Latin

Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 04

Общее количество слов 3567
Общее количество уникальных слов составляет 2019
38.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
64.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Мөдир булып санала.
Кыңгыр эшләрдән чирканмый,
Көннән-көн усаллана.

Кирәген дә кирәкмәсен,
Барып хуҗага сөйли.
Анда эт сизгерлеге бар,
Гади эшчене сөйми.

Башын ахмаклыкка салган,
Һич тыя алмый телен.
Бар кешегә караганда,
Акыллы саный үзен.

Эшчеләр аңардан туеп,
Өч йөз имза җыйдылар.
Эшкә зарар китерә дип,
Җыелышка куйдылар.

Хуҗа хәлнең чуалганын,
Әллә сизмичә калды.
Бар эшчеләр таләп иткәч,
Карунны эштән алды.

Халык җиңел сулап куйды,
Өч көн бәйрәм иттеләр.
Яңа дәрт, яңа көч белән,
Яхшы эшләп киттеләр.

13.07.13 ел.


Чишмәле тау.

Тау астында чылтыр-чылтыр,
Чишмә ага чылтырап.
Киң болынга су җәелә,
Саф көмештәй елтырап.

Акрын-акрын сиздермичә,
Тарала алсу томан.
Атып килгән таң нурында,
Моң гына шаулый урман.

Чылтыр-чылтыр аккан чишмә,
Күңелемне юата.
Ялгыз бытбылдык кычкырып,
Балаларын уята.

Тау түбәсенә карасаң,
Күккә тигән шикелле.
Болытлар тау куенына,
Җыелганнар шикелле.

Тау иңнәренә сыенып,
Болытлар ял итәләр.
Чират белән берәм-берәм,
Алар йөзеп китәләр.

Ак читле күксел болытлар,
Зәңгәр күктә йөзәрләр.
Ял иткәндә күргәннәрен,
Кайсы илдә сөйләрләр.

Алар сөйләр серле таудан,
Көмеш чишмә акканын.
Әкият илендәге сыман,
Алсу таңнар атканын.

Чишмәле тау сине мәңге,
Күреп туялмам инде.
Мин булмасам серләреңне,
Кемгә сөйләрсең инде.

21.07.13 ел.


Төн каршылаганда.

Шәфәкъ ягын кызгылт нурга күмеп,
Кояш батты урман артына.
Мәңгелеккә түгел, вакытлыча,
Күңел әзер Ходай шартына.

Акрын гына җирдән әйләнәгә.
Караңгылык иңә өзлексез.
Тонык зәңгәр эңгер тәэсирендә.
Аерым хозур тоям ирексез.

Караңгылык арта барган саен,
Тирә-юнем серле күренә.
Агач-куак, яшел хәтфә үлән.
Кара кучкыл булып күренә.

Төн киләсен алдан белгәнлектән,
Җанда тыныч халәт саклана.
Алсу таңны иртән кабат күрәм,
Үзалдына күңел шатлана.

11.08.13 ел.


Сер ачу.

Һәр ачышның нигезендә,
Азмы-күпме сер ята.
Бер сер өчен кайберәүләр,
Гомер буе баш вата.

Дөньяда төрле зурлыкта,
Серләр һәркөн ачыла.
Сер ачуның рәхәте,
Көнкүрештә чагыла.

Телефонны гына алсак-
Халык хаман сөенә.
Бүген җирдә ансыз яшәү,
Мөмкин түгел тоела.

Табигатьнең күп серләрен,
Ачты адәм баласы.
Ачык серләр, бар серләрнең,
Меңнән бере чамасы.

Сер ачу авыр, катлаулы
Тырышлык таләп итә.
Серләр ачарга кешене.
Мохтаҗлык мәҗбүр итә.

Ачылган серләр, әлбәттә,
Сер булудан туктала.
Һәрбер сернең ачылганын,
Җәмгыять көтеп ала.

Сер ачуны фән телендә,
Ачыш ясау дияләр.
Серне яман якка юрап,
Теңкәгә дә тияләр.

Гомумән алсак, һәр сернең,
Кешегә бар хаҗәте.
Сирәк кешегә насыйбдыр,
Сер ачуның ләззәте.

15.08.13 ел.


Ничек тә әйтеп булмый.

Алсу-зәңгәр төсләр белән,
Офыкта ал таң уйный.
Дымлы яңгыр исе килә,
Ничек тә әйтеп булмый.

Ихтыярсыз тыңлап торам,
Колакларны торгызып.
Җир ананың куеныннан,
Чишмә чыга ургылып.

Чишмә җырлый ярсып-ярсып,
Күңелне куандыра.
Җыр шатлык белән төренгән,
Җанны тынычландыра.

Һәрбер мизгелнең рәхәтен,
Кадерләргә тырышам.
Әллә нидән йокы баса,
Үз-үземне орышам.

18.08.13 ел.


Патша кызы.
(Әкият)

Имештер борын заманда,
Данлы патша яшәгән.
Дөньяда беренче булып,
Алтын акча ясаган.

Патша көйсезләнә барган,
Картлыгы баскан саен.
Кызына кияү эзләгән,
Бераз җай чыккан саен.

