Latin

Ташмәчет - 4

Общее количество слов 1268
Общее количество уникальных слов составляет 836
43.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
...Бу хәлләр берничә аймы, елмы, әллә дистәләгән еллар дәвам иткәнме – тәүарих ташына язылган хәбәр сакланмаган. Ләкин һәр нәрсәнең чиге, соңгы ноктасы була. Яхьяның да бер алышта кабыргасына сөңге кадала. Моны күргәч, хәтта Ырыскол да бер мизгелгә куркуыннан катып кала. Ә Яхья кылычы белән сөңге сабын чабып өзә дә, берни дә булмагандай, алышуын дәвам итә. Шуннан соң таң атканга кадәр кыпчаклар кырык чакрым җир чабып үтә. Күкрәгенә сөңге кадалган кешенең кырык чакрым ат чапканын беркемнең дә күргәне юк, дөньяда андый эш булмый да ул, шуңа барысы да сәерсенә. Бәлки, чыннан да Нәргизә белән Яхьяның тазалыгы, көч-куәте бер гәүдәгә күчкән булгандыр? Иптәшләре шомлана, ни булып бетәр, Яхья күпме түзәр, дип уйлый. Ниһаять, болар үз станнарына чаптырып кайтып җитә. Шунда Яхья кулы белән ымлап Ырысколны чакыра да, аңа бер генә йомыш куша:
- Минем урынга син каласың.

Булгандырмы бу хәлләр, әллә борынгы заманнардан калган бер уйдырмамы, кем белә... Тик шунысы рас: урысларда хәзер “Ура!” дигән сугышчан оран бар. Тагы килеп юлбасарларның кайсы вакыт күзләренә очып барган Баба-Яга күренеп кала икән. Ләкин, алар бу өрәкне ямьсез, карт карчык итеп тасвирлыйлар. Хәер, монысы аңлашыла торгандыр, нинди явыз бәндә: “Мин чибәр һәм яшь байбичә күреп курыктым”,- дип танысын? Тик, шунысы аңлашылмый: җилләр белән ярышучы Кылкөлтә нишләп бер себеркегә әйләнеп калды икән? Бәлки, аның сөлдәләре күптән череп, ана шул җирләнмәгән койрыгы гына бер җирдә кадерсезләнеп тузгып ятадыр. Шуның зәхмәтеме? Беркем берни белми. Шулай шул, дөньяда барысы да югала, онытыла. Барысы да онытыла!

Менә шундый хикәят язылган иде Нурмөхәммәт хәзрәт саклаган дәфтәрдә. Шуның аркасында без дә әүлиянең борынгы бабасының язмышы белән танышып үттек. Аның, ягъни Ырысколның Дәшт-и-Кыпчак иленең бер ватанпәрвәре булуын да, гәрәпләргә ияреп Булгарстанга килүен дә алдарак бәян иткән идек инде. Шулай итеп очына чыктык. Ырысколның нәселе Нурмәхәммәттә дәвам иткән, ә күрәзәче нәселе Якуб Чынморзинга килеп ялганды. Тик, бер генә нәрсә аңлашылмый калды: Аучы, аның ерак оныгы Кадир нәселе кая булды, бөтенләй үк өзелде мени? Юктыр, безнең кулда мәгълүмат булмаганга гына берни әйтер хәлебез юк, ә бит Кадирның улы калырга тиеш, дип әйткән идек. Ул да безнең якларга юлланган булса кирәк. Ырыскол кебек һәркем үз тарихын кәгазьгә язып барса иде...
Ләкин, кәгазьгә сырланган әйбер дә һәрчак тарих сәхифәсе була алмый икән, әнә бит нинди ядькарләр янып юкка чыга. Ә менә таш озак саклана. Шуңа да Нурмөхәммәт мәчетне таштан салырга булган иде, күренекле кешеләрнең исем-шәрифләрен дә ул кабер ташларына уеп язып калдырды. Берчак укучы булыр әле, диде.

Якуб һаман да ни якка сугылырга белми йөреде. Дөресрәге, баш күтәрүчеләргә булышудан да баш тартмады, шул ук вакытта аңа властька тугры булуын да күрсәтергә кирәк иде. Аптырагач, бер мәлне мулла белән дә киңәшеп карады.
- Син шуны күз алдыңа китер, - дип башлады сүзен Мөслим Бохаров вафатыннан соң муллалык вазыйфасына алынган Теләккабул хәзрәт, - хәзерге болгавыр заманнар үтәр, килер якты көннәр, шул вакытта бүгенге тарихларны китап итеп язарлар. Ул китапта минем исем булмас, башкаларныкы булмас, синеке булыр. Чөнки син – старшина, кантон башлыгы. Кайсы старшина халык өчен җанын аямаган, кайсы патша гаскәрләренә табак тоткан, намусын саткан - барысы да аерым-аерым язылыр. Син үз исемеңне тарих китабында хыянәтчеләр арасында күрергә телисеңме? Мин алай озак яшәмәм, димә, синең өчен варисларың гарьләнер, монысы бигрәк тә оят. Син шуны телисеңме?!
Мулла сүзенең йогынтысы зур булды. Тик менә Хәлимнең һәлак булуы Якубка тагы да ныграк тәэсир итте, ул хәтта башта ук болачылар ягына чыкмавына үкенеп үк куйды. Улының үлеме бигрәк аяныч шул. Болага кушылган авылларда эзләнеп, иснәнеп йөрегән, ягъни шымчылык иткән ике урысны тотканнар. Ләкин болар Хәлим Якупов һәм аның иптәшләре бездән сорау алганда ифрат рәхимсез кыландылар, тукмадылар, дип башырышканнар. Шул хаиннар сүзенә ышанып, Чика Зарубин Хәлимне Сарымсак авылына алып килергә боера.
Бәрсеүән елгасында утырган Сарымсак авылы Уфадан ерак түгел, шуңа да ул борын заманнан башкортларның корылтай кора, киңәш итә торган урыннары иде. Бу юлы да авыл бола үзәге сыман булды: биредә командалар тупланды, биредә боерыклар чыгарылды, биредә акча һәм корал сакланды. Бәйләнгән Хәлимне менә шунда алып киләләр, Пугачевның уң кулы булган Чика Зарубин анардан сорау ала, ләкин бер сүзенә дә ышанмый, шикелле. Батыр егетне абзарга ябып куялар да, шунда пычак кадап үтерәләр.
Хәлим Якупов белән булган фаҗига бик гыйбрәтле. Болачылар станында бердәмлек һәм ышаныч булмавын бик ачык күрсәтә. Бу әлеге ихтилалның җиңелүенең тагын да бер сәбәбе. Хәлил Якупов кем ул? Тәҗрибәле, утны-суны кичкән, баштанаяк коралланган оста яугир. Тагы да Хәлил Якупов кем ул? Үз халкын сөйгән, аның өчен җанын фида кылырга әзер булган ватанпәрвәр. Аны үтерүдән Емельян тарафдарлары көчләндеме, халык хәрәкәтенә файдасы булдымы? Көчләнмәде һәм булмады. Бары зыян булды. Акылга сыймый торган мәгънәсезлек булды. Бу Зарубин дигән бәндәнең кыланмышы һич аңлашылмый.
Менә шулай Чынморзинның җаны әрнеп йөрегәндә волостьтан боерык килде. Янәсе, син нишләп сүлпәнлек күрсәтәсең, боланы бастыру максатында нәрсәләр эшләвең турында хисап язып җибәр.
Язды кантон башлыгы, нишләп язмасын ди. Үч итеп, болачыларга тагы да берничә олау тары һәм солы төяп җибәрде дә, рапорт язарга утырды. “Безнең якта халык арасында коткы таратып йөрегән, тентү вакытында йортларыннан корал табылган җитмеш кешене кулга алдык. Тик, аларны озатырга көч җитмәү сәбәпле, явызларны конвой белән волостька алып барганда, алар буйсынмас булды, сугыш күтәрде һәм сакчыларны тукмап качып киттеләр”,- дип язды.
Якуб Чынморзин әби патша гаскәренә булышмаса да, ул үзе үк фаразлаганча, Мәскәй тагы да җиңде. Тагы да бик күп халык харап булды, вәхшиләрчә үтерелде, балалар коллыкка озатылды (урыслар арасында Башкирцев, Татаринов кебек фамилияләр очратсагыз, гаҗәпләнмәгез), бик күп авыллар яндырылды, аларның кайберләре азак мантый алмый юкка чыгып куйды. Ә Ташмәчет авылы исән калды. Инде ничәнче тапкыр! әүлия рухы саклыймы аны, әллә Якуб кебек старшиналар акылымы, әммә ничәнче тапкыр карательләр якын-тирә авылларны яндырып көлгә очырганда, Ташмәчет авылы исән калды, ул үсә, йортлары арта, нәсел-ыруы ишәя бара. Их, халкыбыз да шулай ишәйсә иде.

Соңгы сүз
Дөрес, соңгы дәвердә Ташмәчет авылы җитмеш ел мәчетсез яшәде. Бу бер дә килешми иде, Нурмөхәммәт әүлия рухы сакланган, борынгы каберстан җиренең Аллаһ йортсыз калып килүе дөрес тә түгел иде. Бу төбәктә ун елда егермеләп мәчет үсеп чыкты, ә монда тынлык. Үз гамьсезлекләренә картлар берзаман үзләр түзмәделәр шикелле, җыелдылар, киңәштеләр дә, мәчет төзергә кирәк, диделәр. Халыктан акча җыярга да, башларга. Көч җитмәс дип куркып утырасы түгел, башы булса, әкертенләп җае чыгар әле.
Ничктер, бер мәлне башкаладан авылга мөхтәрәм кунаклар килеп төште. Аларны бер җирдә шулкадәр күп тарихи ядкарьләр булы гаҗәпләндерде. Шул ук вакытта биредә мәчет булмавына да игътибар иттеләр. Кунаклар арасында Шәрифулла исемлесе дә бар иде. Ул, авыл агайларының агачтан мәчет төзергә уйлауларын белеп, аларны җыеп яңадан сөйләште. Ни өчен агачтан, борын заман Туймөхәммәт хәзрәт бер ялгызы таш мәчет төзергә тотынган булган, ә без хәзер күмәкләп тотынып та булдыра алмабыз мыни дигән. Таштан икән, таштан булсын. Һәм мәчетнең сызымнарын эшләтүне үз өстенә алган, төзелеш хакының яртысын шулай ук үзе түләргә вәгъдә иткән. Менә шулай итеп гаять матур мәчет калкып чыкты, бүген шуның бәйрәме.
Ә нигә әле Шәрифулла хәзрәтнең Туймөхәммәткә охшавына гаҗәпләнәбез. Нурмөхәммәтнең дә, аның борынгы бабасы Ырысколның да тәрҗемәи хәлләрен без тулы килеш белмибез. Алар икесе дә дөнья күргән, хатын-кыз күргән, шулай булгач, үзләре белгән балалары да, белмәгәннәре дә булгандыр. Бу ыруның вәкилләре һәрчак мулла, табип һәм башлык булуын да күрдек. Шәрифулла ким дигәндә яхшы мулла һәм җитәкче. Аннан соң, җан тартмаса да кан тарта дигән сүз дә бар бит әле...
Март, 2011 ел.

Искәрмәләр
Болак – бәләкәй елга.
Саба – кымыз йөртү өчен күн савыт.
Дастархан – ашъяулык.
Кәмәр – билбау.
Сарт – Урта Азия халыкларын шулай атаганнар. Бу юл Башкортстанның төньягы аша үтә. Күрәсең, Мәскәүгә түгел, Новгород якларына юнәлгән булган.
Туералык – имәнлек, имән урманы.
Куртым – аренда.
Чирү – гаскәр.
Дәфен итү – җирләү, җеназалау.
Сөял – сорау.
Кавем – халык, ыру, бер төркем халык, бер ыру кешеләре.
Әҗер – түләү, бүләк. Ниндидер бер эш өчен шуңа тиң хак, әйбер бирү.
Хали түгел – азат түгел, якланмаган, курчаланмаган.
Балбал – таш сын.
Катил – кеше үтерүче, башкисәр, палач.
Турки – борынгы мылтык.
Мәгъдән – руда.
Мәсләк – принцип, инану, рухи юнәлеш.
Ханзәдә – хан улы.
Калеб – күңел, йөрәк.
Шәхристан – хан, әмир йорты, резиденция.
Мәктүб – язу, хат, юллама.
Тәрҗемәи хәл – тормыш юлы, биография.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
  • Части
  • Ташмәчет - 1
    Общее количество слов 4550
    Общее количество уникальных слов составляет 2279
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ташмәчет - 2
    Общее количество слов 4592
    Общее количество уникальных слов составляет 2387
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ташмәчет - 3
    Общее количество слов 4669
    Общее количество уникальных слов составляет 2392
    33.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ташмәчет - 4
    Общее количество слов 1268
    Общее количество уникальных слов составляет 836
    43.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов