Latin

Әүдек - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4491
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2223
33.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
45.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
(әкият)
Румияләрнең өйләре Курдюм елгасының Иделгә килеп кушылган җирендә, бугазында, ярның иң биек төшендә салынган. Кызыл керпечтән, әлдә советлар заманында төзелгән ике катлы өй, әллә ни озында киңдә түгел, янәшәдә булган өйләрдән аерылмый диярлек.
Бу Курдюм бугазы турысына төзелгән авыл Усть—Курдюм[1] диеп атала, Сарытау каласына севәлеп торсада, шәһәр саналмый, шулай авыл булып йөр бирә, ә аның тарихы Саратов тарихыннан боронгырак, хәттә Увектанда боронрак төзелгән авыл икәнен, бер яктан телдә йөрегән риваятләр безгә җиткезсә, икенче яктан аның исеме кычкырып тора.
Монда Румияләр үткән елның язында күченеп килделәр, бире күченүгә бар гаиләдә бик рыза иде, шәһәр шаушуыннан соң биредәге тынлык, табигат матурлыгы, үзеңне әкияттәге көбек хис итәргә мөмкинлек бирә.
Бире күчү Румия өчен бик отышлы булды, ул я әнисе, я әтисе белән, күбендә анардан дүрт яшкә оло булган абысы белән, җәй айларында ярдан су читенә төшә, абысының кармак белән балык тотканын карап тора, кай чак үзедә кулына кармак ала, тик бу шөгел анарга бердә охшамый, кояш астында, кулыңа таяк тоткан килеш, бер урныга бәйләп куйган кебек утрып тор имеш, калкавычка күзеңне төбәп, эләкмәгән балыкны көтеп.
Шуңа күрә ул су буйлап, я ул якка, я бу якка, әтисе бүләк иткән этен ияртеп йөгерә бирә, судагы яр читенә килгән балык маймычларын, суга кереп кулы белән тотып маташкан була. Маймычлар анардан куркып, кайсысы кай якка чәчрәп киткән көбек суда качалар, ә чакын камышына ябышкан кабырчыклар, качалмый, аларның язмышы тулаем Румия кулында кала, тик ул аларга тими.
Румия аякларыннан салып су читенә керсә, эте аны узып, суга кереп чыланада, судан чыгып Румия янына килеп аны баштин - аяк чылатып, кагына, икесенә бер дөнья, бер минутта буш вахыт юк.
Шулай май аеның аяз көнендә, Румия абыйсы белән су буена төшкән иде, һавада су өстендә акчарлаклар белән ярышып керәшәләр кыелып—кыелып оча, кайдадыр камышлар артыннан күлбуганың тавышы иштелә, дулкыннар өстендә кояш нурлары, меңнәгән көзгеләр булып, ялтырап уйный. Абысы кармагын җайлап балык тотарга җыенган арада Румия эте белән алдарак йөрегән җирләреннән, узыбырак китте, эте алгарак чыгып су читеннән биш—алты адым ераклыкта булган, язгы ташкын казыган чокырга якын килеп, өрергә тотынды, Румия аның янына йөгереп барганы булды, аның күзенә кытай җәтмәсенә чорналган, чокыр эчендә калган әз—почык суда елга ташбакасы тыпырчынып торганын күрде. Аның сул алны аягын җәтмәнең лескасы шул хәтле җәрәхәтләгән, аяк тиресендә генә эләгеп калган.
Таш баканың чирәбе балчыкка буялганга аның нинди төстә икәнлегендә белүе кыен, тик кызыл төстәге күзләре Румиягә карый көбектә, анардан ярдәм сораган булып ялваралар, дигән хис Румиянең көңеленә килеп—киткән булды.
Ул ташбаканы коткарырга кирәк икәннегенә бердә шикләнмәде, үзенә генә коткарырга кыен булачагын аңгарып Ренат абысын барып чакырырга булды, тик абысына йөгереп барсада, ул аның ни сүләгәнендә тыңлар—тыңламас кына тыңлады, ник дисәң ул әле яңа гына кармакка шактый зур кәлчәк балыгын эләктереп чыгарган.
Кәлчәкләр көтүчек белән йөрегәнен белгән Ренат, хәзер тагын берсе кабар диеп өмет итеп, калкавычтан күзен алмый утыра.
Румия аны юкка—бушка борчыган өчен ачулансада, тик барыбер –Ал әнә сумкадан пычак, кискәлә җәтмәне, коткар ташбакаңны, минем ташбака коткарып йөрергә вахытым юк, дидедә, яңадан балык шандыручы калкавычка төбәлде.
Румия дүртенче сыныф укучысы гына булсада, җәйге ялда авылда әбисенә бәрәңге чистартыргада, кагыт ясаганда алма турарга булышканга пычак белән эш итү аның өчен таныш. Эте белән кире ташбака тыпырчынып яткан чокырга килделәр, Румия әлә ни тирән булмаган чокырга төшеп, пычак очы белән генә җәтмәне кискәләп ташбаканы җәтмәдән чыгарды да, кулына алып чокырдан чыгып суга кереп су эчендә үскән күрән арасына ташбаканы куеп, әкрен генә аның өстенә ягылып каткан балчыкны юды, башында, муйнында, аякларында арулады, ташбака кара—көрән төстә булып чыкты, аның чирәбеннән башка бөтен тәнен, сары сипкеләр бизәгән икәне күренде.
Румия суда үскән күрәнне уздырып, камышлар арасындагы аралыкка ташбаканы кертеп җибәрде дә, су читенә чыгып, нәрсәдер көткән көбек, бер мизгел басып торды да, абысы Ренат янына этен ияртеп китте.
- Я ни коткардыңмы ташбакаңны диеп Ренат абысының соравына.
- Әйе җәтмәдән чыгардымда суга кертеп җибәрдем.
- Ә миңа бер балыкта артык эләкмәде, әйдә өйгә кайтабыз, әни телефоннан баюк өйгә чакырды.
Өйгә кайткач Румия әтисенәдә, әнисенәдә ташбаканы коткаруы турында тырышып—тырышып сөйләсәдә, аның кебек ук бу вакиганы көңелләренә якын алучы булмады.
Румия йокларга яткачта әлдә бер ни вахыт, ташбакасы турында уйлады, ничек икән ул анда суда, җәрәхәтләре ничек күнәр, кемдә булса анарга ярдәм итүче табылыр микән.
Шул уйларга чумып йокыга киткәнендә тоймады.
Иртә аны әнисе, тор кызым мәктәпкә кичегүең бар, диеп уятты.
Гимназиядә бер ниндидә үзгәрешләр булмады, дәресләр гадәттәгечә вахтында үтеп, уку көне тәмамланды.
Гимназиядән Румияне һәм аның абысын, әтиләре машинада эштән үткәндә тиеп алды.
Бөтен кызык өйгә кайтып, мәктәп киемнәрен алыштырып, йортка чыккач тотынды.
Румия өй ишеген ачып чыгуына, аларның ишек алдысында әлгә кадәр ул күрмәгән, кызыл күмәктән, ак чалбардан, кара бөдрә чәчле, күк күзле, Ренат абысыннан иң күбендә бер яшкә олорак, я аның белән бер яшлек ук булыр көбек, буйгада абысы белән бер тигез булган малай елмаеп басып торганын күрде.
Малай дигән Румияне күргәч анарга якынаеп исәннәштедә, синең исемең Румия икәнен мин беләм, син миннән ятланма, минем атым Яныш, мин сине табып, сиңа бүләк тапшырырга тиеш.
Румиянең тормош тәҗрибәсе әлә ни булмасада, бер сәерлекә ихтибар итте, Яныш аның белән сөйләгәндә, иреннәрен селкетми, авызын ачмый, ничектер сүли ә Румия аның сүләгәнен ишетә.
Яныш Румия белән сүләвдән туктамыйча, чынында Яныш кына сүләде, Румия анарга бер сүздә әйтмәде, әйтергә теләгедә булмады.
Тик исе китеп, бу нинди ят малай, ник ул Румияне эзләп килгән, нинди бүләк, кем җибәргән ул бүләкне, дигән уй гына башына килде.
Шул ара, Яныш, Румиягә нинди дә булса хәрәкәт ясарга вахыт калдырмыча, чалбар кесәсенән кечкенә генә әйбер чыгарды да, мә Румия бу "модем" компьютереңа модемны яраштырда, аны эшләтеп җибәрер өчен код итеп "Әүдек"сүзен яз.
- Ә син татарча яза беләсеңме, юкмы?
Алар очрашканнан бирле бер сүздә әйтмәгән Румия авызын ачып, - Әйе татарча язада укыда беләм.
Тик шул минутта гына Румия Яныш аның белән татарча гына сүләгәннегенә ихтибар итте.
- Беләсең икән бик якшы, чөнки без татар телендә генә сөйләшәбез дидедә Румиянең кулына модемны бирде.
Модем зурлыгы белән кулланышта йөрегән башка операторларның модемнарыннан аерылгысыз, тик аның бер ягында "Чөгә"балыгының сүрәте.
Син кара Румия модемны компьютерга яраштыргач "Чөгәнең" күзләре кызыл төстә кабыныр, ә "Әүдек"диеп язып кодын керткәч, Чөгәнең күзләре яшел ут белән янар һәм экранда синең иске танышың, син коткарган ташбака булыр, тик ул сиңа үзгә рәвештә күренер, ә ник алай булганын
Дидә сиңа үзе сөйләр.
Кичә син коткарган ташбаканың исеме Дидә, ул матур гына бер апай.
Ярый саубул Румия миңа китәргә вахыт, тик бел, модемны беркемгәдә бирмә, башка кеше аның белән кулланалмый, ул синең өчен генә эшләргә ясалган.
Шул сүзләрне әйткәч Яныш боролды да китеп барды, Румия бу төшемме - көнемме диеп икеләнде, хәзер генә аның каршында басып торган Яныш, әкәмәтче төгелме диептә уйлап алды. Тик кулында калган модем аны тиз генә өйгә кереп модемны компьютерга яраштырып бу әкиятнең дәвамын белергә өндәде.
Өйгә кергәч Румия әнисеннән компьютерда эшләр өчен рөхсәт алды, әнисе дәресләреңне эшләдеңме диеп соравына, әйе мәктәптә ук өй эшләрен аныкладым диеп җавап бирде дә, компьютер алдына утырып, модемны компьютерга яраштырды.
Яраштырып код урнына "Әүдек" сүзен язгач, бер секунтта көттермичә "чөгәнең"күзләре яшәрде дә экраннан бик чибәр бер апай елмаеп Румиягә эндәште, саумы Румия, син каушама мин Дидә, Яныш сине минем турыда кисәтеп куйды, син хәзергә минем сөйләгәнне генә тыңла, син акыллы кыз, барында бик тиз аңнарсың.
Румия әлгә кадәр бу дөняда ике матур хатын гына бар диеп санаса, аның бересе әнисе, икенчесе укытучы апасы булса, ә бөгенгедән экрандагы апайда, матурлыгы белән алардан бердә калмаган икәннеге белән килеште.
Дидә сүзен дәвам итте, Румия аның алдында сөйләп торган чибәр хатын, ташбака булаламы икән, дигән уй, юла көбек башында әйләнде.
Мин Румия сезнең планета кешесе түгел, башка планетадан җиргә очып килгән экспедициянең әгьзасы, безнең планета "Кызыл тамга"диеп атала.
Кайчандыр бик борында "Кызыл тамга планетасыннан килгән кешләр, безнең бабаларыбызның бабаларын, үзләре белән алып киткәннәр, ул хәл берничә тапкыр кабатланган, ни өчендер ул планетага татарлар гына эләккән, җирдә барган исәп белән санасаң мең елдан соң бөтен "Кызыл тамга планетасы татарча сүләүгә күчеп беткән, күрәсең башка телләр, ни сәбәпледер татар теленә оттырган.
Безнең бабайлар башка планетада да бергә булырга тырышканнар, таркалмаганнар, үз ара үрчегәннәр, шуңа күрә телләрен татар теле итеп, үзләрен татар итеп, саклап калганнар.
Кызыл тамга планетасында фән бик алныга киткән, сезнең җирдә стандарт саналган яктылык тизлегеннән, 5 тапкыр тизрәк хәрәкәт итә торган ракеталар бар, тәгәрмәчле бер олау да юк, ни булган олау барсы электромагнит кырының көченә әселенеп йөри.
Кешләрдә төрле катлаулы җайланмалар кулланып(программага кертелгән хәлдә) вахытлыча төрле җанварларга әйләнә алалар.
Минем мисалда, син аны үзең күзәттең, мин сиңа аның ничек булуын аңнатып бирәм, безнең планетада да төрле илләр бар, мин торган ил "Урта" диеп атала, ул иң зур илләрдән санала, безнең планетада да, җирдәгедәй, илләр арасында сугышлар туктамый, сугыш чукмарлары барлык галәмдә бар, "Урта"дәвләтенең гомерлек дошманы булган "Кара ярма"иле дә җиргә вәкилләр җибәреп тора, алар җирдә дә безгә һөҗүм итәләр.
Безнең экспедициядә, аларның бездән алда җиргә төшеп, безнең ракетаның җир планетасының орбитасына кергәнен көткән, ракеталарының нурлар белән ата торган тупларының утына дучар булды. Безнең ракета, нурлар тупларының атакасыннан соң, сафтан чыкты, зур авырлык белән ракетабызны Идел суының өстенә төшералдык һәм су астына яшердек. Ракетада кем булганнар, алдан аныкланып куелган программага буйсынып, кайсысы—кая, кем нинди җанвар булып таралдылар, һәм билгеле җиргә билгеле вахытка җыелганнар. Тик мин генә программам аксаганга, алдан аныкланып куйган энергия җитмәү сәбәпле, кытай җәтмәсенә уралып, үз төшемә котла алмадым, син мине тапканда мин җаным белән саубуллашкан идем инде. Тик ходаем миңа сине җибәрде.
Мин үз гомеремдә ике планетада да, синең көбек йомшак көңелле, мәрхәмәтле, кешегә дә, җанварларга да, ярдәм итәргә сәләтле кеше сирәк очраттым.
Көңелеңә карата көнең булсын Румия.
Мин сиңа бүләк итеп, әгәр синең теләгең булса, көн саен, бер әкият сөйләрмен, тик бер шарт бар, әгәр икенче көнне, кичә сөйләгән әкитне миңа кабатлап сөйли алсаң, кабатлый алмасаң яңадан шул ук әкиятне сөйлимен, син әкиятне миңа, кайтарып сөйләгәнчегә кадәр. Миңа әкиятне сөйләгәч, әкиятнең дәвамын тыңлысыңмы, әллә яңа әкият сөйләтәсеңме, ул синең теләк, мин аны үтим.
Ә хәзер тыңла беренче әкият.
Борон, борон заманда, әлдә җир йөзендә комьпютерларда, кәрәзле телефоннарда, хәттә теливизор белән радио да булмаган чакта, торганнар ди бер урманда ирле—хатынлы шүрәлеләр, алар өйләнешеп озак яшәсәдә, балалары булмаган. Балалары булмавы аларны бик борчыган һәм хафаландырган.
Мондый бәхетсезлек безнең башка төшкән җаза диеп, шүрәлеләр үз язмышларына буйсынып, бар тирә дөняга ачу саклап урманда яшәгәннәр.
Бердә—бер көн шүрәле хатыны урманда гөмбә җыючы бабайны очрата, бабай курксада шүрәле хатынына куркканныгын сиздермәскә тырыша, шүрәле хатыны ник бездән сорамый, безнең урманда йөрисең диюенә, син үзең урман сарыгы миннән ни кирәгеңне сора, бәлки мин сиңа ярдәм итә алырмын диеп каршы дәшә, ахрысы урман халкы гына түгел, тирәдәге авыл кешләредә шүрәлеләрнең бәлясын белгәннәр.
Шүрәле хатыны аптрап калсада, бу урманда ул хуҗа икәннеген исенә төшереп кыюлана һәм бабайдан. —Я ни картлач, син миңа урман хуҗасына ни ярдәм күрсәтә аласың диеп сорый.
Бабай елмаеп, - Минем бер даруым бар, аны эчкән хатын—кыз безнең авылда балага уза, әгәр сорасаң миннән, сиңа да ул даруны бирәм, тик бушлай төгел.
Йөккә узганнан соң безнең авылның бер кешесен дә урманнан кумысың , куркытмысың , җиләк җыярга, гөмбә җыярга, утын алырга бер нинди дә киртә куймысың, әгәр вәгдә бирсәң шул шартны үтәргә, даруны бирәм.
Шүрәленең кешләргә бушлай урман байлыгын өләшәсе килмәсәдә, гөмбәче бабайның сүзләре кызыксындыра, чөнки ул шүрәле башы беләндә аңгара, баласы булмаса, урман бөтенләйгә бушлай кешләр кулына калачак, ә баласы булса, әлдә карап—карарга була.
Шуларны уйлыда шүрәле хатыны бабайга, - Ярый, мин аксакал синең шартыңа күнәм, бир даруыңны.
Бабай даруны туздан ясаган кәрзиненнән чыгарып бирә, шүрәле хатыны даруны бабай каршында эчә.
Бабай борылып киткәндә шүршле хатынына әйтә.
- Онотып куйганмын, әгәр шартны бозсаң шүрәле баласы урынына, адәм баласы туасың, шуны бел, диядә, күздән югала.
Күрәсең "Хызыр Ильяс"булгандыр.
Шүрәле хатыны ире белән очрашкач, аның белән ни булганын чәчми—түкми иренә сөйләп бирә.
Шүрәленең кәефен кешләргә урман байлыгыннан бушлай файдалану хокукы бозсада, хатынының бала туарга тиешлеге, көңелен күтәрә.
Вахыт үтә, шүрәле хатыны йөкә уза, шүрәлеләр бәби көтә башлылар.
italki
Җәй ахырыда килеп җитә, урманда бар җимештә өлгерән, халык соңгы вахытта шүрәлеләр бер кайда да, урманда күренмиләр дә, берәүгәдә тимиләр дә, дигән хәбәргә таянып, урманга йөри бирә, кышкыга җиләк—җимешен хәзерли.
Көннәрдән бер көнне олорак авыл кызларына ияреп, җәен генә унар яш тулган, ике игезәк кыз Хания белән Хашия дә җиләк җыярга киләләр, җиләкне җыялар, салам сабагыннан үргән әрҗәләрен тутыраларда, балан куагы астына, тамак ялгарга утралар.
Әниләре аларга биреп җибәргән төенчектә, баллы кабак эчле, өч өччит булып чыга, ике кызда берәр өччит ала, яулык өстендә калган өченче өччитне балан куагы ышыгында утырган шүрәле хатыны сузылып ала, кызлар шүрәле хатынын күрмәсәләрдә, аның йон баскан килбәтсез озын бармаклы кулын күрүдә аларны куркудан шак каттыра, Хания белән Хашия куркуларыннан ирелешеп, кәрзиннәрен алып авылдашлары янына чабалар. Ни булганны барсы иштә.
Вахыты җиткәч шүрәлене шатландырып хатыны туа, тик адәм баласын туа, малай туа.
Шүрәле монарга куаныргамы әлә кайгыртыргамы икән диеп баш вата.
Хатынан син бабайның шартын бозмадыңмы диеп сорый?
Шүрәле хатыны урманда игезәк кызларны очратканын исенә төшерә, әйе булды бер хәл, тик мин үзем беркемгәдә күренмәдем, беркемнедә куркытмадым, аш талымнап йөрегән чагым иде, ә ике игез кыз куак астына утырып, баллы кабак эчле, өччит ашарга керештеләр, нәфсемә түзмәдем кул сузып бер өччитләрен алдым, алар кычкырышып җиләк тулы әрҗәләрен алып качтылар, ә мин алар турында әллә кайчан оныттым, мин шартны бозган булып чыгам, хәрәм юк.
Әйдә атасы, кеше сыфатында булгач шүрәледән туган булсада балага ат кушыек, тап исем олоңа.
Шүрәле озын—озак уйлап тормый, урман ягалый аккан елгада, көймә белән күчем тоткан, Әкмәли картның, шук малаеның исемен шүрәле малаена куша, әле хатын безнең бала чын кеше була, исеме Годю булсын бөгеннән.
Малайлары үсә, ай үсәрне көн үсә, ел үсәрне ай үсә, бик тиз арада егет булып үсеп җитә. Шүрәлеләр Годюга сокланып туймылар, йөзгә матур, тәнгә таза, телгә чәпәк, өстәвенә шүрәлечә генә түгел, кешләрчәдә сөйли белә.
Тик бер әйбер генә шүрәлеләргә тынгы бирми, Годю җәй көннәрендә ай тулы вахытта, төнне шүрәлегә әврелә дә, урман буенда шаркылдап көлеп йөри, аның көлү тавышыннан, шүрәлеләрнең үзләренең дә йоннары үрә тора, ә башка җанварлар турында әйтергә дә юк.
Шүрәлеләр бу бәлядан тишелү юлын табалмагач, гөмбәче бабайны эзләргә булалар.
Ярый Румия бөгенгә була, иртәгәсен көн күрсәтер, әкиятне кабатлый алсаң дәвамын сөйләрмен, кабатлый алмасаң, иртәгәдә бөгенге әкият.
Бөгенгә хуш сау бул!!
Искәрмә:
[1] Усть—Курдюм — боронда татарлар елга бугазыннан усә диеп санаганнар һәм ул шулайда, Бу сүз Курдым каян устене аңлата, Кур—кипкән, такырга әйләнә торган дым—су, бу очракта елга. Усть—Курдюм сүзе җәен кибә торган елганың бугазын төшендерә. Башта Усть – Курдюмда Баты ханның җәйләве була, аннан Үкәктә анарга Сарай салгач ары күченә. Бу авылны татарлар әлдә ислам динен кабул итмәгән гә кадәр төзелгән була.
Сарытау каласы.
26.05.12. ел.

Румия кич буе Дидәдән ишеткән әкиятне ядендә калдыру өчен, әнисенә дә, әтисенә дә сөйләргә тырышты, тик аны тыңлаучы булмады, хәттә абысыда, әлгә кадәр аның бөтен серләрен тыңлаган һәм сер итеп саклый белгән абысыда, бар әле кит моннан комачавлап йөремә, мондый әкият дөняда да юк, үзең генә уйлап чыгардың диеп әйтеп, анардан тиз генә тишелергә булды.
Шулайда Румия кисәк-кисәк кенә булсада әкиятне барсын диярлек якыннарына сөйләде.
Тик әкиятне якшырак сөйләргә өйрәнер өчен иртәгә, якын дусты, сыныфташы Әминәгә сөйләргә булды, шул уй белән йокыга китте.
Иртәстен әнисенең ягымлы тавышы, уян инде минем бәләкәй коткаручым, МЧС быз син безнең, мәктәпкә барырга вахыт якыная, бераз ашыга төш кызым диеп, Румияне уятты.
Мәктәптә, өйдә кичен уйлап куйганча, озын тәнәфестә, дус кызы Әминәгә Румия әкиятне сөйләде, аннан алар дәрес буе, бер бересенә карап, кул бармакларын күрсәтә—күрсәтә көлештеләр.
Укытучы апалары, бер ничә тапкыр аларга булагыз кызлар, дәрес алып барырга комачаулысыз диеп кисәтте.
Румия дәресләр беткәч, иртәгә Әминәгә дәвамын сөйләргә шандырып өенә китте.
Көн бу хәтле озын булыр, кичкә хәтле вахыт бик әкрен үтәр диеп Румия уйламаган иде.
Тик исәпле вахыт үтә, көткән кичтә килеп җитте.
Румия компьютер алдына утырып , , чөгәне”компьютерга яраштырдыда <Әүдүк>сүзен язды, шул ук секунта мониторда
Дидә күренде, Румия беренче булып саулыклашты. - Якшы—якшы матур кыз, үзеңдә исән-сау йөрисеңме?.
- Ничек көнеңне үткәрдең?
Румия ничек булганын, барында сөйләп бирде, әкиятне күнегү итеп кенә булсада башкаларга сөйләгәнен әйтте.
- Я ярый аның аебы юк, сөйлә, әкиятләрне кешеләр, кешләр өчен якшысы үрнәк булсын, яманы әр булсын диеп сөйлиләр.
- Әле менә минем чират миңа сөйлә.
Дидә игтибар белән Румиянең сөйләгәнен тыңлап торды, ул сөйләп бетергәч, ярый әкиятне дөрес сөйләдең, әле дәвамын
Тыңлысыңмы, әлә яңа әкият сөйлиемме?.
- Дәвамын тыңлар идем, әгәр мөмкин булса.
Дидә сөйләп китте.
Шүрәлеләр Годюның яман гадәтеннән үз көчләре белән калдыралмагач, ата шүрәле гөмбәче бабайны эзләп китә.
Азмы—күпме вахыт узгандыр, ничәмә—ничә чакрым урман сукмакларын таптагандыр шүрәле, ниһаят урманның иң куе җирендә бер кечкенә генә чишмә янында гөмбәче бабайны күрә, бабай аның күзенә әлгә кадәр шәйләнмәгән булсада шүрәле бабайны таный. Шүрәленең бабайны әлгә кадәр күрмәгәненең сәбәбе, бабай үзе теләмәсә, аны беркемдә күралмы.
Ата шүрәле бабай белән исәнләшә.
- Үзеңдәме сау-сәләмәт йөрисең урман сарыгы?
- Сауга сау да, арада бар дау.
Син безгә ярдәм иткән идең карт, бала тудырырга, аның өчен бик зур рәхмәт, тик балабыз, адәм баласы булып туды, анда сиңа пинә юк, хатыным үзе гаепле, шартыңны бозган, атлап түгел—түгелгә очраклы рәвештә, нәфсесен тыялмаган, йөкле килеш булганга.
Әле малай, ай усәрне көн усеп, ел усәрне ай усеп, җигет булып усеп җитте, үзебезне бимаза итеп бетерде, ай тулган төннәрдә беркемдә кытыкламаган, тимәгән килеш, үз төшенә урман буйлап шаркылдап көлеп йөри, көлү тавышы шул кадәр көчле
һәм ачы, аның көлү тавышыннан урман халкы куркып урманнан качып бетте, урман халкы гына түгел, аның көлү тавышыннан үземнеңдә иңсәмдәге йонарым үрә тора, куркуымнан.
Гомерлек дустым булган, саз җеннәренең башлыгы, Тәкәстә башка сазга күчәбез диеп йөри, әгәр чарасын табалмасаң малаеңа.
Ярдәм ит инде безгә бабай.
Ярдәм итәргә юлы бар, тик минем шартны беләсез, җәй айлары җиткәч, авыл халкына урманга җиләк—җимеш, гөмбә җыярга, кирәгенә утын алырга, бушлай рөхсәт итәсез, кытыкламысыз.
- Я ярый башка мөмкиннек юк икән, мин рыза, тик кил зинһар ярдәм ит. Дару бир.
- Мин сиңа урман сарыгы хәзер сүлим, ә син тыңла.
Сезнең Годюыгызның чирен дәвалы торган тик бер дару бар.
- Синдә булса бир инде миңа бабай, изгелегеңне мәңге онытмам, малайда якшылыгыңны аяк аска басмас.
- Ул шүрәле әфәнде бирә торган дару түгел, ала торган дару, син малаеңны өйләндер, хатын ал.
Синең хатының куркыткан кызларның берсен, аларны кияүгә алучы юк, шүрәледән куркынганнар диеп.
Шүрәле бу көтмәгән тәкдимнән авызын ачып калсада, аңына тиз кайтты, төнне урманда көлеп йөрегән малаен исенә төшереп.
- Син аксакал шаяртасыңмы?
- Юк шаяртмым, ике кызның берсенә я Ханиягә, я Хашиягә.
Кара әле син карт, ничек мин шүрәле башым белән, авылга кияүгә кыз сорап, яучы барыем.
Сиңа үзеңә бер каяда барырга кирәкми, мин сиңа яучы табам, ул гына түгел, түеңны да уйнап бирерди кеше бар, тик син үзең дә, хатыныңда кеше күзенә күренмәгез, эшне харап итәрсез.
Ә без синең белән болай эшләрбез. Син урман ягалый аккан елгада, күчем тотучы Әкмәли картны беләсең, аныңда җигет оло бар, ул да аны өйләндерү теләге белән хыяллана, тик килен китерергә “кеше төсле”өйләре юк, Мамай хан(1) заманыннан калган, бер тәрәзәле өй, әгәрдә син Әкмәли картка өй бурасына бушлай бүрәнәләр бирсәң, ул улыңны гына түгел, синедә өйләндерер.
- Кирәкми мин өйләнмим, бу хатыннанда кая качарга белми йөрим. Әгәр Әкмәли минем бәляны чишәргә булыша икән, хет ярты урманны алсын.
- Димәк килештек.
Аксакал мин синнән сораргамы юкмы диеп икеләнеп торам, ә Әкмәли малаеның атасы, анасы кем?
- Атасы Әкмәли, ә анасы аерым сүз.
Син елга ар ягында торган “Убырлы карчык” белән танышмы?
- Әйе, үткән җәйдә генә кунакка кереп чыккан идем, оча торган агач килесенең тизлеге кимегән, кузгалып киткәндә саплы йорт себеркесе белән ярдәм итмәсәм, өй алдындагы аланым очып китәр өчен кечкенә диеп зарланды.
Менә шул “Убырлы карчык” яшрәк чагында Иделнең тау ягының бер “Убырына” кияүгә чыга һәм кыз таба.
Тик озак торалмый, кире үз урманына кайта.
Күрәсең “Убырның” холкын яратып бетермәгәндер.
Шул җиргә җиткәч Румия Дидәдән .
Дидә “Убыр” соң нинди була?
- Мин үзем Румия “убырны” күргәнем юк, тик урманда күп йөрегән кешләр болай сүли, Убырның :
Кашлары кушык,
Күзләре кысык.
Авызы кыйшык,
Бороны томшык.
диеп әткәннәрен ишкәнем бар.
Имеш убырлар төнне аларга очраган, барлык җанварның да, томшыгы белән тиресен тишеп канын эчәләр ди.
Аннан сихер белән күзләрен бәйлиләр һәм яден алалар.
- Ярый син артык бүлдермә мине, сорауың булса әкият беткәч сорарсың.
Я кай җирдә туктап калган идем?
Убырлы карчык кире үз урманына кайта.
Әһә –тик ул чакта, ул әле убырлы карчык булмый.
Убыр хатыны кызын якшы тәрбияли, үзе белгән сихерләрне кызынада өйрәтә, шулай икәү урманда тәртип бозмый торалар.
Тик вахыт үтә, кыз буй җитә, ә тирәдә кияүгә чыгарлык бер убырда юк, убыр кызы булсада йөрәге тынгы бирми.
Шулай бер көнне урман кырыенда йөрегәндә, күзенә Әкмәли чагыла, егет булмасада әлдә ярысы гына татар, татар әйтмешли, печән юкта—салам да печән!
Бу кыз Әкмәли белән таныша, мин күрше авылдан читекче Харисның кызы Мәстюра дия, аны сыхырлап үзенә гайшик итә.
Шулай итеп дөньяга Годю туа.
Кызның анасы булган убыр хатны, кызы кемнән йөкле икәнен белгәч үк, ачуланып кая ашыктың, сиңа кияүгә убыр тапмаган булыр идекме, татардан бала табарга җыенасың, ул татардан тугач, анарда татар холегы була, ул эшкә генә ярый, ул яңгалый алмый, кешләрне алды алмый, хәттә орлый белми торган бәндә булачак диеп әрли, бала тугач ук малайны Әкмәлигә китереп бирә.
Әкмәли баланы кулына алада күршедәге авыл мулласына бара, мулла абзый балага исем куярга кирәк диеп.
Мулла бала кемнән туганын белгәч, ачуланма Әкмәли, убыр кызының уйнаштан туган баласына дога кылып исем куймым, тик инде тере җан иясе булганга Годю диеп ата олоңны, дигән киңәш бирә.
Ә убырлы карчык, кызын, Урал тау җирләрен биләгән убырга, калымсыз—мәгерсез генә кияүгә бирә, кыз каршы булсада сыхырга каршы торалмый, карт убырга өченче хатын булып бара.
Әкмәли баланы ялгыз үстерә, үсеп җиткәч кешләрдән ким булмасын диеп өйләндергеседә кели, тик өйләндерәлми, өйсез җигеткә кызларын бирүче булмас диеп курка.
Ярдәм итмәсме диеп убырлы карчыккада барып караган булган, тик тегесе, алтындай кызымны харап иттең, адәм ахтыгы диеп куып җибәргән.
Әле син барын беләсең, бар хатының белән, олоң белән сөйләш, олоң вахытлыча Әкмәлигә торорга күчәр, ике игез бала булырлар.
Ә мин Әкмәлигә киттем, барып аның белән килешием.
Әкмәли гөмбәче бабайны шатланып каршы ала, аның турыда күп ишкән булсада, монда туып, картайганчы торсада, аны күргәне булмый, тик гөмбәче карт, күренгән кешесенә зур шатлык китерә икәнен ишеткәне була.
Гөмбәче бабай әйләнеп—тулганып йөреми, Әкмәлигә турыдан, ник килгәнен сөйли.
Шүрәле аның да олон өйләндеререргә соралганын әйтә, бар шартны ачып сала.
Әкмәли шатлыгыннан ни эшләргә белми, бабайга рәхмәтләр укырга тотына, бабай аны бүлдереп.
- Син кабаланып йөремә, әйдә күрсәт, өенңне кайда салырга исәбең бар, нигезен билгелә. Мин шүрәлегә күрсәтермен.
Өйнең урынын билгелиләр, бабай артын катыртып, тагын бер кабат шартны кабатлый да, китә башлый, ә Әкмәли бабайга шүрәленең малае бөген ук килсен, ничектә өйгә сыярбыз диеп, бабай артыннан әйтеп кала.
Гөмбәче бабай барын шүрәлегә сөйли, өйнең урынын кайда икәннеген әйтә, Әкмәлигә урманнан бүрәнәләр ташырга ярдәм итәргә димли.
Бабай белән шүрәленең сөйләгәнен читтән аларга күренминче тыңлап торган саз җеннәренең башлыгы Тәкәс шүрәле малаен өйләндерегә тырышып йөрегәнен бик тиз аңгара, ә ул өйләнгәч урманда калмаганныгында төшенә.
Шуңа күрә бабай киткәч шүрәлегә саз җеннәре, гомерлек дуслык хакына, өй өчен бүрәнәләр генә түгел, өйне төн эчендә төзептә бирәчәкләрен белдерә, әгәрдә Годю урманнан ары торыга күчсә, шурәле аның шулай булачагын раслый.
Караңгы төшү белән саз җеннәре өй төзергә тотыналар һәм таңга тике өйне кереп торорлык итеп төзеп бетерәләр.
Таң атырга берәр сәгать калган булганга бер Тәке исемне яш җен, Тәкәскә, агай таңга тике вахыт байтак, бу адәм баласына мунча салыек, коесында казып, буралап китиек, бәлки кунакка килгәләрбез, эшләгән эшебезнең безгәдә файдасы тияр, киләчәктә.
Башка вахытта мондый маңка ашаган җенне, Тәкәс тыңнамаганда булыр иде, тик тиздән шүрәле малаеннан котолачак икәннәренә шатланып йөрегән җеннәрнең көңелен төшермәде, әйдә шулай булсын, мунчада салабыз, коеда казыбыз, рәхмәт безгә кирәкми, ә файдасы бәлки бу өйнең безгәдә тияр.
Таң шәүләсе беленер алдыннан җеннәр барсыда сазга китә, ә Әкмәлигә өй кала.
Иртә Әкмәли яңа салынган өйне күреп исе китә, шатлыгы эченә сыймый.
Тирә як авылларга Әкмәли яңа өй төзегән дигән хәбәр таралгач, ул Хания белән Хашиягә яучы барырга җыена, ике егетне каршына утыртып кайсың Ханияне, кемегез Хашияне ала диеп сорый, җигетләр аптырап кала, бер ни әйтәлмиләр, чөнки аларның кызларны күргәне булмый.
Алайсә кызлар үзләре сайлар, тик тагын бер чишелмәгән мәсәлә, сез икегездә Годю исемле, берегезнең исмен үзгәртергә кирәк.
Әкмәли малае, әти мин атымны алыштырмым, кунак җигете алыштырсын, ул сиңа кунак җигете түгел, тугзан—тугыз тапкыр әйттем, синең тума энең.
Ә исемен энеңнекен алыштырабыз, аның исме бөгенгедән Годюш булсын, алмаштыруның бер гаебе юк, мулла кушкан ат түгел.
Шулай итеп җәйнең бер көнендә, Әкмәли җигетләрне ияртеп, күчтәнәчләр, бүләкләр алып Хания белән Хашияне кияүгә сорарга диеп яучы бара.
Кызларның анасы Халисә тәтәй, мондый бәхеткә охшаныргамы, юкмы диеп икеләнсәдә, Әкмәли кызларны кияүгә сорап сүз башлагач, шатлыгын яшерәлми, яшерергә тырышмыда.
Тиз арада уртак сүз табаларда, туйны бер мәҗелес белән үткәрегә килешәләр һәм шулай эшлиләрдә. Туйдан соң яшләр ике парыда Әкмәлигә рәхмәтләр әйтеп, каядыр кыш бик кыска була торган якка, күчеп китәләр.
Аларның кайда икәннәрен беркемдә белми, тик урман халкы арасында убырлы карчык онокасының туган көненә, агач килесенә бүләкләр төяп кайдадыр җылы яклларга оча диеп сөйлиләр. Тик ул гайбәткенә булыргада мөмкин, чөнки дөресен беркемдә белми.
Шүрәлеләр Годюшка ирексәләрдә, әллә ни йөзгәләнмиләр, аның сау—сәләмт икәненә шатланып торалар.
Тик Әкмәли генә бәхетсез булып чыга, Годюшның хатыны белән күченеп киткәнен белгәч, саз җеннәре яңа өйгәдә, мунчагада, караңы төшкәч хуҗа булалар, хәттә Әкмәлинең горурлыгы булган саф сулы коега да, онокасы белән сукыр җен иләшә.
Әкмәли тирәдә бердән—бер якын кешесе булган, кодагисына зарланып өем дә, мунчам да бик әйбәт, коесын әйтәседә юк, тик тулаем рәхәтен күралмым, караңгы төшәдә җеннәр мазамны алалар.
Төне буе өйнең чормасында япон-тактасында уйнылар, куздә йомалмым, ниндидер уз җырларын җырлылар, мунчадагылары дөмбәккә(2) сугалар күрәсең җен туйлары уздыралар, коедан бала елаган тавыш ишетелеп тора.
Бер айлы төнне, бисмиллямны әйтеп тышка чыккан идем кодаги кәбешем, ата җен булыр инде, өй янында яткан чак кына кеше колачына сыя торган, алты метрлык бүрәнәне, үрә тоткан килеш, кулының баш бармагында әйләндерә, чын бармагыда сәнәк сабы калынныгы булыр.
Нишләргәдә белмим, ни өчен миңа монды җаза тигән икән.
- Син кода муллага барып бак, бәлки ул бөти язып бирер, диеп киңәш бирсәдә кодагисы, муллага барыга воҗданы җитмәгән Әкмәлинең, үзенең тынычы өчен башына нинди гоняхлар алганын белгәнгә.
Бердә—бер көн җеннәр аны тынычка калдырып, үзләренә башка корбан табарлар дигән өмет белән яши Әкмәли.
Шуның белән бөгенгә тәмамлыек Румия.
Дидә син соравың булса әкиятнең бөгенге өлешен сөйләп бетергәч, соравыңны бирерсең дигән идең.
Миндә бары бер сорау, ничек убырлы карчык, агачтан ясаган искереп, яргаланып беткән килесендә очала, саплы себерке белән күтәрелеш куатен арттырала?
Мин әкияттәге убырлы карчыкның оча торган аппараты турында берни әйтәлмим, ул әкият.
Ә менә бездә, безнең илдә, безнең планетада, төрле әйберләрне, һавада кешләргә хәрәкәт итәр өчен кулланалар.
Менә сиңа да, без иртәгә гади гына һавада оча торган шәхси очкоч, бирегә телибез, әгәр очарга курыкмасаң.
- Мин бер нәрсәдәндә куркмым!
Без синең ихтиярлык мөмкиннекләреңне тикшердек, безнең планетада куллана торган табель буенча 100%, ә син әлдә бала.
Алдада шулай булса, без сине үз планетабызгада кунакка гына булсада чакра алабыз, билгеле теләсәң, сиңа 16 яш тулгач.
Мең гафу, вакигаларны ашыктырам.
Иртәгә сиңа бирә торган очкыч, безнең планетада кулланылмый диярлек, алар безнең планетаның иң беренче, балалар өчен ясаган гестеромобильлары, ә җир шарында ул очкыч иң алдынгы очкыч дип әйтеп була.
Чөнки аны кешләр күрәлми, бер нинди локатырда аны күрмидә һавада табалмыйда.
Ә хәзер мин сиңа һавада шәхси очкычта очу кагидәләрен сөйлим, иртәгә минең белән очрашкач аларны миңа кайтарып сөйләрсең.
Иртәгә вахыт табып Яныш үзенең ярдәмчесе белән, сиңа өеңә, махсус тукымадан теккән ачык-кызыл тостәге, балаксыз чалбар,
Һәм башлык китерер, чалбарның алны ягында капкачлы кесә, ул каптырмалар белән бикләнә һавада очар өчен ул чалбар кесәсенә волейбол тубы зурлыгында, каралткан көмеш төсендәге, шакты авыр туп урнаштырыла.
Очарга аныклануның чиратын ятла һәм беркайчанда онытма, беренче башлыкны киясең дә, сакал астыннан каешын икенче колакчага эләктерәсең, әгәр элмәк дөрес эләктергән булса, колагыңа чебен бызылдаган тавыш ишетелер, дөрес булмаса берниндидә тавыш чыкмый.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Әүдек - 2
  • Büleklär
  • Әүдек - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4491
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2223
    33.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    45.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әүдек - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4555
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2348
    32.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әүдек - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4558
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2392
    31.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әүдек - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 1438
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 945
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.