Latin

Ташмәчет - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4592
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2387
35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Рәсәй хөкүмәте икейөзле булуы белән мәгълүм. Аяусыз изүгә түзми баш күтәргән башкортларны меңәрләп-меңәрләп үтерә, аса-кисә, авылларына ут үрләтә, хатын-кызларын, балаларын коллыкка ала да инде килеп тышкы дошман басып керсә, ярдәм итегез, дип оран сала. Монысын инде ничарадан бичара дияргә була. Тик, башкорт үзе нишләп әле болалар аралыгында Рәсәй патшасына тугры хезмәт итеп, аның өчен үләргә әзерлек күрсәтә. Һич аңлашылмый. Билгеле ки, халыкның бу сыйфатыннан Мәскәй хөкүмәте бик оста файдалана, ул үзенең тышкы хәрби программасын тормышка ашырганда илнең иррегуляр гаскәрләре составында башкорт атлыларын бик еш сугышның иң хәтәр җирләренә ташлады. Башкортлар үзләренең кыю яугир булуларын һәм дә килеп Рәсәй хөкүмәтенә зур хәрби уңышлар китерүен яхшы белә иде. Югары властьларга мөрәҗәгать иткәндә алар үзләре турында болай язды: “Төрле вакытларда хәрби мохтаҗлык булганда башкорт сыбайлылары походларда файдаланылды: мәсәлән, Азов, Кырым, Севск якларына, Пруссияга, Польшага, Швециягә. Һәм ошбу хезмәттә гомерләрен кызганмадылар”. Бу юлы да әби патша башкортсыз эш майтаралмады.
Эш шунда ки, Речь Посполитая 18 гасырның икенче яртысында бик авыр эчке каршылыклар кичерә иде. Илнең күп төбәкләрендә төркемнәр, конфедерантлар хәрәкәт итә. Шушы шартларда, Польша короле Станислав Понятковский үтенече буенча, Рәсәй бу илгә үз гаскәрен кертә. А.В.Суворов һәм поляк генралы К.П.Браницкий җитәкчелегендәге гаскәрләр берничә мәртәбә конфедерантлар көчләренә зур зыян сала, ләкин партизаннар хәрәкәте сүрелми. Төркия Рәсәйгә сугыш игълан иткәннән соң, бер үк вакытта ике кампания алып баруы кыенлаша, шунлыктан Польшадагы урыс армиясе башкомандующие генерал-поручик А.И.Бибиков алдына тиз арада сугыш хәрәкәтләрен тәмамлап чыгу бурычы куела. Кыскасы, конфедерантлар белән мәсьәләне хәл итү өчен янә башкорт егетләре кирәк була.
Ырынбур губернаторы И.А.Рейнсдорп хәрби коллегиядән башкорт гаскәре оештыру турындагы указны алу белән әмәлен күрергә кереште. Ул шундук бик яхшы итеп, башкортларның патриотик хисләреннән дә бигрәк мин-минлекләренә тиерлек итеп, “Тугры башкорт яугирләренә һәм башкорт халкына мөрәҗәгать” язды, шулай ук халыкны Екатерина икенче әмере белән таныштырды. Губернатор указы шул ук көнне Ырынбурдан Уфага, провинция канцеляриесенә китте. Документ ашыгыч рәвештә ун команда туплау һәм аларны Уфага якын урыннарда урнаштыру барышы турында атна саен хисап бирүне таләп итте.
Старшина Хәлим Якупов башкаларга караганда бу әмерне берничә көнгә соңлабрак алды, шикелле. Гәҗәп тә түгел, Уфадан сул-уннар җиренә кадәр юл ерак һәм бормалы. Әгәр өч йөз кешедән торган беренче партия Уфадан көнбатышка 18 декабрьдә чыгып киткән булса, Якуповлар язылган сигезенче партия шәһәрдә утызында гына тупланырга өлгерде. Башлык итеп Себер даругасы Кошчы волосте старшинасы Исәкәй Садиров билгеләнгән икән. Болай үзе ышанычлы күренә. Тик, менә башкорт чирүе начальнигы Колый Балтачев Хәлимгә баштук ошамады. Күзләре хыянәтчел ялтыраган кешедә иман булмас. Воевода Борисовны да әйтер идем, тапкан кешесен, дип уйлады Хәлим.
Ир канаты ат була, канаты ышанычлы булган яугир сугышта да нык була, шунлыктан Хәлим үзе белән сигез ат алды, шулай ук сугыш коралларыннан мылтык, җәя, кылыч белән сөңге алып баштанаяк коралланган менә дигән яугир булып килде. Аның иптәшләре дә йөзгә кызыллык китерерлек түгел иде, Ташмәчет һәм Хәлим авылларыннан тыш, Юлбаш, әлмәш, Иткустиннан да таныш егетләрне күрде ул. Гомумән, Уфага 64 кешелек отряд башында килде. Сигезенче командага шулай ук балыкчы һәм бүре ыруы егетләре дә кушылды. Ә Талип авылы мишәрләре Каһарман белән Хәерҗанны күргәч, Хәлимнең шатлыгы тагы да артты. Болар белән яу кайтарып була, болар сугыш вакытында муеннарын борып артка карый торган кешеләр түгел.
Команда тупланып беткәч, воевода Рейнсдропның башкорт телендә язылган теләк-юлламасын укып ишеттерделәр. Шуннан инде сыбайлылар ерак походка чыгып китте.
Сәфәрләргә чыккан чакта
Хызыр Ильяс булсын юлдашың,
Хызыр Ильяс булса, ай, юлдашың,
Мең дошманга торыр бер башың.
Бу җыр Уфа тәзрәләрен чыңлатып калды.

Дөнья киң һәм гаҗәп икән ул. Исәкәй командасы туган яктан декабрь ахырында, чатлама суыкта чыгып киткән иде, барган саен, вакыт узган саен көннәр яктыра һәм җылына торды, ә апрель башында Польшага килеп җиткәндә инде табигать ямь-яшел иде. Башкорт командаларын генерал А.И.Бибиков чирүенә куштылар. Нинди генерал зур-зур гаскәргә командир булудан һәм дә килеп сугыш хәрәкәтләрендә уңышлы катнашудан баш тартсын. Бигрәк тә дошманны җиңүгә өмет шундый зур булганда диң! Дан-шөһрәтнең артыгы булмый. Бибиков та әлеге шул үзенә дан-шөһрәт яулауда ярдәм итүче өстәмә көчкә шат иде. Ул башкорт командаларын рәт-рәт тезеп күздән кичерде, нотык сөйләде. Генерал саф буйлап йөргәндә Хәлим алдыннан үтте, шулчак Якупов әллә нишләп китте, ул чирү башлыгының муенында канлы эз күргәндәй булды. Юк, чыелган, сыдырылган эз түгел, ә туп-туры сызык иде, гүя балта белән чабылган. Хәлим чытырдатып күзләрен йомды, бу зәхмәттән котылырга тырышты, эченнән бисмилласын әйтеп, яңадан күзләрен ачты, ләкин генерал аның турыннан үтеп киткән иде инде. Тик, менә гаҗәп, Хәлимнең борыны көек исе тоеп калгандай булды. Чүпрәк яки башка нәрсә янган кебек түгел, ә адәм тәне янганда шундый ис була. Бу нинди шомлык, Хәлим акылдан язамы әллә, башкалар берни дә күрми, сизми бит.
Азак, ял итеп утырганда, Кылычбай аңа болай диде:
- Хәлим дус, генерал безнең каршыдан үткәндә син әллә нишләдең, капыл күзләреңне йомдың. Чүпрәк шикелле агардың, нәрсә булды?
- Сорама. Сорамавың яхшырак.
“Сорама” дип әйтү кызыксынучан адәм баласына “белми калма” дип әйтүдән дә көчлерәк тэәсир итә. Шуңа Кылычбай, аңа кушылып башкалар да, төпченергә кереште. Старшинага дусларына буйсынмый чара калмады.
- Бик хәтәр эш бит әле бу, егетләр. Ничек дип әйтергә дә белмим. Сөйләсәм, әллә ни уйлавыгыз бар.
- Сөйлә, Хәлим, сөйлә. Без синең дусларың, ни генә ишетсәк тә сиңа яманлык теләмәбез.
- Белмим инде, алайса. Безнең нәселдә, борын заманда инде, күрәзәче булган, диләр. Әллә шуның шаукымы. Бер тапкыр әти сөйләгән иде, авыл буенда суга карап утырганда су өстендә язу күрдем, кеше исемнәре язылган иде, ди. Ят колакка сөйләмәскә кушкан иде. Менә бүген, үзем шундый хәлгә тап булгач, аптырауда калдым.
- Йә, йә, нәрсә булды? Ни күрдең?
- Генералның муенында канлы балта эзе бар иде. Сезнең берегез дә аны күрмәде, әйе бит, минем генә күзгә күренде. Монда курыкмас җиреңнән куркырсың. Җитмәсә, артыннан адәм ите көйгәндә була торган ис аңкып калды кебек...
Ир-ат гаҗәпләнеп бер-берсенә карашып алды. Нинди дә булса сүз әйтүе авыр иде.
- Мондый чакта дога укырга кирәк, - дип куйды Хәерҗан. Мулла малае шул ул.
- Күрәзәчене искә төшерүем шуннан: бу минем саташуыммы, әллә күрәзәлек кебек бер нәрсәме икән дип торам...
- Белеп булмый, - дип сүзгә кушылды Садиров. – Мин үзем ырым-шырымга бик үк ышанып бармыйм, ләкин, дөньяда ниләр генә булмый дисең. Безнең якта да элек бер сихерче яшәгән, диләр. Күп нәрсә нәселдән килә инде ул. Ничек кенә булмасын, моны хәтергә салып куйыйк, гомер булса, күрербез, бу Бибиковка нәрсә булыр икән?
Алга китеп булса да шуны әйтик. Берничә елдан Александр Ильич каратель гаскәрләренең башкомандующие итеп билгеләнде. Аны башкүтәрүчеләр тотып алып башын чабып үтерделәр, ә гәүдәсен утта яндырдылар. Менә шуннан соң мондый нәрсәләрне хорафат, әбиләр әкияте дип кенә әйтеп кара инде.
Нишлисең, ошамады Бибиков башкорт авылы старшинасы Хәлим атлы асыл егеткә. Тик, монысы бәла түгел, аның кул астында күп хезмәт итәргә туры килмәде якташларга. А.В.Суворовка Краков дигән зур каланы алырга боерык бирелгән икән. Анысы Бибиковтан бераз ярдәм сораган. Яңа килгән башкортлар булса ярый миңа дигән. Суворов гаяр булса, Бибиков та дивана түгел, ул Александр Васильевичны бик яхшы белә, хәтта дусларча мөнәсәбәттәләр, һәм бригадирның инде ничәнче тапкыр авыр хәлдән җиңеп чыгуы да яхшы мәгълүм, бу юлы да аз көч белән котылыр. Шулай уйлап, өч меңлек башкорт гаскәре урнына өч йөзгә дә тулмаган сигезенче команданы гына биреп торырга була. Соңгарак калып килгән, сугышларда юньләп сыналмаган, шуны бирәсе дә куясы инде, дип фикер йөретте Бибиков һәм, үзе де белмичә, иң яхшы отрядны җибәрде.
Менә Суворов җитәкчелегендәге гаскәрләр Краков ныгытмаларын штурмларга әзерләнә. Бу җәһәттән Исәкәй старшиналарны киңәшкә җыйды.
- Егетләр, - диде ул. – Без, урыслар белән бергә бик хәтәр кәлгәне штурмларга тиешбез. Урыслар бер тапкыр маташып караганнар инде, ала алмаганнар. Бер тырмага ике тапкыр басмыйлар, бу юлы без аны алырга тиешбез. Ләкин ничек итеп, кәлгә бездәге ишеләрдән түгел, утыз фут биеклектәге таш дивар, аның бойницаларыннан, башнялардан бик күп дошман безгә мылтык, туп төбәгән. Кәлгә уртасында биек булып калкып торган чиркәү кебек нәрсәләрендә дә туплар күп икән. Бер хәйләсен тапмасак, беребез дә исән калмаячакбыз.
Озак киңәштеләр болар. Ләкин үзләренчә бер план кормыйча барыбер тукталмадылар. Табын ыруыннан Туктамыш Ишбулатов, Талип авылыннан Хәерҗан Абуталипов һәм Хәлил Якупов киңәшмәдә зирәклек һәм акыл күрсәттеләр. Көннең калган өлеше әзерлектә үтте.
Ниһаять, сызылып кына таң ата башлады, баштагы шәфәкъ кызыллыгы күк йөзендә киңрәк җәелгән саен агара, яктыра барып бөтенләй үк көн яктысына әйләнеп бетте. Матур көн туды, табигать ямь-яшел, кошлар сайрый, чебен-черки оча, дөнья йокымсырый, дөнья гамьсез. Тик адәм дигән нәрсә генә нәрсәдер бүлешә алмый бер-берсенә пычак кайрый, үтерергә тырыша. Әйтерсең дә, үзең кебек үк бәндәне үтерсәң тормышың түгәрәкләнә, җитмәгәнең җитешә. Ләкин, ни хәл итәсең, табигать, тормыш, кеше хакы бер нәрсә, ә ил башлыклары алып барган сәясәт бөтенләй икенче эш. Гүя алар фани дөнья кануннары буенча яшәргә теләми. Менә әле дә шуларның ихтыяры буенча меңәрләгән кеше бер-берсенә ташланып, котырынып тешнәргә, чәйнәргә, өзгәләргә тиеш.
Көн тәмам яктыртуга урысларның туплары телгә килде. Алар кәлгә диварының бер төшенә төбәп, аны җимермәкче булып аталар иде. Дошман туплары җавап уты ачты. Китте кара-каршы атышу – исән калам дисәң, колыгыңны тык та җиргә сең. Тик, сугышчы монда исән калу турында уйларга килмәгән. Суворовчылар берничә колонна булып һөҗүм итте. Подполковник Гейсман җитәкчелегендәге беренче колонна петардалар ярдәмендә төп капканы шартлатырга тиеш иде. Подполковник Елагин үз командасы белән Зверинец бистәсе ягыннан яу башларга, ә подполковник Эбшельвиц яугирлары баскычлар белән шәһәр ягыннан штурмларга тиеш иде. Башкортлар шунда эләкте. Садировның ораны яңгырауга алар алга ташланды. Бер төркеме, озын баскычлар алып килеп, кәлгә диварларына үрмәли башлады, ә икенче төркеме ук ату өчен уңайлы аралыкта торып калды һәм үз эшенә кереште. Болар алдан сайлап куелган укчылар – мәргәннәр иде. Алар кәлгә өстендә күренгән дошманнарга бер-бер артлы ук очырды. Командада булган барлык ук боларга бирелгәнлектән, үлем яңгыры дәһшәтле иде, диварны обороналаучы поляклар күпләп авып торды. Шулай итеп штурмлаучы төркемгә җиңеллек китерү иде теләк. Кылычбай үзенең дусты Хәлим Якуповтан да укларын алган иде, шуңа да ул башта аның ыспай буен күз уңыннан югалтмаска тырышты, укларын шул якка атты. Ләкин мондый мәхшәрдә аерым бер кешене күздән яздырмый күзәтү мөмкин түгел иде һәм Кылычбай бар игътибарын дошманга юнәлтте. Мөмкин кадәр җәһәтрәк төзәп, аларны мөмкин кадәр күбрәк юк итәргә тырышты.
Хәлим, Каһарман, Хәерҗан бер юнәлештәрәк сугыштылар. Укчыларның төгәл эшләве аркасында, алар төркеме зур югалтуларсыз гына кәлгә диварларына күтәрелә алды. Монда инде кылыч сугышы кызып китте. Дошман күп иде, таш басмалар буйлап киң дивар өстенә алар менә торды, менә торды. Һәркемгә беръюлы ике, өч дошман белән алышырга туры килә иде. Каһарманның кыланышы мәзәк күренә икән, ул кәлгә кирпечләренең биек бер җиренә баскан да, үзенә ташланган полякларның башларын кыеп тора. Бер кулы белән кылыч селтәсә, шул ук вакытта икенче кулы белән берәрсен тотып алып сугып җибәрә, яки дивардан тышкы якка, түбәнгә очыра иде.
Тик батыр бик озак сугыша алмады. Һәр яктан якшы күренгән кешегә каныгучылар күп була бит. Күкрәгенә ядрә килеп тигәч, ул өрккән ат сыман кинәт тартылып куйды, тукталып калды. Шуны гына көткәндәй, бер конфедерант аңа кылычын кадады. Ләкин каһарманның җаны чыкмаган иде әле, ул үзенә үлемечле яра салган дошманын ике куллап кысып алды, тегенең хәтта сөякләре шытырдады, һәм шулай, кочаклашкан килеш, бер-берсенә һич дошманлыклары булмаган ике “дошман”, мишәр алпамшасы белән поляк конфедеранты, биек таш дивардан түбәнгә, мәетләр өстенә очты.
Зур капка ягында шартлау яңгырады. Тик, капка әллә ни җимерелмәгән икән, анда бәләкәй генә тишекләр барлыкка килгән, шуннан бәреп керергә теләгән урысларны поляклар мылтыктан атып, кылыч белән кыйратып тора. Бу хәл берничә мәртәбә кабатлана, ләкин суворовчылар уңышка ирешә алмый, бары тик корбаннар гына арта. Икенче бер урында да таш диварда тишек җимертелә, анда да шул ук хәл, эчке якка үтәргә омтылган яугирларны поляклар көчле ут белән каршы ала, беркем дә исән калмый. Бигрәк тә дошманның туплары зур зыян сала.
Ике сәгать барды сугыш, пуля, ядрә суворовчылар өстенә бик куе яуды. Садиков отряды да алга үтә алмады, конфедерантлар ифрат күп иде, кылыч селтәп куллар талды, ялт-йолт каранып сугыша торгач хәлләр бетте, ә дошман кимемәде, алар ишелеп һаман алга килә торды. Инде штурмның бу юлы да барып чыкмавын, сугышны дәвам итүнең бары тик корбаннарны гына арттыруын аңлаган Суворов командаларга чигенергә боерык бирә. Шулай итеп бригадир бу алышта алты йөз кешесен югатты, шулардан ике йөзе үлде, дүрт йөзе яраланды.
Башкортларның югалтулары зур түгел иде. Ләкин бер кеше дә кадерле бит. Каһарманның үлемен Хәлим дә, авылдашы Хәерҗан да бик авыр кичерделәр. Аны бик кадерләп дәфен иттеләр. Без үчебезне алырбыз әле, сезне камыш урынына кыркырбыз әле, дип кылыч сапларын кыстылар. Икенче көнне Краков кәлгәсе үзе бирелде. Суворовның комендант Шуази белән алып барган сөйләшүләре нәтиҗәсендә 15 апрельдә поляк һәм французлардан торган гарнизон корал ташлады.
Шулай да башкортларга антларын үтәү өчен җай табыла торды. Исәкәй Садиров төркеме яңадан генерал Бибиков карамагына кайтты һәм конфедерантларның эреле-ваклы отрядларын эзәрлекли башлады. Аларга иркенәеп китеп партизаннар хәрәкәте алып барырга ирек бирмәде. Шуңадыр ахыры, поляк конфедерантлары хәрәкәте бераз басылгач, ягъни хәрби коллегия Бибиковтан ике мең кешелек башкорт отрядларын Уфага кайтаруны таләп иткәч, күпләр кайтып китсә дә, дүртенче, сигезенче һәм тугызынчы командалар яугирләренә Польшада әле тагы да шактый вакыт хезмәт итәргә туры килде. Инде генерал-аншеф булып алган Бибиков бары тик август башында гына башкорт атлыларының соңгы төркеменә туган илгә кайтырга рөхсәт бирде.

Ырыскол иң тәүдә үзенең селкенүен тойды. Бу селкенү аның өчен ят булса да, күңелдә бетмәс-төкәнмәс шатлык алып килде. Әгәр яңа туган баланың зиһене булса, ул якты дөньяга тууына, Хода яктылыгын күрә алуына мөгаен шулай шатланыр иде. Күкрәгенең нык авыртуына да карамастан, үзендә чиксез дәрт, рухи сәламәтләнү тоеп күзләрен ачты. Гаҗәп, ул күзләрен ачуы булды “тр-р-р” дигән тавыш ишетелде һәм чайкалу, биртәнләнү бетте, аның каравы, Ырыскол үз өстенә иелгән өч кешене күрде. Күрде дә мин теге дөньядамы, әллә төшләнәмме дип уйлап шомлана язып куйды, чөнки бу өч чырай бер-берсенә шулкадәр дә нык охшаганнар иде. Бер мизгелдән соң Ырысколның барлык әгъзалары, шул исәптән күзләре дә, сизү һәм күрү сәләтенә кайткач, ул шулай да аерманы күрде. Бу йөзләрнең берсе олырак, берсе яшьрәк, ә тагы бересе, кем әйтмешли, таманча иде.
Ырыскол өстенә иелгән йөзләрдә куаныч күрде, адәмнәр үзара сөйләшеп алдылар, ләкин сүзләрен Ырыскол аңламады.
- Хәлең ничек, син кем? - дип сорады ирләрнең олысы гарәпчә. Тик, кыпчак егете аны аңламый иде. Шул ук сөялне фарсыча, аннары төркичә кабатладылар. Төрки тел белән Ырыскол бераз таныш иде, шуай итеп болар арасында ярым-ярты булса да сөйләшү башланып китте.
- Без гәрәпләр. Булгарыстанга килтеп барышымыз. Анда ислам дине җәелдерүне үз өстебезгә морад итеп алдык. Шулай ук табиблык итә беләмез. Минем исем-шәрифләрем Фәрхеддин булыр, ә болар минем туганнарым – Фәсхеддин белән Фәтхеддин. Син үзең кем буласың? Атың кем?
- Мин Ырыскол. Нишләп мин сезнең арбада ятам?
- Без сине мәетләр арасыннан табып алдык. Кулың селкенгәнне күрдек тә, тере икәнеңне белдек. Күкрәгеңдәге яраны дәваладык без, бер атнада авыртуы басылыр, ә ике атнадан тап-таза булырсың.
Шунда гына Ырыскол аңына алды. Төнлә урыслар белән сугышканда ул коточкыч авырту тойган иде шул. Шуннан һушын югалтып атыннан авып төшкән. Иптәшләре күрми калдырып киткән инде. Хәер, бу гаҗәп мени.
Менә шулай башланды Ырысколның яңа тормышы. Бер атна арбада ятты ул, һәм шул вакыт эчендә муллаларның сүзен яхшы гына аңлый башлады. Аякка баскач, бу изге күңелле кешеләр белән хушлашып, кирегә кайтырга, үз иптәшләрен эзләргә теләге көчле иде, ләкин, менә гаҗәп, бөтенләй ят адәмнәргә ияреп, әллә нинди ерак якларга баруын дәвам итте. Ни өчен? Һич кенә дә аңышырлык түгел. Фәрхеддин ага мулла гына түгел, тылсым иясе дә булгандырмы әллә.
Ырыскол яңы танышларының намаз укуын зур дикъкәт белән күзәтә иде. Шул ук вакытта, артык кашык булмас өчен, ат караучыларга, олауны саклаучыларга булыша башлады. Кичләрен бигрәк тә матур үтә иде. Муллалар үзләре күргән-белгәнен сөйли, Ырыскол үзенекен, шулай итеп болар дөньяны аңлауда бер-бересе өчен бик кирәкле булып чыктылар. Инде шактый яхшы танышып беткәч, гадәти сөйләшүдән чыгып китеп дин турында гәп кузгалып китә иде. Ырысколда мин-минлек, табигый инстинктлар көчле булганлыктан, ул гәрәпләрнең Алла дигәненнән дә курыкмый, күп очракта үзенекен дөрес санап, бәхәсләшә иде. Аның күк алласы – кояшка табынуын өч мулла хак дингә санамадылар. Кояшны, айны, җирне, кешеләрне Аллаһ барлыкка китергән диделәр.
- Моны кайдан беләсез соң?
- Барысы да Коръәндә язылган. Анда Аллаһыбызның кодрәте чиксез диелгән. Син аны укы, шунда һәмишә сөялгә җавап табарга була.
- Кызык. Алайса, укып карарга иде, - ди хискә бирелеп Ырыскол. Ярым кыргый кыпчакта гыйлемгә сусау кайдан килгәндер.
- Менә монысы дөрес фикер. Укып карарга гына түгел, ә игътибар белән өйрәнергә. Коръәнне никадәр өйрәнсәң, шул кадәр дә яңа мәгълүмат ачыла торыр, ул чишмә кебек беркайчан да саекмас.
Мондый әңгәмәләр Ырысколны уйланырга мәҗбүр итте. Дөресе дә шул бит, кыргый тормышта яшәгән халыклар мәҗүси булган. Олы дөнья белән алыш-бирешләре аз булган кавемнәр әле дә шулай. Үә ләкин мәгърифәт, гыйлем үрләре яулаган, гүзәл шәһәрләр, кыйссалар һәм эш кораллары иҗат итүче көчле мәмләкәтләр күптән инде бер аллалы дин юлына баскан. Уйлый торгач, Ырыскол бер карарга килде һәм узаманнарның олысы Фәрхеддингә эндәште:
- Карагыз әле, минем дә ислам динен өйрәнәсем килә, сезнең шәкертегез булыр идем. Зинһар өчен, өйрәтегез әле, ә мин аның әҗеренә сезгә барлык мәшәкатьләрегездә булышырмын, авыр эшләрегезне мин башкарырмын, - дип Ырыскол гыйлем эстәргә теләге барлыгын белдерде.
Болар риза булды һәм, тагы да бер гөнаһлы бәндәне хак юлга бастырдык бит дигән шикелле, йөзләре балкып китте. Берничә көннән соң кәрван булгар җиренә барып җитеп, бик матур үә төзек шәһәрдә урнашты. Мосафирларның, Ходаның рәхмәте белән, нәкъ шул вакытта килеп җитүе үзләре өчен дә бик котлы булды. Юл тузанын каккалап, калага чыгып бер-ике әйләнеп тә өлгермәделәр, өч туганны хаким янына чакырдылар. Хезмәтче һәм йомышчы булганлыктан, Ырыскол мөхтәрәм муллаларны озатып йөрергә тиеш иде. Шунлыктан, ул морза янына бару бәхетенә да лаек булды. Аның исе-акылы китте: юан-юан бүрәнәләрдән салынган гаять олы йорт, иркенлектән тавыш яңгырап торган бүлмәләр, идәнгә җәелгән затлы келәмнәр, морзаның хәтта хезмәтчеләре дә матур, кыйммәтле киемнәрдән икән. Мәгърүр кыяфәттә йөрүче сакчылар кунакларны морза янына озата китерделәр. Өч мулла һәм алар артында торган Ырыскол түбәнчелек белән хакимгә баш иеп, үзләренең ихлас сәламнәрен, олы хөрмәтләрен җиткерделәр.
- Сезнең килүегезне ишеткән идем. Табиблык һөнәрен, хәтта сихер тылсымнарын беләсез дип әйттеләр, ә минем әлеге вакытта шундый чак – батып баручы адәм сыман саламга ябышырга әзермен. Бәлки, сездән фәтүә чыгар.
Янә бик ихластан баш иеп, морзага Фәрхеддин җавап бирде.
- Без сихерче түгел, нибары им-томчы, белгән чараларыбыз аркылы кешеләрне дәваларга тырышабыз. Хезмәтебезне Ходай хуплый, шикелле. Ләкин, без шуны да аңлыйбыз, бер кешене сихәтләсәң, бу хакта мең кеше ишетә, даныбыз тарала. Чамасыз тарала, дияр идем мин. Шунлыктан, мин үзебезнең мөмкинлекне арттырып күрсәтүдән сакланам. Шулай да кулыбыздан килгәнне эшләрбез, боер, әфәндем.
Өч мулла морзаның кызы авыруын белә иде инде. Ләкин Фәрхеддин бу турыда ләм мим. Йомышын хуҗа үзе әйтергә тиеш, аннан узып тел уйнатып булмый. Һәм морза сүз башлады.
- Сездәге тыйнаклык миндә өмет арттыра. Мактана башласагыз буш куыклар дияр идем. Бик хуп. Эш шунда, минем кызым авырый. Бердән-берем ул минем. Үземнең табибларым да, ерактан килүчеләр дә дәвалап карады, берни булдыра алмадылар, тырышуларыннан файда чыкмады. Инде тәмам хафага калдым. Айсылуым шәм кебек сүнеп бара бит, көннән-көн ябыга, хәлсезләнә, чүпрәк кебек ап-ак булып калды. Чыкмаган җаны гына бар.
Бераз сөйләшкәннән соң, морза артында торган хезмәтчесенә кул изәде. Тегесе шундук чаршау артына кереп китте һәм бик тиз бер сылукайны ияртеп яңадан күренде. Фәрхеддин кыз ягына бер караш ташлауга өнсез калды: фил сөягедәй нәфис, сөлектәй ыспай, җәннәт гөле кебек чибәр ләса морза кызы. Ләкин бу матурлыгы өстенә аның сырхаулыгы калкып чыккан, кызның алмадай битләре алсулыгын җуя башлаган, зәңгәр күзләренә күләгә сарыган, чия иреннәре агарып калган. Карлугач канатыдай кашлары җаны көенүдән җыерылып ала, күл камышыдай озын керфекләре хәсрәт яшьләреннән дымлы икән.
Табиблар кызны үзләре белгәнчә бактылар, сораштылар һәм дә килеп морза каршында хисап тота башладылар. Фәрхеддин болай диде:
- Әй олуг морза, менә, синең кызыңа дөнъядагы иң кадәрле бүләк. Бу – Коръән Кәрим. Кызың шуны укырга өйрәнсен, Ходабызга иман китерсен, һәм хак динебез ислам кушканны үтәп яшәсә, Раббыбызның кодрәте белән, иншаллаһ, сихәтләнер.
Морза алдына икенче мулла Фәсхеддин басты.
- Әй олуг морза, син Ходабызның җирдәге кояшы, - диде ул. – Минем әйтер сүзем шул: Аллаһ безгә иң кадәрле тәгам биргән, ул да булса – икмәк. Бал-майдан татлы, көньяк ризыкларыннан тәмле ризык – икмәк булыр. Кызың шушы ипикәйнең кадәрен белеп, аны барлык ризыклардан өстен күреп валчыгын да әрәм итмичә, һәр икмәк кыерчыгын Аллаһ кулыннан алган кебек Ходабызга салаватлар укып авыз итәр булса, кызың, иншаллаһ, терелер.
Инде килеп хакимзадә каршына өченче мулла Фәтхеддин килеп баса.
- Әй олуг морза, бар халыкка син баш, син юл күрсәтүче һәм акыл бирүче. Синең кызың өчен саф су сихәтле. Иң кыйммәтле үә зиннәтле бәлзәмнәрдән дә артык күреп ул тау астыннан агып чыккан чишмә суын яратсын. Шуны эчсен, шуның белән юынсын. Суны кирәксезгә болгатмасын, әләф-тәләф итмәсен, аның тормыш чыганагы икәнен аңласын һәм мәдһия җырласын. Әгәр һәр йотым суны, бисмилла әйтеп, Аллаһ ризалыгы белән эчсә, Айсылуың һичшиксез терелер, - диде ул бик матур итеп.
Морзага муллаларның сүзләре ошады. Башка чарасы да юк инде. Айсылу көннән-көн сүрелә бара бит. Ата кеше кызына им-том серен белгән муллалар киңәшен тыңларга, ягъни ислам динен кабул итәргә куша инде. Шуннан, озак та үтми, бар халыкны шатландырып кыз чыннан да тиз арада арулана башлый. Моны күргәч, морзаның бәхете күккә аша, ул ислам диненең могҗиза көченә ия булуына ышана һәм иманга килеп намазга баса. Халкына да шуны ук боера. Рәхмәт йөзеннән олы мулла Фәрхеддингә кызын кияүгә бирә.
Ырысколга кагылган вакыйгалар моның белән генә бетми әле. Морза ислам диненә күчкәч, үзенең сарае янында бик купшы итеп мәчет төзетә, моның өчен гәрәпстаннан осталар чакырта. Мәчет әзер булгач, кияве Фәрхеддинне шунда имам-хатыйп вазыйфасына билгели. Фәсхеддин белән Фәтхеддин башка мәчетләргә мулла булып китә. Ырысколның күңеленә Фәтхеддин хәзрәт ныграк ошый, шуңа да ул аның белән китәргә теләк белдерә. Яңа урында ул тыйнак кына болгар кызына өйләнә, шуннан соңгы гомерен Ырыскол гел дин хезмәтендә булып, суфилыкта үткәргән, диләр.
Әйткәндәй, аның Муллаҗан атлы угылы булган, имеш. Шушы улан әүлия Нурмөхәмәтнең картәтисенең картәтисе була, шикелле. Менә шулай, кыйссабызга бу Ырыскол кайдан һәм ни өчен килеп керде әле, дип гаҗәпләнмә, укучым, безнең язмада төрле кыйтгаларда, төрле заманнарда яшәгән кешеләрнең язмышлары бер аркан сыман үрелеп, үрелмәсә, төенләнеп килүе гаҗәп. Ә Нурмөхәммәтнең үзе турында алда тәфсилләп сөйләшербез әле. Аңа кадәр тагын бер гаҗәеп язмышлы кеше, Бибиковның котын алган татар турында да бәян итми булмый. Ни дисәң дә, эзмә-эзлекле булу кирәк.

Безгә мәгълүм Бибиков баш күтәрүчеләргә каршы аеруча кансызлык күрсәтте. Ул үткән урында кеше заты калмый иде дияргә мөмкин: көлгә әйләнгән авыллар, асылган-киселгән, җирләнми яткан мәетләр генералның адәм сыйфатларына ия булмавын, торганы бер ерткыч булуын күрсәтә иде. Халыкның нәфрәте дә шуңа барәбәр булды. Нәфрәт белән ләгънәт ике игезәк инде ул. Ә ләгънәт төшүдән беркем дә хали түгел.
Бермәлне генерал отчет белән Казанга килеп төште. Нык кына шөбһәле иде ул, аның башбаштаклыклары турында югары түрәләргә җиткерүчеләр әллә булмас дисеңме. Ләкин, хафалануы юкка булды, аңа власть әһелләре хәерхаһ карады, ни эшләсәң дә ихтыярың, тик бу боланы тизрәк буып ташла, дигәнрәк теләк белдерделәр.
Көн матур, кәеф әйбәт, эшләр алга тәгәри. Әгәр бу касафатны да ерып чыкса, тагы да берәр орден яки чин алмый калмас әле. Әйдә, котырсын халык, аның тешен сугып сындырырга Рәсәйдә солдат һәм корал җитәрлек. Кызганмабыз, һәр болачыга бер ядрә генә табарбыз. Кылыч белән турарга да чирканмабыз.
Шунда әллә ни булды, генерал утырган карета кинәт тукталып калды. Бибиков күзен ачыбрак караса, озын буйлы бер татар ат башына ябышкан. Кучерга камчы белән генә сыдырасы да бит, тик ул нәрсәгәдер балбал сыман катып калган. Ә татар бер-ике адым алга атлады һәм, Бибиков өстенә иелеп, күзләренә карады. Александр Ильичның эчен нәрсәдер яндырып алгандай булды, башы әйләнеп китте, тик ул нилектән болай булганын аңламады, бары тик бар әгъзасын курку катырып алганын гына тойды. Татар мужигының куе кара кашлары астындагы яшкелт-соры күзләре әллә нинди дәһшәт, явызлык чәчә иде. Күз карашы гүя без шикелле – мине тишеп керә.
- Ашыкма, генерал әфәнде, мине тыңла. Без синең башыңны өзеп алып, гәүдәңне типкәләп йөретәчәкбез әле. Аннан мәетеңне утта кыздырып этләргә бүләк итәрбез. Белеп тор, бу бик тиздән булачак!
Татар читкә кайрылды – ат кузгалып китте. Бераздан генерал аңына килеп, артка борылып караган иде, теге басурманның шәүләсен дә күрә алмады. Шундый чакта жандармлары да юк бит ичмаса. Шушы көннән соң Бибиков куркуыннан мандый алмады. Сугышчан генерал ниндидер хәерче татар янавыннан куркамы? Гарьлек! Александр Ильич үз-үзен шулай битәрләп рухын күтәрмәкче булып та карады, шул йомшаклыгын хәмер белән дә озак “төзәтте”, әмма һәрчак сәбәпсезгә шөрләп, котын югалтып йөри торган булып китте.

Бибиковны кем куркытуы безнең өчен әһәмиятле түгел кебек. Ләкин, бу кешене белсәк, без мәсьәләнең янә дингә һәм тылсым, могҗиза көчләренә барып ялгануын күрер идек. Дөнья бер дибез икән, кем белә, бәлки, андагы вакыйгалар да бер-берсенә ялгана, бербөтен тәшкил итә торгандыр. Һәрхәлдә, әлегә кадәр бәян иткәннәребез шушы фикерне раслый, алдагыбыз да шулай булыр кебек. Ничек кенә булмасын, Кадирнең язмышын гыйбрәт өчен булса да сөйләп бирмәк кирәктер. Сүзебезне матурлау өчен бу тарихны риваять рәвешендә бәян итәм. Ничек ишетсәм, шулай сөйлисем килә.
Язмыш. Нинди сихри кодрәттер ул, әмма адәм баласы ни генә кылмасын, кайларга гына китеп карамасын, үз язмышын адаштырып, аннан котыла-кача алмый. Тәкъдирдә ни язылган булса, шуны күрә икән.
Борын заманда, моннан күп гасырлар элек, менә шундый вакыйга булган. Бер Аучы агачлык арасыннан авылына кайтып бара икән. Колагына моның кемнәрнеңдер мыгыр-мыгыр сөйләшкәне ишетелгәндәй була. Җентекләп караса, чак кына читтәрәк, аның белән бер үк юнәлештә ап-ак киемле ике агай атлый, имеш. Үзара сөйләшеп баралар.
- Шулай итеп бу малайга да язмыш куйдык. Әйе, Ходайның әмере белән ул унтугыз яшендә өйләнәчәк, ә егерме яшендә аны бүре ашаячак... Нәкъ шулай булачак, егерме ел яшәячәк бу бала...
Ир кеше, кызыксынып, болар янына ашыгып килгән дә сорый икән:
- Сез нәрсә сөйләдегез? Ничек була инде ул, бала әле туган гына, ә сез аның күпме яшәячәген дә, ничек үләчәген дә алдан беләсез. Сез кемнәр?
- Без – язмыш куючылар. Яңа гына бер малайның маңгаена язмыш куйдык. Шуннан кайтып баруыбыз.
Боларның җавабына Аучы ышана алмый.“Булмас та булмас”ди. Ә тегеләр аңа төпле генә итеп:
- Ышанмасаң, бар әнә шул авылга, анда Тиреченең бүген угылы дөньяга килде, аңа мулла исем кушты, ә без язмыш куйдык, - диләр.
- Кеше, болардан аерылып, әйтелгән авылга китә. Барса, чынлап та берәүнең малае туган икән. Шуннан бу уйлап-уйлап тора да теге ирдән баланы асрамага сорый башлый. Кем үз баласын җиде ятка биреп җибәрсен инде, ата кеше һич риза булмаган. Шуннан Аучы үзенең урманда ишеткәннәрен сөйләп бирә.
- Ярар, алайса, синекенчә булсын, ал баланы, - ди ир. – Бүредән ашатканчы кешегә биреп җибәрү хәерлерәк, - дип юата ул улын бирмәскә карышкан хатынын.
Шулай итеп, Аучы сабыйны алып кайта. Бала үсә, егет була, унтугыз яшендә Тимерченең кызын ярәшә. Бик бәхетле итеп гомер кичерә башлыйлар болар. Тик, нигәдер икесе дә башка чыгарга, аерым яшәргә телиләр икән. Аучы күңеленнән сыкранса да, риза булыр-булмастан, боларга бүреләр булмаган ялан җирдә өй кора. Аны казык читән белән уратып ала, әллә нинди капкыннар, алдаткыч чокырлар, үзаткычлар корып бетә, юан-юан бүрәнәле өйнең ишек-тәрәзәләрен тимер рәшәткәләр белән ныгыта – бүре түгел, һичбер куркыныч зат, явыз нәрсә үтмәслек итә ул яшьләр яшәячәк өйне. Егет белән кыз шатланышып шунда күченә. Шулай көн артыннан көн үтә. Берзаман ата кеше иртән уянса, келт итеп исенә төшә: кичә бит улына егерме яшь тулган!
Йөрәгенә шом төшә моның, тиз генә киенеп ала да, китә улы йортына. Барса, өй тирәсе тып-тын. Кеше-мазар күренми. Ишек биктә. Аучы аны җимереп керә. Керсә, өй тулы кан. Ә эскәмиядә бер сәер җан иясе утыра – башы бүренеке, аяклары килененеке.
- Белмим инде, әткәй, бүген миңа әллә нәрсә булды, - ди ул телгә килеп. – Төндә бүрегә әйләнеп уянып киттем дә улыңны ашап та куйдым...
...Менә шулай язмыш дигән нәрсә. Нинди авырлык килсә дә, түзем генә үткәреп җибәрми чараң юк. Без, язмыштан качмакчы булып, тормышыбызны үзгәрткән саен, нәкъ әнә шул, туганда ук язылган күрәчәгебезгә килеп төшәбез шикелле.
Аучыга улын саклый алмавы, аның шушындый фаҗигасе бик авыр тәэсир итә, ул кара кайгыдан бөгелеп төшә. Яңаклары эчкә батып, битен яртылаш агарган сакал-мыек баса. Кыскасы, берничә көн эчендә картая да куя. Тимерче кодага хәбәр итәргә кирәк, дип уйлый ул үзе. Киңәш итәргә. Югыйсә, бу хәлне бер кеше башы гына күтәрерлек түгел. Аннан соң, Аучыны әйтеп аңлатып булмаган ачу да уттай өтә иде. Их, әгәр угылын дошманнар харап иткән булган булса, үче канганчы башларын чабар иде. Куллары кылыч тотканчы, үз башы иңбашыннан очып төшкәнче...
Урманнар, үзәннәр аша Тимерче авылына барганда шулай уйлады Аучы. Аның ябык йөзендәге зур кара күзләре бүлтәеп чыгып котырган дәһшәт белән карана, үзенә корбан эзли иде. Үч аласы иде. Үч! Үч\! Үч\\!
Идел буйлап сукмак бара да бара. Былтыр Аучы менә бу аланда ханның Мәскәйгә ашлык итүче кәраванын очраткан иде, быел да ул буш түгел икән. Тик, болары ниндидер башка кешеләр иде: киемнәре ят, сөйләшүләре аңлашылмый. Аучы аларны читтән генә күзәтеп ятты. Урыслар болар, һичшиксез урыслар. Шәһри Казанга яуга чыкканнар. Ул игелексезләрнең холкы шулай: ачыксалар булгарлардан ярдәм сорыйлар, туенсалар майларына түзми Казан ханлыгына ябырылалар, басып кереп булгарларның ил-көннәрен талыйлар.
Чү, араларында Тимерче дә бар түгелме! Йа Хода, үз ирке белән түгел икән. Ана, берничә сакчы аны баганага бәйләп куеп, күлмәген ертып төшерделәр. Җәллад, каеш камчысын чыжлатып, Тимерчене суктырырга кереште.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Ташмәчет - 3
  • Büleklär
  • Ташмәчет - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4550
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2279
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ташмәчет - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4592
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2387
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ташмәчет - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4669
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2392
    33.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ташмәчет - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 1268
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 836
    43.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.