иткәннәр ләса. Төнге тынлыкны ярып бер сәер аваз яңгырады:
- Ура-а-а!
Дала яугирлары дию периләре кебек ябырылды. Бераздан отрядның яртысыннан күбен кыйратып та ташладылар. Илбасарларның беразы гына йокысыннан айнып корал алып каршылык күрсәтеп өлгерде. Каушаган Иван кылычын таба алмый азапланды, шунда гына иде бит дип, сүгенеп, җирдә кармаланып булашканда өстенә кемнеңдер үле гәүдәсе ауды. Йөзтәбән егылган урыс борыны белән кылыч сабына бәрелде. Менә ләса, аяк астында булган, дип коралын кулына кысты да алга карады. Ун гына адымда ул эчке күлмәктән атаманны күрде. Анысы: “Биреләм, биреләм!”- дип кычкырып, кулларын күтәреп маташа иде. Тик, ул беркемгә дә бирелеп өлгермәде, аңа таба кара яшендәй булып атлы кыпчак томырылды, төнге караңгылыкта томса гына булып кылыч ялтлап алды һәм озын чәчле баш мәетләр арасына тәгәрәде. Янә Иван шуны күреп өлгерде, дәһшәтле кыпчакның, кылычын селтәгән уңайга, толым-толым чәчләре дә сыптырылып-сыптырылып кала иде. Әллә хатын-кыз инде?!
...Алыш тәмам. Кыпчаклар дошманнарының мәетләрен барлап тормады, талап, мал җыеп маташмадылар, тере калучыларны әсиргә алу уе да юк иде аларда. Ничек искәрмәстән килеп чыксалар, шулай ук тавышсыз, мизгел эчендә гаип булып куйдылар. Йомшак дала туфрагы тояк тавышларын да тиз йотты. Шактый вакыт үткәч кенә куркуыннан һаман да һушына килә алмаган Иван аягүрә басып як-ягына каранды.
Исән-сау әйләнеп кайткан Иваннан сорау алу өчен аны кенәз каршына алып килделәр.

- Минем башыма арттан суктылар, һушымны җуеп егылганмын. Исемә килсәм, барысы да үлеп беткән, - дип ялганлады ул.
- Шулай да нәрсәләр күрдең?
- Гафу итегез, әфәндем, кыпчаклар санап беткесез күп иде, без алар белән әй сугыштык, әй сугыштык, ә алар һаман арта гына торды...
- Син миңа шуны әйт: басурманнарның башлыкларын күрдеңме?
- Күрдем, кенәз, күрдем! Дию пәриедәй бер нәрсә, кылычы ялт-йолт уйный, селтәгән уңае толым-толым чәчләре елан өередәй тузгый. Безнекеләрнең угына да, кылычына бирешмәде, бәлки, сихерчедер ул, белмим, тиккә түгел бу.
- Толым чәчле дисеңме? Алар такыр башлы бит! Нәрсә син, куркуыңнан күзеңә күренгәнне сөйләп, минем башны бутарга булдыңмы әллә? Күрәм, синең аркаң камчы сагынган.
- Юк, юк, кенәз, тамчы да арттырмыйм, тәре үбеп ант итәм менә. Нәкъ шулай. Ул пәринең тавышы да сәер, бичә тавышы сыманырак иде.
- Нәрсә, бичә тавышы, дисеңме? Син аның тавышын да ишеттең мени, нәрсә диде соң ул?
- “Ура!” дип бакырды. Аерым ачык ишеттем, көтмәгәндә төн тынлыгын бозып әнә шул “Ура” дигән оран яңгырады. Шуннан соң бер мизгел эчендә камауда калдык, төрле яктан өстебезгә уклар яуды, басурман гаскәре һөҗүм итте.
- “Ура” дисеңме? Нинди сүз икән соң ул? Берәр яңа ыру килеп чыкканмы әллә?
Кенәзнең куштаннары шунда ук бер әсир кыпчактан белешеп тә килде: “ура” дигән сүз урысча“окружай” була икән.
- Окружай, окружай, - дип үз алдына сөйләнде кенәз. – Урап алырлык булгач, димәк, чынлап та ишле гаскәр һөҗүм иткән. Кыпчакларда мондый отрядлар аз түгел, вакыты-вакыты белән алар күп меңлек гаскәрләргә тупланып та хәрәкәт итә. Тик, андый сәер башлыклары юк иде, шикелле. Ярар, карап карыйк, кыргыйларның бу отряды тагы берәр җирдә калкып чыкмас микән?
Кенәз ялгышмады, урыслар өстенә “Ура!” кычкырып ташланучы кыпчаклар өере әле бер, әле икенче җирдә “калкып” чыкты. Болар зур-зур көчләр туплап аны эзләп тә карадылар, хисапсыз шымчыларын, вак-төяк дозор отрядларын да дала буйлап тараттылар, тик нәтиҗәсе булмады. Кич бар җирне тикшереп чыгалар - таба төбедәй тигез далада җан әсәре булмый. Төн җитүе була, сакчылар бер тавышсыз юк ителә, аннан инде “Ура!” тавышы астында кап-кара кыпчаклар йокылы сугышчылар өстенә ябырыла һәм бер мизгел эчендә аларны кырып та сала. Әллә ул кыргыйларны җил алып килә, әллә болытларга яшеренеп киләләр, ничек кенә булмасын, адәм затыннан түгелдер, ахры, болар. Башлыклары чын пәри. Исеме дә сәер, яудашлары үзенә әллә “Яхя”, әллә “Яга” дип эндәшә. Мондый өзек-ертык мәгълүматлар төн кешеләренә сирәк-саяк исән калган Иваннардан билгеле булды.
Яхья үзенең Кылкөлтәсен җаныннан артык күреп ярата. Ә койрыгы бу атның гаҗәеп озын һәм куе. Бушкамыни аны Кылкөлтә дип атыйлар! Башка атлардан ул җилбердәк коерыгы белән аерылып тора. Кылкөлтә өстендәге йөзбашын күрү белән дошманнар: “Яга, Яга, баба Яга идет!”- дип сөрән салып, кемесе кайда кача башлый. Йөзбашының аты исә теләсә нинди килмешәк атны куып җитә һәм Яхья үткен кылычы белән дошманны башкача бу җирдә йөрмәслек итә.
Өркәк ат яугирны хурлыкта калдыра, ә Кылкөлтә һичбер нидән курыкмый. Яхья шуңа үзен кыю тота һәм алышларда һәрчак җиңеп чыга. Әйе, сүз Яхья турында бара. Нәргизә юк. Байбичә гаип. Ә Яхья, дошманнарга тынгылык бирмәгән, аларга лачындай ыргылучы йөзбашы, бар. Аның йөгерек отряды дала киңлекләре буйлап җилдәй җилә, зур сакаллар һич тә көтмәгәндә аларның эреле-ваклы командаларын тар-мар итә, тирән тылларына үтеп кереп олауларын, станнарын туздыра һәм тагы да эзсез югала. Төн як кешеләренең ишле гаскәрләр җыеп каравы да файдасыз булды, күзгә күренмәгән дошман белән ничек сугышасың?
Нәргизәгә ире Яхьяга “әверелүе” җиңел булмады. Күчкә кем баш? Иң акыллы, иң хәйләкәр, иң чос, җитез, батыр сугышчы. Яу кораллары кылыч, сөңге белән оста эш итүче. Иң мәргән атучы. Нәргизәгә моңа ирешүе ансат булдымы? Гомумән, бу була торган эш түгел. Алай әкияттә генә була. Ләкин, әллә Нәргизәгә чынлап та Яхья рухы күчкән идеме, әллә күкләр шулай теләдеме, әмма тугры дусты Ырыскол һәм Кылкөлтә ярдәме белән ул Яхьяга әверелде. Ә Нәргизә юк, ул юкка чыкты. Ил өчен кем кадерлерәк – чатырда бызлап утырган тол хатынмы, әллә киң күкрәкле айгырын һай-һаулап, хәләл җиргә басып кергән дошманнарның башын кыйган батыр ир – йөзбашы Яхья бәкме? Менә шуңа да Нәргизә - юк, Яхья - бар!
Яхья кылычыннан исән калучылар аз булса да бар инде ул. Шуңа да дошманнар арасында аның турындагы шомлы хәбәрләр тарала. Имеш, ул беркемне дә исән калдырмый, имеш, ул адәм затыннан түгел, шуңа аны бер ук та алмый, уңга-сулга карамый ябырылып өскә килә икән. Шуңа походтагы отрядлар төнен йокларга курка, учакларын сүндермиләр, бигрәк тә җилле көннәрдә колакларын сагайтып дала тавышларын тыңлыйлар, берәр йомран тавыш биреп куйса да, Яхья угы оча дип башларын иеп куялар. Ул сиздермәстән һөҗүм итмәсен өчен лагерьны арбалар, казыктан, чыбыктан үрелгән читәннәр белән уратып алалар. Ләкин болар Яхьяга тоткарлык түгел, ул әле бер, әле икенче урында үз эшен эшли тора. Үзенә корылган тозакларны ничек урап үтәдер, әллә очып чыгамы? Берәү үз күзем белән күрдем дип чукына-чукына ант иткән, имеш, Баба-Яга бер болыттан икенчесенә очып үткән. Ай яктысында аерым ачык күрдем, дип әйтә, ди. Тик, Яга атка түгел, себерке кебек бер нәрсәгә атланган, койрыгы көлтә кадәр, имеш. Җайдак хатынның чәчләре чыбыркы очы шикелле уйнаклап бара, ди. Ялган хәбәр, мөгаен. Яки акылыннан язган бер тинтәк сүзе. Сөяксез тел ни сөйләмәс. Кенәз шулай уйланып айга карап ята. Төн тын. Нигәдер йокы алмый. Кинәт аның күзләре шар ачыла: тулып зур барабан кадәрле булган ай каршыннан себеркегә атланган Баба-Яга очып бара ләбаса. Куркынган кенәз күзләрен чытырдаганчы йома, аннан тиле кешедәй янә күккә текәлә. Ләкин анда, тулган айдан башка, беркем дә юк.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Ташмәчет - 4
  • Büleklär
  • Ташмәчет - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4550
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2279
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ташмәчет - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4592
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2387
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ташмәчет - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4669
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2392
    33.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ташмәчет - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 1268
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 836
    43.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.