Latin

Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 01

Общее количество слов 3763
Общее количество уникальных слов составляет 2019
37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
ӘТИЕМ ВАСЫЯТЕ
(шигырьләр)

Васыять

Әти­әни – ике изге кеше,
Үстердегез мине улым дип.
Күрсәттегез миңа тормыш юлын,
Менә шушы барыр юлың, – дип.

Чиксез бәхет бит ул җирдә яшәү,
Аллаһының олы бүләге.
Кая барсам, нишләсәм дә, мине
Йөртә әти­әни теләге.

Мин бурычлы сезгә, әти­әни,
Мең кат рәхмәт әйтәм көн саен.
Иң беренче булып үрнәк алдым
Синнән, әнием, минем күз нурым.

Мин хәтерлим, әти, бүгенгедәй
Синең белән узган чагымны.
Кайтып сине күргән кебек булам,
Күргән саен туган ягымны.

Тиңдәшсез сез, әти­әни, миңа,
Өйрәттегез җирнең һәр серен.
Тырышлыгым, һәрбер кылган эшем
Сезнең өчен түгел яшерен.

Максатларга ирешергә, әти,
Ярдәм итә синең киңәшләр.
Балаларың, оныкларың туар,
Безнең нәсел җирдә мең яшәр.

Син өйрәттең, әни, күп нәрсәгә,
Әрәм итмим көннең минутын.
Гөнаһ, диеп әйтә идең миңа,
Зая узса әгәр бер көнем.

Васыятең, әти, колагымда,
Мин үтәргә аны бурычлы.
Ике тапкыр миңа гомер бирдең,
Минем өчен күпме тырыштың.

Сез түгелме, диеп карап торам,
Пар күгәрчен оча һавада.
Мин алардан үземә көч алам,
Алар йөрәгемә дәва да.


Авылым

Авылым, син җәелгәнсең
Урамны ике яклап.
Көнчыгышта биек тавың
Тора давылдан саклап.

Тау сыртында катнаш урман,
Агачлары бик юан.
Мондагыдай имәннәрне
Таба алырсыз кайдан?

Тау сыртында җир җиләге
Сабан туена пешә.
Рус чокыры җиләкләре
Һаман исемә төшә.

Чияләр пешә кызарып
Такыя­тау иңендә,
Тауга менеп, аска карап
Утырган бар минем дә.

Җәйге көндә тауга менсәң,
Әйләнмәсен башларың.
Тау астыннан елга ага
Төптә күрәм ташларын.

Такыя­тау аръягыннан
Кояш чыга алланып.
Уяна халык йокыдан,
Без дә йоклап калмадык.

Елга буенда үсәләр
Гаҗәеп матур таллар.
Оя кора шунда кошлар,
Сайрап тора былбыллар.

Такыя­таудан юл ала
Көмеш сулы саф чишмә.
Чишмәбезнең суы салкын,
Улакка ятып эчмә.

Ерак түгел Зөя ага,
Кушыла Үләмәгә.
Бергә­бергә ике елга
Коя олуг Иделгә.

Авылдашлар рәнҗемәсен,
Язмыйм уңган улларын.
Бер якта да очрамаслык
Ифрат сылу кызларын.

Әгәр җирдә җәннәт булса,
Бураштадыр мәркәзе.
Рәхмәт яусын мең мәртәбә,
Бар да Ходай бүләге.


Туган туфрак

Исәнмесез, туганнарым, дуслар,
Кайттым әле сезгә тагын мин.
Күз алдымда тора һәрберегез,
Чын ихластан сезне сагындым.

Авыл, тамыр җәйгән имән кебек,
Күңелемә кереп урнаштың.
Такыя­тау түбәсенә менеп
Күзәтәсем килә Бурашны.

Хыялларны ялгап бер­берсенә
Читтә бәхет эзләп йөредем.
Якты киләчәккә җитәм диеп
Ике үлеп, ике терелдем.

Туган туфрак, минем изге җирем,
Синдә калды рухи азыгым.
Сине онытсам мин, язык булыр,
Эшли алмыйм эшнең языгын.

Рәхмәт сезгә, газиз авылдашлар,
Сез яшисез туган җиремдә.
Авылыма булган мәхәббәтем
Чәчәк ата күңел түрендә.


Авылым чишмәсе

Кайчан, чишмә, синең туган көнең?
Колагыма гына әйт, чишмә.
Мин туганда инде ага идең,
Мең кат рәхмәт сиңа, ят итмә.

Бабайлар да сине мактап сөйли,
Бала­чага сиңа сөенә.
Авыл халкы синең суны эчеп
Ничә гасыр инде кинәнә.

Коры булып килгән җәйләрдә дә
Суың бетми синең, һаман мул.
Синең яннан халык һич өзелми,
Көмеш суың бигрәк тәмле шул.

Кайткан чакта туган авылыма
Сиңа йөгреп төшәм иң элек.
Кеше килә җиргә, кеше китә,
Тик чишмәләр генә мәңгелек.

Чишмәдән дә олы хәзинәне
Күргәнем юк минем гомремдә.
Шуңа күрә синең алда, чишмә,
Авыл халкы килеп баш ия.

Сиңа килеп, җырың тыңлап торам,
Күңел тула бәхет­шатлыкка.
Суың эчсәм, тәнгә гайрәт кайта,
Кайткан кебек булам яшьлеккә.


Зөя

Ургып, ярсып Зөя ага,
Дулкыны ярга кага.
Елга матур җәйге чорда,
Кошлар сайраша талда.

Зөя сулары чайкала
Ай калыккан чагында.
Кабатланмас бер көч белән
Рәхәт иңә җаныма.

Зөя таллары бөгелә
Талгын искән җилләрдә.
Тәннәремә шифа табам
Туып­үскән җирләрдә.

Зөя камышлары шаулый
Басып су тавышларын.
Туган якка алып кайтты,
Рәхмәтле язмышка мин.


Каз өмәсе

Халкыбызның күркәм йоласы бар,
Каз өмәсе ясый һәр урам.
Ноябрьдә көннәр салкынайткан,
Әле башланмаган кар­буран.

Өмә туганнарны күрештерә,
Шатланалар бала­чагалар.
Тәмле булып каз бәлеше пешәр,
Бүген олы мичкә ягалар.

Урамнарга бәлеш исе чыга,
Өстәлләргә бәлеш куела.
Өмәчеләр киенеп­ясанып
Кичке якта тагын җыела.

Татар халкы бик кунакчыл халык,
Ашка­суга маһир апалар.
Казларыгыз симез булган диеп,
Өмәчеләр күңел ачалар.

Каз өмәсе хәзер милли бәйрәм,
Көтеп ала халык өмәне.
Әйтегезче, дуслар, каз өмәсе
Сезнең урамга да киләме?


Бурашым

Апас ягы ямьле, матур һәр фасылда,
Зөя суы, урман­кырлар бер тамаша.
Болыннары гөл диңгезен хәтерләтә,
Күбәләкләр уйный анда кача­кача.

Үләмәсе биек ярлы, тирән елга,
Апрель җиткәч елга тула кар суына.
Диңгез була, сыя алмый ярларына,
Түзеп булмый йөрәкләрнең ярсуына.

Кырларында күкрәп үсә арпа­бодай,
Безнең якны кара җирле иткән Ходай.
Уңган­булган, тырыш халык яши бездә,
Шушы җирдә туып үстек үзебез дә.

Зөя суы дулкынланып, ургып ага,
Саф алтындай ком түшәлгән яр буена.
Әйтеп кеше ышанмаслык хәлләр була,
Нечкә билле фәрештәләр су коена.

Уң як ярны тоташ урман каплап алган,
Наратлары таң калдыра, күккә ашкан.
Елга буйлап үсә анда күп карлыган,
Карлыганын без дә үстек җыеп яшьтән.

Шул гүзәллек уртасында бер авыл бар,
Анда яши безнең халык, йортлар салган.
Көнчыгышы биек таулы, олуг Гран,
Тау иңнәрен җир җиләге басып алган.

Бихисаптыр монда чишмәләрнең саны,
Эчеп туя торган түгел, татлы суы.
Кайсы йортка керсәгез дә чәй куярлар,
Чишмә суында пешкән чәй затлы, куе.

Табигате чиксез матур кышкы чорда,
Күп җәнлекләр яши безнең урман­кырда.
Вакыт табып бу төбәккә сез килегез,
Үз күзегез белән аны сез күрегез.


Мөмкинлек зур

Авылда яшим дип хыялландым,
Авыл оҗмах булып тоелды.
Шәһәр кешесенә тиз әйләндем.
Мин дә Аллаһның бер колы.

Миңа рәхәт хәзер шәһәрдә дә,
Ул өйрәтте мине яшәргә.
Мөмкинлекләр монда хәттин ашкан,
Җаның сөйгән эштә эшләргә.

Адәм табигате бик катлаулы,
Фикердәшләр кирәк, иптәшләр.
Зур төркемнән дуслар табу җиңел,
Шуңа тарта кешене шәһәрләр.


Такыя-тау

Текә Такыя тавын
Килеп бер күрик әле.
Сайлап ап­ак чәчәкләрен
Такыя үрик әле.

Такыя тавы итәге
Һаман чиялек әле.
Ничә еллар узсалар да,
Алар матур, яшь әле.

Такыя­тау чияләре
Ялтырыйлар кояшта.
Җыймый торам чияләрен,
Ямь өстиләр бу якка.

Такыя тавы түбәсе,
Уйный болан баласы.
Сагынам шул текә тауны,
Урал тавы чамасы.

Такыя тавы җиләген,
Кил, җыеп кайтыйк әле.
Иреннәрдән китми тәме,
Тагын бер татыйк әле.


Әти

Әти, бәгърем, сине искә алам,
Син һаман да минем хәтердә.
Иртә киттең, әти, арабыздан,
Сүзләр калды сиңа әйтергә.

Яхшы әти булдың, рәхмәт сиңа,
Киңәшләрең һаман исемдә.
Өстем бөтен, тамагым тук булды,
Рәхмәт сиңа шуның өчен дә.

Гаиләдә төпчек бала идем,
Бала чагым узды кочакта.
Өмет белән карый идең миңа,
Мин кечкенә идем ул чакта.

Гомрең буе, әти, син эшләдең,
Урның булды алгы сызыкта.
Фашистларны тар­мар итеп кайттың,
Мин ышана алмыйм син юкка.

Әти, сине сагынып искә алам,
Үрнәк алам синнән бүген дә,
Балачакның хатирәсе тирән
Сеңеп калган керсез күңелгә.

Минем өчен, әти, син илаһи,
Ходайдан кала син икенче.
Мин Ходайдан сорыйм, әти, шуны:
Синең биеклеккә җитимче!


Хатирә

Бала чагым искә төшкән чакта
Сине уйлап, әни, юанам.
Бу арада никтер еш керәсең,
Төшләремдә күреп уянам.

Бар да яхшы, әни, син борчылма,
Телә миңа саулык­исәнлек.
Бирешмим мин, әни, кайгыларга,
Рухи көчем минем җитәрлек.

Бала чакта мине уятканда
Әйтә идең назлы сүзләрең.
Мәктәпкә озатып калган чакта
Тәрәзәдә иде күзләрең.

Әнием, син әгәр исән булсаң,
Күзләр идең кайтыр юлымны.
Шатлыгыңнан елап алыр идең,
Күкрәгеңә кысып улыңны.

Бала чагым хатирәсе итеп
Киңәшләрең саклыйм хәтердә.
Яшим алга куеп зур максатлар,
Тагын сиңа нәрсә әйтергә?

Рәхмәт сина, әни, чын йөрәктән,
Мин сагынам сине әлбәттә.
Тик бер генә теләк телим, әни,
Урының булсын синең җәннәттә.


Крыймов

Авторның туганы Мансур Кәрим улы Крыймовны
НКВД хезмәткәрләре 1938 елның 1 августында
Уфа төрмәсендә атып үтерәләр. Кабере билгесез.

Бик күп еллар үтте синнән башка,
хезмәтләрең синең югалды.
Бар көчеңне куеп эшләсәң дә,
Ясадылар халык дошманы.

Бу сүзләрне язып утырганда,
Искә төште картлар сүзләре.
Саф күңелле, изге иде диләр,
Сагыналар сине үзләре.

Гөнаһсызга сине рәнҗеттеләр,
Куркак җаннар өзде гомреңне.
Зур әдиптән халык мәхрүм булды,
Онытмыйлар фәкать җырыңны.

Онытмыйбыз, Мансур ага, сине,
Мәктәп йөртә синең исемне.
Ярсып җырладың син гомер буе,
Данга күмдең гади халыкны.

Баш иямен, Крыймов, синең алда,
Үзгәртә алмыйм тик тәкъдирне.
Ачуланма, кайнар яшьләр түкмим,
Син ясама андый тәкъдимне.

Борчылмыйча гына тыныч йокла,
Ташламам мин сине догамнан.
Рәхмәт, Крыймов, сиңа чын күңелдән,
Без барабыз синең юлыңнан.


Апама

Сәлимә апага багышлыйм

Апам, бәгърем, минем иң якыным,
Синнән яхшы кеше күрмәдем.
Саф күңелле, изге кеше идең.
Бигрәк кыска булды көннәрең.

Бетәр микән минем моң­зарларым,
Синсез сынык, апам, күңелем.
Ахирәттә очрашырбыз әле,
Тыныч йокла, апам, кадерлем.

Бергә узган еллар искә төшә,
Якты, нурлы чагы гомремнең.
Рәхмәт әйтсәм, беләм, бик аз булыр,
Син бит мине карап үстердең.

Синең алда мәңге мин бурычлы,
Ниләр кылыйм хәзер мин менә?
Апам, бәгърем, зинһар кичер мине,
Мөмкин булса тазалык телә.


Роза

Чәчәкләрнең иң затлысы диеп
Роза гөлен атап йөртәләр.
Гүзәллеге, татлы исе өчен
Бик күп җырлар иҗат итәләр.

Кыз баланың кайсыберләренә
Роза диеп исем бирәләр.
Гөлләр патшасына тиңләр өчен
Туган чакта сәбәп күрәләр.

Аксубайның гаҗәп бер җирендә
Роза апа яши, Шәрбәндә.
Үзе зирәк, уңган, эш сөючән,
Күпләргә ул итә ярдәм дә.

Күп яшәгән апа җир йөзендә,
Сигез бала илгә үстергән.
Һәр баласы үрнәк яшь буынга,
Җимешләре аның өлгергән.

Узган апа авыр еллар аша,
Ватан сугышын да кичергән.
Хезмәт иткән үзен аямыйча,
Авырлыкларны ул күп күргән.

Бүген дә ул әле безнең сафта,
Бал кортлары аның кулында.
Алма кебек оныклар үстергән,
Алар олы тормыш юлында.

Горурланам, апа, синең белән,
Сагнып кайтам бик еш яныңа.
Кайгы крмә, яшә шатлык белән,
Озак еллар яшә тагын да.

Бабай белән яшә тигезлектә,
Рәхәтен күр һәрбер балаңның.
Нурлы иман юлдаш булсын сиңа,
Ак бәхетләр теләп каламын.


Рәйханә

Тормыш иптәшем Рәйханәгә

Рәйханә дип сине атаганнар,
Җәннәт гөленә тиңләп билгеле.
Рәхмәт яусын исем кушучыга,
Сөю бакчасының син гөле.

Кемгә генә сине тиңлим икән,
Сиңа тиңне әле күрмәдем.
Гашыйк сиңа баш­аягым белән,
Чит­ятларга сине бирмәдем.

Танышуга утыз биш ел узды,
Әле кичә генә шикелле.
Син һаман да минем өчен матур,
Бигрәкләр дә инде сөйкемле.

Сине күргән көннән мин икенче,
Саф шатлыкка коенып яшимен.
Барлык кылган эшем алга бара,
Синең белән сөенеп яшимен.

Рәхәт миңа, әгәр син шатлансаң,
Канат үскән кебек хис итәм.
Бәхет килсә шулай була икән,
Сандугачтай сайрыйм кич­иртән.

Эшеңдә дә сине хөрмәтлиләр,
Халык сине ихлас ярата.
Бик тынгысыз эшең, нык катлаулы,
Хөрмәтем зур сиңа карата.

Син табасың эштән ихлас ләззәт,
Кайдан килә сиңа көч­куәт?
Тырышлыгың синең чиксез хөрмәт,
Сабырлыгың миңа гыйбрәт.

Арыганың сиздермисең миңа,
Алып барчы дисең бакчага.
Гөлләр арасына керәсең дә,
Әйләнәсең гөлгә, Рәйханә.

Күз тимәсен, иркәм, бакчабызга,
Кулың тисә үсә һәр җиләк.
Уңайлыклар эшлим аз булса да,
Син, Рәйханә, миннән дә күбрәк.

Балалар да безнең тырыш булды,
Укыдылар алар бишлегә.
Өчесе дә алтын медаль алды,
Карамады гаилә ишлегә.

Рәхмәт сиңа зур хезмәтең өчен,
Бүләк иттең миңа өч бала.
Алар инде укып кеше булды,
Синең тырышлыгың, Рәйханә.

Сиңа телим, иркәм, сәламәтлек,
Балаларның күрик рәхәтен,
Шатлык белән үтсен һәрбер көнең,
Чын ихластан яза Рифкатең.


Кунак

Арслан килде кунакка,
Торып бастым аякка.
Оныгым үскән, күр әле,
Яле бишне бир әле.

Бик сагынган әбисе,
Биеп тора бабасы.
Әби кочаклый, үбә,
Арслан улым көлә.

Бабай оныгын сөя,
Әбисе сөт китерә.
Әни кирәк дип Арслан
Үрле­кырлы сикерә.

Анасы йөгереп кайта,
Чукынып китсен эше.
Арслан безгә кадерле,
Үстерсен тапкан кеше.

Арслан көн дә үсә,
Аннан мәктәпкә китә.
Тырышып белем алыр,
Тәүфыйклы бала булыр.


Әминә

Җир йөзендә төрле шатлык була,
Бик зурысы, диңгез чаклысы.
Бала туу әйтеп бетергесез
Ак бәхетнең биек ноктасы.

Атна­ун көн элек онык туды,
Әминә дип куштык исемен.
Шатлыгымның ташып аккан чагы,
Исең китәр, күрсәң җисемен.

Балакаем бәхет белән үссен,
Дүрт саны да булсын сәламәт.
Җил­давылдан саклап үстерербез,
Барыбыз бергә килеп җәмәгать.

Энҗе кызым, сиңа рәхмәт яусын,
Гел уң булсын йөргән юлларың.
Онык өчен сиңа шәхсән рәхмәт,
Тигезлектә үтсен елларың.

Мин канәгать, кызым, син бит безгә
Гел шатлыклар гына китердең.
Түмгәккә дә менгәнем юк иде,
Онык тугач, айга сикердем.


Чулпан

Төн караңгы булган саен
Күктә йолдыз ишлерәк.
Чулпан дигән якты йолдыз
Балкып яна көчлерәк.

Чулпан йолдыз, ян яктырак,
Нурларың сүрелмәсен.
Барлык йолдызлардан да син
Нурлырак күренәсең.

Кызым минем, зур өметем,
Яктылык өстә илгә.
Күрсәт юлны кешеләргә,
Адашкан булса җирдә.

Дәвала син хасталарны
Якты йөзең белән дә.
Авырулар тазарсын дип,
Тырышып эшлә көн дә.

Булса да үзеңә авыр,
Түз син, минем йолдызым.
Халык сиңа рәхмәт әйтер,
Минем яраткан кызым.


Вәсимә

Минзәлә яклары ямьле,
Урман­суга бай төбәк.
Шул яклар искә төшкәндә
Ашкынып тибә йөрәк.

Анда туып үскән кызлар
Гаять чибәрләр икән.
Утларында яндыралар,
Сулар сибәләр микән?

Яман күздән саклан, кызый,
Күз тимәсен үзеңә.
Сокланмыйча мөмкин түгел
Синең матур йөзеңә.

Үзең табип, үзең чибәр,
Шулай да була икән.
Әгәр табип дәваласа,
Яшьлегем кайтмас микән?

Вәсимәгә бәхет телим,
Сау­сәламәт яшәсен.
Эшендә һәм тормышында
Гел шатлыклар кичерсен.


Мәсхут абзыйга

Мәсхут абзый, сиңа алтмыш тулды,
Туган көнең булсын мөбарәк.
Узган гомрең матур, рәхәт узды,
Киләчәгең булсын түгәрәк.

Бүген синең иң бәхетле көнең,
Гомрең узды тыныч хезмәттә.
Кулың алтын, синең һәрбер эшең
Лаек, абзый, олы хөрмәткә.

Хыялларың һаман чәчәк атсын,
Шатлык белән тулсын күңелең.
Туганнарның кадрен беләсең син,
Күрәм күңелеңнең киңлеген.

Синең акыл төпле, тирән акыл,
Син бит, абзый, безгә хәзинә.
Синең киңәш безгә көн дә кирәк,
Юраганың һәрчак юш килә.

Хезмәтеңнең җый син җимешләрен,
Игелекләрне күп эшләдең.
Эш бетми ул, кайчак ял да кирәк,
Бормыйча тор тормыш күчәрен.

Рәхмәт сиңа якты йөзең өчен,
Гомер бакый якын күрәсең.
Фәүзия белән тыныч, тату яшә,
Сезне бергә килә күрәсем.


Кайтыйк авылга

Әйдә, абзый, кайтыйк туган якка,
Сагынганнар безне Бурашта.
Бүген сине үзем алып кайтам,
Машинага җайлап урнаш та.

Анда безнең туып­үскән туфрак,
Анда яши безнең туганнар.
Анда узды дәртле, гүзәл яшьлек,
Анда калды яшьли сөйгән яр.

Хәтер бит ул – чиксез олы байлык,
Үлчәп кенә булмый хәтерне.
Төшләремә керә туган авыл,
Бар киткәннәр кире кайтырмы?

Авыл кендегенә без береккән,
Бабайлар яшәгән Бурашка.
Кайтыйк, абзый, кайтыйк Сабантуйга,
Бәлки катнашырбыз көрәштә.

Әти­әни, кайттык туган якка,
Кошлар сайрап тора тирәктә.
Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен,
Син кадерле безгә бигрәк тә.

Менә, әтием, килдек синең янга,
Дога укыр өчен зиратка.
Белмим алда күпме гомер барын,
Гомер күп бирелми ир­атка.


Мөдәррис бабай

Чаллы каласыннан котлар өчен
Кайттык белеп синең көткәнне.
Гаепләмә, озак йөрдегез дип,
Оныт әле, бабай, үпкәңне.

Туган көнең, бабай, котлы булсын,
Озак яшә җирдә дәртләнеп.
Тигезлектән Ходай аермасын,
Гомер ит син ихлас шатланып.

Ак сәгадәт, бабай, телим сиңа,
Әби белән бергә атлагыз.
Халык сездән илаһи нур ала,
Бәхетегезне сез саклагыз.

Туган илне дошманнардан саклап,
Зур сугышлар аша узгансың.
Сугыш кырларында каның коеп,
Тирән яраларга түзгәнсең.

Уйладыңмы сугыш кырларында
Гаҗәп матур көннәр киләсен?
Өстәлләрең нигъмәт белән тулы,
Итагатьле генә көләсең.

Куанычың, бабай, бик зур синең,
Гаиләң, күр, тату һәм ныклы.
Мәңге яшәр җирдә синең нәсел,
Барлык балаларың тәүфыйклы.

Намусың саф синең ил алдында,
Хөрмәт итә сине җир шары.
Фашистларны җиңеп кайттың, бабай,
Нурлы йөзең күрмәсен кайгы.

Бөек Җиңү көне – бәйрәм бүген,
Мондый данлы бәйрәм юк тагын.
Яу кырында калган егетләрнең
Җиңел булсын авыр туфрагы.


Моң

Әсхәт абзый, тавышың моңлы,
Кайдан аласың моңны?
Гомрең буе сөйдең җырны,
Халык яратып тыңлый.

Зур сәхнәләр сине үз иттеләр,
Сәхнәләргә менү күңелле.
Синең исмең, абзый, озак яшәр,
Җыр озайта диләр гомерне.

Җырга­моңга булган мәхәббәтең
Күчә бара хәзер яшьләргә.
Алар җырлый синнән үрнәк алып,
Яшәргә дә сиңа, яшәргә.

Туганда ук кеше моңлы туа,
Сыгып алып булмый саф моңны.
Тавышың, абзый, китми колагымнан,
Җырлап җибәр «Куралар»ыңны.


Илдус

Аксубайның ямьле бер җирендә
Шәрбән дигән матур авыл бар.
Шул авылда туып, шунда үскән
Илдус атлы мәшһүр табип бар.

Йөзе ачык, буй­сыннары зифа,
Акылы да, шөкер, җитәрлек.
Эш сөючән булып үсте Илдус,
Аңа карап исләр китәрлек.

Сайлап алган хезмәтен ярата,
Хөрмәтлиләр аны кешеләр.
Баш табипка хәзер менеп җитте,
Күбрәк булсын аның ишеләр.

Күчеп китте Казан каласына,
Коттедж салды менә дигәнен.
Гаиләсе белән яши шунда,
Алды өлешенә тигәнен.

Барып күргәч аның йорт­җирләрен,
Хәйран калып тордым, сокланып.
Таныштырып чыкты барсы белән,
Яшим аның өчен шатланып.

Сау­сәламәт яшә, дустым, димен,
Куанычта үтсен көннәрең.
Барлык хыялларың чынга ашсын,
Чәчәк атсын бәхет гөлләрең.


Кардәш

Айсин Ринат истәлегенә

Нигә, кардәш, җир йөзенә тудың,
Тирән эзең уелып калмагач?
Тырышлыгың, кылган изгелегең
Йолдыз булып янып тормагач?

Сокланырлык матур кеше идең,
Нигә шундый булып калмадың?
Аракыдан тәм һәм ләззәт алдың,
Туктарга көч таба алмадың.

Син якын да, кызганыч та миңа,
Авыр миңа, кардәш, бәхил бул.
Туры юлдан читкә син тайпылдың,
Арабыздан иртә киттең шул.

Якты бәхет, булган тазалыгың
Алмаштырдың, кардәш, хәмергә.
Багалмасы кебек балаң хәзер
Күз яшьләрен түгә кабергә.

Хәзер инде беләм, соңга калдым
Бу бәладән сине сакларга.
Ни кылганың Ходай гына белә,
Мин җыенмыйм сине таптарга.

Саф йөрәкле, гадел кеше идең,
Бу дөньяга үпкәләп китмә.
Сине сагнып шигырь язам менә
Эшләрем күп, мине тиз көтмә.


Харис

Харис энем, син иске дус,
Синең хакта уйланам.
Инде яшең узып бара,
Өйләнмисең ник һаман?

Үзең уңган, күңелең саф,
Җитмеш һөнәр беләсең.
Миңа дигән кыз тумаган,
Рифкать, диеп көләсең.

Ялгыз яшәү шатлык түгел,
Шатлыкта яшәп кара.
Искән җилдәй, аккан судай
Яшь гомер узып бара.

Сабыйларны яратасың,
Йөзең яктырып китә.
Бала шатлыкларын тоеп
Яшәүләргә ни җитә?

Егет булса, шундый булсын,
Гомер итсен өйләнеп.
Өйлән, дустым, синең тормыш
Шулчак китәр көйләнеп.


Җамалетдин

Җамалинең хәле һәрчак әйбәт,
Дөнья бетсә дә ул кайгырмый.
Күгәрченнәр белән мәш килә ул,
Күгәрченнәреннән аерылмый.

Күгәрченнәр очырырга иртән
Җамали үрмәли чормага.
Күгәрченнәренең очкан чагын
Тәрәзәдән карап тормага.

Очрашканда гел күгәрчен сөйли,
Күгәрченнәр аның шатлыгы.
Күгәрченне яратмаган кеше
Җамалигә адәм актыгы.

Кошчыкларны яратырга кирәк,
Моңа каршы һичкем сүз әйтмәс.
Коймаң ауган, капкаң җимерелгән,
Аларны бит күршең төзәтмәс.

Аркылы ятканны буйга салып
Куймыйсың бит, әллә күрмисең?
Көннәр буе чормадан төшмичә
Күгәрченнәр кебек гөрлисең.


Изах

(Әкият)

Зур каланың артында, кечкенә бер авылда
Яшәгән ди карт бабай, үстергән ул бер малай.
Малай булган кечкенә, имеш яше өч кенә,
Бабай аны яраткан, сыйпап кына йоклаткан.
Әлли­бәлли­бәү дигән, әкиятләр сөйләгән.
Малай йокыга киткән, таңга кадәр ял иткән.
Ялтырап кояш чыккан, авыл нурга коенган.
Бабай асраган кәҗә, сөтен сауган кич­иртә.
Изах сөтне яраткан, бабай ихлас шатланган.
Кәҗә сөтне күп биргән, чиләк тулган кич белән.
Изах барган базарга, сөтне саткан халыкка.
Көн артыннан көн узган, бабай күп акча җыйган.
Изах та егет булган, базарда колын күргән.
Колынны алып кайткан, бабасына күрсәткән.
Бабасы бик сөенгән, шатлыгыннан биегән.
Колынны сыйлаганнар, болында уйнатканнар.
Колын ярсып кешнәгән, болынны яңгыраткан.
Изахка ияләшкән, ияреп артыннан йөргән.
Колын үсеп ат булган, аннан эшкә өйрәнгән.
Аты булгач, җир кирәк, атлы кешеләр сирәк.
Болар тагын киңәшкән, җир алырга килешкән.
Җирне сатып алганнар, атны җигеп сөргәннәр.
Изах эшләгән кунып, ашлык үскән мул булып.
Ашлык уңгач, яшибез, яңа йортлар төзибез.
Бер җәйне Изах егет төзегән таштан кибет.
Онытмаган кыр эшен, ташламаган базарын.
Сата икән сөт иртән, чаба икән ул печән.
Изах үскән эш белеп, өйләнер чагы җиткән.
Яраткан гүзәл кызны, кызганмаган ул назны.
Җиләкләр җыеп биргән, чәчәкләрдә йөздергән.
Кызның исеме Асия, бар егетләр баш ия.
Укытканнар ди никах, хатынлы булган Изах.
Җибәрмәгән ул ялгыш, кырда уңган ди арыш.
Салдырган Изах мәчет, халыкка килгән бәхет.
Башлады ул кәҗәдән, киңәш алды бабайдан.
Шат Изахның гаиләсе: хатыны, балалары...
Кызы нәкъ яз чәчәге, сөеп туймассың аны.
Улы уйный, йөгерә, әтисе кебек үсә.
Тырышлыкка ни җитә, ак бәхетләр китерә.
Безнең Изах чын егет, сезгә дә бирер үгет.
Әкият шунда тәмам, мин бераз йоклап алам.


Мөсафир

Юлыктым мин бер карт мөсафирга
Кайткан чакта ерак сәфәрдән.
Үзе арган, аркасында янчык,
Авылданмы, әллә шәһәрдән?

Машинама керде дә утырды,
Нидер укый, көйли үзенчә.
Битен сакал баскан, өсте керле,
Киеме дә түгел безнеңчә.

Бераздан мөсафир телгә килде,
Туктат, диде, тимер арбаңны.
Бабай машинадан төшеп калды,
Күрә торып яңгыр яуганны.

Һичбер җан иясе күренмәде,
Япа­ялгыз калды. Кызгандым.
Максатын мин аның аңламадым,
Бераз торгач мин дә кузгалдым.

Ихтиярсыз тирән уйга чумып
Дәвам иттем юлны берүзем.
Кырда ялгыз калган мөсафирга
И Ходаем, бирче түземлек.


Күчтәнәч

Әби­бабайлардан калган матур йола,
Алучының күчтәнәчкә күңле була.
Алдан килә күчтәнәч һәм яхшы хәбәр,
Өләшегез күчтәнәчне мөмкин кадәр.

Рәхмәт яусын күчтәнәчкә, без бик риза,
Олылауны һәм хөрмәтне ул аңлата.
Күркәм гадәт кешеләрне очраштыра,
Кайбер чакта дошманнарны дуслаштыра.

Күчтәнәчне биргән кеше әй шатлана,
Алучы да күчтәнәчкә нык куана.
Тирә­яклар, дөнья яктыра, нурлана.
Кешеләрнең күңелләре хозурлана.

Кешеләргә туганнарча яшәү тиеш,
Сугыш­ызгыш файда бирми беркемгә дә.
Олы бүләк­күчтәнәчне кызганмагыз,
Бише белән кайтыр тоткан чыгымыгыз.

Ходай хуплый ихтирамны, юмартлыкны,
Җанга рәхәт шәфкать белән миһербанлык.
Һичкайчан да артык булмастыр күчәтәнәч,
Каратыр ул яхшы якка игътибарны.


Яз

Ямьгә төреп тирә­якны
Яз килде тагын безгә.
Карлар эреп сулар акты,
Елга кайтты бер эзгә.

Инеш буендагы таллар
Яшел яфрагын яра.
Кайткан кошлар сайрашалар,
Оя коралар шунда.

Ярсып сайрый бер сыерчык,
Кунып өй кыегына.
Моңлы җырын суза­суза
Кыйгач канатын кага.

Бакчадагы алмагачлар
Якты нурга коена.
Табигатьнең шундый мәле,
Матур итеп киенә.

Карлыганнар чәчәк аткан,
Чияләрне көтмәгән.
Сандугачлар юлга чыккан,
Әле кайтып җитмәгән.


Бәрәңге

Бәрәңге – ул, зур хәзинә бездә,
Бик күп халык аны үстерә.
Икенче икмәк дип атала ул,
Тәнебезгә җылы көч бирә.

Шартлар яхшы бездә бәрәңгегә,
Үстерәбез аны ел саен.
Бәрәңгедән төрле ризык пешә,
Тәмле була кушсаң ит­маен.

Күпләр аны ашап исән калды,
Исән калды ачлык елларда.
Ачка үлмәбез дип ышанабыз,
Бәрәңге базында ул барда.

Көзләр җиткән саен бакчаларда
Бәрәңге казуы күңелле.
Каз күкәе кадәр бәрәңгеләр
Үсендереп тора күңелне.



Сабан туе

Җәйге көнне нурландырып кояш көлә,
Гармун тавышы яңгырый, яшьләр килә.
Сабан туйга җыелганнар барча халык,
Картлар килә түбәтәен кыңгыр салып.

Чәчәк ата бездә генә матур гөлләр,
Хуш­исләре аңкып тора, исә җилләр.
Һәрбер йөрәк шатлык белән ташып тора,
Чабышка дип килгән атлар ярсып тора.

Бабайлардан мирас бәйрәм – Сабан туе
Дәвам итә безнең якта көне буе.
Кая басканымны белмим мин үзем дә,
Олуг бәйрәм, данлыклы син җир йөзендә.

Әй, Сабантуй, нинди матур, изге бәйрәм,
Балаларың уйный­көлә әйлән­бәйлән.
Егетләрең көч сынаша ярышларда,
Онытылып тора бүген бар эшләр дә.

Кочаклаша монда байлар һәм ярлылар,
Сабантуйда күренмиләр аһ­зарлылар.
Сөйләшәләр елмаешып һәм көлешеп,
Хатын­кызлар серләшәләр читкә китеп.

Хезмәткә дан җырлый халкым туган илдә,
Тагын бармы мондый бәйрәм җир йөзендә?
Шатлык белән яшик, дуслар, җырлап­биеп,
Котлы булсын Сабан туе, бәйрәм диеп.


Таң

Офыкның читен күтәреп
Кояш тәү нурын суза.
Чәчкә­гөлләр күзен ача.
Таң сызыла. Төн уза.

Олуг кояш яктысында
Су өсләре ялтырый.
Таң җиленнән тал­тирәкнең
Яфраклары калтырый.

Алсу таңнар аткан чакта
Рәхәт була җаныма.
Иртәнге салкынча һава
Егәр өсти тәнемә.

Учка алган чишмә суы
Күздән йокыны куа.
Күңелемдә өр­яңадан
Өмет­хыяллар туа.


Агыйдел

Борынгылар юкка мактамаган,
Агыйделне кабат мин күрдем.
Җанга рәхәт бирә камышлары,
Пакъ елга ярында мин йөрдем.

Агыйделне чыктым паром белән,
Йөргән таш бит тизрәк шомара.
Яр буенда шомырт чәчәк аткан,
Ак нурыннан күңел куана.

Яз фасылы чумган якты нурга,
Бөдрә таллар яфрак ярганнар.
Берөзлексез кошлар сайрап тора,
Бу кадәр моң каян алганнар?

Утраулары әйтеп бетергесез,
Алар мәгълүм монда күп санда.
Яшел келәм булып калкып тора,
Йөзгән кебек, барган уңайга.

Агыйделкәй һаман ургып ага,
Балык мыҗлап тора елгада.
Ялтырыйлар көмеш тәңкәләре,
Сикерәләр судан һавага.

Агыйделдән гүзәл елга юктыр,
Иркәли ул ике күземне.
Гүя талларының бер яфрагы
Итеп тоям монда үземне.


Басма

Сандугачлы язлар килгән чакта
Искә төшә узган яшьлегем.
Син булмасаң, хәтер сүнәр иде,
Ярый син бар, минем шатлыгым.

Әгәр хәтерләсәң, икәү бергә
Төшә идек йөгреп елгага.
Анда су агышын тыңлый идек,
Тын да алмый басып басмага.

Сайрый иде кошлар таңга кадәр,
Хәтеремнән алар чыкмыйлар.
Сагынсак та, яшьлек кире кайтмас,
Сулар да бит үргә акмыйлар.

Рәхмәт яусын, дустым, юлларыңа,
Бүләк иттең назлар, иркәләр.
Кайткан саен шул басмага киләм,
Монда шул ук кичләр, иртәләр.


Төнге сәфәр

Төнге күктә йөз мең йолдыз яна,
Җем­җем итеп балкып торалар.
Баш очында берсе гаҗәп якты,
Каян шулай якты нур ала?

Кыйбла яктан җиләс җилләр исә,
Тирбәлдереп яшел үләнне.
Аяк астындагы яшел чирәм
Хәтерләтә хәтфә келәмне.

Ай да бүген яңа гына чыкты,
Ни сәбәптән шулай кичеккән?
Көтеп алган кунак шат елмаеп
Шулай килеп керә ишектән.

Йомшак нуры җиргә кадәр төшкән,
Төшеп әрекмәнгә таянган.
Айга карап Зөһрә кызны күрәм,
Аны кояш күргән, ай алган.

Юлны карый­карый алга атлыйм,
Ашыктыра сагну хисләре.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 02
  • Части
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 01
    Общее количество слов 3763
    Общее количество уникальных слов составляет 2019
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 02
    Общее количество слов 3788
    Общее количество уникальных слов составляет 1965
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 03
    Общее количество слов 3553
    Общее количество уникальных слов составляет 2051
    39.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 04
    Общее количество слов 3567
    Общее количество уникальных слов составляет 2019
    38.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 05
    Общее количество слов 3766
    Общее количество уникальных слов составляет 2083
    38.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 06
    Общее количество слов 3801
    Общее количество уникальных слов составляет 2095
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 07
    Общее количество слов 3769
    Общее количество уникальных слов составляет 2097
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 08
    Общее количество слов 3707
    Общее количество уникальных слов составляет 2149
    34.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 09
    Общее количество слов 3694
    Общее количество уникальных слов составляет 1902
    36.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 10
    Общее количество слов 3803
    Общее количество уникальных слов составляет 2032
    39.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 11
    Общее количество слов 3825
    Общее количество уникальных слов составляет 2048
    40.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 12
    Общее количество слов 3703
    Общее количество уникальных слов составляет 2025
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 13
    Общее количество слов 3769
    Общее количество уникальных слов составляет 2038
    40.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 14
    Общее количество слов 3751
    Общее количество уникальных слов составляет 2034
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 15
    Общее количество слов 1202
    Общее количество уникальных слов составляет 856
    49.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    64.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    72.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов