Latin

Безнең Шәһәрнең Серләре - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4426
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1606
37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Фатыйх. Ансы, ансы ничева, аның юлын без үзебез дә беләбез. Дөньяны менә сезнең шикелле җәдитләр харап итеп бетерәләр. Урысча киенеп, яланбаш йөреп, мөселманны мыскыл иттерәләр.
Дама янындагы урыс чыгып китә.
Касыйм. Фатыйх, Фатыйх, тукта әле, бәйләнүеңне куй әле. Фатыйх борыла.
Әнә теге мәткә бушады, син шуны кара. Шәп бит, ә?
Ф а т ы й х. Ә, бушадымыни? Әйдәгез әле, эчик әле. Мин аны хәзер кулга төшерәм.
Себер бае (ашап бетереп). Берәр стакан чәй дә эчәргә кирәк. (Официантка чәй китерергә куша.)
Фатыйх. Мин аны хәзер кулга төшерәм. Кабинетка кереп утырырбыз. (Дама янына барып утыра.) Нихәл, баришна, ни эшләп утырасың? Әйдә безнең янга. Нинди матур, ә? (Битеннән тотмакчы була.)
Дама (урыныннан сикереп торып). Бу нинди безобразие? Официант!
Официант (йөгереп килеп). Нельзя, князь, нельзя. Бар үз урыныңа!
Себер бае елмаеп көлеп тора.
Фатыйх. Төртмә, ник мине төртәсең?
Даманың ире керә, икенче яктан да берничә кеше керәләр. Араларында яшь егет тә күренә.
Дама (елаган тавыш белән). Володя, менә бу татар мине оскорбить итте. Монда килеп утырды да, әйдә безнең янга, ди.
Урыс. Как ул алай сметь итеп монда кеше хатыны янына килә? Официант, бар, чакыр хозяинны, полиция китерсен!
Официант чыгып китә.
Садрый. Ну, Фатыйх, бәйләнмәгез, әйдә, китик.
Урыннарыннан торалар. Касыйм акча чыгарып өстәлгә куя, чыга башлыйлар.
Фатыйх. Нигә куркасыз аннан ул кадәр, ул кем булган? Сүз әйттерәсе килмәсә, хатынын монда ир-ат арасына алып килмәсен. Аның монда хатынын алып килгәне өчен кем винават? Мин бер дә курыкмыйм!
Насыйр. Зинһар, юкны сөйләмә. Әйдә, әйдә, кайтабыз.
Чыга башлыйлар.
Урыс. Официант! Чыгарма боларны, хозяин килсен!
Фатыйх. Бер дә синнән куркып чыкмыйбыз, үзебез чыгабыз.
Хозяин килә, артыннан околодочный белән городовой күренә.

Алтынчы мәҗлес

Шулар ук һәм околодочный белән городовой.
Урыс. Вот менә бу татар минем хатынга начар предложение ясаган. Менә болар шаһитлар. (Кешеләрне күрсәтә.)
Фатыйх. Кем белә аны, әллә хатыны, әллә түгел? Хатыны булса, монда ирләр янына алып килмәсен. Без алып килмибез бит!
Околодочный (городовойга). Әйдә, алып кит!
Фатыйх. Как ул алып китә мине, мин бит думавладилис, мин бит купис. Ни имеет права ул мине алып китәргә!
Околодочный. Ну, ну, күп сөйләмә, әйдә, анда баргач сөйләрсең.
Алып чыгалар.
Аның артыннан Касыйм, Насыйр һәм Садрый да бик юашланып кына чыгып китәләр.

Җиденче мәҗлес

Яшь егет, Себер бае, яучы һәм официант.
Яшь егет (халыкка карап). Шауламагыз, хәзер миңа тагы бераз имәрлек урын чыкты. Әгәр бераз бөдәмәсә, мин аны бөтен шәһәргә фаш итәрмен. (Чыгып китә.)
Себер бае. Шәп икән эшләрегез, мәсьәләне бик яхшы хәл кылалар! Әйдә, без дә кайтыйк инде.
Торалар.
Кадимнәрегез бик шәпләр икән. И бичаралар, инәдән куркып, лом йоткан халыклар!
Чыгып китәләр.
Пәрдә.

ӨЧЕНЧЕ МАНЗАРА

Клубта.
Клубның бер бүлмәсе. Өстәлләр, урындыклар тезелгән. Бер почмакта лото
барабаны куелган. Биш кеше домино уйный. Ике кеше алар янында
аяк өстендә басып карап тора.

Беренче мәҗлес
Домино уйнаучылар, дежурный.
Уйнаучыларның берсе. Йә, чык. Әйдә. Мин сиңа бик яхшы мач бирдем. Яса алты да алты.
Икенчесе. Юк әле, алты да алтылар алар өшкергән әле. Менә мин, болай итеп, бер дә бер генә ясап торыйм әле. (Бер шакмак куя.) Нихәл, шәп булдымы? Шулай итәләр аны. Бик тәмле булыр әле ул.
Өченчесе. Кайдан килеп утырдым синең кул астыңа, әйдә, Әптерәй, куй!
Дүртенчесе. Әйдә, шул көенчә генә, мин дублетын гына куям.
Бишенчесе. Капламадыгыз шул берлене, менә хәзер ала инде ул, син бер дә йөри белмисең!
Беренчесе. Юк әле, торсын, аның җиденчесе менә монда әле. (Куя.) Кая, китерегез әле акчаларыгызны! Ха, ха, ха! Ни эшләтте? Сигезенчесен кулыңа тотып калдыңмы? Шулай иттерәләр аны! Кая, китерегез акчаларыгызны, китер, китер!
Икенчесе. Өлгерерсең әле, ул кадәр ашыгып кая барасың? (Шакмаклар ала.)
Дүртенчесе. Сайлама, сайлама, алай иттереп сайлагач, һәркем дә отар.
Өченчесе. Монда миңа дүрт дублет килгән. Алай итеп уйнагач, уен буламыни инде ул, китер монда шакмакларыңны. (Шакмакларны тартып ала.)
Икенчесе. Кит аннан, кеше алдыннан ни эшкә шакмакларын тартып аласың?
Дүртенчесе. Китер, өләшеп бирәбез.
Читтән карап торучының берсе. Шулай кирәк, шулай, правило буенча өләшергә тиеш!
Икенчесе. Монда правило көтеп торсаң, авызыңны ачып калырсың!
Дүртенчесе. Кара әле хәерсезне, җыен алтылыкны бер кулга җыеп бетергән.
Икенчесе. Кулыңнан килсә, син дә җый, мин сиңа бер сүз дә әйтмим.
Дүртенчесе. Мин синең шикелле шулер түгел. Син генә ул һәммә шакмакларны билгеләп бетергән.
Өченчесе. Йә, өләшсәң өләш инде, нәрсәгә вакыт әрәм итеп утырасың?
Беренчесе. Кая, син миңа акчаны бирмәдең ич! Әле монда акчагыз ким, кайсыларыгыз бирмәгән?
Өченчесе. Мин башта ук бирдем, әнә ул ун тиенлек мин биргән акча.
Дүртенчесе (өләшә-өләшә). Мин дә башта ук бирдем, ун тиен биреп, биш тиен кайтарып алдым.
Беренчесе (икенчегә). Алай булгач, син әле монда бирмәгән.
Икенчесе. Нәрсә? Мин сиңа бая ук әйттем ич, ун тиенең миндә булыр, дип.
Беренчесе. Юк, ул алай ярамый. Динги на кон. Монда һәркем дә синең шикелле акча оттырып утыра.
Бишенчесе. Ул һәрвакытта шулай. Вакытында алып калмасаң, эченнән тына да кала.
Өченчесе. Ягез инде, зинһар, тизрәк булыгыз, нәрсә вакытны уздырасыз? Кемгә чыгарга?
Беренчесе. Хут менә моңа, иң әүвәл акча түләсен дә, аннан ары чыгар!
Ишектән дежур кереп, карап тора.
Икенчесе. Исең киткән икән шул ун тиен акчаңа, мә, ал, бу кадәр елак булырсыз икән!
Дежурный. Әфәнделәр, зинһар, бераз кеше төслерәк кылансагыз ла. Бер-берегез белән кычкырышып, клубта тавыш чыгармагыз.
Дүртенчесе. Син дежурный кеше, син карарга кирәк! Сезне бит шуның өчен старшина итеп монда сайлап куйган.
Беренчесе. Бу да бит старшина. Старшина була торып, үзе правилоны бозып утыра.
Өченчесе. Ишетегез, бу юлы өләшкән булып, җыен дублетны миңа тутыргансыз!
Икенчесе. Бер дә шаулама, менә хәзер мин синең бер дублетыңа бирәм. Миндә менә монда чыгарга бер дублет та юк, мәгез, сезгә алты да өч!
Өченчесе. Менә, менә ансына рәхмәт, чуен юлы китте.
Йә, яса син өч тә өч!
Беренчесе. Өч тә өч ясарга аңа ерак әле.
Дүртенчесе. Кара әле, валлаһи, бер рәтле нәрсә килмәгән. Әйдә, куегыз,мин — пас!
Себер бае белән яучы кереп, карап торалар.

Икенче мәҗлес

Шулар ук һәм Себер бае белән яучы.
Бишенчесе. Тукта_әле, алай булса, мин бик кызык итим әле, өч тә өчне куйыйм! Йә, капла!
Беренчесе. Бик шәп иттең, миндә алтылыдан күп нәрсә юк иде. Мә, рәхәтләнегез, алты да буш!
Икенчесе. Сиздек эшеңне, син бушлыга уйныйсың икән! Тора тор әле! Менә ул өч тә өч булып торсын әле. Куй, әйдә!
Өченчесе. Юк миндә, әйдә, куй!
Дүртенчесе. Чын хәерсезләр икән, кара әле, валлаһи, биш шакмактан берне дә куя алмыйча утырам. Каплагыз, зинһар, шуның өчлесен, ул өчлегә уйный.
Икенчесе. Шулаймы, уйныйм, сайлап ала, дигән идең, ник куймадың?
Дүртенчесе. Куярмын әле, бер дә кәперәймә, өчләрең белән әллә кая бара алмассың!
Икенчесе. Барганны карап торырсың. Ничек итеп кенә барырмын!
Бишенчесе. Мәгез, бер башын мин эчтем. Мәгез, өч тә дүрт!
Беренчесе. Маладис ул эшеңә! Минем дүртле дублет китте.
Дүртенчесе (икенчегә). Нихәл, ни эшләттеләр? Ачасыңмы өчлекне?
Икенчесе. Бер дә ачмый торсын әле. Миндә аннан башкалары җитәрлек әле! Мәгез, дүрт тә алты!
Дүртенчесе. Чын хәерсез икәнсең! Ябыгыз тизрәк шуның өчлесен!
Өченчесе. Шулай итикмени? Мәгез, алайса, алты да биш булсын.
Дүртенчесе. Менә монсы ярады, ягез әле, менә сезгә мин биш тә бишле дублетны куеп җибәрим әле!
Бишенчесе. Шулай иттегезмени, тукта әле, алай булса, мин тагы алты да алты ясап җибәрим әле. Йә, каплагыз!
Беренчесе. Мин — пас! Алтылы тәмле булыр әле ул.
Икенчесе. Юк, мин дә пас!
Дүртенчесе. Ә, шулаймы, нихәл, пас булдыңмы? Синең шикеллеләрне шулай итәләр аны! Өч тә өч ясап, бик кабарынып утырган идең!
Өченчесе. Мин дә пас!
Дүртенчесе. Икесе дә моның үзендәдер инде ул.
Беренчесе. Булса, нәрсә карап утырасың инде? Йә, ал инде!
Бишенчесе. Уйнамагыз, егетләр. Ике башы да миндә, кая, китерегез акчаларыгызны!
Икенчесе урыныннан торып китә.
Бишенчесе. Кая барасың, акчаңны түләп кит!
Икенчесе. Мин уйнамыйм.
Бишенчесе. Уйнамасаң уйнамассың. Монда акчаңны түләп кит әле!
Дежурный. Әфәндем, алай ярамый, акчагызны түләп китегез!
Икенчесе. Кит аннан, акчам юк! (Чыгып китә.)
Дүртенчесе. Уенга кертергә кирәк түгел аны, һәркөнне ул шулай, оттырды исә, акчасын түләмичә чыга да китә.
Өченчесе. Бер дә килешә торган эш түгел инде.
Дүртенчесе. Җитмәсә, тагы үзе старшина! Старшиналарыбыз әүвәле үзләре тәртип белмиләр.
Өченчесе. Тәртип белмәгән кешене сезгә сайларга да тиеш түгел.
Беренчесе. Сайламыйча, кемне сайлыйсың? Бер кеше дә сайланмый. Акчасызга кемнең хезмәт итәсе килә?
Себер бае (яучыга). Сезнең бар нәрсәгез дә кызык икән. Җәмгыятегезгә барсаң, анда талаш, клубыгызга килсәң, анда кычкырыш, рестораннарга керсәң, анда җәнҗал! Әллә сез шәһәрегездә талаш, кычкырыш, җәнҗал белән генә тамак туйдырасызмы?
Яучы. Юк ла, алай ук түгел лә, сез генә әле, әллә ничек, шундый вакытларга туры киләсез.
Дүртенчесе. Әйдә, өләшегез, дүртәү генә уйныйбыз.
Дежурный. Юк, әфәнделәр, сәгатегез тулды инде, уйнарга вакыт бетте.
Дүртенчесе. Тулса, икенче сәгатькә алырбыз.
Дежурный. Юк, хәзер лото башлана.
Беренчесе. Кая, кем белән башлыйсыз? Лотога монда кеше юк ич әле.
Дежурный. Теге якта кеше күп, хәзер керәләр. (Икенче бүлмәгә чыгып.) Кара, кем, звонок бирегез, лото сата башлагыз.
Икенче якта звонок тавышы ишетелә. Бүлмәгә халык керә башлый. Кайсы кайда, урыннар алып, утыра башлыйлар.

Өченче мәҗлес
Шулар ук һәм лото уйнаучы халык.
Лото әйләндерүче (кычкыра). Әфәнделәр, лото башлана.
Себер бае (яучыга). Нәрсә ату башлана?
Яучы. Юк, бернәрсә дә ату башланмый, лото дигән уен башлана.
Залда тавыш күтәрелә, һәркайсы бер-берсе белән сөйләшеп, шаулаша башлыйлар. Карта сатып алалар.
Күзлекле бер к е ш е. Гариф, Гариф, кара әле, син миңа икесе дә бер төслене биргәнсең, кая, берсен алмаштырып бир.
Читтән тавышлар. Юк, юк, алмаштырыш юк, бирмәгез, бирмә!
Себер бае. Сезнең монда тавыш бер дә артельный мунчадан ким түгел икән!
Дежурный (Себер бае янына килеп). Әфәндем, сез, ахры, мондагы кеше түгелсездер?
Себер бае. Юк, әфәндем, мондагы түгел, читнеке. Шәһәрегезгә бер эш белән генә килгән идем дә, клубыгызны да карап чыгыйм дип кердем. Әле шуны әйтеп торадыр идем, монда сезнең һич кирәкмәгәнгә бик шаулашалар икән.
Тавыш һаман дәвам итә.
Дежурный. Шулайрак шул, нихәл итмәк кирәк? Әле клублар безнең арада яңарак бер эш. Халык ияләнеп җитмәгән, тавышланудан тыйсаң, аннан ары клубны бөтенләй ташлап, килмәс булалар. Шуңа күрә ихтыярлы-ихтыярсыз түзелә инде. Рәхим итегез, утырып карап торыгыз, әле музыка башланырга шактый вакыт бар.
Себер бае, яучы урындыкларга утыралар.
Серый киемле (бүлмәнең икенче башында утырган бер кешегә картасын күрсәтеп). Кәрим, Кәрим, миңа теге кичәге бальшуйны алган карта чыккан.
Почмакта утырган кеше. Шаулама инде, алайса, алабыз, билләһи, алабыз!
Кара киемле берсе. Гариф, синдә 17 ле бармы?
Гариф. Юк.
Кара киемле. Миндә 17 ле икәү. Миндә ике бишле, ике унҗиделе, ике утыз алтылы, ике кырык тугызлы бар.
Гариф. Зарар юк. Алар чыга торган цифрлар.
Лото әйләндерүче (звонок шалтыратып). Сатылган — егерме сигез карта, җиде сум. Җитмеш тиен клубка. Малый — алтмыш, бальшуй — бер сум егерме биш тиен.
Халыктан берәү. Ни эшләп алай?
Лото әйләндерүче. Бальшуйга биш тиен артык.
Халыктан берәү. Ярый, болгат.
Лото әйләндерүче. Беренче уен. Первый 49.
Серый киемле. Миндә юк.
Гариф. Шауламагыз! Ничек дисең?
Халыктан берәү.61.
Кара киемле. Шауламагыз әле!
Почмактагы кеше. Тише!
Лото әйләндерүче (звонок бирә). 49, 36
Гариф. Капла, Җәләли, 36 ны, әйттем, ул бит чыга, дип!
Халыктан берәү. Шауламагыз инде! .
Лоточы. 3!
Кара киемле. Гариф, тирни булды!
Лоточы. 23, 14,59!
Кара киемле. Кырык тугыз, диген!
Лоточы. 16!
Кара киемле. Ах!
Лоточы. 42, 43! ;
Халыктан берәү. Сана шулай, кырык дүрт, диген!
Лоточы. 39!
Кара киемле. Гариф, миндә фатир булды.
Лоточы. 34!
Кара киемле. Биш.
Лоточы. 4!
Кара киемле. Биш!
Гариф. Миндә фатир бар!
Кара киемле. Бальшуйдамы?
Халыктан берәү. Болгат!
Лоточы. 6!
Берәү. Готова!
Почмакта утыручы. Нәрсә?
Кара киемле. Каһәр суккан икән! (Картасын күтәреп бәрә.) Бишле фатир ни гомердән бирле торды бит!
Халыктан берәү. Минем дә алтмышлы фатир янды.
Икенче берсе. Страхавайт итәләр аны, ул вакытта янмас иде.
Лоточы (тулган картаны килеп алып). Малый. (Барабан янына барып.) 6, 14, 23, 36, 42 — дөрес.
Гариф. Шаулама, малый гына китте әле, бальшуйны без алабыз!
Почмакта утырган кеше, урыныннан торып, икенче почмакка барып, идәнгә
утыра.
Серый киемле. Кәрим, ни эшлисең анда?
Кәрим. Теге урын бик бәхетсез икән. Бары икене генә ябып калдым.
Гариф. Анда барып утырганчы, син менә монда, өстәл астына кереп утыр!
Кәрим. Утырырмын шул, анда синең эшең булмасын!
Лоточы (звонок биреп). Икенче уен, малый — алтмыш тиен, бальшуй — бер сум туксан тиен.
Халыктан берәү. Тыңлагыз, җәмәгать, яңа көйне әйтә!
Лоточы. 60!
Серый киемле. Әйт шуны!
Гариф. Бая миңа кирәк иде ул. Бая алтмышлы фатирым янды.
Лоточы. 51.
Берәү. Үзеңә булсын.
Лоточы. 17!
Кәрим. Үктәбрис!
Гариф. Болгат!
Кәрим. Болгатма, болгатма, харап итәсең, хәзер миндә фатир була!
Лоточы. 9!
Кәрим. Менә монсы ярый!
Халыктан берәү. Нәрсә син анда лыгырдап ятасың!
Лоточы. 13!
Берәү. Яхшылап болгат әле, гел баягыларны әйтәсең.
Лоточы. 29!
Берәү. Менә шулай. Тагы 32 не әйт!
Лоточы. 40!
Берәү. Ә, менә монсы ярамады!
Гариф. Шауламагыз инде, зинһар, әллә монда базар дип белдегезме?
Лоточы. 48!
Кәрим. Була, була!
Лоточы. 33!
Кәрим. Ай! 32 дисә...
Лоточы. 32. .
Кәрим. Һап! Фатир булды!
Лоточы. 12!
Кәрим. Эһем! (Урыныннан сикереп торып, барабан янына бара.)
Кәрим. Һай!
Лоточы. 4!
Ике җирдән тавыш. Булды, готова!
Халык шауларга тотына.
Гариф. Әйттем бит, алабыз, дип!
Кара киемле. Бальшуймы?
Гариф. Юк, малый. Әй, малай!
Кәрим. Каһәр икән, шунда өч, дип әйтмәде бит, бальшуй буладыр иде!
Халыктан берәү. Ничәле дисең?
Кәрим. Өчле лә!
Берәү. Өчле булса, икәү уртаклыйдыр идек.
Гариф. Әйттем бит мин сиңа, өстәл астына кереп утыр, дип, чыгар иде. Малай! Кая, миңа бер стакан чәй, ике сумса китер әле.
Кәрим. Тыгыныгыз инде безнең акчага!
Лоточы. Ике малый —4, 12,29,33,40,4, 13,29,33,48 — дөрес. (Акчалар китереп бирә.) Өченче уен, малый — алтмыш, бальшуй — ике сум илле биш тиен.
Гариф. Менә бу юлы бальшуйны алырга расчет бар.
Лоточы. 52!
Берәү. Тукта әле, мин карталарны рәтләмәгән, ничә?
Лоточы. 52,45, 15!
Кәрим. Болгат!
Лоточы. 10,8,6, 1!
Кәрим. Болгат!
Лоточы. 31!
Берәү. Стоп!
Кәрим. Әбәү.
Гариф. Нихәл, болгаттымы?
Кәрим. Бигрәк тиз. Бары унике генә шакмак чыккан.
Гариф. Беркөнне теге клубта бары алты гына чыкты. Берәү бальшуйны алды.
Кәрим. Анда чыга. Мин дә әле бүген, моннан чыккач, анда барам. Ичмасам, анда барып оттырсаң да стует. Мин беркөн, анда егерме дүрт тәңкә бальшуй алдым.
Лоточы. Бальшуй! 1, 15, 20, 31, 45, 52! Рәхим итегез!
Берәү. Мә сиңа биш тиен чәйлек!
Лоточы. Кит аннан, бальшуй алып та биш тиен генә бирергә.
Кәрим. Син миңа бальшуйны чыгар, билләһи, мин ун тиен бирәм.
Гариф. Мин 15 тиен!
Серый киемле. Мин егерме тиен!
Халыктан берәү. Кем арттыра, юкмы тагы арттыручы?
Лоточы. Дүртенче уен, малый — алтмыш, бальшуй — бер сум егерме биш тиен.
Кара киемле. Хәзер уенның тәме китте инде.
Лоточы. 6,12,9, 7,3,2!
Кәрим. Бигрәк вактан турый башладың!
Лоточы. 1!
Кара киемле. Менә тагы сиңа, башкаларны яратмасаң.
Серый киемле. Берлеләрнең барын да әйтеп бетерә инде!
Лоточы. 60!
Кәрим. Уһу! Сразы югары менеп китте!
Халыктан берәү. Тише!
Лоточы. 30,43, 14,21,31,40!
Кәрим. Бол! Болгат.
Кара киемле. Нәрсә кешене куркытып утырасың?
Лоточы. 39!
Хатын-кыз тавышы белән берәү. Давольне!
Гариф. Яңа 50 тиен!
Лоточы. 2 ,14, 21, 39, 43! Малый. (Акчаны бирә.) Актык уен, азы саналмый. 28,3,16, 5,9,29, 39,43,4,12!
Кара киемле. Шул унике һаман чыга! Лоточы. 50,45, 54, 17,6, 11! Берәү. Стоп! Кәрим. Каһәр икән, тагы шул алды!
Халык шауларга тотына.
Серый киемле. Нигә ул кадәр каты кычкырасың, әллә ишетмәсләр дип беләсеңме? Бигрәк бизабрази кыланасың!
Берәү. Үзеңә чыкмаганга ачуың киләмени, үзеңә чыкса, үзең дә кычкырыр идең әле!
Ишектән бер дама килеп керә. Халык һәммәсе кинәттән туктап, һәммәсе дә шып булалар, һәркайсы даманы карарга башлыйлар.
Себер бае (дежурный янына барып). Серләрегез мәгълүм булды. Сезнең тавышыгызны туктатырга бер хатын кеше булса җитә икән.
Дама чыгып китә. Халык янә шауларга тотына. Монда тагы моннан башка берәр эш буламы?
Дежурный. Рәхим итегез. Менә хәзер музыка башлана.
Икенче якта звонок була. Халык чыгып китә.
Себер бае. Аннан соң?
Дежурный. Аннан соң тагы лото уйнала.
Себер бае. Аннан соң, аннан соң, янә музыка, янә лото. Башка юк?
Дежурный. Домино уйнала.
Себер бае. Башка юк? Дежурный. Юк.
Икенче якта музыка уйный.
Себер бае. Әйдә, алайса, киттек музыка тыңларга! Лото, домино, музыка! Шул өч нәрсәне бергә кушкач, була ди клуб.
Чыгып китәләр.
Пәрдә.

ДҮРТЕНЧЕ МАНЗАРА

Базар чаты. Халыктан караганда уң һәм сул якта шкафлар. Каршыда кибетләр. Шкаф алларында эшсез халыклар җыелып торалар. Базардан халыклар узгалап йөриләр. Уң яктагы шкафта берничә кәләпүшләр, шешәләр, тасмалар вә башка вак-төяк галантерея тартмалары күренә.
Беренче мәҗлес

Шкафчы, мөритләр, халык, соңра кәләпүшче кыз.
Шкафчы (үзенең алдына җыелган мөритләргә). Бик яхшы иткәннәр, бик яхшы. Мин аларга рәхмәт әйттем. Бу эшегезнең әҗерен, Алла боерса, кыямәттә күрерсез, дидем. Аларның хәрам акчаларын алып, җәмгыятьне мордар ясарга ярамый, дидем. Әдәбият кичәсе, имеш! Анда авыз күтәреп җырлыйлар, ди, сөйлиләр, ди. Җыен кызыл авызлар чыгып скрипка, гармон уйныйлар, ди, кочаклашып бииләр, ди. Ул нинди әдәбият кичәсе булсын? Анда нинди әдәп булсын? Ул әдәпсезлек кичәсе ул! Кем дә кем мөселманча итеп, менә шуның шикелле кызыл төймәле казакилар кисә, башына ак бүрек кисә, мыегын сөннәтчә итеп кыркып йөртсә, чалбар балагын озын итеп йөртмәсә, чәчен алдырса, өендә идәнгә тезләнеп кыйблага каршы утырып ашаса, хәзрәтләр алдында тез чүгеп кенә утырса, йөргән чагында алдына гына карап йөрсә, муллалардан алга чыгып сүз сөйләмәсә, менә шул кеше чын әдәпле кеше булыр.
Халык. Дөрес әйтәсең, мулла Әхмәтҗан, дөрес!
Шкафчы. Ул җәдитләр барысы да кафирләр алар, барысы да җәһәннәмлекләр алар!
Халык. Рәхмәт, рәхмәт!
Шкафчы. Аларның каннары хәләл, маллары ганимәт, хатыннары талак!
Берәү. Шулай укмыни, мулла Әхмәтҗан? Ансын сез белми әйтми торгансыздыр?
Шкафчы (прилавкага аякларын бөкләп менеп утырып) . Аларның һичберсенең никахлары дөрес түгел. Алар динне мыскыл итеп кыска киемнәр киеп, аякларына шиблит, башларына картус киеп, чәчләрен, мыекларын җиткереп, кулларына әллә нинди шайтан мөгезе шикелле таяклар тотып, ак якалар куеп, корсакларын киереп йөриләр.
Мөритләрдән берсе. Аларның муеннарына кигәннәре нәгъләт камыты инде ул, нәгъләт камыты!
Бер сала кешесе тәмәке тартып узып бара.
Шкафчы (акырып). Һай, нәгъләт, ташла тәмәкеңне, ташла!
Сала кешесе илтифат итмичә узып бара. Шкафчы урыныннан сикереп төшеп.
Ташла, дим, нәгъләт, ташла! Һи, оятсыз! (Йөгереп барып, авызыннан тәмәкесен тартып алып, аяк астына салып таптап.) Ничек итеп шулкадәр мөселманнар алдында, базар уртасында, тәмәке тартып барасың? (Урынына килеп яңадан аягын бөкләп утыра.)
Сала кешесе аптырап карап тора да кулын селтәп китә.
Мөритләр. Менә монсы өчен рәхмәт, яхшы иттең.
Шкафчы. Шәригать әмере мәгъруф, нәһи ганилмөнкәр кылырга боерган. Әле ярый ташлады. Ташламаса, мин аның яңагына да менеп төшкән булыр идем.
Бер мөрит. Шулай шул, ник монда мөселманнарны мәсхәрә кылып бара! Әйдә, Ибраһим, чәйгә керәбез, син дә керәсеңме?
Шкафчы. Барыгыз, бар, ике дә өчне әйтә торыгыз, мин хәзер кереп җитәм.
Бер кеше (шкаф янына килеп). Әфәнде, миңа бер ярты дюжина ак яка кирәк иде.
Шкафчы (бик коры гына). Юк!
Бер кеше. Мин мондагы түгел идем, кайдан табарга мөмкин булыр икән?
Шкафчы. Кит аннан, кит, кит, кит! Мин нәгъләт камыты белән сату итмим!
Кеше. Ник, ул нәгъләт камытымыни?
Шкафчы. Кит, дим, кит, кит! Кәсәфәтең йогар, кит! Сезнең шикелле динсезләр белән сөйләшәсем дә килми!
Кеше. Сез мине ни өчен мәсхәрә кыласыз? Мин ничек динсез?
Шкафчы. Җәдит син, җәдит! Аягыңа кара! Хи, хи, хи!
Кеше. Синең бар эшең, ахры, шул, кешегә көфер пичәте басып утыру гына булырга кирәк. Әйтәләр иде аны, сезнең базар чатында да көфер почмагы дигән җир бар, дип. Шушы икән инде, ярый, күрдек. (Китә.)
Шкафчы. Авызы тыгылдымы малаеңның? Хи, хи, хи!
Мөритләр. Рәхмәт, мулла Әхмәтҗан, рәхмәт, шулай кирәк.
Шкафчы. Каһәр төшкән җәдит! Ак яка, дип сорап ята бит! Бирермен мин ак якаларыгызны! Үзегез белән бергә ак якаларыгызны җәһәннәмгә салып яндырырмын!
Бер кыз (бер төргәк кәләпүш китереп). Абзый, кәләпүш алмыйсыңмы?
Шкафчы. Кызый үзе бик чибәр икән! Кая, китер әле, карап карыйк. (Кәләпүшләрне карап.) Моны үзегез эшләдегезме?
Кыз. Әйе.
Шкафчы. Апаң бармы?
Кыз. Иә, аласыңмы?
Шкафчы. Апаң бармы? Апаң булса, алам. Апаң матурмы?
Кыз. Йә инде, шаярма, алсаң ал, алмасаң, бир кәләпүшләрне.
Бер мөрит. Апасы да моңа охшаса, чибәр булыр!
Шкафчы. Апаң булса, апаңа әйт, кәләпүшләрен алмыйм, үзе матур булса, кече хатынлыкка алам, дип әйтте, диген!
Кыз. Китер инде! (Кәләпүшләрне тартып ала.) Лыгырдап утырасыз шунда, чүбек чәйнәп! Кәләпүш алырга әле синең акчаң юк! (Китә.)
Мөритләр. Ха, ха, ха, ха! Ни эшләтте кызый?
Бер мөрит. Үсеп җиткәч, бу әле әллә нинди атчайный кыз булыр!
Шкафчы. Безнең урамдагы Галим кызы ул, аталары үлгәч, кәләпүш эшли башладылар. Тутасы бик нәгыз нәрсә аның. Күкрәкләре менә болай!
Бер мөрит. Монсы да яман булмас. Бер-ике елдан таза гына хайван булыр. Хәзердән үк күкрәкләре калка башлаган!
Ике шәкерт кыска киемнәрдән узып баралар.
Шкафчы. Шифырт, шифырт! Итәкләрегезгә абынып егылмагыз! Һи, күмер караклары!
Шәкертләр. Лыгырдама, чухур! (Китәләр.)
Мөритләр. Ха, ха, ха! Алай да үзең бер дә тешләмичә уздырмыйсың!
Бер мөрит. Мулла Әхмәтҗан ул барсын да булдыра.
Халык бер тарафтан йөгерә башлый.
Шкафчы. Нәрсә бар анда? Нәрсәгә йөгерәләр?
Мөритләр ашыгып китәләр. Шкафчы да шкафына аркылы бер таяк куеп китә. Бераздан икенче шкаф янына кешеләр җыела.

Икенче мәҗлес
Юан кеше, нечкә кеше, сары сакал.
Юан кеше (шкаф янына сөялеп). Ишеттегезме, яңа хәбәр, әле менә чәй янында укыдылар?
Нечкә кеше. Нинди хәбәр?
Юан. Чалма Афстралияне Макидуниядән куып чыгарган икән.
Сары сакал. Аны инде бер көннәрдә үк укыдылар. Афтралия, дисезме, нәрсә дисез әле, бер көн эчендә шуның җитмеш мең солдатын кырганнар, ди.
Нечкә. Дөрес сүз булды микән, чалмага әгелчән пумукка күп салдат җибәргән икән, дигәннәр иде.
Юан. Юк сүз! Әгелчән нишләп салдат бирсен? Чалманың аның үз салдатлары да ничә миллионлап бар бит!
Сары сакал. Чалманың аның кораллары да бик шәп, ди. Аларда менә шушылай беләккә кия торган бер төрле мылтык бар, ди, бер минут эчендә ике йөз тапкыр ата, ди. Һичкем каршы килә алмый, ди.
Юан. Аларга каршы тора ала торган кеше бу заманда бер дә юк инде. Аларның туплары да бик ерактан ала, ди.
Сары сакал. Алар бит, бер елны, грикләрне дә ни эшләттеләр! Грикләрнең Фисалия дигән зур бер крипечләре бар икән. Ничә миллионнарга төшереп салганнар икән. Ягьрупа шул вакытта әйткән иде: «Бу крипечне алты ел сугышсалар да ала алмаслар», — дип. Чалмалар шуны бер көн эчендә алдылар.
Юан. Чалмага каршы аңа кеше чыдый алмый инде. Бисмарк әйткән ди: «Әгәр дә ун ел эчендә Турцияне бүлеп алмасагыз, аннан соң пузны булыр», — дип әйткән, ди.
Нечкә. Әле беркөн әгелчәннәргә каршы афганнар сугыш ачканнар, имеш, дигәннәр иде. Бу арада бер дә ул турыда хәбәрләр күренми.
Юан. Юк сүздер ул. Афган хәзер үк сугышмас, әле ул берничә ел хәзерләнер дә, аннан соң әгелчәннәргә каршы чыгар. Афган ханы инде ул бик күптән бирле, һиндне алмыйча туктамыйм, дип әйтә, ди. Афганнар алар бик сугышчы халык. Бер тотынсалар, әгелчәннең эшен китермичә, бер дә туктамаслар.
Нечкә. Әле соң Япун ни эшли, Япун?
Юан. Япунның эше шәп аның. Япунның патшасы Микаду мөселманлыкка чыгарга юл эзли икән, ди. Әгәр дә чалма риза булса, мин бөтен гасударствам белән мөселманлыкка чыгар идем, дип әйтә икән, ди.
Сары сакал. Япун патшасы инде ул үзе күптән мөселманлыкка чыккан, ди. Бары тик әле халкын мөселман итә алмаганга гына аптырый, ди.
Нечкә. Юк сүзләр. Патшасы үзе мөселман булгач, аның халкын мөселман итәргә көче җитмәс идемени?
Юан. Юк, тора тор әле, алай бик тиз генә булмый ул. Халык ул приказчик түгел. Бу заманда инде приказчикка да тиз генә сүз тыңлатып булмый. Әле менә приказчиклар, кибетләр иртә белән сәгать сигездә ачылсын да, кич белән сәгать җидедә ябылсын, дип йөриләр. Атнасына бер көн кибет ябылу гына җитмәгән, аның өстенә син тагы кибетне дә иртә яп. Хәзер инде байлар хуҗа түгел, приказчиклар хуҗа. Әүвәлге заманнарда без салкын кибеттә иртә белән сәгать биштән башлап кара төнгә кадәр сату итәдер идек, алай да байга тиз генә ярап булмыйдыр иде.
Сары сакал. Алар шул хәзер клубка барып гуляйт итәргә өйрәнделәр инде. Төне буена клубта утыралар да, аннан ары көн буена аңгы-миңге килеп йөриләр.
Нечкә. Губернаторга әйтеп, аларның клубларын яптырырга кирәк иде.
Юан. Бик күп йөреп карадык инде. Булмый, ди. Әле менә бу көн әллә нинди кәмит ясыйлар икән. Аны ясатмаска кирәк, дип, пристефкә барган идек, анда закунга каршы килә торган бернәрсә дә булмагач, без тыя алмыйбыз, диде. Ул бит безнең шәригатьтә дөрес түгел, дигән идек, дөрес булмаса, бармассыз, ди.
Сары сакал. Карга карганың күзен чыгармас, ди. Алар инде аңа шатланалар гына.

Өченче мәҗлес
Шулар ук һәм шкафчы, мөритләр, соңра школьник, мужик, Себер бае, яучы, кеше вә халык.
Шкафчы (килеп аягын бөкләп утыра. Аның артыннан мөритләр дә киләләр). Бик яхшы иттеләр. Этнең бәддогасы төшсә, бөтен кеше һәлак булып бетәр иде.
Бер мөрит. Бервакытны шулай Истанбулда бер солтан урамдагы этләрне җыярга кушкан. Шәһәрдәге бар этләрне җыеп бер атауга илтеп ташлаганнар. Шуннан соң, этләрнең күз яшьләре төшеп, шәһәрдә халык кырыла башлаган. Бик каты ачлык булган. Шуннан соң солтан, тәүбә итеп, этләрне кире кайтарган. Авыру да беткән.
Шкафчы. Этләрне бер дә бирергә ярамый. Мин һәрвакытта, эт тотучылар килсә, этләрне качырам. Эт үтерсәң, аның афәте бик зур була.
Теге шкаф алдындагы кешеләр дә җыелалар.
Юан. Нихәл, анда нәрсә бар иде? Халык ни эшкә җыелган?
Шкафчы. Эт үтерүчеләр килгәннәр. Күмәчче Галәвинең этен тотып алып китәләр дигәндә генә, көчкә генә сызгырып котылдырып калдык. Эт үтерүчеләрнең бөтенләй ачулары кабарды.
Бер мөрит. Кабармый ни, алар бит акчаны эт башыннан алалар. Мулла Әхмәтҗан, син сызгырып бик яхшы иттең. Ахирәттә аның өчен сиңа зур әҗер булыр.
Ике школьник узып бара.
Шкафчы (иснәштергәләп). Фу, колак исе чыга! Мәскәү яна!
Юан. Нихәл, егетләр, җилән кысмыймы?
Школьник. Не лай, собака. (Кереп китәләр.)
Шкафчы. Менә шулар инде бөтен дөньяны каралтып бетерүчеләр, динсезләр. Боларның кырыгына бер иман да юк инде!
Бер яктан бер мужик бер тире күтәреп килә. Аның каршысына икенче яктан биш-алты кеше йөгереп килеп, һәммәсе дә тирегә ябышалар.
Берсе. Ничә тиен? Мужик. Бер сум утыз тиен.
Берсе. Башыңа капла, әйдәгез, әйдә, сатарга китермәгән ул!
Китә башлыйлар. Бер читтә Себер бае белән яучы килеп чыгып
карап торалар.
Мужик. Соң, күпме бирәсез?
Берсе. Җитмеш тиен!
Мужик. Юк, алай ярамый.
Берсе. Ну, җитмеш биш тиен.
Мужик. Бер сум ун тиен.
Икенчесе. Әйдәгез, әйдә!
Берсе. Сиксән тиен! Ну, туксан тиен!
Мужик китә. Мужик. Бирегез акчагызны.
Берсе акча чыгарып бирә. Тирене алалар да кереп китәләр.
Себер бае. Алар ни эшлиләр?
Яучы. Тире алалар.
Себер бае. Ничә мең тире?
Яучы. Юк, бер генә.
Себер бае. Нигә соң бер тирегә ул кадәр җыелганнар.
Яучы. Бездә шулай инде: берсе ала да, калганнары файданы бүлешәләр.
Себер бае. Шәп икән! (Шкафны күрсәтеп.) Ә монда халык ни эшкә җыелган? Әллә бу сезнең биржагызмы?
Яучы. Юк, биржа түгел, бу безнең шәһәрнең могтәбәр кешеләре җыела торган җир.
Себер бае. Анда соң алар ни эшлиләр?
Яучы. Анда төрле сүзләр була.
Себер бае. Әйдә, алайса, без дә барып тыңлап торыйк әле. Берәр файдалы сүз ишетербез.
Китәләр.
Себер бае. Әссәламегаләйкем!
Шкафчы. Вәгаләйкемәссәлам... сәламен дә, сезгә ни кирәк? Әгәр ак яка кирәк булса, миндә юк, йөрмәгез!
Мөритләр. Ха, ха, ха, ха! :.
Себер бае. Ник алай дисез?
Шкафчы. Чүлмәкнең тышыннан билгеле. Җәдит икәнегез әллә кайдан күренеп тора!
Себер бае. Җәдит булгач ярамыймыни? Сез җәдитләргә әйбер сатмыйсызмыни?
Шкафчы. Кит аннан! Кит, кит, кит! Без андый паганый маллар белән сату итмибез.
Себер бае. Хәерле булсын! (Китә. Яучыга.) Сезнең могтәбәр кешеләрегез шулармыни инде?
Яучы. Шулармыни дип, болар гына түгел инде, әле монда барысы да җыелып җитмәгән.
Себер бае. Сезнең монда бөтен дөньяга исеме җәелгән «Көфер почмагы» дигән чатыгыз кайда? Килгән көе ул чатыгызны да күреп китик инде.
Яучы. Көфер почмагы?
Себер бае. Әйе, узган-барганга эт шикелле өреп кала торган бер почмак бар, диләр иде.
Яучы. Белмим, ул кайсы булыр икән тагы? Аны инде җәдитләр әйтә торганнардыр?
Себер бае. Дөрес, укыганрак яшьләр авызыннан ишеткән идем.
Яучы. Алай булса, шул чатны әйтә торганнардыр инде, монда башка андый чат юк.
Себер бае. Алай булса, бераз сабыр ит әле, шунда, кайда булса да, сүзләре ишетелә торган бер урынга барып тыңлап утырыйк әле.
Яучы. Ярар.
Бер җиргә утыралар.
Шкафчы. Каһәр суккан нәрсә! Бүген икенче җәдит инде, ак яка сорап, мыскыл итеп килде.
Сары сакал. Ул ак яка сорамады ич!
Шкафчы. Сорамаса да билгеле инде. Аның башка нәрсә сорау ихтималы юк.
Бер мөрит. Кем соң ул?
Шкафчы. Чурт белә аны! Әфтәх каян килеп ияргән тагы ул җәдиткә!
Бер мөрит. Ә, беркөнне сөйләгәннәр иде, Себердән бер бай өйләнергә килгән, Әфтәх яучы булырга йөри икән, дип. Шул нәрсәдер инде, алайса?
Шкафчы. Ә, шул нәгъләт икән инде, алайса, шул! Бая Фатыйх әйткән иде, бик кызык иттек, дип. Өченче көн шул динсез җәмгыятькә кергән, анда теге тар балаклар әдәбият кичәсе ясыйбыз, файдасын җәмгыятькә бирәбез, дип, прашиния биргәннәр икән, бу динсез шунда яшьләрне яклап утырган була, ди. Фатыйхлар бик яхшы иткәннәр, моның авызын каплаганнар.
Бер мөрит. Рәхмәт аларга, бик яхшы иткәннәр.
Европача киенгән бер кеше таяк тотып узып бара.
Шкафчы. Менә тагы бер җәдит! Шайтан чакырып, таягыңны селкеп йөрмә монда!
Җәдит (туктап). Нәрсә дисең?
Шкафчы. Исәнме, дим, исән торасыңмы, дим!
Мөритләр. Ха, ха, ха, ха! (Көләләр.)
Җәдит. Авызыңа телең сыймыймы әллә? Нәрсә лыгырдаган буласың? (Килә башлый.)
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Безнең Шәһәрнең Серләре - 3
  • Büleklär
  • Безнең Шәһәрнең Серләре - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4464
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1540
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Безнең Шәһәрнең Серләре - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4426
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1606
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Безнең Шәһәрнең Серләре - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 1685
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 816
    46.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.