Патша картырак булса да,
Кызы бик сылу булган.
Аны күргән һәрбер ир-ат,
Ирексез хәйран булган.

Кеше карап туялмаслык.
Кыз гаҗәп гүзәл икән.
Атап ясап куйган кебек,
Галәмәт күркәм икән.

Олуг ханнар, бай солтаннар,
Кызга гашыйкъ булганнар.
Патша кызын бер күрергә,
Ерак җирдән килгәннәр.

Патша бар нәрсәдән артык,
Җирдә кызын яраткан.
Иң зирәк иргә бирәм дип,
Илгә хәбәр тараткан.

Кызны сөям дигән ирне,
Сорау биреп тикшергән.
Әгәр сорауны белмәсә,
Көчләп телен кистергән.

Сәер холыклы патшадан,
Фиргавен дә шүрләгән.
Әлбәттә телсез адәмгә,
Патша кызны бирмәгән.

Серле сорау эчтәлеген,
Беркем дә аңламаган.
Телсез адәмнәр берсе дә,
Юньләп сөйли алмаган.

Өйләнергә теләүчеләр,
Барсы куркуга калган.
Патша шуңа карамастан,
Беркемне кызганмаган.

Патшаның кызы хакында,
Бер яшь көтүче белгән.
Телсез калган бичараны.
Үз күзе белән күргән.

Көтүче күргән телсезне,
Йөздә бер тәүлек рәттән.
Төрле ысуллар кулланып,
Сөйләшергә өйрәткән.

Куллар-ымнар ярдәмендә,
Телсез сөйли башлаган.
Шуннан башлап патша кызын,
Күрә алмый башлаган.

Көтүче егеткә сорауны,
Телсез аңлатып биргән.
Шатлыгыннан яшь көтүче,
Күккә кадәр сикергән.

Көтүче сорау өстендә,
Шактый озак баш ваткан.
Тырыша торгач, ниһаять,
Чын дөрес җавап тапкан.

Иңенә янчыгын асып,
Патша каршына барган.
Юл гаять озын булганга,
Көтүче бераз арыган.

Фәкыйрь көтүчене күреп,
Бөтен сарай шаккаткан.
Артык ярлы егет күреп,
Карт патша уйга баткан.

Шушы хәлне көткән егет,
Ниһаять телгә килгән.
Патша кызын хатын итеп,
Алырга вәгъдә биргән.

Тәхеткә утырган патша,
Көтүчене күзәткән.
Горур егеткә текәлеп,
Хуп диеп, бер сүз әйткән.

Көтүче фәкыйрь булсада,
Гаять зирәк күренгән.
Патша егетнең акылын,
Сынап карыйсы килгән.

Зирәклегең исбатла дип,
Серле соравын биргән.
Җавап уйларга нибары,
Өч минут вакыт биргән.

Данлы патша каршысында,
Көтүче кызны көткән.
Кызыгыз бире килсен дип,
Бердәнбер шартын әйткән.

Патшаның ниятен аңлап,
Баш вәзир чыгып шылган.
Сихри күк кызы шикелле,
Кыз кинәт пәйдә булган.

Тиңсез гүзәллекне күреп,
Егетнең күңеле булган.
Теләсә нинди сорауга,
Башаяк риза булган.

Телсезнең сүзләре белән,
Сорау бик тәңгәл килгән.
Әзер җавапны көтүче,
Һәйбәтләп сөйләп биргән.

Дөрес җавапны ишеткәч,
Карт патша өнсез калган.
Башы әөләнеп тәхеттән,
Егылып төшә язган.

Искитәрлек төгәл җавап,
Кызның хисенә тигән.
Бу егетнең һәрбер сүзе,
Мең алтын тора дигән.

Бераз уфтанып утыргач,
Патша да җайга килгән.
Башың яхшы эшли диеп,
Егеткә кызны биргән.

Көтүче егет берсүзсез,
Язмышы белән күнгән.
Патша кызын шул минуттан,
Йөрәге белән сөйгән.

Патша хәзрәтләре шулай,
Теләгенә ирешкән.
Күңеле тулып кияү белән,
Кул кушырып күрешкән.

Әҗәле җитеп карт патша,
Фани дөньядан киткән.
Кияүне үлер алдыннан,
Патша дип, игълан иткән.

Көтүче патша кызына,
Менә шулай өйләнгән.
Тәхеткә ничек менгәнен,
Беркайчан сөйләмәгән.

Яшь патша имеш күптин-күп,
Изге гамәлләр кылган.
Тел кисү кебек хәлләрне,
Беренче көннән тыйган.

Серле сорау эчтәлеге,
Һаман да мәгълүм түгел.
Минсиңайтим, патша булу
Бүген дә җиңел түгел.

25.08.13 ел.


Эңгер.

Офык саргылт-кызыл төстә,
Еракларга җәелгән.
Яңгыр яварга чамалый,
Болытлар түбән төшкән.

Елгадан урманга таба,
Акрын гына җил исә.
Нәкь эңгер төшкән вакытта,
Моңсу ихтимал үсә.

Ташып тулып аккан елга,
Ашыга да ашыга.
Ямьле табигатькә карап,
Авыр уйлар басыла.

Бераз гына дымлы һава,
Гәүдәне басып тора.
Тик салмак тирбәлгән томан,
Матур тәэсир калдыра.

27.08.13 ел.


Килерсең шикелле.

Очрадың юлымда, гөлбакча янында,
Гашыйк булдым сиңа яшьлегем таңында.
Киттең дә югалдың берялгыз калдырып,
Сөюгә сусаган йөрәкне яндырып.

Сагынып, саргаеп көтәмен гел сине,
Кайчан да булса килерсең шикелле.
Тавышым кайгылы, уйларым сагышлы,
Яшәргә телимен төзәтеп ялгышны.

Юлларга карыйм мин күзләрем талганчы,
Кайчакта көтәм мин ал шәфәкъ батканчы.
Көннәрем бертөсле шөгелдә узалар,
Кичләрем ямансу сагынып узалар.

Күңелдә җилкенә иң соңгы өметем,
Дөньяда син генә җан сөйгән егетем.
Өметкә ышанып ашкына йөрәгем,
Бик акрын ирексез талпына хисләрем.

07.09.13 ел.


Форд саклаган.

Бер иптәшем-шәп сунарчы,
Ау дисәң дә атлыга.
Ял көннәрен көтә-көтә,
Гадәттән тыш ашкына.

Мин үзем ялны көтсәм дә,
Кулга мылтык алмадым.
Бик мөһим эш аркасында,
Ауга бара алмадым.

Иптәшем ялгызы киткән,
Яңа джибы белән.
Машинадан җәнлек ату,
Җайлы икәнен беләм.

Элек җәяү йөри идек,
Заманалар үзгәрде.
Машина күрсә качалар,
Җәнлекләр дә үзгәрде.

Машинаның кем әйтмешли,
Яман яклары да бар.
Юлсыз җирдән чапкан чакта,
Кискен хәлләр туалар.

Иптәшем артык мавыгып,
Тирән чокырга очкан.
Үзе ярыйсы күренә,
Джип урталай сынган.

Галәмәт зур куян күреп,
Иптәшем кызу чапкан.
Дөм караңгы төн булганга,
Чокырны күрми калган.

Ярый әле үзе исән,
Иптәш зарарланмаган.
Иптәшне ачы үлемнән,
Яңа форды саклаган.

Иптәшем куянны тирги,
Каһәр төшкән куян ди.
Биш минутлык рәхәт өчен,
Өч милллион зыян ди.

09.09.13 ел.


Таң алдыннан.

Таң алдыннан төн караңгы,
Күзгә төртсәң күренми.
Күңелне йокы биләгән,
Шуңа ерак үрелми.

Анда-санда күк йөзендә,
Вак йолдызлар җемелди.
Алары да ерак сыман,
Якты нурлар түгелми.

Бакчадагы алмагачлар,
Җил уңаена шаулый.
Уху-ху дип бер ябалак,
Ахры киек кош аулый.

Әче җилле, салкын һава,
Кырау төшә ахрысы.
Сукмакларга ак бәс сарган,
Күзгә төшә яктысы.

Әнә офык алсулана,
Таң атар озакламый.
Октябрь ае күңелсез,
Өметләрне акламый.

19.09.13 ел.


Моңсу һава.

Көннең була салкыны да,
Яңгырлысы да була.
Күңел өзгеч моңсу һава,
Көз айларында була.

Урамда октябрь абзый,
Яңгырларын яудыра.
Аяк астында быкырдык,
Тәмам хәлдән тайдыра.

Табигать бозылып китте,
Болытлар актарыла.
Иртән яңгыр туктаса да,
Куе томан сарыла.

Дымлы салкын җанга үтте,
Саруымны кайната.
Тик хыялым күгендә,
Сызлып алсу таң ата.

Начар һава булмый имеш,
Белмим ни дияргә дә.
Табигатьнең үз законы,
Буйсынмый берәүгә дә.

14.10.13 ел.


Шатлык.

Шатлыкны яшереп булмый,
Шатлык йөзгә җәелә.
Күзләрдән нурлар бөркелә,
Илаһи хис көенә.

Шатлык кичергән мизгелдә,
Күзләр сөеп карыйлар.
Күңелдә ниләр ятканын,
Бер сүзсез дә аңлыйлар.

Йөрәк өзлексез талпына,
Шатлыкны үлчәп булмый.
Күзләр күңелле елмая,
Шатлык тиктән-тик тумый.

Шатлык чәчкән кешеләргә,
Карыймын гел сокланып.
Хыяллар чынга ашканда,
Туя алмыйм шатланып.

06.01.14 ел.


Урманда таң.

Урман уйчан гына йокымсырап,
Каршы алды никтер моңаеп.
Берәм-берәм ботак ябалдашлар,
Талпындылар кинәт уянып.

Урманда таң, алсу сихри иртә,
Ак каеннар яфрак коялар.
Октябрьнең тәүге ярауларын,
Ләлә чәчәкләре тоялар.

Карурманның ерак түрләренә,
Мең төрле нур, томан җәелә.
Усак яфраклары шаулый-шаулый
Шом тарата җилләр көенә.

Кояш нурларында чык сулары,
Асыл таштай җем-җем уйныйлар.
Карт имәннәр таң хәйранга калып,
Май айларын сагнып елыйлар.

07.01.14 ел.


Ышанма.

Ышанма, дустым, ышанма,
Ул оныткан дисәләр.
Көлеп кара йөзләренә,
Йөрәгеңә тисәләр.

Тылсымлы мәхәббәт хисен
Сөймәгәннәр, белмиләр.
Бер-беребезгә булган хистән,
Алар бераз көнлиләр.

Мин тик сине генә сөям,
Бер шигең дә булмасын.
Күңел бакчаңдагы гөлләр,
Беркайчан да сулмасын.

Синнән башка беркемгә дә,
Йөрәгемне ачмадым.
Көт, матурым, көт, килермен,
Сагындыра башладың.

12.02.14 ел.


Шәнгәрәй.

Вәт бу заман ичмаса,
Әйләнә дә бер баса.
Заманның өске катында,
Шәнгәрәй дус ләбаса.

Вакыт аккан су кебек,
Шәнгәрәй зирәк егет.
Мәшһүр булды да куйды,
Березовский кебек.

Яшь хатыннан ул уңды,
Хөрмәтле кеше булды.
Бай Алсуга өйләнеп,
Тигәнәктән гөл булды.

Ул да кебек, түгел дә,
Шатлык уйный йөзендә.
Шәнгәрәй дусның эшләре,
Гөрләп бара бүген дә.

04.03.14 ел.


Ике бәхет бергә килми.

Килми икән, ни кылсаң да килми,
Ике бәхет бергә берьюлы.
Менә шулай инде фани дөнья,
Кая карасаң да сер тулы.

Бу сүзне мин әйтмим, тик ишетәм,
Моны сөйли миңа күңелем.
Төрле хәлләр сөйли миңа күңел,
Кайвакытта кирәк түгелен.

Зарланмыйча болай гына әйтәм,
Бәхет мине сирәк үзсенде.
Әйткән идем бугай, саран язмыш,
Ничә тапкыр миннән күпсенде.

Бүген булса, бәлки кабат булмас,
Бәхетне дим азрак татыдым.
Ялганламыйм, тик бераз арттырам,
Зур бәхетнең ишеген шакыдым.

04.03.14 ел.


Тыңларга туры килә.

Бер ханым һәр җомга саен,
Тота да сөт китерә.
Җыелып килгән кайгысын,
Зарын сөйләп үтерә.

Арттырып, куертып сөйли,
Битләре ал тимгелле.
Үзен-үзе җәлләтергә,
Ясап куйган шикелле.

Карашын тотармын димә,
Күзләре уйнап тора.
Йөзе һәрвакыт тынгысыз,
Хәсрәте саркып тора.

Табигате артык моңсу,
Юкка-барга да көя.
Бөлүнең соңгы чигенә,
Килеп терәләм дия.

Өянәгем кузгала ди,
Ни кылса да үкенә.
Аның зарын сәгать буе,
Тыңларга туры килә.

Әйтерсең бер аңа авыр,
Еларга күп сорамый.
Күз яшьләрен күтәралмыйм,
Йөрәгемә ярамый.

06.03.14 ел.


Очрашу.

Чиксез бәхетле елмаеп,
Каршы алдың син мине.
Уен эш мени мәхәббәт,
Шигем юк түгел иде.

Кечкенә, зур шатлыкларны,
Бергә искә төшердек.
Кыска гына вакытта да,
Күп куаныч кичердек.

Мондый бәхет көн дә килми,
Шатланмаска тырыштым.
Мөлдерәп тулган хисемне,
Мин тыярга тырыштым.

Чикләвек төсле күзләрең.
Җем-җем балкып яндылар.
Керфегеңнән кайнар яшьләр,
Иренеңә тамдылар.

15.03.14 ел.


Ят заман.

Нишләтим соң йөрәгемне, нишләтим?
Менә бүген тагын аңа үпкәлим.
Бер сүземә колак салмый ашкына,
Хәлләремне аңламыйча талпына.

Кемгә ачыйм йөрәгемне, юк кешем.
Алда бушлык, билгесезлек юк көчем.
Кая барсам ияреп йөри бер сагыш,
Үч иткәндәй тынгы бирми бу язмыш.

Бердә фәрман биреп булмый йөрәккә,
Өмет белән янган чакта бигрәк тә.
Тормыш түгел җафа чигү, ят заман.
Узган чорга кайтып булмый яңадан.

Мөлдерәп тулган хисләремне сөйлим,
Вакыт-вакыт үз-үземне мин сөймим.
Ни кылсаң да үзгәрми икән заман,
Киләчәкнең өмете белән янам.

25.03.14 ел.


Туры юл.

Туры юлдан тайпылма дип,
Миңа акыл саттылар.
Гаҗәп матур туры юлны,
Аз кешеләр таптылар.

Юллар гел туры булалмый,
Җир ич су өсте түгел.
Биек тауларны кичәргә,
Күнегеп җитми күңел.

Саесканнар туры оча,
Борыла алмаган өчен.
Борылмаларны узарга,
Күп китә минем көчем.

Намус белән яшә диеп,
Нечкәләп эйтмәделәр.
Туры юл чатында мине,
Зарыгып көтмәделәр.

25.03.14 ел.


Тойгы.

Эчпошыргыч бер тойгы,
Теңкәгә тия һаман.
Бераз югалып тора да,
Хасил була яңадан.

Ни өчендер шул тойгыдан,
Котылырга иренәм.
Бәлки кирәге чыгар дим,
Хисләремә биреләм.

Юкса тойгының зарарын,
Күңелем белән аңлыйм.
Сиңа гына күп кирәк дип,
Кайчакта тиргәп ташлыйм.

Тойгы иреккә омтыла,
Бер дә белми чаманы.
Йөрәк белергә теләми,
Күңелдәге һаваны.

26.03.14 ел.


Җәмиләкәй.

Бер минут чамасы һаман,
Текәлеп карап тордым.
Аралар ерак булса да,
Бердәнберем син булдың.

Әллә төш, әллә өн дидең,
Буй сыныма карагач.
Үрелеп битемнән үптең,
Җил чәчемнән тарагач.

Берьюлы бөтен җирең дә,
Әсир итәләр мине.
Һәрвакыт көләч йөзеңне,
Күреп туялмам инде.

Җәмиләкәй, сиңа Ходай,
Мул салган сөю хисен.
Яннарымда син булганда,
Дөньялар ямьле дисең.

26.03.14 ел.


ЗӘҢГӘР ЧӘЧӘКЛӘР
(шигырьләр)

Ташкын
Дулап ярлардан чыгалар
Үләмәнең сулары.
Язгы ташкын шаулаганын
Һаман тыңлап туймадым.
Көчле ташкын илтеп куйды
Зур бозларны кырларга.
Ташкын шавын көйгә салып
Сезгә кайттым җырларга.
Күкрәп, шаулап акты ташкын
Ярларга сыялмыйча.
Вакыт кыса, китәм инде
Карап та туялмыйча.
Боз таулары япан кырда
Тын гына елап калды.
Кар сулары белән тулган
Үләмә агып калды.
10.04.2013

Урманда
Урманга кердем кайтышлый
Кошлар җырын тыңларга.
Таныш сукмаклардан йөрим,
Кайтсам туган якларга.
Урман шаулый, кошлар сайрый,
Керәм матур дөньяга.
Язгы урманнан да ямьле
Тагын ни бар дөньяда.
Сукмагым дим, борма-борма
Түбән төшә дә менә.
Әкияттәге юллар сыман
Читләре чәчәк кенә.
Әнә күке аваз салды,
Сискәнде карт имәннәр.
Алар һаман өскә үрли,
Болытларга тигәннәр.
Түм-түгәрәк зур аланда
Уйный иде пар болан.
Буй-сыннары шундый нәфис,
Чәчәк сабагы сыман.
Юлым шунда туктап калды,
Өркерләр дип уйладым.
Аллы-гөлле чәчәкләргә
Мин басарга кыймадым.
16.12.2014

Яңгыр
Яңгыр яуса, җиңел сулап җир уяна,
Бәрәкәтле булсын диеп ил куана.
Яңгыр күбрәк яуган саен икмәк уңа,
Ахак кебек бодай белән ындыр тула.
Икмәк булса, тамак та тук, өс тә бөтен.
Айлар буе яңгыр яумый торса, читен.
Яңгыр суы табигатькә җан өрәдер,
Җирнең өстен яшел төскә ул төрәдер.
Яңгыр – шатлык, яңгыр – сафлык,
яңгыр – байлык,
Шунсы да бар: яңгыр яуса, арта саулык.
Бар җиргә дә яңгыр яумый тигез итеп,
Кайвакытта хәлләр бетә яңгыр көтеп.
Куанабыз, сөенәбез, яңгыр яуса,
Яңгыр яу, яу, яу, сибәлә, һич булмаса.
12.06.2014

Элек башкачарак иде
Бүген җилнең атаманы килгән,
Иртәдән үк дулый, сызгыра.
Кичә генә яуган аз-маз карны
Төрле тарафларга туздыра.
Атна буе торган якты дөнья
Караңгыланып калды, ниһаять.
Җил һаман да көчәя бара кебек,
Булмас кебек кабат тын хәят.
Вакыт-вакыт җил давыллый башлый,
Күккә өермәләр сузыла.
Җанда-тәндә авыр моңсу халәт,
Үзалдына кәеф бозыла.
Түбән төшкән зур шәмәхә болыт
Буран белән бергә кушыла.
Гадәттән тыш хәл күргәнгә ахры,
Килалмыйча торам һушыма.
Болыт кар апкилде булса кирәк,
Бар тирә-юнь акка төренде.
Ул да түгел, кыска бер арада
Кояш көлгән кебек күренде.
Кояш баешыннан искән җилләр
Гадәттә еш буран китерә.
Әллә мин үзгәрәм, әллә дөнья,
Буран башка төрле үкерә.
5.12.2014

Ромашкалар
Ромашкалар таң җиленнән
Моң гына тирбәләләр.
Әйтерсең лә алар шулай
Тын гына серләшәләр.
Ап-ак кигән чәчәкләрдән
Татлы хуш ис бөркелә.
Ихтыярсыз биреләмен
Бай табигать иркенә.
Монда бар да элеккечә,
Шуңа җаным шатлана.
Чәчәкләргә карасам да,
Күңел күгем сафлана.
Кояшның тәүге нурлары
Иркәли чәчәкләрне.
Озаклап туктап күзәтәм
Чуар күбәләкләрне.
Чәчәкләрдә җем-җем уйный
Энҗе чык тамчылары.
Тургай җырына кушылып
Җырлый күңел кыллары.
Нигә шулкадәр якын соң?
Ала алмыйм күземне.
Бала чакка кайткан кебек
Хис итәмен үземне.
28.11.2014

Вәгъдә
Ни белән юанырга соң?
Күренеп торган эшем юк.
Әллә нинди моңсу тынлык,
Серем сөйләр кешем юк.
Яңа хыял яралмаса,
Никтер рухланмый күңел.
Зиһен еракка юнәлгән,
Бу хәл тикмәгә түгел
Күптәнге бер иске вәгъдәм
Кылт итеп искә килде.
Вак эшкә алданып йөреп
Соңга калмасам инде.
Билгеле ки, һәр вәгъдәне
Тизрәк үтәргә кирәк.
Һаман мөмкинлек булмады,
Озака китте бигрәк.
Бу гамәлне булмас эш дип
Кырыйга куйган идем.
Әйткән сүз – аткан ук, дигән
Катгый карарга килдем.
Вәгъдә булгач, соң булса да
Бер үтәлергә тиеш.
Онытсам, намус агачым
Бирмәскә мөмкин җимеш.
Гамәлне башкарып чыксам,
Олы шатлык көтелә.
Тынгысыз күңел берәүне
Сөендерәсе килә.
28.11.2014

Әтиең төсле икәнсең
Төшме димен, юк, бу өн шикелле,
Күзгә әллә ниләр күренә.
Хәл-вакыйга шундый кинәт булды,
Керми тора күңел түренә.
Акыл түгел, күңел икеләнә,
Мөмкин түгел диеп саныймын.
Ялгышмаска теләп баштанаяк
Тирән дикъкать белән карыймын.
Беренче күз ташлау белән, якташ,
Мин, әлбәттә, сине таныдым.
Шундый зур кызыксыну кузгалды,
Сикереп торып сиңа атылдым.
Мөмкин кадәр ихлас тавыш белән:
– Тиңдәш, синме? – диеп сорадым.
Эчкә тулган хисләр яктысында
Уйчан күзләреңә карадым.
Көтмәгәндә таныш чалым күреп
Карап каттың минем йөземә.
Кечкенә генә моңсу күзләреңнән
Таныганың ачык сизелә.
Йөзең һаман кырыслана барды,
Карашыңнан шомланып куйдым.
Иреннәрең дер-дер калтырады,
Халәтеңне берсүзсез тойдым.
Зур шатлыктан бер мәл хәлем китте.
– Син икәнсең, ай, рәхмәт, – дидем.
– Уен мени, ничә заман узды,
Көч-хәл белән таныдым, – дидем.
Яшьли ирегеңнән мәхрүм калгач,
Туган җиргә бүтән кайтмадың.
Хурландыңмы, оялдыңмы – белмим,
Кайтыр сәбәп, ахры, тапмадың.
Дус бар, дошман күп дигәндәй,
Төз юл сайлап дөрес иткәнсең.
Сине танымаган булыр идем,
Нәкъ әтиең төсле икәнсең.
Артык төпченергә мин җыенмыйм,
Күрәм – ару килеш-килбәтең.
Сөендердең, якташ, хатынны да
Сайлагансың уңган, әйбәтең.
5.12.2014

Хатирәләр белән яшим
Хатирәләр уйлап юаныр чак,
Яшь вакытны булмый кайтарып.
Хыялларым канат каккан чакка
Кайтасылар килә җай табып.
Хатирәләр уйлап юаныр чак,
Һаман яшь чак керә төшләргә.
Яшьлек шулай бик тиз узамени?
Уйга чумам айлы кичләрдә.
Хатирәләр уйлап юаныр чак,
Онытканмын рәхмәт дияргә.
Зәңгәр күлмәгеңне һаман саклыйм,
Синең төсең итеп кияргә.
Хатирәләр уйлап юаныр чак,
Уйлар кайта туган якларга.
Ерактан да җанны җылытасың,
Шушы хисне телим сакларга.
7.12.2014

Маһинур
Чәчләреңне салып җил иркенә
Күңел бакчасына керәсең.
Сөю шулай була микән әллә,
Сине һәр көн килә күрәсем.
Иреннәрең тулып пешкән чия,
Күзләреңдә синең якты нур.
Дус дип йөреп гашыйк булганымны
Сизми калдым сиңа, Маһинур.
Үз хәлемне үзем аңлый алмыйм,
Йокыларым качты түгелме?
Сагынам да сине, юксынам да,
Биләп алдың барлык күңелне.
Болай гына хисне баса алмам,
Җай чыгуга киләм, көт мине.
Күңел белән түгел, йөрәк белән
Сөям, Маһи, сөям мин сине.
12.12.2014

Зур шау-шуны күтәралмыйм
Концертларга, театр-фәләннәргә
Бервакытта алдан бармадым.
Барсам да шул ихлас авыз ерып,
Озын-озак утыра алмадым.
Коеп яуган җәйге яңгыр кебек
Дәртем тиз кабына, тиз тына.
Күңел һаман гыйбрәтле хәл эзли,
Югарыга карап ашкына.
Зур матурлык карый булса кирәк,
Бертөсле көй аны туйдыра.
Нишләтим соң, күңел нечкә булгач
Асыл көйләр генә сыйдыра.
Көчле тавыш хәзер күтәралмыйм,
Тынычлык сөяр вакыт җиткәндер.
Янар йөрәк һаман ашкынса да,
Гүзәл яшьлек узып киткәндер.
Узса узсын, әйдә, уза бирсен,
Кайгы-хәсрәт килеп тотмасын.
Тәкъдирдән ич барыбер узып булмый,
Атар таңнар мине котласын.
15.12.2014

Белер-белмәс ниләр диим
Һәр кешенең анасы бар,
Һәм дә атасы була.
Ата-анасын белмәүче
Кайбер кешеләр була.
Сүз иярә сүз чыга ич,
Шундый берәү очрады.
Дөресен әйтсәм, бу турыда
Уйлаганым булмады.
Үз башына төшсә генә
Аңлый адәм баласы.
Кем булса да, бу егетнең
Һичшиксез бар анасы.
Язмышы хакында башта
Сабыр гына сөйләде.
Минем нәрсә уйлаганны
Ул, әлбәттә, белмәде.
Һәрхәлдә ул үзен-үзе
Бәхетле дип санамый.
Тик бер үзенә ышана,
Берәүгә дә таянмый.
Үтә тапкыр, белемле зат,
Бер кыза, бер яхшыра.
Башка телдә сөйләшкән күк
Аптырашта калдыра.
Анаң, бәлки, гаепсездер,
Бүгеннән эзлә дидем.
Егет күңелендә шактый зур
Саф хис барлыгын сиздем.
Ялгыш кагылдым, ахрысы,
Башын йөзтүбән иде.
Әти-әнине белмәсәм,
Мең тапкыр яхшы диде.
Егетнең йөрәге юктыр,
Булса да, янып беткән.
Белер-белмәс тагын ни дим?
Аны язмыш рәнҗеткән.
15.12.2014

Могҗиза
Могҗизалар булмый диләр,
Була ул, ник булмасын?
Бәлки мин аны күрермен,
Тик өметем сүнмәсен.
Әнә шулай уйлыймын да,
Шулай кебек тоела.
Кайсы яктан килсә дә бер,
Шатлык хисе җыела.
Гел матур хәлләр уйласаң,
Күңел дә сафлана ич.
Могҗиза күрсәң, һичшиксез,
Хәтердә саклана ич.
Табигатьнең серләре күп,
Белеп булмый гомердә.
Бәхетле кешегә генә
Насыйп була белергә.
Дөньяның төрле җирендә
Була алар чынлап та.
Үзең чәчмәгән орлыклар
Уңыш бирә кайчакта.
Белем зуррак булган саен
Хәл гадәти күренә.
Кайбер гап-гади нәрсәләр
Могҗиза күк күренә.
14.12.2014

Серле хәл
Бер хәлне һич уйларга яратмыйм,
Язмыш башка якка юллады.
Искә төшкән саен күңел сыза,
Җан теләгән насыйп булмады.
Көтелмәгән бер хәл аркасында
Максатыма бара алмадым.
Хәлне төшенергә кирәклеген
Торган саен ныграк аңладым.
Таныш җиргә кабат юлыксам да,
Күңел күгем никтер караңгы.
Тыштан караганда матур җирләр,
Якты хыял шунда яралды.
Ул хыялның хәзер кирәге юк,
Йөрәгемне генә кузгата.
Була ич кайчак авыр минутлар,
Сулык-сулык җанны сызлата.
Дөресен әйтсәм, хыял матур иде,
Биләп алган иде күңелне.
Нәрсә соң бу, һич төшенә алмыйм,
Үткән халәт кайта түгелме.
Әйткән идем бугай, кирәге юк,
Үкенү хисе талый бәгырьне.
Бар бит дөньяда әкәмәт хәлләр,
Котыртып тора нидер хәтерне.
Күңел төерен бер чишәсем килә,
Заман ару кебек ярыйсы.
Әллә кайчан узган серле хәлнең
Эченә кереп килә карыйсы.
Мөмкинме соң гамәл, әллә юкмы,
Мөмкин кадәр исәп керергә.
Кемнең кулы уйнаган соң монда,
Акыл тели шуны белергә.
12.12.2014

Бер малай мәхәббәте
Кибетче Гөлшат апаның
Һәр бармак саен йөзек.
Гади йөзекләр түгел шул,
Һәрберсе алтын йөзек.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Сигез була барысы.
Малалайлар да кызыгалар,
Бигрәк матур сарысы.
Әни әйтә әле миңа,
Кызлар карарга иртә.
Җенем сөйми шул сүзләрен,
Имеш, мин артык иркә.
Нишләтим соң, йөзекләре
Ирексез кызыктыра.
Түшенә аскан муенса
Өзлексез янып тора.
Зур кызыл чәчәк шикелле,
Ансын каян алгандыр.
Бәлки асыл таш та түгел,
Саф пыяла ялгандыр.
Нәрсә булса да барыбер,
Абау да матур инде.
Берәүне дә бу кадәрле
Яратканым юк иде.
Шунсы начар, бер егет бар,
Бик гайрәтләнеп йөри.
Карап торырга ук усал
Түбән очтан Гаптери.
Шул җен килсә, Гөлшат апа
Ихлас елмаеп-көлә.
Мөнәсәбәтләре ягымлы,
Шуңа ачуым килә.
Тегеләй дә уйлыйм, болай да,
Белмим нишләргә инде.
Ачудан өйгә кайтмадым,
Әнидән эләгә инде.
Бераз үссәм, Гаптеринең
Кирәген бирәм әле.
Кибетчесен әйтер идем,
Миндә юк бер дә гаме.
10.12.2014

Авыл халкын талыйлар
Көчсезләрне кимсетү – начар гамәл,
Гөнаһасы гына ни тора.
Кайда карасаң да гаделсезлек,
Каршы тору хисе тудыра.
Беркатлы зат, мәгълүм, гади була,
Аз әйбергә ихлас куана.
Тик шулай да ипсез кагылганда,
Йоклап яткан җаны уяна.
Дошманлыкны өнәмәгән өчен,
Күп вакытта дәшми калабыз.
Комсызларга урлашырга юлны
Үз кулыбыз белән ачабыз.
Әйтик, һәркөн кирәк сөтне алыйк,
Унөч-ундүрт сумга сатабыз,
Очсыз икәнлеген белә торып,
Телебезне биктә тотабыз.
Шул ук сөтне комсыз малтабарлар
Илле сумнан кимгә сатмыйлар.
Мондый хәлгә халык күпме түзәр,
Тешен кысып намус саклыйлар.
Авылларда хәзер күп кешеләр
Очын-очка көчкә ялгыйлар.
Һәләкәтне төгәл белсәләр дә,
Авыл халкын һаман талыйлар.
Гаебең булса, дәшми калу яхшы,
Булмаганда нигә куркырга?
Гаделсезлек тойсаң, бу турыда
Берөзлексез кирәк тукырга.
6.12.2014

Һәр нәрсәнең чиге бар
Һәр нәрсәнең чиге була,
Галәмнең дә бар диләр.
Чиксез нәрсә булса булыр
Фәкать бер кайгы диләр.
Бәлки кайгының да бардыр,
Тик без белмибез генә.
Кайгы эчкә сыймаганда,
Кан-яшь булып түгелә.
Каһәр төшкән кайбер кайгы
Бөтен гомергә җитә.
Андый затлар үзен-үзе
Бәхетсез дип хис итә.
Кайгы хисе иң яман хис,
Кешенең ала өнен.
Түбәнлекләргә төшәрсең
Шул хистән качу өчен.
Бар нәрсәнең чиге булгач,
Берәр чара табылыр.
Берзаман кайгы ишеге
Мәңгелеккә ябылыр.
30.11.2014

Хатының юньсез дидем
Бүген һич уйламаганда
Иске дус килеп керде.
Кыяфәте шәптән түгел,
Ишекле-түрле йөрде.
Нык кызганыч тавыш белән
Сыкрап, моңаеп сөйли.
Ул, ахры, безнең гаиләдән
Ашыгыч ярдәм эзли.
Дустымның хатыны киткән,
Шуңа күңеле боек.
Берзаман елап җибәрде
Һич булмый гына тыеп.
Үзен куып чыгармаган,
Эчтән шатланыр иде.
Үкси-үкси чыгып чапты
Хафага салып мине.
Юатуның файдасы юк,
Хатының юньсез дидем.
Көчләп яраттырып булмый,
Ялынма, китсен дидем.
Хәләл җефетем «аһ» итте,
– Әллә сагынамы? – ди.
– Хатын киткән өчен генә
Шулай кайгырамы? – ди.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 05
  • Части
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 01
    Общее количество слов 3763
    Общее количество уникальных слов составляет 2019
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 02
    Общее количество слов 3788
    Общее количество уникальных слов составляет 1965
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 03
    Общее количество слов 3553
    Общее количество уникальных слов составляет 2051
    39.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 04
    Общее количество слов 3567
    Общее количество уникальных слов составляет 2019
    38.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 05
    Общее количество слов 3766
    Общее количество уникальных слов составляет 2083
    38.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 06
    Общее количество слов 3801
    Общее количество уникальных слов составляет 2095
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 07
    Общее количество слов 3769
    Общее количество уникальных слов составляет 2097
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 08
    Общее количество слов 3707
    Общее количество уникальных слов составляет 2149
    34.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 09
    Общее количество слов 3694
    Общее количество уникальных слов составляет 1902
    36.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 10
    Общее количество слов 3803
    Общее количество уникальных слов составляет 2032
    39.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 11
    Общее количество слов 3825
    Общее количество уникальных слов составляет 2048
    40.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 12
    Общее количество слов 3703
    Общее количество уникальных слов составляет 2025
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 13
    Общее количество слов 3769
    Общее количество уникальных слов составляет 2038
    40.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 14
    Общее количество слов 3751
    Общее количество уникальных слов составляет 2034
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 15
    Общее количество слов 1202
    Общее количество уникальных слов составляет 856
    49.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    64.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    72.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов