🕙 13 minut uku
Безнең Шәһәрнең Серләре - 3
Süzlärneñ gomumi sanı 1685
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 816
46.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Шкафчы (урыныннан сикереп төшеп). Кит аннан, кит, кит, кит! Кәсәфәтең йогар, кит! Син кафир, мордар!
Җәдит (китә-китә). Һи, хәбис, зверь!
Шкафчы (артыннан бара-бара). Кафир сез, кафир. Хи, хи, хи! (Туктый.)
Җәдит. Синең шикелле урам этләре бөтен урам буенча өреп бара торганнар иде, әле син ул кадәрле үк булдыра алмыйсың икән! Һи, подлец! (Китә.)
Себер бае. Утыру бушка китмәде. Бер картинаны күрдек.
Шкафчы (урынына килеп, аягын бөкләп утыра). Ул җәдитләрнең бар эшләгән эшләре хәрам, ашаганнары хәрам, эчкәннәре хәрам, йөргәннәре хәрам, торганнары хәрам, өсләренә кигәннәре хәрам!
Себер бае (халыкка карап). Ә адәм ите чәйнәү, көн буена гайбәт сатып утыру — ансы хәрам түгел!
Бер кеше шкаф янына килә.
Кеше. Кая, миңа бер мыскал гына дару бир әле.
Шкафчы. Ниндине бирим, укмаштырганы булсынмы, бармаклысымы?
Кеше. Бармаклысын бир.
Шкафчы чыгарып бирә, акча алып сала.
Себер бае. Ул кеше дару белән сату итәмени?
Яучы. Итә.
Себер бае. Кара син аны, үзе кадим булса да, аптик тота икән. Мин мөселманнан аптикче юктыр дип беләдер идем.
Яучы. Юк, ул аптикче түгел.
Себер бае. Соң ул нинди дару сата?
Яучы. Дару дип инде, дару түгел. Кеше белмәсен өчен аны шулай дип әйтәләр.
Себер бае. Нинди нәрсә соң ул?
Яучы (Себер баеның колагына гына). Әфьюн ул. Әфьюн. Полиция белмәсен өчен аны шулай дару дип әйтәләр.
Себер бае (халыкка карап). Шәп икән. (Яучыга.) Соң, ул хәрам түгелмени?
Яучы. Ул ни эшләп хәрам булсын! Ул бит аракы түгел, хәрам булса, аны ишан хәзрәт тыяр иде. Ишан хәзрәт аны бик шифалы нәрсә, ди. Әледән-әлегә мулла Әхмәтҗаннан берәр кадаклап алдырта. Бу кеше ишан хәзрәтнең бик якын кешеләреннән.
Себер бае. Соң ул исертмиме?
Яучы. Юк, аның һич тә исе сизелми, аны борчак кадәрле генә кабып, артыннан чәй эчеп җибәрсәң, бөтенләй күз аллары яктырып китә. Әле аның тагы икенче төрлесе, мәгъҗүн дигәне бар. Ансын ишан хәзрәт үзе җитмеш җиде төрле шифалы нәрсәләрдән ясата. Әгәр инде ансын бер бал кашык кабып чәй эчеп җибәрсәң, бөтенләй бу дөньядан кичәсең. Ахирәт күз алдыңа килә.
Себер бае. Хур кызлары да күзгә күренәләрме?
Яучы. Әй, син бигрәк инде, арттырып җибәрә башладың!
Шкафчы. Син теге җәдитне монда өйләнергә килгән, дисеңме?
Бер мөрит. Әйе, өйләнергә килгән, ди. Укымышлы, урысча да, мөселманча да яза белә торган кыз булсын, дип әйтә, ди.
Юан. Андый кыз кирәк булса, мәткә алыр!
Шкафчы. Үзе шикелле татар марҗалары бетмәс әле!
Мөрит. Кызны күреп алам, үзе күренмәсә, патритен күрсәм дә ярый, дип әйтә, ди.
Шкафчы. Сурәтне төшерүче дә, төшертүче дә — икесе дә кафир!
Сары сакал. Сурәт төшкән кызны алучы? Бусының да аннан артык җире юк!
Ул арада урамның бер башыннан халык йөгерешеп чыга. Кибетләрдән
дә ак алъяпкыч япкан кибетчеләр, кайсы себерке, кайсы щетка күтәреп,
йөгерешеп чыгалар.
Шкафчы. Күсе тотканнар, күсе! (Сикереп төшеп, себерке күтәреп йөгерә, аның артыннан мөритләре дә йөгерәләр.)
Тавыш. Ычкындырма, нык тот! Бәр, себерке белән! Өстенә бас! Башына бәр, башына!
Үтерәләр. Берсе койрыгыннан җеп белән өстерәп китә. Көлешәләр.
Шкафчы (килеп, себеркесен куеп). Әйдәгез, инде чәйгә керик.
Китәләр.
Себер бае. Ярый, моны да күрдек. Шәһәрнең шәп кешеләре эт булып өреп калу белән генә канәгатьләнмиләр, мәче булып күсе дә тоталар икән! Әйдә, киттек.
Китәләр.
Читтән тавыш. Кайда куясы бу шәп гарчицаларны!
Икенче бер тавыш. Үзең аша!
Пәрдә.
БИШЕНЧЕ МАНЗАРА
Әдәбият кичәсендә җәнҗал. Бакча сценасы ясалган.
Беренче номер
Мәшһүр скрипач сәхнәгә чыгып, башын ия. Скрипкада «Ашказар» көен
берничә мәртәбә уйный. Халык кул чаба. Скрипач башын ия. Яңадан «Тәф-
тиләү» көен уйный. Халык янә кул чаба. Скрипач, яңадан җиңел бер көй
уйный. Халык кул чаба.
Икенче номер
Рассказчик Фәләнев уйнаячак. Халык көтә. Ул арада тавыш күтәрелә. Уртачарак киенгән, киң сакаллы берәү европача киенгән яшь бер адәмгә бәйләнә.
Киң сакал. Урын беткәнме сиңа, нәрсәгә монда кеше хатыны янына килеп утырасың?
Яшь егет. Әфәндем, бит минем урыным шушы. Менә билетым!
Киң сакал. Менә билетым, менә билетым! Чурт кушканмы сиңа монда кеше хатыны янына билет алырга?
Яшь егет. Әфәндем, мин бит белеп алмадым. Минем янымда кем утырасын мин кайдан белим?
Киң сакал. Әфәндем, әфәндем, дигән булып, тагын монда кеше мыскыл иткән була! Син үзең дә күптән түгел генә әфәндем идең әле!
Яшь егет. Ай Алла, абзыкаем, мин бит бу турыда бер дә гаепле түгел. Минем урыным шулай туры килгәч, мин нишлим?
Киң сакал. Килгән, килми ни!
Билет караучы (болар янына килеп). Әфәнделәр, ни бар? Акрын гына утырсагыз ла, тавышланмасагыз ла!
Киң сакал. Тавышланмагыз, дигән була тагы! Нигә монда кеше хатыны янына ир кеше китереп утыртасыз?
Билетчы. Аны бит без утыртмаган, үзе утырган.
Киң сакал. Әнә, әйттем бит, син үзең утырган, дип!
Билетчы. Ялгыш әйттем, аның билеты шулай инде сезнең яныгызга туры килгән.
Яшь егет. Бу турыда мин гаепле түгел, әфәндем.
Киң сакал. Тик тор, синнән сорамыйлар. (Хатынына.) Әйдә, утыр менә бу якка! (Хатынын үз урынына утыртып, үзе яшь егет янына утыра.) Син шул, әйдә алып бар, алып бар, анда бик күңелле була икән, дип алып килдең! Булды менә монда күңелле! Булмый ни! Сиңа монда, яныңда яшь егетләр утыргач, күңелледер шул! (Билетчыга.) Нәрсә монда тагы кеше хатыны каршына килеп калкынып торасың? Әллә хатын күргәнең юкмы? (Хатынына.) Капла битеңне! Син монда егетләргә күренер өчен дип килгән икәнсең!
Хатын. Әй, сиңа әйтәм, кеше алдында алай бөһтаннар ягып, мине харап итмә инде! Кеше арасында көлке булабыз ич!
Киң сакал. Көлке, көлке, син үзең көлке! Мине монда кеше арасында көлкегә калдырдың! Әнә һәммә кеше безгә карап көлеп тора!
Билетчы. Әфәнделәр, зинһар, тавышланмыйча гына утырсагыз ла. Хәзер икенче номер башлана.
Киң сакал. Башлансын, пычагыма да хаҗәте юк! Әйдә, тор, хатын! Минем монда җыен ир-ат арасында сине утыртыр хәлем юк! һәммәсенең күзләре тоз булган, безгә карап торалар! (Тора.) Әйдә, әйдә, капла битеңне! Сөртенеп егылма.
Чыгып китәләр. Рассказчик чыга. Урта бер җиргә туктый, сөйли.
Хатыннар хөррияте[1]
Көям бирмәк өчен хөрлек, азатлыклар хатыннарга,
Бөтен фикерем, уем шулдыр, карамый көн вә төннәргә.
Бу уйдан кайтасым юктыр, әгәр канлы сугыш булса,
Хатыннар ирке тугрында үләрмен мин, үлеш булса.
Хатыннар! Атлагыз алга, бу юлда шаула, матбугат!
Хатыннарны кысучыларга каршы ач сугыш, ук ат!
Иел, и халкы дөнья! Уртадан юл бир хатыннарга.
Яшә, и галәми әнса, вакыт хаклыкны аңларга.
Таралырга вакыт инде чапан атлы болытларга.
Чапаны да, Бохары да ашарга калсын этләргә!
Алар да ир кеби шаһлык, хәкимлек намнары таксын.
Хатыннан көч тәрәккый бәхренә күл, күл булып аксын!
Укы, яз, бел, тырыш син, и мөкаддәс яртыбыз безнең!
Кеше булмак өчен иң, иң беренче шартыбыз безнең!
Эшем бар бит, хатын, тиз булсана, бирсәңче чалбарны!
Бу тапланган икән, бир, яхшысы һәм тапсызы бармы?
Кара, монсы да тапланган, дидем бит, таплары бетсен!
Шуны чистартмагансың, йә, хатынмы син, сыер бит син!
Халык кул чаба. Рассказчик кереп китә. Дирижер сәхнәгә чыга.
Дирижер. Әфәнделәр, программада мәшһүр җырчы Адамантов җырлаячак дип язылган булса да, ул, авыру булган сәбәпле, килә алмады. Шул сәбәптән без аның урынына шәһәребезнең мәшһүр музыка һәвәскәрләрен чакырдык. Хәзер, 3 нче номер — җырчы Адамантов урынына милли музыка һәвәскәрләреннән ясалган оркестр уйнаячак.
Сәхнәгә урындыклар тезә башлыйлар.
Партердан берәү. Далой, далой, кирәк түгел безгә аркистр, далой! Безгә Адамантов җырласын!
Дирижер. Әфәнделәр, шауламый гына утырсагыз ла, әдәбият кичәләре яңа бер эш булганга күрә, безнең халкыбыз, ахры, төшенеп җитә алмый торгандыр.
Партердан икенче берәү. Дөрес! Афәрин!
Партердан берәү. Далой! Далой! Кирәк түгел безгә аркистр! Далой! Безгә Адамантов җырласын! Без башканы тыңламыйбыз! Кирәк түгел!
Партердан икенче берәү. Кирәк булмаса, бар, чык та кит! Нәрсә монда кычкырып утырасың?
Партердан берәү. Чыкмыйм мин. Миңа Адамантов кирәк! Адамантов җырласын! Аркистр кирәкми!
Дирижер. Әфәндем, әйттек бит инде, мөмкин түгел, дип. Адамантов авырый. Шул сәбәптән аның чыгуы мөмкин түгел.
Партердан берәү. Ул булмаса, кирәкми! Башка кеше җырламасын.
Партердан икенче берәү. Дирижер әфәнде, нәрсәгә ул кешене сөйләтеп торасыз? Аның өчен монда никадәр кеше тәшвишкә төшә. Чыгарыгыз да җибәрегез үзен!
Партердан берәү. Мин ни эшләп чыгыйм? Мин дә монда синең шикелле тыңларга килгән.
Партердан икенче берәү. Чыкмаса, полиция белән чыгарыгыз! Нәрсәгә монда тавыш ясап утыра?
Дирижер. Әфәндем, монда алай тавыш чыгарып, халыкның кәефен җибәреп утырмагыз. Тыңлыйсыгыз килми икән, билет акчагызны кайтарып алыгыз да, яхшылык белән чыгып китегез!
Партердан берәү. Билет акчасын?!
Дирижер. Әйе, билет акчасын кире кайтарып алыгыз да чыгыгыз.
Партердан берәү. Һә, алай икән. Мин аны сездән бигрәк яхшы беләм.
Дирижер. Соң, ник чыкмыйсың, ник кешене көттерәсең?
Партердан берәү. Соң, соң! Минеке бит билет түгел, кантрамарка!
Дирижер (көлеп). Алай икән! Аны каян алдыгыз?
Партердан берәү. Адамантов бирде. Мин җырлагач, бик каты кул чабарсың, диде. Ә үзе монда килмәгән!
Дирижер. Алай булгач, инде сез акча алмыйча гына чыгып китегез!
Партердан берәү. Юк инде, туганкай, мин чыкмыйм, ярый, тыңлыйм.
Дирижер кереп китә.
Өченче номер
Оркестр бер-бер артлы берничә мәртәбә уйный. Халык кул чаба. Кереп китәләр. Алар кереп китүгә, ишектән картрак бер кеше керә дә әрле-бирле йөри башлый, урындыклар арасыннан бер алга, бер артка таба бара.
Карт. И Ходаем, и Ходаем! Бар икән күрәселәрем! Шәһәрдә бер дә акыллы кеше калмаган икән инде! Кара инде боларны! Бары да ахыр заман галәмәтләре! Әхмәди, Әхмәди, кая син? Тиз чык, йөзең кара булган нәрсә! Кая минем углым, кая качырдыгыз? И оятсыз, оятсыз, оялмыйча мәзингә кадәр килгән бит!
Кая куйдыгыз минем углымны? Ник берегез дә эндәшмисез? Һәммәсе бергәләшеп минем углымны качырганнар! Җитмәсә, тагы авызларын ерып, көлеп торалар!
Яшь егет, урыныннан торып, кача башлый.
Ә, әнә, әнә, кая качасың! Әллә артыңнан җитмәс дип беләсеңме? Мин сине якаңнан өстерәп алып кайтырмын! (Артыннан бара башлый.)
Билетчы. Әфәндем, сезгә ни кирәк?
Карт. Кит аннан, Ходай органнар, кит! Минем углымны аздырырга керешкән икәнсез! Мин аңа, өйгә кайткач, күрмәгәннәрен күрсәтермен әле!
Билетчы. Абзый, монда андый тәртипсезлекләр ясап йөрмәгез!
Карт. Кит аннан, кызыл авыз, кит! Мин сезнең барыгызны да, аталарыгызга әйтеп, кирәгегезне бирдерермен әле!
Яшь егет кулис артына кача. Карт та артыннан кереп китеп.
Качма, качма, миннән качып котыла алмассың, мин сине алып кайтмыйча калмыйм!
Яшь егет сценага килеп чыга. Аның артыннан карт та, сценага килеп чыгып, яшь егетнең колагыннан тотып.
Һи, оятсыз, оятсыз! Оялмыйча, миннән рөхсәтсез-нисез син монда килеп йөрергә! Әйдә өйгә! (Яшь егетне өстери.)
Дирижер вә башка берничә кешеләр, сценага кереп, картның кулыннан егетне коткарырга тырышалар.
Сценадагы кешеләр. Бабай, бабай, бу ни эшегез бу? Монда андый тәртипсезлек чыгарырга ярамый. Әйдә, чык моннан! Үзе дә кайтыр. Барыбер инде уен бетте. (Картның кулыннан егетне коткаралар.)
Карт (халыкка карап, елаган тавыш белән). Ягез инде, җәмәгать, әйтегез инде, мин нихәл итим инде? Ни эшлим инде бу бала белән? Шулай ук инде актык углымны да кулымнан алып, мине мәхрүм итеп калдырасызмыни? (Еламсырый.) Тычканга үлем, мәчегә көлке, ди. Җитмәсә, тагы сез авызыгызны ерып көлеп торасыз! (Чыгып китә.)
Себер бае (ложадан). Җәмгыятегездә — җәнҗал, ресторанда — җәнҗал, клубыгызда — җәнҗал, базарыгызда — җәнҗал, әдәбият кичәгездә дә җәнҗал! Булмас, ахры, өйләнмим мин! Хуш, сау булыгыз! (Чыгып китә.)
Музыка марш уйный.
Пәрдә.
[1] Шагыйрь Габдулла Тукаев әсәреннән.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.