Latin

Әүдек - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 4558
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2392
31.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
44.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Румиянең колакларына Агиш әйткән сүзләр генә җитеште.Сау бул буй кыз, сау бул.
Румия бер ни булмагандай, урынына кереп ятты, кадавычын түшәк янындагы урындыкка куйды.
Иртә әтиләренең китәргә җыенган мәшәкатларыннан уянды, өй тулы пәрәмәч исләре, тормаган җиреңнән торорсың, диеп уйлап, урыныннан торып тышка чыкты, анда бакчада өстәл өстендә, әбисенең әлдә кияүгә чыкканда үзе белән алып килгән җиз самовары, кечкенә бер, юлыннан адашкан паровоз кебек, оялып кына ыжылдап, төтәп тора.
Румия кул югычта тиз генә бит—башын юдыда, өстәл артына барып утырырга җыенган җиреннән, койма янында ускән күнәяк янына килеп, аның яфраксыз сабакларында урнашкан зәңгәр чәчәкләренә сокланып карады, ул һәр җәй килгән саен бик иртә торса гына, күнәяк чәчәкләрен ачык килеш күрә ала иде, әбисе әйткәнчә, ялкауга күнәяк чәчәген күрсәтми.
Әбисе чаба йөреп, сумкаларга, әрҗәләргә авыл байлыкларын тутыру белән мәшгул.
Ниһаят сумкалар, әрҗәләр, капчыклар машинага төялде, барсыда өстәл артына утырышты.
Бер кем дә Румиянең колагындагы алкаларын, кулындагы беләзеген иң кызыгы ялтыр—елан көбек ялтрап яткан алтын мәрҗәнен күрмәде.
Әтисе белән әнисе, берәр чокыр чәй эчтеләр дә, саубуллашып, Румиягә әбисен тыңнарга кушып, ялгыз су коенырга йөрергә тиеш төгелен исенә төшереп, китеп бардылар.
Һәр ел абысы белән килә иде Румия авылга, ә боел абысы каядыр укырга керергә дип, шәһәрдә калды.
Башка еллардагы көбек аның артыннан карап, алай эшләмә, болай ярамый диеп ырнып йөрүче булмаячак, шуңа күрә Румиягә үзенә бик сак һәм тәртипле булу кирәклеге, аңлашыла көбек.
Дус кызлары белән аралашып, җәйге көн нинди озын булсада бик тиз үтте, күрше кызлары өй алдындагы, өрәнгеләр күләгәсендәге утыргычтан тороп, тиздән көтү кайта диеп, өйләренә киттеләр, Румия өйгә керде.Кергәч ук компьютер артына утырсада, тугыз киртә аша өйгә кергән шөпшә, анарга компьютерда эшләргә бирмәде, тик әбисе белән икү генә, бүлмәдән куып чыгара алдылар.
Компьютерны эшләтеп җибәргәч үк, Дидә чыкты, я ничек ял итәсең, матур кыз?
Румия барында аның белән ни булганнарын сөйләп бирде, әбисеннән ишеткән әкиятнедә сөйләде, Дидә бу юлы, үзе аргы көнне сөйләгән әкиятне кабатлатмады.
Без кай җирдә туктап калган идек Румия?Яу артка чигенә.Дөрес әйтәсең, онытмагансың.
Яу артка чигенә.Бөгдә тауы ягалый, җәрәхәтләнгән яу ирләренең, ыңгырашуы, имгәнгән атларның кешнәве, үлгәннәр арасында, әлдә җан бирәлминчә яралылыларның җазалануы, коткарыгыз ярдәм итегез диеп кычкырулары, Айтулыны куркытты гына түгел, акылдан язырлык дәрәҗәгә җиткезде.
Бәлки тере калган яралы татарларга ярдәм итә алырмын дигән уй белән, тораташ артыннан чыгып ике—өч адым гына атлап өлгерә, ташбака рәвешенә китрелеп изелгән сугыш филе, әрҗәсеннән ни сәбәпледер тере калган дошман укчысы, җәясен тартып, артык төзәминчә Айтулыга ата, ук Айтулының муйнына тия, кан чыга, кан артыннан җаны чыга, Айтулы шаһит булып илен яклаганда үлә.
Ялмашайтанның гаскәре әллә ни артка чигенми.
Дию пәриеннән, ул басып торган Бөгдә кырыеннан йөз адым арасы калдырып, яңадан аның өстенә ябырылырга анык булып туктап кала.
Бик азга гына сугыш кырында, тынлык урнаша.
Дошман гаскәренең атакага аныклануларын күрсәтеп карнай, быргы тавышлары сугыш барабаны, дундуклар тавышы белән бергә кушылып һөҗум итүчеләрнең гайрәтен арттырыга тиеш булып яңгырый, тик җәяүле гаскәрдә, атлыларыда беренче сафлар ничек изелгәнне күргәннәр, баскан җирләреннән кузгалмыйлар.
Анча кояш шакты ук күтәрелеп өлгерә, һава кыза, ачык далада торган гаскәр, хәрби киемнәрдән булганга, эссе кояш астында тиргә бата.
Мәсәлә чишелмәс булып күренә, тик шул вахыт туктап калган сугышчыларның арткы ягыннан, катасыннан** һавага кояш астында ялтырап торган ифратта зур тимер каврылы кош күтәрелә, ул шул хәтле дәү, аның күләгәсе Бөгдә тавын тулаем яба, авызыннан кара төтен бәреп, ут ялкыны ургылып—ургылып чыгып, ул очкан биеклектән җиргә җитеп, яңа гына тернәкләнеп килгән әремнәрне, типчакларны яндыра—яндыра Бөгдә тавы өстенә килеп җитә.Дошманнарыннан тау артына посып торган дию пәрие, тимер кавырсынны кошка әверелгән ялмашайтан, тау итәгендә торган Али Үтәшне авызыннан чыккан ялкын белән коендырып, тере килеш яндырып җибәрүенә, чукмары белән селдәнеп, ялма шайтанга сугып, аның тимер каврыларын чәчрәтеп очыра, тимергә тимер сугылган тавыш тирәдәге тере җаннарга колак тондыра.
Тимер каурылар гына түгел, чукмардан да чуен кыйпылчыклары тирә якка оча, очкан тимер кавырсыннар, чукмар кыйпылчыклары тау җәягенә барып бәрелеп, тимер керәчәләр көбек, кайсы нинди зурлыкта һәм тирәннектә базлар ясый, тау җәяге бер мизгел эчендә әллә нинди дәү йөзәр метрга сузылган таш кәрәзгә әйләнә.
Бөгдә тавы кара төтен астында кала, тирә якка өтек исе тарала, ялмашайтан дию пәрие аны чукмар белән орган арада, аз булсада дию пәрие өстенә ялкын җибәреп өлгергән, дию пәриенең ал ягыннан йоны өтелеп, шәрә калган, сизәрлек китекләнгән, йөз потлык чукмарын селкеп, башын һавага табан күтәргән килеш тауның төн ягына, биегрәк ягына ышыкланган килеш, дошман яуын көтә, тик яу урынында тора бирә.
Ә ялмашайтан бу бәрелештән соң, авыр бик авыр гына булсада һавага, дию пәриенең чукмары җитмәс биеклеккә күтәрелеп, гаскәре өстеннән Бөгдәгә табан, кояш астына, дию пәриенә аның якынайганын күрергә кыенлаштырып, өстән аска, кабат һөҗүм ясый.Икенче тапкырда ялмашайтанның һөҗүме нәтиҗәлерәк булып чыга, дию пәриенең чукмары ялмашайтанның койрык очына гына эләгеп, анарга зыян китерминчә генә, тау итәгендә торган тораташка сугып аны тау эченә кертә, ә ялмашайтан сул аягының тырнакларн дию пәриенең маңгаена батырып, дию пәриенең кашын йөзеп ала, маңгаеннан аккан кан диюның күзен каплый, авыртуыннан дию пәрие кот очкыч тавыш белән акырып җибәрә, аның үкерүеннән куркып якынаеп килгән яу туктап кала.Дию пәрие уң кулыннан чукмарын җибәрмичә, суң кулы белән ялмашайтанның аягыннан тотып алып, кизәнеп тимер каурылы ялмашайтанны тау ашалый олактырып җибәрә.
Ялмашайтан сау аягына канатлары белән булышып таудан сары булакка табан шуышып китә.
Дию пәринең җәрәхәтләнгән маңгаеннан тау чиген кызыл төскә буяп каны ага.
Дию пәрие яралы булуга карамастан, аның өстенә ябрылып килгән дошманны җиңеләя төшкән чукмары белән каршы ала, яу чукмарга каршы әмәл тапмый кире чигенә.Тау янында, тау булып, дошман гаскәренең, шактый өлеше ятып кала.
Кич җитә, караңгы төшә, сугыш туктый.Бөгенгә Румия була, иртәгәгә тике хуш сау бул.Сау бул Дидә.
Искәрмә.
Баты* - калёный наконечник стрелы.
Ката** - тыл.
Верхазовка.6.03.13.

“Ватаным Татарстан, ямле синең кырларың, дигән сүзләр, искиткеч моңлы тавыш иясе, Илһам абысы, башкарган җыр, аңа килеп җитеп, Румияне йокыдан уятты.
Димәк әбисенә каршы күрше торган, Артык әби, иртә чәйгә кергән.
Артык әби аларга кергән саен, казах сүзләрен татарныкы белән бутый-бутый
- Кадрия син теге—шушы казах кызына дигән, өйленде айттер енде, диеп ялвара һәм өстәп куя, осы татардың өйлен айтканы жорегеме май болып жата.
Жаста оземде татар жегетен сөйдем, тек атам мене анаган киеүге бермеде, мархом диеп, кул сырты белән күз яшләрен сөрткән була.
Румия уянгач яткан урынында бер сузылып киерелдедә, сикереп тороп йортка чыкты. Әбисе әмән аның ишектән чыкканын гына көтеп торган, әйдә балам бит-башыңны юда, утыр чәй ечәргә, менә күрше әбиең белән саулыклаш, әнә сиңа күчтәнәчкә корт китергән.
Румиягә Артык әбинең корты охшап бетми иде, үз әбисе ясаган корт тәмлерәк һәм иң мөһиме, әбисе кортка тоз салмый, ә Артык әбинеке корты да, ак мае да, тозлы була. Шулай да Румия әбинең күчтәнәчкә диеп китергән кортларын, рәхмәт әйтеп алды. "Артка куйсаң- алныдан алырсың" дигән әйтемне исендә тотып, кортларны шытыр пакетка салып, киштәгә куйды.
Сөйләшә—сөйләшә чәй эчтеләр, чәйдән соң Кадрия әби Румиягә син балам мунчага су агыз, салкын су савытларында, казанныда тутыр, иртәгә җома көн бүген мунча ягыек.
Шәһәрдә шимбә көн мунчага барырга өйрәнгән Румия, әбисенә бер ни каршы әйтмичә, тиз арада, мунчага кирәк кадәр, су агыздыда, әбисенә әйтеп, күрше кызларга керде, алар белән, авыл мәктәбенә барды. Җәйге ял вакыты булсада, мәктәп йорты бала—чага белән тулган, гөш килеп тора, барсыда мәктәп бакчасында эшләргә килгәннәр, чираты җиткәннәре.
Румиядә Гая белән Гөлфиягә ияреп алма бакчасында җиргә коелган яшел алмаларны җыешты, алмаларны лапас астындагы савытларга үз кәрзиннәреннән бушаткач, шул ук кәрзиннәр белән башка укучыларга кушылып төш вакыты җиткинчә кыяр җыйдылар.
Төшке ашка Румия өйгәдә кайтмады, тик кесә телефоныннан шалтыратып мәктәптә икәннеген әйтте, күрәсең әбисе аның кайда икәннеген үзедә белгән, аның шалтыратуына ярый-ярый балам, тик өйгә иртәрәк кайтарга онытма, бүген мунча диеп кенә кисәтте.
Төшке аштан соң, балалар төрле уеннар уйнады, Румиядә бер уеннанда калмады, анарга таныш булмаган , Әбәк”уенының <чыгармасында> өйрәнде
Әке—бәке,
Сынган, сәке,
Эремчек.
Син калып тор,
Энем чык.
Җәйге көн нинди озын булсада, кичкә авышты, Румия күрше кызлары белән өйгә кайтты. Йорта мунча себеркесе тоткан әбисе, аны, әйдә балакаем килдеңме диеп каршы алды.
Мунчага Румия әбисе белән гадәттәгечә икәү керделәр, әбисе син балам алкаларыңны, беләзегеңне, мәрҗәнеңне дә салып, мунча ишекалдысында урындыкка куеп калдыр, кадавычыңныда чәчеңнән чыгарып шунда ук куй, юынырга комачауламасыннар, аннары чабынганда мунча себеркесенә эләгеп, төшеп югалулары бар.
Румия әбисен тыңлады, әлегә кадәр әбисенең сүзеннән чыкмаганга, Дидәнең һәм Агишның әйткәннәрен бу әйберләрне ич кайчанда, монда Кадрия әбиеңдә булганда өстеңнән салма диеп әйткәннәрен исеннән чыгармасада, әбисенең тормош тәҗрибәсенә таянып бар бизәнү әйберләрен салып, урындык өстенә куйды, и соң кадавычын чәченнән чыгарып урындык өстендә калдырды.
Эссе мунчада ләүкәгә менеп утырып, мунча себеркесе белән бер—берсен чаба—чаба, юынып шул хәтле мавыгып киткәннәр, бөтен дөньяларын онота язганнар диярсең, тик йортан Сарбайның йөзгәләнеп кемгәдер өргәне, аларны мунча тәрәзәсеннән йортка карарга мәҗбур итте.
Йортта аларга ис киткеч күренеш ачылды, мунчадан бер өч адым гына баскан җирендә , кулындагы кыска гына таякчыгы белән эттән яклана—яклана мунчага үтәргә тырышып, Кадрия әбиләрдән ерак тормаган Мөнир, кушам аты белән әйткәндә”Сабый Мөнир”, авылда гәүдәгә иң таза кеше, сабый кушам аты, анасы берче карагыз аны, минем сабыемны кыерсытмагыз, үртәмәгез дигәннән тагылып калган, мунчага керергә маташа, ә Сарбай аның өстенә ыргылып—ыргылып ала, тик нәрсәдер аңа , Сабыйны, изүеннән эләктереп алырга комачаулый, әллә Сарбай нәрсәдәндер курка, тик бер мизгел Мөнир дигәнебез ылатланып, кочыкның муйныннан бер кулы белән эләктереп алып, икенче кулы белән арт аякларыннан тотып, Сарбайны икегә йөзеп ташлады, әйтерсең ул тере этне түгел, ә кәгазь битен икегә йөзде, кочык йөрәк яргыч тавыш белән сынсып җибәрде, хуҗаларын яклап җан бирде. Бу фәләкәтне күргән Кадрия әби, сөбхан алла, маш алла, диеп, мунча тәрәзәсен себерке белән каплап Румиягә, карама баллам, куркынып калырсың, төшеңә керер, күренеш дөрестәндә якшылардан түгел иде, Сарбайның икегә аерылган гәүдәсе, үлем ачысы белән калтырый, барлык эчке әгзалары йорт эчендә тирә якка таралган кан эчендә аунап ята.
Румия Кадрия әбинең сөйләгәненә колак салмыча, бу ни хикмәт икәнлеген төшенде, тиз арада мунча ишек алдысына чыгып урындык өстендә яткан кадавычны кулына алды, ул чак кына өлгерде, ул кадавычны кулына алуга, Мөнир мунча ишеген тупсаларыннан йөзеп алып, ишекне бер очыннан бер кулы белән тотоп, уенчык, кире кайтар тәлинкәне бәргән кебек, ишекне өй аша бәреп җибәрүе булды, Румия кадавычның нечкә ягын Мөниргә төзәп, калын ягын учында кысты, бердән, бер авыздан, йөз чучка баласы чинәгән тавыш ишетелде, Мөнир, тимер аякта шучылар, лутц башкарган кебек, җирдән айрылды да, бер ничә колачка һавага күтәрелеп, бәйрәм ракетасы кебек күк күкерәгән тавыш чыгарып шартлады.
Румия мунча ишек алдыннан йортка чыгып карады, тирә якта бер кемдә күренми, тик бер мизгел алда булып үткән вакыганы дәлилләп, Сарбайның йөзгәләнгән гәүдәсе ята, Румияне тирә якны караштыруыннан, Кадрия әбинең балам бу ни хәл, шәрә килеш йортта басып торасың дигән сүзләре, чын барлыкка кайтарды.
Бик кыска вахыт эчендә мондый могҗизаны күргән әби, син балам әтиләреңә шалтрат, килеп китсеннәр. Күрше Барига әйтергә кирәк, Сарбайның гәүдәсен җирләсен.
Өйгә кереп өсләрен алыштырып чыксалар йортта Сарбайның үле гәүдәсе юк, кан эзедә юк, әмән анда берни дә ятмаганда, булмаганда.
italki
Румия шәһәргә әнисенә шалтратырга, әллә онотты, әллә шалтратырга кирәк диеп тапмады.
Әбидә бу вакиганы оноткан кебек булды, тик бушап калган этнең өне генә, булган фаҗиганы тасвирлаган булып, буш килеш тора.
Ә вакыт үз эшендә, ары—бире эш иткәнче, әбиле—онокалы чәй эчкәнче караңгы да төшеп өлгерде Румия кереп компьютер артына утырды.
Компьютерне эшләтеп җибәргәч үк, мониторда Дидәнең борчылган йөзе күренде, Румия саулыклашыпта өлгермәде, Дидә аңардан, хален ничек кызгынай, бик курыкмадыңмы, без белгәнчә, бизәнү әйберләреңне салып хата ясаган булсаң, каушап калмыча андроетны атакавать итеп үзеңнең мөмкиннекләреңне күрсәттең. Аебыбыз уртак, син ни кушканны төгәл үтәмәдең, ә без, фәкать мин, сине”кара ярмалар”һөҗүменнән саклау турында, тулысынча, сине яклау чараларын оештырып өлгермәдем.
Бу минутка син бернидән дә курыкма, без сине яшердек, алар сине табалмаячак. Бу авылдан бер ничә йөз чакырым ераклыкта алдаука—ваккум капкалары куйдык, алар үз җайланмалары белән сине эзләсәләр, аларга син анда булып күренеренәчәксең, әгәрдә алар, сине эзләүчеләр кем булсаларда, робот мы, әллә тере кешеме ул капкага якын килсәләр, аерым—аерым күзәнәкләргә тетеләчәкләр.
Син Румия әбиеңнең кочыгы өчен безгә ачу тотма, кызганыч хәл, бик якшы кочык иде, ахыр мөмкиннекә кадәр хуҗаларын якларга тырышты. Андый җәрәхәттән бездә дәвалый алмыбыз. Я, әле мин сиңең белән башта килешкән тәртиптән чыкмый, әкияткә тотоныек.
Сиңа яңа әкият сөйлим, көнең авыр үтте, бераз булсада тынычланырсың, ярымы Румия, Румия Дидә белән килешеп, ярый, ярый мин рыза диеп җавап кайтарды.
Бик борында, җир йөзендә әлдә, җир сөрергә сабанда булмаган чакта, җирне иген игүчеләр сука белән генә сукалаган заманда, шуңа күрә бакчалар да кырлар да, уңышны бөгенгедән аз, күпкә аз биргән елларда, татарлар күбрәге мал биргән рызык белән тукланганнар һәм күчмә, я ярым күчмә рәвештә көн күргәннәр.
Шул ерак гасырларга караган елларда Идел белән Җаек елгасы арасында, чама белән Кара Узән һәм Сары Узән елгалары башланышында, ярым күчмә татар кабиләсе, авыл булып торган, тары иккән, бакча устергән һәм мал баккан.
Авыл башы булып Сары Сабир дигән ир йөрегән, Сабир авыл халкы белән уртак тел таба белгән, күршеләр беләндә бар булган мәсәләләрне ике якның да, көңелен төшерминчә, чишәргә акылы җиткән. Шулай тынычкына торганда, Идел йортта хан алышынган, илдә бер туктавсыз сугышлар башланган, Сабир авылы Сарай шәһәреннән, әллә ни ерак булмаганга, дошман яулары кабат—кабат авылны талап киткәннәр, авыл башта хәерчелеккә, тора бара авылда ир-ат сирәгәйгәч, эшләүчедә, авылны саклавычыда юннәп калмагач, ул бөлгеннекә төшкән. Авыл да калган татарлар, җыен җыеп мәслихат итәләр һәм кайсы да күрше авылга кушылырга сорап Сабирны җибәрергә карар чыгаралар, тик бер Сабир гына ашыкмаска кирәк диеп, каршы төшә. Әлгә кадәр аны тыңнаган халык, ачлыктан үлем, янаганныгын күрә торып сүзгә килми, Сабир киләсе көнне иртә күршеләргә барыга күнә.
Далада таң ата, авыл җәйләүдә булганга бар халыкта тирмәләр дә тора, Сабир юлга чыгарга диеп үз тирмәсе янында атын ярләп торганда, аның тирмәсе янына бу як далаларының хуҗасы булып саналган кара башлы дала бөркете тырнакларыннан өч-дүрт яшлек иркәк бала китреп төшерә, үзе тирмәдән утыз адым чамасы куна, Сабирга таба боролып, адәм теленә кереп, янына чакыра һәм болай ди:
- Мин Сабир сезнең авыл мөшкел хәлгә төшкәнен беләм, әгәрдә халкыңны саклап калгың кели икән, мин сиңа андый мөмкиннек бирәм, тик минем сиңа дисәм дә, сезгә, авылыгызга дисәм дә ялгш булмас, бер шартым бар. Тирмәң янында басып торган ир баланы сиңа калдырам, син бөтен эшеңне читкә куеп бу малай турында гына уйларга тиеш һәм аны тәрбияләп устерергә, мин кушканнрны тыңлап, тулаем, ялгышмыча эшләсәң, кузы аена тике ул балиг булыр, унсигез яшлек егеткә усеп җитәр, шунда син анарга кияүгә игезәк кызларыңны бирерсең, Наҗия белән Нәкибәңне, алар каршы булмас!
Сабир, бөркетнең, аның һәм авыл өчен бик отышлы эш тәгдим иткәнен күңеле белән сизенсәдә, акылы белән ул чишәлмәслек табышмак булганныгын аңгара тороп, бөркеткә:
- Син “Кара баш”бик дөрес килгәнсең, мин синең шартыңны хәлемнән килгәнче үтәргә тырышырмын, тик син миңа төпчендереп аңнат, мин нәрсә эшләргә тиеш, ачуланмасаң айрым бер соравым бар, нинди кош йомыркасыннан мондый чебеш чыга?
Бөркет тирә якны байкап алып, якын тирәдә бер кемдә юк икәненә инанып Сабирга җавап бирә:
- Бу кем малае диеп сорагың кели, мин сиңа әйтәм, бу бала татар ханының бердән-бер оло, мин аны ханга үч итеп, ханның күз алдында бу баланы алып киттем.
Урладым, чөнки ул инде ничә еллар, минем оямнан балаларымны бөркетчедән алдырып килде, мин оямны кайда гына ясасамда, эзләп табып ала бирделәр, нәселем йөзелер хәлгә җитте, әле менә татып карасын!
- Кара баш, син ханга уч катярырга булдың, ә аның баласының ни гаебе бар синең алда?
- Минем балаларымның, дөньяга бөркет баласы була торып килүләренең, хан каршында ни гаебе бар? Мин дә анарга дошман түгел идем, тик бүгеннән дошман!
- Син Сабир үзең, беркемгәдә охшанмыйча малайны чишендер, кынылы хәнҗәрен, аелын, үзеңә калдыр, киемнәрен, кәҗә тәкәсен бугазлап канга буяда, миңа бир.
Мин аны ханның стан тирәсендә ташлап калдырымын, эзләмәсен баласын, юкның аты юк!
- Я, ярый ди, мин синең хиянәтеңә кушылам, дөресерәге ходай кичермәслек гоняхка батам, әлдә бар авылныда хиянәтче ясым!
- Авылың бөтенесе белмәсәдә ярый, ә синең тел төбеңне аңгарам, тагы ике көн үткәч, таллы коега, Бохар йөри торган Болгар сәүдәгәре, төн кунарга туктар, син анарга малайның каешының аелын сат, ул сиңа якшы хак бирер, аел өчен биргән акча, сиңа авылыңны бер ел буена тукландырырга җитәр, туеңның чыгымында каплар, читтән үрчетергә мал сатып алыргада җитәр!
- Мин карт булсамда акылдан язмаган әле, Кара баш, мин төрле кыммәтле ташлар белән бизәгән алтын аелны, Бохар йөри тоган сәүдәгәрнең кәрванына барып күрсәтсәм, сатам диеп, кәрван саклавычылар мине үтреп кенә калмас, тиремне тунап, кәрван ишәгенең яре астына җәярләр.
- Бер кемдә сиңа тимәс бик якшы каршы алырлар, озын гомер, саулык теләп озатырлар.
- Белмим, мин инде бер ничә ел борын , Мәрә туемны*, үткәрдем тик үз гомремдә кылычлы кеше, мин дә кылыч булмаган чакта, таламый үтмәде.
- Сабир син малайның хәнҗәрен кулыңа ал, ул гади хәнҗәр түгел, кынысыннан яртылаш чыгар һәм шул килеш тот, шул вахыт синең каршыга дала җеннәренең патшасы килер, нинди боерык телисең, шуны үтәргә куш.
Карт Сабир ошаныргамы-ошанмаскамы бу , Кара баш, сөйләгәннәргә диеп уйлап алды, тик баребер келәнчелектән, уз балаларын кемгәдер кол итеп тапшырудан, башка бер нинди дә чара курмәгәннән, анарга буйсынырга булды һәм малайның хәнҗәрен алып, кынысыннан яртылаш чыгарды, хәнҗәрне тоткан кулы тукталуына һавада аның каршында, ул күрмәгән генә түгел, ишетмәгән генә түгел, дөньяда бер кайчанда булырга тиеш түгел нәрсә күрде, анардан кул сузым ераклыгын да, тәвәдәндә зур бөгәлчән, канатлары белән кагынып, тирмә янында шытырма күтәреп, җиргә төште.
- Ник дәшепсез әфәндем, ни боермак буласың һуҗам, мин анык, ни йомышлыем диеп? Кеше теленә һәм кыяфәтенә кереп Сабирга эндәште.
Сары Сабир, үз гомерендә күпне күргән булсада, мондый могҗиза, аның өчендә, кот очкыч хәл булып күренде, йөрәге күкрәгеннән атылып чыгар булды, үз күзләре күреп торган затка охшанасы килмәде, тик чын барлык аның ошану—ошанмавына ихтибар итми, булып тора һәм иң мөһиме булачакта икәнен аңлады.
Ул җен патшасына, дерелдәгән иреннәрен көчкә буйсендырып, тамагын кырып:
- Син колом, беренчедән исемеңне әйт, мин сине ничек атыем?
- Бадага әфәндем, дала җеннәренең патшасы, сезнең кологыз, дөресерәге хәнҗәр коло Бадага!
- Ярый, хәзергә тиз арада төн эчендә сибелгән малларны стан тирәсенә кайтар, әйткәнне эшләдә, бөгенгә ярар, кирәксәң дәшәрмен.
Бадага, ничек күз алдына пәйдә булган иде, шулай ук югалды, аның дөньяда барлыгын төнге көтүдән, дәррәү станга кайткан мал-туаргына исбатлады.
Сабир белән Бадаганың әңгәмңсен дәшми тыңлап торган , Кара баш, :
- Әле синең яклаучың да бар, ярдәмчең дә бар, син анардан курыкма, җен адәм түгел, ул сине беркемгәдә сатмас, әле тыңла ничек бу малайны март аена тике, балиг ясарга, да, малайның атасы кушкан исеме Туш, тик син аны башкача ата, Тугуш диеп, очраклы рәвештәдә аның эзенә төшәрлек бирулмасын.
Сезнең кавын, карбыз бакчагызда, йөз елга бер җир йөзендә усә торган <кызыл кавын>үсә, син бакчачы чулак Байбикка әйт, аны сиңа табып китерсен, ул кавынны Тугушка унике көн эчендә, кавынны унике кисәккә бүлеп ашат, һәр ашаган саен бер аяк кәҗә сөте эчер, шулай эшләсәң март аенда киявең егет булып җитәр.
Мин малайның киемнәрен аламда китәм, мине эзләмә, тиеш тапсам үзем, елга янындагы балбалга кунармын, син килерсең, артык авылыңа килмәм, хуш сау бул!
Сабир бер ни кадәр баскан җирендә уйларын бер рәткә керте, бу зур эшне башкарып чыгар өчен ни нәрсәдән башлап җибәрегә кирәк икәнен, үзе өчен ниятләде.
Иң баштан, балалары арасында иң шома булган, үткән кышта беренче мәрәсен** тутырган, Талгатны бакчачы Байбик артыннан җибәрде, бакчачының ишәккә атланып таң алдында үз тирмәсенә кайтканын күргән иде.
Ул малайны җитәкләп, тирмәсенә кереп, кичәдән аның тирмәсен дә кунып калган, кындекчы Җәүһәр карчыкка, болай диеп эндәште:
- Җәүһәр минем сиңа бик җитди йомышым, юк дөресерәге эшем бар, Болгар сәүдәгәренең баласы юлда касталанган, <юл газабы, гүр газабы> диеп бушка әйтмиләрдер шул, күрәсең баласы талчыккан, ул миннән аның баласын кузы аена тике безнең авылда калдырырга соралды, мин синнән яхшы берәү дә багалмас диеп уйладым, хакын кысмам, ике беләгеңәдә каралткан көмештән беләзек кигерем, берсен менә хәзер ки, икенчесен яз башын бирермен, Тугушны якшы баксаң.
- Мин хатын булсамда, җил астына бару, җилгә каршы барудан җиңел, икәнен беләм, сиңа каршы бер ни әйтмим, кушканыңны эшлим, тик көңелемдәге шигемне тарат сиңа сәүдәгәр алтын биргәндер, ә миңа көмештә җитәр диеп уйлысыңмы.
- Җәүһәр, сиңа үз гомрең дә, көмеш йөзектә бирүче булмады, ә мин сиңа әлдә син бер нидә эшләп өлгермәдең, көмеш беләзек бирдем, нәфесеңне тый, бала бага белүче авылда күп.
- Ярый, ярый Сабир, зинһар ачуланма, <әттем дә кайттым, әтеп кенә бактым>ни куштың шуны эшлим.
- Тик баланы үзем дәвалым, һәр иртә, ач карынга миңа алып килерсең, унике тәүлек эчендә, аннан карарбыз, ул шул арада савыгырга тиеш.
Әле, Тугушны алда үз тирмәңә кайт, тик ашатма, бер ни вахыттан соң миңа килерсез.
Кендекче карчык, тирмәдән чыкканда Байбик белән башка-баш бәрлә язды, Байбик чулак кулы белән, ишек япмасын бер якка күтәреп, бала белән Җәүһәргә юл бирде.
Ишектән кереп сәлям биреп кул алыштыда:
- Ник чакырттың, әллә нәрсә булдымы, мин ишетми калдыммы?
- Ни кирәген мин сиңа сөйлим, ишетерсең, ә хәзер кыска гына әйтсәм, син үстергән карбыз, кавын бакчасында, бер кызыл төсле кавын үскән булырга тиеш, шул кавынны бакчадан табып минем тирмәгә китер, бер сәүдәгәрнең баласы чирләгән, сәүдәгәр аны бездә калдырып китте, дәвалагыз диеп, ул малай кызыл кавын ашысым килә диеп, колак итемне ашап бетерде, хәлсез кешегә ярдәм итиек туган.
- Син каян белдең, бакчада кызыл кавын барлыгын, мин аны киптергән үләннәр белән ябып куйдым, каргалар чукымасын диеп, аның барлыгын бер кемдә белми, кызыл кавынны күргәч минем исем китте, әмән кемдер ул кавынны кына төнтәмәсе белән буяган, җирән—кызыл төстә.
Кавынны китерәм, суз дә юк, тик мин үземдә сырхау, имгәк, гомрем буе якшы көн күрмим, җазаланам шул чулак кулым белән, бакча үстерәм, миңа да бер нәрсә тамыз, сәудәгәр рәхмәтеннән, Җәүһәргә көмеш тактың кулында кәрдем.
- Байбик синең кулың түгел, бер күзең булмаса, азрак күрер идең, җиңелерәк торор идең бәлки, әт хакыңны, шапырмыча гына.
- Бер көмеш тәңкә!
- Син нәрсә, тай сатасыңмы, шул бакчаңда тәмам саташып беттең ахры, бер баш, кавын тике ак май, бу хакныда туганым булганга гына бирәм.
- Барамда хәзер кавынны үзем ашым!
- Бар аша, ә мин бөтен авылга сөйлим, авыру балага бер кавын бирмәде диеп, бер кемдә синнән кавында, карбызда алмасын, багармын мин нишләрсең.
- Синнән яхшы сүз ишмәм инде ахрысы, ярый бер бакыр тәңкә, ярлыка хет, хәзер барып китерәм.
- Бар тиз генә алып кил, кавыныңны, мине тыңлаган өчен, кавын өчен түгел, көтүемнән бер ярка алырсың, тик аны чалып ашама, үрчет.
Байбик рәхмәтләр укый—укый, чыгып китте. Сабир тынычланып ян алды, ул үз авылын бик якшы белә, хәзер һәр бер тирмәдә, аның нинди хәйләкәр икәннеген сәүдәгәрдән алтынны янчык белән алып калдырган булуын—булмавын, берсен-берсе, бүлә –бүлә, бәхәсләшкәннәрен күз алдына китереп елмайды.
Иншалла, бу юлыда, ычкынып өлгердек ахрысы, ә алдагын белеп булмы диеп уйланды.
Бөгенгә Румия булыр озын-озак сөйләсәм ядеңдә калмас. Иртәгә дәвамын сөйләрмен бөген мин сөйләгәнне кабатлый алсаң.
Дидә сез үз планетагыздан безгә, бездән үзегезгә ничек очасыз, минем шуны беләсем килә.
Ул очу дигән нәрсә бик катлаулы мәсәлә, аның турында мин сөйли алам, ә син аңлы алырсыңмы, белмим.
Мин үзебезнең белгечләргә әйтермен, алар гадилаштырып бу соравыңа җавап аныкларлар, ярымы аппагым. Сездә бит шулай әйтәләр?
Искәрмә:
Мәрә** —12 елдан торган хайваннар исемлегенә нигезләнгән календар. Ир балага 12 яшь тулгач мәрә бәйрәме үткәрәләр, мәҗелестә ир халкы гына була.
Мәрә туе* - Бишенче мәрә тулгач, ир кеше, мәрә туен үткәрә (юбелей). :60 яшь.
Верхазовка. 06. 12. 13.
(Дәвамы бар)

Бер өзлексез шакылдаган чүкеч тавышы, әбисенең Румиягә сөйләгән сүзләрен ишеттерсәдә, иктибарын туплап , аның ни сөйләгәнен төшенергә бирмәде.
Ә Кадрия әби бары тик, аларның мунча ишеге күрше Бариларның түтәлләр королмасының түбәсенең боросларын, йөзеп , сындырып помидор түтәлләрен, кайсын йолкыган, кайсын изгән икәнен, Бари үзе әтмешли аларны помидорсыз калдырмасада, шактый зур зарар китергән, иң кызыгы күршеләр өчен, ул ишекнең ничек алар йортына эләгүе, нинди көч ишекне урыныннан суырып алып, өй аша аларның йортына җиткергән, җиткергән генә түгел, шактый нык ясалган түтәлләр королмасының эченә үк керткән.
Румиянең әбисе, аларга, тик торганнан кайдандыр бик көчле җил чыгып, үрмәгә әверелеп, ишекне урыныннан суырып алып, агач йомычкасы күтәргән көбек ишекне күтәреп , алар йортына олактырды диеп аңлатканын, Румиягәдә кабатлады.
- Әбием, миңа калса син аларга дөрес сөйләмәдең.
- Ни, мин аларга, Мөнир килеп кочыкны икегә йөзеп бәрде, аннары мунча ишеген йолкып алып сезнең йортка ыргытты, ә Румия аны шартлатты дип әйтиемме?
Кем минем бу сүземә охшаныр? Мөнир авыл буенда сау сәләмәт йөри.
Үзем кабергә кергинчә, өстемнән көлеп йөриячәкләр. Ә менә хәзер, уйлап йөресеннәр, тапсыннар җавап табышмакка. Ә син дәшмә, тик кенә тор.
Бари күршеләре Кадрия әби сөйләгәнгә, бик ук ышанып бетмәсәләрдә башка хакыйкатне беркемдә тәгдим итмәгәч, күрше әбиләре сөйләгәнгә охшанырга мәҗбур булдылар һәм ишекләрен алып килеп, кире урынына урнаштырып куйдылар.
Кадрия әби аларны чәйгә кыстасада, юк-юк рәхмәт күрше, кайтыек өйгә, йортта эш күп, бу түтәлләр королмасын төзеклиек, үткән атнадагыдай тозлы яңгыр яуса кыярларда, помидорларда корор.
Әби күршеләренә кат-кат рәхмәтләр әйтә-әйтә аларны ян капкадан озатты.
Румия әби янына килеп, -"Әбием алар синең сөйләгәнеңә охшанмадылар, миңа калса”, -"Беләм балам, тик алар үзләре ул мунча ишегенең алар йортына ничек эләгүен, әлдә берничә ай уйлап йөриәчәкләр”.
Ә безне гаепләмәячәкләр, чөнки татар халкы - "Күрше хакы—тәңре хакы”, - дип яши.
Күршеңә зыян китерсәң - ходайдан афәт күрәсең, дигән фикер бик бороннан килә.
-Синдә Румия шул кагидәдән беркайчанда чыкма һәр вакытта үзеңә дуслар гына эзлә, ә дошман эзләмәсәңдә аяк астан чыгар.
-Күпме күп чын дустың булыр, шул хәтле тормошын җиңел үтәр.
Шул вакыт Румиянең колагына, карлыккан карга кычкырган тавышка охшаган, тавыш, урамнан ишетелде, кызчык әбисе белән бу нинди ят тавыш ишетелә дип, урамнарына чыктылар, алар алдында, ни күргәнен күрәлгән, зәләмәлекнең иң ахтык мөмкиннегенә җитеп тузган, кайчандыр кызыл төстә булган "Москвич” аларның өй каршына тукталган, машинаның сигналына басып кычкыртып торучы, бик сәер киенгән ир кеше, әйтерсең кемнеңдер бакчасыннан "Букисын” тишендереп алып киенгән, ишетелер ишетелмәс тавыш белән, эт балаларын сатканын хәбәрли.
- Әбием әйдә бер эт баласы бездә алыек .
- Ярый адя багыек, нинди эт балалары бар икән, бу кути ирдә.
Алар эт балаларын тәкдим итүче янына килеп саулыклаштылар.
-Кадрия әби, - "Син кайсы якның егете энем? Исемең кем”.
- Вагиз мин, без үзебез Уральский ягыннан, бер ничә елгына сезнең якларга күчкәнебезгә.
Менә этләрем чагалады, балаларын жәл чыгарып ташларга, арзанга гына чыгып сатарга булдым, карагыз барсыда машина багажнигында.
Әбиле оныкалы Вагиз ачкан машина багажнигына текәлделәр, анда башка кутилар арасында, аларның сарбаена охшашлы, барак*эт баласы утыра иде.
Румия әбисенә дә карамыча, сузылып бәләкәй Сарбайны алды да, куллары белән күкрәгенә кысты.
Эт баласының дөпелдәп типкән йөрәге Румиянең кулында тынычланды, ул этен бер кулы белән күкрәгенә кысып тотса, икенче кулы белән аның сыртыннан сыпый—сыпый ниндидер, үзе уйлап тапкан сүзләр белән тынычлатырга тырышты. Эттә аны тоткан куллар аны җәберләргә теләмәгәннеген аңгарып, юеш боронын
Румиянең сакал астына терәп, анасының имчәген эзләгәндә кебек сынсып—сынсып алды.
Кадрия әби бер Вагизга, бер Румиягә карый-карый энем ни хак сорысың кочык кутиеңа дип сорады.
- Апа мин күп сорамым, әлгә кадәр сатканнарны бер меңнән бирдем, сездәндә шул хакны сорым.
- Юк балам безнең өчен ул хак кыйбат, әлдә кәҗәмә кышкыга курмыда** алганым юк.
-Безнең өчен ташлама яса инде, 500 сумга төш.
Күптән түгел генә үзебезнең Сарбаебыз үлде, этсез калдык, онокам белән синнән соралабыз.
-Я ярый апа, алыгыз 500 тәңкәгә, якшы кешеләр күренәсез.
Кадрия әби акчаны бирдедә, Румиягә йортка керегә кушып, эт сатучыдан кутиның исме ничек, дип сорады.
- Мин әлдә аларны атаганым юк иде, үзегез карагыз, мин кузгалыем, авылның аргы очына барып багыем, бәлки андада алучы булыр дип, машинасын хутлатып кузгалып китте.
Ул китүгә күрше Бари чыгып:
- Бу кем иде Кадрия апа, нәрсә йөри?
- Күрше син беләсең бит безнең эт үлде, аның урынына эт баласы алдык, Вагиз дигән татар эт балалары сатып йөри.
- Тукта, тукта күрше, Вагиз дисеңме, безнең якларда эт балалары сатучы бер Вагиз гына бар иде"cытык Вагиз”, тик ул былтыр вафат булды, аучы Ситдик күмәргә барган иде, белмим сез кемнән эт баласы сатып алдыгыз.
- Я кемнән алсакта арзанга алдык, ә эте якшыга охшый.
Румия этен кулыннанда төшермәде, өйгәдә алып кергесе келәгән иде, тик әбисе, моселманнарга өйдә эт тотарга ярамый дип, яшь Сарбайны, карт Сарбай торган өнгә торырга калдырдылар, исемен эткә Румия Сарбай диеп куйды, әбисе каршы килмәде.
Этне урнаштырып, ашатып кайнашкинча, кич җитте Румия компьютер артына утырып, төймәләргә баскалап эшләтеп җибәрде, дицплейда Дидәнең елмайган йөзе күренде, исәнме аппагым диеп Румияне уздырып саулыклашты.
-Бик әйбәт Дидә апай, үзегезнең хәлегез ничек.
-Минем хәл ярысы Румия, сездә ни яңалык бар.
- Дидә без бик якшы эт баласы сатып алдык, бәядә түгел, әбием сәүдәләшеп, юнгә алды. Исеме карт этебезнеке көбек үк Сарбай.
-Ярый, хәерле булсын алганыгыз, озын гомерле булып, хуҗаларына хезмәт итсен.
-Башлап сөйлә, кичәге әкиятне, дәвамын тыңлым дисәң.
Румия бердә ялгышмый, кичә Дидә сөйләгән әкиятне кабатлап сөйләде.
- Кара син аны, көннән көн сөйләүеңне якшырта барасың, бүген бер хатада җибәрмәдең, әкиятне кабатлаганда. Тыңла дәвамын.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Әүдек - 4
  • Büleklär
  • Әүдек - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4491
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2223
    33.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    45.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әүдек - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4555
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2348
    32.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әүдек - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4558
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2392
    31.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әүдек - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 1438
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 945
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.