Latin

Ташмәчет - 1

Общее количество слов 4550
Общее количество уникальных слов составляет 2279
36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(повесть)
Кыйсса укы, гыйбрәт булсын өчен,
Тарих кузы сүнми янсын өчен.
Кереш сүз
Бәйрәм. Юк, бу календарьда калын итеп тамгаланган, әмма халык өчен бер тиенлек хаҗәте булмаган рәсми дата түгел, бу чын бәйрәм иде. Ягъни көтеп алынган, күңелләрдә рәхәтлек, якты, матур хисләр уятучы, дулкынландыручы бәйрәм иде. Авылда мәчет ачыла! Яше-карты шунда агыла.
Бу авыл гомер бакый мәчетсез яшәмәгән. Революциягә кадәр дә булган ул, хәтта борын заманда ук булган. Авыл читендә хәрәбәләр бар. Кайчандыр кадими заманнарда ук Нурмөхәммәт исемле кеше мәчет төзеп булашкан. Ләкин бу хакта сүз алда булыр. Хәзер без кечкенә бер гыйбрәтле хәл турында әйтеп үтик. Мәктәптә рәсем сәнгате укытучысы Хафизов балаларга авыл тарихына багышлы сүрәт төшерергә куша. Булат дигән бер малай Нурмөхәммәтнең таш күтәреп мәчет төзүен сүрәтли. Менә хәзер төзелешнең багучысы, Уфадан килгән Шәрифулла хәзрәт халык алдында чыгыш ясый башлагач, Хафизовның исе китте. Хәзрәт ике тамчы су кебек сүрәттәге Нурмөхәммәт әүлиягә охшаган иде.
Мәчет – таштан. Андый хәтта район үзәгендә дә юк. Борынгы мәчет таштан булган икән, бүген ник юньсезләнеп торырга, булгач шәбе булсын, горур басып торсын. Авылның исеме Ташмәчет бит, шулай булгач, гади генә агач мәчет корып булмый инде. Биредә борынгы мәчет хәрәбәләреннән башка да тарихи ядкарьләр бар. Мәсәлән, якында гына ниндидер ташлар түгәрәкләнеп тезелгән. Алар нәкъ Арафат тавындагы шикелле ялтырашып торалар. Аннан соң, карт тирәк астында иске генә бер кабер дә бар. Аны Байчура зираты диләр. Ул үҗ-үҙ гасырларда хәзерге Уфа шәһәре тирәсендә хакимлек иткән, бу якларда ислам дине таратуда зур хезмәт куйган шәхес. Әгәр дөрес булса, дип әйтик.
Менә шундый борынгы, бай тарихлы бу авыл. Яхшы мәчеткә бик лаек. Бик күп шанлы шәһесләр биргән һәм дә күп тарихчыларны кызыксындырган авыл бу. Үткәннәрне инде хәтерсезлек томаны каплаган. Ләкин, билгеле булган вакыйгалардан бер чеметемен генә укучыма бәян итсәк, язык булмастыр. Шулай итеп, бисмилла әйтик тә, кыйсса укый башлыйк.

Бүгенгә эшләр тәмам. Якуб, атын җайга куеп, янә уйларына чумды. Сукмак борынгы кабер ташлары яныннан уза. Шушы тәүарих авазлары булган ташлар кечкенәдән таныш аңа. Андагы тамга-язуны аңларга тырышып күпме ымсынганы бар, ләкин морадына ирешә алмады. Бик борынгы язу шул, нинди телдә икәнен дә аерып булмый.
Ат салмак кына атлап су буена төште. Якуб аны тышаулап җибәрде дә ял итәргә утырды. Агымсу ничектер күңелне тынычландыра, тәнгә сихәт, йөрәккә ял биргәндәй тоела. Шуңа да башында гаме булган кеше суга карап утырырга ярата. Кояш тау артына кереп батты, тәбигатьтә тынлык мәле, җил дә исми, яфрак селкенми. Бары тик су гына тере. Ул ага да ага. Ташларда сикереп нидер сөйли. Якуб утыра торгач оеп китте, башында кайнаган уйлары төшенә барып ялгандымы әллә? Борынгы ташларда кемнең исеме язылган, томанлы заманнарда ата-бабаларыбыз кемнәр булган, дип уйлана торгач әллә акылы ялгышып куйдымы. Ташлар аша агылган су шадрасы ниндидер бер тәртипкә кергән кебек булды һәм алар хәрефләргә әверелде. Хәтта укып була ләса. ''Ырыскол, Нурмөхәмәт'' дип укыды Якуб аларны. Укыдымы, әллә төшенә кердеме, кем белсен, ләкин ир узаманы сискәнеп китте. Суда нинди язу булсын, ул инде, кояш яктысы төшмәгәч, караеп ук тора. Саташуыдыр, мөгаен. Якуб куркудан котылу догасын укып, битен сыпырды да, аягүрә күтәрелде – кайтасы бар. Иртәгә бәйрәм түгел, эш муеннан. Мондый саташуны онытуың, игътибарга алмавың хәерле. Ләкин, ни гаҗәп, бу исемнәр аның хәтерендә торып калды.

Старшина Якуб Чынморзинны уйланырга мәҗбүр иткән сәбәп күп иде. Күптән түгел генә бола тәмамланды. Дөресрәге, бастырылды. Якуб үзе патша хезмәтендә булганлыктан да, акылы белән дә бола күтәрү ягында түгел. Тибенеп кенә тәртә сындырып була мыни. Рәсәй бик зур дәүләт бит, гаскәре бихисап, күпме кирәк, шулкадәр китерә, бер башкортка каршы ун, егерме солдат куя ала. Швед, төрек, ярман аны җиңәлмәде, Казан каршы тора алмады... Кая инде ул. Аннан соң, халык хакимгә буйсынырга тиеш. Мин теләмим дигәннән генә Аллаһ кануны үзгәрмәс. Аның шунысы начар, бола вакытында күпме егетләр харап була, ә бичәләр, бала-чага коллыкка озатыла. Шулай итеп халык кими, ил-ыру хөртәя. Патшаларга каршы торыйм дисәң инде көчле үә ишле халык кирәк.
Менә бит, соңгы боладан соң халык тагы да таралып, кырылып калды. Димәк, нидер эшләргә кирәк, әмәлен табу мотлак. Кемнедер коткарырга мөмкин икән, димәк, коткарырга тырышу безнең бурыч. Иртәгә эш муеннан дигәндә Якуб шуны күз уңында тоткн иде: аның ерак юлга җыенасы бар. Икенче көнне таң сарысы белән ул ат өстендә иде. Барды, күрде, акыллы кешеләрне тыңлады. Башкортлар җыеныннан ул азмы-күпме канәгатьлек белән кайтты. Дүрт даругадан да старшиналар, сотниклар килгән иде. Шунда вице-губернатор П.Д.Аксаков исеменә үтенеч хаты язылды. Бу юлламага Якубның күңеленә хуш килгән ике пункт та кертелде: беренчесендә үтерелгән һәм сөргенгә җибәрелгән болачыларның хатыннарын, кызларын кияүгә алырга рөхсәт һәм моның өчен штраф аты түләттермәүләрен сорадылар, икенче пунктта өйләнгәндә, ягъни туй үткәргән өчен, казна файдасына егерме биш тиен таләп итмәүләрен үтенделәр. Хак эш, хатын кеше бала табарга, кыз кеше кияүгә чыгарга тиеш. Бары шунда гына йорт саен итәк тулы бала үсеп, халык саны арта барачак.

Хәлим инде атасына берничә мәртәбә әйткәне бар+ кыз алып башка чыгарга рөхсәт бир, яшем бар, буем бар, килешми болай йөрү диде. Анысы исә һаман да эшләр тыгыз бит, бер иркенәйгән арада хәл итәрбез, дип суза килә. Бүген җае туры килеп тора, шикелле, атасының җыеннан кәефе дә яхшырып кайтты кебек, ике чынаяк әче балны түңкәреп куйгач, аның хәтта йөзенә яшьләрчә кызыллык йөгерде. Менә шундый чакта нәрсә сөйләсәң дә була инде, кыенрак сүз килеп чыкса, азак: ''Кызма баштан әйтелгән сүзне алай ук зурга алма инде'',- дип әйтергә мөмкин. Юк ла, фатыйха сорауның ние яман, үз әтием бит әле. Һәм Хәлим домрасын алып, җыру башлаган булып, әйтәсе сүзен такмаклады:
Атай, атай, зур булдым,
Сүзең тыңлар ул булдым.
Хәзер инде үз башыма
Баш булырлык ир булдым.
Сорамаем күп: ат бир,
Йорт корырга бер җир бир,
Кочкан саен куанырлык
Назлы, иркә бер яр бир.
Күрче, атай, кош баласы
Ташлап китә оясын.
Көч-гайрәтем нык булсын, дип
Күктә кирә канатын.
Мин дә булмамдыр байгош,
Булыр идем лачын-кош,
Үзем бер авыл булдырып
Шунда көтәрмен тормыш.
Эй, атай, син шиккә калма,
Ниятемә богау салма,
Ярәш кәләш, бир аргамак,
Һәм тагын бир фатыйха.
Булсам да мин ифрат тырыш,
Фатыйхасыз булмас ырыс.
Якуб, улының көйгә салып сүзләгәнен тын гына тыңлаганнан соң, ''шап'' итеп аның иңбашына сугып алды.
- Үәт маладис егет, ә, сорый белә бит! Булмас җирдән риза булырсың, күңелне ничек эретә, ә!
Шуннан ул, горурланып, тавышын күтәрә төште:
- Инәсе, ишетәсеңме, улың өйләнәм, ди. Башка чыгам, ди.
- Шулай дияр инде. Яше җиткән бит. Тик, нишләп башка чыгарга тели, ата йортында кыенмы? Югыйсә әнисенең килен тәрбиясе күрәсе килми дип уйлыймы?
- Борчылма, Гөлҗамал, киленен дә күрерсең, икенче улың да җитеп килә бит. Төп йортта төпчек улың кала, аны гына беләсеңдер шәт. Димәк, баш балага барыбер башка чыгасы.
- Үзегез беләсездер, атасы, сез ирләр бит.
Якуб, сакалын кашып торганнан соң, угылына эндәште:
- Ярый, Хәлим, миннән фатыйха. Үзең белән тагы да бер-ике егетне алып, яңа урында бергәләп авыл корсагыз яхшырак булыр. Ә кыз ярәшүне кечтеки генә кичектереп торыйк, анысы өй салгач булыр. Өйле булмый кем өйләнә, - дип ата кеше көлеп җибәрде. - Өйле булсаң көең көйле булыр.
Старостаның риза булып улына башка җирдә авыл-йорт корырга ризалык бирүе юктан түгел иде. Тозсызны күзсез дә күрә дигәндәй, соңгы вакытта башкорт җирендә капма-каршы ике агылышу барганын исләмәү мөмкинме соң? Бер яктан башкортлар баш күтәреп тора, ә карательләр килеп халыкны кырып, авылларны яндырып тора. Ягъни халык азая. Икенче яктан, сорап та, сорамыйча да башкорт җиренә килеп утыручылар елдан-ел арта бара. Болай барса, килмешәкләр хуҗа булып, ил-йортка идарә итүне үз кулларына алмаслармы? Башкорт үз җирендә азчылыкта калып, мескен бер хәлгә төшмәсме! Моны гади старшина аңлаганны ил агалары – тарханнар, биләр ник аңламый икән? әллә аңлап та ни-нәрсә кылырга кулларыннан килмиме?
Хәлимнең дус егете Кылычбай юл уңаена әкият-мәзәк сөйләп килә торгач, вакыт сизелми дә үтте. Дөресен әйткәндә, сыбайлылар ерак та китеп өлгермәде, биш-алты чакрым үтүгә бик ямьле җиргә килеп чыктылар. Авыл куяр өчен галәмәт кулай төш ләса бу. Урыны белән тирән чоңгыллар ясап, урыны белән ташлар аша ургылып болак ага. Аның сөзәк бу ягында иркен һәм тип-тигез алан: йорттар куярга да, печән чабарга да җитәрлек. Арыдарак катнаш урман башлана, андагы муллык кечкенә авыл халкына бик күп уңайлык-байлык бирергә мөмкин.
Якуб атыннан төшеп җирдә тубыкланды. Аның артына башкалар тезелде. Озаклап дога укыдылар, яңы урынның бәрәкәтле, котлы булын, төяк итүчеләрнең монда исәнлектә-саулыкта яшәп, ишәеп-үрчеп китүләрен теләделәр. Йоласы шул, казан асып, ит пешереп, бераз бәйрәм итми булмый. Шул арада малай-шалай сугымга тәгаенләнгән сарыкларны да куып китереп җиткерде. Ул бахыркайлар күпмедер вакыт мул үләндә йөрегәч, бер урын табып, пух-пуф килеп ял итәргә яттылар.
- Күрдегезме, егетләр, димәк, авыл менә шунда булачак. Мал җаны сизгер ул, иң котлы, иң тыныч урын шушы – сарык барып яткан җир була, - диде шатланып Якуб. Яшьләр аның сүзен куәтләп риза булып баш кагыштылар.
Яшь бәрән ите тиз пеште, хәстәрле егетләрнең кумталарыннан саба-саба кымыз килеп чыкты, как ит, табикмәк табылды, шулар дастарханга тезелгәч харап матур табын булды. Өлкәннәр тыймаса яшьләр яшнәргә тора шул, кымыз чемерүләре җиттеме, әллә сәбәбе чыгыпмы, Хәлим белән Кылычбай бәхәсләшергә тотындылар да киттеләр. Янәсе, кем туры ата? Ләкин, менә мәзәк, сүзләрен эш белән исбатларга боларның ук-җәяләре юк икән.
- Һай пешмәгәннәр, булмастый кешене балтасыз урманга барган, диләр, сез шуннан да уздырдыгыз. Табын яны батыры булып кына чыктыгыз түгелме соң?! - дип көлде Якуб. Тегеләре бу сүзгә гарьләнеп үк китте.
- Алайса, ат чаптырабыз. Кем тизрәк килер. Син барыбер мине узалмыйсың! - диде чәмләнгән Кылычбай.
- Башың йомыры икән, кулыңнан эш килмәгәч, хәзер инде мал көче белән алдырмакчы буласыңмы? Син үзең бәйге тот, үзең! - диде аңа каршы Хәлим.
- Ярый, синекенчә булсын. Бәйге икән, бәйге. Чык уртага, бас каршыма, - дип кызды Кылычбай.
- Дөрес сөйли, хак әйтә бу егет, - диделәр шундагылар. Алар ничек булса да боларны алгысытып үзләре өчен бер тамаша кузгатмакчы иделәр.
- Ярар, мин кысман түгел, җиңсәм, көмеш аеллы камәреңә риза. Кулың икәү, берсе белән ыштан бавыңны тотып кайтырсың. Ә син өстен чыксаң мин сиңа сеңелкәшемне бирермен. Үзе синең сыманга риза булса да, әти карт бирсә, димәкчемен инде, - дип елмайды Кылычбай, гүя бик олы юмартлык күрсәткән кеше сыман.
Шунда булган ир-ат Кылычбайның кыланмышыннан көлеп, боларны һай да вай килеп шәпләндерергә кереште. Менә егетләр кара-каршы басты, билләреннән алышты, көрәш башланды. Байтак алышкач, Хәлим Кылычбайны екты, өстен чыкты. Аның чак кына хәрәмләшүен, аяк чалуын күрүчеләр булды, тик эндәшмәделәр. Димәк, шулай кирәк. Алдан килешү буенча, Кылычбай отылырга тиеш иде. Һәм бу уен Якуб абзый өчен уйналды. Хәзер ул Хәлим угылының кемгә күзе төшүен, кемгә яучы җибәрергә кирәклеген белергә тиеш. Аң булып торсын, уйлый торсын.
Мәгәр Якуб үзенчә канәгать иде: ‘‘Кара, бу малай эшне ничек астан йөретә белә, гаяр егет булган. Монардан менә дигән старшина чыгачак‘‘. – дип горурланып уйлап куйды ул Хәлим турында.
Якуб Чынморзинның борчулы уйлары буш урында барлыкка килми иде шул. Ул белә: Башкортстанда урыслар саны егерме меңгә җиткән, бу ифрат иркен башкорт җире өчен күп тә түгел кебек. Ләкин Якуб аңлый, башы кергәннең арты да керә. Көферләр әле үк бик әрсез кылана, заводлар төзү өчен җирне йә юк хакына сатып алган була, йә бөтенләй ирексезләшеп килеп утыралар. Бу хәтәр гамәл. Урыс атаң булсын, билеңдә балтаң булсын. Башкортстанга урыслар кереп тулса, соңыннан асаба халкына яшәве авыр булырга да мөмкин. Көферләргә караганда үз җирләреннән сөрелгән яки китәргә мәҗбүр булган татарны кертүең мең артык, ни дисәң дә, үз мөселманың, ничек тә килешеп була.
Якубта күрәзәлек куәте бар диярсең. Нәкъ шушы сәгатьләрдә бу якка карап сарт юлыннан тагы да бер олау килә иде. Кешеләр, атлар арыган. Дилбегә тотучылар талчыккан күзләре белән алга карый: карашларында тик бер уй чагыла – кайда кадәр барабыз соң, туктар җиребез кайда? Йә, хәзер инде без дә сүзебезне шуларга күчерик. Билгесез бәндәләрне бу төяккә нинди җилләр ташлаган, бу якларда алар ни табар да, үзләрен ничек күрсәтерләр.

Алда текә үр күренде. Бу тауны тагын ничек менәрбез инде, дип, кешеләр уйлап өлгермәде, алдагы арбаның тәгәрмәче ватылып, йөк янтаеп калды. Яшь егет Хәерҗан дилбегәсен ташлап олау өстеннән сикереп төште дә, ватык тәгәрмәчкә ачулы караш ташлады, әйтерсең дә ул кире беткән бер җан иясе. Икенче арбада килүче Абуталип бу хәлне күрде, әлбәттә, ләкин ул, кече улына ярдәмгә ашыгасы урынга, күзен кысып кояшка карап алды, шуннан кабаланмый гына йөк өстеннән шуып төшеп, чирәмгә намазлыгын җәйде. Моны күреп, зур булмаган олауда килгән халык - ирләр, хатыннар, бала-чагадан барчасы – мулла артыннан тезелешеп тез чүкте. Намаз вакыты җиткән иде.
Илаһыбызга тугрылык һәм рәхмәт билгесе булган ошбу гамәлне башкаргач, Абуталип торып басты һәм улларына эндәште:
- Нуриман, син бер атка атлан да ана теге якларда йөреп кил. Син, Хәерҗан, икенче ат менеп бу якны барла. Матур үә бәрәкәтле сәхрә-урын күренмәсме?
Олаудагы берничә арбага буш атлар бәйләнгән иде, егетләр шуларны чишеп алып җәһәт кенә сикереп менделәр дә, икесе ике якка агачлыкка кереп югалдылар. Башкалар елкыларны тугарып утлауга җибәрде, кырнайган арбаны күтәреп яңы тәгәрмәч кидереп куйдылар. Хатынннар ашауны хәстәрли башлады.
Нуриман энесеннән алда әйләнеп килде.
- Менә бу ерганак барган саен тирәнәя бара, шунлыктан гел кырын-ярын җир, үзе ташлы булырга ошый. Җитмәсә, чытырман урман, бер дә авыл куяр урын шәйләмәдем, - диде ул.
Аның каравы, шактый вакыт йөреп килгән Хәерҗанның хәбәре Абуталип муллага гына түгел, һәр адәмгә хуш булды. Аларның йөзләре яктырып китте.
- Моннан өч-дүрт чакрымда гына зур алан бар, дүрт йөз дисәтинәләп булыр, шуннан ары тар гына туералык, аның артында тагы да бер тугай, шикелле. Мин күргән сәхрәнең бер ягында сөзәк кенә үр, менә шушы арканың башы инде, капма-каршы якта тәбәнәк тау сырты. Икесе дә урман белән капланган, - дип тезеп салды күргәннәрен Хәерҗан.
- Ярый, бик хуп, тирә-ягы урман да тау булса, авылыбыз комсыз күзләргә бик күренеп тормас. Син ничек уйлыйсың? - диде Абуталип үзенең күптәнге дусты Мотафага карап.
- Хәерҗан сөйләгәнчә булса, бик ярар иде. Барып күргәч төгәл хәл итәрбез, - диде анысы.
Арыган атлар, кешеләр үзгәреп китте. Хәзер инде олау юлсыз җирдән барганлыктан, бәләкәй балалардан башка һәммә кеше арбадан төшеп җәяү атлады, берничә егет алдан барып агач араларыннан олау үтәрлек аралык эзләп мәш килде. Шуларның уңгарак каер, сулга тарт дип кычкырышулары адәм күрмәгән табигать өчен ят ишетелә иде. Юл ахырына якынлаша, тиздән сәфәрчеләр яңа урын – үзләренең алдагы гомере үтәчәк төбәкне күрәчәк. Бу шарт һәркемгә дәрт-дәрман өсти иде.
Тарих мең дә җиде йөздә фәләненче елларда урман арасында моңача кеше заты аяк басмаган аланда эш кызды: пычкылар чыңлады, балталар чапылдады. Атлар бүрәнә сөйрәп, бәндәләр көн-төн эшләп арыды, ләкин, ничек булса булды, көзгә кадәр барыбер тәүге өйләр калкып чыкты, абзар-куралар коршалды. Хәтта шактый гына җирнең печәнен чабып алганнан соң, сөреп тә өлгерделәр, яреньягә тарысы-солысы чәчелер, шалкан-фәлән утыртылыр. Орлык, иншаллаһ, бар, ә үзебез ничек тә яшәрбез, кыш көне киек аулап ризык арттырырбыз әле, дип уйлады Талип халкы. Шулай, бу авыл соңрак Абуталип мулла хөрмәтенә Талип авыл дип атала башлады.
Кеше заты аяк басмаган төш дидек тә бит, бу сүз бик үк дөрес тә булмады, шикелле. Чөнки, Абуталип та бу җиргә очраклы рәвештә килеп чыкмады. Якын-тирәдә бер-ике мишәр авылы булырга тиеш. Кояш чыгышы ягында, әлеге үр артында гына Туйкаш дигән авыл тора булырга тиеш. Көн ягында да торлак булырга мөмкин. Аны теге вакытта Нуриман күрми генә кайтты – урманда күз ерак күрәмени. Абуталип юлга чыкканчы бик җентекләп белешкән иде, шуңа иптәшләре белән монда тукталды да. Тәгәрмәч ватылуы үзе бер фал булды. Тау үрләп арытаба китсәләр, анда гел ылыслы кыргый урманнар башлана, диләр. Ярый, ни булса шул булды, инде нигез корылды, хәерлегә булсын.
Тавык төшен тары керә, ә муллага ни? Билгеле инде, мәчет. Туган авылында аны болачыларга булышкансың дип муллалыктан алдылар, көчтән килмәслек ясак түләттереп интектерделәр, башка төрле кыерсытулар да күп булды инде, шунлыктан Абуталип, тагы да берничә кеше белән шым гына киңәштеләр дә, тәвәккәлләп чыгып та киттеләр. Дөресен әйткәндә, җир мәсьәләсе дә авырлашкан иде инде, бу хәл китүчеләргә бер якшы булса, калучыларга да начар булмады. Күченгәннәр бирегә килеп җиргә тиенде анысы, ләкин мулланың хыялы мәчет дип әйттек бит әле, ә биш-алты йортлы авылда нинди мәчет булсын. Димәк, авылны зурайтырга, үстерергә кирәк. Карачы, Хәерҗан егет булып үсеп җитте, бүгеннән өйләндерергә кирәк, Мостафаның да балалары үсеп килә, Каһарманы әле үк аю кебек. Тагы да яшь уланнар бар. Кызларга килгәндә исә, күрше авыллар белән таныш-белеш булып алгач, аларны башка җиргә бирергә ярамас, йорт корышабыз, җир бирәбез, дип кияүләрне бирегә тартырга кирәк.
Шундый уйлар Абуталипны, аякларына чаңгы киеп, Туйкаш авылын эзләргә мәҗбүр итте. Юл йөрү өчен тәүге карлар яхшы да инде: кыш башында кечкенә елгалар туң була, ә кар әле калын түгел, теләсәң җәяү йөре, теләсәң ат менеп чык, ә менә Абуталип чаңгы киде. Чөнки ат белән урман арасында кыен. Тик, мулла юкка гына хафаланган икән, куаклыктан чак кына баруга имәнлек башланды, агачлар куе түгел, тоткарлыксыз барырлык. Шулай сырт өстенә менеп җиткәнен сизми дә калды. Шунда ил агасы ачыграк урын сайлап баскан иде, хәйран үә вәйран булды. Дулкын-дулкын тау сыртлары ераклашкан саен күгелҗемләнә барып офыкларга сурылып тоташа – монысы алар килгән яклар. Ә менә иң мөһиме борын төбендә генә иде. Алда матур гына бер авыл күренә, каршында озынча күл. Дөрес, күлле авыл булгач, Туйкаш шушы буладыр инде, дип уйлады Абуталип һәм ашыгып алга атлады. Хәер, юл түбәнгә тартыла иде, чаңгылар үзе шуа, бары тик агачка гына барып менмә.

Бик нык алга китеп булса да шуны әйтәсе килә, өч гасырга якын вакыт эчендә Туйкаш авылыннан Талипка ничәмә килен төшкәндер, барысы да матур яшәделәр. Соңыннан, “ирекле” заманалар килеп, ир белән хатынның аерылуы гадәти хәлгә кергәч тә, Туйкаш киленнәренең берәүсе генә дә оятка калып аерылып кайтмады. Башка авылдан килүчеләр гаугалашып та яшәде, ирләре дә куды, үзләре дә ташлап китте, ә менә Туйкаш сылулары, тагы да бер әйтәм, төшкән җирдә таш булды. Ачык йөзле, хуш күңелле, туганчыл, эшкә батыр, җегәрле һәм сүзгә оста киленнәр Талип авылы халкын рухи яктан асылландыруга шактый өлеш керетте.
Шулардан беренчесе Зинәйдә иде. Әйе, теге вакытта Абуталипның юлы уңды, ул барганда Туйкаш авылында каз өмәсе иде. Шунлыктан, абзый кеше барча кызларны күреп, буй-сыннарына, килеш-килбәтләренә игътибар итеп, аеруча охшаган берсенең ата-анасы белән танышып, кызларын сөйләшеп тә кайтты. Шуңа Хәерҗанны өйләндерде, башка чыгарды. Зинәйдә ирен нык яратты. Яшь кәләшнең бар җире дә килгән, төсе-башы дисеңме, холкын-фигылен әйтәсеңме. Тик бер генә “яман” гадәте бар булып чыкты: сөйләшкәндә, еш булмаса да, ара-тирә “безнең күлдә”, “Туйкаш күлендә” дип кыстыра. Бу Абуталипка да, Хәерҗанга да, башкаларга да ошамый. Чөнки, Туйкаш асыл, укалы авыл да, Талип авылы төшеп калган дегет чиләге килеп чыга. Ягъни, күлсез авыл. Шулай шул, Талипта күл юк. Эчкән сулары кечкенә чишмә һәм кое. Ләкин, билгеле ки, коеда мунчала батыралармы да, ат йөздерәләрме. Димәк, буа буарга кирәк. Ләкин авылның әле көче аз, мондый зур эшкә җөрьәт итәрлек түгел. Шунлыктан, Абуталип үзенең догаларында Ходайдан гел: “Авылны сусыз калдырма, халыкны сусыз интектермәсәң иде!”- дип ялбарды. Һәм бер көнне могҗиза булды.
Туктале, укучының түземлеге сыналсын әйдә, без юрамал бу хәлне соңыннанга калдырып, башта Зинәйдә турындагы кыйссабызны сөйләп бетик. Бик тынгысыз, кызыксынучан килен булып чыкты ул. Бермәлне шомырт җыярга баргач, бу башка хатыннардан аерылып калып гаип була. Иптәшләре эзләп-эзләп тә таба алмагач, кайгырышып аннан башка кайталар. Икенче көнне инде ирләр эзләп чыга. Хатыннар өйрәткән якка барсалар, анда алар үзе кайтып килүче Зинәйдәгә тап булалар.
- Әллә нинди бер сазлыкка барып эләктем, - ди ул. – Аста су, өстә мүк, баскан саен сыгылып-тирбәлеп тора. Барам-барам да куаклыкка барып чыгам, ә анда су. Ул суыктыр, димен, агач тамырларына эләгеп үләрсең. Еланнар да бардыр әле. Кайсы гына якка барсам да шул ук хәл, кергән тапкырымны һич таба алмадым. Бүген янә эзли башлаган идем, тиз таптым, менә бит, үзем кайтып киләм.
Зинәйдә өйрәтүе буенча, ирләр ул урынга бара. Чыннан да, бик зур чокыр сыман урында саз бар икән, читләрендә куаклык һәм су. Ирләр агач егып басма сала, мүк катламын тишеп бәке уя, искиткеч һәйбәт, йомшак су чыга. Шуннан бирле бик тә тәмле чәй эчәргә теләүчеләр, ерак булса да, бирегә суга килә башлый. Йорт салганда шуннан мүк тә йолкалар. Кыскасы, авылның тагы да бер байлыгы һәм коты – Мүклесазы барлыкка килә.
Ә могҗиза дигәнебез соңрак, биш-ун еллар үткәч була. Көтмәгәндә төндә авыл халкы коточкыч дөбердәү тавышына уянып китә, яткан сәкеләр, өй диварлары калтырап тора. Бу ни булыр икән, дип, куркынып, картлар таңга кадәр укынып чыгалар. Бакдисәң, авылдан ерак та түгел, нибары ярты гына чакрымда, җир убылып төшкән икән. Үзе зур гына, киереп бер ук атсаң, каршы ярга чак җитәр.
- Бернинди могҗиза да түгел бу. Иблис җибәргән афәт тә түгел. Безнең Туйкаш күле дә шулай барлыкка килгән инде, башта җир убылган, аннары ул су белән тулган, Картәтием үзе сөйләде, ул белә инде, - диде Зинәйдә.
Һәм шулай булды да. Икенче язда упкын су белән тулды, Талип авылы халкы күлле булды.


Кеше олыгайган саен йокысы кача, сизгерлеге арта. Абуталип та соңгы вакытта бик сизгер йоклый, әллә уйлары комачаулый, әллә картлыгы баса. Кышкы бер төндә ул уянып тышка чыкты, саф һава сулап кермәкче иде. Күктә эре йолдызлар тач күзгә карап тора. Төн шулкадәр тын, хәтта бу йолдызлар ничек әле тавышсыз, бызламый гына яна, әллә мин үзем ишетми башладыммы дип уйлап куясың. Игътибар итсәң, чыра янганын да ишетергә була, ә шулкадәр йолдызлар тавышсыз гына якты сибәме? Шулай уйланып торганда ниндидер тавыш ишетелгәндәй булды. Эт тавышы түгелме?! Мулла колакларын сагайтты. Чыннан да, ул ялгышмаган, кайдадыр эт өрә иде. Төрле якка борыла биреп озаклап тыңлаганнан соң Абуталипның шиге калмады – тау ягыннан эт тавышы килә. Димәк, анда кешеләр бар. Бәлки, авыл утыра торгандыр. Шулай шул. Башаяк эшкә күмелгән Талип авылы халкы әле булса якын-тирәне генә белә иде, әлеге шул килгән юллары да Туйкаш авылы таныш. Тирә-якта нәрсәләр бар дип кызыксынып, урман ерып йөрергә һич форсат тими.
Уйланган – эшләнгән. Ходайның бер бирмеш көнендә Абуталип эт тавышы килгән якка урман шырлыгына кереп китте. Артылыш үтеп бераз барганнан соң илле-алтмыш йортлы бер авылга килеп чыкты. Өйләр түгәрәк кенә күлне уратып утырган икән. Абуталип, кулын каш өстенә куеп карап торды да, моның урыс авылы икәнен чамалады. Булсын да, ди, ул урысча аңламаган йомык түгел, ипилек-тозлык аңлаша ала. Шулай дип авыл агасы алга атлады.
Староста илле яшьләрдәге Петр Ширинкин атлы кеше иде. Ул таныш булмаган юлчыны кунакчыл каршы алды, өенә чакырды. Арада әңгәмә башланып китте. Утар урыслары Вятка губернясыннан күченеп килгән икән. Монда башкорттардан җир сатып алганнар, сыер һәм акча биргәннәр. Ел саен йорт башыннан егермешәр тиен түләп торалар икән. “Сездән дә сорарлар, рөхсәтсез килеп утыруыгызны белсәләр, ачуланырлар, яхшы булмас. Башкортлар белән озакка сузмый килешү төзесәгез, бәладән баш-аяк булырсыз”, - дип киңәш бирде Петр дәдә.
- Акыллы киңәш бу, рәхмәт, тик кайда барырга соң? Без бу якка килеп утырдык та, тирә-юндә ни барын һич белгән юк әле, - диде Абуталип.
- Менә бу якта Ташмәчет дигән авыл бар. Егерме чакрымда гына. Ташмәчет – башкортларның кантоны, анда Якуб атлы кеше кантон башлыгы булып тора. Шунда барыгыз, - диде Утар старостасы.
- Абуталипны бер мәсьәлә кызыксындыра калды. Бик четерекле сорау икәнен, урысның аңа җавап бирергә теләмәве яки ачуланып куюы ихтималлыгын аңлаган хәлдә дә сөялен әйтми кала алмады ул. Нишләп әле бу урыслар башкортларга акча түләргә “ашыккан”, түләүне кичектереп шым гына яшәп ятмыйлар, яки үз мәнфәгатьләрен өстен куеп гаугалашып йөремиләр. Староста тыныч холыклы, акыллы ир иде, мишәр агасының кызыксынуын ул булдыра алганчы канәгатьләндерергә тырышты.
- Безгә башкортлар белән бәхәскә кермәскә киңәш иттеләр, - диде ул, уйланып. – Мин, староста булгач, патша сәясәтен бераз аңлыйм инде. Теге вакытта Иван Грозный сезнең Казан ханлыгын кыйратты кыйратуын, тик үзе дә һафага калган, шикелле. Чөнки хәзер башкортлар бер туктамый баш күтәрә, һич тынычланырга теләми. Шунлыктан, сәбәп куймау хәерлерәк. Кыскасы, безгә башкортларның бик ачуын китерми торырга киңәш иттеләр. Шуңа да килеп урнашу белән безнекеләр аларга акча түләп, килешеп куйганнар. Монысы мин малай чакта булган эш инде.
Гаҗәп хәл. Моннан бик-бик еракта Мәскәй дигән олы калада гаять олы илнең патшасы үзенең киңәшчесе белән нәкъ шушы хакта әңгәмә алып бара иде. Эш шунда ки, Казан ханлыгы җиңелгәч, татарларны күп үтерделәр, җирләрен тартып алып анда урыс авыллары төзелде. Аннан соң ирексезләп чукындыру башланды. Болар барысы да татарларның күпләп күченеп китүенә сәбәп булды. Татар милләтенең (ягъни басурманнарның) пыран-заран килүе баштагы мәлдә ыңгай, бик шатлыклы күренеш тоелса да, соңыннан бу хәлнең бер килешмәгән ягы билгеле булды. Татарлар күчеп китә дә кайдадыр урман төпкелендә яисә Җайык, Кыргыз далаларында, хәтта Себер тайгаларына барып утыра. Ягъни властлардан яшеренеп яши. Шулай итеп, Рәсәй подданныйлары булырга тиешле булган бәндәләр гамәлдә юкка чыга. Болардан казнага акча килми, ясак түләмиләр, некрут бирмиләр. Уйлап карасаң, патшалык шактый табыш югалта бит. Нишләргә, бу басурманнарны ничек “яктыга” чыгарып һәр авылны, һәр мужик затын исәпкә алырга? Озак уйлашканнан соң киңәшченең башына бер фикер килде, шикелле.
- Галиҗәнәп әфәндем, - диде ул, минемчә, бу мәсьәләне бернинди көч куймыйча, бик җиңел хәл итәргә була кебек.
- Йә, ничек? - дип кашын күтәрде патша.
- Качкын татарларның бик күбе башкорт җиренә күчә бит. Менә шул башкортларны файдаланырга кирәк.
- Ничек инде?
- Алар үз биләмәләренә килеп утырган татарларга җирдән бушлай файдаланырга ирек бирмәсен. Акча түләттерсеннәр, куртымга биләмә бирү турында килешү төзесеннәр. Шул вакытта кайда татар авылы бар, һәр авылда ничә йорт – барысы билгеле булачак. Чөнки бу килешүләр губерня канцеляриесендә расланачак бит инде. Димәк, башкортлар кулы белән без күз уңыннан югалган качакларга исәп-хисап алачакбыз.
Патша уйланып торды. Аннан үзенең кырыс һәм вәкәрле булырга тиешлеген онытып, гади генә әйтеп куйды:
- Шәп фикер. Дөрес сөйлисең, мотлак шулай эшләргә кирәк.
Патша карары гамәлгә ашырыла башлагач, башкортлар чыннан да үз җирләренә татарларның күпләп утыруын исәпкә ала һәм, яңа җирдәшләреннән акча алмакчы булып, волость һәм губерня канцеляриеләренә башкортлар арасыннан киңәш үә рөхсәт сорап язу җибәрүчеләр дә табыла. Үтенеч белән бергә, әлбәттә, буйсынмас басурманнар турында мәгълүматлар тапшырыла. Үрмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, бу процесс бик тиз көчәеп китеп (акчага кем кызыкмый), татарлар белән килешү төзү тиз арада массовый төс ала.

Абуталип белә иде: Татар авыллары биредә Казан ханлыгы кыйратылганчы ук, сирәк-саяк булса да, булган икән. Ничек булмасын инде, тәүарих бер туктамый болгаткан татарлар дөнья буйлап сибелгән бит, аннары, бер якта Казан ханлыгы, икенче якта Себер ханлыгы, ә уртада бер татар да булмаган дисеңме. Абуталип бу хакта Якуп авылында Чынморзин белән сөйләшкәндә дә әйткәне бар.
- Нишләп булмасын, сирәк булса да булгандыр инде. Алайга китсә, безнең башкорт үзе дә, борынгы риваятьләргә караганда, Урал аръягыннан, әллә Алтайдан микән, килеп чыккан, имеш. Ул чакта монда чирмешләр яшәгән. Хәзер инде гел диярлек башкорт яши һәм бу башкорт җире санала. Мең ел яшәгәннән соң башка фикер булмый бит инде.
Җир турында килешү төзүгә Абуталип үзенең икенче улы Хәерҗанны, дусты Мостафа һәм аның пәһлевәндәй үсеп җиткән Каһарман улы белән килгән иде. Алар да әңгәмәгә кушылды.
- Татар әдәмнәренең сезнең якка килеп утыруына син ничек карыйсың? - диде Мостафа.
- Төрлечә карарга мөмкин, - диде кантон башлыгы булган Якуб. – Уңайлыгы күбрәк булыр дим. Безне урысларның бик тиз арта баруы борчый, берзаман без, чирмешләр шикелле, азчылыкта торып калсак, урыслар башка басып йөремәсме?! Исбатла аннан биредә кемнең хуҗа икәнен. Сезгә акча хакына җир биреп торуга килгәндә исә, әгәр ак патша үзе шулай куша икән, аның ниятенә каршы төшеп булмый. Башкортлар акчага тиенсә, моның ни начарлыгы бар, түли бирегез әйдә, - дип эчендәге канәгатьлеген яшермәде Чынморзин.
Эш турында сөйләшүләр тәмам булгач, татарлар алып килгән күчтәнәчләрне башкорт кымызы белән чылата-чылата шактый вакыт әңгәмә корып утырдылар. Ил агаларының йөзләренә кызыллык йөгергәч, алар, хушланып, яшьләрнең дә сүзен тыймады.
- Сезнең авылда Карман атлы кеше яши икән. Нинди исем соң ул, үзе нинди адәм? - диде Якубның улы Хәлим.
Абуталип кеткелдәп көлеп җибәрде.
- Сез аның турында Утар урысларыннан ишеткәнсез, ахыры. Карман түгел ул, - Каһарман. Менә бит үзе монда. Чын каһарман, пәһлеван бит ул безнең, - дип олы гәүдәле яшь егеткә күрсәтте Абуталип.
- Ни өчен урыслар Карман дигән соң?
- Соң, урысның теле агач. Бермәлне шуларның берсе безнең авылга якын гына урман кыркып ята икән. Шунда өстенә Каһарман килеп чыккан. Тукмап кайтарган теге юньсезне. Анысы хәзер берәр урыс утынга барырга булса: “Туда не ходи, там Карман есть, там Карман ходит”, - дип әйтә икән. Менә шулай безнең Каһарман Карманга әйләнеп киткән.
Башкортлар белән татарлар, дөресрәге, мишәрләр, күңелле итеп кич утырдылар, хужалар кунакларга һичнинди килешмәгән сүз әйтмәде, караңгы чырай күрсәтмәде. Тегеләренең исә асаба халык, тугандаш халык белән якалашып яшәргә бөтенләй дә исләрендә юк иде. Алар бирегә баскынчы булып түгел, ә мәңгелек төяк эзләп килгән кешеләр, димәк, татулыкта- бердәмлектә булу – хак юл.
Сөйләшүләр нәтиҗәсендә тугайлары, урманы, куаклыклары белән 2500 дисәтинә биләмә мишәрләргә куртымга бирелде. Алар моның өчен һәр йорт башыннан егерме тиен акча һәм бер зур сыер түләделәр. Килешүгә кантон башлыгы Якуб Чынморзин, мулла Мөслим Бохаров, картлардан Токаш Бакшиев, Мәүлит Юлдашев, Хәлим авылыннан старшина Хәлим Якупов, Кылычбай Сәетов, ә Талип мишәрләре өчен Абуталип Хәлилов, Хәерҗан Абуталипов, Мостафа Хисамов, Каһарман Мостафин куй куйдылар. Шуның белән ике як та отты шикелле, бу авыллар халыклары бер-берсен белеп, танып, хезмәттә ярышып, яуда яклашып тарих юлы үттеләр.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Ташмәчет - 2
  • Части
  • Ташмәчет - 1
    Общее количество слов 4550
    Общее количество уникальных слов составляет 2279
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ташмәчет - 2
    Общее количество слов 4592
    Общее количество уникальных слов составляет 2387
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ташмәчет - 3
    Общее количество слов 4669
    Общее количество уникальных слов составляет 2392
    33.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Ташмәчет - 4
    Общее количество слов 1268
    Общее количество уникальных слов составляет 836
    43.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов