Latin

Шигырьләр - Наби Даули

Süzlärneñ gomumi sanı 167
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 143
55.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
68.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
72.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Сарай каршында уйлану
Урамнардан узып барган чакта,
Зур йортларга карап сокланам.
Күкрәгемдә минем көчем арта,
Яшәвемә кабат шатланам.
Менә күрәм: алда биек сарай,
Кемнәр аны кайчан салганнар?
Ничә буын монда яшәп киткән —
Бусагада эзләр калганнар.
Сафка баскан зифа колонналар,
Баһадирлар кебек кирелеп.
Йөрәгемдә хисләр кабыналар,
Башны иям уйга бирелеп.
Түрләрендә кемнәр кунак булган,
Кемнәр монда туып үскәннәр?
Нәселләре инде корып сулган,
Соңгы юлны алар кичкәннәр.
Карап тора сарай гасырларга,
Юлда барган токым каршында.
Ташчыларның данлы гомерләре
Яшәп калган авыр ташында.
Язгы рәсем
Кем ул карый минем тәрәзәдән,
Алсуланып йөзе яктыра?
Күкрәгенә утлы мәрҗән тезгән —
Йорт каршында балкып, яз тора.
Ул чакыра мине, кулын изәп:
— Чык яныма, әйдә кырларга.
Мин түремне сиңа куйдым бизәп,
Тургайларым килде җырларга!
Мин сокланып карыйм һәр ягыма,
Һәрбер нәрсә миңа сөйкемле.
Әйтерсең мин әле яңа гына
Күзләремне ачтым шикелле.
Менә минем яшел арышларым,
Икмәк биргән туган җирләрем.
Мин тормышны шунда каршыладым,
Бәлки инде, шунда үләрмен.
Шушы җирдә җырлап гомер итәм,
Яшәүнең мин беләм кадерен.
Әгәр инде үлем килә икән —
Шушы җирдә булсын каберем.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.